ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР

алык телендә “шадра тастымаллык" дип аталган тукымадан, кулдан, эре атлатып тегелгән һәм әле беренче генә киелгән ак күлмәк, кызыл кижеле кыска киндер ыштан белән остен-башын бөтәйтеп алган һәм шул ыштаны белән болдырдан барлык ихатаны кызыл әләм кебек кызарткан Канәгать, тәкате бетеп, ачык ишеккә кычкырды —Озак мыштырдыйсын, инәй! —Әй, шушыны!—Мич арасында ни сәбәпледер озаграк азапланган инәсенең өзгәләнгән тавышы ачык ишек аша тышка саркылды — Бер нәрсәне телеңә алсаң, нәкъ атан мәрхүм кебек, өзмисен дә куймыйсын Уттай эш өстендә бала-чага җаена тырай тибеп йөрергә, мин дә инде. юләр!. Башына тай типкән, дип шул минем ишеләр турыңда әйткәннәрдер инде!. Инәсенең “уттай эш өсте” дигәне бер яктан бигүк дөреслеккә килеп тә бетмидер кебек. Әле авылда печән өсте тәмамланмаган, урак өсте башланмаган бер чагыштырмача тыныч аралык. Канәгатьнең ике абзасы да печәндәләр “Салучин яланьГнда. Куна ятып эшлиләр. Инәсенең “Бәрәңге төпләрен күмеп бетергәч тә, сине Минзыя түткиләргә Җидегәнгә алып барам".-дигән нәзере бар иде шул “Түткигә илтәсе кәҗә мамыгым да киезләнеп бетә инде",—дип тә өстәде. Менә ул. нибары сигезе тулып, тугызга чыгып килгән Канәгать Сибгатуллин абзагыз, берүзе дип әйтерлек, уналты сутый бакчаны күмдереп чыкты. Монда, әгәр күрергә теләсәң, һәр бәрәңге төбендә аның күз алмалары тәгәрәп ята. Кичләрен, калхуздан бушанган араларда аңа инәсе белән өлкән абзыйлары да ярдәм иткәләште. әлбәттә. Инәсеннән зур ярдәм көтү оят иде. Ул бит—уразада Көне буе янган кояш астында авызына кәтрә азык, бер йотым су алмыйча, балавыздай эреп, телләрен аркылы тешләп, иреннәрен җир кебек чатнатып кайта ул. Кайтып кергәндә йөзеннән гүя парә-парә челлә ялкыны коела да, шул ялкыннан капкага, бар ихатага, йорт-җиргә ут каба Аны кызганудан Канәгатьнең җылыйсы. тагын да ныграк тырышып эшлисе килә башлый Кайтып керә дә инәсе, ичмасам, утырып та тормыйча, тагын да шул бәрәңгесенә, йә булмаса башка бихисап дөнья \Цщ) ХӘЛИМ (1942) шагыйрь, прозаик тбпшнет. күпсанлы китаплар («Мшпи шигырьләр*. «Тагар вакыты». «Яна Сагыш китабы» һ б.) авторы Чаллыла яши мәшәкатьләренә тотына. Ничекләр генә түзә, ә?!.. Уразадагы кешегә көне буе үз төкреген дә йотарга ярамый, ди бит. Хәтта төкрек тә Аллаһы Тәгаләнеке, ди. Бер сорарга иде—нигә тота икән ул үзен жәфалап шул ураза дигәннәрен? Бәрәңге җирен казу, аннан орлыкны утырту, озак та үтми бакчаны басып киткән билчән, эт эчәгесеннән арындыру, бәрәңгене утау-йомшарту, төпләрен күмү, казып чыгару, чүпләү, эресен-эрегә, вагын-вакка аерып- берәмтекләп, кышкылыкка базга салу өчен Канәгатьнең күргән жикләре! Туфракта иске орлыктан яңа бәрәңге үрчетү аңа күктә яна йолдыз үрчетү белән бердер кебек. Йолдызлар да күктә нәкъ шул казандагы бәрәнге кебек ярмаланып кайныйлар сыман. Бакчадан шалтырап карбазына сикереп төшкәнче алар чынлап та йолдыз бәясенә басадыр, билләһи. Бәрәңге—татарның тормыш әлифбасы, әйе, әлифбасыдыр ул. Әле генә беренче сыйныфны тәмамлаган Канәгать “Әлифба”нын нәрсә икәнлеген бик яхшы белә. Сан-сыйфат, кушу-алу, бүлү-тапкырлаулар шул “Әлифба”дан башлана. Бар, син авылда бәрәңгесез яшәп кара!.. Их, бу ачлыклар! Язгы аклы-карада чабатаңда бер пот балчык өстерәп, тун жирне казып-чокып. кияргә чабатаң да булмаса, бозлардан бозларга яланаяк, йолдыздан йолдызга сикергәндәй сикереп, салкынның утлы өермәсендә табаннарны пешерә-пешерә черек бәрәнге эзләп үтә бит аларның көннәре тәмам карага, тау, болын яшеленә басканчы. Их, яшелләнә башлаган тау борынына аяк басу, беренче юаларны авыз итү өчен ялан аякларны кар- бозда өтгерә-өттерә шул тауларга чабып менүләр!..Их, инәләре—ятим хатыннар, абзыйлары—ятим малай, үсмерләрнең, эшкә киткәнче һәм кайткач, өмәләр ясап, җыйнаулашып шул жирне казып чыгып, туфракны йөрәк җылысы белән жылытып, бәрәнге орлыгын чәчүләре, җир астыннан яшел борау кебек боргалана-боргалана борынлап чыгуын көтүләр, аннан аларны якты күздән үткәзеп, чүпләрен кулдан утап, ике, өч, теләсәләр, көчләреннән килсә, ун кат китмән белән эшкәртеп, йомшартып, төпләрен күмдереп чыгулар!.. Канәгатьнең иң канәгать чагы—бәрәңгенең Канәгать турында оныткан, аның барлыгын-юклыгын тәмам хәтереннән чыгарып, чәчкә аткан, бераздан ачык бизәкле тукыма кебек шау чәчкәдә утырган чагы. Бу чорда бәрәнгенен күзгә күренмәс күзләре ниндидер мәхәббәт томаны белән томанлана, ниндидер сөрмәле рәшә белән өртелә. Бер карасаң, бәрәңге чәчкәләре бишектә ятып, имезлекләрендә ипекәйләре бетеп елаган сабыйларны хәтерләтәләр, икенче карасаң, гүя барлык бакча, һәр бәрәнге куагы, укытучылары Гаяз абый кебек зен-зең килеп, аклы, зәңгәрсу, күкшел-көрән, шәмәхә мандолиннарда зеңгелди! Бакча—җырлый! Канәгать белә: тирән күзле бәрәңгеләр бары тик зәңгәр чәчкә генә ата. Их, ул чәчкәләрнең зифа көязлеге, иркә сылулыгы, үзләренә генә хас серкәле һәм тиз уалучан матурлыгы! Канәгатьнең мондый сирәк, зифа чәчкәләрне хәтта Кралов урманнарында да күргәне булмады. Анын бәрәңге чәчкәләрен Балкызнын чәчләренә кадыйсы килеп китте. Балкызны кем дисезме? Бар инде шунда бер кыз. Исеме аның—Балкыз.— дип шигырь дә чыгарган иде әле ул. Бергә укыйлар. Беренче сыйныфны бергә тәмамладылар алар. Хак булса, бәрәңге чәчкәсенең хатын-кызны тагын да матурайта торган шаукымы да бар. ди Хак булса, Әби-патша җәй көннәрендә, бәрәнге чәчкә аткан чорда, үзенен сарай җарияләренә чәчләренә бәрәңге чәчкәләре кадап килергә куша торган булган, ди.„ 1 кадап Исе юк бу чәчкәләрнең. Исләрен тойыйм дип иснәсән, аклы-көмеш серкәләре борын очынны гына серкәли. Аның каравы, баздагы бәрәнгенен үзенч^екле исе бар, базда озаграк булсан, агуланырга дашГш» күрә базда озак мыштырдарга, андагы бәрәнге исен иснәр^ЛрамьЛ Канәгать. Әмма бәрәңге исен яратмаса да,бүгенге көнлә, дөрес, аларнын базларында кызык өчен генә иснәп карарлык та бәрәңгеләре юк. Кәжә майларын чыгарганчы эшләде быелгы жәйдә Канәгать. Гел-гел кояш астында булып, шунысын аңлады: бәрәнге бакчасында шәүлә дә, күләгә дә була алмый икән. Анда син үзенә-үзен шәүлә дә. күләгә дә. Анда йә якты, йә караңгы. Йә эссе, йә салкын. Әйе. күзләренә күренә, төнлә төшләренә кереп йөдәтә ана бу бәрәнге төпләре! Быелгы жәе дә бик коры килде шул Яңгыр бөтенләй диярлек яумады. Туфракка кизәнү белән китмән астыннан туфрак түгел—пырхылдап коры тузан оча, тузан! Жир анын инәсенен иреннәре кебек чатнады Урыны-урыны белән ат тояклары, арба тәгәрмәчләре төшеп китәрлек булып ярылды Күптән түгел котырып янгыр яуды, көеп саргайган таулар да яшелләнеп китте, бәрәңгеләр дә көч-хәл алды. Инәсен көткән малай болдырдан тагын бер тапкыр бакчасына күз ташлады һәм горурланып куйды: тере кәртинкә инде, кәртинкә! Шау чәчкәдә. Кем бакчасы дигәндә ул “Мин—Канәгать абзый бакчасы!" дип кычкырып тора. Бәрәңгеләрнең һәр төбе анын күз яше. анын тир тамчысы белән сугарылган Алар соңлап яуган янгырлар белән бергә анын күз яше һәм анын тир тамчысында да чәчкә атканнар. Һәм ул—күрегез!—инәсе белән Җидегәнгә кунакка бәрәңгеләре котырып чәчкә аткан чакта бара!. Чәчкәләре коелгач, бакча куе-яшел төскә кереп, күп балалы аналар сыман моңсулана. Гүя Бәрәнге Анасы балалары белән аерылышуны сизенә. Канәгать бу аралыкны өнәп тә бетерми. Бу чорда анын үзенә дә күнелсез булып китә. Әйе. атна-унбиш кон үтми, бәрәңгеләрнең канатларын каера- каера. төбе-тамыры белән актара, яшь. бала бәрәңгеләрен ашый да башлыйлар. Канәгатьнең мондыйларны яткырып камчы белән суктырасы килә Хәер, ул аңлый: болар барысы да юклыктан гына Күпләр, чоланнарында умачлык оны. базларында ашка салырлык та бәрәңгесе.чөгендере калмаганнар, шулай иртә. әле чәчкәдә килеш, керешә бәрәңге төпләрен ботарларга. Чыга, чынлап еласан. сукыр күздән дә яшь чыга, дигәндәй, чыпчык күкәе кадәр булса да бәрәңге малайлары чыккалый инде шунда.Анын өлкән абзыйсы Галәветдин бакчаны болай тота-каба гына ботарлаттырмый. Быел ул энекәшләренә юан уклау гына күрсәтте: "Менә, чамалыйсызмы, кардәшләр' Әгәр чамаламасагыз, кардәшләр, сыртыгызда шарт сындырачакмын. Шунысын чамалагыз, кардәшләр!" Абзыйлары ана һәр иртәдә боерып кына китәләр: "Менә сина, энекәш, утыз ызан. Хет көл. хет үл—без кичен кайтуга күмелгән генә булсын ” Ә ашарга? Ашарга ни... шул бакча башындагы чөгендер яфрагыннан пешерелгән боламык инде. Бар гаилә шул боламыкта гомер кичерә. Канәгать еларга да иткәндәй итә. әмма елап ни майтарасын'* Әтиләре сугышта ягып калды. Уртанчы абзыйлары исә үткән кышның ачлыгында кинәт кенә үлеп китте. Аны духтырга алып бара алмадылар, духтырлар үзләре дә килмәде. Бабайлар "Сукыр эчәк түгел микән бу?” дип кырык ясин чыкканнан сон. тан алдыннан китте дә барды. Менә анын әле кигән кызыл ыштаны да шул абзыйсынын җеназасында хәергә килгән байлык Жәйнсн тимерне дә эретеп агызырлык челләсендә башын ат башыдай эре, салкын суда чылатылган әрекмән яфрагы белән каплап алды да күмде дә күмде ул бәрәнге ызаннарын Күз аллары томалана, башлары әйләнеп, күңелләре уйный башласа, беразга гына күләгәгә кереп торды Моны малайга кырык дәрәжәле эсседә иген басуы утаган инәсе өйрәтте Менә шундый тырышлык белән үтәп чыга торган булды ул абзыйларының көндәлек боерыгын. Бер тапкыр, өч кенә ызанны күмеп җиткермәгән өчен өлкән абзыйсы кече абзыйсына "Сугып очыр син аны. елмаеп барып төшсен!”—дип кенә җикерде. Салып очыруын очырмады аны кече абзыйсы. әмма арка сыртына берничә тапкыр каеш белән тамызды Канәгать аңлый анын абзыйлары ифрат та әйбәт кешеләр, алар шул дөнья кытлыгыннан гына шулай дәжжалланалар Юклыктан, яратудан, бары яратудан гына тәпәләп алалар. Әнә бит. Галәветдин абзыкае кичә кич, ягъни ул бәрәңгеләрне күмеп бетергән кичтә, Кыяметдиннәрдән алып торган гармунын тышка чыгарып, тупсага утырды да. Канәгать энекәшен геттигетти-геггигә"гә биетте, аннан күкрәгенә даһи Сталин төшкән Җиңү мидалын да такты. Ул мидал әле дә малайның күкрәгендә. Күрәсезме сез. Анда нәрсәкәй язылганын УЛ укып та бирә ала: “На-ше дел-ло пр-ра-вое мы поб-бед-дил-ли...” Анын белән бергә җиз мидал да Җидегәнгә бара, димәк ки. Әле инәсенә Җидегәнгә барасы ял көнен дә бригадир Лотфыидан шул абзыйлары даулашып алып бирде. "Безнен шундый тырыш энекәшебезне Җидегәнгә алып барып кайт!"—диделәр дә эшкә килтеләр. —Сиңа гүләйт тә, гүләйт инде...—Инәсе сөйләнә-сөйләнә өйдән чыкты. Тупсадан төшкәндә кинәттән туктады да кире күтәрелә башлады,—Тукта, балам' Чак-чак кына ишегебезне бикләмичә дә китеп барганбыз бит! Биклик! Бикләми буламы? Бар. берәр нәрсә алып бир!.. Канәгать болдырдан жиргә сикерде дә, утынлыктан каен чыбыгы алып бирде. Инәсе келәне элдереп, боҗрасына чыбыкны тыкты. —Менә булды. Бөтенләй юк ише түгел. Дус бар—дошман бар, дигәндәй... Сөйләнә-сөйләнә алар канатлары хуҗасыз калтаеп, икесе ике якка чалшаеп торган урыс капка аша урамга чыктылар да, кисәк кенә унга борылып, ат юлы янәшәсендәге такыр сукмак буйлап киттеләр. Ниһаять сәяхәткә чыгу шатлыгын кая куярга белмәгән Канәгать инәсен күздән кичерде Нишләп шулкадәр дә матур икән ул? Анын әллә түгәрәк иякләре, күзләре, бит алмалары, әллә атламнары матур, моны аерып кына әйтә алмый малай. Матур инде, бик матур. Бары шул гына. Инәсенә нәрсә кисә дә кып итеп кенә тора Нишләп шулай икән ул? Алкаларын, чулпыларын тагарга да. көмеш беләзекләрен кияргә дә онытмаган. Шул алка-беләзекләреннән бүген бөтенләй нурланып, матурланып киткән. Гүя басудан көеп, йөзеннән кисәк-кисәк кояш көекләре коелып кайткан уразалы Минсылу, калхузчы Минсылу түгел, ә бәлки Айдан төшкән Зөһрә кыз! Гүя балтырган, кузгалак, кычыткан, чөгендер яфрагы кебек урман-ялан, бакча үләне белән түгел, ә бәлки гөбернатырлар, янараллар ашый торган затлы ризыклар белән тукланган ханбикә-солтанбикә! Ничек түзә икән ул? Телләре кибеп, эштән кайткач та, ул “авыз ачарга” ашыкмый, авыз ачар сәгатен көтеп, Канәгатьне ияртә дә Өязе буена китә. Улын сакка куя да. берәр “кешс-кара күренсә, тамак кырырсың”, диеп ат күмелерлек таллыклар, зәһәрләрен коеп утырган чәчкәле кычытканнар, ат кузгалаклары артында яшеренеп, агымсуы аяк йөзенә генә чыгып торган елгада су коена. Ничек коена? Аннан, көне буе сусыз торып-торып, ничек итеп йотым су да капмыйча, шул суның эчендә... су керергә мөмкин икән ул, ә? Аны уразасы шундый түзем булырга өйрәтәме? Әйе, чынлап га матур шул анын инәсе. Малай тәртәдәге инәсе янында уйнаклаган колын кебек, икенче якка сикерәңнәп чыкты да, тагын бер тапкыр карап куйды: инәсе беркайчан да киенми-ясанмый. Буянмый. Махсус елмаймый. Әмма гел генә елмаеп торган кебек. Бу елмаю анын йөзеннән йоклаганда да китми. Менә әле дә аның йөзендәге кояшлы сагыш, кояш челләсе кунакка гына кия торган вак яшел чәчкәле күлмәгенә, нәзек билбавына, хәтта ап-ак йон оеклары, елтыр кәвешләренә кадәр төшеп яктырткан. Чәчләрен ипле генә итеп уртадан аерып үргән дә, кара төрткеле ак яулыгын сыерчыклатып. алкалы колакларын тышта калдырып бәйләгән. Чәчүргечләрдән төшкән дүрт чулпысы атлаган саен зен-зен итеп аваз салып куя... Инәсе кулындагы ап-ак болытка охшап кабарып торган зур төенчектә исә кәҗә мамыгы Анысы да капма-каршы чалынып ак яулыкка төйнәлгән Аларнын Чибәркәй дигән мамык кәҗәләре бар. Күзләре зәп-зәнгәр Ул абзардан чыгу белән бөтен ихатага ямь керә. Мамыгы да зәңгәрсу дөресрәге күкшел-зәнгәр. Канәгатьләр белән бергә укыган Балкызның да күзләре шундый күкшел-зәңгәр бит. Ул да сугыш ятимәсе. Канәгатьнен. ярый әле, инәсе бар. Әмма картинәсе, картатасы юк. Балкызнын янында инәсе юк. әмма картинәсе. картатасы бар Анын инәсе кайдадыр еракта, бик еракта урман кисеп, турф чыгарып йөри диме шунда.. Әнә, Йомры Гариф малае Әгъләметдин читәннәренә зур колаклы сары самавыр булып асылынган да. Канәгатьне күзәтә. Алар авылда бердәнбер булып ел да шәмәхә шалкан чәчәләр Әнә. анын шалкан ашап күбенгән корсагы да самавыр корсагына охшаган. Ә бәрәңгеләре але һаман да чүп эчендә утыра икән Сизә Канәгать, тегенен беләсе килә —Кая барасын, әй? Белми торсын әле. Канәгать анын каршыннан башын да бормыйча, керфеген дә какмыйча үтеп китә —Беркая да бармыйм әле, әй. Шулай үтеп китәргә хакы бар. Бәрәңгесен күмдереп бетерсен ин элек. Күкрәгендә мидалы да юк Шадра тастымаллыктан тегелгән ак күлмәк тә, тезгә генә житеп торган кызыл ыштан да тәтеми анарга. Аннан. Канәгать аталы балаларны бик өнәп тә бетерми. Әллә ак күмәч ашаганга әллә нинди төссез алар. Менә Әгъләметдин дә шундый Ат кунасына йөрми. Үпкәчел. Үпкәләтсәң, идән себерерлек итеп иренен салындыра Баш очыннан гына “Кая пар-рас-сыз?” дигәндәй пырылдап чыпчыклар өере үтте. Өязенең аргы ягында ихатасыннан Бәдигыльямалнын Кыяметдине дә атылып килеп чыкты. Чыкты да, телен йотып, катып та калды Канәгатьнен дусты ул. Аларнын күреге пышкылдап тын чыгарган тальяннары бар Авылда бердәнбер гармун. Галәветдин абзыисынын авылны биеткән гармуны аларныкы бит инде Кайвакыт абзыйлары Кыяметдиннәргә иә бакчаларын казыша, йә урманнан коры-соры утын төшерә дә, тегеләр шул хакка ана берничә конгә гармуннарын биреп тора. —Кая барасын, әй? —Тогочка,—дип җавап бирде эре генә Канәгать “Тогоч”—“теге оч" дигән сүз. Канәгать сизенә, монысының да кызыл ыштан турында беләсе килә. Монысы да күпне белми торсын әле Тиз картаер, югыйсә. Шушы бер сүзле җавап белән әнгәмәне ябып. Канәгать юлын дәвам итте. Әмма үзсүзле Кыяметдиннен бәйрәмчә киенеп, инәсе белән каядыр китеп барган Канәгатьне озаграк сөйләштерәсе, нинди йомышка чыгуын белеп каласы килә иде, күрәсең. —Ыштаның котлы булсын, әи —Ыштан түгел, чалбар,—дип җибәргән була бу юлы Канәгать. —Барыбер инде —Бер дә барыбер түгел,—дип җавап бирә Канәгать Аннан дусты Кыяметдинне кызганып, остәп куя — Коллык, әй. Сина да бирсен Ходай Шулай диде дө—борынын күтәреп үтеп тә китте Бар, тот син хәзер Канәгатьне. Сәбәхетдиннәр күпере кырыннан үтеп, читән казыклары, кычытканнар эченнән чалыш-полыш тырпаеп торган ихата буйлап Җидегәнгә таба юл алдылар. Ана юлда инәсе белән рәхәт тә, читен дә. Инәсе аны талгын адымнары белән тоткарлап килә. Авыл кырыена житеп, оч-очларындагы тишекләреннән сүс көлтәсе сыман аксыл тотен чыгарып янып яткан күмер һәм эзбиз бахтары янына җиткәч, кызурак барасы, кем әйтмешли, тупсадан тизрәк түргә үтәсе килгән, кыскасы, бәрәңге бакчасыннан гайре башка бернәрсә күрмәгән һәм кин дөньяны тизрәк танырга хыялланган малай, күкрәгендә кайнаган хисләргә урын табарга теләп, йогерә башлады Йөгерә торгач, ганыш өянкеләре белән каршылаган Өязе үзәненә дә килеп җитте. Юньләберәк караса: куш өянкеләрнең елгадан чыгып торган юан тамырлары төбенә тешләре белән килеп кадалган тимер тырмалар Һәм тиякләре-ниләре белән ат дирбияләре аунап ята. “Клчә Нәгыйм абзый тырмадан атлары дулап китеп тырмасыз кайткан, дип сөйләгәннәр иде, хак икән,”—дип уйлап алды малай. Бу тырма, тияк-дирбияләрне нигә һаман килеп алмыйлар, калхузга кирәк түгел микән ни? Елга үзәне буйлап бераз өстәрәк каяндыр югарыдан гөбертәп ишелеп төшкән су тавышы биләп алды аны. Әйе, анда, бераз өстәрәк, шарлама бар. Канәгать чуерташлар өстеннән чорлый-чорлый агып яткан агымга керде. Суы тубыкка җиткәч ул нишләптер туктап калды. Ары таба барса да елганын тирәнлеге шуннан артмый артуын Һы, шәүләсе күренми! Төшлеккә җиткән кояш астыңда казык кебек туры торган гәүдәнең шәүләсез булуын белә ул. Көлемсерәп куйды. Һы, монда да төшке бәрәңге бакчасындагы кебек шәүлә юк икән!.. Шәүләсез кояш!. Кинәт ул аяк чәлтерләрен төрле яклап нәрсәнеңдер кымтый, кытыклый башлавын тойды. Караса—йөзләгән вак балык челбәрәләре аның балтырларын сырып алганнар да, инәләренең корсагы астыннан имчәк эзләгән сукыр песи балалары кебек, кечтеки авызлары, борыннары, мыеклары белән аны кымтыпмы кымтыйлар, капшапмы капшыйлар! Челбәрәләрне тотарга теләгәндәй хәрәкәт ясап, казыктай туры гәүдәсен сындырып, су өстенә аз гына бөгелгәндәй-иелгәндәй итте—шәүләсеннән өреккән челбәрәләр елт итеп юкка да чыктылар. Гаҗәп бит: әле генә туры булган гәүдәсе аз гына иелү белән шәүләгә әйләнде һәм бер нинди явызлык, бернинди гамәл кылмаган килеш тә тере җаннарга курку салды. Тере җаннарның бер гаепсезгә аңардан куркулары анын үзен шөбһәгә төшерде. Шәүләнең бу сыйфаты малайны шаклар катырды. Адәм баласынын кушылган эшне эшләми калдырып та шәүләгә сылтау, шәүләнең еш кына дәлилсез өркетү, үзеннән үзеңне куркыту мөмкинлекләре аны киләчәктә гомере буе борчый һәм кайгыларга сала торган чыганакка әйләнәчәген ул белми иде әле... Әгәр ул балык тотарга теләсәме? Әнә теге, әле аңардан югарыдагырак агымда шаулап, аска гөбертәп сикереп төшкән шарламадан кочак-кочак (Үз-үзе белән сөйләшкән малай сизмәстән колачларын җәеп җибәрде!) “Менә болай кочак-кочак тота алачак!" дигән гыйбарәдән кәефе килеп, пырхылдап көлеп җибәрде. Әйе, бу оч малайлары түбән очныкылар кебек балыкны кармаклап азапланмыйлар. Әнә шул шарламага баралар да. ыштаннарын-күлмәкләрен салып, шарлама аегына керәләр һәм СУ агымы ясаган казанга кулларын тыгалар да... Шул манзараны күз алдына китергән малай агымсуда чаптыр-чоптыр килеп югарыга таба атлый башлады... Елгасы кечкенә, тавыш-тынсыз акса да, шарламасының тавышы ифрат та зур гаугага һәм галәми иде. Агым биредә чынлап та чиләк, казан сыман чокыр хасыйл иткән Күрәсен, югарыдан сикергән агым суны меңләгән куыклар белән богырдата, өстәмә һава, азык микъдары белән баектыра, нәтиҗәдә бу һава һәм азык балыклар өчен аеруча уңай шартлар тудыра. Ике биек яр арасында бикләнеп гөбердәгән шарлама якынайган саен тавышы колакларын тондыра барды һәм менә ул, ниһаять, килеп җитте Җиңнәрен култыкларына кадәр сызганды да, биеклектән үзләренчә урра кычкырып аска сикергән агымсулар шарламасының казанына кулларын тыкты Судан җылы тереклек исе аңкый. Һава куыклары чыгарып кайнаган һәм дыңгычлап вак балык белән тулган казанга кул тыгарлык та түгел, теләсән, андагы балыкны сабы шартлап сынганчы яссы көрәк белән төяргә мөмкин иде. Кушучында чумәшкән вак балык ооткасын ул бармаклары белән сөзеп кояшка чыгарды Анда тирә-якка сикерешә-сикерешә терекөмеш балыклар уйнаклый! ' Малайның аларны сөттә-йомыркада куырасы килде. Әмма буген мондый мөмкинлеге юк шул Иртәгә килеп китәр әле. Теләсә, табасы белән сөзеп тә чыгарыр, куырып та ашар. Канәгать кушучында калган балыкларны су өстенә сипте ла .шины урыны белән чылана төшкән күлмәген юеш кулы белән сыйпаштырып куш өянке тарафына атлады. Әнисе аны калдырып китә күрмәсен тагын Өязенең түбәнге агымында эре балыклар да бар, алар бары тик шәһәрдән кайткан матур кармакларга һәм бары чикерткәгә генә каба. Канәгать берничә тапкыр үзе ясаган тимер чыбык кармаклар белән селәүченгә кармак салып карады—бар, тиз генә каба ди синен тупас тимерчыбык кармагына эре балык, ыжламадылар да. Инәсе кичүгә җитеп кенә килә икән. Әле генә “кочак-кочак” балык тоткан малай оекларын, елтыр кәвешләрен кулына тотып, яланаяк кичү кичкән, инде хәзер яр буендагы орылы акташта киенеп утырган инәсенә куанычларын җиткерергә ашыкты: —Инәй, ә, инәй! —Нәрсә? —Безнең Өязе нинди зур елга, әйеме? —Таптын тагын елга! Елга димәсән, хәтере калыр ...—Ниндидер уйлар белән борчылган ана йөрәксеп сөйләп китте.—Үлеп яткан кешенең каны кадәр генә типченеп ята инде шунда... Нәкъ үзебез кебек. Ни эше корысын, ни үзе корысын... Канәгатькә бу бер дә ошамады. —Юк, елга! Безнен Өязе—елга ул! Уңына-сулына карамыйча аякларына оекларын киеп, бөтәеп утырган инәсе, улынын хәтерен калдырырмын дигән уйны уена да китермичә, борын астыннан гына мыгырданды. —Монда килеп утырган ата-бабаларыбызны әйтер идем.. Тәүбә вә әтәүби иляһым!.. Жире—сазлык, елгасы—ни үлми, ни терелми. Чумып чыгарлык бер чонгылы юк... Кем әйтмешли, ага шунда кибәр-кипмәс, сүнәр-сүнмәс.. —Безнен Өязе—барыбер зур елга!—дип кычкырып җибәрде малай чынчынлап үпкәләгән аһән белән —Диңгез ул. дәрья ул!.. —Дөресе, инеш инде ул, улым,—дип җибәргән хатасын төзәтергә тырышты инәсе.—Башка якларда мондый инешләрне чишмә дә, кизләү дә диләр. —Юк, ниткән чишмә, ниткән кизләү ди ул?!—Канәгать үз дәлилләре белән "һөҗүмгә" күчте —Сезнен чишмә һәм кизләүләрегездә балык үрчеми Аларнын суы суык. Безнен Өязе жылыкай. Шуна күрә кочак-кочак балык! Әйдә, күрсәтәм!. —Ярар, синеңчә булсын. . II ------ <С7(к ссәламәгаләйкемнәр' Аваз килгән якка борылсалар—Минлегазиз бабай. “Чишмә г Башы" Минлегазиз карт Үлән яшеле йоккан чабаталарын исәпләмәгәндә, кигән киеменен барысы да актан Изүе сулдан калдырылып тегелгән озын, тир тозында, кояш нурында һәм кер селтесендә төсләре, хәтта кайчандыр кара булган буйлары, төрткеләре, бизәкләре дә ашалып, агарып беткән киң җилкәле, җилпуч итәкле җитен күлмәге дә, озын тулаоскларына кыстырып киелгән, күп юудан җилсенеп, уңып беткән кин төпле ыштаны да. күзенә кадәр батырып киелгән киез эшләпәсе дә, мөселманча калдырылып түгәрәкләнгән сакал-мыеклары. хәтта курысы суеп төшерелгән юкагач юл таягы да актан иде анын Ул гынамы0Сул кулын сугышта төптән өздергән, яраланып, тезеннән каткан уң аягын исә ничектер читләтеп, ярымтүгәрәк ясап атлаган картнын гадәттә җилфердәп торган буш җиңенең очына бүген ниндидер елтыр кыллары белән буранлап торган үлән бәйләнгән Канәгатьнең уйлавынча, ил буйлап хәл белеп йөрүче Хозыр Ильяс нәкъ менә шушы Газиз бабасы кебек булырга тиеш иде —Исәнме. Газиз бабай!—дип сәламләде аны малай — Вәгаләйкемәссәлам, Минлегазиз абзый!—диде инәсе — Кая юнәлдегез болай, Минсылу карендәш?—Кояшка алды белән торган карт кулларын каш остенә куйды —Карамалы базарына түгелдер бит? Малайны да ияртеп, димен. —Кая ди инде ул безгә базар юлларын таптарга, Минлегазиз абзый,— дип инәсе зарлангандай итте.—Сатарга малыбыз, мал алырга хәлебез юк Менә Җидегәнгә барасы иттек әле. Агылыйга тагылый.. — инәсе аңа ымлап, сүзендә бераз арттырып та җибәрде.—Җыландай телләремне чыгарып әйттем—калмый бит Ярар, ураза бәйрәме алдыннан бераз донья күреп кайтсын... —Ә-ә-ә, менә монысы мәслихәт, бик мәслихәт!.. Саваплы юлга чыккансыз, карендәш! Монавы уч төбендә генә торган Җидегәнне дә күрсәтмичәме?- Карт инәсенен фикерен күтәреп алды —Хәзер бит аларнын башлары башакланган, йомрыланган чаклары... Хәер, Канәгать улымнын башы болай да йомры инде анын, ә?—Ул кеткелдәп көлде —Кара әле, Минсылу карендәш. малаен бит бакчагызны ничек кенә тиз арада китмәнләп чыкты, ә? Олылар эшли алмаган эшне, ә? Шундый тырыш кешегә Җидегән кадәр Җидегәнне күрсәтми диме?—Ул Канәгатьне күкләргә чөеп мактарга тотынды.- Кулымнан килсә, мин ана Мәскәү Кремлен дә күрсәтер идем әле. Укытырга кирәк аны. Минсылу карендәш! Соңгы тавыгыңны сатып булса да укытырга кирәк. Әфисәр булсын!. Димнәмир, акбәкәт булсын!.. Быррач, палищщик* булсын! Күр дә тор, зур кеше чыгачак анардан. Аның йомры башы, ишетәсеңме, Мәскәү Кремле сәгате кебек тек-тек итеп тора!.. Карт колагын җилгә куйгандай итеп, тагын да кеткелдәде, исән кул яссуы белән дөпелдәтә-дөпелдәтә Канәгатьнең аркасыннан сөйде. Анын белән бергә вак чуерташлар өстендә дерелдәп таягы да кеткелдәп көлде. —Рәхмәт, Минлегазиз абзый. Анысын инде кистереп кенә әйтеп булмый. Аттан ала да туа, кола да туа, дигәндәй... Менә аталары гына... Инәсенен тавышы өзлекте. Карт бугазыннан “кых” дигән аваз чыгарып, карашын түбән төшерде. —Син үзен каян киләсен сон?—диде инәсе ниһаять тамагындагы төерне йотып җибәргәндәй итеп —Болай иртәләп... —Иртәләп, дип... Сәхәр ашадым да, урманга киттем. Печәнлектә бераз чабасы жирем калган иде. . Шунда мендем дә, сабах намазымны укып, тәпәлисе печәнне тәпәләп бетердем, иншалла. Аннан...—Карт эчеңдәген әйтәлмәгән төсле тыелып торды —Аннан нәрсә... минекен беләсез, шул чишмәләр инде. Печән өстендә йөрергә бөтенләй форсат тимәгән иде Атна-ун көнгә бер барып күренмәсәм, ташлар басып киткәндер, җылап яталардыр кебек. Шуларны карап кайтып килешем... Картнын җиң очына бәйләнгән сәер ефәк үлән боҗраларыннан кояш нурларында элже-мелже килеп көмеш коела иде. Малайның бу хакта сорыйсы килгәнлеген сизгән кебек, Габделгазиз бабай үзе үк аңлатырга кереште. —Кылган бу. Ата-бабалардан исән калган үр кылганы. Сирәктән сирәк кылганнар “Көмеш кылган” дип аталалар. Чәчкә атканнар, балакайларым. Кылган үләненен киткән хәтерне кире кайтара торган шифасы бар, дигән борынгылар... —һы!—диде Кәнәгать аптырап. —Кылган чәчкә ата мени ул, Минлегазиз абзы-ы-ый?—диде сузып инәсе. —Ата шул. Дөрес, сирәк чәчкә ата. Елына карап. Аллаһы Тәгаләнең бар нәрсәсе дә могьжиза бит: явымлы елларда кылган чәчкә атмый, ә менә быел җәйдә нибары бер яңгыр булды—чәчкә аткан.. Бар далага зеңгелдәп көлеп утыралар!..Еллар хәерле булыр. Ходай кушса!.. Савытка куям мин аларны. Тәрәз төбенә... —Ә кая аларнын чәчкәсе? дип сорады күңеле һаман тынычланмаган -Бәй менә шушы божра-божра булып айдарланган көмеш кыллар кылганнарның чәчкәсе була да инде.. Канәгать. Врач таби< Землемер —Һы Кызык ИКӘН. —Бер очратканда сорап калыйм әле, Минлегазиз абзый,—диде инәсе жилдә уйнаклаган кылган сабакларыннан күзен алмыйча —Шул чишмәләрне караганын өчен силсәүитгән берәр өлеш чыгармыйлармы0 Берәр пот иген бирмиләрме, трутгин булса да куймыйлармы, диюем —Түли!.. Таптын тагын!..—Карт тагын да таягы белән бергә кеткелдәп көлде,—Чишмәләрне караган өчен налук салмасалар, ярый әле! Аллаһәппәргә йөрим. Аннан, бирәсе бурыч өчен түләү сорап йөреп булмый бит. Табигатькә дә күз-колак кирәк. Сугыш та бетте, сазлык киптерәбез дип тугайларга, чишмәләргә, иген мәйданы арттырабыз, ялгызак агачларны төплибез дип урманнарга каршы һөжүм башланды Бер кулым, бер аягым исән чакта, хет чишмәләрне караштырып калыйм, ичмасам Барысынын да авызларын ихаталап алдым. Тын юлларын кинәйттем Абайлыйсызмы, мондый коры елда да Өязедә су кимеми0 Мул гына бит, ә? Карт таяк очы белән су агымында уйнады Канәгатьнен эчендә нәрсәдер “слк” итеп куйды —Өлеш, дигәннән. Чыгардылар... Кхе-кхе. Шунсына да куанам Элек минем нинди генә кушаматларым юк иде—Карун Газиз. Ялгызак Газиз, Гарип Газиз, Аяксыз Газиз. Чатан Газиз. Чулак Газиз... Чишмәләрне сөрдерү, малдан таптатудан туктыйк дип күп чәпчи торгач, үземә "Чишмә Башы Газиз” дигән ләкабне дә өстәп чәпәделәр дә куйдылар!..—Бабалары бу юлы таягын гәүдәсенә сөяп, исән кулы белән яшьле күзләрен сөртә- сөртә рәхәтләнеп, ләззәтләнеп көлде.—Тегеләре. “Чулак Газиз”ләре онытылды! “Чишмә Башы Газиз” генә калды. Халыкка рәхмәт, халык һәй^т безнең!.. Карт сөйләгәнне малай йотлыгып тынлады Анын күзләре ялкынлана, бит алмалары алсуланып яна иде “Чишмә Башы Газиз" кушаматын ишеткәне булса да, анын хак мәгънәсе турында элек уйлап та карамаган бит ул, почык борын! “Чишмә Башы” Газиз бабасы шушы үзе була бит инде! Анын әле үз янәшәсендә таяк очы белән агымсуларны чайпалтып торуыннан файдаланып, малайның инәсе белән ике арада булган бәхәсне чишеп каласы килде. — Газиз бабай!—Ул тәмам батыраеп китеп, алгарак чыкты —Газиз бабай, менә син әйт әле, безнен Өязе елгамы, әллә чишмә генәме? Карт авызын ачкан килеш катып калды. Ул сораудан тынсыз иде. —Әйттем бит монын башы Мәскәү Кремле, дип Мондый сорауга тотакаба гына җавап бирү шүтке түгел —Карт авыз тирәләрен, сакал-мыекларын сарган тир бөрчекләрен кул сырты белән сөртте Өянке күләгәсенәрәк ышыкланып, сүзен дәвам итте —Ну, рәхмәт Эр-рәхмәт, йәме! Безнен авылдан миңа мондый сорауны биргән беренче кеше әле син Күр дә тор, Минсылу карендәш, мондый сорауны биргән кеше бик зур кеше булачак!..— Ул малайга якын килеп, күзләренә текәлде. Анын белән бергә Канәгать янына тирбәлә-тирбәлә картын буш жинендәге көмеш кылганнар учмасы да килде —Менә син үзен әйт әле. кияү белән каләш гаиләме, түгелме0 —Син бигрәк инде. Минлегазиз абзый,—дип каршы төште инәсе — Сигезенче яше белән барган бала каян белсен инде аны? —Тукта, карендәш, тукта.и Азай димә. Зиһен көчәнергә тиеш Ул шунда гына эшли, ялкау булмый. Йә, йә!. —Г-а-и-л-ә,—диде малай авахларны авызыннан берәм-берәм сытып чыгарып. —Түгел шул, түгел, мин сина әйтим! Кияү белән кәләш—алар бары тик кияү белән кәләш кенә! Кечкенә сабыйлары, ягъни мәсәлән, синен кебек малайлары-кызлары булгач кына әйләнә алар гаиләгә. Әгәр шулар булмый икән, алар кияү белән каләш булып картаялар, мин сина әйтим. Вәт'. Минлегазиз бабасы авыр итеп тын алды — Елгалар да шулай. Чишмә ялгыз акканда ул әле чишмә генә. Ана башка чишмәләр дә кушылгач, елгага әверелә. Менә безнең Өязе дә үзенә нәкъ сез бара торган Җидегән авылын яңгыратып утырган Аюлы Кул, Әнәч Кулы, Тукмак Кулы чишмәләре кушылгач кына елгага әверелгән. Чишмәләрнең суы никадәр мул, саф булса, елгалар да шулкадәр мул, саф сулы була... Өязе!..—Карт ниндидер тирән сагыну белән уфырып тын алды — Җир йөзендә бу кадәр алыплар, акыллы кешеләр үстерә торган бүтән бер генә елга да юк! Бу ни өчен шулай дип уйлыйсыз? Аның суында адәмзатның миенә кирәк булган сирәк металлар күп... Алтын-көмеш күп!.. Өязе, безнен Өязе. Безнең өчен иң зур елга ул. Ул безнен диңгез, дәрья...Юк, акиян!.. Аны буган буаларда тегермән куласалары әйләнә, еликтыр станцалары эшли. Әгәр теләсәк, без анда парахутлар да йөздерә алабыз!.. —Әйттем бит! Әйттем бит!.. Өязе безнең өчен иң зур елга, дәрья!..— Малай кулларын чәбәкәйләп Минлегазиз карт тирәләй биеде.—Чишмәләр каян барлыкка килә? —Чишмәләрме? Алар да кешеләр кебек туалар һәм үләләр. Аларны да Ходай Тәгалә яраткан ...—Бабай бераз уйланып торды.—Коръәннең “Бәкарә” сүрәсенең алтмышынчы аятендә чишмәләр яратылуы турында менә нәрсә диелә: “ Муса пәйгамбәр таягы берлә ташка орды, таштан унике чишмә агып чыкты, чөнки алар унике кавем-кабилә иделәр. Һәр кабилә үзенең чишмәсен белде...” Менә синен чишмән—шушы Өязе була инде. Син аны белергә, мәнге хөрмәтләргә һәм мәңге онытмаска тиешсең... Болар барысы да Канәгать өчен серле китап укуга тин иде. —Бабай, ә бабай! Әйт әле, менә иген ничек үсә? Кешеләр үзләре үсә, шулай бит? Иген бит ул үсәргә кеше түгел? Шулаймы? —Житге инде сиңа.—дип жинелчә битәрләп алды улын ана.—Бер сораша башласан, чиген белмисен. Минлегазиз бабаң бит сиңа прафисыр да, Әфләтүн хаким хәзрәтләре дә түгел. . — Бәрәкалла, улым! Кешеләр үзләре генә үсә алмый. Менә сине, мәсәлән...—Карт малайнын инәсенә караш ташлады,—инәң үстерә, шулай бит? Инәңне дә, сине дә, мине дә, игенне дә Ходай Тәгалә яраткан һәм Ходай Тәгалә үстерә. Иген бөртеге дә кеше кебек тере җан ул. Аның да әнисе бар. —Кем? —Жир- Ана. Шуна күрә Җиргә Жир-Ана диләр дә. “Мәктәптә нигә бу хакта сөйләмиләр икән?—дип уйлап алды Канәгать— Шушы хакта гына сөйләсәләр дә, дәресләр күпкә мавыктыргычрак үткән булыр иде...” —Кешеләр җирне беренче тапкыр сука белән сөргәндә Жир-Ана бик нык җылаган, ди. Авырткан анын тәне Ходай Тәгалә аңа әйткән: Син әлегә түз. Кешеләрне азыкландыр. Аякка бастыр. Җылыт. Ашат. Киендер. Үстер. Яшәсеннәр, матур, батыр булсыннар, ата-инәләренә, Ватаннарына ырыс-бәхет китерсеннәр. Үз көннәре җиткәч, алар барысы да сиңа мәет булып кайтырлар һәм синдә балчык-мәтегә әйләнерләр...” Бу чынлап та шулай, улым. Кеше дөньяга килә һәм китә... Канәгатькә эссе көндә суык булып китте. —Үләме1 ' Кеше барыбер... үләргә тиеш мени? Кеше үлемсез булып калалмый мени? Минем үлемсез буласым килә!.. —Тәүбә, диген! Адәм баласы бары тик жан иҗтиһаты, эшләгән эшләре белән генә үлемсез була ала. Малайның йөзе яктырды. —Тәне белән—юк, үлемсез булалмый. Малайнын йөзе караңгыланды. —Үлемсезлекнен кызыгы юк, улым. Үлемсез кеше имансыз кеше булган булыр иде. Үлеме бар кеше тормышта—тереләр алдында, әхирәттә—Ходай Тәгалә алдында бурычлы. Шуна күрә адәм баласы үз гомерендә кешеләрне рәнҗетмәскә бурычлы... Бурычсыз тормыш мәгънәсез. Барыгыз бар юлыгызда булыгыз!—дип куа башлады карт аларны кинәт кенә уянып киткәндәй.—Мин сөйләрмен ул, тел сөяксез ул!.. Кхе-кхе... У Өянке күләгәсеннән чыгып, ул үзе дә авылга таба юнәлә башлады. Әмма аны инәсенен соравы туктатты: —Гает намазы кайчан икән. Минлегазиз абзый? — Бүген сишәмбе мәле? Сишәмбе. Быел ике бәйрәм рәттән туры килә икән бит. Гаетне жомга алдыннан, атнакич иртән укыла диделәр, кардәшем Бәйрәмнәребез мобарәк булсын! — Шулай була күрсен. Газиз абзый! —Исән бул, Газиз бабай! —Сау бул, Канәгать улым. Сәламәт бул. Хәерле юл сина!.. зиз бабасы белән сөйләшүдән ифрат та тирән шаукым алган малай г зе белән инәсе дә барлыгын онытып, алга торып олакты. Бераз киткәч юрылып караса—бабасын гүя жир йоткан, ә менә инәсе ун кулындагы ак төенчеген ак болыт сыман култыклап тугай юлыннан килә ята Канәгать бабасы турында уйланды. Гажәп кызык кеше икән бу “Чишмә Башы” Газиз карт. Чалгы сабын сул кулынын буш жиненә бәйләп куеп, бер кул белән печән чаба, ялгызы сыер асрый, сава, сөтен аерта, маен яза, дип сөйлиләр иде—хак икән, әй. Бу кылганнар учмасын бер кулы белән ничегрәк итеп жин очына төйнәде икән ул? Мондый чакларда ул төенне теше белән төйни, теше белән чишә, имеш Никадәр могьжиза. ә? Сөйләүләренчә, шул исән кулы белән арбага печән, утын, бүрәнә төйи, печән йөген хәтта бер ялгызы бастырыклап арканлый икән. Анысы да дөрестер—тәмам ышанды Канәгать. Якыннанрак кызыксынсан. чабатасын да үзе тукыйдыр әле ул. Жәен-кышын буш вакытларында күрше авылларга йөреп, әйтем-мәкальләр. төрле риваятьләр, шәжәрәләр жыя дип тә сөйлиләр иде—монысы да ырас икән. Әй. бу өлкәннәр! Авылда Газиз карт турында нинди генә сүз иоретмиләр! Аның хатыннан уңмавы турында да сүзләр ишетел гөл и. Шул ук Җидегәндә менә егерме ел инде бер килеп, бер китеп йори, тагын да шул яман телләр сөйләвенчә, ни ашатмый, ни яшәтми торган хашны да бар, имеш Әйе, өлкәннәр халкын аңлап бетмәссең, аларнын күңел ишекләре Канәгатьләр ишеге кебек чыбык белән генә бикләнми шул. Аларнын йозак эчендә йозак, тозак эчендә тозак Ә менә Газиз бабасының күптән түгел дөньяда бер мөслимә артыр дип күрше чуаш авылыннан хатынлыкка бер чуаш хатынын алып килүе чыннан да дөрес Дөресендә дә чын Аларны бергә моннан берничә көн элек авыл лафкасында Канәгать үз күзләре белән күргән иде Авылда "Татардан хатын табалмаган Газиз” турында чираттагы мәзәк чыккач, бабалары, имеш, чуашлар чукынмаган халык, алар шул ук төрки-татар, дип жавап биргән, имеш Газиз бабалары чуаш хатыны белән никах укыткан, имеш Барысын да белә бу халык, белмәгәне юк бу халыкнын! Йөгергән унайга малай “Безнең авылда нинди кешеләр бар!” дип горурланып куйды. Канәгатьләр буыны алар кебек нык һәм максатчан була алырмы? Өязе ярлары жәясеннән ук булып атылып чыккач та. Канәгать алдында ике яктан да таулар култыклап алып барган тугайнын иркен күренеше ачылды Малай тыны кыса башлаганчы чапты-чапты да. туктап, инәсен көтте, хәле беткәнче чапты-чапты да, туктап, инәсен көтте Шулай итеп үтәсе юлы да сизслмичәрәк үтә торды Кайчандыр сугышка кадәр киндер ашы, җитен чәчелеп, чогендер, суган, мал тормасы утыртылып, үзендә дөрес чәчү әйләнеше саклаган жир, сугыш һәм аңардан сонрак чорда чәчелми торып нәселсехләнгән. әле булса нәкъ сугыштан чыккан кешеләр кебек аншайган. урыны-урыны белән үзен урман кебек басып киткән кырлы курай, ат кузгалагы, әче гөрләпәләр. тагын да әллә ниткән эт эчәгеләре, билчән, кузаклы һәм кузаксыз, күзәнәкле һәм күзәнәксез үлән-үсемлек ишараты коллыгында кыргыйлашкан халәттә гомер сөреп ята иде Тугайны мен горле үсемлекләрнең һәм чәчкәләрнең куе хуш исе биләгән. III Тынына шушы хуш исләр капкан Канәгать бары тик аска—аяк астыннан артка сүтелгән юлга карап йөгерде дә йөгерде. Ул җирдә йөкле һәм йөксез кырмыскаларны, купшы күбәләкләрне, үз борындыкларына качкан әкәмтөкәмнәрне күрмичә узып китте дә. туктаган, инәсен көткән арада, аларны кулларына алып, сыйпады, иснәде һәм кеше телендә әңгәмәләште. Менә юлны урталай кисеп, саран гына саркыган суы белән җирне чиләндереп яткан Тукмак Кулы чишмәсе аша чыккач, юл тауга таба үрли башлады Канәгать тагын да артка борылып карады: ак төенчекле инәсе әле тугайнын уртасына гына җитеп килә икән. Ул, үзен сынап, тауга бер тында йөгереп менү бурычын куйды: менә алса—егет, менә алмаса—җебек. Ерак арага йөгерә торган йөгерешчеләр кебек терсәкләрен ян-якларына җөпләп очлады һәм “һу!” дигән аваз чыгарып тирән тын алды да тауга үрмәли башлады. Аның белән бергә күкрәгендә леп-леп килеп мидалы да үрмәләде.Ул юлдан читкә карамаска тиеш Караса—уй бүленә. Уй бүленсә—кәеф үзгәрә. Кәеф үзгәрсә—теләк үзгәрә. Теләк үзгәрсә—хезмәт үзгәрә. Менә аның тыны кыса башлады. Юк, ул тиз генә бирешмәячәк. Тагын йөз адым. Йөз ыргылыш. Тыны тәмам кысты. Юк, ул болай гына чигенмәячәк. Малай күз кырые белән генә офыкның читен сирпел алды—әле тауның өченче, соңгы артылышы үтелмәгән дә. Тыны кысуын онытырга тырышып, ул Өязенең башта гади генә чишмә булуы, аннан ана Аюлы Кул, Тумак Кулы, Әнәч Кулы чишмәләре дә кушылгач, океанга әйләнүе турында уйларга тырышты. Малай алга, юл артка шуышты. Гүя алар сабантуйда аркан белән тартышалар иде. Ун ыргылыш. Тагын ун ыргылыш. Тирләгән йөзен, чәчләрен сафландырып җиләс җил исте. Туктады Карашын юлдан күтәрде. Күзләрен ачты. Канәгать тауга менеп җиткән һәм кызыл ыштаны белән аның түбәсенә кызыл әләм булып кадакланган иде. Ул ат юлыннан чыкты, тауның чөкәймәле үзәгенә басып, карашын еракларга-еракларга юнәлтте—аңардан дистә чакрымнарда офыклар ачыла һәм бу офыклар боҗрадан боҗрага күчеп алышына иде Кайдадыр сулда— Смородин, Олы Кәркәле, турыда—Таукай-Гәйнә, Тәтер-Арыслан, уңда— Хлебороб, Корманай, Кыргыз-Миякә, артта—Өязебаш, Өршәкбаш- Карамалы, Әнәч авыллары, аларны уратып алган карурманнар, елгалар- күлләр аша карашын ерак-ераклардагы Ырымбур тарафларыннан үзенә таба түгәрәктән-түгәрәккә тарайтып, кечерәйтеп килде-килде дә, туган авылы Колтамакта тукталып, тирән итеп тын алды. Анын өчен Жирнен кендеге нәкъ шушы Колтамакта иде. Әнә шул кендектән чыккан һәм яшел яланнар аша нечкә генә тасма булып сузылган юлдан кулына ак болыт кебек тоткан ак төенчегендә алга- артка атынып, шушы түгәрәк дөньяның хуҗасы булган инәсе— җыйнаклардан да җыйнак, тыйнаклардан да тыйнак, уймаклардан да уймак, матурлардан да матур инәсе килә. Болар барысы да Канәгатьнең байлыгы иде. Анын күкрәген сихри хисләр биләп алды Ул кулларын җәйде һәм Колтамактагы Миңлегазиз бабайлары ишетелерлек итеп кычкырып җибәрде: —Әс-сә-лам-әга-ләй—ке-е-ем!.. Жавап бирүче булмады. Нинди иркен, нинди кин, нинди матур иде аны тудырган-үстергән Туган Иле!.. Бераз гына түбәндәрәк кемдер нәзек кенә итеп сызгырды. Тирә-ягында беркем дә юк иде. Сызгыру башка тарафлардан да кабатланды. Малай бар гәүдәсе белән очлыкүзгә әйләнде. Ни күзе белән күрсен, йомраннар, берсе нәкъ ул килгән юлнын читендә икенчесе алар белән ике арада, нәкъ кеше, нәкъ Канәгатьнең узе кебек’ юк, дөрес түгел, намазга азан әйткән азанчы картлар сыман кул яссулары белән колак яфракларын ышыклап, тегендә һәм монда арт аякларына басканнар да. йомраннар, якты соры йомраннар, гүя малайнын үзенә үк сызгырып, үзенә үк исәнлек авазы салып, бер-берсе белән хәбәрләшепме хәбәрләшеп маташалар! "Биредә йомраннар ятуы икән" Форсаты һәм янында дуслары булган булса, ул элеккечә, гадәттәгечә, елгадан су ташып, аларны ояларыннан горгеләп чыгарган, эһ дигәнче тунаган һәм тиресен иске-москы, сояк-санак җыючы Суфиян бабаларына тапшырып, ун тиен акча да юнәткән булыр иде Бу йомраннар да анын байлыгы иде Канәгать ике бармагын авызына тыгып, әче итеп сызгырып җибәрде. Йомраннар шундук гаип булды Тагын сызгырды Аскы теш казнасының алдагы бер сынык теше күренеп калды Аны быел кыш таудан чана шуганда баганага бәрелеп сындырган иде ул. Талгын гына җил исте. Дала тирбәлеп алды Канәгатьнен шәрә балтырларын нәрсәдер, бая елгадагы вак балыклар сыман, кытыклап куйды Малай еракларга түгел, үзе басып торган түгәрәк даирәгә, үзе яшәп азапланган түгәрәккә илтифат итте һәм үзенен ачышына тан калды Энекәй генәм! Таулы дала бер офыктан икенче офыкка Газиз бабасынын буш җиңсәсендәге миллионлаган көмеш учмалар белән кыйралып тирбәлә иде' Кылганнар чәчкә аткан! Синен бәрәңге чәчкәләрен генә нәрсә ул! Биек нәселле, эре төпле кылганнар арасыннан башы белән генә калкынып күренгән малай үзен бер караганда аксыл-яшькелт, икенче караганда тулаем аксыл-куе яшел, өченче караганда яшькелт-соры комеш булып дулкынланып, тирбәлеп, алга, аннан артка мәтәлгән, бер-берсен әбәкләп куышкан, соеп һәм сөешеп, алга йогергән, аннан артка чигенеп чайкалган диңгездә итеп хис итте Бу дала диңгезе сабын күбеге белән күбекләнгән иде Түгәрәк-түгәрәк сиртмәләр белән сиртмәләнгән, боҗралар белән боҗраланган, бөдрәләр белән бөдрәләнгән нәзек кыллы мамыклардан йомшак нурлар ургылып-ургылып чыга да, кылган очларының мамык каурый, әтәч койрыгы сыман солтаннары барлык тарафны сабын күбеге белән күбекли Сабакларның астагы һәм остәге буыннарыннан боргаланып-сыргаланып күтәрелгән, як-якка бүселеп чыккан йомшак-зәнгәрсу кыллар, солтаннар, чуклар, калфаклар, чачаклар комеш рәшә булып бар тарафларга чайкала Бу солтаннарны, бу чукларны, бу калфакларны кызлар нигә чәчләренә кадамый да, нигә алар белән чәчләрен чачакламый икән? Хәтерлерәк булырлар иде Аларның да чәчкә аткан кылганнарны күргәннәре юктыр әле! Сабаклардан як-якка ниндидер сөрмәле сызык булып суырылып чыккан нәзек кылларны кояш якты бәрхет чүкечләр белән чүкегән дә, тамчылы нурлар, алтынсу зәркән. көмеш нәкыш белән каеган Нурларда төсләрен үзгәртеп, бу зөркәннөр әүмәкләшеп уйнаклый, күзгә күренмәс төсләрдә бер-берсенә кагылып зенлиләр. чеңлиләр иде' Кызык икән бу дөнья дигәнен! Бер богәле икенче бөгәл эченә керә дә утыра. Чәчкә аткан бәрәңге боҗрасыннан чәчкә аткан кылганнар боҗрасына кереп чумарга бер алым икән! Кем уйлаган ’! Менә сиңа Жидегәнгә сәяхәт!. Сәяхәт булды бит инде, хәзер кайтса да була' Шушы комеш моннар, шушы комеш сөрмәле кыяклар, җепселләр аталамы чәчкәләр дип? Кылганнарның чәчкәләре кая? Кая бу чәчкәләрнең таҗлары? Таңда яшәү мирасы алып килә торган чыкларны тутыра торган күңел савытлары кая? Канәгать үзе дә сизмәстән куллары белән кылганнарны оерелдсрде Кыяк кыякка, зәркән зәркәнгә кагылып зеңгелдәде Иелеп иснәп каралы— кылганнар коры дала, бераз гына сусыл тамыр исеннән башка бернинди ис белән дә аңкымый иде Шулчак малайның кылган чәчкәләрен кемгәдер бик тә якын, бик тә якын кешесенә бүләк итәсе килеп китте. Инәсенә! Инәсенә, әлбәттә! Йөзе җитдиләнеп калды. Сәбәбе дә бар икән шул. Анын бит әле инәсенә бер тапкыр да чәчкә бүләк иткәне юк икән Шулай да бу гына аз тоелды. Инәсе бит анын янында, янәшәсендә! Анын чәчкә бүләк итәрлек берәр ерактагырак якын кешесе юкмы? Шулчак... теге, аннан бер генә партага алда утырган чем-кара Балкыз исенә төште. Әйе, Балкызга да бүләк итәргә тиеш ул чәчкәләрне! Исеме ничек кызык, ә? Балкыз. Анын балы бар микән ни? Малай көлемсерәде. Анын шул Балкызга гел генә карап торасы, гел генә анын белән әбәкле уйныйсы, гел генә майлап тараган чәчләреннән тартасы килә. Нигә шулай икән ул? Ул Балкызга да кылганнар гөләндәме җыярга карар итте. Теләсә чәченә такыя итеп үрер, теләсә калфак, чук-чачак итеп кадар, теләсә, Газиз бабай кебек, савытта тәрәзә төбенә куяр. Анын йөрәге күкрәгеннән атылып чыгардай булып типте. Ул бүләк өчен саклык белән генә капшанып һәм сыйпанып, ин матур, ин бөдрә, ин йомшак, ин сыгылмалы, ин купшы, ин көмеш зәркәнле, тагын да әллә нинди “ин-ин” нәрне өзеп карады Әмма сабаклар сүс тегәрҗеп кебек ныклы булып чыкты. Өзелеп бармый иде алар. Алар сыек сынлы, тыштан мамык кебек йомшак күренсәләр дә, эчтән ифрат та үзәкле, нык, каты бәдәнле, һич кенә дә бирешмәс җан икәннәр Малай аларны сабакларыннан бер омтылышта сындырырга итте. Эш болай да барып чыкмады. Ниһаять ул сабакларны-солтаннарны сул кулы белән өстән тотып, ун кулы белән астан “черт” итеп кенә сындыра башлады. Озак та үтми анын күкрәге ниндидер сабырлык белән тирбәлгән көмеш солтаннар белән тулды. Ул җыелган Гөләндәмне икегә бүлде һәм шул ук кылганнарның үзле сабаклары белән боҗралатып бәйләде. Ике кулында ике гөләндәм барлыкка килде Шулчак сискәнеп, тирә-якка колак салды. Гүя кемдер аны күзәтә иде. Кылган төпләре мен төрле авазларда чекерт-чекерт килеп чекерти, зеңгелди, зенли. сайрый, сыкрый, гөрли—җырлый икән! Ходайнын йөзләгән төр үләннәре, үсемлекләре һәм чәчкәләре, йөзләгән төр чикерткәләре, кетнәкичләре, үрмәкүчләре, күбәләкләре, кырмыскалары, нечкә билләре, энә караклары—барысы да, барысы да нәкъ укытучы Гаяз абыйлары кебек нечкә билле мандолиналарда уйный һәм кояшлы гомерен кичерә икән! Бу куанычтан анын йөрәге галәмгә ашты. Ул күккә карады. Малайнын алгы теш казнасындагы сынган теше тагын да кояшка күренде... ^ Күктә, нәкъ Канәгатьнең баш очында, өстә, бик өстә, кара нокта булып бер кара козгын эленеп алган да, кымшанмыйча бер урында тора да, тора. Ул шаккатты: аны күзәткән бу козгынны күк гөмбәзендә гүя ниндидер бер чит көч тотып тора. Гүя ул бар дөньяны үзенә карату, алдау өчен мәңгелек тирән уйда йотылган. Ана киләчәкнең барысы да билгеле, шуңа күрә ул юк-барга илтифат итеп вакланып та, канатларын кымшатып та маташмый. Гүя бу Козгын аша исемсез, яшерен, кара битлек кигән кемсәләр Канәгатьләр әле ишетеп тә белмәгән ерак Парижлар, Нью-Йорклардагы акча биржалары, карангы бүлмәләрдән пышын-пышын килеп, шушы миллион Канәгатьләрнең генә түгел, миллион йомраннарнын, кылганнарның, барча үләннәрнең һәм тере жаннарнын язмышларын, аларнын бәхетле, йә бәхетсез булачагын алдан ук хәл итә иде... Малай янадан күккә карады. Козгын урынында иде. Гүя шушы козгын кыяфәтендәге гыйфрит, иреннәрен чатнатып ураза тоткан инәләрен һәм аларнын бердәнбер гает бәйрәмнәрен урларга килгән Анын инәсен тиз генә җитәкләп кире өйгә алып кайтып китәсе килеп китте. Әмма ул тыныч, шөбһәсез һәм...шунысы кызык, бу козгыннан һич кенә дә курыкмый иде. Әйтерсең, ниндидер икенче бер көч ана ышаныч өсти Һәм бу ышаныч аның маңгаеннан нурлар булып нурланып чыга. Көтелмәгән бу борчылу анын ашказанынын тегермән ташларын әйләндерде. Өзелеп-өзелеп ашыйсы килеп китте. Кылганнар арасында тамак ялгарлык бернинди үлән әсәре—кымызлык, кузгалак, балтырган, сарана. ж.иләк сыман нәрсә күзгә чалынмады. Тау кырлачында атарнын булуы мөмкин дә түгел иде. Ул кылганны төбеннән үк өзде Сытылып яшел сөте чыкты Тәмләп карады—үлән сөте төче баллы иде. Анын янәшәсендә сарут һәм кылган кыякларыннан, үлән төкләреннән талгын искән җилләрдә аксыл серкәләр оча. алар берьюлы тын алып, дулкынланып, батлы жил. баллы дулкын хасыйл итә һәм ашау теләген тагын да көчәйтә иде. “Тизрәк Җидегәнгә,—дип уйлады ул.—Анда кунак малаен кунак итми калмаслар." Инәсе килеп житеп киләдер. Юлга чыгарга кирәк. Әмма аның бу матурлыктан аерыласы килмәде. Аяк очларына басып, тау астына караш ташлады Инәсенен сыерчыклатып бәйләгән ак яулыгы тау түбәсеннән калкына да югала, калкына да югала. Менеп житеп килә икән шул. Ике кулына да көмеш голәндәм тоткан малай, уйнаклап алга чабып барганнан сон, кире чаптырып килеп, тәртә арасындагы инәсенә иркәләнгән колын кебек, кылганнар арасыннан саркылып чыкты да инәсенә килеп сыенды: —Инәй, инәй! Кылганнар чәчкә аткан!.. —Ярар, атса,—диде инәсе ана карамыйча да авыр тын алып —Әйбәт булган. Их, шушы өлкәннәр! Бигрәк житдиләр инде. Инәсенен җавабы аны һич кенә дә канәгатьләндермәде. Ул аның икенче ягына сикереп чыкты. —Кылганнар чәчкә аткан,—дим —Кылганнар!. —Сөйләмә юкны Кылганнар чәчкә атмый Мыек кына чыгара —Чәчкә ата! Аларнын шул мыеклары чәчкә бит инде!..Газиз бабай дөрес әйткән! Менә! —Малай бер гөләндәмне инәсенә сузды —Монысы сина!.. Авыл җирендә туып-яшәгән анасынын—яшьлекләрендә хәтта кияүләреннән дә чәчкә алу гадәтенә өйрәнмәгән авыл кызларыннан булган анасынын—авызы ерылып китге. Анын күнеле өзелердәй булып нечкәрде —И-и-и, сабыем!—Ул көмеш кылганнар голәндәмен кулына алды да, малаенын аркасыннан дөпелдәтеп сөйде —Инәсенә чәчкәләр җыйган бит ул!.. Рәхмәт инде! Ә монысы кемгә? —Монысымы? Монысы. Монысы Балкызга!. Инәсенен йөзенә кызыллык бәрде —Яратасын мени? Инде малай да пешкән алма кебек кып-кызыл булды. Ул бу сүзне тоя. тик аңламый иде. — Кит әле, әллә нәрсәләр сөйлисен!. —Кайтканда җыяр идең әле . —дигән булды инәсе юри генә. —Анысы бит анын кайтканда, ә монысы—барганда —Монысын Минзыя түтигә бирик тә. Балкызга кайтканда жыярсын. — Юк Кайтканда җыймыйм. —Ул чакта Минзыя түтигә минекен бирик тә, кайтканда миңа җыярбыз. -Ярар Инәсе белән килешүенә куанган малай үзенен гадәттәге сорауларын бирә башлады — Кылганнарның исеме нигә “кылган” икән ул, инәй? Алар нәрсә кылган? Ә нигә “кылмаган” түгел? Алар нәрсә “кылган" да. без нәрсәне “кылмаган”? —Җитә калды инде сиңа, хәзер башымны катырырсың. Колтамакка кайткач. Минлегазиз абзыйдан сорарсын, яме. Ана белән бала менә шулай чөкердәшә-чөкердәшә Өязе буйлап “Т” хәрефе рәвешендә тезелгән уймак кебек кечкенә, җыйнак өйләре, хәтта урман авызына капланып ук утырган өйләренең салам түбәләре белән дә нурланып яткан Җидегән авылына килеп керделәр 2* Биредә әле чишмәлеген дә югалтмаган, елга да булып җитмәгән Өязедә ике су тегермәне тоткан кечкенә авылга кергәч тә, сулга борылып, түбән таба төшә башладылар. Кинәт аларны лән-лән килеп сыер имчәге чаклы зур имчәкле инә эт озата барды, тора-бара бу ләнгә ияреп, аларны инә этнең барлык нәселе—кызлары һәм уллары.оныклары һәм онычкалары, картәтәй һәм картинәйләре, кайнеш һәм кайнегәчләре уратып алып, колакны вау-вауга салды. —Китегез, кит!—дип кулындагы чыбык белән куарга итте аларны инәсе үзалдына сөйләнә-сөйләнә.—Кара нинди хәлле, кара ничек өскә менеп баралар!. Калхуз этләре түгел, калхузга кермәгән этләрдер болар!.. Этләр артта торып калуга колак яфракларын икенче бер илаһи шау, икенче бер бөек дөпелдәү басты. Гүя бу көч югарыдан аһылдап, лаф орып түбәнгә сикерә һәм үзен-үзе кызганмыйча челпәрәмә килә иде. —Инәй, нәрсә дөпелди ул? —Боларнын чишмәләре шулай дөпелди. Аюлы Кул чишмәсе. Минлегазиз бабан әйткән чишмә менә шушы була инде. —Барып карыйк. —Тукта инде. Соңыннан. —Ә нигә Аюлы Кул? Аюның кулы... Әй, кулнын аюы була мени? Килеп җитүләреннән кәефе килгән малай әнисе янәшәсеннән аю кебек лап-лап атлаган унайга шаркылдап көлде. —Уф, бетмәс сорауларын булды инде! Ичмасам, кеше авылында тынгы бирер иден Безнен якларда урманлы тау, үзән битләүләрен “кул” диләр. Кул аясы —Анасы уч төбен күрсәтте —Кул яссуы кебек ачык җир, анладынмы? Бу урманнарда аюлар булганга күрә “Аюлы Кул” дип атаганнар... Инәсенең сонгы сүзләреннән соң малай күзгә күренеп үсте. —Аюлары... әле дә бармы? —Бар, ди. Баллы табаклар күтәреп, сине көтәләр, ди. —Әйдә, барып карыйк!—Канәгать сикергәләп куйды.—Балын ялыйк! —И-и-и, исәр!.. Малай рәхәтләнеп, авызын колагына җиткереп көлде. Инәсе аны яратканга гына “исәр” ди бит ул. Алар читән ихаталы, җил капкалы йортка җитеп килгәндә генә тирәягындагы бер көтү тавыкларын “көш-көш-шү”ләп, кулына болгау чүлмәге күтәреп һәм ике каш арасындагы кара төрткеле миңе белән бар тирә-якны яктыртып, бер апа килеп чыкты. —Минзыя түтки! —Минсылу сенлем! Бер мизгелгә югалып калган Минзыя түтки нишләргә белмичәрәк торды да, һушына килеп, болгаулы чүлмәген җиргә куеп, алъяпкычының арты белән кулларын сөрткәләде дә, инәсен кочаклап алды: —Уч төбендә торып та күрешә алмыйбыз, илаһым! Исәнме-саумы Минсылу сенлем!.. Ул елап җибәрде. —Исәнме, Минзыя түтки!.. Үзең дә килеп чыкмыйсың, ичмасам!.. —Исәнме, Минзыя түтки,—диде чак кына ишетелерлек итеп Канәгать тә. Инәсенә ияреп инәсенен тутасын Канәгать тә түтки, ди. Түткие мона бер дә ачуланмый. Киресенчә, бу Минсылу түгкиенә бары тик ошый гына бугай. Авыллары чынлап та күршедә генә ятса да, авыр калхуз эшендә изелеп, теләгән чакларында очрашудан да мәхрүм сенелкәшләр кочаклашып күрештеләр һәм керфек очларындагы яшь тамчыларын күрсәтмәскә тырышып, аларны кул аркалары белән җилгә кактылар. Алар күрешкән-исәнләшкән арада Канәгать җиргә сеңешеп таушалган читән аша түткиләренең бәрәнге бакчаларына күз ташлап өлгерде Башка бакчалардан аермалы буларак, боларнын каракучкылланып, ниндидер бер ятимлек белән моңсуланып яткан бәрәңгеләрендә бер генә чәчкә дә күзгә чалынмады “Йә чәчкә атканнар, йә ата да башламаганнар”. — Рәхмәт инде. Минсылу.үзен белән төпчеген-колынчагынны да иярткәнсен Бигрәкләр генә дә Гыйззетдин кияүгә охшаган бит әле ул, тьфу-тьфу. күзләре дә кияүнеке кебек зәңгәр, тажыраеп торалар Кара әле, гирруй бит бу, гирруй! Күкрәгендә мидал!—Түткиләре аны йөзе белән алдына каплатып сөйде дә сөйде. Аннан инәсенә карап алды —Юк, юк. борчылма, минем күзем каты түгел, минем күзем тими. Сөбханалла, машалла! Бүдәнәдән—май, ябалактан—йон, эткә-кошка тоттырма'. Атасы гына бу коннәрне күрәлмәде, мәрхүм. Йә, нишләп урамда торабыз әле без, тиле кеше шикелле? Әйдәгез, керик!—Ул борылган унайдан бармак очы белән чеметеп кенә җирдәге болгаулы чүлмәген эләктереп аллы — Әйдәгез, өйгә!.. Алар җиргә ярым яткан капка аша үтеп болдырга күтәрелделәр —Йә. улым, чәчкәләреңне түткиенә бир инде.—диде инәсе Кәнәгать ун кулындагы гөләндәмен түткиенә тапшырды. —Бу сина. Минзыя түтки!.. —И-и-и, илаһым! Рәхмәтләр инде сина, колынчагым! Кылганнар шул кадәр чачакланган мени инде9 Яратам мин чачаклы кылганнарны! Нинди матурлар!.. Эш өстендә сәхрәгә дә чыгып булмый Ярый әле бүген бригадир гает көненә дөньяларыгызны юыштырыгыз дип көн биргән иде. рәхмәт төшкере... Сез киләсе булган икән Менә әле йорт-җиремне бераз юыштыргандай иттем дә., тавыкларыма кычыткан төеп, болгау сибеп керим әле дип чыккан идем—сез! .. Рәхмәт төшкереләр'. Түткиләре алар килгән шатлыктан нишләргә белми, туганнарын өерелтәоерелтә дүрт почмаклы бүрәнә өйнен аллә саманнан, әллә таштан салынып акшарланган алгы ягына алып керде Анда җәннәт салкыны иде Юлдан арып килгән малайнын бу җиләслектәге бүкән утыргычка утыруы белән үтереп йокысы килә башласа да. түткисенен эчке яктан чикыл-чикыл китереп чыгарган кашык-табак тавышы аны шундук айньпты, инде тагын ашыйсыны китереп эче боргалана башлаган Канәгать күз аяларын киереп бер могҗиза көтте Менә Минзыя түткие инәсе белән сөйләшә-сөйләшә базларының авызын ачты, лапылдап базларына сикереп төште, ниндидер кызыл чүлмәкнен—әйе. Канәгать белә, чүлмәк кызыл булырга тиеш!— капкачын күтәрде, калак тавышлары чыгарып, тагын да чупылдый, чикылдый башлады. Түткие сөйләгән сүзләрнең кайберләре баз авызында йотылып кала да, кайберләре өлешләтә генә ишетелеп куя Әмма Канәгатьнең барлык күнел гамәле геге чикылдаган савытларда иде —Балалар исән-саулар, шөкер Олысы трахтырда сабанчы-плугар бөләкәйсе ындыр... (Сүзе ишетелми калды.) Жизнән өчен, чакырткалыйлар шул.. (Сүзе ишетелми калды ) Нишләсәләр дә нишләсеннәр Сбулычлар инде... —Чү. түтки... —Мин болай гына бит. Баздан гына бит — Гыйззетдиннең пинсәссн алалмыйбыз шул Фрунтга үлгәнлегенә ыспрафкы китерергә кушалар. Әллә һәлак булган, әллә булмаган, диләр Пахарункасын югалтканбыз, ләбаса!.. Күчермәсе үзләрендә калмады микән ни?.. Монысы—инәсе Менә, ниһаять, Минзыя түтки теге кара мин төрткесе белән дөньяны яктыртып баз авызыннан килеп чыкты Ул ап-ак. каты ярмалы, ишелергә юрган, өстен ә әле үхләнеп-куерып та бетмәгән сыек каймак та салынган катыклы әлүмин савытны Канәгать алдына китереп куйды Мазайнын авыз сулары килде Катыкка тыгып куелган агач кашык уңга-сулга янтаймый туры басып тора иде "Вәт, катыгы да катыгы, ичмасам. Боларнын сыерлары да бар икән. Безнеке былтыр кыш зыянлады Аксыз калдык" Ашарга ярый микән, дигәндәй, ул тирә-ягына каранды. —Аша, колынчагым, аша,—диде түткие, аның алдына бер түтәрәм кара ипи дә куеп. Катык белән кара ипине жәһәт кенә урынына менгезеп куйгач, аннан аерым бер канәгатьлек белән кикереп тә җибәргәч, бу жәннәт салкынында аны тагын йокы басты. Бер якка тәмам кыйшая, читкә янтая барган малайны инәләре шундук күреп алды. —Габделәхәднен толыбы... Фрунтка китәрдән алда гына Яңгырчы остасыннан тектергән иде. — Ишетелер-ишетелмәс кенә әйтелгән “Габделәхәд" дигән сүзендә “б” һәм “д” авазларына ләззәтле басымнар ясап сөйләнә-сөйләнә Минзыя түтки инде сүнеп үк барган малайга шундагы сәке сыман ятак өстенә урын түшәде. Инәсе аны күтәреп килгәндәй алып килде дә, урын өстенә салды —Менә монысы кыска туны... Бәрән тиресеннән тектергәниек. Балалар алмашлап кия... “Балалары бар икән,—дип уйлап алды Канәгать үзен басып барган йокысы аралаш.—Нәкъ безнең кебек икән. Без дә әтәйнен бәрән тунын алмашлап киябез бит...” үвәлдә аның колагына инәсе белән Минзыя түтки сөйләшкән нәрсәләр, баздан ишетелгәндәй, кергәләп-чыккалап алды. Алар бу Габделәхәд дигән кешенең—аңлашылуынча, ул Минзыя түткинең ире була, күрәсең,—ниндидер “плингә” төшеп, ниндидер әмрикләр кулына эләгеп, безнекеләргә тапшырылуы, аннан безнекеләрнең аны ун елга төрмәгә утыртулары турында пышын-пышын сөйләштеләр. Кеше-кара ишетә калып, юк өчен баш китә күрмәсен, дигәндәй, Минзыя түтки ихатага чыгып, тәрәзә капкачларын ябып, ишек бауларын ныгытып керде. Алар бу тынлыкта да үз сүзләренә үзләре ышанмаган аһән, шик-шөбһә саклап, ярым билгеле ымлыклар, пышылдаулар, күзләр һәм кашлар, ишарәләр ярдәмендә дә аңлаша иделәр... Ниһаять малай йокының тирән упкынына чумды. Анын белән бергә йөгереп һәм чабып, тауларга менеп һәм таулардан төшеп арыган кечкенә йомры аяк чәлтерләре дә, бүген иртәдән бирле табигать көмешеннән чыга алмаган нәзек кенә бармаклы зифа куллары да, хәтта куе ат кылы кебек елтыр кара, юан чәч бөртекләре дә, күкрәгендә сары мидалы да чалшаеп йокыга талды. Аның колагы төбендә генә үзенә чакырып дөпелдәгән Аюлы Кул чишмәсен дә, инәләре сөйләшкәнен дә ишетми иде ул хәзер. Бала йокысы! Сабый йокысы! Фәрештә йокысы! Көмеш моңнар! Көмеш томаннар! Якты хыяллар! Бала йокысы кебек тирән, бала йокысы кебек нәзберек сизгер, бала йокысы кебек татлы нәрсә тагын да бар микән дөньяда?! Менә ул тынычсызланып куйды. Нык талчыккан чакларында аякларын көзән җыера торган гадәте бар иде. Җыерчыкланып тынычсызлану йөзендә дә чагылып алды. Бүген бик тә күпне күргән, бик тә күпне ишеткән малай саташа да, төшләр дә күрә башлаган иде... Ниндидер өмә, имеш. Читән үрәләр. Талчыбыклары көмештән. Талларның яфраклары да көмештән. Газиз бабасы буш күлмәк җиңен җилләрдә җилфердәтеп исән кулы белән казык кага, имеш. Канәгать атасына талчыбыклар биреп тора. Атасы, әйе, анын йөзен дә күрмәгән атасы үзе хәрби димнәрүчке, гәлифи* чалбарда, көмеш талчыбыклардан көмеш читән үрә. Үргәндә талчыбыклардан көмеш яфраклар коела. Шунда ук быгырбыгыр килеп казан кайнап утыра. Анда үгә күренмәле су, имеш Кинәттән •Гимнастер(ка), галифе (француз )-үткән гасырның 20-80-нче елларында совет Армиясе кигән хәрби (Ьорма. у IV атасы өстеннән димнәрүчкеләрен сала башлый —Нигә чишенәсең, әтәй?—ди, имеш, ана Канәгать. — Бәй, сезгә ашарга кирәк бит,—ди атасы —Чумып карыйм әле. төбендә берәр бәрәңгесе юк микән. Шунда ук караңгы төн, имеш Йомры Гарифнын никтуган Әгъләметдине казаннан чүмеч белән кайнар су алып жиргә сибә, җирне пешекли башлый. Газиз бабасы тагын да монда, имеш. Ул Әгъләметдинне тотып алып, кычыткан белән чактыра, имеш: “Төнлә йоклаганда башкача Жир-Лнанын өстенә кайнар су сипмәссеңме9 Анын тәнен пешермәссеңме?—дип әйтә, имеш —Ул да синен кебек йокыда бит!" Апа белән сенел ихатага чыгып йорт-жир. бакча-ихаталарны караштырып, үз мәшәкатьләрен күреп, кергәндә кочакларында коры-соры утын да күтәреп керделәр. Учак астына ут алып, өйлә намазларын да укып алдылар. Малай йоклады ла йоклады. Анын борынына өйнен эчке ягыннан ачык ишек аша чыккан куе тәмле ис кергәндәй итте. Бу ис анын үзәкләренә төште Йокысының шактый тирән булганы күрә ул бу истән уяна да һәм анардан котыла да алмый иде Бу хәләт аны тагын да саташтыра башлады. Әнә. әб-бәү! Ниндидер жен- пәриләр күрше малае Зәригатьне ишек алларындагы баганага бәйләгәннәр дә, каеш чыбыркы белән яралар. Шунда ук бертуган абыйсы Мөхәммәт Зәригатьнен телен сандалга чыгарып салган да, төя: "Бүтән урлашмыйсынмы? Бүтән урлашмыйсынмы?” Әйе, быел язын Зәригать чолан тәрәзәсе аша эчкә үтеп. Канәгатьләрнең бәрәнге кәлҗемәләрен сыпыртып чыккан иде шул Шунын өчен Мөхәммәт абыйлары аны арбага бәйләп каеш чыбыркы белән ярган иде Канәгатькә кызганыч ул Зәригать, бик тә кызганыч Ул йөгереп бара, уг-күршесен коткарырга итә. әмма Мөхәммәт абзыйлары, күзләрен алартып. Канәгатьнең үзенә ташлана: “ Ят әле менә монда! Ызаннарынны күмеп бетермәгәнсең' Катыкка дип аертылган сөтне урлап эчкәнсен! Безнен кишерне урлап чыккансын! ” Малай уянгандай итеп, төптән, исерек карашы белән бик төптән тирәякны сөзеп ала Йокынын вак күзле ятьмәсе аша инәсенен мөлаем тавышы саркылгандаи итә. Әллә чытыр-чытыр янган учакка каршы, әллә унаисы «рак утырган Минзыя түткинен тавышы начаррак ишетелә Сөйләшкәндә ниндидер авазлар ниндидер “мба-мба”лар хасыйл итеп, йотыла, аңлашылмыйча уалып юкка чыга. Шунда ук кайсыдыр үксеп тә куя — Минсылу сеңлем. Мин бит Габделәхәдне сигез ел сигез ел юньләп күргәнем юк! Кем өчен жир сөргән дә, кем өчен кан койган ул? М-ба м-ба.. Башта кахул җирләрен, аннан латыйш җирләрен, аннан фин җирләрен азат итге. аннан бу сугышка китте Балалар да аталарын күрмичә үсте биг, илаһым! М-ба-мба... —Синеке исән әле, Миңзыя түтки.. М-ба-мба. Көткәнсең—кот Исән булса, бер кайтыр. Әнә, тере булгач, кара солы җиде елдан да. алабута җитмеш елдан да жир тырман чыга, ди. Мба-мба. — Без бит, Минсылу сенлем, кара түгел—ак солы! Ак солы' Маңгаем агындагы минем генә кара минем Мин үзем ап-ак, сенлсм! Безгә кешенеке...юк!., мба-мба . —Ул тагын үксеп куйды —Без алабута түгел—ак бодай күмәче идек! — Шулай да бит. Нишләргә соң. Малайның сикереп торасы килә—тик ниндидер тимер гер аны җибәрми Ул ин матур, ин сөйкемле булган инәсен, каш араларындагы кара мине белән бар дөньяны яктырткан Минзыя түткиен яклап дөньяга "Юк, без кара солы түгел, без—Ак Солы, без алабуга түгел—без Ак Күмәч'" дип сөрән сала, тик нишләптер тавышы гына чыкмый — Габделхәмил сонгы хатын Колыма дигән җирдән мба-мба. Ун елын утырып чыккач... мәңгелеккә шунда сөргенгә калырга тиеш икән (Минзыя түтки тыела алмыйча тагын да үксеп алды ). И-и, сенлем Мба-мба Анда безләрне дә чакырырга ярый, ди... Барырга микән?. Мине дә, балаларны да төрмәгә тыкмаслар микән? —Юкны сөйләмә, безнен илебез мона юл куймас. Бармый, диме, түтки! Бармый, диме! Син ир. балаларын ата кадерен күреп үсәр, түтки... Рөхсәт ителсә, тай, ычкын, сыпыртып сал син моннан, түтки!. Мба-мба.. Колымада... алтын комы иләрсең. Алтын комы юган җирдә... моннан да начар булмас әле... Канәгатьнең тын юлларындагы һәр төктә теге баягы татлы, ашказанын әйләндерә-тулгандыра. талак бизләрен суыра, зиһенне томалый торган хыялый серле ис тагын да янарып көчәйде Башта ул йокы аралаш үзенең яна, кабатланмас, көтелмәгәнчә булуы белән бимазалады, аннан торганы белән үзләренеке, якыннан, касык астыннан чыккан таныш, гадәти булуына инандырды да, аннан тагын бу иснең бүген, бу минутта мөмкин була алмаска тиешле булып та булуы белән гаҗәпсендерде. Чыннан да, эчке өйнең мич арасыннан, казан тирәсеннән юл алып, авыр томан сыман идәнгә сарылып, салкын һава белән кушылганнан сон тагын да куерып, түзеп тора алмас дәрәҗәгә җитеп сагындырган ис иде ул. Ис кенә дә түгел, бер могҗиза һәм маҗара иде. Бу ис шулкадәр якын һәм ул аны шулкадәр ярата иде ки, әмма шунысы: никадәр якын күргән һәм яраткан саен, ул анын нинди ис, нәрсә исе булуын шулкадәр аңлата алмыйча газаплана иде. Бу тәм, бу бәһасез ямь һәм гамь, яшәү белән үлем арасындагы урталыктан үтә торган бердәнбер гомер җебе иде. Бу җеп һәм бу тәм яралган җирдә үлем чигенә. Бу җеп һәм бу тәм күзгә күренми, телдә тоелмый башласа, ин тәүдә телнен, аннан илнең үзен үлем биләп ала. Бу җеп һәм бу тәм юлчы аркасындагы капчыкта да, кесәдәге янчыкта да, туфракта да, балчыкта да үлемсез, ул кипкән-коры килеш тә, чиле-пешле, дымлы-юеш килеш тә, хәтта кара туфракта черегән килеш тә адәм баласын үтерми саклый торган могҗиза иде... Бу ис ашказанындагы барча бизләрне кояшка күрсәтеп барлый, актара, күңелләрне били, авыз суларын китерә иде... Малай уянды. Күзләрен ачарга итте дә, беравыкка түзеп, ачмыйча ята бирде. Үзе өчен гадәти булмаган җылы йоннар, йомшак тиреләр арасында май кебек эреп ятуынын ләззәтен озайтасы килде. Шулчак үзенең кайда ятуын исенә төшерде. Колак салды: тышта Аюлы Кул чишмәсе гөрелди, ябык ишек аша тавыклар кыртлавы, әтәчнең, адашып, кытаклап куйганы, инәләренең эчке якта һаман-һаман быдырдаганы ишетелә. Анын тәкате калмады. Чыдамы чыгырдан чыкты. Ниһаять, танау тишекләреннән йөрәк тамырларына кадәр үтеп йөдәткән, алгысыткан һәм ярсыткан, идән буйлап ишек аша авыр, әмма нечкә, нәзек йөк булып килгән бу җанга якын, газиз, кадерле, сөйкемле исне тагын бер кат күкрәге тулганчы, тыны җиткәнче иснәде дә, тун астында киерелеп, кычкырып җибәрде: —Бәрәңге пешердегез мәллә?! —Әйе, колынчагым,—диде Минзыя түткие — Пешердек шул. Яна бәрәңге пешердек... Өстендәге тунны җилгәреп ташлап, сикереп торды. Торуы булды—башы әйләнеп китте, әйе, өй эче, аның бар почмаклары, идән, түшәм ярыклары, тәрәзә янаклары, ташкеләтне хәтерләткән алгы якның чөйләрендәге вак-төяк төенчекләр, капчыклар, кирәк-ярак әйбер, сугым элә торган тиякләр, бер сүз белән әйткәндә, һәр нәрсә яна, әле генә пешеп өлгергән яшь, беренче бәрәңгенең күнел кылларына кагыла торган әчкелтем-төчкелтем рухияте белән сугарылган иде. Яшь бәрәнге! Чынмы? Каян? Ничек? Мөмкинме? Малай кызарынды, бүртенде, бер гарьлегенә, бер куанычына урын тапмый уйланды: ул әле бәрәңгеләрен күмдереп кенә килде, монда исә яшь бәрәнгене инде ашап яталар! Димәк, биредә, Җидегәндә, бәрәңгене анардан да иртәрәк өлгертүчеләр бар?' Инәсе аны болдырга алып чыгып комгандагы салкынча су фелән битенкулын чайкатгырды —Әле бәрәңгене чокып караганыбыз юк иде, инән белән икәүләп сынамакчы булдык,—диде Минзыя түгкие анын алдына тәмле булар бөркеп торган яшь бәрәңгеле коштабакны куеп —Синен хөрмәтенә! Кул артын жинел икән!.. Әйдә, кайнар килеш тамак туклык ит әле Мин—хәзер!—Ул мич арасына кереп китеп аннан тирән жәйпегә салынган баягы сыек каймакны алып чыкты —Менә манып кына аша әле. колынчагым. Син бит минем туганнан туганым, син бит сенлемнен улы!—Ул аны тагын бер тапкыр аркасыннан сөеп алды.—Син бит безнен тере Гыйззетдин кияү!.. “Боларнын чынлап та сыерлары бар икән. Ә без аксыз калдык.*' Малай авыз эченнән генә бисмилласын әйтеп, азыкны менгезә башлады. Өсләрендәге күлмәк-кабыклары ныгынып та җитмәгән, шуна күрә кайберләре казанда кайнаганда ук "чишенгән”, йә булмаса ала-кола калган зәңгәр, көрән бәрәнгеләр тавык йомыркасыннан эрерәк булсалар да, чынлап та телеңне йогар дәрәҗәдә тәмле иде Аеруча бәрәнгеләрне каймакка манып ашагач!.. Сусыл, йомры бәрәнгеләрне төелә-төелә тамагына озатканда гүя ана кемдер нидер пышылдагандай булды Малай югарыга карады. Анда кырып юган сары түшәм генә икән. Бернинди күк тә, козгын-фәлән дә юк. Як- ягына каранды. Тик нишләптер табында... ул берүзе генә иде. Табакнын төбе дә такыраеп килә икән менәтерәк Унайсыз ук булып китте. — Инәй... Инәй —диде ул үзен акларга теләгәндәй мышкылдап — Утырыгыз инде, суына бит “Бәрәнге бетә бит”, димәде, “суына бит" дигән булды. —Без бит уразада, улым —диде әнисе чак кына ишетелерлек итеп.— Аша, аша, безнең өчен борчылма Малай гарьлегеннән телен тешләде. Әй, шулай бит әле, тишек баш. Инәләре уразада бит. Ана арт яклары белән утырып алганнар да. берни булмагандай, кипкән иреннәреннән ялкын коя-коя. куначадагы күгәрченнәр кебек гөрләшәләр дә горләшатәр Табактагы бәрәңгедә генә түгел, мона кадәр булса, ун мәртәбә янартылып эчелә торган һәм әле дә бары тик кунак малае өчен генә үкереп кайнап утырган самавыр да кирәкми иде аларга хәзер. Ниһаять, Канәгать тамак туклык итеп, аерым бер канәгатьлек белән амин тотты. Анын үз гомерендә бу кадәр тәмле бәрәнге ашаганы юк иде әле. Кинәт лепкәсеннән нур ташкыны ургылып чыккандай булды Болай булганы юк иде әле. Тамагына ниндидер төер тыгылгандай итте Йотып җибәрергә теләп, урынында калкынды да. бөек бер куркуга төшкән һәм илаһи нурга уралган төс-кыяфәт белән йөгереп килеп инәсен кочаклады: —Инәй! Инәй, дим!.. —Нәрсә булды, балам?—диде ана шөбһәгә төшеп —Мин дә синең белән ураза тота башлыйм' —Кара син аны, рәхмәт төшкере!—диде Минзыя түгкие куанычын кая куярга да белмичә.—Хәерле сәгатьтә, колынчагым!.. — Нәрсә, бер-бер хәл булды мәллә?—дип сорады инәсе әле һаман да төшенеп җитә алмыйча.—Берәр яман төш күрдсн мәллә1 ’ —Төш тә күрдем.. Тик яманын яман түгел. Әтәй бәрәнге эзләп суы кайнап утырган казанга чумды —Тәүбә-тәүбә. балакаем, ни сөйлисен син1 ’ Төш—убыр, ди, түтки, әллә Гыйззетдин исән микән?! Гает намазыннан сон. атап хәер бирергә кирәк — Инәсе улына си здермичә генә түткиенә баш какты —Каян килә сиңа мондый уйлар? Ураза тәмамланып килә бит инде Гает намазына бер генә көн калды, ләбаса. — Калса ни Бер генә көн булса да тотам Бүген кич синен белән авыз ачам да... —Ярар, улым, ярар Бергә авыз ачарбыз...—Күзләре дымланган инәсе кин итеп елмаеп җибәрде —Ходайга рәхмәт, силең нигезендә балама иман керде бит, түтки!.. Синең тупсаңда!.. Яна бәрәнген белән!... Канәгатькә рәхәт булып китте. Аның күзләренә яшь тамчысы бәрде. Күхтәре яшәреп очкынланган Минзыя түтки куанычыннан ни әйтергә дә белмичә, теленә килгән бер сүзне тәкрарлады: —Ә син бездә кал, Канәгать! Минем өч улым бар^Уйнарсыз, төнлә лапас башындагы куышта кунарсыз!.. Әкиятләр сөйләп! Йолдызлар санап!.. Ул елмаерга итте. Әмма бу елмаю авызы читендә катып калды. Әйе, як-якларына канатлар үсеп чыккан Канәгатьнең уенда хәзер Җидегәндә калу түгел, тизрәк Колтамакка кайту иде Ул үзен бик тә көчле тойды. Анын күз алдына үзләренең калтайган такталы капкасы, җимерек ташкеләте, җимерек кар базы, авып-түнеп барган лапаслы абзарлары, келәсенә чыбык тыгып киткән өйләре килде. Анын тәрәзә аша кош булып очып чыгасы һәм барлык туган авылларны йорт почмакларыннан күтәреп, урамнары-урамнары белән тагын да матуррак, тагын да иркенрәк, тагын да яшелрәк—беркайчан да бернинди пычрак, бернинди нәҗес алмаячак урынга күчереп утыртасы килде... “Без үлә торган халыкмы?—дип кычкырасы килде анын галәмгә.—Без—үлемсез халык!" —Инәй, кайтабызмы?—диде малай, хәзер үк өзелеп кайтасы килеп.— Кайтыйк инде!.. Моннан биш чакрымда гына анын Ватаны, тарихи Ватаны бар иде. Ул чынлап та биш чакрымда торып калган туган нигезен, каен чыбыгы тыгылган ишеген, газизләрдән газиз Ватанын мәнге күрмәгәндәй сагынган иде. Анын күкрәге нур белән тулды. Бу нур аны кин галәмгә чакыра иде. — Менә хәзер, түтки белән үзебез алып килгән мамыкны гына караштырып алабыз да... Бар, булмаса, урамга чыгып йөрештер —Аюлы Кул чишмәсенә барып киләм? — Бар. бар Тик урманнын эченә керәсе булма, яме —Әнисе ярымшаяртып өстәде —Анда аюлар бар. —Коштабакларындагы кәрәзле бал белән мине көтәләр, әйеме? Малай урамга чыгып ычкынды. Аны чишмәнен колак тондыргыч симфониясе каршылады. Инде менә юл таягы кебек туры, төзек, көн челләсендә янган, какча, каракучкыл, иптәшләре шуңа күрә дә "кырмыска" дип йөреткән малайнын гәүдәсе баюга таба барган кояшнын нурлары астында сорау билгесе сыман шәүлә калдырып, түбәнгә, колак яфракларында галәмнәр шавы булып яңгыраган Аюлы Кул чишмәсенә таба җилдерде. Аның белән бергә кызыл ыштан да һәм күкрәгендә “Безнең эшебез гадел, без җиңдек” дип язылган бакыр мидал да җилдерә иде... Азнакай. Чалпы. март, 2003. ТЕГЕ МАЛАЙ "Әлифба “ китабы авторлары— Рәмзия апа Вәлипюва һәм Сәләй җизни Вәгыйзов истәлегенә М алай уянды. Күзләрен ачыр-ачмастан колак салды: четерт-четерт... чертчерт четерт-четерт черт-черт...Яна икән. Ул белә тузлы каен утыны гына шулай четертәп яна. Инәсе мичне ягып та җибәргән икән. Тан аткан, күрәсең. Юк, атып җитмәгән шикелле. Кургаш кебек авыр күз кабакларын көч-хәл белән берсен-берсеннән аерып. Канәгать керфекләрен күтәрә төште һәм йокылы карашын тәрәзәләргә ташлады. Аз булса да суыктан, ярсу җилләрдән саклар дип, төнгелеккә ябыла торган капкачларның ярыклары аша өйгә тан яктысы саркылмаган иде әле. Озакламый, менә-менә сызылачак ул якты. Батачак төн белән атачак тан арасы шулай сизелмәстән, күз ачып йомганчы алышына да куя. Мич авызыннан төшеп стеналарда уйнаган ялкын шәүләләре урынында оеп яткан малайның сул күз кырыенда чагылды, колагына инде гүләп яна башлаган мич алдыннан пышын-пышын сөйләшкән авазлар шәйләнде. Шул инде, шул. Мәрфуга түтиләре кергән. Тулы исеме Гөлмәрфуга. Инәләренә ияреп, алар да Мәрфуга диләр Инәсенең әхие, жан дусы, димәк. Мондый әхирәт дусларны бу якта шулай кыскартып "әхи” генә диләр. Алар өйдәш хатыннар кебек гел бергә. Эштә дә. ашта да. Көненә берничә мәртәбә очрашып, чөкер-чөкер килмәсәләр. аларнын халыкта “Минсылу Мәрфугада, парлап бара суга да”,—дигән даннары да таралмаган булыр иде. Хәер, ике ихата аша гына гомер иткән бу ике гаиләне бергә, бер гаилә булып яшиләр, дип тә әйтеп булган булыр иде. әгәренки хуҗалыклары аерым булып, салымны аерым, “җан башыннан һәм мал башыннан” түләмәсәләр. Минсылунын өч. Мәрфуганың ике сугыш ятиме—барысы да балтырган ашап үскән бәләк кебек тыгыз малайлар—кайчагында кайсыларында уйнап “котырсалар”, шул йортта кунып та калалар. Күрше малайлар кичәге кичке суыкта тышка чыгып йөрмичә, үзләрендә кунып калганнар да. инәләре исә, менә тан атар-атмастан. караңгыда күзен тырнап, хәл белешергә, авылда төн эчендә булып өлгергән яңалыкларны уртаклашырга кереп тә җиткән —Әйкәем!. Гыймранның “Теге Малае” кайтып төшкән, ди. . —Сәфәргали мени? Кит аннан!—диде инәсе —Авылыгызга төкермим дә дип чыгып киткән иде, тәки кайткан диген, ә9 —Әйе, жиде-сигез ел чамасы кайтмаган, ди, әйкәем. —Шул чама бардыр шул. Болай да мактанчык Гыймранның бүресе улый икән болай булгач Бай кайткандыр инде Аны бит әрмедә макарун* *га калган, дип сөйләгәннәр иде. —Макарун? Анысы кем тагы-ы-ын?— диде инәсе сузып —Әллә нәрсәләр беләсең син, әхи. Ашый торган нәрсәме соң ул? —Ашый торгандыр инде, корсак артыннан хәрби хезмәттә калгач ,— дип Гөлмәрфуга түти бар белгәнен бушата башлады —Әрмегә егерме биш елга ялланып, осгәмә хезмәткә калучыларны шулай атыйлар икән ди бит. әйкәем. Аларга акчаны да. без күрмәгән макарун дигәннәрен дә төяп бирәләр, ди... Мактанчык Гыймранның былтыр печән өстендә сөйләп торганын үз колакларым белән ишеттем, әйкәем Теге Малайдан хат килде, ди бу, макарунга калдым, ваянныйлардан ваянныйларга акча, сикрит пушты ташыйм, тамак тук. өс бөтен, мул яшим, мул ашыйм, дип язган, ди. Кигән киемем күн дә хыр-рум. командирлар белән бергә дваятажный* йортта тор-рам, дип язган ди. Теге Малаеның авылда йөреп киткән кызы Гөлчирәгә ишеттерсеннәр дипме шунда, ярманы бик эредән ярдырды Гыймран Теге Малай “Авылга кайтып булырмы-юкмы. өйләндем, исеме Мэрия Мәкәриевна, бик тә кулютурнай хатын, ата-анасы бик бай кешеләр, бакчаларында ун төрле йөзем, әфлисун, хөрмә, алма агачлары сыгылып утыра,”—дип язган ди бу Малайның авыз сулары килде. —Бай кайттымы икән сон? —Анысын ук белмим,—диде Мәрфуга түти —Шул марҗасы белән кайткан, ди. —Бай кайткан инде, алан булгач Гыймран ерылган авызын җыеп та • Макарон (итальян ) суыртылган бодай оныннан ясалган камыр азыш Макароннан (жаргон) (ош т иманнарында огтома хэрбн хеэмэтко калучыларны шулай атыйлар идс • Двухатажный икс катлы Й ДЛР хэди: ал алмыйдыр инде... Кара әле, әхи, синен шул макарун дигәннәрен ашап караганын булдымы11 Ниндирәк нәрсә икән ул? —Юк Ниндидер бик шома итеп ясала торган тишекле тукмач дип ишеткәнем генә бар. —Алай булгач, Теге Малай аны вагуны белән апкайткандыр инде, әиеме? Канәгатькә болар житә калды. Анын тирә-ягын елтыр кәгазьләргә төрелгән йөземнәр, әфлисуннар, хөрмәләр, алмалар, манпачилар, кәнфитләр, беренче тапкыр ишеткән һәм, уйлавынча, тәмле, бик тә тәмле булырга тиешле марҗалар, макаруннар биләп алды. Аның фикеренчә, Теге Малай бу кадәр азыкларны ваянный машиналарга төяп алып кайткан булырга тиеш иде... Канәгатьнең бер генә минутка ди кичектермичә Теге Малайны күрәсе һәм аңардан үзенең кайтуы хөрмәтенә сөенче күчтәнәче аласы килде. Әйе, бар алар ягында кайткан кунак куанычыннан сөенче алу йоласы. Сөенчене хәбәр иткән кешегә—балаларга инде аеруча—беркем караңгы йөз күрсәтми, киресенчә, куанычыннан нишләргә белмичә, татлы ризык, тәм-том белән рәхмәтли. Теге Малайларга барырга кирәк! Ул шундый карарга килде. Йокысын куып, кат-кат киерелде. Моның өчен барлык гадәти һәм гадәттән тыш сәбәпләр дә бар иде. Беренчедән, анын Теге Малайны күрәсе килә. Монын гаебе бармы? Юк. Күрергә тиеш. Әйткән-беткән. Теге Малаен авызыннан да төшермәгәне, анын хәрби хезмәттән язган һәр хәбәрен халыкка төгәллек, алай гына да түгел, хәтта күпкә арттырып, күпертеп җиткереп торганы өчен авылдашлары моңа кадәр ‘Мактанчык Гыймран"дип йөртелгән Гыймранның инде үзен дә “Теге Малай” дип атый башладылар. Теге Малайның дәрәҗәсе, атасы сөйләвенчә, генералдан да ким булмаска тиеш Бу макаруннар һәм генераллар ничегрәк киенә, сөйләшә икән? Югыйсә, Гыймран бабай, язын һәм көзен, җәен һәм кышын, урамда һәм ындыр табагында, урманда һәм яланда, капка төбендә һәм кәнсәләр каршында нәзек кенә итеп махрасын төреп авызына эләр, дөньяга күркә чукышы сыман очлы, күркә кикриге сыман кызыл танавы буйлап карар һәм кәефе килгән саен черек тешләре аша “черт" тә “черт” төкерек сиптереп һаман да шул бер сүзне сөйләр: “Теге Малайдан хат килде. Ай-бай, бик кирәкле кеше булгач, Теге Малайны урыннан урынга күчереп кенә торалар. Үзе дә ничек өлгерә, диген. Кичә генә Вәрүниждә иде, бүген Мәскәүнең үзендә хезмәт итә...” “Теге Малайнын командирыннан хат килде. Маладис, әтис, выстафка кебек малай растили, дигән. Ваш сынук так харуш, так харуш, нихту такы ни харуш, дип тә өстәгән..." “Теге Малайнын хәбәре бар иде әле... Монысын Владивәстүктән язган, шайтан алгыры. Һич кенә дә бер урында тотмыйлар үзен. Ә кәкже? Учениеләрдә беренче урынны алган өчен маршал Жуков Теге Малайны сәгать белән бүләкләгән бит...” Кыскасы, авыл Теге Малайның һәр адымын, һәр тын алышын Теге Малайнын үзеннән дә алдарак белеп, сизеп тора иде. Шуна күрә ул беркатлы авылдашлары, бигрәк тә, тизрәк үсеп җитеп, Теге Малай кебек булу турында хыялланган малайлар өчен бер әкияти каһарманга әверелгән иде. Шуна күрә Канәгатьнең Теге Малайның үзен күрергә хыяллануы һәм, һич кенә дә икеләнмичә, аларга барырга карар итүе, бик тә табигый, бик тә дәрәҗәле бер адым буларак бәяләнергә хаклы иде. Мондый катгый адым өчен икенче бер хәлиткеч сәбәп тә бар иде шул. Бу инде Канәгатьнең үз нәфсесенә кагыла. Ул бүген якшәмбе—ял, мәктәп эшләми торган көн икәнен искә төшерде. Чырае караңгыланып алды. Анын әле бер тапкыр да кимәгән, дус малайлары, авылдашлары күрмәгән яна чабаталары бар бит Дөресен генә әйткәндә, кичен йокларга яткач, әле Теге Малайнын кайтып киләсен бөтенләй белә дә алмаган Канәгать, моны алдан сизенгән кебек, иртән торгач, яна чабаталарын ничегрәк кияргә, тулаекларын ничегрәк сыдырып салырга, аларны кешелек дөньясына ничек матуррак итеп күрсәтергә дип планнар, хыяллар корып ята-ята йокысын качырган иде. Ул тоне буе уяулы-саташулы булып, төшендә сарык бәрәнедәй ап-ак, йомшак тулаекларын бер астан, бер өстән сыдырды, балавыз кебек сары, яна чабаталарын нәзек, нечкә киндерәләреннән бер бәйләп, бер чиште, бер киде, бер салды. Яңа чабата кию—Канәгать өчен үзе бер зур бәйрәм. Өлкән абзыисы Ташкент якларына бәхет эзләп чыгып киткәч, ана чабата ясаучы калмады. Уртанчы абзыйсы чабаталарны үзе өчен генә тукый да, алар тәмам тузып, мыекларын маршал Будённый кебек тирә-якка жибәреп чачаклангач кына бирә энекәшенә аякларыннан салып. Әле ул абзыисы сәкенен үрге очында өстенә чүпрәк палас ябынып, мышный-мышныи йоклап ята. Инәсе Канәгатькә чабаталарны Галимулла бабасыннан ясата. Бер дистә йомырка— ике пар чабата. Галимулла бабасы ана чабаталарны вак атламлы, солдатлар кебек тигез рәтле итеп тукый Аннан, кулдан сатып алынган чабататар бөтенләй икенче төрле матур була бит ул, җәмәгать' Күрсен Теге Малай, күрсен бар авыл Канәгатьнен яна чабаталарын' Әгәр бүген, якшәмбе көнне дә күрсәтмәсә, иртәгә—дүшәмбегә кадәр ничек түзмәк кирәк?! Теге Малайны барып күрү, сөенчесен алу өчен әле без белмәгән өченче сәбәп тә бар иде Монысы—Балкыз. Алар менә икенче ел инде бергә укыйлар. Балкыз әнә шул Теге Малайнын сугышта һәлак булган абзасынын кызы. Ни сәбәпледер ул Дим буендагы Канбәк авылында инәсе белән түгел, ә менә Өязе буенда урнашкан Колтамак авылындагы карггасы Гыймранда яши. Аларнын тәрәзә төбендә Канәгатьнен үткән жәйдә Җидегән тугаеннан алып кайтып биргән кылганнар учмасы көмешләнеп утыра Балкызнын инәсе, сөйләүләреңчә, ел саен ялланып китеп кайдадыр Урал урманнарында торф чыгара, урман кисә икән дә. аннан кызына матур-матур күлмәкләр, чәчүргеч тасмалар, кечкенә елтыр галошлар җибәрә икән Шулайдыр шул Балкыз бигрәк матур, бигрәк купшы киенә. Кайбер чакта, яна күлмәкләрен күрсәтеп өлгермәгәч, ул аларны озын тәнәфестә дә алыштырып киеп килә. Инәсе аның янына килеп-китеп кенә йөри. Ешрак кышкы якта килә ул. Күптән түгел, ай күрде—кояш алды, дигәндәй, тагын да күренеп китте әле ул. Балкыз инәсе Тәнзилә түтигә бшрәк тә охшаган икән. Икесе дә чутыр кебек яндырып торган чем-каралар, эре кабаклы күзле алар. Сумаладан кайнап чыкканнар, диярсең. Балкыз турында уйлауга Канәгатьнен кәефе тагын да күтәрелеп китте. Әгәр Теге Малай "Нигә килдең0 " дип сораса, ул “Балкыздан өйгә бирелгән эшне белергә килдем",—диячәк. Боларына өстәп, инәсе дә, хәтта беркем дә уйламый торган дүртенче бер сәбәп тә бар иде Канәгатьнен әтисе—авыл мөгаллиме, сугышка киткәнче авылның барлык балаларын укыткан бит. Теге Малайны да. Аны атасына охшатып таныр микән0 "Кара әле. син минем укытучым Гыйззетдин абзый улы түгелме?" диячәк ул менә, күр дә тор Аны да бит атасына суеп каплаган кебек охшаш диләр, югыйсә Канәгать тагын да тәрәзәләргә күз сирпеп алды Тәрәзә капкачы ярыклары аша тан зәңгәре саркылып керә башлаган иде. Рамнарны сарган бәс тә агарып күренә. Тышта мотлак зәмһәрир суыктыр. Ул колакларын сагайтты. Мич аралыгыннан пышылдашкан тавышлар ишетелми иде Мәрфуга түти чыгып киткән, күрәсең. “Вакыт!—диде малай үзенә —Нәрсә йокы симертеп ятасың?" Ул агасыннан калган ак тун астыннан чыгып, чирканып кына өйнең боз кебек суынган сайгакларына басты. Ул өстенә аксыл күлмәк, эчтән озын балаклы киндер ыштан, тышыннан үткән жәйдә генә үз җилкәсендә тау кырлачларында үсә торган челектән себеркеләр бәйләп, аларны иске- москы жыючы Суфиян картка тапшырып, шул акчага тектергән һәм ярсу җилләрдә җилфер-җилфер килеп торган кара сатин шарабарын киеп ашы Аннан сәке өстенә менеп, спут башында песигә түшәк булып хезмәт иткән оекбаш, тулаекларын алды, сәке астыннан оф итеп саклаган, яна акча. затлы күн кебек шыгырдап торган чабаталарын тартып чыгарды һәм көчәнәкөчәнә киенә башлады. Анын мыш-мыш киенүен абайлап, инәсе сагаеп калды: —Кая жыенасын? Малай киенүен дәвам итте. м Инде тулаекларын сыдырып салган, киндерәләрен бәйләп, тулаек бөкләме астында купшы итеп яшереп калдырган, шарабар балакларын егетләрчә тышкарак чыгарып җилфердәтеп куйган һәм, хәзер килеп, идәндә яңа чабаталарына шыгырдата-шыгырдата сынау үткәргән, монысы гына җитмәгәч, эченнән такмак әйтеп, биеп тә азапланган төпчек улына инәсе мич арасында ялкынланып янган йөзен яктыртып, соравын яңадан кабатлады: —Кая жыендын. дим? Мәскәү тарафларына. . кәнсирт куярга бармыйсындыр бит? Шулай киная белән үзәккә үтә белә анын инәсе. Әмма Канәгатьнең әле кинаяләп торырга вакыты юк. —Теге Малай кайткан бит,—диде ул яңалыкны күптән ишеткән кыяфәт белән. —Каян белден әле аны? —Ишеттем инде,—дигән булды малай эре генә.—Сөенчесен алырга барам. —Кит, аннан! Иөремә, кысыр көек булып. Чабата туздырып!.. —Барам. —Сөенчене бит аны кайтып килгән кешедән алда йөгереп барып алалар. Теге Малай кайткан бит инде. Хәзер өендә гырлап йоклап та ятадыр әле.. —Барам —Канәгать агач чөйдәге малахай бүреге, кыска сырмасын алып кия башлады.—Минем Теге Малайны үз күзләрем белән күрәсем килә. Баласынын алдына алганын эшләмичә калдырмаганын белгән ана артык сүз көрәштермичә кул гына селтәде. Канәгать яна чабаталарының шат шыгыртауларыннан ләззәтләнеп, өй алды аша тышка чыкты. Аны тышта коры йолдызлары белән шыгыртап торган күк йөзе һәм куяннарны сикертерлек ыжгыр суык каршылады. Атасыннан соң хужасыз калып, бер якка янтаерга да өлгергән урыс капканын туң тимер келәсен кулларын өтгерә-өттерә күтәреп, ары-бире, сирәк-саяк кына тычкан утлары белән мезелдәп торган урамга чыкты, кисәк кенә унга борылды, йон бияләйләрен кия-кия көнбатышка таба атлады. Бар дөньяның, үзен әйләндереп алган тирә-якның гамәлдә ап-ак булып, вакытлы төн караңгылыгының әлегә эреп өлгермәве аркасында , ахрысы, караңгылыкның үзеннән дә караңгырак күренә торган бер илаһи мизгеле иде. Күк йөзендә кояш барлыкка бар, ул булырга тиеш, тик әлегә анын яктысы Колтамакка килеп җитмәгән кебек. Чынлап та суык икән шул. Читән каертмаларындагы талчыбыклар да шартлап ярылган сыман. Февральнең нәзек телле көмеш чүкече казыкларның көрт өстеннән төртке-төртке булып калкып торган очларын зифа итеп чүкеп, кар эченә сеңдергән. Читән ихаталар эчендәге салам түбәле, кечкенә, уенчык сыман җыйнак өйчекләрнең кайберләрендә генә элже- мелже килеп янгалаштырган крәчин утлары җемелдәшә. Күк гөмбәзе Канәгатьнең баш очында гына икегә ярылган иде: көнчыгышы коры, көмеш серкәләре коелып торган йолдызлар белән тулган; каяндыр кылыч кебек ак чарларда чарланып чыккан ай Шәрифҗан картлар күпере тапкырында туктаган да, гүя, Өязедән чыгып, Тукайнын “Су анасьГн укый-укый күкнен шыгрым тулган һәм шылт та итми катып калган йолдызлы яртысын ятьмә итеп тартып бара; көнбатышы исә, әйтерсен, бары тик югары катламнарда гына яратылган жилләр-агымнар астында ниндидер фажигаи төсләргә кереп, секунд саен рәвешләрен шайтаный үзгәртеп, тагын да фаҗигалерәк, тагын да каракучкыл-карарак, тагын да куркынычрак сурәтле болытлар белән каплана бара... Канәгатькә бу болытлар хәзер үк күкнен гөмбәзен басып китәр һәм анда сынар йолдыз да, бер караганда кылычка, икенче караганда, инәсенен алтын алкасына охшаган ай да калмас кебек тоелды. Ана куркыныч булып китте. Читтән караганда, ак карлар өстеннән атлар салган чана юлында яңа чабаталарын сайратып, аларның сыкрау моңнарына сокланып атлаган малай гүя хәзер инде үзе шул айны һәм йолдызларны ятьмә итеп тартып, фаҗигале болытларның шаитаный авызына кереп баргандай күренә иде.. Көйдереп-көйлерсп алган суыктан котылырга теләп, ул бияләйләре белән бит алмаларын капларга тырышты. Шәрифждн карт күпере аша чыккач та, аны эре өянкеләр, меңләгән чыбыклары белән кар эченнән һавага кадалып торган таллыклар каршылады. “Балыклар кышын кайда яши икән?—дип уйлап куйды ул. Аннан үзенә-үзе аңлатты —Боз астында, әлбәттә. Боз астында... Алар анда ничек үлми икән сон?” Аннан үзен тынычландырды: “Яшиләрдер инде берәр ничек итеп. Менә мин яшим бит.Үлмим бит.” Шушы бәләкәй Камиләләр яныннан үткәндә анын хәтерендә гел генә бер истәлек янара. Былтыр язын бер галәмәт күренешкә тап булды ул монда. Кояш җылыта башлау белән бу таллар шундук балалыйлар—сап-сары песибашлар чыгарып чәчкә аталар. Ул песибашларны Канәгатьнең күп тапкырлар ашаганы да бар—баллы алар. Шулай бер тапкыр, борылыштан үтеп барганда... караса, инде кояшта агарып, шикәр кебек эреп, җепшеп яткан кар осте, әле генә песибашлар чыгарып чәчкә аткан таллар сап-сары булган! Аларны кемнеңдер кышкы баздан кояшка чыгарып куйган ач бал кортлары чормап алган! Таллар баллы песибашлар белән чәчкә атып, кортларны алдатып тора, ач бал кортлары исә алданып, ак карларга килеп егыла тора, егыла тора! “Исәннәр микән әле ул кортлар?—Караңгыдагы талларны күз карашлары белән капшап, ул тагын да үзен тынычландырды —Кая китсен ди алар, исән булмыйча. Менә мин исән бит әле.” Көнбатышка таба барган, Өязе елгасынын таулар белән каелган үзәненә кергән саен гүя ай белән йолдызлар артта калган, ә караңгылык көчәйгән сыман тоелды. Бу тан караңгылыгының соңгы көчәнүләре иде, күрәсем Жәһәт адымнар белән Теге Малайларга якынлашып барган Канәгать Гыимран бабасына бәйле бер вакыйганы исенә төшереп, көлемсерәп куйды Аны авылда мәзәк итеп сөйлиләр. Кайчандыр сугышка кадәр була бу вакыйга Гомумән алганда эчкерсез, кешегә зыянсыз, әмма сөйләгәндә мактанырга, артыгын шыттырырга яраткан Гыймран бабалары, җитмеш чакрымлык юл үтеп, чирле үгезен авыл исәбеннән салымга дип Раевка ит комбинатына алып бара. Авыл советыннан кәгазь дә юнәтә. Баргач, карасалар, писер кәгазьгә “үгез” дип язасы урынга “Гыймран" дип язган, ә Гыймран аны укып та чыкмаган булган икән. Баксан, анда “ ...авыл советы Сәйфелмөлсков Гыймранны...халык исәбеннән иткә тапшыра",—дип язылган! Тәгәрәп-тәгәрәп көләләр сугымчылар, әмма суеласы малны да мондый көлке документ белән кабул итмиләр Нишләргә? Тәртәдә килгән үгезне шул ук тәртәгә мичәүләп, кеше көлдереп, кире Колтамакка алып кайтып йореп булмый бит инде. Арба белән өстерәлеп тә булмый. Гыймран абзагыз, җигүле атын, үгезен Раевкадагы авылдашларына калдырып торып, тиешле кәгазь артыннан башта Әкчин станцасына кадәр поездда, аннан җәяүләп кайтып килмәсенме' Яктыра. Яктырып ук килә. Тәмам яктырып килә икән инде Әнә Теге Малайларның морҗасыннан чыккан төтеннәре дә шәйләнде Күктән әле генә коела башлаган ярмалы сыкынын ап-ак тукымасында тегеләр морҗасыннан күтәрелгән төтен аеруча төз, аеруча туры, сабан артыннан калган буразна кебек, аеруча чем-кара күренде “Төтеннәре туры чыга, чынлап га бай кайткан бу" Ике якларында да утлары яна. Балкыз торды микән әле-1 Теге Малайларның салам түбәле, алты почмаклы, җыйнак кына зәнгәр рәшәткә белән уратып алынган йортларынын болдыр келәсе, куанычка, эчке яктан бикле түгел иде Чабаталарындагы карларын тупсадагы чыптага каккалап, үзенен артыннан тышкы келәне челтердәтеп элдертеп. Канәгать эчкә үтте. Аны тәмле итле аш, ниндидер кәнфитле-манпачилы ят хуш исләр, иренеп кенә янган куыклы лампынын сүрән яктысы каршылады. Атгы якта беркем дә юк иде. Эчтә кемнәрдер кыштырдашты һәм мыгырдашты. Күп тә үтмәде, уртадагы асылмалы ишекнең ике канатын да шәррән- ярра ачып, аннан түгәрәк ак ипи сыман имчәкләре күкрәгенә асылынып төшкән, шешенке йөзен йокы баскан, бәрәнге танаулы юан бер хатынкай килеп чыкты. Хатын-кызнын мондый сурәтен беренче мәртәбә күргән Канәгать оялышыннан карашларын түбән төшерде. Хатынкайның кулында бернинди әфлисун да, хөрмә дә күренми иде. Хатынкай үзенең артыннан ишек канатларын тыгыз итеп япты да, кулларын артка куеп, малайга карап катты. Гүя ул аны җеп итеп энә күзеннән үткәрә иде. “Сөенче әфлисуннары бәлки аның артка кушырылган кулларындадыр?”—дип уйлап куйды малай. — Исәнмесез... Хатынкай җавап бирмәде. —Сөенчегез котлы булсын!.. Бүреген кара күмердәй кашларына кадәр үк төшереп кигән, ямьшек танаулы, өстендәге изрәп беткән сырмасын аеллы хәрби каеш белән кысып буган, ап-ак тулаекларын шарабар балаклары өстенән сыдырып салып кигән, инде хәтфә карларның чабаталарында эри башлап, идәнгә сала башлаган эзләрен кая куярга белми торган малайны ул, күрәсен, тагын да нәрсә быкылдар, нәрсә сорар, нәрсә булыр, дип көтте. Дөресен генә әйткәндә, бөтенләй таныш булмаган татар мохитына кичә кичен генә килен булып төшкән бу хатынкай, көтмәгәндә генә, шул ук иртәдә, җитмәсә, тан атар-атмастан, шушындый очрашудан бераз югалып та калган иде бугай. Малай исә, сөенче күчтәнәче алырга килгән кеше буларак, сүзне һәм гамәлне анардан көтте Хатыннын карашы чабаталарда туктап калганлыгын чамалаган Канәгать аның белән, үзен күршеләре Сәхап карт урынына куеп, күңеленнән генә бәхәсләшеп тә алды “Юк, апа җаным, күзләреңне тоҗырайтма, безнең халык элек беркайчан да чабата кимәгән,—диде ул Сәхап картның халыкта канатлы сүзгә әйләнгән сүзләрен кабатлап.—Без итекле-читекле идек тә бит Чабатага безне калхуз гына куып кертте”. Шушы сүзләре өчен гаиләсе белән Себер киткән һәм әле дә булса әйләнеп кайтмаган Сәхап бабасы турында бу хатынга әйтәсе дә килеп китте. Әйтмәде. Әйтәлмәде. Түшләренә ишелеп төшкән имчәкләрен әле булса җыештырып алмаган һәм бу хакта уена да кермәгән хатынкай һаман да ана карап тора иде. —Балкыз уянды мәле?—диде Канәгәть, ниһаять һушын җыеп —Өйгә бирелгән эшне белергә дип килгән идем... Хатынкай иңбашларын сикертте: —Саша, тут твои пришли...* Һәм кереп тә китте. Ишекләр яңадан шап итеп ябылды. "Марҗа дигәннәре, Мэрия Мәкәриевнә дигәннәре шушы буладыр инде. Бу бит бер дә ашый торган нәрсә түгел.”. Фәйрүзә әбисе белән Гыймран бабасы кайда иделәр икән? Нишләп алар өйдә күренмиләр0 Әллә Теге Малайлары киленнәре белән кайткач, күршеләренә кереп кунганнармы9 Үз өйләренә сыймаганнармы? Канәгать көтәргә, атасынын укыткан укучысын күрергә булды. Теге Малай чыкмыйча булмас. Әнә бит эчке якта тагын да мыгыр-мыгыр килделәр. Әгәр ул үзе күренмәсә, анын янына Бал кыз булса да чыгарга тиеш ләбаса!.. Малай аякларын алыштырып басты. Эчке якта кемдер чыштыр-чыштыр, шыгыр-шыгыр килеп киенеп мәшәкатьләнә иде. ‘ Минем яна чабаталар кебек шыгыртый бу. Әллә Теге • Саша, монда синекелар килде (урыс.) Малай армиядән дә яна чабаталар киеп кайтканмы?” "Юк,—дип үзенә каршы тоште Канәгать.—Болар чыштыр- чыштыр китереп күчтәнәчкә дигән елтыр кәгазьле кәнфитләрен актаралар булыр.” Ишек катында басып торган һәр минут малайга көннәр, айлар кебек озын тоелды. Ниһаять, канатлы ишекләр янадан киерелеп һәм күгәнендә чыелдап ачылып китте, аннан көзгедәй караеп яктырган күн итекләрендә шыгьгртый-шыгыртый. кыска буйлы, нәселсез бәрәңге кебек соргылт кабыклы, шыткан күзле, сирәк сары мыеклы адәмзат күренде Анын өстендә ике рәтенен һәр төймәсе каптырылган хәрби китель Аны шулай ук көзге кебек ялтырап торган аеллы каеш белән буган. Ул гәлифи чалбарының бүлтәйгән канатлары белән ишек арасын тутырды да куйды. Төрле мидал, ялтыр-йолтыр тимер-томырлар белән тутырган күкрәге һава җитмәгән сыман гыжгылдап тын ата. Тулы формада булыйм дип. ахрысы, башына биек кикрикле хәрби фуражка да эләктереп алган. Гүя ул күргәзмәгә, хәрби смотрга буй күрсәтергә әзерләнгән сыман, барча киеме, барча гәүдәсе-ние белән бергә үтүкләнгән иде Кулы буш иде Теге Малай Канәгатькә, исәнләшмичә генә, борын буеннан гына сөзеп карады. Бу малай да сәлам бирмәде Бу малай Теге Малайны игътибар белән күздән кичерде Ул анын сугыш яланнарында ятып калган газиз атасының шушы авылда туып үскән укучысы иле Хәрби дәрәҗәләрдә, чиннарда анышмаса да. авылга килә башлаган хәрби кинолардан погоннарның нәрсә икәнен чамалаган ир бала, Канәгать, Теге Малайнын иңнәрендәге нәзек кенә ике сызыкны шәйләп алды. “ Йолдызлар түгел, нәзек сызыклар.—дип нәтижә ясады ул үзенә —Әфисәр погоннары гына йолдызлы була Макарун дигәннәре шушылар буладыр. Нибары ике сызык.” Яшь, Теге Малайдан күпкә яшь. хәтта ана уллыкка да яраган Канәгать бу соргылт кабыклы адәмзатның, кайчандыр, аның кебек үк малай булган бәндәнең, моннан егерме еллар элек, авыл мәчетен кисүче әтрәгәләмгә астан арканга бәйләп ар балта-пычкы биреп торуын, манара кисеп кайтышлый Кәлимулла хәзрәт ихатасына кереп Яңаны алга куйыйк' Искелекне без тыйыйк' Муллаларның күзләренә Кургаш эретеп койыйк' - дип җырлаганын белми иде, әлбәттә. Жиде ел буе тарткан хәрби хезмәтеннән сон туган авылына беренче тапкыр һәм. өстәвенә, беренче тапкыр марҗа хатыны белән кайтып, әле беренче ггртәдә беренче булып авылдашлары алдында күренүенә искиткеч зур әһәмият биргән Теге Малай, үз көязлегеннән үзе ләззәт алгандай, ишек катында керфек тә какмыйча торды-торды да, борын буеннан гына сөзеп карап эндәшкәггдәй итте —Ты... пошто... пришла, мәльчик? Бу малай бу сүзләрдән бернәрсә дә төшенмәде. Әле икенче сыйныфта гына укып маташып, урыс телен бары тик бишенчедә генә өйрәнә башлаячак иде шул әле ул. Анын күзләре яшь белән тулды Гүя ул азы һәм кече телсез, кояшсыз калган иде Канәгать һава җитмәгән балык сыман, авызын кин ачып нәрсәдер эндәшергә итте, әмма тамак төбеннән, кисеп алынган кызыл ит кисәге булып, “ээ!” итеп кече теле генә күренеп калды Чыгып китәсе килсә дә. китми горды, түзде—ул чыгып китүне әдәпсезлеккә санады Әле яңа гына башланып килгән гомерендә күггкә иргә өлгереп, ул беренче тапкыр кеше хатасы өчен кешене түгел, инде турыдан-туры үзен, бары тик үзен гаепләде. —Ти пәймн. мәльчик. әтнәке ...— дип аңлата башлады соргылт кабыклы адәм зат— Птамушты я бит сим лит ни би вал нә рудинә... Па татарсеки забил бит*... Канәгатьнең җанында нәрсәдер өзелде. Ул ишекне ябып та тормыйча тышка атылды. Инде яктырып килгән һавада тырпаеп күренгән рәшәткәләр аша акбарс сыман урамга сикерде. Урам буш иде. Күк гөмбәзендәге болытлар тагын да алгарак күченеп, тагын да караеп ачыкланганнар. Көн инде шактый яктырган булса да, йолдызлар һәм ай әле һаман да югалмаганнар икән. Ул үзенен ни эшләгәнен, нигә йөгергәнен, кая йөгергәнен белмичә йөгерә башлады. Гүя аның колакларында аяклары түгел, йөрәкләре дөпелди иде. Кинәт ул тимерлек каршында менге атлар бәйли торган куш өянке төбенә туктады да, өянкене кочаклап, бәргәләнеп һәм үксеп елап җибәрде: —Минем әтәй укытучы иде!... Минем әтәй укытучы иде!... Күпме вакыт үткәндер, ул үзенен сырма кесәсенә кемнеңдер тыгылуыннан айныды. Әйләнеп караса—Балкыз. —Сиңа сөенче күчтәнәче... Канәгать кулын кесәсенә тыкты һәм аннан елтыр кәгазьгә төрелгән бер кәнфит һәм ике кечкенә керәндил чыгарды. Малай аларны карга ыргытырга итте дә, тукталып калып, Балкызның уң кулын үзенә тартып алды һәм күчтәнәчләрне яшен тизлеге белән учына салды: —Мә. кәнфит-керәндилләреңне!.. Теге Малаегызга бирерсең!.. һәм авыл урамы буйлап түбәнгә таба йөгерде. —Канәгать, тукта-а-а-а! Тукта-а-а-а!.. Өстендәге бишмәтенең сәдәпләрен дә эләктереп, башына яулык та ыргытып өлгермәгән кыз бала ачык изүләрендә, иненә таралып төшкән шомырт-кара чәчләрендә җил уйнатып, Канәгать артыннан көнчыгышка чаба иде. Ул заманнардан инде исәпсез-хисапсыз сулар акты. Фәйрүзә әби белән Гыймран бабай дөньяда күптән юклар. Авылда аларның каберләрен яд итәрлек балалары да калмаган бугай. Теге Малай да, Мэрия Мәкәриевнә дә шул кайтуларыннан авылга бүтән кайтмадылар. Исәнме Теге Малай,—түгелме, нәселе бармы—юкмы, бу хакта моңа кадәр беркем бернәрсә белми иде. Күптән түгел, авыл хакимиятенә Хабаровски каласыннан Мэрия Мәкәриевнәнең үзеннән хат килгән булган икән. Имеш, Мэрия Мәкәриевнә “Сәфәргалине җен сукты, ярты ягы йөреми, мондый хәлдә аны тәрбияләргә минем дә, балаларның да хәленнән килми, туганнары, чыбык очлары исән булса, килеп алсыннар, югыйсә Сәфәргали Гыймрановичны картлар йортына тапшырачакбыз”,—дип язган диделәр. Теге алты почмаклы, салам түбәле бүрәнә өй дә юк инде. Анын урынында телевизор антеннасын күккә тырпайтып яңа кирпеч йорт утыра, анда Теге малайларны белмәгән яңа затлар яши. Куш өянке, инде бик нык картайса да, исән әле. Әмма ана хәзер беркем дә атлар бәйләми. Азнакай, Чалпы. 27 март 2003 ел. Син шу лай ла аңла мине Ни онытканмын бит (Урыс ) җиде ел уган илемдә булмадым Татарчамны ТРОФЕЙ Җырчы Таһир Якупов истәлегенә К ояш баюга таба килә иде инде. Көч-хәл белән эчкә үтеп, ишек яңагына сөялгән инәсен, билләһи, таный алмый торды Канәгәть: йөзе качкан, күз төпләрен божра-божра карасу-зәнгәр түгәрәкләр ураткан иде. —Нәрсә булды, инәй? Инәсе исә, җавап бирәсе урында, кулындагы төргәген тавышсыз-тынсыз гына сәке өстенә почмакка томырды һәм: —И-их, улыкаем!—дигән сыман жан өзгеч аваз чыгарып, сыгылып төште дә, үксеп елый башлады. Инәсенен елаганын авыр кичерә малай Мондый чакта гүя өйнен бүрәнәләре дә ыңгырашкан кебек Бу юлы да өйнең эчен авыр халәт басты. Кабат сорашудан телен тыйды—гарьлеге үтә төшсен, дип уйлады ул. Моны гына аңларлык яшьтә иде инде Күрәсен, кемдер анын газиз әнкәсен рәхимсез рәнҗеткән дә, йөрәген кузгаткан, шуңа күрә ана бу мизгелдә һич кенә дә комачауламау, туйганчы елау, рәнҗешне, эчендә тупланган ярсуны тулаемы белән яшькә чыгару кирәк иде Малай берүк вакытта үзе дә газаплы уйларга талды. Инәсе белән бу арада нәрсә булуы мөмкин? Алар бит бүген иртән генә шактый күтәренке кәеф белән йорттан чыкканнар иде. Әйе, әйе, бүген иртән генә. Атасынын инәсенә бүләк итеп сугышка кадәр үк тектергән, әмма соңгы елларда, агасы сугышта һәлак булганнан сон, ботенләй бер тапкыр да өстенә салмаган эре чәчкәле яшелсу күлмәген, күлмәге өстеннән оч бәби итәк типчелгән алъяпкычларын да сандык төбеннән чыгарып кигән, хатын-кызларга мөмкин булганча, киенеп-ясанган. бөтәнеп-тозәтенгән—Канәгать инәсенен бу кадәр матур икәнлеген күз алдына да китерә алмый иде!—инәсе үзе кебек солдатка Мәрфуга әхирәте белән күрше авылга Боек Жинү бәйрәменең бер еллыгы уңаенан үткәрелгән җыелышка дип киткән иде Яулардан исән- сау кайтучыларга, ирләрен, туганнарын югалткан тол хатыннарга, ятимә аналарга, җиңги-җиңгәчиләргә Германиянең үзеннән килгән контрибуция малы—трофей бүләкләр дә таратыла икән, дигән хәбәр күз ачып йомганчы таралгач, ул гына дисеңме, бу хәбәрне раслап, авыл советыннан мөһер басылган махсус чакыру да төшерелгәч, түбәндәге кече авыл умарта күче кебек гөж килде. Менә бүген, иртә ганнан торган авыл, аеруча солдатка хатыннар, алтын тавы көткәндәй, урыннарыннан кубарылып, олы авыл белән ике арада яткан тауның сукмакларына сибелде Беренче үргә кадәр барып, Канәгать аларны озатып калган иде җитмәсә Анысы шулай. Әмма менә әлегесе гаҗәп бит әле анын. Канәгать хәтерли, инәсе ишектән чыгар алдыннан гына: — Мондыен җыелышка, болай актан, бәйрәмчә киенеп бару да ярамый торган эштер инде ул, адәм тәганәсе...— диеп кисәктән генә туктап калды — Марҗалар сыман, кайгы карасыннан киенеп барсан, бездә, гатар- моселманда, андый йола юк Ирем һәлак булганга куангандай, бәйрәмчә киенеп, тантанага барыйм микән ни...—Анын дәһшәт белән янган күз карашлары як-якка йөгереште —Бар әле, улым, янадан укып кара азе. бәлки чакыруларында "тантаналы җыелыш" түгел, "кайгылы җыелыш" дигәннәрдер? Канәгать өстәл өстендә яткан чакыруны янадан укып чыкты — Монда “тантаналы җыелыш” дигәннәр.. —Тантаналы дисен инде. —Инәсе ишек төбендә таптанды —Чынында кайгы матәм җыелышы да инде.. Бармаган да булыр идем, һаман да шул депутатлыгым бар шул.. Кем килмәгән дисәләр, депутат Минсылу килмәгән, диярләр Сай тау җиткән саен, еландай телемне чыгарып, инде бу чираттан үткәрегез әле. дип инәләм, тагын сайлыйлар да гөнаһка кертәләр, илаһым Бөек Жинү бәйрәменең бер еллыгы иртәсендә менә шулай нәрсәнедер алдан сизенеп, өзгәләнә-өзгәләнә юлга чыккан инәсе менә хәзер шул ук Бөек Жинү бәйрәменең кояшы инде баюга якынаеп барганда, как сәкегә капланып алган да, кулбашлары белән тартыша-тартыша һәм, авылдашлары сизмәсен-ишетмәсен, дигәндәй, тыела-тыела елап ята... Нәрсә булган? Малай көтте дә көтте. Бу минутлар ана бик озын тоелды. Ниһаять, инәсе урыннан күтәрелде, мышык-мышык килеп, борын, күз тирәләрен алъяпкычының эчке ягы белән сөрткәләде, аннан, өйдә Канәгатьнең барлыгын да оныткандай, карашларын бер ноктага текәп уйга талды. Анын күп тапкырлар игътибар иткәне бар: ниндидер әһәмиятле мәсьәләне чишәр, жаваплы адымны ясар, гомумән, ниндидер бер хәлиткеч карарга килер алдыннан инәсе менә шулай тере сын сыман катып кала да, тирән уй чоңгылына чума. Бу уй гына түгел, бу җанның зары, җаннын чыгы коелган, йөрәкнең шулай итеп сәждәгә киткән мизгеле була, күрәсен; бу минутта ул гүя үзен уратып алган һәр кемсәне, һәр нәрсәне онытып, ниндидер Бөек Рух белән кинәшә; бу минутта ул гүя җиргә, дөньяга, тормышка аларнын йөзләгән шартлылыклары, катламнары, чоңгыллары аша туры, чәнчеп карый, хәятне мон аша, үтә күренмәле итеп күрә һәм ниндидер хиссияти истәлекләр, ядкарьләр кайнарында янартып алып, яңа фикер, яна уй, яна акыл туплау ләззәте кичерә... Мондый халәттә анын керфек очлары калтыранып-калтыранып ала, йөз чалымнары нечкәреп, хисләнеп китеп, якты сагышка чума, булган матурлыгы тагын да матурая, мангай агы тагын да яктыра, күз аллары, карашлары аны богаулаган богаулардан арынып киткәндәй була. Малай көтте. Хәзер. Менә хәзер. Барысы да чишелер. Ачыкланыр. Кебек. Шулай булды да. Уй сәҗдәсеннән арынып, инәсе, ниһаять, теге тормыштан бу тормышка—чынбарлыкка кайтты һәм өнсез карашын Канәгатькә төбәде: —Нигә алай карыйсың, улым? —Һы. Нәрсә булды икән дим. Инәсенен авыз читләрендә горур елмаю яралды, ул сүзсез генә урыныннан күтәрелде, иңбашларында җыерыла төшкән итәкләрен чеметә биреп рәтлирәтли, сәке өстенә бая үзе атып бәргән аксыл тукыманы гүя бер кыргый җанварны—козгын баласын, чукый күрмәсен дигәндәй, курка-курка гына аягыннан эләктереп алгандай итте дә, бер омтылыш белән җилпеп җибәрде. Кат-кат бөкләнгән аксыл тукыма инәсе кулында талпынып җилпенде һәм аннан тирә-якка канатланып хасыйл булган алтынсу-сары путаллы, читчитләре кыска-кыска чуклар белән чукланган киҗеле ашъяулык май кояшынын кичке шәфагы йөзгән өй эчен яктыртып җибәрде... —Менә бит алар безгә, җиңүчеләргә, нәрсә бүләк иткәннәр!.. —Нинди матур!...—Куанычын кая куярга белмәгән малай кычкырып җибәрде —Нинди матур, ин-нәй!.. Әнисе төсеннән үзгәрде, анын күзләре апарып киткәндәй булды. Эсселе-суыклы булып, улын утлы караш белән көйдереп алды: —Матур ди сина!.. Шуны да күрмәскә Күзен чыкмагандыр бит!...— Гомерендә бер мәртәбә улына болай каты бәрелмәгән ана, бу сүзләреннән сон нишләргә белми, телен тешләде һәм гаебен йомшартырга теләп булса кирәк, тукыманы янадан бер тапкыр җилпендереп, кояшка күрсәтте —Менә бирегә кара, улыкаем! Үзәккә кара! Уртасына кара Германнан безгә бүләккә дип шушы тишек чүпрәкне алып кайтканнар... Атан башы бу!.. Атан башы хакына... Башкомандуюший Сталин исеменнән... Күрәселәрем бар икән, Илаһым!.. Канәгать игътибар белән тукыманың үзәгенә карады һәм анын аша кояшнын үзен күреп тынсыз калды: алтынсу-сары путал белән йөгертелгән ашъяулык-эскәтернен нәкъ уртасы гүя бер җанварның үткен тешләре белән чәйнәлеп өзгәләнгән һәм умырып алынган иде... —Ыэ.—Нәрсәдер эндәшергә иткән Канәгатьнең авызыннан әйтәсе сүзе б аРЫ тик оер мәгънәсез ымлык булып кына чыкты.—Ыэ!.. Инәсе ул арада янадан сәкегә бөгелеп төште һәм инде бер нинди тыелусыз сыктый-сыктый елый башлады... Әнкәсенең тынлыкта өзгәләнгән тавышы һаваны шартлар хәлгә җиткерде. Гүя кемдер йортнын нигез ташларын селкетә иде Канәгать инәсенең чынравын тыныч кына тынлый да, аны ташлап, нигез ташларын карап керергә дип чыгып та китә алмый иде. —Мондый бүләкләре белән ярама тоз салмаган булсалар иде дә бит... Ул бит болай да әрни!. Әрни!.. Аһ, әрни!.. Миннән, фронтта ирен җуйган солдаткадан... ятим балалар анасыннан... болай көләргә кем аларга нинди хокук биргән?!.. Мин бит аларга бүләк сорап бармадым Нигә алар миннән көләләр? Нигә алар минем соңгы кояшымнын да эчен тишеп, эчәгеләренә кадәр актарып чыгаралар9 ! Идән уртасында бөрешеп калган малай башындагы сигез өлгеле кәпәче белән гүя кара эшләпәле кадакка охшап сайгакка сеңешкән һәм инәсенен тозлы күз яшендә бүртенеп күгәргән иде. Анын инәсен елавыннан туктатасы килде. Бик тә. Бик тә. Әмма мондый чарасы юк иде Шулчак ачык ишек аша тыштан майнын кызган һавасын өстерәп Мыштым килеп керде. Канәгатьләрнең ак мыеклы ата песие. Бер тавыш-тынсыз иөри, хәтта тычканнарны өннәрен дә чыгарырга өлгермичә тота белгәне өчен ана Канәгать Мыштым дигән кушамат гаккан иде. Мыштымны барлык авыл белә. Дөньяларын тычкан-күсе баса башласа, күрше-күлән, хәтта түбән очтан да килеп, Мыштымны кунакка алып китәләр Ләкин ул анда озак кунакламый, бурычын үгәгәч, мыштым гына кайта да керә. Менә әле дә, тупса ашы үтеп, үзенен тамагын туйдыручысының фаҗигалы халәттә булуын аштап алгандай, җәһәт кенә сәкегә сикереп менде һәм тартыша-тартыша елаган хуҗабикәсенең кулбашына сырты белән сөйкәлеп ятты Канәгатькә рәхәт булып китте. Гүя инәсенә күкләрдән ярдәм килде. Алар инде икәү генә түгел, өчәү иде —Бер умачлык оны да булмаган ач-ялангач өстәлемне ниместән таланган тишек ашъяулык белән каплаттырырга итәләрме, имансызлар? Гитлерына ләгънәт! Сталиннан бүләк, имеш Сталинына ләгънәт1 Йрләребезнен башына җиттеләр!.. —Чү, инәй!.. —Силсәүитен, Зөлкарнәен әйтер идем! Ашары булмаган ачларга ашъяулык тарата!.. Анысы да... черек! Шушы балага берәр күлмәклек сәтин бирер иде, ичмасам.. Ямау остенә ямау салынган күлмәге эчендә әле генә янган-пешкән Канәгать бу сүзләрдән сон өши башлагандай булды. Инәсе һаман елый, песи һаман ана елышып йокымсырагандай итә иде —Контрибуция, имеш! Троф-фей, имеш! Таланган чүпрәк1 Кирәкми ул мина. Кайгырмыйм—гарьләнәм! . Үз сандыгымда күпме бирнәм тасланган килеш ята... Көнгә чыгарырга сәбәбе генә юк!.. — Инәй... Инәй...—диде чак кына ишетелерлек итеп Канәгать — Тынычлан... Ләкин инәсе көтелмәгән рәнҗештән тәмам ярсыган иде шул. —Һичкемнеке түгел, шул силсәүит Зөлкәрнәй этлеге генә бу Ул да халык җилкәсен байтак кимерде дә симерде Бәй. тишек чүпрәк белән авызымны томаларга итәләр. Томалатырмын мин! Фронтовик Гыйззетдин хатыны әле мин!.. Бәй, узган сессиядә безнең авылда чучка фермасы оештыруга каршы чыккан идем, яратмадылар! Үзеңне өстен күрсәтмә, күрсәтмә өстән тошкән. диләр. Төшсә ни! Өсгән төшсә, без аны астан их!.. Бакчаларны кистерүгә каршы чыктым—яратмадылар! Өстәмә заемга каршы чыктым—яратмадылар!.. Өязе ярны ашап, йорт нигезләренә җитеп килә, ярны ныгытыйк, тегермәнебез юк. су тегермәне салыйк, дидем— яратмадылар!. Сайлауларда депутат итәләр дә, авызымны бикләп, сүз әйттермиләр!. —Инәй... Инәй... Тынычлан... Малай песиләре Мыштым кебек мыштым гына килеп, инәсенең уң як иңбашына сарылды. Алар хәзер сәкедә өчәү иде —Без ятимнәр өстеннән, башлары киткәннәрнең изге хәтереннән көлгән өчен телләре корысын! Аяк-куллары, тән әгъзалары череп аксын бәдбәхетләрнең!.. Ярабби, ярабби, Илаһым!.. Кылган явызлыклары үзләренә кайтсын!.. Ашаган ризыклары тамакларына аркылы торсын!.. Яткан урыннарын хур кылсын, мал-туарларын мур кырсын, Илаһым!..—дип бәргәләнде инәсе. Анын белән бергә гүя малай үзе дә бәргәләнә иде —Муеннары асларына килсен!.. Оятсызлар, җир битләр!.. Үзләре көнлеккә, атлары көрчеккә калсын!.. Ярабби, ярабби, Илаһым!.. Ләгънәт, ләгънәт, ләгънәт!.. Инәсенең сыктавына түземе бетеп, үзенә урын тапмаган малай, ялт итеп урыныннан күтәрелде. Гаиләгә килгән кайгыны гүя анардан да тирәнрәк аңлаган Мыштым инәсенең иңсәсенә сеңешеп, аны һаман да юаткан һәм җылыткан сыман иде. Канәгатькә нидер булды. Малай баһадирларча олыгаеп турайды. Тышка карады. Күзе утынлыктагы түмәр өстендә баюга барган алсу кояш шәфагында ялкынланып янган балтага төште. Анын башына бик тә куркыныч, баш китәр уй килде: ул. Ватан азатлыгы өчен сугышларда батырларча һәлак булган, атасынын үлемтек кәгазенә кул куйган полковник Борисов язуынча, “иң кискен минутта батальонны һөҗүмгә күтәргән” лейтенант Гыйззетдин Сабирҗановның улы Канәгать, менә хәзер шушы балтаны кичке шәфакьнең алсу баткагыннан суырып ала, силсәүиткә бара, атасынын һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган башка авылдашларының изге хәтерен җиргә салып таптаганы, аларнын ата-аналарын, балаларын, хатыннарын рәҗеткәне өчен, силсәүитнен тәрәзәләрен, өстәл-урындыкларын вата-кыра, бинасыннан утынлык ясый һәм сәүит рәисе Зөлкәрнәйнең башын түмәргә сала да эһ тә итми чаба да өзә... Малай яшен тизлеге белән тышка атылып чыкты. Ишек алдында җим эзләп интеккән чыпчыклар өере пырылдап һәм артларыннан тузан туздырып, һавага күтәрелде. Ул күпне күреп-кичереп ташка әйләнгән түмәрдәге балтаны бер омтылыш белән суырып чыгарырга итте, әмма сигез яшьлек сабыйның мона көч- күәте җитмәде. Шулчак каяндыр килеп чыккан этләре Матрос, түмәр янында маташкан дусты, яшьтәше Канәгать янына чабып килде, койрыкларын болгаштырып, сырпаланды һәм, берәр афәт сизенгәндәй, ярсып-ярсып өрә башлады. —Пыш-шул!.. Малай тагын көчәнде һәм, ниһаять, балтаны тартып чыгарды. —Син нәрсә, юләрләндең мәллә?! Инәсе анын кулыннан балтасын тартып алды, утыннар арасына ыргьпты Йомшак җиренә сизелерлек итеп тамызып та алды: —Ягыласы булма! Тәүбә диген!.. Кеше-кара ишетә-күрә күрмәсен, дигәндәй, инәсе аны бөтереп алып, тавышсыз-тынсыз гына артыннан эткәли-төрткәли, өйгә алып керде һәм сандык өстенә утыртты: —Шушында гына утыр! Кузгаласы булма!.. Безгә болай да каныкканнар, күрмисен мени?.. Заманы нинди—кешеләре шундый... Алла сакласын!.. Песи әле һаман сәке өстендә, хәзер инде теге трофей ашъяулык өстенә сузылып яткан иде. Күзләре йомык. Йоклый, имеш. Малай белә, ул шулай кыйланган гына була. Чынлыкта исә ул аларны тынлап ята. Канәгатьнең күңеленә җылы керде. Инәсе тынычланган иде. Аны бит утынлыкка ниндидер үзе белештермәгән көч шул инәсен тынычландыра алмаганга күрә генә урыныннан күтәреп ыргыткан иде... —Алла сакласын!.. Алла сакласын!..—Үзенен гадәти халәтенә кайтып, чынлап та тынычланган инәсе, белгәнен укына һәм инде үзе бар дөньяны тынычландыра башлады.—Бер гаепсез кешеләрне каргыш, гөнаһлар батырдым бит!.. Сугышын әйтер идем!.. Бу гөнаһта Зөлкәрнәйнен нинди генәләр гаебе булсын инде? Ул нинди мир җилкәсен кимергән кеше булсын инде, ә? Мин дә инде Авызын ачса, үпкәсе күренеп тора бит, мескенкәемнең. Коры таякка калган каммун бит ул! Минем Гыиззетдинем белән бергә сугышка китеп, кулын өздереп кайтты Ифрат та һәйбәт кеше, шулай бит, улым? Анын бәләкәйсе синен белән укыймы әле. улым? Инәсе аңа карамый да. Ул шулай аңа эндәшкән булып үз-үзе белән сөйләшә генә. —Катырак бәрелдем, бугай.. Әгәр анавы тишек чүпрәк...—Ул сәке өстенә канатларын жәеп очып төшкән алтынсу-сары ашъяулыкка караш ташлады.— Германнын үзеннән, Сталиннын үзеннән үк килгән икән, димәк, анын тишектошыклы булуында Зөлкәрнәинен бернинди катнашы да юк. Кем белә, бәлки аны силсәүит сәркәтибе Зөлхәбирә алыштырып куйгандыр? Аның бит Минсылу урынына, ай-яй ничек кенәләр депутат буласы килә! .Атсын үзенә, әнә германнын черек чүпрәгендә безнен песиебез йоклый, шулай бит, улым!..— Инәсе жинел генә кеткелдәп алды —Кара әле, бер кызгач, юлбашчыбыз Сталинга да өлеш чыгардым бит әле...—Инәсе бераз уйланып торгандай итте.— Ысталин булмаса, бар, мондый сугышта җинеп чыгар иден! Тоттырдылар ди сиңа мондый бөек җиңүне И-и-и, Ходаем, бер гаепсезләргә каргыш органым өчен үзең ярлыка! .. Зөлкәрнәйгә дә, даһи Сталинга да озын гомерләр, тиешле жир-жиһаннар, каргышсыз маллар бир!.. Исән генә була күрсеннәр!.. Инәсе мич арасына кереп, голт-голт су йотып, сусавын басып чыкты. Инде ачуы тәмам басылгандыр дип торганда гына ул йокымсырап яткан Мыштымны өстеннән җилләп төшереп, ашъяулыкны янадан алды һәм игътибар белән карый-капшый башлады —Бәй, бәй, ничек була икән инде ул? Германнан Мәскәүгә, Мәскәүдән Уфага, Уфадан Кыргыз-Миякәгә. Кыргыз-Миякәдән олы авылга алып кайтканда, олы авылда тапшырырга әзерләгәндә бу бүләкләрне юньле- рәтле тикшермәделәр микән ни?—дип аптырады инәсе —Әллә киресенчә, шулай кулдан-кулга күчә-күчә, тикшерелә-тикшерелә тишелеп беткәнме ул? Әллә бу тишек эскәтерне төргәккә чынлап та пумалабаш Золхәбирә тыкканмы? Ә нигә Минсылу төргәкне Золкәрнәй кулыннан алгач та, шундук сүтеп карамады'’ Шунда, клуб залында? Кешеләр, бигрәк тә районнан килгән нәчәлникләр алдында уңайсызландылар хатыннар. Башкалар ачып карамагач, Минсылу да карамады Солдатка хатыннар алган бүләкләрен, клубтан чыгып, кайтыр юлга чыккач. “Бүләк" урманы үренә җиткәч кенә карарга булдылар. Түземнәре җитәрме, имеш. Тол хатыннар бу сирәк мизгелне мөмкин кадәр сузарга, бу ләззәтне мөмкин кадәр озынайтырга тырыштылар, һәм менә . Минсылу өчен ул түзем дигәне шул "Бүләк" урманына кадәр җитте дә һәм шунда ук бетте дә Һәр солдатканың исем-фамилиясе язылган төргәкләр эченнән шәльяулыклар, ефәк шарфлар, күлмәклек тукымалар, бәйләм оеклар һәм башкаларны күреп куанганнан соң, Минсылунын карап торуга иң затлы бүләк саналган алтынсусары путаллы ашъяулыгын таратып җибәрүенә, ашъяулыкның нәкъ уртасыннан бала башы сыярлык тишек килеп чыккач, Минсылунын йөрәгендә ниндидер җеп өзелде. Аһәңе йотылды Шул "Бүләк" үрендә ятып елады ул. Бу гаделсезлектән ярсыган хатыннар олы авылга кире барырга, районнан килгән нәчәлникләр, Золкәрнәйнен битенә төкереп, бүләкләрен йөзләренә бәреп кайтырга кирәк дип тавышланып га маташтылар, югыйсә. Кирегә борыла да башлаганнар иде. Юк. бу бәладән, бу гыйсъяннан Аллаһу үзе коткарды аларны. Бу башкитәр тәкъдимгә Минсылу үзе каршы төште. Үзе туктатты Юк. куркудан түгел. Әхирәтләрендә чүпрәк хакына кешелек инабәте какшанудан. вакланудан шикләнде Ул бит., алар үзләре сайлап куйган, аларны үзе сакларга тиешле булган иң ышанычлы кеше—депутат иде Анын хәле бетте, дәрманы таралып, тез буыннары өхлекте. Әхирәтләре Миңсылуны күтәреп диярлек алып кайттылар. Менә шулай алды Минсылунын тынычлыгын германнан килгән трофей бүләк. Тишек ашъяулык өстеннән әле генә Минсылу үзе җилгәреп төшергән песиләре Мыштым сандык өстенә күчкән икән... Күчкән дә, сыртын шул ук сандык өстендә утырган Канәгәткә терәп яткан икән... Әгәр дә күзе песиләренә төшмәсә, ул улынын монда икәнен бәлки абайламаган да булыр иде. Унайсыз булып китте. Атасынын тере сыны булып каршысындагы бирнә сандыгы өстендә сүзсез генә утырган улын күрүгә аның куллары үзләре дә сизмәстән тәүбәгә кушырылды... Ачуын, нәфрәтен кая куярга белми кайнаган, соңгы чиккә җитеп, кемне дисез, халыклар атасы Бөек Сталинның үзен каһәрләгән, аннан, бәлки бөтенләй гаепсез булган, фронттан кулсыз кайтып, тол хатыннар белән бергә жигелеп, авыл сукасын бергә тарткан Зөлкәрнәй кардәшенә урынсыз бәддога укыганы өчен үкенгән хатыннын гарьлеге килеп, бит алмалары яна, кызыша башлады. Күзләреннән тәгәрәгән яшьләре аның йөзен пешерде. Һәлак булган ире өчен ничә ел Гитлерны, фашизмны каһәрләгән тол хатын шушы ашъяулыкның бала башы кадәр тишеге аша кояшны күргәннән сон үз гомерендә беренче мәртәбә бөек юлбашчыны, "авызын ачса, үпкәсе күренеп торган" авылдашы, иренен дусты Зөлкәрнәйне, аның нәселен каргады, ләгънәтләде түгелме? Ләхәүлә вә лә куәтә!.. Булган хәлме? Тәүбә вә тәүби, Иляһым!.. Ул калхуз коллыгыннан азат минутларында гына, башкалардан качып кына намаз укый торган урынына басты, кыйбласына борылды, бер сәҗдәгә китеп, бер рокугька торып, ләгънәтен кире кайтара башлады: —И, Ходаем! Гөнаһларга батырдылар бит.. Хаксызга ләгънәтләдем, каргадым, гонаһаларымны үзең ярлыка! Гөнаһаларымны гафу әйлә, җәһәннәм утыннан сакла, дөньяга вә әхирәткә бөтен гамәлләребезне дөреслә! Ләгънәтләремне кире кайтар, кәлимәсен кәлимәгә аер, юкка чыгар! Мине, атамны вә анамны, хәләл җефетем Гыйззетдинемне вә балаларымны, вә барча мөселман өммәтен кыямәт көнендә рәхмәтен илә гафу әйлә!.. Коръән шәрифнен йөз дә ундүрт сүрәсе, алты мең дә алты йөз дә алтмыш алты аяте берлә иман китерәм!.. Инәсенә ияреп, малай да амин тотты. Инәсе аягына басты. —Төшегез. Канәгать сандык өстеннән шуып төште. Анын артыннан Мыштым да идәнгә сикерде. —Моны болай калдырырга ярамый,—диде ниндидер катгый карарга килгән инәсе —Бу дәүләткүләм җинаять. Нишләргә итә ул? Минсылу биксез сандыкны кин ачып, капкачын диварга терәде һәм актарына башлады. Сандыктан озак еллар хәрәкәтсез яткан тукыма, киемсалымга хас булган нафталин, хушбуй, иннек-кершән исләре бөркелеп чыкты. Озак та үтми сандык янәшәсенә атасынын киелми сакланган күлмәк- чалбары, мамык һәм көзге бәрән йоныннан бәйләнгән оекбаш, бияли- пирчәткеләре, ак һәм кара шарфлар, тасланып куелган чүпләмле сөлгеләр, тәрәзә башлары, чыбылдыклар, чаршаулар, тәрәзә пәрдәләре, тастымаллар, ашъяулыклар, мендәр каплары, дебетгән чигелгән кулъяулыклар, кечкенә келәмнәр, япмалар, күкрәкчәләр, бала искеләре—тагын да әллә нәрсәләр, әллә нәрсәләр өелә барды... Сандык янына кара чәйнүк кебек утырып алган Мыштым ниндидер ялынган тавыш чыгарып мияулады. Минсылу ниндидер икенче бер кадерле нәрсәне эзли иде, күрәсен. Менә ул сандык эченнән, астан, ин астан күзнен явын алырдай ап-ак, ин вак тәрәш аша тукылган чүпләмле ашъяулык тартып чыгарды. Анын шикәрдәИ ак төсеннән барлык йорт эче яктырып киткәндәй булды. — Менә алар!.. Мин аларны үземнен күз нурларым белән эрләдем дә, суктым ла чиктем дә!.. Мин аларны Гыйззетдинем кайткач кына җәярмен дип саклый идем—болай булгач, кайтасы юк икән!..—Инәсенең күкрәгендә нәрсәдер "Ыэ!” итеп куйды,—Безгә Гитлердан калган тишек ашъяулык кирәкми, шулай бит, улым?!. Без аларга үзебезнекен җибәрәбез, шулай бит, улым?!.. Мина, татар хатынына, башкача ярамый!.. Монда Германына да, Мәскәвенә дә җитәрлек! Ишек алдында Матрос әллә үзен уратып алган чыпчыкларга, әллә баеп барган кояшка өрде дә. тынып калды. Минсылу әле үзе белеп җиткермәгән, сонгы сугыштан сон яралып кына килгән күренеш—ике дөнья, ике система бүләген үзенен ирен үтерүчеләр иленнән килгән тишек трофей ашъяулыкны һәм һәлак булган ирнен Туган Ватанындагы хатынынын үз куллары белән чәчкән, үстергән, суккан, талкыган, эрләгән, салкын чишмәләрдә юган, киптергән, тукыган җитен тукымадан тегелгән ашъяулыкны, аларга өстәп Гыйззетдиненең бер пар оек-биялиен, ак шарфын да бергә бер төргәккә бисмилла әйтеп төрде. Аны төнлә йокысы алмады. Иртәгә авыл советына баргач нәрсә әйтәчәген кат-кат уйлады да, тагын бер кат уйлады Уйлый торгач, уйлары берсе өстенә берсе боҗраланып, һаман да шул элеккеге фикергә урап кайта торган булдылар. Менә 1946 елнын 10 май таны атты. Көтү кугач, ана баласын уятты Алар корыдан гына чәй эчтеләр. Төенчеген тотып чыгарга әзерләнгән инәсенә Канәгать аптырап калды —Син кая? Инәсе эндәш ми-тындашмый елтыр кәвешләрен кия башлады Малай соравын кабатлады —Бәй, мин сиңа әйтмәдем мени әле?—диде инәсе аптырагандай итеп — Силсәүиткә барабыз, улым. Ярлы булсам да, буем гарьле! Әйдә, җыен Синнән дә ышанычлы дуәкәмәт, синнән дә яхшырак шаһит булмастыр Кирәк икән, бу төенчек белән силсәүитенә генә түгел. Мәскәү Керимеленә дә. Германына да барырбыз. Безнең төенчектә атаеннын Верховный Башкомандыший Сталиннан алган рәхмәт хаты һәм медале дә бар' Канәгать куанычыннан инәсенә карады. Аларнын карашлары очрашты Инәсенең йөзе беркайчан да булмагандай нурлы, инсафлы иде. Малайга коч инде. Бу мизгелдә инәсе анын өчен җирдән гүя Алып Батыр булып күтәрелгән иде. Улын җитәкләгән ана арт капкадан гына чыгып, кулдан чокылган, әмма әлегә орлыгы булмау сәбәпле чәчелми яткан бәрәнге җирендә берсе эрзин кәвеш, икенчесе ялан аяклы пар эз калдырып. Кәркәлетау аша олы авылга илткән текә сукмакка таба юнәлделәр Канәгать артына борылып карады Моңа кадәр беркайчан да борчаклары пешмәгән Мыштым белән Матрос, тупсага менеп утырып, койрыклары белән тактага суга-суга. Минсылуны һәм Канәгатьне тупса түреннән озатып калган булганнар икән —Әйдүк, кара чәинүк!—дип ирештерде аларнм малай. Аннан, тауга менә башлагач, елмаеп, кулын болгады Ни дисән дә. Матрос Канәгатькә атасыннан мирас булып калган, җитмәсә, анын белән бер елгы да булган җан иясе иде Песиләре Мыштым исә анардан биш яшькә бәләкәйрәк иде. Тауга менеп җиткәч. Канәгать әнисенә сиздермичә генә. Теге Малайларның теге оч ягындагы йортын эзләгәндәй итте. Бал кыз күрми микән аларньГ* Анын тәрәзе төбендә Канәгатьнең былтыр бүләк иткән кылганнары чәчкә атып утырырга тиеш әле. Кылганнарның көмеш боҗралары беркайчан да сулмый ди бит Минлегазиз бабасы. Менә шул гына.

11 август 2003 ел.

Реклама