Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҮТТЕ ГОМЕРЛӘР


ХИКӘЯЛӘР. ПАРЧАЛАР
ГАРМУН БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ
Гармуным минем! Ә син бүген үзеңә илле яшь тулганын беләсеңме? Әтием сине мина биш яшь тулган көнне юбилеема бүләк итеп "Үземә алып бирмәделәр, мә, улым, уйна!"— дигән иде. Менә хәзер сиңа илле яшь, миңа илле биш. Үтте гомерләр Әйдә, билгеләп үтәбезме?! Эндәшмисең. Син гел эндәшмәдең, моңландың гына Шул эндәшмәвен белән акыллы булып калдын, ә мин жүләр- лыгырдык Хәмзин, һәрвакыт дөресен сөйләп, туры әйткән гуганына ярамаган, дигәндәй, бернәрсәсез калдым. Болай барса, пенсия дә бирмәсләр Властька тегеләр кайтса гына инде
Билгеле, синен Кирам Сатиев кулында уйналасың килгәндер инде, теге атказанган артистны әйтәм, яки Гран-при алган Рөстәм Вәлиев кулында. Ну, килеп чыкмады Болтун Хәмзингә эләктен. Шулай да без үз эшебезне эшләдек. Авылдашлар: "Син булганда авылыбыз моңга күмелеп тора иде",— диләр. Иренми идек без синен белән урамнар әйләнергә. Ул Сабантуйлар! Ул яшьләр уенында ярыштырып биетүләр Печән өстендә тургай моңнарына кушылып сайрауларын! Беренче мәхәббәт! Сөйгән кызларымны, йөрәк сагышларымны син генә беләсең, гармуным минем!
Бергә булган кичләр.
Без кичергән хисләр
Хәтерләтә монсу кояш баешын.
Капка төпләрендә.
Тамды күкрәгемә
Ачы күз яшьләрен, калды сагышын.
Әй типтерә идек тә инде яшь чакта! Ул "Чарльстон”, “Твистларны”.
Джон в Америке родилея.
Джон в Америке и рос.
Джон в Америке женилея,
Джон в Америке подох...
Армиягә дә бергә киттек. Сынатмадык. Урысларны чәчтереп кенә ыргыта идек җырлап. Тавыш бар.
Путь далек у нас с тобою
Веселей, солдат, гляди!
Вьется. вьетея
Армиядән кайткач, байтак кына буйдак булып йорергә туры килде. Разьве синен
белән өйләнеп була?' Гел кочактан төшмисен бит син' Авылдагы Фәхразый кызы Нурдидә бөтен кеше алдында рисвай итеп "Гармунына гына өйләнерсен инде, карт алаша",— диде.
Әти гармун алып бирсә дә үзе: "Артист булма'"— дигән иде Булынды шул. минем үземнен дә ният юк иде Әлфия Авзалованын кечкенә чагымда башымнан сыйпап үтүеме, әллә Илһам Шакировнын студент чагымда әйткән жылы сүзе мине шушы сәхнәләрдә тинтерәтеп йөртә инде Гомерем булса, шулар янына басып гармунда уйнармын дигән идем. Бәлки синен дә хыялын шундый булгандыр Их. булмады шул. булмады' Кирамнар. Рөстәмнәр. Рамилләр булып булмады
Сөйгән кызлар күп иде минем Беләсен син аларны Казанга килгәч танышкан Ранияне дә синен белән саташып йөрүем куркытты ахрысы, ун ел да йөрмәдек "Гармунына сәлам әйт!”— диде дә. кияүгә ычкынды
Хәзер. Аллага шөкер, өйләндем, балатар да бар Рания дә күренгәли. чатын да канәгать. Җырлар язабыз Әле беркөн анылдан теге Нурдидә шылтырата: "Кил син, кил син. үзен кил ' дигән жырынны син кемгә багышлап яздын’" — ди “Сина!” — мәйтәм Жылады да җибәрде Рания дә сорады кемгә яздын дип “Сина”,— дидем. Хатынга да Җылыйлар.
Менә шулай, дустым гармун! Музыканын көче зур анын Миннән башка сине мактамаслар, мактыйм әле үзеннс һәм туган көнен хөрмәтенә сина “Алмазнын халык гармуны" дигән мактаулы исем бирәм Мәнгс яшә. күиелләрне шатландыр, гармуным минем, яшьлек юлдашым!
КАЙДА СИН. ХӘМЗИН?
Кемгә ничек, җәмәгать, без гастрольгә чыкканда Хәмзин очраса юл унмьги Бер вакыт Пермьгә киттек. Ул җәфаланулар көн салкын, һава юеш. ач-ялангач Килеп төштек, ни каршы алучы, ни куып җибәрүче юк Телевизорда скрипка да скрипка, скрипка да скрипка Брежнев үлгән икән. Биш көн яттык, ятмый нишлисен, күммичә концерт куйдыртмыйлар
Күп тә үтмәде, гастрольгә Оренбургка юнәлдек Качып кына китеп барадыр идек, кайларлан тагын шул Хәмзин очрады Ни калган сон ана вок залларда ’ Киттек инде, билет алынган Ул җәфаланулар салкын, юеш, ач-ялангач. Ни каршы алучы, ни куып җибәрүче юк Тслеви юрда скрипка да скрипка, скрипка да скрипка телем-телем телә үзәкне Ни-нәрсәгә юрарга моны, дисәк-Андропов үлгән икән Биш көн ятгык. ятмый нишлисен. Күммичә концерт куйдыртмыйлар Ярын, монысы да шулай узды.
Кайтып бераз хәл алгач, тагын гастрольләргә китәргә йөрибез Иртәгә китәбез, дигән көнне Хәмзин очрады Бармадык. Ничек барасын инде, күрәләтә Китәсе көнне ни күрик. Хәмзин тслеви зорда-сурәте генә Алайса, бернәрсә лә булмас дин. Чнләбегә ычкындык Ул җәфаланулар салкын, юеш. ач-ялангач Ни каршы алучы Телевизорда скрипка да скрипка Чсрнснко үлгән икән Биш кон яттык Ну бу Хәмзинне!
Тагын шулай Ижауга барырга кирәк булды Бер кон качып йөрибез, икс көн- юк Хәмзин Ниһаять, поездга утырыр алдыннан сонгы тапкыр вокзалга морожный алырга керсәк. Хәмзин чыгыгг килә
Билет алынган, акча түләнгән. Гел начар булмас әле либез Ул җәфаланулар Килеп төштек Телевизорда балет та балет, скрипка да скрипка Чыдасын гына үзәк! ГКЧП икән Переворот Өч көн яттык Ятмый нишлисен’ Уен эш гүгел Тынычланмыйча концерт куйдыртмыйлар
С онгы вакытларда, никтер, очрамый әлс Хәмзин Гастрольләр дә юк Акча да Очраса ярап горыр иде Түзәр идек әлс дүрт-биш көнгә, айлар буе зәр идек «>й Хәмзин. син кайда? Иртәгә Мәскәүгә китәбез Чык әлс каршыга. пажадысты' Ялындырма инде, ялындырма. Хәмзин! Иртәгә Мәскәү поездына кил. иркенләп озат әлс! Кәгәбез. Хәмзин' Юлыбыз унмаса унмас. кил' Вокзал тәрәшләреннән генә булса ы кара! Коткар безне! Без сина матур җырлар җырларбыз'
КЫСТЫБЫЙ ТУКТАЛЫШЫ
Абый, жаным. ал инде пажалыстә0 Кап-кайнар кыстыбый! Нуршания. кызым, бар йогер. әнә. Казаннан автобус килә. Гимадиягә махы бирмә! Гел ана гына димәгән моңда Абый, жаным. кыстыбыйны машинана илтеп биримме? Хатынын бигрәкләр чибәр икән? Безнен татар хатыннары матур шул. И балаларың, күзләр тимәсен1 Тфү. тфү! Абый, жаным. ничәне төрим, балалар бик ярата ул кыстыбыйны Әйе шул. әйе шул. өйдә пешерсәң кабып та карамыйлар, ә монда, ә монда шудыралар гына
Мөжндә, нәрсә карап каттың, шул әрмәнгә? Әнә автобусын килеп туктады. Гимадиядән алдан илтеп тык кыстыбыеңны берәрсенсн авызына' Мәҗидә дим. Мәҗидә кая кирегә чабасын?! Әнә. Чаллы автобусы, шунда йөгер! Беренче бул!
Абый, жаным. ал инде пажалыстә. ничәне төрим?! Бүгенге, бүгенге, әле генә пешереп китерделәр. Ирем ташып тора. Абый җаным, и абый жаным! Юлларына ак җәймәләр сина. борма саен бәхет көтеп торсын, сикертмә саен шатлыгын артсын, син узган урманнарда сандугачлар сайрап озатып калсын, каршы искән җилләрдән сөенечле хәбәрләр килсен, унай искәннәре сөйгәннәрен белән күрештерсен, хатынына әйбәт ир телим, балаларын зимагур була күрмәсен!
Бик майлы, дисенме0 И. җаным, гәҗит бар бит. гәҗит нәрсәгә?
Маилы нәрсә ярамый, дисенме? Нишләп май булсын. Үз парында үз юеше генә ул. Ничәне төрим? Әни пешерә, әйе. эне. әни пешерә! Әти булыша. Сыерыбыз бар. Жиде сыерыбыз, җитмеш сарыгыбыз бар. абый жаным!
Врачлар кайнар кыстыбый ашарга кушмыйлар, дисенме? Шулаймыни?! Әй. абый җаным, ничекләр кайнар булсын инде ул иртүк килгән кыстыбыйлар0! Суынып беттеләр инде алар күптән. Көне дә суык бит Врачларга каршы килергә ярамый, врачлар белеп әйтә. Менә мин үзем, абый җаным, беркайчан да кайнар әйбер ашамадым Кайнардан бит. абый җаным, теге “кысла" авыруы барлыкка килә ди. Менә мин шул авыруга каршы чиснук ашыйм. Кыстыбыйга да кушкалап жибәрәм. Абый җаным, ничәне төрим0
Нуршания. Гимадияне тыгылдырма алдына! Нахал! Болай да ике машиналары бар бит инде, трактор алабыз, дигәч тә ул хәтле. Төрт, касыгына төртеп җибәр, кертмә алдына!
Бик салкын кыстыбый туже ярамый дисенме0 Нишләп салкын булсын ди ул. Төреп кенә тотам. Кыстыбыйларым менә дигән. Алсуланып, кызарып пешкәннәр. Салкын кыстыбый сатырга кем дип белдең син мине. Аллам сакласын, гөнаһлы булыр хәлем юк. Ходай каршында. Минем әле оҗмахка керәсем бар. Менә, менә төптәнрәк алып бирим әле. жып-җылы. Абый жаным. ничәне төрим?
Мин сиңа абый да түгел дисеңме0 Абый җаным, бездә әйбәт кешегә һәрвакыт абый дип эндәшәләр Абый жаным. борыныннан жон чыгып тора, өзеп алыйм әле Ату ямьсез! Үзен бик матур бит син. абый жаным! Чалбарыннын төймәсен каптырмагансың, абый жаным. үзем төймәлимме?
Чалбарында синен, бер төймә, нигә төймәләмисең?..
Абый җаным, биеп тә күрсәтимме?! Абый җаным, ал инде кыстыбыемны, ничәне төрим?
Мәҗидә. Мәҗидә, аяк чал. аяк чал Гимадиягә. түгелсен, чукынсын сөте Бас. бас. кыстыбыена бас!
Абый җаным, ничәне төрим? И. абый жаным, үзебезнең мөселман кыстыбый ярата шул. Иртәгә шешәләргә тутырып сөт тә алып каләм әле. Кыстыбыйны безнен якта сөт белән ашыйлар И, тәмлелекләре шунын. Абый жаным. бармы синен Жанын? Ничәне төрим0
Гимадиянең сыерлары чирле аларның. Сөтен ала күрмә! Үзләре дә эчмиләр. Монда чыгарып саталар. Кыстыбыйларын да ала күрмә Камырын шул сөттән баскан бит инде анын.
Бик беләсен килсә, жаныкаем. кыстыбый ашамаган кеше ул дөньяда ин бәхетсез кеше. Мин шуна күрә Америка президентын да. ничек әле исеме. Клинтонны да
бик бәхетсез кешегә чутлыйм Абый жаным. ничәне төрим'’
Иснәп карале! Исе нинди бит! Исе1 Монда тирә-юнь урманнарынын шифалы дымы, чәчәкләренең ин ләззәтле балы сеңгән1 Камырын кара! Камырын—коймак оныннан, остәп гыйрак күркәсе күкәе сытылган, эче Голландскии бәрәңгедән, чсас ландыш чәчәкләре генә ашап йөргән үзебезнен сыердан Сыерыбыз Аргентин токымы' Үгезебез—шведекий Абый жаным, ничәне төрим-’
Нуршании, ташла әле шул әрмәненне' Автобуснын эченә үк кер! Мәҗидә' Үткәрмә Гималияис' Үткәрмә, тарт итәгеннән, жыртылса сон. жыртылсын
Бәрәңгеле ризык белән генә тамак туймас дисенме-’ Иснәп карале син. иснәп карале' Син бит але иснәмәдең. Парланып пешкән бозау ите исләре' Их. абый жаным' Иснәлс син. иснәле!
Итле кыстыбый булмый, дисенме’ Нишләп булмасын! Ничек кенә була але, жаныкаем. ничек кенә була. Әле белмисен икән
Карале, шаяртырга да ярамый икән тагы Нишләп кыстыбыйда ит булсын ди инде Әле ул, жаныкаем. безлә өчпочмакка да итне бик чамалап кына салалар Гимадияне син өчпочмакка ит сала дип уйлыйсындыр? Шиш сала ул өчпочмакка ит! Тот капчыгыңны Өчпочмакка ит түгел, кыстыбыена бәрәңге дә салмый але ул! И-и-и. абый җаным, ал т и з е р ә к. әнә тагын бер “жигули" килә Нуршании. Мөжидә, нәрсә күзегезне тондырып һаман шул әрмәнгә карап торасыз Борын кемдә лә борын инде ул! Әрмән, уйди отсюдово' Абый жаным. ал инде, ничәне торим? Абый жаным, бөтен гаиләмне бер үзем тартып барам ирем эчә. әти эчә. икс кызым әнә әрмәнгә карап баккан, тыңламыйлар, бетен авылга бер жүнле мужик юк Әрмән, дим. уиди отсюдово! Не г.ляди на чоя девушкаП Абый жаным, әйдә вакыт уздырма, ничәне төрим’ Дүрт сумга лучшс бул ки алып ашыйм, дисенме? Соң алай булгач ни пычагыма башымны катырып торасын? Пес итәргә туктаган илем, дисенме?
Минме мишәйтлим? Минме юлына аркылы төшәм ” Бик кирәген бар иде Сигәк' Саран! Дүрт тәнкә жәлләгән кешене мин мужикка да санамыйм
Бар, бар. баруымны бел! Куак арасына, урман саргайтучы, әнә. синен кебек ашамас борын эче китүчеләргә бәдрәф җиткереп куйдылар Машинаңда утыручы килбәтсез маржан үз хатынын да түгелдер әле Йөрисендер але кеше балалары үстереп. Юлларында көпчәгенә кадак кергере! Белдеңме " Пес итәргә туктаган ул Туктамаска иде.
ӘЙ, кемгә кыстыбый, кемгә кыстыбый "
Моҗидә. Нуршании'