Логотип Казан Утлары
Публицистика

"ЧИКЛЕ ЧИКСЕЗЛЕК'


ШАГЫЙРЬ РӘМИС АЙМӘТ ИҖАТЫНА БЕР КАРАШ
___ Бу дөньяга яралганмын
Яшеннәрнең, ахры, утчы яшеннән.
Бер мизгелдә гүя күкләр колы булдым— Йөрәгемә тамыр җәйде яшеннәр...
Рәмие Аймәтнен 2000 елда чыккан “Шомырт салкыннары” дип исемләнгән китабы һәм сонгы елларда язылган шигырьләре (алар "Мәгариф" нәшриятында "Айнын. ар ягында " иссме белән аерым китап булып чытып килә) белән танышкач бүгенге шигъриятебез, бигрәк тә яшьрәк шагыйрь-шагыйрәләр иҗаты турында төрле хисләр кичереп, уйланыбрак калдым әле. Уйланыбрак кына түгел, үз-үзем белән сөйләшеп дигәндәй, бәхәсле уйларга да тарыдым шикелле. Бусы да ярый. Димәк, битараф калдырмаган, уяткан, кузгаткан.
Рәмие Аймәт—шагыйрь, һәм дә профессиональ яктан шактый ук җитлеккән шагыйрь. Шигырьләре гамьле, мәгънәле; композицион яктан төзек, күбесе камил дәрәҗәдә. Рәссамнәр өчен пространство һәм пропорцияне “үтәли күрү" ничек мөһим булса, шагыйрь өчен Сүзнен куәтен һәм мәгънәви матурлыгын тоя алу ин кирәк зарурлык Шуна өстәп, әлбәттә, күнел генә үлчи ала торган чама хисе Тырышып, ойрәнеп кенә булдырырга мөмкин нәрсәләр түгел; Табигатьтән, тумыштан бирелә торган сыйфатлар алар. Йә бар, йә юк. Шөкер, шагыйрьлекне Рәмискә Табигать үзе мул биргән. Өстәвенә, Рәмие Аймәт көнкүреш-яшәештә дә булдыклы, үткен егет булып чыкты Менә дигән журналист, шәп оештыручы буларак, әдәби- иҗгимагый тормышта анын инде үзе сызган буразналары, ярыйсы ук саллы хезмәт- биографиясе бар Әйтик, барлыгын да бик азлар гына белгән Шәриф Камал музеен янәдән халыкка танытты ул. Мөмкинлекләре чикле булса да, музейны үзенә күрә бер мәдәни учакка әйләндерә алды. Хәзерге көндә Габдулла Тукай музее директоры буларак нәтиҗәле, актив эш алып бара. Моннан җиде-сигез ел элек, әле утызы да тулмаган яшь егет Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып та эшләп алды. Ул вакытта берлек әгъзасы да түгел иде бугай Матбугатта, бигрәк тә “Шәһри Казан” газетасында, анын күренекле каләм осталары белән төпле әнгәмә-язмалары һаман истә Республика масштабындагы күпсанлы әдәби-музыкаль кичәләрнең истә калырдай булып узуында да анын хезмәте зур: сценарийлар яза, оештыра
Ярый, хуш, болары шәп, шигърияткә күчик. “Нәрсә ул Шигърият, нәрсә ул Поэзия9” дип риторик сорау куеп тормабыз. Чөнки төгәл билгеләмәсен барыбер беркем дә әйтә алмас Галимнәр матдә-төшнен үзәгенә үтеп өйрәнә алсалар да, хис һәм фикер төенен таркатып анализлап бетерү мөмкин түгел. Мәхәббәт шикелле, ачып бетерелмәгән серлелеге белән мәңгелектер дә ул. Ә сер булганда гоманга урын бар Шуна күрә, һәркемнең үз аклавы, үз мөнәсәбәте Берәүнең берәүгә “син- үзен шигырь'" дигәнен ишеткән бар. Димәк, ул-кызык, баи, гомер буе өйрәнеп яшәрлек кеше! Үзебез дә бер сорау куйыйк әле: борынгы заман шагыйренең мәхәббәт
шигырьләре бүгенге шагыйрьнекеннән нәрсәсе белән аерыла-' Каймакта фәлән гасырда язылган шигырьләр күбрәк тә тәэсир итә әле' Шулай булгач0 Юк. һаман языла, язылачак мәхәббәт шигырьләре! Димәк, ул—кабатланырлык, "кабат янырлык" мәнгелек тема, мәңгелек яну мәйданы Ә "заман улы", "бүгенге көн каһарманы", "чор елъязмасы" дигән төшенчәләр каян килгән0 Без бер-беребезне рәсми йә нәрәсми рәвештә бүгенге көн сулышын тойлырткан әсәрләр язарга өндәмибезме' Хак нәрсәме бу. әллә күпмедер дәрәжәдә мәңгелеккә омтылуны чикләүме0 Күз алдына китерик: каядыр— күренерлек ераклыкта йорт-оя янып ята. кемдер >т эчендә, ә шул вакытта син. бернигә исен китмичә, мәхәббәт шедевры язып утырасын Бер җирдә—фаҗига, бүтән бер җирдә—тантана Вердикт чыгарып, хөкемдар булу кыен. Бер уйласан. үлемсез әсәр тудыру—үзе могҗиза, үзе батырлык бит ате' Әй. дөнья! Кем шагыйре син ’ Кайда яшисен0 Фәләстыйнда яки Швед җирендәме’ Франциядә яки Чечнядамы0 Кояш бер булса да. болытлар төрле, җирдәге күләгә- шәүлатәр төрле Тамчы балкышлары бер төслерәк күренсә дә. чыкныкымы, күз яшенекеме икәнен сирәкләр белә.
Рәмие Аймәт шигырьләрен укыганда килгән сораулы уйлар бу Ижат кредосы, эстетик принциплары үткән гасырның икенче яртысында формалашкан, әдәбиятка алтмышынчы елларда килеп, бүген 60 яшьлекләр рәтендә санатган. попнябез кемнәр кулына кала дип җитди уйланып йөргән кеше башына килгән уйлар Рәмие—бездән сон килгән буын, безнен балаларыбыз буыны Кайсы заман шагыйре сон бу Рәмис Аймәт дигәннәре0 XVIII яки XIX гасырныкымы, әллә XXI нексме’ Рәмиснсн үтә индивидуаль шигырьләрен укып мона тиз генә жавап табу кыен Ә беләсе килә! Заман чалымнарын сиземлисе, тоясы КЙЛӘ Мине, сине борчыган проблемалар турында шагыйрьнсн дә мөнәсәбәтен ачыклыйсы КЙЛӘ'
Ялгызлык—ижалчынын гомер юллашы Шагыйрь кеше ялгызлыкта Дөнья белән сөйләшә торган зат. Шуна да иҗатта лирик "мин"нсн булуы табигый хал Әмма чама белән Шагыйрьнең “лирик мин"гә тулы хакы булса да. фәкать тоташ ' мин 'гә генә хакы юктыр Рәмиснсн байтак шигырьләрендә “Дөнья һәм Мин гбәлки ате "Мин һәм Дөнья"дыр‘)тои лейтмотив булып бара "Мин Коръәннең але бүгенгәчә язылмыйча калган аяте” (!). "Көтәм хәзер бары Үземне мин. кайтам хәзер бары Үземә", “Мин әле тумаган, ә инде Күкләрдә укыйлар җеназа - "Үз күчәрем тирәсендә үзем сәгать угы кебек әйләнәм". "Мин җирләргә төштем Озаккамы ' " Мондый юлларга, һәр шигырьдә үк булмаса да. икесенен берсендә тап буласын. С. Рәмисвнсн "Мин"с кечкенә булып кала
Әллә Рәмие, “искәрмәсе булып кануннарның--, монарчы беркем лә белмәгән үзгә микро яки макродөнья тудырамы0 һәрхәлдә егеттә мона омтылыш бар Амбиция дә. нарцисслык та. сәләт тә Тудыра калганда кешеләргә (гавәмгә дип әйтсәк тә ярыйдыр) кызык һәм тансык булырмы ул дөнья ’
Дөресен әйтим Рәмие шигырьләрен кат-кат укып та. язганнарынын желек- үзәгснә үтә алмыйча шактый таландым Ә “ачкыч" “Шомырт салкыннары" китабының аннотациясендә ачык ята икән ләбаса Анда бодай язылган “ Китап- яшәү-үлем арасында бәргәлән!ән мәңгелек жаннын сыктау һәм тантана итү үзгәлеген тоя алучыларга багышлана " “Мәнгелек жаннын үзгәлеген тоя алучылар" күп булмаска да мөмкин Әмма һәр кешенен шигырьләргә карага үз фикере булуы бик ихтимал Мин. мәсәлән, шагыйрьнең кайбер шигырьләрен укыганда үзгә бер сәер хис (һәрхәчдә дәртле, шатлыклы, "яшәртә котырта торган" хис ту гел) кичердем әйтерссн. айлы төндә мәрмәр гашлар арасында - Мәнгелек Йортта йөрим Ялгызлык Мәгърурлык Билгесезлек. Чарасызлык Мизгеллек “Зират җиле Шигырьләрдә төшенкелек мотивлары да җитәрлек "Язмыш суккан имән кебек мин дә. аунап ятам җирдә-ни чара°". “Белмәдегез кадерем' Нурым хәрам' Җирдә— золым Барыйм кая мин-’". "Каракоштай атылыр гарешләргә. сон сулышым, соңгы сәламем", “Дөньямда тереклек юк инде, юк күптән". "Ах. арылган чиксез галәмнәрдә оча-оча бөтен көчемә "Авып бара шәмем "Кәфенемне бирче ак бүз ертып икмәк кебек, җаным төрергә" Әгәр. С Хәким әйтмешли. "Мусалар. Алишлар горып". Туфаннар, Батталлар. Исәнбәтләр уянса—яшь шагыйрьнсн әлеге гингырь юлларын укып гаҗәпләнерләр иде кебек Оста чарча, көрәшчеләрчә (һәр көчле
кеше көрәшче булмый, һәр пәһлеван мәйданга чыкмый икән!) сабак-киңәшләрен бирерләр иде Автордан янә бер цитата: "зыр-зыр килеп мин үз күчәремдә, чыгармын күк тәмам чыгырдан". Чыгырдан ук (чамадан ук) чыкмаска иде бит!..
Атда әйтелгәнчә, Рәмие Аймәт—чын шагыйрь Шигырьне шактый оста үрә белә Табигать стихиясендә табигый “эри" ала. Ул үзен Жир. Су, Күкнең тере бер күзәнәге итеп тоя һәм шуны шигъри сурәттә раслый да. Яңгыр белән бәйләнешле берничә шигырьне генә укысагыз да, сез мона инанырсыз. Үзеңне Табигать берлегендә тою зур нәрсә, шагыйрь очен—бигрәк тә. Китапта поэтик күренешләр аша уйга салырлык строфалар шактый мул. Гомумән, шагыйрьнең потенциаль мөмкинлеге зур. Хәер, яше дә бәләкәй түгел: җитлеккән Пушкиннар, Баироннар яше. Татар шагыйрьләренең дә байтагы (Бабич. Тукай, Такташ. Кәрим, Жәлил ) кырык яшьләренә кадәр тормышта һәм поэзиядә төп миссияләрен үтәгәннәр инде. Үрнәкләр, гыйбрәт алыр хәлләр җитәрлек.
Шәхси-интим хисләргә күп урын бирелсә дә, Р. Аймәт иҗатын тематик яктан тар дип әйтмәс идем. Мәнгелек категорияләр белән фикерләүгә омтылыш булгач, тар була да атмый. Мәсәлән. Ирек турында фәлсәфи шигырьләре бик тә гыйбрәтле. Шәхес Ирке фонында ил-халык Иреге турында да тирән мәгънәле фикерләр әйтелә. Сонгы елларда язылган әсәрләрендә, үткән заман термины белән әйтсәк, гражданлык хисләре көчле. Шулай ук, Р Аймәт шигырьләрендә Такташ. И Юзеев. Роб Әхмәтҗан, Зөлфәт кебек шагыйрьләр иҗатына хас романтик юнәлеш тә унышлы үстерелә дип беләм. Киләчәктә, шагыйрь иҗатының аңа гына хас асыл сыйфатларын күреп, ана гына хас үзенчәлекләрен тәфсилләп анализлаучылар булыр әле. Шәхсән минем үземне Рәмиенең кайбер шигырьләре үлем-яшәү, мәхәббәт-хыянәт, хыял- чынлык, галәм-күзәнәк, җир-күк, җәннәт-кыямәт, рыя-ихласлык, мәңгелек-мизгел кебек категория-төшенчәләр турында янә кайтып уйланырга мәҗбүр итте.
Шигърият дип җан атып тормаган бу заманда (андый заман юк та бугай) һәр талантның халык файдасына тулырак көчендә эшләве безнең өчен бик мөһим. Шигърият мәйданында, ир-егетләрдән бигрәк, кыз-кымыз мәш килгән чорда— бигрәк тә.
Динияларның кайсы читендә мин.
Вакытларның кайсы чигендә,
Ггтеремнең кайсы мизгелендә.
Хыялымның кайсы күгендә Яшим икән?
Б> юллар Р Аймәтнен “Икән?1” исемле шигыреннән. Шагыйрьгә үз сорауларына җавап табарга булышыйк.
Дөньянын читендә түгел, уртасында, көрәшче булып, ил гаме белән яшә! Вакыт эчендәге вакытны табып, халкына хезмәт ит! Гомереңнең иң матур чоры—хезмәттә яну чоры. Хыялыйның күге—ил бәхетенә багышланган олуг ижат булсын!