ТОТЫНЫРГА САЛАМ БАРМЫ?

Минем әти озак егчар буе психиатрия табибы булып эшләде. Шул хастаханә<)ә дәваланучы берәү аңа үзе язган бер дәфтәрен бүләк иткән Ул дәфтәр хәзер минем кулга килеп эләкте Мин ионы көч-хәл белән укып чыктым чыгуын, әмма ни аяныч, дәфтәр югачды Аны язган әфәнде дә якты дөнья бечән саубуллашты Әманәтне бөртекчән хәтердә яңарттым да укучыларга җиткерергә булдым. АВТОР Без—фиргавен токымы Казан ханбикәсе—Сөембикә, ә Мисырныкы—Клеопатра булган. Исемнәрен таркатсак. Сөем-бикә һәм Клео-патра килеп чыга Ягъни, Көлия якн Гөлия—исем, ә патра—бикә сымак титул икән Татарда батыр калу өстен, җиңүче, ягъни, беренче булуны белдерә Димәк. Мисырның Гөлия (Көлия) исемле гүзәле, беренче, яки җиңүче дигән мәгънәдә батыр (патр) титулына ия булган. Бәлкем ул чорда батыр, яки пагрның батра (патра). ә матурның матура кебек төрдәшләре дә булгандыр. Клеопатра һәм Антонноны тозакка төшереп харап иткән Гармахисныңда чын исеме, мөгаен. Үрмәкүч буягандыр Димәк, заманында Мисырда татар яшәгәч, без ч^иргавен кавеме булып чыгабыз Мисырда яшәгәч. Мәккә каласында да булганбыздыр дигән фикер туа. һәм. ниһаять. Александр Македонскийнын милләтен ачыклау сәгате сукты Әйе. аны Әл-Искәндәр Зөлкәрнәйн дип атаулар булды. Исеме ярасын да ди, фамилия ягы якын да килми интектерде Инде бар да тәртиптә, бу чыннан да Искәндәр, ә фамилиясе—Мөккөдәнски, Мәккә татары булып чыга, ягъни мәсәлән Татар әдәбиятын чәчәк аттыру әмәле Әдәбиятыбыз дип, аһ оручылар күп. котылу юлын күрсәтүчеләр юк. Мәктәпләрдә балаларга мәгълүм бер текстны укыйлар да шуның нигезендә изложение—бәян, йәки инша яздыралар Боларны һичкем оригиналь әсәр сурәтендә редакцияләргә тәкъдим итми, чөнки һөнәри язучыларыбыз булуы итәкне тота. Ә музыкада эш рәхәт, профессиональ композиторларыбыз төкәнү чигендә, шуңа күрә хакыйкый композитор, яки халык көйләрен нигез итеп әтмәлләгән музыкаль изложенне-нншаларнын ин пүчтәк дигәннәрен дә сәхнә яки радио-телевидение аша гамәлгә тәкъдим итеп була Драматургиядә дә эшләр рәхәт Балалар язучысы Н Носовның «Белмәмеш маҗаралары» әсәре герое Чәчкәйский. Белмәмешне язучы булырга өйрәтә Әсәр язу өчен лыгырдамышны (магнитофонны) кешедә «онытып» калдырасын да, тасмага язылганнарны кәгазьгә төшерәсең дип төшендерә остаз. Яна радио һәм телевидениебез нәкъ Чәчкәйский рецепты буенча эшли башлады түгелме'’ Музыкаль иншалар белән телефон аша ыкты-шыкты сүз кайтарышуны аралаштырудан гыйбарәт ләбаса бүгенге тапшырулар. 3 Күрәбез радио-телевидениебез дә эстрадабыз да шул рәвешле чәчәк ата Ә инде әдәбиятыбызның да алар шикелле чәчәк атуын теләсәк, профессиональ язучыларыбызның тамырын корытасы бар икән Латин имласы юлында—поскын! Татарстан бәйсезлеге турында Декларация кабул иткән депутатларыбызны милли каһарманнарыбыз дип танып, аларга һәйкәл торгызсак та урынлы. Алар кабул иткән документ, милләт өчен киң мөмкинлекләр ачып, латин графикасына кайтуны да көн тәртибенә кертте. Зарур карар проектын әзерләүне тел галимнәренә йөкләү берәүне дә пошаманга салмады. Голямәләребез әлеге проектны әйтелгәннән алда әзер тотканнардыр дисәк, мөхтәрәмнәребез кайсы хәрефкә нинди коерык тагу хакында дистә елга сузылачак бәхәс оештырып, Рәсәй Думасы «кириллицадан ни уңга ни сулга» дигән канун кабул иткәнгә кадәр, латин имлясы ябырылуына каршы героик оборона тоттылар Боларның мантыйгын аңларга тырышыйк. Мәгълүм ки, Татарстанда татар телендә камил сөйләшүчене көндез чыра яндырып эзлисе. Хәтта гомерен шул тел ярдәмендә ризык юнәтеп үткәргән язучы, журналистларыбызның да күпчелеге мөкәммәл сөйләмнән мәхрүм Татар мәктәбен тәмамлаучылар өчен рәттән ике татар жөмләсе төзеп әйтү—проблема. Беренче сыйныфка кергәндә теттереп татарча сөйләшкән балаларга мәктәптә нинди зәхмәт кагыла соң? Әлбәттә инде, мәктәптә укыганда иң алдынгы укучыларны да аңгы-миңге итә ала торган предмет—татар теле... Андагы чит тел атамаларына (телчеләребез термин дияр иде) бай, кургаштай авыр, озын кушма җөмләләрнең очына барып чыкканда, башында ни хакында сүз барганы әлбәттә онытыла. Тел галиме (алар үзләрен филолог дип атый) үзе өйрәнгән телне шул телдә бәян итә алмый икән, йәки мондый телнең, йәки мондый галимнең базар көнне бәясе сукыр бер тиен. Татар теленең камиллеге дөньякүләм таныла икән, соңгы вариантка туктарга туры килә. Әгәр нинди дә булса колонизатор, йәки колонист, абориген халыкның теле турында хезмәт яза икән, ул әлбәттә үз теле закончалыкларын өлге санап, аның кагыйдәләре кысасына куып, турылап, шунын атамаларын эшкә җигеп, ягъни илдәшләре, илдәш кулланучылары аңларлык итеп язар һәм мондый әсбап аборигеннарның үзләре өчен дәреслек була алмас иде. Ә татар телен өйрәнүче татар баласы өчен дәреслекне ниткән колонизатор язган һәм кайсысы шулкадәр «оста» тәрҗемә иткән'’ Абажур-абажур. ляпсус-ляпсус, синоним-синоним, синтаксис-синтаксис һ. б гыйбарәт татарча-русча һәм киресенчә «сүзлекләр» төзегән филологлармы? Дәреслекләр, кем күпме булдыра шулай «мудрить» итеп төзелгән. Әлбәттә имля кагыйдәләре-грамматика. тыныш билгеләре кагыйдәләре-пунктуация, җөмлә һәм сүз төзелеше морфология һәм синтаксис дип тәгаенләнгән. Ә синтаксик синоним дигәне нәмәкәй тагын? Иманым камил, әгәр телебезне өйрәнү өчен шушы әкәмәт гыйбарә зарур икән, анын татарча мәгънәдәше әлбәттә бар. һәм, аңлашылса кирәк, безнең балакайлар инша һәм бәян түгел, ә сочинение һәм изложение язарга мәхкүм. Күренә ки, тел галимнәребезнен татар балаларын туган телдән биздерү юнәлешендәге тырышлыклары шушы көнгәчә лаеклы бәя алганы юк Минемчә, алар күптән Алексей II атакай һәм Александр Проханов бүләкләвенә лаеклар Әгәр латинга күчсәк, телебезне өйрәнү юлына болар үстергән чытырманлыклардан уптым илаһи котылган булыр идек. Әмма гыйльми исемнәр китергән әлеге чытырманнар галимнәребез өчен артык газиз шул, һәм үз хезмәт җимешләрен саклап калу форсатыннан нигә әле аларга рәхәтләнеп файдаланмаска ди?... Чикләвек юкәдә үсә Онытмыйлар һәм оныттырмыйлар бабаларыбызны. Хәтта татарларга тиңләп немең-фашист гаскәрләре турында да «фашистские орды» дип тугълыилар Әллә җәмәгатьчелек фикерен «һәрвакыт әзер» тоту, татарга карата «Ч» сәгатендә бер-Ткр хәл кылу нияте барлыгына ишарәме’ Юк. әлбәттә. Искә төшерик, атаклы тарихчы Н М Карамзин бер чит ил кешесенең «Сезнен Рекәйдә бүген нишлиләр?», дигән соравына: —Урлыйлар.-дип җавап биргән. Ул мондый сорауга бүген да шулай дип җавап бирер тазле гасырлар дәвамында татарны сүтәләр, миллион тиражлы дәреслекләр, «тарихи» романнар, «тарихи» фильмнар өзми-куимын безне «фаш итә». Ю?ыйсә «иго» дигәннәре нибары ун процент налогны тәшкил иткән. Эш нидә сок? Бөек Чыңгыздан!«минем олугь дәүләтемдә кеше, башына алтын тәңкә тулы тәлинкә куеп, бер читеннән бер чигенә бернинлн талау-урлашуларга юлыкмый уза ала», лнп горурланган Алма агачыннан ерак төшми, анын оныгы Бату хан да бөек бабасы эзеннән киткәнгә охшап тора. Ягъни урыс халкы, рухына хыянәт итеп, урлашуларсыз өч йөз ел жәфа чиккән булып чыга' Әлбәггә ул моны оныта да. кичерә дә алмый Тагын глобализм турында Глобализм—үзенен яшәүчәнлеген раслаган СССР моделен бөтен дөньяга күчереп арканлау Тик монысында «бөек» һәм өстенлекле «союздаш» статусы башка кыйтга милләтләренә эләкмәгәе Глобализм—нлләрнен күмхуҗга әйләнеп, рәисләренең уртак «берсеккә» яки «адбашка» буйсынуын күздә тота (берсек -беренче секретарь, албаш—администрация башлыгы) Димәк нлбашлар яңа үзәкнең «ә» дигәненә «жә» дип кенә торачаклар Әлбәттә, халыкларда мондый тәртипкә каршы төрле хәрәкәтләр у яначак Шуны алдан күреп, инде күп кенә дәүләтләрдә, мондыи омтылышларны туганчы ук законнан тыш итеп калдыру өчен зарури норматив база булдырылды. Ә телевидение күрсәткән «Крепкнй орешек» ише фильмнар мондый көрәшчеләргә каршы жәмәгать фикерен әзерләп, алдан аяк киенү Русларның милли азатлык хәрәкәте... Рәсми тарихта Пугачев явы крестьян фегнөсе дип тамгалана. Асылда бу немец шпионкасының. ПетрШне үтертеп, ил башлыгы булып алгач, баскын хакимияткә каршы халык күтәрелеше иде Әмма рус аксөякләре арасында милли азатлык хәрәкәтенә житәкче булырлык патриотлар табылмау аркасында, хәрәкәт Суворов һәм Михельсоннар тарафыннан тар-мар ителде Тора-бара Романов дип тамгаланучы килмешәк хакимият кул астына кергән рус аксөякләре Рәсәйдә яшәүче бер халык белән дә, шул исәптән русларның үзе белән дә исәпләшми башлап, рус теленнән баш тартЫп, француз теленә күчтеләр, ягъни ил халыкларыннан тәмам аерылдылар, һәм рус организмы өчен кирәкмә!ән ят, паразит тәнгә әйләнделәр. 1917 елны, автоном рәвештә череп баручы бу өлештән сәламәт организм баш тартты, һәм яһүд хирурглары ярдәме белән аннан арынды Әмма изге урын буш тормый һәм җитәкчелекне «коткаручы» яһүдләр эләктерде Нәтиҗәдә—яһүд башлы, Алт ын Урда бәдәнле. Совет халкы дигән әзмәвер барлыкка килде Авторны тану әмәле Хәзер кем генә һәм нәрсә генә язмый һәр язманы «авыру тарихы» дип карап, авторга диагноз куярга мөмкин Әмма анын наданмы, мокытмы икәнен тәгаенлә! әндә буталулар дәвам итә Моннан котылу өчен «мокытлык» һәм «наданлык» сүзләрен кояшка куеп карыйк: берсенен эченә «кытлык», икенчесенекенэ «дан» һәм «данлык» оялаган Димәк аң дефициты, акыл кытлыгы сизелеп торган мәкалә, әсәр, язмалар- - мокытныкы, мин—фәлән, дип кукраеп, фәнни төсмер бирергә көчәнеп, катлауландырылган сафсаталар артында надан автор Сукмаклар югалмаган Безнен палатада, тәрәзә буенда, экс-архитектор ята. Бик күп белгәнгә күрә эләккән ул монда. Анын сөйләнгәннәре истә калган «Архитектурабызның мәңгегә юк ителүен күнел күгәрми Иманым камил, юк ителгән архитектурабызны кире кайтару юллары калдырылган. Криминалистлар бер чәч бөртегеннән дә әллә никадәр мәгълүмат «сыгалар». Ә безнен бит әле чәч кенә түгел, башлар да исән. Арада Роальд Сәгъдиев Гата Камскнй кебекләр дә очрый Безнен мен бизәкле гажәеп Сабан туебыз исән' Ак селтеле аксөяк көрәшебез исән Тарихи ядкарьләребез арта тора һәрнәрсәдә мәгълүмат йөге оар Татар кулы тудырган йорт-жир. каралты-кура, тегү-чигү эшләре кабер ташлары Болар бит һәммәсе мәгълүмат чыганагы' Тукаебыз сихерле көзге дип санаган халык җырлары Алар бит туган туфракның кайдалыгын. нәселебезнең каян таралуын кычкырып әйтеп торалар' Дөрес, татар җырының Кытай, Корея. Лаос Япон Вьетнам моннары белән чагыштырганда үзенә генә хас аерымлыгы ярылып ята Монысы мөгаен туган җирдән алынган моңыбызның Ислам аһәңе белән сугарылуыннандыр. Чын татар җыры башкарылганда тамашачылар җырчы тынып калгач та үзләренең кайдалыгын абайламый гаҗиз тора, ә аннары... дәррәү алкышларга керешә Күрәсең, моңыбыздагы Ислам аһәңе күңелләребезне кыйблага түндерә Бу, дәһриләр динне тыйган елларда да күңелләребез сәҗдәне онытмаган дигән сүз. Инде дошманнарыбыз да моңа төшенде һәм бүген моңыбызга каршы чып-чын аяусыз сугыш бара Тагын бер байлыгыбыз исән, ул—туган тел. Бүгенге компьютерга бер телдә яңгыраганны икенче телгә авыштыру берни тормый Мәйданга яңадан-яңа компьютерлар килә тора һәм беркөн музыка яки поэзия телен архитектура теленә «тәрҗемәләргә» сәләтлеләре дә килү ихтималы юк түгел...» Татарны нишләтергә? Янәшә койкадагы икенче күршем дә суга төшкән тавык кына түгел, ә кандидат наук! Ул гыйльми дәрәҗәгә: «ла-лә кушымчаларының нык үскән социализм шартларында сугышчан роле»,—дигән темага диссертация яклап ирешкән. Ә менә докторлык үрен альгрга теләп язган хезмәте барып чыкмаган. Аның: «лар» кушымчасы фашистлар, урыслар, йәки коммунистлар сүзендә дә бер үк функция үти,—дигән нәтиҗәсе кемнәргәдер ошамаган. Зарар юк, ул шушыннан торып та Гыйлем Тулгаков кушаматы астында төрле гәҗитләргә мәкаләләр җибәреп ята, берсен бер калдырмый басалар. Аның белән бәйле бер әңгәмәне бәян итәм * * * —Йосыф Акчура, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал кебек ак якалар татарга үзенен кемлеген танытырга базмадылар. Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиевлөр дә мескен татарны сокланып сурәтләүдән арына алмадылар. Дөреслекне ачып салырга президент та, ул куйган башлыклар да йөрәксенмәде. Бары тик халкыбызның фәкыйрь катламыннан, тормышнын төбеннән күтәрелгән зыялыларыбыз гына, икейөзләнмичә һәм курыкмыйча: «татар-хөсетле». «татар башын татар ашый» кебек аксиомаларны милләтнең чыраена чәпи алдылар!—дип башлады сүзен Гыйлем Тулгаков. Архитектор булып озак еллар эшләп, бер тапкыр да архитекторлыгын эшкә җигә алмаудан кәңкәйгән бүлмәдәшебез, галимне бүлдерергә җөрьәт итә: —Бу апарньщ үз даирәләреннән чыгып ясалган уңышсыз фәлсәфәсе. Тулгаков монын авызын тиз каплады: —Татар бүген дунгыз асрый, безнең авыл малайлары бер әбине көчләде, ә әбинең оныгы фәхишә булырга хыяллана, менә ул синең татар рухын! Архитектор мәгълүматлы, эшсез йөреп күп укыган. —Әйтик, статистика, үз-үзенә кул салуларны күбесенчә угро-фин халыкларына хас дип яза... Ә синең әби мәсьәләсендә Россия халыклары башка кыйтгалардан әлегө нык калыша. Мондый төр җинаятьләр һәм фәхишә булырга талпынулар белән татар рухы арасында бәйләнеш күрмим,—ди. Алай гына җиңәрсең кандидатны... —Күзеңне ачыбрак кара. Әнә, гәҗиткә берсе яза, мәчеттә урысча вәгазь укыйлар икән. Архитектор да үҗәт —Элек җыелышта бер урыс булса, йөз татар урысчага күчәргә мәхкүм иде. Әлеге тарих мәчеттә кабатланмасмы, урыс теле мәчет түренә бер үтсә, аннан татар телен мәңгегә сөрмәсме сон?—ДИ. —Нинди тар караш,—дип башын чайкый кандидат—Безгә яһүдтән үрнәк алып, үз идеологиябезне башкаларга сеңдерергә кирәк. —Яһүдтән үрнәк аласы булгач, нигә Талмудка, яки яһүдләрнең яшәү кодексы «Кицур шулхан арух»ка тотынмаска? Бит, яһүдкә дә охшап, Коръәнгә дә тотыну абсурд, бу монафикълыкка өндәү түгелме? —Хак мөселман булып яшәү әллә рәхәтме? —Монафикълар тибә бүген дөньяның арт шәрифенә! Татарга бердәнбер дөрес юл—ул да булса монафикълык! Дәүләтебез даирәләре дә шул юнәлештә тырыша түгелме: мәчет төзүне дә яклыйлар, аракы-сыра бизнесын һәм дуңгызчылыкны чәчәк аттыру өчен дә җан аталар! Әлбәттә, архитектор бәхәсне оттыра. Ә кая барасың, хакыйкать үҗәт бит ул...

Реклама