СҮЗ КАДЕРЕ


Әйтер сүзең әйтеп калҗыр
Без —каләм тота алучы һәркем — еш кына кирәксә-кирәкмәсә дә Тукайның “Тәнкыйть —кирәкле шәйдер" дигән гыйбарәсен кабатларга яратабыз, гыйлемлегебезне күрсәтергә теләпме, урынлы-урынсыз кулланырга тырышабыз. Акыллы сүзләр алар. Ә акыллы сүзнең дөньялыкта күп очракта кадере юк Бигрәк тә бүгенгебездә. Иҗатындагы бөтен чүп-чарны коеп, җиз иләктән уздырган Галиҗанәп Сүзне кем генә сөеп кабул итә ди инде? Без бит—даһи, язганнарыбыз — шедевр' Тәнкыйть исә еш кына әнә шул бөеклектән тартып төшерә Авыр була, авырта, каһәре! Хәер, соңгы елларда тәнкыйтьнең асыл мәгънәсе үзгәрде инде. Тоташ мактаудан тора ул хәзер. Әгәр бүгенге тәнкыйть мәкаләләре буенча гына әдәбият хакында фикер йөртсәң, "бәрәкалла, чәчәк атабыз икән!" дип кинәнергә генә кала. Макталган һәр иҗатчы бу очракта рәхәтләр чигеп, авыз суларын кортып. “тәнкыйть —кирәкле шәйдер!" дип сөрән салачак. Бик теләп! Ә бит чынлыкта Тукай, инде 1907 елда ук ни дигән: тәнкыйть итүченең дә кем очрады шул булуы ярамыйдыр. Мөнтәкыйд
(тәнкыйтьче— Ф Б.)булыр өчен, әлбәттә, үзләре дә әдәбият галәмендә күп ат уйнаткан тәҗрибәле вә әхлаклы адәм булуы матлүбтер (таләп ителәдер - Ф. Б .). Юк исә. бер гаразы шәхси (шәхси файда Ф Б ) илә дә тәнкыйть итүчеләр күптер". Әйтерсең, безнең көннәрне күзәтеп яза шагыйрь! Тәнкыйтебезнең һәвәскәр булуына, тешсез, өркәк икәнлегенә борчыла! Шулай да “Казан утлары" журналында икенче ел барган дискуссия Сүз кадеренең җегәре әле кимемәгән икәнлеген раслый. Исән икән әле тәнкыйди сүз! Потенциаль мөмкинлеген җуймаган икән әле! Капма-каршы фикерләр агышы, төрле эчтәлектәге карашлар — тәнкыйтьнең төссез бер күзәнәкле сүз боткасына әйләнеп бетмәвенә ышанычлы дәлил.
Менә, үземне ярым мәҗбүр итеп булса да оптимист ясап кереп киттем әле каләмем артыннан. Нинди кәеф белән барын чыгармындыр аргы якка - нәмәгълүм. Ярар инде, нигә дип алдан фараз кылырга. Соңгы ноктаның ни рәвешле куелуын белгән хәлдә фикер йөртсәң, нәрсәгә дип уйлануларың белән бүлешеп азапланасың ди? Сүз дөньясы —ил ул. Ил —киң ул. Киң дөнья — ача-ача иңләсәң генә дөнья ул.
Бу бәхәс күптән өлгереп килә иде инде. Мәсьәләнең шул рәвешле куелуы да (“Безнең заман герое") сөйләшүнең шактый кырыс, ифрат бәхәсле тонда барачагына ныклы ишарә иде. Күренекле әдәбият галиме Гали ага Халит моннан 40 ел ук тәнкыйтьнең дөрес тонын, психологик дөрес тәэсирен һәм ышандырырлык көчен булдыруның бик әһәмиятле эш икәнлеге хакында язып чыккан иде: “ чын объектив әдәби тәнкыйть язучыга һәм аның иҗатына ышанып, аның әсәре изге ният белән язылган дип караганда гына була ала. Димәк, безнең тәнкыйть кешегә һәм аның эшенә иң элек ышаныч һәм ихтирам белән карау сыйфатына ия булуны үзенә максат итә һәм итәргә тиеш. Тәнкыйтьнең хәзерге әдәби хәрәкәт, заман темасы һәм заман герое кебек үзәк мәсьәләләргә язучылар җәмәгатьчелегенең игътибарын юнәлтә алуы, хәтта шуңа җитәкчелек итүе - аның фәкать тормыш белән аерылмас бәйләнеше нигезендә
генә булырга мөмкин". Бу фикерләр бүген дә тәнкыйди Сүзнең умыртка баганасын тәшкил итәләр. Әдәбият тормыш тәгаме белән ризыкланганда гына сәламәт һәм җитлегеп яши ала. Уңай геройга да бәяләмә - чынбарлыкның үзендә. Тормыш һәм кеше исә туктаусыз хәрәкәттә, үзгәрештә. Бер генә калыпта яши алмын ул. Заман үзгәрә, бәяләмәләр дә бер аспектта гына катып кала алмый "Ничек сурәтләргә сине, замандаш?” дигән фәлсәфи сорау һәр чорда да актуаль һәм үзәк мәсьәлә булды Шулай булды, шулай булачак. Башкача мөмкин түгел. Сүз кадерен генә җуймаска иде...
Дөресен әйткәндә, минем бу дискуссиягә кушыласым килмәгән иде Ничә тапкыр кулыма каләм алып, ничә тапкыр кире куйганымны инде төгәл генә әйтә дә алмыйм Язам, сызам, башлыйм, гаштыйм - Туфан Миңнуллин әйтмешли, әллә ничек кенә “маймыл "ын табып булмый бит. Ә язасы килә! Дөресрәге, күңелдә кайнаган буталчык, анык кына булмаган уй-хисләрне түгеп бер бушанасы килә. Журналда басыла килгән мәкаләләрне игътибар белән укып карыйм. Бер хикмәт чыкмас микән дим Алар да чуар, томанлы фикерләр монда да бихисап Инде бер башлагач, туктап кала алмаячагымны да тоям Керәсе ризык тешеңне сындырып керә дигәндәй, әйтәсе сүзең дә каләмеңне сындырып булса да чыга икән ул. Димәк, мәсьәлә өлгергән, проблема күзгә чекрәеп карап җавап көтә.
Бәхәс болай җанлы гына башланды сыман. Дөрес, көткәннән кайтыш рак булды. әмма беренчеләргә һәрвакыт кыен инде ул Учак кабынсын өчен дә әүвәл ботак-чатак жыяр(а кирәк бит әле. Бер кабынгач, китәр шаять, дигән өмет белән күзэтам язмаларны Бар күңелгә тиеп-тиеп алганнары, бар битараф калдырганнары Татарча язылып та. татарның ни акылына, ни җанына кагылырга сәләтсез, бары тик "нәрсә әйтергә теләде икән соң бу? " дигән сәерсенү уятырга гына сәләтле язмалар да юк түгел
Адәм баласының табигате шундый инде, ул дөньяны танып белү өчен кемнедер юлдаш итеп алырга, аның тормышын, эш-гамәлләрен, уй-кичерешләрен үзенә үрнәк, яисә гыйбрәт игеп алырга тиеш. “Заман герое кем ул?" дигән мәсьәлә әнә шул гормыш үзе тудырган вәзгыятьтән үсеп чыга Көндез чыра яндырып урамнан баручы бер борынгы философ “нишләвең бу?" дип сораучыларга шулай җавап биргән бит: “Кеше эзлим!" Без дә бүген шул халәттә: кеше эзлибез Заман баткагыннан тартып алырлык, караңгылыкта иза килеп адашып, каңгырап йөргән вакытта юл күрсәтерлек герой эзлибез “Болай яшәп булмый бит инде", дигән уй да шушы халәтебезне көчәйтә
Мәгълүм хакыйкать: яңа әдәбият яңа геройдан башлана Соңгы чор (1990-2005) әдәбиятының герое кем икәнен аңлау өчен ин әүвәл иҗат дөньясының эчтәлеген ачу зарур Моның өчен хәзерге вәзгыятькә бәя бирү таләп ителә. Йә. нинди соң син. бүгенгебез?
Абсолют хакыйкатькә дәгъва кылмыйм. Бу мөмкин дә түгел Каләмемнән тамган фикерләрем минем шәхси уйларым, шәхси күзәтүләрем М Мәһднев хаклы:“Шәхес бик сирәк очракта гына объектив була ала Ләкин әдәбият шәхси уйлардан торырга тиеш Югыйсә, автор буларак, мин нигә?" Шулай, бары тик шулай гына. Югыйсә, нәрсәгә дин каләмгә тотынырга ди? Бер ике үзең хөрмәт иткән авторны атарга да. "мин аларның әйткәннәре белән килешәм", дип мөһер сугарга һәм вәссәлам!
Низами сүзләре булса кирәк: "Сәфәргә кузгалган кеше йокыга талса йә баш киемен, яисә инде башның үзен югалтырдыр”. Йокламаска иде бит! Бүрек үзе татарча әйткәндә “чурт с иим”, баш жәлкерәк Йә. ярар ла! Башлагансың икән, туктама инде. М.Әгьлөмов сүзләре искә төшә:
Ахыргача'
Ахыргача барам—
Юк. кагмабы кочне саклар чама.
Чорлар аша хәбәр китерергә Янып егылачак аппар чаба
Томан саргай яшәешебездә кыйбла тапмый изаланган чагыбыз "Болганчык суда балык тоту уңай", дигән халык әйтемедәй, кемнәрдер шуннан файдаланып калырга ниятли акыл өйрәтә, хак юл күрсәтергә вәгъдә итә, үзе артыннан иярергә өнди Шулай күзгә багып саташтыру, буташтыру уенын дәвам итә Акыл сату базары
вәзгыятендә яшибез, нишлисең. Ә базар—базар инде ул. Тукай заманында әйткән бит: "Берсе алдый, шунда берсе алдана" Кызганыч ки. алданучылар күбрәк Рәшит Фәтхерахманов ( "Казан утлары". 2004. 3 сан) мең кат хаклы: “Кеше холкы бу чорда үзенең бөтен яклары белән ачылды түбәнлек, үзең өчен генә яшәү, үз мәнфәгатьләреңне генә кайгырту җәмгыятьтә өстенлек ала башлады, профессиональ үтерүчеләр, дәүләткүләм җинаятьләр чоры бу". Сүз дә юк, бик тә имансыз, буталчык заманда яшибез. "Кыйбласызлык чоры" (рус телендә тагын да төгәлрәк төшенчәсе бар "безвременье") дип атар идем мин аны. Сүз кадерсезләнгән заман. Сүзгә ышаныч кимегән чор. Шәп сүзләрне лозунгларга әйләндереп үтләткәнче тәкърарлагач. нинди кадер-хөрмәт турында фәлсәфә куертырга мөмкин инде. Әнә шуннан фәлсәфә сафсатага әйләнә дә куя инде. Шуңа да мин хәзер "урраГ авазлары белән сугарылган гыйбарәләрне бик кабул итеп бетерә алмыйм. Шул сәбәпле сөйләшүне башлап җибәргән Р Шэрәфиевнең ("Казан утлары", 2004, 1 сан) “Татаркилә!” дигән пафослы бәянына мәгълүм дәрәҗәдә сак карыйм. "Ерактанрак карый белмәгәнебезгә күрә генә әлегәчә аның килүен яки киләчәген абайламый торганбыздыр?"—ди ул бездән бигрәк үзен ышандырырга тырышып Килә инде ул анысы Әнә шулай килә-кнлә килеп терәлдек тә инде без. Каямы? Р Фәтхерахманов атаган "бозыклык реализмьГна.
Әгәр дә без заман героеның нинди булуы турында сөйләшү башлаганбыз икән, иң беренче нәүбәттә сүз кадерен торгызырга тиешбез. Әдәби каһарман сөйләячәк сүз кадерен. Шунсыз әдәбиятка ышаныч һәм ихтирам тәрбияләп булмаячак. Шуңа күрә “укучы бүген китап укымый" дип лаф орулар кысыр хәсрәт кенә ул. Сазлык баткагыннан әвәләнгән сюжетлардан гыйбарәт язмаларны нәрсәгә дип укырга ди? Манкортлар, шовинистлар, зиначылар, җинаятьчеләр тантана иткән вәзгыятьне үзебез дә бар күзәнәкләребез белән күреп, тоеп торабыз, ләбаса. Безгә аны теле-радио тапшырулар көн дими, төн дими өстебезгә коеп торалар Газеталарны ачар хәл юк. шомлы вакыйгалар җаныбызга үрмәләргә керешә. Ә матурлык кайда? һич югында, матурлыкны табуга, күрсәтергә омтылыш кайда? Әйтерләр, әдәбият тормыш чынлыгын чагылдырырга тиеш, диярләр. Ә кем чагылдырмаска тиеш, ди? Язучының төп бурычы тоннель ахырында да яктылык күрә һәм күрсәтә алу, дөм караңгы төндә дә йолдыз җемелдәвен тоя белү түгелмени? Чынлыкта бар бит ул яктылык, әлегә анда барып кына җителмәгән. Йолдызлар да үз урыннарында, тик аларны болыт кына каплаган. Әдәби әсәр бит архив материалларына нигезләнеп язылган фәнни хезмәт, яки бары тик натуралистик, фактографик тасвирлардан гына корылган иҗат җимеше түгел. Реаль җирлектән үсеп чыга торган язучы фантазиясе, автор хыялы сюжет канвасын бизи торган язманы чын әдәби әсәргә әйләндерә горган мөһим хасият ул. Әгәр дә без чынбарлыкны тудырабыз дигән сылтау белән сыер савучы Фатыйма апайны язлы-көзле өстеннән төшмәгән кара халаттан, аягыннан салынмаган резин итекләрдән сурәтләсәк, аның сүз байлыгын чыгымчы сыерларга юнәлтелгән лексиконы аша гына бирсәк—бу кырыс реализм була инде, әйеме? Ә нишләп әле без аны затлы киемнән мәҗлестә матур итеп җырлап утырганда күрергә тиеш түгел? Ә нигә дип безгә аның белән иренә, балаларына сөеп карап, иркә сүзләр белән эндәшкән чакта очрашырга ярамый? Чынбарлыкны бизәү түгел бит бу. Бу — сәнгать, ә сәнгать бер генә төстән тора алмый. Табигатьнең Язы. Җәе, Көзе. Кышы булган кебек кеше гомеренең дә. тормышның да төрле фасыллары була. Кояшта кара таплар барлыгын белүебез белән мактанабыз бит әле. Ә соң ник шыксыз, салкын яңгырлы көзге көндә (укы: бүгенге чынбарлыгыбызда) сары яфракларга сеңеп калган җәй җылылыгын тоя алмыйбыз соң? Алыйк М Мәһдневнең “Без-кырык беренче ел балалары" повестен Дәһшәтле еллар: сугыш афәте, шәхес культының шомлы авазы, ачлык- ялангачлык- барысы хакында да әйтелә анда. Ә вакыйгалар нинди юмор, оптимизм, тормышка, киләчәккә никадәрле өмет һәм ышаныч белән сугарылганнар! Кайта- кайта укылучы, укыган саен кешеләргә, халкына, туган телеңә булган мәхәббәт хисен көчәйтүче бу әсәрне мин татар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре рәтендә атыйм. Язучының "Кеше китә җыры кала" повестенда сугыш чоры татар авылы сурәтләнә. Кан. үлем, ятимлек һәм бетмәс-төкәнмәс ышаныч Соңгысы бөтен афәтләрне якты төсләр белән сугара. Яшәүгә көч бирә, каһәрле язмышка тап булганнарның күңелләренә җан өрә.
Дискуссиядә күтәрелгән мәсьәләләр, соңгы 20 еллар кысасында каралырга тиеш
115
булсалар да. фикерем тагын да ачыграк булсын вчен вакыт чиген киңәйтебрәк алып. Әмирхан Еникинең иң гүзәл әсәрләреннән булган “Матурлык" хикәясенә тукталуны кирәк таптым Эчке матурлыкны күрә һәм күрсәтә алуның гүзәл үрнәге ул әсәр. Искә төшерик әле: мәдрәсәдән җәйге ялга өйләренә кайтучы шәкертләр юлдаш шәриктәшләре Бәдретдиннең өйләренә туктап, чәйләп алырга уйлыйлар Авылдагы иң фәкыйрь йортны күреп бер хәйран калсалар. Бәдретдиннең авыру каһәрләгән әнисен күргәч, алар бөтенләй тетрәнеп китәләр Сөйләүче исеменнән бәян ителүче тасвир чынлап та тетрәнерлек "Аңа күтәрелеп карагач та минем йөрәк әллә нишләп китте. Дөресрәге, яшермичә әйтим, бер чиркану тойгысы йөрәкне өшетеп җибәргәндәй булды, бичара хатынның бөтен битен-күзен кайчандыр кичергән рәхимсез чәчәк зәхмәте тәмам бозып бетергән иде" Эмма бераздан Ананың ни рәвешле улына карап утыруын күргән лирик герой күңелендә башка хисләр ургый башлый: "Ана үзенең шәкерт улына шундый бер бәгырьгә төшәрлек гнрән мәхәббәт белән, бәхет-сөенеч белән сихерләнеп, зреп, мөкиббән китеп карап утыра иде ки. мин хәтта йөрәгем-тәнем белән әллә ничек тетрәнеп куйгандай булдым". Шәкерт күңелендәге чиркану һәм кызгану тойгылары тәмаман таралалар да бетәләр, җан кузгалышында эреп югалалар
Ә инде әсәр ахырында язучы героена кушылып әнә шул эчке гүзәллекне, бөек пакьлекне, ифрат та саф хисләр чолганышыннан туган нәфис образны якларга, сакларга омтыла: Кемгәдер йодрык селкеп, кычкырасым килә ямьсез түгел бит ул. матур, матур Бәдретдиннең әнисе!"
Ана һәм Бала арасындагы мәхәббәт, олуг, изге хисләр, җан җылысы әдипкә шыксыз калыпта якты төсләр ургылышыннан гыйбарәт дөньяны күрергә һәм шуны укучы җанына бөтен барлыгына китереп җиткерергә ярдәм итәләр
Бу Матурлыкны бернинди театр уены да, телевидение дә бар куәтенә беркайчан да китереп җиткерә алмаячак Аны күрергә түгел, ә тоярга кирәк Моны бары тик галиҗәнап Китап кына башкарырга сәләтле. Шуңа да “китап укучылар кими дигән сүзләрне ип иткәч, киләчәк буыннарның нинди гүзәл дөнья, нинди китик, рухи байлык югалтачакларын уйлап, сискәнепләр кнтәм Р.Фәйзуллин моннан берничә ел элек әрнеп, борчылып "Китап гасыры китәме?" дигән мәкаләсе белән чыгыш ясаган иде (“Казанутлары", 2000. / сан) Башлыча, ул анда болан ди: “Китап гасыры үтеп бара. Бу сүзләрне кәгазьгә төшерәм, ә җан бәргәләнә. Кул яза. күңел килешми Э нишлисең. Вакыт Галижәпапләренә каршы чара юк Рн.гасызланып булса .та килешергә гуры килә: гасырыбызның соңгы чирегендә телевидение һәм компьютер системасы информация нространстносыннан басма Китапны шактый кысрыклады да'
Китан дәвере китеп бара Нинди шомлы фараз' Китап сүзе китә һәр басма язма сүзне Корыш тәгъбире итеп санаган заманнар тарихка күчеп бара И н һәр яна китапны зур вакыйга итеп кабул иткән гөнаһсыз, беркатлы чаклар! Сез дә үткәннәрдә генә калырсыз микәнни? Сезне саф. чиста килеш яшь буынга тапшырып кала алмаган <*чсн нинди генә җәзалар көтә икән безне бакыйлыкта? Фанилыктагы кочсезлегебезне чарасызлыгыбызны нинди генә акланулар калыбына төрен бирергә тырышырбыз икән соң? "Кайтмады үч. бетте көч. сынды кылыч шул булды эш: Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым", дигән Тукай заманында әрнеп Керләндек шу г керләнүебез дәвам итә дә итә Р.Фәйзуллин хаклы, мен мәртәбә хаклы тормышыбыл а бәреп кергән яңа технологик чаралар аңыбызны, хисләребезне коточкыч агулавын гаять уңышлы дәвам кылып киләләр Бигрәк тә телевидение. Без үлеи-бстеп америка киноларын карадык, карыйбы» Аңда1 ы баһадир геройларга сокландык Бер коралсыз килеш вьетнам солдатларын олаулап кырын мәһабәт бәдәнле сугышчыларның гамәлләренә бнхуш булдык. Хезер аңлыйбыз да бит: Вьетнамга басып кереп, халкын кол итәргә теләгән “боек" Америка хурлыклы рәвештә тар-мар килеп илдән тмпкәләнеп куылды Мыскылга калды, бичара Бу аның үтенә тигән тарихи вакыйга иде Дөньяның иң алдынг ы техник чаралары белән баштанаяк коралланган держава, грәкыйрь. примитив сугыш әйберләре 1енә бу лг ан илнең бөек патриотизмы каршында җиңелеп мескенлек түбәнлегенең иң гәбенә бәреп төшерелде Хурлык баганасыннан ул инде беркайчан да котыла алмаячак Шуңа күрә аклану ниятеннән ул бер-бер артлы шундый “фнльм-бгхшнклар" төшерә һәм телевидение аркылы ничәмә-ничә канал буенча кон тон шуны бар дөньяга тарата Лиманында Америка экспансиясенә каршы үз самодержлначылык идеологиясен куя алган Советлар Союзының варисы булып калган Россия бу чараларны аеруча тырышын башкара Фәкыйрь агайның
10. .к у. м 10
бай абзый алдында бил бөгеп торуы кебегрәк кызганым хәл инде бу. Нишләтәсең, ашыйсы килә бит. Бәлки, буйсынучанлыкның чиксезлеген күреп, "ипи нормасын” да арттырыр әле. Кыюлыкның, горурлыкның да чиге бар, мескенлекнең—юк Мескен кешенең сүзе дә сүз түгел. Аның мыскал да кадере булмый. Бичара, гаҗиз бәндәнең әйткәнен ишетмиләр дә, тыңламыйлар да. Ни пычагыма ди ул? Мескен хәлгә калган Илнең дә сүзе мескеннәрчә чыга. Әнә шулай бөек шәхесләрне тудырырга тиешле Ил үзе дә герой булудан туктый. Ул хәтта тискәре герой да була алмый. Тискәре герой булу өчен дә шәхес булырга кирәк. Ил кадәр ил шундый хәлгә төшә икән, аның балалары ниндирәк төс-кыяфәттә гомер сөрә? Бу хакта уйлавы куркыныч та, чиркангыч та. Үз-үзеңә бөртек тә хөрмәт калмавы бар, валлаһи
Хәер, Американың басып алу сәясәтен аклаган фильмнарына яшел ут биргән Россиянең хәлен дә аңлап була инде анысы. Аның үзен дә Әфганстанда “интернациональ бурыч” (Ходаем, тагын бурыч! Бурычлы булу мескенлекнең төп сыйфатларыннан инде ул) үтәп йөргән җиреннән сөреп чыгардылар бит. Ә акланырга кирәк. Әнә, бөтен дөнья жандармы булырга омтылган янкилар бүген Гыйракта, Әфганстанда башбаштаклык кылып йөриләр. Россиянең исә Чечен җирендә алып барган сәясәтен халыкка “дөрес” итеп аңлатасы бар. Шуңа да ул чит мәмләкәттән үрнәк алып, сериаллар тудырыпмы-тудыра. Анда үз азатлыклары өчен көрәшүче чечен халкы барысы да террорист, бандит, җинаятьче, ә акча эшләү бәрабәренә шуларны кырып йөрүчеләр — һәммәсе герой икән Уңай герой! Эчтәлеге инде таныш Катнашучылары да шул иске танышлар —рус солдаты киемле, русча сөйләшүче америка яугирләре. Кабахәт сәясәт, җирәнгеч пропаганда. Боларны көн дә күреп, ишетеп торгач, ничек "керләнеп бетмисең” ди инде! Ярый әле, әдипләребез шулар арасында татар вәкилен күреп, шуны каһарман дәрәҗәсенә күтәреп әсәр иҗат итмәделәр Югыйсә, тәҗрибә бар иде бит. 1917 елдан соң совет империясе сәясәтен тормышка ашырып Урта Азиядә үз кардәшләребезгә каршы сугышып йөргән татар бригадасын гына алыйк И, мактандык та инде, горурландык та инде шуларның гамәлләре белән "Татбригада сугышчылары җыры” үзе генә дә ни тора:
Дошманга каршы сугышка,
Ленин чакыргач безне.
Татбригада атка менде,
Сакларга илебезне.
Нинди дошман? Үз азатлыгы хакына яуга күтәрелгән үзбәк, төрекмән, йә таҗик халкымы? Нинди илне сакларга? Йөз меңләгән гөнаһсыз шәһидләр сөякләре өстендә төзелгән канлы империяне сакларгамы? Шулмыни инде безнең “илебез”? Ә без җырлапмы-җырлыйбыз: “Дошманнарның (нинди дошманнар?-тел, дин кардәшләребезме?) җиңдек барын (җиңдекме? тел, дин, кан берлеге ягыннан җиңелдек түгелме?) данлы елларда (бәлки, канлыдыр?)”. Без бит шушы ятлар язган тамашада шамакай ролен уйнап, шундый да фаҗигале елларны данлап җырлап үскән буын. Бездән нинди Дудай батыр яугирләре чыксын ди? Безме Батырша оныклары? Безме Сөембикә варислары? Безме заман геройлары? Оят, билләһи, оят! “Кардәшлеккә чикләр юк”, - дип нәгьрә орган булабыз бит әле. Кардәшлекне чикләүләргә дә чик юк икән, ләбаса! Шуны белеп алган “өлкән туганнар" моны бик оста итеп файдаландылар. Әллә ни ерак китәргә кирәкми: кырым татарларын илләреннән куганда безнең татар сугышчылары да - немец фашистларын гар-мар итүдә батырларча сугышкан гаярь милләттәшләребез дә-актив катнаштылар. “Без хокуксыз халык" дип сылтау табарга була анысы. Тик аклану да мескенлекнең бер сыйфаты инде ул. Шуңа күрә анда тукмыйлар безне, монда тәпәлиләр. Кыйналып куркытылып беткән эт беркайчан да бүрегә каршы барачак җан иясе була алмый. Аның өрүен чүпкә дә санамыйлар. Шуңа да узган гасырның туксанынчы елларында бер кузгалып алган идек тә, югарыдан бармак янагач, бик тиз шиңдек Әз генә нрешелгән мөстәкыйльлек чараларыбызны алып бетерделәр бит инде Зарлана- каргана чигенәбез Болай барсак, чигенер җиребез дә калмый инде. Әнә бүген туграбызны, байрагыбызны бөтенләй алдыру турында сүзләр куера Алырлар да шул, алдырганда сүзсез торгач. Сүзебезнең кадере булмагач, безне кадерсезлиләр дип нигә үпкәләргә? Димәк, без шуңа лаек кавем. Вәссәлам!
Менә бит, сүз кадере турында сөйли башлагач, әллә кайларга кереп кителде Темадан читкә китүемне тоям, буталуымны да сизем Болганчык заманда буталмыйча булмыйдыр да инде ул ' Бер болганмый су да тонмый, болганмый булмый, булмый". дип җырлыйлармы әле? Шулай да бер эзгә төшмичә булмастыр ул һәрхәлдә тырышырга кирәктер.
Язылган кадәрендә төшенкелек рухы өстенлек итсә дә, мин үземне беткән гаҗизгә санамыйм Юк. ни булса да оптимист булып калам әле мин Шулай кирәк, башкача ярамый. Югыйсә Әмма ясалма пафос белән сугарылган, ялган баскан дөньябызда хакыйкать тантана итә дип шәрран ярган ахмак оптимист түгел Югыйсә кайбер мәкаләләрдә чагылган фикерләргә караганда "ниһаять, шәп тормышта яши башладык бит” дигәнрәк хисләр калгандай була Бәхәстә катнашкан И Вәлиулла ("Казан утлары". 2004. 8 сан) заман вәзгыятенә бәя биргәндә шулай яза: “М. Горбачевның Үзгәртеп кору сәясәте башланганнан соң илдә үз-үзеңне үтерү күренеше нык кына кимеде" Кычкырасыларым килде: иптәш әфәнде. Сез кайсы заманда яшисез? Сез әллә океан уртасындагы кеше яшәмәгән утрауда гомер сөреп, дөньядан бөтенләй бихәбөрдәрме? Өзек-төтек килеп ирешкән информацион мәгълүматларга караганда да соңгы 15-20 елда үз-үзенә кул салып мордар китүчеләр саны күрелмәгән дәрәҗәдә арткан икән бит! Сәбәпләре күптер, ләкин, беренче чиратта, кешенең ышанычы бетте җитәкчеләргә, сәясәтчеләргә һәм, нәтиҗәдә, үз-үзенә Яшәү мәгънәсен югалтты адәм баласы Иң аянычы, аны күп афәтләрдән саклый торган Сүз кадере китте Аны аракы, наркотик кебек тилерткечләр кеше җаныннан бәреп чыгардылар
Танылган язучыбыз М Мәһдиев моннан егерме ел элек үк "Бәхилләшү” повестенда бу хакта язып чыккан иде инде. (Дөрес, ул аны тиле-миле көтүче Мөбарәкша аркылы әйттерә, әмма барыбер автор фикере бит инде ул): “ кичә го.зиттә укыдым Берәү яза халыкта эчүчелек фактлары күренә башлады, дн, моның сәбәбе билгеле инде, халыкта акча күбәюдән, ди. Бу бит дөрес түгел Ә гәзитә шуны яза. Менә кеше шулай икегә бүленде гәзитә бер төрле, тормышта —икенче Ике арадагы аерманы аракы белән тигезли башлады кеше Кеше икегә бүлендеме -йә эчә башлый, йә чирли". Мордарлык - шул ук чир инде ул. Куркыныч чир! Аерым кеше өчен генә түгел, җәмгыять, ил күләмендәге чир!
Шунысы да бар. хәзер телевизорның кайсы каналын гына ачма, криминал котырган сериаллар ташкыны аңыңны биләп ала Җинаятьчеләрне эзәрлекләүче "ментлар" уңганнар да. булганнар да. Алар гаделлек сагында торып, һәртөрле бандит, үтерүче, талаучы, хулиганлык кылучы элементларны олавы белән генә эләктереп торалар Алар уңай героймы? Ә нишләп алайса ул изге, гадел гамәлләр тантана итмиләр җинаятьчелек кимеми? Әллә җәмгыять ул элементларны үзе тудырып торамы? Шулай булгач, җәмгыять үзе төп җинаятьче була түгелме соң? Мондый вәзгыятьтә яшәргә мәҗбүр булган гади кешегә башкаларга, тормышка ышаныч саклавы да авырдыр әле ул. Әллә ил җитәкчелеге тәүлек буе шундый криминал сериаллар күрсәтелүенә фатыйха биреп, халыкның начар яшәвен акларга телиме? Ягъни "менә ярдәм итәсе иде до бит. җинаятьчелек котырына, корткыч элементлар ил байлыгын галапмы талыйлар, алар белән көрәшү дә зур чыгымнар таләп итә" Һ.6.. һ б Мин мордарлыкны катгый рәвештә инкарь итем. Акламыйм мин аларны. әмма аңлыйм һәрхәлдә аңларга тырышам
Заманы нинди, әдәбияты да шундый диләр. Соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләрнең исемнәренә генә игътибар итик әле: "Сары йортлар сере” (М Кобиров). "Элмәк". “Төнге юллар" (ТГалиуллаң), "Саташып аткан таң" (Ф Сафин), "Бәйсез этләрне атарга" (Ф.Латыйфа ). "Албастылар” (Г.Гынльчанпв). Канатсыз акчарлаклар" (Ф (мй/мчова). “Могикан" (В Пчачов) "Өермә" (М Малпкова) Санап кына чыгарлыкмы соң аларны' Болары бит әле күләмле проза әсәрләре Ә поэзия белән драматургиягә кереп китсәң Мәкалә дәвамында исемнәр белән генә мавыгып утырырга кала инде андый очракта
Исемнәргә игътибар юнәлтүемнең сәбәбе шул алар сискәндерәләр, шомландыралар Әсәрләрне укымыйча ук инде тоярга мөмкин монда кан. үлем фаҗига, монда кара көч тантанасы, шайтан туе. монда авторның өметсезлек, гаҗизлек белән сугарылган сызлану фәлсәфәсе “Китап күңел үстерә", дип әйтергә яратабыз 1юлай да төшенке күңелләрне никадәр үстерәдер мондый эчтәлек, белмим әмма аның хәзерге тормышыбызга, бүгенге халәтебезгә бик т.» аваздаш булуын беләм Без андагы
гаделсез җәмгыятьнең корбаннары —изелгән, яньчелгән геройларда үзебезнең чалымнарны күрәбез дә. кнчерешләребезне тоябыз да шаклар катып үз-үзебезгә сорау бирәбез: "Йа, Хода, чынлап та безме соң бу? Рухыбызны үтергәннәр бит безнең, кешелегебезне таптаганнар, горурлыгыбызны изгәннәр бит безнең! Җирдә тышкы кабыгыбыз гына калган, шәүләбез генә йөри икән, ләбаса! Кем соң без?" Мондый сорауларга әсәр геройлары җавап бирергә тиеш иде. Алар безгә юл күрсәтергә, сазлыктан чыгарга булышырга тиешләр иде. Ахыр чиктә, юатырга тиешләр иде Үзләре дә чарасыз, гаҗиз булган бу затларны заман герое, үрнәк герой дип атый атабызмы? Юк, алай дип атый алмыйбыз. Ә бит андый каһарман кирәк, үтә дә кирәк бит ул, шайтан алгыры! Җәмгыятьтә тоткан урыннары буенча да, тормышта биләгән позицияләре ягыннан да көчле шәхесләр бар иде бит ул игезәк корбаннарыбыз арасында. Моның типик мисалы—Факил Сафинның “Саташып аткан таң" романындагы Әхмәтсафа Дәүләтьяров образы. Реаль тормыштан алынган бу шәхес давыллы, үтә катлаулы еллар тудырган зур фигураларның —фаҗигале фигураларның берсе. Ул— Татарстанның иң югары җитәкчеләреннән Аңа заман шундый шартлар тудырган иде ки, ул Ходай биргән сәләте, көче, гайрәте, акылы белән, һичшиксез, татар милләтенең лидеры, әйдәп баручыларыннан булырга тиеш иде Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Шамил Усманов, Габделбарый Баттал кебек узаманнар белән иңгә-иң торып хәрәкәт итәргә сәләтле шәхес иде, ләбаса! “Без Бишенче елны бер көнне уяндык таң белән”,—дип Тукай тәкрарлаган милли рух исән иде бит әле! Азатлыкка омтылган башка халыкларның аңлы катлауларына таянырга була иде. Ахыр чиктә, артта утны-суны кичкән яугирләрдән оешкан татбригада бар иде бит. Иде шул. иде Нәтиҗәдә нәрсә булды? Татар лидерлары үзара талашып, баррикаданың ике ягында торып сугышучы төркемнәргә таралдылар да беттеләр. Ачы хакыйкать: “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар" Ашадылар инде, ашадылар Татарны бер-берсенә өстерә-өстерә ашадылар Халыкның тагын бер ачы гыйбарәсе: “Татар башын татар ашар". Таркаулык әллә безнең милли сыйфатыбыз микән соң ул? Шуның аркасында Казан ханлыгы да җимерелгән, тарих безгә 1917 елдан соң бирелгән мөмкинлекләр дә шул сәбәпле тар- мар килгән. Бүген дә шул хәл кабатлана Ятлар бездән “ике татар-өч партия" дип көләләр икән, үпкәләрлегебез юк. Авызың кыек булганга көзгегә нигә үпкәләргә?
Дәүләтьяров — үзе төзегән, ышанган, чын күңелдән хезмәт иткән тираниянең фаҗигале корбаннарыннан берсе булды. Романда ул шул рәвешле бәян ителә дә Әсәрдә үтә гыйбрәтле бер эпизод бар: кыйналган, изелгән Дәүләтьяров төрмә камерасында Шамил Усманов белән очраша. “Ни өчен бу газаплар безгә, безнең ни гаебебез бар?” дигән әрнүле соравына Кызыл Армиянең дивизия комиссары шулай җавап бирә: “Гаепме? Бар анысы. Без революциягә сукырларча ышандык. Без тарихның табигый агышына каршы гамәл кылуда турыдан-туры катнаштык, кан. үле гәүдәләр өстендә яңача тормыш төзергә маташтык. Бу иң зур ахмаклык булган. Мин моны соңрак аңладым, таш капчыкка эләккәч, уйларга вакыт бар менә...”. Ачы хакыйкать! Тоталитар режим идеологиясе белән исәнгерәгән акылның соңарган искә килүе Халкыбызның каһәрле язмышыннан туган тагын бер гыйбарәсе бәгырьне актарып узды: “Татар акылы төштән соң", яки инде “Татар акылы тау менгәч" Соңарган үкенүдән дә авыр нәрсә юктыр бу дөньяда.
Ф Сафин Дәүләтьяровны олы фаҗигале язмышка ия персонаж итеп расларга тырыша. Ул аны кызгана да. укучыны кызгануын уртаклашырга чакыра кебегрәк тәэсир дә кала. Ләкин шәхсән мин үлеп-бетеп кызганулар дөньясына чума алмадым Ф Мнңнуллин заманында татарның зур шәхесе, атаклы язучысы Галимҗан Ибраһимов язмышы турында уйланып болай дигән иде:"Кайчакларда Галимҗан Ибраһимов күз алдына революция солдаты булып түгел, ә бәлки аның корбаны булып килеп баса. Хәзер без аларның барысын да уптым илаһи шәхес культы корбаннары дип йөртәбез. Хәлбуки, термин төгәл түгел...”
Революция солдаты һәм революция корбаны. Бу парадоксаль төшенчәне Дәүләтьяровка карата да кулланырга мөмкин. Системага җаны-тәне белән бирелеп, репрессия машинасының шөрепләре булып хезмәт иткән кешеләр, үтә зур һәм ихлас тырышлык белән, меңләгән-меңләгән гөнаһсыз җаннарның гомерләрен өзүгә булышлык итмәделәрме? Ахыр чиктә, үзләренең фаҗигале язмышларына да алып килмәделәрме? Уйландыра торган хәлләр. Ә мондый затларны заман герое итеп
М9
атый алабызмы соң алай булгач? Мин моңа зур шикләнү белән карыйм Айдар Хәлимнең гаять саллы мәкаләсендә ("Казанутлары ". 2005. /-2 сан)әйтелгән түбәндәге фикере белән килешми мөмкин түгел: "Дәүләтьяров - каһарман, тик ул иненә авыр гыйбрәт төшкән "каһарман" фаҗигаи. чынлап та күздән канлы яшьләр чыгарып, чын мәгънәсендә жднны яшькә сугара, елата, сокландыра, горурландыра. рухны күккә алып менә торган каһарман булып килеп чыга алган булса, ул безнең әдәбиятмын чынлап та яңа флагманы буларак кабул ителгән булыр иде Әлегә ул бары кызгандыра гына ала"
Тоталитар режимның идеологиясен уздыручы рупоры булган, системаның икейөзлелеккә корылган Сүзен халык аңына сеңдерүче, тормышка ашыручы, нәтиҗәдә, үзе дө шул Сүзнен һөҗүме астында сытылган, юкка чыккан Дәүләтьяровларга караганда, җинаятьчел җәмгыятьнең гөнаһсыз корбаннары - саф. чиста күнелле. гаять ярдәмчел, әмма ерткыч мохитның пычрагыннан үзен коткара алмаган Җәүһәрия (М.Маликова "Өермә"), намусына тап төшерми яшәү юлыннан тайпылмаганы өчен кешеләр тарафыннан читкә тибәрелгән, рухи изелүгә дучар ителгән Мәдинә карчык (М Кәби/юв "Сары йортлар сере"). милләтнең каймагы дәрәҗәсенә үсеп җитәргә тиеш булып та. фаҗигале тәкъдир тегермәнендә тарттырылган Сирин (Ф Латыйфн “Ишелеп төшкән бәхет") язмышлары ныграк тетрәндерә мине, күбрәк ачындыра Ә аның шикеллеләр илдә меңләгән-менләгәннәр бит Алар пакь жанлылар. кешеләрне афәттән саклан калырга теләүчеләр, адәм балаларын үзенә суырып алган "Сары йорт"нын нигезен какшатырга теләүчеләр Әмма бу затлар Р.Сибатның Заһидулласы кебек “ялгызаклар", аларда эт өеренә каршы торырлык миллэткүләм коч юк Караңгы төндә дөньяны бер генә мизгелгә яктырта алган нур бөртекләре генә алар Ә безгә аңыбызга килергә, милли рухны тутыклардан чистартырга гасырлар кирәктер Өердән чыгарга омтылу да фаҗигаләр белән уратылган чөнки “бәйсез этләрне агалар
Хәзерге әдәбиятны күздән кичергәч, шул аңлашыла заман җинаятьчеләр, фахишәләр, имансызлар, икейөзлеләр, умырткасызлар, манкортлар. кабахәтләр, намуссызлар заманы икән. Бу “гаскәрнең" башында торучы янарал Явызлык икән Димәк, заман герое ул Кара Көч булып чыга инде Ә бу өергә каршы чыгарга теләүчеләр ялгызаклар, сәерләр.сыек буынлылар икән Алайса, ни көтә соң безне? В Имамоннын йорт түбәсеннән аска ташланып гомерен чикләгән Вәлит, үз биленә ияр салдырмаган өчен әрәм ителгән аты Могикан язмышларымы? ("Могикан" повесте) Сүз дә юк. татар белән ат бер-берсенә береккән җаннар инде алар Америка әдибе Фенимор Купер романындагы Чингачкук могикан кабиләсенең соңгы вәкиле Могикан язмышы татар язмышы буламыни инде? Ирексездән. Г Мсхакыйның “Инкыйраз. " ындагы Җәгъфәр хәтергә килә
Күңелсез нәтиҗә. Әмма нишләмәк кирәк Р.Шәрәфиев белән ничек килешмисең ди инде “Берөзлексез үзебезнең авыр язмышыбызда казыну, чиребезне ачык күрсәтеп тә. ана дәва эзләмәү безгә рух көче өстәми, әдәбият исә. гасырдан гасырга сүнгән йолдызлар, канатсыз акчарлаклар, өзелгән өметләр, бәхетсез егет һәм бичара кызлар, “атылган кош. адаштырган птәй, үткәннәргә мәэюс карый" торган мескеннәр хакында кинәнеп, тәм табып яза. милләткә инкыйраз юрый Димәк, әдипләребез бүгенге баткаклыктан чыгу юлын күрмиләр, алгарак каран, .тз булса да тан яктылыгын күрергә җөрьәт итмиләр, системадан көчлерәк, ана каршы чыгарлык, милләтне уятырлык, аны әйдәрлек Сүз әйтер каһарманнарны таба алмыйлар Әдипларебезнен соңгы елларда тарихка күбрәк мөрәҗәгать итүләре шуның белән дә аңлатыладыр Ерак үткәндәге “мин әйттем!" дип сүзен өзеп салырлык тарихи шәхесләрне, кодрәтле затларны мәйданга чыгару герой эзләүнең төп хасияте инде ул Янә бер мөһим сәбәп чын. тарихи үткәнеңне белми торып, бүгенгеңне дә аңлап булмый, киләчәгеңне фаразлау мөмкин түгел Әдәбият киләчәктә дә шул төи ике тармак буенча хәрәкәт итәрдер сыман бүгенгенең шыксыз картинасын сурәтләү, үткәннең данлы да, шанлы да, канлы да булган вакыйгаларын тасвирлау
Тарнхган гыйбрәт алу кирәк. бик кирәк безгә Ләкин заман пычраклыгын аклау өчен үткәннәрне гаепләү, бакыйлыкка күчкәннәрнең рухын каһәрләү хисабына түгел' Бездә андый тенденңня дә сизелә хәзер Ыбыр-чыбыр сөйләүләргә, язмаларга ис тә китмәс иде (ахмак ни сөйләмәс?), әмма ШУШЫНДЫЙ ук мөнәсәбәт мәгълүм затларның чыгышларында да күрен гәләгәч. снскәнепләр куйдым Биредә Айдар Хәлимнең "Казан утлары" (1-2 саннар) журналында ДИСКУССИЯ уңае белән язылып басылган
"Сез беләмсез кая барганны?" исемле күләмле, саллы мәкаләсен күздә тотам Алдан ук әйтеп куям, максатым мөхтәрәм шәхесебезнең мәкаләсен анализлау түгел. Моның өчен аерым сөйләшү, фикерләшү сорала. Ниятем шагыйрь, публицист, көрәшче- милләтпәрвәрнең ачыну, әрнү белән язылган, бәгырьләрне актарып ташлаган, йокымсыраган татарны уятырлык ялкынлы фикерләре турында гәп куерту да түгел. Мактау, соклану хисләремне дә читкә тибәрәм — авторның аңа мохтаҗлыгы юк. Мин аның күңелгә тигән, кәефне кырган кайбер карашлары белән бәхәсләшергә телим. Язучыны ихтирам иткәнем өчен бәхәсләшергә телим Хөрмәт итмәгән кеше белән вакланып бәхәсләшеп тә маташмыйм мин.
Димәк, бәхәсләшергә рөхсәт итегез!
Айдар Хәлимнең язмасын укып чыккач та күңелгә килгән беренче уй: шәп язылган, зәһәр язылган, үтеңне сытарлык итеп язылган! Дискуссия менә шундыйрак мәкалә белән башланган булса, сөйләшү дә башкачарак накалда барыр иде Хәер, ялгышам, язма үзе дә башка чыгышларга анализ ясау, бәя бирү рәвешендә дөньяга килгән бит Мәкалә белән танышкач, баш миендә шыткан икенче уй: монда хәлләр! Булган бу. агач мәчет өстендә таш манара сыман булган
Язманың зур гына өлешен Мансур Вәли-Барҗылының журналда басылган ( Казанутлары2004. 6сан) мәкаләсенә мөнәсәбәт биләп тора. Фикерем шул хакта. Айдар әфәнде мәкалә башында “минем үземне һәм барчабызны. беркемнең дә шәхесен кимсетмичә, тәнкыйтьлисем, каезлыйсым килеп китә", — дип итагать күрсәтсә дә. бәяләү барышында бу бик үк сакланмый. һәм сөйләшү объектив бәя бирүдән бигрәк, шәхси мөнәсәбәтләр аспектына күчә бара сымаграк тәэсир калдыра. Хәер, бәлки ялгышамдыр Нәрсә охшамый соң Айдар Хәлимгә Мансур Вәли-Барҗылы мәкаләсендә? Күп нәрсәләр охшамый. Килешергә була автор белән, килешмәскә була. Шәхси уйланулар абсолют хакыйкатькә дәгъва кылмыйлар бит инде! Сәерсендергәне шул булды. А. Хәлим М.Вәли-Барҗылыны "Соңгы елларда шактый серле, шактый томанлы, шактый “экзистенциаль марҗаизм" белән сугарылган хикәяләр язу белән мавыгучы" дип, аның проза иҗатына тибеп уза. Татарча әйткәндә “причум" монда тәнкыйть мәкаләсе? Инде фикер әйтелгән икән, аны исбатларга да кирәктер бит? Бу инде тәнкыйть итү түгел, ә бәйләнү, каныгу дип атала.
Фикерем читкә китмәсен өчен үземне әрнеткән, ачындырган бер мәсьәләгә дикъкатемне юнәлтим әле. М. Вәли-Барҗылы мәкаләсендә шундый юллар бар: "Герой исеме ул. һичшиксез, зур батырлык, зур фидакарьлек белән бәйле. Ә батырлык, фидакарьлек дигәндә минем күңелгә иң баштан сугыш елларыннан Шакирҗан Мөхәммәтҗанов, Газинур Гафиятуллин кебекләр, сиксәненче еллар армиясе тормышыннан Рифкать Миргазизов сыман асыл, кыю егетләр килә" Менә шушы фикергә кубарылып ташлана да инде Айдар Хәлим. Уй сөрешенә караганда "чит мәнфәгатьләр хакына яңа империаль сугышка" керү “коллыкка төшерелгән милләт” өчен мәгънәсезлек икән. Тукта, бу нәрсә? Татарларның Бөек Ватан сугышында катнашуы — ахмаклык дигән сүзме соң бу? Карале, кызык кына килеп чыга бит. Сугыш башлангач, татар егетләренә җыелырга да әйтергә кирәк булган икән: без бу яуда катнашмыйбыз, чөнки без кол ителгән халык вәкилләре. Шәп бит? Швейцария сыман илләр кебек нейтралитет игълан итәргә дә, үз эш-мәшәкатең белән тик йөрергә. Күпме егетләребез исән калыр иде. әйеме? Мөгънәсезлекнең чиге юк аның. Әнә, хәзерге яшьләр арасында шундый сүзләрне ишетергә мөмкин: әгәр Германия җиңгән булса, без шәп яшәгән булыр идек. Мөстәкыйль дә булыр идек, өстәлебездә арзанлы "Бавария" сырасы да торыр иде Заман фәлсәфәсе, замана балалары, нишлисең... Әмма милләтнең асыл улы Айдар Хәлим ни ди бит: " капланганнармы әле алар пулеметлар авызына? Капланса, кайчан, кайда, кем, ничек, ни өчен, нинди хозурлыклар өчен бирелгән бу мәгънәсез корбаннар?" Бу-Җиңүнең 60 еллыгын билгеләп үтәргә, күз яшьле тантанага әзерлек барган көннәрдә әйтелгән сүзләр. Бу —бүген бик аз калган фронтовикларыбызның җанына яңа яралар өстәүгә, үлгәннәрнең рухын рәнҗетүгә тиң гамәл.
Мин — фронтовик улы. Шөкер, әтием исән-сау. Бик сугыш турында сөйләргә яратмый. Үзем дә аз сораштырам инде. Бер нәрсәгә гаҗәпләнә идем: пиджагыннан орденын төшермәгән әти, Казанга РКБ га (Республика клиник больницасы) килгәндә һәрвакыт шуны салып куя. Күптән түгел район газетасында аның хакында чыккан мәкаләне укыгач кына белдем: врачка чиратта торганда әллә нинди сүзләр ишетүдән
гарьләнгән, күңеле кайткан булган икән Кабахәт сүз җанын каһәрләгән икән Ә фронтовиклар адресына бозык сүзләр юнәлә дә юнәлә Ходай миңа күпме гомер биргәндер, әмма насыйп булган кадәресендә мин мондый черек, пычрак карашлар белән көрәшәчәкмен Аяусыз! Ачыктан-ачык!
Айдар Хәлимнең мантыйгын да аңлавы кыен Гафиятуллиннарны ахмак үлем белән гомерен очлаган адәм затлар дип санасын да ди инде, алайса, нигә Җиңү байрагын Рейхстаг түбәсенә Егоров белән Кантариядән бер тәүлек диярлек алдан кадаган Гази Заһитовның танылмавына хәсрәтләнә? Гафиятуллнн да. Заһитов та бер армия солдатлары, ләбаса, бер үк максат хакына утка кергән ил уллары' Кайда монда мантыйк?
Ә нигә А.Хәлим М.Вәли-Барҗылынын менә бу фикеренә игътибар итми? “Әнә шул изге көрәш вакытында Газинур да. Шакирҗан да үз иптәшләренең гомерен саклап калу, алар исән калсын өчен газиз тормышларын корбан итәләр". Нәрсә, альтруизм дигән бөек гуманистик көч татар өчен хас түгелмени9 Башкаларның гомере хисабына үзеңне корбан итү Менә бит тәнкыйтьченең төп фикере кайда’
Иптәшләренең, сугышчан дусларының гомерен саклап кату өчен үлемгә барган Газинурны "Кызыл армиянең кирза итеге” дип мыскыл итүне бәяләргә мин татар телендә сүз танмадым "Бер гомерне саклап калган кеше бөтен галәмне дә коткарыр" дигән борынгылар Тарихыбыздагы Сөембикэ-ханбикә. Кол Шәриф шундый затлардан түгел иделәрмени? Янә мисаллармы9 Г Ибраһнмовның "Диңгездә" хикәясен хәтерлик Хикәяләүче Насыйр картның бабатарыннан берсе Гаптулла хаҗи утырган корабны гаять зур балык тота Ул корбан сорый икән Шобага Гаптулла хаҗига чыга Аны кәфенләп, тере көенчә суга ташлагач кына кораб урыныннан кузгала
Мәйданнарда мөстәкыйльлек хакына ач тора-тора гомерен чикләгән татарның олуг шагыйре Рәшит Әхмәтҗанов иҗатына мөрәҗәгать итик:
Таныдым Теге давыл бу.
Нигезгә бәрә! Димәк.
Ул тынсын очен упкынга Корбан бирергә кирәк Тон җитте Чират—минеке Суырып алыр агым һәм булыр упкыннан чыгып Башны калкыткан чагым
Соңгы күренү булыр ул.
Соңгы үрелүләрем.—
Батармын туганнарымның Озайтып гомерләрен
Биредә шәрехләүләр артык дип беләм.
Сүз кадере бетеп барган заманда яшибез Бу вакытта нәкъ менә хакыйкатьне кыйбла итеп алган иҗат үрнәкләренә, төпле өйрәнүләргә һәм өйрәтүләргә ихтыяж бермә-бер арга да инде. Адәм баласының тормышта тоткан кыйбласы булырга тиеш Безнең ата-бабаларыбыз Коръәнне һәм хәдисләрне яшәешнең төп кануны итеп таныганнар, шуның белән татар халкын милләт буларак юкка чыгудан саклап кала алганнар Безгә бүген Исхакый кисәткән коточкыч ннкыйраз афәте яный Шуңа мин вакыт сынавын узган галиҗәнап Сүзгә табынам Сүз кадерен югалтмыйсы иде’
Сүз кадерен белгән геройны саклан калу безнең уртак бурычыбыздыр

Реклама