ГӨЛЛӘРЕМ, СИРЕНЬНӘРЕМ...

Һә-әй ходабәндә, инде күз бәйләнгәч, кая чыгып барасын, ниен калган капка төбендә9 Карчыгының чәпчүен ишетмәгәнгә сабышты Әхмәди агай. Тәнеңдә җаның барда, ничекләр итеп сәкегә үрмәләп менеп ятасын ди, мондый җылы җәйге кичтә. Җәй үзәге бит, җәй үзәге. Их, һавадагы печән исе! Кышлык печән чабылган, киптерелгән, кибәнгә куелган. Уракка әле иртәрәк Җәйнең бу мәле ямьгә дә, төскә дә үзгәрәк шул. Бөтен хикмәт шул печән исендә! Тупсаны атлап чыкканда, карчыгы янә бер кәлимә сүз ыргытуны кирәк тапты —Бишмәтеңне кияргә онытма! Күзенә ак-кара күренми, башына эш төшкәндәй, ашыга, кабалана, чистый. Чәйдән сон тирләгән килеш капка төбенә чыгып утырмасан. —Кеткелдәп көлеп тә алды әле.—Кем генә көтеп утыра микән бу чибәр егетне, һәй-й ходабәндә... Бусы инде, кем әйтмешли, карты белән булышып алудан тәм табарга өйрәнгән карчыкның. форсаттан файдаланып, күңелен күкәй салдырып калырга маташуы гына Шулай да карчыгын тыңлыйсы калган ла—бишмәтен эләктерсә, ак сакаллы карт буласы икән Менә бит, капка ачып чыгарга өлгермәде, кичке дымык һава аркасына ырлап та ябышты Ябышмагае, карчыгының сүзен сүз итеп, җил өреп керткәндәй, кире өйгә теркелдәп булмый инде. Күзе эңгергә өйрәнеп җиткәнче, бер тын капка төбендә басып торды ул. Әйтерсең, беренче кат күрә авыл урамын Урам буш дисән дә була. Уйласан үзәкләр өзелеп китә—үзгәрсә үзгәрә икән бу дөнья дигәнең Кая китте ул теге чактагы ихлас кич утырулар9 . Шушындый да җәйге җылы кичләрне бу кадәр кадерсезлә инде, ә? Элек булсамы?! Нәкъ китапта язылганча инде—көтүләр кайтып, абзар-кура тирәсендәге эшләрне бетергән уңайга, олысы-кечесс дигәндәй, капка төбенә чыгып утырыр иде Капкалардан саркып чыккан күршеләр, сүз берләшкәндәй, берәрсенен өй турысына өеп куйган бүрәнәләргә килеп кунаклар, төчеләнмичә генә сәләм бирешер, артык җәелмичә хәл-әхвәлләр сорашкан булыр иделәр. Сүз артыннан сүз китә: кемдер гәзиткитаптан укыганын сөйләп кинәнә, кемдер күргәнен, кемдер ишеткәнен. Сөйләр сүзең булса, тыңларга иренми ул авыл халкы Бүрәнә өстендә корган гапнең үз җае, үз тәртибе, үз фәлсәфәсе бар иде шул Йомышы төшеп, күршедәге урыс авылына Сандрга барып кайтуын да әллә нинди төсмерләр биреп, тәм-лөззәт белән сөйләп бирә ул Әрәмәле Елга кешесе... Әхмәди агай ирексездән көрсенеп куйды. Бу кичтә ашкынган кыяфәттә капка төбенә чыгып басуы шул кадәрле урынсыз, жәл сыман тоелды аңа. Хәтта тамак төбенә төер килеп утырды Авыл урамын кысып алган әлеге кичке тынлык шыксыз, күңелне бөрештерә иде. Әле кайчан гына гөрләп торган авыл, кул белән сыпырып алгандай, җансызланып, кибеп, корып калсын инде. Ничекләр исең китмәсен бу хәлгә. Ачуың килмәгере, теге чакта һай-һулап халыкны беркем дә өйләреннән урамга куып чыгармый иде, хәзер дә өйгә куып кертүче юк, кая китеп бетте бу халык? Нәрсәдәндер куркып, шикләнеп үз өендә посып ята дисәң дә инде. Дөрес язалар китапларда: җәйге кичләрдә капка төпләре болай буш булмый иде Анда бер төркем оешкан, монда бер төркем булыр иде Өлкәннәр тирәсендә бала-чага кайнашыр иде. Эх Ни хәл итмәк кирәк, заманасы үзгәрде, мәңге үзгәрмәс тоелган гореф-гадәтләр дә юкка чыгып бара. Туганның ишеген, күршенең исемен белми торган дәвер килде. Күрше-күләннең бер тирәгә җыелып, гәп корулары, тешкә бер дигәндәй, торган саен сирәкләнә бара. Әхмәди агай сары буяулы утыргычка чүмәште Кытыршы учы белән утыргычның шома, калын тактасын сыйпап куйды. Буяулы такта салкынча иде Шушы салкынлык әкрсн-әкрен төнгә үрмәли, аркаларны чемер-чемер иттереп, агайның хәлен ала иде. Юкса, агайга болай кәефсезләнеп утырасы түгел Шәп йорт-курасы Әхмәдинең. Эше барның—ашы бар Иренмәс, тынгысыз җан иде. Көн-төн колхоз эшендә булды. Трактор белән сабан сөрде, чәчүен чәчте. Яше пенсиягә җитә башлагач, җилкенеп китеп, шыңгырдап торган усактан болын кадәр өй салып кергән иде Малае Вәдүт, күршесе Камай әйтмешли, клуб тиклем КамАЗ машинасында эшли башлагач, өр-яңа диярлек йортны туздырып атты да, кирпеч-таш ташып, хан сарае төзеп куйды. —Ник кирәк ул кадәрле йорт, ничек җылытырсын аны. кыш көннәрендә утын ничек җиткерерсең?—дип әйтеп карады Әхмәди. Малае, кул гына селтәде: —Башка кайгын булмаса, әткәй, юк өчен баш ватма.—диде.—Ике-өч машина ташкүмерне мин аны җәһәннәм чокырыннан да табып, кайтарып аударам Машинаның артына чуан чыкмаган, дөнья көтәргә файдасы тимәсә. ник шул убыр арбасында көн-төн динкеп чабам мин? Шулай, авылда да яшәргә өйрәнделәр. Бер Әхмәдидә генә түгел хан сарае, әнә— урам буйлап тезелеп киткән шундый таш пулатлар. Хәзер яшьләр авылда калуны кулай күрә. Ни таралмаган, ни алга баралмаган колхозга карап ятмый халык, көн итәргә тырыша, иҗтиһат итә Югарыдан, күрәләтә торып, илне җимерә, талый башлагач, аңгы-миңгерәк торган иде сала кешесе Үзен иҗтиһат итмәсен, ачка үлсән дә ярдәм кулы сузучы юклыгын абайлап алгач, анга килде дә дөнья куарга тотынды бәндә, сөбханалла, күзгә күренеп, тернәкләнә менә авыл. Шулай да үткән дәвер сагындыра, ни хәл итәсен, адәм баласынын күңеле үткәннәрне сагынып яшәргә көйләнгән бугай аның. Элек төшкә дә кермәгән асфальт юл салып куйдылар Әрәмәле Елга урамына. Сөенергә генә кирәк тә бит, шушы урамны нигәдер үз итә алмый гына инде. Тип-тигез урамнан шалтыр-дөбер килеп арбага җиккән ат үтеп китүен шәйләп алса, Әхмәдинең тәненә суык үрмәләгән кебек була. "Әх-ти,—ди ул эченнән ачынып,—аткайның аягын эштән чыгаралар бит ” Таш йортлардан урамга салкынлык түгелгән сыман... Ни дисәң дә. җайсызрак хис итә ул үзен авыл урамына чыгып басса. __ Урамның буеннан-буена үт—ник бер йорт эргәсендә бүрәнә өеме күзгә чалынсын! Йортлар таштан, өйләргә газ кергән. Бер кайгысы юк авыл кешесенең элекке дәверләр белән чагыштырганда. Әй башлар катадырые җәй чыкса утын юллап, анасын корт чаккыры Бәрәңге бакчасы артыннан ничә еллар нимескә газ аткарып ятты бит, тинтәк хөкүмәт, үз крестьянын рәхәткә тиендерәсс урынга Нимесләр ни бирде микән үзләре сәвнт иленә'* Шымытыр башыдыр инде Элекке елларда таң атмас борын Богыл кордонына, лесник Илҗә янына агыла иде халык Кышка утын хәзерләү мазасы белән инде. Ул Илжәнен вәкарьлекләрен, кылануларын күрсәң! Ун мәртәбә иелеп сәлам биреп, берсен алса ала, алмаса юк. Япун императорыннан ким түгел иде. Бер йөк утын өчен атна буе йөртә иде, чукынчык. Хәзер сирәк кенә Әрәмәле Елгага килеп чыкса, тегеңә сәлам бирүче булса да, шул. Әхмәди кебек карт-коры булыр, ягъни кайчандыр үзе үк утын бирми изалаган, җаннарын кортып йөргән ‘‘знакум’’нары гына инде. Бер көнне Әхмәдигә кереп, баш төзәтеп утырган җирдән, Илҗә үкереп җылап җибәрде —Их, авызын корт чаккыры, көкүмәт, хараплар итте, авылларга газ кертеп, кадерле башкайларны кадерсезләде,—диде ул, аккан күз яшьләрен җиңе белән сөртеп—Үзең уйлап кара, Әкьмәди кода, атна буе кордонга кеше килми Берәрсе адашып килеп чыкса, бер алдына, биш артына төшеп, көмешкә белән кунак итәм. Көне буе җөреп, сезнең авылда, берсе чәйгә чакырмый бит, Әкьмәди кода, нинди көннәргә калдык, ә...—Ул гөнаһсыз күзләрен хуҗага текәп, иңрәүле тавыш белән сорап куйды.—Әйт әле, кода, пичкә газ ягу дигән нәмәне кем уйлап тапты микән? Гомергә бәкъет чыраен күрмәсение ул адәм, иеме7 ' Әхмәди аны ни дип юатырга белмәде. Илҗә исә, янә бер мәртәбә иңрәп, ярып салды: —Их, тыгылып катсыные, иеме, шушы газ торбасы, къалыкь утын җага башласыныс пичкә Җыелсыные къалыкъ Богыл кордонына, чыксыные шулар каршысына Илҗә җәшел пуражкысын киеп... Әхмәди, үзе дә сизмәстән, көлемсерәп, Илҗәне төзәтеп куйды: —Фуражка диген, Илҗә туган... Бәк матур ие шул кәпәчең —диде ул, Илҗәнең керле кителенә, ямьшәйгән фуражкасына кызганулы карап. Илҗә, көтмәгәндә үҗәтләнеп, урыныннан сикереп торды: Юк, Әкьмәди кода, безнең телдә пуражкы була ул. Син әле белмисең, без, керәшен халкының үз теле бар!—Илҗәнең тавышы ачулы иде. Әхмәди агай, аптырап: —Бәй, бәй....—дип, авыз эченнән ботка пешереп алды.—Гел дә татарча сүләшеп йөргәч ни Алайсам, үдегедчә сүләшеп күрсәт әле, Илҗә туган. Гаеп итмәсән инде Ишетәсе килә бит. Кулын Әхмәдинең җилкәсенә салып, Илҗә: —Бер нинди каеп итеш җук!—диде һәм, киң елмаеп, дәвам итте—Пожалыста, тыңла! Җаз көне җапраклар җәшәрә, көз җиткәч, җапраклар, коелып, җиргә җата. Озакламый карлы җангыр җава башлый. Җә, ничек? — Кара әле, аңлашыла бит...—дип сузды Әхмәди.—Гелләр дә Әрәмәле Елга кешеләре сүләшкән кебегрәк икән... ...Тирән күкне көл төсенә манчып, баш очында ай калыкты. Әхмәди утын әзерләп интеккән чакларын сагынып утыруын өнәмичә, урыныннан калкынып куйды. Шулаен шулай да ул. Илне җимерүгә ничектер эчке җене карыша бит Атай малы катай. Гәзитләргә ышансаң, хәзер бөтен илне күтәрәмләп сатып бетергән икән хөкүмәткә сырышкан денсез бәндәләр. Ачуы кузгалганын тойды агай. Чарасызлыктан кузгалган ачу иде ул. Сатсалар сон, нигә әле миен кайнатып утыра капка төбендә. Әхмәдидән торамыни инде, ник чукынып бетмәйләр шунда. Әхмәди йөзен чытып, читкә төкереп куйды да, кесәсеннән тәмәкесен чыгарды. Карчыгы күрмәгәндә, бер төтәтсәң дә ярый. Кортка, картаймыш көнендә, картының тәмәке тартуына кул куймый башлады бит әле. Күрсә, хәзер ысылдап: "Карт башың белән яшь җилкенчәк кебек, авызына фәфирүс кабып, төтәп утырасың, җүнсез.—диячәк.—Әнә олы кызыбыз шәһәрдән намаз-ниязга өйрәткән китаплар алып кайткан. Шуларны караштыр, тәртипкә өйрән”,—дип, тиргәп ташларга гына тора Караштыра аларны Әхмәди, караштыруын, бер дә җаена төшенә алмый шул. Укыганы калебкә кереп кенә утыра алмый менә. Койма ярыгыннан бәргән нәзек җил теңкәгә тия башлады, чыннан да җилкәгә бишмәт салып чыгасы калган ла... Әхмәди, күзләрен чекрәйтеп, әле югары очка, әле түбән очка күз салды. Төп-төз урам буп-буш кебек. Бая искә алган ник бер бүрәнә өеме күзгә чалынсын. Бүрәнәсе өелеп тормагач, кунаклаган кешесе дә юктыр инде аның. Бала-чагасы да кайнашмыйдыр Урамнарның бер яме калмады, адәм тәганәсе. Бала-чага хәзер урамда чабулап йөрми шул ул, өйдә, түр якта идәнгә сузылып ятып, телевизор карый. Вәт бәла тек бәла булды бу телевизор дигәнең. Көне буе әби-чәби китми шул шайтан тартмасы алдыннан Өзмн- куймый бушлай кино күрсәтәләр. Халык кинәнә генә кино карап. Кич җитсә, шул шайтан тартмасын бала-чага сырып ала. Зиһенгә ярашлы бер нәмә күрсәтмиләр бит, ичмасам. Атыш та тартыш... Ул телевизордан көн-төн чит ил кинолары күрсәтүнең сере бар икән. Бер көнне шул кинога мавыгып, килене сыер саварга оныткач, Әхмәди сукранып алган иде. улы Вәдүт бу хикмәтнең серен чиште. —Болай ул, әткәй,—диде Вәдүт, диванга кырын яткан җиреннән калкынып.—Чит илләр тиеннәр түләп бездән нефть, урман, тимер-томыр сатып алаларда, аны чимал диләр инде.шул чималдан телевизор, суыткыч, тагын әллә нинди товарлар ясап, йөзләгән тапкыр артык бәягә кире үзебезгә саталар. Өскә кигән киемгә кадәр бездән алдап-йолдап алынган чималдан ясалган Халык шул телевизорны юк акчасын бар итеп алсын өчен, әллә нинди хикмәтле кинолар төшерәләр. Ансын да бушка бирмиләр, халык акчасына сатып алына ул. Чимал сатучы халык аңга килмәсен, үзе иҗтиһат итеп, үзе товар ясый башламасын өчен эшләнгән эш бу. Рәхәт бит, дөньяны онытып, телевизор карап кына ятулары. Халык көннән-көн миңгерәүләнә, башын эшләтмәскә күнегә. Чит илләр исә безнекеләр анышкан- чы дип, булдыра алганчы талап калырга тырыша илне. Анысының да хикмәте бар, илне аларга үзебезнең хөкүмәт сата . Эшләмичә баерга була, дигән акыл салмакчы алар яшьләрнең башына. Адәм тәганәсе, акчага төрле уеннар уйнатып, баш әйләндерәләр бит. Имеш, гомер буе тир түгеп эшләгәнче, Мәскәүгә барып, берәр уенга кереп чыгасын да, миллионер буласын да куясын Дөрес әйтә Вәдүт Җүләрләнә халык шуның ише нәрсә күрсәтә башласалар Карчыгына кадәр экранга бет урынына кадала, уен бетмичә, урыныннан кубарам димә. Тә-әк... Бәй, уйга йотылып, күрми дә тора—күршеләр дә чыккан ич капка төбенә! Күңелен басып торган ялгызлык тойгысы чигә төште, җанын ниндидер шатлык биләп алды. Сөенеп китте. Әхмәди күз кырые белән генә күрше Камай ягына күз салды. Кече кызы шәйләнә әнә. Исемен генә онытып тора, әллә Ирина, әллә Ирида шунда. Каникулга кайткандыр инде. Казанга институтка керткәнне Камай кече кызын. Уку дәвамында ел саен бер кышлау тана ите биреп бару хисабына. Кем белән сөйләшкәндер, ансын үзе әйтеп биргәне юк, Әхмәди сорамый. Әмма кышка кергәч, тана түшкәләрен Вәдүт, Әхмәдинең КамАЗ иярләгән малае, Казанга аткарып кайта. Инде дүртенче ел шулай. Әхмәди аптырап, уйлап та куя. Ул Камай кызы ишеләр бик күптер бит ул институтта, итләрен кая гына куеп бетерә торганнардыр инде хәлфәләре. Шуны уйлап, бичара хәлфәләрне кызганып та куя. Авылдан иттән башка ни җибәрәсең инде? Ишетелеп тора, хәзер ни дә булса төртми торып, балана югары белем алып булмый, имеш Үзеннен башына төшкәч кенә беленә дөньяның хикмәтләре. Вәдүт тә олы малаен бер-бер институтка "чумдырырга" яскынып йөри. "Армиягә алып, чәчән ягына озаттырасым юк. Кирәк булса, ел саен ике кышлау үгезен җибәреп торырга да риза".—ди. Түлке. сөйләшкән хәлфәсе бер дә тана түшкәсенә риза түгел ди әле. "Мин диетада торган кеше, акча булса, теләгән ризыгымны үзем сайлап алып кайтам базардан, ит мазар алып килеп мәшәкатьләнмәгез,"—ди икән. Әлегә нык тора ди. ничегерәк җайлар инде Вәдүт ул хәлфәне Авыл җирендә ашау ягы мулдан булса да. акча ягы такыр бит әле анын. Оныкны бер дә күрә торып утка илтеп тыгасы килми анысы Әнә Хәйрүшнең малае кайтты чәчән сугышыннан. Кесәсе тулы акча. Акча түләп сугыштыралар бит халыкны, бер дә аңлашылмый бу нәмәрсә. Хөкүмәт туктаусыз: “Безнең сугыш—дөрес сугыш.”—дип такылдый. Ышанасы гына килми, дөрес сугышны шулай акча түләп алып барырларые микән? Җитмәсә. Хәйрүш малае наркоман булып кайткан. Авыл яшьләрен җыеп, наркоманга әйләндереп бетерә инде, шәүкәтсез. Акылга китерергә җыенган, сүз әйткән кеше юк. “Каршы әйтеп карагыз, барыгызны шартлатып, көлегезне күккә очырам! Теләсәм, авылыгызның бар кызларын сатып алып бетерөм."—дип, кычкырып йөргән әзмәвергә кем каршы төшсен ди. Фирме тирәсе тулы киндер, шуннан ясыйлар икән наркотик дигән нәмәне. инде авылга шәһәрдән наркоман малай-шалай кайтып тулды. Эчәргә яраткан җитмеш яшьлек Бәдри картка тикле шулар белән наркоман булып ята ди. Кая бара бу дөнья, ә?., һи. сугыш бит ул наный, сугыш Бик хәтәр бит ул сугыш дигәннәре. Әхмәдигә сугышнын койрыгы гына эләкте. Шунсы да җиткерде. Яраланып, как сөяккә калып, көч-хәл белән кайтып егылды Әрәмәле Елгага. Каян килеп баеп кайту булсын сугыштан. “Бер кайтып керсәм, яңадан чит җиргә аяк та атламас идем."—дип. антлар эчкән иде. Ходайнын амин дигән чагына туры килгәндер инде, менә бит. гомере үтте авылдан чыкмыйча Сизми дә калды, үтге-китге гомеркәйләр... Камайнын төпчек кызы кереп шылды өенә. Исәнләшеп тә тормады, шелма кызый. Әхмәди агай урыныннан кузгалып. Камай янына бармакчы иде. әллә нигә үз капка төбен калдырып китәсе килмичә, бу уеннан кире кайтты. Искәреп тә бетермәгән: караңгылык ныклап иңә икән инде дөньяга. Шулай да урамнар якты—ай тырышкан була, үзенчә. Әх. бу койма арасыннан искән җилне! Хәленнән килсә, бәгырьгә үтеп керер иде. Вәт кызык, карангылык куерган саен, капка төпләрендә дә кешеләр арта бара, һәр утыргычта бер-ике шәүлә шәйлөнә. Берсе дә үзенең таш пулатын калдырып, күршесе янына килеп чүмәшәсе килми. Янәсе: "Йортымның, бизәкле эскәмиямнең синең өеннән, утыргычыннан кай төше ким. көткән дөньям синекеннән кайтышмы? Нишләп мин синең капка төбенә килеп утырырга тиеш әле. ниндидер ялынычым бар сыман. Бигайбә, күршекәем. бөтен нәрсәм бар. һәммә нәрсәм җитеш, киләсен килсә, үзең кил дә утыр минем янга " Менә шулай фикер йөртә адәм баласы хәзер. Ара-тирә урамның бер ягындагы күршенең каршы яктагы шәүләгә дәшеп алулары ишетелеп киткәли китүен. Тик нәрсә әйткәннәрен аңлап бетереп кенә булмый. Капка астыннан этләр өрешкән кебек, һау-һаулап алган кебек шунда. Шушы күзаллаудан Әхмәди көлемсерәп куйды. Чистый, үз ихатасын саклаучы йорт этләре—Акбай. Актырнаклар хөкемендә шикелле, капка төбендә утыручыларга баксаң.. II Ә хмәди аркасына үткән җилне каһәрләп, өйгә керергә кузгалмакчы иде. аны утыргычка кадаклап куйган хәл булды. Югары очтан җыр ишетелде: Гөлләрем, сиреньнәрем лә. Гөлләрем, сиреньнәрем Шушы җыруны ишетүгә Әхмәди ике куллап утыргычка тотынды. Әһә. Хәсби тагын кодаларына барып чыккан икән. Аның үзләре турысыннан үтеп киткәнен көтмичә булмый тек булмый инде. Айга бер була торган хәл бу. Хәсбинең тавышы карлыга төшсә дә. әле дә моңлы, йөрәккә ятышлы И-и. яшь чакта җырлап җибәрсәме? Әхмәди аптырап та куя. җырчыларны Казанда җиде-сигез ел укыталар икән. Ел саен көтүе белән укып чыгалар, комга сенгән су кебек, юкка да чыга торалар Кая микән сон алар—зур белемле, тыңлап туймаслык җырчылар? Хәсби менә ярты көн дә укымаган җырчылыкка, өздерә генә инде, телә генә инде бәгырьне. Йә. кем тыңламаслык ди аның җырлавын? Менә бит. урам буйлап әйттереп килә, мәрткә киткән авыл дертләп уянган кебек булды. Әхмәди аркасының җылына башлавын тойды. Хәсбинең исә беркемдә дә эше юк. әйттереп килә бирә. Ул көчәнеп җырламый, моңы күңел түреннән актарылып, тугарылып чыккан сыман. Тавышын басарга да тырышмый, мон урамнарга гына сыешмый, ихаталарга үтеп керә, анда да тукталыр урын тапмый, күпереп торган ак чәчәккә төренгән бәрәңге бакчалары буйлап чаба, аннан елга буена төшеп китеп, әрәмәдәге куаклар арасында бәргәләнеп, каядыр елга аръягына китеп югала. Җанны сагыш били. Тиктомалдан Әхмәдинең күңеле йомшап, күзеннән яшь сытылып чыкты. Утырган җиреннән сикереп торып Хәсбигә каршы йөгерәсе, яшьлек дусты белән кочаклашып, урамны шаулатып җырлап үтәсе килеп китте. Яннан бер төркем үсмер үтеп бара Аларнын пырдымсыз кыланмышларыннан җанда җыр тудырган рәхәтлек чигә төште, тик озакка түгел Хәсби урам уртасыннан барган җиреннән кырт борылып, Әхмәдинең күршесе— утыргычта кич буе тавыш-тын чыгармыйча бөкрәеп утырган Әкълимә каршысына килеп чүгәләде. Тавыш көчәйткеч кирәк түгел, Хәсбинең һәр сүзен авыл башындагы Чукрак Сәлах та ишетерлек —Әй. Әкълимәкәем, багалмакаем, сине күргәч, үзәкләр өзелә бит минем. —Хәсби, калкынып, авыр куллары белән Әкълимә карчыкның аркасыннан шап-шоп сөеп алды. Тегесе ах-ух килеп, аның кулларын читкә алып маташты. Хәсби исә, сөйләнүен белә.— Ну. Әкълимә, күпме йөрдем артыннан, күз дә салмадың, малай. Турфтан кайткач, бигрәк эреләнеп кайттың. Ялтыравыклы эрҗинкә киеп кайттың бит, шту син. Безнең ише чабаталы сала малаена карарга соң.. —Куй инде, Хәсбиулла, әллә кайчан булган хәлләрне... —Юк, юк, рәнҗеп әйтүем түгел, Әкълимә Үзем кыюсыз идем, чүпрәк булдым. Трәпкә идем бит мин. Шул харап итте инде. Хатыным Сәвия дә начар булмады булуын дөнья көтәргә. Ну сиңа кызыккан идем, Әкълимә. —һәркемнең үз насыйбы инде. Хәсбиулла. Хәсби ашкынып, җырлап җибәрде: Гөлләрем, сиреньнәрем лә. Гөлләрем, сиреньнәрем лә Кайсы гөлләргә кунарга Белмәдем, сине эзләдем... Әй, Әкълимә, ямьле яшәдек, матур яшәдек әйеме бу дөньяда? Карале мәйтәм, исендәме, яшь чакта синең белән икебезне генә Мөслимгә симәнәгә җибәргәннәр иде. Бәләкәй чана тартып киттек. Колхозны җүләр димә, атлар кәяләгән чак булгандыр инде, югыйсә дим, бала-чаганы җәяүләп җәһәннәм артына олактыралармы! Сугыштан соң бу . Әй авыр еллар иде, Әкълимә, әйеме? Бардык, симәнө төяп кайтырга чыктык. Язгы бозлы, сулы юл буйлап өстерибез чаналарны Икебезгә дә өчәр пот симәнә салынган. Шуткы түгел ул ачлы-туклы кешегә. Юлы бармыни соң аның, мин сиңа әйтим Ярты юлга җиткәндә икебезнең дә чабаталар таралып бетте... —Кулын эш беләдерие, Хәсбиулла, урманга кереп юкә алып чыктың да ныгытып бирдең чабаталарны... —И-и бигрәк тә матур, таза гәүдәле кыз идең син, Әкълимә, һаман да күз алдында тора сылу гәүдәң. Син алдан, мин арттан кайтам Кулдагы җәпле таяк белән синең чананы этеп кайткан булам. Егет бит үземчә, уналтынчы яшь. Кызганып, йөрәкләр сыкрый, күз алдымда синең кып-кызыл үкчәң елык-елык килеп бара.. Язгы суга чыдамый гына чабата, оегың тишелеп, үкчән якты дөньяга килеп чыкты, миңа күз кыскалап кайта шулай —Сиңа сөйләргә булсын инде, Хәсбиулла.. —Их, бәгырьләрем суырылып чыга, ул чакны уйласам. Шулай бит, Әкълимә, булды бит шундый хәл, ә? Их. жаптырный!.. Гөлләрем, сиреньнәрем лә, Гөлләрем, сиреньнәрем Ул көнне кайтып җитеп булмады. Укада кундык, әйеме. Бәчүк дәдөйдә. Шәп карт иде. Шунда тәмәке тартырга өйрәндем. Авыр туфрагы җиңел булсын, Бәчүк дәдәйнең. Тәмәке бетсә, фирмедән бер чучка баласы чәлдерәбез дә, шунда чабабыз. Интектермәде тәмәкегә Бәчүк дәдән, урыны җәннәттә булгыры. Шулай, йоклап ятам Сәндерәнең бер ягында мин. икенче ягында син. Уртада... Бәчүк дәләйнсн кайры туны И-и ул тунның исләре, әйеме. Әкълимә. Дөньядагы бөтен ис тә бар иде анда. Уянып киттем, син мышык-мышык елап ятасың. Тунны тибеп төшердем дә синең янга тәгәрәдем — Әллә ниләр сөйләп бетермә инде, чукынчык Юк. алай сиңа карага күңелдә этлек юк. “Нигә җылыйсың. мәйтәм, берәр төшең авыртамы?" Син... син шул чагында., малайкаем...кулны алдын да изүеңне ачып, күкрәк астыңа китереп куйдың. Шыр җибәрә яздым, прәме Кул белән үрелү түгел, күз белән капшап караган нәмә дә түгел бит әле ул чакта. Юлда тирләп кайтып, күкрәк астын чиләнеп беткән икән, җаныкаем. Шуңа елап ятасың икән. —Сызлавына түзеп булмагач Таза идем бит, тирләткәндер дә инде, күкрәкне кисеп кайткан да бау. чиләнеп чыккан. Кулың салкын иде, шуңа куйдым синең кулны... —Их, җаптырныйкайлары! Менә бит дөньялары ничек иде аның. Элек тә алай рәхәт күрмәдең, хәзер килен кыен ашата сиңа, Әкълимә, әйеме. Ничекләр итеп үстердең бит малаеңны. Ирен бик пырдымсыз иде, үзен-үзе белгән кебек, иртә китеп барды —Ярый инде, үлгән кеше турында әллә нәмә сөйләп торма! —Ачуланма, урыны оҗмахта булсын дибез дә вәссәлам. Ну сиңа көн күрсәтмәде ул Хәзер киленен йончыта Бел-ә-әм, ишетәм Әрәмәле Елгада кемдә нәрсә шылт итсә, сәгате-минутында Сәвиягә килеп җитә. Турыгыздан үткәндә, кул кычыта, малай. Каеш белән җарып чыгасы килә, шул кычыткан чыпчыгын. Гөнаһасыннан куркам. —Тәүбә диген, төрмә юлында башын черер... —Курыкмыйм анысыннан... Әй ямьле яшәдек, матур яшәдек без дөньяда, Әкълимә, әйеме. Гөлләрем, сиреньнәрем лә, Гөлләрем, сиреньнәрем... Җырлагач та. Минем дә капчык буш түгел, җан елый, Әкълимә. Улым Хәзрәт ялгыш- ты-ы. Нык ялгышты... Сугышта үлгән абый памятына Хәзрәт дип куштык, ну хәсрәт булды, җаптырный малай. Урман артыннан, Сандрдан өйләнде бит. Килен безнең кеше түгел инде, хет үкереп ела, үз ягына бөгә. Сандрга кадәр кайта, малайның машинасына җәелеп утырып, оныклар белән бергәләп. Әрәмәле Елгага килеп җитә алмый инде. “Якшәмбе көнне мин, әбәзәтелни. чиркәүгә барам!"—дип әйтә дә, төшеп кала икән авылларына җиткәч. Сандр чиркәвен яңадан ачтылар, ишеткәнсеңдер. Малай шырантай булып, хатыны-балатарыннан башка, бер үзе кайтып керә өйгә. Ни диясең инде аңа?.. —Әйтмә дә инде, Хәсбиулла, кемгә килеп орынсаң, шуңарда кайгы-хәсрәт... —Әле бүген урман буенда печән чаптым, колхоз малларына алып кайтырга. И-и, Әкълимә, өйдә ятып булмый, җан түзми Гомер буе фермада бит мин Үлсәм дә шул маллар арасында үләрмен инде. —Тәүбә, әстәгыфирулла. —Шул, печән чабам, үзем җырлыйм, үзем елыйм. Күңел гел Сандр ягында. Уйлама, миңа аларнын тозлы гөмбәсе, тозлы кыяры бер нәмәгә дә кирәк түгел. Оныкларымны күрәсем килә. Җәйгә шунда кайтарып куйды килен. Шулар сагындыра. Юкса, урман аша гына чыгасы да безгә килеп җитәсе. Бәләкәйләр шул әле, юл белмиләр, үзең барып алып килмәсәң. адашалар, ике дә уйламый адашалар Килеп кердем ишек алларына, ике кара чутыр—шәп-шәрә ике оныгым кочакка атылдылар, һи-и, җан тартмаса. кан тарта, үләм шулар өчен. Муеннарына күз салсам, егылыплар китә яздым, икесенең дә муенында киндер җеп белән гәре тагып куйганнар. Ачудан шартларга җиттем. Ни йөзләре белән минем оныкларның муенына китереп тәре тага алар, ә?! Тәреләрен йолкып алдым да, бәдрәфләренә томырдым. Өйдән килен килеп чыкты, шәп-шәрә, өстендә уч төбе кадәрле ике трәпке, әйеме Китте тавыш, китте сугыш, мин сиңа әйтәем. Кода арага кереп, юмалап, бераз сыйлап җибәрде менә. Их, ялгышты малай, ну нык та ялгышты инде. —Инде Ходай үзе сакласын... —Ямьле яшәдек без дөньяда, Әкълимә, әйеме. Ну, кызыктым яшьлектә үзеңә. Йөрәк җитмәде, турфтан эреләнеп кайттың шул. Ялтыравыклы эрҗинкә киеп кайкач, синең янга барырга кыймадым, винават, Әкълимә. Алып китте, тота алмадым. Яулыгымны кар суы. Һич кемгә дә мәгълүм түгел Йөрәгемнең ярсуы ...Хәсби авыр адымнар белән кайту ягына кузгалган иде, Әхмәдине күреп, ана таба килә башлады. Килә-килешкә үк гөрелдәргә тотынды: —И-и, Әхмәди абзыкай. ямьле яшәдек, матур яшәдек синең белән дөньякайларда Мә әле берне, биш булсын,—дип, шап итеп сөялле кулын Әхмәдинең итләч кулына китереп сылады—Гомер буе кешегә инәң к... дә димәдең бит. Үлгәч, урының оҗмах түрендә булыр инде синең. Түлке үләргә ашыкма! Анда барган кешенең кайтканы юк. әйеме, Әхмәди абзыкай Гомер буе онытмаем сине, гомер буе рәхмәт укыйм. Исендәме, үгез җигеп йөргәндә син мине төрмәдән алып калдың. Сандр глубинкасына икмәк илтә идек, әйеме. Мин йөк ташыдым, ул чакта. Ат арбасын әллә кая югары менгереп, бушатабыз. Шунда мәшәләнгән булып, бер капчык төбендә ике пот чамасы бодайны калдырам да, буш капчыклар белән күмеп куям Капка төбендәге каравылчыга Сандр самагуны әллә кайчан биреп куелган инде Ул безне, без аны күрмибез. Сонгы юлда караңгы төшкәнне көтеп, урманда ятам, аннан атны әкрен генә атлатып елга буйлап кайтырга чыгам Ач чаклар бит инде, Әхмәди абзыкай, урлашып йөрер идек мени Тотсалар, башлар Себер китәсе ие. Теләсә кайсы борылмада әрәмә арасыннан упалномуч Хәйри белән милиция Гатау килеп чыгып, тикшерергә мужыт. Тамак гүргә кертә, ачтан үтерәсе килми инәкәйләрне Сугыш вакыты ничава булган икән ул, сугыштан сон интектек ачка Шулай, шым гына кайтып киләм, кинәт ешкынлыктан берәү килеп чыкты да ат башын эләктереп алды. “Беттем икән,”—дидем Шыр җибәрдем дисәм, аз булыр. Ходайның рәхмәте төшкере, син икәнсең, Әхмәди абзыкаем. Сугыштан йөреп кайткан чагың. Тиз-тиз генә хәлне аңлаттың: “Алган бодаең булса, хәзер үк елгага бушат, күпер төбендә Хәйри белән Гатау көтеп торалар,”—дидең дә, ешкынлыкка кереп тә югалдың. Йоклап торыш юк, күз ачып йомганчы, ике пот бодайны елгага агыздым. Күпер төбендә тегеләр көтеп тора мине. И-и тентеделәр дә инде Штан бөрмәләремә кадәр тикшерделәр Бер бөртек икмәк чыкмады. Башлар Себер китәдерие, син булмасаң, Әхмәди агай. Их, бар иде дөнья, ә? Алып китте, тота алмадым. Яулыгымны кар суы... Ямьле яшәдек, синең белән Әхмәди ага, рәхәт яшәдек дөньякайларда, иеме! —Яшәргә язсын әле, Хәсбиулла, яшәргә язсын — Ну, малаем ялгышты, Әхмәди абзыкаем. Хәзрәт-хәсрәтне әйтәм. Шәһәрдә машинада йөри иде. Үткән көз авария ясады. Кеше машинасын җимерде. —Күрәчәгең булса. —Ихатадагы бөтен малны сатып бетердем. Каз-үрдәккә кадәр аткардым Теге машинаны төзәттек тәки. Безнең еллык пенсия акчасына хәзерге әмерикә машинасының бер тәгәрмәчен дә яматып булмый икән Малай үзе дә бә-әк кайгырды. Коры сөяккә калды. Ну таптык, җиткердек, коткардык малайны Әле менә Сандр дан, оныклар яныннан кайтып киләм. Ну, малай ялгышты-ы. нык ялгышты Эчем тулы ялкын, кешегә генә сөйләп булмый. Йә, Әхмәди агай, бигайбә, бераз тел чишелгән чак.. Хәсби җыр сузып җибәрде: Түбән очтан агып килә Кулдан үргән дилбегә. Үзем китсәм, тауышым калсын, Сез дусларга билгегә... ...Әхмәди озак кына Хәсби артыннан карап торды. Күңеле тулышканын сизеп, өйгә керергә кузгалды. Аркасына янә дымсу җил китереп бәрде. Ул урыныннан торып, аякларын язды. Аягына басып, алга омтылган уңайга, Камайларнын өй кыегына эләгеп торган ай да ычкынып китте һәм биек тирәк ябалдашы артына кереп яшеренде, һәркайсы үз капка төбен саклап утырган карт-коры да, әмер бирелгәндәй, берәм-берәм өйләренә керергә кузгалдылар: шалт-та шолт капка келәсе тавышлары яңгырап алды, һәркем белә, Хәсби инде беркем янында тукталмаячак, кычкырып беркемгә сәлам бирмәячәк Вәкарь генә алга атлар, каршысына очраганнарга, исәнлек бирүен белдереп, эре кыяфәт белән башын гына селкеп алса алыр, әмма артык бер сүз катмас. Тагын бер мәртәбә тәмәке көйрәтмәкче булып, Әхмәди агай кесәсеннән шыгырдавыклы кап тартып чыгарган иде. йөрәге дерт итте карчыгының нәзек тавышы ишетелде: —Кер инде, ябалак, яшь-җилкенчәккә урын бирмичә, капка төбендә бөкшәеп утырма! Клуб юк. оныкларың төннәр буе капка төбен саклап чыга хәзер. Барыр җирләре булмагач ни... Әхмәди кулына алган тәмәке кабын җәһәт кенә кире кесәсенә шудырды. Алга иелә төшеп, керергә кузгалды. Капканы ачкач, янә тукталып калды. Җыр тавышы ишетелә иде әле: Гөлләрем, сиреньнәрем лә, Гөлләрем, сиреньнәрем Моңсу иде бу кич, бик моңсу иде... Җил үз итеп, Әхмәдинең гәүдәсенә сарылып маташты да. чаптлап ябылган капка тавышыннан курыккандай, утыргыч астына кереп посты. 2001 ел Чаллы

Реклама