УРМАННАРДА КАЛГАН КЫЗГЫЛТ УРЛАР

Чапты атлар... Бераз чалуладык... Кайчан гына очкын очырган чак Мәңге кайтмас булып артка калды. Очак—инде безгә һәрбер кочак. Үтте, үтте яшьлек. Күпме ирен Тун бөре күк ачылмады. Ә без Арыш басуына килеп чыктык, Зәңгәр урманнарны күзәтәбез. Дөнья кайчак хакны ялган нтә, Алдашу да чыгар, бәлки, чынга?— Бик тиздән бит кошлар канат җилпер, Пәрәвезләр очар баш очында. Япанчасын урап чаба һәркем. Әллә еллар шундый, әллә юллар? һәммәбезнең юкса япа-ялгыз Буран ерып офык эзлисе бар... Мәңгелек яр яулык болгый кебек,— Китә микән, кайта микән бәндә? Без белербез моны—барлык өмет Шигырь юлы төсле өзелгәндә. Ерак урманнарда калган урлар Кызгылт төскә кереп чыланыр... Без Ташлап үшән атны—ялган атны! Шул урларда, дустым, югалырбыз. Рканл ЗӘЙДУЛЛА (1962) -шагьтрь, прозаик, публицист. Урыс кышын озату ". ~Ил" п. б. китаплар, драма әсәрләре авторы. Казанда яши Беребез дә Таһир булалмадык! Һәм, әлбәттә, булалмадык Мәҗнүн. Яратабыз, диеп лаф орсак та һәр сүзебез торган бугай бик юнь. Бу дөньяны ни коткарыр икән? Матурлыктыр, бәлки? Мәхәббәт, наз? Каракош күк нәфрәт канат җәя. Безне инде берни коткаралмас. Ә шулай да бу гөнаһлы җирдә Бәйләп тора әле шома җепләр. Дошман күрерлек тә нечкәдер ул? Мин алласам. Тәңре үзе җөпләр. Көзге хушлашу (Яхъя Акъәнгиннән) Яфрак төшә тын суларга сентябрьдә, Нечкә боҗралар тарала тирәләп... Җәй гамьнәре орынып уза кулларга. Дога кебек сәмавн хатирәләр. Замана офыгын кан чорнап алган. Фанилык шул алсу шәфәкъ сыманмы? Синең белән сердәш сөремсез көндә Калыймчы бер башым күзем томанлы. Күзеңдә яз күк кушагын оныткан. Син дә мине сентябрьдә оныткансың. Чал кунган чәчемне эрләп бәйләгән Сагыш шәле белән җан җылыткансың. Аңладым йөрәктә бүтән бер кем юк. Сөюен мине җилкәндәй озатты. Аерылышу җырын җырладым ялгыз. Чәчеңнең бөртек* җилләр кузгатты. Ай тулды карашыннан, сулды йолдыз... һәр яфрак эчендә хыял бөресе. С аф чишмәләр челтерәр тик яшьләргә. Килеп җитмәде лә сөю сентябрьгә. Бүтән куллар кагыла карлы чәчләргә. Салкын җил исәр, шәлеңне бәйләрсең. Төенчек асын килмәс һич җәйләрең. Наҗар Нәҗми Миңештене кем ишеткән? Гади авыл. Ләкин үзгә, Наҗар аваз салуга ук Әверелгән шигъри сүзгә. Миңештедә сөенгән ул. Миңештедә сулкылдаган... Ышыкланган шушы төштә Ярс\\ ахмак дулкыннардан. Мннештене кем ишеткән? Гади авыл гына бары. Йөзәрләгән, меңәрләгән Андый татар авыллары. Тик соңгы кат аугач улы. Үлән шыткач кабереннән. Ул үләннәр пышылдарлык Бер догага әвере.нән. Тау өстендә ята шагыйрь... Кол кардәшләрнең өязе Җәйрәп ята үзәнлектә. Якыная күк гөмбәзе. Ятадыр көлеп, шаркылдап. Кирәкми инде өркергә: Ул азат хәзер һәркемнән,— Җил иркендә! Җил иркендә... "Исерек" Мин “исерек” бүген. Ничәнче кат Аңны югалтканчы исердем: Гасырларны искә төшердем дә Суырылып чыкты эч серем... Җирнең тарту көче артты тагын. Биегәйде күгем. Төбендә Сыңар йолдыз—соңгы тулгактыр бу— Бер нарасый сыман тибенә. Туктап калды вакыт күзләремдә. Күз яшенә чыланды Вакыт! Бу дөньяда берни табып булмый, һәм табигый, булмый югалтып. Безнең кемдер сызып куйган юл бар, Чит-ят сукмакларга каерма!— Гавам миннән йөз чөерде мәллә? Әллә минме? Юк бер аерма... Кап-кара кар коршаулаган кырдан Нәрсә эзлим соң мин? Сере ни? Артка карыйм—ара шундый ерак, һәм алда да берни күренми. Аңламаслар инде мине бүтән. Аек акыл—тәнгә мөкиббән. Туар өчен юкка чыга кеше,— Кемдер безне юкка өркеткән. Шома җиңсәдән мин шуып үттем, Җуйдым тетрәп ике араны... Дөм караңгы дөнья карынында Тыпырчындым!—Мин бер яралгы. Тонык тавыш тынгы бирми һаман, Таныш та ул, таныш түгел дә... Бик якында кемдер елый бугай. Кемдер көлә, кемдер сүгенә. Күк чайпалып китә шәраб кебек, Җанга шәрех шул бит—бердәнбер. Бөек мәгънә эзли юкса шагыйрь. Күздән яше тама, тәннән—кер. Мин "исерек" бүген. Ничәнче кат Бәген рухым җилләр иркендә. Галәм диңгезендә бер ялгызым... Дулкын өсләрендә—Җир-көймә. Үтенеч Мин бит сине эзләдем, ди... Таптым... Кулны изәдем, ди... Сизмәдем мин, сизмәдем. Сүрелделәр күзләрем, ди... Сүрәнләнде йөзләрем, ди... Сизмәдем мин, сизмәдем. Йорт тирәндә эзләрем, ди... Бусагаңа тезләндем, ди... Сизмәдем мин, сизмәдем. 2 Ул төнне йолдыз атылган, Дөнья бер мәлгә яктырган. Сизмәдем мин, сизмәдем. Сатканнар, кемдер сатылган, Атканнар, кемдер атылган... Сизмәдем мин, сизмәдем. 3 һәркемнең үз гаме җирдә, Миңа иик аны белергә? — Кызганмыйм ич, кызганмыйм! Бу безнең кыска гомердә Бәлки бишы тик шигырьдә Мин дә бер ялгызланыйм... 4 Ишетми һәм күрми генә, Бикләнеп үз жәсәлемә Сызланыйм мин, сызланыйм! Әя! Синнән кнтәм инде, күрешмәбез бүтән. Кырны айкан алган аҗагандай үтәм. Агымсуга сусап таллар сыгылганда, Корбанына төбәп бөркет егылганда. Зя! Китәм инде синнән, күрешмәбез янә, Күзме элпәләнә, кырмы төтенләнә? Аратаны ватып үгез үкергәндә, СУ өстендә сыңар балык сикергәндә, Эя! Инде кнтәм синнән, күрешмәбез башка, Мин табармын ышык кабат к>31 алмаска. Аяк асларында чия изелгәндә. Чишмәләрнең тыны кинәт өзе.иәндә, Эя! Инде китәм синнән, күрешмәбез тагын. Сүнгән учак кала, туздырылган табын. Тоҗым очкан чакта камылларга тиеп, Канат салындырып, башны түбән иеп, Әя! Төн кошы Ах, бу нинди чыршылар соң? Ылыслары лас та лас... Арасында бер кош сайрый— һичкайчан дан казанмас. Бу нинди төн?—йөзгә төтен Эленә. Керфектә чык. Саңгырау урманга төбәлгән Кырларның күзе ачык... Карашларны чаршаулар тик Чыршыларның ышыгы. Таң тишегенә кысылыр Төн кошының томшыгы. Үлән ерып йөгердек без икәү. Чикерткәләр канат кактылар. Җиләс һава эзләп аудык җиргә,— Үлән арасында якты бар. Ак каеннар сыман яктырган көн! Җирдә август... Зәңгәр чатырда Мөлдерәмә бу табигать үзе Безне кавышырга чакыра. Гөл таҗлары ачылалар сусап, Күзләр бер-берсенә ымсына... Якты сагыш, шыпырт куанычлар— Төнгә тоташачак тылсымда.

Реклама