Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ

ГАЛИӘСГАР— Мөселманнарда, хосусан төрки халыкларда очрый торган исем Гали олы, өлкән мәгънәсенә, ә Әсгар кечек мәгънәсенә ия булганлыктан, бу исем беркадәр аптырашка да калдырырга мөмкин. Хикмәт шунда: риваятләргә караганда. Гали хәлифәнең улы Хөсәеннең төрле аналар тапкан угыллары арасыннан өчесенә бер үк Гали исеме кушылган була. Аларны берәр ничек аеру өчен өлкән угылны Али Әкбәр (Өлкән Али Гали) дип, уртанчысын Али Әүсат (Уртанчы Али Гали) һәм кечесен Али Әсгар (Кечек Али Гали) дип атап йөрткәннәр. Бу исемнәр башка мөселман халыклар арасында да таралыш алган (мәс . татарда Галиәсгар Камал) ГАНКА. ГАНКд г. 1 Һаф тавында яшәүче мифик Сәмруг кош Грифон, феникс Ганка кошын гади кешегә күрү насыйб булмый, имеш. Аллаһы Тәгалә ганка кошларын камил итеп яраткан, ләкин алар адәмгә дошман булып киткәннәр Ганка кошы гәүдәсе белән кояшны каплый ала. имеш Кайбер риваятләрдә бу кошны Хаизала бии Сафуан пәйгамбәр юк иткән дип сөйләнә 2 Мәдрәсә телендә: ахмак, аңгыра, булмаган нәрсә 3 Поэзиядә ганка ирешеп булмаслык нәрсәнең символы. ГАРӘБИЗМ Арабизм Моңарчы әдәбият, матбугат дөньябызны каплап, әдәби- гынльми әсәрләрне хезмәт халкына акланмаслык ясауга сәбәп булган гарәбизмга каршы көрәш башларга, боларны чыгарып ташларга кирәк (Г. Ибраһимен) әдипнең 1924 елда матбугат һәм әдәбият эшлеклеләре каршында ясаган чыгышыннан). ГАРӘП ӘЛИФБАСЫ Дөньяда киң таралган язулардан исәпләнә Ул җир йөзендәге барлык халыкларның ун процентына хезмәт итә дип уйлыйлар. Гарәп теле рәсми дәүләт теле дип саналган егермедән артык илдә (Алжир. Бахрейн. Берләшкән Гарәп Әмиратлары. Иордания. Гыйрак. Йәмән Гарәп республикасы. Йәмән Халык демократиясе Республикасы. Катар. Комор (.Камәр Ай) утраулары (Җәзирәәл-Камәр). Кувәйт. Ливан Ливия, Мавритания. Марокко. Мисыр. Оман (Гомман), Сүрия. Сомали. Судан, Сөгуд Гарәбстаны. Тунис (Түнис), Җибути һәм боларга Палестинаны (Фәлестан. Фәләстыйн) да өстәргә мөмкин) милли әлифба булып санала. Гарәп хоруфаты фарсы телле Иранда, урду телле Пакистанда, пушту Һәм дари телле Әфгаистанда. өлешчә һиндстапда кабул ителгән Ислам дине киң таралган Бангладеш, һиндонезия. Малайзия. Мозамбик. Нигерия. Филлипин. Эфиопия кебек илләрдә дә гарәп әлифбасы кин кулланыла. Гарәп язуы татар халкына да мен елдан артык хезмәт итеп килде һәм хәзер дә. 30 нчы еллардан алып башта латин графикасына, аннары кирилл хоруфатына күчүебезгә карамастан, хакыйкый мөселманнарга хезмәт итә ГАРӘП ТЕЛЕ - Классик гарәп теле Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган кабиләсе корәешләр сөйләшкән гарәп теленә нигезләнә. Идрис Шаһ үзенең "Суфизм" дигән китабында семит телләре арасында иң гади һәм анык тел булган гарәп теленең математик принциплар ярдәмендә иҗат ителгән ясалма тел булу ихтималы турында яза. Ләкин, билгеле булганча, академик Н Я Марр (1864 1934) гарәп телен 'гаҗәеп сыгылмалы тел" дип санаган, ә ясалма телләргә бу сыйфат бер дә хас түгел Филология күзлегеннән караганда, гарәп теле, әйтик, иврит теле белән чагыштырганда, күпкә борынгырак. Шуңа күрә иврит теленең грамматикасын гарәп телен өйрәнү нәтиҗәсендә алынган мәгълүматлар нигезендә төзегәннәр Еврей галимнәре әдәбиятта куллана-куллана Дәвамы Башы журналыбызның алдагы саннарында. мәгънәләре бозылган кайбер борынгы еврей (гыйбрани) теле сүзләренең беренчел мәгънәсен гарәп телен ойрәнү юлы белән ачыклый аллылар Гарәп теле киң таралган телләрнең берсе "Гыйракта. Сүриядә, Ливанда. Иорданиядә. Мисырда. Гарәп ярымутравында. Мароккода. Алжирда. Туниста. Ливиядә. Суданда. Мальта утравында һ.б. жирләрдә яшәүче йөз миллионга якын кеше (хәзерге вакытта күбрәк тә А.Т.) гарәпчә сөйләшә Шул ук вакытта гарәп илләрендә бердәм гомумдәүләт теле булган әдәби тел белән беррәтгән. күп санда җирле шивәләр дә кулланыла Аларнын ин аһәмиятлеләре Азиядә—Гыйрак шивәсе. Сүрия шивәсе. Африкада —Мисыр һәм Мөгьриб шивәләре Гарәп әдәби теленә иң якын булган диалект - Сүрия шивәсе" (Мирза Мәхмүтов. 1965) Коръән теле буларак, гарәп теле изге тел дип санала башлаган ГАРӘП ЦИФРЛАРЫ Күренекле гарәп математигы Мөхәммәд ибн Муса әл- Харәзми (787 850) саннарны (шул исәптән нульне— гарәпчә сынфрны) һинди ысул белән язу ысулын кулланышка кертә Хәрефләр ярдәмендә күрсәтүгә караганда, бу ысул күп тапкырлар отышлырак булып чыга. Хәрәзминен цифрлар турындагы хезмәте XII гасырда инглиз Аделард (1090 тирәсе-1150 тирәсе) тарафыннан латин теленә тәрҗемә ителгәч, яңа ысул белән Европа да таныша Хәрәзми яңа цифрларны һиндстанныкы дип күрсәткән булса да. тәрҗемәче, ялгышып, аларны гарәп цифрлары дип атый һәм бу хата гасырлар буе дәвам итә Билгеле булганча, саннарны янача тамгалауга кадәр греклар һәм римлылар саннарны латин алфавитындагы хәрефләр белән күрсәткәннәр Күренекле итальян математигы Леонардо Фибоначчи (1170 тирәсе 1230 тирәсе) тырышлыгы белән XIII гасыр башларында Италиядә яна тамгалар гамәлгә керә Шуннан сон арифметик хисаплау эшендә гадәттән тыш укышларга ирешела. чөнки эш күп тапкырлар тизләнә, ансатлаша Нәтиҗәдә тулаем математика, физика, астрономия фәннәре бик тиз үсеп китә Тагын кара: РИМ ЦИФРЛАРЫ. ҺИНДИ САННАР. ХӘРӘЗМИ. ГАРӘПЧӘ ТУЛЫ ИСЕМ Гарәпчә тулы исем түбәндәге өлешләрдән тора: 1) кешенең хөрмәтле исеме, титулы ләкаб, мәсәлән. Гыйззәтдин (диннең хөрмәтлеге); 2) ата кешенең өлкән улының исеме буенча аталышы көнья. мәсәлән Әбү Мөхәммәд Мөхәммәдиең атасы; гомумән, гарәпләрдә угыл исеме буенча аталу хөрмәтле исем дип исәпләнгән, шуна күрә хәтта баласыз кешеләр яки балалары үлгән кешеләр дә еш кына шушындый көнья алалар. 3) шәхеснең үз исеме, мәсәлән Гали: 4) кешенең исеменә атасының ибн (угыл) сүзе аша ялганган исеме, мәсәлән ибн Хатиб (аннан соң бабасының һ.б. исемнәре ялганырга мөмкин). 5) нәсел исеме (этник исем), бу кешенең чыккай төбәген күрсәтүче сыйфат - ннсеб. мәсәлән: әл-Багдади Тулаем алганда. Гыйззәтднн Әбү Мөхәммәд Гали ибн Хатиб (...) әл-Багдади. Боларга кешенең һөнәре буенча яки башка бер тышкы сыйфаты буенча кушаматы ялганырга мөмкин, ләкин бусы мәҗбүри түгел Гарәпчә Әбү сүзе Иранда һәм Урта Азиядә еш кына кыскарып бу рәвешендә кулланылганлыгын әйтергә кирәк (Әбу-Таһир-Бу Таһир) Шул ук илләрдә гарәпчәдәге ибн атаның һәм угылның исеме арасында -//- авазы белән алмашынырга мөмкин (Насыйр-и-Хөсрәү Насыйр ибн-Хөсрәү) ^рта Азиядә ибн не еш кына биннн рәвешендә әйтәләр, бездә дә ул бнн(е) рәвешендә очрый Хәлифөт чорында гарәпләрдә баланы балигъ булганчы атланасы биргән исеме белән атап йөрткәннәр, бәлигъ булгач исә аңа көньясын әйтеп дәшкәннәр Хәлнфәткә аеруча хезмәт күрсәткән кешегә хәлифә яки солтан титул биреп, бу титул аның үз исемен дә. көньясын да алмаштырган Тәхәллүс сүзе исә псевдоним мәгънәсендә. ГАУРӘТг 1.Гәүдәнең түбәнге өлеше; җенес әгъзасы. Гаурәт җирләр тәннең Кешегә күрсәтергә ярамый торган урыннары Намаз укыганда гаурәт җирләрнең өртүле булуы фарыз Аулак бүлмәдә булса да. ялангач көенчә намаз уку дөрес түгел Ирләрнең билдән югары вә тездән түбән җирләре ачык булсалар да. намаз укулары дөрес булыр Хатын кызларның исә йөзләре вә беләзекләренә кадәр ике учлары вә тубыкларына кадәр аяк башлары гына гаурәт түгелдер. 2 Гомумән, хатын-кыз мәгънәсенә дә ия Ибне Габбас Адәм галәйһисеәламнең гаурәт җире Бабнл туфрагыннан яратылган дип яза. ГОЛЯМА11СҮЭг. Гыйлемнәрен сүэ (начар) кулланучы яки сарыф итмичә яшереп яткыручы галимнәр "Хакыйкатьтә. Аллаһ иңдергән гыйлемне яшерүчеләр һәм аның бәрабәренә дөнья малын сатып алучылар, корсакларына улан башка нәрсә ашамыйлар, алар белән Аллаһы Тәгалә кыямәт көнне сөйләшмәс, аларны пакьләмәс та һәм алар өчен рәнҗеткүче газаплар бар. Бу җәмәгать адашу юлын л гры юл бәрабәренә, пиапны гөнаһлардан ярлыкану бәрабәренә сатып алдылар Җәһәннәм утына алар ничек чыдарлар икән?" "Бәкарә" сүрәсе, 174 175 нче аятьләр. “Берәү белгән гыйлеменнән соралып та. аны яшерсә. Аллаһы Тәгалә ул кешегә кыямәт көнне уттан булган йөгән кидерер. ~ (Хәдис) Чагыштыр : Галим гайре гамил. ГОНВАНг 1.Дәрәҗә, титул, ләкаб, исем, кушамаг. Алтын Урдада хан гонванын тик Чыңгыз токымнары гына йөртә алган. (Р Әхмәтьянов). Бән яшь вакытта безнең авы. тымызда чүпрәкче гонванында I. тан сатучылар, үзләре арба, тарында утырган көенчә, як-якка карап: “Чүпрәк. чүпрәк’ Чыгарыңыз күбрәк!~ дип. атларын ы акрын гына атлатып, урам буенча кычкырып йөри торганнар иде (Закнр Һади) Гонван нлә горурлану Хаҗилык гонваны Чемпион гонваны. Үзбәк телендә: хәрби гонван воинское звание, профессорлык гонваны - профессор дәрәҗәсе, фәхрн гонван почетлы исем. 2 Китап, гәзит исеме, мәкалә исеме 18 нче номер "Әльислах“та “Буйлар онытылган' гонванлы бер мәкалә дәреҗ ителеп, русча укучыларга татарча да өйрәтелү тугърысында берникадәр нәрсә сөйләнгән иде. (Ф Әмирхан). Боларнын шундый сентименталь гонваннарына дикъкать итеп, эчләренә керсәң, кызгану катыш йөрәк әрнүгә башка бер нәрсә ала алмассың. (Г.Ибраһимов). "ГОСМАН КОРЪӘНЕ" тар. Сәмәркандта Урта Азия мөселманнарының Диния нәзарәте китапханәсендә саклана торган борынгы Коръән кулъязмасының (“асаре гатика"ның) традицион исеме. Мосхәф Госмани. Мәварәэннәһер халкы аны Коръән имам дип тә атаган. Аның мәтене (тексты) Рәсүлулланың тол хатыны Хафизадагы китап буенча төзелгән. Ул берничә гасыр буена Сәмәркандта Хуҗа Әхрар мәчетендә сакланган һәм Госман хәлифә кушуы буенча күчереп язылган кануни Коръән күчермәләренең берсе дип исәпләнә Бу Коръән китабының "озынлыгы бер аршин (70 см). иңе 12 вершок, калынлыгы 4 вершок булып, кәгазьләре хайван тиресеннән эшләнгән пергамент. Куфә язулары бик ачык, һәр биттә 12 юл. 353 кәгазь. 706 биттән торадыр" (калын һәм нык пергаментның бер ягы саргылт һәм шома, икенче ягы (бите) аксыл төстә, шулай да 69 пергамент урынына ана охшатып эшләнгән кәгазь битләре ябыштырылган). Ривайәткә караганда. Госман хәлифәне шушы Коръәнне укып утырган вакытында Гали тарафдарлары үтергәннәр һәм хәзрәти Госманның каны Коръәнгә дә аккан. Кан эзләре аермачык беленеп тора, дөрес Коръән китабын тикшергән А.Ф. Шебунин ул эзләр очраклы рәвештә килеп чыкмаган дип бара. 1869 елда Төркестан төбәге генерал-губернаторы аны юк кына бәягә сатып алган һәм Петербургтагы Император китапханәсенә бүләк иткән. “Сәмәркандта ташландык булып ятканда кайбер битләре югалган, төпләре купкан хәлдә була. Әмма Петербургка килеп көтепханәгә кергәч, агачтан тартма ясап, шул тартмага куялар, өстен пыяла белән ябалар, ефәк җепләр белән тегеп төплиләр, һәр битенә номер сугалар" 1891 елда ориенталнст А Ф.Шебунин кулъязма Коръәнне палеографик яктан тасвирлый һәм бу күчермәнең төзелү вакыты VIII гасырдан да нртә түгел дигән нәтиҗәгә килә. Петроград милли округының Төбәк мөселманнары үтенече буенча “Госман Коръәне" 1917 ел азагында Владимир Ульянов (Ленин) фәрманы белән Уфага җибәрелә һәм Мөселманнарның Дини идарәсе мөфтие Галимҗан хәзрәт Барудига тапшырыла. Ул анда 1923 елның 19 июненә кадәр саклана. Ватандашлар сугышы тәмам мнганнаи син ук Урта Азия дини җәмәгасе Коръәнне Самаркандка кайтаруны таләп игә Ләкин лны башта Ташкентка җибәрәләр (Ташкент Диния нәзарәтенә Мосхәф Пич.ишим 19 елның августында Ризаэддин Фәхреддин хәзрәт оештырган махс\< м и нлм. ' вәкаләттә Г.Гомәри һәм Г.Гыйсмәтиләр катнашкан. Зыяэддин әл-Кәмали Ташкент Диния Нәзарәтенә үзе илтеп тапшырды дигән хәбәрләр бар) һәм изге китапнын язмышын урында хәл итәргә дигән компромисслы карар чыгарыла. 1926 елдан ул Үзбәкстан халыклары тарихы музеенда саклана 1989 елның 14 мартында Урта Азия мөселманнарының 4 нче корылтаенда тарихи ядкяр Урта Азия мөселманнарының Дини идарәсе китапханәсе Мавәраэннәһергә тантаналы төстә тапшырылды Шиһабетдин Маржани бик искергән кулъязманың 1790 елларда Самаркандта булган вакытында Утыз Имәни тарафыннан төзәтелүе, югалган битләренең тутырылуы турында яза. Аның фикереңчә дә бу Коръән күчермәсенең Госманныкы булуы шикле. Госман Коръәне"н Петербург китапханәсендә үз күзләре белән күргән Заһир Бигиев исә мосхәфнен Госман хәлифәгә катнашлыгы юк икәнен кистереп әйтә: “Чөнки мин күргән Коръән гаять зур иде. ә Хәлифә Госманның Коръәне, гыйлем әһелләрнең раславына караганда, ике кул яссылыгы кадәр киңлектә, бер кул яссылыгыннан артыграк озынлыкта булган" Шулай итеп, татарларның да мәшһүр "Госман Коръәне'нә катнашы юк түгел икән “Госман Коръәне"ндә һәр аять икенчесеннән дүрт яки җиде сызыкча белән аерылган, аятьләр төркемнәргә бүленгәннәр, һәр сүрә күршесеннән бизәкле дүрткелләрдәй торган төсле "тасма" белән аерыла. Сүрәләрнең исемнәре юк. ләкин 9 нчысыннан кала һәрберсе “Бисмилла" белән башлана 1906 елда “Госман Коръәне"нең фототипик басмасы нәшер ителә (С.Писарев тарафыннан) Госман хәлифә заманында Зәйд бине Сабит хәзрәтләренең каләме белән күчереп язылган мосхөфләрдән берәрсенең сакланып калганлыгы турында мәгълүмат юк. Малик бине Әнәс хәзрәтләренең язуына караганда, хәлифә Госманның вафаты соңында анык Коръәне тарих күзеннән юкка чыга. Хәлифә вафат булгач, изге китапның Пхманнын угылы Халид хәзрәтләре кулында калганлыгы гына билгеле. Шуна күрә “Хәлифә Госманның Коръәне шушыдыр'" дин дәгъва итүчеләр байтак булган. “Ходай белер, күнме Коръән "Госман Коръәнедер", дәгъва итәр өчен күпмесе мәкер аһленен кулы белән мордар каннарга буялгандыр! дип яза Заһир Бигиев. ГӨНАҺ ф. Язык, гаеп эш. мәгъсыять, у бал, ис(е)м (суфичылыкта) Гөнаһ төшенчәсе кылган гамәлләргә генә түгел, әйткән сүзләргә һәм әйтелмичә калган ун фикерләргә дә кагыла. Дини төшенчә дип исәпләнсә дә. гөнаһны аңлау фикер сөреше нәтиҗәсендә гакыл тарафыннан гына тудырылмаганга охшый. Ансыз мәхлуклар да үзләренең хуҗалары гаепләрлек эш кылып ташлаганнарын сизеп гафу үтенгәндәй басынкыланып, мыштым гына йөриләр, ягъни гаебеңне сизү, ахыргы исәптә, табигый, интуитив, илаһи тойгы булса кирәк Адәм белән һәүваның. Иблис коткысына бирелеп, җәннәттә тыелган җимештән авыз итү аркасында гөнаһлы булуы асле-гөнаһ. ягъни беренче (беренчел) гөнаһ дип атала Ягыш адәм заты яратылыштан ук гөнаһлы. Коръәннең "Гимран" « үрәсендә 129 аятьтә болан әйтелгән. "Аллаһ теләгән бәндәсен ярлыкар вә теләгән бәндәсен гөнаһлары өчен газаб кыйлыр Ләкин тәүбә вә итагать белән Аллаһуга кайтучыга Ул ярлыкаучы һәм рәхимле " Тукай: ‘Кем яраткан? Кем чыгарган? И гонаһ ләфзы сине: Мвгъиәсезсең, сендералмын саф гакыл һәймы сине! Син кирәксез бер лшры.тсын. син кабахәт, син оят Безгә артык бер йөгәнсең, бел. сиңа дошман хәяг . дисә дә. аның бу сүзләрендә гөиаһкярнын аптырашта калган мизгелен, адашкан шагыйрьнең бэргәләнә-бэргәлэнә пакь юл эзләвен күрү тиеш. Гөнаһыңны танып тәүбәгә килү асылда әхлакның нигезен тәшкил итә. Фатих Әмирхан: “Әл исме ма хакә нәфескә вә кәрнһтә ән ятталигы галайһиннас" (‘Гонаһ күңелен шөбһәләнеп, халыкка белдертәсен килмәгән әшпр") дигән хәдис Шәрифне мисал итеп китерә Гөнаһ шомлыгы бәхетсезлек: бәла 1931 елгы "Татарча - урысча сүзлек"тә: прегрешенне 11. «к. у . м в ‘Изгелек искермәс вә тузмас, гөнаһ онытылмас" дигән сүз дә бар. Әдәбиятта гөнаһлы эш. гөнаһ, язык мәгънәсендәге "мәгъсыять " дигән гарәп сүзе де очрый "Суфичылык серләре" китабында гөнаһ сүзенен гарәп телендәге синонимнары итеп зәнб. исм. кәбнрә сүзләре китерелгән. “Идегәй" дастанында гөнаһ мәгънәсендә убал "сүзе кулланыла ( ‘Убалын кая куярсың?"). Төрки телдә тагын шул ук мәгънәдәге "сүч ~ сүзе дә бар ( “Сүчләрем гафу әйлә “). ГЫЙЛАВӘ г Өстәмә, кушымта. Мәс .. Җамалетдин Юмаев Дәрдмәнднен "Кораб" шигыренә мондый гыйлавә язган: “Туктаган ул. тик торадыр Бер урында әлсерәп. Чит-читеннән ят кораблар Киткәлиләр хәл сорап Гыйләвә кылу , гыйлавә ягу -өстәү Беренче к/гтапта мөхәррирнең ку лъязмасын гыйлавә итәчәктер. ГЫЙФФӘТ г -1.Кызлык, сафлык, бөтенлек. Р.Фәхреддин гыйффәт турында түбәндәгеләрне яза: “Әлхасыйл. хәя белән гыйффәт хатыннарның мәгънәви гүзәллекләредер Бу исә бер гүзәллектер ки. тышлары беренче дәрәҗәдә гүзәл булганнар белән алыштырылмас Хәтта гүзәл булып та хәясы вә гыйффәте булмас исә. ул хатыннан ире вә башка яхшы дуслары тиз заманда нәфрәт итәрләр вә бизәрләр ' 2.Намус, йөз суы Адәм балаларын фәрештәләр дәрәҗәсенә күтәрә юрган нәрсә гыйффәт булып, хайваннардан да түбән дәрәҗәгә төшерә торган нәрсә гыйффәтсезлекдер. (Р Фәхредднн) Гыйффәтсез калу гаять зур намуссызлык, бәхетсезлек. Сафлыгыты. йөз агыңны, абруеңны юга 7Л була ( Суфия Гатева) "Мөселманча тәрбия нигезләре" Гыйффәт мәктәбе әдәп мәктәбе (русча институт благородных девиц) ГҮЛ г. Җен затыннан Курыкканда күзгә күренә, гадәттә хатын-кыз җенесеннән була; ирләр җенесеннән булганын Кутруб дип (кайчак Силату дип) атыйлар. Аны койрыклы һәм мөгезле итеп күз алдына китергәннәр. Хәер, гүл теләсә нинди кыяфәткә керә ала дип тә ышанганнар. Гүлләр чүлләрдә, буш һәм калдау җирләрдә яшиләр, адәмнәрне алдап китереп, аларны ашыйлар имеш Коръәндә гүл термины юк Астрономиядә Персей йолдызлыгындагы яктылыгы аермачык үзгәреп тора торган бета йолдызы рус терминологиясендә Алголь дип атала Бу атамадагы голь гуль өлеше гарәпчә җен ибтнсә сихерче карчык мәгънәсендә Йолдыз исемнең татарча язылышын Әлгүл дип алганда дөресрәк булыр иде (хәзерге вакытта русча язылыш кулланыла). ГЫЙДДӘТ. ГЫЙДДӘТУЛМӘРЪӘ г. - Гарәпчә "бераз вакыт" мәгънәсендә. Тол калган яки иреннән аерылган хатынның икенче иргә бармый (яки элекке иренә кайтмый) торырга тиешле булган вакыты (Коръәндә "Талак" сүрәсенең 4 нче аятендә гыйддәт өч ай дип күрсәтелә Чыганакларда 4 ай да 10 көн дип конкретлаштыру да очрый. ГЬмумән. өч тапкыр айлыгы килеп узган вакыт) Шәригать хөкеме буенча балага беренче нәүбәттә ата хуҗа булып исәпләнгәнлектән, бу йола баланың атасы кем икәнлеген ачыклау өчен кирәк булган. Исламга кадәрге чорда тол хатыннар начар бер өйдә, начар киемен киеп, бер елга кадәр беркая чыкмастан. тәненә су тигермичә, тырнагын кисмичә, чәчен тарамыйча гыйддәт сакларга тиеш булганнар. "Сыер" сүрәсенең 234 нче аяте бу таләпне юкка чыгара. Гыйддәт чоры. Гыйддәт тоту. Гыйддәт саклау. ГЫЙЛЕМ ӘЛ-ЯКЫЙН г Гыйлемнең өч дәрәҗәсеннән беренчесе фикер йөртеп табылганы, башкалары гайн ә.тякыйн (күз белән күреп табылган ышаныч) һәм хакк әл-якыйн—дөреслегендә һич шик булмаган, ышанычлы белем.