Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ

АТНА Борынгырак чыганакларда: "адннә" Борынгы һиндстан һәм Иран халыкларында, шулай ук Борынгы Болгар дәүләтендә дә, атна биш конлек булган (атна сүзе үзе дә "бишенче көн" дигән сүз РӘхмәтьянов)Көнчыгыш Азиядә тугыз көнлек атнаның гамәлдә йөргәнлеге билгеле Атна фарсыча һәфтә. жидекөнлек Мондый атна якынча айның (бигрәк тә күктә яңа Ай туу периодының) чирек өлешенә туры килә. Халык җомганы атна кон дип йөртә Шуңа күрә җомга алдыннан булган көн (пәнҗешәмбе) халыкта атна кич яки кич атна (кече атна)дип тә атала (бу термин мөселман календаре урнашканнан соң туган, чөнки һижрәдә көннең кичәсе аның үзеннән алда килә). Дөрес, телдә "кече атна кич" дигән сүз тезмәсен очраткач, моңа икеләнеп тә каласың (мәсәлән, Фатих Әмирханның "Бер хәрабәдә" исемле хикәясендә “ике күзе ике төрле" булган бер карчык: "һәр кече атна кич Әсманың өрәге ишек алдыбызга килә, бик хафалый: тәрәзәләрне шакылдата, кайсы вакытта шаркылдап көлеп йөри; кайсы вакытта ачулы була",- дн) В М Беркутов Казан татарлары пәнҗешәмбене "кече атна", "кече җомга” дип тә йөрткәннәр” дип яза. Башкорстаиның Тепекәй сөйләшендә атна кичне кыешча диләр икән. Ә “җомга" кон татарда “олы җомга" дип аталган Халык телештә дүшәмбе- башкон, сишәмбе—бушкөн (мишәрләрдә). Сишәмбе көне татарларда тукучылык, эрләү-бәйләү көне булып исәпләнгән. Чәршәмбене канкән дип атау исә ерак гасырлардан ук килә (XIII -XIV гасыр болгар эпитафияләрендә очрый). Бу атама ул көннең корбан китерү көне булуына ишарәли Бу көн, төрекләрдәге кебек, татарда да табиблык, багучылык, имчелек көне булган (хәер, татарда: “Им көне шимбә көн" дигән борынгы сүз дә бар) Шимбә— атна арты, агнарасы кон яки корыкөн,якшәмбе башкичКайбер сөйләшләрдә шимбә көнне аракон яки атнарас (көн) дип атыйлар. Якшәмбене базар кон дип тә йөрткәннәр, ә кайбер сөйләшләрдә ул урыс атнасы һәм урысйома (урыс җомгасы) дип атала Шунысы кызык, Чистай керәшеннәре җомга көйне татар атнасы дип атыйлар Чыганакларда җомга мәгънәсендә адннә язылышы да очрый (атна) Керәшеннәрдә сишәмбене утлари кон дип тә йөртәләр (чуашларда ытлари кон). Пермь татарларында сишәмбе - атланган кон Карачай балкарларда бу көннең (изге) Георгин конедип аталуын искә алсак, әлеге исем атка атлану мәгънәсендә булырга тиеш сыман. Электә кыпчакларның сишәмбене авыр көн дип санаганлыклары билгеле Алар сишәмбе көнне Изге Гөрҗи (Георгий) үлгән дип ышанганнар һәм "Гөрҗи көне"ндә юлга чыкмаганнар, мөһим эшкә тотынмаганнар, хәтта елмаймаска кинәш иткәннәр (Морад Аджн буенча). Атна көннәрен нинди базар үткәрелүенә карап атау да күзәтелә. Мәсәлән, Татарстандагы Биектау районы Мәмдәл авылында дүшәмбене Кала базары көне дигәннәр, ә сишәмбе көн Мәмдәл базары конебулган Болгар эпитафияләрендә дүшәмбе әрнэ башн, ягъни атна башы. Моннан без атна көннәренең тәртибе гарәпчәдәге кебек булмаганлыгын да күрәбез, чөнки гарәптә шимбә (шәнбә) - җомгадан соң беренче көн, ә якшәмбе шимбәдән соң беренче көн, дүшәмбе - шимбәдән соң икенче көн, сишәмбе шимбәдән соң өченче көн, чәршәмбе (чәһаршәнбә) шимбәдән соң дүртенче кон мәгънәсендә, ахырда исә-җомга яки атна көн. Дәвамы. Башы 1-2 саннарда. VI-VIII гасырларда болгарлар атнаның оченче конен атна уртасы дип санаганга охшый (русларда да ул "среда". ягъни урталык, немецларда да шул ук хәл) Димәк, җиде конлек атна көнкүрешкә соңрак кергән булырга тиеш: әйткәнебезчә, ай-кояш календарендагы атна башта биш конлек кенә булган Хәзерге календарьда ел әйләнәсендә 52 атна була, ләкин кайбер табышмакларга караганда, халык ай эчендәге тулы атналарны гына исәпләгән һәм бер елда барысы 48 атна гына килеп чыккан 1929 елда СССР да бишкөнлек атна кертелә (һәр биш кон саен бер ял коне була, җитештерү өзлексез булырга тиешле урыннарда төрле кешеләрнең ял көне төрле көннәргә туры китерелә). Ләкин ике елдан соң, 1931 елда, мондый “күчмә” графиктан баш тартырга туры килә һәм барлык хезмәт ияләре өчен бердәм ял коне карарлаштырыла. әмма ул җиде көнгә бер тапкыр түгел, бәлки алты көнгә бер тапкыр итеп билгеләнә. Чыганакларга караганда, мондый күчмә графиклы эш атнасы гаилә тормышының нигезләрен какшаткан, ил күләмендә әхлаксызлыкка. җенси тотнаксызлыкка китергән. Алты көнлек атна безнең илдә 1940 елның уртасына кадәр кулланылды, аннары сугышка хәзерлекне ныгыту зарурлыгы белән бәйле рәвештә җндеконлек атна кабат торгызылды 1967 елда ул ике ял көне булган җндекөнлек атна белән алмаштырылды Атна көннәрен җиде планетага тиңләп атау Көнбатыш Европа телләренә хас. ләкин планеталар исәбен якшәмбедән башлап санау, мәсәлән, атаклы диңгез сәяхәтчесе Әхмәд ибн Мәҗидтәдә очрый: 1) Кояш якшәмбе символы (Кояш алласы Гиперион белән Теяның улы. Ай һәм Авроранын туганы, соңгырак чорда - Аполлон): 2) Ай дүшәмбе символы (Ай алиһәсе. Латонаның кызы, соңыннан - Диана); 3) Марс сишәмбе символы (басу-кырлар һәм мал-туар көтүләре алласы, соңыннан сугыш алласы, римлыларның нәсел башы. Юпитер белән Юнонаның улы); 4) Меркурий чәршәмбе символы (гимнастика, сәүдә һәм тәмле теллелек химаячесе. Юпитер белән Майяның улы); 5) Юпитер пәнҗешәмбе символы (күк һәм аллалар белән кешеләр патшасы. Сатурн белән Геяның улы. римлыларның баш алласы); 6) Венера җомга символы (матурлык, мәхәббәт һәм никях алиһәсе. Юпитер белән Диананың кызы); 7) Сатурн шимбә символы (борынгы итальяннарда игенчелек атласы, вакыт-заман атласы. Юпитерның атасы) АХУН(Д) Чыганакларда фарсы сүзе дип күрсәтелә. "Остаз”, “укытучы" мәгънәсендә Мулла һәм мөхтәсибләрдт югарырак дәрәҗәле рухани Аерым төбәкләрдә өлкән рухани Мәс , татар әдибе Фатих Кәримниең әтисе Гыйльман ахунБөгелмә өязендә утыз алты авылның ахуны булган Ахунлык вазифасы. Ахун термины Рәсәй хөкүмәт фәрманнарында 1788 елда Екатерина II тарафыннан Оренбург Мохәммәд дине Мәҗлесе оештырылганга кадар шактый вакыт элек тә телгә алына. Бу терминның бөтен Ислам дөньясында таралган булуына карамастан, аның чыганагын бер генә телдә дә табып булмый Алим Гафуров ахун(д) сүзенең килеп чыгышын түбәндәгечә реконструкцияләп карый. Ул бу сүз төрки ага (әфәнде) һәм фарсыча ходавәнд (хөкемдар, падишаһ, әфәнде, хуҗа) титулларының кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән булырга мөмкин дип фараз итә. Бу вакытта “ходавәнд” сүзе кыскарган (гадәттә ул кыска “хонд” шәкелендә кулланыла да) һәм ага хванд сүзе туган, аның беренче өлеше дә кыскаргач, ахванд яки ахонд сүзе ясалган. Әгәр галимнең фаразы дөрес булса, “ахун(д)" сүзенең мәгънәсе “әфәнде әфәнде” булып чыга. АХШАМ фЭңгер-меңгер вакыт Р Әхмәтьянов бу сүз төрки “ак" һәм фарси “шам" (кич. эңгер) сүзләреннән оешкан (ягъни беренчел мәгънәсе якты .иңг|) ) дип яза һәм аны госманлы (төрек) сүзе дип искәрм I •кни бу сүз "Диване логатет төрк”тә үк очрый һәм “кич. кояш баю вакыты дип аңлатыла. “Гарәпчә татарча русча алынмалар сүзлеге"ндә "акшам сүзенә түбәндәге аңлатма бирелгән: 1 Эңгер-меңгер вакыт 2.Кич белән Темников (Төмән) сөйләшендә “оченче акшамыүлгәннән соң өче. өчесе" дигән сүз теркәлгән. Халыкта ахшамнан соң өй җыештырырга, идән себерергә ярамый дигән ышану бар. ӘБг. Бу сүз ата. әти мәгънәсен белдерә һәм. әба, әби. әбүрәвешен алып, кеше исемнәрендә компонент булып килә (Әбабәкер Әбүбәкер. Әбүхәннфә, Әбидәдамэ) Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф поэмасында Йосыф үле күргән төшен әтисенә сөйләгәч “Йа әбәтн. моңа тәэвил айгыл (төшемне юра) имди." дип үтенә. Күрәбез, бу очракта автор "әбәтн" сүзендә төшенчәне ике тапкыр кабатлый. Бүгенге татар теленә аны “әткәем” дип тәрҗемә иткәннәр. Гарәп телендә тагы Әбнһн кушаматы да очрый. Мәс , Могавия хәлифәнең бер ярдәмчесе Зияд ибн Әбнһн (вафаты 673 елда) исемле булган. Ә "ибн Ә6иһи "нең мәгънәсе - (үз) атасының улы. ягъни атасы кем булуы анык түгел дигән сүз Зиядның абруен күтәрергә теләп. Могавия аның исемен Зияд ибн Әбү Суфнан дип үзгәртә һәм аны үз атасы Суфйанның никахтан тыш туган улы дип игълан итә Ә моның Зияд очен бер хурлыгы да булмаган, чөнки теге яки бу кемсэнең Исламны кабул иткәнгә кадәрге гөнаһлары автомат рәвешендә ярлыкана. Күплек шәкеле - абаэ. БАЛА ЕЛГА - Сөйләшләрдә очрый торган термин. Чишмәдән агып чыккан кечкенә елга. инеш. Аның суы эчәргә дә яраган, бала елганы пычратмаска тырышканнар. БАЛ БАЛ тар.Сынташ. Төркиләрдә батыр сугышчы үлгәч, аның кабере янына озынча ташлар бастырып куйганнар (борынгы төрки телдә “таш ба.1" дигән сүз дә булган) Батыр үзе исән чакта күпме дошманны үтергән булса, кабере янына, еш кына кабер өстендәге курганга куелган ташлар да шул санда булган. Нурихан Фәттах бу ташларны "балбал” (дошман) дип атаганнар дип яза, ләкин күренекле тел белгечебез Р.Әхмәтьянов фикеренчә, “балбал” сүзе "пәһлеван" сүзе нигезендә барлыкка килгән. Таш балбаллар Коньяк Себердә, Үзәк һәм Урта Азиядә. Көнчыгыш Европа далаларында таралган Татарстанда хәзерге Әлмәт районы Мактама авылы басуында да җир астыннан балбалга охшаш таш табылды. Скиф чорына караган дүрт кырлы һәм дүрт чырайлы бер балбал 1848 елда Төньяк Кавказда Збруч елгасы буенда табылган Аның гәүдәсенә төшерелгән ат. мөгез быргы һәм кылычка карап, кайбер рус галимнәре бу балбалны борынгы славяннар куйган дигән фикер әйткәннәр (мәсәлән. ПНТретьяков), ләкин аларның фикере тиешенчә нигезләнми. Алтын Урда чорында. Ислам дине кабул ителгәч, балбаллар кую гадәте юкка чыга, ләкин далада элек куелган сыннарга кагылмыйлар, алар фәкать рус империясе урнашкач кына җимертелә һәм юк ителә. Балбалларны руслар “болван" дип мәсхәрә итәләр, “истукан" һәм “баба" дип тә атыйлар. Борынгы курганнарны казып, андагы байлыкны талап йөрүче "кабер козгыннарьГн руслар "курганщик” дип атаганнар. Балбалларны үз күзләре белән күргән язучы Миргазиян Юныс бу хакта түбәндәгеләрне яза "Мин Запорожьеда. Мелитопольдә хезмәт иттем Аннары Одессада. Мариупольдә эшләдем Төбәкне өйрәнү музейларының ишек алдында яртылаш җиргә батып, кыерсытылып, нәүмиз яткан балбалларны кыпчаклардан калган боек мирасны күргәләгәнем бар минем Мелитопольдә атарга өйрәнү тирының брустверын яңартканда чыраен эре калибрлы пулемет пулялары чәрдәкләп бетергән шундый бер сынны казып чыгарган идек. Мариуполь- Донецк юлындагы, ялгышмасам, Новоселовка исемле авылда безнең ерак бабаларыбыз ясаган бер сынны койма ташлары арасында күреп, елар дәрәҗәгә җиткәнемне хәтерлим." Борынгы төркидә “балбал текмәк'-балбал кую, утырту. Кирмән һәм шәһәрләр тирәсендә җиргә казып утыртылган бүрәнәләрдән гыйбарәт койманы электә текмә дип атаганнар. Текмәләр шәһәрләрне камап алганда да кулланылган. Чыганакларда "текмәләр тегү" гыйбарәсе дә очрый. Балбаллар һәм зиратлардагы ташбилгелар арасында уртаклык булуы шөбһәсез, тик соңгыларында. Ислам кушканча, кеше сыны белән охшашлык калмаган инде Тагын кара: /\лтын балбал. БАЛГА бор 1.Төркиләрдә сугыш балтасы, айбалта. 2. Тимерчелектә зур, авыр чүкеч: молот. кувалда. Балда г. -әл-Балда. Бу сүз “идиот", “дивана", “аңгыра' , “тинтәк", “ахмак" һ.б. шундый мәгънәләргә ия Рус телендәге "балда" сүзенең бер мәгънәсенә тәңгәл килә дияргә мөмкин Бу тәңгәллекнең очраклы хәл булуы шикле Ихтимал, рус теленә бу сүз суфилар белән очрашканнан соң килеп кергәндер, чөнки суфилар кайчак үзләрен чыннан да "балда" (идиот) дип атыйлар (Идрис Шаһ буенча) кыланыш-гамәлләре һәм сүзләре дә шуларга тартым. Икенче яктан исә, Александр Пушкинның Балдасы нәкъ менә суфиның үзе инде. Шунысы кызык. Ай зодиагында 21 иче йорт (алар барысы 28) гарәп астрологиясендә әл-Балда дип атала. Ул Укчы йолдызлыгының Кәҗәмогез белән янәшә өлкәсендә урнашкан. БАЛИГБАШЫ тар.Балиг башлыгы. Рус телендәге квартальныйсүзенә дә туры килә шикелле. БАРНАГЫЛ тар Борынгы оч тиенлек бакыр акча. Бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле үгез кебек эшлисең, эш хакы атлыга көненә оч барнагыл. җәяүлегә ике барнагыл (Афзал Таһиров). БАРЫЛГГА тар. Мөселманнарда кяфирләргә ясалган һоҗүм; күчмә төрки кабиләләрдә бер-берсенең көтүләрен әйдәп кайту өчен ясалган һөҗүм “Башкортостан' энциклопедиясендә “Төрки халыкларда куып алып кителгән мал-туарны, урлап алып К1гтелгән хатын-кызны һ.б. ны кире кайтарырга рөхсәт игә торган хокук нормасы' дип аңлатыла Башкортларда барымта гадәте әле XVII гасырларда да нык сакланган була. Мишәрләрдә бу сүз ~бартан итү" формасын алган “Үзбәкчә русча сүзлек" (Москва, 1959) барымта сүзенең “залог" һәм “заклад" мәгънәләрен күрсәтә Тагын кара: Карымта. БАСМАЧЫЛАР. БАСМАЧЫЛЫК1917 1926 елларда Урта Азиядә башында төрле милли-азатлык көчләре торган хәрәкәт Басмачылар Төркестанны совет хакимлегеннән азат итүне һәм үз дәүләтчелекләрен торгызуны максат итеп куйганнар Совет матбугатында басмачылык хәрәкәте күп еллар буена фәкать тискәре бәя генә алып килде Басмачылар ягында сугышучылар бер Урта Азия халкы гына булмаганлыгын да әйтергә кирәк. Мәсәлән, башкорт галиме Зәки Вәлиди Тоган 1920 елда. Русиядән эмиграциягә китеп барышлый, басмачылар хәрәкәтенә кушыла. Яшь төрекләр революциясе эшлеклесе. берара Төркиянең сугыш министры да булып торган Әнвәр бий Төркестанда советка каршы көрәшкән басмачыларга җитәкчелек итә һәм шунда һәлак була. Бу яктан караганда, татарларның роле тискәре булганлыгын танырга туры килә. Татар язучысы һәм әдәбият белгече Гази Кашшаф басмачыларга каршы сугышларда актив катнашкан һәм аның бу турыда “Чүл буенда" исемле озын хикәясе дә бар (XX гасырның 30 елларында китап булып басылган) 60 елларда әлеге китапны кабат басып чыгару мәсьәләсе кузгатылып, ул Татарстан китап нәшриятының еллык тематик планына да кертелгән иде. Ләкин план “югары ннстанцияләр"дә карала торгач, аны планнан төшерү мәгъкуль күрелде, чөнки Урта Азия халыклары, аеруча үзбәкләр, татарның мәскәүләр ягыннан торып сугышуын хаинлек дип кабул итәләр иде һәм алар моны беркайчан да онытмадылар . Татарның күренекле генералы Якуб Чанышев та (1892 1987), Идел буе беренче аерым укчы татар бригадасының комиссары буларак. Төркестанда азатлык сөюче басмачыларны тар-мар итүдә катнаша. Бервакыт татар бригадасын Бохараны саклаучы мөҗәһндләргә каршы җибәрәләр Якуб Чанышев солдатларның тормышын саклап калырга ниятли бернинди коралсыз килеш дошман станына бара һәм басмачыларны бирелергә өнди Башта аны атып үтерергә дә ниятлиләр, ләкин татар егетенең дәлилләре ышандыра, күрәсең, ахырда басмачылар атаманнары Абдулла-бәкне һәм аның яраннарын кулга алалар да. коралларын ташлап, өйләренә таралышалар. БАТМАН тар. 1. Электә татарларда тоташ агач кәүсәсен чокып ясаган озынча савыт, ул бал саклау өчен һәм аны күләмен үлчәү берәмлеге итен кулланылган. Батман сүзе белән бадьян сүзе арасында генетик бәйләнеш юкмы икән? И.Гигановның русча татарча сүзлегендә бадья "бал ниляк". ягъни “бал чиләге" дип тәрҗемә ителә. 2.Болгар-татарларда авырлык һәм күләм үлчәү берәмлеге. 4 пот чамасы, ә кайбер җирләрдә 10 кадакка тигез булган Ләкин төрле илләрдә һәм төрле төбәкләрдә аның авырлыгы төрлечә йөргән (мәсәлән, ике төрле фарсы батманнары. Бохара батманы, һива батманы һ б.) В.М Беркутов "батман" сүзе ике кисәктән тора дип яза бат авырлык мәгънәсендәге сүз+ман. Галим "ман" сүзенең М.Кашгарын лөгатендә “дүрт" мәгьәсендә кулланылганлыгын әйтә. Ләкин хакыйкать өстәрәк ята шикелле “ман" дигән авырлык үлчәү берәмлеге дә кулланылышта йөргән бит. А.К.Курышжанов үзенең "Исследование по лексике “Тюркско-арабского с.товаря" дигән хезмәтендә батманбелән ратльне янәшә куя һәм аның 144 дирһәмгә, яки 449.28 г га тигез булуын күрсәтә. И И.Назаров "батман" лексемасыннан рус телендәге “безмен" сүзе килеп чыккан дип исәпли. (И.И. Назаров. Тюрко-татарскяе элементы в языке древних памятников русской письменностн “Ученые запнски Казанского гос пел-нн-та". вып 15. Казань. 1958.) Батман җир мәйданын үлчәү берәмлеге булып та хезмәт иткән. Почык (ярты) батман чирек дисәтинәгә тигез дип исәпләнгән. Басу мәйданы буларак та батман төрле төбәктә төрле зурлыкка ия булган Батманның авырлык һәм жир мәйданын үлчәү өчен берәмлек булып кулланылуы бик аңлаешлы: Мәсәлән, уйгурларда "латман"чәчү өчен 573.44 кг орлык кирәк була торган җир бүлемтеге БАШ КҮНӘК тар Баш сөягеннән ясалган җамаяк, баш чүмече. Чаг.: русча череп черпакТарихи чыганакларда бәҗәнәк ханы Куряның рус кенәзе Святославның баш чүмеченнән җамаяк ясатуы турында мәгълүмат бар Мондый гадәт монголларда да булган Мәс . Чыңгыз хан үзенең элекке химаячесе, аннары дошманы булган Онг ханны җиңгәч, аның баш сөягеннән алтын белән коршауланган җамаяк ясарга кушкан һәм мәҗлесләрдә шуннан эчә торган булган. Гарәп авторлары бәжәнәкләрне башкортлар белән бәйлиләр һәм, көнбатышка күчеп киткән бәҗәнәкләрдән аерып, башкортларны эчке бәҗәнәкләр днп атау да очрый Юлда очраган ят кешенең башын кисеп, баш чүмечен кубарып альт китү гадәте борынгы башкортларга да хас булганлыгын без Пбне Фазлан язмаларыннан беләбез. Күрәсең, электә баш сояген савыт итеп файдалану бик күп вәхши халыкларда булгандыр Мәсәлән, гарәпләрдә баш чүмеченә охшатып ясалган 1 л чамасы сыешлы агач савытны кнхфдип атаганнар БАШ ӨСТЕ тар. -Электә хан-солтаннар фәрманын үтәүче кеше хан алдына тезләнеп, башын сузып, ханның фәрман язуын баш өстенә куйдырып үзенә алган һәм шул чагында "Баш өстә" дип әйтергә тиеш булган. Ягъни боерыгыгыз баш өстемдә, ул минем башымнан югары, аны үтәү өчен башым белән җавап бирәчәкмен мәгънәсендәге әйтем булган. Соңыннан ул үзгәрә төшеп, "баш өсте”нә әйләнеп калган (Н. Исәнбәт аңлатмасы). БАШМАКДАР тар -Башмак кидерүче. Йәнэ ун мең сакый колым бар ндн. Йәнэ ун мең хазер башмаклар или (X. Кятиб) БАШМАКЧЫ - Электә мәчеттә кешеләрнең аяк киемнәрен алып-биреп торучы. “Башына төшсә башмакчы булырсың" дигән мәкаль шуңарга карата әйтелгән. БАШНЯ Манара Башня сүзе рус теленә татар теленнән кергән дигән фикер бар (мат яки баш сүзеннән) Кремль сүзенең төрки чыгышлы булуы турындагы гөман да шактый нигезле. Чыннан да кремль сүзе русча чыганакларда монгол-татарлар хакимлеге чорында гына кулланылышка керә, ә ана кадәр шәһәр эчендәге кальганы руслар детнец дип йөрткәннәр. Ихтимал, рус телендәге кремль сүзенең килеп чыгышы монголча хәрәм стена, дивар сүзенә бәйледер. Тарихчы М.Худяков "кремль" сүзенең татар теле аша кергәнлегенә шикләнми. Шуңа күрә бшння сүзенең төрки чыгышлы булу ихтималы арта. БАШТАК иск -Бозык, азгын. Хәзерге телдә башбаштак сүзе бар. Хан олы солтан булмаса. халкы алай баштан булмасмы?“Картлар җыруьГннан БАШЫБОЗЫК төрк Электә төрек сугышчысы, регуляр армиядә хезмәт итмәгән солдат Сөйләм телендә “тиле батыр", "шәрә батыр" мәгънәсенә дә ия. Рус телендә башибузук