Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ

КАКУЛ ф -Төркиләрдә, мариларда, монгол, тунгус, тибет. бирма. вьетнам, кытай, корея. чукот халыкларында ир-егетнен баш түбәсендә бер тотам чәч калдыра торган булганнар Татарда ул толым какул яки какул чәче дип йөртелгән Шул ук мәгънәдәге алтын айдар сүзе дә билгеле. Бу сүз рус теленә дә кереп, хохол яңгырашын алган. Баш түбәсендә толым йөрткән украиннарны хохол дип атау да шуннан килә. Борынгы украиннарга бу гадәт, никах аша кан катышканда, безгә кардәш булган кыпчаклардан күчкән Кайбер сөйләшләрдә кошларның бүреген дә "какул" диләр. Бүректәге, ат дирбиясендәге чукны да “какул” дип йөрткәннәр Р.Әхмәтьянов кикерик (кикрик) сүзен дә татар теле диалектларындагы кикләк. кикелек "кечкенә кикел. кәкәл'. ягъни какул сүзенә бәйли Тагын кара А. 7ТЫН АЙДАР КАЛАНЧА - Борынгы чыгтай телендә, "кечкенә крепость, бастион Кала” сүзе белән бер тамырдан. Төрек телендә - калә. Күзәтү каланчасы, каравыл каланчасы сыргавыл. Сүзнең уртасындагы “н” авазы бу сүз рус теленә кергәннән соң өстәлгән. Соңрак “каланча" сүзе каравыл тора торган биек корылманы аңлата башлый Россиядә ХГХ гасырның урталарыннан полиция идарәләре өстендә янгын каланчалары торгыза башлаганнар, соңрак алар авылларда да төзелгән. Татар авылларында янгын мазарны күзәтеп тору өчен "дүрт аяклы” каланчалар әле егерменче гасырның 40 елларында да бар иде Узган гасырның егерменче елларында "триангуляция” ысулы белән илнең төгәл картасын төзү өчен СССР территориясендә күп меңләгән биек каланчалар корганнар. Озын буйлы кешене "каланча буйлы” диләр. КАЛӘМ г — 1.Язу әсбабы. Кайрый каләм, тимер каләм, рус каләме атамалары бар Әдәбиятта госманлы каләм дигән термин да очрый. Ташкаләм грифель Электә каурый йоны булмаган камыш каләмне фәрештәсез каләм дигәннәр, чөнки каурый каләмнең һәр төге саен бер фәрештәсе була дип ышанганнар Камыш каләмне фарсы сүзе белән килек дип тә атаганнар Каләм турында татарда кызыклы табышмаклар да очрый "Озындыр, камыштыр, карыштыр башы. Керәдер, чыгадыр, агадыр яше (Камыш каләм ) "Каз канаты кавырсын. Тотсаң, акыл алырсың ” (Каурый каләм.) ”Галим әйтте Каләмеңнең ботын озын ит. очын кыек кис. акрын яз. язуың гүзәл булыр". лиле (Каюм Насыйри) Махсус дәфтәрдә госманлы каләме белән матур язу дәвам /терелер. ("Мәдрәсәң Мөхәммәдия "нең уку программасыннан ) Хезмәт каләмиясе каләм хезмәте Мәңгелек каләм- Гомәр Хәйямдә: барлык кешеләрнең язмышларын алдан ук язып куйган илаһи каләм Мәшкый каләм— матур язу каләме, хәттат каләме Тагын кара: ХӘТТАТ. 2.Стиль, язу рәвеше, “кул" 3 Җөмлә төзелеше. Каләмнен күплек саны шәкеле — әкълям КАЛКАН тар -Монголча кагалг-аң каплавыч сүзеннән (РӘхмәтьянов) Идел буенда калканнар яңа эрага кадәр беренче меңъеллыктан ук билгеле Аларнын миндальсыманнары һәм туры почмаклылары да очраган, өслеге еш кына кабарынкы итеп эшләнгән Татар-болгар яугирләренен калканы гадәттә тал чыбыгыннан үреп эшләнгән һәм күн белән тышланган 0,5 метр чамасы диаметрлы бизәкле түгәрәктән гыйбарәт булган. Чыбыктан үргән калканны чалар дип атаганнар Аны бронза яки Дәвамы Башы журназыбызның 2004 елгы 1нче саныннан башлана тимер белән дә ныгытканнар Борынгы төрки чыганакларда тимер калкан төшенчәсе дә очрый 625 онын 23 мартында Өхүд сугышында Мөхәммәд Пәйгамбәр яратангач. Гали хәзрәт анын ярасын юарга суны катканына сатып китергән Су торырлык булгач, бу катканнын тоташ металлдан булуы ихтимал КАЛКЫТЫП ЯЗУ Мәсәлән, кабер ташындагы язматарны катку хәрефләр белән эшләү. Бу ысул аеруча осталыкны татәп иткән, вакытны да күбрәк аттан Чокып тырнап язу атымы күбрәк кулланылган. КАЛТАЯнчык, кесә, букча Курган өлкәсе сөйләшендә чигешле кечкенә капчык Туйда терле бүләк-күчтәнәчдер салган калта чыгарганнар Рус тикшеренүчесе Сергей Марков электә калтаның көмеш нәкышьле кәмәргә беркетелгән ярымтүгәрәк букча булып, шул ук кәмәргә чакма һәм ку. шулай ук юл флягасы һәм хәижәр асып йөртелүе турында яза КАЛЧАН тар Ук кмнысы. кайбер чыганакларда садак. сагайдак Ләкин бу сүзләрне төркиләрдән алган рус телендә “колчан" ук кынысы. ә “сайдак" һәм "сагадак* сүзләре жәя кынысмн белдерә. Котбта ук кынысы" мәгьнәсеггдә кию һәм корбан сүзләре очрый: “Йигитләр тик кәзиб тун. бүрк нә кафтан. Камуг багладылар һәм киш вә корбан" ("Тагар әдәбияты тарихы" I том. 1984 ) “Древнетюркскин поварь"да “кеш курман" "колчан и лучннк' (ягыш калчан белән жәя кынысы) Чыганакларда “калчан" һәм “садак” төшенчәләрен тәшәлләштерүне, ихтимал, аерым очракларда аларнын бер кыны итен берләштерелүе белән аңлатып була торгандыр Ләкин "Татар исемнәре сүзлеге”ндә сатандак һәм садак сүзләренә фәкать "ҮК " мәгънә» С ген.» бнреиән (?) КАЛҺП / Йорәк. күңел Коръән Кәримдә йөрәк сүзе 133 тапкыр кабатлана Гомумән. Ислам илаһиятендә, бигрәк тә суфичылыкта йорәк терминының әһәмияте зур. Иман һәм тәкъвалык йөрәктән, кальбендә кеше Аллаһы белән сөйләшә, йорәк ул белем алу әгъзасы дип карала Күрәсең, бу сүзнең мәгънәсе интуициягә якындыр Гомумән, суфичылыкта кальб чынбарлык адекват чагыла торган көзге, у т дөньяны ганын белүнен бердәнбер хакыйкый коралы булып тора Йөрәктән килгән белемне мәтарш/мкальбня дип атыйлар (интуитив белем) Ич еләрнен һәм әүлияларггыц йөрә! е бәллүрдәй үтәли күренә, ә гөнпһкярларнмн йөрәген тутык бас кан була, алар хакыйкатьне ишетмиләр. Бу хакта Әбелхәсән РудәкыЙ түбәндәгечә яза Бу голамне урап алган па/нЬ аша Син ку! белән күрәлмисең тормыш ирен Очрап йөрак күае белан күрерга син Б\ донһнныч яшерен серте бармак җирен Ибн Гарәби дә “Нәрсәнедер танып белер өчен, ана йорәк ярдәмендә төшенергә кирәк” дип яза Аның фикереңчә “Акыл аңламаган күренешләрнең күпчелеген йөрәк аңлый" Суфичылыкта кальб Аллаһыны үзенә сыйдыра ала торган бердәнбер нәрсә дип карала. "Кальб" ( үзенең әбжәд кагыйдәләре буенча тезелгән санча 'книплленты (К * Л ♦ I») да, Мөхәммәд исемен тәшкил иткән хәрефләрнең санча суммасы да (М+Х+М + М+Д) 132 га тигез. Ә 132 саны, суфилар фикереңчә. Аллаһнын күркәм исемнәре санына (99) анын өчтәй берен (33) кушу юлы белән килен чыга Хәзерге глмшг физикасында гадәттән тыш катлаулы м-м ьәләләрне интуитив-күзәтү юлы белән чишәргә омтылыш суфичылыкка һәм таты да борынгырак Шәрык философиясенә нигезләнә Фитософ һәм физик Фритьоф Капра. мәсәлән, үлемен “Физикада диө" дигән хезмәтендә беренче бүлекне 'Бүгенге физика "Кальби- и■ г түгелме?" дип башлый \<к1)с ка.1ьбня чын күне 1 Ряумжул кптуб йөрәкләрнең бизәге нуры АлтлАнең күплек саны шәкеле кшуб КАЛЬГАЛЕК тар. Казан университетының фәнни китапханәсендә саклана торган бер борынгы кулъязма сүзлектә русча гражданство- гражданлык мәгънәсендә теркәлгән (ихтимал, тәкъдим ителгән) сүз. Чаг : город— горожанин; гражданин; бург-бюргер. место. местсчко-мещанин (В Н Татищев шушы ук мәгънәгә ия булган грекча поликус. латинча ңивпль сүзләрен дә китерә) Ягъни тәкъдим аналогия буенча һәм бик нигезле эшләнгән була, аның телгә кереп китмәве генә кызганыч Сүз унаенда себер татарлары телендә шәһәр мәгънәсендәге тура сүзе кулланылганлыгын, ә шәһәр кешеләренең туралылар дип аталуын әйтеп китик. КАМА ЧАҢГЫ тар. - Табанына кама яки кондыз тиресе кадакланган агач чаңгы Ул як-якка таймаган, кирегә таба шумаган Тагы шунысы кызык. Пермь якларында балалар шуар өчен киез итек табанына ат сыйрагы тиресе тектереп куйганнар, ул тире почкак дип аталган (“Татар теленеп диалектологик сүзлеге". 1969) КАМИРА - Муенга тага торган тәре анасы чиркәү капкасыннан йөгереп килеп кереп, түзүдән хариж рәвештә ачу күрсәтеп, кызы Ганшәбикә ханымның муенындагы камирасыны өзеп алып, парә-парә сындырып салып таптамыш ("Тәфтилев көе') ривайятеннән. КАНД ф Шикәр, җимештән эшләнгән шикәр ('Гарәпчә —татарча-русча алынмалар сүзлеге" буенча). Ләкин шушы ук чыганакта Гали Чокрыйдан китерелгән мисал-иллюстрациядән күренгәнчә, монда камыштан алынган шикәр турында сүз бара “Су эчендә күп камышның аслы бердер, нәсде бер. бәгъзесеннән канд алырлар, бәгъзесеннән-бурня (чыпта - А Т ) " Канд нәбат шикәр камышы Хәрәзминен "Мәхә66әтнамәсен"дә "Мисыр канде"- Мисыр шикәре КАНҖАГА, КАНҖЫГА иск - Иярнең арт ягындагы күн капчык ("Идегәй' дастанында очрый). Әхмәд-Зәки Вәлидннең “Кыскача төрек-татар тарихы" китабының 1992 елгы басмасында "Канҗыга ияр артына бәйләнгән бау" дигән аңлатма бирелгән КАПЛЫГОГУЛбор төр — Кап (куык, йөзлек, карындык) эчендә туган бата Татарда “карындыгын башына киеп туган" дигән сүз булган Электә андый бата бәхетле була дип ышанганнар Хәзер бәхет йөзлеге белән туган, йөзлекле бала ди ләр Башка телләрдә "күлмәкчән туган" дигән сүз бар КАРА - Бу төрки сүз төрле мәгънәләрне белдерә. Мәс.. карасөяк. каракол. карабаш, кара йөз. кара халык, кара кеше сүзләрендә ул кимсетү төсмеренә ия (кайчагында кара сүзе "подданный" мәгънәсендә йөри), ләкин әгәр Карахан. Карабатыр кебек сүзләрне кушамат кына дип кабул итсәк, төркиләрдә югары катлауга ("аксөякләр'гә!) караган затлар арасында мондый кушаматларның еш очравы сәер тоела. Бу очракта кара сүзе "зур", “көчле" мәгънәсенә ия дип аңлау табигыйрәк Мәс.. борынгы төркиләрдә ин якты “йолдыз"ларның берсе исәпләнгән Юпитер планетасы Каракош дип аталган Бөркетнең каракош дип аталуы да аның кара төстә булуына карап түгел, бәлки бу кошның зур һәм көчле булуына карап бирелгән. Шуңа күрә Карабатыр. Караарслан. Карайосыф дигән сүзләрдә “кара" өлешен, югарыда әйтелгәнчә, “зур, олы, бөек" һәм “көчле, куәтле" дип аңлату акылга муафыйк. (Алим Гафуров буенча) Кара кайгы, кара моң. кара кан дигәндә дә шушы "көчле" мәгънәсе чагыла (тискәре төсмер белән) КАРА ҖИЛ бор. гөр - Бик көчле җил, шторм жиле. КАРА ЙӨЗ— Борынгы төркичәдә - кол Соңыннан бу сүз мәкерле, явыз кеше карагруһ, реакционер мәгънәсе дә алган. Габдулла Тукай: 'Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр", -дигәндә татарларны туган илдән куарга теләгән рус реакционерларын күздә тота. Мәсхәрә ителеп йөзенә кара ягылган, исеме чыккан кешеләрне дә "кара йөз" дигәннәр (мәс . М Гафуринын 'Кара йөзләр' хикәясендә) КАРА КЕШЕ тар Гади игенче, авыл кешесе, крәстнән ('мужик). КАРА КИТАПЧЫ тир Сихерче, багучы (русча чернокннжник) КАРА ТАМГА тар Рәшидетдин мәгълүматларына караганда. Алтын Урдада илхан дүрт әмиргә биргән махсус кара мөһер Кара тамганы алар хан ярлыгынып арткы ягына куярга тиеш булганнар, шул рәвешле соңыннан документның дөрес яки дөрес түгеллеге мәсьәләсендә үзләреннән жаваллмлыкны төшерә алмаганнар. КАРА ТӨС Шәрыктә кара төстәге хайваннар үзләренә бик күп кояш энергиясе сеңдерәләр һәм башка хайваннарга караганда яхшырак сыйфатка ия булалар дип санаганнар. Шуңа күрә шәрык традицияләре буенча кара сарык ите шифалы дип исәпләнгән һәм кыйммәтрәк йөргән КАРАБАШ тар Кол хатын кыз. кәнизәк, көң Лревне тюркский словарь" белешмәсендә кара баш карабаш кат; хезмәтче "Коллар гадәттә яланбаш йөргәннәр, кара чәчләре күренеп торганга, аларны шу лай атаганнар" дигән аңлатма очрый Мәүла Колыйның ата-ана турында язган шигырендә мондый юллар бар "Сотдин ике чишмә биреп сакладылар. Төне-көне эчдең аны рәйгнн булып. Бер кол безгә, бер карана/// хезмәт итде Күңелемез теләгәнчә гыйззәт итде." Монда "кол” диюне ага. каравәиГ дигәне ана Ягъни бу язылышта "каравәш” "карабаш"ка тәңгәл мәгънәдә ‘ Кыйсса и Йосыф”та да сүзнең язылышы башкача “Мең дөягә төян төрле мал китергән, һәр атка берәр карауан/ мендергән һәммәсенә затлы киемнәр кидергән. Башларына җәүһәрле таҗ кидереп имли (/983 е. тгы басма буенча) КАРАНДАШ Төрки телләрдән рус теленә кергән *кара таш ~ сүзеннән (уртадагы "// " авазы рус теленеке) “Кара таш графитлы (сормыле) катламташ (сланец) Шунысы и|-ъти6арга лаек, башка славян телләрендә һәм Европа телләрендә карандаш мәгънәсендәге сүз гадәттә “кургаш" яки хәтта “акбур" сүзенә нигезләнеп ясалган Шуңа күрә “Европага тәрәз ачкан" Петр патша заманнарында карандаш сүзе урынына Көнбатыш Европа телләре өлгесе кулланылманы бүгенге рус этимологларын да аптырашка калдыра. Ихтимал, бу төрки сүз рус теленә иртәрәк кереп, тамыр җибәргән тәмам үзләшкән булгандыр инде КАРАУЧЫ тар. Патша табынын, аш китерүчеләрне карап торучы, күзәтче Рус телендәге кранчай сүзе шуннан алынган дип уйланыла КАРЫМТА тар Iырымга ясап талап атынган матны кайтару өчен Һөҗүм итү. үч кайтару, канга кан үч алу “Башкортостан" энциклопедиясендә “ата кешене, бертуганыңны һәм балаңны үтергән очракта канга кан үч атуны рөхсәт итә торган хокук нормасы" дип аңлатыла Ләкин бу сүзнең туры мәгънәсе бүләккә бүләк белән җавап бирү булган (м<м . уабак пленда) “Карыйга" сүзе каршы сүз, каршылык, үч" мәгънәсендәге “кару" сүзеннән килеп чыккан булырга тиеш “Аның каравы" дигән гыйбарә дә төптә “аның каруы" дигән сүз Карымта кайтару Барымтага карымта К-КРЫШКЫ /ар Ханлык (патшалык) билгесе, дәрәҗә таягы, асылташлар белән бизәп, сырлап эшләнгән т.шк, скигнтр. жезл Ш\ инан сон \л/рчти Муса карыи/кысын җнр/о ташлады Таяк шу/цук аждаһага анере.где (‘Коръән' тржсмоссн/мн (Рабнт Ба/улла) КАРЬЯ / Аныл Борынгы, тарихлы һәм зуррак авыл (село) якн бистә мәгънәсенә тарта шикелле. Административ бү тенеш терминнарын эшләгәндә шушы мәгънәләреннән файдаланып булган булыр иде Күплек саны шәкеле кора Мәсәлән Мәккәгә нггсбэг к имче / ко/м (карьяләрнең анасы) төшенчәсен гадәт» швһврюрнен анасы дип гәржемә итәргә туры килә Карьяле авылдан килгән, авыл кешесе, авылныкы. Карьяле кызлар авыл кыллары. КАҺВӘ г -Кофе Каһвә (каһүвә) агачы Йәмәннең 800- 1000 метр биеклектәге таулы төбәкләрендә үскән. Бу агач дүрт яшьлек булгач җимешләнә башлый һәм елына 10—12 кг уңыш бирә. Каһвәнебашлап кулланучылар Йәмәндәтарикатьшөехләре (суфилар)булган. Алар йокыларын качыру һәм төнне Адлаһыга мактау сүзләре әйтеп, догалар һәм аятьләр укып уздыру максатында каһвә куллана башлыйлар Иң беренче каһвә кулланган кеше Җамалетдин әз-Зөбхани булган дип санала (вафаты 895 елда). Шуңа күрә гарәпләрдә кофены ~бинт әл-Йәмән" Йәмән кызы" дип атыйлар. Хәер, каһвәгә кагылышлы башка бер ривайәт тә бар. Имеш. Мөхәммәд Пәйгамбәр авырып киткән һәм йокысызлыктан интегә башлаган Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд Пәйгамбәргә Җәбраил фәрештә аркылы моңа кадәр билгесез булган каһвә эчемлеге иңдергән. Бу эчемлек Кәгъбә ташы кебек кара һәм әче булган. Әбүгалисинага каһвә билгеле була инде. Ләкин ул аны "каһвә" дип түгел, бәлки "бон" дип атый (нәмәнлеләр хәзер дә кофе орлыкларын бон дип йөртәләр). Мөселманнар арасында бик нык таралып киткәннән соң. кайбер фәкыйһлар каһвәне исерткеч белән тиңләштереп, аны эчү мөбах булмый, хәрам була дигән мәсьәлә кузгатканнар 917 елда Мәккә хөкүмәте кофе куллануны тыйса да. бу тыю тора-бара йомшаган һәм мөселманнар каһвә эчәргә тәмам гадәтләнгәннәр. 1517 елда төрек солтаны Сәлим 1 үз мәмләкәтенә Мисыр белән Гарәбстан ярымутравын кушканнан соң. каһвә тәмам рәсмиләштерелә дияргә мөмкин, чөнки госманлыларда ул милли эчемлек булып саналган Каһвәне "шахматчылар һәм фикер ияләре сөте" дип атаганнар. Каһвә кайната торган чәйнек каһвә фәнжаны дип атала. Электә Европада чәйне һәм кофены белмәгәннәр, хәтта аларны кеше өчен агулы дип тә уйлаганнар. XVIII гасырда бер француз галименә кайсы “агуның" кофеныңмы, әллә чәйнеңме кешене тизрәк үтергәнлеген ачыклау эшен йөкләгәннәр дип сөйлиләр. Ул үзенең тәҗрибәләрен үлем җәзасына хөкем ителгән җинаятьчеләрдә үткәрергә рөхсәт ала. Сынау өчен бер җинаятьчегә көн саен өчәр тустаган чәй. икенчесенә өчәр тустаган кофе бирә башлаганнар Боларның беренчесе 70 яшькә тикле яшәгән, икенчесе исә 80 яшькә җитеп үлгән. Галим үзе чәй дә. кофе да эчмәгән һәм 62 яшендә дөнья куйган. Су. чәй. каһвә кебекләрне аяк үзрендә булган хәлдә эчмәскә тиешлеге хакында хәдис бар. Дефак Рәхмәтн (Рәхмәтуллин Дефак Гатаулла улы) үзенең "Дети АтлантндьГ дип аталган китабында "кофе" сүзе телгә "турыдан туры Атлантидадан. аларның варислары гуанчи халкыннан килгән" дигән фикерне үткәрә Автор Канар атауларында ('Генерифта)җирле халык орлыкларны куырып он итеп тарттыргач, шуны суда җебетеп ашый (эчә) торган булган һәм бу ризык аларда "гофио" дип аталган, шул бездәге кофе инде димәкче. Бу фикер белән килешеп булмый, чөнки кофе" сүзе үзе аерым гына йөрмәгән, бәлки йокыны качыра, хәл кертә торган кофе дигән эчемлеккә ияреп килгән. КАЧЫР Ишәк белән биядән алынган хайван, мул Борынгы әдәбиятта катыр формасында очрый Икенчн ел ат-катрьши һәм вирделәр. ) 'чүнчн ел кялә-комашыни внрделәр "Кыйсса-и Йосыф" Тагын кара