АЙ ЙӨЗЕНДӘ АЛТЫН АЛКА...


Килеп җиттем
Дәрьялардан, упкын арасыннан Исән калып чыккан бәхетем,
Тәкатьлегэ, эшле, кадерлегә Днп куелган ошбу тәхетем Җиттем сиңа мең бәлане жинеп,
Егыла-тора атлап, үрмәләп.
Мин ханбикә бүген биләмәмдә,
Баш ияләр гөлләр, чүгәләп.
Килен җиттем, мөлдерәмә туды,
Түм-түгәрәк ямьле яшемә.
Җиккән атым саз, су ерып килде,
Тиргә батты (һәм күз яшемә!)...
Качам, дидем, ташлап бу арбаны (Җен-пәриләр, ахры, төялгән...).
...Ризалаштым тагын:
Бар рәвешем-
Авырлыкка инде көйләнгән...
Тарттым шулай,
Телем тешлән тарттым,
(Каршыгызда—булган нсем-атым!..)
Килеп җиттем бүген, нншалла!
Коелыгыз, җен-нәриләр. җәһәт.
Кузгал, арбам.
Атым, на, алга!
Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА - шагыйрә. "Янгырҗнк". -Сөюемнән мин бер чибәр идем һ 6 китаплар авторы. Казанда яши
...Чоңгылларсыз, киртә-снкэлтәсез Тигез юлдыр, бәлки, алдымда?
...Гомер—дөмбер.
Бөек Ихласлыкка
Менәр юлда, Шагыйрь, абынма!
Атка мәхәббәт турында кыйсса
Шәкүр карак ярлы-ябага малына тимәгән. Аның исеменнән ат урлаган бер төркемгә, искиткеч акыллы атка юлыгып, көтүне иреккә җибәрткән, имеш.
Халык телендәге риваятьләрдән.
...Үрчеделәр заман шэкүрләре— Көтү белән атны урларлар...
Ә Шәкүр ул иң кәттәсен эзли,
Барон аты анда,
Йә паннар!..
...Гамбургка сәфәр чыкмак иде... Ташлап барлык мөһим эшләрен. Карак законнарын бозучының Үзе коймак булды “тешләрен”.
“Мин атларны төсе белән түгел,
Исе белән хәтта аерам.
Беренче кат,—диде, Шәкүр карак— Кеше ышанмас хәлгә тарыгам.
Атларның гел асылларын “чирттем”, Асылларда кодрәт, ялкын бар! Хилафланып куган бу көтүдә Ниндидер сер,
Гайре шаукым бар.
Килгән көннән башлап күзәтәмен Арандагы ярсу Байталны.
№ хуҗасы.
Йә ат үзе изге—
Җибәр, үрдәккәем1, бу малны".
Аратадан чыккач мәгърур Байтал,
Ат патшасы Шәкүр каракка Башын какты...
Аннан кешнәде бер Ат көтүе торган тарафка.
Йөгереп килде Бурлы бия белән Алмачуар сылу колыны.
Әмер булды,
Чыкты алары да...
Чап та кит бит,
Табып юлыңны.
1 Шәкүр Рәхимовның яратып әйтә торган сүзе
Күз яшенә чумган Байтал шунда Ни эшләде диеп, уйлыйсын? Тезләренә чүгеп башын орды. Өйрәтелгән ат дип. торырсын!
Горур башын чөеп, Шәкүрнең ул Күзләренә тутырып карады.
Дозаңны бу тәмам уйга салды:
Ат теленме әллә аңлады?
Сакчыларга тагын ым ясады. “Чыгарыгыз, диде,—
Барсын да!
Рәнҗетсәң, йә әллә ни күрерсең. Кеше акылы бар монысында... Насыйп булса, кайтып җитәрләр шәт. Ара ерак инде ерагын.
...Дөньядагы җиде могҗизаның Берсе кебек булган бу “фат"ның Сере нидә икән?
Белеш әле",—
Диеп, мине юлга чыгарды... һәммә атның исәнлеген күреп. Юлаучыбыз күңелен “тугарды": Мәхәббәт ул әнә шундый була!
Ә кешенең соңгы атына?..
Юк, юк.
Киресенчә, ярдәм кулы суза Ятим-җилне, сырхау бахырга.
Ат җанлы ул.
Сөйгән атларының Алтын-комеш нукта башында. Караклыктан өстен Сөю хисе. Комсызлык чүп Сөю каршында!
Саклый авыл
Кара яз—
Карлы көзгәчә Иген игә авыл халкы. Кунып басуында ята.
Ял итәргә юктай хакы...
Саклап килә ничә гасыр: Өметләрне, хыялларны. Кыйблабызны югалтмаслык Иман, ныклык догаларын.
Акыл, зиһенкәен җыен Уйлаганы фәкать иген. Ипекәйгә табынганга
Илгә ак нурларын сибен. Яшәешне дәвам итеп. Милләтемнең асыл йөзен Киләчәккә, алга илтеп.
Белә яхшы яман чиген.
Шушы авыл саклан килә Кан хәтерен, биеклекне, Тамырлардан җәйрән аккан Татардагы бөеклекне!
Кара яздан карлы көзгә Баш күтәрми тарап кырын. Ымсынмыйча һичнигә Ул Суза һаман
Яшәү җырын!
Ипи пешә
Кичке авыл мичләрендә. Утын яна эчләрендә:
Дөрли генә яркалары. Сикерә ут алкалары, Очып-очып китә шартлап, Бабам тора мичне мактап. Сырхау әбием терелә, Йөзкәеннән нур түгелә... Кинәндереп һәр күңелне, (Мәшәкате дә күңелле),
Бар кайнарлыкны сеңдереп. Ипи пешә—йөзе килеп!
Соңгы чиктә
И, и генә,
И, сез генә.
И, без генә, туганнар! Кан-яшь түгеп Гомер сөрә
Туганнарын җуйганнар.
И, и генә,
И, сез генә,
И, без генә, җаныйлар. Кадерлесен җуйган җаннар Бирчәйгәч тә каныйлар.
И, и генә,
И, сез генә,
И, без генә, якташлар.
Соңгы чиктә Туган җиргә Кайтып ята күп башлар.
Хыялыма уелып
Йөрим кайчак кара коелып, Күңелкәем төшә кыелып. Гомер үтте, яшәп булмады Калын җилкәләргә сыенып.
Йөрим кайчак кара коелып, Бәгырьләрем чыга суелып. Бәйрәм ясый кемдер үзенә, Минем кайгыларда коенып.
Йөрим кайчак кара коелып, Йөгерэм дә... Калам тыелып. Өмет кенә оча гарешкә— Хыял-хисләремә уелып...
Буй җитмәслек җиргә
Ай йөзендә моңсу шәүлә күрдем— Мин үземме?
Әллә өермәм?..
Күңелемне китеп алганның да Кайгы-хәсрәтенә сөенмәм.
Ай йөзендә якты очкын күрдем Шатлыгымнан янам, снбеләм. Яннарыңа очып барыр мәлдә Кире чабам, кире йөгерәм.
Ай йөзендә алтын алка күрдем, Алам диеп, әмма үрелмәм. Үрелепләр буем җитмәслеген. Сүзем үтмәслеген бик беләм...

Реклама