МӘҮЛӘ КОЛЫЙ КАНЫ

чем ерак бабамнарның берсе шагыйрь Мәүлә Колый икән! Мин моны әле бер ел кек кенә белдем. Бу күңелле хәбәр-бүләкне миңа Әлмәгп энциклопедиясен гпөзү өркемендә бергә эшләүче галим каләмдәшем, профессор Марсель ӘхмәтҖаноб Җиткерде Безнең төбәктә туып үскән, күркәм исеме-даны чыккан мәгълүм нәселләрнең шәҖәрәләре язып туплап барылган бер дәфтәргә юлыккан икән галим. Өстәбенә. бу кадерле дәфтәр минем туган авылымда табылган! Безнең буын үскән чорда, ни кызганыч, ата-бабаны фәкать ул ярлы катлау вәкиле булган очракта гына телгә алырга ярый иде. Әгәр дә синең мулла, йәисә бүтән төрле хәлле-таза нәселдән икәнлегең билгеле булса, югары уку йортына керүен, коммунистлар партиясе сафына басуың, гомумән, карьера ясау мөмкинлеген бик тә икеле иде. Әйе. ни кызганыч тоталитар совет системасының шартлары шундый иде. Ата бабаларыбызны искә алган чагында олылар, ягъни әти-эни иң башта як ягына карана, берүк чит-ят кешеләр, кечкенә балалар ишетә күрмәсен! Әтиемнең энесе Сөләйман абый әйтмешли “пышылдап кына сөйләшегез, диварның да колагы бар._" Шуңа күрә дә, мин нәсел шәҖәрэмнән ни дә булса хәтерлим икән, алары да әнә шул кечкенә чакта колакка кереп калган очраклы Җөмлә вә яшерен гәп кыйпылчыкларыннан гына гыйбарәт. Мәсәлән, әниемнең кемгәдер әти турында сөйләгәне хәтердә калган. Әтием Хөсәен (әле әнигә өйләнгәнче) беренче алман сугышы вакытында әсирлеккә эләгә һәм бер гроссбауэрда, ягъни кулакта ялчы булып хезмәт итә. Тора бара кайнар канлы, дәртле татар егете алман кулагының зәңгәр күзле гүзәл кызына бер малай да ясап бирә. Шушы малай аркасында ул Алманиядә бөтенләйгә торып кала яза. Димәк, әти ягыннан минем алман абыем бар булып чыга Кем белә (һәм бик тә мөмкин), ул малай икенче урыс алман явында—Бөек Ватан сугышьшда—бәлки әле миңа каршы да сугышкандыр. Ихтимал, минем кебек үк, ул да бу сугыштан исән чыгып, үзенең демократик РаЫапёын төзүдә катнашкандыр. Алман абыем хакында ни дә булса белү теләге—нияте миндә әле бүген генә—яңа заманда гына уянды. Элек исә бу хакта авыз ачып сүз әйтү түгел, хәтта хыялланырга да мөмкин түгел иде. Органнар алдында шүрләүдән дә түгел бу. һич юк. Тарихи һәм милли хәтергә ихтыяҖны калдырмаганнар иде бездә. Совет хакимияте безне мәхлук дәрәҖәсенә төшереп, бу ихтыяҖны безнең вөҖүдебездән, Җаннарыбыздан мыскалына кадәр сыгып чыгарган иде шул. Менә бит хикмәт нидә иде?! Минем нәселемнең чишмә башы унҖиденче гасырның икенче яртысында яшәгән шагыйрь Бәйрәмгали Колыевтан ук килә. Бу мәгълүм шәхесне гади халык Бимкә суфи дип йөрткәч Суфи ягъни үзен Аллаһыга хезмәт итүгә багышлаган кеше. Шигърияттә исә ул “Мәүлә Колый" һәм “Муллагол кол" тәхәллүсләре (псевдонимнары) белән билгеле. Эмма дә ул татар әдәбияты тарихына фәкать Мәүлә Колый буларак кереп калган. Мәүлә Колый Казан өязенең Чыты авылында (хәзер бу авыл Татарстанның Питрәч районына карый) якынча унҖиденче гасыр урталарында дөньяга килә. Туган елы. ае, көненең төгәл датасы юк. 1699 елда ул Петр Беренченең фәрманы нигезендә туган авылыннан сөрелә. Кайбер тарихи һәм әдәби чыганаклардагы мәгълүматларга караганда, дәүләтчелеген югалткан татарларның тормыш көнкүрешен оештыру, алар белән Җитәкчелек итү базыйфасы дин әһелләренә күчә. Янә шунысы да мәгълүм ки Иван Грозный татарларга Казан тирәсендәге авылларда яшәүне тыя Шулай итеп, 1699 елда Бимкә суфи (аның Җитәкчелегендә?-бик тә ихтимал!) Чыты авылы мөселман татарлары белән туган нигезләрен калдырып китәргә мәҖбүр булалар. Алар шактый ерактагы көньяк-көнчыгыш тарафларына юл алалар һәм Бөгелмә өязенең (хәзер-Татарстаннын Лениногорск районы) Иске Иштирәк авылына килеп төпләнәләр. Казан. Санкт-Петербург һәм Уфадагы кулъязма фондларында Мәүлә Колыйның йөзгә якын шигыре сакланып калган. Ул үзенең шигырьләрен, унөченче гасыр шагыйре Әхмәт Ясәви кебек, “хикмәтләр" дип атагаа Кыска күләмле, әмма тирән мәгънәле, кинаяле, фәлсәфи колачка ия булган бу хикмәтләрне безнең заман гыйбарәсенә күчерсәк, без аларны ‘притча’ дип атар идек. Шагыйрьнең кайбер әсәрләре татар әдәбиятының хрестоматиясе дәреслекләрендә дә дөнья күрде. Аның байтак кына шигырьләре бәхетсез кешеләрнең, ярты ябагайның хәл-халәтен күңеле аша үткәреп язылган. Бу-аның шигъриятендә төп юнәлеш. Менә, мәсәлән. “Гарипләр хәле" исемле шигыре Гарипләрне һич бер адәм алмас санга Аш тәгам ләззәт бирмәз һәргиз Жанга. Гарипләргә үлем килсә монлуг башы. Юк аның гүргә куяр карендәше. Уңлы-суллы хәлен сорар оясы юк. Хак бирмәсен һичбер кемгә гариплекне, Гариплек барча хәлдә михнәт икән. Би микән, вә бичара горбәт чигәр. Йөрәкнең дә хәсрәт уты янар икән. Мәүлә Колыйның нәсел-нәсебе. өченче буыннан альт. Сарабиккол авылының муллалар династиясен дәвам иткән Бу чылбыр фәкать тугызынчы буыннан соң—мулла бабам Мирхәйдәрдән соң гына өзелә. Әтием Хөсәен-унынчы буын, мин исә-унберенче буын Ир-ат ягыннан килүче нәсел шәҖәрәм әлегә уникенче буында тукталып тора- чөнки улларым Әнвәр белән Тимурның гына ир варислары юк. Хатын-кыз ягыннан исә ике кызым да шәҖәрәбезне ундүртенче һәм унбишенче буыннарга ук Җиткерделәр инде. Ф Үз гомеремдә мин төрле хакимиятләрне күрдем. Еш кына үз-үземә сорау да бирә идем: нигә мин бу хакимиятләрнең берсе белән дә дус-тату итеп, килешеп яши алмыйм соң? Мин, гәрчә партиягә чын күңелдән бирелеп, тугры хезмәт итәргә тырышсам да большевикларның байтак кына караш-фикерләре вә гамәлләре белән һич тә килешә алмадым. Мин. әлбәттә, хакимияткә демократларның килүен бик тә тели идем. Ниһаять, алар килделәр. Әмма ләкин болары да өметемне акламады. Беренче очракта, ул чактагы коммунист дигәннәре—мин уйлаган, мин аңлаган дәрәҖәдәге коммунистлар түгел иде. Ә инде икенчеләренә килсәк, болары-бөтенләй ялган демократлар Россиядә чын мәгънәсендә граҖданлык Җәмгыяте оешмый торып, әлеге ялган демократлар да хакимияттән тиз генә төшмәячәк. Монысы исә кызыл кар яуса гына була торган хәл. Чөнки граҖданлык Җәмгыятен кору өчен социаль база юк һәм ул якын киләчәктә көтелми дә. Бөтенесен дә албастыдай басып торучы бюрократия моңа ирек тә бирмәячәк Әлеге Җәмгыять Җиңүгә ирешкән очракта, бюрократиянең сукыр бер тиенгә дә кирәге калмаячак лабаса. Инде менә хәзер, нәсел шәҖәрәмнең кемнән башлануын тәгаен аныклагач, мин үземнең һәртөрле хакимият даирәләрендәге тамыр Җибәргән явызлыкка каршы көрәшүемнең төп нигезен дә тойдым, аңладым. Мәүлә Колыйдан, каннан килә икән бу көрәш! Бер китабымның эпиграфына мин болай дип язып куйган идем: Табигатем белән коллык галәмәтеннән азат кеше, бернинди дә хөкүмәт бүләкләре белән түбәнсетел мәгән. мыскылланмаган автор буларак..." һич кенә дә дипломатик мөнәсәбәткә дәгъва итмәгән бу сүзләрне язарга да, бактың исә. нәкъ менә Мәүлә Колый каны этәргән икән ләбаса! Бу хакта искә төшерүемнең янә бер сәбәбе бар: таныш-белешләремнен бик күбесе минем социаль дәрәҖәмә туры килми торган күренешләргә тап булалар да. миңа уңайсыз сораулар яудыралар. Чыннан да, ошбу гөнаһлы дөньяда мин инде шактый ук яшим. Үземә күрә эзем бар. үз гомеремдә файдалы мәгънәле гамәлләр дә кылдым сыман. Ярты гасырдан артык фән белән шөгыльләнәм. Югары фәнни дәрәҖәләрем һәм исемнәрем дә бар. Өч йөздән артык фәнни һәм публицистик хезмәтләрем басылып чыкты Социаль яктан да актибмың тормыш-көнкүрештә дә гаепле гамәлләр кылганым юк. Югары даирә түрәләре минем белән очрашканда сәлам бирәләр, кул биреп күрешәләр, һәм бу. бюрократик карашлар буенча, аерым бер хөрмәт, санга сугу билгесе булып санала. Ә шулай да, бу югары даирә тарафыннан минем хезмәтләремне дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп-бәяләп үтүчеләр булмады. Югыйсә минем шәкертләрем инде күптән "атказан ган"нарга әверелде, кайберләре исә югары вазыйфаларга да иреште. Аллага шөкер, диик! Бу хакта сөйләргә мәҖбүр булуымның янә бер сәбәбе бар: минем бер хезмәттәш дустым (югары кимәлле белгеч, фәнни дәрәҖэләргә дә бик тә лаек, гәрчә фәннәр докторы түгел үзе) Мәскәү галимнәре арасында үзенең бердәнбер Татарстанның атказанган фән эшлеклесе булуы белән һәрдаим горурлана Миңа исә мондый горурлык өчен хакимият тарафыннан сәбәп тудырылмады. Әйе. хакимиятне өнәмәсәм, ул да сиңа шундый Җавап кайтара Собет хөкүмәте, мәсәлән, фәннәр докторы дәрәҖэсен миңа егерме өч елдан артык вакыт дәвамында расламады Чөнки мин язган докторлык диссертациясе партиянең тарихи һәм сәяси концепциясенә туры килми иде. Коммунистик дәүләт үз-үзен. ничек булдыра ала—шулай якларга тырышты. Мин әле Җиңел котылдым. Бу биниһая кодрәтле албасты машинаның мине сытып-таптап китүе дә бик ихтимал иде. Дөнья шулай корылган: аерым бер кешеме, сыйныф, милләтме, дәүләтме—һәркайсысы үз хокукы өчен. Җирдә яшәү хокукы өчен көрәшә. Үзенә хас чаралар, алым вә юлларны кулланып көрәшә ул. Кабахәте-кабахәт. вөҖданлысы -вөҖданлы чарага сыгына Беренчесе икенчесен Җиңгән чаклар да еш була Әмма бу-баштарак кына Тора бара вөһдан миллионлаган йөрәкләрдә туплана да ахыр чиктә Җиңүгә ирешә. Мең вә меңнәрне харап иткән, кешелеккә каршы бихисап Җинаятьләр кылган совет хакимияте дә. әнә. мизгел эчендә Җимерелеп төште. Мәүлә Колый һәм аның нәселен дәвам итүче буыннарның (шул исәптән-минем дә) иненә кешеләрне яхшы якка үзгәртү, аларның күңеленә мөмкин кадәр күбрәк яктылык, мәгърифәт нуры индерү бурычы йөкләнгән. Инде менә илле ике ел дәвамында мин. югары мәктәп мөгаллиме буларак, әнә шул бурычны гамәлгә ашырырга тырышам. Ә кешеләр яхшы якка үзгәрдеме соң? һәрхәлдә, бөтенләй үк начараймадылар. Шунысына сөенергә кала. Югыйсә. Сталинның совет реҖимы дәверендә кешелеккә явызлык кылу гамәле иксез-чиксез колач алган, дәүләт дәрәҖэсенә күтәрелгән иде. “Иблис кодрәтле, әмма Аллаһы Тәгалә дә рәхмәтле"—дигән борынгылар. Чыннан да кешелекне чолгап алган караңгылыкта вакыт-вакыт өмет нуры булып яктылык та чагылып-балкып куя. Чыгышым белән муллалар нәселеннән булсам да рухани-дини Җәһәттән бик сай йөзүем сәбәпле, мин Аллага дан Җырламыйм. Әмма дә иманым камил: адәм баласы Аллаһы Тәгаләдән башка элек тә яши алмаган, хәзер дә яши алмый, һәм менә ни өчен: Кеше, Җир йөзендәге башка Җан ияләреннән аермалы буларак, акыл вә аң белән коралланган зат. Вәләкин бу коралны яхшылыкка да, яманлыкка да бертигез дәрәҖәдә юнәлтергә мөмкин. Акылны фәкать яхшы ният белән генә куллана алырдай көн кайчан да булса бер килер микән соң ул?—Бик тә шиклеӘ менә адәм зиһененең бөтен Җир шарын, кешелекне һәлакәткә илтеп Җиткерүе, дөньяда коточкыч экология афәтен кузгатуы ихтимал. Бик тә ихтимал. Шуңа күрә дә, кешегә, акыллы зат буларак, үз ишләре белән гыйлемсез, имансыз килеш яшә& мөмкин түгел. Гыйлемең булса, бик әйбәт. Ә инде шуңа өстәп иманың да бар икән-тагын да яхшырак. Әмма дә монысы кешеләрнең бик азларына гына хас Гавам исә нинди дә булса бер изгелек илаһилыкка, аң белән ирешә алмаслык затка—Аллага табына, аңа ышанычын яшәү коралына әверелдерә. Бүтәнчә булганда исә нәкъ Достоевский әйткәнчә килеп чыгар иде: "Әгәр дә Алла юк икән, димәк, һәммәсе дә мөмкин, рөхсәт ителгән". Бу очракта хаос, тәртипсезлек, вә чиксез таркаулык кына тантана итә ала.

Реклама