ЙӘНБИКӘ

1968 елнын декабрь аенла туган авылым Эстәрлегә ялга кайттым Майор дәрәҗәсендә Өстә парадный шинель, башта 62 размерлы яна хәрби бүрек, аякта жылы ботинка Кулда күчтәнәч тутырылган букча, кечкенә чемодан һәм чехолда ике көпшәле ау мылтыгы Дөньянын артына тибеп яшәгән таманнар Патша әфнсәрләренә охшатып, мылтык күтәреп кышын куян атарга кайттым янәсе... Кайткач өч көн шул мылтыкны күтәреп, чангы тотып тауларда, урман кырларда, кар каплаган таллык-тугайларда куян эзләп йөрдем Куян үзе дә юк. »эе лә юк Хатыннын әтисе—минем бабай әйтә көрсенеп -Юкка йөрисен, кияү' Гирбисит белән агулап бетерделәр кырурманнардагы жәнлекне. судагы балык-баканы да. Тычкан да юк. куян да юк Алар бутмагач төлке лә юк Йөремә юкны эзләп, ял ит! Эшен авыр- ял кирәк' Икенче көнне кич бабай белән «ял итәбез» Ана әле алтмыш яшьтә юк 1941 елны сугышта Валдай. Мәскәү окопларын үткән кеше. 1942 елнын фенралендә каты җәрәхәтләнгән Озак итеп госпитальдә ятып, шул елнын азагында авылга тере кайта алган Күкрәк, арка тирәләрендә снаряд кыйпылчыклары бар. сул аягы тубыктан бөгелми. Бүгенге көндә колхозда умартачы булып эшли Мин кайткач та өстәлгә ачы бал китереп утыртты-шуны көн саен эчәбез Бүген кич тә ял итәбез—бал эчәбез Бабай азрак «сатса» җырлый башлый. Сузып түгел, кыскарак көйгә, күбесенчә үте чыгарган җырларны гына Безнен Эстәрле авылынын көнбатышында борынгы Мердер бояр урманы, көньягында Гөмбәз урманы жәелеп яга. Заманында башкортлар шул урманнарын сатып ашаганнар Бабай шуна жыр чыгарган: Олы урман булды баярныкы Гөчбазысы китте татарга Без башкортка хәзер калды инде. Тыпыр-тыпыр тирес таптарга. 1911 елны Эстәрлебаш байлары, унөч кеше акча жыеп. күрше җирләрен сатып алганнар Урманга, кара туфракка, төзелеш өчен кулланыла торган ташка, кызыл балчыкка, тугайлыкларга, чишмә-суга мул җирләр эләккән Бабай, шул баиларнын берсе булган Кара Абдулланын оныгы Тарихи вакыйгаларга хәтере бик шәп. П0 Н1 П1 КӘ Бик күнелле итеп сөйләшеп, «ял итеп утыра» идек, бабайның унтугыз яше тулган малае Марат кайтып керде. Күнелле итеп елмая, исәнләшә: —Җизни, нихәл?! Исәнлекме? Бабай кызмача. Улына әйтә куйды: —Өйдә кунасынмы бүген0 —Әллә тагын, белмим әле. Нәрсә эшләргә икән? Болай төбәп чакырган *ИР юк. юклыкка Тик, килер дип өмет иткәннәр бар. Алгы яктан әбинең тавышы ишетелә: —Чәй эчәсеңме* Маратның күзләрендә мутлык уты кабына: —Чәй эчкән барла ул. Бабай аның күз карашын чамалый: —Җырласаң, бер стакан салам үзеңә. Маратның авызы ерыла: —Икене —Ничек, икене? —Икене җырлыйм Бабай ризалаша: —Әйдә, җырла. Монарчы мин Маратның җырлаганын ишеткәнем юк иде. Белми дә идем але җырлаганын. Тавышы да. моны да бар икән Ирегебезне югалтып, урыс изүендә дүрт йөз елдан артык җәфаланып яшәп, газиз башкайларыбыз күргән авырлыкларны, кайгы-сагышны, хәерчелекне. югалтуларны монга салырга өйрәнгән халык без, татарлар. Шунлыктан бездәгечә монлы. сагышлы җырлар башка бер генә халыкта да юк. «Мон» дигән сүз дә юк башка халыкта... Марат умарталыкта үскән малай. Шунлыктан ачы балны туганнан бирле бе.лә ул. Тәмен тоеп бер стакан балны эчте дә. тамагын кыргалап «тәртипкә» китерде. Аннан акрын тавыш белән, үтә дә монлы итеп, икенчегә җырлап җибәрде: База-арларга-а барса-ан, Ак тула-а-ла-ар ал-лса-ан— Бәяләре-ен үзе-ем түләр-ме-ен... Җыр моны агылып сүзләре ишетелгәч тә минем йөрәгем дөпелдәп, тамак төбенә үк килеп җиткәндәй булды, һич көтмәгәндә, күзләремнән яшьләр бәреп чыклы да, битем буйлап тәгәрәп төшә башлады. Бабай мина карап кузгалып куйды: —Син нәрсә кияү0 Әллә елыйсын инде. Кит, шул пүчтәк башкорт җырына! Ә Марат минем күнел кылларын өзгәләп сузыпмы суза моңны. Әжәллә-әре-ен житсә-ә, әйт үзем-ә-ә, Йәнби-икә-ә. Йәнби-иикә-ә. Синен өчен үзе-ем үләр-ме-ен Әжәлләр-ен житсә-ә... Мине тетрәндереп Марат җырлап бетерә. Алдындагы бал тулы стаканга карап кына ала, эчми. —Тагын җырлыйммы, җизни? Минем баш кагарга гына көчем җитә. Марат дәвам итә: Ерак араларны үтеп була Менгән атын акбүз ат булса... Җыр бетә Бал тулы стаканнарны да онытып без сүзсез генә бик озак чтьтабыз Минем «каты күнелле егет, икәнлегемне белгәнгә күрә бабай эчен күз яшьләрем гажәп хәл булып тоелды. Ул аны анлый алмый. Мин тавыш-тынсыз торам да, чыгып китәргә исәпләп киена башлыйм. Бабайнын мине чыгарасы килми: — Напрасны чыгасын кияү Кар ява тышта. буран уянырга чамалый булыр. Мин сүзсез генә чыгып китәм. Ә урамда чыннан да матур итеп, тымызык кар ява. Сизәсезме, шулай яуган карда да җырдагы кебек чон бар0' Очраган авылдашлар белән исәнләшкәләп мин Эстарле урамнары буйлап йөрим лә йөрим... Марат теге жырны кичен тагын җырлый Мин инде яшь чыгармыйча гына онытылып тыңлыйм, эчтән моңаям. Жырнын исеме «Йәнбикә» икән лә, ул борынгы башкорт жыры икән... Минем әнием Мәрьямнең әтисе Гыйниятулла исемле булган Чабата, курыс, ишкән бау. тәпән-кашык белән сату иткән, шунын белән көн күргән 1907 елны утыз тәнкә акча өчен аны кыйнап үтергәннәр. Хатыны дүрт бала белән тш калган Ин зур баласына, минем әнием Мәрьямгә, унике яшь булган Гыйниятулла бабайнын үлеме зур повестька да сыеп бетәрлек түгел—бер язармын ате Ходай кушса! Безнен авылдан Эстәрле суы агымы белән алты-жиле чакрым ара узсаң елганын ун як ярында Ибракай исемле башкорт авылы бар Йөз-йөз егерме йортлы булыр Шул Ибракай авылында Гыйниятулла бабайның Исәнбай исемле башкорт дусты яшәгән Шул башкортның бердәнбер Зәлифә исемле бик чибәр кызы һәм тагын анардан кечерәк бер малае булган. Ул агайнын исеме онытылган, ә бичәсен хәтерлим—Йомабикә исемле иде Минем бабайны үтергәннәр, ә Исәнбай бабай картаеп вафат булган Әниемнен шул Зәлифә әби белән бала чакларыннан килгән дуслыгы картайгач га ныклы иде Мин ү земне белә башлаганнан бирле Зәлифә әби җәен-кышын, көэенязын. якшәмбе көнне безнен авыл базарына килә иде Май сатарга, һәм һәрвакытта диярлек. Зәлифә әби белән анарга ияргән Кәлимулла карты ла була Ул Зәлифә әбинен гомерлек ире инде һәм анын коерыгы кебек ияреп йөри иле. Зәлифә әби гәүдәгә уртачадан калкурак, торышы белән яшь кызларны хәтерләтә иде Ыспай, нечкә бңгпе, зифа гәүдәле Балалары юк иде Ул минем әниемнән икс-өч яшькә кечерәк иле бугай. Чөнки әнигә һәрчак • Мәрйәм апай», дип дәшә Ә Кәлимулла бабай «Мәрйәм еңгә*, ди Зәлифә әбидә, биленнән түбән төшеп торган ике юан кара чәч толымы Икесен дә нечкәрәк ак бау кушып үргән һәр баунын очына өчәр зур көмеш тәнкә һ.»м кечкенәрәк тагын өч тәнкә таккан Ике толымга алты зур һәм алты кечкенә көмеш тәнкә тагылган. Кузгалганда, атлаганда алар матур итеп чынлап тавыш бирәләр Зәлифә әбинен башында кара бәрхеттән теккән, өскә азрак очлаеп чыккан баш киеме Ул вак кына ак энже белән чигелгән һәм алгы ягында, маңгайга табан вак кына түгәрәк көмеш, салынып торган гәнкәләр белән бизәлгән Аларнын саны унсигез! (Үзем санадым') Ул көмеш тәңкәләрнең бизәге бар Алар нечкә генә кара төстәге сызыклар белән бизәлеп ясалганнар Гәүдәсе алдыннан, түшләре өстеннән, күлмәге тышында оик матур иттереп, аерым чүпрәккә тезелгән тагын көмеш тонкәләр. исемен төгәл генә белмим—аны хәситә диләр бугай. Хәситәдә дә тәңкәләр көмештән па ин уртадагысы. ин кечкенәсе алтын тәнкә. Зәлифә әби, шул түшенә тезелгән хәситәдәге тәнкәләрне ике учлап түшләренә кыса да, безгә килгән чакта еш кына кабатлый: Инәйем. Киньйәбикәнен истәлеге! Аныкы! Үзе лә бик тә һылу ине. инәйем! , Киеме Зәлифә әбинен чын башкортча. Безнен тирә-яктагы башкорт авылларыңда яшәүче хатын-кыпарнын кием төсләре сары. яшел, кара С1 'Р?К ә кызыл төс юк Дәрәҗәдә Башкортларнын күлмәкләре, камзуллары кү^бесенчә сары. яшел, кара төстәге әйберләрдән тегелгән була йэнвике 115 Зәлифә әби һорчак матур итеп, ыспай итеп киенә белә иде. Үзе чиоәр күзләре, чем кара Бит очлары һәрчак алсуланып тора, елмайганда аларда кечкенә түгәрәк чокырлар хасил була. Аякларында читек-кәвеш, яисә матур итеп чиккән чүәкләр, ап-ак йон оекбашлар. Кышын ак пима (киез итек) кия Әгәр иңде ул пималар төпләнгән булса, аларның төбе кара киездән булыр иде. Бишмәте озын һәм ул яшел бәрхеттән тегелгән. Җәен ак ефәк шат яисә зур чәчәкле шәл ябына. Ә кышын җылы, калын шәл бөркәнә. Зәлифә әбинең бите, күпчелек башкортларныкы кебек җәенке түгел Борыны да ямшәк оорын булмыйча азрак кылычланып торган туры борын Тирә-як авылларда яшәгән башкортлар арасында Ибракай авылы башкортлары үзләренең чибәрлеге, зшчәнлеге белән аерылып торалар. Ибракай авылындагы кебек чибәр егетләр,^ кызлар башка башкорт авылларында юк иделәр. Кәлимулла бабай Зәлифә әбидән азга гына биегрәк. Җәен-кышын башында кырлы түтәрәк бүрек. Ул аны үзе «татар бүреге», дия иде. Өстендә изүе ябык, якасыз, озын бишмәт, ак күлмәк, озын камзул, буйлы кин төпле ыштан Ике яңагы азрак калкып чыгып тора, кысыграк коңгырт күзләр, һәрчак ялтыратып кырган очлырак баш. сирәк кенә сакал-мыек. кечкенә авыз Тәмәке тартмый иде. Минем әти тәмәке тарта башласа чыгып йөреп керә торган иде Илләмә дә шәп курайчы иде Кәлимулла бабай. Безнең базарга сатарга дип бер чиләк май альт киләләр иде. Базарларда ин тәмле май. ул чакларда, башкорт мае санала иде. Чөнки ул—гөбе мае. Сепарат каймагыннан басып ясалмаган, ә гөбедә «төшерелгән» Ул май тәмле генә әчкелтем булып тора. Яна «төшкән» майны яссы итеп, берәр кадаклы итеп түтәрәклиләр. Чиләктәге чишмә суына тутыралар. Ибракайдан Эстәрлегә килеп җиткәнче дүрт чишмә бар. Шул чишмәләр янында туктаган саен чиләктәге суны алмаштыралар. Базарга чиләктәге май салкын чишмә суы эчендә сакланып килә... Безнен авыл район үзәге—шуна күрә якшәмбе базары һәрвакыт зур, сәүдәле була. Эстәрле базарының даны XVII гасырлардан ук килә. Һәр якшәмбе көн иртән әни мине базарга куа: —Бар әле. улым! Йөгереп кенә карап кайт. Зәлифә әбиләрен килдеме икән? Үзләренә күренмәскә тырыш, читтән генә күзәт! Ярты сәгать тә үтми, мин «развиткадан» кайтам. —Килгәннәр, әни! Кәлимулла бабай май биреп тора, Зәлифә әби акча саный! Мазьлары ярты чиләк кенә калган. Хәбәр алгач әни табын әзерләргә керешә... Базар тарала башлагач, исәнлек-саулык сорашып, килеп керәләр. Зәлифә әби алдан. Кәлимулла бабай анарга ияргән. Һәрвакыт бер үк күренеш: Зәлифә әби кергәч үк чиләгеннән алып әнигә зур гына йомарлам май толтыра. ә Кәлимулла бабай кет-кет көлеп букчасыннан чирекле шешә белән ачы бал чыгарып әтигә бирә. Әти өйдә булмаса. әнинең кулына бирмичә, мич янындагы кечкенә аш-су сәкесенә куя. Хәер, алар килүгә бездә дә мич башында ачы бал була. Минем өчен Зәлифә әби белән Кәлимулла бабайнын килүе зур куаныч, күңелле бәйрәм кичәсе кебек... Кайчак алар бездә куна да кала... Ул кичне урамга чыгу юк. Тәрәзә аша чакырганнарга кул гына селтим. «Чыкмыйм'» Сәкегә менеп, аркамны мичкә терәп утырам да тынам, юк булам Мин урынны ШУНДЫЙ итеп сайлап утырам ки. табында утырганнар мина барысы да күренә, берсен-берсе капламыйлар. Минем сул якта Кәлимулла бабай, анын теге ягында Зәлифә әби Ашъяулыкның теге ягында сәке йөзлегендә бер аягын идәнгә салындырып әти утыра. Минем ун ягымда, самавыр янында әни. Әни сөйли башласа, аны күрер өчен, башны бераз гына унга борырга туры килә. _ Мине ашау да. табынга куелган тәм-том да кызыксындырмый. Мин башкоот әби белән бабайнын азрак ачы бал «капкач» күңел ача башлаганнарын көтеп утырам, һәм шундый кичләрнен һәрберсендә морадыма ирешәм дә самавыр башкорт кунаклар килгәнгә куанып, гөжләп тавыш бирә Ул тәрәзәдән төшкән кояш нурында алтынга манчылып утыра. Тик мин ул самавырны бик үк яратып бетермим, чөнки өни «иртәгә базар* дигән көнне өйләдән сон аны мина төйгән кирпеч белән тазартырга к>ша Шу надыр инде минем бер гадәтем бар кемгә барсам да табындагы самавырларына бәя биреп утырам—самавырлары тазартылганмы, юкмы'" Самавыр мон чыгара, гөжли Тик чәй ясалмый әле. Табындагы сынар стакан ачы баз белән тула башлагач. Кәлимулла бабай тавыш бирә — һин Лотфулла агай, беренсене хужабикәгө. Мәрийәм енгәгә бир Башкортсарак булһын! Күнелле иттереп азып китәйек азе табынды Хужабикә ин тәүәл эссә—күнелле китәсәк! Әййе' (Беренче рюмканы башкорт табыннарында бүген дә хужабикәгә бирәләр.) Әни каршы төшеп карый: —Кит инде. Казимулла агай! Ирләрдән узып эчеп утырырга тагын. хатын-кызга! —Тот. енгә! һез. хужабикәләр карайһыз беззе. ирзәрде! Тот' Әти дә. мыек астыннан елмаеп кыстауга кушыла, бал тулы стаканны әнигә суза. — Кунак әйткәч, тот син! Әйдә, ал әзрәк! Әни балны аз гына уртлый да стаканны кире бирергә болаша Зәлифә әби үрелеп әнине беләзегеннән тота. Иазәп кенә: Ата-ак' Йәле Мәрий-ә-әм апа-ай' һин эсмәгәс. мин нисектәр иттереп, ойалмайынса бөтергәнсе зсә алам, ти инде.! Эс. эс! Бөткәнсе! Был тәүгеһе! Башказарын үден карарһын! Әни оялып кына базны эчеп бетерә дә. буш стаканны аигьяулыктан. әтигә тәгәрәтеп җибәрә Башкортлар куанышып гөрли. Икенчесе Зәлифә әбигә Ул ачы балны әтидән ике куллап үрелеп аза да. иренен стакан читенә аз гына тидереп, жайлап кына, озак итеп, тәмен белеп *чә Бушагач, һәрчак елмаеп стаканнын төбенә карый калмаганмы? Әни кебек стаканны тәгәрәтми, ипләп кенә әтигә суза. Мин инде гын алуымны да сиздермәскә тырышып, тоташым белән игътибарга әверелеп тынам, юкка чыгам, үземнен барлыгымны сиздермәскә тырышам Чөнки, бал эчкән әти-әнисснә аптырап карап утырмасын, дип. әнинсн мине куып чыгаруы бик тә ихтимал. Табындагы көлүләр, сөйләшүләр көчәя, күнелләнә бара Минем барлыгымны инде тәмам оныттылар бугай. Зәлифә әби. бал тулы өченче стаканны алдына, ашъяулыкка ипләп кенә утыртып куя Акрын гына «жайга салып*, тамагын кыргалый башлый: зһһеч! Эһһ-һем! Үзе Казимулла бабайга елмаеп ала Анысы инде, бичәсеннән боерык азганын сиздереп, сирәк сакалын селкеткәли лә аллан әзерләп куйган юкагач таякны капшап табып ала. Икс башыннан бәйләгән сүс бауларны чишә Чишелүгә юкагач буйга аерылып икәү була. Агачнын эчс чокып нсазган һәм анда ап-ак. юка гына ситса чүпрәккә төрелгән курай ята Кәлимулла бабай төрелгән курайны саклык белән генә таяк эченнән ала да. чүпрәкне сүтеп астына тыга Теленә тидереп бармакларынын очларын юешли, аннан курай тишекләрен баскалап чыга Курайга жан өрделәрмени— ул акрын гына -гыжылдап* куя Казимулла бабай үзенен әзерлеген белдереп Зазифә әбигә карап башын селки: «Башла!* Зәлифә әбинен сәкелә утырган гәүдәсе жыйнаклана. күзләре нурлана, сыны турая Базар-зарга а барса-ан. ак тулалар алса-ан, Бәя-ә-азаре-ен үэе-ем түләрме-ен! Өй зчеңдә күнелләрне сыйпап, иркәләп, монсулатып борынгы жыр агыла башлый Мин барлык дөньямны онытып, йотлыгып һәр авазны исемдә калдырып тыңлыйм Әни. яулык чите белән күз яшьләрен сөртә-тавышсыз гына елый Мин беләм. Зазифә әбине күргәч, гел анын җырлаганын тынлап, әнием утыз тәнкә акча өчен үтерелгән әтисен исенә төшерә—минем Гыпниятугза бабаемны Әти дә тына. Теге Герман сугышында, гражданнар сугышында күп тапкырлар кара үлем белән очрашып, бугазга-бугаз килеп ^!!ти!й ТӘ ^'ТЫР кеше УЛ, минем әтием. Мин аның белән горурланам ?улса да лнарга охшыйсым килә. Зәлифә әбинен жыры әтиемә яшыегсн исенә төшерә булыр. җырын башлавы була, Кәлимулла бабай, курай белән кушыла зәлифә әоинен тавышына өстенлек биреп, курай гыжлап, җырга ияреп акрын гына моңая Башкорт кураеның тавышы минем өчен бик тә кадерле һәм сихри дә, Зәлифә әбинеке шикелле монлы тавышны, андый сихри җырны мина башкача беркайчан да ишетергә насыйп булмады Бер жирдә дә. Ә Зәлифә әби моңая да моңая: Әҗәлләрен җитсә-ә әйт үзе-емә-ә, Иәнбм—кә-ә. Йәнбикә-ә... Үрелеп, алдындагы бат тулы стаканны уң кулына ала да, сул кулын жыр уңаена һавада йөртеп, әнигә стаканны суза. Үзе жырлый: Сине-ең өчен үзе-ем үләр-ме-ен... Жырнын кабатланган җирен курай зур осталык белән «озатып бара». Әти жыр һәм курай моңнарына кушылып бал эчә. Үскәч минем дә бал эчкәндә, җырлап бирергә шундый башкорт дустым булсын иде!.. Минем әти белән әни дә «кунак ашы, кара каршы» булырга тиеш икәнлекне анлыйлар. Тик икесе дә җырга-моңга әллә ни оста түгелләр. Шулай булса да сынатасылары килми. Икесенең дә үзләре генә башкара торган җырлары бар. Иртән дә ки караны-ый, Кичен дә ки караны-ый. Карурманнар, каршы таулар. Каплап тора араны-ый... Байлар кор-рмый. кемнәр кор-рсын. Ак ке-елинкүр пәрдәни-и-и. Әйдә дими-и. кал да дими-и, Рый-йзык йөртә бәңдәни-и. Әти белән әни парлашып түгел, кара-каршы җырлыйлар. Җырлашып аргач Кәлимулла бабай «аякларын язарга» тышка чыгып керә. Керү белән. Кәлимулла бабай сәкегә, урынына менеп утырып, кураен кулына ала да өздереп-өздереп башкорт биюен «әйттерә» башлый. Зәлифә әби осталарның остасы булып биергә тотына. Биегән чагында «ысс-сс, ысс-сс», дип «ысылдавы» мина бигрәк тә ошый. Һәм Зәлифә әби мина кара-сары-яшел төстәге бик тә матур, әкияти елан булып тоела. Тик, ул елан чибәр Зәлифә әби кыяфәтенә кергәндер дә курай уйнаган көйгә биидер. Зәлифә әби азрак бии дә. әнине чакыра, ана «баса». Әни кузгалмый: —Үзен генә бие әле, Зәлифәкәй! Бигрәк оста басасын. Карыйм әле туйганчы биегәнеңне! Бераз биегәч. Зәлифә әби әнине тагын чакыра. Алар икәүләшеп курай көенә басалар Минем әни Зәлифә әби кебекләр итеп оста бии белми. Болан матур гына баскан кебек, тик нәрсәдер житешеп бетми. Дәшми генә көнтәшеп утырам: минем әнием булгач матуррак басарга тиеш бит инде-е! Биеп туктагач Зәлифә әби сәке йөзлегенә утыра. Анын утыруы була, Кәлимулла бабай кураен юнагач калыбы эченә куя да, сәкедән шуып идәнгә төшә. . , —Йәл-ле бис-сәкә-әй! Әйт әле такмактарыңды-ы! Кызганычка каршы ул такмакларның күбесе онытылган инде. Истә калмаганнар. Тик берсе генә истә. Зәлифә әби ике кулын такмак көенә чәбәкләп такмаклый: Татарларга килгән идек, Сыйлап кунак итәләр. Сездә ничек, бездә шулай Биеп рәхмәт әйтәләр. Әннә пиер. геннә гидер. геннәй-е-ем-м. Геннө пиер. геннә пиер. Геннә пиер геннәй-е-ем. Зәлифә әби такмаклап минем әтигә «баса*, аны биергә чакыра. Әтинең биегәнен мин шунда. Зәлифә әби такмагына биегәндә күрдем. Ул башка табыннарда беркайчан да биемәде. Кеше тыпырдаганны сары мыегын сыпыргалап. елмаеп кына карап утырыр иде. мәрхүм... Берничә елдан сугыш башланды... Сугыш белән ачлык, михнәт, нужа һәм фронтта үлгәнлеккә кара кайгылы хәбәрләр күпләп-күпләп килә башлады Жан иясе, ни кадәре генә авыр булмасын, һәрвакыт яшәү өчен тереклек итәргә тырыша һәм ул шулай булырга тиеш Табигать кануны ул. Без дә. үзебезнен урам малайлары, кара яздан алып көз җитеп су суынганчы тамак туйдыручы кәсепләрнең берсе итеп балыкка пәрибез Тамак йөретә Тәккә әйтмиләр бит. тамак тәмугъка кертә, дип Бездән су агымы белән өч чакрым аста Мәксет исемле башкорт авылы утыра Шул Мәксет белән Ибракай арасында балык эләгә торган урыннар күп Шунда без җәяүләп йөрибез. Балыкны сөзеп тә. домбра белән куып та. кармак белән дә тотабыз. Сугышка кадәр, әле аннан сон да. җитмешенче еллар башынача җир химикатлар белән ашланмый һәм шунлыктан елга сулары, күл-буалар агуланмаганнар иде. Һәм Эстәрле суында балык бик күп иде ташбаш, чабак, алабуга, шамбы, корбан балыгы, чуртан, маймыч Көннәрдән бер көнне. Эстәрле суы белән балык тота-тота Ибракайга барып җиттек Авыл елганын ун як ярында, ә без сул як ярда авыл каршында кармак салып утырабыз. Абыем Мансур Ибракай йортларына карап-карап алгалалы да миннән сорый. —Син этләр белән ике рәт Зәлифә әбиләргә кунакка барган иден. Өйләренен кайда икәнен беләсеңме9 —Беләм. —Табаласынмы9 Ы-ы! Әнә бит. каршыда гына, күренеп тора. Морҗасыннан төтене чыга. Күрәсеңме9 Әнә! Мин йорт ягына төртеп күрсәтәм Тик абыйнын әле нәрсә уйлаганын аклап бетермим Абый төтен чыккан йортка азрак карап тора да мина боерык бирә: — Бар. Зәлифә әбиләргә кер' Ашарга берәр әйбер сора! Абыйнын әйткәннәреннән үзебезнен авылдагы хәерче малай Әхсән искә килеп төшә Ул тавыш-тынсыз гына өйгә килеп керә дә, ишек төбенә баса һәм берәр нәрсә бирмәсән чыгып китми. Озак-озак иттереп басып тора ала. Сирәк-мирәк кенә үзенен барлыгын белдереп аякларын кузгаткалыи. йәисә акрын гына йөткергәли. гамагын кыргалый. Мина эсселе-суыклы булып китә Абый бит мине хәер эстәргә җибәрә! —Мин хәер эсти белмим Үзен бар!—дим абыйга. —Барсан. ике чебен кармагы бирәм. «Чебен кармагы*—очы ыргаклы ин кечкенә кармак. Сүзләрен җөпләп, чалбар кесәсеннән кара төстәге калай капкачлы кечкенә савыт чыгара. Ботинка тазарта торган гуталин савыты. Капкачын ачса—эче тулы кармаклар ята. Өчне сайлап ала да учына салып мина суза: —Тот. чуаш! Тискәреләнмә! Бар Зәлифә әбиләргә. Үзсүхте булганым өчен апа белән анарга мин «чуаш». Чөнки чуашлар үзсүзле кешеләр Өч «чебен кармагын* күргәч, минем «чуашлык* юкка чыга Өч кармакны алып түбәтәем эченә эләктерәм дә. кармак сабынын төбен җиргә кадап кузгалам.(Икенче көнне иртән торгач карасам, теге өч кармак түбәтәй эчендә юклар иде инде!) Чалбарны салам да (трусикмын нәрсә икәнен без әле белмибез!) елганын икенче ягына чыгам. Чалбарны киям дә алда, ярдан өскә үрмәләгән тыкрык белән Зәлифә әбиләр урамына күтәрелә башлыйм . Мин өйләренә барып кергәндә Зәлифә әби мич янында нәрсәдер пешереп болаша иде Кердем. Тавыш-тынсыз гына. Әхсән кебек, бусагага бастым «Исәнмесез?!*—дияргә көч таба алмадым—хәерче булган оятымнан елап җибәрү дәрәҗәсендә идем инде мин. Хәерче бит! Зәлифә әби мине чамалап борылып карады да, танып шатланды гына: —И-и, сөбханалла! Әллә Зәки улым һинһең инде?! И-и, бигрәктәр зә үскәнһе-ен бит! Ике-өч ай чамасы базарга килгәннәре юк иде. Аркамнан сөйде дә сәкеләре янына алып китте. —Ултыр але ошонда. Катык ашатайым әле мин һинә! Үскән улыма! Ултыр! Зур агач җамаякка тулганчы өсле катык салып минем алга куя да, тагын, бик зурдан булмаган ике төчекүмәч белән агач кашык китерә. —Кәлимулла бабаң ындыр табагында, эштә. Кайтып етә алмас инде— куаныр иде күреп. Бик ярата ул сине. Аша. бәпесем, аша! Бисмиллаңны әйтеп аша! Мин ике төчекүмәч белән теге катыкны «ялт итәм». Рәхмәт әйтәм дә чыгарга кузгалам «Ашый торган берәр нәрсә» сорарга тел әйләнми. Хет, үтер! Мин тамак ялгап кузгала башлагач кына, Зәлифә әби аларга ничек килеп чыгуым белән кызыксына. Соравына җаваплыйм: —Балыкка килгән идек. Абый су буенда балык тотып утыра. Бу «кыеклап» булса да сорану булды. Минем нәрсә уйлап әйткәнне Зәлифә әби шундук анлап алды. Тагын ике төчекүмәч тоттырды. —Барынча булсын—агаена бирерсен. Балыкка килгәндә шушылай кереп йөрегез. Чит кешеләр түгелбез, онытмагыз безне Бабан белән икәү генәбез бит. Сезнен кебек хет бер генә улыбыз да юк бит. Бирмәде Ходай! Хөснулла агаена да «бизвисте» килде. Хөснулла агай-энесенең улы. Бер килгәндә әтиләр белән миңа кәжә юасы ашаткан иде. Шул кергәннән сон мин Зәлифә әбиләргә балыкка килгән саен сугылырга тырышам. Алар мине һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала һәм үхтәреннән өзеп булса да мине ашаталар, үзләренчә кунак итәләр Бер мәртәбә тавык боты да бирделәр. Ул тавык ботынын сөяге дә йомшак иде—мин аны чәйнәп бетердем. Сугыш беткән ел. кырык бишенче елнын жәе иде бугай. Мин дусларым белән балыкка килдем. Алар кармак белән балык тотып калганда, мин Зәлифә әбиләргә «хәл белешергә» кереп киттем. Сагындым инде аларны— күрәсем килә. Өстәвенә әни дә күчтәнәчкә бөртекле чәй биреп җибәрде: —Зәлифә әбиен белән Кәлимулла бабаңның хәлләрен белеп чык. Байтактан килгәннәре юк. Әллә авырып-нитеп торалармы икән? Әни хәлегезне белешеп чыгарга кушты, үзе килә алмый, эше күп диген. Кер, кара аны әгәренки! Ишетсен колагын! Әни әйтмәс ә дә керә идем инде. Барып кердем. Көндез, кояшлы көн булуга карамастан кечкенә өй эчендә ярымкарангылык. Өч тәрәзәне төрле чүпрәкләр асып каплаганнар Ишек төбенә якын булган дүртенче тәрәзә генә яртылаш капланмаган. Өй эченә, озак авырып яткан кешенен авыр исе таралган. Мин кергәндә, Зәлифә әби түрдә, сәкедә яткан Кәлимулла бабай янына утырган да, аңа агач тустактан кашыклап нәрсәдер ашата иде. Кашыгын тоткан хәлдә борылып мина табан карады Кара күзләрен кыса төшеп текәлгәч, ниһаять танып алды Шатлык тулы тавышы белән Кәлимулла бабайга дәште: — И-и. Кәлимуллака-ай! Күрче! Кем килгән безгә-ә! Лотфулла агайнын төпчек улы Зәки бит! Күрче! Нәкъ үзе, сабый! Зәлифә әби ярдәмендә көч-хәл белән Кәлимулла бабай урын өстенә торып утырды. Ул утырган кешене Зәлифә әби «Кәлимуллакай» димәсә, мин танымас та идем. Бәләкәй генә булып калган, ап-ак күлмәк кигән, авйнүллии бик нык ябыккан бәнлә иде ул гәүдә. Саказ-мыегын. чәчен янарак кына кырганнар Үзе мина, бик нык эчкә баткан күзләре белән тутырып, ягымлы итеп карын Күтләренең төбендә, бик тирәндә ниндидер нурлар бар булып, ялтырап китәләр Ул күзләр бик тә ерак-ерактагы. караңгы төн эчендә, агзә капларда янган кечкенә, черпек үт үчагы кебек жеме.гдәп. мине үтләренә чакыра һәм бик тә зур яшәү өмете белән мина багалар иде Күтләрдән нурлар булып агылган яшисе килү көченә буйсынып, мин вак кына адымнар белән, сары гарәбә төсендәге яңа юылган идән такталарына ялан аяк басып, сәке янына якынлашам Күтләремне Кәлимулла бабайның яшь тулы, нүрлы күтләреннән ала алмыйм. Сәке янына килеп житәм дә. акрын гына ана таба үрмәлим. Кәлимулла бабай эргәсенә килеп, аякларымны бөкләп утырам Пышылдыйм: -Авырыйсыңмы аглә, Кәлимулла бабай? У рын өстендә авырып яткан кешене болай якыннан беренче мәртәбә күрәм Шунлыктан, нигәдер, азрак шүрлим дә бугай. Сүзләр авыр чыга, чөнки минем күнелем тулган һәм шунлыктан тавышсыз гына, сыктап кына елыйсым килә... Кәлимулла бабай, кин күлмәк жине эченнән чак күренеп горган ябык кулын көчкә генә күтәрә дә минем башыма куя Кулы эссе Кәлимулла бабайнын Мангайдан өскә табан, чәч үсешенә каршы итеп мине сыйпый. Ике күзеннән дә бер-бер артлы эре яшь бөртекләре килеп чыга Алар бите буйлап аска, иягенә табан тәгәриләр Иягеннән күлмәк изүенә төшеп китеп югала. Кәлимулла бабай тавышсыз гына елый, үзе акрын өзек-өзек сүзләр тезә: —.Аллага шөкер! һине күрергә насыйп булды би-ит! Рәхмәт улым, керүенә рәхмәт! Бөртек чәйне Кәлимулла бабайга сузам: —Әни сезгә күчтәнәч итеп җибәрде! Бабай калтыранган куллары белән чәйне алып янына куя да дога укып битен сыпыра — Рәхмәт, әсәенә! Онытмаган өчен! Зәлифә әби Кәлимулла бабайны ипләп кенә урынына яткыра. -Ят инде, әй! Арылын бит' Ят! Бераз вакыт үткәч, без өчәүләшеп чәй эчәбез. Кәлимулла бабай чынаякны үзе тота алмый Ана чәйне Зәлифә әби эчерә. Бер чынаяк эчкәч. Кәлимулла бабайны диварга сөялгән ястыкка терәп утыртып куя Ә Кәлимулла бабай үзенен гаебе бар кебек, монсу гына итеп елмая, миннән сорый —Зәки улы-ым! Ба-лы-ык эләгәме сон? Ниндиләре? —Эләгә, Кәлимулла бабай!—дим мин аны куандырырга тырышып. — Ташбаш, алабуга! —Ажау эләкмәйме. әллә? Башкортлар чабак балыкны «ажау» диләр. —Ажау да эләгә, иртән Ә көндез чиртми. Хәйләкәр бит ул. Ярдан атлап килгәнне ишетеп кача... Кәлимулла бабайнын йөзе яктыра, үзе елмая. —Син. улым аяк очына гына басып йөре—ишеттермә! Байтак утыргач. Зәлифә әби биргән өч төчекүмәчне күлмәк эченә тыгам да. хушлашам. Ниндидер, үзем дә белмәгән бер эчке көчнен кушуына буйсынып, техләнеп Кәлимулла бабайны кочаклыйм. Теләк телим анарга: —Терел тизрәк. Кәлимулла бабай! Аннан, терелгәч, безгә кунакка килерсез. Зәлифә әби белән «Йәнбикәне». -Ирәндекне» җырларсыз. Такмак әйтеп минем әтине биетерсез. Син курайда уйнарсың... Кәлимулла бабай аркамнан сөя, үзе елый, үзе көлә... Артыма карамаска тырышып чыгып китәм дә, бераз вакыт үтүгә кире әйләнеп киләм Талчыбыктан кисеп ясаган тезмә белән Зәлифә әбигә биш чабак балыгы тоттырам Кинәш тә бирәм: —Менә биш ажау. Зәлифә әби! Балык шулпасы пешер Кәлимулла бабайга! Залифә әби чабакларны ала да Кәлимулла бабайга мактана: —Күрсәле, Кәлимулла! Ып-ысын ажаузар керткән бит һиңә, Зәки улын! Кәлимулла бабайның елмаюын, шатлыгын арттырып, тезмәдәге чабакнын берсе койрыгын селкетеп куя. Тагын, тагын! Кәлимулла бабайдан кыска гына катү авазы чыга —һи-һи-һи! Карасы һин аны—тере бит! Кәлимулла бабай минем күз алдымда бүген дә тере кебек шулай елмаеп тора. Ап-ак күлмәктән, зәнгәрләтеп ялтыратып кырган баштан, ястыкка терәлеп утырган, кечкенә гәүдәле, кин күңелле, курайчы башкорт бабае Кат и мулла Кәлимулла бабай үлгәч, ике ел тулар-тулмаста, Зәлифә әби безнең базарга май сатарга килүдән туктады. Соңгы килүе булдымы икән—әнигә үзенең зар-монын сөйләгәне генә азрак истә калган: —Сыерны саттым. Мәрийәм апай! Печән әзерләргә Кәлимулла юк. Сөткә дип бер кәжә тотам да, иткә—ике сарык. Мина, ялгыз башыма күпме кирәк инде... Сонгы мәртәбә мин Зәлифә әбине 1961 елның август башлары тирәсендә күрдем. Рига ракета училищесенда укып, өченче курсны тәмамлап, ялга кайткан көннәр иде Өлкән лейтенант мин. Бергә үскән Кабан Хәлиме дә ялда. Ул да әфисәр-авиатор. Маржа хатынын, ике яшьлек улын алып кайткан авылга. Күрсәтергә Күршеләрдән жәтмә алдык та, киттек Хәлим белән Ибракай янына балык сөзәргә Әни. минем балыкка барырга жыйналганны ишеткәч, бер төен тоттырды: —Балам, кереп Зәлифә әбиеннен хәлен белеп чык. Менә монда бер яулык, бер исле сабын, бер хушбуй, бер чәй. Биш вак бәлеш. Тастымалга төреп салдым—суынмасыннар. Әле генә мичтән алдым. Балыгыңны тота башлаганчы кертеп бир. Азрак кына булса да хәл-әхвәлен сораштырып утыр. Карт кешенең күңеле булыр. Кочаклап битеннән үп—әни кушты диген! Онытма, әгәренки! Әни кунакка чакырды, килеп китсен дип әйт. Әти дә исән әле диген! Килсен, торып китәр дип әйттеләр, диген... Таныш тыкрык ярга менә. Читән, рәшәткә буйларында элеккечә кычытканнар яшелләнеп утыра. Элеккечә, инде үскән, бәпкәләрен ияртеп ала казлар килә каршыга. Тач элеккечә ата казлар, озын муеннарын жиргә тидерердәй сузып, канатларын салындырып, «ысылдап» мине бераз озатып баралар. Алар үзләренең «хатыннарын» (яхшы ата казда чын татардагы кебек атар берничә), бәпкәләрен саклый. Бу—Ибракай авылы тыкрыгында, бүген дә минем матай чагым үзгәрешсез тереклек итеп ята лабаса! Могҗиза! Мин дә шуны аңлап, үземнең үзгәрми торган малай чагымнан күңелем тулып китеп барам. Сонгы мәртәбә мин бу тыкрыктан 1952 елда узган идем. Тугыз ел узган! Күп еллар күрешмәсәк тә, Зәлифә әби мине кергән көемә үк таный, кочаклап ала да, аннан сон текәлеп байтак карап тора. Мине сәкесенә утырта. —Утыр әле, Зәки улым шушында! Мин сине, малай чагындагы кебек итеп катык белән сыйлыйм әле Кәжә катыгы белән! Утыр! Би-ик ачыгып керә иден дә бусагага баса иден. Сүзсез генә Сина карап мин эчемнән генә, сине, ач батаны кызганып елый торган идем. Инде син чыгып киткәч сәкегә утырып елый идем... Минем алдыма катык белән туп-тулы агач тустак китереп куя. Тик кашык кына агач түгел. Зәлифә әби, минем күз карашын чамалап, алюмин кашыкны кулымнан ала: —Сабыр ит әле! Мин сина Кәлимулла бабаңның агач кашыгын бирим. Хәз-ер! Өстәл янындагы кечкенә агач сандыктан бер төргәк ала. Төргәк эчендә Зәлифә әбинен чулпы-беләэек-йеэек-алкалары һәм ике агач кашык Буяүзары кырылган, читләре азрак кына кителгән ике агач кашык! Зуррагын мина суза: , _ -Тот, улым! Кәлимулла бабан кашыгы бу! Синен картатайын Гыйниятулла минем атайым исәнбайга унике кашык, дүрт тустак бүләк иткән иде Шул тустакларнын берсе әле дә бар Алдыңда, катык салган Көндә шунардан ашыйм Бик саклап тотам Ә кашыклар икәү генә калды Югалмасыннар дип. чулпыларым янына сатып куйдым. Мин Зәлифә әбигә әни биргән төенне тоттырам Дога кылып ала да. вак бәлешләрне минем янга табынга куя. Берсен бармак очлары белән чеметеп-чеметеп кабып, чәй эчә башлый. Чәй эчкәч, байтак кына сөйләшеп утыргач. Зәлифә әби сорый елмаеп: —Матай чагыңдагы кебек батыкка килгән идеңме? — Килгән идем шул. Иптәш егетем батык сөзеп калды... Матай чактагы кебекләр итеп Зәлифә әби мина ике кечкенә төчекүмәч бирә Елмая матур итеп: —Дустына ашатырсың' Мине озатырга ишек алдына чыга. —Узган елны сине сораштым мин. Эстәрледән бер нәчалник депутат булып сайланырга килгән иде Фәтхуллин. Сине, бик зур кеше булырга укуга керде ул. дип сөйләде Элеккеге кебек Зәкисең инде Тик сипкелләрен беткән Гыйниятулла бабай, синен картәтиен бик сипкелле иде Аркамнан сөя. кет-кет көлә Зәлифә әби. Без ишек алдында аерылышабыз. Мәңгелеккә. Әнинең әйтүенчә Затифә әби 1966 елның жәендә безгә килеп, беркөн кунып, кунак булып, «рәхәтләнеп, туйганчы сөйләшеп*, күңелен басып кайтып киткән 1967 елнын декабрендә вафат булган. Ә мин чит-ят җирләрдә хезмәттә йөреп. Зәлифә әби башкара торган «Йәнбикә* җырын оныта язганмын Кайнеш Марат шул «Йәнбикә»не җырлап күңелне кузгатып, мон-сагышны, сагынуны янартты һәм мин, Зәлифә әби белән Кәлимулла бабайның истәлеге итеп, шул җырны башкарырга өйрәндем Туган якларны, инде балыксыз да, бакасыз да калган Эстәрле елгасын, мәрхүм булган әти-әниемне, Зәлифә әби белән Кәлимулла бабайны, малай чакларымны сагынып искә алганда мин *Йәнбикә»не жырлыйм Кеше юкта гына, үзем өчен генә. Әле дә үкенәм сонгы тапкыр Зәлифә әбидә агач тустактан катык ашаганда нигә инде шундагы агач кашыкны сорап алмадым икән9 Истәлек итеп!. 2001 елнын жәендә Ибракай авылына бардым Малай чагымдагы тыкрыкны таптым Зәлифә әбинен йорт урынын да чамаладым һәм ялгышмаганмын булып чыкты Ул урында зур, калай түбәле алты почмаклы йорт утыра Тик ишегендә йозак. Ике-өч йортка кереп сорашам Зәлифә әбине белүче юк. Ә йорт хуҗалары калага, улларына кунакка киткәннәр икән Урам аша каршыдагы тагын бер йортка керәм. Шунда яшәгән Баян исемле башкорт Зәлифә әбине азрак белә икән: — Бик күптән бит инде ул әби. Мин бик бәләкәй идем ул вафат булганда Япа-ялгыз бәләкәч кенә бер кортка иде Урамга алып чыгып безгә сөсө әпәк тарата торгайны. Аркамнан һөйә торгайны

Реклама