Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!

“ДӨНЬЯ БЕЗНЕ МОҢГА УРАГАН..." ЧЫҢГЫЗ МУСИНГА 70 ЯШЬ Акбүз атым, зинһар, өзгәләнмә. Сабыр гына атлап, акрын бар. Без узасы юллар чикләнмәгән. Алда эле бик к]гп чакрымнар Бу юлларны (“Акбүз атым" шигырен) язганга, ягъни тормышта, ижатта үз урынын тапканга, яшәү-гомер фәлсәфәсен аныклап, инде нәтижәләр дә ясаганга кадәр. Чыңгыз Мусин үзе дә күп юллар, шактый чакрымнар узган. Гыйбрәтле һәм үз чорына хас. күп кордашларыныкы кебек авыр, әмма кызыклы—туган жирдән. гади хезмәттән аерылмаган, эзләнүләр, күңел дөньясы биргән шатлыклар тулы гомер юлы ул! Анын ботен яшәеше Әгерже яклары— туып-үскән авылы Мордвый. кичке мәктәбен тәмамлаган Тирсә авылы белән бәйләнгән. 15 яшьтән ул шул авыл МТСында йөк ташучы булып эшли башлый (шигырьгә дә. бер каләмдәше сурәте белән әйтсәк, "йөк астында туган хисләр "е белән килеп керә!). Аннан—шофер хезмәте... Соңгы елларда исә— Удмуртия. Ижау шәһәре. "Янарыш" газетасы һәм андагы ижат көчләре (аларнын да күбесе—Әгерже якларыннан) белән багланыш һәм шигырьләр, шигырьләр Яшәешнең икенче сулышы! Әгерже мохите—һәр татар зыялысы өчен кадерледер дип беләм: Ижбуби мәдрәсәсе, аннан чыккан галимнәр, дин эшлеклеләре Яки гражданнар сугышында аклар тарафыннан үтерелгән шагыйрь Даут Гобәйди исеме Ә Таҗи Гыйззәт кебек классик драматург'’ Әле бит аннан чыккан Юныс Әминев та бар иде Ләбиб Айгуганов. Эльс Гаделевлар да истә. Исәннәрдән дә күп каләмдәшләребез—бәрәкәтле шул нигездән, шул төяктән. Шигъри матур төбәк бу! Тоя белсәң әгәр, дөнья безне Илаһи бер моң.’а ураган Әле дә шөкер, җирдә уз моңым бар. Үз җырым бар. шуңа куанам. дип язды Чыңгыз Мусин шуңа да. Район газетасында күренә башлаган, сонрак шигырьләре республика газета-журналларында басылган, күмәк җыентыкларда дөнья күргән шагыйрь 90 елларда активлашып, ачылып ук китте "Язмышым үзәннәрдә (1993). “Тамырлар" (1997). "Кадер кичендә" (2000) кебек кзгглплары дөнья күрде. “Чаян"да юмор-сатнра шигырьләре дә еш чыга, матур җырлары да яңгырый Кыскасы, ижат бәхете белән янып яши дия азабыз. 2003 елда "Матбугат йорты” нәшриятында дөнья күргән "Баганачы юллар’* исемле күләмле китабына әтрафлы, матур кереш сүзне Фоат Галимуллин язган иде Язучылар берлеге рәисе шагыйрьне гади "рядовой" итеп кенә күрмичә, шигырьдә "гел борчылып яшәгән тынгысыз жан" итеп таный, анын милли хисләр, туган тел. заман турында уйлар белән янучы актив иҗатчы булуын әйтә Моңа без дә кушылабыз. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Чыңгыз Мусинны ихлас котлап, гомеренең һәм ижатынын ихласлык уты алга таба да сүрелмәвен теләп калабыз