БАЛАЧАК ХАТИРӘСЕ


Абдулла Әхмот дигәч тә минем хәтергә, нишләптер, инде бик еракта торып калган балачак
елларым килеп төшә.
Илленче еллар уртасы иде булса кирәк Кышның зәмһәрир суык чагы Мөслим урамнарындагы
колач җиткесез мәһабәт тирәкләрне бәс сарган. (Сүз уңаеннан гына әйтеп үтәм. безнең якларда тупыл
дип йөртелүче бу агачларны соңгы елларда кисеп бетерделәр, шуннан соң Мөслим үзенең балачак
хәтеремә уелып калган бер матурлыгын югалтты кебек Хәер, сүзем ул хакта түгел иде бит әле. Янадан
балачак Мөслименә кайтыйк булмаса) Әнә. урамнарда сирәк-мирәк күренүче атларның өстеннән бу
күтәрелә, морҗалардан чыккан сыек төтен алкаланып-алкаланып күккә үрли Утыз градустан арткан
мондый суыкта урамда киләп сарып йөрүчеләр сирәк, чыкканнары да кайсы атлап, кайсы йөгереп
дигәндәй, тизрәк өенә кайтып керергә ашыга. Әйе. төкергән төкерегең җиргә төшкәнче бозга өйләнә
торган кыш челләсе бу! Нәкъ менә шундый көннәрнең берсендә урамнан-урамга. өйдән-өйгә.
мәктәптән- мәктәпкә бер хәбәр йөрде: Мөслимгә язучылар килеп төшкән! Чын. тере язучылар имеш'
Моңа кадәр, мин белгән-күргән елларда мондый хәлнен булганы юк иде әле Язучы безнен өчен ул
вакытта ниндидер тылсымлы бер зат. дөньяда чынлап та барлыгын бары тик китаплардан гына укып
белә торган мифик җан иясе булып тоемлана иде. һәм ул чор өчен бу гаҗәп тә түг ел. Әле кешенең рухи
дөньясын телевидение дигән монстр колачлап алмаган, кино дигәнен дә РДК дип йөртелүче клубта
көненә бер генә тапкыр күрсәтелә, анысына безне кертмиләр, балалар сеанслары дигәннәре исә атнага
бер генә тапкыр була Дөньяны танып-белергә. әйләнә- г ирәндә ни-нәрсә барлыгын, ерак илләрдәге
яшьтәшләрен тормышын, кайдадыр бик еракта яшәп ятучы адәми затларның ничек, ни рәвешле гомер
кичерүен, аларның уй-хыяллармн. мавыгу- шөгыльләрен белим дисәң, ярый әле китап бар. Белгәнебез,
табынганыбыз—китап! Ул чакларда китап безнең өчен киноны да, телевизорны да. театрны да, музейны
да. хәзер әйтеп бетергесез күп башка төрле клуб вә мавыгуларны да алыштыра иде.
Китап булмаган өй сирәк Хәтеремә шунысы да сеңеп калг ан, безнең өйдә китапка аерым бер
хөрмәт, ихтирам хөкем сөрә иде Түшәмнең уртасыннан узган матчаның буеннан-буена кадакланган
озын тактада, ягъни шүрлектә урын алганнары бигрәк тә. Аларын әнкәй акка кызыл төсне аркылыга
суккан борынгы киндер тастымалларга төреп саклый Аларына безнең кул җитми Хәер, җитсә дә. без
аңларлык түгел, алары гарәп хәрефләрендә. Көрән төстәге күнгә алтын хәрефләр белән "Ленин”.
“Сталин" дип басылган калын томнар да шунда саклана Бөтен нәрсәгә борынын тыгарга яратучы
бала-чага, ягъни безнең кул җитмәсен дип. махсус рәвештә шулай өскә куелганнар алар
һәм менә шундый китапларны язучылар безгә, боргаланып аккан Ык елгасының сул як ярына
сыенган гагг-гади Мөслим авылына килеп төшсен әле! Килүчеләре дә берәү генә түгел, өчәү булып
чыкты. Без йотылып укыган "Бәхет орлыклары" дигән фантастик повесть авторы А гилла Расих,
шигырьләрен яттан өйрәнгән Гали Хуҗиев белән бергә балалар өчен дистәләрчә хикәяләр, пьесалар
иҗат иткән Абдулла Әхмәт иде алар. Мәктәптә үткән беренче очрашуда кыенсынып калуыбызны,
укытучыларның: "Сорауларыгыз бармы? Булса бирегез, язучы абыйларыгыз рәхәтләнеп җавап
бирер”,—дигән үтенеченә карамастан, залдагы балаларнын тавыш-тынсыз утыруын да аңларга була.
Безнен өчен кул җиткесез бөек кешеләр иде шул алар Шулай булгач, кыенсынмыйча аларга ничек сорау
бирәсең?! Безнен арыш ипие белән кабыклы бәрәңге ашап туймаган авызларыбыздан нинди мәгънәле
сүз чыксын' "Абый, бу хикәянне кайчан яздың?” яисә "Ничек яздың9” дип сорап булмый бит инде.
Сораулар ул абыйларның үзләре шикелле үк олпат, тирән мәгънәле, саллы булырга тиеш кебек тоела иде
безгә Ләкин беренче очрашу гына шулай басынкылык белән үтте дә бугай. Тагын балалар
китапханәсендә һәм өлкәннәрнскендә дә булды ул. кичен исә бөтен Мөслим халкы, олысы- кечесе.
яше-карты дигәндәй, клубка җыелды. Инде ул вакытта ук шигырь язып, әдәбият түгәрәкләренә йөреп,
"мәктәп шагыйрьләре" дигән олы исем тагылган без фәкыйрьләрегез— мәктәптән ике-өч
бала—аларның берсен дә калдырмадык. Баксаң, язучылар да безнен шикелле
гади кешеләр и кон ләбаса! Мәктәптә бирергә кыймый утырган сорауларыбыз да аларга аңлаешлы һәм
кызык икән бит' Тормыш юлларын да, теге яки бу әсәрне ничек язулары хакында да бәйнә-бәйнә
сөйләделәр, шигырьләрен, хикәяләрен укыдылар Абдулла Әхмәт абый исә мәзәкләр сөйлән кинәндерде.
Хәер, шулай булмый мөмкин дә булмагандыр Абдулла Әхмәт халык иҗатын туплап, китап итеп чыгаруда
ин актив эшләгән әдипләрдән иде
Очрашу беткәч тә әле язучылар белән аерылышасы килмичә изаландык Классташларым белән без
аларны Мөслим үзәгендәге кунак йортына—"Дом заезжих" дип вывсска кадакланган алты почмаклы I
ади авыл йортына кадәр озата бардык Хәер, атар моны үзләре сизмәде дә бугай Чөнки бер ун метрга
арткарак калып иярдек без азарга
Инде менә яргы гасырга якын вакыт узган, әмма шушы вакыйга минем хәтеремә бөтен ваклыклары
белән уелып казган Үз гомеремдә беренче тапкыр гере язучы күрүем иде ул Хәзер шул еллар
биеклегеннән торып карыйм да уйлап куям’ ул чор язучылары бәхетле булган икән Ләкнн азар гына да
түгел, хәтта ул чор укучылары ла Матди яктан ярлырак, хәерчерәк яшәсәләр дә. аларла галижәнаб
китапка тартылу, аны ижат иткән әдипләрне хөрмәтләү шулкадәр тирән һәм ихластан булган ки. бүгенге
буыннарга көнләшергә һәм кызыгып искә төшерергә генә кала.
Ә искә төшерергә кирәк Кемдер искә төшергәндә, сагынганда ятучы әле безнең арабызда, ижаты
халык хәтерендә дигән сүз да ул Шөкер, искә атыр. сагыныр әдипләребез күп. Шуларнын берсе,
һичшиксез, балалар язучысы һом фольклорчы Абдулла Әхмәт булыр Абдулла Әхмәт (Абдулла Сафиулла
улы Әхмәтов) тумышы белен бүгенге көндә инде татар чишмәсенең тамырлары корый башлаган яклардан
Ул 1905 елнын 25 мартында хәзерге Курган елкәсснсн 11рз<тоболыгый районы Звсриный авылында урта
хәлле игенчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Авыл мәктәбендә башлаш ыч белем алгач, сонрак махсус
курслар тәмамлап. 1922-1923 елларда Чилобс өлкосснсн Олы Солтан авылы балалар йортында тәрбияче,
аннары үз авылларында уку йорты мөдире булып эшли Шул вакытларда ул Уралда чыга горган
“Социализм юлы" газетасына хәбәрләр яза башлый 1925 елда паргня-совс1 мәктәбен тәмамлаганнан сон,
яшь хәбәрчене Свсрдловск шәһәрендә татар гелендә чыга горгшг "Сабан һәм чүкеч" газетасы
редакциясенә эшкә чакыралар Журналистлык хезмәте белән бергә ул әдәби хезмәт белән до шөгыльләнә,
бер-бер артлы анык очерклары, кыска хикәяләре басыла, инде 1931 елда Мәскәүнсн "Цсгг гризлат"
нәшриятында "Кара баг ана.зар ’ исемле беренче китабы дөнья күрә.
1932 елда А Әхмәт Казанга күчеп кило. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый һом Икенче
бөтендөнья сугышы башлаш анчы “Совет әдәбияты" (хәзерге "Казан утлары") журналы редакциясендә
әдобн хезмәткәр, аннары Казан химия-технология техникумында һәм музыка мәктәбендә татар теле һәм
әдәбияты укытучысы булып эшли, әдәби ижат белән актив ШӨГЫЛЬЛӘНӘ, пьесалар яза. анын "Үги
кыз" пьесасы Татар дәүләт академия театрында сәхнәләштерелә.
Сугыш башлангач, А Әхмәт фронтка китә, икс сл буе алты сызыкта гади со.иот булып сугыша,
яраланып, госпитальдә дәваланып чыккач, яңадан алгы сызыкка кайта һәм суг ышмын ахырына кадәр
татар телендә чыгучы “Алга, дошман өстсио'" исемле фронт газетасы редакциясендә зшли, бик күп
очерклар һом хикәяләр яза
1946 елла армиядән кайткач. А. Әхмәт башта Татарстан китап нәшрият ытиа яшьләр -балалар
әдәбияты редакциясе мөдире (1946-1951). аннары "Пионер" (хәзерге "Ялкын") журналынын җаваплы
редакторы булып эшли
А Әхмәтнең сугыштан сонгы ижаты ттроза һом лрамагурптя жанрларыныи һәр икесендә нәтиҗәле
эшләве белән характерлы, аттың бер-бер артлы китаплары чыгып тора, пьесалары Татир дәүләт икадсмня
театрында. У фа, Свсрдловск. Богетмә театрларында уйнала
Шулай да, А Әхмәт калдырган олоби мирасның күп өлеше балалар өчен язылган .көрләрдән
шйбарөт Ул икс дистәгә якын китап авторы
А Әхмәт тагар халык ижаты әсәрләрен туплау, әдәби эшкәртү һом матбугатка әзерлән чыгару буенча
да ифрат күп ин башкара 1938 елда ул. фольклорчы Хәмит Ярмм белән берлектә, "Холык иҗаты" исемле
гаять зур күләмле һәм әтрафлы җыентык бастырып чыгар* Анын тарафыннан төзелгән һәм кт-кат
басылган “Хужа Насретдин мәзәкләре". “Мәкальләр". "Табышмак әйтем табыгыз” дигән җыентыклар .ит
кнн җәмәгатьчелек тарафыннан унай бәя алды, алар бүген до халык авыз ижаты белән кызыксынучыларга
кнн мәгълүмат бир,»
А Әхмәт 1976 елнын 28 октябрендә Казанда влфлг булды

Реклама