ЯҢАЛЫКЛАР

ЮНЕСКО ҖЫЕНЫ КАЗАНДА УЗАЧАК
ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы
шәһәрләре оешмасы җыены 2007 елда Ка-
занда үткәреләчәк. Кускода (Перу) узган
утырышта күпчелек тавышны Казан җый-
ган. Барлыгы сигез шәһәр әлеге зур җыен
ны үзендә үткәрергә теләгән иде Соңын-
нан йә Казан, йә Люксембург диделәр
Утырышта катнашкан чит ил вәкилләре
башкалабыздагы милли һәм динара тату-
лыкка соклануларын белдергәннәр Шулай
итеп, җыелышларын бездә үткәрергә хәл
иткәннәр.
КОЛ ГАЛИЛЕ ЮБИЛЕЙ БАКЧАСЫ
Шәһәребез юбилее көннәрендә
мәшһүр Кабан күле янәшәсендә
"Казанның мень- еллыгы" паркы ачылды.
Ул 5,6 гектар мәйдан били, киләчәктә ул
тагын да киңәйтеләчәк. Паркның нәкъ
үзәгендә "Кый- ссаи Йосыф'' әсәрен ижат
иткән олуг шагыйрь Кол Галигә һәйкәл
урнаштырылган (авторлары—сынчылар А
Балашов. А Миннуллина. архитектор Р
Нургалиена). Аның янында Казанның
исеме килеп чыгуга ишарә булып Казан
фонтаны эшләнгән Паркны ачу
тантанасында Казанның меңъеллыгына
килгән кунаклар- Россия өлкәләре
губернаторлары һәм шәһәр мэрлары
катнашты
ПЕТЕРБУРГ УРАМЫНДА ТАНТАНА
Санкт-Петербургның 300 еллыгы
уңаеннан казанлыллр анда бер урамны
төзекләндергән иде Ул Казан исемен
йөртә Быел исә җавап йөзеннән Нева бу-
ендагы кала хезмәгчәннәрс башкалабыз
лагы элеккеге Свердлов урамын Казанның
1000 еллыгы хөрмәтенә янарлы
Хәзер 514 метрга сузылган иске урам
нәкъ Кече Петербург урамына охшатып
үзгәртеп корылды Андагы символик
күперләр, фонтаннар, мәчет гөмбәзе, ик
тырткыч зар. урамга Нева елгасы дулкын-
нары төсмерендә түшәлгән ташлар, хәла
утыргычлар да Кече Петербургны
хәтерләтә. Бу Кремль сөзәклегеннән баш-
ланган жәяүлсләр урамының дәвамы бу-
лачак.
Аны ачу тантанасына
Санкт-Петербург губернаторы Валентина
Матвиснко җитәкчелегендәге делегация
килде. Әлеге ва кыйга Казанда
Санкт-Петербург көне буларак үткәрелде
Татарстан Президенты М Шәнмиев.
Санкт-Петербург губернаторы В Матви-
енко. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Ф
Мөхәммәтшин. Премьер-министр
урынбасары—мәдәнззят министры 3 Вәли
ева. Санкт-Петсрбургнын вице-губернато-
ры А Вахмистров. академик М Госманов,
Эрмитаж директоры М Пиотровский һб
мөхтәрәм кешеләр катнашкан бу тантана-
ны Казан шәһәре хакимияте башлыгы К
Исхаков ачып җибәрде. "Төньяк башкала
бүләк иткән бу урам—ике шәһәрмен
дуслык символы булып тора".-диде ул
Губернатор В. Матвиснко чыгышында
казанлыларга зур ихтирам сизелеп торды
“Без бу вакыйгага икс ел әзерләндек Та-
тарстан халкы Санкт-Пстербургнын 300
еллыгына Казан урамы бүләк иткән ндс
Монысы—сезгә җавап бүләгебез'.—диде
ул.
М Шәймиев үз чыгышында халыклар,
шәһәрләр дуслыгына тукталды "Бсзнен
шәһәрләребезне гагын бер әйбер берләш-
терә: Санкт-Петербургның 300 еллык, Ка-
занның 1000 еллык юбилейларын бәйрәм
итү буенча дәүләт комиссиясе рәисе Рос-
сия Президенты В Путин иде Юбилейлар
күп. ә менә комиссия рәисе Илбашы
булган очрак бер генә”.—диде ул. Прези-
дент шулай ук урамның галим-этнограф
Лев Гумилев бюсты белән ачылып китү
снә игътибар итте һәм анын һәйкәленә
уелган сүзләрне атап үтте Я русский чс-
ловек. всю жизнь злшишлю тагар от клс-
веты"
Петербург урамын ачу бәйрәме икс
шәһәр халкының дуслык тантанасына әве
релде Анда Санкт-Петербург һәм Казан
нын сәнгать осталары да катнаигты Кичке
сәгать 7дә бәйрәм Г Камал исемендәге
Татар дәүләт академия театрына күчте. Ә
кичен Санкт-Петербург көне хөрмәтенә
яна урамда бәйрәм фейервергы баткыды
ҮЗ ЭРМИТАЖЫБЫЗ
Казаннын меньеллык бәйрәме
көннәрендә “Казан Кремле" биләмәсендә
Эрмитаж үзәге ачылды. Элеккеге Юнкер-
лар училишесы бинасына төпләнгән әлеге
Эрмитаж Татарстан халкын Дәүләт Эрми-
тажында (Санкт-Петербургта) саклауда
булган кыйммәтле тарихи ядкарьләр
белән таныштыру йөзеннән оештырылды
Әлеге үзәктә күргәзмәләр генә үткәрелеп
катмыйча. төрле фәнни программалар,
симпозиумнар. “түгәрәк өстәл"ләр дә
уздырылыр дип планлаштырыла. Ә
беренче ачылган көннәрендә әлеге музей
кин җәмәгатьчелеккә “Алтын Урда"
күргәзмәсеннән 700ләп экспонатны
тәкъдим итте.
“КАЗАН ПЛАНЕТАСЫ”
Күптән түгел башкалабыз кинотеатр-
ларында “Казан планетасы" исемле
фильмнар атналыгы узды.
Башкалабызнын 1000 еллыгына
багышланган кинофильмнар сериясен
шәһәрнен Мәдәният идарәсе оештырган
иде. Казаннын "Кинохроника" студиясе
хезмәткәрләре төшергән әлеге
фильмнарда гасырлар буе тупланган
тарихи материаллар (Турнерелли литог-
рафиясе. А Дубин фотоархпвы һ. б.). та-
нылган шәхесләребез турында
мәгълүматлар чагылдырылган Әйтик,
мәшһүр композитор Софья
Гобәйдуллинага багышланган “Туган
ягым җылысы”, йә “Бурнаше- валар
турында бәет' Якуповлар”. “Габдулла
Тукай". “Салих Сәйдәшев" кебек фильмнар
үзеннән-үзе ерак чорларга, тарихка алып
кереп китә. Башкаланың 15 ки-
нотеатрында ("Чулпан". "Мираж". "Су- вар
. "Дуслык" ) тамашачыларга 28 ки-
нофильм күрсәтелде. Татарстанның
танылган кинорежиссерлары төшергән
әлеге сериядә “Күктау” нәфис фильмы,
махсус балалар өчен әзерләнгән
“Тан-Батыр" мультипликацион фильмы
да бар иде. Казандылар һәм башкалабыз
кунаклары күңеленә “Мәйдан". “Казаным"
исемле премьералар да хуш килде.
ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕ ИДАРӘСЕНДӘ
Татарстан Язучылар берлеге идарәсе-
нең чираттагы утырышы булды Анда Ка-
заннын 1000 еллыгы уңаеннан
үткәрелгән бәйрәм чараларында
Язучылар берлегенең дә актив катнашуы
билгеләп үтелде Хакасия. Чуашстан.
Удмуртия. Чечен. Мари республикалары.
Түбән Новгород өлкәсе һәм Россия
Язучылар берлекләре җитәкчеләре белән
фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу һәр ике
як өчен дә файдалы булды Идарә иҗат
оешмасы җитәкчелегенең
үзара багланышларны ныгытуга юнәлде-
релгән омтылышын хуплады. Алдагы ай-
ларга план кабул итү дә эшлекле шартлар-
да узды.
Балалар язучысы, каһарман әдип Аб-
дулла Алишның туган көне уңаеннан ел
саен балалар әдәбиятын үстерүдәге һәм
пропагандалаудагы зур хезмәтләре өчен
Язучылар берлегенең А Алиш исемендәге
бүләген бирү мәсьәләсе карала Быел әлеге
премияне булдыруга 10 ел тулды.
Язучылар берлеге идарәсе дүрт лауреатны
билгеләп, быел Абдулла Алиш исемендәге
бүләкне танылган әдипләр Энже
Мөэминовага. Әнәс Хәсәновка. Татарстан
китап нәшриятына һәм “Салават күпере"
журналына бирергә дигән карар кабул
итте.
Бүгенге көндә Татарстан Язучылар
берлегенә кабул итүләрен сорап йөздән
артык гариза кергән Кабул итү коллегиясе
(җитәкчесе Равил Фәйзуллин) гаризалар-
ны җентекләп караганнан сон. иҗатларын
хуплап, идарә каравына ике авторны—
Ижау шәһәреннән шагыйрь Ибраһим Би-
ектаулыны (Ибраһим Шәйдулла улы
Нәфыйков). Саба районы Шәмәрдән бис-
тәсендә яшәп ижат итүче шагыйрь һәм
прозаик Рөстәм Зәид улы Зариповны
тәкъдим иткән иде. Идарә әлеге ике ав-
торны да Татарстан Язучылар берлегенә
әгъза итеп алды.
ШИГЬРИЯТ-ДУСЛЫК ИЛЧЕСЕ
Бөтенроссия мәдәни-мәгьлүмати
акция кысаларында Татарстан Милли
китапханәсендә "Чечен халык шигърияте
(XIX— XX гасырлар)" исемле антологияне
тәкъаир итү булды Делегация вәкилләрен
китапханә директоры Н Камбеев.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе И.
Ибраһимов һ б. сәламләде. Бу очрашуда
әлеге затлы китапнын (Мәскәү. "Новый
ключ" нәшрияты. 2005) төзүчесе һәм
әдәби редакторы. СССР Дәүләт бүләге иясе,
шагыйрь һәм галим А. Преловский,
басманың оештыручысы һәм җаваплы
нашире. шагыйрь В Рахма- нов та
катнашты. Тәкъдир итү залында Чечня
Республикасына кагылышлы күргәзмә дә
тәкъдим ителгән иде Шушында ук ку-
наклар башкаруында чечен халык җыры
да башкарылды.
Антологияне чыгаруда зур көч куйган
А. Преловский һәм В. Рахманов белән оч-
рашу Язучылар йортында да үткәрелде.
Чәй өстәле янында узган әлеге ихлас
сөйләшүдә Язучылар берлеге рәисе И.
Ибраһимов. “Казан утлары". "Идел"
журналлар™ Оаш мөхәррирләре Р Фәйзул-
лин. Р Низами. "Мәдәни җомга" газета-
сының баш мөхәррире 3 Мансүров. язу-
чылар һәм шагыйрьләр Ш Мостафин. Р
Зәйдулла. Л. Газизова. С. Малышев. Р
Сәгъди катнашты.
ТАКТАШКА-МУЗЕЙ
Мордовиянең Гордеев районы. Сыркы-
ды авылында Һади Такташның муэей-йор-
ты ачылды Татарстанның һәм
Мордовиянен сәламәтлек саклау
министрлары К. Зыятди- иов белән Р
Аширов. шагыйрьнең туган төбәгенә
барып кайтканнан сон. инде күп еллардан
бирле кирәклеге турында сөйләнелгән
музейны төзетергә булдылар.
Министрлар үз акчаларын да биреп,
иганәчеләр да табып, йортка бура һәм про-
ект-смета документлары эшләтеп алдылар
Бу ниятне Мордовия губернаторы Н Мер-
кушкин да. Гордеев районы хакимияте
башлыгы И Шумкин да хуплап, төзү эш-
ләрендә зур ярдәм күрсәттеләр Быел жәй
музей-йорг төзелеп бетте
Сыркылы мәктәбендә озак еллар буе
бөртекләп жыелып барган экспонатлар
яна музейның нигезен тәшкил итә Бу
вакыйга уңаеннан Мордовия
типографиясе шагыйрь турымда
“Такташ—безнен якташыбыз” дип аталган
буклет та чыгарды
ЛИТВАГА ТӘРӘЗӘ
“Татарстанда Литва Республикасы
көннәре" уңаеннан, Казанда күп кенә кы-
зыклы чаралар узды
7 сентябрьдә М Горький музеенда ла-
тыш композиторы һәм рәссамы М Чюр-
ленис әсәрләреннән концерт булды. Анда
шулай ук композиторның фоторәсемнә-
реннән стенд та оештырылды Шул ук
көнне С. Сөйдәшев исемендәге Зур дәүләт
концерт залында М. Чюрленис исемендәге
квартет концерт куйды
8 сентябрьдә Татарстанның Сынлы
сәнгать музеенда “Литвага тәрәзә" дигән
күргәзмә ачылды Анда сынлы сәнгать,
нәкыш әсәрләре, фоторәсемнәр күрсәтелде
Кич белән Яшь тамашачы театрында
Литваның джаз төркеме чыгыш ясады
Әлеге көннәрдә “Беркем дә үләргә те-
ләмәде" дигән бик мәгълүм фильм. Лит-
ваның яшь режиссерлары әсәрләре лә
күрсәтелде.
ШАГЫЙРЬ ИҖАТЫНА БАГЫШЛАП
Казан университетының филология
факультетында Татарстанның халык ша-
гыйре Равил Файзуллин ижаты буенча
диссертация якланды “Равил Фәйзуллин-
нын поэтик дөньясы" дип аталган бу
гыйльми хезмәтнең авторы—Удмуртиядә
яшәп ижат итүче. Ижевск университеты
галимәсе Мәүлидә Хужина. Диссертантның
фәнни житәкчесе—язучы һәм галим, про-
фессор Т Галиуллин, рәсми оппонентлары
профессор Р Ганиева һәм филология
фәннәре кандидаты Р Хайбрахманов
иделәр Яклау утырышында шулай ук күре
нскле галимнәр һәм әдипләрдән А Әхмаду
пин. X Мнннегулов, Л Саве- льева. Р Гаташ
һ 6 чыгыш ясады
САВАПЛЫ БҮЛӘК
Ульяновск өлкәсенен Мәләкәс шәһә-
рендә яшәп ижат итүче шагыйрь Гакыйль
Сәгыйровка Татарстан Президенты Мин-
тимер Шәймиев фәрманы белән “Ока”
автомобиле тапшырьиды
Язучылар йортына бүләкне иясенә
тапшыру өчен Премьер-министр
урынбасары—мәдәният министры Зилә
Вәлиева килде. Гомеренең 50 елын урын
өстендә үткәргән, әмма мәгьнате итеп
яшәргә омтылган шагыйрь һәм рәссам
Гакыйль Сәгыйров адресына ул үэенен
жылы сүзләрен ирештерде
“Гакыйль әфәнде—Казанмын меңъел-
лыгы алдыннан башкалага юлларнын ку-
наклар өчен ачык икәнлеген исбатлап
килгән илче ул. Шигърияткә тугрылыклы
калып, каһарманнарча гомер кичереп
яшәгән кешенен ижаты күпләргә үрнәк
һәм без ана авыр ижатынла зур уңышлар
телибез".—диде Зилә Вәлиева
Татарстанның Норлат районы Әхмәт
авылынла туган Гакыйль Сәгыйров озак
еллар әнисе тәрбиясендә яшәде Әнисенен,
туганнарының олы ярдәме белән шагыйрь
ижатта зур унышларга иреште Шәйхи
Маннур. Гаяз Исхакый исемендәге преми-
яләр лауреаты дигән мәртәбәле исеме бар
анын Рәссамнар да анын ижатын “Филан-
троп" дигән премия белән зурлады Г
Сәгыйровнсн алты китабы бар Кайбер-
ләренә иллюстрацияләрне үзе ясаган
Исәннәр көнләшеп укырлык шигырьләр-
не. күзлеләр сокланып карарлык картина-
ларны ул тешләренә каләм һәм кылкаләм
кыстырып яза Әнә шулай тормышка аяк-
лары. куллары тыңламаганда тешләре
белән ябышып яшәргә омтылучылар
безне—але жирдә йөгереп йөри
алучыларны тормышмын. яшәүнен
кадерен белергә өйрәтә
ПЕН-ҮЗӘК ХӘРӘКӘТТӘ
Словениянең Альп таулары кочагында
урнашкан Блед шәһәрендә язучыларның
(Халыкара ПЕН-клуб) 71 нчс Бөтендөнья
конгрессы жыелды Анда лөньянын 73
иленнән килгән 268 кеше арасында Татар
ПЕН-үзәге вәкилләре Миркасыйм Госма-
нов, Марсель Галиев. Нур Әхмәдиев. Әхәт
Мушинский. Борис Пантелеев га бар иде
Конгрессның шигаре "Бабил манара-
сы—явызлыкмы, аллә яхшылыкмы?" дип
абстракт янтыраса да. төп сөйләшүләр,
асылда, тел глобальләшүс мәсьалаләренә
һәм аз санлы халыкларның телләрен сак-
лауга багышланды
Конгресста катнашучылар белән Сло-
вения Республикасы Президенты Янис
Дрновшек, Любляна мэры Данис Симшнч.
Словения Республикасы тышкы эшләр
министры Дмитрий Рапел һәм Германия
Республикасының Словениядәге илчесе
Ганс Пегерс очрашты
Конгресс вакытында шигъри кичәләр
үткәрелде. Татар делегациясе вәкилләре
Словения әдәбияты классигы, язучы Ста-
нислав Шкрабецнын Рибница шәһәрен-
дәге музей-утарында чыгыш ясады.
Бөтендөнья конгрессына килгән
язучылар республика башкаласы
Любляна шәһәрендә Словения
ПЕН-үзәгенең беренче хатын-кыз
президенты Мира Михеличка (1912-1985)
һәйкәл ачуда катнаштылар Словения
ПЕН-үзәге 1929 елдан бирле эшли икән.
Конгресста төрле әдәбият вәкилләре
арасында тыгыз иҗади элемтәләр урнаш-
тырылды. Инглиз телендә басылган һәм
матур итеп бизәлгән татар китаплары ха-
лыкара форумда катнашучыларда зур кы-
зыксыну тудырды
“РУХИЯТ”БҮЛӘГЕ
Моннан сигез ел элек “Татнефть"
ААЖнен “Рухият" рухи янарыш фонды
оештырылган иде. Ул үзенен кыска гына
эшчәнлек дәверендә республиканың
мәдәни тормышында лаеклы урын алды
Язын УНИКСта "Сандугач керде күңелгә"
дигән яшь талантлар фестивалендә
җиңүчеләрнең гала-концерты зур уныш
белән үткән иде Соңрак ТР Милли ки-
тапханәсендә алты авторның: шагыйрь-
фронтовик Ә Маликовнын "Жуелмас
хәтер". Э. Шәрифуллинанын “Сөюемнән
мин бер чибәр идем ", М Юнысның сай-
ланма әсәрләренең III томы. Р Кәрами-
нен “Мәхәббәт бураннары", Р. Габделха-
кованын “Көзге яшен". Ю Әминовнын
"Кичеккән тәүбә" китапларын тәкъдир
итү булды
Шунысын да искәртеп үтү кирәк:
моңа кадәр дә “Рухият" нәшрияты татар
әдәбиятының күренекле вәкилләренең
Сайланма әсәрләрен бастырып чыгарган
иде Г. Афзал Р Фәйзуллин. Ф Яруллин. А.
Хәлим. К. Сибгатуллин. Рәшит һәм Роберт
Әхмәтжановлар. Зөлфәт. М. Әгълә- мов. Р
Гаташ. М Галиев. Ф Гыйззәтул- лина
“Рухият" фонды советы рәисе урын-
басары Р Рафиков әлеге һәм кайбер башка
китапларны “Татнефть" исеменнән ТР
Милли китапханәсенә бүләк итте. Татар-
стан Милли китапханәсенең Попечи-
тельләр Советы рәисе. Дәүләт Советы да-
ими комиссиясе рәисе Р Вәлиев. "Рухият"
фондынын моңа кадәр дә изге эшләре күп
булды, дип искәрткәннән соң. “Татнефть"
ААЖ җитәкчелегенә. “Рухият" фондына
эчкерсез рәхмәт белдерде
Фонд эшчәнлеген тантанада чыгыш
ясаучылар—язучы. Г Тукай исемендәге
Дәүләт премиясе лауреаты М Юныс. Ка-
зан дәүләт университеты профессоры Т.
Галиуллин һ. б югары бәяләде Милли
китапханә генераль директоры Н Камбе-
ев “Татнефть" җитәкчелегенә рәхмәт бел
дергәннән сон. сез бүләк иткән китаплар
китапханә фондларында “эшсез
ятмаячак", алар, китап алмашу
программалары буенча. Россия һәм чит
илләр китапханәләренә дә җибәреләчәк,
дип билгеләп үтте.
Быел “Рухият" фонды китапханәгә 20
исемдәге 2 меңнән артык китап тапшыр-
ды Бу китаплар Казанның меньсллыгы
уңаеннан “Татнефть"нең истәлекле бүләге
булды.
БЕР КҮРЕИГҮ-ҮЗЕ БЕР ГОМЕР
Татарстанның бер төркем язучылары
Башкортстанда иҗади сәфәрдә булып
кайтты. Аларнын максаты Уфа һәм
республиканың көньяк-көнчыгыш
районнары белән танышу, шулай ук каләм
әһелләре һәм җирле халык белән
очрашулар үткәрү иде
Татарстанда гына түгел.
Башкортстанда да кин мәгълүм “Сәхнә"
һәм "Салават күпере" журналларының
баш мөхәррире, язучы Зиннур Хөснияр,
шушы журналның бүлек мөхәррире,
шагыйрь һәм прозаик Ләбиб Лерон.
“Мәдәни җомга” газетасының баш
мөхәррир урынбасары, шагыйрь Газинур
Морат. “Идел" журналының бүлек
мөхәррире, шагыйрь һәм прозаик Ркаил
Зәйдулла. Татарстан Язучылар берлегенең
Әдәбият фонды директоры, драматург Да-
нил Салихов Уфага килүнең тәүге көнендә
республикадагы татар әдипләре һәм жур-
налистлары белән очрашты. Икенче көнне
кунаклар Башкортстаннын Кырмыскалы.
Архангель. Белорет һәм Бөрҗән районна-
ры белән танышты Бу сәфәрдә Татарстан
әдипләрен башкорт телендә чыгучы
“Шонкар" журналының баш мөхәррире,
прозаик Иршат Теләүембәтов һәм татар
телендә нәшер ителүче “Тулпар" яшьләр
журналының бүлек мөхәррире, шагыйрь
Мөнир Вафин. шулай ук татар-башкорт
дөньясында киң билгеле журналист
Фәнис Фәтхи озатып йөрде.
Сәфәрнен өченче көнендә Татарстан
кунаклары зур күпчелек халкын башкорт-
лар тәшкил иткән Бөржән районы белән
танышты Бу районда бар дөньяга кин
билгеле Шүлгәнташ табигый тыюлыгы
һәм Шүлгәнташ мәгарәсе урнашкан.
Биредә булу Татарстан язучыларында
онытылмаслык тәэсирләр калдырды
Шүлгәнташ мәгарәсе диварларында
борынгы бабаларыбыз 14 мең еллар элек
үк төшергән сурәтләр әле дә саклана.
Бөржән районы—үзләренең милли
йөзен бик яхшы саклаучы чын башкорт
төбәкләренең берсе Туган телне, гореф-
гадәтләрне күз карасыдай саклау милли
мәдәниятне үстерүдә нык булышлык итә.
Бөрҗән районы шулай ук кыргый бал
кортларыннан алынган бик кыйммәтле
һәм шифалы балы белән дә дан тота Үзе
дә шушы районда туып-үскән И
Тсләүембә- тов кунакларга бу төбәкнен
тарихы һәм бүгенге яшәеше хакында күп
мәгълүмат
бирле Жирле халык белән очрашуларла
Казан кунаклары үзләренең иҗатлары
белән таныштырдылар һәм яна китапла-
рын бүләк иттеләр.
ИГЕННӘР ИЛЕҢДӘ
Жәй-көз айларында республикабыз
язучыларынын авыл хезмәтчәннәре белән
эшлекле очрашулары еш булды Татарстан-
ның халык шагыйре, “Казан утлары" жур-
налынын баш мөхәррире Равил Фәйзул-
лин, язучы Марсель Галиев, шагыйрь,
“Мәдәни җомга” газстасынын баш
мөхәррире Зиннур Мансуров Балык Бис-
тәсе районында булып кайтты Биредә
алар төркеменә шушы төбәктә яшәп ижат
итүче шагыйрь, "Авыл офыклары"
газетасы мөхәррире Вазыйх Фатыйхов та
кушылды. Икс көнлек сәфәрләре
вакытында каләм әһелләре, кыр
эшләренең барышы белән якыннан
танышу максатыннан, район ашлык кабул
итү пунктында, Трой-Урай, Уракчы, Балтач
(Юлсубино), Котлы Бөкәш һ б авылларда
булды, шулай ук мәктәпләргә кагылып
чыкты, төбәкнен тарихи урыннарын
карады
Балык Бистәсе районы хакимияте баш-
лыгы Равил Хәйруллин белән очрашып
сөйләшү вакытында язучылар авыл
мәдәниятен үстерүгә, аерым алганда, рухи
мирасны саклау, татар китапларын тарату,
милли матбугатка язылу һ б шундый
мәсьәләләргә игътибар юнәлтте
Сөйләшүдә әдипләрнең авыл халкы белән
даими аралашып ишәве һәр ике як өчен дә
файдалы булуы искәртеп үтелде
КИЛӘЧӘККӘ КАЛЫР БҮЛӘК
Казанның Жинү паркында сугыш кыр-
ларында ятып калган сугышчылар өчен
олы хәсрәт кичерүче Ана һәйкәле куелды
Әлеге һәйкәлне шәһәребезгә Президент
Минтимср Шаймиев гаиләсе бүләк итте
Скульптураның гипстан эшләнгән ва-
рианты быелнын 9
маенда—Президентның Мәнгелск утка
чәчәкләр куйган көнендә ачылган иде.
Республика җитәкчесе шул чагында аны
бронзадан эшләтергә вәгъдә бирде.
Дүрт метрлы фигура, тормышның
дәвам итүен аңлатып, агачлар арасыннан
күккә ашкан Ул Жинү көнен күрергә
насыйп булмаганнарнын хәсрәте һәм
истәлеге билгесе игеп кулларына лалә
чәчәге тоткан.
Шунысын да әйтеп китәргә кирәк. М
Шәймиев үтенече белән, алеге вакыйга
шау-шусыз узды Бөек Ватан сугышы
ветераннары һәм паркка ял итәргә килгән
кешеләр генә әлеге вакыйга шаһиты бул-
дылар.
ЧИЛӘБЕДӘ ҮЗ КЕШЕБЕЗ
Чиләбе өлкәсе Еманжелинск шәһә-
рендә шагыйрь Ирек Сабировнын ижат
кичәсе булып узды Бирегә Бөтендөнья
Татар конгрессыннан вәкилләр. Татарстан
һәм Башкортстаннан бер төркем язучылар
килгән иде.
Ирек Сабиров дистә елдан артык
Еманжелинск шәһәрендәге татар һәм
башкорт Мәдәният үзәгенә җитәкчелек
итә. Быел аны II дәрәҗә "Ватан алдындагы
хезмәтләре өчен" медале белән
бүләкләгәннәр. Ул—Россия Федераииясе
һәм Татарстан Язучылар берлекләре
әгъзасы, Башкорт- станда үткәрелгән
“Илһам чишмәләре" фестивале лауреаты
Чиләбене үз иткән безнен халык. Шун-
да төпләнгән, тамыр җәйгән Хезмәт юлын
заводта гап-гади мастер булып башлаган
Ирек Сабиров исә бүгенге көндә Еманже-
линск шәһәренен хакимият башлыгы
урынбасары постын били Читтә милли
мәдәниятне күтәрү жинел түгел, шулай да
биредә татарлыкны сакларга, югалтмаска
тырышалар Өлкә “Халыклар дуслыгы"
йортында яшьләр өчен милли ял кичәләре
оештырыла, татар балалары өчен аерым
Яна ел бәйрәмнәре, Сабантуйлар үткәрелә
"Без быел тагар мәктәпләре укучылары-
ның өлкә олимпиадасын үткәрдек,—ди
Ирек Нәгыйм улы,—узган еллар белән ча-
гыштырганда үсеш бар. Ә чын үсешне һәр
гаиләгә, һәркемнен анына даими кереп
торган татар сүзе генә тәэмин итә ала
Шуна да, Чиләбе төбәгендә милли мохит-
ны җанландыру өчен бөтен көчебезне ку-
ярга тырышабыз"
Фәнни эшчәнлегендәге казанышлары
өчен филология фәннәре докторы, профес-
сор, "В Ульянов-Ленин исемендәге Казан
дәүләт университеты югары һөнәри белем
дәүләт мәгариф учреждениесе кафедра
мөдире Хатыйп Йосыф улы Мыннегудокка
"Россия Федерациясенең атказанган фән
эшлеклссе” дигән мактаулы исем бирелде

Реклама