БӘХЕТСЕЗЛӘР БӘХЕТЕ

Беренче кисәк 1 Я ктырып бетеп килгәндә, Ирек, аяк очларына гына басып, купедан чыгып китте. Туалетка кереп юынгычка борылуга, каршыдагы көзгегә күзе төште һәм ул бер мәлгә өнсез калды: анын чәчләре яртылаш агарган иде! Кимендә биш елга картайган, ябыгып, агарып калган йөзенә ул танымагандай карап торды да, анардан качарга теләгәндәй, күзләрен чытырдатып йомды Шул килеш шактый вакыт торды... Юынганнан соң. тамбурга чыгып, уттай янган маңгаен тәрәзәнең салкын пыяласына терәде. Яфракларын койган, ботакларын күңелсез тырпайтып утыручы агачлар, беренче кырпактан соң чокыр-чакырларда эремичә калган ак карлы урыннар, электр-телефон баганалары артка йөгерә. Бәхетсез җир өстеннән поезд чаба. Поездмы, әллә Ирекнең язмышымы? Ул кача, коточкыч үлем авызыннан ычкынып кача. Әле кайчан гына күңеленең иң изге, ин мөкатдәс урынында саклаган татлы хыяллары белән Мәскәүгә ашкынган иде Менә хәзер, әлеге хыялларын мәңгегә ташлап, Мәскәүдән качып бара. Караңгы авыр уйлар шушы поезд белән бергә гүя аны дөрләп янган җәһәннәм утының уртасына сөйриләр... Казанда көн җилле, күк йөзен кургашыңдай авыр кара болытлар томалаган, вакыт-вакыт ырашкы сибәли иде. АН—2 самолеты, көчле давылга эләккән корабтай, юл буе чайкалып, кинәт төшеп китеп, бер күтәрелеп очты. Болынкырга җиткәч, Ирекне, танышлар очрамаса гына ярар иде. дигән уй биләде. Казаннан шушы аэропортка кайтып тошкәч, ул һәрвакыт иксез-чиксез шатлык хисләре кичерә иде. Бүген, киресенчә, 'Роман беркадәр кыскартулар белән басыла. Трилогиянең беренче кисәге 2001 елның 4 - 6 саннарында дөнья күрде. Фоат САДРИЕВ (1941) язучы. "Тан җиле"романы, "Шаһзамановэше". "Авыш басу икмәге" кебек повесть, хикәяләр. "Их сез. егетләр' ", "Ач тәрәзәң ", "Койдырчы кодачасы “ һ. б. пьесалар авторы. Мөслимдә яши '' башын пальто якасы эченә яшереп, кызу-кызу адымнар белән Болынкырга чипәнрәк керде, күзгә бәрелмәскә тырышып, таррак тыкрыклардан урыйурый, үзләренен турына җитте. Сөембикә коймаларны, капканы зәп-зәнгәр итеп буяган, верандада ачык-сары булып балкый иде Ишек алдына кергәч тә, ул бөтен ихатаның ялт итеп җыештырылганлыгына сокланып торды Ачкыч урынында иде. Ул өйгә кереп ботинкаларын салды да ашыкмыйча гына бөтен җирне карап чыкты. Өйдә элекке вакыттагы сыман ыргытып ташланган кием-салым да, юылмаган савыт-саба да күренми, барысы да тәртиптә, чиста һәм пөхтә иде. Ирек газ плитәсе өстендә торган кәстрүлне ачып карады, итле аш та пешереп куелган икән. Айгөл нишләп мәктәптән кайтмады икән, дип уйлап куйды ул пальтосын сала-сала. Бүген юньләп ашаганы булмаса да, нишләптер анын бер нәрсә дә кабасы килмәде Чемоданын ачып, күчтәнәчләрен өстәлгә бушатты, кызына дигән әйберләрне сервантка куйды Анын күнелендә дә, башында да, ашказанында да бушлык иде Диванда бераз хәрәкәтсез утырганнан соң, Сөембикәгә шылтыратты —Әйе,—дигән таныш тавыш ишетелде трубкадан. —Исәнме, Сөембикә. Сөембикә кычкырып җибәрде: —Ирек?! Син каян?! —Өйдән,—диде Ирек. —Ничек кайтып җиттең? —Әйбәт кенә. Айгөл нишләп өйдә түгел? —Ул минем янымда. Өске катта дәресләрен әзерләп утыра. Мин Казаннан шылтыратканнарын көтеп утыра идем. Сөйләшкәч тә кайтып җитәрбез. Анда аш бар. —Тизрәк кайтыгыз,—дип Ирек трубканы куйды Абыйсы эшендә юк иде, өенә шылтыратты. Трубканы Алмаз алды. —Бишлеләргә укыйсынмы?—диде Ирек исәнләшкәч. —Бишлеләр бик елгыр шул.—Алмаз кых-кых килеп көлеп куйды — Аларны тотуы авыр. —Кара аны, сынатма син. Өйдә тагын кем бар? —Үзем генә,—диде Алмаз —Әни мәктәптә, бүген педсовет утырышы, диде. —Ярар, әти-әниеннәргә Ирек абый Мәскәүдән кайткан, диярсен. Телефон аша эзләп, Әхнәфне дә туры китерә алмады, кайтканын Фәһимәгә генә җиткерде. Аннары бакчага чыкты. Анда бөтен яфраклар җыеп яндырылган, агач төпләре казылган иде. Миләш агачынын эре кызыл тәлгәшләренә ул кызыгып карап торды, авызыннан сулар килеп, берничә миләш өзеп капты. Миләш шактый балланган иде. Шулчак капкадан кереп килүче Сөембикә белән Айгөлне күрде. Кызы сумкасын аяк астына атып бәрде дә, ике колачын җәеп, ана йөгереп килде Ирек кызын кочаклап алды, күкрәгенә кысып, салкын битләреннән үпте, анын иннәрснә ун кулын салган килеш, сулы белән Сөембикәне кочып алды, икесен дә каты итеп кыегы һәм алармы ни дәрәҗәдә сагынганлыгын шунда гына төшенде. Өйгә кергәч. Айгөлгә алып кайткан әйберләрен бирде Кызы сөенеп туймады, фломастерын алып, рәсем ясарга да кереште Ирек кухня ягына чыкты Сөембикә газ плитәсен кабызып маташа иде Ул аны инбашларыннан тотып үзенә таба борды һәм иреннәреннән озак итеп үпте Алар кара-каршы баскан хәлдә бер-берсенә сынап карап тордылар Сөембикә бармаклары белән иренен чәчләрен сыпырды һәм аларнын агаруына гаҗәпләнеп баш чайкады. Син ана игътибар итмә, дигәндәй. Ирек кул селтәде дә Айгол янына чыкты, өстәлгә таянып, кызынын тырыша- тырмаша рәсем ясаганын карап торды. — Кызым, мәктәптә рәхәтме соң? —Рәхә-әт,—дип сузды Айгөл һәм, карандашын ташлап, тагын әтисен кочып алды. Аннары китап-дәфтәрләрен алып килде Дәфтәрләрне ачып, үзенен язганнарын озак итеп аңа аңлата-анлата сөйләгәндә, Ирек кызынын сиздермичә генә үсеп барганлыгын анлады. —Әнкәйләр ни хәлләрдә ята?—дип сорады Ирек ашарга утыргач. —Исән-саулар. Айгөл белән ял саен кайтып киләбез. Бәрәңгеләрен дә алыштык. —Әйе, мин дә бәрәңге чүпләштем,—дип сүзгә кушылды кызы. Ирек аның чәчләреннән сыпырып куйды. —Әти эшли башлады, авыл Советы председателе иттеләр. Халык сораган. Өйгә телефон да керттеләр. Шылтыратасынмы? —Бүгенгә шылтыратмам инде. Борчылып көтеп торырлар. Иртәгә абый белән кайтып килербез әле. Алар шулай хәл-әхвәл сораша-сораша ашап-эчтеләр. Ирек Сөембикәнең елмаюының гадәти түгеллеген, йөзендә элекке нурның кимүен ачык күрде. Монын сәбәпләрен аңларга да була, ләкин аңа калса, бүген, Ирек кайткан көнне, ул кояштай балкып торырга тиеш иде кебек. Ашап туйгач, Сөембикә мунча ягып кайтты. Шулчак ишек кыңгыравы шылтырады. Сөембикә йөгереп барып ачуга, Әхнәф белән Фәһимә килеп керде. Иреккә алар кочаклашып күрешерләр кебек иде. Ләкин Әхнәф: —Хәерле кич! Исән-имин кайтып җитүен белән!—дип кенә ике кулын сузды. Кулларын кысышкан хәлдә бер-берсенә шактый вакыт карап тордылар. Табын янына утыргач, Ирек рюмкаларга аракы салды, алар Әхнәф белән эчеп куйдылар, Сөембикә бер йотты, Фәһимә исә авызына якын да китермәде. Кунаклар, табыннан гына кузгалдык, дип аш салдырмадылар, Иректән вәземләп Мәскәү хәлләрен сораштырдылар. Сөйләшеп утыра торгач, бәлеш тә пешеп чыкты. Аны өстәлгә утыртып кискәч, Ирек тагын рюмкаларын тутырды. Инде эчәбез генә дигәндә, Фәһимә Әхнәфнең кулыннан рюмкасын тартып алды да читкә куйды. —Фәһимә, син нишлисен, алай ярамый бит инде,—диде Сөембикә. —Аның нормасы үтәлгән, бүгенгә җитәр,—диде Фәһимә көлеп. Янадан кысташмадылар, бәлешне мактый-мактый ашадылар. Ирек күрешүдән алып бәлешнен төбенә төшкәнгә кадәр бер нәрсәгә гаҗәпсенеп утырды: әйтерсең лә Әхнәф белән Фәһимәне алыштырып куйганнар иде. Сөйләшүләре сак, күз карашлары, нәрсәдәндер курыккандай, әрле-бирле бәргәләнә, элеккечә дәртләнеп, бер-берләрен бүлдерә-бүлдерә эчкерсез сөйләшүләр беткән иде. Кунаклар, сәгатькә якын утыргач, китеп бардылар. —Юынып кайт инде,—диде Сөембикә, Иреккә киемнәрен сузып. —Ә син? —Айгөл уянса, куркыр. Арканны ышкып кайтырмын. Ирек мунчаны чыннан да сагынган иде. Ул барып чишенү белән пар салды һәм ләүкәнең түренә үк менеп утырды. Сөембикә килгәч, аның корсак турындагы кып-кызыл озын җөйне күреп, кычкырып җибәрде: —Ни булды сина?! — Кич парк аша кайтканда, хулиганнар һөҗүм итте Операция ясадылар. Мин әле больницадан чыктым гына,—диде Ирек. Сөембикә анын юеш тәнен кочаклап алды: —И. жаныкаем, шушы гына җитмәгән иде. Чәчләрен нишләп агарган дисәм, сәбәпләре булган икән шул. Мунчадан сон урынга яткач, Сөембикә бөтенләй көтмәгән-уйламаган яңалык әйтте: —Йөкле мин, Ирек. Бу сүзләрне ишетүгә, Ирек аны күкрәгенә кысты, озак итеп кайнар иреннәреннән үпте. —Бусында малай алып кайт, яме? Сөембикә бер сүз дә дәшмәде. 2 Икенче көнне Мэлс караңгы төшкәндә генә кидде. Алар кочаклашып күрештеләр, Сөембикә өйгә керергә кыстаса да, абыйсы ашыгам дип баш тартты. Күчтәнәчләр салынган сумкасын алып, Ирек машинага чыгып утырды һәм алар Баллы Төбәккә кузгалдылар Алар өйгә кергәндә, әниләре өстәл җыештырып маташа иде. Ирекне күргәч, анын кулындагы сөлгесе идәнгә төшеп китте. Аркасын ястыкка терәп утырган әтиләре дә сикереп торды Гөлжамал елый-елый Ирекнен чәчләрен, ике кулы белән янакларын сыпырды, үзе туктаусыз: —И, улыкаем, исән генә йөреп кайттыңмы, шулкадәр сагындым Кайчан каиттын? Ябыгып киткәнсең, әллә чирләдеңме. Ходаем?—дип бер-бер артлы сораулар бирә башлады. —Әнисе, барысын да берьюлы өймә әле,—диде Хәйри, аны иңбашыннан йомшак кына якка этеп.—Син өстәл әзерлә, аннары күпме еласан да, сүз әйтмибез. Мэлс белән Ирек өстәл янына утырганда, әниләре аш бүлеп куйган иде инде. —Сәламәтлекләрегез ничек сон. бер көе генә ятасызмы?—диде Ирек, әле әнисенә, әле әтисенә карап. Хәйри кеткелдәп көлеп куйды: —Таш кебек, улым. Менә авыл Советын җитәкләргә кодаладылар. Сәламәтлеге начар кеше шундый эшкә алынамыни? Әниен кызлар кебек инде ул. —И-и, картлач! Көлмә инде, көлмә,—диде Гөлжамал. ана яратып карап. Ашны ашагач, Ирек кинәт маңгаена сугып куйды: —Күчтәнәчләрне онытканмын бит,—диде ул сумкасын алып килеп. Гөлжамал әфлисун, лимон, өрек ише жиләк-жимешләрне юып өстәлгә куйды, гөжләп утырган самавырдан чәй ясады Берара ниндидер тынлык урнашты һәм әтиләре Ирекнен күзенә туп-туры карап: —Син нишләп кайтасы итген сон әле?—диде Ирек өчен бу коточкыч сорау иде. Ул бүген иртәдән бирле шушы сорауның биреләсен көтеп борчылды. —Райком чакырып кайтарды. Өй эчендә зур дивар сәгатснен теке-теке йөргәне ишетелеп тора башлады. —Баштук агымга каршы йөзмәскә иден. Хәзер ни була инде? Ирек дәшмәде, Мэлс жинел генә итеп: —Ни булсын инде, бюрода тикшерерләр дә шелтә чәпәрләр,—диде. Хәйри имән бармагы белән шыкы-шыкы өстәлне төйде: —Сез мине юләргә санамагыз. Мин барысын да сизеп торам Монын бөтен хурлыгы мина —Шулай диде дә Хәйри, чынаяк утыртылган тәлинкәне кулына алды. Аның кулы калтырый, чынаяк белән тәлинкә чыкы-чыкы бер-бсрсенә бәрелә иде.—Ишетәсеңме, улым?—диде ул Иреккә карап —Ишетәм —Ишетсән, моны миңа үзеңнең бүләген дип сана, яме Ирек башын аска иде. Гөлжамал алар янына килеп. —Ярар инде, әтисе, кайтып кермәс борын баланын йөрәгенә яра ясама,— диде. —Ә минем йөрәктәге яраны кем ясаган? Шушы балалар түгелмени'.’ Аның карашына түзә алмыйча, Гөлжамал тагын кече якка кереп китте. —Ярар, әти, баш ярылып, күз чыкмаган, барысы да үз урынына утырыр әле,—диде Мэлс. — Рәхмәт тынычландыруын өчен —Хәйри алдындагы чынаягын кискен генә читкә алып куйды —Нишләп шундый акыллы итеп үстердек икән без сине? —Сез генә түгел. —Тагын кем соң? — Менә син агымга каршы йөзмәскә кирәк иде, дисең —Мэлс, кесәсеннән тарак чыгарып, уч төбен сыпырып-сыпырып куйды —Тарак белән йонны кирегә сыпырсаң, анын төбендәге бөтен борчалары, көяләре, бозык урыннары күренә. Мин гомер буе агымга каршы бардым Акылны шул кертмәде микән, әти. Ул елмаеп Хәйригә карады. Ләкин әтисе анын шаяртуын кабул итмәде. —Тормыш агымына карышып, сез пычагымны да кыра алмыйсыз. Ул инде үз көенә салынган, анын ярлары ярылган. Син аңа иркенләп агарга юл ач, күренгән киртәләрне алып ат. —Юк инде, әти, мин партия кушты дип, синең сыман күземне йомып, райком ягыннан искән һәрбер җилгә баш иеп тора алмыйм. Хәйринең күзләре түгәрәкләнеп китте, ул йодрыгы белән өстәлгә сукты. —Әле син минем турыда әнә нинди уйда йөрисен икән! Әгәр тискәре булмасан, син әллә кайчан район белән генә түгел, республика белән җитәкчелек итә идең. —Нигә кирәк минем шулай югары күтәрелү? —Миңа кирәкми, халыкка кирәк!—Хәйри үрелеп чынаягын алды һәм авызын чопырдата-чопырдата чәен эчеп куйды.—Күрмисеңмени ничек бозылганнарын?! Кайберләре акылларын югалтып бара —Синең дә күзен ачыла башлаган икән, әти. Хәерлегә булсын... —Син мине кимсетеп сөйләшмә, малай актыгы! Аларның арасына тагын Гөлҗамал килеп керде: —Мэлс улым, әрепләшмә инде шунын белән. Ник үртисең, холкын беләсең бит. —Син арага кермә, әнисе, ялгыш эләгеп куюы бар. Мэлс ике кулын өскә күтәрде: —Ярый инде, бетте, әти, бетте. Гафу ит. Кузгалыйк без. Гөлҗамал тагын алар янына килеп җитте: —И-и, күргән кебекләр дә булмадым. Китәсез дәмени, балалар? Ирек улым... Әнисенең яшь белән мөлдерәп торган күзләрен күргәч, Ирек әллә нишләп китте. —Ярар, абый, мин, булмаса, бүген кунып кына китәрмен инде,—диде ул Аннары —Авыл урамнарын әйләнеп кайтыйм әле, сез ятыгыз, ишекне үзем ачып керермен,—дип өстәде. Урамда машина янына килеп җиткәч, Хәйри сагыш тулы тавыш белән: — И, балалар, кичерегез инде —диде. Кулын Мэлснын иңбашына салды.—Гел сиңа эләгә инде, улым.. Мэлс акрын гына көлеп куйды: —Шулай эләктергәләп торырга син булсаң иде әле, әти... —Рәхмәт, улым, анлагач... —Шуннан сон бераз акыл керә бит. Алар өчесе дә тыенкы гына көлеп куйдылар. Мэлс машинасын кабызды, Ирек анын янына кереп утырды. —Мине ак балчык чокыры янында калдырырсың,—диде ул абыйсына. Өч-дүрт минуттан алар тау башында иде инде. Икесе дә төшеп, аста электр утлары белән җемелдәп яткан авылга карап тордылар. —Син аны һаман оныта алмыйсын бугай. —Кемне?—диде Ирек. —Кемне икәнен үзен беләсен. Караңгы октябрь төнендә нормаль кеше урам әйләнеп йөрми инде. —Ни әйтергә дә белмим, абый,—диде Ирек авыр сулап.—Ул искә төшсә, йөрәкне үтмәс пычак белән ярып җибәргән кебек. Әллә язмыш дигән нәрсә чыннан да хак микән дип тә уйлап куям. —Син. энекәш, ялгышларын кемнәргәдер аударырга тырышучылар фәлсәфәсен башыңнан чыгарып ташла. Әнә күккә кара—иксез-чиксез галәм, күпме йолдызлар, бөтенесе хәрәкәттә, бөтенесе җемелди, галәм туктаусыз әйләнә, анын уртасында бер генә зат—кеше генә бар. Язмыш та син, тәкъдир дә син, иблис тә, фәрештә дә син үзең. —Минем көч калмады бугай, абый —Ахмак!—дип кычкырып җибәрде Мэлс һәм аны иңбашларыннан тотып җилтерәтеп куйды —Шундый сүз әйтергә ничек оялмыйсын?! Тормыш ин элек үз-үзен белән көрәшү ул. Син моны китап сүзе дип карама, менә мин кон саен тан тишегеннән шул көрәшкә ташланам. Йөрәгем ярылганчы, сонгы мускулымның жегәре беткәнче озын көн буе тырышам. Кирәк булса— сугышам, кирәк булса—качам, кирәк булса—алдыйм, кирәк булса ялагайланам, ә чигенмим, икенче көнне тагын тотынам. Кайчакта көн саен, кайчакта ике-өч көнгә бер мәртәбә үләм. Иртән тагын терелеп, әүвәл тезләнәм, аннан тагын аягыма басам. Күзен кан каплаган үгез кебек, бернигә карамыйча, тагын шул эшкә тотынам, һәркөн шулай, айлар-еллар буе шулай. Бер көне генә дә—олы бер сугыш —Ә көчне каян аласын соң? —Мина күпме халык карап торганны күр син. Балалардан алып карткорыга кадәр. Меннәрчәбаш терлек, көн дә акырып, миннән фураж, печән, силос, салам даулый. Меңнәрчә гектар җирләр, туфрагымны эшкәрт, орлык чәч, ашлама керт, жыеп ал. дип аһ ора. Абыйсы киткәч, Ирек, авыр уйларына батып, шактый гына басып торды. Аннары кызу-кызу адымнар белән таудан төшеп китте. Чишмә тыкрыгын узып, югары очка борылды, аяклары ирексездән Заһит Фәхруллиннын капкасы турына алып килде Алты почмаклы өйнен барлык тәрәзәләреннән якты нур бөркелә иде Ирек, бер генә минутка тукталып, ул тәрәзәләргә корылган пәрдәләр аша Зәнфирәне күрергә теләгәндәй, текәлеп карап торды. Ләкин өйдә бернинди хәрәкәт сизелмәде Анын йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып типте Барысы да якты, барысы да җылы көннәр, барысы да чәчәкле, кояшка, йолдызларга төрелгән көннәр, ап-ак карлар, серле томаннар белән өретелгән, кайнар хисләр белән чигелгән, гөнаһсыз уйлар белән балкыган көннәр еракта, бик еракта калган иде инде 3 Баллы Төбәктән кайтып өч көн узуга, иртүк телефон шылтырады. Райком инструкторы Хисмәтуллин: —Сез бүген сәгать икегә райком бюросына чакырыласыз, персональ эшегез каралачак,—диде. Бераздан Ирек, әниләренен хәлен белергә теләп. Баллы Төбәккә шылтыраткан иде. Зәнфирәнсн әнисе үлгәнлеген, аны бүген унберенче яртыда жирлиселәрсн белде. Шундук авылга ычкынды Ул кайтып җиткәндә, мәетне алып чыгып, ишек алдындагы пар урындык өстенә куйганнар иде. Ирек шунда әтисе белән сүзсез генә кул биреп күреште Кайгы мәрәсимен Хәйри ачты, Тәзкирәнең гомере буе намус белән эшләвен. сәламәтлеген дә халык дип, колхоз дип тырышу юлында югалтуын сөйләде Ул тагын ниләр әйткәндер, тагын кемнәр чыгыш ясагандыр— Ирек ишетмәде дә. күрмәде дә Анын күзләре Зәнфирәдә генә иде Күп елаудан кызарып, шешенеп беткән Зәнфирә кулъяулыгы белән туктаусыз күзләрен сөртә, әнисенең женазасы өстенә авып төшәрдәй булып чайкалып куя. Аны бер ягыннан Заһит, икенче ягыннан малае тоткан Менә мәетне кабыкка салып, акрын гына урамга алып чыктылар Зиратка житеп, хатын-кызлар тышкы якта калды Ирек, капканы атлап кергәч, ботен гәүдәсе белән артына борылды һәм шунда Зәнфирә белән аларнын күзләре очрашты Әгәр Зәнфирә карашын аска төшермәсә. Ирек күпме басып торган булыр иде—ул моны әйтә алмый "Күрде, минем кайгысын уртаклашырга кайтканны күрде!*'—дип куанды ул эченнән генә Бу минутларда анын өчен, ә кем белә, бәлкем Зәнфирә өчен дә шушыннан да зуррак, шушыннан да мәгънәлерәк нәрсә булмагандыр Бюро нәкъ сәгать икедә башлашы. Анын ничегрәк узасын инде мен мәртәбә кичергән булса да, Ирек дермантин белән тышланган ике катлы ишекне ачып кергәндә, тәненең эсселе-суыклы булып китүен тойды Арсланов гадәттәгечә түрдә у/ьша, титрьзторшр гкы,1 яныннан урын алганнар. Хасбулатова, блокнот-ручкасын тотып, түрдәрәк утыра иде Ирек бюро членнары арасында Вафиннын юклыгын абайлады. Арсланов алдындагы кәгазьләрдән кинәт башын күтәреп: —Ну, с приездом, дезертир!—диде. Ирекнен әз генә кагылсаң да сынарга торган күңеле ярсып китте. —Әгәр мыскылларга уйласагыз, мин хәзер үк чыгып китәчәкмен,—диде ул, һәрбер сүзенә басым ясап. —Карагыз әле,—диде Арсланов кинаяле елмаеп.—Ирек Хәйриевич Мәскәүдә күпме генә булды, ә ничек үсеп кайткан. Йә, сөйләгез. Сабитов, ни өчен сез, райком бюросы карарын игнорировать итеп, эшегезне беркемгә дә тапшырмыйча, Мәскәүгә китеп бардыгыз? —Мин сезгә үземнен китү мотивларымны инде ул вакытта ук кат-кат аңлатсам да, тагын бер мәртәбә кабатлыйм: мина укырга кирәк иде. —Алай иркенләп йөрергә сезнең урыныгыз ат абзары түгел бит,— диде Шәвәлиев.—Без барыбыз да партия Уставына буйсынабыз. Ә сез аны аяк астына салып таптадыгыз. —Партия Уставы, һәр коммунистны халык өчен кайсы өлкәдә күбрәк файда китерә ала, шунда куюны хуплый. Мин беркайчан да үземне профсоюз булырга әзерләмәдем һәм мин ул эшне булдыра да алмыйм. Мин үземне ижат кешесе дип саныйм. Ә безнең райком... —Булды!—диде Арсланов аны бүлдереп.—Без Сабитовнын уйларын анладык. Кемнәрдә нинди тәкъдимнәр бар? Ин элек Шәвәлиев торып басты: —Редактор вакытында ук Сабитов беркемне дә санга сукмады. Шуның аркасында газетада нинди генә материаллар чыкмады, нинди генә шау- шулар купмады. Мәскәүгә командировкага чакыралар, дип мине алдап, укырга кереп кайтты Бюро утырышы анын бу адымын ике мәртәбә гаепләп, үзенең катгый сүзен әйтте. Шуна да карамастан, Сабитов Мәскәүгә качты һәм менә без аны кире кайтарттык. Аның өчен бюро да, партия уставы да юк. Дөресрәге, Сабитов партиягә түгел, партия Сабитовка хезмәт итәргә тиеш. Ә мондый хәл була алмый. Бүгенге бюро утырышы, минем фикеремчә, бер генә төрле карар кабул итә ала: Сабитовны партия сафларыннан чыгарырга! Ул урынына утыргач, башын як-якка боргалады, менә мин сезгә әйттемме дигәндәй, бюро членнарына күз уйнаткалап алды. —Тагын кем чыгыш ясарга тели?—диде Арсланов. Акрын гына Нәжмиев күтәрелде. —Минемчә, монда озак сөйләп торыр нәрсә юк. Сабитовка карата тәрбия чараларының барысы да кулланылды. Безнең белән бер сафта йөреп тә, үзенен дөньяга карашы буенча ул беркайчан да чын коммунист булмаган. Мин Зөфәр Шәриповичнын фикеренә кушылам. —Гайса Баггалович, сезнең фикерегез?—диде Арсланов. —Бер качкан малны күпме генә ярсаң да, көтүгә ияләштереп булмый,— диде Батталов.—Мин Сабитовны партиягә алганда ук йөрәгемнең бер почмагында ана ышанмау ятканлыгын сизгән идем. Йөрәгем алдамаган икән. Синнән коммунист чыкмады, Ирек Хәйриевич Кит син безнең сафлардан. Үзен өчен дә, безнен өчен дә шуннан да әйбәте булмас. —Башка фикерләр бармы? Шунда Гаскәров сүз сорады. —Үз гомеремдә мина бик күп кешеләр белән эшләргә туры килде,—Ул, сүзеннән туктап, Иреккә карап торды.-Тормыш безне Ирек Хәйриевич белән дә чәкештергәләп алды. Мин аны “вөҗданлы кеше”, дияр идем. Минемчә, ана учет карточкасына язып, шелтә белдерү җиткәндер. Гаебен юсын өчен берәр эш тәкъдим итәргә кирәк. —Тагын фикерләр бармы?—диде Арсланов. Бюро членнары дәшмәделәр. — Мин Гаскәровнын фикерен хуплыйм!—диде Арсланов ниндидер куанычлы тавыш белән.—Без сезгә, Сабитов, “Завод”ка председатель булып китәргә тәкъдим итәбез. Әйбәт кенә эшләсәгез, мы будем квиты Беренченен көтелмәгән бу тәкъдименнән сон бүлмәдәгеләр тын да алмыйча Иреккә төбәлделәр. Аларнын карашында тантана да. астыртын көлү дә, мыскыллау да, кызгану да, хәгга курку да бар иде. 'Завод"— районнын ин ерак почмагында, урман эчендә өч рус авылын берләштерүче колхоз иде. Анда революциягә кадәр бакыр заводы эшләгән, шуңа күрә урманы да завод урманы дип йөртелә. Халкы баш күтәрми эчә, ялкау, вакыты белән кырларда, фермаларда эшләргә кеше булмаудан жәфа чигатәр Гаепле, яисә үзләренә ошамаган җитәкчеләрне райком һәрвакыт шул колхозга сөрә һәм ул, бик тиз арада андагы урыслар белән сугышып, үзе дә эчкечегә сабышып, кешелеген югалткач, шул ук райкомга кайтып егыла иде —Дәшмәү—ризалык билгесе,—диде Арсланов һәм. башын артка ташлап, өстән аска таба Иреккә карады. Ирек теләмәсә дә елмаерга тырышты: —Бу хурлыклы элмәккә башымны тыкмыйм инде мин. Рәхмәт тәкъдимегез өчен. Арсланов иңбашларын җыерып куйды. Бүлмә тып-тын калды —Ул чакта тавышка куям: партия уставын күп мәртәбәләр тупас бозганы өчен Ирек Сабитовны КПСС сафларыннан чыгарырга, дигән бюро членнарының тавыш бирүен сорыйм Бюро әгъзалары барысы да кул күтәрделәр. —Төшерегез. Бертавыштан. Партбилетыгызны бирегез,—диде Арсланов. Ирек, кулларының калтыраганын сиздермәскә тырышып, күкрәк кесәсеннән партбилетын чыгарды. Аны шундук Нәжмиев эләктереп алды һәм Арслановка илтеп бирде Аның партбилетын актарып-актарып карагач, ул: —Эш бетте, Сабитов, сау булыгыз,—диде. 4 Башка елларны октябрь бәйрәме көнен Мэлс зур шатлык хисләре белән каршы ала, һәр бригадада, һәр фермада терлекчеләр белән тантаналы җыелышлар уздыра, аш табыннары әзерләтә, үзе дә рәхәтләнеп ял итә иде Быелгы бәйрәм аңа шатлык китермәде. Беренче ноябрьдән дәүләткә тапшырабыз дип торган өч йөз башка якын мөгезле эре терлек һәм дуңгызның юлы киселде: Яна елга кадәр районнан дәүләткә мал җибәрү туктатылды Бу—һәлакәт белән бер иде Шушы кадәр терлекне ике ай буе ашату өчен бер “Биектау” совхозының гына түгел, яңадан ике-өч хуҗалык фуражын кушсаң да җитмәячәк иде. Димәк, симертелгән бу маллар ябыгып сояккә калачак, кырылачак, ничә айлар буе түккән хезмәт, ашаткан азыклар юкка чыгачак. Менә ни очен Октябрь бәйрәменең икенче көнендә үк Мэлс үзе артыннан Газ-51 машинасын ияртеп Чаллыга юл тотты. Ул инде Чаллы юлын ике атна таптый. Башта шәһәр комитетының беренче секретарена барып керде. Алар институтта бергә укыганнар иде Әсфән ачык йөз белән каршылады, хәтта арткы бүлмәсенә алып кереп, чәй дә эчерде. Әмма фураж теләнеп килгәнлеген белгәч, чыраен сытты Алар да олкә комитеты басымы астында ашлыкларын дәүләткә тапшырып бетерә язганнар, авызларын ачсалар, үпкәләре күренеп тора икән Шулай да, он комбинаты директорына шылтыратып, ул Мэлска унбиш тонна фураж җибәрергә боерды Моннан соң Мэлска аның янына тагын ике мәртәбә керергә туры килде. Әсфән, үз районы фонды хисабына җибәрергә кушып, язу биргәндә: —Янадан күземә күренмә инде. Мэлс,—диде —Анла: мин сиңа мөмкин булмаганны эшләдем. Мэлс рәхмәт әйтеп чыгып китге Менә бүген тагын Чаллыга бара Сүз дә юк. ул инде Әсфән янына керә алмый. Моңа кадәр бирелгән фуражларны алганда, комбинат директорына да. башкаларына да әз-мәз күчтәнәчләр алып килгәләгән иде. Моны ул кабат теләнеп киләчәген белеп, алдан уйлап эшләде. Сәгать җиде тулганда, комбинат директоры бүлмәсендә иде инде. Директор һәрвакытгагыча затлы костюм-чалбардан, ап-ак күлмәктән, кара галстуктан иде. Аның шома йөзе, нечкә бармаклары, сыгылмалы төз гәүдәсе нишләптер он комбинаты өчен әрәм кебек иде. —Тынлыйм сезне,—диде директор, калын күзлеге аша илтифатсыз гына карап. —Фураж бетте,—диде Мэлс.—Бөтен өмет сездә. —Сез бит инде бик күп алдыгыз,—диде директор, алдындагы кәгазьләргә күз төшергәләп,—Әле үзебезнең район хуҗалыкларынын да сезнен кадәр алганнары юк. —Мина бит бер көндә дүрт тонна фураж кирәк. Совхозда дунгызларнын ачтан чинавына түзеп торырлык түгел. —Нишләтсәгез дә бирә алмыйм. Шәһәрнең кошчылык фермасыннан килгән машиналарны да борып кайтардым. —Ләкин сез бит разнарядка буенча безгә алтмыш тоннага якын фураж тиеш. Директор Мэлсның бу сүзләренә авызын кыйшайтып, кулындагы кәгазьләрен селкеп кенә куйды. —Разнарядка, разнарядка!—диде ул мыскыллаган тавыш белән.—Барысы да шуны сөйли. Онытыгыз сез аны. Канададан бодай көтәбез. Хак булса, килгән диләр. Әле карантин срогы егерме көн. Хушыгыз. —Һич югы бер көнлек бирегез—дүрт тонна. —Әллә сез әйткәнне аңламадыгыз? Тавыклар ачка үлә. —Ә безнең дуңгызлар кырыла. Ичмасам машина буш кайтмасын инде. Совхозда күренергә оят бит. —Бүлмәне бушатыгыз! Мэлс аның каршына ук барып утырды. —Беркая да чыкмыйм. Зинһар дип әйтәм, мин бурычлы булып калмам. Директор, кәгазь кисәге алып, тиз генә язып кулын куйды да Мэлска сузды: —Менә ике тонна. —Кирәкми, алмыйм,—диде Мэлс. —Нишләп? —Кайтканчы машина әрҗәсеннән очып бетә ул. Әйтәм ич, бер көнгә дүрт тонна кирәк мина. Директор торып басты. —Может, кырык тонна кирәктер? Мэлс та сикереп торды: —Бир разнарядка буенча каралганны! Знайт не знаю! —Нинди кеше син, ә? Оят дигән әйбер бармы синдә?—Директорнын ачудан чырае кызарып бүртенде. —Бездә нинди оят булсын?!—Мэлс та кызып китте —Юлда төшеп калган инде ул. Сезнен сыман полировкаланган бүлмәләрдә генә утырмыйбыз без. Әгәр син авыл тормышынын ни икәнен белсәң, алай сөйләшмәс иден. —Минем әти белән әни авылда яши. —Яшәсә, кайтып печән чабып йөрмисендер әле. Кулларын андыйга охшамаган. —Мин милиция чакыртам. —Берничә кешелек наряд чакыр. Әгәр берәү генә килсә, мин анын белән сугышачакмын. —Кара әле, нинди намуссыз кеше син?! —Менә син ул намуссыз кеше! Вот намуссыз син! Директор өстәлдәге телефоннарның берсен алды. —Алло. Зарифуллин, кер әле мина. Менә хәзер лейтенант керә. Сугышып карарсын анын белән,—диде ул. Мэлс гүя анын сүзләрен ишетмәде дә: —Кара әле, Локман Баязитович, әтиләрегезгә печән-мазар илтергә кирәк түгелме'' Бер дигән урман печәне, борыныгызга бөтереп тыкмалы. —Кирәкми, берни дә кирәкми, чыгып кына кит' Ул арада ишектә сары мыеклы, кып-кызыл чырайлы милиция лейтенанты пәйда булды Шкаф биеклеге бу әзмәверне күргәч, Мэлс шикләнеп тә куйды. —Кара әле, Зарифуллин ни кичәге тикшерүнен протоколларын мина кертерсез әле. Әзмәвер чыгып китте. Директор яңадан язды —Менә өч тонна, олак!—диде ул. Мэлс язуны рәхмәт әйтеп алды да: —Локман Баязитович, тагын берне өстә инде. Хет тәүлеклек булсын.— диде ялварулы тавыш белән. Директор тамак төбе белән кычкырып жибәрде: —Олак! Йә бусын да бирдермим! Мэлс ишеккә таба чигенде. —Тагын кайчанрак килим сон? —Син мине үртисеңме?! Ул арада ишектән күн куртка кигән бер кеше кычкыра-кычкыра килеп керде: —Мин сезнең өстән обкомга барам, сез тавыкларны кырып бегерәсез! Мэлс калганын тыңлап тормады, чыгып ычкынды Аннары ул накладнойлар бирә торган Наташа исемле хатын янына керде Сумкага салынган ун кило балны тотып, шоферы һәм мәктәпнең художнигы Ханов ишек төбендә калдылар. Мэлс Наташаны үгеп киткән бәйрәмнәр белән котлады, шоколад сузды һәм, ишекне ачып, шоферны чакырды —Наташа,—диде ул пышылдап кына —Менә бу сумкада сезгә күчтәнәч бар иде. —Башны бетерәсез!—диде Наташа — Бетмәс, без аны өегезгә илтербез. Мэлс ана директорның язуын сузды —Наташа, җаным, бәгырем, чибәрем, зинһар ике тонна өстәп яз инде —Сез нәрсә?!—диде Наташа, гыны беткән кеше кебек башын чайкый- чайкый — Кул куйганда күрәчәк бит ул аны. —Күрмәячәк,—диде Мэлс.—Ханов, кер әле. Художник аның кырында иде инде. Мэлс Наташадан бер бит кәгазь сорап алды. —Яле. Ханов, Локман Баязитовичнын имзасын куеп күрсәт әзе Ханов “ә” дигәнче анын боерыгын үтәде Имзаны карагач. Наташанын зәп-зәнгәр сөрмә тарткан күзләре тәлинкә кадәр булдылар. Ул. бер сүз дә әйтә алмыйча, аптырап карап торды —Сездән берничек тә котылмак юк икән Наташа накладнойны биш тоннага язды. Ханов кул куйды һәм алар, рәхмәт әйтеп, бүлмәдән чыгып киттеләр Әле ун килограмм ит белән бер банка бал калган, алары склад мөдирен "майларга” кирәк иде Бүген ябалак-ябалак жепшек кар яуды, бөтен дөнья яктырып китте Шәвәлиевнен әллә кар яуганнан, әллә башка сәбәпле, кәефе күтәренке иде Сәгать кичке алты тулганда, өстәлләрне җыештырып, кайтып китәргә әзерләнгәндә, телефон шылтырады Исәнмесез, Зөфәр Шәрипович. —О-о. исәнме. Сөембикә!—диде ул ирексездән елмаеп —Син дә исән икәнсең, ә? -Бәлкем бүген очрашырбыз'’ Күптән сөйләшеп утырган юк ич. — Мин каршы түгел.—диде Шәвәлиев — Кайда сон° —Ссзнсн кабинетта инде —Әле бит монда кешеләр китеп бетмәгән. —Хәзергә минем дә вакытым юк. Сигезләр тулганда килсәм? —Ярый, килештек. Шәвәлиев өенә авыз эченнән генә жырлый-җырлый кайтты. Яхшылап ашагач, бераз ял иткәч, хатынына: —Обкомга информация язасы бар,—дип чыгып китте. Сигез туларга ун минутларда аның бүлмәсенә Сөембикә килеп керде. —Арткы ишектән үттеңме? —Билгеле инде,—диде Сөембикә.—Сезнен бит урам якта дежурныегыз утыра. Шәвәлиев анын пальтоларын салдырып шифоньерга элде һәм кочакламакчы булды. —Соңрак, соңрак,—диде Сөембикә читкә тайпылып. Шәвәлиев аны култыклап, азык-төлек куелган өстәл янына алып килеп утыртты. Ике стаканга яртыдан күбрәк итеп аракы салды. —Очрашу өчен,—диде ул һәм үзенекен соңгы тамчысына кадәр эчеп куйды. Сөембикә стаканны авызына якын да китермәде. —Нишләп инде алай? —Бераздан, бераздан.. —Йәле. сөйлә, нинди яңалыкларың бар?—Шәвәлиев зур итеп кабып колбаса чәйнәде. —Партиядән куылган ир белән яшәп ятам, яңалык шул. Зөфәр Шәрипович ана сагаеп карады, ләкин Сөембикәнең йөзендә үпкәләү-ачулану билгеләре юк иде. —Ирек кайткач, мин Арслановка керергә җыенганда, сез туктаттыгыз. Кереп йөрмә, без инде килешендек, каты шелтә генә булачак, дидегез. —Әйе Әмма ирен бюрода үзен әллә кем итеп куйды. Миңзаһит Усманович кара янды. Безнең аңа каршы сөйли алмаганны син яхшы беләсен. Ә син артык бетеренмә. Иҗат кешесе барысын да кичерергә, тормыш каршылыкларын җиңәргә өйрәнергә тиеш. Юкса ул бармак суырып яза башлый. Газаплы кичерешләр дә язучы өчен файдага гына. —Файдагамы? —Һичшиксез!—диде Шәвәлиев дәртләнеп.—Менә син безнең мәчене генә кара. Аны өйдә ит-колбаса биреп сыйлыйлар. Ул йокыдан башка әйберне белми. Тычканны хәзер танымый да торгандыр инде. Синен язучына да уянырга кирәк иде. —Икебезнең дуслык өчен! Ул эчә генә башлауга, Сөембикә үзенен аракысын анын чыраена сипте һәм ике кулы белән этеп җибәрде. Шәвәлиев урындыгы-ние белән гөрселдәп идәнгә ауды. —Кабахәт җан!—дип кычкырды Сөембикә.—Синең кебекләрне ничек жир күтәрә?! Мәрәләп торып маташкан Шәвәлиевне ул тагын төртеп җибәрде һәм өстәлне шешәләре-колбасалары белән бергә аның өстенә аударды. Аяк асты ватылган шешә-стакан ватыклары белән тулды. —Сөембикә, син нишлисең?! Акылына кил!—дип тамак төбе белән хырылдады Шәвәлиев, һаман идәннән күтәрелә алмыйча. Сөембикә аягындагы бер итеген салды да шуның белән Шәвәлиевкә кизәнеп-кизәнеп бәрә башлады. Тегесе сакланып ике кулы белән чыраен каплады. Сөембикә елый-елый соңгы мәртәбә бәрде дә пальтосын алып чыгып йөгерде. Ул баскычтан төшә-төшә киенде, сәдәфләрен эләктерде һәм, арткы ишектән чыгып, китапханәгә йөгерде. Китапханәне ачып кереп, хәлсезләнеп урындыкка утырды һәм кычкырып еларга тотынды. Башта ул берни дә уйламады, ярсып елады гына. Күз яшьләре кибеп, ярсуы кими башлагач, тып-тын китапханәнең эчен янгыратып кычкырып җибәрде: —Барсына үзем гаепле, барысына да үзем! Мин анардан да кабәхәтрәк! *** Әллә Сөембикә сугудан, әллә пыяла ватыгы тиюдән. Шәвәлиевнен мангаеннан бераз өстәрәк башы яраланган һәм аннан кан ага иде Ул. калтырана-калтырана, кулъяулыгы белән шул ярасын тоткан хатдә. идәнгә “Правда” газетасы жәеп, пыяла ватыкларын шуна жыярга кереште Шәвәлиевнен куллары-аяклары гына түгел, һәр сөяге, һәр шәмәе калтырый иде. Кинәт ул бүлмә ишеге ачылганны ишетте һәм артына борылып карады. Ишектә, ике кулын кесәсенә тыгып. Арсланов басып тора иде Вакыт уза. Ике-өч конгә бер мәртәбә Ирек авылга кайта, маллар астындагы тиресне чыгара, абзар-курадагы сынган-купкан урыннарны рәтләштерә, әнисе белән озаклап сөйләшеп утыра. Ә менә әтисенен йөзе дә кырысланды, сүзләре дә салкынайды. Ирекнен. көн саен сиздерми генә, кайнар кисәү тыгып куйгандай, йөрәге яна. Анын йөрәген яндырган нәрсә— яза башлаган китабы. Язу өстәле яныннан ул. кырын гына карап аяк очларына басып үткәндәй, жәһәт кенә үтеп китә. Мәскәүдә очынып- дәртләнеп йөргән чакларын сагына. Әнисе анын бөтен эчке халәтен үтәли күреп йөргән икән Беркөн төштән соң әтисе эшкә киткәч, Ирек ихатага чыгарга кузгалганда, әнисе йомшак кына: —Улым, сина сүзем бар иде,—дип аны туктатты —Мәскәүдән кайтканнан бирле эчендә ут синен. Без белмәгән бүтән сәбәп юктыр бит-^ — Бар шул. әнкәй.—диде Ирек авыр сулап —Яза алмыйм мин Ә аннан башка мина яшәүнен кызыгы юк. Язар әйбер таба алмыйсынмыни? —Яза башлаган китабым бар минем. Шуны дәвам итә алмыйм —Ни турыда сон ул? —Ул —Ирек әнисен борчымастайрак сүзләр эзләде, әмма таба алмады.— Ул ни мин яначарак Коръән язмакчы булам Әнисенен авызы нидер әйтергә теләп ачылган килеш калды, күзләре киерелеп, әллә нинди куркыныч рәвеш алдылар, ул кулларын йодрыклап күкрәгенә кысты. — Кабатла әле: ни диден?! —Коръән Әнисе йодрыкланган кулларын өскә күтәрде дә. кинәт атылып Ирек каршына килде. Анын йөзе танымаслык булып чалшайган, башы, бөтен гәүдәсе дер-дер калтырый иде. —Ба-һа-ар, ба-а-ар!—дип хырыядык тавыш белән сузды ул —Хәзер үк күземнән югал! —Әнкәй, туктале Ләкин әнисе ана бер генә сүз әйтергә дә юл куймады, ул аны ишетмәде дә. Чыгып кит өйдән! Башка кайтып аяк басасын булма!—диде ул. кайнар күз яшьләрен коеп -Йә Аллам! Күнме гөнаһ! Бу бит җир күтәрә алмаслык гөнаһ! Дәһриләр уртасында берүзем ялгызым калдым Төннәр буе саташуларым юкка булмаган. Ходай кисәткән, синен балаң олы гөнаһлы, дип кисәтә килгән . Әнисе елый-елый догалар укырга кереште. Иреккә шикләнеп карыйкарый. иске китапларын чиста ашъяулыкка төреп, өйдән алып чыгып китте Әнисен бу кадәр хафага салырмын, дип ул һич тә уйламаган иде Чарасызлыктан ни кылырга белмичә, тораташ катты да калды Озакламый әнисе китапларын каядыр яшереп килеп керде Бар. өемдә эзен булмасын!—диде ул, ишеккә кулы белән күрсәтеп —Әнкәй, туктале —Ирек әнисен йомшартырлык сүзләр эзләде Коръән түгел бит ул Шуны янарту гына -Коръәнне яңартып булмый' Ул хакта уйлау да гөнаһ!—Бу әнисенен тавышы түгел, бу акырын, инрәп елау иде —Коръән—изге китап! Аллаһе Тәгалә тарафыннан иңдерелгән! Ул берәү генә! Ул мәңгелек! Син сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы, аңгыра баш?!—Әнисе күкшелләнеп чыккан иреннәрен кыймылдата-кыймылдата ниндидер дога да укыгач, тирләгән йөзен Ирекнең йөзенә тери язып якынайды да сулышына буылып пышылдады:—Хәзер үк ул ниятеңнән кайт! Бөтенебезгә дә олы афәт килүен теләмәсәң, ниятеңнән кайт, бөтенләй оныт аны! —Ярый, әнкәй, аңладым.. —Ю-у-у-ук!—дип сузды әнисе башын чайкап —Шушы минутта ук әйт: кабат ул хакта уйлап та карамам, диген. Хәзер үк әйт, тәүбә ит! Әнисенә ул-бу булмагае, дип Ирекнең коты очты. Шуңа күрә башын аска иеп, аның һәр сүзен жөпләп торды: —Бетте, әнкәй. Ул хакта беркайчан да уйлап та карамам. Шушы минуттан оныттым. Ләкин әнисе тынычлана алмады. — Йә, Аллам, бу бит берничек тә юып бетерә торган гөнаһ түгел. Шундый дәһри уйга килергә кирәк бит!.. Болай гына калмый бу. Әллә ниләр булуы бар —Әнисе почмакка борылып бик озак торгач, кинәт борылды да коточкыч зур булып ачылган шомлы күзләрен Иреккә төбәде,—Син кем икәнеңне беләсеңме?! Мин әйтергә дә куркам.. Аңа каршы ният кылу бит бу Тәүбә, тәүбә, тәүбә, әйтмәгәнем булсын! Ирек ишек алдында эшләп йөргәндә дә яныннан китмәде әнисе. Аның тирән уйда, хәсрәттә икәнлеге бөтен кыяфәтенә чыккан иде. Ул Ирекне төрлечә үгетләде, иманга, тәүбәгә чакырды, ялварды, үтенде, куркытты Кичкә таба Болынкырга кайтып китәргә әзерләнгәч, әнисе ана, берничә кисәккә бөкләп, ак кәтүк җебе белән чорналган кәгазь тоттырды. —Бу “Аятел-Көрси”, улым. Гел күкрәк кесәңдә йөрсен. Ул сине күп бәла-казалардан саклар,—диде. Аннары шыпырт кына өстәп куйды:—Ә теге язган әйберләреңне бүген үк яндыр. Яндырырсыңмы? —Яндырырмын, әнкәй.. Бу вакыйганы Ирек янадан берничә көн кабат-кабат хәтереннән үткәрде һәм яза башлаган китабына тотына алмавының сәбәбен тәмам аңлап бетерде. “Яңа Коръән”! Исеме генә дә ни тора бит. Никадәр беркатлы, никадәр хыялый, никадәр романтик булган ул. Меңләгән язучылар, философлар алынса да, яна Коръән иҗат итү кулларыннан килмәслек эшне ул берүзе башкарам, дип йөрде. Искә төшерергә дә оят. Язам дисен икән, халык тормышына риясыз күз белән кара, аны өйрән, хыял канатларына күтәр, бәгыреңне телгәләгән уй-тойгыларынны ак кәгазь битләрен көйдерерлек итеп яз да яз. Ирек кулъязмасын яндырмакчы булып кулына алды да берәм-берәм анын битләрен актарырга тотынды. Укый башлагач, кызык кына икән үзе болай. Бер-бер артлы ачыла барган кулъязма битләре аны безнен галактиканың Н. планетасына алып китте. Бу серле планетада яшәүче бер метр-метр ярым озынлыктагы затлар гәүдә төзелешләре белән җир кешеләреннән аерылмыйлар. Әмма аларнын тәннәре алсу, чәчләре, сакал- мыеклары, каш-керфекләре көмеш төсле җемелдәп тора. Аларнын ире- хатыны барысы да актан киенгәннәр, берсендә дә баш киеме юк. Көмеш мыеклы, көмеш сакаллы галактика башлыгы җитәкчелегендә бүген җир планетасының язмышы тикшерелә. Җирдә ниндидер бацилла таралды, дип чыгыш ясый берсе. Ин элек ул югары катлауларга үтеп кереп, алар гына авырый башлаган иде. Хәзер өермә кебек бөтен планета халкын бөтереп алды, ди. Бу коточкыч рухи чирне туктату өчен җирнең төрле кыйтгаларына лептон ракеталары җибәрелде, анда яшәүчеләр белән даими контактта торып, төрле сеанслар уздырыла. Әмма аларнын рухында бернинди дә янарыш булмады. Безнен фикеребезчә, бердәнбер котылу юлы кешенен үзендә. Кешенен үзенең эчке галәменә үтеп керү шарт Ин кызганычы шунда, алар безнен тарафтан салынган гигант сәләтләренең барлыгын да белмичә үлеп китәләр. Бирелгән гомерләренең яртысын да яши алмыйча үләләр. Галактика башлыгы үз вәкилләрен җир кешеләрен коткару өчен сонгы сәфәргә җибәрә. Әмма адәм балалары һич кенә дә акылларына килергә уйламыйлар... Әнисенә сүз бирсә дә, Ирек кулъязмасын яндыра алмады. Гади кәгазь генә түгел иде шул ул. Янадан тотынмаска ант итеп, кулъязмасын газетага төрде дә верандага ук чыгарып куйды. Икенче көнне үк анын тормышында бөтенләй көтелмәгән хәлләр башланды Төштән сон сәгать икеләрдә ишек кыңгыравы шылтырады. Ирек яланөс килеш кенә оялдына чыкты. Каршысында Шәвәлисвнен хатыны Нажия басып тора иде —Мөмкинме?—диде Наҗия, гаепле кеше кебек ана кыяр-кыймас карап —Рәхим итегез.. Наҗия акрын гына адымнар белән өйгә керде Ирек анын пальтосын, бүреген элгәч, залга чыктылар Наҗия бик озаклап анын күзләренә карап торды. Анын карашыннан Ирек берни дә анлый алмады. Ниһаять, ул сүз башлады: —Сез икенче секретарь бүлмәсендә булган сугышны ишеттегезме'’ —Нинди сугыш?—диде Ирек аптырап. Аның аптыраулы карашыннан Наҗия, күрәсең, барысын да аңлады һәм болай диде: —Алайса анысы кирәкми,—диде Наҗия —Мин бер нәрсә әйтергә килдем: сезне бәхетсез итүемдә мин үземне гаепле саныйм Ирек очен бу чын мәгънәсендә табышмак иде. Болынкырда ничә еллар яшәп, күпме мәртәбәләр аптекага даруга кереп, аның бер генә мәртәбә дә Наҗия белән сөйләшкәне булмады. — Зинһар өчен аңлатыгыз: сез ни турында сөйлисез?—диде ул, аптырашлы күз карашын ана төбәп. Наҗиянең мөлдерәп аккан яшьләре, ирен читләреннән тәгәрәп, тез өстенә куйган ап-ак кулларына тамалар иде —Ирек! Зөфәр белән Сөембикә күптән чуалалар бит Ирекнең башына китереп суккандай булды Нажиянен әйткәннәрен ул аңлады да. аңламады да бугай. — Мин бит аларнын чуалуын сизеп йөрдем. Туктату өчен ни үзем берни кыла алмадым, ни сезне кисәтмәдем Мин аны саклыйм, дидем Абруйны, гаилә тынычлыгын саклыйм, дидем Наҗия тавышсыз гына елый иде. Ирек аның күз яшьләренең акканын, кулъяулыгы белән корытырга тырышканын битараф кына күзәтте Анын нәрсәседер җимерелгән, уе югалган иде —Сез мине тыңлый аласызмы? Мин үземнен гаебемне сөйләргә телим. —Сөйләгез,—диде Ирек.—Ләкин мин сезне берничек тә гаепле итеп саный алмыйм —Анысы ссзнен эш Безнен Зөфәр белән бер мәртәбә зур тавыш чыкты Сезнең аркада. Сезне укырга җибәрмичә интектергән вакытта — Кызык —Халык шаулады Мин түзә алмыйча әйттем сез аны район халкы каршында җәзалыйсыз, ә үзегез палачка әйләндегез, дидем Ул атылып - бәрелеп миңа ташланды Ул тарткалаш бик озак барды — Нажия ахлә ничек, сабыйларча кызганыч елмаеп куйды да сүзен дәвам итте —Тормыш үтте. Кайчак зерә кызганыч, үкенечле булып китә Мин бит ана кияүгә табынып чыккан идем Тора башлагач, бик акрыштап кына кем икәнен анлый башладым Бөтен яшәү рәвешем түзүгә, сабыр итүгә кайтты да калды Яратмаганга түзү, жан җылысы булмаганга түзү, ялганга түзү Тормышны халык язмышын хәл итүче кеше белән бәйләдем, дигән өмет җимерелде Наҗия башын аска иде һәм тынып калды. —Сез миңа ни әйтергә теләдегез соң?—диде Ирек. —Аңламадыгызмыни? —Аңладым кебек. Ләкин бу минем башыма керә алмый. —Мин шушыннан артыгын әйтә алмыйм. Ирек Наҗиянең ничек киенеп чыгып киткәнен күрми дә калды . Анын йөрәгендәге әллә кайчан төзәлеп беткән ярасы кабат ачылды һәм, тәнендәге һәрбер күзәнәкне авырттырып, сулык-сулык тибәргә кереште. Наҗия әйткән нәрсәнең булуы мөмкин түгел иде. Ул бит инде Сөембикәне бер мәртәбә гафу итте. Ул чакта да Ирек үзе өчен хурлыклы адымны ясады, үз-үзен аяк астына салып таптады. Ә инде аны Шәвәлиев белән бергә күз алдына китерү дөньядагы иң зур кабәхәтлеккә тиң иде. Юк, Наҗия ялгышадыр Монда нәрсәдер туры килеп бетми. Шул чак Ирекнең хәтеренә Мәскәүдә Рашат белән очрашуы күз алдына килде. Ул бит аңа шушы ук нәрсәне сиздерде, ачык аңларлык итеп әйтте һәм, Ирекне кызганып, сүзен кире алган булып кыланды. Рашат белерлек булгач, димәк, нидер бар, һәм бу халык арасында йөри. Бәлкем күпләр аңа инде төртеп тә күрсәтәләрдер, артыннан көлеп калалардыр. Менә тәрәзәдән Сөембикә белән Айгөлнең кайтканы күренде. Ирекне ниндидер курку биләп алды. Ул ашыга-кабалана бүреген, сырмасын, киез итекләрен киеп, агач бакчасына чыкты. Сөембикә белән очрашудан. Наҗия сөйләгәннәр турында сүз кузгатудан курка иде ул. Алар кереп киткәндә, көрәк тотып, агач төпләренә кар өйгән булып калды. Ләкин бу эшләү түгел, бернинди мәгънәсез хәрәкәтләнү, сөйләшүдән качу гына иде. Менә Сөембикә аны ашарга чакырды. Ирек, аякларын көч-хәл белән сөйрәп атлап, өйгә керде. —Әти, мин бүген “биш”ле алдым,—диде Айгөл, аның белән үзенең шатлыгын уртаклашырга теләп. Анын белән һәрвакыт озаклап сөйләшә торган Ирек: —Әйбәт булган, кызым,—диюдән узмады. Айгөл үпкәләп, өстәл яныннан китеп барды Итле бәрәнге бик тәмле булса да, Ирек аны һава йоткандай гына йотты. Ул, йөзен күтәреп, вакыт- вакыт Сөембикәгә карап алды. Анардан баягы сөйләшүне раслый торган ниндидер билгеләр эзләде, әмма таба алмады. —Ни булды сиңа?—диде Сөембикә аптырап. Ул анын өстәл янына килеп утыргач та йөзенең ничектер кырыс, ямьсез, газаплы икәнлеген күргән иде Ирек авыз эченнән мыгырдап җавап кайтарды: —Ни булсын, берни дә булмады. —Әллә нинди син. Танымыйм. Ирек, ашавыннан туктап, ана төбәлде: —Синең мина берәр әйбер әйтәсең юкмы?—аның иреннәре җинелчә калтырый иде. —Эчкәнсең дисәм, син айнык, тик ни сөйләвеңне генә аңлап булмый. —Аңлашылмыймы?—диде Ирек, сүзенә әллә нинди астыртын мәгънә салып.—Синен мин белмәгән, ләкин мина сөйләргә тиешле сүзләрең бар кебек. Сөембикә кызып китте: —Ирек, мин эштә дә җитәрлек талкынып кайтам, ә син табышмак әйтеп утырасың. —Синен тормышында мин белмәгән нәрсәләр бар, күңелем шулай тоя. Анын бу сүзләре Сөембикәне сискәндереп җибәрделәр Йөзеннән ниндидер куркуга охшаган шәүлә чагылып үткәндәй булды. —Нәрсә инде бу?! Ни кирәк сиңа? —Сине күбрәк беләсем килә —Ашамасан, бар чыгып тор. Миңа өстәлне җыештырырга кирәк. Ирек, анын шул сүзләрен генә көткәндәй, җәһәт кенә торып, залга чыкты, телевизорны кушты. Ләкин анын күзләре экранда хәрәкәтләнүче әйберләрне күрсә дә, ул әйберләрнең ни үзләре, ни мәгънәләре башына барып җитмәде. Сөембикә берни дә әйтмәгәч, ул бераз җиңеләеп калды. Ул баштук анын ни турында сораганын аңламавын теләде, анлаган сурәттә, кире кагуын теләде Чөнки Ирек, әлеге нәрсә расланса, тормышына коточкыч афәт киләсен аңлады. Анын ул афәтне күтәрерлек көче юк иде. Әлеге нәрсә расланмаган сурәттә генә барысы да искечә калачак иде Ләкин әле анын расланмавын исбатларга кирәк. Ул, телевизорны сүндереп, кухня ягына атлады. Сөембикәнең һаман шалтыр-шолтыр савыт-саба җыештыруын күреп, кире борылды. Сөембикә анын төпченүеннән үзен ин куркыткан нәрсәнен кузгала башлавын сизенде Ни өчен ул кайтып керү белән анардан нидер әйттерергә тели? Шәвәлиевне кыйнавы белән берничек тә төзәтеп булмаслык ялгышлык эшләнгәнен Сөембикә анлаган иде инде Әллә Иреккә шул килеп җиткәнме? Ул мен төрле эш тапты, кухнядан чыгарга курыкты Бик сон гына йокы бүлмәсендә урын жәйде һәм эчке күлмәктән генә залга керде Ирек һаман телевизор карап утыра иде. Сөембикә йомшак кына итеп анын иңбашына кулын салды. —Йокларга вакыт Ирек хатынының кулын читкә селтәп җибәрде һәм ачулы пышылдап — Кагылма мина!—диде Сөембикәнең шиге юкка чыкты 6 Ноябрь-декабрь айлары, сугыштагы олы штурмны хәтерләтеп, барлык халыкны кылбырдак китерүче кайнар көннәр тудырды Бөтен эшнең тыгылган бер чорында "Биектау” совхозында республика семинары уздыруны китереп керттеләр. Авыл халкынын тормыш-көнкүрешен яхшыртуга багышланган бу семинарга уналты районнан ике йөзләп кеше җыелды Анын белән Министрлар Советы председателенең беренче урынбасары үзе җитәкчелек итте Совхозда күрсәтер әйберләр бар иде. Наратбаш элек-электән сугыш чукмарлары, караклар авылы дип йөртелсә дә. Мэлс Сабитов халык күңеленә ачкыч тапты Хуҗалык елдан-ел алдынгылар рәтенә күтәрелде Биредә халыкка хезмәт күрсәтү өчен төзелгән махсус бригада ин зур яңалык иде. Анын турыңда сөйләүне Арсланов баштук Әнәс Нәбиуллинта йөкләде. Әнәс—анын бертуган абыйсынын малае, биредә эшчеләр комитеты председателе. Аны Чабаксар партия—совет мәктәбендә укытып чыгарсалар да, артык эш майтара алмады. Чаллыда әтисе янында ике мәртәбә өйләнеп, аерылып, шактый гына салырга өйрәнеп, инде аларнын жанына төшкәннән соң, абыйсы күз яшьләре белән ялынгач. Арсланов аны бирегә китерткән иде. Ана семинарда чыгыш ясарга кушуы нәкъ менә Әнәсне республика һәм күрше район җитәкчеләренә күрсәтү максаты белән эшләнгән иде Ләкин ул халык алдына чыгу белән. Арсланов кып-кызыл булды Чөнки Әнәснең күзләре майланып тора, чырае тимгел-тимгел булып кызарган, махмырлан икәнлеге һәркемгә ачык иде. Дөрес, сойләвен ул начар сөйләмәде, аны бик игътибар белән тыңладылар, чөнки хезмәг күрсәтү бригадасының эше мактап бетергесез иде Бу кешеләр халыкка печән-салам ташыйлар, козен булган ашлыкны китереп бирәләр. Шушы ук бригада кешеләргә тегермән тарта, утын кайтара, такта яра. газ баллоннары тарата Кешеләр үхләренә кирәкле эшләрне алдан ук бригадирның журналына яздырып кына куялар икән Семинарда катнашучыларны авыл кешеләренең үз хужалыкларында бернинди мәшәкатьсез бәрәңге үстерүе хәйран калдырды Барлык бакчаларны совхоз сөрдерә. Йорт хуҗалары бакча башына капчык белән күзәнәкләрен чыгарып куялар да бәрәңге арасына кереп тә карамыйлар Совхоз гехника белән утырта, рәт арасын эшкәртә, күмә, агуын еттгерә. көз көне бәрәңгесен алып бирә Совхоз үзәгендәге культура йортына кайткач, Арсланов яна сортлар белән эш ләү тәҗрибәсенә дә кин тукталып узды —Совхоз директоры Украинага гел барып тора.—диде ул —Анда борчакнын атасы академик Шевченко эшли Хәзер “Биектау”да шуннан алып кайтылган “Неосыпающийся”, “Труженик" кебек сортлар шактый гектарларда ителә. Сабитов Мәскәү селекционеры Нетгевичнын да якын дустына әверелде. Ул чыгарган бодай, арпа, солы сортлары совхоз җирләрендә күкрәп үсә. Республика галимнәре чыгарган яна сортлар иң элек “Биектау” басуларында районлаштырыла. Соңыннан авыл хужалыгы министры чәй эчкәндә Сабитовнын орденмедальләргә тәкъдим ителүе-ителмәве белән кызыксынды. Тискәре җавап ишеткәч, ул Арслановны, мондый кадрларны онытырга ярамый, дип кисәтте. Семинардан соң ике көн ул бик күтәренке күңел белән йөрде. Миңзаһит Усманович үзенен райкомның беренче секретаре булып эшли башлаган чордагы халәтенә кайтканын сизде. Кешеләр белән күпме генә бәрешмә, күпме генә тарткалашма, тулаем алганда, алар берсе дә синнән түбән түгел бит, дип уйлады ул. Җитәкчеләр арасында Мэлс Сабитов югыйсә иң җайсызы. ин тешләге. Ә бит төптән уйлап карасаң, совхозны ул җитәкләгәндә никадәр эш башкарылган! Эшли башлаган чорында Арслановнын уйлары саф, кешеләре, җитәкче кадрларга ул яратыбрак карый, каты бәрелүдән, аларның хәтерен калдырудан курка иде. Ә хәзер дәртләп кабына, кайчакларда ни әйткәнен дә белми. Шушы ук нәрсәләр гаиләгә дә күчте. Ничек болай булды соң бу? Үзен фәрештә дип уйламаса да, яхшы кешегә санады бит ул. Вакыт-вакыт аның көч-куәте ташкын булып ургый. Берәрсе каршылык күрсәтсә, тынламаса, ул нишләгәнен белештерми, әлеге көч каршысындагы киртәне җимерми торып тынмый... Бүген ул өлкә комитетының оештыру бүлегендәге дустына шылтыратып, Шәвәлиевне башка районга күчерү мәсьәләсенең торышы белән кызыксынды. “Тиздән, тиздән”,—дип җавап бирде аңа дусты. Бүлмәсендә кыйналынуынын икенче көнендә- Шәвәлиев елый-елый гафу үтенде. “Бер таныш хатыным килгән иде, исереп өстәлне аударды”,—диде. —Ул хатын кем иде соң? —Ул безнең районныкы түгел. —Алдашмыйсызмы? —Честное партийное,—диде Шәвәлиев, күзен дә йоммыйча. —Сез, Зөфәр Шәрипович, партия намусы белән авыз чайкарга өйрәнеп беткәнсез икән. Шәвәлиев ана куркынып карады. —Йә, дөресен әйтегез: кем иде ул хатын? —Мин бит инде әйттем. —Яхшы түгел. Сезгә беркайчан да таянып булмый икән. Сезнең янда Сабитова булды. —Юк, юк, юк!—диде Шәвәлиев аягүрә басып —Сез ничек шундый яла яга аласыз?! —Әллә мине очраклы килде, дип уйлыйсызмы? Мина бит шылтыратып әйттеләр, хөрмәтле Зөфәр Шәрипович. —Алар бутаганнар, ул түгел иде. —Мин инде аның белән чуалганыгызны күптән сизеп, күреп йөрим. Әгәр мин сорагач, анын кем икәнлеген яшермәгән булсагыз, сезне әле һаман да ун кулым итеп тотар идем. —Гафу итегез, зинһар, гафу итегез. Мин шул кадәр каушадым. —Хәзер сон инде. Бер уйласаң, кызык бит, ә? Кечкенә генә әйбер: дөреслек. Шуны әйтү-әйтмәүгә карап, кеше дигәнен ачыла да куя. Шул көннән башлап, алар юньләп сөйләшмәделәр, ниндидер мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итәргә туры килсә, эшлекле берничә сүз ташлау белән чикләнделәр. Инструкторның уңай җавабын ишеткәч, анын кәефе күтәрелде. Шулчак кабул итү бүлмәсендә утыручы секретарь кыз керде. —Минзаһит Усманович, “Биектау”дан сезгә делегация килгән. —Нинди делегация?—диде ул аптырап. —Белмим, алты кеше Эш буенча килдек, диләр. —Керсеннәр,—диде Арсланов. Ул аларны ишек янына барып ук каршы алды, һәрберсе белән кул биреп исәнләште. —Утырыгыз,—диде, урындыкларга күрсәтеп. Керүчеләр урыннарга теләр-теләмәс кенә урнаштылар Арслановнын борынына фермага гына хас әчкелтем-төчкелтем исләр килеп бәрелде Аларнын терлекчеләр икәнлегенә әлеге исләр ачык дәлил иде. Кыяфәтләре дә шуны сөйли. Киемнәре үтүк-мазар күрмәгән, кайсы свитердан, кайсы костюмнан, араларында урта яшьләрдәге ике хатын-кыз да бар. —Ягез, тынлыйм сезне,—диде Арсланов, керүчеләрнең һәрберсен җентекләп карап чыккач. Шулчак алар берьюлы күтәрелделәр дә, кулларын кесәләренә тыгып, анын өстәленә таба атладылар. Арсланов сикереп торып артка чигенә башлады Кырыс карашлы, җитди йөзле бу кешеләр аны нидер эшләтергә киләләр иде. Ул авызын ачып сүз әйткәнче, өстәл өстенә шап-шоп партия билетлары килеп төшә башлады. Билетларын атып бетергәч, ишеккә юнәлделәр. —Туктагыз әле,—дип кычкырды Арсланов —Нәрсә булды? Бу нинди хәл? Анлатыгыз! Керүчеләр теләр-теләмәс кенә туктадылар. —Утырыгыз әле, утыр.—Арсланов аларны берәм-берәм үз куллары белән урындыкларга утыртып чыкты —Йә, сөйләгез, ни булды? Араларында илле яшьләрдәге бер ир кеше бар иде. Ул торып басты. Янаклары эчкә баткан, ияге алга чыккан бу кешенен карашы аяктан егарлык ачулы иде. —Без менә барыбыз да үгезләр симертәбез. Семинарда карап киттегез бит,— диде әлеге кеше —Малларны октябрь азагында ук дәүләткә тапшырырга тиеш идек. Ничә айлар буе, алны-ялны белмичә тырышып, шәп итеп симерттек. Елкылдап торалар иде. Хет сыртларында пәке үткенлә. Симерүе җиткән матны шул көе саклау өчен күпме ашатырга кирәклеген сез беләсездер. Бер ай эчендә бсзнен терлекләр ярты авырлыкларын ташладылар —Шулай дип, бу куркыныч ир төкереген йотты да кинәт кычкырып җибәрде: —Ник саттырмыйсын син аларны?!—Ул яргаланган, бака кабыгы төсле тырнаклары кубып беткән көрәктәй кулларын кинәт Арслановка таба сузды: — Кара менә бу кулларга!—Ул ике бармагы белән авыз читен каерып, саргаеп, череп беткән тешләрен күрсәтте — Күрәсеңме боларны? Туганнан бирле шул фермада без. Ә син безнсн хезмәтне юкка чыгарып ятучы корткыч икәнсен! —Туктагыз әле, сез дөрес аңламыйсыз,—дип аны бүләргә тырышты Арсланов. —Дөрес анлыйм!—диде әлеге кеше. Бу вакытта анын янына теге ике хатын-кыз да торып басты. — Кирәкми партбилетыгыз,—дип елап җибәрде хатыннарның берсе — Ничә еллар буе бездән җыйган взнос акчаларына үзеңә кием-салым алып ки. Тьфү, оятсыз син! Алар дәррәү күтәрелделәр дә, дөбер-дөбер атлап, бүлмәдән чыгып киттеләр. Арсланов лырык итеп урындыгына утырды һәм. ике кулы белән яңагына таянып, хәрәкәтсез калды. Бу нәрсәне белә ул. Семинарга әзерләнгәндә, тавыш-гауга чыга күрмәсен дип. фураж кайтарып котылган иде. Балын кырда райкомга партия билетлары китереп ташлаганнар икән, дигән хәбәр о.лкә комитетына барып җитсә, ул иртәгә бу урында утырмаячак Минзаһит Усманович, ник икәнен дә белмичә, партия билетларын актара башлады Аларнын дүртесен ул үзе биргән булып чыкты. Кызганычка каршы, у.л алса* коммунистларны әйле-шәйле дә хәтерләмәде Ниһаять, анын күңелендә бер сорау бөтерелә башлады бу хәтәр эшкә терлекчеләр үзләре алынганмы, әллә берәрсе котыртканмы? “Биектау"да моңа этәрердәй бер генә кеше бар ул—Мэлс Сабитов. Этәргәнме-юкмы, һәрхалдә терлекләрне сатарга рөхсәт иттермәүне бу кешеләргә ул җиткергән—бусы бәхәссез Симертелгән малны тапшырмауның коточкыч нәрсә икәнлеген Арсланов үзе дә бик аңлый, ләкин тормыш шундый итеп китереп кыса, кайчакларда ярый торган гамәлләргә караганда ярамый торганнарын күбрәк эшләргә туры килә. Инде районның быелгы ит планы үтәлгән. Аны тагын да арттырыбрак җибәрсәң, әйтик, йөз егерме процентка үтәсәң, алдагы елда ул шуннан киметелмәячәк кенә түгел, йөз утыз процент күләмендә биреләчәк. Гыйнвар аеннан ук өлкә комитетыннан да, министрлыктан да беренче квартал планын үтәргә тыкырдата башлагач, син нишләргә тиеш буласын? Хәзергесе көндә район хужалыкларында бүген үк тапшырырлык югары көрлектәге дуңгызлар, үгезләр барын Арсланов бик яхшы белә. Аларнын гел кирәксезгә күпме азык ашавын, дистәләрчә-йөзләрчә кешеләрнең хезмәтен юкка суыруын, йөз меңнәрчә сум зыян китерүен дә белә. Ләкин башка чара юк. Әгәр быел бу терлекләрне тапшырып, сиңа рәхмәт әйтсәләр, алдагы ел планыңны элеккечә калдырсалар, әлбәттә, Арсланов моңа сөенә-сөенә барыр иде. Иң хәтәре—моның бөтен республика, ил буенча шулай эшләнүеңдә. Үзәк Комитетта яисә Министрлар Советында берәр акыллы баш табылып, күпме байлыкның, күпме кеше хезмәтенең җилгә очканлыгын хисаплап караса, ул акылыннан шашар иде. Беркем дә моны хисапларга теләми, акылдан язучы да юк, гомер буе шулай дәвам итә. Кинәт аның башына тагын бер фикер килде: әгәр бу эшне Шәвәлиев оештырса? Моның да булу ихтималы бар ич. Арсланов барысын да әйтеп ташлавы белән ялгышты ахрысы. Хәзер аның нинди ниятләр белән ниләр кылып йөргәнен каян беләсен? Шулай да мәсьәләнең асылын аңлау өчен беренче чиратта эшне “Биектау”нын үзеннән башларга кирәк. Ул секретарь кызга Сабитовны, партком Нуриевны һәм профком Нәбиуллинны ашыгыч чакыртырга кушты. Күрәсең, бүгенге көн аның семинардан соңгы ике тәүлек тыныч кына йөрүеннән үч алу өчен туган көн иде. Өйлә турына кадәр туктаусыз халык агылды. Арсланов “Биектау”лар юкмы, дип гел сорап торды, ләкин аларнын берсе дә килмәде. Сабитов белән Нәбиуллин фураж юлларга чыгып киткәннәр, Нуриев район үзәгенә күргәзмә материаллар өчен кирәк-ярак эзләп йөри, диде секретарь. Төштән соң ВЛКСМ райкомының беренче секретаре Рәфгать Хаҗиев килеп керде. —Миңзаһит Усманович, безнең бер проблема килеп чыкты бит әле,— дип сүз башлады ул. —Проблемалар чыгарга тиеш,—диде Арсланов.—Без аларны чишәргә тиеш. Шулай итмәгәндә, нинди тормыш була инде ул. —Эльза чыгыш ясаудан баш тарта. Арслановнын йөрәге чәнчеп куйды. Фермаларда-кырларда эшче куллар күзгә күренеп кимегәч, урта мәктәп бетерүче яшьләрне класслары белән авылда калдыра башлаганнар иде. Узган ел Арсланов үзенең кызы Эльзаны, мен төрле вәгъдәләр белән кызыктырып, колхозда калырга үгетләде. Икенче елны ук институтка китәрсең, диде, укырга керүеңне үзем гарантиялим, дип ышандырды. Беренче секретарьның үз кызы калырга теләк белдергәч, башкалар аңа иярми нишләсен? Эльза ризалашты һәм ул чыннан да көтелгән нәтиҗәне бирде. Иртәгә Эльза чыгарылыш классы укучылары җыелышында авылда калырга өндәп чыгыш ясарга тиеш иде. —Ярый, бусын мин синнән, Хаҗиев, комсомол поручениесе итеп үз өсте мә алам,—диде Арсланов елмаеп. Хаҗиев чыгып киткәч, ишектән Нуриев тәгәрәп килеп керде. Аркылысыбуе бер, озынлыгы метр ярым чамасы, түгәрәк чырайлы, түп-түгәрәк соры күзле, куркудан күзләрен һәрвакыт челт-челт йомып торучы бу кеше туганнан бирле шул Наратбашта әле авыл Советы председателе, әле партком секретаре булып эшли иде Уч төпләре тирләп чыккан кечкенә кайнар кулы белән Арслановнын кулын кысканнан сон, ул читтәге урындыкка барып утырды. Чалбар кесәсеннән кулъяулык алып, аш ы га-кабалана битләрен сөртте. Син ник чакыртканны беләсеңме? —Юк, иптәш Арсланов. —Кил әле минем янга. —Киләм, иптәш Арсланов —Нуриев, авызын кулъяулыгы белән тоткан килеш, аякларын шудыра-шудыра атлап, анын каршына килде Минзаһиг Усмановичнын борынына аракы катыш канәфер исе бәрелде —Син эчкәнсең бит. —Эчтем, иптәш Арсланов,—диде Нуриев баш селкетеп.—Төнлә кодалар килгән иде Шуңа күрә төшкә кадәр сезнен янга килүдән качып йөрдем —Бер өйрәнгән гадәтне ташлый алмыйсын син. —Ташлый алмыйм, иптәш Арсланов.—Ул маңгаеннан атылып чыккан борчак-борчак тирләрен сөртеп алды —Ташларга тырышам, ташлый алмыйм, иптәш Арсланов. —Пенсиягә ике ел калдымы әле сина? —Ел ярым, иптәш Арсланов. —Да-а, әйбәт түгел бит —Әйбәт түгел, иптәш Арсланов, үзем дә беләм. —Партком секретаре эчеп йөргәч, башкалар нишләргә тиеш була инде? —Сез нәрсә, иптәш Арсланов?! Эш вакытында эчеп йөрсәм, мине ин элек Мэлс Хәириевич сугып үтерә —Ярый әле ул бар,—диде Арсланов анын белән килешкәндәй һәм партбилетларын сузды —Менә моны син оештырдыңмы? Нуриев партбилетларны дерелдек кулларына атды. берәм-берәм ачып карый башлады, яртысы идәнгә коелды. Ух-вах килеп, чүгәләп алып, аларнын һәрберсен карап чыкты. Кесәсеннән валидол алып авызына капты. —Мин берни дә белмим,—диде ул калтыранган тавыш белән —Мин шушы эшкә бараммы курыкмыйча? Алла сакласын, иптәш Арсланов! —Сине алла сакламас, сакласак, без сакларбыз. —Зинһар саклагыз инде, иптәш Арсланов,—диде зиһене тәмам чуалган секретарь, ни әйтергә дә белмичә. —Ә кем оештырырга мөмкин моны? — Белмим, иптәш Арсланов. —Син коммунистларын белән юньләп эшләсән. мондый хәл булмас иде. Бар, билетларны алып кайтып өләш үзләренә — Мин булдыра алмыйм, иптәш Арсланов Алар миннән алмаячак. Арсланов допелдәтеп йодрыгы белән өстәлгә сукты — Миңа^үз коммунистларына баш була алмаган партком секретаре кирәкми! Йә алып кайтып өләшәсен, яисә Нуриев акрын гына борылып, чаштыр-чоштыр атлап ишеккә юнәлде Ләкин ишеккә барып җиткәч, маңгаена китереп суккандай, ул кискен борылды да кабаланып Миңзаһит Усмановичнын каршына килде һәм билетларны өстәлгә ташлады. —Теләсә нәрсә эшләтегез, иптәш Арсланов —анын иреннәре, борын яфраклары калтырый иде.—Мин булдыра алмыйм! Алар мина беркөн әйткәннәр иде: әгәр терлекләрне саттырмасагыз, партбилетларны райкомга илтеп ыргытабыз, дип — Нишләп безне кисәтмәдең? —Кисәттем Семинарга әзерләнгән чакта иптәш Шәвәлиевкә әйттем —Соң шуннан? —Ул кычкырып көлде генә. Арсланов башын игән килеш шактый сүзсез утырды. —Ул көлде генәме, берәр сүз дә әйттеме9 Нуриев, күзләрен кысып, шактый озак вакыт уйланып торды һәм авыр сулап: —Көлде генә,—дип туктап калды Аннары бүлмәдә башка кеше юк микән дигәндәй, як-ягына каранып алды —Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сойләмә. адәм көлкесенә калырсын. диде. Әйе. хәтеремә төште, иптәш Арсланов, шулай дигән икән ул. —Хәзер мин Шәвәлиевне чакырып кертәм. Минзаһит Усманович әлеге сүзләрне әйтеп тә бетерә алмады, ысылдап килгән ата каз кебек, Нуриев ана таба ике кулын җилпи башлады. — Юк, юк, иптәш Арсланов, чакыра күрмәгез. Кем белә, бутала да торганмындыр мин. Әйтте микән сон әле ул аны? Әйтмәгән сыман да тия ул, иптәш Арсланов. — Кара әле, Нуриев, сиңа кайчан да булса ышанырга-таянырга буламы соң?—дип сорады ул, маңгаен ачулы җыерып. —Була, иптәш Арсланов, була. —Кайчан? —Мин үлгәч, иптәш Арсланов. Минзаһит Усманович тыела алмыйча көлеп җибәрде Ул озак итеп, күзеннән яшь чыкканчы көлде. Кулъяулыгы белән яшьләрен сөртеп, башын күтәрсә, аптырашта калды Нуриевның күзеннән мөлдерәп яшь ага иде. —Бусын ничек аңларга сон инде? —Эх, иптәш Арсланов!..—Нуриев күз яшьләрен дә сөртмичә сөйләп китте —Тормыш мине шундый итеп кыйнады, минем бер исән сөягем дә калмады. Бөтен фаҗига минем белем алырга мөмкинлегем булмауда. Әллә ничә анадан, әллә ничә атадан җыелган тугыз бала әби белән бабай кул астында үстек без. Шул балаларны туйдырыйм, дип ниләр генә күрмәдем. Колхоз ашлыгын урлаганда, әллә ничә мәртәбә тотып, үтергәнче кыйнадылар. Урламасан, бабай чыбыркы белән яра иде. Аннары бабай чыбыркысын партия чыбыркысы алыштырды. Ни кушсалар, шуна йөгердем Шуңа гына аптырыйм, минем күңелемдә беркемгә дә рәнҗү булмады. Әйтерсең, мин бу дөньяга шунын өчен яратылган Мина, кая кусалар, нинди эш кушсалар да, барыбер. Бабай чыбыркысының эзләре хәзер дә сыртымда ярылып ята. Партия чыбыркысыныкы йөрәктә Өйләнгәч, совхоз кечкенә булса да фатир бирде. Менә шунда яшәп ятабыз хатын белән. Бәхетсезлегемә каршы, ул да чирләшкә булып чыкты Беренче группа анын. Балаларыбыз булмады. Бала урынына көн саен кайтам да аракы шешәсе белән песине сөям. Арсланов тамак төбен нидер яндыруын тойды. Йомшавын күрсәтмәс өчен ашыга-кабалана, тавышын мөмкин кадәр ачулы итәргә тырышып: —Ярар, олы башын белән җебеп торма,—диде.—Сөйли китсән, беркемнең дә капчыгы буш түгел. —Гафу итегез, иптәш Арсланов. Мин теләмәгән идем, әллә ничек килеп чыкты бит.. —Ярый, кайт, разберись: кем башлаган бу эшне, кем котырткан аларны? —Тырыштырып карармын, иптәш Арсланов. Кич эштән кайтып өстәл янына утыргач, Минзаһит: —Эльза кайттымы?—дип сорады. —Бүлмәсендә китап укый,—дип җавап бирде Хәят Минзаһит кызын чакырып кертмәкче булган иде дә, тагын ул уеннан кире кайтты. Юньләп кенә ашыйм әле, дип уйлады ул. Ләкин барыбер тынычлап ашарга туры килмәде. Ишектә кыңгырау тавышы ишетелде. Хәят йогереп барып ачуга, анда Әнәс тавышы ишетелде. Аның Хәят белән күрешкәне, үзен райкомга чакырганнарын, соңрап кайтуы сәбәпле өлгермәвен, тагын нәрсәләрдер әйтеп аклануын Минзаһит кайнар бәлеш чәйни-чәйни, яратмыйча тынлап утырды. Кычкырып сөйләшүенә караганда, ул ару гына җибәргән иде Әнәс кухняга килеп керде. Абыйсынын бу малаен үтә дә әрсез, үтә дә тиктормас, килгән саен нәрсәне дә булса ватканы өчен Минзаһит бала чактан ук яратмады. Шунын өстенә Әнәс үтә дә ялганчы иде. Пеләшләнә башлаган кечкенә башындагы сирәк сары чәчләрен кулы белән сыпыргач, ул үтә нык кычкырып: —Исәнме, Минзаһит абый!—диде. Шушы бәләкәй генә юка гәүдәдән, нечкә генә иреннәр арасыннан шул кадәр тавышнын чыгуына ышанып та бетәрлек түгел иде. Минзаһит урыныннан торды, алар кул биреп күрештеләр Әнәс, утыр дигәнне дә көтмичә. Хәятиен урынына барып утырды. Хәят ана икенче урындыкка күрсәтте һәм алдына бәлеш бүлеп куйды Хатынынын рюмка тотып килүен күргәч. Миюаһит ана ачулы караш ташлады. Хәят, кире борылып, бокалга шифалы су салып куйды. —Йә. ни хәлләр бар. энекәш?—диде Минзаһит теш арасыннан. —Эш белән йореп. килеп житешә алмадым, гафу ит. абый —Ә лыкынырга өлгергәнсен. Совхоз "Москвич"ынын рулендәме? —Жәяү йөри алмыйм ла инде мин.—диде Әнәс, үпкәләгән кебегрәк итеп. —Аша әле, Әнәс, бәлешне суытма,—диде Хәят, сүзне икенчегә борып булмасмы, дигән өмет белән. Ул арада Эльза кереп сервантка сөялде. Анын урыс бияләе кадәр халатыннан күкрәкләренең яртысы күренеп тора, астан ботлары шулай ук ачык иде. —Әзрәк кешечәрәк киенеп булмыймыни?—диде Минзаһит. кызына ачулы караш ташлап. —Ә нәрсә булган?—диде Эльза, шәрә ботларын сыпырып куеп. —Чит кеше бар бит. кызым. —Нишләп инде, әни. Әнәс абый чит кеше булсын? —Эльза,—диде Арсланов кискен генә.—Бар әле чыгып тор Безнен бик житди сүзебез бар. —Семья бюросымыни?—Эльза мыскыллап көлеп җибәрде —Не завидую мин сиңа. Әнәс абый. —Ничего. чират сиңа да җитәр, әзерләнә тор.—диде Арсланов. ана таба кул селтәп. Эльза кухнядан ишекне каты ябып чыгып китте —Син мине позорить иткәненне аңлыйсыңмы.—дип башлады Миңзаһиг.—Семинарда чыгыш ясадын, чыраена карамалы түгел. Бүген килгәнсең, шыр исерек. Партком секретарегыз исерек. Нәрсә, сез анда әллә эчеп кенә ятасызмы? —Нишләп эчеп ятыйк, шулай туры килде инде, абый. Гафу —Сүзен әйтеп бетергәнче, аны бик каты очкылык тота башлады. Ул бокалдагы суында эчеп карады, әмма моның файдасы тимәде — Иә, сойлә, киләчәккә планнар нинди инде синең? —Эшләргә.. —Эшләү булыр микән соң? Хәят, син ничек уйлыйсын'.’ —Сиңа, Әнәс, үзеңне кулга алырга вакыт,—диде Хәят — Мин нишләгән сон әле?—Әнәс оятсыз күзләре белән аларга карап торды. — Без барыбыз да авылда яшибез,—дип дәвам итте Хәят —һәр адымыбызны кеше карап тора. Ә синекен, беренче секретарьның энесе буларак, бигрәк тә игътибар белән күзәтәләр Эчәргә яратасың, хатын- кызларны да чит куймыйсын, дигән хәбәрләр йөри — Менә соңгысы дөрес түгел инде,—диде Әнәс, очкылык тота-тота. —Син башта ирен читендәге помаданы сөрт, аннары сөйләшерсең.— диде Минзаһит. Әнәс тиз генә кулъяулыгы белән иреннәрен сөртеп алды, әмма йөзенә әз генә дә кызыллык билгесе чыкмады —Ә-ә, бухгалтериягә кергәч, кемдер шунда шаяртып үпкән иде Ярый, син ул әкиятеңне кайткач хатыныңа сөйләрсең Мин сине кисәтеп куям: әгәр үзгәрмәсен, районда сиңа эш булмаячак, анладынмы ’ —Аң аңладым —диде Әнәс, очкылыгыннан туктый алмыйча, һәм урыныннан торды. Ишектән чыкканда, Минзаһит ана: -Совхозыгызда ЧП бар. шуның сәбәпләрен ачыкларга кирәк,—диде Ашауның тәме калмаган иде инде Минзаһит кабаланып бәлешен капкалап бетерде дә. чәйне соңрак эчәрбез, дип залга чыгып китте — Эльза, кил әле.-дип дәште ул кызына Үзенен бүлмәсеннән, башын горур тотып, Эльза залга чыкты. Ул аяк йөзләренә кадәр төшеп торган халат киеп өлгергән. Чибәр иде аның кызы. Нәкъ әнисенеке төсле ап-ак түгәрәк йөз, чем-кара чәчләр, шундый ук куе кашлар, озын керфекләр, шомырттай күзләр. Гәүдәсе дә артык юан да түгел, артык нечкә дә түгел. Буе да тап-таман, билләре дә өзелеп тора. Эльза диванның икенче башына утырды. —Әти, бүген бюрода нинди мәсьәлә карала?—диде ул, киная белән елмаеп. Минзаһитнын хәтере калды. Кызынын жае чыккан саен чәнчеп алуы аны кайчак рәнжетә, күп вакытта ачуын кабарта иде. Ул якынрак килеп утырды. — Кызым, нишләп син укучылар алдында чыгыш ясаудан баш тарттың? Сәбәп нәрсәдә? —Әти. син аны яхшы беләсең. Мин үзебезнең класс белән бергәләп колхозга эшкә дип калдым. Фермада өч ай йөрмәдем, райкомолга урнаштырдың. Хәзер сез мине институтка керергә әйдисез. Минем шул балаларга, авылда калыгыз, менә мин калдым, дияргә хакым бар микән? —Син бит беркөн риза идең. —Әни белән киңәшкәч, кире уйладым. —Менә хәзер анлашылды. Хәят, чык әле бирегә! Хатыны кулына сөлгесен тоткан килеш залга керде. —Син нәрсә баланың башын бутап ятасың? —Бу очракта син ялгышасын,—диде Хәят —Ин элек син минем хакта уйлап кара. Эльза чыгыш ясаганда ук мина бармак белән төртеп күрсәтәчәкләр бит. Әнә Татарстанның атказанган укытучысы Хәят Арсланова былтыр үз баласын колхозда эшләргә дип алып калды, райкомолга урнаштырды, хәзер башкаларны авылда калырга үгетләтә, диячәкләр. Үзеңне дә уйла. Эльза институтка кергәч, ин элгәре бөтен Болынкыр, соңрак бөтен район шул хакта шаулаячак. Халыкның телендә без икебез—синең белән мин булачакбыз. Дөрес түгелмени? Ул сөйләгән саен Арслановнын башы аска иелә барды. Хатынының фикерен юкка чыгарырлык анын бер генә юньле дәлиле дә юк иде. —Бер уйлаганда, сез хаклы.—Ул чигәсен кулы белән ышкып торды. Нидер чәнчи, пычак белән кискән кебек чигәдән түбәгә бәрә иде.—Нәрсә тәкъдим итәсез сон? —Беткәнмени урта мәктәп бетереп колхозда эшләп йөрүче кызлар? Шулар сөйләсен. Хәятнен бу сүзләре белән килешүдән башка чара калмады. — Минем сезгә әйтәсе бер сүзем бар,—диде Эльза —Институтка бармамдыр мин... — Нәрсә-ә-ә?!—дип жикерде Минзаһит.—Син издеваться итәргә уйладыңмы бездән?! —Мин институт бетергәннән дөньяда нәрсә үзгәрәчәк? —Үзгәртегез. Сез бит яшьләр. —Сез инде аны үзгәрмәслек итеп коргансыз. —Кем ул без? —Коммунистлар. —Син чамалап сөйлә, кызый!—дип Минзаһит аның борын төбендә йодрыгын селкеде.—Мин синең ипи шүрлегеңә дә менеп төшәргә күп сорамам. —Менә, менә!—диде Эльза, әтисенен йодрыгына бармагын төбәп — Сезнен бөтен аргумент шул инде. Ул кызу-кызу атлап, үз бүлмәсенә кереп китте Хәят белән Минзаһит аптырашып, бер-берсенә карашып калдылар. Хәят сөлгесен диванга ташлады да йокы бүлмәсенә кереп китте. Анын ингалятор өрдергәне ишетелде Минзаһит диванга ятты да кырык төрле уйнын иң кирәклесен эзләргә тотынды. Алар барысы да бикле читлектән ычкынган жәнлекләр кебек төрле якка чабышалар, аларны куып тотарга, кире шул читлеккә кертергә кирәк иде Аның күз алдында ин кичектергесез булып, алты коммунист, алты партия билеты калды Бу анын өстендә бомба кебек асылынып торган ин хәтәр нәрсә иде. Билетларны иртүк ул коммунистларга ризалыклары белән алырлык итеп кайтарып бирергә, бу тавышны басарга кирәк Моны эшләүнең юлы бер генә: алар симерткән малларын иртәгә үк тапшыртырга рөхсәт итәргә. Бу инде Мэлс Сабитовнын Минзаһитны үз алдында тезләндерүе булып чыга. Ләкин башка юл юк. Иртән эшкә килгәндә, кабул итү бүлмәсендә Мэлс Сабитов аны көтеп утыра иде инде. Арсланов кул биреп күреште дә, әйдә, дип аны үзе белән бергә алып кереп китте. —Семинар яхшы узды. Барысын да әйбәт оештыргансыз,—диде ул, Мэлс Сабитовнын йозеннән ниндидер тантана билгеләре эхтәп. Әмма ару-талчыгу төсмерләреннән, рәнҗүгә охшаган чалымнардан башка берни күрмәде —Ә менә кичәгесен тагы да шәбрәк оештыргансың. Алай кирәкми иде, Мэлс Хәйриевич Үзенең бу сүзләреннән сон Сабитов гаҗәпләнер микән, дип ул ана текәлде. Ләкин директорның бер генә керфеге дә селкенмәде. — Без инде барысын да ачыкладык,—диде Арсланов аны эләктерү максаты белән. — Мин бу хакта ишеттем,—диде Сабитов —Бөтен совхоз шаулый. Ә минем катнашым юк. —Ант итегез. —Кичерегез, минем беркайчан да беркемгә дә ант иткәнем юк. Хәер, бер мәртәбә иткәнмен икән, армиядә приеяга вакытында Шулчак партия өлкә комитетыннан шылтыратып. Арслановка иртәгә үк терлекчелек буенча киңәшмәгә килеп җитәргә куштылар. Аның болаи да куркып беткән йөрәге ярсып тибәргә кереште. Ул кабаланып Гаскәровка шылтыратты. —Сәег Мөбәрәкович, сез инде “Биектау"нын откормдагы матлары белән критически хәл икәнен беләсез. Давай, без аларга семинарны яхшы итеп оештырганнары өчен бер яхшылык эшлик әле. Бүген үк терлекләрен тапшыра башласыннар. Комбинат белән дә сөйләштек. “Сельхозтехника" аша күпме кирәк, шул кадәр транспорт бирдерегез. Сабитов хәзер сезнен янга керер. Мэлс аягүрә басты. —Рәхмәт, Минзаһит Усманович. Бу яхшылыгыгызны мәңге онытмам,— дип бүлмәдән чыкты. Арсланов кичкырын Наратбашка китте. Ит комбинатына терлек озату башланган иде инде. Ул Нуриевтан коммунистларны комплексның кызыл почмагына җыйдырды —Сез хаклы булгансыз, райком үзенең хатасын төзәтте,—диде Арсланов, эчкерсез елмайган кыяфәткә кереп һәм папкасыннан алып партбилетларны өстәлгә куйды —Ике мәртәбә билет алу бәхете теләсә кайсы коммунистка тәтеми,—диде ул, һаман да баягы елмаюын сакларга тырышып Һәрберсенә кулын кысып билетларны биреп чыккач, сүзен йомгаклап куйды —Кайчакта мондый бәрелешләр дә кирәктер. Мин конфликтны беткән дип саныйм Сезнен башка әйтәсе сүзләрегез юкмы * — Юк. юк,—диештеләр терлекчеләр, урыннарыннан торып —Ә шулай да мин сезгә киләчәктә болай дәррәү күтәрелмәскә кинәш итәр идем Үзегезне борчыган мәсьәләләр булса, турыдан-туры мина килегез. Райкомның ишекләре һәрвакыт ачык биг Аның бу сүзләреннән сон терлекчеләр, бер-берсенә карашып, серле генә елмаештылар да ишектән чыгып киттеләр Арслановны машинасы янында Әнәс көтеп тора иде Ул чнп-чиста итеп кырынган, ак күлмәк, кара галстуктан, кышкы ботинкалары көзгедәй елтыратып чистартылган Менә бит бүген син егет кебек,—диде Арсланов. анын белән кул биреп күрешкәч —Нишләп бу терлекчеләрнең восстаниегә әзерләнүе турында хәбәр итмәдең’ —Мин берни дә сизмәдем. —Киләчәктә сизәргә кирәк. Син биредә профком гына түгел. Үтәр еллар, син райкомга килерсең, бәлкем минем урында да калырсын. Әле абыеңнын обкомда дуслары шактый. Халык өчен коченне кызганма, кешеләр сине яратсыннар. Күрәсенме, Сабитов ничек нык басып йөри —Ярый, тырышырмын,—диде Әнәс баш селкеп. —Сиңа дигән йортны төзиләрме? —Төзиләр. Арсланов канәгатьләнеп кайтып китте. 7 Эш сәгате бетүгә, Сөембикәнең йөрәге калтырана башлый, китапханәдән өйләренә кайтып җиткәнче, ниндидер авыр томан эченнән атлый. Кайтуга Ирек аңа тагын кинаяле сораулар белән ябырыла. Ул Ирекнен ни теләгәнен бик яхшы анлый, ләкин үзендә ачыктан-ачык сөйләп бирерлек коч тапмый. Бүген ул озын көн буе шушы хакта уйлады һәм, китапханә ишеген бикләп, эштән кайтып киткәндә, ныклы карарга килде: сөйләп бирергә! Анын яулап алган бәхете шушының белән төгәлләнәчәк. Ул кайтып кергәндә, өй аллары шыр ачык, өстәлдә башланган яргы утыра, савытта суынып беткән аш, ипи, суган кисәкләре тора иде. Ирек үзе диванда йоклап ята. Алар Айгөл белән тавыш-тынсыз гына чишенделәр —Әллә әти эчкән?—дип сорады кызы, яшьле күзләре белән әнисенә төбәлеп. —Борчылма, кызым,—дип анын конгырт чәчләрен сыпырды Сөембикә — Әтинен янына кунак килгән. Мин ашарга әзерләгәнче, син дәресләреңне карый тор. Күрәсен, аларнын кайтканын ишетеп, Ирек кухняга чыкты. Тавыштынсыз, су багыннан алып, бер чүмеч суны голт-голт эчеп бетерде. Аннан соң ярты белән рюмкасын алды да йокы бүлмәсенә кереп китте. Ашарга чакыргач, ул эндәшмәде, кухняга чыкмады. Айгөлнең дәресләрен әзерләшеп, бераз телевизор карап, аны йокларга яткыргач, Сөембикә суыткычны чистарта башлады. Шулчак, Ирек кухняга чыгып, өстәл янына утырды һәм, бер сүз дәшмичә, Сөембикәгә карап тора башлады. Анын карашы астыңда эшләү шулкадәр кыен иде, Сөембикә туктап калды. — Иә, нишлисең инде, Ирек?! Ник шулай карап торасын?—диде өзгәләнеп.—Ник мине болай газаплыйсын?! Ирек мыек астыннан гына көлеп куйгандай итте. —Кем кемне газаплыйдыр. Мин бит сизеп-белеп торам: синең миннән башка яшерен тормышын бар. Син барысын да сөйләячәксең. Сөембикә, эшеннән бүленеп, хәрәкәтсез калды. “Әйт!—дип боерды ул үз-үзенә.—Барысын сөйлә дә котыл!” Ләкин эчендәге ниндидер көчле нәрсә мона ирек бирмәде. —Миннән берни дә сорама,—диде ул зәгыйфь тавыш белән.—Әгәр минем хакта нидер уйлыйсың икән, уйлый бир—мин риза. —Әгәр әшәке уйласам? —Әшәке уйласаң да. Күпме булдыра аласын, шул кадәрле өй. Ирек йокы бүлмәсеннән яртысын алып чыкты, бер рюмка тутырып аракы эчте, ләкин берни дә капмады. —Димәк, нинди әшәкелекне өйсәм дә, син күтәрергә риза?—Сөембикә дәшмәде.—Алайса мин хаклы икәнмен. . —Теләсәң ни уйла. —Сөембикә үксүен көч-хәл белән генә тыеп тора иде.—Безнең бәхетле чагыбыз кайчан да булса бетәчәген мин белдем . Менә ул көн килде... Сөембикә яланөс, яланбаш, яланаяк килеш елап чыгып йогерде. Ирек анын керүен шактый көтте, тагын аракы эчте. Ашыйсы килүдән түгел, ипи сындырып алып, авызыңда әвәли башлады. Ул аны чәйнәмичә әвәләде дә әвәләде, ахырда ипи җебеп таралды, ул аны йотарга мәҗбүр булды. Шул вакыт ул күз кабакларынын авырайганын тойды, өстәлгә терсәкләрен куеп, ике кулына ияген салды да күзләрен йомды. Ул йокларга тырышты, әмма йоклый алмады. Вакытнын узганы сизелми, ул шушы газаплы, бәгырьне өзә торган урында туктап калган да ни алга, ни артка хәрәкәтләнмичә тора бирә. Ирек күзләрен ачты, каршыдагы сәгатькә карагач, хатынының чыгып киткәненә егерме минутлап вакыт узганлыгын чамалады. Ул кинәт сикереп торды һәм, үзе дә киенмәгән килеш, ишек алдына ташланды. Сөембикә беркайда да күренми иде. Ирек мунчага йөгерде, анда атылып барып керде һәм караңгы мунча эчендә ишек алдыннан төшкән яктылыкта Сөембикәнең утырып торганын күрде. Күрәсен. ул елаудан яна туктаган, тавышын чыгармаска тырышып, сирәк-сирәк кенә үксеп ала иде. —Нишләп утырасың монда? —Тәк утырам Ирек аның суынып беткән, бала йоннары кабарган беләкләреннән тотты да урыныннан торгызды һәм аркасыннан йомшак кына итеп ишеккә таба этте. Алар шулай өйгә кайтып керделәр. —Утыр әле, Сөембикә,—диде Ирек. Алар өстәлнең икесе ике башына утырдылар. —Син мине исерек дип уйлама, мин бүген көне буе эчтем Тик исереп булмый. Аңлыйсыңмы син минем ни әйткәнне? Утка су сипкәч, ул да сүнә. Ә минем эчемдә утка бензин сипкән кебек. Син туп-туры әйт: яратмыйсыңмы син мине? —Мин сине яратам,—диде Сөембикә һәр сүзенә басым ясап.—Мәңге яратачакмын. Тик без беркайчан да үзара тигез булмадык. Мин күтәрелергә тырыштым күтәрелермен дигән идем, булмады Елан үз койрыгын нишләп тешлидер -белмим Мин тормыш пычрагыннан чистага туктаусыз чыгарга омтылдым, авылдан башлап Бөтен күнелем изгелек теләсә дә. янымда гел әшәке бәндәләр бөтерелде Ә мин сина Аллаһы Тәгалә урынына табындым. Сөембикәнең тавышы акрынайганнан-акрыная барды да бөтенләй тынып калды Аның сулыш алуы бөтен өйгә ишетелә, ярым шәрә күкрәге бер күтәрелә, бер төшә, әрнүдән түгәрәкләнгән яшьле күзләренә курку катыш ялвару тулган Ул хатынын кызганырга теләде, ләкин булдыра алмады. Чәчләре каи арада тузган сон анын?"—дип уйлады ул Сөембикәне кызганасы урында. Хатыны анын каршында зур тузганак чәчәге төсле хәрәкәтсез угыра бирде. Иреккә ул зәңгәрсу томан эчендә кебек күренде Әз генә орсәң дә, анын тузгыган чәчләре, төрле якка чәчелеп, очып китәрләр кебек иде. “Мин рәхимсез, аны кызгана да алмыйм",—дип уйлады ул эченнән. Ләкин үзен бу мөмкин булмаган нәрсәгә мәжбүр итә алмады, кинаяле тавыш белән. —Табынуың өчен рәхмәт,—диде —Тик шунысы бар үзен табынган Алланың дошманы белән якын мөнәсәбәткә кермиләр. —Сине котыртканнар! Соембикә чәчрәп торып чыгып китмәкче булды, әмма Ирек анын юлына аркылы төште. —Әйт: Шәвәлиев белән сезнен арада ни булды?! — Мин аны кыйнадым — Ничек райком секретарена кул күтәрә алдын? —Синең ачуны алдым. —Алдашасын! Син аның белән булгансың. Син хыянәтче! Ирекнең йөзе куркыныч иде. Сөембикә почмакка ук чигенде Инде барыр ж.ир калмаган, әйтеп бирергә кирәк иде. Ләкин теле аңа буйсынмады —Ярый, шулай уйла,— диде ул. өзек-өзек сулыш алып —Тик мин сина хыянәт итмәдем. "Шулай уйла” түгел, шулай!—дип кычкырды Ирек Бөтен биге дөрләп янган хәлдә Сөембикә почмакка таба борылды һәм мен газап белән күкрәгеннән коточкыч сүзне этеп чыгарды -Әйе Ирекнең күңелендәге соңгы ышаныч җимерелеп төште. Ул Сөембикә янына ничек барып җиткәнен дә, аны чәченнән эләктереп, ничек идәнгә борып салганын да сизми калды. Бөтенесе бер мизгел эчендә булды. Сөембикәне ярсып типкәләгәндә генә ул аңына килде һәм шашынып туктап калды. Сөембикә куллары белән идәнгә таянырга, башын күтәрергә азапланган хәлдә канлы иреннәрен кыймылдатып: —Ирек җаным, кыйна ныграк!—диде. Ирек үзе дә елап җибәрде, аны күтәреп алып йокы булмәсенә атлады. Урынына чалкан салгач, сөлге белән күз яшьләрен, иреннәрендәге каннарын сөртте. —Сөембикә, зинһар кичер мине...—Ирек калтыранган куллары белән аның чәчләреннән сыпырды, кайнар битләреннән үпте.—Кичерә күр. мин моңа барырга тиеш түгел идем... Сөембикә акрын гына күзләрен ачты. —Ә мин кичерүеңне сорамыйм. —Сөембикәнең зәгыйфь тавышы әллә үксүдән, әллә авыртудан туктап-туктап алды.—Их, алар!.. Аңлатырлык сүзләр юк Минем тормышымда бары син генә булдың. Язуыңны теләдем Яза алырлык эшең булсын дидем.. Сиңа бәйләнүләреннән курыктым... Сөембикә күзләрен йомды. Ирек, нишләргә белмичә, аның һәр сүзеннән көеп утырды. Хәзер аның хатынына булган ачуы юкка чыккан, әмма нишләптер ул аны кызганмый иде. Бары тик, имгәтмәдемме, берәр җирен сындырмадыммы икән, дип хафаланудан башы гына чатнады. —Сөембикә, авырткан җирләрең юкмы? —Бер җирем дә авыртмый,—диде ул пышылдап. Аның йомылган керфек араларында яшь тамчылары елтырый иде.—Йөрәгемнең әрнүе, син кыйнагач, кимегәндәй булды. Матур яшәгән идек без, әйеме? —Әйе, матур...—диде Ирек, аның сүзләренә ияреп. Әмма Сөембикәнең үткән заманда сөйләве аны куркытып җибәрде. —Мин бая “әйе” дидем. Газап утыннан куркып кычкыру гына иде ул. “Әйе” түгел, юк! Мәңге юк! Тик син мине андый алмыйсың инде. Беркем дә анлый алмый Нык буталдым.. Мин бер котылган читлеккә кабат кермәячәкмен Читлек түгел, үткен тырнаклар.. Әшәке тырнаклар . Сөембикәнең күзләре йомык, әмма керфекләре туктаусыз дерелди, юка тире аша күз алмаларының сикереп чыгарга теләгәндәй йөгерешкәне сизелә иде. Кинәт ул ыңгырашып куйды, күзләрен ачты, куркынган карашын Иреккә төбәгән хәлдә, янбашын аз гына кыймшатып, кулын аска тыкты һәм кабаланып тартып алды: аның бармакларыннан кан тамып тора иде. Ирек күңел болгаткыч җылы кан исеннән чак кына укшып җибәрмәде. —Сөембикә!—дип илерде ул, коты очып. Ләкин хатыны дәшмәде. Ул калтырана-калтырана телефонга барып ябышты һәм ашыгыч ярдәм чакырды... Больницаның дежур врачы куркырлык берни дә юк, тынычлап ял итегез, дип Ирекне кайтарып җибәрде. Сөембикәнең баласы төшүен ул көнне Иректән яшергән булып чыкты врач... Сөембикә авырганда, больницага Ирек Айгөл белән бергәләп барып йөрде. Унөченче көнне ул терелеп чыкты. Тагын гадәти көннәр башланды. Сөембикә хәзер бик сирәк кенә, саран гына елмая, елмаюыннан ниндидер сабыйларча оялчанлык бөркелә, күзләрендә тыенкы җылылык, тавышында буйсынучанлык сизелеп тора. Ул элеккечә өйдәге барлык эшләрне эшли, ашарга әзерли, бергә утырып ашыйлар-эчәләр, аерым йоклыйлар. Араларында күренмәс дивар калыккан һәм алар икесе дә уртак тормышның беткәнлеген аңлаганнар иде инде. Өйдә кычкырып сөйләшкән, бергәләп көлешкән тавышлар тынды. Алар, аквариумдагы балыклар кебек, тып-тын яшәүгә күчтеләр. Ләкин бу кычкырышып яшәүдән газаплырак иде.. Бер якшәмбедә төштән сон Сөембикә, чемодан алып, үзенең әйберләрен тутыра башлады. Аның яныннан берничә мәртәбә узып киткәч, Ирек сорау бирде: —Син нишлисен? —Китәм,— диде Сөембикә бер сүз белән — Болай яшәп булмый бит инде —Кая китмәкче буласын9 — Кичә бер ялгыз карчык белән сөйләшеп кайттым. Өе зур гына, акчамазар сорамыйм, үземне тәрбия кылсан. шул житә. ди. Ирек, анын чемоданындагы әйберләрен алып, шифоньерга ыргытты. —Айгөл белән сез калыгыз, мин китәм. Анын бу сүзләреннән Сөембикә дерт итеп сискәнеп куйды. Күзләрен мөлдерәтеп, сораулы карашын Иреккә төбәде. —Ник гажәпләнәсен9— диде Ирек Әйе, нигә гаҗәпләнә сон әле Сөембикә9 Кемдер китәргә тиеш бит Ләкин аны куркыткан нәрсә Ирекнен китүе түгел, кая китүе иде. Ул инде атлә ничә көннәр монын шулай буласын белеп йөрде һәм үз гомерендә беренче мәртәбә элек бар дип тә белмәгән Ходайга эченнән туктаусыз ялварды: “Зинһар Болынкырда гына калдыр! Анын янәшәдә икәнлеген тоярга гына мөмкинлек бир! Анын гәүдәсен читтән генә булса да. күреп кенә калырга булса да мөмкинлек бир!” Сөембикәнең бөтен курыкканы Ирекнен Казанга китүе иде. Алай булган очракта ул инде аны беркайчан да күрмәячәк. Ирек шунда калачак —Гаҗәпләнмим. Рәхмәт игелегең өчен. Тик кая китәсең? —Башта авылга кайтам әле Аннан күз күрер —Айгөлгә ни дибез сон? — Командировкага китәм. диярмен. Айгөлне генә алдап булыр ул Минем кием-салымнар калып торсын Язу-сызулары.мны гына алырмын да Чемоданга тутырып куйсаң ярый. Шул якшәмбедә алар икесе дә аерылу сәгате сукканын бөтен рәхимсезлеге белән аңладылар. Сөембикә йокы бүлмәсендә. Ирек диванга яткан килеш, төнне керфек тә какмыйча уздырдылар Әгәр икесенең уйлаган уйларын берг ә жыйсан, олы бер әрнүле диңгез булыр иде Ирекнен хәтеренә кешеләрнең өч төрлегә бүленүе турындагы кайчандыр укыган хыялый фәлсәфә килде. Имеш ирләр күктән, хатын-кызлар җирдән яралган. Болары беренче ике төркемне тәшкил итә. Күктән яралган ирләр гомер буе азгын Дон-Жуаннар, алар хатын-кызга тирән мәхәббәт тота алмыйлар Максатлары—мөмкин кадәр хатын-кызны үзләренә буйсындыру. Җирдән яратылган хатын-кызлар гомерләре буе дәртләнеп ирләрне аздыру, .шарны үз ятьмәләренә төшерү белән мәшгульләр. Өченче төркем кешеләр айдан яралганнар һәм алар ике җенесле булганнар. Дүрт куллы, дүрт аяклы, ике башлы бу кешеләр ашыккан чакларында имеш тә тәгәрмәч кебек тәгәрәп йөргәннәр. Болай яшәүнен уңайсызлыгын күреп, күк Алласы аларны урталай—ир һәм хатын-кыз өлешенә бүлгән Болар гомер буе үзләрснен икенче яртыларын эзлиләр һәм тапкач, мәңге бер-берсенә тугры казалар “Бүгенге тормыштагы кешеләр кайсы төркемгә керә икән?”—дип уйлады Ирек Айдан яралганнары калмаган ахрысы Тормышны, күрәсен. җирдән яратылган хатын-кызлар, күктән яратылган ирләр тутырган Ирек Сөембикәнең кайбер вакытларда тора салып, бернинди сәбәпсез өйдә тавыш чыгарганнарын, савыт-сабаларны атып бәрүләрен. Ирек белән Айгөлгә җикерүләрен күз алдыннан үткәрде Димәк, ул көннәр анын хыянәт көннәре булган Ә Ирек шыр тиле булып, берни аңламыйча яши биргән 8 Ирек авылга кайтканда ала торган зур зәнгәр рюкзакка кулъязмаларын тутырды, майка-кулмәкләр салды. Айгол әле торып юынып кына маташа иде. “Мин киттем'',—диде ул акрын гына Сөембикәгә. Сөембикә, күзләрен мөлдерәтеп, ана хәрәкәтсез карап торды, ләкин авыз ачып берни дә әйтә алмады Аның сүзләрен ишетеп, кызы юынган җиреннән башын борды — Кая киттек, әтием9—диде ул, битендәге суларын сыпырып төшереп Ирек нәкъ шушыннан курыккан иде дә инде Ул, рюкзагын куеп, кызы янына килде, аның ябык иңбашларыннан тотып, колак яфрагыннан, юеш битеннән үпте. —Мин, кызым, командировкага китәм, әниеңне тында, яме,—диде. —Син озак торасыңмы соң? —Озаграк торылыр шул, ә син борчылма, мин кайтып киткәләргә тырышырмын. Ирек, дымланган күзләрен Сөембикәгә күрсәтмәс өчен, ашыга-кабалана өйдән чыгып китте. Нинди матур көн! Инде бер атна тамчылар тамды, түбәләрдән боз сөңгеләре сузылган, бөреләр бүртә. Март ае өр-яңа киемнәргә киенгән, хушбуйлар сибенгән унҗиде яшьлек кыз кебек, бала чактан ук таныш язгы исләрен бөрки, җылы жилләре белән муеннарны иркәли. Баллы Төбәккә кайтып житеп, урамнан атлаганда, Ирек үзенең җилкәсенә әйтеп бетергесез зур авырлык басуын тойды. Бу авырлык түгел, ниндидер тере җан иясе кебек, аның бөтен йөрәгенә тырнакларын батыра, кайнар сулышы белән ике бит очын өттереп яндыра. Ана очраган, исәнләшеп киткән кешеләр барысы да бу җанварны күрәләрдер, нигә бу хәшәрәтне безнең авылга алып кайта икән, дияләрдер кебек тоела. Аны сытардай булып басучы бу җанвар—ул коточкыч зур ялган. Әтиләре янына Ирекнең беркайчан да ялган белән кайтканы юк иде. Менә бүген туры киләчәк. Һәм ул ялганны сиздермичә өй эчендә асрарга, һәркөн туйдырырга, шул ук вакытта әтисе белән әнисенә күрсәтмәскә дә кирәк булачак. Ул кайтып кергәндә, әтисе дә, әнисе дә өйдә иде. —Ни хәлләрдә ятасыз?—диде Хәйри, чәй эчәргә утыргач. Ирекне куркыткан сорауларның бу әлегә иң беренчесе, ин битарафы иде. —Әйбәт кенә, Сөембикә эштә, Айгөл мәктәпкә йөри. —Ә үзең?—диде Хәйри. Ирек үзенең җилкәләренә баскан ялганның тырнак батыруын сизеп куйгандай булды. —Мин ни. сезнең янга кайтып әзрәк язу белән утырырмын, дигән идем. —Болынкырда утырып булмыймы? —Кеше күп килә, бүләләр. Күңел монда тартты.. Аны хуплап, әнисе: —Бик рәхмәт, улым,—диде —Без бит сезне сагынып торабыз. Мэлс абыенны кайчакта айлар буе күрә алган юк. Син булгач, менә өйләребез яктырып китте. Чәйләгәч, әтисе эшкә китеп барды. Ирек ул көнне кичкә кадәр ихатада мәш килде. Икенче көнне, яза торган кәгазьләрен таратып, өстәл янына утырды. Әнисе, күрәсең, аңа комачауларга теләмәде: —Мин, улым, Гыйздениса абыстайларга барып кайтам әле. Хәер бирәсем бар иде,—дип өйдән чыгып китте. Ялгызы калгач, Ирек күпме генә тырышса да, бер генә хәреф тә куя алмады. Әйтерсең лә миенең барлык күзәнәкләре катып калган иде. Язгы карны ашаган гөрләвек суыдай, күңелне ермачлаучы сагыш елгасына түзәрлек түгел Кинәт ул катгый карарга килеп, медпунктның телефон номерын җыйды. —Әйе, тыңлыйм,—бу Зәнфирә тавышы иде. —Исәнме, Зәнфирә,—диде Ирек, куанычыннан кабаланып. —Исән-ме,—анын шулай сүзне урталай сындырып әйтүеннән Ирекне таныганлыгы аңлашылды. —Мин берничә көнгә кайттым әле. Сиңа бер сүз әйтәсем бар иде.— Ирек туктап калды, Зәнфирә дәшмәде, аның сулыш алганы гына ишетелде.—Мине син ишетәсеңме? —Ишетәм. —Бүген кич теге өянке төбенә килә алмыйсыңмы? —Ничәдә?—диде Зәнфирә. —Мина барыбер, син үз вакытыңны чамала —Ярый алайса Нәкъ алтыда,—Зәнфирә трубканы куйды. Ирек коне буе тагын ихатада дәртләнеп эшләде. Мал өендәге бер метрдан артык калынлыкка җиткән тиресне чыгарып өйде Кичке ашны ашагач, һава сулап кайтам әле, дип чыгып китте. Ул барып җиткәндә. Зәнфирә өянке төбендә иде инде. Анда бер генә эз дә төшмәгән, тездән карга бата- бата, Ирек анын янына килде. —Рәхмәт килүен өчен,—диде Зәнфирәнен калтыранган салкын кулларын кысып —Бик туңгансын, әллә күптән килгән нденме? —Юк, әле яңа гына. Әллә нишләп тунам. — Кулларын калтырый шул. —Мин ашыгам. Ирек. —Аңлыйм,—диде Ирек.—Беләсеңме, Зәнфирә,—ул тәненен кызыша башлавын тойды —Сөембикә белән барып чыкмады безнен тормыш — Балалар үсеп җиткәндә, ул турыда нинди сүз булырга мөмкин. Ирек? Хәзер инде барысы да яшьлектә калды. Әйтер сүзен шушы гына булса, мин киттем. —Зинһар ашыкма. Әйтер сүзем әле бетмәде. Без аерылыштык. Зәнфирә кычкырып җибәрде: —Аерылыштыгыз?! —Бу хакта җир йөзендә әлегә син генә беләсең. Мин хәтта әтиләргә дә әйтергә куркам. — Бик начар эшләгәнсез бит, Ирек. Ул яшәмәслек хатын түгел, минемчә. Берәр нәрсә булдымыни? Доресен әйтсә, ул, ир кеше буларак, юкка чыгар кебек тоелды. Зәнфирә каршында аның элекке Ирек булып каласы килде. — Берни дә булмады. Баштан ук барып чыкмады безнен тормыш —Ә ник син моны мина әйтергә уйладың әле’ —Белмим Нишләптер сина әйтәсем килде Менә күңелемә жинел булып китте. Мин синнән берни дә сорамыйм, кызгануыңны да теләмим Тыңлавын өчен рәхмәт. —Сиңа Алла ярдәм бирсен, сау бул —Зәнфирә салкын иреннәрен Ирскнен иреннәренә тигерде дә кар яра-яра китеп барды Анын бу хәрәкәте Ирекне исертеп җибәрде. Ул сырты белән өянкенен юан кәүсәсенә сөялде. “Зәнфирә минем иреннәремә кагылды, анын күңеле һаман да минеке белән бергә”,—дип куанды ул эченнән. Зәнфирә ашыга-кабалана чишенде, Заһитка күренмәскә тырышып, кече якка чыкты. Әле теге эшкә, әле бу эшкә тотынып карады, ләкин күңелендә әллә нинди өермә купты, кулыннан эше коелды Зәнфирә ана мәктәптә укыганда ничек директор итеп караган булса, өйләнешкәч тә “Заһит абый” дип дәште Ул эшкә чыгып киткәндә. Зәнфирәне ике битеннән үпте, кич кайтканда, үбеп каршы алды, өс-башын чишендереште, пальтосын, шәлен элеп куйды, хәл-әхвәлләрен сорашты, өстәл янына чакырып, үзе пешергән ниндидер тәмле ризык белән сынлады Мәктәптән соңарыбрак кайтса, гафу үтенде, эш күп булды, диде, бүген сине каршылый алмадым, диде Һәркон ятар алдыннан Зәнфирәнен аякларын җылы су белән юды, буыннарына массаж ясады Зәнфирә моңа күнегә алмыйча, бик озак изаланды, мин синен аякларыңны юарга тиеш, диде. Әмма Заһит аның бу ниятен юкка чыгарды - Хатын-кызның ир-ат аягын юуы—атавизм калдыгы, ирләр хатын-кызга мөмкин булган хөрмәтнең барысын да күрсәтергә тиешләр,— диде ул Тора-бара моңа Зәнфирә күнекте Иренен сәер яклары торган саен күбәйде. Өйләнешеп яши башлаганда, беркөнне Зәнфирә өстәл әзерләде, аш бүлде Шулчак Заһит кашыгын әйләндерә-әйләндерә карарга кереште. —Әллә берәр нәрсә тигәнме? —Икенчене бир әле. әллә ничек елтыравы җитми. Зәнфирә икенче кашык китерде, әмма ул яңадан савыт-саба юганда һәрвакыт шуны хәтеренә төшерде, кат-кат юды, кат-кат сөртте... Бервакыт Зәнфирә кибеттән ярма, прәннек, шикәр ише әйберләр алып кайтып өстәлгә бушатты. —Кибетчеләрнең төгәл эшләвенә ышанасыңмы син?—диде аңа шулчак Заһит. —Ышанам. —Әйдә, юри генә тикшереп карыйк әле. Алар алынган һәр әйберне үлчәү аша үткәргәч, Зәнфирәнен исе-акылы китте: алган әйберләрнең һәркайсы шактый ким булып чыкты. —Сатучы шулай бозыла,—диде Заһит.—Әле бит ул нибары егерме яшьтә. Берсен дә бер генә граммга да артык үлчәмәгән. Ә акчаны шактый артык каерган. Бөтен авыл шушыңа ирек куйгач, киләчәктә анардан кем чыгар? Ул бит әле балаларын да шуна өйрәтәчәк. Шушы вакыйгадан сон Заһит ана үзенең гомер буе тутырып барган дәфтәрләрен күрсәтте: анда алынган, сатылган һәр әйбер, көненә күпме акча тотылган, күпме акча кергән—һәммәсе графалап, җентекләп язып барылган иде. Хатынының гаҗәпләнеп баш чайкавын күргәч, ул болай диде: —Әйе, син аңлый алмыйсың. Авылда беренче булып мин машина алдым, мин үз көчем белән авылда бер итеп шушы йортны төзедем. Мәктәпне салганда, төзүчеләр миңа ничәмә-ничә меңнәр тәкъдим итмәделәр Тагын шушындый өй салырлык акча чәлдереп була иде. Ә мин аларны, җирәнеп, бүлмәмнән куып чыгардым. Минем төп баю чыганагым: бернине дә, хәтта ипи валчыгын да әрәм итмәү. Анын көндәлек керем-чыгымнарны, алынган әйберләрне, ватылган савыт-сабаны, ертылган, ташланган кием-салымны язып-хисаплап баруы тора-бара Зәнфирәне шаккатырмый башлады. Ул үзе дә һәр тиенгә сак карарга, акчанын кая китеп, нәрсәгә тотылганын, каян кергәнен исәпләргә өйрәнде. Заһит хуҗалыкта бер генә нәрсәне дә әрәм итмәде, ул чүп үләннәрен дә яндырмады, аларны өеп, ашламага әверелдерде. Кеше гомере алтыннан кадерлерәк, дияргә ярата Заһит Вакыт исәпләү буенча аның аерым дәфтәре бар. Бер тәүлек сиксән алты мең дүрт йөз секундка тиң. Иртән җидедә чәй эчеп утырганда, ул акрын гына: “Менә бүген яшисе гомеребезнең егерме алты мен секундын ашап бетердек",— ди. Әлеге секундларның файдаланылышына һәркөн нәтиҗә чыгара Казаннан әллә ничә китап кайтартты, шуларны укып, тирене эшкәртергә, иләргә, теләгән төскә манарга өйрәнде. Үзе үк шул тиреләрдән бүрек, тун текте, хәтта бозау тиресеннән күн эшләде. Аның теккән киемнәрен Заһит эшләгән дип беркем дә уйламый, “каян сатып алдыгыз, күпме тора?" дип кызыксыналар Кием-салымны, туза башлау белән, үзе ремонтлап куя. Мәктәптә Заһит бер генә балага да кычкырмады. Әгәр кемнеңдер тәртип бозганын белсә, күрсә, моның ярамый торган нәрсә икәнлеген ул шундый итеп аңлатты, бала яңадан тәртип бозмады. Башка мәктәпләрнең стеналары тырналып, купшаклап бетсә, анын мәктәбенеке төзеп тапшырганда ничек булса, шулай саклана. Бер бала стенага сызгач, ул бөтен мәктәпне җыеп, аны олы итеп тикшерү оештырды, бу тикшерүгә укытучыларын гына түгел, ата-аналарны да чакырды. Аны киная белән “Бер сызык җыелышы", дип атасалар да. җыелыш үз эшен эшләде. Мондый хурлыкка калганчы, ярамаган эшне эшләмәү мен мәртәбә әйбәтрәк иде. Заһитнын гомере буе бер тамчы да аптека даруы эчкәне юк. Ул барлык төр үләннәрне белә, кирәк булса, үзен дә, Зәнфирәләрне дә дәвалый. Ул көн саен кич йөз грамм үзе ясаган чия шәрабен эчә Андыз суы анын өстәлендә тора, ул аны, китапларда язганнан аермалы буларак, арыш суы белән әзерли Зәнфирә үзе дә үләннәр белән эш итәргә, кайсын нинди чирдән кулланырга икәнен тәмам өйрәнеп җитте һәр алган әйберне, юкка чыкканын тиенен тиенгә язып барса да, Заһитнын бер ягы Зәнфирәне хәйран калдыра: анын беркайчан да “бу әйбергә ник шушы кадәр акча тоттың, йә булмаса ник бу савытны ваттын0" дип үпкә сүзе әйткәне юк. Ләкин андый нәрсәләрнең язып куелачагын белгәнгә күрә, Зәнфирә әйбер алырга ниятләсә, башында бик тиз генә хисаплау үткәрә торганга әверелде кирәкме бу. юкмы, алыргамы моны, әллә бераз кичектерергәме; кыйммәтме бу, очсызмы Иренен хаклы икәнен дә белә, ләкин икенче яклап караганда, синен белән һәрвакыт ниндидер көч идарә иткән кебек; туктаусыз һәр әйберне бизмәнгә саласын, үлчисен, борчылып хисап кыласын Бүген нишләптер Зәнфирәнен ничә еллар буе урнашкан шушы тәртипне җимерәсе килеп китте. Күнелен басар өчен, ул, ишек алдына чыгып, койма буендагы карны бакча эченә ярсыи-ярсый атарга тотынды Ирек кар ярып тыкрык башына чыкты да, инде шактый чирарга өлгергән гөрләвек эзләрен челтәр-челтәр ватып, өйләренә атлады Аның кайтуына өч көн дигәндә, партия-хужалык активы җыелышыннан әтисе яна хәбәр алып кайтты: — Шәвәлиевне кайсыдыр районга күчергәннәр. Анын урынына кемне куйганнарын беләсемме? —Кемне?—диде Ирек кызыксынып —Әхнәф Шәрифуллинны. Бусы Ирек өчен көтелмәгән куанычлы яңалык иде Арсланов курыкмыйча бу адымны ничек ясады икән0 Һәрхәлдә Әхнәф өчен шатланырга кирәк. Бүгенге җитәкчеләр арасында анын кебек гадел, туры күзле, тынгысыз кешене табу авыр бит әле. Биш кон вакыт үтеп китте, шимбә җитте һәм ул зур гауга китереп чыгарды Өйлә вакытында әтисе сәгатькә карады да: —Бәй, нишләп килен кайтмады сон әле?—дип сорап куйды —Белмим,—диде Ирек ишетелер-ишетелмәс тавыш белән, анын башы аска иелде. — Ничек инде белмисен? Хәзер бер атна бездә, телефоннан сөйләшкәнегезне дә ишеткәнем юк Бу нинди хәл? Ирек астан гына бер әтисенә, бер әнисенә карады. Аларнын икесенен дә йөзләре борчулы, карашлары сорау белән ана төбәлгән иде. Иңбашларына тырнакларын батырып баскан ялганны бүтән күтәреп торып булмаячак иде —Без бергә тора алмабыз инде —Нәрсә?!—әтисе, әллә ялгыш ишеттемме, дигәндәй Иреккә иелде —Сөембикә белән аерылыштык без Хәйри белән Гөлжамал аптырашып бер-бсрсенә карадылар Әнисе лышык-лышык еларга кереште, алъяпкыч итәге белән йөзен каплады. —Син ни сөйләгәнеңне бсләсенмс0 !—диде Хәйри тетрәнеп —Сон. әти. мин юкка кайтып егылмаган бит инде монда —Ә син егылма, бас! Шушы вакыттан егылгач, нәрсә була ул. Рөхсәтем юк аеры-чоере килергә! —Рөхсәттән узган инде ул —Партиядән куылып хурлыкка калдыруың җитмәгән, мине хәзер гүргә кертерзә уйлыйсынмыни?!—Хәйри шкаф янына китте һәм калакка салып дару эчеп җибәрде. —Абыен беләме бу хакта?—дип сорады Хәйри, телефон трубкасына үрелеп —Абыйны ник бутыйсын инде монда, әти? Хәйри, катышып торма әле монда, дигәндәй, кул селтәде дә телефоннан номер җыйды. — Улым, синме? Менә нәрсә Сөембикәне ал да хәзер кайтып җит әле Кайткач сөйләшербез.—Ул. трубканы куйгач. Иреккә ачулы карашын төбәде —Эш юк, дип эчеп йөрмисеңдер бит? Ирекнен утырган урындыгы шыгырдап куйды Ул, кулъяулыгын чыгарып, тирләгән маңгаен сөрткәндәй итте, тамак кырып: —Эчүнең монда катнашы юк,—диде. —Мин бер нәрсәне аңламадым.—Хәйри ишек төбеннән әйләнеп, Ирек каршына килде.—Син нишләп кистереп кенә “эчмим” дип әйтмисен? —Алдашасым килми,—диде Ирек, авыз эченнән мыгырдап.—Тормыш бит, дуслар килгәләп тора, анысын да тотарга туры килә. Шул вакыт аны әнисе якларга кереште: —И-и, әтисе, берни белмичә баланы битәрләмә әле. Талашканнардыр, әйткәләшкәннәрдер дә инде. Яшь чакта үзебезнең дә булмадымыни? —Әйбәт тәрбиялисең малаеңны, рәхмәт!—диде Хәйри, аңа бармак янап.— Күбрәк якла син аны. Күбрәк эчәр, күбрәк бозыклыклар кылыр. Ата-ана яклаганда, барысын да эшләп була. Хәйри ачуланып өйдән чыгып китте. Ирек урыныннан кузгалмыйча, күтәрелеп әнисенә карарга да куркып утыра бирде. Гөлҗамал аның ике битеннән сыпырып башын турайтты, күзләренә туп-туры карады. —Улым, үземә генә әйт, ни булды сон? Бик әйбәт тора идегез бит. —Әйбәт тормый идек, әнкәй —Ирек авыр сулап куйды. Ул, әллә дөресен әйтимме, дип тә уйлады, ләкин эчке тавыш аны, кирәкми, ялгышасың, дип кисәтте.—Тыштан гына иде... Сезне борчыйсым килмәде. “Теге гөнаһы өчен Аллаһе Тәгалә безгә җәза җибәргән”, дип уйлады Гөлҗамал. Ул як-ягына шикләнүле караш ташлап алды да Ирекнең колагына: —Улым, теге язуларыңны яндырган идеңме?—дип пышылдады. Ирек, биектән сикерергә әзерләнгән кешедәй, тын алудан туктап калды, аннары “әйе” дигән төстә баш селкеде. Әтисенең өй алдыннан кергән тавышын ишетеп, Ирек тиз генә сырма белән бүрек киде, авыр сөйләшүдән качу өчен абзар эченә кереп китте һәм иске торакның тиресен сәнәк белән кубарып ыргытырга кереште. Менә капка төбенә машина килеп туктады һәм Мэлс, Сөембикә, Айгөлнең өчәүләп кереп килгәннәре күренде. Бу күренешкә, элекке вакыт булса, Ирек шатланып туймас иде. Ә хәзер аның аркасын салкын энәләр авырттырып чәнчергә керештеләр. Сәнәген кадап, ул алар каршына чыкты. Кызы, атылып килеп, аны кочаклап алды, йомшак җылы битен әтисенекенә тигереп иркәләнде. —Кайттыңмы, кызым?—дип пышылдады ул әллә нинди зәгыйфь тавыш белән. —Син нигә өйгә кайтмадың, әтием?—диде кызы, кашларын җыерып. —Иң әүвәл әбиен белән бабаңны күрим, дидем... Исәнлек-саулык сорашкач, Гөлҗамал белән Сөембикә табын әзерли башлады. Айгөл, әле әбисенә, әле бабасына барып, мәктәп хәлләре турында тәтелдәде. Өстәл янына тезелешеп утыргач, тавыш-тынсыз гына ашарга керештеләр Берничә мәртәбә Ирекнең карашы Сөембикәнеке белән очрашты. Хатынының күзләре салкын һәм битараф булуына Ирек хәйран калды. Беркем дә сүз башламады, моның сәбәбе, әлбәттә, Айгөл иде. Әтисе урыныннан торып, тамак кыргалап, кече яклардан урап килде, әнисенең аркасына кагылып куйды. Гөлҗамал үзе дә хәлне аңлап утыра иде. Ул Айгөлне күкрәгенә кысып: —Иптәш кызың Нәсимә сине бик сагынган иде, аны күрәсең киләме сон?—дигән булды. Оныгы кайту белән, өйдә әз генә торгач та, Нәсимәләргә йөгерә иде. Әбисенең сүзләрен ишетүгә, аның күзләре очкынланып китте. —Керәм, әбием,—диде ул, пальтосына үрелеп. Гөлҗамал үтә күренмәле пакетка Мэлслар күчтәнәченнән берничә алма, апельсин, конфет салды да Айгөлгә тоттырды. —Бар, кызым, иркенләп уйна,—дип оныгын озатты. Өй эче тып-тын булып калды. Абыйсы, әти безне ник чакырдың, дип сорамады, күрәсең, Сөембикә аерылышканнарын әйткән. Сүзне гадәттәгечә әтиләре башлады: — Менә, балалар, сезне үстердек, кеше иттек. Ә бүген тормышыбыз убылып төшкәндәй булды. Сөйләп бир, килен, нәрсә житмәде сезгә? — Ирек әйткәндер бит,—Сөембикәнен йөзе бурлаттай кып-кызыл булды —Мин тагын нәрсә өсти алыйм? —Ул берни дә әйтмәде,—диде Хәйри каты тавыш белән —Сез яшьләрне анлап буламыни? —Без бергә тора алмыйбыз,—диде Ирек.—Бер-беребезгә комачаулыйбыз. —Туктале, энекәш,—дип сүзгә кушылды Мэлс.—Ни сон ул бер-беренә комачаулау0 Әти әйткәндәй, берни дә анлап булмый бит —Ул аңлатсын әнә,—диде Ирек, хатынына ымлап. —Сиңа энекәш комачаулыймыни, килен0 Мэлснын бу сүзләренә Сөембикә баш чайкап жавап бирде —Ул мина комачауламый, мин ана комачаулыйм. Хәйри, кинәт сикереп торып, арлы-бирле йөренергә кереште —Комачаулый-комачауламый!—дип мыскыллап сузды ул —Ни дигән сүз инде бу? —Комачаулау ул миңа язарга ирек бирми, дигән сүз, әти. —Ә-ә-ә,—дип ачулы тавыш белән сузды Хәйри —Кулыннан ручканны тотып алып бәрәмени?! —Көн саен кайта да тавыш чыгара—шул җитмәгәнмени? Аны яклау өчен Ирекнең дөреслекне яшерүен аңлагач, Сөембикә рәхмәт йөзеннән кызулап сөйләп китте: —Әйе, ул хак әйтә. Әллә нәрсә булды мина. Эштән кайтып керү белән җенем котыра, теләмәсәм дә, тавыш чыгарам. Хәтта китереп сугасым килә —Монда мәсьәлә ачык кебек,—диде Мэлс.—Сине анын өйдә эшсез ятуы котырта Шулаймы? —Юк, юк,—диде Сөембикә кабаланып —Мин анын язуын телим. Аны эшкә мин үзем кертмәдем,—дип алдашты ул —Ә үзем комачаулыйм Барысына да мин гаепле Бер мәлгә бөтенесе тынып калдылар. Сөембикәнен. күрәсең, түземе бетте, ул лышык-лышык еларга кереште, кулъяулыгы белән күхтәрен сөртте Биатасының боздай салкын тавышы аны елаудан туктатты —Алайса йөргән кешен бар инде, килен. Син шулай дип туп-туры әйт —Юк, юк, әти,—дип өзгәләнде Сөембикә.—Беркемем дә юк минем Мин анын белән яши алмыйм. Ул да минем һәр адымыма бәйләнеп тора —Вәйт син, агай,—дип кулларын як-якка җәйде аптыраудан гаҗиз булган Хәйри —Мин аеры-чөере килерлек бернинди дә сәбәп күрмим. Йә сез яшерәсез, йә мин—юләр. —Кызым,—дип йомшак тавыш белән сүз башлады Гөлжамал — Мин үз малаемны якларга теләмим, әтисенә охшап, баш бирмәс яклары күп анын Ни генә булса да, хатын-кыз сабыр итәргә тиеш. Карагыз инде Айгөлне? Ул сабыйнын йөрәгенә кан савачак бит Ятим балага урамнан үтеп барган эт тә ырлый. —Мин аны ким-хур итмәм,—диде Сөембикә үксүеннән тыелып —Тик, утенеп сорыйм, үгетләмәгез. Бүген генә килеп чыккан хәл түгел бу Һәммәсенә мин гаепле. Ирек хатынының йөзенә карап алды, ни әйтергә белмичә шактый вакыт дәшми торганнан сон: — Гаеп икебездә дә,—диде —Әти. әни Мэлс абый Газапламагыз безне Алар барысы да башларын аска иеп тынып калдылар. Бу тынлыкны Сөембикә белән Голҗамалның тыелып-тыслып елавы гына боза иде. Шулчак ишектән Айгол белән күрше кызы Нәсимә елмаеп-көлеп килеп керде Алар ике сабыйнын уйнаганын күзәттеләр, ара-тирә шаярткалап сорау биргәндәй иттеләр Тик бу утыру ин якын кешеләрен югалткан туганнарның мәете янында утыруны хәтерләтә иде Беркадәр вакыттан сон Мэлс кайтырга әзерләнә башлады Ул киенгәч, аңа ияреп Ирек тә чыкты. Абыйсы пышылдап сорап куйды —Элек берни дә әйткәнең юк иде. Начар яшәдегезмени. —Сорама инде, абый.. Ул арада Хәйри дә килеп чыкты. —Үгетлә син аны,—диде ул, Мэлска ачулы эндәшеп.—Мин сине күзле бүкән сыман карап утырырга чакырмадым. —Кеше тормышына кысылганчы, үземнекен көйлисе бар әле. Хәйри анын бу сүзләренә дәртләп кабынды: —Әле һаман көйсезмени?! —Савыт-саба шылтырамый тормый инде ул... —Ә нигә аны шылтыратасын?—диде Хәйри —Чәлпәрәмә китереп ват та ташла. Сез дә аерылышыгыз, әниең белән безгә рәхәт булыр! —Ярый, кызма инде, әти,—диде Мэлс, ишектән чыгып килүче Сөембикә белән әнисенә ымлап.—Вакыт төзәтер әле. Өметне өзмик. Алар җыйнаулашып капка төбенә чыктылар. Машинага утырыша башлауга, Айгөл тагын әтисе янына йөгереп килде: —Әти, әйдә, син минем янга утыр,—диде ул, аны кулыннан тарткалап. Ирекнең күкрәге чәнчешеп куйды. —Кызым, ни бит әле, минем бераз эшләрем бар. Мин соңрак кайтырмын . Айгөлнең чырае бозылды, ул шыңшырга кереште. Сөембикә аны сүзсез генә машинага утыртты һәм “Нива” кузгалып китте. Ирек абына-сөртенә абзарга атлады һәм сәнәгенә ябышты. 9 Баллы Төбәктә Ирек тагын бер атна яшәде. Бу бер атна анын өчен җиде көн генә түгел, сөйләп бетерә алмаслык кичерешләре белән җиде ай кебек тоелды. Әтисе бөтенләй сөйләшмәс булды, ул аны тиргәмәде дә, ләкин һәр күз карашы, уфылдап сулыш алуы “ник син безгә бу газапларны алып килдең?” дип кисәтеп тора иде. Төннәрен алар өчесе дә юньләп йокламадылар. Әле әнисе, әле әтисе уфтанып, ыңгырашып, яткан урынында борсаланды Ирек үзе дә мең төрле уй эчендә, язмыш тарафыннан ниндидер билгесез дөньяга очыртылгаңдай, йөрәген тотып ятты. Иртән әтисе эшкә киткәч, үҗәтләнеп повестена тотынды. Башы тәмам арыгач, ишек алдына чыгып китә дә язгы көнгә хәйран калып карап тора. Кар шикәрләнде, учка алсан, аннан су тамып тора. Ә койма буендагылары күзләрне чагылдырып җемелдәүгә җыелган суларның, аккан гөрләвекләрнең мәрхәмәтле кояш нурлары астында көмештәй ялтыравы кушыла. Алма, чия, күгәнә бөреләре күзгә күренеп бүртте, карлыганнар яшел яфрак чыгара башлады, агачларның әчкелт-тәмле исләре борыннарны кытыклый. Ул арада өйдә йомыркада утыручы каз каңгылдап килеп чыга, аны ата каз, кыйгак-кыйгак килеп, башын, муенын сузып каршы ала, туктаусыз ка-ка-ка килеп сөйләшәләр, куанышалар. Бу вакытларда ата каз яныннан үтеп тә китеп булмый, ул ысылдап өскә ташлана, канатлары белән кыйный, тиздән чыгачак бәбиләренең әнисен шулай саклый. Ниһаять, Ирек повестен төгәлләде, аны Әхмәткә җибәрергә карар кылды. Гаскәров, Ирекне аягүрә каршылап, үзенең өстәле янына алып килде. —Мэлс Хәйриевич сезне авылда дигән иде. —Әйе, бераз картлар янында булдым. Алар икесе дә тынып калдылар. Ирек йомышын әйтергә кыймады, Гаскәров анын ник кергәнен чамалый алмады. —Сәет Мөбәрәкович, мин сезгә бик авыр мәсьәлә белән кергән идем. Гаскәров ирен чите белән генә елмайгандай итеп куйды —Менә ничә ел эшлим инде, бер генә җинел мәсьәлә белән керүчеләрне дә очратканым булмады. Тыңлыйм сезне. Ирек кулы белән чәчләрен сыпырып куйды, карашын аска төшерде —Мина яшәргә иске-москы булса да берәр почмак табып булмас иде микән? Гаскәровнын кысык күзләре түгәрәкләнеп киттеләр. Ул кискен генә гәүдәсен турайтты, башын урындыгынын артына таба ташлады. —Ирек Хәйриевич, мин сезне дөрес аяладыммы? —Дөрес. —Ә ничек сон —Гаскәров сүзен дәвам итә алмый туктап калды. —Без аерылыштык Гаскәров кинәт урыныннан торды, читтәге өстәлдән алып су эчте һәм тәрәзә каршына килеп басты. —Мин сезнен икегезне дә дуамал кешегә санамыйм,—диде ул. кулындагы стаканын әвеш-тәвеш китереп —Димәк, мәсьәлә житди Сораштырып күңелегезне яраларга теләмим. Адәм балалары акыллырак, белемлерәк булган саен бер-берсен авыррак аңлыйлар. Моны сезне гаепләп әйтүем түгел. Барыбыз да шулай. Сез минем белән килешәсезме? —Килешәм.—диде Ирек һәм акрын гына торып басты. —Кызганыч —Гаскәров бүлмә буйлап әрле-бирле йөрергә кереште — Тагын шунысы кызганыч: әзер квартирам булса да. сезгә бирә алмас идем Аңлыйсызмы? Ирек дәшмәде. —Аңлыйсыз, бик яхшы аклыйсыз. Ләкин ихлас күнелдән әитәм. бүген бернинди почмак та юк. —Борчуым өчен гафу итегез,—диде Ирек һәм акрын гына чыгып китте. Бинаның беренче катына төшеп житкәндә, секретарь хатыннын “Сабитов!” дип эндәшкән тавышы ишетелде Ирек башын күтәреп өскә карады. —Сәет Мөбәрәкович сезне чакыра. Ирек баскычтан күтәрелеп кабул итү бүлмәсенә кергәндә, Гаскәров ана каршы чыгып килә иде. Ул аны беләгеннән эләктереп бүлмәсенә алып керде. —Ирек Хәйриевич. башка бер уй килде бит әле. Минем апам Казанда абыйларда яшәп ята. Аның кечкенә йорты бар. Риза булсагыз, шуны биреп тора алам. — Рәхмәт,—диде Ирек.—Минем сайланырлык рәтем юк. —Ул чакта болай итик, ойнен ачкычын төштән сон алып килермен Кич алтынчы яртыларда мина сугылыгыз. Нәкъ сөйләшкәнчә эшләделәр дә. Гаскәров, УАЗигынын руленә үзе утырып. Ирекне әлеге өйгә алып китте. Ул Болынкырнын буена төшә торган аулак бер тыкрыктагы кечкенә агач өй булып чыкты Анын турына килеп туктагач, Ирек бер нәрсәгә гажәпләнде: капка төбе яхшылап көрәлгән, ишек алдыннан да керерлек юл салынган иде. —Шофердан чистарттырдым.—диде Гаскәров. анын гажәпләнүен күреп Алты почмаклы, кызыл калай түбәле бу йорт әле яшәмәслек түгел иде. Янәшәсендә алма, шомырт, миләш агачлары үсеп утырган кечкенә бакчасы, жиргә сеңгән булса да мунчасы, утын сарае, тагын берничә корылма күренә. Баскычлары сап-сары итеп юылган, буялмаган тактадан булып, ишеге зур йозак белән бикләнгән иде. Гаскәров йозакны келтерәтеп ачты, һәм алар эчкә уздылар. Өй тыштан салкынрак иде. ләкин ул үзенең чисталыгы, пөхтәлеге белән Ирекнең күңеленә хуш килде Сул яктагы зур моржа ап- ак итеп агартылган, аралыкта юынгычы, моржа алдында ике комфоркалы газ плитәсе бар. Зур булмаган өстәлгә киндер ашъяулык жәелгән. анын остсндә җиз самавыр утыра. Кече яктагы шкафта кәстрүл, чәйнек, чынаяк, савыт-саба, идәндә ике су багы, электр плитәсе күзгә ташланды Ястык- мендәрләр белән җыештырылган ике караватның берсе түр якка, икенчесе ишек янына куелган. —Түтәйнең йоргы менә шушы,— диде ул,—Савыт-сабасын тотыгыз, урын-җирен дә файдаланыгыз. Җитмәгәнен алып килерсез. Суны инде ул колонкадан алып керә иде. Җәйгә кайтса, тагын күз күрер. Ирекнен күзенә яшь тыгылды. Үзенә беркем дә булмаган бу кешегә анын әллә нинди җылы сүзләр әйтәсе килде. Гаскәров, тәҗрибәле җитәкче буларак, анын кичерешләрен тулаем анлады һәм иңбашына кулы белән җиңелмә генә кагылып алды. —Тыныч кына яшәгез Язмыш шулай кушкан икән, яшәгез. —Мин бурычлы булып калмам,—диде Ирек, көч-хәл белән телен әйләндереп. —Сез түгел, мин бурычлы сезнең алда. —Ничек? Гаскәров башын тәрәзәгә таба борды. Кичке шәфәкъ нурларында аның йөзе кызыл ут кебек яна, шул ук вакытта калын җыерчыклары, тирән ерганаклар кебек, ул кызыллыкны телгәлиләр иде. —Әллә сез мине бик рәхәтләнеп утыра дисезме ул урында?—диде ул бик озак дәшми торганнан соң. —Җитәкче урынның нинди икәнен беләм инде мин. Гаскәров кырыс чыраен ялт итеп ана борды. Моңа кадәр сын кебек хәрәкәтсез иреннәре, саллы ияге ничектер куркыныч булып калтыранып китте. —Әгәр йөрәгем кушканча яши алсам, сезне партиядән чыгару өчен кул күтәреп утырыр идемме әллә?!. Ирекнен аны тизрәк тынычландырасы килде: —Анын урынына мин хәзер ирекле кош. —Хикмәт сездә генә булса! Көн саен, гомер буе бит —Гаскәров тыны кысылгандай туктап калды. Чыннан да анын авыр итеп сулыш алганы ишетелә иде.—Йөрәк ничек түзәдер, белмим. —Шулай яшәү кемнәргәдер ошый ләбаса. —Безнең бөтен фаҗига шунда. Ошамаса, үзгәртерләр иде... Гаскәров кул селтәде дә, хуш та димәде, исән дә димәде, ишектән чыгып китте. Ирек ашыгып аның артыннан атлады. Гаскәров машинага утыргач: —Зинһар языгыз,—диде.—Мин шул кадәр телим язуыгызны. Өметем зур сезгә... —Рәхмәт. Машина кузгалып китеп барды. Ирек инде шактый асылынырга өлгергән иске капканы күтәреп ябып ишек алдына керде, авыр адымнар белән өйгә үтте һәм салкын урындыкка утырды. Гомер юлы менә шушында килеп элгәшер дип кем уйлаган? Күңеле сулык-сулык килеп әрнеде. Ул башын тәрәзәгә борды һәм күз алмаларын авырттырырлык кызыллыктан керфекләрен кысарга мәҗбүр булды. Мунча түбәсендә кояшның түбәтәй кадәр генә өлеше ут булып яна иде. Ул бөтен дөньяны кып-кызыл иткән, күк гөмбәзен, бакчадагы агачларның кәүсәләрен кызыл нәкыш белән ореткән. Күзен бу кызыллыктан яшерү өчен Ирек башын сулга борды һәм сискәнеп китте: тәрәзә рамнарының морҗага төшкән шәүләсе кара рәшәткә төсле иде. Шунда Ирекнең үзенең дә шәүләсе күренә. Ул әлеге рамнардан качмакчы булып кузгалырга итә, әмма кыймшана алмый, әйтерсең лә шушы урынга кадакланган. Ул хәйран калып шактый утырды. Менә кояш түбә артына төшеп юк булды, күк йөзе пешкән чөгендер төсенә кереп күгәрде. Бөтен дөнья шушындый шыксыз төстә, үлгәндәй катып калды. Ник бер җил исеп, агач ботагын селкетсен, ник бер кош очып үтсен, ник бер тавыш ишетелсен. Ирек акрын гына урыныннан торды—мичкә ягарга кирәк иде. Ул утын алып керде, морҗаны ачты, коры әрдәнәләрдән каен тузлары алып, мичнең уртасына өйде, тик күпме эзләсә дә, шырпы тапмады. Өйне бикләп, кибеткә юл тотты. Кибеттән шырпы, ипи, бер кисәк май, бер кап шикәр, тоз сатып алды. Анын бу оч кибетенә кереп, әлеге әйберләрне алуын күреп, сатучының йөзенә гаҗәпләнү галәмәтләре чыкты. Ирек кайту белән мичкә ягып җибәрде. Каен утыны дөрләп кабынып киткәч, өйдә ялкын шәүләләре уйный башлады. Ул ут каршына утырды һәм мич астында нәрсәнеңдер хәрәкәтләнгәнен күрде. Аңа күзен елтыратып бер тычкан карап тора иде. Ул әз генә селкенүгә, тычкан юкка чыкты. Ирек, ипи сындырып алып, идән уртасына ваклап куйды, тычканнын килеп шул ипине ашавын теләде. Ләкин тычкан кабат күренмәде. Бераздан ялкын мичне тулысынча биләп алды, арага эләккән усак утыны шарт-шорт ата, имән белән каен бер көйгә дөрли башлады. Мичтә күмерләр төшә башлауга. Ирек, утны яндырып, аралыктагы пешкәкне тапты һәм шнек алдындагы коедан су кертеп казанга салды. Идәндәге ипи кисәкләре юкка чыккан иде Ирек куанып куйды, “дуслашырбыз әле без синен белән",— диде елмаеп. Казанны тутыргач, тагын мич каршына утырды, кисәүагач белән күмерләрне казан астына тартты. Тонне Ирек ике аягын урындыкка күтәреп куеп утырган хәлдә ярым йокымсырап үткәрде. Өйнен идәне салкын иде. Ул Мэлска барып хәлне аңлаткач, ике егет белән ком төяп кайттылар һәм, сайгакларны ачып, нигезләрне ком белән төйделәр. Кичкә Мэлс үзе ит, бәрәнге ише азык-төлекләр төяп килеп житте. —Бу өй тормаслык түгел,—диде ул —Эш мәсьәләсендә нишләрсен микән сон? —Хәзергә язам әле, абый. —Ярый, анысын үзең беләсен. Атна-ун кон Ирек өйне караштырып-юыштырып үткәрде. Өстәл лампасы алып кайтып куйды; язасы әйберләрен барлады. Өстәл артына көненә әллә ничә мәртәбә утырып караса да, бер генә жөмлә дә яза алмады, Сөембикә күз алдыннан китмәде Анын эндәшкән тавышын ишетеп, ул ялт итеп борылып карады, янәшәсенә килеп басканын сизде, анын сулышын, исен тойды. Бер көнне кич түзә алмыйча ул алар янына китте Ишек эчтән бикле иде Шалтыраткычка басуга. Сөембикәнең “Кем бар?” дигәне ишетелде. —Мин әле бу,—диде Ирек йөрәге дөп-дөп типкән хәлдә. Сөембикә сүзсез генә ишекне ачты һәм эчкә узды. Ирекнең күзләре Сөембикәнең шәрә балтырларына, гәүдәсен кысып торган халат итәкләренә төште. Тупсадан узуга, Айгол аның муенына ташланды. Кызынып колак яфракларына иреннәрен тигереп нәрсәдер пышылдавы, анын кайнар сулышын тою Ирекнен хәлен алды, ул кызын иркәләде дә иркәләде. —Әти, син нишләп кайтмыйсын?—диде Айгөл, анын күзләреннән жавап эзләп. —Минем эшем шундый, кызым. Әлегә кайтырга ярамый —Син ул эшне ташла да өйгә кайт,—диде Айгөл —Без сине сагындык, әйеме, әнием? Сөембикә кызынын соравын ждвапсыз калдырды. —Әйдә, осләренне сал,—диде ул. Ирек ничектер кыенсынып кына чишенде. Айгөлгә алып килгән күчтәнәчләрен бирде Аннары кызы белән олы якка чыкты. Ул дәрес әзерләп утыра икән Дәфтәрләрен, көндәлеген карады. Көндәлектәге бер “өч”лене төртеп күрсәтеп: —Ә бу нәрсә?—диде Ирек. Айгол алдагы ике теше төшкән авызын күтәреп көлеп җибәрде: —Чирле “өч"ле ул. —Татар теленнән син “өч”ле алырга тиеш түгел бит, кызым. —Янадан алмам, әтием. Айгол авызының тешсез җиреннән телен чыгарып күрсәтте. Аннары алар “очты-очты"лы уйнадылар Сабый тәгәри-тәгәри көлде. —Очты-очты, “өч”леләр очты!—диюгә, ул ике куллап көндәлеген өскә чөеп җибәрде, китап-дәфтәрләрен чөйде һәм, уенны ташлап, әтисе тирәсендә әйләнә-әйләнә йөгерә, мәтәлчек ата башлады Ул арада аларчы Сөембикә чәй эчәргә чакырды. Ул тәмле итеп бавыр кыздырган иде Бик нык ашыйсы килсә дә, ач икән дип уйламасын өчен. Ирек тыелып кына ашады Айгол туктаусыз тәтелдәде, ә алар бер-берсеннән карашларын туктаусыз яшерделәр. Ашагач-чәйләгәч, Ирек кайтырга әзерләнде. Айгөл, башта шыңшып, әтисенең кулына ябышты, муенын кочаклады, аннары елый ук башлады Ирек тизрәк киенде. —Мин, кызым, яңадан килермен әле синең яныңа,—диде ул чыгып киткәндә. Хуш димәде, сау бул димәде, башын игән килеш, кызу-кызу ишек алдына чыкты һәм урамга атылды. 10 Кызык инде бу тормыш: язны да, җәйне дә, көзне дә ничек килер дип куркып көтәсең—җылысы булырмы, яңгыры булырмы, игеннәр өчен уңай килерме? Курку белән бергә өмете дә янәшә йөри. Быел Миңзаһит Усмановичнын өметләре акланыр кебек: язгы сулар мул ташыды, ләйсән яңгырлар да вакытында явып узды, кыр эшләрен дә әйбәт кенә башкарып чыктылар. Басуларда ямь-яшел игеннәр күтәрелде, болыннарда печән дулкынланып утыра. Инде менә өч атна барлык хуҗалыклар печән әзерләү белән мәшгуль. Бүген дә Миңзаһит Усманович, иртүк чыгып китеп, бөтен районны урады. Һәркайда тупланып эшләп яталар, ямь-яшел эскертләргә карап, күңел куана. Ул соңгы хуҗалыкка барып төшкәндә, механизаторлар ашаганнан соң ял итеп утыралар иде. Кемнәрдер тәмәке тарта, яшь- җилкенчәк шаярыша, өлкәнрәкләре күләгәдә ятып тора, ә бер урынга җыелышканнар да утырып таяк тартышалар. Миңзаһитны күргәч, алар туктап, сикерешеп тордылар. —Кузгалмагыз, кузгалмагыз,—диде ул елмаеп.—Әйдә карыйк әле, кем көчлерәк икән? Беренче секретарьдан мондый сүз ишеткәч, егетләр дәртләнеп киттеләр. Ахырда базык гәүдәле, бүтәкә кебек тыгыз тәнле механизатор җиңүче булып калды. Ул утырган җиреннән күзләрен хәйләкәр елтыратып: —Миңзаһит Усманович, әйдә утырыгыз,—диде. Бөтенесе дә бердәм көлеп җибәрделәр. —Синең беренчене җиңәсең килә инде. —Парин, юри булса да җиңел. —Сезне бик көчле кеше диләр бит, Миңзаһит Усманович Авырлыгыгыз да бер центнер гына бардыр. Ул көлә-көлә әлеге егет каршына утырды. Алар таякны тотуга, “берике-өч” дип кемдер команда бирде. Егет чыннан да каты иде Миңзаһит җаны чыгардай булып тартышты. Алар икесе дә кызарынып бүртенделәр, ахырда бер якка аудылар, торып кабат тотындылар. —Җәмәгать, чыннан да көчле икән безнең секретарь! —Миңзаһит Усманович, бер талпынсагыз, була бит! Әйләндереп салыгыз әле шул бүтәкә тәрене! —Жинелсән, уңыш бәйрәмендә бүләк бирәм, диегез сез аңа. Әйбер дисән, чукына ул. Механизаторлар туктаусыз көлештеләр, әллә юри, әллә чынлап, һаман ана көч-куәт бирделәр. Миңзаһит кинәт биленең уртасында черт итеп нәрсәнеңдер купканын тойды һәм каты авырту өттереп алды. Ул таякны җибәрде. —Кая инде безгә, картларга,—диде ул кул селтәп. —Ничья, ничья! —Молодец, Миңзаһит Усманович! Бүтәкәнең уылдыгы чыга язды! Бөтенесе дә шаулатып кул чаптылар. —Ничә көндә төгәллисез?—дип сорады Миңзаһит. —Бер атнага барыр әле,—диде аның белән таяк тартышкан егет. Минзаһит 'юк” дигән мәгънәдә башын чайкап куйды. —Бер атна булмый, егетләр. Барометр угы түбән "төшә: ике-өч көннән яңгырлар башланырга мөмкин. Таяк тартышкан кебек тартышырга кирәк. Өч көндә төгәллибезме? —Сез әйткәч, эшләрбез,—диештеләр механизаторлар Миңзаһит машинасына утырып Болынкырга юл алды. Һәр сикертмәдә биле сыкрап-сыкрап куйды. “Вәйт карт дурак!” дип каргалы ул үзен. “Картаеп акыл кермәгән нәрсә, ник кирәк иде иңде бу мина? Кайчаннан бирле бернинди заярдка ясаган юк, юньләп физик эш эшләмә, тот та таяк тартышырга утыр Ярый узып китсә. Анын бит бил белән берничә мәртәбә больницада да ятып чыкканы бар иде инде. “Гомер буе шушылай,—дип каргавын дәвам итте ул үз-үзен —Беркайчан да алдын-артын уйлап бетерә алмадым...” Машинасын райком гаражына куеп чыкканда, анын каршысына райкомолның беренче секретаре Рифгать Хажиев килеп басты —Бу вакытта нишләп йөрисен?—диде Арсланов ана кул биреп. —Мин дә колхозлардан кайттым гына әле,—диде Хажиев. —Ничек соң? —Эскертлиләр. Ни бит әле, Минзаһит Усманович . Бүген Эльза гариза бирде. —Нинди гариза? —Эштән китәм, ди. Иртәгәдән расчет сорый. Арсланов бер минут чамасы сүз әйтә алмыйча, әле унга, әле сулга карап алды һәм иреннәрен кыскан хәлдә кызу-кызу китеп барды. Өйгә кайтып кергәндә, анын көне буе очынып йөргән күңеле кургаштай авырайган иде Костюм-чалбарларын алыштырып, юынып өстәл янына килгәндә, Хәят кайнар өчпочмаклар китереп куйды. —Эльза кая?—диде Минзаһит. —Үзенең бүлмәсендә. Без ашаган идек инде. Пешәләнә-пешәләнә бер өчпочмак ашагач, Миңзаһит авызын салфетка белән сөртте дә: —Эльзаны чакыр әле,—диде. Үзе залдагы диванга чыгып утырды. Бераздан Эльза белән Хәят анын янына керделәр. Кызы читкә китеп, пианинога таянды Минзаһит урыныннан торып, акрын гына анын янына барды һәм диванга алын килеп, үзе янына утыртты. —Кызым, нишләп кәефен юк?—диде ул, барысын да аңларга теләп анын күзләренә тобәлгән килеш Эльзаның сөрмәле керфекләре дерелдәп куйдылар, ул карашын читкә яшерде. —Әллә әйтте?—диде ул пышылдап. —Син нишләргә җыенасың? Эльза куркып әнисенә карап кушы, тагын керфекләрен аска төшерде, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп —Китәм,—диде. -Кая? — Кая да ярый, Болынкырда гына булмасын. Хәятнең йөзенә аптырау галәмәтләре чыкты һәм ул өзгәләнеп алар янына килде: —Нишләп әле без берни дә белмибез'* Ни булды? —Үземчә яшәп карыйсым килә. —Сәбәп шулмыни?—диде Миңзаһит. —Әйтсәм, рөнжерсез дип куркам Янадан сөйләшербез әле > I урыныннан торып бүлмәсенә таба атлады, ләкин Хәят аның каршына килеп басты. —Юк, хәзер,—ул авызына ингалятор белән даруын өрде —Институтка керер вакыгыы җиткәндә —Китү бит укырга комачауламый, әни Хәят идәнгә шапылдатып тибеп куйды һәм елардай тавыш белән кычкырып җибәрде: —Хәзер үк әйтеп бирәсең! Абыен башы-аягы белән югалды Безгә аның кайгысы да җиткән иде Әйт, нинди сәбәп бар1 ’ Эльза, әнисенең бу кыланмышыннан куркып, акрын гына артка чикте дә ярым пышылдап: —Анын сәбәбе—сез,—диде. —Без?!—диде Хәят елардай булып —Без сина начарлык кылдыкмыни? —Яхшылык кына,—диде Эльза киная белән —Бүтәннәрдән аерып. —Йә-йә, шуннан?—диде Минзаһит, күзләрен кысып бетереп. —Их, әти! Син бит кешеләрнең үзенә ничек караганын белмисен —Без әлегә синең турыда сөйләшә идек бугай,—дип куйды Минзаһит. —Мин синең аркада китәм. —Әйдә, аңлатып бир... —Син бит, әти, иң бәхетсез кеше —Күпме дәрәҗәдә бәхетле, никадәр бәхетсез икәнемне мин үзем бик яхшы беләм. —Белмисен! Сине бит беркем дә яратмый. —Бу сүзләрең белән әтиеңне ничек рәнҗеткәнеңне аңлыйсыңмы син? —Мин баш тук кисәттем: төпченмәскә кирәк иде. —Күпме яшәп, таләпчән җитәкчеләрне яратканнарын хәтерләмим әле мин,—диде Хәят. —Әнисе, тукта,—диде Минзаһит, кинәт урыныннан торып. Аннары бик акрын, төшенке тавыш белән дәвам итте:—Эльза хаклы. Кызым, минем бер генә үтенечем бар: игътибар белән тыңла зинһар. Мин туктаусыз әйләнеп торучы, бер-берсенә керешкән мен төрле шестерня эчендә әвәләнәм, изеләм. —Минзаһит, авыр сулыш алып, башын игән хәлдә туктап калды.— Күкрәк киереп, көр тавыш белән сөйләшкәч тә, әллә син мине эчтән шулай дип беләсеңме? Минем куян кебек калтырап торган чакларым күбрәк тә түгел микән әле?.. Үкереп елыйсым килсә дә, кешеләр алдында минем еларга да хакым юк. Ул акрын гына атлап Эльза каршына килде, идәнгә тезләнде. Биле авыртудан ыңгырашып куйды. Аннары башын югары күтәреп, анын күзләренә төбәлде һәм кайнар итеп пышылдады:—Китмә син, ярдәм ит миңа, үтенеп сорыйм! Эльзаның ике күзе яшь белән тулды. Ул да әтисе каршына тезләнде һәм аның битләренә, танырга теләгәндәй, бармак очларын тигереп алды, колакларын сыпырды. —Әти, мин ничек ярдәм итим соң сиңа?—диде ул, елаудан көчкә тыелып. —Янәшәмдә генә бул!—диде Минзаһит шактый нык тавыш белән — Ялгышларымны күрсәтеп тор. Әйдә, яңача яши башлыйк. Мин үзгәрергә сүз бирәм, мин үзгәрәчәкмен Якынайт кешеләргә Мин бит үзем дә сизәм Тирә-юнемне ялагайлар басты. . Алар шактый вакыт шул хәлдә бер-берсенен күзләренә карашып тордылар. —Ярый, мин гаризамны кире алам. —Рәхмәт, кызым. Эльза бүлмәсенә кереп китте. Минзаһит диванга барып утырды, ул, йөзен ике кулы белән каплап, терсәкләре белән тезенә таянган хәлдә хәрәкәтсез калды. Хәятнең акрын гына атлап үзе янына килгәнен ишетте, иңбашларына анын йомшак кулларының кагылуын тоюга, күзләреннән кайнар яшь бәреп чыкты . 11 11 Ул көнне Мэлс Нәфисәгә иртүк әйтеп куйды: кичкә мунча як, ашарга әзерлә, Ирекне алып кайтам, диде. Алар кич караңгы төшкәндә генә кайттылар. Нәфисә кайнар бәлеш китереп куйды. Мэлс, кече якка чыгып, ана акча сузды: "Үткән айның хезмәт хакы”,—диде ул пышылдап кына. Акчаларга күз салгач, Нәфисәнең чырае бозылды: —Бөтенесе шушымыни?! —Тс-с-с! Янадан аңлатырмын... Хатыны кайнар бәлеш куйгач, алар ашарга утырдылар. Берничә минуттан киенеп-ясанган Нәфисә кече якка чыкты. —Син кая?—диде Мэлс. — Мәктәпкә. Иртәгәге расписаниене үзгәртәсем бар. —Беркая да бармыйсың,—диде Мэлс —Иртән барырсын. —Юк, мина хәзер кирәк,—диде Нәфисә, ишеккә таба атлап —Ярый, бар, тик кайтуына ишек бикле булыр. Нәфисә берничә генә секундка икеләнеп торды да кулындагы китапдәфтәрләрен кием чишенә торган урындагы тумбочка өстенә шапылдатып ыргытты һәм кызулап бүлмәсенә кереп китте. Кабат чыкканда, анын ике күзе мөлдерәп яшь белән тулган иде инде —Менә, Ирек, кара абыеңны,—диде ул ярым елап —Чын тиран. Йортта барысы очен дә мин җавап бирәм, бөтен хужалык минем өстә. Ә ул ничек тели, шулай командалык итә. Мэлс көлемсерәп куйды: —Йә, йә, карчык, тынычлан. Әйдә безнен белән утыр әле —Мэлс аны кочаклап алып килеп каршыларына утыртты, тәлинкәгә бәлеш салды —Ашыйсым килми,—диде Нәфисә, лышык-лышык борынын тартып —Кызганыч,—диде Мэлс.—Бәлеш искиткеч тәмле. Ничек түзәсеңдер, карчык, белмим —Ул бит мине менә шушылай кыланып җанымны ашый,—диде Нәфисә, һаман Иреккә зарланып —Алмазның ничек үскәнен белмәдең, шулаймы?— диде ул, Мэлска туп-туры карап. —Дөрес,—диде Мэлс тыныч кына. — Малай егет булып җитте. Анын кайда йөргәнен белми. Наиләбез абыйсы артыннан куып бара. Анын ничек үскәнен дә син белмәдең. —Дөрес,—диде Мэлс. —Аларны мин тәрбияләдем. Күпме йокысыз төннәр үткәрдем Хәзер дә үзем баш, үзем түш. Шулай түгелме? — Шулай,—диде Мэлс.—Барысын да син эшләден, карчык. Син аларны гына түгел, мине дә тәрбиялисен. Синен түземлелеген алдында мин баш иям. Нәфисә чәчрәп урыныннан торды. —Менә тагын мыскыл итә башлады. — Нишләп мыскыл итим?!—Мэлс бераз уйланып торды —Тормыш шундый булгач, нишлик соң инде? —Тормыш андый түгел,—диде Нәфисә тавышын күтәреп —Без гомер буе аерым. Агроном чакта басуда идең. Директор булгач, бөтен җирдә. Син өйдә йоклап кына чыгасын. Ә бу тормышның барлык сөремен мин йотам Ялгыз кисәү —Жә инде, карчык, энекәшне ышандыруын бар бит,—диде Мэлс йомшак кына. —Ышандырасы юк, күрсен безнен ничек яшәгәнне Мэлс та, Йрек тә инде ашаудан туктаганнар иде, Нәфисә әрле-бирле әле кече якка, әле залга атлап, йөренеп торды, туктаусыз борынын тартты Мэлс кашыгы белән берничә мәртәбә табага шакы-шокы сугып алды —Син чыннан да хаклыдыр да Тик ничек әйтсәм, акларсың микән — Мэлс күзләрен йомып, уйланып алды —Ятьмә белән балык сөзгәнне синен күргәнең бар ич Берәү яр буйлап сайдан сөйри, икенчесе ятьмәне тирәннән көймә белән тарта. Без дә шулайрак. Ятьмә бит уртак, карчык Балыгы да... Нәфисә чәрелдәп кычкырып җибәрде — Балык?! Кая ул балык?!—Ул кулындагы акчаларны идәнгә чәчеп җибәрде Мэлс торып басты: — Нәфисә! Хәзер үк җыеп ал акчаларны!—диде ул тавышын күтәреп Нәфисә акчаларны тиз генә эләктерде дә бүлмәсенә кереп кигге Бүлмә тып-тын калды. Тынлыкны Ирек бозды: — Мин сине юлда алдадым бит, абый. Пьеса төгәлләдем, повестем бетү алдында, дип.—Ул, Мэлснын күзләренә карарга кыенсынып, башын читкә борды.—Берсе дә төгәлләнмәгән. Яза алмыйм мин. Жанымны әллә нәрсә актара. —Әллә Сөембикәне оныта алмыйсыңмы? —Яшермим, анысы да бар. —Кире анын янына кайтырга уйламыйсынмы сон? Ирек “юк" дигән мәгънәдә баш чайкады. —Мин нинди ярдәм күрсәтә алам? —Синең күрсәткән ярдәмең бик житкән инде. Мин елгадагы йомычка кебек. Дулкын кая кага, агым кая алып бара, агам да агам, бөтереләм, каядыр килеп бүаләм, тагын кузгалам. Бер генә тотыныр җир дә юк Алар урыннарыннан торып мунчага киттеләр. Мэлс себеркеләрне пешергәч, аны мунчада калдырды, озаклап, ашыкмыйча кер, диде, кайтуына мәтрүшкәле чәй пешереп торам, диде. Ул кайтканда, Нәфисә үз бүлмәсендә иде әле Мэлс анда үтте, хатынының урын жәймичә, чишенмичә генә бөкләнеп, кечкенә генә булып караватта ятуын күрде, акрын гына аның янына барып таянды. —Их, карчык.—диде ул —Минем бит кайтып җан тынычлыгы таба торган бердәнбер кешем син. Хикмәт бит төче сүзләр сөйләүдә генә түгел. Көне - төне бергә булуда гына да түгел. Элек-электән күпме ир, күпме хатын аерым яшәгән, берсе Россиядә, икенчесе Америкада, башка илләрдә. Үзләрен бер тән, бер җан итеп тойганнар. Елга ике-өч мәртәбә дә очраша алмаганнары булган. Нәфисә кинәт кенә ана таба борылды. —Димәк, берни дә үзгәрмәячәк?—диде ул әллә нинди өзгәләнүле тавыш белән. —Их, Нәфисәкәем!.. Көн саен сина күпме саулык-сихәтлек теләгәнемне белсән син!—Ул пышылдауга күчте:—Учак янына бит син кирәк... Синнән генә бөтен җылы.. Нәфисә аңа ышанырга да, ышанмаска да белмичә, гаҗәпләнеп карап торды Арсланов Бөгелмәдән котырып кайтты. Ул анда зур гына төзелеш җитәкчесенең юбилеена барган иде. Культура бүлеге мөдире Халиковны кат-кат кисәтте: бик яхшы бер җыр бүләк итәсез, диде. Арслановнын котлау сүзен кайнар алкышлар белән каршыладылар. Әмма бүләк ителәсе жырны башкарырга чыккан баянчы белән җырчы хатын аны җир тишегенә кереп китәрдәй иттеләр. Баянчы салмыш иде, ул, тиешле тонны ала алмыйча, теге хатынны туйганчы чинатты. Күңел булсын өчен генә берничә кеше чәпе-чепе кул чабып алды. Арслановнын ашавы ашау, эчүе эчү булмады. Җитмәсә, үзенен коллегалары, аңа астыртын кинаяле караш ташлап, мыскыллы елмайдылар. Халиковның аны яндыруы беренче генә мәртәбә түгел иде инде Гомумән, пенсия яшенә җитеп килүче бу кеше инде бүгенге культура таләпләреннән нык артта калуы, зәвыксызлыгы өстенә гаять җавапсыз да иде. Юбилейның икенче көнендә сәгать кичке дүрткә Арсланов Сөембикәне үз бүлмәсенә чакырды. Сөембикә зәнгәр костюмнан, дулкынланган сары чәчләрен иңбашларына таратып куйган хәлдә, төз-нәфис гәүдәсен тыйнак кына уйнатып керде һәм аның каршына килеп туктап калды. Минзаһит Усманович торып ана таба атлады. Сөембикәдән бөркелгән тәмле хушбуй исеннән Минзаһитнын башы әйләнеп китте. Ул түзмәде, бармак очлары белән анын иягенә кагылды. Ләкин Сөембикә елмаймады, артка чигенде. Аның ике битенә кып-кызыл булып ут капты, күзләре очкынланды, иреннәре калтырап куйды. Минзаһит моны аермачык күрде Ул кабат ана таба атларга базмады, гамак кырып куйды да кабат урынына кайтты. —Утыр, Сөембикә,—диде ул ягымлы гына.—Ни хәлләр бар? —Рәхмәт, бер килеш. Минзаһит Усманович кулларын угалап куйды, өстәленнән нидер эзләгәндәй, карашын аска төшерде һәм акрын гына сүз башлады —Эльза укырга киткәч, өйдә икәү генә калдык. Әллә вакыт күбәйде, әллә уйланырга мөмкинлек туды: мин бик сәер хәл кичерәм —Ул башын күтәрде һәм Сөембикәнең күзләренә туп-туры карады — Ышанасынмы- юкмы, һәркөн син күз алдыма киләсен. Сөембикә акрын гына урыныннан торды. —Вакытыгызны әрәм итмәгез, Минзаһит Усманович,—диде ул. —Нәрсәгә? —Очрашуга көйләгәнегезне сизеп торам. Очрашулар бетте. Минзаһит Усманович башын чайкады да анын күзләренә төбәлде. —Нибары өч мәртәбә очраштык. Аларнын һәр мизгелен мин хәзер хәтеремнән уздырам. Мин күп хатын-кызлар белән аралаштым, әмма...— Ул беразга тынып калды, өстәлендәге кәгазьләрне бер яктан икенче якка алып куйды, ияген сыпыргалады —Ни әйтсәм дә, ышанмассың Беләсеңме, Сөембикә, мин нәрсә турында уйлыйм: әгәр безнең очрашу мәнгелекнен үзе тарафыннан боерылган булса? Сөембикә ана сәерсенеп карады. —Мин сезне анламыйм. —Аңларсың әле. Минем өчен син тәүге һәм сонгы хатын-кыз булмадын микән.. Бу сүзләр ярым аңлаешлы, ярым анлаешсыз булуларына карамастан, Сөембикәнең бөтен гәүдәсен ут төрткән кебек кызыштырдылар, битләренең кайнарланып януын ул аермачык тойды. Сүз бик зур нәрсә хакында бара иде Ә Миңзаһит Усманович серле сүзләрен дәвам итте —Мине башка беркем дә кызыксындырмый —Ул ике кулын кесәсенә тыгып тәрәзә каршысына басты, анын мәһабәт гәүдәсенә Сөембикә аптырап карап торды. Вакыт шактый сузылгач, ул урыныннан торды: —Миңа китәргә мөмкинме. Минзаһит Усманович? Арсланов аңа җавап бирмәде, тәрәзәгә караган килеш әллә Сөембикәгә, әллә үз-үзенә сагышлы сүзләрен тезде: —Быелгы көз нишләптер җанны суыра. Бу сары яфраклар яшьрәк вакытта мине елмайталар иде, ә алар хәзер сары кургаш кебек авырлар, салкыннар. Алар мыскыллап кычкыралар. Шушы кадәр тыныч сарылыкның бөтен тирә-юньне тутырып кычкыра алуын берәр китаптан укысам, мин ул язучыны ахмак дип сүгәр идем. Ә менә хәзер мин кичергәннәрне дөрес итеп аңлый алырлык берәр язучы табып булыр микән? Мин ана “Кычкыра торган сарылык" дигән әсәр яздырыр идем. Элекке хисләрнең картаюымы бу, әллә алар үлеп, урыннарын картайган-бетәшкән тойгылар биләдеме?— Ул акрын гына борылып, тагын Сөембикә янына килде, анын йөзенә сокланып карап торды. Сөембикә артка чигенде: —Мин китим әле —Син китмә әле,—диде ул, әллә ничек итеп. Миңзаһит Усманович урынына барып утырды һәм аның күзләрендәге, йөзендәге җылылык һәм сагыш шундук юкка да чыкты Ул һәрвакытгагыча кыядай мәгърур, корычтай нык Арслановка әверелде — Мин сиңа культура бүлеген җитәкләүне йөкләргә җыенам,— диде ул ныклы гавыш белән. —Сез нәрсә?!—Сөембикә, очып китәргә теләгәндәй, алга талпынып куйды —Минем кулдан килә торган эшме шул'.’ —Сөембикә, дулкынланмый гына тында әле Без сина барлык ярдәмне дә күрсәтербез. Халиковтан зарланып кергәннәренне хәтереңә төшер Теләсә нинди томанага буйсынганчы, һәммәсен дә үзең җитәкләячәксең Кул астында машинаң, шоферың була. —Юк, юк,—диде Сөембикә аны бүлдереп.—Мин ялгыз хатын. Минем кызым бар. Мин көне-төне чаба алмыйм. —Чапмассың. Синең бит инспекторын бар, башка работникларын да житәрлек. —Минем белемем дә юк. —Ничек юк? Син культура институтының өченче курсын тәмамлагансың. —Аны ташлаганыма биш былтыр инде. —Укуыңны восстановить итүне мин үз өстемә алам,—диде Арсланов. —Туктагыз әле, Минзаһит Усманович. Мин бит әле ризалык бирмәдем. —Әгәр дә акылын булса, бирерсең. Иртәгә жавабынны көтәм. Хуш, Сөембикә. Сөембикә анын бүлмәсеннән ни үле, ни тере хәлдә чыкты. Башы тәмам катып, өенә кайтты, ашарга әзерләде, Айгөлнен дәресләрен карадылар Аны йоклаткач, ныклап торып уйларга кереште. Бу эш бик зур да, шул ук вакытта кызыктыргыч та иде. Анын культура өлкәсендә эче пошып йөргән нәрсәләр гаять күп, әгәр әз генә ялкын өстәсәң, кешеләрне кузгатсаң, район тормышына җылылык өреп, аны нурлап булыр кебек иде. Ул күпме генә әйләнгәләп ятса да, башы мең төрле уйдан катып, анык кына карарга килә алмады. Иртән башы чатнап уянып китте. Әле яктырылып кына килә иде. Ул җылы киемнәр киеп, агач бакчасына чыкты. Коелган яфракларны кыштырдатып, бакчаның түренә үк атлады һәм кечкенә эскәмиягә утырды Күк йөзен күңелсез, соры болытлар каплаган. Кинәт иртәнге салкын һаваны ярып, каяндыр карга өере күтәрелде. Өер шул кадәр зур, анда каргалар шул кадәр күп, ул туктаусыз кыймылдап, хәрәкәтләнеп торучы һәм очып баручы кара челтәрне хәтерләтә иде. Каргалар канатлары, койрыклары белән иртәнге салкын һаваны ышылдатып ярып, кинәт аска төшәләр, тораташ оер булып, җир өстеннән шуышып узалар да, тагын борылып киләләр, тагын өскә күтәрелеп ерагаялар. Аларнын шаукылдаулары, чыкы-чыкы чыйкылдап, бер якынаеп, бер ерагаеп, бөтен һаваны шыбырлап тора, гүя бөтен күк йөзе, каралты-кура шул тавышлардан калтырый. Кара челтәр төсле карга иле, әллә ничек кенә кыйгачлап борылып, әле аска төшә, әле өскә күтәрелә, әле аерыла, әле кушыла, әле әйләнеп бөтерелеп йөри, койрык булып сөйрәлә, өзелә, тагын башына кушыла, тарала һәм җыела Сөембикә күзләрен йомды, аның уйларының рәте-чираты юк иде. Ин элек ул бер нәрсәгә аптырады: ни сәбәпле ул Арслановка ачулана алмады9 Ирекнен язмышын җимерүче ул бит. Ник бер сүз дә әйтмәде? Әйтү түгел, анарда әйтү теләге дә булмады. Нишләп алай? Бюродан соңгы көннәрдә ул Арслановны да, башкаларны да автомат белән кырып чыгарга әзер иде бит югыйсә. Аны тагын бер нәрсә хафага салды: ни сәбәпле ул Арсланов каршында торганда уттай кызышты, бит очларына, иреннәренә ялкын үрләде? Әллә ул анын сәер хисләрен йөрәге белән кабул иттеме? Әллә анын кайнар иркәләүләре тәнендә кабат уяндымы? Нәрсә булды соң? Туйдан сон Ирек гафу иткәч, ул бит үз-үзенә мен мәртәбә антлар биргән иде: янадан мәнге андый юлга басмаска, гомеренең азагына кадәр Иреккә тугры булырга, анын табанынын туфрагын яларга. Ә антында тора алмады. Теге вакытта Арсланов белән беренче очрашасы төнне аш әзерләүче кызларны Шәвәлиев керде дә эчерде, керде дә эчерде. Анын кулында әллә коньяк, әллә башка нәрсә— ниндидер саргылт эчемлек иде. Баш тартканнарын көчләп эчерде, аннары алар исерештеләр. Сөембикә, барысы киткәч, берүзе калганга кайгырмады да. Ул чакта анын тәне дә, җаны да үзенеке түгел иде инде Минзаһит Усманович аны шашып иркәләргә кереште, ул анын аяк бармакларыннан алып тәненен һәрбер ноктасын кат-кат үпте, кайнар иреннәре белән пешерде Сөембикә башта карьппмакчы булып карады, аннары хәлсезләнеп биреште Анын иркәләүләрен Сөембикә айныгач, кат-кат тәүбә иткәч, үзен-үзе каргаганда да оныта алмады Яңадан күп вакытлар узгач, Арсланов шылтыраткач, анын сүзләреннән ул кабат исерде. Күнеле теләмәсә дә, акылы карышса да, аяклары аны ул чакырган урынга алып бардылар Ул күзләрен ачты. Каргалар кара күч булып, бер урынга җыелып, агачларга, каралты-кура түбәләренә, койма башларына килеп кундылар Кунгач, коточкыч итеп бер шаулашып алдылар да тын гына шакы-шокы, чәлдер-чөлдер килеп, озын юл алдыннан дога укыгандай, эндәшешеп утырдылар. Кинәт, тагын дәррәү күтәрелеп, һаваны айкый башладылар. Алар ышылдап, шыбыршып үткәндә, күршедән үрдәкләр бакылдап, капар каңгылдап тавыш бирде. Иртәнге йокыны бүлдегез, дигәндәй, кайдадыр ялкау гына эт өреп куйды. Каргалар китәргә әзерләнәдер, шуна алгысыйдыр Ә уйлар? Аларнын китәр урыны юк. алар һаман шул бер башта бөтереләләр, кара үкенеч булып, йөрәкне талкыйлар, кара үкенеч булып, бәгырьне телгәлиләр. Әйе. үкенечнең дә кап-карасы. Элекке Сөембикә юк инде Чын Сөембикә әллә кайда—еллар артында калган. Икенчесе—буталучы Сөембикә. Ул әле янәшәдә бәргәләнеп-бөтерелеп йөри Менә хәзер өченче Сөембикә аякка басып маташа. Бусы әле бөтенләй булмаган, яши генә башлый торган Сөембикә Ә Ирек белән кайсысы гомер иткән сон? Кайсы Сөембикә яраткан аны? Кайсысы анын тормышын җимергән0 Ул. башын күтәреп, инде яфраклары коелып бетә язган ярым шәрә алма ботакларына карады. Ботак араларыннан ашыга-ашыга кургашыңдай авыр болытлар агыла. Ин биек ботак очларында, җилләргә дә бирешмичә, ике-өч аша калтыранып утыра, ара-гирә сары яфраклар өзелеп төшә Жирдә ярым черек алмалар ауный: кайсыларын корт төшеп харап иткән, кайсы үзеннән- үзе черегән. Борынга аларнын әчкелтем исе килеп керә дә. күңелдәге төшенке уйларны тагын да көчәйтеп җибәрә. Тиздән беренче кар күренер, бу сары яфраклар, черек алмалар кар астында калырлар. Алар язга кадәр онытылырлар, берәүнең дә күзенә бәрелмәсләр, уйларына да кермәсләр 12 Кечкенә тыкрыктагы кечкенә генә өйдә һич уйламаганда Ирекнен үз җәмгыяте барлыкка килде. Әйе, бу җир йөзендә ул кечкенә бер җәмгыять иде. Җир шары үзе бер җәмгыять, ил халкы үзе бер җәмгыять. Болынкырда яшәүчеләр—үзләре бер җәмгыять, ә менә Ирекнен үзенен җәмгыяте туды Бу яңа ел алдыннан булды. Анын янына элек-электән Бәкер исемле кеше кереп йөри иде. Ул типографиядә гомер бакыена хәреф җыючы булып эшләде, шигырьләр, кечкенә хикәяләр, фельетоннар яза. язганнарын Иреккә күрсәтә, уңышлы дип табылганнарын газетада бастыралар Бәкернен бәген яшәвенең куанычы шунда иде. Берәр шигыре басылган көнне ул типография хатыннарына өйдән нәрсә дә булса пешереп алып килә, рәте булса, бер- ике кызыл ярты ала. аларны бәйрәм иттерә, күңел ача. Бәкер гомер буе өйләнмәгән, сукыр әбисе белән ялгызы яши Бер яшьтә анын әнисе үлгән, әтисе ташлап чыгып киткән. Уртача гәүдәле, бик юаш кыяфәтле бу кешенен түп-түгәрәк башы, муенсыз-нисез генә, гәүдәсенә утыртылган Ап-ак битләре шешмәкләнеп тора, колаклары кечкенә, яшькелт күзләре тычканныкыдай күренер-күренмәс елтырыйлар, ун күз кабагы һәрвакыт асылыныбрак тора. Керфек төпләре кып-кызыл Шома битендә ток әсәре юк, бары тик борын төбендә генә берничә аксыл йон мыек сыман тырпаеп тора. Кашлары да, сирәк керфекләре дә. беркайчан да озын булып үсмәүче чәчләре дә аксыл төстә. Бәкернен тавышы кәҗә тавышын хәтерләтә, бик нечкә һәм кызганыч Анын өстендәге бөтен киеме үзе тарафыннан тегелгән. Башында куян бүрек, өстендә үзе теккән кыска тун Ул тунның төсен берничек тә аермады түгел Аякларында олтанлы иске, ак киез итек Итекләрнең берсе кайчандыр баш турыннан көйгән булган. Бәкер кәжә асрый, куян тота. Кәҗәне үзе тәрбияли, үзе сава. Мамыгыннан шәл. бияләй бәйләп сата. Аның һәр жомләсе “Алла бабай кушкан". “Алла бабайга рәхмәт әйтегез" дигән сүзләр белән башлана. “Алла бабай кәҗәне безнен ише фәкыйрьләр өчен яраткан", дип зур канәгатьләнү белән сөйли Бәкер ихатасында алма, чия. карлыган үстерә, күпләп яшелчә әзерли Бәкер үзенен язмаларына үзе пешергән берәр нәрсә дә ияртә, акчасы булганда, аракысын да онытмый Пешерү дигәннән, бәлешме ул. бәрәңге тәкәсеме, чәкчәк дисеңме—һәммәсен дә Бәкер телеңне йотарлык итә. Ул әле бик оста балыкчы да. “Алла бабай бүген елгага төшәргә куша , дип кармагын тотып китсә, бер-ике табалык балык эләктереп кайтасын көт тә тор Кайсы төше белән сизәдер, бәлки балык сизәдер, балык эләгәсе көнне ул алдан ук белеп тора, булмаслык икән, елга-күл ягына әйләнеп тә карамый. Бер көнне кич Бәкер озын гәүдәле, кап-кара чырайлы, тавык күкәе кадәрле күзләре бүлтәеп торучы бер кешене ияртеп керде. —Бу безнең туган тиешле кеше. Шигырьләр яза. синең белән сөйләшәсе килә иде. Озын адәм гырылдык тавыш белән тамак кырып куйды. —Узыгыз,—диде Ирек. —Миргаяз,—диде әлеге кеше, эре озын тешләрен күрсәтеп, һәм көрәктәй кулы белән Ирекнең кулын кысты. Аның кулында ямаулы арыш капчыгына салынган ниндидер әйбер дә бар иде. Ул аны тупса янында калдырды. Бу кеше өстәл янына утыргач, өй эче бәләкәйләнгән кебек булып китте. Ирек аны кызыксынып, ныклап күзәтергә кереште. Миргаязның куәтле ияге алга чыгып тора, иреннәре негрныкы кебек калын, зур борыны очлаеп аска сузылган. Бөтен битен, муенын куе кара төк каплаган. Хәтта колак эчләреннән дә берничә бөртек ион тырпаеп тора иде. Шактый чаларган чәчләре әле куе. Ун яңагында һәм аскы иренендә тирән яра эзе күренә. Иңбашлары текә, озын муенының һәр сеңере беленеп-күренеп тора. Алгы ягында йодрык кадәр төене бар. Ул төен сөйләшкәндә-йотканда тире астында хәтәр булып шуышып йөри. Зур кулларының кайсыдыр бармаклары тырнаксыз, кайсының беренче буыны бөтенләй юк. Аның өстендә озын кара җәйге пальто, пальтоның ни төсле икәнен белмәде түгел: тузан сеңеп, жил, яңгыр, кар тәэсирендә ул ниндидер көлсу төскә кергән. Эре сәдәфләрен Миргаяз нечкә бакыр чыбык белән тегеп куйган. Аягында ботинкага охшаган иске нәрсә, бәйли торган бавы да, каптыргычы да юк. Миргаяз аларны галош кебек кенә тупса янында салып калдырды. Ирек өстәлгә пешкән бәрәңге куйды, соңгы тозлы кыярны кисте, ипи турады. Миргаяз капчыгыннан бер ярты аракы чыгарды. Стаканнарга салып берәрне тотканнан соң, Ирек: —Күптән язасызмы?—дип сорады. —Күптән инде,—диде Миргаяз калын тавыш белән. Аннары сүзсез генә торып ишеккә таба китте, капчыгыннан зур, калын дәфтәр алып килде. Ул дәфтәр майланып, каралып беткән, почмаклары шомарган һәм анардан дөньядагы барлык исләр дә килә иде. Ирек дәфтәрне актаргалап карады, аның яртысыннан күбесе шигырь язып тутырылган. Миргаяз тары ярмасы кебек вак хәрефләр белән бик матур яза икән. —Вакытыгыз булганда, укып карарсыз әле,—диде ул. Ирек дәфтәрне үзенең кулъязмалары янына алып куйды. Бер яртыны бетереп, икенчесен башлагач, Бәкер: —Әйдә, Миргаяз, бер сыздырып җибәр әле,—диде. Миргаяз зур кара күзләре белән Иреккә төбәлде. —Хуҗа пи әйтер бит? —Гармун уйный ул,—дип ачыклык кертте Бәкер. —Ә-ә-ә,—дип сузды Ирек.—Әйдә, уйнагыз. Миргаяз арыш капчыгыннан көрән төстәге кечкенә тальян гармунын алып куйды. Унике телле бу гармунны тартып җибәрүгә, Ирекнең йөрәге төшеп киткәндәй булды. Тальян телләреннән чыккан моңны аңлатып та, сөйләп тә бетерерлек түгел иде. Миргаяз авыл көен уйнады. Бу мон аларнын яшьлегеннән ишетелә, аларнын яшьлек тавышы иде. Бу моңнар гомернен үткәнен, инде кирегә юл юклыкны күңелгә телеп-телеп сеңдерәләр иде. Күрәсең, алар өчесе дә шушы бер үк тойгыларны кичерделәр, Миргаязның күзләре йомылды, анын бары тик мон көенә гәүдәсе генә чайкалды. Бәкернен күзләреннән яшь ага, ул аларны туктаусыз кул сырты белән сөртә иде... Ирек Миргаязның теге дәфтәрен өч көн буе укыды Шигырьнең нәрсә икәнен белмәсә дә, аның искиткеч талантлы кеше икәнлеген чамаларга момкин иде. Миргаязның язмаларында хыял житмәс метафоралар, эпитетлар, чагыштырулар, сискәндерерлек кыю фикерләр энже бөртекләредәй сибелеп ята Кызганычка каршы, аларнын берсен дә матбугатка тәкъдим итәрлек түгел, чөнки аларны шигырь итеп язарга кирәк иде. Икенче очрашуда шуларнын һәммәсен дә ул Миргаязга сөйләп күрсәтте, шигырьнең нәрсә икәнен анлатырга тырышты. Ул Иреккә үпкәләмәде, әйткәннәрен кабул итте, “‘Миннән шагыйрь чыкмас, тик мин язуымнан туктый да алмыйм”, диде. Бәкер белән Миргаяз ике-өч көн саен анын янына килә торган булып киттеләр Дусларының килүен Ирек бәйрәм көткән кебек көтте. Алар әледән-әле бәхәсләшеп, үртәшеп алалар. Бәкер махмырлан калтыранып керсә, Миргаяз аны үртәргә керешә: —Алла бабан бирмәдемени? —Алла бабайга тел тигермә!—ди нечкә тавыш белән Бәкер. үзенен очкындай күзләре белән ана тишәрдәй булып карап Миргаяз үртәвен дәвам итә: —Алла бабан сынау өчен яраткан, дисен бит. Нигә ул сине махмыр белән интектереп сыный? —Анын гаебе юк,—дип аклана Бәкер —Гаеп минем үземдә. Ахыр заманга якынаябыз. Китапта: наданлык артыр, гыйлемлек бетәр, эчүчелек белән бозыклык тормышны басар, дигән. Әби әйтә, ирләр кырылып бетеп, илле хатын-кызга бер генә ир-ат калыр, ди. —Шуннан? —Шуннан дөнья бетәчәк, кыямәт көне киләчәк. Алар яшәешнең әллә нинди эчке катламнарына кереп китәләр, борчыган уртак нәрсәләрдә фикерләренең туры килүен күреп, жаннарына тынычлык табалар. Менә бүгенге бәхәстә Миргаяз озын кулларын жил тегермәне канатлары кебек болгап, болай диде: —Бездә беркайчан да генийлар, бөек фикер ияләре була алмый. Сез барыгыз да иелеп беткәнсез. Сыртыгызда йөгереп йөриләр. Сез бит яшәмисез, йоклыйсыз. Юри генә урамга чыгып кара син берәр тавыш ишетерсеңме? Су астындагы кебек тып-тын. Әллә мин юкка гармун кычкыртаммы?—Ул йөзен Иреккә борды —Минем белән килешәсеңме. Ирек Сабитов? Ирек бераз сүзсез торды Аларнын үзенә жавап көтеп төбәлгән күзләренә карап-карап алды. —Әйе. тыштан караганда, тормыш тыныч кына ага кебек,—диде ул — Ләкин ул астан да, өстән дә әйләнә-тирәсеннән быгырдап кайнап тора, кешеләрне үз эченә рәхимсез суыра Үгкән заманнарның коточкыч афәтләре хәзер юк Әмма алар кешеләрнең йөрәгенә, эчке дөньясына күчте Аны мең төрле гаделсезлек борчый, әмма адәм баласы алар белән көрәшә алмый Шуны гына көткәндәй. Бәкер элеп алды: —Во! Күрдеңме? Менә бит хикмәт нәрсәдә! —Нишләп сон ул көрәшә алмый?—дип купты Миргаяз —Мона кеше үзе гаепле Ул яшәргә тырышучы ит кисәге генә. Ул бик бәләкәйләнде, гәүдәсе белән түгел, рухы белән бәләкәйләнде Ник дисән, һавасы агулы, фикер күтәрелеп оча алмый. Әгәр минем кулымда булса, мин бөтен җир шарына “Башкаларга игелек кыл!” дигән өндәмә ташлар идем. Ә хәзер бөтен кешелек бер көймәгә төялгән, һәр төркем, көймәнен бер тактасын кубарып алып, шуна утырып йөзмәкче. Шулай эшләгәндә, исән калам, дип уйлыйлар. Очы-кырыс булмаган бу бәхәс бик сон төгәлләнде 13 Вакыт дигәнен ничек тиз чаба: Ирекнең бу йортка күчкәненә дә елдан артык вакыт узды. Ул моннан өч кон элек кичен, күчтәнәчләр алып. Айгөл янына барды. Кассадан алган акчасыннан бераз Сөембикәгә дә өлеш чыгарды. Аларнын яшәвеннән күпмедер көнләшеп кайтты, кызы белән уйнады, көндәлекләрен, дәфтәрләрен карады, бергә утырып ашадылар Ләкин йөрәкнең януы басылмады. Культура бүлеге мөдире булып алгач, Сөембикә институтта укуын башлаган, курс эше эшләп утыра иде. Аның тормышта нык басып һаман югарыга атлавына Ирек куана алмады. Төнлә төшләренә кереп, аның белән саташулар, аны юксынулар инде үткән, алар кабатланса да, көттереп килгән яңгыр кебек, бик сирәк кенә булалар һәм тиз узалар. Ул үзенен капкасы турына җитүгә туктап калды: кичкырын Ык суы арта башлап, яр белән тигезләшеп калган иде. Шул арада су җәелеп, ярты бакчага кадәр кергән булып чыкты. Димәк, Ыкка Идел типкән. Ирек бик озак, баскан урыныннан кыймшанмыйча, күктәге йолдызларга, аларнын судагы шәүләләренә хәйран калып карап торды. Апрель аенын җылытылган май кебек йомшак, хуш исле тыныч бер киче иде бу. Аннары кинәт кызулап кайтып өенә керде. Утны яндырды да, яза башлаган пьесасын өстәлгә таратып ташлап эшкә утырды. Ләкин каләме ана буйсынмады. Ирек авыр йөк тартып тауга менүче, ак күбеккә баткан ат хәлендә иде. Мәктәптә укыганда бер кышны район чаңгы ярышына әзерләнгәндә, физкультура укытучысы Хафиз абыйлары һәр көн тренировка ясагыз, дип аларны гел кисәтеп торды. Ирек ялкауланып, бер генә көн дә чаңгыга басмады. Ә ярышта адәм хурына калып кайтты. Унбиш минут баруга, аның тыны кысылды, аякларының хәле бетте. Хәзер ул үзенең нәкъ шундый хәлдә калганлыгын аңлады Әгәр син бүгенге мөмкинлегеңне эшкә җикмәсән, ул мөмкинлек иртәгә кимиячәк, иртәгесен шул кимегән мөмкинлегеңне дә файдаланмасаң, ул берсекөнгә икеләтә кимиячәк. Һәр көн язган чакта анын ручкасы кәгазь өстеннән дулаган ат кебек чаба иде, фикерләре бер-берсен куып узышалар, аларны язып өлгереп, җитешеп булмый иде. Шул чакта Ирек үзен-үзе йөгәнләде, олы максатын һаман киләчәккә чигерә барды. Мин вак-төяк белән мавыкмаячакмын, мин язам икән, ул инде менә дигән булырга тиеш, диде. Ул, түбәсе болытларга тиеп торган таш кыяга күтәрелеп, кешеләрне яшәргә өйрәтмәкче иде. Ләкин ул көче, мөмкинлекләре барында кыяга менәргә омтылыш ясамады. Чөнки аңа кыяның очы кирәк иде. Ул кыяның уртасына канәгать түгел иде. Шушынын аркасында ул үзе башлаган юлнын яртысына да җитмичә туктап калганлыгын анлады. Ләкин шулай булса да, торып басарга, баса алмаса, үрмәләп булса да, тырматырга, алга барырга кирәк иде Ирек капканы эчке яктан терәтте, ишекнең дә келәсен элде һәм берничә минутка күзләрен йомып, уйланып утырды. “Тагын ике мәртәбә алсам, кассадагы акчам да бетә,—диде ул үз-үзенә.—Мин хәзер упкын читендә. Яза алсам да, яза алмасам да язарга кирәк.” Ул, беркая чыкмыйча, беркемне кертмичә, өч көн язып утырды. Өч көн җәфалануның нәтиҗәсе булды: ул пьесаның ике күренешен төгәлли алды. Көчәнеп, үзен мәҗбүр итеп эшләүдән булса кирәк, икенче көнне башы сулкылдап авыртырга тотынды. Ул хәлен җиңеләйтергә ниятләп аракы эчте. Хәле җиңеләйде, әмма гел өстәп торырга кирәк иде. Ирек дипломатын эләктереп кабат кибеткә юл тотты. Су әле чигенмәгән, көн һаман да матур, кояш баеп, кичке шәфәкъ очсызкырыйсыз булып җәелгән суның өстен ал төскә манган. Ыкнын аръягындагы кызыл балчыклары күренеп торган тау тезмәләре эңгер-меңгер пәрдәсе артында ниндидер тылсымлы серлелек белән шәйләнәләр иде. Ирек тыкрыктан чыгып олы урамга борылуга, анын артыннан ниндидер машина килеп туктады һәм кычкыртып куйды. Әйләнеп караса—руль артында Әхнәф. Ирек ишекне ачты. —Әйдә, утыр,—диде Әхнәф. Алар кул биреп күрештеләр. —Ни хәлләр бар?—диде Әхнәф —Кереп чыгарга да вакыт юк. Син үпкәләп тә ятасыңдыр инде. —Нишләп үпкәлим? Райком секретареның вакыты юклыгын мин аңламыйммыни? —Анысы хак,—диде Әхнәф —Соңгы вакытта басудан кайтып кергән юк. Берүземә сигез хуҗалык. Менә хәзер капкалап алам да тагын чыгып китәм Райкомга кергән дә юк. Ижат эшләрен барамы сон? —Бер пьеса белән азапланып ятам шунда Әхнәф, аны почмактагы кибеткә төшереп калдырганнан сон, бераз машинасының ишеген ачып барды. Аракы-махмыр исеннән тын алырлык түгел иде. Ул ни уйларга да белмәде. Икенче көнне Мэлс белән очрашкач, Әхнәф Ирекне нинди хәлдә очратуын сөйләгәч: —Нишлибез? Әрәм була бит,—диде. —Бердәнбер котылу чарасы—аны эшкә урнаштыру,—диде Мэлс. Апрель азакларында йорт хуҗасы булган карчыкны паралич суккан, дигән хәбәр килде. Беркөнне Гаскәров кагылып. Иреккә бакчасына ни тели, шуны утыртырга кушты Туганнары белән сөйләшергә сүз бирде һәм, теләсәгез, кыйммәт булмаган бәягә өйне саттырырга тырышырмын, диде. Май башында беркөнне кич Миргаяз белән Бәкер килде. Алар өчәүләп бакчаның шактый өлешен казыдылар. Бәкер тәмле итеп уха пешерде Алар ул кичне бәйрәм иттеләр. Бик кәефле генә гәп корып утырганда, Мэлс абыйсы килеп керде Исәнлек-саулык сорашкач. Ирекне, биш кенә минутка дип, ишек алдына алып чыгып китте —Ну, хәлләр ничек, энекәш?—диде Мэлс. —Күреп торасын инде, абый —Болар кемнәр сон? — Берсе типографиядә эшли, күптән. Икенчесе Урта Азия якларыннан кайткан. Икесе дә язалар. Бүген менә бакча казып кердек тә Мэлс, авыр сулап, бакча каршыннан әйләнеп килде. Иреккә текәлеп карап торды һәм әллә нинди кызганыч тавыш белән: —Энекәш, тормышның сонгы чигенә төшеп җитәсең бит. Чамалыйсыңмы?—диде. —Чамалыйм, абый. —Сиңа эшли башларга вакыт. Бер бик шәп урын таптым мин сина. — Нинди урын?—диде Ирек зур кызыксыну белән. —Исполкомга төнге дежур. Ике көнгә бер барасы. Акчасы да ярыйсы гына. Яз да утыр рәхәтләнеп Ирек үзе дә инде күптән шундыйрак эш табарга хыялланып йөри иде. —Мин мона биш куллап риза, абый,—диде ул. шатлыгын яшерә алмыйча. —Син иртәгә иртүк Гаскәровка бар. Ләкин махмыр исләреңне бетереп бар. Ул абыйсын машинасына кадәр озата килде. Руль артына утыргач, Мэлс: —Ә мондый әтрәгәләмнәрдән читләшергә тырыш. Елганын култыгына бөтен чүп-чар. әшәке күбек җыела. Син алардан берни дә ала атмыйсын. Әгәр дә алыйм дисән, үкертеп эшләп йөрүче сәламәт кешеләр белән аралашырга кирәк. Ирек икенче көнне иртән сәгать унда Гаскәров янында иде инде Ул икс сүз белән эшнен нидән гыйбарәт икәнен анлатгы, гариза яздырып, аның почмагына ‘эшкә алырга", дип имзасын куйды. Дүрт көннән ул термоска кайнар чәен ясап, пешкән йомыркасын, май ягылган бер телем ипиен алып, район Советы башкарма комитеты бинасына төнге дежурга китте 14 УАЗик асфальт юлдан Болынкырга таба элдерә. Шәвәлиев атедән-але спидометрга күз төшерә, тизлекне туксаннан арттырмый да, киметми дә. Әле сөрелгән, әле урып саламы эскертләнгән җирләр ике яклап артка йөгерә. каракучкыл булып күтәрелеп утыручы кукуруз басулары, чөгендер кишәрлекләре күзгә чалынып кала. Быелгы җәй дә Шәвәлиев өчен менә шушы артта калган басулардай сизелмичә үтте дә китте Иртә яздан басу юлларында чаба башлаган иде. уракны төгәлләгәнче кайтып кермәде диярлек. Аерым көннәрдә тузан киемнәргә генә түгел, колакларга, авыз эчләренә кадәр тулып, теш араларында шытырдый башлады. Ул эшли торган районның җирләре көлсу туфраклы, коры, Болынкырныкы белән чагыштырганда, ярлырак та иде Шулай да халык тырыш, үз эшенә бирелгән, игенен дә үстерәләр, маллардан да тиешле продукцияне алалар Зөфәр Шәрипович бүген борчулы уйлар белән кайта. Әле ул Наҗияне үзе янына күчерергә бик атлыгып тормый иде. Теге атнада булган бер хәл аның ботен планнарын җимерде. Чит җирдә хатын-кыз белән чуалырга, исем чыгарырга ярамаганлыгын ул яхшы аңлый иде. Шуңа күрә яшерен- посырын гына күрше районга сукмак салды. Андагы коллегасы ярдәме белән бер бик чибәр хатынга ияләште. Инде башкасы белән чуалмам, дип үзенә сүз дә биреп куйган иде. Әмма ул иблис токымнарыннан котылып буламы соң? Алар синең бер күз карашынны, барлык теләкләреңне, күңелеңнең иң нечкә, иң тирән почмагында яткан уйларыңны андап алалар да үзләре үк аяк астында бутала башлыйлар. Шулай итеп “Сельхозтехника” берләшмәсенең баш бухгалтеры белән дуслашып өлгерде. Ул—дөньянын бер чибәре иде. Алар Зөфәрнең мең мәртәбә уйлап эшләнгән планы нигезендә, дошман тылындагы разведчиклар кебек, барлык төр конспирация чараларын кулланып кына очраштылар. Шул хатын үткән атнаның чәршәмбесендә кичке сигездә өенә килде дә керде. —Нишләп өйгә килдең?! Башны бетерәсең бит!—дип ачуланды аны Зөфәр. Ә теге, очрашасым килде, ди, җитмәсә, кочакламакчы була. Зөфәр аны ишек төбеннән дә уздырмыйча куып чыгарды, эзең булмасын, диде. Житмәсә, аның кергәнен дә, чыкканын да күрше хатыны күреп калган. Зөфәр Шәрипович йортына әле янкорма эшләтеп ята иде. Теләсә, атна- ун көндә эшне төгәлли ала иде. Ләкин Наҗияне алып килмәс өчен ул аны юри сузды. Ә хәзер аны алып килүдән башка чара калмады. Абруйны пычратырга ярамый иде. Ул аны бик авырлык белән яулады. Көнне-төнне онытып чапты, кайбер көннәрне районны тулаем урап чыкты. Үзенең турыдан-туры Вазыйфасына кергән идеология эше белән генә түгел, хуҗалык эшләренең дә эченә керде. Колхоз председательләре, совхоз директорлары, белгечләр белән бергә басуларда да, фермаларда да мәш килеп эш оештырышты. Аннары халык арасында шундый сүз таралды: имеш тә беренче секретарьны өлкә комитетына эшкә алмакчы булалар; әгәр бу дөрескә чыкса, Зөфәр Шәриповичка үзен анын урынына иң лаек кеше итеп күрсәтергә кирәк иде. Яшерен өмет булып, шушы тойгы аны көне- төне куалады. Бу яктан караганда да. Наҗияне алып килергә вакыт иде. Зөфәр Шәрипович караңгы төшкәндә генә кайтып җитте. Наҗия анын кайтуына шатлануын артык сиздермәде. Быел беренче малайларын институтка керткәннәр иде, ул хәзер Казанда, инде бер айлап белем ала. Икенчесе мәктәптә укый, борынына ис керә торган чагы Наҗия иптәшкә әнисен дә алып килде, өчәүләп яшәп яталар. Әбисе анын кайтуына бик канәгать иде. Киләсе атнада ял көнне әйберләрне төяп күченергә кирәк булачагын ишеткәч, ул тагын да шатланды. —Күптән кирәк иде, балалар. Аерым яшәү, кайсы яклап карасаң да, әйбәт нәрсә түгел ул. Семья бик аздан гына какшап китә ул,—диде. Ашап-эчкәннән сон, әбисе кече бүлмәгә кереп китте, Наҗия үз бүлмәләренә урын җәйде. Менә алар чишенеп, урыннарына яттылар. Зөфәр ниндидер бер эчке дулкынлану белән, әллә инде ул хатынын чыннан да сагынган иде, анын күкрәкләре өстенә кулын салды. Наҗия корт чаккандай сикереп торып утырды. —Нәрсә булды?—диде Зөфәр пышылдап. —Зинһар кагылма,—диде Наҗия әллә нинди ят тавыш белән. —Ничек инде кагылма? —Шулай... Зөфәр аптырап сикереп торды һәм утны яндырды. Ул, өйгә кайтып, бусаганы атлап керү белән, өйдә ниндидер үзгәреш барын сизгән иле Менә хәзер аңлады: ул үзгәреш өйдә булмаган, хатынында икән —Тукгале, бу ни була соң бу?—диде Зөфәр, хатынынын күхтәренә төбәлеп. —Мин сина шуны гына әйтә алам, Зөфәр: мин күчмәячәкмен —Күчмәячәксең?!—диде Зөфәр, кашын-күзен җимереп,—Бу ни дигән сүз?! Наҗия, утырган килеш башын кыйгайтып, ирененең бер чите белән ничектер сәер итеп елмайды. Әз генә тешләре күренеп алды, ә күзләрендә ниндидер анлаешсыз очкыннар уйнады. Наҗия шул сәер елмаюлы иреннәре арасыннан дүрт кенә сүз сыгып чыгарды: —Ә син үзен уйлап кара. Зөфәр нишләргә дә белмәде. Ул көлеп куйгандай итте, кинәт кенә кочаклап, аны түшәккә аударды. —Әйдә, фәлсәфә сатмыйк әле,—дип пышылдады ул анын колагына иреннәрен тигереп. —Зөфәр, кит,—диде Наҗия каты итеп.—Мин хәзер кычкырам. Әни белән малай алдында оятка калмыйк Наҗиянен сүзләре Зөфәрнең бугазына үткен пычак белән сызган кебек итте; ул ничек сикереп торганын сизми дә калды һәм сүзсез генә хатынына төбәлде. Ниһаять, ул анын елмаюыннан теге үзгәрешнең мәгънәсен анлады: бу мәгънә башка сыярлык түгел иде. Ләкин ул хатыннын йөзендә, иреннәрендә, күз карашында, әйткән сүзләрендә ярылып ята иде Зөфәр Наҗиянең инде үзенеке түгеллеген анлады! Ни өчен сон әле ул Зөфәргә ят кешегә әверелгән? Әле теге кайтканында гына Зөфәр бу әйберне сизмәгән иде бит. Хәер, ул бит кайту белән мендәренә ауды да иртән тан атканчы чыгып та китте. Зөфәр моннан тыш хатынынын йөзеннән һәм әлеге елмаюдан тагын бер хәтәр нәрсәне анлады: Наҗия өстә, ә ул—Зөфәр гүбәндә иде. Бу шулай ук, кире каккысыз хакыйкать булып, Зөфәрнен йөрәгенә кереп утырды. "Мин аста, ул югарыда!—дип ярсып типте анын һәр күзәнәге —Ә нишләп мин аста? Моны бит Наҗия шулай билгели. Нәрсәдән чыгып Зөфәрне түбән төшерә ул? Ни өчен ул югарыда кала?” —Минем күрүемчә, син ике арага кытай дивары корып куйгансың. Ә мин тегендә, син килүгә дип, өйгә янкорма төзеп ятам. Нишләп сон без икебез ике әйбер төзегәнбез? —Мин берни дә төземәдем, Зөфәр. Ә кытай стенасына килгәндә, аны бит син монда чакта ук үз кулларын белән салдың. —Андый стена төзегәч, нишләп сон бергә булдык? —Анысы инде минем гаептер.—Наҗия дерелдәп куйды, анын тәнендә бала Ионнары кабарган иде. Зөфәр ана кофтасын сузды, ләкин Наҗия аны алмады, чөйдәге шазне эләктереп, иңбашларына салды. — Ике бала Синең абруең Эш урынын сиңа бик кадерле иде. —Ул урын миңа хәзер дә кадерле. Әйт. ни булды? —Алайса әйтәм. Мин бит барысын да белеп тордым. Син. без өйләнешеп бер атна үткәч тә, үзең элек йөргән хатынын янында төн кунып кайтгын —Наҗия!—дип кычкырып җибәрде Зөфәр —Син ни сөйлисен0 ! —Чәпчегән булып кыланма. Әгәр син ачыктан-ачык сөйләшүдән куркасың икән, шушының белән төгәллибез. — Юк. мин бит әле —Мин әйткәнне кире кагасыңмы?—диде Наҗия, ана тишәрдәй караш ташлап —Кире юнарга уйлыйсыңмы? Зөфәр: “юк” дигән мәгънәдә баш чайкады. —Менә бусы ирләрчә Әле гел үк төшеп калмагансың икән Аннары инде синең сөяркәләрен стройга тезеп демонстрациягә алып чыгарлык булды —Нажия, син инде бигрәк... —Мин туктыйм. —Ник сон син дәшмәдең? Ник вакытында кисәтмәдең? —Кисәтсәм, туктар иденме?—Нажия сәер генә көлеп куйды —Мөхәммәд пәйгамбәр нәрсә дигән? Тауны күчереп була, ә кешенен характерын үзгәртеп булмый, дигән. Берни дә үзгәрмәячәк иде. Син тегендә киткәч тә ул эшеңне ташлый алмадың. Зөфәр нәрсәдер әйтергә авызын ача башлаган иде, Нажия аңа “тукта” дигән мәгънәдә кул селтәде. —Акланырга азапланма. Бу сүзләремнән, мең адвокат килеп, сине якларга маташса да, мин кире кайтмаячакмын. Йоклыйк, иртүк китәсең бар. —Мондый хәлдә ничек йоклап булсын?—диде Зөфәр.—Рәхмәт, яхшы каршы алуың өчен. Ул тиз генә киенде дә, ишек алдына чыгып, машинасын кабызды һәм үзе эшли торган районга китеп барды... Икенче кисәк I Ирек төнге каравылда торганда, бер кичне Вафин килеп керде. Аның киемнәре элеккечә пөхтә, ап-ак күлмәгенә кара галстук таккан, чалбары яхшылап үтүкләнгән, туфлилары ялтырап тора. Ләкин күзләре битарафланганнар, чырае көл төсенә кергән, янган яралары кызарган, чәчләре ап-ак булып агарган, гәүдәсе авыру кешенеке кебек бетәшкән, калтырабрак та тора иде. Алар бик озак сөйләшеп утырдылар. Ирек анын ике мәртәбә Дан ордены белән бүләкләнгәнлеген беренче мәртәбә ишетте. —Берлинга якынлашканда, Өченче дәрәжәсенә дә тәкъдим иткәннәр иде,—диде Вафин тыныч кына,—Каядыр югалды ахрысы. Монын хәзер бернинди әһәмияте юк инде. Хәзер бер нәрсәнең дә әһәмияте калмады Кайтып китәргә җыенгач, ул Иреккә бик озак карап торды. Нидер әйтергә теләгәнлеге йөзенә чыккан иде. —Ирек туган,—дип сүз башлады ул —Мин бер әйбер язып ятам. Бетергәч, алып килсәм, карап чыга алырсызмы икән? —Алып килегез, Лотфулла Габдрахманович, укырбыз, фикерләшербез. Берничә көннән, Вафин зур гына конверт калдырып китте. Ирек, конвертны ертып, эченнән шактый калын язманы алды. Беренче битенә күз төшерү белән ул барысын да анлады: “В Центральный Комитет Коммунистической партии Советского Союза”. Вафин, һәр хәрефен аерыпаерып язып, тип-тигез юлларга тезгән иде. Шулай да аның элеккеге матур язуы шактый бозылган, кулының вакыт-вакыт калтырап китүе сизелеп тора. Анын язганнарын Ирек тын да алмыйча укырга кереште: “Коммунист өчен халык мәнфәгатьләрен кайгырту бурычы анын канына, җанына салынган булырга тиеш. Минем бу хатымны әнә шул бурычтан чыгып язылган җан авазы итеп кабул итсәгез иде. Фикерләрем буталчык булса, гафу итәрсез, ләкин сез мине барыбер анларсыз, дип уйлыйм. Мин үземнен җанымны чәнечкеле тимер чыбык эчендә хис итәм. Нишләп алай, сәбәп нәрсәдә? Бәлкем бу—Сталин заманнарыннан килүче кайтавазның чагылышыдыр? Бәлкем безгә бу ата- бабаларыбызнын каны белән бирелгәндер. Безгә шулай да булсын, ә менә хәзер власть башында торучыларның җаннарына аларнын ата-бабалары шуны салдымы икән? Юктыр. Димәк, Сталинны гаепләргә ярамый. Хикмәт безнен үзебездә. Дөресрәге, кешене изүче, сындыручы системада. Дистәләрчә еллар без ялганга ышандык. Политбюрода, Үзәк Комитетта, хөкүмәттә утыручылар да юләр түгелдер. Алар да барысын да күрделәр һәм дәшмәделәр. Һәр көн телевизор, радио, матбугат үзгәртеп корулар алдында торган киртәләрне, каршылыкларны юкка чыгарырга чакыра. Генеральный секретарь Горбачев та шуңа чакыра. Мин—коммунист, шушылармы ишетеп, үземне җинаятьче кебек хис итәм. Мин ул киртәләрне күрәм. әмма аларны алу өчен көрәшергә кыймыйм. Ни өчен9 Үз урыным өчен куркаммы? Юк. Мин инде пенсиядә. Мин бер нәрсәдә үзгәрмәячәген, ә үземнең юләргә калачагымны белеп торам. Тормыш әзер схема буенча бара Өлкә комитеты, райком аппараты сызган схема буенча Ана каршы торырлык көч булмагач, бары тик бер генә аваз салып була: "Безнен Жаннарыбызны коткарыгыз!” Кесәсендә партбилет йөртүчеләрнең күпчелеге өлкә комитетына, райкомга күңелендә бернинди дә ихтирам да, ышаныч та сакламый. Ә күпме райком секретаре, кесәсендә партия билеты йөртеп тә, халыкка каршы гамәлләр кыла. Алар шулкадәр коточкыч җинаятьләр эшлиләр ки. күптән инде урыннары иркен кабинетларда түгел, ә төрмәләрдә булырга тиеш. Моннан ничек котылырга? Шушы сорауга җавап бирмәкче булып, мин кулыма каләм алдым. Әгәр бүгенгенең астын өскә әйләндерерлек чаралар күрелмәсә (Мин партиянең эш стилен күздә тотам ), илдәге үзгәртеп коруларга бернинди ышанычым да калмаячак. Бу чараларның ин көчлесе— Дөреслек. Партия һәм ил тормышындагы барлык житешсезлекләрне күз алдына чыгарырга, яшермәскә кирәк. Дөреслекне сөйләү канун итеп куелырга тиеш. Кем дөреслекне кыса, аны җинаять жаваплылыгына кадәр тартырга. Әйтелгән дөреслек өчен эзәрлекләү түгел, ә дәртләндерә торган шартлар тудырылырга тиеш. Әйдәгез, "кеше фәлән-фәлән дөреслек әйтте", дип күрсәтә торган ниндидер символик билгеләр кабул итик. Бәлкем ул дөреслек орденыдыр? Дөреслекне әйткән өчен кеше оялмасын, ә бәлки җәмгыять алдында дан казансын. Ялган, икейөзлеләнү шулкадәр озак еллар дәвам итте, хәзер инде халык та хакыйкатькә бөтенләй диярлек битарафланды. Безнен җәмгыятьтә дөреслек исеме астында алдау хакимлек итә. Ул югарыдан түбәнгә, түбәннән югарыга хәрәкәтләнә. Шулай яшәдек, шулай яшибез. Бүген үзгәртеп кору торган саен кин колач ала. тирәнәя, дип ышандырырга тырышалар. Ә кайда соң ул? Ни экономикада, ни социаль сферада, ни идеология өлкәсендә үзгәртеп корулар сизелми, ә туктаусыз алга барабыз, дибез. Тимер пресс һаман кысылган хәлдә, режим ничек булды, шулай кала бирә. Барлык товарларның бәясе күтәрелгәндә, хакыйкать бөтенләй бәһасен югалтты. Аны беркем дә теләми, ул беркемгә кирәкми Үзгәртеп кору башлангач, регионнар, шәһәрләр, районнар буенча аракыга коры закон керттеләр. Ә дөреслеккә коры закон бөтен ил буенча иңде әллә кайчан кертелгән иде. Бүген җирдә дөреслек турында сөйлиләр, аны үтмәс товар кебек тәкъдим итәләр, тик анардан беркем дә файдаланмый Чөнки файдалану отышлы түгел, хәтта анын азагы хәвефле, бәла-казалар китерүчән. Дөреслек исеме астында тарихны кабат язу башланды Барлык үлгән юлбашчылар туйганчы типкәләнә. Элек һәр съезд һәм пленум, конференция тарихи булган, хәзер: “Алар тарихи булмаган икән", дип чан сугабыз. Элек халык дошманы итеп игълан ителүчеләрне герой дибез. Бу күпме барыр9 Минемчә, җанлы тормышны әзер схемага тутыру туктагач, дөреслеккә тулы ирек бирелгәч, ил башына яна җитәкче килгән саен тарихны кабат язуга чик куелачак. Сугышта фашистнын муенын сындырып кайткан батыр коммунистлар бүген башларын иделәр. Чөнки беренче секретарь, томана булса да. аларнын барысыннан да көчлерәк. Чөнки аның урыны үз эшен эшли. Партия җитәкчеләрен халык ашый торган гомуми табынга ничек утыртырга9 Моны берничә партия яшәгәндә, алар арасында фикер көрәше җәелгәндә генә эшләп була. Жәмгыятътә аяусыз тәнкыйть барырга тиеш Гаҗәеп феномен туды: хәзер халык бернигә дә ышанмый, чөнки һәр җирдә ялган Хәтта дәүләт отчетлары да дөреслектән ерак тора. Партиянең кулында коточкыч абсолют власть Анын өчен бернинди закон да юк. Ул теләсә кемне, теләсә кайчан эшеннән ала. КГБ. милиция, прокуратура органнары аша җинаять жаваплылыгына тарта. Халык өстендә ул кылыч кебек асылынып тора. Партиянең болай булуы киләчәктә коточкыч 5. <к у. М 4 нәтижәләргә китерәчәк, чөнки аның башында гадел, әхлаклы кешеләр бетеп бара. Шушы эш стиле дәвам иткәндә, партия җитәкчелеге әхлак ягыннан бозык, шәхси мәнфәгатьләре күзләрен томалаган, байлыкка омтылучы пигмейлар кулына калачак. Бүген исә партия билеты һәм устав белән богауланган коллар мона каршы берни дә куя алмый. Әлеге пигмейлар халыкны акыртып талаячак. Безнең ил өчен беркайчан да күрелмәгән оятсызлар дәвере, кешелексезлек дәвере киләчәк. Мин институт аудиторияләреннән унтугыз яшемдә үз теләгем белән немец фашистларына каршы сугышка киттем. Танк эчендә янып, тылга озатырга теләгәч тә, мин фронтта калдым. Немецларның җиде танкын яндырдым, әллә ничә мәртәбә кул сугышларында катнаштым, снайпер булып, өч дистәдән артык фашистны теге дөньяга аткардым. Европаны кичеп, Берлинга барып җиттем. Сугыштан кайткач, көнне төнгә ялгап, илне торгызыйм, кешеләр сугыш яраларын онытсыннар, әйбәтрәк яшәсеннәр, дип дәртләнеп эшләдем. Минем күз алдымда законга буйсынмаучы катлау барлыкка килә башлавын күргәч, халык контроле комитетына куюларын сорап, үзем гариза яздым. Ул чакта мин әлеге начар тенденцияне туктата алырмын, дип ихлас күңелдән ышана идем. Без, бу хәлләр вакытлы күренештер, җитәкчеләр үзгәргәч, тормышлар да үзгәрер, законны таптап йөрүчеләр бетәр, дигән өмет белән яшәдек. Без ялгышкан булып чыктык. Берни дә үзгәрмәде. Киресенчә, әлеге тискәре күренешләр яшәешне торган саен киңрәк колачлый барды. Партия җитәкчелегенең һәр баскычы карьеристлар оясына әверелде. Күз яшьләрем белән кисәтәм: партия тормышындагы бу аяныч күренешләргә ашыгыч рәвештә чик куелмаса, ил, халык өчен коточкыч куркыныч көннәр көтелә. Безнең һәм безгә кадәрге буыннарның яулаган казанышлары чәлпәрәмә киләчәк. Чаң сугыгыз һәм үзгәртегез! Моны бары тик сез генә эшли аласыз. Әгәр эшләмәсәгез, тарих сезне мәңге гафу итмәс. Коммунистлар партиясенә мәңге тугрылыклы Л. Г. Вафин.” Икенче көнне эштән кайтышлый ук Ирек хатны Вафинга кертеп бирде һәм, ике данәдә машинкада бастырып, берсен Үзәк Комитетка, икенчесен “Правда” газетасына юлларга кушты. 2 Арслановның йокысы йокы булмады. Ул, төне буе туктаусыз бастырылып, әллә нинди куркыныч төшләр күреп чыкты. Казанга киңәшмәгә чакырсалар, саташулы төн үткәрү аның өчен инде гадәткә әверелде Чөнки ул киңәшмә дигән әйбернең синең өчен нәрсә әзерләп куйганын бер Ходай гына белә. Юка боз катлавына кереп, аның сыгылганын сизеп, чытырдаганын ишетеп алга таба атлаганда нәрсәләр кичерсәң, киңәшмәгә барганда да шундый ук тойгылар сине куркыныч билгесезлеккә сөйри. Аяк астындагы бозыңа бер типсәләр, су төбенә китәсең дә барасын. Сине тартып чыгармыйлар, ә баш түбәңә басып торалар. Ул бишенче яртыда ук райкомда иде инде. Дәүләткә ашлык тапшыруның барышына, әле кызыл, әле кара карандаш белән сыза-сыза, анализ ясарга тырышты. Терлекчелек күрсәткечләрен дә һәр тармак буенча карап чыгарга, башка сеңдерергә, кайберләрең язып алырга кирәк иде. Кабул итү бүлмәсендә дежур торучы инструктор кереп, аның кушуы буенча чакыртылган алты кешенең көтеп торуын әйтте. —Ярты сәгать үтмичә, беркемне дә кертмәгез,—дип чыгарды ул инструкторны. Районның саннары куанырлык түгел иде. Арсланов кәгазьләрен тирләппешеп актарды, телефоннары да, үч иткән кебек, туктаусыз зырылдады. Менә ишек артында ниндидер кычкырышкан тавышлар ишетелде. Арсланов аптырап башын кәгазьләрдән күтәрде. Ишекнең тышкы каты дөпе-дөпе килде. Инструкторның: “Кермисез, кермисез!”—дигән тавышы ишетелде. Ул арада эчке ишек тә киерелеп ачылып китте һәм тупсада терәлеп торган күршеләре Гандәлифә Чукаева пәйда булды. Аны күргәч, беренченең йөрәге табанына төшеп китте. Чукаева башына кышын да, жәен дә салмый торган түгәрәк каракүл бүреген кигән, ап-ак чәчләре шул бүреге астыннан куркыныч булып тырпаешканнар, күмердәй янучы кара күзләренең зур булып ачылуы анын коточкыч дулкынлануы турында сөйли иде. Бүрәнәдәй төз аякларына шулай ук кышын да, жәен дә салмый торган хром итекләрен кигән, өстендә озын саргылт плащ, култык астында ниндидер катыргы тартма. Ул, уң кулындагы юан таягы белән идәнне дөпелдәтеп. Арсланов каршына килде дә зарланырга кереште: —Бу нинди бюрократия бу, иптәш Арсланов0 ! Инструкторыгыз: "Нинди мәсьәлә белән керәсез, шәхси мәсьәләме, эш мәсьәләсеме?”—дип чат ябышты, җитмәсә мине—халык контроленең штаттан тыш инспекторын, гомер буе авылларда вәкил булып йөргән кешене кертмәскә маташа —Кертмәскә кушкан идем шул,—дип борын астыннан гына мыгырданды Арсланов. Ул арада Чукаева тирләгән битен җиңе белән сөртеп алды да ике сәдәфкә эләккән плащын ычкындырып җибәрде Ул әллә марлядан, әллә үтә күренмәле материядән тегелгән эчке күлмәктән иде Арсланов, ана карамаска тырышып, башын читкә борды һәм: —Иптәш Чукаева... үзегезне көзгедән карагыз әле. Чукаева, ул борылган якка килеп, таягын Арслановнын борын төбендә селкеде: —Көлмәгез миннән!—дип җикеренде ул —Кояшың җитмешкә борылгач, көзгегә карасан да-карамасан да юк инде ул. Үзегез тирәсендә бөтерелүче сылу хатыннарыгыз карасын ул көзгегә! Чукаева таягын идәнгә ташлады да, катыргы тартманы ачып, Арсланов алдындагы кәгазьләр өстенә биш-алты мәче баласы китереп аударды. Ак йоннары арасына куе-кызгылт сары тамга төшкән, яшел күзле мәче балалары, кәгазьләр өстендә очлы койрыкларын тырпайтып, мияулый- мияулый йөгерешә дә башладылар. “Мин акылдан шашам, төнлә күргән куркыныч төшләремнең дәвамы хәзер күз алдымда галлюцинация булып гәүдәләнә ахрысы", дип уйлады Арсланов куркынып. —Сез нишлисез, иптәш Чукаева?! Бу нәрсә0 !—дип кычкырды ул, ике кулын мәче балалары өстендә аркылы-торкылы уйнатып. —Минем түзәрлегем калмады,—диде Чукаева, аңа ябырылып —Елына ничә мәртәбә мәче баласы таратам. Сезнең мәче балалары алар —Сез ни сөйлисез?!—Арсланов сулышы кысылып туктап торды —Безнең мәчебез ата. —Ата шул. Нәкъ үзегезгә охшаган. Өй алды ярыгыннан төшә дә минем мәчене аздырып алып чыгып китә. Күрәсезме, сезнең әдрәс мәчегезнең җирән тамгалары, берничек тә кире кага алмыйсыз. Арсланов, кулы белән тиз-тиз эләктергәләп, мәче балаларын тартмага салып, өстәленнән читкә этте. Берсе кәгазьләрен юешләп тә өлгергән иде инде. —Юк, алай гына котыла алмассыз,—дип ажгырды Чукаева. Ул, тартмасын аударып, мәче балаларын идәнгә җибәрде Аннары дәһшәтле карап. Арслановнын каршына ук килде: —Утыр, иптәш Арсланов! Колак яргыч тавыштан ул кәнәфиенә чумды. —Мин күпме газап чигәргә тиеш, бу хәл күпме дәвам итәр?! —Сон аны нишләтик сон инде? —Печтерсгез! Йә бәйдә тотыгыз! “Үзеңнең мәченә спираль куйдыр",—дип кычкырасы килде Арслановнын Бер мәче баласы, анын чалбар балагы белән трико арасына кереп, тәненә тырнакларын батыра-батыра, югары үрмали башлады —Мин сезнен өстән обкомга жалоба язам Сезнен әдрәс азгыныгызоан башлыйм Минем ак песиемне мораль яктан таркатуын күрсәтәм. аннары сезнен үзегезгә күчәм. Алимент түләп тә котыла алмассыз! Арслановнын башы шаулый башлады. Әгәр Чукаеваның аның өстеннән язган шикаятьләрен бергә тупласаң, зур бер папка булыр иде. Арслановлар күчеп килгән елны ук, ул “әтәчемне тозлы ит ашатып үтерделәр”, дип бөтен тирә-юньне сасытты. Чыннан да аның күркә кадәр кызыл әтәче, койма өстеннән очып кереп, су түгә торган урынга ташланган тозлы ит ашап, Арслановлар ишек алдында үлгән иде. Хәят белән алар Чукаевага өч әтәч биреп тә котыла алмадылар. Чукаева гомер буе орлыкчылык инспекциясендә эшләде. Анарда районның барлык информациясе дә тупланган, ул аны теләсә кайда сөйләп, халыкка житкереп бара иде. Ул беркемнән дә курку дигән нәрсәне белми, кибетләрдә, ашханәләрдә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә туктаусыз нотык тота, даһи Ленин күрсәтмәләрен Арслановлар аяк астына салып таптадылар, дип сөйләп йөри; кечкенә генә кимчелегеңне дә олы итеп күпертә, синнән халык дошманы ясый, ялгышып бер сүз катсаң, бәгыреңне чукый башлый. Кайчакларда Арсланов, хатыны йә кызы белән ял көнне машинада берәр жирдән кайтып туктаса, ул, анын каршына чыгып, тагын бармак яный: “Дәүләт бензины белән чабасыз! Районда ничә начальник—барыгыз да шулай. Ничек оят түгел?”—дип сукыр чебен кебек күзеңә керә. Районда, әлбәттә, жалоба язучылар ул гына түгел, алар күзеңә күренмәскә, синнән качарга тырышалар, ә бу, үтмәс балта белән юнып ясалган гәүдәсен, таяк тыккан төсле туп- туры җилкәләрен сикертә-сикертә, юан таягын шыкылдата-шыкылдата, синең каршына дәһшәтле атлап килә. Ул урамнан да кешечә генә йөрми: уртадан киерелеп бара, ике аягын юлның ике читенә аерып басып атлый. Машинаң белән килсәң, ни бер ягыннан, ни икенче ягыннан үтеп тә китә алмыйсын, туктап көтәргә туры килә. Башка жалоба язучылар синнән качарга тырышса, ул ин элек “Жалоба язам”, дип әллә ничә мәртәбә сине үрти, шомландыра, бәгыреңә төшә. Аннары жалобаны яздым, җибәрдем, дип җанынны ашый. Әгәр дә тикшерү килсә, тантана итеп, “Әйттемме мин сиңа! Менә хәзер шәһәреңне бөрәләр синең!” дип тагын йөрәгеңне чукый. Кайда халык бар, шунда “Мин жалоба яздым”, дип мактана, тикшерергә килделәр, дип горурлана. Берәр чара күрелсә, “Шәһәрләрен бөрдемме!” дип тантана итә. Аның белән күрше булып тору Арсланов өчен үзе зур фаҗига иде. Бер елны ул Батгаловка “Суыткыч бушабрак китте бит әле”, дип шылтыраткан иде. Мондый очракларда икенче көнне үк колхоздан ит китерәләр, ләкин бусында андый нәрсә булмады. Бер дүрт- биш көннән сон Батталов белән очрашкач, Арсланов аңа үпкә сүзе белдерде: —Син ни сөйлисең, Миңзаһит Усманович?—диде Батталов гаҗәпләнеп.— Икенче көнне үк склад мөдире иң зур сарык түшкәсен полиэтиленга төреп сезгә җибәрүе турында хәбәр итте. Мәсьәләне ачыклый башлагач, шофер егетнең, адресны бутап, түшкәне Чукаеваның болдырына куеп китүе мәгълүм булды. Ит турында әйтү түгел, алай-болай Чукаева сүз кузгатса, ни дип аклану турында баш ватты Арсланов. Берәр айлап үткәч, район газетасында бер кечкенә генә мәкалә чыкты. Анда картлар йортында тәрбияләнүче бер әби Чукаеваның аларга утыз килограммлы сарык түшкәсе алып килеп тапшыруы, хәер өләшүе турында язган, аңа барлык тәрбияләнүчеләр исеменнән рәхмәт әйткән иде . Мәче баласы, үрмәли торгач, аның тезеннән югарыга ук менеп житге. Арсланов торып аягын селкетте, кулы белән мәче баласын сыпырып төшерергә теләп, чалбар балагы аша аска шудырырга маташты. Әмма ул тырнакларын тәненә батыруга, кулын корт чаккандай кире алды. Чукаева аңа һаман ниндидер сүзләр белән яный иде. Арсланов аны гомере буе аңлый алмады. Жәй көне ул чикләвек җыеп, стаканлап сатып утыра. Урамда ыргытылган бер генә буш шешәне дә калдырмый, аны, күрәсезме, дигәндәй кулына тотып кайта. Үзе кычкырып эчкечеләрне сүгә: “Бай хәерчеләр, шешәләрен атып бәрәләр, имеш. Әле ачка интегәсе көннәрегез алда!— Кемнәрдер очраса, ул аларга сөйли, әгәр кеше юк икән, берүзе авызыннан ут чәчеп бара.—Ул җир шары тәмам тилерде. Туп типкән өчен миллиардлар түгәләр, узышып машина ваткан өчен миллиардлар, бер-берен бияләй киеп кыйнаган өчен миллиардлар сарыф ителә. Ә күпме халык ачтан кырыла. Моннан да зуррак ахмаклыкның булуы мөмкин түгел Чукаева ишек алдында, бакчасында йөз төрле чәчәк үстерә, алар арасында кар яуганчы уттай янып утыручылары бар. Ул аларны иркәли, аларга табына, битләрен тигерә. Ә кешеләргә “үлгәннәрнең жаны чәчәкләрдә", ди. Чукаева барлык акчасын картлар йортына, ятим балаларга, гарипләргә бирә, диләр. Ул әле бүген дә урта мәктәптә звонок бирүче булып эшли. Аны күргәч, балалар аяк очларына гына басып йөриләр Кырыс, беркемгә дә ташлама ясамаучы, усал Чукаева аларны надзиратель кебек тәртиптә тота, мәктәп директорының шаярып әйтүенчә, Чукаева булганда, ана тәрбия завучы кирәк тә түгел. Арсланов ирексездән ыңгырашып куйды: мәче баласы бот төбенә үк күтәрелеп, иң авырта торган җиренә тырнагын батыргач, анын түземе калмады: —Бер генә минутка, иптәш Чукаева,—диде дә үзенен түр яктагы ял итү бүлмәсенә кабаланып атлады. Бүлмәгә керү белән, чалбар каешларын- изүләрен ычкындырып, мәче баласын эләктерүгә, артында шартлап ишек ачылып китте. Ул бур кеше сыман башын артка борды һәм. ярым чүгәләп, таягын аңа таба төзәгән Чукаеваны күрде. —Мал иясен таныган!—дип хихылдады Чукаева. Арсланов бер кулына чалбарын, икенче кулына мәче баласын тоткан килеш тораташ катлы. —Ябыгыз ишекне!—дип кычкырды ул кызарынып-бүртенеп. Чукаева көлүен дәвам итте. Арсланов мәчене ана таба ыргытты да ишекне япты, әмма борыс белән ишек арасында Чукаеванын таягы кысылып калды. —Ха-ха-ха! Халык күзеннән бернине дә яшерә алмыйсын!—Чукаева таягын тартып алып ишекне япты Арсланов. кыйнап кыерсытылган бала кебек мышкылдый-мышкылдый. кабаланып чалбар изүен, каешын эләктерде һәм бүлмәсенә чыкты Чукаева киткән, бөтен җирдә мәче балалары йөри, ишек төбендә дежур инструктор басып тора иде. —Тизрәк тартмага тутырыгыз боларны! Минем шоферга гаражга чыгарыгыз. Теләсә нишләтсен.—диде ул, кулларын чатый-ботый бутап, үзе кабаланып тагын ял бүлмәсенә керде, суыткычтан алып, бер стакан шифалы су эчте һәм ни уйларга, ни кылырга белмичә аптырап торды. Бераз хәл алганнан соң, ул бүлмәсенә чыкты, селекторга басып, инструкторга: —Сабитов керсен,—диде. Мэлс салмак адымнар белән бүлмәгә керде, алар кул биреп күрештеләр. —Утыр. Сабитов,—диде Арсланов. Мэлс стена буендагы урындыкка барып утырды —Юк, син анда утырма әле. менә минем каршыдагы урындыкка күч Мэлс. эченнән гажәпләнсә дә. тыштан берни дә сиздермичә, анын каршысына утырды. Арсланов. күзләрен дә йоммыйча, туп-туры анын йөзенә текәлде. Беренченең чыраеннан берни дә укырлык түгел иде. Анын хәрәкәтсез күзләре каршында болай утыру Мэлсны туйдырды Ул түземсезләнеп урындыгын шудырып куйды һәм тамак кырды — Ник чакырганны беләсеңме. Сабитов'.’ -Юк. — Минем менә шушылай озак итеп синен күзләренә карыйсым килде —Нәрсә күрдегез сон’—диде Мэлс. көчәнеп елмаерга тырышып —Берни дә күрмәдем Син тәмам әйбәт кеше маскасы кияргә өйрәнеп беткәнсең Мэлснын йөзе җитдиләнеп китте —Маскадан талаучылар, бандитлар, шамакайлар гына йөри — Кара нинди нечкә икәнсең син!—дип куйды Арсланов —Әйдә, алайса конкрет сөйләшик. Син рабочком председателенә дип салынган йортнын элеккесенә бер механизаторны керттен, мина биргән вәгъдәңне боздын —Анда минем гаебем юк,—диде Мэлс — Нәбиуллин үзе үк сезгә аңлатырга тиеш иде. Арсланов шапылдатып учы белән өстәлгә сукты: —Кисәтеп куям: мин мондый әйберләрне кичермим. Күп нәрсәләрне гафу итеп була: эчүчелекне, караклыкны, ялкаулыкны, сиңа хас кирелекне, әмма ялганны мин кичерә алмыйм. Ни өчен икәнен әйтимме?—Арсланов, сүзеннән туктап, ана карап торды, ләкин Мэлс авыз ачып берни дә дәшмәде.—Минем үземнең алдаганым юк. Арсланов аның йөзендә ниндидер кинаяле елмаю билгеләре чамалады. —Син минем сүзләр белән килешмисең ахрысы? —Мин берни дә әйтмәдем шикелле... Арсланов урыныннан торып кулларын чалбар кесәсенә тыкты. —Мин тагын менә нәрсә хакында уйлыйм,—диде ул карашын аска төбәгән хәлдә, гәүдә авырлыгын әле аяк башына, әле үкчәсенә күчерә- күчерә селкенгәләп.—Син үч аласың ахрысы. Бу сүзләрне ишетүгә, Мэлс та урыныннан сикереп торды. —Хөрмәтле Минзаһит Усманович!—диде ул рәнҗүле тавыш белән — Беренче секретарь булсагыз да, хыялыгызда тудырган һәрбер нәрсәне кешегә беркетеп куярга ярамыйдыр. — Ну-ну-ну!— диде Арсланов күкрәген киереп. —Мондый гына кылануларны мин күп күргән. Әгәр үч булса, бусы инде ялганнан да яманрак. Сиңа китәргә мөмкин. Мэлс кызулап чыгып китте. Арсланов сәгатенә күз төшерде һәм китапка язмый торган сүзләр белән авыз эченнән генә карганып алды. Юлга чыгарга вакыт җиткән, ул инде кабат беркемне дә кабул итә алмый иде. Мэлс та, машинага утыргач, нәкъ Арсланов кебек үк карганып алды. Аның баш миендә һаман бер сүз бөтерелде: үч, үч, үч! Арсланов бу уе белән нык ялгыша иде. Әгәр Ирек өчен аңардан үч алырга ниятләгән булса, Мэлс бик күп нәрсәләр таба алыр иде. Бәлки үч алырга да кирәктер. Ләкин анарда андый теләк хәтта Ирекне партиядән чыгарган чорда да тумады. Нәбиуллинга квартира бирмәүдә Мэлснын тырышлыгы зур булды, чөнки бу кеше аны алырга лаек түгел иде. Эшли башлавының беренче көненнән үк ул үзен бик һавалы тотты. Ниндидер җитди эшкә килгәндә, анын буш куык икәнлеге күренде. Мона җитәкчеләр генә түгел, халык та бик тиз төшенде. Шунын өстенә Нәбиуллин берничә семьяны чак кына таркатмыйча калды. Аның эшчеләр комитеты председателе итеп кем аркасында куелуы да һәркемгә мәгълүм иде. Җитәкчеләр шул сәбәп аркасында анын белән бик кыен хәлдә калганда да конфликтка кермәскә тырыштылар, ә гади халык эчтән көлеп, тыштан дәшмәде, анын сүзенә буйсынган булып кыланды. Эшчеләр комитеты рәисе булып йөргән бу кешенең тагын бер хәтәр ягы бар иде: ул бөтен нәрсәне Арслановка көне- сәгате белән җиткереп тора. Колхоз-совхоз җитәкчеләре белән бер утырганда, анын хакында Мэлс шаярып: “Ул безнең беренче номерлы шпион”, дип ычкындырган иде. Бу кушамат Нәбиуллинга ябышты да куйды “Үрнәк” рәисе Өлфәт Жәмиловка шул ук Мэлс тарафыннан бүләк ителгән “икенче номерлы шпион” дигән кушамат белән канәгатьләнергә туры килде Кайсы яклап уйласаң да, Нәбиуллинны яна өйгә кертеп булмый иде. Арслановның әледән-әле аңа квартира бирүне исенә төшереп торуына Мэлс тыштан “ярар, шулай эшлибез”, дисә дә, эченнән ничек итеп халык алдында бу хурлыклы адымны ясамау турында баш ватты. Беренче йортны алдынгы механизатор, атказанган колхозчы Кадыйровка бирү артык катлаулы булмады. Ә инде әле генә төзелеп беткәне белән шактый шөгыльләнергә туры килде. Мэлс дирекциядәге, профсоюз комитетындагы һәр кеше белән кат-кат әллә ничә мәртәбә сөйләште. Арслановтан курку ал арны ирексез рәвештә Нәбиуллин файдасына сөйләргә мәжбүрли иде. Эшчеләр комитеты белән дирекциянең берләштерелгән утырышында әлеге йортны кемгә бирү мәсьәләсе сәгать ярым тикшерелде. Анда Мэлс үзе генә дә сигез мәртәбә чыгыш ясады. Кемнәрдер битараф калып котылырга теләде Утырыш көнне биш-алты кеше чиргә сабышты Адарын җилтерәтеп өйләреннән алып килделәр. Ахырда күпчелек тавыш белән йорт сыер савучы Габидуллина Нәзирәгә бирелде Мэлс шул көнне төнге уникедә, урамда аяк тавышлары басылгач, кача-поса Габидуллиналарга китте, тәрәзә чиертеп, аларны йокысыннан уятып керде. —Бернигә карамыйча, тан аткач ук яна йортка күчәсез. Тавыш-гауга зурга китәргә мөмкин,—диде ул аларны кисәтеп —Мона бәйле кешеләр берни алдында да чигенүне белмиләр —Безгә бер-бер хәл булмасмы сон?—дип калтыранып тора бирде Нәзирә. — Берни дә булмаячак. Йорт законлы рәвештә сезгә тиеш. Икегез дә гомер буе совхозда сәламәтлегегезне югалттыгыз. Мин сезгә орден да. медаль дә вәгъдә итә алмыйм. Эшләгән эшегезгә бөтен рәхмәтем шушы булыр Ул тагын, күләгә урыннардан иелә-бәгелә аяк очларына гына басып, өенә кайтып китте. Икенче көнне Габидуллиннар яна өйгә күчкәннәр иде инде. 3 Кайтасы машиналар кайтып бетеп, башкарма комитет бинасында беркем дә калмады. Ирек ике сәгатьләп язып утырды Инде эшләп булмаячак иде. Ул телефоннан район кулланучылар җәмгыяте рәисе Ивановнын өенә шылтыратты: —Николай Кузьмич, мин дипломны язып бетергән идем. —Уже —дип гаҗәпләнде Иванов —Кайда сон ул? —Мин дежурда. Әгәр алып китәм дисәгез, мин аны алып килдем. —Әлбәттә, әлбәттә! Ун минуттан мин сезнең яныгызда булам. Ирек өстәлләрне җыештырып куйды, өч айга якын дежурга килгән саен эшләп төгәлләгән дипломны кулына алып, актарып-актарып карады Анын читтән торып укучыларга контроль эшләр язарга булышкалаганы. гаризалар, югары оешмаларга хатлар язып биргәне күп булды, әмма бу диплом беренчесе иде. Баштарак бик күпләр. Арслановка ачулыдыр дип. ана беренче өстеннән жалоба язарга кодалап, яисә язган жалобаларын төзәтеп бирүне сорап килүчеләр күп булды Ирек аларнын берсен дә кабул итмәде, мондый нәрсәгә анын кулы бармый, күңеле тартмый иде Моннан өч ай элек дежурда чакта ана Иванов шылтыратты: — Кызым университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый иде. Быел дипломын яклый алмады Шуны бераз төзәткәләп бирә алмас идегезме икән?—диде ялварулы тавыш белән —Әгәр кулымнан килсә, ярдәм итәрмен.—диде Ирек. Диплом эшен укыгач. Ирек аны янабаштан язарга туры киләчәген аңлады. Теманы ачарга тиешле фактик материал артыгы белән тупланган, әмма ул тиешенчә анализлап, эзлекле концепциягә салынмаган иде Берничә кон уйланып йөргәч, ул эшкә тотынды Иванов буш кул белән килмәячәк. Ирек үз-үзенә нәфрәтләнә, әмма берни дә кыла алмый. Кешеләрдән акча кабул итмәгәч, ана килүчеләр барысы да ярты калдырып китәләр. Тормыш тәгәрмәче туктаусыз әйләнде. Ирек үзе исә аракыга эшли торган машина моторы кебек бер җырлап, бер сүнәм. бер үләм. дип эшли бирде Ивановнын килеп керүе анын бу уйларын шунда ук юкка чыгарды Ул диплом эшен кат-кат актарды. Шушы кадәр әйберне ничек язып була?”—дип тел шартлатты Аннары өстәлгә колбаса, кыяр, помидор, ипи чыгарып куйды, затлы коньяк утыртты Ике рюмка алырга да онытмаган иде Иванов рюмкаларга коньяк салды һәм —Мин сезнең бу ярдәмегезне мәңге онытмам. Ирек Хәйриевич.—диде. Бераз сөйләшеп утыргач. Иванов кайтырга кузгалды һәм өстәлгә конверт куйды —Аз дип үпкәләмәгез Рәхмәт йөзеннән генә Ирек ни конвертка үрелергә белмәде, ни сүз әйтә алмады. Иванов киткәч, конверттан өч йөз сум акча алды. Беркемнән бер тиен акча алмаган Ирек өчен бу коточкыч хәл иде. Ул ни шатланырга, ни кайгырырга белмәде. Бу—кемнеңдер кесәсенә кереп урлаган әйбер кебегрәк иде. Сәгать иртәнге өчләрдә, башын өстәлгә салып әз генә ял итим, дигән иде—ничек йоклап киткәнен дә сизмәгән, хәтта ишеген дә бикләмәгән булып чыкты. Кемдер төрткәләүгә, ул авырлык белән күзләрен ачты һәм, каршысында басып торган Гаскәровны күргәч, чайкалып аягүрә басты. Ярый әле өстәлен җыештырып куйган, шешәсен дипломатына салган иде. —Исәнмесез, Сәет Мөбәрәкович!—диде ул, телен көч-хәл белән әйләндереп. Сәгать әле дүрт тулып кына киткән, райбашкарма рәисенең бу вакытта килүе сәеррәк иде. —Исәнлеккә мин исән,—диде Гаскәров,—Тик менә сез генә.. —Гафу итегез, шулай килеп чыкты... —Шулай килеп чыкмады, Ирек Хәйриевич. Кызганычка каршы, шулай бара. Дәшмәгәч тә, мин бит сукыр түгел. Сигналлар да килеп тора. Сез нинди упкынга юл алганыгызны беләсезме? Агуланган тәнне җан ташлап китә. Әгәр минем сүзләремә ышанмасагыз, тирә-юнегезгә күз салыгыз. Аракы аркасында ирләр чалгы белән чапкандай кырыла. Ул, икенче катка күтәрелә торган баскычка җиткәч, артына борылып: —Бүген мин сезне күрмәдем,—диде.—Зинһар тизрәк кайтып китегез.. Инде ул ничә мәртәбә "яңадан бер дә капмыйм”, дип ант бирде. Әмма аракы күрү белән, "бүген генә, әз генә”, дигән уй аның антын юкка чыгарды "Мондый хәл күпме дәвам итәргә мөмкин соң?—дип уйлады ул.— Әгәр аракы эчүдән чирләгән вакытларны хисаплый башласаң, ул ничә үлемнән калды икән?” Тәннең һәр сөягенә кадәр калтырап, аяк-куллар оеп, йөрәк менә туктыйм-менә туктыйм дип типкәндә, якты дөнья сурәтен югалтып күз алдында калтырап торганда, әҗәлнең тизрәк килүен теләгән чаклары да аз булмады аның. Ирек өстәлгә иелгән башын куллары белән кысып тоткан хәлдә шул хәсрәтле уйларын уйлады. Күпме уйласаң да, нәтиҗә бер: котылырга кирәк иде. Йә син аракыдан, йә тормыш синнән котыла. Арада берни дә юк, икесенең берсен сайларга кала. “Бетте!”—дигән кискен нәтиҗәгә килде ул.—Шушы минуттан ташлыйм! Киңәшмә озак бармады. Үзәк Комитет кушуы буенча, дип һәр районга планнан тыш ашлык сату заданиесе җиткерелде. Арсланов та, башкалар да беренче секретарьның аны хуплап алмаганлыгын яхшы аңладылар. Элекке еллардагы кебек, заданиене үтәү бөтен кискенлеге белән куелмады, куркыту сүзләре булмады. Димәк, аны үтәмичә дә калырга мөмкин булып чыга. Арсланов төнге унберенчедә өенә кайтып керде дә чәй эчкәнче үк Нәҗмиевкә шылтыратты. Иртәнге сигезгә хуҗалык җитәкчеләрен җыярга кушты. Киңәшмәне ул да йомшак кына, тавыш күтәрмичә генә уздырды. Булган икмәкне ычкындырасы килми иде. Планнарны, заданиеләрне үтәп, кыш көне фуражга интегеп, сызгырып йөрүләрнең азабын Миңзаһит Усманович яхшы белә. Эшнең нидә икәнлеген, әлбәттә, җитәкчеләр дә яхшы анладылар. Мэлс та шул көнне төштән соң дирекция каршына килеп туктаган ике КамАЗ машинасына икмәк төятмәде. Аның Чаллыдан кирпеч алып кайтасы бар иде. Урып-җыю эшләренә командировкага җибәрелгән машиналарны бүтән максатларда файдаланмаска, дигән күрсәтмә булса да, җитәкчеләр аларны, хуҗалык ихтыяҗларыннан чыгып, җайлап-җайлап кына үз эшләренә боралар иде. Чаллыдан килгән ул шоферлар Мэлснын тәкъдименә биш куллап ризалаштылар. Мэлс икенче көнне үк агрономнарны, алты хатынны, кул ураклары, чалгылар белән коралландырып, яңа сортлар үстерелә торган вак кишәрлекләргә алып китте. Һәр кишәрлекне бер генә башакны да әрәм итмичә урырга, көлтә итеп бәйләргә, сортынын исемен язып куярга кирәклеген аңлатты. Ул үзе дә яна сорт бодайны урып, көлтәләргә бәйли барды Әледән-әле, кишәрлектән кишәрлеккә йөреп, башкалар эшен тикшерде. Көн шулкадәр матур, җилсез, август кояшы, башаклар тизрәк пешсен, дигәндәй алтын нурларын мул итеп коя. Бодай басуы читендәге каеннар дулкын-дулкын рәшә уртасыннан авыл буасына таба акрын гына йөгерәләр төсле. Камыл төпләрендә "Тиз-тиз-тиз!" дип чикерткатәр сайрый, уракны ашыктырырга куша. Зәңгәр күк йөзендәге өем-өем болытлар да. әллә шул чикерткәләр тавышын тынлап, әллә халыкнын эшләвен карап, бара торган юлларыннан туктап калганнар төсле. Шушыларнын бөтенесенә икмәк исе, туфрак исе, камыл төпләрендә үскән кузлут, күкчәчәк, кыргый тары исе, кояш нурлары аша иңгән кайнар ширбәт белән бергә катнашып, күңелдә берничек тә аңлатып бирә алмый торган куаныч уята Бу мизгелләрдә синнән дә бәхетле кеше юк. дөньянын ин могҗизалы, ин серле урыны шушындадыр кебек. Мэлс машина тавышына башын күтәрде һәм анын шатлыклы уйлары шунда ук юкка чыкты: кишәрлек кырына Арсланов "Волга"сы килеп туктаган иде. Ул, рульдән төшеп, уракчылар янына килде —Исәнмесез, Алла ярдәм бирсен!—дип дәште һәм ирләр белән кул биреп күрешеп чыкты. Хатын-кызлар янына барып, берничә шаян сүз әйтте, аларны мактады, аннары Мэлс янына килде һәм чыраен бозып кискен генә: —Давай-ка. дорогой, ындыр табагына!—диде. Анын машинасына ияреп, арттан чыккан тузанын иснәмәскә тырышып, тизлеген шактый киметеп. Мэлс күнелсез уйларына чумды. Беренче секретарь юньлелек белән килмәгән иде. әлбәттә. Алар инде быелгы уракта бер мәртәбә якага-яка килгәннәр иде. Казанның басымы астында райком барлык хуҗалыкларда да игеннәрне аеры уруны таләп итте Яңгырлар әледән-әле куркытып торганда, бу хәтәр нәрсә иде. Мэлс бодайны турыга урдырды. Моны белгән Арсланов, ут чыккандай, совхозга килеп төште Мэлсны. райком линиясенә каршы киләсең дип пыр туздырды, әллә нинди сүзләр белән тетмәсен тетте, “Бер генә центнер икмәк яндырсан да. төрмәгә утыртам".—дип янады. Мэлснын үзе ясаткан ашлык киптерү җайланмасы тәүлек буе эшләп тора иде. Урылган икмәкне тиешенчә җилгәреп, чистартып, киптереп, дәүләткә сатып баруларын Арсланов үз күзләре белән күрсә дә. тузынудан туктамады, бик каты янап китте Менә бүген, менә хәзер шуларның бөтенесен чыгарырга килгән булырга тиеш беренче. Алар ындыр табагына кайтып туктадылар. Җилгәргечләр дә. ашлык чистарткыч машиналар да, киптергеч агрегат та гөрләп эшли иде. —Син нишләп кичә икмәк чыгармадын- ’—диде Арсланов. күзләрен ачулы ялтыратып. — Мин чыгарырдай ипиемне чыгарып бетердем инде, Минзаһит Усманович. Арсланов дәртләп кабынды: —Әллә син кичәге киңәшмәдән берни дә анламадын?! Үзәк Комитет заданиесе гурында сүз бара. —Шулай икәнен беләм Мин бит инде чәчүлек орлык белән сортлы ашлыкка кагыла алмыйм Арсланов. кызу-кызу атлап, ындыр табагының түбәле өлешендә тау кебек өелеп торган чиста бодай көшеленә килде. Ул иелеп бер уч бодай алды, аны җентекләп карады да учында сикертә-сикертә: —Ә бу нәрсә?!—диде. —Бусы фуражга. —Әле урак бетмәгән.—диде Арсланов —Фуражлык кына чыгар Иртәгә сиңа мин колонна җибәрәм. менә шушы бодаеңны төйисен — Минзаһит Усманович!—диде Мэлс ялварулы тавыш белән —Мин дәүләт планын бер ярым мәртәбәгә үтәдем Үтәмәүчеләр шактый бит Сатсыннар. Ел саен безнен фуражга дигән ашлыкны алып бетерәсез дә, аннары бөтен жәфасы мина кала. —Фураж бик кирәк булгач, ник син безнен күрсәтмәне боздың? —Нәрсә боздым мин?—диде Мэлс, ана аптыраулы караш ташлап. —Чиста парны йөз гектарда гына калдырырга кушылдымы сиңа? Мэлс ярсып китте: —Мин бит агроном кеше, Миңзаһит Усманович,—диде ул акланып.— Жиргә ял кирәген беләм.—Ул, ике кулын Арслановка таба сузып, бармакларын кызу-кызу хәрәкәтләндерергә кереште.—Миңа жирдә казынырга рөхсәт итегез инде, мин бит бүтән берни дә сорамыйм. Арсланов аның кулларын кискен генә хәрәкәт белән читкә кагып җибәрде. —Син монда спектакль куеп маташма әле, Сабитов! Иртәгә бу бодайны төятәсең! Әгәр төятмәсән, партбилетың белән хушлашырсың! “Биектау”дан кайтканда, инде төш вакыты җиткән иде. Арсланов, райкомга кереп тормастан, машинасы белән өйләренә кайтты. Капка төбенә туктап, машина ишеген ачуга, аның каршына ак мәчесен кулына тоткан Чукаева килеп басты. —Песиемнең имиләре шешкән, китер балаларын!—диде ул елак тавыш белән. Арслановнын аны сугып егасы килде. —Мин каян белим аларны?!— диде ул ачуына тыгылып. —Син аларны нишләп белмәскә тиеш ди?! Нигә аларны аталары янына алып кайтмадың? Арсланов кулын селтәп өйгә кереп китмәкче булды, әмма Чукаева тотам да калмыйча аңа иярде. —Ярый,—диде Арсланов, сүзләрен теш арасыннан сыгып чыгарып — Хәзер шоферга шылтыратам. Әгәр үтергән булмаса, китереп бирер. —Үтереп карасын, “Чаян”га язармын,—дип Чукаева тузына-тузына капкасыннан кереп китте. Хәят иренең капка төбендә Чукаева белән сөйләшеп торуын күрүгә хафага төште. Хәзер өйдә җәнҗал чыгачак. Бүген ул универмагтан челтәр алып чыгучыларны очратты да шактый озын чиратның койрыгына барып басты. Һәм алдарак торучы хатыннарның сөйләшүен ишетеп колакларын сагайтты. —Арслановнын тач үзен язган,—диде нечкә тавышлысы. —Без эштә җыелышып укыдык, көлә-көлә эчләребез катты,—диде тотлыккан кебегрәк сөйләшүчесе.—Оста да инде Ирек Сабитов. —Кайда басылган сон ул?—дип сорады өченчесе. —“Чаян” журналының соңгы санында. —Ирем янына больницага барган идем, анда да палатадан палатага йөртеп укыйлар,—дип өстәде берсе. Ул ике бите ут булып янган хәлдә очып кайткандай кайтты. Бер танышыннан журналны табып китертте, “Түрәев нотыгы” дигән сатирик хикәяне ут капкандай укып чыкты. Зур гына оешма җитәкчесе үз кешеләрен кыздырып чыгыш ясый. Орчык буе гәүдәле, камыт сыйраклы Түрәевнен тышкы кыяфәте дә, хәрәкәтләре дә Миңзаһитка бөтенләй туры килми. Әмма ярым татарча, ярым урысча нотыгының һәр җөмләсе, һәр сүзе анын авызыннан өзеп алынган төсле. Моны беркем белән дә бутап булмый, бу суеп каплаган Миңзаһит үзе иде! Ире ашап-эчеп залдагы диванга ял итәргә яткач, Хәят йомшак адымнар белән генә аның янына чыкты һәм журналның теге битен ачып аңа сузды. —Укып кара әле менә моны.. —Нәрсә?!—диде Миңзаһит ачулы нечкә тавыш белән.—Минем “Правда” газетасын кулыма алырга вакытым юк, ә син миңа “Чаян” сузасың. —Зинһар карап чык, бөтен Болынкыр шуңа чат ябышкан... Минзаһитнын күнеле ниндидер начар нәрсә сизенде. Ул “Чаян”ны җирәнгеч кыяфәт белән укырга кереште, укыган саен йөзе чытыла, кызарып бүртенә барды, борын тишекләре кинәйде, иреннәре калтыранды. Ахырда журналны хатынына атып бәрде —Ну и сволочь бу Сабитов!—Ул, күзләрен ачулы уйнатып, әрле-бирле йөрергә кереште —Тик ятмый соббака! Хәят кече якка чыкмакчы булып ике-өч адым атларга өлгермәде, иренен ачулы тавышыннан туктап калды. —Ник дәшмисен?! Син дә анын яклымы?! —Дөресен әйтсәм, бөтен ачуынны миннән алачаксын ич син,—диде Хәят, аңа куркулы караш ташлап. —Әйт дөресен! Аю түгел, ашамам. —Син, Минзаһит, баштагы чорларда бер дә ике телне бутап сөйләшми идең. —Йә, шуннан? —Хәзергечә сөйләвен ул кешеләрне дә, үзеңне дә хөрмәт итмәү була. Шул вакыт почмакта чикерткә сайрый башлады. Минзаһит дөп-дөп басып йөргән җиреннән туктап калды —Бусы тагын каян килеп чыккан?!—диде ул тәмам ярсып. —Әле ишетелгәне юк иде бит —Шайтан белсен нәрсә?! Бөтен яктан һөжүм итәсез. Сабитовка кадәр дөмбәсләп ята. —Син анысына шаккатма, Минзаһит. Ин хәтәре—халыкнын аны хуплавында, аңа кушылуында. —Аларга һәрвакыт кемнедер чәйнәргә кирәк. —Ялгышасың. Тагар телен югары мөнбәрләрдән мыскыллагач, син инде милләтнең үзен дә санга сукмыйсын, дигән сүз. Минзаһит хатынына карчыгадай ташланды — Мин мин нәрсә синеңчә, милләткә каршы кеше булып чыгаммыни?!—диде ул сулышына буылып. Хәят акрын гына кухняга таба чигенде: —Анысын үзең уйла инде... —Аңлашылды! Минем турыда синең бер генә яхшы уен да юклыгын мин белә идем инде. Ачыктан-ачык әйтүен өчен рәхмәт! Шулчак чикерткә сузып-сузып, дәртләнеп сайрарга тотынды, ана икенчесе кушылды Чыгырыннан чыккан Минзаһит хатынының кулыннан "Чаян"ны тартып алып, шатыр-шотыр ертырга кереште —Китапханәнеке бит ул!—Хәят өзгәләнеп ана үрелде —Арсланов җыеп юк итә, диячәкләр. —Дисеннәр! Бәдрәфенә куйган дисеннәр!—Ул ерткаланган журналны чикерткәләр сайраган почмакка томырды,—Сез минем бөтен тынычлыгымны алдыгыз! Әле Чукаева, әле “Чаян”, але чикерткә' Ул дулап чыгып китте Хәят журнал ертыкларын жыеп бетерергә дә өлгермәде. Минзаһит кабат килеп керде, ярсып анын каршына килде —Ничә еллар буе икмәк үстереп, итен-сөтен җитештереп, төзелешләр алып барып, мин тагар халкына каршы эшләгәнмен икән!—Ул бармагын Хәятнең борын төбендә уйнатты —Не получится! Хәяткә дә ниндидер коч инде —Икмәкнең дә, ит-сөтләрнен дә милләте юк,—диде ул тыныч кына. —Аңлашылды! Син Сабитовтан да хуже икәнсең! Минзаһит русчасын, татарчасын кушып сүгенә-сүгенә чыгып китте 4 Беренче кузгалу белән, Мэлс ындыр табагы мөдире Әшрәфжановны култыклап, читкәрәк алып китте —Назыйм агай, Арсланов фуражга дигән бодайны дәүләткә җибәрергә куша. Нишлибез’ Назыйм Әшрәфжанов. гомере буе механизатор булып эшләп, пенсиягә чыккан, барлык тамырлары белән жиргә береккән кеше иде. Ул озак кына башын кашып торды. Аннары карт игенченең йөзенә сизелер-сизелмәс кенә елмаю жәелде: —Кайчандыр бер фокус күрсәткән бар иде минем. —Нинди фокус? —Арпа белән бодайны бергә кушкан идем. Төйи алмадылар. Мэлс кычкырып көлеп җибәрде һәм шунда ук күзләрен очкынландырып: —Әйдә шулай итик! —диде — Арсланов ике телне кушып болгата бит әле. Төштән сон тәвәккәлләделәр. Мэлс үзе дә гел шунда кайнашты. Кичке җидегә кадәр тырышсалар да, төгәлли алмадылар. Төнге смена оештырырга туры килде. Иртәнгә фуражга дигән бодайның урыны ялтырап тора иде инде. Сәгать тугыз тулганда, ындыр табагына ике КамАЗ ияртеп, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Хасбулатов килеп туктады. —Кайдан төйибез?—диде ул, исәнлек-саулык та сорашмастан. Кара кучкыл йөзле, тар мангайлы бу кешене җене сөйми иде Назыймның. Шулай да ул сабырлык сакларга тырышып: —Без аны кичә складка салып куйдык бит инде, иптәш Хасбулатов,— диде. Хасбулатов тупас итеп тәне белән бергә умырып, анын кулбашыннан эләктереп алды. —Әйдә, күрсәт әле фуражыңны! Әшрәфҗанов озын гәүдәсен читкә тартты, Хасбулатовның күбенгән мичкәдәй гәүдәсе чайкалып китте, бармаклары ындыр табагы мөдиренең кулбашыннан ычкынды. —Сез, иптәш Хасбулатов, милиция начальнигы дигәч тә, бик умырмагыз әле,—диде ул, җыерчыклар белән тулы йөзенә ачу билгеләре чыгарып — Син милициягә начальник булсаң, мин туганнан бирле шушы җирнен начальнигы. Егет чагында да мин беркемгә дә умырып тоттырмадым. Тотканнарның авызын җимердем. —Кара, кара, син үзеңә күрә түгел икән,—диде Хасбулатов, аңа астан өскә карап. —Мин “үзеңә күрә” дигән сүзне дә кабул итмим. Үземә күрә мин патша. Әшрәфҗанов эре адымнар белән складка юнәлде, Хасбулатов, кыска тәпиләрен кызу-кызу хәрәкәтләндереп, аңа иярде. Әшрәфҗанов, берни дәшмичә, аны кичә тутырылган ашлык янына алып килде. Хасбулатов, кара төк баскан кыска бармаклы кулын көшелгә батырып, аны берничә мәртәбә актарып чыгарды. Аннары авызын ачып, Әшрәфҗановның йөзенә төбәлде. —Мин синнән бодай сорыйм. Бу бит арпа. —Әллә арпаны бодайдан аера алмыйсыңмы? Монда арпа гына түгел, бодай да бар. —Ә нишләп алай ул? —Фуражга без шулай икесен бергә салабыз. Малларга ашатырга әйбәт була. —Тә-ә-әк!—дип сузды Хасбулатов, нидер андый башлап. Аның иреннәре ачу белән кысылды.—Бу бит синен эш. Әшрәфҗанов бер сүз дәшми китеп барды. Кулына себерке алып, ындыр табагының ин аргы почмагындагы көшелнең өстендәге чүп-чарларны себергәли башлады. Хасбулатов атылып аның янына килде. —Син минем белән шаярма, картлач! Әшрәфҗанов аның ботинка өстен тырмап узды да себеркене ачу белән болгап атты. Аннары бала башы кадәр йодрыгын Хасбулатовның борын төбендә уйнатып алды. —Син, үскәнкәем, башта кеше белән сөйләшергә өйрән! Атан кебек кешегә оялмыйча картлач дип җикереп ятасың. Мин синең кебек коммунист. Менә шушындагы бөтен байлык өчен җавап бирәм. —Ярар, ярар, назланып торыр чак түгел. Каян төятәсең? —Миндә төятерлек ашлык юк. —Әнә теге нәрсә ул?—диде Хасбулатов, ун яктагы чип-чиста. озын булып сузылган бодай көшеленә күрсәтеп. —Ул чәчүлек орлык, кагылырга ярамый анысына. —Семена табарга үзем булышырмын. Ашыгыч задание бу. Хасбулатов шулай диде дә көтеп торган КамАЗлар янына йөгерде. Ул арада машиналарның берсе гөрелдәп көшел янына килеп тә туктады Әшрәфжанов ындыр табагында механик булып эшләүче Фәнискә: —Бер бөртек тә ашлык төятмисез, кешеләргә әйт, мин директорны алып киләм,—диде дә мотоциклы белән тырылдап авылга очты. Мэлс ике сүздән хәлне аңлады. Өч минут үтүгә, ул инде Хасбулатовның каршына килеп баскан иде. Аның белән юри тавышын күтәреп, олылыклап күреште: —О-о-о, исәнмесез, Мөстәкыйм Вәлиевич! Сезнең дә безнең хуҗалыкка килеп чыгар көннәрегез бар икән! Әйдәгез, кайнар чәй белән сыйлыйм үзегезне,—дигән булды ул, көчәнә-көчәнә төчеләнеп. Аның бу сүзләреннән Хасбулатовның йөзе каракучкыл төскә керде. Хәтта кечкенә колакларына кадәр бурлаттай бүртенделәр. —Син, Мэлс Хәйриевич, бик опасный уен башлагансың,—диде ул тыны кысылып —Алай гына котылырмын, дип уйлама. Семенанны төйибез. Мэлсның йөзендәге ялган елмаю сыпырып алгандай юкка чыкты —Ничек итеп? —Ничекме?! Кирәк булса, көч кулланып. —Алай булса, миңа сакланырга кала. Машинадагы ике көпшәле мылтыкны алыйм әле мин. —Нәрсә, нәрсә?!—диде Хасбулатов, күзләрен алартып. —Мин ни әйткәнне сез бик яхшы ишеттегез. Хасбулатов йөгереп диярлек Мэлсның “Нива"сына барды Ишеген ачып, анда яткан ике көпшәле ау мылтыгын тартып чыгарды —Син нәрсә?! Миңа һөжүм итмәкче буласыңмы? —Минем сезгә һөҗүм итәргә җыенганым юк. Ә мылтыкны үзем белән йөртәм. Хасбулатов мылтыкны ачу белән Мэлска тоттырды. —Анлашылды-ы-ы,— дип сузды ул.—Димәк, төятмисен?1 —Сыңар бөртек тә юк Хасбулатов КамАЗ шоферына кайтып китәргә кушты да машинасының ишеген, тәрәзәләре коелып төшәрлек дәрәҗәдә шартлатып ябып, кузгалып китте. Ул кузгалганда, машинаның арт тәгәрмәчләре коры җирдә зырылдап әйләнеп торды. Мэлс белән Әшрәфжановның өстенә тузан бортекләре генә сибелеп калды. —Назыйм ага, булган ипиләрнең складка кертәсен тизрәк кертергә кирәк Моның сугышы йә төштән сон, йә иртәгә иртән башланачак. Хасбулатов кайтышлый ук райкомга туктап беренчегә керде. Ул сөйләгәннәрне Арсланов бүлдермичә генә тынлады Аның өстәлгә йодрык суга-суга җикерүен көткән Хасбулатовка бу бик сәер тоелды Барысын да сөйләп бетергәннән сон, Арсланов аның алдына өч-дүрт бит кәгазь ыргытты. —Эшнең ничек булганлыгын кыска гына анлатып. минем исемгә язып бир. Директорның мылтык тотып ындыр табагына килүен, ашлык төягән очракта корал куллану белән янавын басым ясап күрсәт Хасбулатов урыныннан торды: —Ярты сәгатьтән китерермен. —Юк!—Арсланов кискен һәм ачулы тавыш белән имән бармагын өстәлгә төртте:—Менә шушында, хәзер үк! Шулай диде дә бүлмәсеннән чыгып га китте. Хасбулатов башын кырын салып иелгән хәлдә кәкре-бөкре хәрефләр белән язарга кереште. Бу вакытта Арсланов Нәҗмиев янына кереп хәлне аңлатты һәм Сабитовнын персональ эшен әзерләргә кушты. Төп мотив—дәүләт заданиесен үтәүне саботировать итү булырга тиеш, дип кисәтте ул оештыру бүлеге мөдирен. Аннары бүлмәсенә кереп, Хасбулатовның информациясен укый башлады “КПСС райкомьшын беренче секретаре иптәш М. У. Арыслановка. 20 августта сезнең боерыгыгыз буенча мин “Биектау" совхозыннан дәүләткә ашлык чыгартырга тиеш идем. Әмма анда баруга, төясе бодайны складка ташып, арпа белән кушканнар иде. Ындыр табагы мөдире Ашрәпжанов һәм совхоз дирикторы Сабитов бер грамм да икмәк сатмаячакларын шундагы эшчеләр алдында деманастратив төстә белдерделәр. Ашлыкны төятмәс өчен һәм мине утлы корал белән куркыту максатында, совхоз дирикторы Сабитов ике көпшәле ау мылтыгы алып килгән. Әгәр ашлык төяү папыткасы булса, ул шул корал белән безгә каршы басачагын белдерде. Үгетләү, аңлатулар камунист Сабитовка тәссир итмәде. Ынзыр табагында ашлык бик күп булса да, гасударыстынный бензинне бушка яндырып, уборочный машиналар кабат район үзәгенә кайтырга мәҗбүр булдылар. Сабитовның бернинди рамкыларга сыймый торган мондый паступкысы партия уставы буенча каты җәзага тартылырга тиеш. Начальник РОВД: Хасбулатов.” Арсланов, анын һәр хатасына килеп төртелгән саен, бу бәләкәй кара адәмгә өстәлдәге телефоннарны, селектор аппаратларын, ручка- карандашларны берәм-берәм ыргытасы, туйганчы дөмбәслисе, идәнгә егып салып, өстенә менеп кат-кат сикерәсе килде. —Бар, Хасбулатов,—диде ул акрын гына елаган кеше тавышы белән — Эчке эшләр бүлегенә кайт. Хасбулатов ашыгыч чыгып китте. Ни аяныч, бу уйлаганнарның берсен дә эшләп булмый иде. Хәтта Хасбулатовка “Синең Казанда йонлы кулың бар, шуның басымы астында куйганга гына тешемне кысып түзәм”,—дип тә әйтеп булмый иде. Чөнки әлеге йонлы кулның бугазыңнан эләктереп алып буып ташлау ихтималы бар иде. *** Төшлектә көнчыгыштан каракучкыл булып яңгыр болыты күтәрелде. Шул яктан салкынча җил исә башлады, җил көчәйгәннән-көчәйде. Якынлашып килүче болытлардан дәһшәтле күкрәү ишетелде, яшен чаткылары җиргә таба сузылып-сузылып алды. Кишәрлекләрдән игеннәрне урып бетерә алмаганнар иде—Мэлс анын өчен бер борчылды. Ындыр табагында түбә астына кереп бетмәгән көшелләр бар иде—аның өчен ике борчылды. Ничек кирәк алай сөреп, чәчелеп ята торган көзге бодай басуыңда эшнен бүленәсен уйлап өч борчылды. Ул өенә кайтып, көндезге ашны ашап бетерүгә, кара болытлар килеп җитеп, дөбер-шатыр яшен ата-ата, дулый-дулый яңгыр яварга кереште. Эре яңгыр тамчыларының калай түбәгә төшүләре аермачык ишетелеп торды, бераздан ул хәвефле шыбырдауга әйләнде. Урамда, койма башларында бармак башы кадәр аксыл боз кисәкләре сикергәли башладылар. Мэлс яңгыр астында йөгереп урамга чыкты да, машинасын кабызып, дирекциягә китте. Барып кереп утырырга өлгермәде, коточкыч давыл күтәрелеп, кемнәрнеңдер түбәләреннән шиферларына кадәр кубарып атты. Аннары җил тынды, бер көйгә акрын гына яңгыр сибәләп тора башлады, күктәге кара болытлардан бүлмә эче кичке эңгер-меңгер вакытны хәтерләтеп калды. Кинәт ишек ачылып китте һәм аннан Нәжмиев белән Нуриев, култыгына калын папкасын кыстырган Хисмәтуллин күренде. Салкын гына күрешеп, алар Мэлснын каршындагы озын өстәлнең ике ягына кара-каршы килеп утырдылар. —Сезне бюрога әзерлибез, Мэлс Хәйриевич,—диде Нәжмиев, имән бармагына көмеш чылбыр белән китерелгән машина ачкычын әйләндерәәйләндерә —Ни өчен дәүләт заданиесен үтәүдән баш тартуыгыз турында аңлатма языгыз. Эчке эшләр бүлеге начальнигы каршында мылтык белән булган инцидентны да калдырмагыз. —Чебеннән фил ясамагыз инде, Кәрәм Нәҗмиевич!—Мэлснын йөзенә әллә аптырау, әллә көләргә маташу билгеләре чыккан иде. —Сабитов! —Нәжмиев кулын йодрыклап, бармак буыннарының бөкләнгән турында агарып торучы сөякле җире белән өстәл полировкасына шакы-шыкы сукты—Минем берәр вакыт ике мәртәбә сөйләшкәнем бармы? Әйттем—үтисез.— Аннары ул башын Хисмәтуллинга борды һәм коры гына итеп:—Башлагыз!—диде һәм Нуриев белән бүлмәдән чыгып китте. Хисмәтуллин тышындагы шома кабыгы купшаклап, уйдык-уйдык киндере чыккан папкасын ачып җибәрде һәм өстәлне партия уставы, программасы, ниндидер райком карарлары, тагын әллә нинди кәгазьләр белән тутырып ташлады Ул ин элек, итек чолгавыннан чак кына кыскарак бер кәгазь алып, Мэлсның алдына салды. Анда җитмеш өч сорау язылган иде. _ —Бухгалтерия аппараты хәзер үк, бөтен эшен ташлап, шушы сораган әйберләрне әзерләсен,—диде Хисмәтуллин боерулы тавыш белән — Аңлатмагызны язганчы әйтегез әле: мылтык корулы идеме? Хисмәтуллиннын күзләре аны тишәрдәй булып чекрәеп калдылар. Арслановнын бу эшне ниндирәк яссылыкка күчерергә теләгәнен ул яхшы аңлап алды. Хисмәтуллин үз башы белән мондый сорауны берничек тә бирә алмый. Димәк, мылтык төп корал булырга һәм атарга тиеш. Әгәр алар шуны тели икән, нигә дип әле ул каршы килеп маташырга тиеш? —Әлбәттә, корулы иде. Аерып языгыз: патроннарга андый-мондый ядрә генә түгел, бүре ядрәсе тутырган идем. Хисмәтуллиннын йөзенә канәгатьлек билгеләре чыкты, хәтта бит очлары кызарып китте. Дулкынланудан борынын тарта-тарта, Мэлс әйткәннәрне ул алдындагы калын дәфтәргә теркәп куйды Ул арада ишектә тагын Нәжмиев күренде. Аларнын бер-бер артлы биргән сорауларыннан Мэлсның, торган саен гайрәте чигә барып, ахырда котырып ачуы чыкты. Ул инде бер әйберне аерымачык аңлады: бюрода аның персональ эше каралачак. Үзенен бүлмәсендә Нәҗмиевнен ләззәтләнеп әрле-бирле йөрүен, берсеннән-берсе хәтәррәк, тозакка китереп каптыра торган сораулар бирүен ул хәйран калып күзәтте. Нәжмиев машинасында алар ындыр табагында да, сөрүчеләр янында да, складларга, җәйләүләрдә, төзелеш объектларында да булдылар. Нәҗмиевнен бер генә нәрсә—кимчелек эзләве һәр хәрәкәтендә, һәр сүзендә ачык ярылып яга иде. Мэлсны тәмам эт итеп йөртеп, мен торле сорау белән җанын ашап, дирекциягә кайтарып атканда, инде кояш баеган иде. Хисмәтуллин бухгалтерия работникларының да берсен дә кайтарып җибәрмәгән булып чыкты Алар һаман нидер чутлыйлар, ниндидер информация бирәләр Нәжмиев, Мэлснын аңлатмасын укып чыккач, янабаштан яздырды, үзе теләгәнчә, төрлечә боргалады. Ул караңгы төшкәч кенә алар кулыннан көч-хәл белән ычкынды Өйгә кайтып кергәндә йөрәге чәнчешә, куллары калтырый иде. Нәфисә аны танымады. —Мэлс, ни булды сиңа?!—диде ул, анын каршысына йөгереп килеп. —Җитте!—дип кычкырды Мэлс, диванга авып —Бер кабар урыным да калмады, гариза язам! Нәфисә анын каршысына тезләнде, йомшак җылы куллары белән ике битеннән сыпырып —Мэлс, әйдә ашап алыйк әле,—диде. —Китер мина кәгазь белән ручка! Әйттемме мин сиңа гариза язам, дип. Менә син дә теләгеңә ирешәсең, рәхәтләнеп өйдә генә ятарбыз Нәфисә йөгерә-йөгерә аның алдына кәгазь белән ручка китереп куйды Ул, иренең шатыр-шотыр язганын тыңлый-тынлый, рюмка төбенә валокордин тамызды, бер калак чамасы камырлык төнәтмәсе, әз генә җылы су өстәде һәм анын каршына килде. Мэлс гаризасын язып бетергән иде. —Мә, эчеп куй әле шушыны,—диде Нәфисә, ягымлы гына дәшеп Мэлс даруны голт итеп эчеп куйды. — Менә рәхмәт!—диде Нәфисә һәм өстәл әзерли башлады Ул мондый вакытта иренә эндәшмәү хәерлерәк икәнен белә иде инде. Шуңа күрә анын тынычланамы-юкмы икәнлеген күз чите белән генә күзәтә- күзәтә, өстәлгә яшелчә салаты, җиләк-жимешләр, бәрәнге белән кыздырылган ит, тәмләткечләр ташыды. Шактый вакыт узгач, Мэлс костюмын, галстугын салып куйды, трикодан гына калып, җиннәрен сызганып, тышта юынып керде. Сүзсез генә өстәл янына утырып ашарга кереште. Эченен буш икәнен тойса да, чәйнәгән ризыгының тәмен сизмәде. Ашаганнан сон ул, йокы бүлмәсенә кереп, урынга ятты. Нәфисә иренен артыннан керде дә, янына утырып, кайнар маңгаена учын куйды. Мэлсның күзләре дымлы иде. —Чынлап та эштән китәргә ниятләдеңмени?—диде Нәфисә, үзенең бармак битләре белән сизелер-сизелмәс кенә аның иреннәренә кагылып узды. —Әйе. —Берәр нәрсә булдымыни? —Эх, карчык!—ул хатынының беләгенә кулын сузды —Берәр нәрсә булмаган көн бармы соң ул? Мин шулкадәр арыдым. —Мин моны сизәм, Мэлс. Мэлс кинәт сикереп торып утырды һәм Нәфисәгә таба ике кулын сузды: —Ник минем шушы кулларым белән икмәк үстерергә хакым юк?! Ник минем үз башымны эшләтеп хуҗалык итәргә хакым юк?! Жавап бирә аласынмы? —Син бит инде бу сорауга җавапны мен мәртәбә үзең бирдең. —Хак әйтәсең—шулай шул. —Ярый, син ял ит. Өстәлне җыештырыйм әле. —Карчык,—дип пышылдады Мэлс.—Зинһар янымда гына утырып тор әле. Утырып тора аласынмы? —И карткаем!.. Нәфисә аны ике кулы белән муеныннан кочаклап алды, битләрен битенә ышкыды, иреннәреннән, яшьле күзләреннән кат-кат үпте. Үзе күкрәгеннән күтәрелгән кайнар һәм тозлы ялкынны тамак төбен яндыра-яндыра туктаусыз йотты... Мэлс аны күтәреп трильяж каршына алып килде. Икесе дә көзгедән бер-берсенә елмаерга тырыштылар. —Арыдык без. Сине дә арыттым, карчык. Аннары ул Нәфисәне идәнгә бастырды. —Авыл халкы кайный, бөтенесенең телендә бер сүз. Берәр машина булса да җибәреп булмый идемени соң? Бугазлары тыгылсын иде. —Юк, Нәфисә, җибәрергә ярамый иде. —Бюро кайчан булса да —Нәфисә бераз тынып торды.—Мин синең янәшәңдә булырмын. —Рәхмәт —Мэлсның тавышы бөтенләй ишетелмәде диярлек.—Шулай тоярмын. Син янымда чакта миңа шундый рәхәт.. 5 Иртән алтынчы яртыда Мэлсның эш бүлмәсенә Нәҗмиев шылтыратты: —Нуриев сезне күрмәдеме әле?—дип сорады ул. -Юк. —Хәзер килеп керер ул. Сәгать унда райком бюросына киләсез. Ана кадәр персональ эшегезне партком утырышы карар. Аңладыгызмы? —Аңладым,—диде Мэлс. Партком членнары сигезенче яртыга җыелып беткән иде инде. Нуриевны иртәдән бирле эт урынына җитәкләп бүлмәдән-бүлмәгә йөрткән Хисмәтуллин. ниһаять, аны өстәл артында үзен генә калдырып, партком членнары янына утырды. Нуриев бик озаклап алдындагы кәгазьләрне чаштыр-чоштыр актарды, калтыранган куллары белән әле бер якка, әле икенче якка алып куйды. Ниһаять, ул башын күтәреп: —Партком утырышын ачык дип белдерәм, —диде —Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә —Ул туктап тамак кырды, хатын-кыз яулыгы кадәр кулъяулыгын чыгарып, шыңгырдатып борынын сенгерде, сирәгәйгән чәчләрен тарады, бу эшләрне эшләгәндә, бер генә секундка да күзләрен кулына тоткан кәгазеннән аермады—Тә-ә-әк бер генә мәсьәлә Совхоз директоры Мэлс Хәйриевич Сабитовнын дәүләткә ашлык сатуны тоткарлавы аннары хулиганлык гамәле кылырга азаплануы. Кем дә кем —Сабирҗан Закирович!—дип аның сүзен Хисмәтуллин кисәтүле тавыш белән бүлде.—Әллә синең йокын туеп җитмәдеме? Кая партия стиле?! Ул нинди азаплану? Дәүләткә ашлык тапшыруны тоткарлавы һәм,— Хисмәтуллин һәр сүзенә басым ясап дәвам итте:—шул максатта хулиганлык кылуы турында. —Әйе... шулай . —дип куйды Нуриев, һаман да кәгазеннән күзен ала алмыйча. —Кабатлагыз!—диде Хисмәтуллин. Нуриев кәгазенә караган килеш дәвам итте: — Совхоз директоры Сабитовнын дәүләткә ашлык тапшыруны тоткарлавы һәм шул максатларда тәртипсезлек —ул кәгазеннән аерылып, күзлек өстеннән курка-курка гына Хисмәтуллинга башын борды. Анын кисәтүле, ачулы карашын күргәч, тиз генә кәгазьгә төртелде —хулиганлык гамәле кылуы турында персональ эше көн тәртибенә куела. Кем дә кем шушы көн тәртибен раслыйбыз, ди, тавыш бирүегезне сорыйм. Партком членнары барысы да гаепле кешеләр кебек башларын аска иеп утыралар, беркем дә кул күтәрергә ашыкмый иде. Шул чак Назыйм Әшрәфҗановнын озын гәүдәсе калыкты. —Мин бу көн тәртибенә риза түгел. —Нишләп?—диде Хисмәтуллин ачулы тавыш белән. —Мин бит шунда идем,—дип дәвам итте Әшрәфжанов.— Директор анда бернинди хулиганлык та эшләмәде. Хисмәтуллин торып басты. —Сәгать унда Сабитовнын персональ эше райком бюросында каралачак. Хәзер көн тәртибен кабул итәргә кирәк. Конкрет тәкъдимегез бармы? —Бездән башка сез хәл итеп куйгач, нинди тәкъдим әйтәсең ди? Ярар, барыбер сезнеңчә булыр, әмма хулиганлык дигән өлешен алып атарга кирәк. —Әшрәфжанов керткән төзәтмә белән көн тәртибен кабул итәбез диючеләр, кул күтәрегез,—диде Нуриев. Унбер партком членының җидесе уңай тавыш бирде, өчесе битараф калды, Әшрәфжанов каршы кул күтәрде. Нуриев бутала-бутала, каушый- каушый эшнең асылын аңлатып чыкканнан сон, партком членнарының үз фикерләрен әйтүен сорады. Башлар аска иелгән, күтәрелеп караучы юк иде. Партком бүлмәсендә шылт иткән тавыш та калмады —Мина бер генә сүз мөмкинме?—дип Мэлс урыныннан торды Аның артыннан ук Хисмәтуллин басты: —Сабитов, әллә тәртипне белмисезме? Сүз сезгә соңыннан бирелә —Ә мин соңыннан сойләп тормам—Мэлс, урынына утыр, дигән төсле игеп. Хисмәтуллинга таба кулын селтәп алды.—Сез нәрсә жебеп төштегез але. иптәшләр? Корырак тотыгыз. Әнә нинди кояш, җил дә әйбәт Барыбызны да эш көтә. Сез инде берничек тә минем хәлне җиңеләйтә алмыйсыз. Курыкмыйча тәнкыйтьләп сөйләгез. Мин ялгышымны таныйм, кызып кителгән. —Йәгез инде, иптәшләр?—диде Нуриев, яргаланган иреннәрен теле белән ялап. Ферма мөдире Асылгәрәев тотлыга-тотлыга Мәлен ы ң ялгышканлыгын сойләп маташты. Тагын ике партком члены, үз-үзләре белән тарткалашатарткалаша, нидер әйтергә азапландылар. Нуриев күпме кыстаса да, бүтән беркем дә сөйләмәде. Нуриев ике кулына биш-алты кәгазь тоткан килеш: —Иптәш Сабитовка мин учет карточкасына язып каты шелтә белдерергә тәкъдим и тәм,—диде. Партком членнары ризасызлык бе.лдереп шаулашып куйдылар —Кисәтү бик җиткән инде. —Шелтә дигән сүз чыкмады бит әле монда. —Эшләгән кешене типкәләмәскә кирәк. —Кисәтү белән генә булмый,—диде Нуриев.—Кем дә кем минем тәкъдимгә кушыла, шул коммунистларның тавыш бирүен сорыйм. Ул кулын күтәрде, ана ияреп. Асылгәрәев, аннары тагын берничә кеше өстәлде’ Санап карагач, алты кеше тавыш биргән булып чыкты. —Кемнәр каршы? Дүрт кеше каршы күтәрде. —Битарафлар?—Нуриев күзлек өстеннән Мэлска карады. Мэлс акрын гына кул күтәрде. —Димәк, күпчелек тавыш белән Сабитовка учет карточкасына язып каты шелтә белдерелә. Партком утырышы ябык. Барысы да ашьгга-кабалана бүлмәдән чыгып киттеләр. Мэлс белән Нуриев нәкъ сәгать унда Арсланов бүлмәсенә керделәр. Барлык бюро членнары, бүлек мөдирләре, райком инструкторлары урыннарында иде. Мэлс төне буе йоклый алмаган иде, ул һәр бюро членына кызарган күзләре белән ашардай итеп карады Берничә мәртәбә аның карашы Арслановныкы белән дә очрашып алды. —Нәрсә.^Мэлс Хәйриевич?—диде Арсланов, йөзенә мыскыллы елмаю чыгарып —Йөзен бик чытылган, аякка сыер баскач, әллә авыртамы? —Сезгә ничектер—белмим,—диде Мэлс усал итеп,—Мин үзем бирегә кәмит карарга килмәдем. Арсланов кулына тоткан ручкасын өстәленә ташлады. —Шулайдыр... Әгәр бюро членнарын әз генә хөрмәт итсән, юньлерәк итеп киенеп килгән булыр идең. Мэлс чыннан да иртән бик ашыккан иде. Партком утырышыннан соң ул комбайнчылар янында да сөйләшеп алган, ындыр табагында да булган, яңа сортларны да берәм-берәм барлап чыккан иде. Шул килеш көрән свитердан, тузанлы чалбар, ялтыратылмаган туфлиләрдән кереп баскан иде ул. Арслановның сүзләре аның ачуын гына китерде. Аклану урынына ул аңа төрттереп алды: —Мин басудан гына. Әгәр сезне тузан исе куркытса, киенеп киләм. —Сез бюрога килдегез бит. —Туйга түгел шул,—дип куйды Мэлс, авыз эченнән генә мыгырдап. —Жигге, Сабитов!— Арсланов кулына кәгазь алды һәм күзлеген киеп сүз башлады:—Бүген бюро утырышына сабитовнын персональ эше куела. Баштук әйтеп китәм: Нуриев, бу синең беспринципность, мәлҗерәвең нәтиҗәсе. Совхоз партком членнары чын мәгънәсендә либераллык күрсәткәннәр. Вообше-то, райком инструкторының миңа сөйләве буенча, партком утырышын булмаган дип санарга мөмкин. Унбер кешенең нибары алтысы Сабитовка җәза бирү өчен тавыш биргән. Анын хулиганлык эшен бөтенләй инкарь иткәннәр. Киләчәктә безгә “Биектау’' партоешмасы белән вплотную шөгыльләнергә туры киләчәк. Персональ эшнен исеме мондый: “О задержке продажи хлеба государству директором совхоза “Биектау" товаришем Сабитовым М X. и о его хулиганских действиях.” Әйдә, секретарь парткома, доложи. Кулына бер уч кәгазь тоткан Нуриев күзлеген рәтли-рәтли торып басты. Анын кулындагы кәгазьләре дер-дер килә иде. Ул бер кулы белән галстугын төзәткәндәй итте дә эшнен асылын аңлатырга кереште. Берничә җөмлә әйтүгә, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, битеннән тирен сөртте. Ул арада күзлек пыяласы парланган иде, аны сөртергә азапланганда, күзлеге идәнгә үк төшеп китте. Сабирҗан Закирович аны алып кигәч, әле урып-җыюнын, ашлык сатуның барышына анализ ясамакчы булды, әле Мэлсның машиналарны ни сәбәпле боруын анлатмакчы булды. Ахырда хәлдән таеп, кәгазьләрен кулыннан төшереп җибәрде, ухылдый-ухылдый аларны җыйнап, актарырга кереште. Мэлснын түземе беткән иде. —Интектермәгез инде олы кешене,—диде ул рәнҗүле тавыш белән.— Максатыгыз мин бит. —Син монда безгә үз воляңны көчләп такма әле, Сабитов. Совхозында такканын да җиткән. Без барысын да бик яхшы аңлыйбыз. Әгәр ул партком членнарын син өркетеп куйган булмасан, алар шундый гнилой либерализмга барырлар идемени? —Мин беркемгә дә бер сүз дә әйтмәдем. —Давай, сөйлә: ни өчен дәүләт заданиесен үтәүдән баш тарттын° Ни өчен милиция начальнигына мылтык күтәрдең? Мэлс ындыр табагында булган хәлләрне мөмкин кадәр кыска итеп сөйләп чыкты. Нәҗмиев, Батгалов, райкомның өченче секретаре Әхмәтҗанов аны гаепләп чыгыш ясадылар, язылган бюро карары проекты белән килешүләрен әйттеләр. —Тагын кемнәрдә нинди фикерләр бар?—диде Арсланов. чыгыш ясамаган бюро членнарына берәм-берәм карап —Миндә бер генә сүз бар иде,—диде Гаскәров урыныннан торып — Сабитовны без барыбыз да яхшы беләбез. Эшне әйбәт оештыра. Игенчелектә, терлекчелектә яналыкка омтыла, тик артык кызу, баш бирмәс, үзсүзлелек гадәтләре бар. Проектта күрсәтелгән “учет карточкасына язып шелтә бирергә”, дигән карар белән мин килешәм. Ә менә аны эштән алырга кирәкми. Гаскәровтан сон Арсланов башын Әхнәфкә таба борды: —Әхнәф Хәсәнович, сезнең фикер нинди? —Мин, Сәет Мөбәрәкович хаклы, дип саныйм. Без үзебез дә Сабитов кебек кызып китүдән сак булырга тиешбез. Арсланов торып басу белән Мэлска һөҗүм башлады: —Әгәр бүген без бөтен илдә үзгәртеп кору, җәмгыятьне демократияләштерү барганда, көпә-көндез милиция начальнигына корал күтәреп янаучы җитәкчеләрне яклыйбыз икән, без кая барып чыгабыз?— Бу сүзләрнең үзләренә кагылганлыгын аңлап, гаскәров белән Шәрифуллин башларын аска иделәр —Мондый карашта торучылар нык ялгышалар, безгә элекке психологиядән арынырга вакыт. Илне чистартыр вакыт җитте. Кабат дискуссия ачуның кирәге юк, дип саныйм. Кем дә кем “Сабитовка учет карточкасына язып каты шелтә бирергә һәм аны совхоз директоры вазифаларыннан азат итүне сорарга”, дигән тәкъдимгә кушыла, тавыш бирегез. Бюро членнары барысы да кул күгәрде. Аларнын йөзләре Арслановка төбәлгән булса. Шәрифуллин белән Гаскәров кенә башларын аска игән хәлдә утыралар иде. —Бертавыштан.— Арсланов бераз уйланып торды да Мэлска мөрәҗәгать изте:—Мәсьәләне артык катлауландырмас өчен сиңа. Сабитов, үз теләгең белән эштән китәргә гариза язсан, әйбәтрәк булыр —Сез инде ул гаризаны язылган, дип уйлагыз. Арслановның йөзе яктырып китте —Ну и хорошо. Сабитов белән Нуриевтан башкаларга китәргә мөмкин Бюро членнары урындыкларын шыкырдатып күчерә-күчерә торып чыгып киттеләр. Арсланов, ничек кенә тыелса да. эчендәге куанычын яшерә алмады. —Сабитов, син миңа рәхмәт әйтергә теләмисенме?—диде ул ләззәтле елмаеп. -Ник? —Партбилетыңны алмаган өчен. — Мин моңа кадәр ул мәсьәләне бюро хәл итә дип белә идем. —Рабочкомга исемләп салдырган фин йортын сыер савучыга бирүне кем хәл итте сон? —Рабочком белән дирекция Арсланов анын каршында имән бармагын машина тәрәзәсе чистарткычы төсле хәрәкәтләндереп алды в* —Юк. Сабитов, аны бер кеше—син хәл иттең! —Сез ничек алай дип әйтә аласыз? — Шулай. Син теләгеңне белдердең—алар хуплап кул күтәрделәр. Мин дөрес әйтәмме, иптәш партком? Күрәсен, Нуриевнын башы тәмам буталып беткән иде, ул беренченең әйткәннәрен әллә анлап, әллә аяламыйча: —Сез хаклы, иптәш Арсланов,—дип куйды. — Мин хаклы булгач, партком ни карады? Нуриев утырган урынында кыбырсып куйды, корык-корык ютәлләргә тотынды, борынын тартты һәм акланырга маташты: — Партком катнашмады, иптәш Арсланов. Сыер савучы хатын коммунист булса да. Игезәк малайлар бит. Тупырдап торалар, иптәш Арсланов. Бала тудыру йортыннан кайтып, ике атна да тормады, эшкә дә чыкты... Батыр хатын, иптәш Арсланов. Беренче анын сүзләрен тыңламады, уйлары башкада иде. —Бәлкем рабочком белән дирекциянең карары киләчәктә үзгәреп тә куяр,—диде ул кинаяле тавыш белән.—Яна директорның карашларын белеп булмый бит әле... Бу сүзләрдән Мэлсның башы әйләнгән кебек булып китте. Ул үзенен беркатлылыгына хәйран калды. Бюрода бит ашлык сату заданиесен үтәргә дигән сүз дә чыкмады, аны юньләп телгә дә алмадылар. Арсланов Нәбиуллинга йорт бирмәгәннең үчен алып ята ләбаса. Шушы минутка кадәр ничек сон Мэлс бу әйберне андый алмаган? Аның бик нык итеп беренчегә чәнчеп сүз әйтәсе килде, әмма күпме генә тырышса да, аның жанын көйдереп алырлык сүзләр тапмады. Мэлс кесәсеннән гаризасын алды да аны жәеп Арслановка күрсәтте: —Бу минем эштән китүне сорап язган гаризам. Сезнең әлеге сүзләрегезне ишеткәч, бүгенге бюроның ни өчен үткәрелгәнен аңладым мин —Ул гаризасын аркылы-торкылы вак кисәкләргә туйганчы ерткалады да кесәсенә салды —Болай булгач, мин үз теләгем белән гариза язмаячакмын. Белеп торыгыз: мин көрәшәчәкмен! Мэлс сикереп торды да ишеккә ташланды. Райкомнан ул, томан ерып атлагандай, күзенә берни дә күренмичә чыкты. Нуриев машинага кереп утыргач, алар кузгалып киттеләр. —Ну, ничек, син канәгатьме, Сабирҗан Закирович?—дип куйды Мэлс битараф тавыш белән. — Моңа беркем дә канәгать түгел —Нуриев шунда сүзен бүлде дә куркынган күхтәре белән Мэлска карап алды.—Җитмәсә, баш чатный. Кичә баҗайлар килгән иде.. Мэлс ана бер сүз дә дәшмәде. Урман турына җиткәч, машинаны унга борды. Яңгыр сулары җыелган чокыр-чакырлы, сазламыклы юлдан эчкә керә башлагач, тәрәзә аша тулган салкынча һава аларнын тәннәрен рәхәтләндереп җибәрде, сулышлары иркенәйгәндәй булды. Юл киселеп ята торган делянкага килеп чыкты. Аларнын нәкъ каршында ботак өеме дөрләп яна. Ерактарак, ауган агачлар арасында, бер кеше икенче өемне салып маташа. —Әйдә, бераз хәл алабыз,—диде Мэлс, машина ишеген ачып. Алар, машинадан төшкәч, күләгәдә басып, берни сөйләшмичә, шактый вакыт тордылар. Инде агач яфракларыннан җәйге матур яшеллек китеп бара, алар шактый төс ташлаганнар, ара-тирә саргайган яфраклар да күренә. Әле бал кортлары, кигәвен-черкиләр тирә-юньдә безелдәп торса да, инде урмандагы элекке җанлылык сүнеп бара. Каршыдагы өемнән күтәрелгән ялкын эсселегеннән урман су эчендәге кебек дерелдәп, дулкынланып күренә. Яшел каен яфраклары кайнарлыкка түзә алмыйча җыерылып бөтереләләр, көрән төскә керәләр, аннары дәртләп янып та бетәләр. Ботаклар һәм яфраклар ничектер сызгырып, чытырдап яналар, аларнын астагы кызыл күмерләргә сүлләре тамганы да ишетелә кебек. Биек итеп өелгән ботаклар һаман җиргә инә бара. Читгәрәк торучы яшь наратның тирәсендәге барлык _85 агачлар кисеп ауларылган, ана сыенып, ике яшь каен гына калган. Уңдагысы наратка башын иеп нидер сойли кебек, сулдагысы аны култыклап читкә тарткан шикелле тоелды Мэлска. Ул, машинадан ике помидор, башланган ярты һәм стакан алып. Нуриев янына килде. Аракыны күргәч, анын йөзе яктырып китте. Стаканны тутырып, бер помидор белән партком секретарена тоттыргач. Мэлс иркәләгән кебек кенә итеп: —Бюроны юыйк инде, Сабиржан агай,—диде. Нуриев аракыны тын да алмыйча эчеп куйды. Помидорын капмады да. иснәмәде дә Мэлс үзенә салган аракысын, кулында шактый тотып торганнан сон, янып торган агачларга сипте. —Их!.. Нигә инде?!.—дип өзгәләнде Нуриев. —Интегеп озаклап янмасыннар. Аларның да тәннәре авыртадыр бит. Тикшерүләр күрсәткәнчә, хәтта музыка да үсемлекләргә тәэсир итә. диләр. Синен укыганың бармы шул хакта. Сабиржан агай9 Нуриев әллә анын сүзләрен ишетмәде, әллә уйлары башкада иде—җавап бирмәде. Бик озаклап урманга карап торганнан соң, үз алдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды: —Без дә шушындагы агачлар кебек бит инде: кләймә суктылар—бетген Кайчан, кем кисеп аударасы гына билгесез. Барыбер кисәчәкләр йә утынга, йә тактага, йә бүрәнәгә Мэлс әллә нинди салкын көлү белән көлеп куйды: —Хак әйтәсең, Сабиржан агай. Мин дә нәкъ шул хакта уйлап тора идем Ничек икебез дә бер фикергә килдек микән сон әле без9 —Монда аптырарлык нәрсә юк, Мэлс Хәйриевич. Без бит бер урман агачлары Алар, һәркайсы үз уйларына батып, урманны күзәтә-күзәтә, андагы тавышларны тынлый-тынлый, шактый озак басып тордылар Жаннары бераз урынына утыргач, Наратбашка юл тоттылар 6 Гаскәров белән теге күнелсез очрашудан сон Ирек ун кон буе эчмәде Өенә беркемне кертмичә, көне-төне язды Пьесасын тулысынча төгәлләп бетерде, повестеның соңгы битләренә якынлашты. Төнге дежурдан чыгу белән ул Минзәләгә юл тотты Төш туры житкәндә, Ирек ул борынгы шәһәрнең театр бинасында иде инде. Пьесаны Ирек үзе укыды, коллектив аны хуплап кабул итге Фикер алышу вакытында шактый гына тәнкыйть сүзләре дә әйтелде. Соңыннан алар, режиссер һәм театр директоры белән берлектә, өчәүләп фикерләштеләр. —Әсәрегез нәкъ без яшәгән бүгенге тормышны чагылдыра,—диде режиссер —Сәхнә законнары күзлегеннән караганда, җитди кимчелекләре булса да, без аны заман проблемаларын яктыртканы өчен куячакбыз. Алар Иреккә әсәрне төзәтеп, мөмкин кадәр тизрәк машинкада бастырып китерергә куштылар. Ул канатланып, очынып кайтты Өенә кайтып житкәндә. инде сәгать унберенче киткән иде. Капканы ачып кергәндә үк. агач бакчасында кемнәрнеңдер сөйләшкәне ишетелде. Анын каршысына Бәкер белән Миргаяз килеп чыкты Миргаяз гармунын гадәттәгечә аркасына аскан, алар икесе дә ару гына булганнар иде —Син бүген безне унбиш кенә минутка булса да кабул итәргә тиеш. Ирек,—диде Бәкер. ун кулын өскә күтәреп селти-селти.—Менә бу кешенен бүген туган көне. Без шуны билгеләп үткәндә, сине ничек читтә капырыйк инде. — Котлыйм, котлыйм,—диде Ирек. Миргаязнын кулын кысып Алар өйгә керделәр. Бәкер күз ачып йомган арада, сумкасыннан атып, өстәлне ипи, помидор, кыяр белән тутырып атты Аннары Иректән рөхсәт сорап, рюмкаларга аракы салды. —Ярый, Миргаяз, мин сине туган көнен белән чын күңелдән котлыйм. сәламәт булуыңны телим,—диде Ирек—Каләмеңне ташламыйча, иҗат итеп, шигырьләреңне матбугатта бер-бер артлы күрергә язсын. Ул алар белән чәкештерде дә үзенең рюмкасын өстәлгә куйды. —Мин бу әйбер белән араны өздем, егетләр. Күпме генә кыстасалар да ул әйткән сүзеннән чигенмәде. Анын нишләптер аларга повестеннан әле кичә генә язган урыннарын укып күрсәтәсе килде. Моны әйткәч, дуслары берсүзсез риза булдылар. Ирек укып туктагач, Миргаяз көрәктәй кулы белән анын кулын кысты: —Әгәр бу басылса, “Түрәев нотыгы” ише генә булмас, бөтен татар дөньясында шау-шу тудырачак! Чан суга торган мондый әсәрләр аз. Без сай йөзәбез, вак әйберләр турында язабыз.—Ул ишекле-түрле таптанып йөргән Бәкерне үзе турыннан узып барганда эләктереп алды да:—Менә син кешелек язмышы турында уйланасынмы?—диде. —Нигә уйланмаска. —Әйт, ни уйлыйсын? Ни көтә безне? —Якын арада безне бик зур шатлык көтә,—диде Бәкер мут елмаеп.— Бүген-иртәгә безнен кәжә бәрәнләячәк.—Ул көйләп шигырь сөйли башлады: Безнен кәжә бәрәнләгән, Игез бәрән китергән. Миргаязга “мә-мә-ә”, диеп, Чүмечләп сөт эчергән. Алар шактый вакыт җырлашып утырдылар, Миргаяз гармунын алып куйды да җиһан, мәңгелек, яшәеш турында шигырь укырга кереште. —Безгә тормышның яңа өслеген ачарга кирәк, шуның мәгънәсен табарга кирәк. Шунсыз кешелек үзен үзе һәлак итәчәк,—дип бетерде ул сүзен.— Аннары Бәкерне үртәп:—Ә син кәҗә бәрәннәреңне җиһан биеклегенә күз эрәсең,—дип өстәде. —Ә син төрмә сандугачы! Төрмә шагыйре,—диде тегесе аңа җавап рәвешендә. Миргаязның йөзендә бер генә төк тә селкенмәде. Хәтта ул Бәкергә ризасызлык та белдермәде. Ирек, гомумән, аның таш сын сыман һәрвакыт бер кыяфәттә утыруына хәйран кала иде. Гармун уйнаганда да, дулкынланганда да, кызып-кызып бәхәсләшкәндә дә, Миргаязның йөзе таштан кырып ясалган һәйкәлнеке кебек кала бирә, бик сирәк очракларда зур кара күзләреннән генә аның эчендә кайнаган давылны чамалап була. Бу юлы да ул тонык тавыш белән: —Әйе, утырырга туры килде,—дип куйды —Бүгенге җир шарының ничек яшәгәнен беләсең килсә, син төрмәне күреп кара. Анда берәүләр кеше каны эчә, икенче берәүләр шуларга ялагайлана, аларнын артын ялый, өченче берләре тизәк белән бергә аяк астында ауный. Йә, ярый, ул турыда сөйләү авыр мина. Әсәреңнең дәвамын укы әле, Ирек. —Ул башта гына бөтерелә бит әле. —Ә ни турыда булачак соң? —Ир-ат, хатын-кыз хыянәте турында. Гаилә белән бергә әхлак та җимерелә. Миргаяз кабаланып аңа каршы төште: —Син, Ирек, бик оста язучы да, философ та. Ә бу очракта ялгышасын: хыянәт юк ул! —Ничек юк?—диде Ирек кычкырып җибәреп.—Безнен күз алдыбызда күпме хыянәт кылына. —Хыянәт юк!—дип кабатлады Миргаяз —Авыру ирләр, авыру хатыннар гына бар Аларнын чирләре эчтә, күңелләрендә. Бу чирне берәүнен дә актарып караганы юк. Монын белән шөгыльләнергә маташучылар да ин тирәнгә яшерелгән чирне түгел, ә аның тыштагы билгеләрен генә эзлиләр, шуннан карап хөкем чыгаралар. —Ә син беләсеңме?—дип сүзгә кушылды Бәкер. —Беләм,—диде Миргаяз тыныч кына.—Менә мин шундый чир белән авыручы кеше Мин хатынымнан үлеп көнләштем. Аны туйганчы кыйнадым, җәберләдем. Сандугачтай чибәр, сабан тургае кебек шат күңелле, сайрап тора торган кечкенә гәүдәле хатын иде ул. Мин аны ташлап качтым, кабат кайттым, кабат газапларга тотындым. Кабат ташладым шул чакта билгеле булды: хатыным мина беркайчан да хыянәт итмәгән. Әйе, анын янында икенче ир бар иде. Ләкин ул хыянәт итмәгән! Мин. ялгышымны анлап. анын алдына кайтып егылдым, тик ул мине кичермәде Янган йөрәгемә чыдый алмыйча, туган нигезгә кайттым, мина кирегә юл юк. Хәзер шунын җәзасын күрәм Әгәр шулай булмаса, мин болай йөрмәс идем . Ирек анын сүзенен жеп очына чыга алмады. —Янында икенче ир бар иде. дисен ич. —Әйе. бар иде Ләкин хатыным мина хыянәт итмәде. Анын ялгыш адымы гына булды. Без, ирләр, хатын-кызларны гафу итәргә тиеш. Әйе. әйе! Төптән уйлап карасагыз, бу шулай — Бусы хак,—дип Бәкер кулларын уйнатып алды — Безнен әби. дошманыңны да кичерергә кирәк, ди. Шул чакта гына кеше якын кеше була. ди. —Минем инде кире анда кайтасым юк,—диде Миргаяз төшенке тавыш белән —Шулай да йокыдан торгач та беренче әш итеп хатынымнан гафу сорыйм. Һәр көнем шулай башлана. —Алла бабайдан сорарга кирәк, дога укырга кирәк. —Вакыты җиткәч, белмәссең—анардан да сорарга туры килер Ялган уйлар безне янгын кебек чолгап алган. Ә утта бөтен нәрсә яна. Барлык тереклек яна. гаилә дә шунда янып бетә Ул. гармунын алып, “Иске кара урман"ны уйнарга кереште Гүя җыр түгел, кара урман дорләп яна. тормыш яна иде 7 Мэлс Сабитов гаризасын ертып, "көрәшәчәкмен!" дип бүлмәсеннән чыгып киткәч, Арслановнын күнеленә шом төште. Ул хаклыкның анарда икәнлеген тойды һәм чарасыхтыктан бәргәләнде. Үзенең чиста, саф вакытларын хәтеренә төшерде. Күпме сулар аккан, күпме җилләр искән Еллар катламы инде ул бәхетле Минзаһитны егып, бәлки үтереп үктер. күмеп калдырган Кире кайтырга иде дә. моны хәзер Сабитов белән башланган шушы матавыкта эшләп булмый Әгәр хәзер чигенсә, ул аяк астындагы тирес өеменә әйләнәчәк. Бүгенге көндә анын каршында Сабитовлар куркыныч көч булып тора. Сыер кинәт сөзми, тора-тора сөзә. Әгәр ул Арслановның эшендәге бөтен чүп-чарын җыеп, үзенен энесенә илтеп аударып барса, анысы теләсә кая язарга мөмкин Куласанын шундый итеп әйләнеп китүе ихтимал. Арсланов мәтәлер. Сабитовлар өскә күтәрелер Ана Гаскәровнын бюрода Сабитовны яклап чыгуы да ошамады. Бәлкем алар бергәдер, очрашалардыр, ниндидер планнар коралардыр Гаскәров заманында бик аздан гына беренче секретарь булмый калган кеше Яргы юлда туктап калырга һич тә ярамый иде Бюро карарын нигез итеп алып, ул совхозда вәкилләр җыелышы уздырырга кушты. Җыелышка Арсланов. үзем барам, диде. Ләкин иртәгә җыелыш дигән көнне анын күңелен курку биләп алды. Бу эш вулкан кебек кинәт калкып чыгар, ул вулканнын кайнар лавасы Казанга ук барып җитәр кебек сизенде анын күңеле Турыдан-туры утка кермәскә кирәк иде. Шуңа күрә кичтән ул үзенен бүлмәсенә Әхнәф Шәрифуллинны чакырды. Ана да бик үк ышанып беши Арсланов. заманында ул анын Ирек белән аерылмас дус икәнен белә, Ирекне укырга җибәрергә теләүчеләрнең дә берсе ул булды Арсланов Шәрифуллиннь « шул вакытта үзен ничек куркытканын да ачык хәтерли Ул анын үзе астына куелган сәгатьле мина кебек торуын яхшы анлады Шәвалиевне аткаргач, нәкъ менә шушы уйлардан чыгып, бер генә көнгә дә күз уныннан ычкындырмас өчен үз янына алды. —Минем иртәгә ашыгыч эш килеп чыкты бит әле. Чаллыга китәргә туры килә,—диде ул Шәрифуллин кергәч.—“Биектау”га вәкилләр җыелышына сезгә барырга туры килер. Бу көтелмәгән тәкъдимнән Әхнәфнең йөзе кызарып китте. Шулай да ул каушамады, җебеп төшмәде, тыныч кына: —Ярый, барырмын,—диде. —Жыелышны рабочком алып барсын, дилбегәне кулдан ычкындырмагыз. Сабитов тик ята торган кеше түгел. Без монда әвеш- тәвеш килеп маташкан арада ул инде кул астындагы кешеләрен эшкәртеп чыккандыр. Яна директор мәсьәләсен мин Казан белән хәл иткәнче кичектерегез. Әхнәф икенче көнне иртүк “Биектау”га юнәлде. Ул юлда барганда Мэлс Сабитовны эченнән яклап барды. Кешеләрнең әлеге бюро карарын юкка чыгаруын теләде. Чөнки әлеге бюронын ни өчен үткәрелгәнлеген, Сабитовны беренченең ни өчен эштән алырга теләвен район җитәкчеләре генә түгел, наратбашлылар да анлаган иде. Гаделсезлек бит ул көчле янгын шикелле: аны беркем дә теләми, бөтен кеше дә каршы, әмма чарасызлыктан чигенергә мәҗбүр. Вәкилләр җыелышын өр-яна кара костюм-чалбар, ап-ак күлмәк кигән, кып-кызыл галстук таккан Әнәс Нәбиуллин ачып җибәрде. Президиум сайлау, кон тәртибен раслау да тып-тыныч кына үтте. Ул аннары Мэлс Сабитовка бирелгән җәзаны анлатгы һәм райком бюросы аны эштән алырга тәкъдим итә, диде. Аны зал түзеп тынлады, урынына утыргач та, тавыш- тын чыкмады. Аннары кинәт нәрсәдер булды. Дирижер үзенең таягын болгагач, оркестр бердәм уйнап киткән кебек, залда дәррәү тавыш-гауга купты. Әйтерсең лә язгы ташу вакытында бер урынга җыелып, бүәлеп торган бозлар өеме шатыр-дөбер килеп урыныннан кузгалды. —Кемгә кирәк булды бу кәмит?! —Билгеле инде: Түрәевкә! —Безне ахмакка саныйлар! Таралырга кирәк. Бетте-китте, вәссәләм! —Кайчанга кадәр мәҗбүриләп акны кара диюдән туктарлар?! Нәбиуллин халыкны тынычландырырга азапланды: —Туктагыз әле, иптәшләр! Тәртип белән сүз алып сөйләгез! Бу бит сезгә янгын өе түгел. Абзый, урынына утыр әле! Зинһар тынычланыгыз! Нәбиуллиннын чырае кып-кызыл булды, тамагы карлыкты. Халыкның тынычланмавын күреп, Мэлс торып басты. Аны күрүгә, зал тып-тын калды. —Иптәшләр, болай ярамый бит. Биредә беркем дә уйнап йөрми. Үз- үзегезне ничек тотуыгыздан сезнең язмышыгыз хәл ителә. Зал күпмедер тынычланды. Эшчеләр берәмләп тә, икешәрләп тә басып сөйли башладылар. Кайберләре трибунага да чыкты. Алар ин элек Әхнәф Шәрифуллинга, шушы көн тәртибе белән җыелыш җыйган өчен, үпкә сүзләре белдерделәр- Райкомны, Арслановны сүктеләр, директорны төрле яклап мактадылар. Шаулап аккан язгы ташу суы кебек, җыелыш халык басымы астында сәгатьтән артык барды. Аның бөтен авырлыгы Нәбиуллинга төште, ул тирләп-пешеп чыкты, халыкны үзе теләгән юнәлешкә бору өчен барлык тырышлыгын салды, әмма буйсындыра алмады. Ахырдан Сабитовны эштән алырга, дип тавышка куйгач, йөз утыз кешедән нибары сигезе кул күтәрде. Культура йортыннан чыкканда, Әхнәф сиздерми генә Мэлснын жиненнән тартты, ул арткарак калды. —Сине Арсланов пычагым да эшләтә алмый,—диде ул аның колагына пышылдап —Нык тор. Мэлснын күзләреннән ул үзенә карата рәхмәт хисләре укыды. Райкомга кайтып, кабул итү бүлмәсенә керүгә, секретарь хатын: —Сезне Минзаһит Усманович көтә,—диде. —Ул Чаллыдан кайтып җиттемени? —Әйе, әле генә кайтып керде. Беренчегә җыелышның ничек үткәнлеген сөйләп биргәч, анын чырае күмер булды. —Полный провал!—диде ул, йодрыгы белән өстәлгә сугып —Полнейший провал!— диде — Ишкәнсен, Шәрифуллин, ишәк чумарын! —Без Нәбиуллин белән кулдан килгәннең барысын да эшләдек,—диде Әхнәф тыныч кына.—Сез анда халыкнын ярсуын күрсәгез. Белмим, үзегез барган булсагыз да. —Анлашылды,—диде Арсланов, иреннәрен ачулы кысып. Икенче секретарь чыгып киткәч, ул ниндидер шатлык кичергәндәй, ярый әле үзем бармаганмын, дип уйлап куйды Күнеле дөрес сизенгән икән. Хәзер нәрсә эшләп була сон? Ул, ияген ун кулы белән учлап, теше сызлаган кешедәй, бүлмә буйлап йөрергә кереште Ишектә Нәжмисв күренде. Арсланов бүлмә уртасында аякларын аерып туктап калды. —Молодец. заворг, провалны шәп оештырдыгыз! Хәзер как быть? Нәжмисв. аның каршына килеп, кулындагы ниндидер кәгазьләргә икенче кулының аркасы белән шапылдатып сукты һәм астыртын карап болаи диде: —Без зур ялгыш җибәргәнбез. —Нинди ялгыш? —Сабитов депутат бит. Районныкы да, авыл Советыныкы да. Безгә юри булса да депутатларның ризалыгын алырга кирәк Аннары совхоз коммунистларының гомуми җыелышын уздырырбыз. Шуннан сон инде, бүгенге вәкилләрне чакырмыйча, икенче вәкилләр җыярга туры килер Арсланов, бер сүз дә дәшмичә, анын бүртмәчләнеп торган мангаена, кашына тошеп торган каты, куе чәчләренә, пөхтә киеменә карап торды —Кәрәм Нәҗмиевич. мин инде текучка кешесе. Син бит аппаратчик, кәгазь корты. Ничек син моны башта уйлап бетерә алмадын сон'* —Элегрәк ул төрлечә эшләнде. Райкомга каршы килү юк иде бит Үзгәртеп кору дигән бу нәрсә безнен күрмәгәнне күрсәтәчәк әле. —Анысы хак — Арслановнын күнеле әллә йомшап, әллә усалланып китте.—Безне хәзер ничек сөйләшергә дә өйрәтә башладылар бит Беренченең зарлануы Нәҗмиевнен күнелендә шатлык тойгысы уятса да. ул аны гадәттәгечә сынар күзен кысып һәм ирененең бер читен кыйшайтып шундук эчкә яшерде, ә тыштан Арсланов көткән сүхтәр белән шомартып та куйды —Җитәкчегә таш атучы, күсәк күтәрүче генә булсын Безнен халык шуның артына басып, һөҗүмгә күчәргә генә тора. Арсланов түземсезлеге, әлеге сүзләрне ычкындырганы өчен үкенеп куйды. Бу бит “Түрәев мин ул”, дип ачыктан-ачык әйтү, шомланып йөрүен, какшавын күрсәтү иде. Шуна күрә сүзне икенчегә борырга ашыкты —Ярый, исполком утырышында үзем катнашырмын,—диде Авыл Советына кемне җибәрәбез? —Гаскәров барсын. —Юк, соңгы вакытларда мин ана ышанмыйм. Бездән аерылып бара бугай ул. Нәҗмиевнен эченә җылы йөгерде —Мин дә шулайрак сизәм аны Арсланов, бераз уйланып торгач, сүзен төгәлләде —Әхмәтҗановны җибәрик. Советлар эше буенча даими комиссия председателе бит ул. Икенче көнне райбашкарма комитеты утырышы уздыртып. депутат Сабитовны эштән алырга рөхсәт бирү турында карар кабул игүгә ирешелде Әмма Наратбаштан Әхмәтжанов тагын хәвефле хәбәр алып кайтты Авыл Советы башкарма комитеты утырышында комитетның җиде члены да чыгыш ясап, каршы килгәннәр. Алар белән кабат сөйләшү өчен икенче көнне Нәҗмиев үзе. район Советының оештыру бүлеге мөдире Наратбашка китте Иң элек авыл Советы председателе Әфләтунованы төрлечә куркытып, сындыруга ирештеләр. Аннары Әфләтунова ярдәмендә башкаларны сындыру башланды. Аларнын һәрберсен эштәге кимчелекләре, ялгыш алымнары белән китереп кыса башлагач, йомшарга, бөгелергә мәжбүр булдылар. Ике көннән сон уздырылган утырышта, райком карарын яклап, биш кеше унай тавыш бирде. Партия җыелышына Арсланов үзе барды һәм ин әүвәл чыгыш ясады. Аны тын да алмыйча тыңладылар. Беренче булып фикер алышырга тәбәнәк кенә гәүдәле ир чыкты. — Мин директорның эшендә бу кадәр күпертерлек кимчелекләр күрмим,—дип башлады ул.—Директор безнең белән яши, безнең белән ашый, яшерен эшләре юк. Сабитов барында безгә милиция дә кирәк түгел. Ир белән хатын сугышса да, төн уртасы дип тормыйча, шуна барабыз. Ул бөтенебез кебек үк чират буенча көтү көтәргә дә чыга. Без аны эшеннән алуга каршы. Механизатор булып эшләүче коммунист үзенең чыгышын болай дип бетерде: —Монда иптәш Арсланов олылыклап Сабитовны хулиган итеп сурәтләде. Ул бит, җәмәгать, без үстергән ашлыкны саклаган. Без дә аны саклыйк. Әгәр директорга кагылсагыз, Үзәк Комитетка делегация җибәрәбез. Дуңгыз караучы бер хатын трибунага чыгып, Арслановка борылды да елардай булып: — Ник аласың син аны?!—дип кычкырды —Аның бит директор бүлмәсендә утырганы да юк. Без бит ишетеп торабыз: башта хуҗалык җитәкчеләре, берәр бәйрәм булса, машиналарына утырып, дусларына, туганнарына качалар. Ә безнең директор бәйрәмдә дә безнең белән. Ана санаторий да, курорт та кирәкми. Башта Мэлс Хәйриевич безгә җен булып күренгән иде. Ирләр кыйнарга да маташып карадылар бугай. Ә хәзер аннан да якын кеше юк. Ул килгәндә, ин артта сөйрәлгән совхоз хәзер беренче урынга менде. Бирмибез без аны сезгә! Нуриев та, Арсланов та, берничә мәртәбә торып, сөйләшүне тәнкыйть юнәлешенә борырга тырышсалар да, бу барып чыкмады. Уннан артык коммунист чыгыш ясаганнан сон, Арслановның сүзсез ишарәсе буенча Нуриев фикер алышуларны туктатты. Җыелышны япмакчы булганнар иде дә, коммунистлар бердәм күтәрелеп: —Үзенә ник сүз бирмисез? Әллә аның теле юкмы? Райкомда кисеп кайтармагансыздыр бит?!—дип тавыш күтәрделәр. Нуриев директорга сүз бирергә мәҗбүр булды. Мэлска сөйләү кирәкми дә иде инде Дөресрәге, анын сөйләрлек рәте юк иде: тамагына ниндидер кайнар нәрсә бүәлде, күзләре дымланды, аның бу хәлдә, йомшак булып күренәсе килмәде. Әмма сорагач, урыныннан торып трибунага чыкты Шактый вакыт сүз әйтә алмый азапланды, анын эчке халәтен залдагылар бик яхшы аңладылар. —Рәхмәт, иптәшләр —Мэлс сүзен дәвам итә алмый торды —Исән булсак, бергә-бергә эшлибез әле. Эшләргә язсын... Бу җыелыштан Арсланов кыйнап ташлаган кебек ватылып кайтты. Анын үзенең көчсезлегенә котырып ачуы килде. Ул шул кызудан Нәҗмиевне, Әхмәтҗановны, инструкторларны чакырып, йөрәге басылганчы сүкте. Башкаларны чыгарып җибәреп, Нәҗмиев кенә калгач, катгый күрсәтмә бирде: — Кәрәм Нәжмиевич, сүз Сабитов турында бармый, райкомның престижы хәл ителә. Шуңа күрә Нәбиуллиннар белән киңәшеп, вәкилләр җыелышына чакырыласы кешеләрнең исемлеген төзегез, һәрберсе белән сөйләшеп чыгыгыз. Совхозда директор тарафыннан рәнҗетелгән кешеләр дә бардыр бит инде. Райком аппараты Нәжмиев җитәкчелегендә тагын дүрт көн буе “Биектау”да эшләде. Вәкилләр җыелышына бу юлы Арсланов Нәҗмиев белән Шәрифуллинны җибәрде. “Әгәр җыелыштан бюро карарын хуплатмасагыз, күземә дә күренмәгез!”—диде Нәҗмиев вәкилләр җыелышына ныклы ышаныч белән барды. Чөнки ул үзе генә дә алты кеше әзерләде, чыгышларын язып ук бирде. Аларнын кайсы директор тарафыннан эштән куылган, кайсының акчасы киселгән, кайсы бүтәнчә җәза алган кешеләр иде. Әмма җыелыш барышында аларнын нибары икесе чыгыш ясый алды Өченчесен мыскыллап трибунадан ук куып төшерделәр. Моны күреп, калганнары башларын иеп, урыннарына сеңде. Ә директорны яклап сөйләүчеләр артканнан-арта барды. Нәбиуллин Нәҗмиев әзерләгән кешеләрнең калган өчесен исемләп трибунага чакырды Аларнын икесе сөйләүдән баш тартты, ә өченчесе—эштән куылган шофер, күп кыстый торгач, трибунага чыкты. Шадра битле, пеләш башлы, ябык кына адәм иде бу —Менә ничә көннәрдән бирле директорны эштән алып атмакчы булып кылбырдык киләләр Сәбәбе барыбызга да билгеле Сез беткә ачу итеп, тунны утка якмакчы буласыз. Менә мин чакыргач чыктым. Мин аягы капкынга кысылган куян хәлендә: директор эчкән өчен эштән куды Исерек көе мин ана суктым, үтерәм, дип янадым. Әмма Сабитов мине милициягә дә тапшырмады, шау-шу да кубармады. Ә менә райкомнан килеп, әгәр ана каршы чыгыш ясамасан, җинаять эше ачтырып, судка бирәбез, дип куркыттылар Мин ризалаштым. Аларнын язган чыгышы минем кесәдә. Менә ул!—Шофер кесәсеннән Нәҗмиев әйтеп яздырган кәгазьне алып селкеде —Төне буе йокламадым. Укын алмыйм мин бу кәгазьне Лутчы судка бирегез. Мин кызу кеше, мине “Дуамал Дәүли” дип йөртәләр. Башта Сабитовны бәреп үтерәсем килгән иде. Суынгач, уйлый-уйлый аптырадым ничек түзде икән ул мина? Күпме аракы эчелгән, исерек кое ничә мәртәбәләр ул мине тотып тиргәмәде Жәзага да тартты Шулай да мин бүген ана каршы сөйли алмыйм. Ул хаклы, мин гаепле. Сөйлисем килсә дә, сөйли алмыйм Үзенеке төшмәсә дә. хатынынын. балаларының рәнҗеше төшәр —Ул бераз тынып торды да, бөтен гәүдәсе белән президиумга борылып өстәп куйды:—Аларнын рәнҗеше, иптәш Нәҗмиев. сезгә дә төшәр Инде мөмкин булганның барысы да эшләнеп беткән иде. Чигенүдән башка чара калмады. Вәкилләр җыелышы ябык дип белдерелде Нәҗмиев Чистай ягы мишәре булып, аларнын нәселе авылда ин куәтле, озын гомерлеләрдән санала иде. Кәрәм дә үзләренен шәҗәрә агачында саргайган яфрак булып калмады Әле аның моңа кадәр чир күргәне юк, тешләре исән-сау. егетләрдәй нык басып йөри. Ул теләсә нинди каты чикләвекне, җимеш төшләрен теше белән шарт-шорт вата. Гомер буе шатыр-шотыр итеп сенер, кимерчәк ашады. Итне яртылаш кына пешертге. каны чыгып торган ит, бавыр—аның ин яраткан ризыгы. Тавык ботларын ул тешләре белән тегермәндә тарткандай, берниен дә калдырмыйча ваклап йота. Кулына килеп эләккән чстрекле эшләрне, сындырасы кешеләрне дә Кәрәм кимерчәк урынына шатыр-шотыр чәйнәп кенә ташлады. Ә менә “Биектау”да күпме тырышып корган тозакның буш килеш калуы аның йөрәгенә сукты. Ул сытмаган шеш юк иде әле Сабитов шундый шеш булып кала бирде. Арсланов кайтып киткәч тә, ул бүлмәсендә шактый утырды Авызына тәгам ризык та капмыйча, бер яртыны эчеп бетерә язды һәм. котырып ашыйсы килүен тойгач кына, райкомнан чыгып китте. Ул кайтканда, хатыны Мәрзия кухняда өстәл әзерләп маташа иде. Иренен йөзен күрү белән, ул йодрыгын селкеп алды: — Бер дә лыкынмыйча кайта алмыйсын Әнә апаң килгән, теге якта утыра Бу сүзне ишетүгә. Кәрәмнен җене котырды Анын апасы бөтен халыкка таныш Чукаева иле Ул килсә, Кәрәм белән икс арада бара торган йөз еллык сугышның чираттагы ялкыны кабына. Кәрәмнен ачуын китереп, кайда очраса да, өйдә дә ул кул биреп күрешә Әнә бүген дә ул аяклары белән идәнгә дөп-дөп басып килде дә бакадай салкын кулын биреп күрешкәндәй итте. —Йә. коммунизм төзеп бетереп буламы? Хи-хи-хи' Кәрәмнен аны ияк астына бәреп очырасы килде. —Син эшләгәндә таркатып бетергәнсең бит. Әле һаман шуны рәтләп бетереп булмый,—диде ачу белән. Мәрзия итле аш пешергән иде. Алар өчәүләп табынга утыргач, кунак хөрмәтенә ул бер ярты да чыгарды. Кәрәм, рюмкаларны тутырып, алар белән чәкештерде, апасы белән бергәләп эчеп куйдылар Ит артык нык пешкән, шуның өстенә ник бер кимерчәк, сеңер булсын Кәрәм авызына капкан итне, манный боткасы чәйнәгәндәй, казнасы белән бер-ике мәртәбә кыскалап йоткач, Гандәлифәнең үзенә һөжүм башлавын котте. Моны ул бер яклап теләмәде, икенче яклап шуны котеп күңеле ярсыды. Ниһаять, Гандәлифә: —“Биектау”да бик зур эш оештыргансыз, дип ишеттем,—диде, мыскыллы елмаеп.—Арслановнын артын ялау рәхәтме соң? —Әллә көнләшәсен?—диде Кәрәм кычкырып көлеп. —Кирәге бар иде! —Телеңне сузып килсәң дә, сине якын китерми шул ул. —Ягез инде, ризыкның тәмен җибәреп утырмагыз әле,—диде Мәрзия, кашыгы белән тәлинкә читенә сугып куеп. —Син аны гомергә якладың инде, килен. Тик. бу кешене туктаусыз кыргычлап, сабынлап юып торырга кирәк. Кәрәм, урыныннан кузгалып, өстенә плащын киде дә: —Мин эштә булам,—дип өйдән чыгып китте. —Бу хәлендә анда бармасан да ярар иде инде,—диде Мәрзия һәм, аның артыннан ияреп, ишек төбенә чыкты —Тагын бер генә грамм өстә, Арслановнын өенә җитәкләп алып барам. Аңладыңмы?! —Мина синең күрсәтмәң кирәк түгел. Эшем муеннан. —Мин анлатып әйттем.—Мәрзиянең күз карашы үткен пычак очыдай бер генә ялтырап алды. Кәрәмнен ишекне шартлатып ябуыннан болдыр түбәсендәге буяулар коелып төште. Эшенә барып, калган аракысын эчеп бетерергә уйлаган Кәрәм Нәҗмиевич хатынының утлы карашы, кискен сүзләре тәэсирендә ул уен үзгәртергә мәҗбүр булды. Аның чыгып китүе бары тик апасы Гандәлифәне күрәсе килмәүдән генә иде. Урамнан бераз баргач, ул “Агрохимия” берләшмәсе территориясен аркылы чыкты һәм шуннан ерак түгел сазламык урында үсеп утырган зиреклеккә керде. Анда ясалган ял итү урынына утырып үз уйларына батты. Кешенен язмышын аның холкы хәл иткәнен ул күптән аңлаган иде инде. Менә хәзер аны Мәрзия бәйдәге эт кебек тота, әз генә ярсып өрә башласа, шунда ук муенчагын кыса. Сугыйм дисә, чыбыркысы да кулында гына. Ә бит Кәрәм хатын-кызга баш бирер ир-егет идеме? Мондый көнгә төшәрмен, дип ул уена да китермәде. Казан янындагы бер районның райбашкарма рәисе урынбасары чакта ул беренче хатыны Гөлгенәгә өйләнде. Егет чагында ул хатын-кызлар арасында, урман кисүче агачның кайсын тели, шунысын сайлап аударган кебек йөрде. Гөлгенә искиткеч беркатлы, чәчәк кебек нәфис, хыялый җан иде. Институт бетереп, әле яңа гына мәктәпкә килгән бу кыз район сәхнәләрендә җырлый- бии башласа, үлгән кешенә дә жан кертә иде. Аның артыннан, әлбәттә, өере белән егетләр чапты. Әмма Кәрәм хәйләкәррәк булып чыкты. Ул Гөлгенә белән комсомолда эшләүче дустының фатирында көндезләрен очраша иде. Аның чәчәктәй нәфислеген, татар хатыннарына гына хас булганча, ир-атка сукырларча буйсынуын, тормышка соклануын, һәр нәрсәдән матурлык кына эзләвен күреп, эшне сузмыйча, Кәрәм өйләнеп тә куйды. Гөлгенә бу тормышка яраклашкан кеше түгел иде. Ул фәрештә кебек, күңеле белән йолдызлар арасында очып йөрде. Кәрәм, эченнән генә көлеп, аның янына шактый гына сөяркәләрен дә алып кайтты. Гөлгенә көнләшү, шикләнү дигән нәрсәләрне бөтенләй белмәде. Ул Кәрәм юынганда сөлге тотып янында биеп торды, әз-мәз ихатада кыймылдаса, салкын әйрән, җимеш соклары белән сыйлады, мунчадан мәтрүшкә, юкә чәйләре сузып каршы алды. Кием-салымын үтүкләп, тиешле урынына элде, командировкага китә башласа, ике-өч күлмәк, бөтен кирәк-ярагын салып, чемоданын кулына тоттырды, үбә-коча озатты, үбә-коча каршы алды, арып кайткан чакларында тас белән су алып килеп, аякларын 1сды. һәркон шикәрдәй ак, үтүкләнгән жәймәле урынга яткырды. Ул шулай кыланган саен. Кәрәм азына барды Анын пешергән ашларыннан гаеп тапты. "Ник тегеләй итмәден. ник болай иттен?" дип бәйләнеп торды. Салып кайткач, сугып җибәргән чаклары да булды. Әмма Гөлгенә үпкәли дә. рәнжи дә белмәде. Сояркәләренен берәрсен алып кайтса, хатыны күбәләк кебек очына-очына табын әзерләде, иренен кунагы итеп, анын бер алдына, бер артына төште. Кәрәмнен нишләптер мона ачуы чыга иде. Әллә инде ул сөяркәсе каршында хатынынын шулай бөтерелүеннән көнләште— белмәссең. Шул үзе ияртеп алып кайткан сөяркәләреннән ул Гөлгенәнең шикләнүен, көнләшүен, алар белән талашуын теләде. Әмма анын теләге кабул булмады. Бер жәине, алар ул чакта Гөлгенә белән ике елдан артык яшәгәннәр иде инде. Кәрәм Мария исемле ялгыз хатынга азаланды. Хатыннын мунчасы бик шәп иде. Иорт аулак урында булганлыктан. Кәрәм хәтта көндезләрен дә анын янына баргалады. Сабантуйлар алдыннан Мария аны мунчага чакырды. Эш сәгате бетеп килгәндә, алар инде парлашып мунча керәләр иде. Бу хәлләрне анын кайбер сөяркәләре белеп торганнар. Берсе Гөлгенәне, кызык күрсәтәм. дип алып чыгып киткән һәм Мария йортына алып килгән. Алар келәне дә элмәгәннәр иде Мунча ишеге ачылып китеп. Гөлгенәнең басып торганын күргәч, Кәрәм каушавыннан ике кулы белән гаурәтен капларга маташты. Гөлгенә, өнемме бу. төшемме дигәндәй, гажәпләнүдән зур булып ачылган күзләре белән сүзсез карап торды да йогереп чыгып китте. Бу вакыйга көне-сәгате белән бөтен районга таралды Кәрәм, Гөлгенәгә нинди генә әкиятләр уйлап чыгарып, нәрсәләр генә сөйләсә дә. ул аларны тынламады. Икенче көнне иртүк туган ягына кайтып та китте. Кәрәм ана баш иеп. ничә мәртәбә баргандыр—хәтерләми. Гөлгенәне туганнары да үгетләп карады, ул бер сүз белән кисте "Йөрмә, син мине белмисең, мин сине белмим”. Кәрәмне аннан сон республиканың бөтенләй икенче почмагына күчерделәр. Ул райкомның агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире булып эшли башлады. Озакка сузмыйча, анда ул ашханә мөдире булып эшләүче инде акыл утырткан кызга өйләнде. Анын һәрчак пөхтә киенүенә, сыңар чәч бөртегенә кадәр сыланып ятып торуына мөкиббән киткән Кәрәм. өйләнешкәч, бу хатыннын юбалгылыгына, шапшаклыгына хәйран калды. Юылмаган савыт-саба кухняда тау булып өелсә, өйнен башка урыннары болгап катырылган кием-салым, чүпрәк- чапрак белән тулды. Өйне дә үзен кебек пөхтә тот. дип тәртипкә чакыруларның файдасы тимәгәч, кыйнап та карады, әмма кәкре кабырганы төзәтә алмады. Бердәнбер чара булып, аннан котылу калды. Ләкин корсагы борынына тия язган хатыннан ничек котылмак кирәк? Аның бәхетенә бала үле туды Шуннан сон Кәрәм партия өлкә комитетыннан кая да булса күчерүләрен сорады Аны Болынкырга райкомның оештыру бүлеге мөдире итеп җибәрделәр. Киткәндә хатыны Гөлгенә үзенә әигкән сүзләрне кабатлады: "Мине оныт, мин сине белмим, син мине белмисен”.—диде. Болынкырда ана өченче хатын буласы Мәрзия больницада терапевт булып эшли иде. Барган елны ук Кәрәмнен үпкәсе шеште, анын врачы Мәрзия булды Ул искиткеч акыллы, тәртип ярага торган кыз. терапия бүлеген җитәкли иде. Биредәге тәртипкә Казаннан килгән зур врачлар да шаккатып киттеләр. Кәрәм больницадан чыгу белән Мәрзиягә тәкъдим ясады Акыллы, тәртип ярата торган врач дип йөргән Мәрзия, кияүгә чыккач, дилбегәне үз кулына алды. Хуҗалыктагы эшләргә дә. Кәрәмнекенә дә ул баш булды. Тормышта давыл кебек ирекле яшәргә өйрәнгән Кәрәмгә мондый нәрсә һич тә ошамады. Азар һәркон. ниндидер бер сәбәп чыгып, пычакка-пычак килделәр, кычкырыш-талашларда. кемнең хаклы булуына карамастан, сонгы сүзне Мәрзия әйтте. Моның шулай булуының сәбәбе дә бар иде килеп эшли башлау белән Арсланов, Батталов. тагын берничә җитәкче аерылмас компания булып оештылар Йә туган кон. йә пленум үткән, йә Казаннан кеше килгән—төрле сәбәпләр аркасында төрле урыннарда җыелышып, күңел ачулар бик ешаеп китте. Бервакыт үзәк ашханәнен кунак бүлмәсендә сыйланып утырганда, ишек ачылып китте һәм анда Мәрзиянен ачулы йөзе күренде. Табында сүз бүленде, хәтта авызларына капкан ризыкларын чәйнәүдән туктап, барысы да аңа төбәлделәр. Мәрзия, утыручыларга берәм-берәм күз ташлап чыкканнан сон, кисәтуле тавыш белән: —Иптәш Арсланов, әгәр тагын берәр мәртәбә мондый хәл кабатланса, мин турыдан-туры өлкә комитетының беренче секретарена чыгачакмын Ул мине яхшы белә,—диде. Сүзен әйтеп тә бетерде, озын өстәлнең ишек башындагы ашъяулыгын эләктереп, коточкыч тизлек белән үзенә тартты. Табындагы шешәләр, бокалларга салынган соклар, аш, салат, котлет, шницель, балык уылдыклары, чәнечке-калаклар, борыч-тозлар—бөтенесе шалтыр-шолтыр килеп, өстәл янында утыручыларның алларына коелды, идәнгә төшеп көл булды, түгелде. Шушы хәлдән соң Мәрзия әлеге җитәкчеләр өчен бүкәйгә әверелде. Кәрәм дә ничектер аңа буйсына башлады. Шулай да алар һәр көн диярлек телгә киләләр, кызып-кызып әрепләшәләр, хатыны башлаган сүзнен төбенә тоз сипмичә, кемнең хаклы, кемнең хаксыз икәнлеген ачыкламыйча туктамый. Кәрәм юри аңа каршы килә, үзенең хаксыз икәнен белсә дә, чата-кама килеп аклана, Мәрзияне гаепли. —Син кеше түгел, иблистер, минем бөтен көчемне суырасың!—дип өзгәләнә хатыны. “Әллә чыннан да шулай микән?'-—дип тә уйлап куя Кәрәм. Эштә вакытта да кешеләр белән бәрелешкә керү, аларны үзе әйткәнгә күндерү, сындыру ана көч бирә. Максатына ирешүдән ул канәгатьләнү ала. Хатыны талаштарткалашлардан соң дарулар эчеп йөри, йоклый алмый газаплана. Икенче көнне ашамый-эчмичә, кәефсез хәлдә эшкә китә. Кәрәм исә, берни булмагандай, унсигез яшьлек егетләр төсле, эшенә дәртләнеп атлый. Зирек яфракларын селкетеп, сазламык исле җил чыкты. Нәҗмиев, башын артка ташлап, агачларга карап торды. Яфраклар шыбырдаша, ботаклар талпына, ә агачлар урынында. Үзгәртеп кору җилләренең дә әлегә беркемне дә аудара алганы юк. Тавышы, шыбырдавы күп, үзгәргән нәрсә күренми. Ә нигә үзгәрергә тиеш сон ул? Тормыш үзенең эзенә салынган, келгерәп бара бирсен. Нәҗмиевләр булганда, әле ул үзенең иске эзеннән дә бик әйбәт тәгәри. Ә бу үзгәртеп кору дигән нәмәстәкәй бүгенге җитәкчеләрне аудару өчен чыгарылган кебек. Мәскәүнең сәясәте Кәрәм Нәжмиевичка бик тә аңлаешлы. Ләкин аның тормышка үз аек карашы, үз сынамышлары бар. Ул сынамышларның әле беркайчан да аны ялгыштырганы юк. Икенче көнне Арсланов белән киңәшкәннән сон, Нәҗмиев иртүк “Биектау”га юл тотты. Аның юл буе күңеле елап барды. Әллә аларга сиздермичә генә икенче төрле заман киләме? Уйлап карасаң, ышанырлык та түгел, вәкилләр җыелышында иң соңыннан чыгыш ясаган шофер Вагыйзов уен кәрте булырга тиеш иде. Аны Нәҗмиев партком бүлмәсенә керү белән дерелдәтеп бөтереп алган иде. —Син хәзер капкынга эләккән куян хәлендә,—диде ул аңа, Сабитовка сугуын искә төшергәч.—Йә аны фаш итеп чыгыш ясыйсың, яки сиңа төрмә. Ничә ел икәнен әйтимме? —Беләм,—диде Вагыйзов калтыранган тавыш белән.—Без бит директор белән килештек инде. Үткәнне нигә кузгатырга ди. —Кешенең үткәне гомер буе аягына чылбырлап куйган йөк кебек ияреп бара. Без аннан берничек тә котыла алмыйбыз.—Ул ана папкасыннан алып өч-дүрт кәгазь сузды.—Күрәсеңме, менә монда сезнең сугуыгызны карап торган шаһитларның аңлатмалары. Мин аларнын иртәгә үк милициягә тапшырам һәм сезгә карата җинаять эше кузгатылачак. Ана кадәр партиядән чыгарачакбыз. Өч балагызга мәңге җуелмас кара тап. Вагыйзов баскан урынында таптанды, кулларын кая куярга белмичә, бер өстәлгә таянды, бер кесәсенә тыкты, аннары акрын гына: —Ярый, чыгыш ясармын,—диде. —Дөрес фикерлисен син, Вагыйзов. Капкынга эләккән куянны колагыннан тотып суялар. Икенче куян—ветсанитар иде. Анын вакцинация ясамавы аркасында, совхозда дуңгызлар кырылды. Белгеч агарынып, калтырана-калтырана чыгышын үзе язды, Нәҗмиев анын кайбер урыннарын гына көчәйтеп жибәрде. Анын әлеге ата коммунист белән ничекләр сөйләшкәнен искә дә аласы килмәде. Үз гомеренә кешеләрдә ялгышмаган Нәҗмиев бусында ничек абынды сон? Алар бит шундый ихлас күренделәр. Юк. монда һичшиксез Сабитов кулы уйнаган. Ул аларны ничек өркеткәндер, нәрсәләр вәгъдә иткәндер—анысы караңгы Әмма алар төн чыкканчы Нәжмиевкә биргән вәгъдәләреннән кире кайтырга мәҗбүр ителгән булырга тиешләр Нәҗмиев совхоз дирекциясенә шундый уйлар белән килеп туктады. Ул килеп кергәндә, Мэлс бүлмәсендә утыра иде. Нәҗмиев телдән исәнләшсә дә, ана кул бирмәде, директор күрсәткән креслога да утырмады, читтәрәк торучы урындыкны сайлады —Йә, тантана итәбезме. Сабитов? Мэлсның йөзеннән нур качкан иде. Монын сәбәбе—янәшә кишәрлектәге яна ике сорт бодайның бергә кушылуы иде. Шуңа күрә Нәҗмиевнын әлеге сүзләре йөрәгенә чәнчегән кебек тәэсир иттеләр —Сезнең бу энергиягезне эш очен сарыф иткәндә, таулар күчереп булыр иде биг,—диде ул эченнән рәнҗеп —Инде дә тынычланмыйсызмыни? —Бөтенесен син оештырдың,—диде Нәҗмиев ана таба борылып — Гаризаңны яз да, тынычланырбыз —Нишләп мин гариза языйм? Әле минем күкрәп торган чагым. Менә алтмышны тутырып килүчеләргә ул хакта уйларга ярый,—дип төрттереп куйды ул Нәҗмиевка. —Ә син баш миеңне юкка көчәндермә. Анысын анын югарыда утыручылар хәл итә. Әлегә райком теләгәннең булмый калганы юк. Энеңне Мәскәүдән кайтарып, партиядән чыгарып ташлаганны онытма. —Мактанырга бик зур нәрсә тапкансыз икән. Анардан үч алдыгыз, хәзер миннән. Сез ни өчен куелган соң анда? —Без партия линиясен алып барабыз. Мин сиңа дусларча әйтәм, Сабитов, партия эшендә зур тәҗрибә туплаган карт бүре буларак әйтәм акылыңа кил син, юкка тартышма, хуҗалык эшенен яртысы закон бозулар белән барганын без беләбез. Җитәкче кешенең анын ике каш арасында рәшәткә тора. Аңладыңмы? —Ә мин рәшәткәдән дә курыкмыйм —Мин әйтәсемне әйттем,—диде Нәҗмиев урыныннан торып —Саграк бул, Сабитов. Нәҗмиев вәкарь белән генә атлап чыгып китте. Мэлс, тәрәзә турына барып, аның контора каршында басып торучы кешеләр белән күрешүен, елмаеп-көлеп, кайберләренен иңбашларыннан кагып сөйләшүен хәйран калып карап торды 

Реклама