Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТУГАН ЯК ТӨСЕ

Туган якларыма кайтып барыш, Яшел әле кырда бодай, арыш. Урманнардан, кыр һәм басулардан Күзләремә тула яшел балкыш. Якынайган саен авылыма, Таныш тавыш ишетелә ныграк. Дулкын-дулкын булып кайнар тавыш Җанга тула тамырларым буйлап. Шушы тавыш мине биләп ала, Мин кушылам аңа эчтән генә. Туган якларымның тавышы да Тора, ахры, кайнар хистән генә. Тиктомалдан йөрәк ярсый башлый, Күмелеп яткан хатирәләр ташый, һәр хатирә әверелә дә кошка, Юлларыма ап-ак каурый ташлый. Каурыйларны җыям учларыма, Каурый түгел, гүя моңнар җыям. Туган якларымның моңнарына Никадәрле кайнар уйлар сыйган! Хәер, нигә кайнар булмасын ул, Суынырга юк бит аның хакы. Без яшьлекне ягып калдырдык бит Җылытырга туып-үскән якны. Фәнис ЯРУЛЛИН (\938УТатарстанның халык шагыйре; прозаик, драматург, публицист; щпсанлы китаплар, шул исәптән 3 томлык Сайланма әсәрчәр авторы. Казанда яши. Туган якларыма кайтып барыш. Өлгермәгән әле кырда арыш. Изүләрне киереп ачып куям— Йөрәгемә тула кайнар тавыш. Болытларга яшен тамыр җәйде. Яшен тамыры кандай кып-кызыл. Кызыл җепне йомгак итеп урап Булыр төсле, күккә тик сузыл. Укмаштырды җилләр болытларны, һаваларда төсләр куерды. Ниндидер көч кара йодрык белән Яшен болытына тондырды. Күкрәде күк. Кара калын тавыш Дер селкетте биек тауларны. Ә аннары, ташлар коелгандай. Бүлгәләнде тавыш, таралды. Сибелеп китте бөтен тирә-якка Кызыл, сары, зәңгәр тамчылар. Йокымсырап яткан барлык гөлләр Сискәнешеп торып бастылар. Кинәт кенә булды болар барсы— Әйтерсең лә тик бер минутта. Төсле челтәр булып эленеп калды Салават күпере ерак офыкта. Уйнады да тынды зур оркестр. Дирижеры әллә ялгышты— Озак кына ишетелеп торды Чәчәкләрнең флейта тавышы. Су буенда көй өйрәнә Сынган камыш. Кыл булып күккә сузылган Нәзек тавыш. Камыш эчендә гүяки Нәни бер кыз. Ыңгырашып аваз сала Чиртеп кубыз. Көй көчәеп китә кайчак— Көрәя моң. һаваларга агыла башлый Аксыл дулкын. Сайрар кошлар моң-дулкында Йөзә башлый. Җыр елгасы ярга сыймас Булып ташый. Сынык камыш бер тына да Тагын сыза. Ниләр булды икән соң бу Камыш-кызга? Нәни кызчык, сынык камыш— Моң оясы. Әллә китеп югалганмы Су анасы? Кызыл алма җырлый икән Карап кичке кояшка: Син батасың, мин каламын Төнгә, сиңа алмашка. Эчтем синнән кызыл нурлар, Кызыл җырлар, ал җырлар. Мин җырлармын ул җырларны, һәрбер уяу җан тыңлар. Аккан сулар алып китәр Җырларымны еракка. Җилләр элеп куяр аны Былбылы юк куакка. Җилфер-җилфер итеп торыр Яфракларда җырларым. ® Ал нурларга манармын мин Төннең кара уйларын. ...Шулай дип җырлаган алма Уянганчы таң кошы. Таралган җиһанга аның Сопрано тавышы. Урман авызында сынык усак, Ватык гармун кебек тавышы. Яфрак булып өзелә каты җилдә Тамырлардан килгән сагышы. Тик яфраклар җиргә төшеп җитми. Җилләр ала барсын күтәреп. Җиде төскә мана җилләр аны, Салават күпере аша үткәреп. Очып китә усак яфраклары Кошлар кебек тезелеп, чөй ясап. Җырлый башлый башка тавыш белән Давылларда сынган бу усак. Көй җәелә катлам-катлам булып, Көй тарала күккә, киңлеккә. Күзе барлар аны күрә ала. Колаклары барлар ишетә. Ә мин шушы сынык усак җырын Әйләндерәм серле келәмгә, һәм уйларны төяп җибәрәмен Таралсын дип бөтен галәмгә. Эзләдем сине, эзләдем. Таба алмадым озак. Син үтәр, дип сукмакларга Җырлардан кордым “тозак”: Шул “тозак”ның өсләренә Иң матур гөлләр аттым. Гамьсез генә барган чакта Син шунда китереп бастың. “Зың" итеп куйды йозагым, Чыгарып тимер чыңы. Сизми дә калдым, үзгәрде Синең җаныңның моңы. Тоткын мәхәббәт тавышы Билгеле, елак иде. "Тозагым" кулда булса да Син миннән ерак идең. Елга—ярсу симфония. Дирижеры—таллар. Мең төскә бай музыканы Сыйдыра алмый ярлар. Күккә сикерә миллион тамчы, Нурга манып ярны. Сибелә җиргә музыканың Барлык ноталары. Ә ноталар бик күп монда, Түгел җиде генә, һәрбер тавыш бер төс булып Сеңә күңелемә. Күккә суза муеннарын Басудагы гөлләр. Тавышны төсләргә манып Нота яза җилләр. Иң югары ноталарны Ала былбыл гына. Барып куна былбыл җыры Таулар кыегына. Елга—таулар, басу—кырлар. Мәгърур симфония. Таулар җырлый, алар да бит Бас тавышка ия. • Көтмәгәндә бер болытны Яшен килеп кисте. Таралды бөтен һавага Тәмсез көек исе. Бу ис йөрде җир өстендә Булып кара шәүлә. Кемнәрнеңдер гөнаһлары Яндымы соң әллә? Тауларның иң биегендә Кызынып ЯТТЫМ. Кулларны җәеп як-якка Болыт булып актым. Күкнең зәңгәр диңгезендә Чайкадым җанны. Беразга бөтен тәннәрем Җиңеләеп калды. Урманда аю. бүреләр Беткән инде, беткән. Тик тимер тешле аҗдаһа Кимерә аны төптән. Тимер аҗдаһа тавышы Ачы. шомлы, зәһәр, һәрбер яфрак дер калтырап Укый аңа каһәр. Кара урманнар юк хәзер. Ул агарып бара. Кытыршы тел белән гүя Ул яланып бара. Кошлар оя корыр өчен Урын таба алмый. Тузган ояларның җирдә Мамыклары ауный. Ул мамыклар мышык-мышык Елап ята төнлә. Тишелмәгән йомыркалар Ауный тирә-юньдә. Туган якларымнан китеп барыш. Урылып беткән инде бодай, арыш. Шәрәләнеп калган басу-кырлар. Башка уйлар инде, башка сагыш. Басу-кырга юеш җилләр хуҗа. Юеш җилләр елак җырлар суза. Җилләр тавышын ераккарак куып. Тезелешеп ак торналар уза. Кабалана-кабалана яшәп, Гомер агышын ашыктыра кеше. Җыр-моңнарга яңа төсләр өстәп. Кызулана Җирнең әйләнеше. Баулы. 2003