МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ


НӘБИ г Пәйгамбәр хәбәр китерүче Бу сүзнен асыл мәгънәсе уятучы, кисәтүче, зиһенне ачучы булса кирәк. Рәсүлнең дәрәҗәсе нәбинекеннән артыграк, чөнки нәбинең Алладан иңгән китабы юк диләр “Рисалөи Газизә" әсәрендә Җәбраил галәйһиссәламнен Нәбиләргә йокыда хәбәр бирүе, ә Рәсүлләргә уяу вакытларында килүе әйтелгән
НӘБИЙЙУЛЬ-ӨММИЙИ г - Өмми пәйгамбәр, ягъни укырга-язарга өйрәнмәгән пәйгамбәр Бу исем Мөхәммәд Пәйгамбәргә карата кулланылса да. хәзерге тикшеренүләр бу мәсьәләне кистереп кенә хәл итмиләр Чөнки, мәсәлән. "Пәрдә" сүрәсенең (7) 157 нче һәм 159 нчы аятьләрендә әйтелгән “Укый-яза белмәгән рәсүлебез-Мөхәммәд" һәм “Аллаһуга һәм укый-яза белмәгән Рәсүленә ышаныгыз'" сүзләрен укый-яза белмәгәннәр Рәсүле" дип тә тәржемә кылырга бик мөмкин "Җомга (62) сүрәсенең 2 нче аяте "Ногмани тәфсире"ндә түбәндәгечә бирелә “. Ул — Аллаһ укый-яза белми торган каүм эченнән үзләре кебек укый-яза белмәгән кешене - Мөхәммәдие дөньянын барча кешеләренә рәсүл итеп җибәрде" Ләкин Мәүлана Мөхәммәд Ал и тәрҗемәсендә бу урын "наданнар арасында тәрбияләнгән Илче" рәвешендә янгырый Бу аять Р Батулла тәрҗемәсендә дә охшаш мәгънәгә ия Кыскасы, күп кенә галимнәр Коръәннең үзендә бу хакта аермачык мәгълүмат юк дип исәплиләр Өстәвенә беренче вәхийләр назил булган вакытта хәреф танымаган Пәйгамбәрнең соңыннан язу-сызуга өйрәнүе бер дә гаҗәп булмас иде.
НӘГЪРӘ г 1 Каты тавыш, ачы тавыш; акыру-бакыру (1931 елгы "Татарча урысча сүзлек“тә: Нәгърә-"возглас дсрвишей" ягыш "дәрвишләр авазы" ) 2 Барабан, литавра ‘Накры" рәвешендә борынгы рус теленә дә кергән булган Нәгърә ору - кычкыру, набат сугу
НӘҖӘГАЙ. НӘҖӘГАЙ УЙНАУ Күктә сөңге «ә/Ьә тоткан агай бар. шуның сөңгесе ялтыр-йолтыр уйный дигән борынгы ышанудан килеп чыккан сүз Нәкый Исәнбәт 922 елда Болгарга килгән Ибне Фязлаи язмаларында шушы күренеш телгә алына дигән фикерне алга сөрсә дә. моны расларлык дәлилләр китерми Халык сүзенә караганда, нәҗәгай ашлык өлгереп җиткән җәйге төннәрдә тавыш-тынсыз гына уйный һәм. димәк, нәҗәгай Ибне Фазлан язганнарга туры килми, чөнки ул бу күренешне яз көне (хәзергегә күчерсәк, май аенда) тамаша кылган һәм бу вакытта үзенә бер төрле чытырдау тавышлары да ишеткән, ә аҗагай күренгәндә (котып балкышы вакытындагы кебек үк) тавыш-мазар ишетелми
Телдә аҗагай. аҗаган сүзләре дә бар Аны арыш камчылау дип тә әйтәләр "Диалектологик сүзлек"кә (1969) караганда. Мәләкәс. Сергач. Чистай якларында нәжагай ыржа йәшсне дип йөртелә икән. "Ыржа йәшене арыш өлгергәч була" дигәндә русча "рожь" сүзенең ике әйтелештә катнашканлыгын күрәбез Асылда боларны коры яшен термины берләштерә шикелле (төрле сөйләшләрдә ашлык яшене, кигәвен яшене, чикләвек яшене, чык яшене)
"Объяснительный словарь нностранных слов" (1883) сүзлегендә 'НатагаЛ" дигән сүз теркәлгән Аңа "Татарларда тәңре алар аны җирне һәм барлык мәхлүкатны тудыручы һәм аларның хуҗасы дип саныйлар дигән аңлатма бирелгән
НӘЗЕР г Адарыну, шартлы вәгъдә, үз остеңә алган эш Нәзер әйту башкарасы Дәвамы Сүнек жлрналыбылның 2004 елның 1нче саныннан басылып килә
эш алдыннан, әгәр ул эш уңышлы чыкса, кемгә дә булса берәр нәрсә бирергә яки берәр йөкләмә үтәргә (әйтик, фәлән сум садака бирергә, фәкыйрьләргә ризык өләшергә, өч көн ураза тотарга, мәчет төзетергә) күңелеңнән вәгъдә бирү
Бер кеше Аллаһы Тәгалә әмеренә итагать кылу белән нәзер итсә, шул нәзерен үтәсен вә бер кеше Аллаһы Тәгаләгә гөнаһ эш белән нәзер итсә, гөнаһ кылмасын Хәдис
НӘЙЗӘ. НАЙЗА ф Агач саплы, япьле һәм тешле сөңге, кечерәк сөңге; штык. Фарсыча "сарнәнзә "дә штык РӘхмәтьянов диалектларда "нәйзә" сүзенең сәгать теле, угы мәгънәсендә дә йөрүен әйтә. Нәйзә тоткан агай- нәҗәгай (Н.Исәнбәттән).
НӘКЫЛЬ / -1.Күчерү, урынын алмаштыру Дөньядин нәкыль кылды- дөньядан күчте, үлде. 2.Телдән-телгә сөйләү. Бер хикәят нәкыль нтәйэм Мөхәммәдъяр. Хан—акыл. халык-нәкыл(ь) дигән мәкальдә халык сөйләүче тел белән чагыштырыла. З.Тәрҗемә. "Татарларнымәсихияиманынадүндүрмәкхакында Тобол
вә Себер Антоннй Стаховскнй дигән мокатдәс митрополиты илә нәкыл идүлмеш китабы' 4 Алынма, цитата. Нәкыль челек 'аңсыз рәвештә цитатага иярүчелек’
(Нәкый Исәнбәт буенча).
НӘМУНӘ г -Үрнәк, өлге, нәзыйрә. тарыз; модель. / Нәмунә мәктәпләре үрнәк (образцөвая) мәктәп (мәс . андый мәктәпләрне Исмәгыйль бәк Гаспринский ачкан)
Хат язмак нәмунәсе.
“Нәмунә" сүзен рус телендәге "типовой” мәгънәсендә кулланып булыр иде шикелле (типовой проект, типопроект намунә проект, өлге проект).
Нәмүнә язылышы да очрый.
НӘНИ .АБЫЙ гар. Фатих Әмирхан сүзләренә караганда. Казанда Печән базары татарлары, ни өчендер, бер-берсенә нәни абый дип дәшә торган булганнар. Бу сүздә үзенә күрә ихч рам да бар сыман, әмма шул ук вакытта аңарда артык куштанлану да төсмерләнми. Казан татарларында бүгенгә кадәр өлкәнрәк, хөрмәткә лаек кешегә дәү абыйднч әйтү сакланган, ягъни дәү абый, нәни абыйга караганда, дәрәҗәлерәк.
НИКАХ, НИКЯХ г. - Өйләнешү
Коръән-кәрим никахта торуны кеше өчен нормаль халәт дип саный һәм шуңа күрә барлык ялгыз кешеләрне никахка кереп яшәргә куша. Пәйгамбәр болай дигән: "Никахта булырга сәләтле һәркем өйләнергә тиеш. Чөнки никах тиешсезгә карамаска һәм намусыңны сакларга ярдәм итә." (Бохари буенча.) Чыннан да никах җәмгыятьтә әхлак дәрәҗәсен саклауның һәм күгәрүнең гарантиясе, шарты булып тора.
Коръән һәр ике җенестәге колларның да никахта булуларын таләп итә. Ислам никахсызлык дигән нәрсәне кире кага һәм һәр кеше ата яки ана булырга тиеш дип саный Фәкать үзләренә пар (җефет) таба алмаучыларга яки гаилә тормышын тәэмин итә алмаучыларга гына никахсыз (җефетсез) яшәргә рөхсәт ителә.
"Никах вакытында әһәмият биреләчәк нәрсә мәһәр, туй, бирнә вә җиһаз түгел, бәлки һәр ике тараф арасында дин вә әхлак, тәрбия вә табигать тугрыларында муаффәкыять (уңыш) булудыр.”
Хәләл җефет сайлаганда түбәндәге сыйфатларга игътибар иткәннәр
1)Кызның пакь һәм яхшы гаиләдән булуына; 2)Бикер, ягъни гыйффәтле кыз булуына (тол яки талак кылынган хатынга өйләнмәгәндә); ЗЖызның мөслимө булуына һәм дини мәрасимнәрне үтәвенә. 4)Бала табарга сәләтле булуына.
Кызның бу сыйфатларга ия булуын үз кардәшләрең аркылы сорашып белешергә кирәк.
Шәригать буенча 4 хатын белән генә даими никахта торырга мөмкин. Электә кәнизәкләр белән вакытлы никахлар еш кына чикләнмәгән, ләкин алар белән даими никахлар санын 4 яки 2 белән чикләү дә кулланылган. Кол хәлендәге ирләргә 4 кол хатынга өйләнергә рөхсәт ителгән.
Тагын шуны да әйтергә кирәк, гомер буена никахлар саны югарыда әйтелгәннән
чагыштыргысыз күбрәк булырга да мөмкин Мәс. һижрә белән 423 елда (миляди 1031 1032 елларда) 87 яшендә үлгән бер буяучы, бер-бер артлы хатын аерып һәм яңа хатынга өйләнеп. 900 дән артык хатын белән никахта торган дип сөйлиләр Пәйгамбәрнең оныгы Хәсән дә шул ук юл белән 100 дән артык хатынга өйләнгән һәм шуның өчен аңа "Митлак” (“Талак кылучы") дигән кушамат такканнар
Йәһүдилек тә күп хатын алуга юл куйган (мәс , Йагкуб пәйгамбәр) Дөрес, мен ел чамасы элек рабби (хәким) Гершом, Тәүратка каршы килеп. Европа еврейләренә икенче хатын алуны тыйган Рабби Гершомнын бу тыюы мең ел мөддәт белән чикләнгән булуга да карамастан (ягъни бу тыю 1962 елда көчен югалткан булса да), Европа һәм Израиль раввиннары еврей халкына бер хатынлылык кагыйдәсен тагалар Изранлдә хәтта Шәрык еврейләренә дә икенче хатын алу тыелган
XIX гасырның беренче яртысына караган татар никахлары турында кайбер мәгълүматларны Карл Фукс үзенең “Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях" дигән китабында бирә Казан татарларыннан фәкать 55 енең генә 2 шәр хатыны. 6 сының 3 әр хатыны һәм 2 сенең генә 4 әр хатыны булган Ләкин татарлар арасында күп хатын алу чагыштырмача сирәк очраган Әйтик, берничә авылга хезмәт күрсәтә торган мулла кайчагында башка авылда икенче хатын белән дә никахлашкан Элекке Тукай районында Кошар авылы мөәззнне Ш Шаһиевның дүрт хатыны булган Ул 12 сыер, шулкадәр үк курдюклы сарык асраган, кибет тоткан һәм сабын кайнату белән дә шөгыльләнгән Аның һәр хатыны аерым йортта торган (Татары Среднего Поволжья и Приуралья, М.. 1967)
Ир кеше никах төннәрен хәләл җефетләре арасында тигез бүләргә ™еш Шуның белән бергә, тыңлаусыз хатынын ул үзенең назыннан мәхрүм итәргә дә хокуклы Яшь хатыны гыйффәтле кыз булган очракта җиде тон рәттән ире белән йоклау хокукына ия, башка очракта ул бу хокуктан өч тон рәттән генә файдалана ата Әгәр ир кеше ике ел буена хатыны белән якынлык кылмый икән, хатыны үзен аерып җибәрүне таләп итәргә хокуклы (Р Шарль буенча).
Тарихчы Газиз Гобәйдуллин борынгы төрек әдәбиятында очрый торган "дули думрул" төшенчәсен телгә ала һәм: (ир кеше] “дули думрул" хатынына "син минем бер генә хатыным" дип хитаб кыла (эндәшә) ала" дигән аңлатманы бирә
Хәзерге заман шартларында бу кагыйдәләр, әлбәттә, үзгәреш кичерде Мәс . Пәмән җөмһүриятендә никахтагы хатыннар саны 2 белән чикләнә, ә Түннстә күп хатын алу гомумән тыелган. Кайчагында безнең вакытлы матбугатта аерым шәхесләр полигамияне (күп хатын алуны) яклап язып чыккалыйлар. ләкин бу. һичшиксез, тәрәккыятьтә артка чигенү булыр иде. Моны зарурият белән дә аклау мөмкин түгел, чөнки XX гасыр ахырында үзенең нәфесен авызлыклый алмаган мөселман хак мөселман була алмый Электә мөселман илләрендә никах килешүе тантаналы шартларда үткән һәм бу вакытта төрле йолалар һәм мәрасимнәр башкарылган Мәс . никах килешүе барган бүлмәнең астында бушлык булмаска тиеш дигән шарт куелган һәм бүлмәгә фәкать бер тапкыр гына кияүгә чыккан хатыннар кертелгән Килешү вакытында көзгегә бакканнар һәм ашъяулыкка билгеле бер мәгънәви галәмәткә ия булган әйберләр, нигъмәтләр һәм үләннәр куелган Килешүгә ата аналар һәм руханилардан бер шаһит кул куйган Никах мәҗлесләрендә “Әр-Рум" сүрәсенең 17-28 аятьләрен укырга мөмкин
НИКАХ БӘДӘЛ г Хатыннарны алыштыру Җаһнлият чорына хас
НИКАХ ИСТНБЗАГ / Ир хатынын баһадир, гыйлемле яки башка күркәм сыйфатлы кеше белән кавыштырып алу Җаһнлият чорына хас булган
НИКАХ-МАКТУ "Җирәнгеч никах” Исламга кадәрге чорда гарәпләрдә ата вафат булгач, үги ананы хатынлыкка алу гадәте Ләкин бу тор никах яхшы гадәт саналмаган Йслам дине никах-мактны бетерде 'Аталарыгыз никахында булган хатыннарга никахланмагыз" (“Ниса" сүрәсе. 22)
НИКАХ ХИДР / Яшерен хәлдә сөяркә
НИКАХ ШИГАР г. - Бер ирнең икенче кешегә, ул кеше дә аңарга кызын яки сеңлесен бирү шарты белән, үзенең кызын яки сеңлесен бирүе. Җаһилият вакытында гарәпләрдә еш очраган никах төре.
НИКАХЕН МӨТГА г —Вакытлыча никах (шигыйларда нәшәргый никах).
Кара: СИГА.
НИШАН фг — 1.Билге, тамга, эз; рәсми кәгазьгә басылган мөһер. Хак юлында коллык өчен башын салса, Хак әмренә газиз җанын корбан чалса, Бу дөнйаны бер сәгать тиб, фани белсә, Әүлиялык нишанлары бардыр анда. Мәүла Колый. Ук тимере җәрәхәтдән чыкар, вәли нишаны калыр. 2.Мишень. Рус теленә төрки телләрдән башта нишан рәвешендә (һәр ике мәгънәдә) кереп, фонетик үзгәреш кичергән сүз. З.Орден, аерымлык билгесе. 4.Егет белән кызның бер-берсенә вәгъдә бүләкләре (балдак) Нишанлия — вәгъдәләшкән кеше.
НОКРАТ— 1.Болгар чорында сугылган көмеш акча. 2.Болгар-татарда Вятка елгасының исеме (Нократ Иделе). Марилар Вятканы Ноуград вич дип атыйлар, ягъни алар телендә гидроним Новгород шәһәре атамасыннан алынган икән. Язучы Н.Фәттах бу фикер белән килешми, Нократ/ Нукрат атамасын җиңел генә яук һәм ратиҗекләренә тарката да, аларны борынгы Мисыр Аллалары һәм патшалары исеме белән бәйләп куя. Моны без язучының уңышсыз этимологик тәҗрибәләре исәбенә кертәбез.
Киров өлкәсендәге Нократ авылындагы зиратта 1522 елда куелган таш бар.
НӨФҮС г. — Кешеләр, (яши торган) халык. // Бу көндә Казан /40 мен нөфүсле бер зур шәһәр булып, бөтен Шәркый Русиянең, хәтта Кавказ, Урта Азия вә Сибнрия вилайәтләре өчен дә һөнәр, санагать, гыйлем вә мәгърифәт хәзинәсе булып санала. Г Әхмәрев. Тәзаеды нөфүс— халык саны арту. Тәхрире нөфүс— халык санын алу (язу) Днване нөфүс
НУРЧАТЛАР— “Пенза өлкәсендә Кармалы авылыннан ерак булмаган җирдә табылган борынгы тәңкәләр, беләзекләр Тәңкәләре ун тиенлек акча зурлыгында, ләкин озынча формалы һәм сабаклы, өсләрендә "мөселманча” язуы да булган." (“Татар теленең диалектологик сүзлеге", 1969.) Х1У-ХУ гасырларда бу өлкәдә Наровчат авылыннан ерак түгел Алтын Урданың Мукшы шәһәре торган. Анда акча сугылганлыгы да билгеле “Нурчат” сүзе белән "Наровчат" сүзе арасындагы бәйләнеш — шөбһәсез. Аннары Тау ягы керәшеннәре сөйләшендә нуграт, нухрат— "бизәнү әйбере, ялтыравыклы вак тәңкә."
ОЛЫС тар. — Дәүләт, ил, төптә “югары совет" мәгънәсен белдерә торган борынгы сүз. "Древнетюркский словарь" белешмәсендә “улус” сүзенең торак җир, авыл мәгънәсе теркәлгән (улус балык— авыллар һәм шәһәрләр). Шунда ук “улус—буддаларнын тору урыны "Алтын Урда чорында олыс, ихтимал, җыен даирәсе белән тәңгәл булгандыр "Олыс"ның “халык”, "ил" мәгънәсе дә бар (олыс тоту-халыкны, илне идарә итү). Теге яки бу нойонга (бәккә, әмиргә) буйсынган халык күчеп йөри торган территория йорт дип аталган. / Гадел кылса падшнаһлар даим, ишет Ил-олусы гадел берлә тапса мәшият, Барчага тикәр өлеш андин тәмам, Кылыр аның илә рәхәт хассы-гамь. Мөхәммәдьяр.
Рус телендәге "волость” сүзе, димәк, монгол-татар чыгышлы. //Батый олысы. Казан олысы. Рус олыслары. Себер олысы. Кырым олысы. Олыс би (олысбәк)
Татарча “олы", “олуг” (өлкән, зур, бөек) сүзләре шушы “олыс” сүзенә барып тоташа
(Р.Әхмәтьянов).
Тагын кара: УЛУС.
Дәвамы киләсе саннарда

Реклама