ӘҖӘЛДӘН ЯМАНРАК

Барысы да кампитр сатып алган көнемнән башланды. Шул имгәкне алып кайтканда ук таныш галимне очраттым. —Кампитр алдынмыни? Куанычка булсын, ижатында ярдәм итсен!—ди бу ихласлык белән. Аннан сон шаяртып та куйды —Болай булгач, тагын да дәртләнеп язарсын инде, Әзәл Якташ исеме гәзит-журнал битләреннән төшеп тә тормас. Мин дә көлгән булдым. —Алуын алдым да бит Кара урман кебек серле нәрсә ул минем өчен. Татарчага көйләтәсе бар, өйрәнәсе бар. — һи, пүчтәк!..— диде галим, җилкәмнән кагып.—Язып куй әле менә бу телефон номерын. Кампитрлар белгече Сөякәевнеке ул. Минем исемне дә кыстырып шалтыратсаң, бик тиз килеп җитәр Нинди оста икәнен эш урыны ук күрсәтеп тора: Фәннәр Академиясе! Шул ук көнне чакырдым Сөякәевне. Ул, ишектән кереп, пәлтәсен сала тора, мин уйланып торам: "Юктыр, монын фамилиясе “сөю”, "сөя”, "сөекле” кебегрәк сүзләргә бәйле түгелдер. Кайсыдыр ерак бабасы үзе кебек үк сөяк белән тиредән генә торган зат булгандыр, мондый фамилияне дә шуны истә тотып биргәннәрдер...” Шулай итеп, төксе генә исәнләшеп, сөяк белән тиредән торган галим түргә узды һәм, көнлек эшенә тотынган сыман, кампитрнын мониторын, клавиатурасын тоташтыра башлады, берочтан алынган принтерны да көйләп куйды. Барысын да электрга ялгагач, таушалып беткән сумкасыннан дискетлар чыгарды. Сүзсез генә эшләвенә эчем поша башлагач: —Да-а.. катлаулы нәрсә инде кампитр дигәннәре Аны аңлаган кешеләргә сокланырга гына кирәктер...—дидем Сөякәев көчәнеп кенә елмайгандай итте. Мина түгел, бәлки өслеге ачылган принтерга әйткәндәй генә: —Кампитрмы? Мондый гына кампитрны аңлау бәрәңге ашаудан да ансат ул. Бездәге кампитр белән чагыштырганда, патша сарае каршындагы бүкән кебек кенә бу... —Бөтен кеше шушы марканы мактый бит. Ин соңгы казаныш диләр ләбаса! —Әйе. гади гражданнар белә торган кампитрлар арасында ин яхшысы шушы.-дип килеште теге, фикеремне хуплагандай,—Синен кебекләргәязучыларга койган да куйган байлык бу! Ә инде бөтен дөньяның информациясен, гыйлемен үзенә туплап бетергән кампитрлар белән чагыштырганда—тфү!.. Бераз гына тәнәфес ясап чәйләп утырганда, килеш-килбәтенә игътибар итми Фәнзаман БАТТАЛ (1939) -янучы. * * Сигезенче оҗмах». «Юлын белгән адашмас». • Көфер почмагы* һ.б сатирик китаплар авторы Казанда яши кала алмадым. Эчтән янып, кемнәргәдер рәнжеп. ут йотып утырадыр сыман. Кайсы төшендер кыерлап торучы чире дә юк микән але? Чәйне йоткан саен, уйлана-уйлана, "ыһы. ыһы" дип куйгалавы да күнелдәге шикне көчәйтә тора Башы иелгән... Күтләре исә. күнелгә ниндидер салкынлык сирпеп. бары тик шикәргә яки конфетка үрелгәндә генә күренеп ала Менә-менә үксеп куяр да. елап жибәрер кебек. Тагын түзмәдем, сүз югында сүз булсын өчен генә тел тибрәтмәкчс булдым —Декабрьне дә башлап җибәрдек бит инде, яна елга да күп калмый Хатынын бардыр, шунын белән бәйрәм итәсеңдер’ —Бар... Әллә елмайды Сөякәев. әллә авызын гына чалшайтты—анлап бетерә алмадым. Әмма, елмаюын көлдегә санаган кебек, үзем дә көлгәндәй иттем —Юләр инде мин Әллә нинди артык сораулар биреп утырам Хатынлы кешенен хатыныннан башка бәйрәм итмәвен беләм ләбаса! —Белмисен —Өстәр сүз тапмаган шикелле. Сөякәев төртелеп калды —Ә-ә. кунакка китәдер Авылныкы булса, авылдан төшкән киленнәр ял көннәрендә әти-әниләрс. туганнары янына да ашкынып торалар шул —Әйе. китүен ул авылга киткән кебек китәчәк Ләкин, вокзалга да барып тормастан. күрше урамдагы бүтән бер ир янына барачак, анын белән бәйрәм итәчәк Шунын белән куначак "Шаяртасын", дип. тагын бер мәртәбә көлмәкче идем, ләкин хәсрәткә чумган йөзенә, бер ноктага текәлгән сүренке күзләренә карагач, ниятемнән кире кайттым. Шулай да сүзем алдагы уемнан әллә ни аерылмады. —Бик уйчан күрснсән дә. юморлы зат икәнсен Булмас нәрсатәрнс дә булырдай итеп сөйли беләсен,—дидем — Бу очракта бернинди дә юмор юк —дип кистерде Сөякәев —Ничек әйтелгән—шулай булачак. Безнен фән ялгышуны белми хәзер. Аннан сон . сүзем бетте, дигәндәй, урыныннан калыкты — Юкка вакыт сатмыйк әле. Сине кампитр әлифбасына да өйрәтәсе бар бит Залга чыгыйк. Хатынын эштән кайтканчы өлгерик Кампитр өстәле янына килүгә үк кырыс мөгаллимгә әверелде Сөякәев —Игьтибар белән тынла. Әзәл әфәнде, язып бар Кампитрлагы үзенә кирәкле программаны ачу өчен, ин элек аны электрга ялгарга кирәк Менә болары фаиллар дип атала. Ягъни язылган, я йолачак әсәрләрсннен шартлы исемнәре Алармы табу өчен курсор дигән менә бу йөгереп йөрүче тасманы тиешле исемгә туры китерәсем, аннан сон "әйтер" дигән зур клавишка басасын Икс сәгать буе сөйләде бу. һәр сөйләгәнен гамәлдә күрсәтте, анлап җиткермәгәннәремне кабатларга ла иренмәде, ниһаять, шып туктады —Айлардай кешегә анларлык булды сыман Бөтен гыйлем дә бер дәрескә сыеп бетми. Әнә. я зып алсаннарыннан карарсын. өйрәнсрсен. Бик кирәк булсам, кабат чакырырсың Киттем, ашыгам Визит акчасын кесәсенә салды ла. ашык-пошык кигән пәлтәсен эләктереп тә тормыйча, чыгып китте Сөякәев һай. гөнаһ шомлыгы1 Тагын чакырдым бит тегене Анын аркасында ниләр күрәсемне, нинди хәсрәтләргә, хафаларга батасыммы белгән булсам, ишектән дә кертмәс идем дә бит Ләкин, үткән эшкә салават диләрме әле * Ялгыштым шул—кара кайгыларга балым шул Дөресен генә әйткәндә, үземә кирәкне шактый кайнаштыра башлаган илем инде кампитрда. Белеп бетермәгәннәрнс бүтән белгечләрдән дә сорый һәм өйрәнә ала идем Әмма адәм баласын кызыксыну дигән нәрсә харап итә Чәй өстәле янындагы соңгы сүзләре атна буе колагымда яңгырап торды хатыным бүтән бер ир янына барачак, шунын белән куначак Башыннан килеп уйласам да. ахырына төшеп фикер йөртсәм дә акылга сыеп бетми Шундый хәлгә риза булып яшәүчеләр лә бар микәнни дөньяда’ Хәер, дөньяда барлыгын үзем дә беләм Кайбер кабиләләрнең, халыклармын ирләре килгән кунакны урын-җиргә үз хатыны белән салырга атлыгып торалар, нмеш Шу I йоладан баш тартсан. үпкәлиләр, хәтта куып чыгаралар икән Янәсе, санга сукмагансың, җирәнгәнсең ин яхшы сыйдан баш тарткансын Әнә. тагын кайсыдыр ыруда кияүгә чыгасы кызларын әтиләре "әзерләп' бирә икән кияүгә, ә улларын әниләре "өйрәтә" ди парлы тормышка Менә шул йола изге санала, имеш Анда шулайдыр— Ә бездә андыйларны сугып үтерү дә бик аз. Менә сина сафсата! Нинди ният белән баш бутап китте сон әле бу Сөякәев9 Инде әйтә башлаган икән, ник сөйләп бетермәде9 Бераз төшергәндер, исереклек аркасында сүз башлагандыр, кинәт кенә айнып киткәндер, дияр иден. бөтенләй ябышмый бу вариантка. Чөнки аракы тәкъдим итүемә кырт кисеп җавап бирде:”Анысы мина катышмый, урыслар өлешенә кермим!”—диде. Торле фаразлар, сәер уйлар тынгы бирмәде мина. Чакыруымның да төп сәбәбе шулар иде Туктале, дим үз-үземә. килсен, кампитрга өйрәтүен дәвам итсен Шунда, бәлкем, теге темага да кереп булыр.. Ниһаять, килде Абайлап алдым: теге чактагыдан терерәк, ачыграк тоела бу. Күңеле дә күтәренке сыман Керә-керешкә үк көлеп тә куйды Сүзендә киная да бар сыман. —Димәк, яна ел көтәсең, Әзәл әфәнде? Яна бәхетләргә, иҗатта яна уңышларга ашкынам дисен инде, алайса? Әлеге сүзне тергезү өчен, мөгаен, ин унайлы форсат инде бу! Соравын элеп алдым да. җавапны да китереп салдым: — Шулаен-шулай иде дә , күнелгә таракан кертеп китген бит теге көнне Әллә нинди шикләр дә кимергәли башлады. Минем дә хатын барлыгын онытмасак, Алла сакласын... Мин көлгәндә ул да көлде бу юлы Ә инде түргә узгач, кәнәфигә кунаклагач. үзе сүз башлады: — Менә синен. Әзәл әфәнде, киләчәк тормышынны алдан беләсен киләме? Әйтик, бер ай... бер ел алдан? Бәлкем әле бөтен гомереңне дә алдан ук күрү дәртен бардыр? —Аларын анын бер Алла гына белә инде,—дидем мин, башны беркатлыга көйләп —Синоптиклар да ялгыша, фаразлары бер тәүлеккә дә ярамый мескеннәрнең... —Мин үзем дә Алладан баш тарткан кеше түгел-түгелен. Аны юк дип әйтү өчен тел белән авыз ла житә. Ә инде барлыгына инану өчен баш кирәк, галәмнең иксез-чиксез булуы хакында уйлау кирәк. Фән белән дә исәпләшми булмый бит әле! Бәлки Ходай үз серләренең беренче баскычларына менәргә рөхсәт итәдер безгә—искитмәле ачышлар бар хәзер. Теге килүендәге сүзләрен истә тотып, мин дә төрттереп алдым: —Хәләл җефетләрнең серләренә дә керә башладымы әллә галимнәр? —Алай гына түгел. Кирәк икән, бөтен киләчәгеңне кино карагандай карый аласын. —Әкият... —“ иде”, дип тә өстәргә онытма. Кешелек трансформациясе, геннар информациясе турында ишеткәнен булгандыр бит? Бер сүз белән әйткәндә, кешеләрдә яна шартларга яраклашу көчәя хәзер. Галәмнән һәркайсыбызга адресланган сигналлар агыла. Алдан күреп, барысын да алдан белеп торучылар гына яши алачак якынлашып килүче Өчменеллыкта. Йә. әйт менә, алдагы елга ин зур өметен нинди? — Ин зур өметме9 Мөгаен Мөгаен, чыгуына өмет багьланган китабымдыр. Матавыксыз, тоткарлыксыз гына чыгармы ул? Хәерче замана бит Нәширләр китап чыгарырлык акча таба алмыйлар. Хөкүмәт бирми икән —Аны гына белү—пүчтәк... Ул арада телефон шылтырады. Ярты сәгатьтән кайтып керергә тиешле хатыным икән Әзәл, ли, супермаркетыбызның унбер айлык эшенә отчет ясаталар, өстән шундый ашыгыч приказ җиткергәннәр, төнге уникедән дә иртәрәк кайтып булмас, ди Танга хәтле утыртулары да ихтимал икән әле.. —Хатыннын эше авыр,—дидем, трубканы куйгач —Төнлә дә эшләтеп интектерәләр кайчак. —Анын ничек интеккәнен дә көзгегә карагандай күреп була хәзерге заманда. Әзәл кордаш,—диде Сөякәев, сүзен дәвам итәргә сәбәп тапкан сыман Аннары кул селтәде.—Хәер, ул кадәресе бөтенләй пүчтәк... —Телекамера куйсаң, шулайдыр... —Телекамералар—борынгы чабата хисабындагы нәрсәләр. Телепатия турында гына сүз барачак киләчәктә Һәр кеше үзен кызыксындырган кешене экраннан күзәтеп тора алачак. Әйтик. Америка президенты Моника дигән кызны кысып үпкәнмс-юкмы. дип ел буе авыз суы корыттылар Ә бит аны күзәтеп тә була иде' — Ни өчен күзәтмәгәннәр сон? — Чөнки. Сөякәев төртелеп калды Шактый паузадан сон гына ана тел байлыгы килде һәм ул. тын утырган минутым исәбенә дә булсын дигәндәй, тиз-тиз сөйләп алды: — Халык бик мәзәк! Америка. Япония. Англия кебек илләрнен галимнәре генә зур ачыш ясарга сәләтле дигән фикер кешеләр акылына закон булып сенде Татарстан кебек илләрдә дә көтелмәгән ачыш ясалу ихтималын башларына китерә алмыйлар —Бездә лә академиклар күп. димәкче буласынмы'* Ләкин аларнын йомырка тугылау җайланмасы да уйлап тапканнары юк бит Исемнәре генә бар Әле менә берәү әйтте мина: "Академик буласын килсә, утыз мен сумынны әзерләп куй. Бөтен рәсмиле!е белән законлаштырып, документларын алып кайтып бирәм". диде Сөякәев тагын кул селтәде: —Хикмәт исемдә, дәрәҗәлә түгел ул Менә сегтә дә халык язучысы дигән исем бирелгән затлар күбәеп бара Ә халык аларны түгел, түрәләр санга сукмаганнарын ярата Шуларныкын укый! Хәзер мина кара Кем мин * Карап торышка, көен беткән бер йолкыш Фәннәр кандидаты Мескен бәндә Йөремсәк һәм алдакчы хатын ире —Чынлап га аллый мыни? —Дәүләт булып дәүләт тә алдауга корылган икән хатын-кыз ник алламасын?! Хәер, төп сүзем ул хакта түгел. Менә шул Япониядә яки Америкада башларына да китерә алмыйлар минем яна ачышымны Мондагы академикларны әйткән дә юк Мин бит икс ел инде бөтен дөньяны күреп торам' Иртәгә кайсы шәхесне атачакларын бсләм. ун елдан сон. бер гасырдан сон нәрсә буласын беләм! —Академикларга әйткәнсеңдер бит инде бу хакта- * Бәя биргәннәрдер бит9 Сөякәев. гайре гажәп нәрсә күргәндәй, мина текәлде Салкын сәдәфтәй күзләрен шактый текәп торганнан сон. ахмакларча шаркылдады Жыерчыклар ермачлап бетергән йөзе көлде, тешләре ыржайды, әмма карашы салкын килеш калды —Син дә мине тинтәккә саныйсын, ахрысы Юк. брат. мин андый ук хәлгә төшмәдем әле Әйтәсем дә юк' Хәзергә үзем генә белгән сер ул' Менә монысы ышандырмый инде'—дидем мин. кискен чаялык белән Академиклар ла белмәгәнне мина сөйләп утырмыйсындыр бит алай-болай!? Икенче генә тапкыр күргән кешегә —Әйе. сина пана сөйләргә булдым Андый-мондый хәлгә юлыксам, кемнеңдер белеп капуы кирәк дигән фикергә килдем —Тагын ышандырмый Бәлки, мин бик гә ышанычсыз кешедер’ — Бик телчән булсам да. күпләрнсн серен үзенә дә сөйләми торган кеше икәненме ачыкладым инде мин. Әзәл Якташ әфәнде'-диде Сөякәев. нервыланган сыман -Хәер, бу фотонны азлып куй әле Ул күкрәк кесәсенә тыгылды һәм язу өстәле янындагы киштәдә атналар буе яткан фоторәсемемне чыгарды Дөресен генә әйткәндә мин аның юкка чыгуын сизмәгән 1.» идем Китаплар, торзе кәгазь өемнәре белән тулы фатирда ашын барльпына-юклыгы на кем игътибар иткән* —Сәер, -дидем мин. аптырап — Бәлки шулайдыр.—Сөякәев буыннары чикләвектәй бүртебрәк торучы камыштай нечкә бармакларын кәнәфи култыксасында биетеп алды Ләкин фотома бернинди ы зыян китермәдем Тулы сакланышта' Ни өчен кирәк бутлы инде ул? Үткәнеңне белү һәм аз гына киләчәгенә күз салу өчен —Әкият' Син йә үзен тинтәк, яки мине ахмакка саныйсын, ахры Фотога карап кына фараз игүләр гасырдан артык ләнам итә ул Үзен әйтмешли, күрәзәлегең бик гә пүчтәк Ярый алайса'- диде Сөякәев. ниндидер катгый карарга килгәндәй, капыл гына урыныннан калкып -—Син менә язучы кеше, халыкка акыл өстәүче кеше. Син кешелекнен трансформациясе турында нәрсә беләсен? Егерме беренче гасырнын үтә кырыс законнар белән яшәячәген, ул шартларда барысын да аллан белеп торучыларның гына адәмчә гомер итә алачагын әйттем инде сина... Телепатия дигән фәнгә карашын ничек? Галәмнән һәркайсыбызга адресланган сигналлар килеп торуына ышанасыңмы? Анын мондый сораулары күп булачагын аңлап, сүзен бүлдердем: —Аларын белмим, әмма имтихан оештыру дәрте белән килүеңне аңладым. Иртәгә ни булачагын белә алсам да бик әйбәт булыр иде әле. —Бәлки бүгенгесен дә белергә кирәктер9 — Бүгенге көн үткән инде ул. Ятып кына йоклыйсы кала. Иртә кичтән хәерлерәк дип... —Иртәрәк тынычланасың!—Ул, кемнәргәдер ачуы килеп ярсыгандай, әкрен генә сөйләп торучы телевизорны сүндерде —Колагыңны юк-бар лыгырдаулар белән тутырып утырганчы, хатынын турында кайгыртсаң иде. ичмасам. Нишли ул, ни хәлдә? Нишләве мәгълүм—тиргә батып эшли. —Әйе. тиргә батуы хак. Әмма нишли9 — Исәп-хисап эшенә чумган. Җаваплы көннәре.. Сөякәевнең агулы көлүе тимер ишекнең күгәргән күгәне тавышына охшап куйды: —Ярый... Кайда чумганын беләсен килсә, үзең теләсәң, бүген үк күрсәтермен... Ә инде иртәгәге көненә килсәк, болай булачак. Син. бүген үк уйлап куйганынча, китап нәшрияты директоры янына барачаксың. Анын кабул итү бүлмәсендә утырганда, директор кабинетыннан син сөймәгән язучы чыгачак. Хакимият тирәсендә эшләүче, депутат таныклыгы белән масаеп йөрүче сәләтсез бер адәм ул. Үткән чакта сизелер-сизелмәс кенә мыскыллы елмаячак Ә директор янына кергәч, мондый суз ишетәчәксең: "Китабыңны быел бастырып булмаячак. Хөкүмәт акча күчермәде. Әле бер ел элек чыккан китапларга да гонорар түли алмый интегәбез. Кәкүй монда яңа китап чыгару!.."—диячәк. —.Анысын инде иртәгә баргач күрербез,—дидем, Сөякәевне үчекләгәндәй. —Әйе!—диде ул, тынычлана төшеп —Барырга тиешсең. Нәкъ шундый жавап ишетәсеңме белгән сурәттә дә барырга тиешсен. Чөнки тормышмын табигый агышын үзгәртергә хакыбыз юк. Хәтереңә кистереп куй.кабатлап әитәм: минем ярдәм белән нәрсәне генә алдан белсәң дә, белмәгәнгә сабышырга тиешсең. Бер генә вакыйгага да коррекция кертергә, холкыңны үзгәртергә хакын юк! Шулай булмый икән, тормышыңны бутап бетереп, үзен тиз арада харап буласын! Монысы—төп закон. —Ярый, анысын анладык та ди... Син минем хатынга шик төшермәкче бугай? — Менә, ниһаять, синең тулаем ышануын өчен сүзне шул хакыйкатьтән башларбыз да! Әлбәттә, аны белү сина күңелле булмаячак Үзен сайла: төп законга буйсынырлык сабырлыгын булса гына мина иярәсең. Юк икән—йөрмә! Хәтта минем лабораториядә булуыңны да онытырга тиеш буласын. Телеңнән ычкындырасын икән, мин аны барыбер алдан беләчәкмен һәм, кем генә кызыксынырга теләсә дә, кампитрлар блогыннан үзем уйлап тапкан элементларны юкка чыгарачакмын. Көлкегә, мыскылга калачаксың. Шушы шартны үтәргә ризамы9 Вәгъдә—иманмы? —Әйе, вәгъдә—иман!—дидем. Әмма эчемнән көлеп кенә куйдым Әйдә, алып барсын инде лабораториясенә. Күңеле булсын. Бер кызык күреп кайтырмын, ичмасам Мондый сәерләрнең дә кәмитләрен күрергә тиештер бит язучы кеше!.. Мишәйт итмәс! Академия подвалындагы бүлмәгә төшкәч. Сөякәев ишекне ике йозакка бикләде, өске бүлкәләре генә тышка карап торучы тәрәзәдәге калын кара пәрдә - ләрне тартып куйды Шуннан соң гына мине зур, әмма юка корпуслы монитор каршына утыртты. Аннан соң. пиджагымны салдыртып, электрокардиограммага әзерләгәндәй, беләкләремә, муеныма, башыма (башым пеләш бит!) ниндидер тимерчыбык очларын лейкопластырь сыман нәрсә белән ябыштырды. —Шулай кирәк,—диде уд ярымпышылдап—Чөнки кеше күзәнәкләренә, бигрәк тә баш чие составындагы геннарга кешенен үзе белән аралашучыларнын сурәтләре дә, холык һәм ниятләре дә сенеп кала Фотога килсәк, ул схематик хәбәрләр генә бирә —Шунда ук сорап та куйды Дөресен әйт. шашып көнләшә торган гадәтен юкмы? —Түзәрбез!—дип кенә җавап бирдем Йа. Хода! Үземнен никадәр җитди, хафалы дөнья1а керәчәгемне белсәмчс' —Башладык, алайса Сабырлык телим'—Сөякәев клавиатуранын “энтер~ына басты —Хатынын бу минутта ни гамәлдә булса, ул шул хәлдә экранга чыгачак. Ләкин кисәтеп куям, бер минуттан артык мавыкмыйбыз Ул порнухадагы чит хатын түгел. Аны озак күзәтү сина бер файда да китермәячәк Кабаг биш-ун секундтан баш миемә энәләр тулгандай булды, чигәләрем кыса башлады—экранда гомер юлдашым—Миләүшәм иде Үзе генә булсачы! Без, ирләр, нинди ахмак! Башка ирләрнен хатыннарын чишендергәндә, урынга яткырганда эчтән генә тегеләрнен ирләреннән келәбез. Янәсе "Син. беркатлы сарык, дөнья кайгыртып йөргән буласын, гаилән бюджетына акча өстәмәкче булып, кемнәргәдер баш иясен, кайлардадыр туңып йөрисен авыр күтәреп мышныйсын, жәфа чигәсен. Ә хәләл җефетен минем кочакта мышный, рәхәт чигә, ләззәт дәрьясында тартыша' Мә. сарык' Мә! Мә' Мә' " дибез, тантана кылабыз. Юк икән, үз хәләл җефетеннен ятлар кочагында тирбәлүен күрү, анын читләр китергән ләззәттән ухылдавын каран тору күнелле ХАТ түгел икән! Әнә, экрандагы хатыным тахта читендәге телефон ӨСТАТСННӘН кулъяулык үрелеп алды, маңгаен, битен, муенын сөртте Янында сулышын тигезләп ятучы ир сорап куйды. ‘ Ирен ышангандыр биг ’ Кайтырга ашыкмыйсындыр?" Хагын хәйләкәр дә. ягымлы ла итеп елмайды “Ышана Шикләнми ул Тан алдыннан кайтсам да зыян юк ' Шуннан сон ул торып утырды, остенә шакмаклы халат элде, ваннага таба тәпиләде Шулчак җилкәмдә Сөякәевнен кулын тойдым —Җитте!— диде ул. кырт кисеп.—Алдан сөйләшкәнчә, безнен максат—якын киләчәктә күрәчәк төрле вакыйгаларыннан әз-әзләгг кенә хәбәрдар булу Ә инде бу фраг мент үзе дә бик җиткән Интим хәлләр—ир белән хатын арасындагы хәлләр бер үк рәвештә кабатлана ул Хәлләреннән килгән кадәр Минем: —Тагын бер минут карыйк.—диясем килде Әмма авыз кипкән, тет айкауга ябышкан икән -сүзем чыкмады. Ул арада С өякәев ниндидер клавишка басты — Менә монысы иртәгәге көнен Күрәсеңме, син йокыга кигә ллмаглнсын. кухняда чәй эчеп утырасын Иртәнге сәгать өч Хатынын жинел машинадан төшеп, подъездга якынлаша. Әнә, ишеккә ачкыч тыга Син гиз генә урыша барып ятасын, йоклаганга сабышасын Хатынын чишенә, янына яга Син борылып ятасын һәм тыныч кына •Кайттыкмы’ дисен Тыныч булып, дөрес эшлисен! Аңлагансыңдыр син монда бсл1әннәрсннен берсен лә сиздермәскә, тормышның табигый барышына бернинди дә гозәтмә кертмәскә тиешсен! Кабат-кабат ссңдерәм шул законны тотмыйсын икән, талкынып- иолкынып бетәчәксең Дөньялыкта берләп-бер гаделлек бар ут да булса Үлем' Анын өчен патшалар да. хәерчеләр лә тигез Бу минутта ул мина салкын канлы, хәпа рәхимсез хирург булып тоелды Менә-менә кесәсенә тыгылыр да аннан скальпель тартып чыгарыр һәм шик шөбһәдән кысылып сыкраучы йөрәгемне кагшгый башлар сыман Кулын җилкәмә салганда муеныма кагылып киткән салкын бармагы ошбу хисемне тагын да көчәйтеп җибәрде Шунысы да бар. үземне, нишләптер, тәҗрибә ясау өчен китертелгән куян итеп тон башладым Күкелдә ниндидер кирелек тә баш калкытып куйды Менә син гел бер үк сүзләрне кабатлап торасын Л ген генә белергә тиеш' Сиздермәскә шеш' Тормыш агышын үзгәртмәскә шеш' дисен Менә, мәсәлән, хак булса, унбишенче августта минем бертуган абыем машина астына керәчәк Үләчәк' Мин ШУНЫ да кисәтмәскә тиеш буламмыни" Һичьюгы \л ци!и юрган шәһәргә барын, ниндидер сәбәп гудырыгг чыгасы юлына комачам ык игәргә дә хакым юкмыни" Шуган булгач. 6\ ачышыннын ни файдасы бар сон’ Сәгадәт Үмәрскин дигән язучыны подъездга кергән чакта суячаклар. Монысына ла йогынтым булмаска тиешме" Тагын, тагын Мин сөйли торам, ә анын кургаштай бәбәкләре кабат зурая, түгәрәкләнә бара. —Тукта, җитте!—диде ул, тел астыма чуерташ кыстырган халәткә калырдай итеп —Сорауларын күп. Ярсуын да сизелә. Ләкин әйт: кичә, мәсәлән, син болар хакында нәрсә белә иден? —Белми идем... Берни дә белми идем —Соң. шулай булгач?!. Карап-карап торам да, сүз куешуларыбыз кыяклый башлады түгелме сон әле безнен? Икебез лә акыл хезмәте белән яшибез ләбаса Интеллигентлар, ягъни! Джентльменнар' Инде әйт: нәкъ менә унбишенче августта абыең янына бару ниятең бар идеме? —Нижгарга дисеңме? Юк. Ул айда язу өстәлем янында мин. Гомумән, ул якка өч-дүрт елга бер генә барам. Абый үзе еш кайта безгә —Димәк'”—Сөякәев мыскыллы елмайды —Димәк, берни булмагандай, язу өстәлеңә текәлеп утыр, ижат ит. —Абыйның үләр минутларында дамы1 ’ —Әлбәттә! —Хатыным этлеккә чыгып киткәндә дә елмаеп кына калырга тиеш инде мин, алайса... —Башка чакларда нишли идең сон? —Каршы килми идем. Белми идем чөнки... —Әйе, берсен дә белми иден! Хәзер дә белмә—шул гына' Хакыйкатьне үзен анлавын да җиткән бит. Шуна куан —Ә... Ә бер елдан? Белгәннәрем хакында сүз чыгармадым да ди. Тиешле нәтиҗә ясарга хакым булырмы сон? Әйтик, читләр куенында таушалып беткән хатыным белән тору мәҗбүри килеш калырмы? —Алдагы ел үткәч, үз белдеген белән хәл итү хокукын кире кайта. Үз мәйлен, ягъни... Ләкин, урысча әйтсәк, монда белүен хакында—молчок! Подвалдан бергә чыктык. Аякларымның да хәле юк сыман тоелды—такси туктаттым. Үз йорты янына җиткәч. Сөякәев. нәзәкатьле генә саубуллашып, төшеп калды. “Сау бул”, димәкче булдым—телем әйләнмәде. Башым гына түгел, үзем дә уйга күмелеп беткәнмендер, күрәмсен, кайтып җитүемне дә таксист әйткәч кенә абайладым. Әле үз ишегем төбенә баскач та каушап тордым, ачкычны тишегенә туры китерә алмыйча маташтым... Кара яндырып ясалган чәемне йоткалагач кына һушыма килгәндәй тоелдым. Бер кичтә никадәр үзгәреш! Сәгатькә күз салдым: унбиш минуттан төн уртасы Димәк, биш минуттан күршеләрнең эте улый башлаячак—Сөякәев кампитры шулай күрсәтте. Ху-уш. Нәрсә булды сон әле бу? Анда барудан нәрсә генә оттым сон мин? Әйе. кайчан һәм кайда җир тетрәүләр буласын да. кайсы районны су басачагын да, кемнәрнен нинди сәбәп белән төрмәгә керәчәген дә. Казаннын кай төшендә көчле шартлаулар булачагын да, Рәсәй акчасының инфляция көнен дә яхшы беләм... Йә. шуннан нәрсә9 Алар хакында язу түгел, үз-үзеңә дә сөйләргә ярамый ич!.. Зыян гына төяп кайтканмын түгелме сон мин? Уйларыма эт улавы килеп кушылды. Миләүшәм әле өч сәгатьтән генә кайтачак. Йокы да качты бит, ичмасам. Мондый чакта языл утыра торган гадәтем бар иде—булмый! Башыма тулган йөз төрле уйнын, гамнен берсен дә аерып ала торган түгел! Шатлык булып тоелган кампитр да шайтан булып күренә: кабызуын, ачуын булыр, Сөякәев күрсәткәннәрнең дәвамы килеп чыгуы булыр Нәрсә дигән иде әле тагын? Теләсән, ата-ананнын җаннары ни хәлдә икәнен лә күрсәтә алам, дигән иде. Алла сакласын, монитор экранына шундый хәлләрнең дә килеп чыгуы бик мөмкин!.. Бүтән бер чара да тапмагач, тахтага аудым. Телевизор кабыздым. Әнә. дөнья кендегедәй зур түрә турында бәхәс бара: чире үтәчәкме-юкмы, ил белән җитәкчелек итәргә хәле бармы? Бер көндәше “юк!" дигәнен өздереп әйтә, “хәзер инде ул маразм гына, сәяси мәет кенә", ди. Икенчесе үзенекен тукый: имеш, әлеге түрә, хастаханәдә ятса да, илдәге хәлләрне контрольдә тота, көн- төн халык хәлен кайгырта. Алдый! Сөякәев кампитры шик калмаслык итеп күрсәтте түрәнен авызыннан—селәгәе, балагыннан сиякәе агып ята.. Сөякәевнен боздай карашы күз алдыма килде. Нишли микән хәзер9 Ул да, бәлки, шушы каналны карап ятадыр, тиздән үләчәк түрәнең калган көннәрен санап утырадыр. Борчылмыйдыр, шомланмыйдыр Үзе дә кампитрга әйләнеп беткәнгә охшый. Телевизорны сүндереп, кулыма гәжит алдым Бер "генеральныи" машина заводының аякка басып килүе белән мактана. Әйе. бәлки дөресен сөйлидер Шуннан ни файда9 /Кир тетрәп, туфрак белән тигепәнәчәк бит заводы ай ярымнан Ярый әле үзе. капитал сорарга барган җиреннән. Мәскәүдә катып котылачак Юк. барысын да алдан белгәч, кызык түгел икән бу дөнья... Әнә. ишек кыштырдый—хатын кайта. Күзләремне йомам, стенага таба борылып ятам Сизәм итекләрен дә сатмастан. башын йокы бүлмәсенә тыгып, мина карап тора Аякчуын салгач, чишенгәч, йокламавымны белгәндәй “Уф. арыдым хәлдән тайдым!”— дип уфтанды Сикереп торып, ит чаба торган балтаны эләктереп: —Арыганыңны беләм. сабакы' Кем белән зина кылып хатдән тайганынны да күреп тордым, ысбулыч' Хәзер үк күз алдымнан таймасан. башынны урталай ярам'—диясе дә бит—ярамый, каһәр суккан Сөякәевнен законы кушмый Уянгандай итеп, күзләремне кыскалаган булып — Нәрсәдер әйттен бугай , —дидем —Арыдым, хәлдән тайдым. Әзәлкәсм Китәр илем эшеннән, ташлар идем Хәер, ник сөйләп торам алдан ук мәгълүм нәрсәне' Кампитр күрсәткән кыска әнгәмәбез тәмам булгач, тиргә батып “эшләгән" Миләүшәм, тирән генә иснәштереп, йокыга китте Буыннарының бер-берсеннән ычкынып, сөякләренең таралып китүен лә тойдым хәтта Менә ул изрәп йоклый хәзер Төшендә дә бәлкем урлашып кичергән ләззәтенең дәвамын тоядыр, гөнаһ сенгән тәненен һәр күзәнәге кинәнәдер Алар, хор белән "Безгә нинди рәхәт булганын син ахмак кына белмисен'" диләрдер, хезмәт көненә ашлыкны күп бүлгән елдагы колхозчылар сыман куаналардыр Бөтенегезне берьюлы юк итәр илем дә бит. һаман шул ук сүз—я-ра-мый'" Һәрхәлдә, шушы Гөнаһ Савыты белән, берни белмәгәндәй, елдан артык яшәргә, янәшә йокларга тиешмен. һай. йоклап булмый! Шулай да. бу Миләүшәгә үкенү хисләре дә кереп чыккалый микән хыянәт кылып кайткан чакларда9 Гөнаһтан курка микән9 Хәер, юктыр, ятлар куенында вәрәмәч килүен гөнаһка да санамыйдыр Әнә бит Отто Всйнингср дигән бер галим нәрсә дип язып калдырган “Хатын-кыз гөнаһ кылмый Чөнки ул— үзе гөнаһ."—дигән Диюен дигән дә бит. тик. нишләптер, китабы басылып чыгуга ук. үз-үзенә кул салган Бәлки аны күп белүе, барысын да алдан күреп торуы, дөньядан кызык тапмый башлавы этәргәндер бу язмышка? Дөньядан туйгандыр Андый нәтиҗә ясау да дөрес түгелдер әле Нибары егерме өчтә булган бит ул. Әле монда кырык өчкә җитен тә үләсе килми! ... Икенче көнне. Әйе.ул көнне хатын эшкә чыгып киткәч, дөресрәге, ул япкан ишек тавышына уяндым Икс сәгатьтә йокы туймаган инде, билгеле Ләкин уянуга ук баш миен кичәге һәм бүгенге кичерешләр сарып алды шик- шөбһә, көнчелек, тора-тора үртәлү, үзен теләгәнне үзен әйтә алмасынны аллан ук шәйләү җәфасы, шомлану Кабат тыныч кына йокыга китеп кара син шуларнын барысы да жаиынны кыерлап торган чакларда' Яна елны беры каршыладык Миләүшә белән Апасы белән җизнәсен кунак иттек, тайга хәтле гөрләшкән булдык Ә инде икенче гыйнварда, мина алдан ук мәгълүм булганча, иртәнге ашны ашап, савыт-сабаны кланда ук. халал юк-юк. уртак жефет сөйләнә башлады Мәгъсүмәләргә барып кайтасым бар бүген Обой ябыштырырга с>\ 1ышы|кын »к пи щ и к Б.фчыйчабувыас бергә шешбезбш Кггя барачагын төгәл белсәм дә. телемне тешләргә тиеш идем Шулай ла —Бәйрәмне өзмик инде Башка чакта да җитешерсез але,—дигән булдым Хатыным, гыя күрмәсен бу. дигән кебегрәк. өтәләнеп куйды Юк юк. Әзәлкәсм. вәгъдә- иман! Өч-дүрт сәгать селкенеп алудан дөньям җимерелмәс Я зып утыру өчен сина да тыныч булыр Мәгъсүмәнең бүлек бапгтыгы икәнен дә онытмаска кирәк Ул. төзәнеп-ясанып, чыгып китте Әй-е. селкенүеннән дөньян җимерелмәс Тик менә үземнсн җимерелә башлавымны тоям. Гыйнвар ахырында Сөякәевнен эш урынына киттем. Подвалында, анынча әйсәк, “одиночная камера”сында берүзе утыра. —Әйдә, уз,—диде ул, экранга текәлгән карашын ялт кына борып —Ни өчен килгәнеңне әйтеп, аңлатып тормасан да ярый—барысы да мәгълүм. Күпме генә янсан-көйсән дә. Үмәрский дигән коллегаңны һәлакәттән йолып калу мөмкин түгел. Үзен дә яхшы беләсен. ул сонгы елларда сәясәткә тирән керде, коррупциянең нәкъ менә хөкүмәт даирәләреннән көч-куәт алып торуын исбатлады, ин зур агайларны фаш итте. Тагын да саллырак мәгълүматлары барлыгын да белеп торалар. Аларны да яза калса, дөнья шартлаячак. —Кисәтсәк, ичмасам. Казаннан чыгып качар иде. Киткән жирдән кире кайтып була, кабердән—юк... Сөякәев, кул чите белән һаваны ярып, кырт киеге: —Файдасыз! Инде шул ук вәкаләтле түрәләр некрологка хәтле яздыртып куйганнар Шагыйрьдән “ижат" иттергәннәр. Аңлыйсынмы шуны: Үмәрский әле, нәрсәне ничек язарга икән, дип дөньялыкта планнар корып йөри, ә некрологы әзер: “Күренекле язучы һәм сәясәтче.. Арабыздан вакытсыз китте. Бандитлар кулыннан харап булды... Аның якты истәлеге киләчәк буыннарның да юлына яктылык иңдереп торыр. Үз күзләрем белән укыдым. —Ничек инде?! Шагыйрь кеше үзенең исән каләмдәше турында некролог язып утыра ала димени! Оят кайда, кеше гомеренең кадере турында лирик шигырьләр язган күнелнен, кулның кадере кайда?! Сүзләрен—сафсата. Сөякәев! Сөякәев. кинәт кенә дошманына ыргылгандай, урыныннан сикереп торды да, жәһәт кенә ишекне бикләп килде , аннары якамнан эләктерде. —Син үзең лирик!—диде ул. агулы шыркылдау белән.—Мәмкә! Боламык! Теге көнне сөйләп утырганын истә: бу яшеңә җитеп, тавык суярга да кулын бармаган, имеш. Син кешеләрнең барысын да үзен белән чагыштырасын. Нечкә күңелле шагыйрь булып кыланучылар арасында да ерткычлар барлыгын белмисен. Менә син. бүген туйганчы ашасам, иртәгәгә калмас, дип.үзенне кысып яшисен. Ә ул, язганнары синекеннән ун мәртәбә түбән булса да, мыегын сыпыра-сыпыра, затлы машинада сәйран кыла, алдына ин затлы ризыклар куйганда да чыраен чытып, сайланып утыра. Ни өчен"’ Чөнки намуска караганда кабахәтлекне артыграк бәяли түрәләр... Тын да тартмый сөйләвенең хикмәтедер, күрәмсең, фәннәр кандидатының сулышы кысылды, тынып калды. Шул мәлдән файдаланып калырга тырышып, кабат авыз ачтым: —Китсен иде Үмәрский. югалып торсын иде... Сәясәт тә. түрәләр дә тиз алышынып тора бит хәзер. Үзем барып кисәтер идем. Жан биргәнгә юнь бирер иде әле... Сулышын тигезләп өлгергән Сөякәев. битарафлык белән хәлсез генә әйтеп куйды: —Юк. Жанын алганнар дип сана... Анын янында уралганыңны күрсәләр, үзеңне дә бер уңайдан юк итәчәкләр... Кил әле мондарак! Ул, кыйшаеп беткән табуретканы үз урындыгы янына куеп, экран каршына мине дә утыртты Аннары, ниндидер дискетлар, үткәргечләр белән мәж килеп алгач, клавиатураның кайсыдыр төймәсенә басты: —Үзен күр! Кара! Әнә ул синен Үләрскиен... —Үмәрский диген... — Инде Үләрский дисәк тә хата түгел. Әнә. күр. татар ашлары иортынын кулинариясенә кереп бара. Капкалап чыгарга уйлыйдыр. Сонгы тапкыр ашавы булыр Ә менә болары—газраилләре. Каршыдагы чәй йорты баскычына менеп бастылар Чырайларына кара: пләмә үгезенекеннән бер дә ким түгел. Гәүдәләре нинди тагын!. Боларнын корыч мускуллы кулларына эләккән адәм тырт та итәргә өлгерми кала. Суйганда керфекләре дә селкенми мондыйларның Подъездан чыкканда ук елмаеп чыгачаклар. “Газраилләрнен” йөзләрен үзем дә күреп торганлыктан. Сөякәевнен сүзен егардай кәлимә тапмадым. Шулай да : — Кеше гомерен кискәч үк елмаеп булмыйдыр инде анысы,—дип мыгырдануны кирәк таптым. Фәннәр кандидаты кыбырдап куйды: —Ничек суячакларын, подъезддан ни сурәттә чыгачакларын күрсәтимме сон. алайса? Экран каршыннан читкә тайпылуымны, баягы урыныма сенүемне үзем дә сизми калдым сыман. Шундук, кулларымны алга сузып, ялвара башладым —Зинһарлап әйтәм, берүк күрсәтә күрмә' Болай да йоклый алмыйм сонгы атналарда, ямьсез төшләр җәфалый. —Шулай булгач, бу теманы туктат,—диде Сөякәев. кулларын тезбашыма куеп —Болар аны хәзер бер мизгелгә дә күздән ычкындырмаячаклар Тынычлан Миндә дә бар ул кызгану хисе Әле синекеннән ким дә түгелдер Ләкин монда барысы да Ул. сүз таба алмагандай, тотлыгып торды да. иреннәрен ми.мылдаткалап алганнан сон. урысча "чәпәп" куйды —...предрешен! Сәгадәт Үмәрскийнсн жеиазасына бармадым Саташып-кайнарланып ялгыш сүзләр ычкындыруымнан курыктым Соныннан сөйләделәр мәетне Әдипләр йортынын залына китергәннәр, әлеге шагыйрь саубуллашу нотыгы тоткан. Дәүләт, хөкүмәт исеменнән дә каләмдәшләрнең кайгысын уртаклашкан Шундый тәэсирле булган чыгышы—башкаларга кушылып үзе дә елаган Ә инде гәҗитләрдә чыккан некрологны үзем укыдым Нәкъ Сөякәев сөйләгәнчә'— бер генә сүзендә дә аерма тапмадым .Абысмнын үлеменнән сон үземне дә җинаятьче итеп саный башладым Әйтерсен лә машина астына үзем зтеп керткәнмен дә. шуна үкенеп, яшь түгә башлаганмын. Белмим түгел: үлем бар. иртәме-сонмы барыбер килә' Жир аслы бункерларына качып та котыла алмыйсын аннан, лөньянын бөтен малын биреп тә алдый алмыйсын. Сөенеп тә куям ярый әле гомерне сатып алу эмале юк һай. сатып алу ихтималы булсамы?' Андый мөмкинлек булса, ил башында утыручы гүраяөр ил байлыгына хужа б> шп алгарган ж\ пкпр аш*ә ими ш мафиячеләр, безнен кебек гади мескеннәрнең гомерләрен уптым-уптым сатып алырлар иле дә, озын-озын гасырлар буе баш түбәләребезгә төкереп яшәрләр иде Оятсыз шаркылдауларыннан күк гөмбәзләре күкрәп торыр иде Юк шул. булмый шул! Әнә. дөньяда ин бай саналган корольләр ычкына гүргә, иксез- чиксез биләмәсе булган империяләрнең президентлары ла санаторийларда, курортларда әлсерәп яла Аллага сыенасылары килми мөртәтләрнең, дөньякү ләм табибларга, сихәтлек серләрен белүче академикларга сыеналар Имеш, алар саклый Шулар хакында уйлыйм-уйлыйм да. уйлап арыгач, Сөякәев ясаган нәтиҗәгә кайтып төшкәнемне үзем дә сизми калам әйе. үлем б\ дөньяда бердәнбер гаделлек, аның алдында патшалар да. хәерчеләр дә. байлар да. сукбайлар ла тигез! Беркемгә дә привелегия юк Әҗәлдән—мәнге тулмас төисез капчыгына сала да китә, сала да китә кеше дип йөртелә торган бәндәчекләрне Шулай да кызганыч абый Жирдә тотып торучы кайсыдыр тамырым өзелде сыман Үлемнән кисәтү, һичыогы йөрер сукмакларын үзгәртү нияте белән тон уртасында юлга ла җыендым Киенеп беттем дигәндә генә каһәр суккан телефон шылтырады—Сөякәев! Карлыккан тавышы йөрәкне гырмапщдай булды Ш-шаярма, ыелуш-шай! һөйбөтлөп кенә чиш-шен дә сузылып ят! Син биг үзенә генә зыян салмыйсын Табигатькә, Алданын үзенә дошман булмакчысын! Я змыгп-ш дигән Галижанәбкә аяк чалунын нәрсә ггкәнсн белергә тиеш ги бит инде син Кат-кат аңлаттым лабаса' Юк Булмады б\ Ләкин, сәгатькә күз төшерүгә, икенче нияткә килдем Бер бит кәгазь алдым да. ике җөмлә сырладым Абын, ашыгыч килеп җит Мин үлем хәлендә Әзәл Әйе. башка эмалем калмады Телефон аша шушы телеграмманы шыпырт кына җибәрергә дә. ятып йокларга кирәк булыр Ни булса, шу I бу лыр Инде үэсмнсн дә яшисе килми башлады Телефонга үрелүем булды, зчендә җене бар шикелле, үзе шылтырап куймасынмы! Тфү тагын Сөякәсп! —Җитте сина. юләр сатма! Сизми, күрми дип беләсеңме әллә’ Хатынын этлектән кайткач \кый күрмәсен, кал санытыни салып яндыр ул кәпиенне' Ачуым килүдән баш мием кабаргандай булды. Телефон өстәлен төя-төя үзенә кычкырдым: —Нәрсә дип аңларга бу гамәлеңне0 Ник син мине эзәрлеклисен Кем булдың әле ул хәтле?! Мин синен колын түгел, канса-кансов! Катышма мина! —Син—иман колы'—диде Сөякәев тынычлана төшеп —Без бит “вәгъдә— иман” дип килештек синен белән уртак телгә килгәндә Димәк, иманны сатарга хакыбыз юк. Әллә син мине бу олиночная камерада рәхәт булганнан төн буе утыра дип беләсеңме0 ! Нәкъ менә сине дуамал адымнан кисәтү өчен бит инде! Минем дә тынычланасым, йоклыйсым килә, югыйсә. Мин дә адәм баласы! Мин дә арыдым, бик таушалдым —Син йокларсың... Синен абыена янамый бит үлем.Минекенә—минем газиз абыема яный!.. —Үземнекенә янаса да берни кыла алмас идем. Түзәргә кирәк! Минем телеграммам янды. Анын каравы, кабат уналты сәгатьтән абыем ягыннан килеп төште телеграмма Жингәм җибәргән: “Ашыгыч килеп җит. Абыен һәлак булды.” Абыйны җирләп, җидесен үткәреп, атна буе кара кайгыда йөреп кайткач, ишек ачкан хатыным: —А-аба-ау!—дип сузды —Бөтенләй беткәнсең бит. кадерлем. Сина тынычланырга, яңа әсәрләр язарга вакыт Нишләптер, күзгә күренеп көйден соңгы айларда. Минем бөтен Казан, алай гына да түгел, бөтен галәм ишетерлек итеп: —Тынычланырсың, бар!. Синен зинахурлар кочагында әвәрә килүләрен тынычландырырга тиешме мине?!— ди-ди. такмаклый-такмаклый. улый-улый елап җибәрәсем, күнелдәге сызлавыкларымны эретәсем, бөтен хәсрәтләремне күз яше белән бергә түгәсем килде Ләкин тешемне генә кысарга туры килде Тешләрем шыкырдавы үземә генә ишетелде дип уйлавым ялгыш булды—ул да ишеткән Тагын “абау”лап торды Миләүшәм, шуннан сон гына әйтәсе сүзләрен әйтеп бетерде. —Һәр үлгән артыннан ләхеткә ятып булмый бит инде, җаным. Әжәл килеп тора инде ул кешеләргә. Үлем килгән саен болай ук бетеренә башласан, үзең дә егылырсын Балабыз булмаса да, синең өчен өзелергә әзер торучы хатынын өчен булса да сакла үзенне, алтыным. Минем дә сәламәт, көр күңелле ир белән яшисем килә ич. Син хәзер постельдә дә бик йомшадың. Бу яшьтән үк бирешә башласан... Хәер, сонгы җөмләсен әйтеп бетермәде. Ул йокы бүлмәсенә кереп китте, мин залдагы диванга аудым. . И, адәм балалары! Гомерем буе сездән бер үк сүзне ишетеп яшим Килерекилмәсе мәгълүм булмаган бәхет хакында хыялланганда, әледән-әле " Әх. алдан белсәм иде шуны!”—дип куясыз. Көтелмәгән хәсрәткә юлыккан чакта да: " Әй, алдан белгән булсам!”—дип өзгәләнәсез. Ә мин менә, ничәмә-ничә айлар инде, алдан белүләремнең барысын да онытасым, башымнан гына түгел, бөтен күзәнәкләремнән дә чыгарып түгәсем килә Иртәгә, алдагы атнада, киләсе елда нәрсәләр булачагын белми торган чагымны тилмереп көтәм. Ул көннәргә хәтле үлеп китмәсәм ярар иде, дип куркып та куйгалыйм. Валлаһи, дип әйтәм, бернинди төрмәдә яки концлагерьда да адәм балалары мондый ук җәзаларны, өзгәләнүләрне татымыйдыр. Менә мин хәзер кемгә кирәк0 Гәүдәм Сөякәевнекеннән дә арыграк: сөяк тә— сөяк, мин дә сөяк. Скелетнын үзе! Тиремне салдырып, берәр мәктәпнең яки институтның анатомия классына бастырасы да куясы Хатын көн саен бер үк сүзне тәкьрарлый “Аерылабыз."—ди. Олаксын' Мәшәкате артык зур булмаячак, әнидән калган фатирны бирермен дә котылырмын Тик менә аякка баса алырмынмы? Әле бит бу каһәр суккан елның тагын ике атнасы бар алда. Үзем ятам, үзем туктаусыз баш ватам: нишләргә? Ике көннән башкала читендә ике поезд маңгайга маңгай киләчәк, йөздән артык кеше үләчәк, күпләр гарип калачак. Беләм бит. беләм! Ләкин беркемгә дә әйтергә хакым юк.. Әле шушы айда гына ике-өч дәүләт башлыгына һөҗүм булачак—үтереп сазлыкка тыгачаклар, яндырачаклар, асып куячаклар. Хәтта кайсы төшеннән асачакларына хәтле беләм—әйтергә, кисәтергә ярамый... Жандай күргән якын күршемә, дөресрәге, анын алма кебек тулышкан унбиш яшьлек бердәнбер кызына кара кайгы киләчәк. Урлап китеп. Яшел Алан урманында көчләячәкләр. Көчләп кенә калсалар, бер хат иде дә б»п Гәүдәсе дә табылмаячак. Финанс белән бәйле зур түрә безне ун миллиард сумнан калак кактырачак, йөз меннәрчә кешеләр кабат еллар буе хезмәт хаксыз яшәячәк. Ә инде атешкә кергән башка түрәләр алдагы елнын буеннан-буена бер үк сүзне кабатлап торачаклар "Нефть бәясе төшкәнлектән, производство потенциалы стабильләшмәгәнлектән хәл быел да яхшырмады Аякны юрганга карап сузарга туры киләчәк. " Ә үзләре (атлары да. затлары да корыгыры') типтереп яшиләр Хәер, атеге кызыйны да шуларнын берсе көчләячәк, аннан сон үтерергә әмер бирәчәк. Бер кем дә эзләренә төшә алмаячак—шул ук түрәләр милиция, прокуратура башлыкларына бармак янаячаклар, “кирәкмәгән эш белән вакыт сатмагыз, файдалы гамагләр кылыгыз", диячәкләр. Мин менә шуларнын кем һәм нинди канаглар аркылы урлашуларын да. ул акчаларны кая куячакларын да. теге кызны кемнән үтертеп кая күмәчәкләрен дә бик беләм. әмма—ләм-мим булырга тиешмен Миләүшә мина исемем урынына “Әрәмтамак" дип эндәшә башлады "Озак ятып, аркан кортлый күрмәсен. Әрәмтамак'" "Сине ашатканчы, бер этне ашатсан. файдалы эш коэфициенты зуррак булыр иде. Әрәмтамак. ‘ "Әрәмтамак Якташ... Паразит Якташ'" Әйе. "паразит"ны да өсти башлады Мин дәшми калырга тырышам каршы әйтмим .. Ә анын чыгырдан чыгарасы килә, минем тын ятуыма тагын да ныграк үртәлә, күрәмссн. бертуктаусыз үчекләп тора Барыбер дәшмим Чөнки ү » хәлемне, кемлегемне бик яхшы беләм Әйткәнемчә, китабым чыкмады Димәк, барлы-юклы гонарар да тәтемәде Гәҗит-журналларга да язганым юк Димәк, айлар буе бер тиен дә акча алганым юк. Дөресен генә әйткәндә әрәмтамаклыгым да бик чамалыдыр хәзер авызыма каба алганым шикәрле чәй дә бәрәнгс боткасы—аппетит кына түгел, гомердә көне-сәгате белән бетеп барадыр сыман Тик. шулай да. бу елнын ахырына җитеп, янасына чыгасы, берничә көн. берничә атна гына булса да табигыи. әләмчә кеше булып яшисе килә Кемнәргәдер дөрес, ихлас сүзләремне әйтү форсатым булса иде' Яна Елга ике-өч көн юша фатирыма Сөякәен килеп керле' Ишекне ачкач нәфрәтемнән калтырап куйдым Төкерәсем, ишекне тизрәк ябасым, бикләп куясым килде Әмма төкерә алмадым авыз кипкән, ишекне лә этеп-төртеп яба алмадым-хәл калмаган Ә ул. каһәр суккан нәрсә, сизмәгәндәй елмаеп керә: —Хатыныннын яна зинахур кочагына чумуын карап тордым ла. сина килдем әле Аякларымның хәлссзлегеннән гаҗиз булып, диванга сузылып ятуымны күргәч. Сөякәев көлә үк башлады -Да-а. беткәнссн син. миннән дә ныграк кипкәнсең! Молодсц. ир икәнсен- түздең! . -Йә. түздем. .. Мәгънәсе яки файдасы бармы сон бу түзүнең ’ Нигә кирәк булды мондый газап?! „ , _ _ . —Хәзер инде яшәргә тырышырбыз* диде Сөякәев. катгый итеп һәм тиктомалга дигәндәй Янача яши башлыйбыз синен белән' Адәмчә' -Берүк, миннән башка гына яши күр!—дидем, ыңгырашып Мине катыштырма. Исеменне дә ишетәсем килми — Юк юк синнән башка яшәсәм, гөнаһлы булачакмын Авырлыгын бергә күргәч, кызыгын, шатлыгын да бергә күрик әле 6ез. Якташ әфәнде, бергә булыйк Үземнен дә .шәмчә яшисем килә, сине дә бәхетле итәсем килә —Котәрсен синнән. Сөякәев. ун аягын сулына атландырып, диван янындагы урындыкка утырды Гәүдәсен булдыра алган хәтле турайткач, бик эшлекле кыяфәткә кереп, сорау бирдер алс^ я,уМЫ иптәш теге китабын чыккан булса, син күггмс гонарар алган булыр илен’ —Унбиш мен чамасы.. -Димәк, ун ай чамасы ашарлык акчадан мәхрүм калгансын икән в күпме гомер я нан илен аны'’ —Өч-дүрт ел Сөякәевнен күзләрендә шайтаный очкыннар уйнап алды, ахмакларча көлеп җибәрде: —Кырык-илле ай эшләгәнгә ун ай гына җан сакларлык акча алам дисен инде, алайса?! Йә, тагын әйт инде, үзеңне акылы камил кешегә саныйсынмы? Туктале. нишләве моны и?' Физик яктан, рухи җәһәттән бетерүе җитмәгән мине, бердәнбер куанычымнан—гомеремне багышлаган һөнәремнән көләргә маташа бит бу! “Вон. фатирымнан!”—дип җикермәкче идем, тагын шаркылдады Сөякәев: —Татарларның үзләре кебек үк, язучылары да тинтәк икән —Кинәт кенә тавышын да, сөйләү кимәлен дә үзгәртеп, кулын күкрәгемә куйды,—Ә мин сиңа атна саен., бәлки әле көн саен да... унбиш мен түләячәкмен! —Хәерчен беләнме? —Җитте' Үчекләшмибез!—диде Сөякәев, кабат җитдиләнеп.—Интегүебез дә, юләр сатып яшәвебез дә җитәрлек булды. Үзен әйтмешли, Бухенвальд конилагерында күп түздек. Якын арада ук Казаннын ин бай кешеләре булырга тиешбез “Джип”, “Мерседес” кебек машиналарда гына җилдереп, дөньясыннан көлеп яшәр чак житге безгә. Ин шәп рестораннар—безнеке! Ин гүзәл кызлар— безнеке! Заманча коттеджлар—безнеке! Тән сакчылары куенына гына сыенып яшәячәкбез... Әллә бөтенләй тилерде инде, мөртәт, сүзеннән туктатып булмый. Очыныпочынып, урыныннан күтәрелеп куя: —Минем хатын тайды! Мөселман кеше уйнашчы хатын белән яшәмәс— син дә аерырсың. Өйләнмибез дә, хатынсыз да яшәмибез киләчәктә. Әле ин югары түрәләрнең дә сылу кызларын үзебезнеке итәбез! Ин хутлы санаторийларда көн итәчәкбез! —Бетең беләнме?— дип көлүемне үзем дә чамаламый калдым. Ләкин Сөякәевнен кәефе кырылмады гына түгел, күтәрелеп тә китте сыман әле. —Капчык-капчык акча белән, туганым! Өч-дүрт көннән аякка бас—бәхет көтә! —Әллә ачышыңны чит ил миллиардерларына сатмакчы буласынмы'5 Сөякәев, сүзенә тыгылып калгандай, кырыс карашын күзләремә текәде: —Чамалабрак сөйләш! Андый фикер башка да килмәскә тиеш. Әгәр дә минем ачыш көчлеләр, хакимнәр, кабәхәтләр кулына эләксә, дөньяда яшәүнен дә кызыгы бетәчәк. Трагедияләрдән генә гыйбарәт булачак бу кешелек. Без, туганкаем, зарарсыз юл сайлыйбыз, шул ук вакытта ирләрнең—хатыннарына, хатыннарның—ирләренә тугьрылыгын тәэмин итәчәкбез. Ләкин, бу очракта да, Казаннын, Татарстаннын, хәтта Россиянең асты-өскә килердер әле Менә шулай, әфәндем! Син бу елда мине каргап яшәдең, киләчәктә рәхмәт әйтеп, минем барлыгыма куанып көн итәчәксен!. Сөякәев сүзләренең шапырыну түгеллеген тиз аңладым. Теге сөйләшүдән сон ике атна да үтмәде, тиешле документлар белән рәсмиләштереп, заманча офис ачып җибәрдек. Бөлеп беткән, банкротлыкның төбенә төшеп җитә язган бер эшмәкәр сөенә-сөенә бирде бинасын —Шикләнмә,—диде ана Сөякәев.—Син сораган сумманы ике айдан ике сәгатькә дә сонартмыйча түләячәкбез. Без синен кебек тауар эзләп, җан көйдереп эшләмәячәкбез акчаны, акыл җимеше генә сатачакбыз Офиска “Прогнозы по семейным вопросам” дигән сүзләр яздырып, яна вывеска эшләттек Татарчасын да ясату тәкъдимемә Сөякәев кашын җимерде —Татарга хезмәт итеп, хәерчелеккә төшүең җитмәгәндер... Әле син һаман татар дип өзгәләнергә маташасын Төкер, ул бит гомер-бакыи урыска ияреп яшәргә күнеккән. Кирәкләре төшсә, вывесканы танымый тормаслар, великий братларына ияреп килерләр. Озак та үтмәде, эшебезне көйләп җибәрдек. Офисыбыздан кеше аягы өзелми Үтенечләре бер генә: —Ирем өстемнән йөри. Кайда, кем янына йөрүен белә алмыйсызмы? —Хатын азды... Сизәм, бик сизәм. Әмма эзенә төшә алмыйм Ярдәм итсәгез, машиналык акчам да жәл түгел... Югары урыннарда эшләүчеләр, байлар өчен арткы ишек тә ясаттык Ни өчен дигәнд,». хатыннары яки ирләре мыскылында яшәсаләр дә. атар гади юлык юлыннан йөрергә җирәнәләр, әфтәритле булып күренергә тырышалар Күнелләре булсын—арткы ишектә чират торсыннар, акчаны күп тү.ләсаләр. шул җиткән' Прогноз ны ничек һәм кайдан алып бирүебез турында сөйләп торунын кирәге бар микән9 Көн буе заказ җыеп утырасы да. зиначыларнын хатыннары яки ирләре китергән фоторәсемнәрне кич белән кампитрга теркалгән сканерга гына тыгасы кайсы ир яки хатын кайсы сәгатьтә, нинди юллан сөяркәсе, зинахуры янына барачак—барысы да билгеле Адреслары да экранга килеп чыга Әнә шул хакта бирелгән һәр информация кимендә ун-унбиш мен сум тора. Зшкә баргач, һәр клиентны аулак бүлмәгә кертәбез дә. ирен яки хатынын кайдан һәм кайчан барып табарга кирәклеген өйрәтәбез Төргәк-төргәк акчаларны сейфка тутырганда. Сөякәев кисәтергә дә онытмый — Кыенсынмагыз, ханым (яки әфәндем), башка чакта да рәхим итегез Мондый проблемалары булган дус-ишләрегезне дә ияртеп килегез. Без йөз процентлы гарантия белән эшлибез О-кей' Менә кайда икән ул рәхәт тормыш вак-төяк түрәләрнен генә түгел, генеральный директорларның да. министрларның ла. зур-зур прокурорларны» да. хәзта президентларның яшерен юлларын. Сөякәев әйтмешли. кәҗә сукмакларын" күреп, белеп торабыз Бер ай эшләп өлгердек микән. Казан каласы корт иледәй туза башлады Кешеләрнең авызында бер генә төрле сүз: — Ишеттегезме, фәлән министр хатынын дворник егет белән тоткан Байлыкта г ына түгел икән хикмәт' —Элитный түрәләр яши торган йорт телләрем талаш-сугыш белән шаулап гора Үзләре генә түгел, хатыннары да типтерә икән, малай Поголовно аерылышалар!. — Күпләр хәзер этлектә йөрүне ташлаячак икән Курку көчәйгән Шыр җибәреп яшиләр. Беркөнне, сумкама төя-төя акча тутырган җиреннән. Сөякәев җитди генә әйтеп куйды -Язучы икәнеңне дә онытма Ул бит синсн рухи дөньян Басылмый ягкан китабымны чыгартырг а кирәк —Хәйләкәр генә елмаюы да сизелде —Ә кем белә, бәлки әле минем хакта да берәр хикәя сырлыйсын килер Шундук телефон трубкасын күтәрде, номер җыйды —“Роман" нәшриятымы* Хужанын үзе кирәк Ярый үк* булгач, әйбәт Игътибар белән тыңлагыз: атаклы язучы Әзәл Якташ китабын бик тиз һәм бик сыйфатлы итеп чыгарырга кирәк! Калькуляция әзерләгез дә. акча алу өчен иртәгә үк килеп җитегез Юк. бүгенгә килмәгез. Эш сәгатебез бетеп бара

Реклама