Язучы Фата Сафинга 50 яшь

ЙОЛДЫЗ НУРЫ

М ин бик озак еллар буе Мөслим район газетасы редакциясендә әдәби түгәрәк алып бардым Сиксәненче еллар башында анда Әмәкәй авылыннан укытучы Факил Сафин активлашып китте Шигырьләре, юморескалары район газетасында дөнья күрә башлады. Үзе бәләкәй чандыр гәүдәле, нечкә муенына кызыл галстук таксаң, пионер диярсең, валлаһи. Шуның өстенә ул беркайчан да чәчрәп чыкмый, сүзгә ифрат саран, өч-дүрт авыз сүз әйтсә, алары да. талгын искән җәйге җилдәй, колагынны сыйпап кына уза. Ә менә кап-кара кашлары астыннан караучы, озын керфекләр белән әйләндереп алынган конгырт күзләреннән яшерен уйчанлык, мон. сабырлык сирпелә. Бу халәт гадәттә ятимнәрдә, яисә нәрсәдәндер газапланучы-сызланучы кешеләрдә күзәтелә. Ләкин шушыңа ике искәрмә зарур. Әлеге билгеләр шулкадәр тирән яшерелгән ки. аларны күрүе дә кыен. Тагын шунысын искәртим: теге яшерен мон. сабырлык, уйчанлык Факил сөйләгәндә дә, көлгәндә дә. хәтта бәхәсләшкәндә дә (сирәкмирәк анысы да булгалады) югалмый' Әйтерсең дә ул үзенең эчке дөньясы белән башка планетада яши... Тора-бара Факилне мәктәп директоры иттеләр. Ярар, бервакыт редакциягә керсәм, егетем жин сызганып эшләп утыра. Райкомнын идеология секретаре "унбиш көн эчендә фатир, хатынына—эш. балагызга ясле була”, дип әйтте ди. Андый вәгъдәләргә ышанырга ярыймы соң! Эчемнән генә “чын дивана икәнсең!" дидем дә чыгып киттем. Акылы бар. әйбәт кенә яза бит. ничек мондый ахмак адымны ясады икән, дип әллә никадәр ара урамнан төкеренеп бардым Ярар, көннәр, атналар, айлар уза торды Редакциягә кергәлим. хәлләрен белешәм— вәгъдә ителгән фатирның исе дә юк. Кызганам тегене, булдыра алганча юатам. Ул элеккечә сабыр гына, басынкы гына сөйләшә сөйләшүен. Әмма, күреп торам, тышкы “пейзажы" үзгәрде Күзләрендә рәнҗеш катыш аптыраш, борын астында матур гына сызылып торган кара мыегы тычканын ычкындырган мәченеке кебек усал кабарды. Кабарыр да. бер дигән эш урыныннан колак кагып, көн саен 35 чакрым ераклыктагы авылына “голосовать трамвае" белән кайтып йөри башласаң! Райкомнан да. райсоветтан да һаман фатир даулый Факил. Тавышы ачылып китте. Ләкин ул ныграк һөҗүм иткән саен фатир вакыт офыгынын иң ерактагысына чигерелә. Шуннан сон “кайтып китәм" дип куркытуга күчте бу. Курыктылар—ник дисән, кадр алтынга тиң: белемле, эчми, тынгысыз, күпме өйсән дә тарта, күпме әйтсән дә күтәрә Юк. ычкындырырга ярамый! Иң гаугалы, ел саен директор алыштырыла торган Татар Бүләре урта мәктәбенә директор итеп җибәрделәр Фатиры да бар иде. бер ел эчендә яна директор бик күп унай үзгәрешләргә иреште, тик аны җәберләделәр һәм кудырттылар! Тәфсилләп язып тормыйм, кызыксынучылар “Соңгы көз" повес геннан укый алалар. Ул башлыча хакыйкатькә туры килә. Факил төкереп тә бирмәде Чаллыга китеп барды Очрашкан чакларда шаккатам— бу. минәйтәм. шул кадәр җәбер күреп, әзрәк борчылмады микәнни? Ул хакта сүз чыкса, елмаеп бер-ике сүз әйтеп куя—шунын белән вәссәлам. Монын нервылары алтылы чыбыктан ясалган микәнни, дим. Сипсеп тә карамады: һаман шулай салмак хәрәкәтле, синең ун сүзеңә бер суз белән җавап бирә, зарланмый да, мактанмый да Күзләрендә дә элекке яшерен мон, сабырлык, уйчанлык Шигырьләре матбугатта күренеп тора, үзебезнең "Авыл утлары" газетасына да җибәргәли Әйбәт яза. аз яза “Януы җитми, артык тыныч, шуна күп язмый", дим үз-үземә Бервакыт бөтенебезне хәйран калдырган бөек шартлау булды: ул берничә ел эчендә күнелендә гомер буе җыелган, бәгырен көйдергән, сулкылдаткан ут тауларын актарды да ташлады! Атлы казак яу кырында шашкасын уңлы-сулы ялт-йолт уйнаткандай. Факил үзенең каләме белән әле поэзия, әле проза бакчасында янадан-яна катламнарны актарырга тотынды Очрашкан саен хәйран калам: ул һаман шулай салмак, акрын, сөйләшү элеккедән дә басынкырак Инде мин баш ватам кинәт кенә каян чыкты сон әле бу шундый да ялкынлы, нәтиҗәле иҗади талпыныш, берсеннән-берсе күркәмрәк, камилрәк әсәрләр9 Ходайнын бирмеш бер көнендә хөкүмәт эшеннән аерылганы юк үзенең. Әле нинди генә эшләр! Ин элгәре күренекле публицист, әдип, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим белән берлектә "Аргамак" журналын чыгарды Аннары үзе башлап "Көмеш кыңгырау" исемле балалар газетасын, “Фән һәм мәктәп" журналын оештырды, соңгысында шактый вакыт редактор булды. Анын мөхәррирлегендә чыгучы "Мәйдан” журналы да инде халкыбызнын кайнар мәхәббәтен яуларга өлгерде Шунын өстенә Ф Сафин матур-матур көйләр дә яза, күптөрле жәмәгать эшләрендә дә катнаша. Гади адәм баласы бер дә өлгерер кебек түгел бит! Уйлана торгач, монын серен ачарга Ф Сафин үзе ярдәм итте; Мин күктән! Йолдыз иленнән Ә җирдә—вакытлыча. Җил-давыллар силәсендә Гамьнәр галәмен кичәм Мин—кайнар йолдыз төшенен Сүрелмәс җете нуры Мәңгелекнең бер чатында Кисәк өзелсә юлым— Атылчак узар күк буйлап, Офыклар дертләп куяр. Нәкъ шул таңда алмагачлар Ап-ак чәчкәсен кояр Аны ул "гамьнәр галәменә" нинди көч күтәргән сон? Халык гаме, ил гаме, милләт гаме, әлбәттә. Бу—бәхәссез хакыйкать Алыгыз шигырьләрен, укыгыз повесть-роман- нарын Аларда халыкмын фаҗигале үткәне һәм бүгенгесе, берсеннән-берсе гыйбрәтлерәк, берсеннән-берсе ачырак язмышлар Аларнын тормышчанлыгына хәйран калмады. Чөнки Ф Сафин бармактан суырып түгел, йөрәк каны белән яза Ул туктап уйланып та тормыйдыр кебек. Гүя тормышның агышын күзәтеп-теркәп кенә бара, ана берни уйлап чыгарырга да кирәкми сыман. Шул чакта йөрәк каны да, күңел җылысы да, күз яшьләре дә, җорланулар да кушылып китә, чөнки автор үз геройларына бер мизгел дә битараф кала алмый Ул халык яшәеше һәм андагы гаделсезлекләр тарафыннан йолдыз төшедәй кысылган Шулай булмаганда мондый юллар тумас иде: Кысыр сыер—партиянен Корган җиленен имеп. Үскән бозаулар— бик серле бүсерле буын идек Язучы олы гамьнен үзенә әверелгән инде. Ул аның гомер буе гизә торган җиһаны. Җирдә үтәсе бер елны бәлкем үз галәмендә ул бер айда үтәдер Олы гамь аны тәмам баскан, алай гына түгел, тулаем биләгән, канына, җанына сеңгән. Гел уйчан, гел моңлы күзләрнең серен аңладыгызмы иңде? Күрәсен, ул синен белән сөйләшеп торганда да үз гамьнәренең галәмендә яши, андагы хәлләр өчен янып коя, әрни. Ул үзе юк инде, ул бу фани дөньянын кызыктыргыч шатлык-ләззәтләреннән баш тарткан, олы халык гаме өчен йолдыз төше шикелле яна бирә. Райондашым, Әмәкәй авылының ир-егете Факил Сафин үзенең 50 яшен әнә шундый халәттә, иҗатта дөрләп янып каршылый “Саташып аткан тан” әсәренең өченче китабында ("Казан утлары". 2003 ел. 10, 11 сан) без шушы хәлләрне Сталин һәм Ежовларның үзләреннән башлап аларнын корбаннарына кадәр җанлы образларда күрдек. Язучы репрессияләр чорынын коточкыч атмосферасын, халык өстендә җәллад кылычының асылынып торуын, тимер келәшчәләрнең ничек китереп кысуын тәннәрдә бала йоннарын кабартырлык дәрәҗәдә сурәтли. Мона ирешү өчен шушы җәһәннәмне һәр күзәнәген белән тою, гомер буе бәгыреңне сызлатып йөрү кирәк булгандыр ул Кем белә, бәлкем "Даһига эндәшү”не Факил эчке аны белән мәктәп елларында ук язарга керешкәндер? Һәрхәлдә дистәләрчә еллар архивларда утырып, тау кадәр материал тупласаң да, шул чор келәшчәләре кысуын, кабыргалар суырылуын тоймасан, миллионлаган корбаннар очен аһ ормасан, әлеге тауга җан өреп булмый. “Сонгы көз” повестена тукталыйк. КПСС бетсә дә, анын Системасы һәм кадрлары әле һаман хакимлек иткәндә, бу әсәрнен дөнья күрүе күпләргә бомба төшкәндәй тәэсир итте. Ничә еллар буе халык күңелен сызлаткан шешне, күнләр "ай сытарга иде" дип кыҗраган шешне, Ф Сафин ярды да ташлады! Яшь язучының беренче зур әсәрендә партия хакимияте чорында тамыр җибәргән хәтәр күренешләр, җитәкчеләрнең азынуы җете буяуларда ачыла Бу ижади кыюлык кына түгел, гражданлык батырлыгы да иде Авторга теш кайраучыларның да пәйда булуы монын шулай икәнлеген тагын бер мәртәбә раслый. Ф Сафиннын икенче зур батырлыгы—"Биек тауның башларында" романы Рәсәй халкының, бигрәк тә рус булмаган милләтләрнең бәгырен телгәләгән чечен сугышы хакындагы ачы хакыйкатьне бөтен тулылыгы белән ул әйтте. Әсәр үзенең әдәби эшләнеше, җанлы образлары, гаҗәеп халыкчан бай теле белән сокландыра. Аны укымыйсын, шифалы бәлзәм эчкәндәй, рухына сеңдерәсең Татар авылындагы үзара ярдәмләшүгә, игелек- лелеккә корылган ипле, тыныч яшәешне күрсәткәннән сон, автор солдат тормышынын тетрәндергеч күренешләренә күчә. Рус армиясендәге кыргый тәртипләр, кешелексезлек, чит милләт вәкилләрен түбәнсетү һәм җәберләүләр анын тәмам череп таркалганлыгына инандыра Гади татар кызы Раушаниянең, ире Шәфкатьне эзләп, чечен сугышы барган җирләргә йөрәксенеп чыгып китүен, хәвефле, газаплы юллар кичеп, ире белән очрашуын, шуннан соң авылда булган хәлләрне тетрәнмичә уку мөмкин түгел Ирексездән, бүгенге шуннан сон авылда булган хәлләрне тетрәнмичә уку мөмкин түгел. Ирексездән. бүгенге яшьләргә “Күрегез. Раушания да—сезнен замандашыгыз, тормышыгызны, теләк-омтылышларыгызны аныкы белән чагыштырып карагыз!"—дип кычкырасы килә Романның бу өлешләрендә үзенне авыл-шәһәрләре бомбага тотылучы, илен-жирен яклаучы чечен халкы белән бергә итеп тоясын, анын фаҗигасен бөтен тирәнлеге белән кичерәсең. Тау илендәге күренешләр күз алдыннан кинокадрлар кебек узалар, алар шул кадәр ышандырырлык куе буяулар белән сурәтләнә ки, моны шунда булган, шундагы мәхшәрләрне үзе кичкән кеше язгандыр, дип уйларга гына кала. “Саташып аткан тан" исемле зур полотносы белән Ф Сафин тагын егетлек күрсәтте Берничә дистә ел дәверне эченә алган. Ленин. Сталин, Троиикий. Ежов. Алемасов, Дәүләтьяров. Ш. Усманов. һ. Такташ. М. Жалил кебек тарихи шәхесләрне теге яки бу дәрәҗәдә гәүдәләндерүче бу әсәр, революциягә кадәрге еллардан башланып, социализм өчен көрәш исеме астында эшләнгән коточкыч репрессияләргә кадәрге чорны колачлый. Әсәрнең исеме җисеменә чыннан да туры килә: тан ата. әмма ул канлы туй булып ата. Авторнын әдәбиятыбызга, гомумән иҗтимагый фикергә, хаткыбызның рухи дөньясына яңалык алып килүе бәхәссез. Әсәрне мин роман-кисәтү дип атар идем. Ф Сафинны зур әдип итеп күтәрүче тагын бер мөһим нәрсә—характерлар тудыру осталыгы Анын әсәрләрендәге геройлар, персонажлар ак һәм кара төсләргә генә бүленмиләр, алар күп планлы, төрле-төрле сыйфатлары белән жанлы кешеләр булып күз алдына басалар Анын тәүге повестендагы Тимерхан Заманов шул чорның типик җитәкчесе генә түгел, ә бәлки тулы канлы, үзенсн эчке һәм тышкы бәргәләнүләре, шатлык-кайгылары белән яшәүче жанлы кеше дә Мыңгыр Тәкый кабатланмас сөйләме, уй сөреше, һәр нәрсәгә үз фәлсәфәсе, үтә дә кызыксынучанлыгы. хәйләкәрлеге, тормышка оптимистик карашы һәм тагын бик күп сыйфатлары белән чын мәгънәсендә гади халык вәкиле Ул һәрберебезгә таныш, гүя син анын белән гомер иткәнсең, бүген дә бергә яшисен Шушы җәһәттән “Гөлҗиһан" повестена тукталмыйча булмый Язучынын ул әсәре нишләптер тәнкыйтьчеләребез игътибарыннан читгәрәк калды. Анын төп каһарманы нинди генә сынаулар үтми' Чынлап торып караганда, ул бүгенге татар прозасы тудырган хатын-кыз образларының иң күркәмнәреннән Әлеге повестьтагы берсеннән-берсе кызыклы Фәрвәй, Әүхәт. Гыйльметдин, куян Сәйфие. Әхнәф—һәркайсы характер буларак күңелдә уелып кала Факил Сафин үз стилен тудырган язучы. Мона һәркем ирешә алмый. Стиль, кайберәүләр уйлаганча, тел-сурәтләү чаралары гына түгел. Ул беренче чиратта, әсәрнең сюжеткомпозициясе. архитектоникасы Факил теория буенча билгеләнгән кануннарны зырый- бырый китереп бетерә һәм җиңеп чыга! Төп вакыйганы башлау—укучыны әсәрнең төп магистраль юлына кертеп җибәрү дигән сүз. Әз-мәз чигенүләр, читкә чыгулар булса да. син шушы юлны ташламаска тиеш, юкса укучын әсәреңне атып бәрәчәк. Факил әлеге магистраль юлны ташлый бит' Бер сукмакка гына түгел, икенчесенә, өченчесенә, дүртенчесенә күчә һәм. ни гаҗәп, иткә алданган эт сыман, аның артыннан тотам да калмый ияреп барасын Бик озак уратып, бутап йөрткәч кенә, теге төп юлта алып килә. Укучы арымаган, игътибары һаман да кимемәгән, ул яңа дәрт белән автор хыялы тудырган тормышка чума. Кармакка олы җәен, карп балыклары капкач, аларны бик озак хәйләләп суда йөртеп, әллә нинди алымнар кулланып алалар. Кинәтрәк тартсаң, шартлатып җебеңне өзеп, яки авызын ерып китә, ди Факил да укучыны оста “каптыра" белә, каһәр. Башка берәү аның кебек ул кадәр читкә китүләрне кулланса, укучы дигән “балык", йә сюжет җебен шартлатып өзеп, яисә күңелсезләнеп исни торгач, фабула кармагыннан авызын ерып китәчәк. Кыскасы, һәр балыкчының үз хәйләсе, һәр язучынын үз стиле. Зинһар өчен, хөрмәтле укучым, синең өчен бик матур булмаган чагыштыру куллануым өчен кичерә күр Мин бит Ык суларының бер исәре Балыкны да үлеп яратам Чынлап әйткәндә, дөрес чагыштыру киресенчә була: безнен һәр әсәребез—синең кармагыңны көтеп торучы балык ул. Аларның синең кармагына кабуы, синен “һи. вак бит бу!" дип кире ыргытмавын—безнен өчен чиксез бәхет Язучынын теле турында сүз әйтми калу дөрес булмас иде Ул—чын халыкчан тел. һәртөрле сурәтләү чараларының, бизәкләрнең муллыгыннан раушан көзгедәй уйнап тора Бу ясалма чуарлык түгел, ул сүзләрне кушучлап энже-мөржән сипкәндәй сипми. Анын әсәрләрендә урынсыз, бүлтәеп чыгып торган сынар сүз дә таба алмыйсын Факилнен шигърияте хакында әдәби тәнкыйть тарафыннан бөтенләй диярлек сүз әйтелмәгән атс Мина калса, анын поэзиясе—шулай ук үзе бер дөнья Ул тирән уйландыра, дулкынландыра торган, нечкә лирика белән фәлсәфәне табигый берләштерүче, беркемне дә кабатламаучы интеллектуаль поэзия. Анын шигырьләре башлыча "Тузганак чәчәге" (1994) һәм “Сәфәр" (2001) исемле ике җыентыкка тупланган Соңгысына кереш сүз язган Зөлфәтнен бер генә җөмләсен китерәм: "Китапка кергән һәр шигырь дәва булырлык тылсымга ия. атар аерым бер кешенен бизәкләп, чуклап аңлатып бирүенә мохтаҗ түгелләр" Факил Сафиннын ир-егет буларак өлгереп җиткән чоры Анын иҗаты да үзенең иң камил, ин бәрәкәтле, ин җимешле чорына кереп килә. Йолдыз төшенең якты нуры халкыбызга бик озак еллар хезмәт итсен иде. 

Реклама