Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯКТЫРТМАКЧЫ БУЛСАҢ ХАЛЫК КҮҢЕЛЕН


ГАЗӘЛЛӘР
Коръән, бел. хаклык үрнәге—бердәнбер, Раббым мәңгелек нурына төргәндер...
Дәгъва кылып дөньясына, малына. Тәкәбберләр инкарь итеп, көлгәндер.
Санламый бер хәдис, аять, сүрәсен, Мин-минлеген фәкать алга сөргәндер.
Кодрәте зур: гыйбрәтләр ал. и Мирза, Кайсы кайда ни газаплар күргәндер.
Рәхмәте киң: ярлыканып меңнәре.
Тәүбә кылып, Хак юлына кергәндер.
Яралган җан—хозурында бер Хакның, Фани дөнья—саваплар өченгәдер?!.
Үтеп бара заман, тузган чал чәче,
Таныйм аны: ул бит бабам яшьтәше.
Салкын көздә бергә килделәр җиргә... Җирдә купты канлы җәнҗал—җир өчен...
Аямады кардәш, кавем бер-берсен,
Кот, иманы чыгып качты—җен эше?..
Ана улны, ата кызны белмәде: Көпә-көндез кылынды бар төн эше.
Мөхәммәт МИРЗА (1953) шагыйрь. "Турайгыр"Киек каз юлында " һ. б. китаплар авторы. Казанда яши
Үтеп бара заман, йөзе йөз яра: Ватып кергән кардәшенең теш эзе...
Яфрак ябар, чирәм басар эзләрен... Тик хәтердән чыкмас кара кан исе...
Актарасын: һәр битеннән батыр чыга...
Алтын дисең, көмеш дисең бакыр чыга...
Катламнарда казындисәң, янган шәһәр. Сынган кылыч, киселгән баш сабыр, чыда!..
Таш кыяда, мәгарәдә тамга-сыннар,— Асылына төшенгәнчә акыл чыга...
Тузга язган, уйган ташка елъязмачы.
Бәхәс, ызгыш куптарасын уйламыйча...
Дәгьва кыла, гауга кпра галим шаман. Күрәзәче, сихерче һәм багучыга.
Хаҗәте ни, дан-шөһрәте кисекбашның... Тарих кизәк, кагылдисәң исе чыга...
Килгәнсең дә төпләнгәнсең бу якта. Ризалык та сорамый бездән хәтта...
Чир үтсә дә. гадәт кала диләрме, Эр-җанҗалсыз тормыйсын бер сәгать тә.
Көнче дисен, мескен дисең халыкны. Телисенме булуын шул халәттә?
Юләр, дигән саен акыл артмый ул, Сүзләмәктә булыйк әле әдәптә...
Туганына тапмаган бер җылы сүз.
Үзе кала мескен үк кыяфәттә...
Яктыртмакчы булсаң халык күңелен. Якынай һәм бул олы мәхәббәттә!
Әйына сахна. айина. Сибелеп кам еиар
Р Ф,«Й|ҮПИН
Җир тоташ бер сәхнә, тора әйләнеп. Күренешләр бер-беренә бәйләнеп.
Суырылып килеп керә сәхнәгә
Котып, чүлләр... көз. кыш. язы. җәйләре.
Алышына ничек моң. зар тамаша. Төсләр, хисләрдән китә баш әйләнеп.
Уенчылар—патша, ханнар, вәзирләр, Җарияләр, коллар кала шәйләнеп...
Бәрелешә холык, акыл, ихтыяр,
Сөю—мәкер, сагыш—нәфрәт, хәйлә бит...
Күкләр хөкемендә бөтен тамаша... Тукталмасын, мәңге торсын әйләнеп!..
Газәл—гүзәллек бакчасы, уз, сылу: Гөлләр сәламли, кулларың суз, сылу;
Сафлыкка чумган мең төсле манзара Чакырып тора, икеләнмә—уз. сылу;
Тиңнәрең бар да: сызылган җәя каш, Иреннәр—ачылган бөре, бүз сылу:
Тик тәкъдирдән кем дә кнтәлми качып. Көнчеләр күзе көйдерер—түз, сылу;
Мәрхабәдән бер адымда—мәсхәрә. Зинһар үзеңә бул колак-күз, сылу...
Тиңе юк бәхет—сафлык һәм матурлык... Газәл—гүзәлләр бакчасы, уз, сылу!..
Кыска шигырьләр
Бер Хакның ихтыярында:
Мәңгелек тәгәрмәчендә—
Читлектәге тиен кебек!—
Әйләнеп тора Кояш. Җир...
...Туктап калмасын берүк!..
Үч кодрәте аң-зиһенне томаласа, Асыл затлар басылыр, йә асылыр... Мисал дисәң—күз алдына килеп баса Утыз җиденчесе үткән гасырның...
Күңеле каты кителгәнме... Кызып ташлап кителгәнме?.. Шуңа җиде ят җирләрдә, Зәһәрдән-зәһәр җилләрдә Гомеркәйләр ителгәнме?..
Моң
Җаннан бүленгән халәт—моң, Җаннарга җитәр өчен. Җырга-көйгә әверелеп, Галәмгә китәр өчен...
/Канымны тыңлан кара да. Моңлан әле. н кешем: Донья фани. Моңлы мизгел Мәңгелекнең бер төше...
Уеңда ни. гамәлеңдә, Каләмеңнән ни тама? Барлап, белеп тора галәм Бер кыенлык юк аңа...
Беркем берни белмәс, димә. Беркем берни күрмәс, димә... Кемдер белеп, күреп торыр: Каптырырга кармагына Форсат кына котеп торыр...
Гөнаһлардан арала. Бер Ходам. Нәсел ыру, бала-чаганы... Сакланганны саклаганын беләм. Белә торып.
Онытып жибәрәм шул чаманы...
Кояш бер генә...
Күпме балкысаң да Син тиң түгел кояшка... (Ул да оялып, кызарып. Офык артына кача...) Ай бер генә...
Ул да: бер тула.
Бер кечерәя бетә... Кеше булуга ни җитә?
Көмешкә бактым күрдем үәемне. Алтынга бактым күрдем үземне... Күз алмаңа бактым Күзләрем камашты...
Шул көннән белештермим үземне...
ҮР
Үр тәүге корылма, димме? Тоткарлаган үтә җилне.
Борын ташып аккан суны.
Поткан төзәп аткан >кны...
Эле язлар төшкә генә керә. Хөкем итә кырлач салкыны. Боз-ныяла эчендә тал-бөре. ()ме гсмнсң кузы ялкыны...
4. .