Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҖАТТАШЛАРЫМ

Сара Садыйкова 1 атарстан Я тучылар берлегснен Матур әдәбиятны пропагандалау бюросында эшләгән чорда мина әдәбият-сәнгать әһелләренен күбесе белән баг танышка керергә туры килде. Чөнки очрашуларга әдипләрне генә түгел, композиторлар, музыкантлар, нәфис сүз осталары һәм җырчыларны да чакыра идек Күпчелек очракта бу тамашачы теләген искә алып эшләнә иде Шуна күрә, алар бик шатланып. “Казан язы", “Туган тел бәйрәме" кебек әдәби-музыкаль кичәләрдә чыгыш ясадылар. Сара апа Садыйкованы да чакыргаладым Олы яшьтә булуына карамастан, ул ризалаша иде Бервакыт мин аны кайсыдыр заводнын тулай торагына дәштем Очрашу кичке якта буласы иде Сара апаны ое янында, урамда каршы алдым Әкрен генә тукталышка барып, сигезенче трамвайга утырдык. Барабыз Сирәк-мирәк Сара апага күз салам Аны танып бетмәгән кеше (хәер, андыйлар Казанда булды микән'*) уйлагандыр менә бәләкәй генә бер карчык башын иеп. үзалдына нидер уйланып бара. Кая бара микән ул' Кемгә бара икән ул'* Мөгаен балалары янынадыр, аерым яшәүче оныкларын күреп кайтасы килгәндер Кыскасы, күп гомер кичергән, шактый дөнья нужасы татыган бер әби трамвайга кушылып жлй гына тирбәлеп бара Үзем ана карыйм һәм ничектер үземә үк унайсыз булып китте Өлкән кешене борчыйсым калмаган икән Атап чакырганнар иде шул Тукай исемендәге кинотеатр яныннан кузгалып киткән трамвай шактый озак барды Кирәкле тукталышта төшеп, тулай торакка юнәлдек. Кызлар аны ишек төбендә үк каршы алдылар “Сара апа. Сара апа”, дип өтәләнеп торалар, куанычлары эчләренә сыймый Тәрбияче бүлмәсендә алдан ук чәй дә хәстәрләгәннәр иде Безне залга дәштеләр. Ин алдан, өстснә озын алсу ефәк күлмәк, аягына биек үкчәле түфли кигән, башына укалы калфагын кынгыр салган Сара апа атлый Ул залга килеп керү белән кыэлар-сгстләр дәррәү кул чаба башладылар Сара апанын йөзе яктырып китте, аяк атлавы ныгыды, ул яшьләргә карый карый, башын ия ия аларны сәламләп, сәхнәгә таба бара. Бу инде бөтенләй икенче кеше иле Йөгереп үк булмаса да. жлтез генә, минем сузылган кулыма таяныр-таянмас кына сәхнәгә менде ул. Ә инде бераздан, тәрбияче анын чыгышын игълан итеп, зал янә гөр килеп кул чаба башлагач, мин бөтенләй хәйран калдым Сара апаны атьшлырып куйдылармыни! Чү. мин сәхнәдә кемне күрәм " Ьу сон трамвайда йокымсырап килгән, өлкән яшьтәге теге “әбиме", әллә дәрте ташып торган берәр яшь артисткамы?! Сәхнәдә-урта яшьләрдәге, сылу гәүдазс. чибәр артистка иде Ь\ актриса Бөтен гомерен сәхнәдә үткәргән, сәхнәгә багышлаган, баш аягы белән сәхггә тормышына чумган актриса иде йөзеннән елмаю китми, көләч нурлы Сәхнә стихиясе аны үз агымына бөтереп алып кереп китте1 Пианино артына утырып, нәзек көчле бармакларын жите»хәрәкәтләндереп уйнаган кайта, калфаклы башын кынгыр салып, җырлап та жибәргәч. зал тын калды Һәм кызыл почмакны тутырып, анын моңлы, әле дә чисталыгын югалтмаган югары аһәнле тавышы яңгырады. Чыгышы тәмам булганчы ул үзенең актриса икәнен онытмады... Чәйләр эчеп, тукталышка хәтле озата килгән кыхлар белән саубуллашып, трамвайга утыргач, янә мин бәләкәй генә гәүдәле, мөлаем кыяфәтле, күңелебезгә якын татар әбисен күрдем Ләкин анын рух күтәренкелеге сүрелмәгән, тамашачы белән очрашудан алган тәэссораты әле бетмәгән иде. Ул анын кулындагы роза чәчәкләренә баккан күзләрендә, алсуланып киткән илһамлы йөзендә чагыла иде Артист һәм тамашачы Җырчы һәм тыңлаучы Композитор һәм халык. Алар арасында була торган фикер берлеге, үзара анлашунын гаять әһәмиятле, кирәкле әйбер икәнен мин шунда аңладым. Менә ни өчен сәхнәдән иртә киткән артистлар тиз картаялар да, гомерләренең сонгы көннәренә кадәр сәхнәне ташламаганнары озак яшиләр, халкыннан аерылмаган иҗат әһелләре үзләренең иҗади эшчәнлекләрен ахыргача саклап калалар икән. Сара Садыйкова йөзләгән җырлар авторы. Хәтта сүз авторларының да автордашы, дияр идем мин аны Ул озак еллар Язучылар союзының партия оешмасында исәптә торды. Безнең һәр җыелышка килә, теге яки бу шагыйрьнен иҗатын тикшергәндә (ә андый тикшерүләр элек еш була иде) ул ялкынланып чыгыш ясый, дөрләп-кабынып бәхәсләшә, үзенен төпле киңәшләрен бирә; ул шигъриятне тирәнтен аңлый иде Анын бөтен гомере иҗатка, фәкать иҗатка гына багышланган иде, дисәм, һич хата булмастыр. Әүвәл—җырчы, аннары— композитор. Хәер, болар гомере буена икесе бергә үрелеп барды шикелле. Моң чишмәсе соңгы көннәренә хәтле кайнап, ургып торды Сара аланын, ул чишмәдән без әле дә авыз итәбез. Кайбер сәләтле генә кызларыбыз, матур-матур шигырьләр язып, бер-ике китап чыгаралар да, сүреләләр, пыскып кына яналар һәм бөтенләй сүнәләр. Андыйлар композиторлар арасында да юк түгелдер. Әйе, кем әйтмешли, сәнгать—корбаннар таләп итә Фәкать көн саен, сәгать саен барлык көчеңне туплап, төн йокыларыңны жәлләмичә, зур җаваплылык тоеп, бөтен күңелеңне ихластан иҗатка бирсән генә чын мәгънәсендә иҗади әсәрләр туарга мөмкин, күрәсең. Әйе, бу шулай. Әлбәттә, Сара Садыйкова кебек "асыл таш”лар (бу сүзне хәзер курыкмыйча әйтик) сирәк табыла. Шулай да дөнья мәшәкатьләренә чумып, анын вак-төягенә бөтен игътибарыңны юнәлтеп, яки шан-дәрәҗә артыннан куып, төп эшенә айда—бер, кайда—бер генә кул тидерәсең икән—иҗат моны өнәми. Ул синен бөтен вөҗүдеңне биләп алырга тиеш. Ул—синен көндәлек эшен булырга тиеш. Фәкать шулай яшәсәң генә—син чын иҗатчы, әдәбият-сәнгать дигән олы җиһанның тугрылыклы колы Тик, билгеле тәгълиматтагыча, сәнгать—сәнгать өчен түгел, сәнгать—халык өчен булырга, ул аңа хезмәт итәргә тиеш. Үзең үлгәч тә иҗатын кала бит, халыкка хезмәткә Еллар узган саен синең кемлеген ачыла бара. Үзе исән чакта дан-шөһрәт казанганнарның да еллар үтү белән бәһасе сукыр бер тиен дә тормаска мөмкин, ә дөньялыкта эт типкесендә йөргән кайберәүләрнен иҗаты яна бер күтәрелеш кичереп, тегеләрнекеннән бер баш өстен калкып, халык күңелен яулап алуы ихтимал Сара Садыйкова иҗаты һәм тормышы әле үзендә бик күп серләр саклыйдыр. Мин бары анын бер генә мизгелен, үзем күргән ягын, тамашачы алдында ничек әсәрләнеп китүен һәм аны ничек кабул итүләрен, ана булган мөнәсәбәтне генә әйтеп бирергә тырыштым 2003 ел, 18 декабрь Рәшит Әхмәтҗан Дөньяда осталар күп. Әйтик, тимерче гади генә кораллар белән дә карап туймаслык әйберләр ясый Ул тимерне яндыра, бөгә, чүки, әллә ниләр кыландыра—нәтиҗәдә көнкүрештә генә кулланыла торган әйбер дә күз явын алырлык булып килеп чыга Ә балта осталары?' Алар салган өйләргә кемнәр генә сокланмый икән"” Аларныи тәрәзәләре дә ялт итеп тора, чөнки тәрәзә йөхлекпәре һәр останын узенә генә хас орнаментлар белән бизәлгән, кәрнихләре дә. гади такта гына булуына карамастан, тишек-сырлар белән чуарланган, кыегына карагач та. тел шартлатып, останы искә аласын. Шундый ук мактау сүзләрен ташчыларга карата да әйтергә булыр иде Кул җылысын салып кына түгел, күз нурларын да кушып төзелгән йортлар матур да. якты да, яшәү өчен унайлы да булалар Гап-гади ак яки кызып кирпечләрне аралаштырып. бизәкләп-матурлап тезергә бары чын осталар гына сапәтле Мин андыйларны күп күрдем Дөресен әйтим. Рәшитнең Әлмәтгә йортлар төзегәнен күрмәдем Гәрчә ул Чупай тавыннан махсус комбайн ярдәмендә шакмаклап, зур кирпеч сыман итеп кисеп алган ташлардан йортлар салса да. Ләкин аны. яшьлегенә карамастан, бик оста ташчы булган диләр Атаклы Саттаров бригадасы белән ул төзегән йортлар әле дә нефтьчеләр каласына ямь биреп торалар. Шактый еллар әдәбият белән шөгыльләнү дәверендә мина бик күп ижат әһелләренең "җимешләре" белән танышырга туры килде Дөнья кпассикларынын. рус. казакъ, грузин, әрмән, үзбәк, таҗик, төркмән. украин һәм башка якын-тирә милләт вәкилләренең ин яхшы шигъри үрнәкләрен лә укып беләм. сокланам Ә үзебезнен татар шигъриятенең. Кол Галидән башлап, мен еллык тарихы булган Олы шигъриятнең, нинди генә осталары юк! Һәм менә шушы тирән вә мул сулы Шигърият дәрьясында, батып калудан курыкмыйча, колач салып йөзгән Рәшит Әхмәгҗан да бар! Ташчылар арасында оста булган кебек, ул шигърияттә дә оста иде Ташлар тезгәндә ул кул җылысын салып тезсә, шигырь язганда жан җылысын салып, йөрәк җылысын биреп, анын һәр тибешен укучысына җиткерерлек итеп, аны битараф калдырмаслык итеп яза иде Анын һәр юлы ихлас Шуна күрә дә шигырьләрен укыганда эчке бер тетрәнү кичерәсен Шигырьләре салкын кан белән түгел, бертуктамый тамырлардан агучы кайнар кан белән сугарылган Ни кызганыч. Рәшит иртә китте Ләкин ул халкына җиткерәсе фикерләрен әйтеп китте Еллар узган саен Рәшит татар халкынын сөекле улына әверелә бара Чөнки ул үзе дә шул халыкны сойлс. анын эчен тырышты, янды-көйде. анын киләчәге өчен борчылды, донья халыклары арасында үзенен лаеклы урынын киләчәктә дә югалтмаячагына өмет белән яшәде Әйе. дөньяда осталар күп Фәкать үзе башкарган, гомерен багышлаган эшне яраткан, ана бөтен күнелен салган осталар гына биеклеккә ирешә ала Балта остасымы ул. тимерчеме, ташчымы Әгәр тунын өстенә ул алс кеше җанын, анын рухын тоеп ижат итүче шагыйрь дә булса-андыйлар икеләтә бөек' Рәшит Әхмәтжан шундыйларның берсе иде 2003 ел. 19 ноябрь Батулла Азмы-күпме спорт белән шөгыльләнүчеләр белә спорт төрләре шактый күп. ләкин анын ин абруйлысы—жинел атлетика Әйе. юкка гына җиңел атлетиканы “спорт алиһәсе” дип йөртмиләр Ләкин бу “алиһә" алс үзе бик күп тармакларга бүленә сикерү, йөгерү, сөнге ыргыту, колга белән сикерү Әмма шушы тармакларны бергә берләштергән төре ирләр өчен ин абруйлысы-ун төрдә көрәш Анын белән шөгыльләнүче кимендә ике метр биеклеккә, җиде метр озынлыкка сикерергә, кыскасы, ун төргә кергән һәр ярышта спорт мастеры нормасын үләргә тиеш Әдәбият сәнгать әһелләре арасында берничә жанрда ижат итүче әдипләрне. ике-өч төрле һөнәргә ия сәнгатькәрләрне очратабыз. Әйтик, Пушкин һәм Лермонтовны шагыйрь, прозаик, драматург буларак беләбез, безнен Тукаебыз да коеп куйган шагыйрь генә түгел, Такташ, Кутуйлар мисалы да бар Атаклы артист Шукшин, мәсәлән, режиссерда, хикәяләр остасы да, Высопкийны алсак, ул да актер, җырчы, шагыйрь Батулла төп һөнәре буенча артист, чөнки ул Мәскәүдә биш ел (1956-1961) укып, Щепкин исемендәге геатр училищесын тәмамлый. Балалар өчен язылган “Исемем минем Дүрткүз" повесте белән, прозаик буларак, СССР Язучылар союзына алына. “Өчәү юлга чыктык” һәм башка пьесалары театрларда зур уңыш белән бара икән, димәк, ул талантлы драматург Телевидениедә балаларга әкиятләр сөйләүче дә—Батулла "бабай”. Актерлар йортының шаулап-гөрләп торган чагын күпләр хәтерлидер. Әйе, анда Батулла оештырган ШТМ озак еллар уныш казанды Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесен үткәрергә ул Мәскәүдә СССР Язучылар союзынын Югары әдәби курсларында укыган елларында да (1977-1979) кайтты. Ул заманда Актерлар йортының ишеге төбендә милиция хезмәткәрләре кизү тора иде, чөнки керергә теләүчеләр гаять күп, ә урыннар—санаулы, Мәскәү дигәннән, без Югары әдәби курсларда өчәү укыдык: Батулла, Рөстәм Мингалим һәм мин. Бер ел укыгач, каникулга задание биреп җибәрделәр: һәркем үз республикасы яки өлкәсе турында доклад әзерләсен. Без бүлештек: Батулла әдәбият-сәнгать-мәдәният өлкәсен яктырта, Рөстәм—авыл хуҗалыгын, мин— промышленностьны. Безнен лекцияләр курсташларны тан калдырды, алар өчен һич көтелмәгән яналык булды, бигрәк тә Батулланыкы. Чөнки, ул татар халкының бу өлкәдәге казанышларын шулкадәрле дә тирәнтен белеп, дәлилләп, тәфсилләп сөйләп бирде. Уку чорында мин Батулланың тагын бер ягын ачтым: ул үтә дә милләтпәрвәр һәм шул ук вакытта башка халык вәкилләре белән тиз аралашучан кеше булып чыкты Аның бүлмәсендә “Исконные земли татар” дигән зур карта эленеп торды Кунак-төшем анардан өзелмәде Бергә укыган әрмән, үзбәк, казакъ, кыргыз, монгол, латыш, молдован егетләрен аның бүлмәсендә еш күрергә туры килә иде Ә бервакыт, Ленинградтан килгән шагыйрь Макаров татар халкы турында ямьсез сүз ычкындыргач, Батулла анын якасыннан эләктереп алды Рөстәм белән без аларны көчкә генә аера алдык Ул беркайчан да. беркемнән дә үз халкына карата яман сүз әйттермәде! ВЛК да укыган елларда, аннан сон да Батулланың пьесалары уңыш белән бара. Ләкин ана ул гына җитми, ул Казанның әле бер, әле икенче театрында режиссер буларак дистәләгән спектакльләр куя, артистлар әзерләүче уку йортларында—мөгаллим, һәм тагын прозага кереп китеп. “Сөембикә” романын яза. Берзаман мин анын Финляндиядә, Америкада, Төркиядә лекцияләр укып йөрүен ишетәм. Ә берничә елдан Батулла янә җәмәгатьчелекне шаккатырды: “Коръән” аятьләренең татарча мәгънәләрен халыкка ирештерде. Моңа тотынырга, беренчедән, бик зур батырлык, икенчедән, нык әзерлек—русча, төрекчә, татарча чыккан тәрҗемәләрне өйрәнү, чагыштырып карау кирәк иде. Һәм Батулла аны ихлас күнелдән, зур тырышлык куеп, башкарып чыккан, халык күңелен яуларлык иткән. Китапның икенче басмасы чыгу шул хакта сөйләүче бер дәлилдер. Мәзәкләр, сатира-юморга корылган миниатюралар да даими языла килгән икән, алар да бергә тупланып, аерым җыентык булып чыккан. Менә Батулла иҗаты хакында соңгы мәгълүматларым: Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында һәм К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында пьесалары уныш белән бара, Казан татар дәүләт яшьләр театрында “Сак-Сок” әсәренең премьерасы бултан. Сүз башында юкка гына спортның иң авыр өлкәсе—ун төрдә көрәш турында телгә алмадым. Әйе. анда һәр ун төрдә дә спорт мастеры нормативын үтәгән кеше генә тулаем уңышка ирешә ала Батулла да кайсы өлкәгә, жанрга тотынмасын, оста икәнен күрсәтте һәм әле һаман да раслап килә. Каян ала икән ул шулхәтле жегәрне. каян таба икән ул һич саекмас илһам чишмәләрен9 ' Ә бит берничә ел элек Германиягә барып, дәвалап-ремонтлатып кайткан йөрәк белән йөри ул Бүтән берәү булса, һәр алымын санап кына атлар иде. Ә ул гел хәрәкәттә Күрәсен. нәсел-нәсәбе барып тоташкан изге Зәй туфрагыннан атадыр ул көч-куәтне. күрәсен. газиз татар хаткынын бетмәс-төкәнмәс авыз ижаты ана илһам чыганагы булып хезмәт итәдер Халкыбызга кирәкле мондый шәхесләрнен гомере озын, иҗатлары дәвамлы булып, балаларны да. олыларны да янадан-яна әсәрләр белән куандырып торсыннар иде Амин берүк. 7.012004 ел. Илһам Шакиров Ря зань өлкәсендә Константиновка дигән авыл бар Ул табигатьнең гаять матур җирендә урнашкан: биек яр астында жәслеп зәнгәр сулы Ока елгасы ага. еракта яшел болыннар күзне иркәли, тагын да арырак—куе урманнар һәм мәһабәт таулар Ирексездән "бу яклардан да шагыйрь чыкмаса. тагын каян чыгар?!”— дип уйлыйсын, һәм. гасырга бер генә түгел, ә һәр елны бер шагыйрь туар кебек. Ләкин Сергей Есениннан башка бу якларда туып-үскән шагыйрьне мин белмим Бер булган, берәгәйле булган Чөнки. Сергей Есенин исемен телгә алу белән Константиновка авылы искә төшә. Сарман якларында Яна Бүләк дигән авыл бар. Анын да табигате искиткеч Һәм менә шушы табигать ничәмә-ничә гасыр җыйган монны сина. кадерле якташым, сина бүләк иткән! Әгәр дә тагын йөз. ике йөз ел эчендә дә бу авылдан бер генә әдәбият-сәнгать әһеле чыкмаса да. халык рәнжемәс Чөнки—син бар! Яна Бүләк авылы дигәч тә күз алдына син килеп басасын Авылын, анын шаулы урманы, челтер чишмәләре, чәчәкле азаннары сина монын да. сагышын да. шатлыгын да жәлләмичә, кочагы белән биргән. Ә син аллрны менә кырык ел инде, үзеннсн олы. юмарт йөрәген аша үткәреп, нналан халыкка өләшәсем Ләкин инде Яна Бүләк. Сарман халкына гына түгел, ә бәген Татарстанга, тагар халкы яшәгән барча төбәкләргә Мен яшә! Илһам чишмән саекмасын. Илһам туган! 15.02.1995 Казан