Логотип Казан Утлары
Публицистика

АКТҮБӘ МИЗГЕЛЛӘРЕ

Игътибар белән күз салыгызны, жәмәгать: нинди ягымлы, чиста, нинди сөйкемле, нур чәчеп, илһам бөркелеп торган йөзләр, карашлар! Татар рухияте шау-гөр килеп кайнаган Казаннан бик еракта яшәсәләр дә, атар милли мәдәниятне дә, ана телен дә онытмыйча, үзләрен һәрдаим олуг татар милләтенен бер өлеше итеп тойдылар, санадылар. Татарларның сәхнәгә гаҗәеп хөрмәт белән каравы һәркемгә мәгълүмдер. Алар, кайда гына яшәсәләр дә, гел сәхнәгә тартылалар, монын бик тә күркәм нәтиҗәсе буларак исә үзешчән театрлар калкып чыга. Андый театрлар заманында Ерак Казакъстаңдагы Актүбәдә дә бар иде. Рәсемнәргә янә күз салыйк әле. 1933 елда алынган бу фотосурәттә—тата р мәктәбе каршындагы драмтүгәрәккә йөрүчеләр. Театр сәнгатенә гашыйк бу милләт уллары вә кызлары, бакчы, нинди затлы горурлык белән дөньяга, киләчәккә карап торалар1 Кем белә, берәрегез бу фотода бәлки әле туганына да тап булгандыр Кем белә (һәм бирсен Ходай!), сурәттәге әнә теге яшь скрипкәче егет әле бүген дә, биредәге башка егет-кызлар кебек үк, Татарстаныбызда, йә башка төбәктә исән-имин генә яшәп ята торгандыр. Инде 1938 елда татар мәктәбен тәмамлаучыларга күз салыгыз. Мөгаен, аларнын бик күбесе яу кырында ятып калгандыр. Безнең игътибарыбыз бу катлаулы язмыш и ял эренен истәлегенә, рухына бер дога булсын. Менә янә бер фото 1926 ел Актүбәнен татар коммунарлары Ерактагы якты киләчәккә—социализм белән коммунизмга ышанган, өметләнгән заманнарны искә төшерә ул. Җидееллык татар мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары бу рәсемгә 1928 елда төшкәннәр Әйе. татар баласы ан-белемгә. мәгърифәткә яшьтән үк омтыла Бу анык канына сеңгән Менә, ниһаять, соңгы фоторәсем Ул 1925 елның беренче маенда демонеграциядән сон төшерелгән Типография эшчеләре, татар матбугаты вәкилләре үзләренең 1аиләләрс белән бергә җыелганнар Олпат карашлы өлкәннәр. Йөзләрендә самими нур балкыган балалар. Рәсемдәге бу сабыйлар, ышанам ки. гомер юлын исән-имин генә үтеп, бүген инде бәхетле картлык кичерәләрдер Ерак казакъ даласындагы Актүбә шәһәрендә узган гасырда алынган бу фотоистәлек әлеге сурәттәге милләттәшләребезнен нәселсн-токымын дәвам итүчеләргә бер бүләк булсын иде Актүбә каласында татарлар бүген дә гөрләтеп яшиләр: милли якшәмбе мәктәпләре ачып җибәргәннәр, туган телдә концертлар. кичәләр оеш тыралар, туйларны, бала туу йолхтлрын үзебезчә үткәрәләр, гореф-гадәтләребезне онытмыйча саклыйлар Ел саен сабантуйларын бик күркәм итен уздыралар, кала түренә мәчет тә сатып к\йганнар Б> фоторәсемнәр— татир халкының. лнын тарихы - нын аерылгысыз бер өлеше Шушы рәсемнәрдә сурәтләнгән затлар, бер уйласам, татар дигән милләтне бар итә. яшәтә икән ләбаса