Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕШЕ, ИДЕЯ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ

үлпәнләнүе күзәтелә дип нәгьрәләр орабыз. Бәлки, анын җитди сәбәпләре бардыр. шул сәбәпләрнең бәлки иң өскә калкып торганы—заманга ярашлы ныклы нәзари-теоретик нигезнең булмавыдыр? Иске багаж белән ерак китеп булмый бит. тәнкыйтьчеләрнең зиһене чуалды. тәнкыйть таякка калды. Унай үзгәрешләргә зар-интизар булган "торгынлык” хөкемендә без. Әдәби барышны югары кимәлдә күзәтә алмаган абруйлы тәнкыйтьчеләре, объектив тәнкыйди фикере булмаган әдәбиятның киләчәк үсеше шик астында. Әгәр дә бу яктан килеп карасак, хәл бөтенләй үк өметсез дә түгел. тәнкыйтьнең озакламый җанланып китүенә җирлек туып килә кебек. Шуның бер мисалы - —әдәбиятны яңача өйрәнүдә матур башлангычларның барлыкка килүе. Филология фәннәре докторы. Казан дәүләт университеты профессоры Дания Заһидуллинаның сонгы еллардагы эзләнүләре, әдәби-нәзари фикер үсеше, татар әдәбиятындагы төрлелек һәм яна әдәби-эстетик концепцияләрне җентекләп өйрәнүләре шундый фикергә этәрә. Берничә ел элек галимәнен "Әдәбият кануннары һәм заман" дигән саллы хезмәте дә дөнья күреп, һәм галимнәр. һәм укытучылар, әдәбиятны өйрәнүчеләр тарафыннан унай бәя алган иде инде 2003 елда Татарстан китап нәшриятында басылган "Модернизм һәм XX йөз башы татар прозасы" дигән китапта инде алдагы хезмәтләр тагын да конкретлаштырып. XX йөз башы татар прозасындагы яна күренешләрнең фәлсәфи нигезләре барлана. әдәби барышнын үзенчәлекләре өйрәнелә. Модернизм сүзе үзе үк заманча дигәнне аңлата. Бездә традицион дип йөртелә торган әдәбият, ягъни тормышны бар булганча, вакыйга-күренешләрне персонажларның эш-гамәлләре һәм аратирә әсәргә ялганып киткән диалог һәм монологлар ярдәмендә тасвир кылу киң таралса да. минемчә, әдәбиятның төбендә, бишек башында ул башкачарак шәкелдә—Күк. Тәңре. Жир. Су һәм башка галәми Ияләр белән сөйләшү, серләшү, аларнын жир кешеләре кылган гамәлләргә мөнәсәбәтләрен белдертү формасының чагылдырышы буларак яралгандыр дип әйтәсе килә. Соңрак фәлсәфи нигез арткарак күчеп, реальлеккә омтылыш. бәндәчелек, җир акылы, яшәеш мотивлары өстенлек алгандыр кебек. “Татар модернизм әдәбияты дөньяны бербөтен тере организм, теләк-омтылышлар уены итеп карый. Кеше гомере кояш чыгу һәм бату хәрәкәтнең бер мизгеле, аралыгы кебек анлатыла. Өмет һәм анын өзелүе— әлеге мизгелнең баскычлары. өмет үзе исә шәхси. милли тормышны һәм гомумән Яшәешне хәрәкәткә китерү механизмы, этәргеч көч буларак күрсәтелә"—дип яза галимә. Монда бер әһәмиятле момент бар. ул да булса, модернизмны миллияткә тәэсир итү дәрәҗәсендәге көчләрнең берсе итеп тану Сонгы вакьпта һәр төрле яңалыкны. үзебезчәрәк әйтсәк, “җәдитизм"- не кире кагу, бу күренешләрне дини яки милли позицияләрдән чыгып, рухият үсешендә (бу очракта ул мина аңнын кадимлеген. анын катып калган шәкелдә сакланышын тәэмин итү кебегрәк аңлашыла) кире фактор буларак хөкем итү тенденциясе дә терелеп килүен искә алганда, Дания Заһидуллинанын әлеге хезмәте нәкъ вакытында әйтелгән сүз дип кабул ителергә хаклы. Модерн стиле, галимә өйрәнгән категорияләр, фәлсәфи агымнар нисбәтеннән чыгып фикер Дания Заһидуллина Модернизм һәм XX йөз башы татар прозасы Казан Татарстан кнтап нәшрияты. 2003 ел. йөртсәк, борынгы чорда ук яралса да. хезмәттә дөрес искәртелгәнчә, XX йөз башында калыплашу, яналыкка китерүче тарихи сәбәпләр, алшартлар да читләтеп үтелми Болар барысы да татар- нын милләт булып оешуына бәйле рәвештә карала, фәлсәфәнең “Европа форматын” тудырган Кант, Гегель, Ницше, Шопенгауэр һәм башка классиклар өйрәтүләре белән чагыштырыла, татарның модернистик юнәлешне хуплаган яки өнәп бетермәгән язучы, әдипләрнең фикерләрен барлый, фикерне ныгыту өчен—иллюстрация, ижат үрнәкләрен мул китерә. Модернга үз өлешләрен керткән әдипләр байтак икән ласа! Мәжит Гафури, Нәҗип Думави, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Гали Рәхим кебек татар әдәбиятының корифейлары янәшәсендә әдәби эшчәнлек- ләре аз яки бөтенләй өйрәнелмәгән Шәһит Әхмәдиев, Гали Рәфикый. Борһан Мансур, Абруй Сәйфи (Нәкыя), Хөсни Кәрим, Нәжип Гасрый, Әхмәтгәрәй Хә- сәни, Нәҗип Хәлфин, М. Хәнәфи һәм башка авторларның карашлары яки иҗат үрнәкләре, уй-фикерләре, биографик материаллар белән танышу бик тә кызыклы булды. Фикер дигәннән, хезмәттә фикер агымының куәтле булуына хәйран каласын. Сонгы чорда төпле, акылны били торган хезмәтләрнең аз язылуына эч тә пошып куя иде. Китап шушы бушлыкны тутыруда да әһәмиятле урын биләр диясе килә—анда төп фикерләр ас- сызыклап, аңга үтеп керерлек итеп билгеләнеп барыла. Бу үз чиратында авторның гыйлемле, әзерлекле һәм үз-үэснә нык ышанган булуын күрсәтә. Шулай ук әдәби барышка янача йогынты ясаган "Аң” журналы эшчәнлсге белән танышу шәхсән үзем өчен кызыклы булды. “Модернчылар”нын нигездә шушы журнал тирәсенә туплануы, Европа фәлсәфәсе тибындагы яна өйрәтүләре. Яшәеш хакындагы милли концепция табарга омтылышлары, "сәнгатьлелек өчен көрәш”тә тоткан мәсләге анын редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни исеме белән тыгыз бәйләнгән Димәк, әдәби барышка йогынты ясау дәрәҗәсе теге яки бу басманын кем тарафыннан житәкләнүснә дә бәйле икән Шушы урында бүгенге көннәргә кайтасы килә. Дания Заһидуллина—эзләнү- чән шәхес. Галим буларак гыйльми кы саларга, дәвер чикләренә кереп бикләнүне өнәми. Бүгенге әдәби барышны да җентекләп өйрәнүче буларак, хәзерге авторларнын әсәрләрен бәяләгәндә дә модерн сыйфатларын җентекләп күзәтә килә Ә андыйлар әдәбиятыбызда, шөкер. барлар. Нәбирә Гыйматдинова, Рафаэль Сибат, Флүс Латыйфи. Фоат Сад- риев. Зиннур Хөснияр. Галимҗан Гыйльман. Зөлфәт Хәким. Марат Кәби- ров, Рәшит Бәшәр, Заһид Мәхмүди, Ркаил Зәйдулла әсәрләрен инде иске калыпка гына салып һич бәяләп булмаячак. Укучыга җиткерәсе килгән идея-уй ка- дәресен ни рәвешле тасвир кылырга? Гомумән. стиль мәсьәләсе автор өчен гади нәрсә түгел. Тормышны хиссият аша сурәтләп, укучының күзаллау—анасты фикеренә таяныргамы, натурализмга авышыргамы, әллә романтизм белән өре- телгән реалистик баскычка күтәрелергәме, яки әле һаман кайбер авторларны җилкендергән ясалма хыялый стиль—соцреал изм га ябышып ятаргамы9 Әсәр матурлыкны күрсәтеп, шуның аша яшәүнең идиллиясен ачып салырга тиешме. тәрбия-әхлак ягын калку чагылдырып, һәр чор ашкынган “яна кеше” тәрбияләү белән мәшгуль булырга тиешме. әллә хәямчатәп әйтсәк, “мәй эч тә, кызлар коч, ике көнлек дөньяны үкенечкә калдырма” фәлсәфәсен сеңдерергә омтылсынмы, әллә инде укучыны фәкать фикерләргә өйрәтүне максат итеп куйсынмы9 .. Шул ук вакытта тормыш бер уиласан шундый да катлаулы, икенче караганда пүчтәк нәмәстә кебек тоела. аны аерым әсәрдә бөтен тулылыгы белән күрсәтерлек универсаль атым, яки калыплашкан идея-кыса да була алмаганын яхшы чамалыйбыз. Китапны укыганда егерменче йөз башыннан үзебез яшәгән заманга кабат-кабат кайтасың, модернистик алымнын үзенчәлекләрен хәзерге чор призмасы аша карарга омтылыш ясау да табигый, авторнын үз алдына куйган бер максаты ла бәлки шулдыр—үткәнне бүгенгегә ялгау, бүгенгене ачыграк тоемлау өчен үткәнгә мөрәҗәгать итү. шул рәвешле әдәби барышның дәвамлылыгын: үткән—бүгенге— киләчәк формуласының әдәбият, димәк, яшәеш өчен әһәмиятен искәртү Һәр яналык кешедә кызыксыну уята, “модерн" сүзе дә уйны кузгата Шул сәбәпледер. бераз чигенеш ясап аласы килә" Түбән Кама каласында гаҗәеп бер шәхес яши. Әхсән Фәтхетдинов ул. Бөек сәнгаткяр. Татарстанмын халык рәссамы. Әдәбиятны искиткеч аңлаучы, тирәннән тоючы сирәк затларнын берсе. ''Мәйдан" журналында анын бөек шагыйребез Равил Фәйзуллинга атап язылган хатлары басыла. Ара-тирә, эче пошкан чакларда тып итеп редакциягә дә килеп керә ул. Мен яшәр Локман Хәким инде менә! Ак чәчләре ак болыт кебек, аз гына жил иссә кабарып, таралып китәр сыман, якты йөзендә ниндидер илаһи серлелек. Кешеләр каршына нәкъ кирәкле чакта пәйда булып, ин кирәкле сүз әйтеп өлгергән әкияти Локман Хәкимне нәкъ менә шушы гамь вә уй иясенә охшатам. Ниндидер фикерләр җилкетә бу тынгысыз жанны. шулар белән уртаклашасы килә, күрәсең, Түбән Камада иш- уйдашларын таба алмаган да. яшьләр янына. “МәйданТа ашыккан. Монда яшьләр, монда аны тыңлаучылар (!) бар. Ана шул гына кирәк тә. Берсендә ул хәзерге прозадагы катып калганлыкны тәнкыйть итеп ташлады. “Татар прозасы бо- лай барырга тиеш түгел!— диде Әхсән ага үзенә хас кайнарлык белән. — Нәрсә язалар инде хәзер? Юк белән вакыт үткәрә язучылар. Ике кешене кара-каршы бастыралар да. и сөйләштерәләр, и азаплыйлар бичараларны. Имеш диалог коралар. Кемгә кирәк аларнын арзан сафсатасы. Күкләр белән сөйләшергә өйрәнсен кеше. Жяр белән. Кояш. Ай белән! Шул чагында гына әсәр акылга ни дә булса бирә алачак. Андый язучы бар иде— Рафаэль Сибат. Югалттык без аны. үке- нәм. янына барып, үзе белән сөйләшеп, гәпләшеп кала алмаганга жаным әрни Рухыма якын кеше җир читендә булса да. эзләп табасым, сөйләшәсем килә анын белән. Андый олпат зат таган бар иде— Бәхтияр Табиев. Сез анын Кояшка карап ятучы картны сурәтләгән картинасын белә дә торгансыздыр. Менә кайда ачыла ул талант дигән хикмәт!”— дип. безгә сабак биреп ала Әхсән ага. Бу әсәрне күргәнем бар. Тетрәндерә. Дала Чиксезлек үзәгендә дөнья белән янарак кына хушлашкан кеше жәсаде. Кеше гомере буе дөнья куган, башын күтәреп Күккә караш ташларга вакыт таба алмаган. Нәм менә финал—соңгы сулышын алгач, иркенләп кояшка бага. Барлык кысаларны ватып, хөрлек, чик- сезлекне татый-тоя алган кеше Рухы бу очракта хатта Үлемгә рәхмәт әйтәдер ши келле. Кояштан исә мәңгелек йокыга талган (бәлки, җисми күчеш кенә кичергән?..) Кешегә табан ниндидер серле мон-симфония агыла Дәрдмәнд искә төшә: “Тегәп моңлы күзем күкнен йөзенә. Хикәя сөйләдем айның үзенә.” Ниндирәк субстанциядә Айга. Кояшка хикәят сөйләргә талпыныш ясый адәм баласы9 .. Менә Рафаэль Сибатнын уй очышы: “Нигә Ходай безгә биш гомер һәм биш жан бирмәгән икән? Бәлки безнең өчен бер җан да бик зур нәрсәдер. Ул бит тән-төрмәне тарсынып яши бугай. Ул үзен читлектәге кош итеп сизәдер. Йөрәк туктауга, жан шул оясыннан очып чыгып Күккә ашмас иде " Инде Әхсән аганың “Хатла- рьГндагы бер нәсердәге фикер чигешенә игътибар итик: “Гармун моны турында еш уйланыла. үз-үземә сөйләнеп тә йөрим, ләкин һәрчак башкача, төрлечә чыга. Кайсы кылларның чиртелүе- нә карыйдыр инде ул. Кайчак төнлә урамда татарча гармун уйнап үтәләр, тыңлап, уйнавыннан туктамаса гына ярар иде дип ятасың, озаграк уйнасын диеп тәрәзәгә торып карыйсың, тавышы югалганчы озатып каласын, күкләргә төбәләсең, ә анда һаман Күк яна. бу юлы гармун моңына кушылып яна, өзе- леп-өзелеп, телгәләнеп яна—гармун моңы диярсең. Күкләр януы, гармун моны бергә тоташа да, йокылар бүленә, уянып китәсең. Бүленсен, бүленсен төнге йокыларын гармун тавышларыннан, моңнарыннан, кабат-кабат бүленсен. Күңел каршы килми Бары тик башка тавышлардан гына бүленмәсен, күнелгә ятмаганнардан, фажигалеләрдән Яңгыра. яңгыра, гармун моңы, уят кешеләрне, уйлат, кеше ит! Синең көчең җитә анарга." Бу юлларга күпме сызлану, күпме мәхәббәт, күпме мәгънә, күпме фәлсәфә. күпме хис сыйган! Кайбер язучы- ларыбызнын “яна әдәбият тудырам" дип көчәнүләрен, лыгырдык тасвиратларын, ''мин”нәви шапырынуларын күздән кичерәсең дә. ирексездән иренгә әрнешле елмаю куна Ходай кемгә ниндирәк талант бирәсен белә шул ул. Рафаэль Сибат искәртүе: “Сәләт Күктән бирелә Аны исраф итмә!" Иңде Дания Заһидуллинанын яна китабына кайтыйк. Әмма укучы сизенгәндер. мин китаптан ярты адым да читкә китмәдем сыман. “Татар прозасында символлар". “Әдәбиятта сызлану (экзис тенциализм) фәлсәфәсе”, “Мәхәббәт фәлсәфәсе” бүлекләре аеруча жентекләп эшләгәннәр шикелле тоела. Аерым авторларның үзләре яшәгән дәвер мөмкинлеге биргәнчә, кеше жанын, кеше рухын аңларга һәм аңлатырга омтылулары, шул юлда символлар белән эш итү үзенчәлекләре әтрафлы яктыртыла. Фатих Әмирханның “Ай өстендә Зөһрә кыз” хикәясендәге төп мотивка игътибар итик. Галимә әсәргә анализ ясагач мондый фикергә килә: “Бер милләтнең мөстәкыйльлеген җуюы Яшәешнен гармониясен боза, кешелеккә кайгы-моңсулык булып әйләнеп кайта.” Безнен күзлектән караганда бик аңлаешлы бу чыгарма, тик менә ил башындагыларга да шушы хакыйкатьне ныклап аңлатырга иде, Фатих Әмирханча итеп Сызлану фәлсәфәсе дигәндә, бигрәк тә тормышның мәгънәсе хакында уйланулар, әрнүләр гомер бакый кешене калдырмагандыр Гали Рәхим “Жәйге нәсер" әсәрендә болай өзгәләнә: “Тормыш, син ник бу кадәр әшәке дә, ник синдә мин теләгән матурлык юк? Тормыш, ник син буш?” М Хәнәфи “Милләтем” әсәрендә болай сыктый: “Сине жаһәләт йокысына китергән агулы кан минем дә тәнемне әрнетеп, тамырларымнан ага! Синен ул вә кызларыңны елаткан чылбырларның эзләре минем аяк вә кулларымда кызарып янып торалар. Ачы хәсрәтләрен, төнсез кайгыларын мине тәрбия кылдылар, йөрәгемне көйдереп, бетмәс хәсрәт утлары яктылар. Ничек каныма сеңгән кайгыларымны сөям, шулай ук алар хөрмәтенә сине дә сөям—аяксыз-кулсыз, өметсез милләтем!” Мондый төшенкелек мотивларына карата китап авторы мондый аңлатма бирә: “Яшәешнең асылыма сызлану салынган, сызланучы кеше генә шушы Яшәешне чагылдыру, анлау һәм аңлату, хәтта үзгәртү сәләтенә ия. Хакыйкатькә төшенмичә торып, киләчәккә юлны билгеләү мөмкин түгел." Сызлану һәркемгә хас. Әдәби стиль буларак сызлану мотивы кергән әсәрләрдә буяулар артык куе салына, авторлар шул рәвешле укучыны сискәндерергә, уйланырга мәж- бүр итмәкче. яшәешкә битараф булмаска өндиләр Билгеле, шушы ук фикерләргә, фатализмнан качып, башка әдәби чаралар ярдәмендә дә ирешеп булыр иде, андый әсәрләр кирәкме, юкмы ди гән сорау да куярга мөмкин. Әмма Дания Заһидуллина инде бу дөньядан кичкән авторларнын әсәрләрен күренеш буларак өйрәнә, һич кенә дә безнең әдәбиятка төшенкелек мотивлары тулып яткан ясалма әдәби чаралар агылып керсен дими. Автор хезмәтнең беренче бүлегендә үк Гаяз Исхакыйнын сүзләрен китереп, проблемага үз мөнәсәбәтен өлешчә белгертә дә сыман: “Әдәбиятның бөтен кагыйдәләре аша сикереп әдәбият баетуны, тормышка аз гына да муафыйк булмаган хыяллар тасвир кылу” “әдәби җинаять" дигән карашта торган бөек әдип. Мондый әсәрләр һич кенә дә чордашларымның эстетик эзләнүләренә тулы җавап бирә алмасалар да. Яшәү— Үлем категориясен бер генә талант иясе дә читләп үтми, үз мөнәсәбәтен белдерергә тырыша. Дәвер таләбе бәлки шулдыр. кулына каләм алган затлы шәхесләр кешедә тормышка өмет уятырга омтылалар. Әхсән Фәтхетдинов бу хакта болай яза: “Яшәү—авырлык га. кайгы да, шатлык та. Үлү—кайгы гына. Ә үлгәннән сон яшәү—киләчәк тарих, анын күбесе ачык түгел, серле дә ул. Шатланырга кирәк җир өстендә жәине. кышны, язны. көзне күреп яшәгәндә, сөйгәндә-сө- елгәндә, күп авырлыклар булганда да. Тормыш башка килмәс Өлгерергә тырыш мәңгелек тормышнын бер өзегендә! Кадерен бел, бәясен бел үлчәп булмый торган җирдәге тормышның!” Рафаэль Сибат исә тагын ла кыскарак. “Тудыңмы—Яшә1 Үлем—синең эш түгел. ” Бәс, шулай булгач, кирәкме соң аларны өйрәнү- ’ Кирәктер, чөнки, автор искәрткәнчә, үткән гасыр башындагы әдәби эзләнүләр татар әдәбиятына йогынты ясап килә, андый әсәрләрнең дә милләтмен рухият үсешенә теге яки бу дәрәҗәдә катнашы бар һәм алар иҗтимагый фикернең, димәк татар фәлсәфәсенең аерым чагылышлары, сәнгатьлелеккә ирешүнең игътибарга лаек формалары дип тә каралырга хаклы. Кыскасы, тагар әдәбият гыйлеме тагын бер саллы хезмәт белән баеды Монын өчен без профессор Дания Заһндуллинага рәхмәт әйтергә, ана янадан-яна иҗат уңышлары теләргә тиешбез.