МӘЗӘК ХӘЛЛӘР


Борчылуын белдергән
Якташыбыз—күренекле рәссам, Татарстан Дәүләт флагы авторы, республика-
бызның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Тавил ага Хажиәхмәтов белән дә
очрашкалап торабыз. Анын Николай Ершов урамындагы кин, зур ижат остаханәсендә дә
булганым бар Тавил аганын улы Нияз да “Казан Кремле" музей- тыюлыгынын баш
рәссамы дәрәжәсенә күтәрелде. Торлс конкурсларда катнаша. 2004 елнын жәендә
Президентыбыз каршындагы Геральдика советы ул ижат иткән Сабантуй
символын—кызыл башлы ак сөлге рәсемен раслады Әлеге милли эмблемабыз
Татарстанның авыл, шәһәр районнарына һәм Россиянен милләттәшләребез күпләп
яшәгән илле дүрт төбәгенә җибәрелде
Тавил абый озак еллар “Ялкын” журналы белән хезмәттәшлек итә Һәр сан саен
журнал тышлыгының өченче битендә анын иллюстрацияләре белән бер әкият
урнаштырылып килә. Ничектер, бер сайлау ыгы-зыгысы белән журнал монсыз гына
чыккан. Тавил Гыйниятулла улы шунда
—Әкиятне төшереп калдыргансыз да. ә гонорарын ничек итеп түләрсез икән сон
—дип тирән борчылуын белдереп куйган
Ай янында якты йолдыз
Яңа ел турында сүз чыгуга, ялтыравыклы уенчыклар белән бизәлгән яшел чыршы,
янында Кыш бабай һәм Кар кызы күз алдына килеп баса.
Яшел чыршыны бизәү гадәте ин әүвәл урта гасырларда Германиядә керә 25
декабрь католик дине буенча Раштуа бәйрәме генә түгел. Адәм белән Хаваны искә алу
көне булып та санала Шуна күрә беренче чыршыларны алмалар белән бизәгәннәр Ул
ожмах агачын хәтерләткән Соңрак. XVII гасырда, немецлар чыршыны уенчыклар һәм
янып торган шәмнәр белән матурлыйлар
Күп тә үтми, бизәлгән яшел чыршы Франциягә һәм Англиягә үтеп керә Ә Россиядә
Петр I йортларны чыршы һәм нарат ботаклары белән бизәүне кертсә дә, чыршы
“киендерү" гадәте булмый әле. аны Петербургта яшәүче немецлар Германиядән XIX
гасыр урталарында алып килә.
1916 елда Изге Синод, дошман-немец тәэсире, дип. Раштуа чыршыларын бизәүне
гыя. Совет власте да баштарак бу гадәттә совет халкына чит булган буржуазия тәэсирен
күрә. Әмма 1935 елда Сталин, эшче халык байлар тормышын күз алдына китерә алсын
өчен, нлнен бөтен җирендә дә Яна ел чыршылары бизәүне рөхсәт иткән карар чыгара
Бары тик чыршы очындагы “Вифлеем йолдыэьГн гына биш почмаклы кызыл йолдызга
алыштыралар
Сабадагы үзәк чыршыны бизиләр икән туксанынчы еллар уртасында. Ул
вакыттагы хакимият башлыгы Фәрит Гыйльметдин улы үзенен беренче урынбасарына
болий дигән:
— Нурислам Фәтхуллович. чыршы бизәгәндә ниндидер үзгәреш кертәсе иде бит?'
—Бернинди проблема юк. Фәрит Гыйльмисвич, Йолдыз урынына ай куябыз,— дигән
аксакал.
П0_
Читкә чыгару
Мәскәүгә журналистларның VI корылтаена баргач, без кунакханәнең бер блогына
өчәү—университетның журналистика һәм социология факультеты деканы,
профессор, газетабызның элекке хәбәрчесе Васил Гарифуллин, юл хәрәкәте иминлеге
дәүләт инспекциясенең (ЮХИДИ) "Досье—02” тапшыруларын русча алып баручы
мөхәррир, Казан егете Арслан Ганиев һәм мин урнаштык. Ин яшебез Арслан иде Без
ана башта әллә ни игътибар да итмәгән идек, әмма вакыты житкәч шаккатырды ул
безне...
Съездның икенче көнендә төшке ашка тәнәфес игълан иттеләр. Тиз генә
тукланып чыктым да, бераз ял итәргә дип бүлмәбезгә юнәлдем. Килеп керсәм Арслан
өйлә намазы укыл утыра
—Тәлгат абый, интернет аша бер Мәскәү кызы белән танышкан идек,—дип
сөйләп китте кичен Арслан —Бүген беренче мәртәбә очраштык. Бик тә ошады.
Әти-әниләре дә диндар кешеләр икән, чыгышлары белән Түбән Новгород мишәрләре
Менә шулай итеп, тормыш, яшәеш турында әңгәмәләр кора башладык без.
Арсланның әнисе Әлфия дә журналист, “Молодежь Татарстана” газетасында эшли
икән.
Дуслыгыбыз Казанга кайтканда тагын да ныгыды Хрустальный гусь станциясен
Мәскәү юлын үтүчеләрнең күбесе беләдер Пыяла һәм бәллүр фужерлар, рюмкалар,
тагын әллә нәрсәләр саталар анда. Мина үземнен гәүдәдән әз генә кечкенә булган,
матурлап рәсем ясалган фарфор ваза ошады Башта биш мең сум сорадылар, поезд
китә башлагач, ике менгә бирергә мәжбүр булдылар эшмәкәрләр "Бүтән акчам
юк”,—дип бик нык сатулаштым инде, әлбәттә. Каләмдәшләрем “аһ” итте затлы
сәнгать әсәрен күргәч
Мин аны. купега кергәч, төшеп китмәслек итеп йомшак одеялга бәби кебек итеп
төреп, вагоннын өченче киштәсенә урнаштырдым.
Ярар, төн үтте. Казанга да якынлашабыз Ничек алып чыгарга сон теге
“бәби"не,—дип баш ватып утырдым да:
—Арслан,—дидем —Син минем сумкаларны да алырсын инде вокзал алды
мәйданына кадәр Шунын өчен мин сине машина белән өеңә үк илтеп куярмын, яме.
Берсүзсез ризалашты, әлбәттә, юлдашым. Әйбәт егет бит...
Шактый вакыттан соң Сабага. дөресрәге Лесхозга—Татарстан ЮХИДИе
оештырган картингчыларның республика ярышларына килгән иде ул.
—Мәскәү белән элемтәләр ничек?—дип сорадым.
—Мөнәсәбәтләр житдиләнә бара, озакламый туганлашырбыз, Ходай Тәгалә
боерса —дигән иде ул вакытта
Менә “Татарстан яшьләре" газетасындагы “Казан белән Мәскәүне мәхәббәт
бәйләде" дигән мәкаләгә күзем төште. Танышым Арслан елмаеп тора фотосурәтгә.
Янәшәсендә—акъяулык япкан Зөлфиясе. Бәхетле булсыннар, берүк. Ә үзем текстны
укуны дәвам итәм “. Бәйрәм бер атнаны Мәскәүдә, икенче атнаны Казанда булды.
Тамада әйтмешли, мәҗлескә ике авыл халкы—мәскәүлеләр һәм казанлылар җыелган
иде.
—Мәскәү бездән гел яхшыны тартып ала,—дип шаярды туйдагы бер кыз. ”
Шушы урынга житкәч, нәкъ әлеге дә баягы “тартып алу”, “читкә чыгару” белән
бәйле, совет чорында район хәрби комиссариатында булган хәл исемә кылт итеп
килеп төште. Хезмәткә чакыру комиссиясе бара икән Хирургка да күренәсе булгач,
бирегә анадан тума керәсен инде.
—Энем, бик чибәр дә, спортчы да икәнсең, белемен дә җитәрлек, шулай булгач,
Германиядә хезмәт итәрсең инде,—диде подполковник комиссар.
Бик уңайсызланып, оялып кына басып торучы әлеге егетнең “гөрнәдирдай"
гәүдәсенә, чия кебек алсу иреннәренә, йонлы күкрәгенә, тагын әллә кай төшләренә
япь-яшь сәркатип кыз күз төшереп алды да:
—Бездә гел шулай инде, әдәм рәтле корал булса, чит илгә чыгаралар,—диде.
Галиәкбәр кайтсын
ХӘЛӘЛ көчләре, үз тырышлыклары белән гомер итүче Сөнгатовлар нәселе бар
Олыяз авылында. Шуларнын берсенә—Мәрзия белән Галиәкбәр гаиләсенә тукталыйк
әле Тыйнак һәм гади тормышта биш малай, бер кыз тәрбияләп үстерәләр алар.
Ир-егетләрнен барысы да—Мөнәвир, Рәдиф. Әбүзәр. Шәмсүн. Ил нур армиядә булып.
Ватан алдындагы бурычларын үтәп кайттылар, шәфкать туташы буларак, кызлары
Тәгьзимә дә хәрби учетта тора.
Гаилә башлыгы кайда кушсатар. шунда эшли Көтүен дә көтә. Туры сүзлелеге белән
дә аерылып тора, шуна күрә колхоз җитәкчеләре белән “женнәре килешмәгән"
вакытлары да була Терлекчеләр җыелышында кожан белән резин итек сорый ул
берсендә. Берничә “йомры" сүз дә өсти, әлбәттә
Колхоз рәисе урынбасары Мөхәммәтзакир аганын күнеленә бер дә хуш килми
Галиәкбәрнең бу гамәле. Участковый инспекторга әйтеп, аны өч көнгә таш йорттагы
“кунак йортына” җибәртә. Акчасы киселмәсен диптер инде, көтүгә улы Шәмсүн чыга.
Сыерларнын күбенүеннән куркып, тиешенчә ашатып бетерми яна көтүче Нәтиҗәдә сөт
кими. Бу мәсьәлә иртәнге нәрәттә күтәрелә.
—Олыязда нишләп сөт кимегән'’—дип сорыйлар урынбасардан
— Ни. Фәрит Фәрхетдинеч. Галиәкбәрне өч суткыга жибәрттергән идем Шунадыр
—Закир,—ди рәис,—бүген дә сөт төшсә, райком безне асып куя Анын урынына
үзен барып утырып бетер, Галиәкбәр кайтсын!
Гонорар исәбенә
Саба төбәген үз итүче Туфан ага Миннуллин кендек каны тамган Олы
Мәрәтхужасына кайтса, шау-гөр килеп, ягъни дуфан куптарып кибеткә кереп чыгарга
ярата. Чөнки кибет ул—кечкенә авылнын Мәдәният йорты да. Спорт сарае да. Матбугат
үзәге дә. Шунда кызык хәлләр сөйләнелә, яналыклар ачыклана, хәтта моннан
житмеш-сиксән ел элек булган хатирәләр дә искә атына
Матур итеп исәнләшә драматург якташлары белән, хәл-әхвәлләрен сораша
Шуннан сон читгәрәк басып торган Касыйм бабай юка иреннәрен ерып куя да.
аракыга бик исе китмәсә дә. Казаннан кайткан авылдашына вәкарь белән генә күз
кыса:
—Туфан, энем, куй син хәзер үк безгә бер яртыны!
— Касыйм абый, ничек әле аласы бурычын бар шикелле итеп, приказ биргән
кебегрәк әйтәсең бу сүзеңне?— дип сорый Олы Мәрәтхужанын Габдулла малае
Шуннан Касыйм абзый башлаган фикерен ипләп кенә йомгаклап та куя
—Аласын. Туфан энем, башка хутың юк! Чөнки без монда сөйләгәннәрне син анда
язгалап, хәйран гына акча эшләп ятасын икән бит
Кыскалыкта—осталык
Кайбер язмаларым озынгарак та китә, ахры Нишлисен бит. сөйләр сүз күп. тема
зур. Тагын шунысы бар кызык хәлләр бармактан суырып чыгарылган түгел Барысы да
булган хәлләр. Бик кыска язып, өз сөйләшә торган кешеләр дә бар. билгеле Мәсәлән,
җәмгыятьтә үз-үзен тотышы, галим-голәмәнен тормышын һәм хезмәтен дөрес анлап.
фәнгә керткән шәхси өлеше белән республикада хөрмәт казанган шәхес—Тагар
энциклопедиясе институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Гомәр ага
Сабиржанов сөйләгән иде Самара өлкәсендәге Яна Жүрәй (Гомәр С&лих улынын туган
җире) авылындагы бер кыска вакыйганы
Ике авылдаш җигүле арбада унбиш километр араны сөйләшеп кайталар икән.
— Бу атна базарында он кыйммәт,—дигән юлга кузгалганда Гайнулла абзый
Кайтып җитәбез дигәндә юлдашы җавап биргән
—Әйтмә лә инде
Урыны шушы икән
Авыл кешеләренең канберләрендә бик начар гадәт бар: табак-савыт, идән юган
суларны капка төбенә, яисә асфальтка ук чыгарып түгәләр. Аны бит абзар артындагы
тирескә түксә дә була югыйсә.
Чалт аяз көнне шул юынтык су түгелгән жирдә таеп егыла Хисам ага һәм:
—Радио, урыны белән кыска вакытлы янгыр. дигән иде аны. урыны шушында
икән,—дип китеп бара.
Хушлашу
Сабада Заман Таһирын белмәгән кеше юктыр. Шактый еллар Казан авиация
заводында эшләп. Мәскәү аэропортларына хезмәт күрсәтүдә катнашты ул.
Үзләренең махсус самолетлары белән башкалага еш баргалаган. Берсендә ахирәт
дусты. Саба автотранспорт предприятиесендә автобус шоферы һәм механик булып
эшләгән Рөстәм ага Нәжметдиновны да кодалаган үзләре белән.
Ярар, очкыч тиешле биеклеккә менеп. Мәскәүгә курс алган. Башта тыйнак кына
табын әзерләгәннәр болар. Аннары самолетны "автопилот"ка көйләп куйганнар да.
кызык өчен, әлбәттә, очучы кәнәфиенә Рөстәм Каюм улын утыртып куйганнар.
Кереп чумган ул очучы урынына һәм гомер иткән жәмәгатен күз алдында тотып,
ике генә сүз әйткән:
—Прошай, Рәфыйга!
Сарык булсалар да...
Балтачтагы каләмдәшем Нурулла Галиев егерме елдан артык жирле
радиотапшырулар алып барды Эфирдагы тавышын әле дә булса сагынып телгә
алалар. Аны "Балтач Левитаны" дияләр иде. Нурулланың Сабантуйларны алып баруы
да тарих сәхифәләренә мәңгегә язылып калыр әле.
Радиодан сөйләгәндә телдән-телгә күчеп йөрерлек кызыклы жөмләләре дә китә,
әлбәттә. Терлек азыгы әзерләү чорындагы бер тапшыруда ул болай дигән:
—"Труд", Тимирязев исемендәге. "Кама" хуҗалары рәисләре Чернов. Исрафилов,
Мәхмүтов үзләре сарык (шушы урында “колхозлары" дигән сүзне төшереп калдыра)
булуга карамастан, яфрак азыгы җыйнауны тиешенчә оештырмыйлар.
Сүзнең асылы
Катнаш никахлар турында сүз чыкса, нервы тетрәве кичергәндәй булам. Чөнки
бердәнбер улым Ниязга гел әйтә килдем: “Улым, зинһар, марҗага өйләнә күрмә, без
бит саф татар районында яшибез Гәҗитебез дә русча чыкмый җитмәсә".
Казанга укырга китте малаебыз, һәм озак та үтмәде, котчыкмалы хәл булды. Тал
чыбыгы кебек нәфис гәүдәле, ниндидер сөйкемле чибәр генә кыз җитәкләп кайтты
Саба урта мәктәбенең рус классын тәмамлаган улыбыз. Һәм әйтте:—Әти, киленегез
булыр бу. Исеме Люба. Өйләнмичә булмый. Любаны люблю,—диде дә маңгай чәчен
“көрәп" куйды.
Башта күз яше чыгарып елардай булдык, аннары бик каты каршы килеп карадык
әнисе белән. Ата-анасына бердәнбер кыз булуын белгәч, киеренкелекне тагын да
арттырсак, малайның безгә үпкәләп Любага ияреп китеп барачагын чамалагач,
“немедленно" ризалаштык.
Любабыз Казан педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлеген
тәмамларга җыена икән.
—Татарча бик тиз өйрәнәчәкмен,—диде ул, кечкенә сумкасыннан "Русча-татарча
сүзлек" тә алып күрсәтте.
Баштан көфер уйларны чыгарып ташлап, матур гына яши башладык һәм җиде ел
бер түбә астында тордык. Кода-кодагыйлар да итагатьле, тәртипле, кыскасы, югары
культуралы кешеләр булып чыкты Любабызны үзебез дә. мәктәп коллективында да.
укучылары да яратты Татарчаны тиз арада су кебек “эчә"
башлады. Танылган тележурналист Гөлнара Зиннәтуллина безнен редакциягә һәм
гаиләгә багышлап әзерләгән “Иртә түгел, соң түгел” тапшыруында да катнашты әле
киленебез. Шуннан сон Әнвәр Сәмигуллин (кайсы районнан икәне истә түгел, Мөслим
яклары кебек хәтердә калган) "Шәһри Казан” газетасынын “Кайтаваз" рубрикасына (16
февраль, 2001 ел) мәкалә дә язып җибәргән
“ Күптән түгел Татарстан каналыннан бер тапшыру карарга туры килде. Анда Саба
район газетасында баш мөхәррир булып эшләүче кешенен дә килене безнен милләт
түгел, ягъни катнаш никахта яшиләр, дип сөйләделәр. Казанда туып-үскән кыз татарча
өйрәнгән. Менә дигән итеп интервью бирде Кычкырып татарча шигырьләр укый. Чын
татар кызыннан бер дә аермасы юк. Бу гаиләдә баталар да татарча сөйләшергә
өйрәнәчәк. Бер авыз татарча белмәүче кызнын тел өйрәнүе— бик күиелле күренеш"
Дөрестән дә, Любабыз саф татарча, хәтта “һәм”, “шәһәр”ләрне “һ” хәрефен дөрес
кулланып сөйләвенә үзе сөенеп бетә алмый. Мисалга китерелгән бу язманы газетадан
кисеп алып, альбомына ябыштырып куйган ул. Кайбер вакытта акиенты чыгып куя-
куюын. Әле менә 2004 елны каршылау табынына аларда җыелгач, килен “урдяк” дип
ычкындырды. Бу сүзне беренче класста укучы Гаделебез эләктереп алды да: “Әни-әни,
үрдәкне тагын бер әйт әле”,—дип кабатлады Үзе ята-ята көлгән була.
Гаделгә килсәк, ике телне дә искитмәле белә. Кирәк вакытта “тылмач" ролен үги.
“Дедуля”сы белән “бабуля”сы бар вакытта сөйләшкәндә алар аңларга тиеш булмаган
жомләләрне күзен кыса-кыса татарча сибә, үзләре белән фәкать русча сөйләшә
Люба һәр сүзнен асылын аңларга омтыла Беркөнне эш бүлмәмдә колак салып
утырам Тегеләр телевизордан “Татарстан-Яна гасыр" программасын карыйлар
Ниндидер аңлашылмаган сүз килеп чыкты. Аны ачыклагач, килен малайдан сорап
куйды:
—Нияз, менә ун ел бергә торабыз инде, минем тагын бер аңламаган сүзем калды
бит әле. Әни, ачуы килгәндә әйтә аны
—Нәрсә ди?
—Күт саруын кайнатып йөрмә әле
Исәнләшергә ярыймы?
Редакциянең әдәби хезмәткәрләре генә түгел, техничкалары да үзенчәлекле була
Пенсиягә киткәнче идәнне Әминә апа юган Аны кызы Флера алыштыра Ул
типографиядә 1950 елда эшли башлый. Газета басу машинасын җиделе лампа
яктысында кул белән әйләндерәләр
1956 елда гына электр ярдәме белән эшли башлыйлар Теге лампаны яна гасырга—
2000 елга кадәр саклаган Флера Закировна Матбугат музеебызга бүләк итте ул аны.
Флера апабыз 2001 елда дөнья күргән “Кыз-әбиләр" дигән китапка да керде
Алтмыш җиде яшьтә булса да күзлексез укый, хәтере бик яхшы, атлә кайчангы
вакыйгаларны шул чор кешеләренең нәсел-шәҗәрәләре белән бәйләп-сөйләп җибәрсә,
туктатырмын димә. “Эшеңне калдырдым”,— дип. ашыккан рәвеш ясый аннары
— Исәнләшергә ярыймы?—ди ул берсендә, ике катлы ишекнең уртасында туктап
калып.
—Кер, Флера апа. нишләп алай рөхсәт сорыйсын9—дим.
—Әхмәтшин дигән редактор бар иде,—дип сөйләп китте ул.—бик важный
йомышыгыз булмаса. исәнләшмәгез, фикеремне чуалтасыз.—дия торган иде
Тигез кирәк булмаган
Шәмәрдән бистәсендә яшәп, җырлар, көйләр, шигырьләр, эссе-хикәяләр.
пародияләр, юмористик парчалар, милләтебез язмышына багышланган публицистик
мәкаләләр, лирик трагикомедияләр иҗат итүче. 2004 елда “Тамчы гөл" дигән китабын
да чыгарган Рөстәм Зарипов кызы белән малаена шоколад бүлә икән. Кызы рәхмәт
әйтеп китә. Ә менә малае Раушан тузына, дулый, елый башлый.
—Тип-тигез бүленде ләбаса, ник психланасын алай?—дип сорап куя әтисе.
—Мина тигез кирәк түгел иде шул,—дип лышкылдавын дәвам итә малай.
Йомыркалы чәй
Чәйнең бик кадерле заманнары бар иде. Бигрәк тә тартмасына фил рәсеме төшкән
һинд чәенен Аны Казаннан килгән һәр кунак сорап интектерә иде. Райпо рәисе әмере
белән ун кап чәйне тугыз сум да илле тиенгә алып бирә алсаң, син— әйбәт җитәкче,
коеп куйган редактор! Халкыбызның яраткан җырчысы Фән Вәлиәхмәтов та тикмәгә
генә:
"Туган йортта безне көтәләрдер.
Көткән кеше барда кайткалыйк.
Әти картка—күлмәк, әнкәйгә—шәл.
Күчтәнәчкә тәмле чәй алыйк,—дип җырламыйдыр.
Без бала вакытта чәй генә түгел, тавык күкәе дә бик кадерле иде. Шуны кибеткә
тапшырып чәй-шикәр алдылар әбиләр, аннары әниләр Ә минем яраткан Хәдичә
әбиемнең бикләнә торган агач сандыгында һәрвакыт запасы була иде. Чөнки аңа
Чиләбедәге кызлары Дилбәр. Сәрвәр. Зәйтүнә апалар гел посылка салып тордылар.
Шуна күрә чәй-шикәр. конфет, прәннек, манный, дөге кебек әйберләрдән өзелеп
тормады.
Әтигә, гаилә башлыгына, өчьаяк өстенә куеп манный пешерә дә, безгә—алты
балага өлеш чыгарып, берәр кисәк ипи кисеп, шулар өстенә берәр кашык манный
боткасы ягып бирер иде.
Берсендә, әби чирләп киткәч, авылдагы кызы Бәдәр апа чәй токмачы (кош теле)
пешереп китерде. Мин. яраткан оныгы буларак, әбием белән йоклый идем. “Хәдичә
түти", урлап ашамасын дип, күчтәнәчен ястыгы астына тыкты. Мин. төн буе, кулны
астан әкрен генә тыгып алып, ашап бетерә язганмын “тәмнүшкә"не.
Ә хәзер балаларны ничек үстерәбез, ә?!.
Ашасаң—үсәсен, зур буласың, Айратны җиңәсең!—дип ялынабыз.
Авыз тутырып йомырка ашап утырганны да хәтерләмим. Әй. ялгышам бит.
булгалаган икән
Элек “керәчинкә" дигән ут белән ризык әзерләү бар иде. “Примус”, “керогаз" да
дип йөрттеләр бугай аларны. Сөекле әбиемнен берәр ахирәт дусты килсә, өйнен алгы
өлешендәге әлеге дә баягы теге керосинканы сакларга куялар иде үземне. Мин
кечкенәдән үк югалып кала торган булмаганмын. Яшен тизлеге белән “выжт"
печәнлеккә. Яна гына тавык эченнән “борын төрткән" ике йомырканы оядан
чәлдерәм дә. кашык белән тиз-тиз генә чәйнеккә чумдырам (юып торырга ара юк).
Чәй дә кайный, бер үк вакытта йомырка да пешә. Суның күбекләре күренә башлагач,
теге газиз күкәйләремне карлыган төбенә чыгарып куям да. йөгереп кереп: “Әби. чәен
кайнап чыкты",—дип сөенче алам.
—Рәхмәт, бар бераз уйнап кер. балам,—дип әби ахирәте янына ашыга. Мин тоз
белән ипи дә эләктерәм. Карлыган төбендә тегеләрне сипләп, кабыгын җиргә
күмгәннән сон: “Хәзер менә әйбәт булып китте",—диясе килә. Әмма ул вакытта мин
Һади Такташның “Тәүфыйклы песи"ен укымаган шул әле.
Бераздан әби кунагын озата чыга:
—Чәең бик тәмле булды, ахирәт. Сезнең суыгыз бигрәк тә тәмле шул,—дигән
сүзләр ишетәм. .
Очына-очына сөйләшү
“Хатын-кыз тәүлегенә уртача—7000, ир-ат 2000 сүз сөйли",—дип язган иде
"Татарстан яшьләре" газетасы. Бу мәгълүматның чамага килү-килмәве турында
уйланып ятканда Кави Байкиев исемендәге Икшермә урта мәктәбендә кырык ел
укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән, югары
категорияле тарих укытучысы Фәһим ага Жатәев сөйләгән вакыйга искә төште Ике
хатын биш ел төрмәнен бер камерасында утырганнар- Эч серләрен бүлешкәннәр,
гөрләшкәннәр, елашканнар болар Күнелләре булганчы сөйләшкәннәр. Вакыт күп бит
анда Айлар, еллар үткән Берсенен срогы тулып, икенчесе ярлыкауга эләгеп, иреккә дә
бергә чыкканнар һәм төрмә капкасы төбендә фикерләрен йомгаклап бетерә алмыйча,
тагын биш сәгать очына-очына сөйләшкәннәр
Бүрттермә, дип уйлыйсындыр инде, укучым Булырга да бик мөмкин Мәсәлән.
Сатышта бик күп сөйләшергә ярата торган ике хатын чишмә юлында кара-каршы
очрашканнар да. бөтен дөньяларын онытып, туйганчы рәхәтләнеп сөйләшкәннәр
Шуннан теге суга дип баручы ханым, чишмәдән менә торганына ияреп, буш чиләкләре
белән кайтып та киткән
"Саба мәзәкләре"—ләүкәдә
"Жирлс геройлар үпкәләмиме?—дип сорыйлар миннән.
Дөнья бит. бер дә юк, дип булмый Рәхмәт әйтүчеләр дә бар. Китапка керткән өчен
дәгъва белдерүче юк әле. Гәҗиткә бирсән. бераз кымырҗып алалар Чөнки гәҗит
чыккач, минем "героема" шалтыратып (яки күреп) мыскылларга теләүчеләр,
төрттерүчеләр очраштыргалый. Янәсе сине
Бик үпкәләүчеләр булса, теге ике әбинең сүзләрен китереп күрсәтәм, ачу
сакламаска тәкъдим итәм.
—Мин синен җеназага килмим.—ди икән аларнын берсе
Икенчесе аптырап калмыйча
— И. малай, бигрәк тә үпкәчел инде син. Мин алай ачу сакламыйм Синен җеназаңа
әбизәтельни киләм, Алла Боерса,—дип җавап биргән
Ә инде Саба мәзәкләренең укылышына килсәк, иманым камил, танылган шагыйрь
һәм җәмәгать эшлеклесе Раэил Вәлиев әйтмешли, бөтен татар дөньясына таралып
өлгерделәр алар. Танылган сәясәтче, җәмәгать эшлеклссснен бу фикерен сатирик
язучы Әхәт Сафиуллин "Ватаным Татарстан" газетасында (14 апрель, 2004 ел) болайрак дип
ныгытты:
“Ә Тәлгат Нәҗмиев дигән язучы Язучылар берлегенә "Мин—публицист!" дип
алдалап керде. Гомумән, аны белмәгән кеше юктыр Тормышка гел зәнгәрле-яшелле,
каралы-аклы көлке күзлегеннән карап яши. шуңа күрә анын Саба мәзәкләре һәр
районда үзләренеке итеп кабул ителә ”
Алтын чыккан җирендә кадерле, дип дөрес әйтәләр Саба җирендә бигрәк тә тәмен,
кадерен белеп укыйлар мәзәкләрне Шуны бер мисал белән раслап куйыйм әле.
Ильяс Фәтхстдинов кич буе укыган “Тагын Саба мәзәкләре"н.
—Мунча суынып бетә бит инде Керәсеңме, юкмы?—дип катырак итеп әйткәч,
мыштым гына юкка чыга бу
Бер ике-сәгать үткәч, ис тидеме әллә дип артыннан барсалар
Ильяс Шәрипович. ничек керсә—шул килеш ләүкәдә китап укып утыра икән, имеш

Реклама