Логотип Казан Утлары
Роман

ТӨНГЕ ЮЛЛАР

З әнгәр чәчәкле рәсемнәр төшерелгән ак обой ябыштырылган диварга терәлеп торган көрән диванда ыңгырашып, вакыты белән сулышы, тукталгандай, кысылып куйган иргә Әнисә, беренче тапкыр күргәндәй. күзләрен төбәп карады. Олыгаеп, тормыш тавынын түбәсенә җитеп, инде югарылыктан төшә башлаган гадәти абзый. Ияк очындагы чокырчыкны. муенын төрле яклап ураган елгачык-жыерчыкларны. чатнап кипшенгән иреннәрне, көмеш төсен алган чәчләрне, берничә көн пәке күрмәгән битне, уртачадан озынрак буйны инләп чыккач, кунагының бер дә искитмәле адәми зат түгеллегенә инанды Әнисә. Тынычлану өчен нигәдер ана шул кирәк иде. Ниндидер могҗиза, язмыш шартлавы көткәндәй, күңеле гел сыкранып тора. Кояш шуклыгы хикмәте генәдер. Күзләрен читкә алырга тырышты Ә атары. еланнан курыккан куян кебек, гел шул якка тартылалар. Кем сон син чакырылмаган, әмма диванымда хужа булып яткан адәм баласы9 Әнисә беркайчан ир эзләп ясканып йөрмәде һәм йөрмәячәк тә. Ә шулай да күкрәгендә ачыну хисе булып бер төер утыра: ул үзенен нәкъ ана тиешле икенче яртысын таба алмады, дөресе, аны тапмадылар бугай. Булачак өметен, киләчәген пычракка, мүккә, лайлага батып, албастыдай, урманнан килеп чыкмый торгандыр инде. Денле-иманлы кеше эңгер-меңгердә әллә кайларда адашып йөрмәс. Кыяфәтенә караганда, анын балалар үстереп, оныклар көтеп өйдә утырыр вакыты җиткән. Ә ул, малай-шалай кебек жебелдек базчык изеп йөри Ходай Тәгалә, мине коткару өчен, махсус җибәргән булса9 Пычракка төоенгән ир ярдәм КУЛЫН сузмаса, теге бандитлар аны исән-имин калдырган булырлар идеме9 Берәү едва ли. дияр иде Юлбасарлар, наркоманнар икәне, кылган гөнаһлары өчен качып йөрүләре күренеп тора. Димәк УЛ дивандагы адәмгә, улы Илдарчигы бәхетенә исән калуы өчен гомере буена бурычлы. Сөенечле уйлары зәнгәр күзләрне янәдән тиван ягына борды Бик сөйкемле, нурга тулышкан кеше күренә үзе. яшьлегендә кыхлар йөрәген аз сикертмәгәндер. Игътибар белән карасаң, хәзер дә бетәшкән картка охшамаган. Кырынмаганга гына кыяфәте олысымак куоенә Әнисә шунда үзен әрләп алды «Оятсыз, нәрсә уйлап утырасын, ач даче күзенне тондырма, ул сина беркем түгел. Жан яраларыңны ачма. Үзен Дәвамы. Башы 6 санда дә канаты каерылган ялгыз аккош түгелсен Ренат Абдуллычын бар. үзеңне үлепләр ярата. «ч«әк чәчәгем* дип кенә йөртә, хыял дингезенә чумып адашып калма. кызый, кем сина фатир, машина, өй җиһазлары юнәтергә булышты, ялдан кайтуга. Мюнхенга жибәрәм. ди. Җилкәндә изге гамәлләрне санап утыручы фәрештә барын онытма. Юк. юк. ана башка берәү кирәкми Чөнки кулындагы сәгатеннән, колагындагы алкасыннан алып аш-су бүлмәсендәге суыткычына чаклы анын истәлеге. Ничек инде шундый игелекле кешене бөтенләй белмәгән, җилдән килеп чыккан урам себеркесенә алыштырасын ди Җене сөйми анын көрән диванда яткан адәмне. Тиз генә терелсен дә. үзе теләгән кырыс дөньясына китсен Шунда Сәет чатнаган иреннәрен теле белән ялап алды һәм «Су. у * сүзен кысып чыгарды. Әнисә урындыктан чәйле савытны алды. Ирнен башын кулы белән күтәребрәк иреннәренә су тигезде, тегесе уянгандай итеп, авызын ачты, комсызланып эчә башлады. Әнисәгә шул мизгелдә ир ифрат сөйкемле күренә башлады Яңакларыннан сыйлап, бармакларын иреннәренә тидерәсе килде. Гәүдәсе буйлап, калтыратып, ниндидер серле көч узды, әле генә башына килгән дөрес уйларны юып төшерде Ренал Абдуллычка ул. әлбәттә, рәхмәтле Кылган яхшылыкларынын күбесе министрлык хисабына булды һәм ул күпме рәхәтемне, назымны, иркәмне татыды Яшь ханым белән булу гомерне озынайта, теләсә никди даруны алыштыра, диләр ич. Картлачны тиктомалдан ташлау кызганыч булыр, ничәмә ел бергә булдылар, районнарга, аута, мунчаларга, шашлыкларга, сабан туйларына алып чыкты. . Чын хуждсы— сахибы булды. Икенче яктан, диванда яткан кешенен шактый киң. туры мангае астында нинди уй. теләк-ният ятадыр бит әле Ул сина ошады, анын белән чәченнс бәйләргә хыялландың, ди. Шуннан Утырган да шуган. Терелеп, аягына баса да түтит Син кисәү агачына утырып каласын Күз белән авыруны сыйпап утыру көлке һәм ахмаклык. Күзләрен ихтыяр көче илә аш-су бүлмәсе ягына күчерде, ә теге гөнаһ шомлыклары, хуҗаларын санга сукмыйча, янәдән диван ягына борылдылар Мангаена. күз төпләренә тир бәреп чыкты Ниндидер сәер нәрсә миен томалады, авыр тойгы булып йөрәгенә ятты Чирле яныннан торып китәргә, дип кат-кат тәкрарланына карамастан, аны. урындыгына кадаклап куйгандай, нәрсәдер тотты Иләс хисләр дуамаллыгына бирешергә ярамый Мин арылым бугай, буталам.. Сәетнен яратарын тазартканнан сон улы янына, икенче бүлмәгә кереп яткач та Әнисә, һаман йокыга тала алмыйча, мендәрен кочаклап, бәргәләнеп ятты Гаепле кеше—«квартиранты* булдымы, ул күнелен әсәрләндереп җибәрдеме, әйтә алмый Миенә иртәнге томан мисле кереп тулган уйлар өермәсен куып таратырлык көч юк иде чибәр ханымда Адәм баласынын тормышы ике кисәктән табышлардан һәм югалтулардан гына тора икән һәркайсы озын чылбырнын бер буыны, алып ташлап булмый торган бер кыйпылчыгы икән. Беренчесе, ягъни табышы, зиһен һәм акыл көчен, вакыт һәм сабырлык таләп итсә, булганны югалту өчен кечтеки генә ахмаклык һәм берничә дәкыйка вакыт җитә икән Сонгысы йөрәктә рентген нурлары күрсәтә алмый торган эз калдыра Һәр югалту өчен кеше олы исәптән түли. Әнисә ике якын кешесеннән—дустыннан һәм иреннән берьюлы колак какты Ин әүвәл ачык авыз булганы, кешеләргә артык ышанганы өчен үзен әрләде шул кирәк мина дип тынычланырга тырышты, аннан алдаган адәмнәрне сүтеге, камиллектән ерак кешелек әхлагына эләктерде. Гаеплене тапмады. Тәкъдирдә, язмышта шулай язылып куелган булгандыр, дип кенә нисби тынычлык эзләде Барысы да бүгенгедәй күз алдында. Булачак жан ахирәте, сонрак кан дошманы Надия белән институтка керү имтиханнарын биреп йөргәндә очраклы танышты Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган абитуриент буларак ул бары бер имтихан—математикадан язманы гына тапшырырга тиеш иде Әнисә белемендә шикләнми, курыкмый Авылда бер ел китапханәдә эшләү дәверендә ныклап әзерләнде Төркем белән аудиториягә кереп, өченчеме, дүртенчеме рәткә барып утырды, кәгазен- ручкаларын җәеп салды Укытучы вариантлар белән таныштыра, тактага яза башлады. Мәсьәләләр Әнисә өчен артык авыр күренмәделәр. Берсе белән азрак чиләнсә дә. бирелгән вакыттан әүвәл чишелешләрне акка күчереп, кат-кат тикшереп куйды.Янәшәсендә утырган кызга бөтенләй игътибар итмәгән иде. Күршесе кинәт астан анын кулына кагылып, колагына пышылдады: —Син татар кызымы0 —Әйе. — Бер дә охшамагансың. Татаркалар булгач, без бер-беребезгә помогайт итәргә тиешбез. Ярым урысча сөйләшә, Әнисә үзеннән сулда, шул ук партада утырган кызга күтәрелеп карады Чибәр генә икән үзе. Күкрәкләрен күпертеп куйган, ап-ак кофточкадан. тезен капламаган соры тар итәктән. —Менә шул өч мәсьәләне чишеп бир әле, зинһар, никогда не забуду Сөйләшергә, бер-беренә ярдәм итәргә ярамаганны, сизсәләр куып чыгару ихтималын белсә дә, Әнисә бер күзе белән күршесенең биремнәрен инләп алды. Анын өчен болар чикләвек вату гамәлендәге эшләр генә икән. Күршесенең атыныргамы, атынмаскамы дип, аптырап, шикләнеп (соныннан ул аны «авылланып» дип үртәячәк) утыруын күргән кызый: —Буш итмәм Менә сина миннән әлегә бер истәлек,—ди-ди, Әнисәнен озын күлмәк итәгенә ифрат матур чит ил ручкасы куйды. Ул чорда әле төсле ручкатар безнен илгә кереп кенә бара һәм чит илгә йөргән бәхетлеләрдә яисә олы түрәләрдә, атарнын матуркайларында гына була иде. Әнисә бу бүләкне атырга ярамаганны, күршесенең үзен ниндидер кирәкмәгән эшкә тартып кертүен нечкә, хисси йөрәге, җаны белән тоя, ә зиһене «нинди гүзәл ручка, синен төшенә дә кергәне юк, сина бу мисалларны чишеп ташлау төкерек бәясенә тормый*, дип үз ягын каера. Әнисә, итәгендә жәйрәп яткан тәти уенчыкка кагылмыйча гына, күршесенен каралама өчен бирелгән бер бит кәгазен алып, мәсьәләләрне ялт иттереп чишеп бирде —Менә монысын да. зинһар,—дип пышылдадылар кызыл иреннәр Бер гөнаһ икенчесен тартып чыгара Борынгылар: пычрак эшне ташладык, дегет ясый башладык, дигәннәр Шунын кебек Әнисәгә дә бер йомшаклыгы өчен үзенә таныш түгел кызнын бөтен мәсьәлә-мисалларын чишеп бирергә туры килә. Соныннан ул «шул ришвәтне алмаган булсамчы», дип үкенәчәк. —Ә башка имтиханнарны ничек бирерсен?—дип сорады Әнисә, теге имгәк эшен акка күчереп утырган арада. — Телдән яхшы бәя куярбыз, борчытма, язма эш личное делода кала, диделәр Син—башлы кыз икән. Дуслар булыйк, яме. Минем папочкам зур урында эшли. Кирәк булыр әле. Әнисә үзен йомшаклыгы, мещанлыгы өчен эчтән битәрли-битәрли, Һәдия ручканы тирләгән учына алып, эшләрен укытучыга тапшырып чыгып китте Язма эшенә бишле куйдылар, ул студент статусында туган авылына кайтып китте. Беренче сентябрьдә, институт каршысындагы югарыдагы атаклы мәйданчыкта кая барырга икән дип. аптырабрак торганда янына бер кыз килеп басты һәм адашкан чыпчык кебек туктаусыз чыркылдый ук башлады —Син мине забыла. Беренче экзаменда бергә утырдык. Мин синен турыда әтигә, әнигә сүләдем И сине яраттылар, молодец, кызым, яхшы, акыллы подружка тапкансын, диделәр. Дружи, шунын билән, өйгә апкайт, диделәр... Кызны мәжбүри тыңлаганнан сон, Әнисә сүз кыстырырга жай тапты —Калган имтиханнарны ничек тапшырдыгыз? —Я уже тебя говорила, минем әти зур кеше икәнне. Бар да сүләшенгән иде. Минем исемем Надия. Фамилиям Мирзанурова. Ә синен? —Әнисә. —Теге вакытта тетрадыннан карадым, фамилиянне беләм. Кстати, без бер группада булабыз. Сине староста итеп изберем. Эш стажын ла бар икән. Без гел бергә булыйк. Бу хәтлесе дә авыл кызы өчен янадык иде. Әмма чикләвек имәндә икән. Чибәр чыпчык кәртне ачып салды. —Әтием леканга әйтте Шул кызны староста итеп куегыз, диде. Әнисә ни әйтергә белмичә, «иртәгә күрешербез, ашыгам», дип китеп барды Тулай торакка урнашасы, ашау-эчү якларын җайлыйсы бар иде. Мирзанурованын сүзе хак булды: Әнисә Шәрипованы староста итеп сайлап куйдылар Надия студентларга аны якын дусты, сердәше, дип тәкыич итте. Надия, бигрәк тә анын ата-анасы, кызларының гелән төгәл фәннәрдән торган, шундый авыр уку йортында читтән ярдәмсез, мөстәкыйль рәвештә укый алуына ышанмадылар Хәзерге атама белән әйткәндә, кызга спонсор* терәк кирәк булачак. Укытучылар белән бер-ике имтихан турында сөйләшеп була Ә монда биш ел укыйсы бар. Надиянен баш Шәрифләре сыек, мәктәптә укуынын рәте-чираты, атасы-анасы булмаган күрәсен. Чибәр кызларга хас сыйфатларнын берсе дә үзен читләтеп үтмәгән: җилбәзәк, кичәләр, матур киемнәр, егетләр ярата Яшереп кенә тәмәке төтәтеп алуга да каршы түгел Белеменен ташка үлчимлеген яхшы белгән Мирзанурова (бу үзе акыллылык билгесе) Әнисәгә ач кандала кебек ябышты. Имтиханда урыннары янәшә туры килүне әйт але Әнисә акчанын кадерен белеп яшәде, әнисе гел ярдәм итеп тора алмады. Шуна күрә ачка койрык чәнчеп йөргән көннәрдә Надияләргә төшке яисә кичке ашка кереп чыгу ярап торгалый иде. Студент корсагы ул дөянеке кебек, булганда күп итеп ашый да. ризык эләкмәгәндә, татлы истәлек исәбенә яши ала. Надияне алдан авыр кабул итсә дә. ташка таш ышкылап шомарган шикелле. Әнисә ана күнекте, ияләште, ахыр чиктә алар авызга авыз куеп, гел серләшеп, чөкердәшеп яши торган ахири дуслар булып киттеләр. Шулай да бер мәсьәләдә—егетләргә мөнәсәбәттә уртак тел таба алмадылар. Чибәр, чая. шәһәр кызы Надия аларны бияләй урынына алыштыра, алдый, шомарта, вәгъдә бирә, очрашуга килми яисә, киресенчә, анын белән аралашырга теләмәгән ир-егеткә сагыз кебек сылана. Ахыр чиктә үзе буталып бетә: Бер-ике очрашкач, син аларга бурычлы кешесыман. Үзләре биргән әйберне таләп итәләрмени. Туйдым шул ике аяклы хайваннардан Анисочкам. коткар мине, качыр, әллә свиданиегә син генә барып кайтасынмы0 Ир-ат белән мөнәсәбәткә Әнисә җитди карый. Аралашырга, кинога бергә йөрергә, саубуллашканда биттән әп иттерергә мөмкин, әмма гомерлек юлдашын, яраткан кешен берәү генә булырга тиеш дигән иманда яши Надия аны үгетләп тә. әрләп тә карый: «Анисочка, яшь гомерләр ике килми. Биш-алты елдан сина бер кем карамаячак, әнә нинди әрсез, ирләрне суырып ала торган яңа поколение үсә. Шансыңны ычкындырма*. Әнисә бернинди провокациягә бирелми, тырышып укуын белә, фәнни чыгышлар ясый, бәхәсләрдә катнаша. Надияне имтиханнарга әзерли Вакыты җиткәч, берәү дә мәхәббәт дигән серле чишмәнең татлы, тозлы, шифалы, агулы суын тәмләми калмый диләр—өлгерер әле.. Әнисә саф мәхәббәт кешелекнең дәвамы, сөю, сөелү булган җирдә гагтәр чәчәк ата. нурлар баткый. рухи яхшылык туа. дигән фикердә яши Тиз арада ана мәхәббәткә мөнәсәбәтен тикшереп карарга насыйп була. Әнисәнен суга батып үлгән бабасы ягыннан ботак очы гына туганнары Казанда яши Миргалим абзый заманында кайсыдыр районда прокурор булган, пенсиягә чыккач. Казанга кайткан, адвокатлар коллегиясендә эшли Шәмсия ханымга адресларын биреп. Әнисәнен килеп чыгуын үтенгәннәр. Студент халкы чакырган җиргә кунакка йөрергә, очрашырга ярата Мәскәү базарыннан ерак түгел, галәмәт биек түбәле, филләр кереп йөрерлек зур тәрәзәле сталинка дип аталган фатирда торалар икән. Балалары үсеп, таратышып беткән, карт белән карчык икәү генә калганнар. Ошбу тәрҗемәи хәлләре үзләренә ошый, дигән фикергә килде күзәтүчән Әнисә туташ. Миргазим олы ятгыравык өстәлнен башына утырып, тетя Сеня чәй әзерләгән арада, дөнья хәлләре, яшьләр алдында торган бурычлар турында иренмичә нотык тотты. «Хәйләкәр абзый, егерме минутлап сөйләде, бернинди яналык әйтмәде», дигән фикерен тынлаучы кыз күнеленә беркетеп куйды. Саубуллашканда, икесе дә аны шимбә көнне кичке сәгать биштә килүен үтенделәр. —Бик кызыклы кешеләр булачак. Килми калма,—диде Миргалим карт Чит-ят кешеләр күп булган мәҗлесләрне яратмаса, дөресрәге, андый шоуларга өйрәнмәгән булса да, «өлкән кешеләрнсн чакыруы белән санашмау дуңгызлык булыр иде* дип, нәкъ сәгать биштә Әнисә инсафлы гына ишекне какты Җайлы җаена ятар дигәндәй, чакырылган кунаклар вакытында диярлек җыелыштылар Күбесе өлкән яшьтәге, парлы кешеләр. Араларында төрле һөнәр әгъзалары: инженерлар, галимнәр, чал чәчлеләре. пеләш башлылары, озын борынлылары, бүре колаклылары бар Миргалим абый, әлбәттә, инде үз белгечлеге файдасына мәзәк сөйләп алды: «Галәмне яратуга алтынчы көнне Алла Адәмнең бер кабыргасын алган һәм Хаваны дөньяга китергән,—ди икән табиб.—Димәк, ул беренче чиратта хирург булган. —Гафу итегез,— дип, каршы төшкән инженер.—Алла дөньяны хаостан ясаган, димәк, ул беренче чиратта инженер булган. —Кызык,—дип. канәгатьсез генә сүз кыстырган юрист,—сез ничек уйлыйсыз, ә ул хаосны һәм тәртипсезлекне кем тудырган, дип уйлыйсыз. Әлбәттә, без—юристлар». Мәҗлестә үзен Рөстәм дип таныштырган озын буйлы, чандыр гәүдәле, конгырт мыеклы яшь егет тә бар. Әнисә белән махсус, алдан сөйләшеп куелгандай, урыннары капма-каршы туры килде. Әнисә кара күзләрнең гел күзәтеп, өйрәнеп утыруын тоеп, үзен җайсызрак сизде, рәтләп сүзгә дә катнашмады, әйе, юк. ярый дәрәҗәсеннән узмады, чөгендер, кишер салатларының тәмен тоймыйча гына йоткалады Тәнәфестә Миргалим абзыйсы аны икенче бүлмәгә дәшеп алды: — Биредә, кызым, ике бик кызыклы нәсел утыра: Еникеевлар һәм Асылбаеатар Шәҗәрәләрен махсус өйрәнгәнем юк. бик борынгы зыялылардан. хәзер модага кереп барган морзалар нәселеннән. Каршында күзен челәйтеп, сине ашап утырганы (карт төлке, әллә ниләр күреп, сизеп өлгергән)—Асылбаевларнын бердәнбер малае. Университет бетергән, инде өченче ел ниндидер научно-тикшерү институтында эшли. Бераз әрсезрәк бул. ошарга тырыш' Тәҗрибәле юрист сонгы жөмләсен әйтмәгән булса сон инде шунда. Теленнән шайтан тарттымыни? —Рәхмәт, абый, мин берәүгә дә ошарга тырышмаячакмын. Мин морзалар нәселеннән түгел. Әнием детдом баласы, әтием—механизатор. Үземә тиешлесе табылыр. Абыйсы, хәйләкәр елмаеп, «ярый, ярый, кызма», дип, залга үтте Әнисә берни булмагандай, үз урынына чыгып утырды, бернинди оялу, югалып калу, кимсенү сизмичә, оятсыз рәвештә «морза малаенын» борынын, мыегын өйрәнә, маңгаендагы, муенындагы сызыкларны саный башлады Шулай да пилмәнне яратып ашады, гөбәдияне барысы да ишетелерлек итеп мактап та куйды. Әрсезләнүе Әнисә файдасына булды бугай. Артык мокыт кызларны яратмыйлар Подумаешь. морза малае, ә мин батрак кызы, ну и что из этого... Рөстәм мәжлеснен сонында озатып куярга рөхсәт сорады. Әнисә төртмәле теленә йөгән куя белмәде. —Әти-әниегез җибәрерме соң? Бергә кайтыйк, дисәләр? —Усалланмагыз инде. Сезгә килешми. Әнисәнен әрсезлек дарысы озакка җитмәде. Икәүдән-икәү калгач, янәдән оялчан авыл кызына әйләнде дә куйды. Дөрес, Рөстәм җылылык, нур бөркелеп торган учына бармакларын алгач, кулын тартып алмады —Мина кайтырга вакыт, тулай торакны бикләп ук куярлар,—диде Әнисә. Ишек төбенә чаклы озатып куйгач, морза малае кызнын кулыннан үпте. Иске гадәт, әмма нинди ихласлык, зыялылык билгесе! Егет очрашып. күрешеп яшәргә теләге тууын, бергаләп театрга, кинога барырга рөхсәтен сорагач, кыз. бәхетле елмаеп, ризалыгын баш кагуы белән белдереп, кара тышлы ишеккә кереп югалды Шул көннән яшьләр һәр кичне диярлек очраша башладылар, карамаган фильмнары, спектакльләре калмады. Рөстәм үзен тыйнак тотты, яшь баланны ашыкмыйча, каударланмыйча үзенә ияләштерде. Әнисә анын беренче үбүен, балдай татлы иреннәрен алегәчә онытмый. —Яратам мин сине. Әнисә, бул минеке,—дип өзелеп сорагач та. кыз аны янына салырга ашыкмады. —Өлгерербез. Рөстәм абый, гомер озын. —Әнә. иптәш кызларыннын егетләре барысы да диярлек кунарга кала. —һәркемнең үз акылы, үз тәне.—дип. өйләнешкәнче Рөстәмгә кызышкан дәртен, теләген сүндерергә ирек бирмәде. Рөстәм беренче очрашуда ук гашыйк булды дисәк, бик үк дөрес булмас иде. Авыл кызы, киемнәре чиста, җыйнак булса да. арзанлы икәнлекләре күренеп тора, сәнгать, әдәбият турында фикерләре кызыклы, еш кына үзенчә күренсә дә. тирәнлеккә, фәлсәфилеккә дәгъва итә алмыйлар дип. Әнисәгә өстәнрәк карап йөрде. Танышуларына, очрашуларына өч ай чамасы узгач, ул кызны гел күрәсе, сөйләшәсе килеп торганны сизде. Әнисәдә тышкы матурлыгы белән ныгытылган ниндидер эчке тарту көче, самими нәзакәтлелек, нәзберек тылсым бар иде Ул анын һәр сүзен игътибар белән тыңлый, күз карашын тота. Беренче матдә Рөстәмнен вакытны бутаган, онытып куйган чаклары булгаласа да. хәзер ниндидер эчке көч—магнит кыры аны тулай торакка, институтка. Әнисә шунда булганда, китапханәгә тарта. Рөстәм мона чаклы хатын-кыз белән очрашмый яшәмәде. Чибәрләре, байлары, тыйнак вә кыланчыклары булды Мәгәр берсе дә анын зиһенен чуалтмады, канын кайнатмады Барысын да оныта барды Берсе дә Әнисә кебек төшләренә кереп йөдәтмәде, сикертеп уятмады, миен эретмәде Тормышта бер нәрсә лә очраклы булмый, барыбыз да бәхеткә лаеклы кояш базалары. Димәк. Әнисә аның язмышы, талисманы, бөтие. Асылбаевка кызнын шундый инсафлы, садә һәм үзен саклауда кырыс булуы ошый иде Морза нәселле егет бу хакта Әнисәгә дә әйтте: -Татар хатыннары синең шикелле тыйнак, тәртипле булырга тиеш дип уйлыйм Шулай да ир-атны бөтенләй читкә тибәрергә дә ярамас Мин үземне генә күзлә тотам Очрашып, дуслашып, ахырда яратышып йөргәндә. Әнисә, үзе дә ник икәненә жлвап бирә алмастай. шулай да тирән аң. сиземләү төпкеле белән нидер сизенгәндәй. Рөстәмне дус кызы Надиягә күрсәтмәскә тырышты. Мәхәббәт сер. яшертен булганда гына татлы була, ул—шаһитларга, ике артисттан торган могҗиза—тамашачыга мохтаҗ түгел, дип санады Шәмсия ханым кызы. Язылышырга гариза биргәч. Әнисә Рөстәмне дус кызы белән таныштырды. —Туйда минем яктан свидетель буласы ахирәтем Надия. Таныш булыгыз. Надия, егетне тәҗрибәле күзеннән уздыргач. Әнисәнең колагына пышылдады: —Тихоня. Шундый шикарный егетне кулга төшергәнсең. Мин ачык авыз булып җыен шваль белән йөрим. Туйларын гадәти бер кафеда уздырдылар. Ин якын туганнарын, дусларын гына чакырсалар да. шактый кеше җыелды Чыгымнарнын төп өлешен Рөстәмнен әтиләре Асылбаевлар күтәрсә дә, Шәмсия бурычлы оулып калырга теләмәде, яңа кодалар акчадан баш тарткач, яшьләргә ике затлы карават, ике кәнәфи бүләк итте Январь кары кебек ап-ак туй күлмәген кигән Әнисә бигрәк гүзәл иле Озын буе. аккошныкыдай затлы муены, як-якка иркәләнеп сибелгән чәчләре, бәхеттән ачылып, зураеп киткән күзләре, җыйнак, татлы иреннәре оүген аеруча сылу күренәләр Сул ягында ире. ун ягында әнисе. Шәмсия көчләп кидергән галстуктан интегеп, муенын борырга куркып утырган телсез әтисе Мортаза. Соңгысының инде туган авылыннан, йортыннан күптәннән бер кая чыкканы юк. Затлы киемле ят кешеләр, музыка, җыр. өстәлләрне бизәгән төрледән төрле әгъла ризыклар—барысы да аның өчен үзгә дөнья >л шәһәрдә эшләгәндә яисә Казанга килгәләп йөргәндә дөньялар башкачарак. гадирәк булган икән. Кызының ире. хәзер аның кияве Рөстәм таза, чибәр егет, буе да Мортазадан аз гына кайтыш, тик нәрсәдер аныңча түгел, әти-әниләре байлар, укыган кешеләр, ди. Аралашуы җиңел булмас Сөйләшә алса, яшьләргә бик матур итеп теләкләрен әйтеп салыр иде. Үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, ул «ата-анагызны яратыгыз, ярдәм итегез, әмма үзегез теләгәнчә яшәгез*, дигән киңәшен бирер иде. Ин изге теләкләре читлеккә эләккән кош кебек бәргәләнде. Килә дә төртелә, сүзгә төренә, аваз, тавыш булып тышка чыга алмый Анын Шәмсиясе уртак теләкләрен саф ана телендә, барысыннан да матур итеп, сеңдереп әйтеп бирер. Күңеле тулып, онытылып китеп, ул хатынының җилкәсеннән иркәләп сыйпап куйды. Шәмсия ана сәерсенеп карады һәм күзләреннән нәрсә әйтәсе килгәнен аңлады Чыннан да. әнисе уртак фикерләрен ихластан, җиренә җиткереп, барысыннан матуррак итеп әйтте. Мортазаның нарасый күңеленә бер әшәке уй килде. Ул аны үзеннән куарга, онытырга тырышты. Әмма ул симез чебен кебек ана тынгылык бирми Кияү бик фырт күренә. Әнисә анын белән озак тора алмас. Аны баягынак шул борчыган икән Мыеклы ирләр ышанычлы булмый. Юк. юк. Ялгышамдыр. Ходаем, үзен сакла Ашап-эчеп. шәраб парлары башларга менеп җиткәч, кунаклар Әнисә белән Рөстәмне үбештереп, «ачы», «горько» кычкырып, кәбестә эченнән нәрсәдер эзләтеп, тенкәләренә тиделәр, арытып бетерделәр. Гомуми күнел ачулар башланды. Кунаклар, кулга-кул тотынышып, яшьләрне уртага алып, бик озаклап биеттеләр. Заманча биеп. арып, бераз тынычлангач. Рөстәм хәләл җефетеннән рөхсәт алып, туйда шаһитлык вазифаларын башкарган Надияне танцыга чакырды. Кияүнен соңыннан бу адымы өчен үкенгән сәгатьләре булды. Әлегә барысы да бәхетле, дөнья аллы-гөлле төсләргә буялган иде. —Бик арытмадымы, сезгә дә мәшәкать күп булды бүген,—диде Рөстәм, сүз өчен генә. —Әнисә мина самая близкая подруга. Анын өчен таулар актарырга риза. Туй күнелле бара. —Шундый якын сердәшен, ахирәт дустын булу зур бәхеттер? —Безнен әлегә һәрнәрсәбез уртак булды. —Мин дә уртак булырга тиеш түгелдер бит?—диде Рөстәм, шаяртуының мәгънәсенә төшенеп җитмичә. —Анысын будушее күрсәтер,—дип. кыз күтәртеп куелган тулы күкрәкләрен Рөстәмгә якынайтып, ялгыш, онытылып киткәндәй генә орынып ала да. исенә-анына килгәндәй, янәдән читләшә. Биюдән, шәрабтан Надиянен яңаклары өлгергән алма кебек кызарган, күзләре күктәге йолдызлар кебек җемелди. —Институтка керү имтиханнарын Әнисә белән бергә тапшырдык. Урындыкларыбыз янәшә туры килде. Представляешь. язма эшкә ручкасыз килгән. Авыл кешесе бит: йә оныткан, йә булмагандыр. Минем ручка ана пятерку алып бирде. Рөстәмгә рәхмәт әйтүдән башка чара калмый. —Сезнен яхшылыгыгызны онытмабыз. Беренче балабыз кыз туса, Надия дип кушарбыз. —Кирәкми, фу.—дип, кыз җинелчә генә Рөстәмнең иңенә сугып алды,—Мина исемем ошамый. Предки рәтлерәкне тапмаганнар шунда — Сүзне шунда ук икенчегә күчерә. —Әги-әнисе бигрәк простойлар инде. Әтисе бүкән кебек утыра. Дөбрән —Сез усалланасыз түгелме. Надия? Музыка туктады. Рөстәм кызны өстәлләр янына алып барганда. Надия 5б _ кияүлзен колагына «Сез аларга күбрәк*.—дигән җөмләне пышылдап өлгерде Надия авызыннан кош кебек очып чыккан йомры гыйбарә Әнисә белән юк-барга талашканда, әйтешкәндә гел Рөстәмнен колагында чыңлап торды Хатыны аны бәяләп җиткерми. чөнки ул тиешле шәһәр тәрбиясе алмаган, авыллыгы сизелеп тора, шундый затлы нәселгә эләккәненә шатланып-сөенеп, иренен яныңда биеп торырга тиеш Ә ул але каршы әйтеп маташкан була Надия булса, ул аны бәяләр иде Чибәр, шәһәр тәрбиясе алган, югары дәрәжале ата-ана кулында үскән. Мохит, тирәлек, орлык дибез. Начар орлык ин уңдырышлы туфракта да алләни мантый алмый икән шул. Алда ни буласын, бер Ходай гына белә дигәндәй. Рөстәм белән Әнисә зөфаф кичәсендә икесе бер тән. бер жан булып оҗмахта, күктә йөзделәр, вакытлыча гына тын алып, янәдән ак түшәктәй болытлар арасына менеп киттеләр, бәхетле таннарын. йокы, ал турында бөтенләй онытып, бергә каршыладылар Дөнья матур, дөнья бөтен иде алар өчен. Тәҗрибәсез авыл кызы кулга ияләшмәгән куркак пошины хәтерләтә. Сүгләре ихластан, җаныннан, бавырыннан, бәгыреннән килә: — Мәхәббәт ул сагыш та. ләззәт тә икән. Рөстәм, аны сатып алып булмый, сатып була,—лип. Әнисә иренен чәчләреннән сыйпый, җилкәләрен иркәли —Әйдә, мәнгегә бергә булырга, бер-беребезгә хыянәт итмәскә сүз куешыйк. Гыйшыклар авызыннан мен. миллион тапкырлар төшкән ин гадәти сүлләр алар өчен изге, илаһи тоела Әйтерсен лә. бу аты хиснен билгеләмәсен, исемен алар беренче уйлап тапкан. Рөстәмнен йөрәге тыныч һәм зиһене канәгать. Шуны тоеп яшәү - үзе бәхет — Кадерле хатыным.—дип. ир. күңеле тулганнан ни әйтергә белмичә, назлы тәнне үзенә тарга. —Рөстәм, әйт әле сөю-сөелү бәхетме, әллә гөнаһмы? -Икс кешегә бирелгән уртак ләззәт дип уйлыйм. Ә мин сирәк ялгышам,—лип. үзен күтәреп куюны кирәк тапты ир. —Ләззәт ул вакытлы күренеш Бәхет—олы төшенчә Анарда язгы үрентеләр шатлыгы, көзге яфраклар хәсрәте, җил пышылдавы бар Бәхет ул—бернинди давыл, тозлы диңгез котырынуы җимерә алмый торган кыя —Җитмәсә, әле син. Әнисәм, романтик икән. Каян, кемнән шулай матур, татлы сөйләргә өйрәндең'.’ Ханым терсәгенә таянып, башын югарырак күтәрде. -Рөстәм, ялгышасын Бу мин түгел, минем мәхәббәтем, җаным сөйли, синдә эреп, югалып, юкка чыгудан куркам -Бу— безнен сәгатебез. Ходай тәгалә һәркемгә бирми торган бәхетле мизгел Мизгел, тукта, диләрме әле.—дип. ир хатынын куәтләде. —Син минем хужам. акыллы, назлы патшам бул. Минем яныма гел күктән төш Мин сине усал, явыз вакытында да яратырмын. Тик мине башкага алыштырма. Тормыш ваклыклары, акча җитмәү, яшәеш авырлыклары—барысы да күбек Түбәбездә тулы ай. бишегебездә дөньяда ин татлы исләр чыгарып, балабыз тумырылып ятса, башкасын сатып алырбыз. —Дөрес сүлләренә патшан мөһерен суга “Тукта, тукта. Нишләп әле син мөһер сугып, эре генә утырырга тиеш Балабызны кем тәрбияләр'’ —Сон ү-зен бит мине патша дәрәҗәсенә күтәрден. Мина гадәти ир вазифасы ла бик җиткән иде. Бу—җитди Бал ки. менләгән вак-төяк мәшәкатьләрдән мин арырмын ләкин язмыш җибәргән шатлыгым һәм кайгым Рөстәмемне ярагулан туктамам Мин. кызып китеп, сина авыр сүзләр әйтсәм, мина ышанма, мине тыңлама Яме Җепнен очын таба алмасан. өзеп ташларга ашыкма Рөстәм, кош тоткандай шатланып, торып утырды — Менә болары акыллы сүзләр Кабатла әле. -Мин сине. Рөстәм, яратып туймам кебек Рәнҗетмә мине Ир иркә хатынының акылына сокланып, аны күкрәгенә кысты. — Рөстәм, хәтерлә. Әгәр мина хыянәт итсән, тавыш күтәреп, сугышып, талашып, дәгъвалап йөрмәм. Эндәшмәвемне ин олы үпкә, рәнж,ү дип анларсын Мине кире чакырма! —Син. матурым, бик тирәнгә кереп китген түгелме? Патшалар, ханнар турында сөйләшү миңа ошыйрак төшә. Кадерле вакытыбызны сүзгә күбрәк сарыф итәбез түгелме? —Рөстәм, үземне синең өчен саклап тотканмын Үкенмим. Мондый сөйләшүләр көн дә кабатланмас. Мөнәсәбәтләрдә ачыклык булырга тиеш. Әнием мине шулай тәрбияләде. «Бу авыз кызы гади түгел»—дип. Рөстәм күңеленә беркетеп куйды. «Аның белән сак булырга кирәк. Ир-ат юморын кабул итмәве бар». Бәхетле көннәр тиз үтә, диләр. Тормыш үз җаен алды. Укуын кызыл дипломга тәмамлап, Әнисә эшкә урнашты. Асылбаева булып китте, каенана, каенага янында яши башлады Рөстәмнең әти-әнисе бик ипле, зыялы кешеләр булып чыкты Шәмсияне, хәтта чукрак Мортазаны якын иттеләр. «Дөнья сөйләүчеләр һәм сөйләтүчеләр белән тулган заманда Мортаза кебек эндәшми утыручыларны юксына башлыйсын».—дип. хужа Асылбаев Шәмсияне тынычландырырга тырышты. Берәр елдан сон Рөстәм: «Тиздән квартирага чиратым җитә, әтиләр янында торсак, мине исемлектән сызып ташлаулары бар. әйдә, частныйга чыгыйк»,—диде. Туйдан сон Надия яшь гаиләнен хәлләрен белгәләп, киңәшләрен биргәләп торды: —Сез. Анисочка. пар бияләйләр кебек бер-берегезгә бигрәк туры килгәнсез. Тик син егетне кулдан ычкындырма: шаула, скандальяса. кычкыр, таләп ит. ирләр шундый мөстәкыйль хатыннарны ярата төшә. Табан астында яшәргә риза булган хатыннарны ирләр кешегә санамый. Дустынын колагына иелеп, зур сер әйткәндәй, тавышын пышылдауга күчереп, өстәп куя: —Кайсы төнне иренне к себе не допускай! «Кәефем юк. Бу шөгыльдән туйдым», дип җибәргәлә Шул очракта ул сине больше будет ценить. Фатирга чыккач. Надия аларга ешрак кергәләп йөри башлады. Әнисәне ярата, бернәрсәгә исе китмичә, ваклашмыйча, күнелне юата белә. Рәнҗетсән дә. үпкәсе озакка бармый. Жинелгән кешенен шикаяте кебек кенә. Ышанучан. күнеле берни сизми йөргән, якын дусты Әнисәнен иренә күз төшереп, пәрәвез үреп яши икән. Беркөнне коньяк капкалап алгач. Рөстәм белән Надия тәмәке тартырга кухняга чыктылар. Әнисә савьгг-саба җыештырып йөргәндә, колагына гаҗәеп сәер сөйләшү керде Үзе. анын киләчәге, мәхәббәте турында сүз барганга, ул шыпырт кына кухняга якынрак килде: —Мин сездән куркам.—диде Надия. —Причем монда курку-курыкмау. син йөрәгеңне тынла, ул ни кушса. ШУНЫ эшлә,—диде Рөстәм, тыгыз тавыш белән. * —Сезнен белән бер очрашу, ләззәт алу өчен генә минем Әнисәне югалтасым килми.—дип, кыз карышкан була. —Минем дә аны югалтасым килми.—диде ир зат.—Минем хатыным көнче түгел, синнән—бигрәк тә... Ул салкын, ятакның рәтен белми. Сез бер-берегезне тулыландырырсыз, минем аша тагын да якынаерсыз. —Ә намус?—дип сорарга булды кыз. —Намус—байлык, ә без. зыялылар—ярлы халык. Кабатлап әйтәм. син бит анын дусты, аны ярату сина да күчә. Шулай түгелме, чибәр ханым? „ _ ___Туташ.—дип төзәтте Надия, үпкәләгәнрәк тавыш белән. —Туташ ук түгелдер инде. —Берәү белән дә рәсми никахым не было. Ишеткәннәренен явыз мәгънәсен акылыннан бигрәк, җаны, хисси дөньясы белән кабул иткән Әнисә кабалана-кабалана урындыгына барып утырды. Ул инде көмәнле иде, күкрәк астында яткан биш айлык баласы. урынын атыштырып. кечкенә тәпие белән тибеп куйгандай тоелды «әнием, йөрәгенә үткәрмә, минем хакта уйла», ди иде кебек. Нәрсә бу° Нинди сөйләшү ишетте Әнисә? Өнеме, бу төшеме Әни белән әтидән ката дөньяда ин якын кешеләрем мине алдарга, сатарга җыеналар түгелме сон? Әллә теге ахырзаман җитәме? Юктыр, мин ялгыш ишеткәнмендер, шаяртып кына сөйләткәннәрдер. Мин шулай салкын, пешмәгән хатын булып чыктыммени инде? Тәмәкечеләр житди эш башкарган кешеләрдәй чыгып, урындыкларын алга-артка эткән булып, чәй өстәле янына утырдылар Рөстәмнен күзләре яна. үзенен булачак мәхәббәт корбанына калтыранып карый кебек тоелды Әнисәгә Хәзер Надия иренә берәр мәгънәле сүз әйтсә, назлы караш ташласа, ул утта янарга, үбәргә, кочарга, дөньясын онытып ташланырга әзер шикелле тоелды хужабикәгә. Әнә ул Надиянен ак. ачык җилкәсеннән һәм күктәге йолдызлар кебек җемелдәп, үзенә тартып торган күзләреннән аерыла алмый. Әнисә бүгенгәчә ышанып йөргән, үз иреге белән бусагасыннан үткәргән дустының күзләрендә елан зәһәрлеге, төлке хәйләкәрлеге, мәче мәкере, бүре явызлыгы күрде. Юк. алар җан дустынын күзләре түгел, аларны иблис, җенси азгынлык алыштырган. -Сина яна пальто алгансыз икән. Анисочка. котлы булсын, але генә Рөстәм шуны сайлау операциясе турында сөйләп көлдереп торды. -Анын нинди көлкесе бар инде Байда яңа әйбер күрсаләр. шундук котлы булсын, чәерчедә күрсәләр, каян алдын, дип сүз башлыйлар. Сү’зне жлена төшерә алмагач. Надия китәргә җыена башлады. Әнисәнен чыраендагы үлем аклыгын сизмәскә, күрмәскә гырышып. аны кочаклап алган булды, ә үзе кулы белән ирененнән Рөстәмгә һава үбүе озатты. Нәрсә булды сина. кадерлем. йөзен бозылган? Ни булды? Ә, улынмы, кызынмы борчый торгандыр. Ярый, мин йөгердем, чао. Әнисә анын кочагыннан тизрәк ычкынырга тырышты. Иренә берни әйтмәде, чөнки кешеләрнең яшерен сүзен тынлап торудан да олырак гөнаһ юк дип саный иде ул Икенче яктан, бу сөйләшүләрнен үзәгендә бит анын шәхесе, анын язмышы, мәхәббәте тора. Тирәнгә кермәгәннәр бугай, мәхәббәт романнары башланып кына килә. «Башланган зш беткән эш* дигән мәкальме, әйтемме бар түгелме сон? Кем башлады икән бу куркыныч уенны0 Надияме. Рөстәмме? Мирзануро- на азгынлыгына, көнчелегенә түзә, нәфесен тыя алмыйча җәтмәсен үрәме. алдыймы0 Әллә аътә. Рөстәмне тартып алырга җыенамы? Пәри кызы анын ирен беренче күрудә үк ошаткан иде. Егетләр беткәнмени андый чибәр кызга'’ Ир-ат халкы белән аралашу, йоклау тәҗрибәсе зур Әнисә җенси мөнәсәбәтләрнен катлаулыгына, үзе бер сәнгать булуына әле генә төшенә башлады Бу өлкәдә күп нәрсә—анын өчен кара урман. Рөстәм сораганнарның барысын ла үтәми, ояла, авыл әхлагы аны тозагыннан ычкындырмый. Рөстәм белән Надия икесе дә шәһәр тәрбиясе алган кешеләр Синен катып калган әхлагына исләре китми Надия өчен бердәнбер хакыйкать- ләззәт. рәхәтлек дөньясында йөзү. Әтиләре телсез колга Мортаза түгел, әнә нинди җаваплы урыннарга үрмәләгәннәр Рөстәм китәм дисә, көчләп, бәйләп тотарга нияте юк. алдына тезләнеп, ялварып, гаиләләрен саклауны үтенмәячәк Мәхәббәтне сорап алмыйлар, ул акча кебек, йә бар. йә юк икән Надия шуннан сон озак вакытлар күренмәде. Мәгәр бу Әнисәгә генә шулай тоелды Үрмәкүч пәрәвез җәтмәсен үрүне туктатмады. Көннәрдән бер көнне Надия көпә-көндез Асылбаевларнын кечкенә фатирына жил өермә кебек килеп кереп, бүлмәне кыйммәтле хушбуй исләре белән тутырды Рөстәм өйдә үзе генә иде. —Дустымны күрмим. —Эштә. Ул алтыдан да иртә кайтмый. —Жаль. Алайса сонрак керермен —Утырыгыз. Ашыгасызмы әллә? Надия Шәмсия ханымның туй бүләге йомшак кәнәфигә утырды Ак-кара шакмаклы кыска итәген төзәткән булып, матур, төз аякларын атландырып куйды. -Хатын-кыз ни өчен матур киенергә ярата?—диде Рөстәм, бүлмәдә тынлык урнашканны көтеп алып. —Ир-атка, үзенә, туганнарына ошар өчендер —Дәртен яшерү өчен, матурым. Бүлмәне кызган табада борчак сикергәндәй көлү авазы тутырды. —Киеме белән сезнен халыкны котырту өчен түгелме? —Анысы да бардыр,—диде Рөстәм, бөтен гәүдәсенең, күзләренен, борын, колак тишекләренең дәрт белән тулуын тоеп. Надия Рөстәмгә сынагандай карап торды. Сүз дә юк, егет анын зәвыгында икән. Озын буй, ирләргә хас тупасрак йөз. очлы борын, калын иреннәр, нечкә, килешле мыек өстенә анын тәрбиясе, яхшы нәселдән икәнлеген күрсәтеп торучы итагатьлелеге, сөйләшә белүе—барысы да килешле. Шундый ир, конечно, сала жебегәненә күбрәк, дип уйлап алды Надия. —Хәлне белергә кереп яхшы иткәнсез әле. Сонгы вакытта күренми башладыгыз. Берәр мавыгу башынны әйләндердеме әллә? Иртәгә командировкага жыенам. Шуна өйдә туры килдем. —Мин Анисочканы сагынып кергәнием. —Сезнен белән туйда һәм теге көнне аш-су бүлмәсендә сөйләшүләрне бер дә оныта алмыйм,—ди-ди, Рөстәм чәйнекне плитәгә куйды. Надия шундый гүзәл, матур, һәр яктан килгән, янына килеп кочакка аласы килә үзен Шул уеннан ук ирнен тәне буйлап сихри, татлы дулкын йөгерде, гәүдәсе калтыранып китте. Тагын бер мизгел—ул үз-үзенә хужа була азмаячак. Надия анын бу омтылышын ничек кабул итәр икән Бик хәтәр кыз күренә Ә күзләре... Нәкъ балам чикләвекләре. Чынында. Надиясе дә Әнисә өйдә туры килмәсә яхшы булыр иде дигәнрәк уй белән кергән иде. Бәхетенә Рустик өйдә берүзе. Надия, акрын гына йомшак урыннан күтәрелеп, аякларына басты, килешле генә тартылып куйды, салмак адымнар белән атлап, чәйнек белән маташкан Рөстәмнен кырына килде, кайнар сулышы белән чәйне суыткан кебек колак артына өрде Шуны гына көткән сак ир, томырылып борылып, Надияне кочагына ала, күзләреннән үбә-үбә иреннәрен эзли башлый. Тәҗрибәле туташ, жәтмә барын алдан сизгән шома балык кебек, кочактан шуып чыга. Тәрәзә төбенә ымсындыргыч арты белән барып сөялә. —Син. Рустик, минем вкуста түгел. Аннан якын дустым Анисочкама хыянәт итә алмыйм,—дип, ачы торма капкан кешедәй чыраен сыткан була —Хыянәт0 Илгә генә хыянәт итеп була. Хыянәт юк, йөрәк кенә бар .Аны тынларга кирәк. Ул минем—оясыннан сикереп чыгардай булып, Надия. Надя дип тибә. Минем боерыкны ул тыңламый, анын башы юк, хис- тойгылары гына бар Акыл белән эш ит дип кинәш бирүе жинел. Ә йөрәкне кая куясын, аны нишләтәсең? Ана гел яна хисләр, үзгә тойгылар кирәк. Надия хәйләкәр генә күзләрен кыса: —Нәрсә, егетем, мавр үз бурычын үтәде, дип әйтмәкче буласынмы? —Теләсән нишләт, Надия, мин синен янында үземне яшь аргамак кебек хис итәм, урынымда басып тора алмыйм. Каным кайный. Син— гомеремдә татымаган сихри янгын төсле. Шунда сикерәсем килә. —Үзен физик булсан да, лириклардан ким сайрамыйсың. Сиңа минем жаным түгел, тәнем генә кирәктер, мөгаен. Бу хакта сөйләшербез. Чао,— ди-ди Рөстәмне үзенә тартып, ымсындырып торган, кайнар кабартмадай иреннәренә кагылып, һаваны иңли дә килеп кергән шикелле тиз-тиз атлап, ишеккә китә Бер кулы белән тупсага тотынган килеш, үпкәчел тавыш белән әйтеп куя: —Өстәлдәге язу синең өчен генә. Хатынына күрсәтү мәжбүри түгел Рөстәм үзен-үзе белештермичә, өстәлдәге кәгазьчекне ала: анда компьютерда адрес, көн һәм сәгать сугылган. Кемгә, кемнән, ни өчен ләм- мим сүз юк. Югары профессионализм сизелеп тора. Ир бер бүлмәле фатирынын уртасына басып, хат кисәген кат-кат укый, ятлый, аннан кая ташларга белмичә чабулап йөргәч, авызына кабып, озаклап чәйнәп, йотып җибәрә Тиешле вакытка бер шешә шампан шәрабе, бер кат затлы шоколад алып. Рөстәм адрес белән китте. Ишекне Надия ачты Өстендә яшел, зәнгәр чәчәкләр төшерелгән, техтәрен дә капламый торган х&лат Шул ук кыйммәтле хушбуй исе Ишекне келәгә утыртып, шулай ук бер бүлмәле фатиры уртасында басып торган ир янына килеп, нәфис кулларын анын җилкәсенә к\еп. иреннәреннән суырып үпте һәм чишендерә башлады — Мине түбәнгә тәгәрәгән, бозылган дисеннәр Я не гакая была. синен белән шундыйга әйләндем Мин. Рөстәм, сине озак көттем Хәзер дә кабул итмәскә тиеш идем Соныннан үземне не прощу. дип очрашуга чакырдым Мина синен бер тамчы назын кирәк. —Ә мина күбрәк кирәк булса? —Анысын табарбыз.—дип. вәгъдә бирде чибәр ханым.—Син мине акылымнан яздырганчы, до сумасшествия яратырга тиеш. Рөстәм. —Алай ук кирәкмәс иде... —Мин бит сине кемнәндер урлыйм. Воровка. — Мин кемнән урлаганыңны беләсен. Юк. мин үт бәхетемне, үз яртымны эзлим. Бер ханымнан: син ни өчен баллагынны тиешле бармагына кимәден. дип сорагач «Кияүгә тиешле кешесенә чыкмадым», дип жавап биргән, ди. Миннән хатынын бирә алмаганны табарсын. Надиянен кайнар кочагында Рөстәм үзен татлы ләззәтләр утравында кебек хис итте, бәхетеннән ынгырашып. янадан яна шатлыклар татыды Аерылышканда Рөстәм. Надияне кочагына алып, колагына: «Мина беркайчан да шул хәтле рәхәт булганы юк иде»,—диде. -Бу—минем квартирам Сатып алдым Берничә көннән телефон булыр. Хәзер адресны беләсен. Тик аодан хәбәр бир. Чао. Әнисәнен бата табу көннәре якынлашты Врачлар күбрәк һавада булырга, йөрергә, тазармаска кинәш бирделәр Шулай көнннәрдән берсендә урамнан үткән-сүткән кешеләрне күзәтеп, машиналарны санап йөргәндә, кнн урамнын аргы башында таныш гәүдәләр күзенә чалынгандай булды. Игътибар бсләнрәк карауга, ул Рөстәм белән Надияне таныды. Учлары учта, сөйләшеп, дөньяларын онытып, көлешеп баралар. Көтмәгән күренештән ханымнын кү г аллары карангыланды. күк йөзен кара болыт каплады. Ул. суда баткан кеше кебек, кулларын селкеде, каядыр тотынырга чамалады. — Беременной женшине плохо. помогите,—дигән тавышлар анын кайтарды Аны каядыр нәрсәгәдер утырттылар, су эчерделәр. Шул төнне ул малай тапты Әнисен кызганыпмы, берәр төрле ярдәм итеп булмасмы дип уйлапмы, улы берничә көнгә иртәрәк туды. Малайга Илдар дип куштылар. Рөстәм бәхетле иде шикелле: малае, ябыгып, чибәрләнеп, күкрәкләре тулыланып киткән хатыны янында чәбәләнде, ярарга, ярдәм итәргә тырышты. Малае белән мавыгып, «теге* хәлләрне оныта башлаган Әнисәгә «намуслы», игелекле, югары әхлаклы күршеләре зур сер итеп кенә ул хастаханәдә яткан көннәрдә Рөстәмнең өйдә кунмавы турында хәбәрне җиткерделәр — Мин беләм. әниләрендә яшәде ул көннәрдә,—диде Әнисә, гайбәтчеләрнең бүкәнен бәреп егып Рөстәм хәйләкәр, әти-әнисенә ничек әйтергә кирәклекне аңлатып, кисәтеп куйгандыр. Аннан килеп, ул ире турында урам хатыннары шикелле сорашып йөрмәячәк. Гаебен сизгән кешедәй, хастаханәдән чыккач та, Надия шактый гомер күренми торды Дөрес, берәр айдан сон. ул берни булмагандай, тиз-тиз лглап килеп керде, дустын кочаклап алды Өстендә куе яшел ион костюм, чәчләрен иннәренә салган Элеккечә чибәр, хушбуйны кызганмыйча сөрткән Кулында роза чәчәкләре букеты. —Аннсочкам. беләсен инде сине сагынганымны Түзәр хәлем калмады. Сагынган кешеләр барысы да килеп, хәлне белеп китте,—диде Әнисә төксе гавыш белән, башын читкә борып. (Хәсрәтемне һәм күралмавымны күзләремнән укымасын Мине артык яхшы белә!). — Мин командировкада идем. Синен кәефен ничек9 Минем фикеремчә, яхшы булырга тиеш Других причин нет Илдарчик ничек? Үсәме? Күрсәтәсеңме? - Аны әле ят кешегә күрсәтергә ярамый,—диде ана. —Кстати, Илдар дип атаганыбызны син каян беләсең'7 Командировкада булгач Надия исем мәсьәләсендә тотылуын, үзен ялгыш кына сатуын анлап. беренче җөмләне бәхәс үзәгенә куярга булды. — Мин анламыйм. Сиңа чужой кешемени дустың, Надияң. Гомергә бергә, жан дуслар булырга дип. биргән антларыбызны оныттыңмы? —Ялгыш әйттем Без хәзер бик якын кешеләр. Уртак ир белән йоклыйбыз. Ирләр теленә күчерсәк—баҗайлар. Надия, гаҗәпләнү, аптырау хисләрен белдерергә теләгәндәй, күзләрен зур итеп ачты. —Син нинди чушь сөйлисең? —Юк шул. дустым, дөресрәге, бывший дустым, мин үз күзләрем белән, урамда көпә-көндез сөешеп, тотынышып барганыгызны күрдем Рөстәмнең синдә кунып-төнеп ятканы да мина мәгълүм. Оятсыз зат син Күпме ярдәм иттем үтенә Мин булмасам синен укырга керүең, бигрәк тә диплом алуын икеле иде. —Анысы вак мәсьәлә,—дип, Надия буялган тырнаклы кулларын һавада йөртеп алып —Не мелочись. —Хәзер, әлбәттә, вак мәсьәлә инде Диплом кесәдә Син беләсен: Рөстәм—минем беренче мәхәббәтем. Тормышыбыз синең алда башланды. Безне Ходай Тәгалә үзе таныштырды. Кавыштырды. Безнен арага килеп керергә синен хакын юк иде. Хәзер син мәхәббәтемне пычракка салып таптадын, улымны ятим калдырырга, атасыз итәргә йөрисен Шул булдымы рәхмәтен—сина эшләгән яхшылыкларым өчен9 Шул булдымы? Надия тактиканы үзгәртергә булды. Явыз ханым барсын да белә икән. Димәк, сөйләшүне җитдирәк агымга күчерергә кирәк. —Әнисә, гафу ит, бу сөйләшү мина кирәк түгел иде. Минем Рөстәм кебекләрем буа буарлык. Так было. так и будет. Беләсен килсә. Рөстәм сине яратмый .Аны әти-әнисе марҗа алып кайтмасын дип, сиңа көчләп өйләндерделәр Ул мина моны үзе сөйләде. —Син оятсыз. Явыз, әшәке, фәхеш хатын. Рөстәмне. Илдарымның атасын, мин берәүгә дә бирмим. Минем Надия атлы дустым, хәтта таныш- белешем юк Ул мәнгегә йөрәктән сызып ташланды,—диде Әнисә, көндәшенен йөзенә нәфрәт, үкенү, сагыш тулы күзләрен текәп. —Дустым... —Пычратма изге сүзне,—ди-ди, сөйләүчене бүлдереп, Әнисә почмакта йоклаган малаена күз салды. Таянычы, юанычы, киләчәге бишектә ята. Ул—ялгыз түгел. —Алайса, Әнисә Мортазовна, тынла. Минем синен алдында гаебем юк. Рөстәменнән, ради тебя. күпме качарга тырыштым. Достал. Мин анардан читләшергә тырышкан саен анын дәрте котыра, тилерә барды. Сиңа булган мәхәббәтем мине горлодан ала. синнән башка яши алмыйм, дип ант итте. Надия тәрәзә янына барып басты Тәмәке пачкасын чыгарган иде, бала исенә төште Кире кечкенә коңгырт сумкасына тыкты. Ничек итеп бу хатынга болай да четерекле, авыр яшәешне тагын да катлауландырырга кирәкмәгәнне анлатырга? Рөстәме белән йоклаган имеш, подумаешь. Авыл халкына фәлсәфи кинлек, иркенлек җитми. Татар шул тарлыгы белән үзен бетерә. _ —Мин Рөстәмне сина болай гына бирергә җыенмыйм,—диде Әнисә — Улыма ата кирәк. Безнен аралар болай да җинел урнашмады, җылы булмады. Ул эреләнеп маташты. Хәзер арага син килеп кердең. Син тәҗрибәле, миндә җитешмәгәнне ул, бәлки, читтән эзлидер. Дуслыгыбыз хакына син анын бәйләнүләренә чик. нокта куярга тиеш иден. Ә син җәелеп яткансын. —Әнисә Мортазовна, не упрощай. Рөстәмне яратам димим. Ну ул мина ошый Синдә булмаганны миндә тапты. Анысын дөрес әйттең. Хужабикәнен күңеленә теге вакытта аш-су бүлмәсендә ишеткән сүзләр келт итеп исенә төште. —Ул мине салкын диме? Шунда ук бу соальне биргәненә үкенде, гарьләнде. —Ты это сама знаешь. — Кит моннан, оятсыз фәхишә. Артык күземә күренәсе булма. Надия тиз-тиз атлап чыгып китсә дә. ул калдырган тәмсез хушбуй исләре бүлмәдә озак сакланды. Надия Рөстәмне «ачышы* белән шатландырырга ашыкты. , —Синен өчен көенечле, «бәнем өчен* дияр иде әбием, сөенечле хәбәр бар. -Әйт ате. котыртма.—диде Рөстәм, җилкәләрен сикертеп. — Безне «карчыгын» күргән. Ягъни Аниса нас усекла. Бу ачыш ир өчен бик күңелле хәбәр түгел иде. Әтиләр, иптәшләр ни әйтер Тәне каз тәнедәй кабарып чыкты, вак йоннары өскә калыкты, бөтен барлыгы чемердәп китте —Кайда, ничек'1—дип. тавышына ясатма көрлек бирергә тырышты ир -Барыбер түгелмени' Димәк, безгә бергә булырга туры килер Анисочканын характерын мин яхшы беләм. Ул сине дә, мине дә моннан сон терпеть итмәячәк. -Ну минем «карчык*! Миңа тынычлык булмаячак. Давыл чыгачак Надия бодай да мул иреннәрен кабартмадай күпертте —Әжәткә акыл сорап тормассың Любишь кататься, люби саночки возитъ! Безгә бергә булырга язгандыр. арангылык пәрдәсе яктылыкны җиңде, халыкта эңгер-меңгер дип йөртелгән вакыт та узып китте Сәеттән бернинди хәбәр юк. Төн урталары житкәндә тимер ишеккә шакыдылар. Фатирында читлектәге җанвар кебек киеренке халәттә арлы-бирле йөренгән Фәридә «дерт* итеп сискәнеп куйды Кем булыр икән7 Мөгаен, улдыр Шаку аныкына охшамаган, тупас итеп, таләпчән, нервлы, каты әйбер яисә бармакның сөяге белән кагалар булыр Йөрәге ниндидер яман хәлне, афәтне сизенгәндәй, чәнчепчәнчеп алды Кисәткәндәй булды. Ишекне тагын, бу юлы йодрык белән Фәридә, ятагыннан күтәрелеп, чәчәкле болын төсле чуар халатынын төймәләрен каптыра-каптыра, аяк очларына гына басып, ишек янына килде, тышка күз салырга итте, әмма күзчектән берни күренмәде, кемдер аны. ялгышмы, максатына туры китерепме, томалаган иде. —Кем бар7—диде Фәридә, үз тавышын үзе танымыйча. Теге яктан ачулы, хәтта сорап торган өчен үпкәле тавыш килде —Ач тизрәк' Сакмановны күтәреп китердек Авыр яралы. Канын туктатып булмый Арттан куа киләләр. Ят тавышның таләпчән һәм мантыйклы басымына бирелеп, янәдән тикшереп, ачыклап тормыйча, ишекне ачуына ханым гомер буена үкенәчәк. Кечкенә генә бер адым, ялгыш кешенен бөтен язмышын бора да куя Медицина хезмәткәре буларак, гомер белән болай шаяруга ышанмагангамы, әллә Сәеткә мөнәсәбәте саклыкны, гадәти уяулыкны җуяр дәрәҗәдә җитди тәкъдир уены идеме. Фәридә өстәмә сораулар бирмичә, сөеклесе мәнгелек дип ясаткан, ватып кереп булмаслык ике йозакны шартлатып ачканын сизми дә калды Ишек ачылуга көчле куллар аны биленнән йомычкадай эләктереп алдылар, күтәреп диярлек алып барып, диванга утырттылар Мондый бәреп керүне көтмәгән Фәридә, куркырга да өлгерә алмый калды Куллардан аз-маз ычкынып, күзен күтәреп караса, алдында элеккеге танышы Жирән. ике ят сәер егет басып тора. Ишекне дә бикләп өлгергәннәр. Шактый явызлыклар шаһиты, адәми затларның биниһая усаллыкларын татыган ханым үзенен гаять оста башкарылган, гаҗәеп мәкерле, психологик уйланылган (Сәет исеме белән алдау) җәтмәгә, котылып булмаслык тозакка эләккәнен анлый Терсәк ерак шул Дошманнар ишекнен бу ягында Тышкы дөнья киселгән. Хәленен мөшкеллеген, аянычлыгын анлаган хәлдә дә, Фәридә жинел генә бирешергә ашыкмый —Нәрсә дигән сүз бу7 Сезгә нәрсә кирәк? Сез кемнәр7 7 кактылар —Әллә мине танымыйсынмы? Чишенеп күренимме?— диде Җирән киная белән, хатыннын алдына килеп тезләнгән булып, үзе Фәридәгә күзгә кергән кылчык кебек кадалып. -Мин хәзер милиция чакырам,— дип, урыныннан сикереп тормакчы иде. киң җилкәле гыйфрит аны диванга «кадаклап» куйды. —Кайда яралы Сәет Сакманов, куа килүчеләрәгез кайда? Нигә алар керми? Мине ашадыгыз! —Алдануың күптәннән булгандыр инде, ханым,—диде һаман бер як иңеннән тотып торучысы. Җирән, түгәрәк битенә, томанлы күзләренә кайгы уртаклашу төсмере чыгарып, төссез тавыш белән өстәп куйды: —Фәридә ханым, бик кызганыч. Сәет дустыбыз бу фани дөньяны, синл соңгы сәламен иңдереп, ташлап китте. Бу күнелсез хәбәрне миңа әйтергә туры килә. Сакмановны теге дөньяга озаткан кеше буларак дип өстәргә уйлаган иде. сонгы минутта тыелып кала алды. —Ышанмыйм. Сәет болай гына үлә торган кеше түгел. —Ышанырга туры килер, матурым. Кайгы, хәсрәт, гаҗихтек яңа буялган мич хәленә китергән битләрен ханым тулы, көчле куллары белән каплап, үзен-үзе белештермичә диярлек, хәленен аянычлыгыннан кычкыра башлады:«Ялган, ңлган. Сез, бандитлар, алдыйсыз, чыгып китегез минем өемнән...» —Син мине куасын.—диде Җирән, үпкәсен йөзенә, тавышына чыгарып —Мин сине, ханым, теге вакытта үлемнән коткардым. Оныттыңмы? Хәтерен кыска икән— бөтен хатын-кызларныкы кебек үк... Фәридә, каты агачны тишәргә алынган тукран кебек, үзенекен тәкърарлавын дәвам итте. —Ул үләргә тиеш түгел. Хакы юк. Сәет мина кирәк. Чыгып китегез минем өемнән. Җирәннен һаман бер балык башын чәйнәгән ханымга ачуы килә башлады —Эт тә хужасын болай ук өзелеп көтми. Сакманов сине нәрсәсе белән шулай кызыктыра, сихерли алды сон? Акчасы беләнме? Менә минем бу күн капчыкта, беләсеңме, күпме акча? Бер кечкенә шәһәр салырлык. Череп баеган Нургали Ваһаповның гомер буе кеше талап җыйган акчасы Теге вакытта әйткән тәкъдимемне кабатлыйм. Ул тавышын әкеренәйтә төшеп, диванда битләрен каплап утырган ханымнын колагына иелеп: —Киттек минем белән. Кырымга. Анда өй алдым дигән идем инде Рәхәтләнеп, патшаларча, түшәмгә төкереп яшәрбез. Бул, Фәридәкәй, минем гомерлек юанычым. Үзен теләп. Мин сине үземнән барыбер калдырмыйм —Сәет кая?—дип ханым еламсыраган тавышын чыгара башлаган иде. Җирән аягына басып, егетләргә ым какты. Күрәсен, бу гамәлләре алдан ук хәл ителеп, сөйләшеп куелган булган, кин җилкәлесе, күз иярмәс тизлек белән, куллары белән капланып утырган хатынны диванга екты. Икенчесе сумкасыннан энә чыгарып, кара шешәдән сыекча суырта башлады. Фәридә үзенә әшәке дару кертергә җыенуларын күреп, бер аягын ычкындырып, укол кадау нияте белән үзенә якынлашкан егетнең тезенә типте. Сугу көчле булмаса да, озын чәч үпкәләде, ачуын «падло», «сука», «стерва» кебек сүгенү сүзләренә сыйдырды. Диванда матур аякларын күрсәтеп ятарга мәжбүр ителгән ханым янына Җирән дә иелде Куе кара чәчләре, зур кара күзләре бу мизгелдә дә Фәридәне бизәп, ана беркадәр хыялый төсмер бирәләр. —Фәридәкәй, әйткәнне тынламадын. Хәзер сина рәхәт булып китәр. Дөнья мәшәкатьләрен онытырсың,—дип сөйләнә-сөйләнә, ярдәмчеләренә булышып, көчле кулларын ханымнын иңбашына батырды. Озын чәчле егет халат жинен күтәреберәк куеп, энәне беләккә кертеп җибәрә һәм шактый күп болганчык сыекча агыза. Форсаттан файдаланып, энәләрен идәнгә ташлап, кулларын тоткынның мул күкрәгенә батыра, икенчесе чүгәләгән килеш Фәридәнең аякларын тотып, сыйпаштырып тора Жирән егетләрне ипләп кенә әмма бик катгый рәвештә, «минем малга тимәгез* дигәндәй, читкә этәрә Шәфкать туташы үзенә наркотик матдә керткәнне анлый. сикереп торырга омтылыш ясап карый Жирән аны кочаклап алып, янәдән диванга сендерә. чибәркәйнен ачудан, үпкәдән, гарьлектән, әрнүдән кызышкан, алсу тимгелләр белән чуарланган битенә, муенына иреннәрен батыра Болганчык сыекча бик тиз канга, мигә үтеп, ханымның хәлен ала. ихтыярын сындыра Вакыты ул түгел икәнен анласа да. Фәридәне үзенчә яраткан, ымсынган. дәрте уянган Жирән теләген бастыру уен җинә алмый. —Сез. егетләр, кухняга кереп, тиз генә капкаларга әзерләгез, юлыбыз ерак,—дип. әмерен җиткерә һәм су тутырылган ясалма капчык кебек изрәп төшкән Фәридәне, дөресе, анын гәүдәсен күтәреп, йокы бүлмәсенә кереп китә Шул рәвешле, бөркетен югалткан ханым шакал көненә кала. Хәер, томана хәленә төшерелгән Фәридәгә барыбер, диңгез тубыктан иде. Жирәннен әлеге явызлар белән алыш-биреше зур түгел Берничә көн элек ана СССР заманында КГБда бергә эшләгән дусты Федор Борисович шалтыратты (Вакытында ул Җирәнне Ваһаповка тән сакчысы буларак эшкә алырга тәкъдим иткән иде ). Мәскәү кешесе малаеның азып-туэып йөрүеннән, кыек юлга кереп китүеннән зарланып алгач, сүзен ярдәм сорау белән тәмамлады Кунак ашы—кара каршы дигәндәй. Жирән егетне (алар дусты белән икәү булып чыктылар) канат астына алып, башка илгә чыгып китәргә булышырга вәгъдә бирде Көнен, сәгатен, килергә тиешле станциясен билгеләде Әлбәттә, ул аларнын—ата-аналары өчен жан көекләренен тулы гаепләрен, шөгыльләрен, берничә хатын-кызны көчләгәннән сон үтергәннәрен. ГАИ капитанын атып үтергәннәрен, машиналар урлаганнарын белми иде Башка кырын яклары өстенә егетләр наркоманнар да булып чыктылар Үтләреннән вакытлыча файдаланып, сонрак бу үләтләрдән котылырга кирәк булыр, дигән фикерне Жирән күнел түренә салып куйды. Аш-су бүлмәсендә бераз кымшанып, тамак ялгаганнан сон егетләр олы якка чыктылар —Теге ханымны исән калдырып ахмаклык эшләдек.—диде озын чәчлесе. Шул арада чалбар каешын рәт.ли-рәтли күрше бүлмәдән Жирән килеп чыкты, анын артыннан кара чәйләре тузгыган, күзләре сөзешүгә әзер үгезнекедәй кызарган, чуар халатын яртылаш кына каптырган Фәридә пәйла булды Ул дивана сарыктай бүлмәгә, андагы егетләргә карап тора. Берни анламый: ул кайда, ана нәрсә булган, ахыр чиктә барыбер түгелмени? Уяулыгын беркайчан җуймаган, мәче кебек сыртка төшүне яратмаган Җирән Фәридәне юыну бүлмәсенә алып кереп, анын хәлендә мөмкин булган кадәрле тәртипкә кертте, юындырды Инде яше бара, янында даими хатын-кыз. терәк булырга тиеш Ханым кәҗәләнеп маташса да күнегер; Сәетеннән котылу ярап куйды әле Гел анарга гына димәгән барча чибәр хатын-кыз Жирәннен байлыгын күргәч, яратыр әле. «башка берни кирәкми», дияр. —Фәридә, анына кил, тиз генә җыен, нн кирәк-яракны гына алабыз да юлга чыгабыз. Хатыннын элеккеге кабул итмәве, карышуы, усаллыгы кояш нурларында эрегән иртәнге томан кебек юкка чыккан Фәридә нәрсәнедер зиһене белән абайларлык, аңларлык, бәя бирерлек хәлдә түгел иде. Ул. фильмнардагы ясалма кеше кебек, ир әйткәнне сүзсез башкарды Фәридәнен документларын, кием-салымын Жирән үзе җыештырды Үзендә өй ачкычы булып, килеп- китеп йөри торган апасына «мине югалтмагыз, озакка ялга киттем, эшкә дә хәбәр ит. мине азат итсеннәр, фатирда әлегә син яшәп тор»,—дип. хат яздырырга онытмады Ишекне барча йозакларына бикләп, ачкычларны үз кесәсенә шудырды. Такси белән генә килгәннәр иде, машина тоту өчен кулын күтәртеп Фәридәне бастырдылар Бик сон булса да. озак көтәргә туры килмәде * Безнен чорда машинасы белән акча эшләп алу рухы белән яшәүчеләр җитәрлек Чемоданнары белән юл кырында басып торган ялгыз ханым янына кы $ыл «Жигули» жәһәт кенә килеп туктагач, яшеренгән җирләреннән агылып чыгып, ирләр, корбанына ташланган ау этләре кебек, гәүдәләрен күз ачып йомган арада утыргычларга ташладылар. Көтелмәгән манзара машина хуҗасының ниятенә туры килми, озак еллар акча туплап әле генә сатып алган машинасына, ханымны жим- алдавыч итеп начар кешеләр утырганны акылы, тәне белән сиземли һәм үзен коткару юлларын эзли. —Сезгә ерык барасыдыр. Минем вакытым юк. Төшегез. Мин беркая да бармыйм Ханымны кызганып кына туктадым. Акча эшләп керү нияте белән, үз телләрендәгечә әйтсәк, «бомбить» итәргә чыккан түгәрәк битле, кәттә мыеклы, ике алтын тешле татар егете үҗәтләнеп маташкан арада киң җилкәле сукбай анын муенына тимер көпшәне терәп куйды. Иөртүченен тәненә үлем салкынлыгы йөгерде. Бу әшәке хис мие. йөрәге аша үтеп, бавырына, аяк очларына чаклы үтте, тәне калтырана башлады Хәленен мөшкеллеген аңлап, йөртүче чарасызлыктан «чакырьшмаган пассажирларына» мөрәҗәгать итеп, аларның психикасына, аңына тәэсир итеп карарга булды Кызганыч, мескен тавыш белән: — Минем армиядән кайтуыма биш ел гына әле Ике ел элек кенә өйләнгән идем. Бер яшьлек улым бар Шулар хакына җибәрегез мине. Кларам сезнең ханым кебек чибәр,—диде шофер, көзгесеннән авызлары чалшайган, күзләре шешенгән, битләре, ияге ташыган камырдай салынып төшкән Фәридәгә күз салып. —Синен хатының матур булудан безгә ни файда,—ди алтатарны муенга терәп барганы —Рәхәтен үзен күрәсен, безгә тәтеми. —Машинаңны безгә калдырып китәргә ризамы?—диде Җирән, каратут йөзле егетне сынап карау өчен. Татар кавеме вәкилләрендә кирәкмәгән ваклашу галәмәте бар шул. —Минем машинамнан башка бернием юк. Хатыннын әтиләрендә яшибез. —Алайса машинаңда каласын иңде,—дип. Җирән ямьсез итеп, тавыктай кеткелдәп алды. Бәхәс йөртүченең авыр сулап куюы белән тәмамланды. Хәленен үтә хәтәрлеген анлады пөхтә мыеклы егет. Гөнаһ шомлыгына каршы, әле генә савыты тулганчы бензин салган иде. Каралган машина әллә кайларга барып җитәчәк Ник тыкламады хатынын? Урыны-вакыты белән алар да хаклы булып куя икән. «Шәүкәт, бүген төнлә чыгып йөрмә инде Нигәдер эчем поша, юлын унмас төсле тоела», дигән иде. Фәридәнең әйберләрен багажникка урнаштыргач, алга утырган Җирән әмер бирде: —Васильево станциясенә юл тот. Юлны үзен беләсен. Ахмаклык эшләмә Шунда ук үтереп, ташлап калдырырбыз. Үзеңне акыллы тотсан, исән калуын бар. Шәһәрне чыкканда, бәлки, милиция туктатыр әле дигән хыялы гамәлгә ашмады Башка вакытта кигәвен кебек бәйләнүчән, йокымсыраган гаишниклар машинаны ваемсыз гына уздырдылар. Шактый юл алганнан сон, гасыйларнын берсе маршрутка ачыкламыш кертте. —Безнен бару юлында машинабыз калды. Анда ханым утыргычта безне зарыгып көтә. Әүвәл шунда кагылыйк. —Хәзер сез ул тачкагызны таба да алмассыз әле,—диде Җирән, борчылгандай булып. Шул ук озын чәчлесе җавап бирде: —Әүвәл сезнен белән күрешкән тимер юл стансысына алып барыгыз. Аннан без юлны табабыз. Ерак түгел. Җәяү килдек ич! Унбиш-егерме минутлык юл. Шулай хәл иттеләр. Йөртүче егет бандитлар арасындагы сөйләшүләрне колагына сеңдереп, үзе өчен нәтиҗә ясый барды. «Болар шаһит калдырмая5. .к. у.. .** т чаклар. Күпме генә тырышып хезмәт итсән лә. бабаннар янына озатачаклар. Икесе машиналарын эзләп киткәннән сон. качып караргамы әллә1 Пистолетлары берәү генә күренә Бәхетен сынап карарга буллы егетебез Ни әйтсән лә армиядә хезмәт иткән, йөгерү, сикерү буенча әллә ничә значогы бар Безнен халык вәкилләрендә кирәкмәгәндә чаялык, тәвәккәллек кебек сыйфатлар бәреп чыккалый шул. Атилла җитәкчелегендә борынгы бабаларыбызны шул сыйфатлары Ауропаны аикатып чыгаргандыр да инде Әмма бу кыюлыклары киләчәк буыннар өчен файдасыз булган шул. Озын чәчле егет белән кин жилкәлесе машиналарын эзләргә чыгып киттеләр Өлкәнрәге артка күнеп утырды, ханымны кочаклап, анын колагына •барысы әйбәт булыр, дөньяда ин бәхетле хатын будырсын. Өрмәгән жирге утыртмам* кебегрәк сүзләр кабатлады Сонгы сүзләр мыеклы егстнен колагына кереп калды, башкасын ул хәтерләми алгы урыныннан сикереп төшеп, бар көченә куаклыкларга габа йөгерде Ата калса, кургаш куып җитмәсен дип. исерек кеше кебек чайкала-чайкала чабарга тырышты Кызганычка каршы, яшисе килгән, яна туган баласын, хатынын яраткан егетебез Жирәннен кем икәнен, нинди оста атучы икәнен, куен кесәсендә алтатар барын белми иле Тик киллер дә кеше икән: Җирән жанлы мишеньга ату уеннан кире кайтты Әллә яшь кешене кызгандымы, әллә юл буенда мәет калдырасы килмәдеме, ул кургашны егетнен аягына утыртты Шартлау һәм ачы кычкыру тавышы тынлыкны кисте. Җирән әүвә.л Фәридә утырган машинаны әйбәтләп япты, йозакка бикләде, аннан салмак адымнар белән, авырту га түзә алмыйча җирлә аунаган егет янына килде «Шулай ярыймыни инле. ахмак-, дип сөйләнә-сөйләнә, шоферны машина янына кочаклап алып килде Чүпрәк, бау табып, берсен авызына тыгып икенчесе белән кулларын бәяләп кырмыска түмгәгенә утыртып куйды. «Иртәгә, көндез берәрсе килеп табар әле үзен, ярасы тирән түгел, каны агудан туктаган инде» Шул арада арып-талып, Җирәннен юлдашлары кайтып төштеләр Йөзләренә, салынып төшкән иякләренә, туктаусыз сүгенүләренә караганда, юллары унышсыз чыккан Ычкынды ханым Аны бик тәҗрибәле кеше коткарган булырга тиеш Машинаны турыга кабызган Ачкычлары бездә иде. Берничә минутка сонарлык Артларыннан атып кына калдык. Җирәннен күпне күргән, бернигә дә исе китмәгән миенә начар уй үрмәләде -Без ял иткән күл шул тирәдә иде бит Неужели Сакманов исән калып, шул коткарды икән ханымны? Димәк, бу тирәдән тизрәк таярга кирәк Сонрак. Сакманов исән калган булса, табып, дуслары янына озатасы булыр Фәридә өчен, артык енкеренеп яшәгән өчен...* -Бу күзле бүкәнгә нәрсә булды?— дип сорады озын чәчле егет, авыртудан сызланып, туфракта кан эчендә яткан кешегә төртеп күрсәтеп. -Дустыбыз безне ташлап качарга уйлады Аягына кургаш чәпәргә туры килде Ятсын шунда Иртәгә табарлар үзен Без инде еракта булырбыз Кайсыгыз машина йөртә белә, шуна рульгә утырасы Ычкындык Озын чәяле егеткә рульгә утырырга туры килде. «Канаш» дигән сүзне алтын тешле, җирлә аунап яткан егет тә ишеткән иде. ул-бу булса, безне шуннан эзләрләр дип. Җирән машинаны Йошкар-Ола ягына юнәлтергә кушты Мари иленен башкаласында алар, шактый акча чыгару исәбенә, дүртесенә бер купе алып. Мәскәүдә поездларны алыштырып, кипарислар үскән якларга таба юл тоттылар... һәркайсы үз мәнфәгатен алда тоткан бу дүрт кешене вакытлыча якынлаштырган хәлләр генә ахыргача бәйләп тота алмый иде Наркотиклар кабып алган егетләрнең телләре ачыла Бик күп кылган явызлыклары өчен аларны ил. хәтта лөнья буалап интерпол эзли икән Наркотикны өстәп тору сәбәпле айный алмаган Фәридәне комсыз күзләр капшый, вагонда баручы юлчылар сагаеп карый башлагач, гаярь Җирән юлдаш егетләрдән котылырга карар кыла, шул мөртәтләр аркасында үзенең януы бар Анын әле күптәннән хыягланып йөргән Фәридәсе белән тормышы башланып кына килә Күпме мәшәкатьләр, сугылу-кагылу, әрнү-сыктану. рәнжү күреп, акчалы буллы. яраткан хатынына тарлы. Көтмәгәндә, кирәкмәгәндә атка кигезгән камыт кебек, менә бу гасыйлары килеп төште. Дусларының балаларына ярдәм итәргә кирәк, ләкин ул аларны бу чаклы чыгырдан чыккан явызлар дип уйламаган иде. Жирән тирән итеп көрсенгәндәй булып >тырды һәм җир астыннан чыккандай авыр, тонык тавыш белән: —Егетләр. Фәридә бик начар хәлдә, хастаханәгә саласы булыр. Без Ростовта төшеп калабыз. Сез Кырымга чаклы барыгыз. Чик буенда Сңдоренко дигән Украина сагының начальнигы булыр. Сез «миннән» дигәч, ул сезне үткәреп җибәрер Аннан Ялтага. Чехов урамына, 13 нче йортка керерсез һәм Р\слан Ивановичны сорарсыз. Ул сезне кабул итәр, ярдәм кулын сузар. Хәтерләгез, полковник Сидоренко, Руслан Иванович, Чехов урамы 13. Әлбәттә, болар барысы да гасыйлардан котылу өчен уйлап табылган чеп-чи ялган иде. Дөньяда андый фамилияле, исемле кешеләр яшәгән тәкъдирдә дә, атар мондый кунакларны көтмиләр. Ростовта Фәридә белән төшеп катулары гына дөреслеккә туры килә. Кин жилкәле егет эре тешләрен күрсәтеп, сумкасындагы наганына үрелде. Яшен тизлеге белән Җирән анын кулын тотты. Кул мәлҗерәп коратны төшерде. .Алтатар ак йонлы кулларга күчте. —Ахмаклык эшләмәгез! Без берничә көннән сезнен янга килеп җитәрбез. Озын чәчлесенен колагына үрелеп: —Ханымны психбольницага тапшырып калдырырга исәп,— дип пышылдады Тегесе, тәгаен шулай итәргә кирәк дигәндәй, башын какты. —Акчагыз бардыр инде сезнең. Әмма эчегезне тишмәс,—дип Җирән йөзенә ифрат ярдәмчеллек, игелеклелек кыяфәте чыгарып, кечкенә өстәлгә бер пачка акча чыгарып сала. Егетләр тәмам тынычлана. Шул арада поезд Ростовка килеп житә. Ангы-минге Фәридәне култыклап, үзләре белән алган әйберләрен күгәреп. Ак мәчеткә чаклы алынган билетларын да сорамыйча. Җирән төшеп кала. Поезд кузгалып китүгә, телефон-автоматтан шалтыратып, кочаклашып, бик җылы саубуллашкан егетләрнең кайсы вагонда, ничәнче купеда баруларын милициягә хәбәр итә. Шактый ерактан башланган канлы эзләргә киләсе станциядә үк чик куела. Күптәннән эзләгән бандитларны жинел генә, җылы килеш, «полковник Сидоренко» янына барып җиткәнче үк кулга аталар. Җирән, такси яллап, Фәридәне алып, Кырымга ычкына. Үз мәнфәгатьләре биргән вәгъдәсеннән өстенрәк булып чыга. Әлбәттә, андый кешеләр өчен намус, вөҗдан, кешелеклелек, хәтта туган ил, җир, халык төшенчатәре сабын куыгы гына икәнлекне укучыга искәртеп тору кирәкмәстер... Явызлар тозагына эләккән шомырт кара күзле Фәридә шул «китүеннән» кайтмый. Бәхетсезтегенен башы ханымнын матурлыгында, табигать биргән бүләгенен «күн аяклар» кулына төшүендә иде. Фаҗигасендә анын гаебе юк та сыман, бар да сыман. Әтисе, әнисе, туганнары оясыннан очып чыгып, авылдан шәһәргә килеп, бөтенләй үзгә шарт-таләпләргә тап булып, югалып калып, байтак татар кызлары явызлык һәм мәкер тозагына килеп каба, Фәридә дә кәнизәк-жарияләр төркемен тутыра. Сәет белән танышып, мәхәббәтен һәм арка терәген тапкан Фәридә тормышында кылган гөнаһы кәбаир (баласын пычрак сулы коега ташлаган өчен) бурычын түләргә тиеш иде Үзе участок милиционерына исбатларга тырышканча, килбәтсез, гарип булса да, инде фани дөньяга сулышын өргән затнын җанын алырга хакы юк иде Бу хатасы өчен бер түлисе барын, вакытлыча килгән бәхетенең озакка бармасын, язмышнын каты кулы аны куып җитәсен сизеп, куркып, төшләрендә күреп яшәде Фәридә. Фаразы раска чыкты. Язмыштан узмыш юк икән... 8 С алкын тию зәхмәте һәм яралары белән Сәет шактый көрәште. Ханым аны җылы сөт, мәтрүшкә, кура җиләге һәм таныш врачы белән кинәшеп, даруханәдән алып, төрле дарулар, антибиотиклар бедән дәвалады. Бик кыен иде терекөмеш кебек хәрәкәтчән, елгыр Сәеткә урында, ынгырашып, йоклар-йокламас ятулары. Башка төрлесе керә. Китек ТЧУ1ГЛТ ГАЛШШю. куны ниллр ген* барлап бетерми- Аертма аиы Фзрила язмышы борчый, нәрсә турында гына упланчасын. ханымнын шомырт к\зләре аны күзәтеп, өйрәнеп торгандай бута. Үз-үзеннән яшеренергә теләгәндәй башыннан ут бөркәнеп тә карын, ярләм итми, киресенчә, чафага артыграк кына төшә Тизрәк аякка басып, буталчык уйларга, гамаътәргә ачыклык кертәсе кде Әле ю бар чыяты шул Берәр атнадан артык шулай интегеп, чирләре белән көрәшеп ятканнан сон. табигать биргән тазалыгы һәм ихтыяры жннеп чыктылар Бер көнне иртән сатамәтләнеп киткәндәй уянды, үз халәтен юкка чыгарудан курыккандай, шактый накыт селкенмичә озак кына ак т\шәмгә карап ятты. Әнә ике плнтә кушылган урын беленеп тора. Араларын әштер- өштер генә сылаганнар Почмакта обой кубып килә Вакытында ябыш- тырмасан. кубып төшәчәк. Аякка баскач, рәхмәт йөзеннән, үзенә диваннан урын биргән фатирны ремонтлатып куясы булыр Ничәнче көн биредә ята икән ул'’ Һәр тумыш елны диярлек кабатлана тора мондый зәхмәт Атышу, үтерешү, пычак очыру кебек хәтәр уеннарны туктатырга вакыт түгелме1 Кешечә, тыныч кына, иртән солы боткасы ашап, кичен сукыр кычыткан төнәтмәсен эчеп, бернидән шикләнмичә, төннәрен куркып уянмыйча яшәп карарга иде Ничек икән андый талгын тормышта’ Рәхәттер, шәт. Хәер, мондый галәмәтләр, янган күмер өстеннән яланаяк йөрүләр миннән генә торамы сон? Армиядән Хрущев бабай кыскартты, милициядән артыгын тырышкан өчен куып чыгардылар, жиһаз төзәтүгә, эшләүгә җайланган цехымны ваттылар, җимерделәр. Миңа кансы юл калды.’ Җәмгыять тормышында урнаша кнлгән кыргый тәртипләргә жайлашу. упкын эчендә йомычкадай чайкалу сукмагы гына калды Сәвит чоры яхшырак булмагандыр инде, албәттә. ана аерым кеше, шәхес кирәк түгел иде. Ләкин анын. камиллектән ерак горса да. кыйбласы, мөгез кебек алга чыгып торган ул сәясәте бар иле Ул чорда ни өчен төрмәгә озатканны, юкка чыгарганны чамалый илен, өстендә бии башлаган кара болытларга карап тәртибеңне билгеләр!.», үзгәртергә тырыштың Хәзер үзеннсн ялланган киллер мушкасына кайчан килеп кабумнны белмисен, чамаламыйсын. Әнә наркотиклар, аларны дәвалау чаралары белән бәйле шифаханә оешмаларының баш табибларын ничек кыралар Черки утерәләр. лиярсен. Теләсә кем коралга ия. Кешеләрнен эчке. рухи, психик халәте бозылды, аек акылга сыймый торган хәлгә килде Нургали Ваһаповнын кинәт шундый төскә кереп, ЙӨЗ сиксән градуска борылып, хустан лошманга әйләнеп куюын аңлатып буламы сон’ Андый мантыйк бармы ’ Түшәмгә карап ятканда туган уйларын Әнисәнең улы Илдар бүлдерде Нәрсәдер сорыйсы бар бугай Малай үстергән кеше булмаса да. бу яшьтә аларда өлкәннәр, ирләр белән аралашу теләге көчле булуы турында ишеткәне бар иде Ярулла улынын Илдарга да шул нәрсә лязим күрәссн -Илдар, утыр әле яныма Якынрак кил. Укулар ничек бара? —Ярыйсы,—ди малай, сагаеп, абый хәзер билгеләр, укытучылар турында сорый башлар дип. җәелеп китмичә генә. —Әниен көндәлегеңне еш карыймы1 —Атнасына бер. — Шул хакта бер мәзәк сөйлимме? Нинди малай кызыклы сөйләктән, мәзәктән баш тартсын, ди. Берәүнен улы мәктәптән кайта. Әнисенә бусагадан ук: -Буен минем көндәлекне карамасан. үзенә илле сум бирәм, —ди. Ана малай начар билгесен яшерергә чамалый, мине сатып алырга уйлый, дип: —Жәт китер көндәлегеңне!—ди. —Әни. йөз сум бирәм. карама гына. —Тиз бул. китер көндәлегеңне. — Биш йөз сум бирәм, әнием,—ди малай. Тегесе тәмам чыгырдан чыгып, «кемгә әйтәләр, тиз бул китер көндәлегеңне», дип кычкыра. Малай тыныч һәм эре генә. Чин сина биш йөз сум тәкъдим иттем Баш тарттың. Үзенә үпкәлә. Мә кара һәм чине урамга уйнарга чыгар.—Көндәлектә исә шул көнне алынган ике бишле чалкан ята икән. Илдар мәзәкне кабул итеп, әнисенеке шикелле ак матур тешләрен күрсәтеп, шук малайны күзләре белән хуплап, рәхәтләнеп көлде Җитди итеп нәтиҗәсен ясады. —Бишлесе үзеңнән тора. Акчасын табуы кыенрак. «Булышырбыз» дигән сүз кычыттырып теленә килсә дә, арзанлы алымнан тыелып кала алды Сәет. —Хәзерге малайлар бизнеснын җаен таптылар. Машина юалар, аяк киеме чистарталар, өлкәннәрнең төенчекләрен күтәреп барышалар,—диде Сәет, диванга торып утырып —Мине алмыйлар ате. Үсә төш, диләр. Хатын-кызнын үзенә мөнәсәбәтен уңай, кирәкле якка үзгәртәсең килсә, баласын макта, дигән фикерне Ярулла улының ишеткәне бар иде Ошбу алымның аңа кирәк булуы бар. Эштән кайтканда, кибетләрне сәламләп, олы пакетлар күтәреп кайткан Әнисәне чирле ир шулайрак каршы алды. —Исән-саү кайттыгызмы? Дөньяларда тәртипме? Жавап алгач: «Илдарын бик житди, акыллы күренә»,—дип өстәде. —Берүзеңә бата, бигрәк тә малай үстерүе кыен, әти юклык сиздереп кля Аның ирләр белән аралашасы килә. Ана өйдә шпион кирәк Кием- сатымга караганда., кешен бар кебек,—дип, төрттерергә булды Сәет. Ханымны авыр хатгә күюын уйлап: «әлбәттә, анысы минем эш түгел», дип өстисе итте. Әнисәнең болай да юлдан алсуланып матурайган йөзенә куе кызыллык типте. —Үзегез сизгер икән Ялгыз яшәве кыен. Гомер бер генә килә,—диде ханым, туры җаваптан тайчынып. —Мин аны Илдар белән очраштырмаска тырышам,—диде дә ханым, сүзне озайтуны кирәк тапмыйча, аш-су бүлмәсенә кереп китте. Әнисә үзе өчен мөһим һәм авыр карар кабул итү каршында тора. Ренал Абдуллович белән инде дүрт ел очрашып яшиләр. Бик әйбәт, ипле кеше Күп яхшылыклар эшләде Матди яктан, эштә үсү тарафларыннан биниһая ярдәме тиде Анардан башка фатиры тиз генә булмас, машинасын ала алмас, бәлки, баш бухгалтерның беренче урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелмәс иде. Бау нинди генә озын булмасын, анын бер очы килеп чыга, диләрме әле Кичен килә калса, озак утыра алмый, йөртүчене кызганам дигән булып, өенә кайтырга ашыга. Ял көннәрендә Әнисә берүзе. Малай ирне, юлдашны атыштыра алмый. Яна ел кичәсендә шампан шәрабын үзен ачканда бигрәк тә монсу, ямансу була. Дөрес, тәкъдимнәр булып тора. Фатиры, машинасы булган ирсез хатыннарга йортка керергә әзер торучы хәерчеләр, елгырлар буа буарлык. Соныннан машинаңны алып, үзенне үк фатирыннан пошкыртып чыгарырлар. Менә шуларны уйлый да. янәдән Реналчигына (ул аны үзе юкта Пенал дип үрти) шалтырата: —Әтисе, бүген кереп чыкмыйсынмы? Илдарны әбиләре алып китте Тавык эләктерә килсән, кискән токмачым барые. Әнисә үзе шалтыратканда, ашыгыч эше булмаса, Абдулловичнын килми калганы юк. Инде менә Сакманов дигән адәм юлда калыкты. Кыен дилемма туды. Икесенен берсен сайларга кирәк булыр. Ханымнын хәл итүе кыенлыгы белән авыр уйларын Сакмановнын көр тавышы бүлдерде: —Илдарга анекдот сөйләдем. Ятып көлде. —Сез аны бозыктыкка өйрәтә күрмәгез тагы. Мина шул гына җитмәгән. —Юк ла. Менә мондыен аңлармы икән,—дигән булды ир, Әнисәне янына ук утыртып. —Яле, мин анласам, ана барып җитәр. —Яна байлар балалары укый торган мәктәптә укытучы сорау бирә: —Баталар, кем өйгә бирелгән эшнен җавапларын бушлай алды, зинһар, кулларыгызны күтәрегез. Бер кул да күтәрелми. Мәзәк тәмам. —Кызык,—дигән булды тәрбияле ханым, шактый ахмак мәзәкнең көләрлек жирен тапмаса да. Әнисә ихлас, самими күнелле кеше булса да, дөрес аңламаслар, то_ талГАТ ГАЛИУЯЛИ1 берьяклы кабул итәрләр дип. теләсә кем алдында ачыла торган шәхес түгел иде Чөнки кешеләрнен күбесе синен белән килешкән, кызганган була Ә эчтән сөенә, авыр хәлен өчен шатлана Мәгәр кеше күңеле таш түгел, йөрәге җанлы матдә, анын кем беләндер шатлыгын уртаклашасы, кайгысын сүздә булса да бүлешәсе килә Әлбәттә, тынлаучын ышанычлы булса. Янында утырган, үзенә көннән-көн ошый барган Сәеткә Әнисәнен үзе турында сөйлисе, хәтта ярасы бик тиз төзәлә барган җилкәсенә ятып, шыншып-шыншып елыйсы килә. Мин тормышка яратып чыктым. Рөстәм—минем беренче ярым, ирем Улыбыз Илдар—мәхәббәт җимеше. —Яхшы малай. Хәрәкәтчән, кызыксынучан. акыллы күренә —Артыгы белән кызыксынучан,—дип төзәтмә кертте дә. ханым сүзен дәвам иттерде - Мине саттылар, алдадылар. Дөньяда ике ин якын кешем- ирем белән дус кызым. —Сәбәбе бик тирәнме’—диде Сәет. Әнисәнен кулына орынып Әлегәча үзен кунак дәрәҗәсендә кабул иткән фатир хуҗасының жәмгыяви хәле турында ул берни белми Хәзер хатын-кызнын шактые гаилә мәшәкатьләрен өстенә алудан, эчкече, ата хөрәсән ирдән куркып, яраткан яисә очраклы кешедән бала таба, үзенә терәк, таяныч үстерә. Әнисә беркадәр уйланып торды Тамагына килеп тыгылган төкерекне йотып җибәрде — Бу дөньяда сәбәпсез берни эшләнми. — Бандитлар машинагызны нинди сәбәп белән кулга төшерделәр’’ —Анысы язмыш уены Язганны күреп, татып бетермичә адәм баласын газраил үзенә алмый диде Әнисә монсу гына. —Ирем мине яратмаган булса кирәк Мин анын чын сөю белән, ихластан гашыйк булуына ышанган идем. Ул . күрәсен. бик оста кыланган. Күнелендәге әшәкелек, пычраклык, ялган барыбер килеп чыкты. —Сез ничә ел бергә тордыгыз? —Өч елга якын Сонгысында инде анын башка хатын, минем якын дустым белән яшәвен белеп, үземә якын китермәскә, суынырга тырыштым Баланын киләчәге өчен түзмәкче дә идем, соныннан кул селтәдем. Матди яктан анардан әллә ни ярдәм тимәде Фатирга чиратта торам дигән иде. анысын да бирмәделәр Өчәр ай хезмәт хакын ала алмый йөрде. Мин аумакайлыкны, акчасыэлыкны гафу итә алам. Ә инде изменаны кичерә алмыйм Икесе белән араны кискен рәвештә өздем Иремә, анысын ла суд кушуы белән, шимбә көнне улы белән күрешергә рөхсәт итәм Хәзер килүен инде сирәгәйтте, уртак кызлары бар —Икенче сәбәбе9 -Анысы үзе ике өлештән тора дияр идем Алны-артны уйламыйча, ачык авызланып дус кызымны иремә күрсәттем Надиянен женси азгынлыгын, бер чибәр ирне дә яныннан ычкындырмаска тырышканын белә торып Илтәшеннен никахлы ирен тартып алу кебек бозыклыкны, әхлаксызлыкны. шапшаклыкны мин күз алдыма китерә алмый идем, авызым пешкәнче. Әнисәнен елап җибәрергә әзер торуын, булган хәлләрне күнеле авыр кичерүен күреп. Сәет сүзгә катнашырга ниятләде. — Хатын-кыз—серле табышмак инде ул. Сезнен эчке дөньяны, ан төпкелегезне аңлавы кыен, бәлки, мөмкин дә түгелдер, шәхсән, безнен кабыргалап яратылган булсагыз да. Лев Толстой хатыннарның асылы турында, мин ү лгәч, каберемне казып, табутымны ачып сорасалар да. тәгаен жавап бирә алмас илем дигән. Во сез нинди халык. Сакмановнын көр тавышы, игътибар белән тынлавы. ярдәм итәргә әзер торуы ханымны аз-маз тынычландырды. —Син үзенне, Әнисә, мәгълүм мәзәктәге кебек тотмагансың ич9 Ишеткәнен бармы, иртән эшкә җыенган ире хатыныннан сорый: — Пинжәкне чистарттыңмы? —Әйе. —Чалбарны? —Анысын да. —Ә аяк киемнәрен? —Нәрсә, синен анда да кесәләр бармы әллә? ^нисә. алдыннан тәмәке төтенен куган шикелле, кулларын селкеде — Юк. ул дәрәҗәгә төшүдән ходаем үзе сакласын Зарплата алмаган кешенен кесәләре буш булгандыр дип уйлыйм — Бәлки, ул сиңа гына шулай әйткәндер,—диде Сәет, ханымны ирештерүдән тәм табып. —Кеше турында начар уйларга ярамый,—диде хатын үпкәчел тавыш белән —Әнием мине намус белән яшәргә өйрәтте Ни барына канәгать булып, шөкерана дип яшәү дәресләрен бирде Тормышта шулай яшәргә тырышам Үземне идеаллаштырудан ерак торам. Гаиләбез таркалуның бер очы үземдә дип уйлыйм Хатын-кызга хас хасиятләр миндә сонарып уянды кеоек Ир кадерен белү, аны назлау, иркәләү, бәлки, җитешмәгәндер яшьлек белән Ж.енси мөнәсәбәтләрнең әһәмиятен бәяләп җиткермәгәнмендер Саф. чиста мәхәббәт хыяллары белән шашынып, ятактагы хәлләргә игътибарым азрак булгандыр. Дус кызым Рөстәмне шул ягы белән җәтмәсенә эләктерде Женси бердәмлеккә, азгын ләззәткә алданып, алар үзләрен үзләре саттылар Мәхәббәт, рухи якынлык булмаганда интим мөнәсәбәт кенә кешеләрне озак бәйләп тота алуга ышанмыйм. —Әгәр дус кызынның тән рәхәтеннән туеп, аларны бәйләп торган рухи көч булмыйча, ирен кире кайтырга уйласа, (тарих андый мисалларны белә), кочагыңны җәеп димим, чыраеңны сытып булса да кабул итәрсеңме? —Минем әни «бер үк кабартманы ике тапкыр пешереп булмый», ди торган иде. Ирем аңлашырга теләп карады. Әнисен, мин аны ихтирам итәм. кабул итсә, мин кире кайтыр идем, дип өйгә җибәрде. Кискен рәвештә баш тарттым. Иптәш кызым мина ачу итеп, тиз генә кыз тапты. Мин шул хәлләрдән сон, аны яныма, ястыгыма сала алмыйм —Сез шундый зәһәр көнчеме? — Көчле кеше берәүдән дә көнләшми. Мин берәүгә дә, ихтыярсыз ишемне йөгән кидереп алып киткән ханымга да кызыкмыйм Рәхәтен күрсен! Йомшак кеше генә көнләшә, ә көчле шәхес башкалар өчен шатлана, сөенә белергә тиеш, диләр. —Соңгы җөмлә сезгә кагылмыйдыр? —Менә анысын кистереп әйтә алмыйм. Дус кызыма беркадәр рәнҗим. Әле тормыш алда, ни, нәрсә буласына берәү дә күрәзәлек итә алмый, — диде Әнисә, балаларча көрсенеп. —Сез кечкенә «Титаник», Әнисә, —диде ир, ханымның бармакларын учына алып. —Бу мактаумы, әрләүме, көлүме? —диде Әнисә салмак кына, бармакларын ирнең кайнар кулларыннан бушатып. —Ул корабльнең бату сере ачылганы юк. Сез дә табышмак, чикләвек, үз эченә бикләнгән дөнья. —Кая инде ул табышмак, мин сезгә бүрәнәләребез бүлгән, бары тик икебезгә дә берүк көнне килгән явызлык очраклы рәвештә очраштырган бөтенләй чит-ят кешегә, шулай ачыктан-ачык әниемә дә сөйләмәгән ин тирән серләремне ачтым, шәхси дөньям уртасына алып кердем. — Бердән,—диде Сәет, йөзенә тирән мәгънә чыгарырга тырышып,— әни кебек газиз кешене юк-бар белән борчырга ярамый. Ул—бик авыр кабул итәчәк. Икенчедән, без дөньялыкта да, теге дөньяда да ин якын кешеләр —Шулай укмы? —Әүвәл мин сине үлемнән коткардым. Аннан син мине терелттең. Бәлки, әжәл авызыннан тартып алгансыңдыр —Әйе, температурагыз кырыкка җитеп килә иде. —Анысы пүчтәк,—диде ир, ваемсыз гына кулын селтәп. —Без кырык градуслыга өйрәнгән Машина кабынмыйча, тегеләр, ягъни мәсәлән, синен сукбайларын безне куып җиткән булса... Аларда корал. Нәтижәнен ничек буласын әйтүе кыен иде Балаларыбыз хакына исән калдык. У —Сезнен балаларыгыз бармы? -Кызым бар Зур инде, институтта укый. Барыбер сорарсыз, күптән аерылыштык Кызым беренче хатынымнан —Сез берничә тапкыр өйләнгән кешеме? —Минем яшьтәге, дәрәжәдәге. мактана димә, җае чыкканга гына әйтәм. байлыктагы башка ир-аттан артыграк түгел —Тулы жавап өчен рәхмәт,—дигән булды ханым, чыраен сытып һәч сүзне икенчегә күчерде. —Телефоннан чакырган иптәшегез килде. Сез температура белән, онытылып, йоклап ята идегез. Уянмадыгыз. Киемнәр, бер айга җитәрлек азык-төлек китергән. —Минем биредән китәсе килмәсен сизенгән.—дип. Сәет тыйнак кына көлеп куйды. —Чүл гарәбе кебек чем-кара үзе. Алтын тешләре белән күзләре генә ялтырый Шундый усал. «Яхшылап тәрбияләгез, кирәгенчә түләрбез Ул-бу булса, җәһәннәмнән эзләп табарбыз*.—ди Курыктым.—дип. хужабикә кулларын чәбәкләп, көлеп җибәрде —Мина унҗиде яшь дип белдеме алла Кеше үтерүчеләрне көне буена бушлай йөретгем әле. Юк. бушлай түгел икән, сволочьлар. сумочкадан бар акчамны кесәләренә бушатканнар — Борчылма' Анысын гына кайтарырбыз. Көннәр буенча янымда утырган, дәвалаган өчен әҗере булыр. «Фәридә турында хәбәрне чыгармый. Үзем сораганны көтә. Толстой бабай хамы булган, бу дөньяда хатын-кыздан да катлаулырак жан иясе юктыр Көнчелек исемле яман чир уянып ятмыймы?* —Замир тагын нәрсәдер әйттеме? —Онытып торам икән Фәридәнеме. Кәримәнеме беркаян да таба алмаган Өендәге телефоны жавап бирми, эшли торган хастаханәсенә барган, сменасына чыкмаган, ди. Сездән хәбәр көтә Күнеле сизенгән иде Бу әлеге дә баягы Жирән эше. Ул аны үтерергә, йә көчләп каядыр атып китәргә мөмкин. Сонгы хәбәренен кунагын шатландырмаганын Әнисә сизенде. Бүлмә уртасына торып басты, үзе дә сизмичә төклетураныкыдай нечкә билен ике яклап куллары белән кысты, болай да кыска халаты төз аякларын ачып, өскәрәк күтәрелде Әмма Сәет бу магурлыкны күрми иде. Анын миенә авыр бер нәрсә белән китереп бәрделәр, диярсең. Анын якын кешесе, бәлки, туачак баласы авыр хәлдәдер, ул монда томанлы, абстракт төшенчәләр турында ләчтит сатып утыра Ире ташлап киткән имеш Аны янында тота белү үзе зур сәнгать Хәзер хатасын андый башлаган, тик поезд китеп барган, терсәкне тешләп булмый. Тукта әле. синен бәхетсезлегендә бу чибәр ханымнын ни гаебе бар. Ул чын күнелдән сине кабул итте, ашатты, эчертте, дәвалады, рухынны баетты Беткә үч итеп, тунны мичкә ягып маташасын түгелме? — Гафу ит. Әнисә Мина телефоннан шалтыратып алгаларга кирәк Сүзебезне башка вакытта дәвам итәрбез! Ул Фәридәне табарга, ана ярдәм итәргә тиеш Чынлыкта исә Фәридәнең язмышын, укучыга мәгълүм булганча, башка адәмнәр, явыз затлар хәл итә Сакманов аны бөтенләйгә югалта... Дөрес, ул Фәридәне барлык мөмкин булган һәм булмаган чараларны эшкә жигеп эзләп карый Мәгәр җепнең очына чыга алмый Фатирында берникадәр вакыт явыз апасы яши. сонрак анда бөтенләй чит-ят кешеләр пәйда була Бәлки. Фәридәнең кушуы буенча апасы сатып киткәндер, яисә заманабыз рухыннан чыгып фараз кылганда, ятим калган торакны караклар тартып аттандыр Кайчандыр яраткан, язмышын, киләчәген анын белән бәйләргә карар кылган Сәет, хатынның ничек, ни рәвешле юкка чыгуын фаразлый атмаса да. җиденче тойгысы белән биредә Җирәннен мәкере яшеренгәнен чамалады. Адәм баласы гадәттә үз ягын каера, үзен аклый- аклана торганрак юлны сайлый. Сәет Сакманов та бу хакыйкатьтән чыгарма о\ та атмады Фәридәгә ихластан үпкәләде, сабыйларча рәнҗеде, әмма ана начаптмк п>гаиаир 9 М инистр урынбасары Ренал Абдулловичның үзенә битараф булмавын, яныннан узганда җылы һәм ымсынулы карашлар белән озатып казуын Әнисә Асылбаева сиземләми, тоймый дисәк, хатын-кызны тиктомалга рөнжетү булыр иде. Дөнья бизәкләре ир-атның үзләренә мөнәсәбәтен, анын юнәлешен, микъдарын күз карашыннан, баш борылышыннан тиктомаздан чәчен тарый башлавыннан, аяк атлавыннан шәйләп азазар. Күзләрдәге соклану, назлау, иркәләү, ымсыну, кимсетү, ярату дәрте, дәрәжәсе. башкортлар әйтмешли, төрле кимәлдә булырга мөмкин Ямьсез хатынны очраткач, ир-ат «ни өчен табигать анабыз бу ханымны шулай рәнжетеп. нечкә аяклы, күкрәксез, билсез, бәрәнге борынлы итеп тудырды икән* дип, үзенчә кызганып куйса, икенче урында «бу баланы бик оста кеше уйган, ата-анасы да чибәрләрнең чибәре булгандыр, гәүдәсе, йөзе кырт иткән, тик миңа карамас» дип, үкенечен белдерсә, өченчесе турында «бу ыспай туташ-ханымны кулга ияләштерү бик кыйммәткә төшәрме икән» дип. рухи вә матди байлыкларын «барлап» куярга мөмкин... Министр урынбасарын исә гади бухгалтерга кинәт туган мөнәсәбәтендә мәсьәләнең көтелмәгән, икенче ягы борчыды: бу ханымның теле аяклары төсле үк озын булса, унга-сулга мактанып, данны чәчеп, абруйны төшереп йөри торган бер җилбәзәк булып чыкса, ни хәл итәрсең? Шунда ук үзен тынычландырырга тырышты аңа сөйләп йөрүдән ни файда, үзен дә фаш итә ич, гаиләсе булган, хәзер малай үстерә, диләр. Курыксаң, нәфесеңне тый да. карт хатынын янында утыр. Сине кем көчли? Әле бит берәү дә, бигрәк тә Асылбаева кочагына ташланырга тормый. Үзенә күбрәк аласын түгелме, абзыкай? Карый-күзәтә торгач, ул Әнисәгә чын-чынлап гашыйк була һәм «озын аякны* үзенә карату хәстәрен күрә башлый. Бик кырыс, өйрәтелмәгән дала бияседәй кыргый, ир-ат белән гомумән аралашмаска тырыша, диләр Авызы пешкәнме, әллә холкы шундыймы, ачыклыйсы булыр. Ничә ел олы кәнәфидә утыру дәверендә гадәттә бүлек мөдирләре башкара торган шөгыльне үзенә алып, йөзенә эшлекле, кыяфәтенә кызыксынучан төсмер чыгарып, аларга турыдан буйсынган берничә төзелеш оешмасы буенча исәп-хисап отчетын үзе кабул итәргә ниятли. Секретарь кызына әмерен төшерә —Бухгалтериядән Асылбаева җиденче трест буенча квартал отчетын алып керсен әле. Хәлләре шәптән түгел, ди. Быел гына стенографистлар курсын тәмамлап, министрлыкка әтисе урнаштырган мәнсез кыз берничә кеше утырган бүлмәгә керә дә шыр ярып кычкыра. —Асылбаева биреләме9 —Биредә. —Срочно Ренал Абдулловичка отчет белән керегез. Компьютер артында утырган Әнисә, берни аңламыйча, як-ягына каранып «Нинди отчет9 Ни өчен мин?» дияргә үзендә көч таба. —Үзеннән сорарсыз? Мин кушканны үтәдем,—ди дә кыз, француз туфлиенен биек кара үкчәсендә урында әйләнеп, чыгып та китә ' Сөйләшүне күрше бүлмәдән, ачык ишектән ишетеп торган баш бухгалтер Асылбаеваны хисап белән чакыруны өнәми, үзенә каршы башланган этлек гамәленә, утырган урынына баз казуга юрап, турыдан-туры элемтә буенча министр урынбасарына үзе шалтырата. —Ренал Абдуллович,— ди, тавышына юкә чәчәге балы тамызып.— Сезгә ниндидер отчет кирәк икән. —Әйе шул,—дияргә мәжбүр була урынбасар, аңлата белмәгән ахмак секретаре белән һәр эшкә борынын тыгарга әзер, артык акыллы баш хисапчыны эченнән сүгеп. —Җиденче трест буенча отчетны карап аласы дигәнием. Акча шактый тотылган, объект тапшырылмаган, дип ишеткән идем. Мина эшчеләр ике ай хезмәт хакы алмыйбыз, дип шалтыраттылар,—дип, чыраен да сытмыйча җавап кайтара, уңышлы ялганына балаларча сөенеп. Министр үземә карарга кушты дип өстөмәкче иде дә тыелып калды Артыгырак булыр. Баш шәрифләре. хуҗасын коткарырга кирәккәндә, кайнатып чыгара икән борчак шулпасын! —Хәзер әзерләп алып керермен. Асылбаева да керсенме0 Бу объект белән ул эшләми. Җиденчене Надеждина алып бара •Бәйләндем шул тиле-миле белән, ни чуртыма сезнең җиленчеме унҗиденчеме трестыгыз, мина Асылбаева кирәк, шуны берәү дә акларга теләми», дип, эченнән дулап алгач: Тиз кертегез.—диде ул илләм кырыс тавыш белән. Тимергә тимер бәрелдеме диярсен. Баш хисапчы һәм Надеждина фамилияле ике өлкән яшьтәге чаным белән бик озаклап трестның планын, анын үтәлешен, бурычларын, кергән, чыккан жиһахтарнын туры килешен бик озаклап тикшереп утырдылар, шактый житешсехтекләрне. «сулга* киткән акчаларны таптылар. Ренат Аблуллович үзе дә чын-чынлап кызыксынып, кулына карандаш алып, язып сызып, санап утырды. Мәхәббәт уеныннан, азар-бизәрдән башланган тикшерү житди нәтиҗәләргә атып килә Бухгалтерлар каршында абруе арту бер хәл. кичен Ренат Абдултович министрга тресттагы хәлләр турында тулы белешмә бирә, тикшерү жибәрүне сорый. Мактауга саран министрның авызыннан җылы сүхтәр төшә: Рәхмәт. Ренат Аблуллович. молодеи. Безнен, текучка аркасында, конкрет объектлар, глобаль эшләр белән шөгыльләнергә вакыт калмый Менә син шул юнәлешне дәвам иттер,—дип, таралышырга рөхсәт дигәндәй, йомшак кулын бирә. Ренат Абдултович. рәхәтләнеп, килгән-киткән кешене кабул итеп, -текучка* белән шөгыльләнеп, көмеш калак белән һинд чәен болгатып утырасы урынга, шул -озын сыйрак* аркасында үзенә өстәмә, байтак җитәкчеләр белән араны катлауландыра торган эш сорап алды, трест хуҗалары белән әчелешле булып бетте. Безнен халык, бигрәк тә саф татар авылларында туып-үскәннәр тәрбиясе шундый: Асылбаева министр урынбасары янына керми Башлаган эшне, уйланылган уен ярты юлда калдырырга гадәтләнмәгән, ханымны күргән саен кытыгы килгән Ренал Аблуллович Асылбаеваны бүлмәсенә чакыру өчен жай эхти башлый. Миен туктаусыз шул нәрсә игәүләп тора Берничә көннән сон ул Әнисәне коридорда очрата: — Исәнмесез! —Саумысез! Ни өчен чакырткан көнне кермәдегез. Мин секретарьне махсус җибәрдем. Асылбаева унайсыхтанып. югалып, төртелеп кала. —Сон. җиденче трестны мин алып бармыйм ич! -Шуннан башка бит әле кешеләр арасында субординацияме. гадәти тәртипме булырга тиеш. Сез марксистик фәлсәфәне үттегезме0 —Әйе. безгә эләкте әле ул.—ди ханым, берни аңламыйча, коридорда министр урынбасары белән янәшә басып торуыннан унайсызланып, каядыр эчтән сизелер-сизелмәс горурланып. _ -Менә анда өлкәннәргә хөрмәт дигән пункт бар иде,—диде Ренал Аблуллович. ахмак сүз сөйләп алтын-көмештән кыйммәт вакытын эрам итүенә гарыәнеп Хәзер үтә кызыксынучан берәрсе ишектән атылып килеп чыкмый калмас. -Бүген алтыдан сон мина кереп чыгыгыз әле. Сүз бар. — Гафу итегез. Ренал Аблуллович, минем малайны бакчадан аласым бар. алтыда. —Ә ирегез0 Ул нигә кирәк алайса? —Ул заводта эшли, икенче сменада. — Башка жззргә күчәргә теләмиме сон? — Хәзер физиклар кемгә кирәк, аннан да кыскартырлар әле,—дигәндә, хатыннын ире өчен борчылуы ихластан кебек нде. Әлбәттә. Асылбаева ире оелән бергә тормаулары хакында әйтүне кирәк тапмый, дөресе, ояла. Шул арада кызыл ишекләрнең берсе ачыла, аннан чәйнек күтәргән ханым килеп чыга. Ренал Абдулловнч тавышын күтәрә төшеп, каршы килерлек урын капырмыйча — Керерсез кабинетка иртәгә. Сез куйган мәсьәләне төрле яклап өйрәнергә кирәк булыр. Аркасын юри туры тактадай катырып, озын-озын атлап, министр бүлмәсенә таба китә Анда керми, як-ягына карана, кеше-мазар күренмәгәч, кире китә Әнисә тәки ватылмый торган, калын кабыклы чикләвек булып кала оит әле Министр урынбасары ана коридорда сүз каткан чорда Асылбаева инде ире белән рәсми аерылган булып, Рөстәм дус кызы Надия янында яшәсә дә. Әнисә безнен капчыкта озак ята алмасын, тишеп чыгасын аклаган хәлдә дә. үзенен гаилә хәлен озын колаклардан, хәрәм телләрдән һәм майлы күзләрдән яшерергә, эшендә дә сиздермәскә тырышты Министр урынбасарының чакыруын онытмаса да, затлы бизәлгән ишеккә шакырга ашыкмады. Нигәдер күңеле тартмады, аягы атламады, поши баласыдай, бнлгесезлектән курыкты. Ни йомышы булыр икән ана—зур кешенен. өлкән агайның—гади санаучыга0 Әнә алар бер бүлмәдә ничәү утыралар. Ломга каршы торырлык алым юк диләрме әле. Әнисәгә теләсә- теләмәсә дә. канаты сынган коштай Ренал Абдуллович каршысына килеп тез чүгәргә туры килде Алла юк дип кара инде шуннан соң. Мәсьәлә мондыйрак борылыш ала. Министр урынбасары үз кулы белән Асылбаеваны премия алучылар исемлегеннән сызып ташлый. Баш хисапчының дәгъвачыга җавабы әзер: —Мин аңлатма биреп торырга тиеш түгел. Якын күреп кенә әйтәм синең эш вакытында гәзит укып утырганыңны, бер көнне эштән ярты сәгатькә иртәрәк киткәнеңне министр урынбасарына җиткергәннәр Кимсетелгән аркадашын яклап Надеждина күтәрелә: —Дөрес түгел, гайбәт, ялган сүз бу. Асылбаева арабызда ин тырышы, иң булганы. Матди ягы бик кыен, ярдәмгә мохтаҗ. —Мин бу мәсьәлә белән Ренал Абдулловичка кергән идем. Муклашка үземә эләкте. «Без хәерчеләргә хәер өләшүче оешма түгел. Онытмагыз, борыныгызга киртләп куегыз. Бәлки, ул сезгә ялагайлана белә торгандыр, чәй ясап, көмеш кашык белән чәчәк балы болгатып кертә торгандыр. Шунын өчен күтсрәгегез белән амбразураны каплыйсыздыр», дип, кабинетыннан әрләп чыгармасынмы. Баш хисапчының гозерен кире кагып, телефонга ябышкандай итсә дә, беркая шалтыратмады. Яртылаш пеләш башын, чокырлы ияген сыйпап, вакыйга- хәлләрнен дәвамын көтәргә булды. Анын теләге, хыялы—үтенеч белән Асылбаеванын үзен кертү Нарасыйнын бер гаебе юк. Мәгәр шулай кирәк. Баш хисапчы Асылбаеваны бүлмәсенә чакырып, хуҗа белән ике арада булган сөйләшүне, премияне бирдерү өчен җан атуын арттырып, күпертеп тапшыра. —Хәзер үзен кер! Акча кирәк булса. —Сезгә кул куймаганны, мине кешегә дә санамас инде ул. Бала- чаганы. Инде иллесен ваклаган, түгәрәк табак битле, шадра хисапчы хәйләкәр елмаеп, эченнән генә «яшьләр белән эшләргә ярата диләр аны»,—дип уйлап куя. Балалар бакчасы, квартира өчен бурычларын күз алдына китерә дә, Әнисә бар кыюлыгын йөрәгенә төйнәп, җаваплы ишеккә кага. Ренал Абдуллович һич көтмәгәндә, уйламаганда Асылбаеваны, туган сенелесен каршы алгандай, җылы кабул итә. Әрләнеп, тиргәнеп, эт итеп сүгеп чыгаруга әзер булып кергән Әнисә югалып кала. ’ —Әйдәгез, Асылбаева, кем әйтмешли, түрдән узыгыз. Чакырып кертә алмадым Ни йомыш? Үзегез кердегез. —Менә ни иде. Премия... мәсьәләсе. ^ —Нәрсә булган премиягә, безнен аралашу чарасындагы сүзләрнең, мин синайтим, ин начары түгел ул... —дип тезеп китә теге. Министр урынбасарының күпсүзлелеге Әнисәнен зиһенен чуалп Шулай ла гозерен ярып салырга үзендә көч таба. — Мине премиядән сызып ташлагансыз. Катыруыгызны сорап кергәнием. Баш хисапчы кулына тоттырып керткән кәгазьләрне кин. озын өстәлгә жәеп сала. Ренал Абду.глович. йөзенә гажәпләнү. аптырау, шаккату, тагын әллә нинли мәгънәләр чыгарып, ике кулын күкрәге турысына куя. —Минем берәүне^ бернинди исемлектән сызганым юк. Бу пычрах эшкә мине бутамагыз Иале. йале. . Сон мин зәнгәр кара белән, гомумән, эш итмим Кара кара белән сезнен фамилияне язып куям. Ярый, кемдер ясаган хатаны төзәттек. Инде канәгатьме, сеңелем0 —Рәхмәт инде. Ренал... —Абый... Министр урынбасары, кәгазьләрен күкрәгенә кыскан бәхетле Әнисә янына чыгып, аны дусларча гына кочып ала. аркасыннан сөеп, ишек төбенә чаклы озата бара -Теге вакытта башлаган сөйләшүне дәвам итәрбез. Иркенрәк вакытта керерсен әле Ярый, ярый,—дип чыгып китсә дә. күңеле нидер сизенгән Әнисә, әлбәттә, хужа бусагасын үз теләге белән атлап үтми. Тиздән министрлыкта гел булып торган янартулар. кыскарту-үзгәртүләр башлана. Бу низаг бухгалтерияне әйләнеп үтми. Егерме кешёнен өчесен кыскартырга яисә башка эшкә күчерергә кирәк булса, икесен үстерү мөмкинлеге туа Берәү үлми, икенче көн күрми, диләрме әле. Шадра йөзле, дүрт почмак битле хәйләкәр ханым берәүне дә кыскартмыйча, вазифаларны арттырып, кемгәдер эш сәгатьләрен киметеп, елап, ялварып, барлык кешеләрен саклап кала Бер ялкау хезмәткәрен кадрлар бүлегенә күчерүтә ирешә. -Сез бигрәк төлке, юха кеше икәнсез. Флера Гиззатовна.—дип. Ренат Абдуллович ханымны мактап та куя. Министр урынбасары кемнәрнедер үстерү, хезмәт хакларын арттыру мәсьәләсендә тәкъдимнәр көтә Хәйләкәр ханым кукуруз күчәнедәй борынын тирләтеп, юк-барны сөйләп утыра бирә —Безнең сүз тәмам бугай -Юк алс. Абдуллович. ин важный мәсьәлә калды. Нәрсә тагын0—ди бүлмә хуҗасы, төсле карандашларын бармак араларында уйнатып _ и*е кешенен хезмәт хаклары белән бергә дәрәжәләрен дә күтәрергә тиешбез Яна бүленеш буенча -Карале син аны. мин бу хакта онытып та җибәргәнмен. Еллык отчет төзеп утырам, баш тубал төсле Ярый, кемнәрне тәкъдим итәсез? -Берсенә Надеждина дигән ханымны дип торам Сез каршы килмәсәгез. — Уйлап карарбыз. — Икенче тәкъдимемне сез кабул итмәссез дип. әйтергә куркам Үземнен эчке ышануымча, шуннан да әйбәт кандидатура юк —Кем инде ул сезнен фаворитыгыз, табышыгыз. Баш хисапчы кыйммәтле ислемай анкып торган кесә яулыгын чыгарып, маңгаен, борынын сөртеп алгандай кылана. —Сез каршы килсәгез дә. әйтеп калыйм инде. Әнисә Асылбаева. “43*- ш*пшә тешләгәндәй урыныннан сикереп тора «Бетте баш. гомерлек дошман булып калам шул озын сыйрак аркасынчмкми ™^ЫМа ЭНЫ үстерергә «аташам сон әле., ди. борынына бәреп баиГхисштчы ЭрСРӘК ТОЗЛЫ ™Р бөртекләРен бУ ю™ сөртеп тә тормыйча б ө т е н к а р ш ы куярга жыенасыз.-дип. урынбасар сүзне оөтенләй башка юнәлешкә алып кереп китә. Премия мәсьәләсендә үзен кыен хәлдә калдырганнары өчен чын күңелдәнәрләп алгач, бүлмә хуҗасы нәтиҗәсен ясый — Штатное расписаниене үзгәртегез Тик үзләренә хәбәр иткәнче Надеждина. Асылбаева берәм-берәм мина кереп чыксыннар. Сөйләшмичә, аңлатмыйча, башларына төймичә, боерыкка бирергә ярамас. Адәм баласы рәхмәтле була белергә тиеш Баш хисапчы, берни аңламыйча, папкаларын күтәреп чыгып китә. Ин әүвәл Надеждина керә Саф славян тибындагы, килешле битле ханым икән Сары, пумала чәч. ачык зәңгәр күзләр, почык борын Тик гәүдәсе генә як-якка мул булып бүлтәйгән. Артык таза хатыннарны яратып бетерми иде Ренат Абдуллович. Надеждинаны каршысындагы урындыкка утыртып, министр урынбасары бик озаклап кәгазьләрне өйрәнде Ире ЖКО да эшли, ике баласы бар икән Ренат Абдулловичнын көтелмәгән, сәер сораулар бирергә яратуы турында баш хисапчы кисәткән, каршы әйтмә, килеш, «сезгә яхшырак күренә», дип әйтергә өйрәткән иде. Валентина Ивановна, әйтегез әле, бушлай сыр кайда була?—диде бүлмә хуҗасы, ярым шыпырт тавыш белән. — Белмим.—диде югатып катган ханым. —Шулай да. Сезне үстерергә җыенабыз икән димәк... Шунда Флера Гиззатовнанын сүзләре келт итеп исенә төште. —Сезгә яхшырак күренә. Ренал Абдуллович. Жавапган канәгать калган министр урынбасары, мәче төсле йомшак кына атлап, кабинетын урап килде, урындыкта җәелеп утырган Валентинаның җилкәсенә кулларын куеп: —Дөрес әйтәсез. Бушлай сыр тәбедә генә була Ә аннан кулны, аякны җәрәхәтләмичә, ризыкны алуы кыен Менә без. җитәкчелек, шул авыр вазифаны үтәүне үз өстебезгә өеп. сезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Бичара Валентина нишләргә, үзен ничек тотарга белмичә утыра бирә. Ренал Абдулловичнын болай җыйнак кына күренгән куллары авырайганнан авырая бара, әйтерсен лә. алар металл белән алышына. Җылылык та инә үзләреннән Җил кал әр аша үтеп, аяк табанына барып җитә. Тизрәк алсын иде инде мәрхәмәтле кулларын. —Шулай килештек. Валентина Ивановна. Бүгенгесе көннән сез минем кадр, мина хезмәт итәсез. Бары мина...—диде, ун кулын өскә күтәреп, чәнчи бармагын тырпайтып. Сонгы сүзләрнен тирән эчке мәгънәсенә төшенеп җитмәсә дә. «рәхмәт, рәхмәт, әлбәттә, шулай» дип, ханым ишеккә арты белән китте, бусагага абынып чак кына егылмыйча, коридорга чыкты. Бар булган һаваны мул күкрәгенә җыеп алырга омтылгандай, тирән итеп сулады. Җилкәсен министр урынбасарының куллары басып торганда, ул сулыш алудан бөтенләй туктаган булган икән. Соныннан Надеждина «анын куллары гипноалы. ул мине үзенеке итте, шул куллары белән дәшсә, теләсә кая барам, теләсә ни эшлим» дип сөйләгән икән, сер итеп, бик якын дустына. Ишектән Асылбаеванын аксыл-конгырт башы, ак чырае күренгәч, Ренал Абдуллович «гипнозлы» кулы белән изәп. чыгып, көтеп торырга кушты (утырсын, әйткән вакытта керә белергә иде), янәсе телефоннан сөйләшә. Бераздан ул аны үзе чакыртып кертте, күптән түгел Надеждина бизәгән урындыкка утыртты. үзе әйләнә торган күн креслосы янына барып басты Утыргычта гәүдәсе кечерәеп, сенеп калганны белә иде Озын буйлы, төз гәүдәле, чибәр ханым янында анын гәүдәлерәк күренәсе килгәндер инде. —Тәк, сезгә ничә яшь була инде. Асылбаева9 — Кулыгыздагы кәгазьдә барысы да язылган. Егерме сигез... —Яшь тә түгел, карт та түгел,—дип. үз алдына сөйләнә-сөйләнә, министр урынбасары хатыннын анкетасын өйрәнгәндәй була. —Бер француз әйткән ди: мәхәббәт ике яклы, берсе ярата, икенчесе үзен яратырга рөхсәт бирә. Вакыты белән яратучы ир-ат, ә икенче очракта хатын-кыз була, ди Рольләр алышынып торса да. нәтиҗә шул ук: ике җанга, ике тәнгә бер мәхәббәт. Әнисә тыйнак, тәрбияле, тәртипле ханым булса да. кирәк вакытта үз сүзен әйтә белә, үзен нахакка рәнҗеттерми. Тормыш аны кагып-сугып кына калмады, күп нәрсәгә өйрәтте. Юмор хисе дә бар иде үзендә -Карагыз азе. анкетаны үзем тутырган идем, мондый акыллы сүзләрне язмадым кебек анда. Хәзер инде бүлмә хуҗасына сүзгә үзгәрәк юнәлеш бирергә туры килде —Искә төште шул. нишләптер... Сезнен фатирыгыз бармы? -Юк Әүвәл иремнен әти-әнисендә яшәдек. Хәзер частныйда торам Улым белән. —Ирегез? —Аны урладылар... Иптәш кызым. —һм Анысы бик үтс әйбәт түгел икән — Нишләмәк кирәк. Ярый әле авылдан ярдәм итеп торалар азыктатек белән. Мәрхәмәтле ты аз аучы булганда, хатын-кыз яраткан темасына кереп китеп, озын-озак сөйләргә мөмкин. Ренал Абдуллович аны бүлдермичә тыңлады, сүзеннән бигрәк үзенә карап сокланып утырды. Әнисәнен гәүдәсе гүзәл камиллек үрнәге иде һәр тарафтан килгән, ана сәгатьләр буе сокланып карап торырга мөмкин. —Сез фатирга чиратта торасызмы? —Әйе. тик ул тиз булмастыр. — Бер жае бар.—министр урынбасары кызгылт өстенә кара сызыклар җибәрелгән тар паласта йөренеп аллы Ханымның яныннан, дөресрәге, артыннан узганда, шулай ук иңнәренә кулларын куеп, үтә күренмәле алсу колакларына өрәсе, урындыгы-ние белән күгәреп аласы килсә дә. ярамас эштән тыелып калды Ихтыяр көче өчен үзен мактап алды: арзанлы алымнар чын зыялылар өчен түгел. Түз йөрәгем, түз. рәхмәте бер булыр. Ханым анын ягына борылды, озын бармаклы ак кулларын өстазгә куйды Зәнгәр күзләрендә аптырау, кызыксыну, ышаныч, тагын ни. дигән сорау билгеләре чалкан ята. Ашыгу министр урынбасарынын көн тәртибенә кертелмәгән. Борчылып, уйланып, өметләнеп утырсын әле. Сүзне тизрәк тыңлар — Без җиленче трестнын финанс-икътисади хәлен җентекләп тикшерәбез Әгәр яна урынга раслансагыз, мин әле министрны ышандырырга тиешмен, сезне ревизия әгъзасы итеп кертергә була. Анда үзегезне һәр яктан әзерлекле, ус&з. явыз һәм кирәк вакытта ике адым алга, бер адым артка атлый торган хезмәткәр итеп күрсәтәсез! Актларга кул куйганда, мин шундый шартымны әйтәм мина һәм Асылбаевага бушаган бер бүлмәле квартира бирәсез Юкса, эшне хөкем оешмаларына тапшырабыз! -Ничек инде ул. Реназ Абдуллович. бер бүлмәле фагир сезгә дә. улым белән мина ла була ала'1—дип. Әнисә бодай да зур күзләрен теннис шарыдай түгәрәкләп, бүлмә уртасында туктап калган урынбасарнын йөгерек соры күзенә, түгәрәк битенә, чәч коелу сәбәпле тагын да кинәеп киткән маңгаена текәде —Шаяртам сана. Әнисә Мортаювна, шуткую диләрме әлс. Мин өй котларга килермен. Димәк, ул мина да була. Ярый, бетте Без монда ике хыялый сәрхүш. тумаган тайнын билен сындырып утырабыз... Максатыбызга ирешү өчен, ай-һай. күп көч куясы булыр. Тик бергә булу кирәк. • Нигә бу абзый мине шулай якын күреп, терсәкләрен каната-каната ярләм итәргә җыена1» дип утырган Әнисәнен алсу иреннәреннән: —Нинди мәгънәдә бергә булырга?—дигән сүз төште. — Менә шулай,—дип. Ренал Абдуллович хатыннын бармакларын йомшак кулына алды, иреннәренә тидерде. Бүлмә хужасынын иреннәре кызышкан әлс генә мичтән төшкән коймак кебек кайнар иде Мондый мөгамәләгә бик күнекмәгән Әнисә, колакларына чаклы кызарып, тиз-тиз атлап чыгып китте. Бүлмә хужасы әүваз ханым югалганчы арттан карап калды, аннан йөзен чытып, бала-чага белән вакыт уздырам дигәндәй, кулын селтәде Мәгәр вәгъдәсендә тора торган кеше буларак, «А» хәрефен әйткәч, «Б» сын да әйтергә булды. Кем белә. Бәлки ханымга акыл керер әле, изгелекнең оәясен онлау дәрәҗәсенә күтәрелер. Ренлл адәм батасы өчен ин четерекле, бөерләрне әрнетеп, ин изге затларны кешелектән чыгарган проблеманы—фатир алуны хәл итте. Бераз түләү бәрабәренә хәтта ике бүлмәлесе килеп чыкты. Әнисәнен, кысмыр хуҗдоикә буларак, аз-мазлап җыйган акчасы булып чыкты, әлеге дә баягы әнисе Шәмсия ханым да ярдәм итте. Әнисә җәһәт кенә күченеп куйды, озакка сузмыйча, бергә эшләүче хезмәттәшләрен, шул исәптән баш хисапчыны чакырып алды. Бүләкләре дә булды, изге теләкләре дә кызганмыйча әйтелде. Әнисәне эшкә җитди каравы, ярдәмчеллеге, сүз йөртмәве, азгын ир- атны якын җибәрмәве өчен яраталар. Кабымлыкларны тәмләп, төрле-төрле шәрабларга сәлам биргәч, Әнисә пилмән салырга аш-су бүлмәсенә чыкты Уйламаганда, -ярдәм итәргә* дигән булып, баш хисапчы анын кырына бөялде Ишекне ныклап япты. Кечкенә көзгедән үзенә караган булды Шадраларына аракы килешкән, ялт-йолт киләләр. Шадра йөрәк яндыра дип. дөрес җырлыйлар. Шулай үзе турында сөйләнә-сөйләнә сорап та куйды — Ренат Абдуллович дим. фатирынны күрдеме әле? Әнисә кирәкмәгән эштә тотылган бала шикелле тотлыга-тотлыга —Юк әле. Килгәне юк,—дип кенә әйтә алды, чөнки сорауның максатына төшенә алмады. Хәйләкәр кысык күхтәрен көзгедән алмыйча гына: —Вакыты юкмы?—дип сорап куйды шадра. —Белмим. Чакырганым юк. Баш хисапчының күзләре аучы мәченеке төсле кинәт үзгәрде. Усатланды. кырысланды. —Син нәрсә, кызый. Авыллыгыннан котылырга вакыт. Безнең көннәрдә кемгә мондый фатир эләгә. Бушлай диярлек. Яхшылап әзерләнеп чакыр! Әнисәнен күңеленә каядыр укыган җөмлә килде: —Әмер белән үлеп була, әмер белән яратып булмый. —Не дури,—дип. кырт кисте шадра ханым. —Синен аркада бөтен бухгалтерия акчасыз, өстәмә түләүсез калсынмы? Аны бер кочаклап ятканнан у кан коелырмы? Беләсен килсә, шундый кешенен сина күз салуы—синен бәхетен. Аш-су бүлмәсен шаулатып көлде, сосиска кебек симез бармагы белән янап, судагы көймә кебек чайкала-чайкала, чыгып та китте. Әнисә ияк астындагы чокырчыгы, икенче ияге, күз төпләрендәге капчыклары белән Ренат Абдулловичны аш-су бүлмәсендә күз алдына китерде Күңелен кара шом биләде, пилмәнен бутарга онытты Шул арада як-якка жинелчә чайкалып, баш хисапчы янәдән аш-су бүлмәсенә килеп керде. —Аны чакырганда өстәлен бүгенгедән дә матуррак булсын! Суга батучы саламга ябышкандай, Асылбаева: —Бәлки, икәү бергә килерсез,— диде. —Минем заманым узган, кызым. Хатын-кызнын бәхете бик кыска шул. Бакча җимешенеке төсле генә, дәрте кала, дәрманы юк, дәрманы табылса, сина караучысы сәләмә, тирес кеше була. —Мин аны. үзем кереп чакырыйммы? —Бала-чага белән башым катты, иртә картаеп беттем инде Әлбәттә, үзен, бүлмәсенә кереп, фатир өчен рәхмәт, үзегез күреп китмәссезме икән, вакытын билгеләсәгез иде дин. —Мин рәхмәтемне әйттем инде. —Ул синен коры рәхмәтенә мохтаҗ дип уйлыйсыңмы, матурым? Тагын бер әйт: дога күпме кабатласаң да дога булудан туктамый. —Шадра йөрәк яндыра,—дип сөйләнә-сөйләнә. баш хисапчы тирән фәлсәфи мәсьәләләргә кереп китте —Хатын-кыз ни өчен яши дөньяда? Берәү әйтер яраткан эше. балалары өчен. Алары да кирәк. Ләкин хатын- кыз кемгәдер кирәк булганга яши. Ирләрне без эшкә, иҗатка рухландырабыз. ә алар үз чиратларында безнен матур һәм башка якларыбызны кайгыртуны өсләренә алалар Аждаһа кебек ыжгырып, секунд саен корбан сорап торган дөньяда язмышын белән берүзен калу—ин олы фажига. Әнисә күңеле белән бу сузләрнен анын өчен сөйләнгәнен, ал кан иптәшнен хаклы булуын анлый Шундый олы яхшылык кылган кешегз рәхмәт әйтмәү—дуңгызлык. Барысы да шулай яшәгәч, мин генә ак карга булып кала алмыймдыр. Флера Газизовна але фикерен тәмамламаган икән Өстәл артында элеккеге тостларына өстәде —Сез инде мин ирләр өчен эчәргә тәкъдим итәр дип көтәсез. Алар арасында да яхшы кешеләр бар,—дип, ат кебек, башын артка чайкап, көлеп куйды.—Әмма мин, кызларым, мәхәббәт өчен күтәрергә тәкъдим итәм Мәхәббәт ул кайберәүләр уйлаганча, айга карап уфтану яисә яраткан иреннен кочагына кереп яту гына түгел. Мәхәббәт ул—туган илеңне, анаңны, балаларынны. эшенне. баш хисапчыңны ярату дигән сүз. Димәк, минем өчен каплап куябыз. Әнисә, елаудан туктаган сабый балалар кебек, көрсенеп куеп, пилмән бүлә башлады. —Бу дөньяда, кызым, за все надо платить.—дип. аш-су бүлмәсенә чыгарга җитешкән баш хисапчы тулы тарелканы алып, юри артын уйната- уйната. залга үтте. Әнисә икенче атнанын шимбәсендә Ренал Абдулловичны чәйгә чакырырга карар кыла. Дөрес, очрашуны бер атнага кичектерергә туры килә Министр урынбасары чит илгә китеп бара. Фатир карарга буш кул белән килми, командировкадан алып кайткан алтын чылбыр бүләк итә. — Мин сине. Әнисәкәем. еш борчымам. Вакытым да юк. Әмма синен арка терәген буласым килә.—ди. кичке уннарда өенә җыенып. Ренал Абдулловичнын: —Әнисә, сез ирегезне ярата идегезме?—дигән ярым шаян соравына ханым: -Кем белсен инде. Яраттым, бугай.—дип жавап бирә. —Ул сезгә турылыклы идеме? — Элек ышана идем, хәзер бер вакыйгадан сон. шикләнәм һәм ышанмыйм... • Шикләнү, ышану-ышанмау* кебек сүзләрне куллануга мәжбүр иткән вакыйга-хәлләр Әнисәнең күз алдында. Ул үзе өчен шундый нәтижә ясады: хатын-кыз арасында чын дуслык, бирелгәнлек була алмый икән Араларына ирләр исе кергәнче генә мәңгегә бергә булырга дигән вәгъдәләр бирелә—чырык-чырык көлешүләр, кулга- кул тотынып ахирәт дуслар булып йөрешүләр араларына икенче жснсс вәкиле килеп тугланганчы гына дәвам итә икән Менә шулай берничә ел дәвамында Әнисә Асылбаева Ренал Аблул ловичнын сөяркәсе вазифаларын үтәде Министр урынбасары еш борчымады Атнанын һәр шимбәсе аныкы иде Матди яктан Әнисә кайгы-хәсрәт күрмәде Башка ир-ат белән бәйләнмәскә нәзер әйткән иде лә.. Яэмышнын үз сызыклары бар икән шул Әллә каян сөйкемле сөякле Сәете очрап куеп, бөтен көртләрне бутады Инде нишләргә9 Ренал Аблулловичка бу хакта ничек әйтергә9 Әйтми ярамас, намуссызлык булыр. 10 В атикан профессоры Альфрел Геллернын Казанга беренче килүе түгел Яхшы танышлары, дуслары биредә байтак. Инде алтмышның өске ягына чыккан б\ католикнын төп сыйфаты—туктаусыз эзләнү, төпченү һәр нәрсәнен асылына барып жмтәргә омтылу. Ул кыска гына вакытка килсә лә, чиркәүгә керә, мәчетләрне өйрәнә, туганнар каберлекләрен йөреп чыга, синагогада ремонт эшләренен акрын баруы өчен борчыла Артык кызыксынучан холкы өчен аны дусларча «Ватикан шпионы* дип үртәп карадылар, кайсыдыр гәзиттә шул рухта язып та чыктылар Анын бу кушаматка исе китми, рәнҗеми, үпкәләми, эре тешләрен күрсәтеп елмаеп, очлы оашындл бик сирәгәеп калган аксыл чәчләрен, гайбәтләрдән арындырган шикелле, нык. таза бармаклары белән сыпырып ала да. тагын сораулар яудыра: «Христианнар белән мөселманнар арасында хәзерге паритет нәрсә белән аңлатыла? Татарстан мөфтие Уфадагы дини идарәгә буйсынамы, ни өчен Кремльдә төзелә торган мәчет Колшәриф исемен йөртә, кем ул Колшәриф, анын турында истәлекләр укып буламы '- һ.б. Әгәр бәхәстә катнашучы берәр әрсезе сорау белән читкәрәк .шып китмәсә. аны борчыган, кызыксындырган мәсьәләләрнең иге-чиге булмаячак. Профессор Рамил Вәлишин Алмания галиме килү хөрмәтенә кафедрасында чәй мәжлесе оештырырга булды. Аспирант вазифаларын тырышып башкаруы өстенә. чит илдә белем эстәп кайту турында хыялланган Мисхәткә оештыру эшләре, шул исәптән Сәет Сакмановны эзләп табу, чакыру бурычы йөкләнде... —Мин галимнәр арасында ала каргадай утырмаммы? Бу бүкәй нишләп йөри але димәсләрме? Аннан килеп, үзен беләсен. Миехәт, Ваһапов абыен белән соңгы күрешүдән сон. мина мәҗлесләрдә утыру... аялыйсын инде. Мин але Асыл бае ва алан фатирыннан артык читкә чыгып, күренеп йөргәнем юк. Миехәт әйтеләчәк уеннан кызлар кебек колак очларына чаклы кызарды да. фикерен ярып салды. —Сәет Яруллович. сезгә андый уеннардан читтәрәк йөрисе иде Кешегә гомер бер генә бирелә. —Кандарда гына йөрми, ниләр күрми, ир-егеткәй белән ат башы.— дип. Сәет әүвәл. яраткан егетенә, шаярып җавап бирде, аннан өстәп куйды: —Йомырка тавыкны өйрәтә башлады түгелме? Миехәт тагын да ныграк кызарынды, бүртенде. Сәет абыйсы тәнкыйть күгәрми икән инде —Мин яратканнан гына әйтәм. Күңелегезгә авыр алмагыз. Сакманов бу юлы кулын гына селтәде. Янәсе, бу темага артык сүз куертмыйк. Миехәт тә үз өстенә күбрәк алганны аялады: акча да сора, ничек яшәргә дә өйрәт. Тузга язмаганны. Йомышын үтисе бар ич. — Рамял абый сезне персонально чакырырга кушты. Аннан сон., аннан сон безнен мәҗлескә бераз спонсорлык ярдәме кирәк булыр дигәние,— диде Миехәт. аяк бармакларына чаклы кызарып. —Сон сүзне шуннан башларга иден. Мине ни өчен дәшкәнегезне бодай да чамалый идем.—диде Сәет, әрләгән булып. Кесәсеннән чыгарып шактый акча тоттырды. —Нәрсә кирәген үзен белеп алырсың. Сәгать ничәгә? —Өчкә. Бинанын дүртенче катына күтәрелерсез, үзем каршы алырмын. Озын буйлы, ак тиреле озынча битле, какча гәүдәле Ватикан профессорын Сәет ошатты. Үзен бик гади, жаялы тота, безнен берише галимнәр кебек күркәдәй кабармый, һәркемне тигез күрә. Алдына ни куйсалар, шуны ашый, нәрсә салсалар, үзенә кирәгенчә эчеп куя. Русчасы шактый кам ял. биш-алты чит тел белә, дяләр. Рамил Вәлишин Сәетне, күптәнге танышын очраткандай, кочаклап ук алды Кәефе яхшы күренә. Өстендә куе конгырт төскә зәнгәр сызыклар йөгерткән йон костюм, аягында чем-кара ялтыравык туфлилар. Үлчәве зуррак булса да. аяк киемен яратканын яшерми, жае чыккан саен түфлиен ачык урынга чыгарырга ашыга: янәсе, күрегез, абзагыз соңгы мода буенча киенә Хәл-әхвәлләр сорашып, капкалап алгач, күрше кафедрадан кергән профессор, чәчсез башын сыйпап алды да. ике бармагын өскә күтәреп, сөйләшүгә юнәлеш бирергә булды: —Профессор, бөтен империяләр иртәме, соңмы таркала, юкка чыга дигән фараз яши. Безнен Русия бу гомуми кагыйдәгә буйсынырмы, әллә жир шарынын сонгы динозавры булып кхлырмы?—дип. бераз шаян рухтарак сорау ташлады. ’ Немеи профессоры бу катлаулы сөальгә җавапка әзерләнеп, күзлеген эзләп, кара күн чантасынын бүлекләрен актара башлады. Вәлишин төрттереп алды: 6. -к. У.» м 1 —Әзер ждвабыгыз бармы әдлә? Шуны укып бирергә әзерләнәсезме? Геллер өске иренен күтәреп, алгы эре тешләрен күрсәтеп, елмайгандай итте —Юк. курыкмагыз. әфәнделәрем Берни укырга җыенмыйм. Күзяек фикерне тупларга ярдәм итә. анын белән акыллырак күренәсең, диләр Кемнен генә үзеннән акыллырак булып күренәсе килми икән? Мондый мәсьәләнен килеп чыгасын сизенеп, алдан үзен әзерләп килгәндәй. Альфред Геллер бик тәфсилле. Сәет фикеренчә. ышандырырлык ждвап бирде Сүзен кискен җөмлә белән башлап җибәрде. —Русия империясе һичшиксез таркалачак дип уйлыйм. Хәзер үткән бөеклек һәм алдаучан хис белән яшәүче күпләргә ошамаячак фикеремне исбатларга тырышырмын Һәркем үз иманы, аклавы, ышанычы белән калырга хаклы Мин сезнен дөньяга карашыгызны үзгәртергә җыенмыйм Бирелә сөйләгәннәрем—шәхси фикерем Кешелек тарихы ифрат югары дәрәҗәгә ирешкән мәдәниятләрне, отыры көчле империяләрне хәтерли. Күбесе үсешенен мәгълүм үренә күтәрелгәч, нисби ноктага җиткәч, байлыгына, рәхәт тормышка чыдаша алмыйча, эчтән чери, таркала башлый, хакимияткә дәгъвачылар күбәя, үзара талаша, ызгыша башлыйлар, шундый низагларны гына көтеп утырган ач күршеләр, яклаучысыз сарык күреп котырынган бүреләрдәй, майлы калжага ташланалар, аны талый, йолкый, суыра башлыйлар Башка мәмләкәтләр исәбенә яшәгән империя таркала, анын урынында еш кына башка этник милләтләр формалаша, игътисадый-сәяси яктан артарак калган, элгәреннән кайтышрак дәүләтләр оеша -Мисаллар китереп булырмы0—дип. сүзгә кысылды берсе. —Мисаалар дисезме’ Алары бихисап Хәзерге Греция үзенен бөек бабасы Элладага бөтенләй диярлек охшамаган Теле башка, мәдәнияте үзгә, туризм исәбенә яшәүче уртакул бер ил. Италия борынгы Рим. Византия империяләре дәрәҗәсенә беркайчан күтәрелә алмаячак. Мескен Македонияне Александр-Искәндәр Македонскийнын туган җире буларак кына беләләр. Каһирә янындагы пирамидалар, серле сфинкслар—борынгы Египет мәдәни үсешеннән сакланып, безнен чорга килеп җиткән үткәндәге бөеклекнең монсу истәлекләре. Инк һәм Майя цивилизацияләре чәчәк аткан төбәкләрдә урнашкан Латин Америкасының ярлы илләре бу олы рухи байлыкның варислары санала алалармы? Пычракка, хәерчелеккә баткан Монголия Бөек Чынгызхан империясенә пародия, карикатура, үткәнмен олылыгыннан каһкаһәле көлү булып кына кабул ителә ала Кунак шунда тукталыш ясап, рюмкасындагы шәрабны тәмләп алгач, мәҗлестәшләренә карап алып, дәвам итте. — Гарәп халифәтенен чая чагын, дөньяны тетрәткән чорын искә төшерегез Хәзер анардан нәрсә калды0 Америка әйткәнне үтәргә әзер торучы мескен, көчсез вак дәүләтләр калды —Гыйрак әлегә бирешми,—дип өстәргә кирәк тапты жиз башлы профессор Бу кысылуны җитдигә алмыйча, дин галиме мисаллар тезеп баруын дәвам итте. —Госманлы төрек империясенең куәтле дәверен күз алдына китерегез Ярты Ауропа анын көенә жырлалы Ә хәзер Төркия—Америка кубызына биюче илләрнен берсе Сез әйткән мөселман Гыйрагын бомбага тоткан Америка самолетлары Төркия җиреннән очып чыга. Кая дин бердәмлеге. С®Я/|*”’ТКӘН мөселманлык? Безнен Ауропа хәлләренә килсәк тә,—диде профессор, алдында торган рюмкадан аракы йотып куеп.—шул ук барча империяләрне кырып баручы закончалыкның үтергеч көчен күрербез Урта гасырла Португалия, Испания күтәрелеп алалар, сүнәләр Наполеон Франинясенен лөньяны калтыратып тоткан бөек чоры озакка бармады кмуяиГ" ГПСрИЯСенен чикләрендә кояш батмады, әмма хәзер ул кеп каллы Ө,енче Р'ЙХ кинат күтәрелде һәм шэ« кеоек сүнде Димәк, җир шарында мәңгелек империя әлегә булмаган Яна көчле дәүләт туа, үсә, билгеле бер биеклеккә күтәрелә һәм юкка чыга Мәскаү империясе 1917 елнын февраль инкыйтабыннан сон таркалырга, юкка чыгарга тиеш иде. Ленин белән большевиклар урыс державасының гомерен дистә елларга озынайттылар —СССРны патша империясенең турыдан-туры дәвамы дип карау фәнни яктан дөрес булырмы'—дип, сорау бирде мәжлестә катнашучы күзлекле доцент. —Фәнни яктан әйтә атмыйм,—диде Ватикан профессоры Альфред Геллер, хәйләкәр елмаеп,— башка халыкларны басып алу, вак милләтләрне юкка чыгару, изү. сыту, талау, шовинизм, милләтчелек кебек төп сәяси икьти- садый, жәмгыяви юнәтешләр сакланды. СССР патша Русиясенен кире ягы белән әйләндереп киелгән шул ук туны иде. Бу явызлык империясе дә таркалды —Әйдәгез әле. СССРнын якты истәлеге өчен берне тотыйк,—диде озын чыгышлар тыңлауга түземлеге җитмәгән Рамил Вәлишин. —У рыс дәүләте янартып кору дип аталган дәвердә территориясенең өчтән берен югалтты. Мәгәр һаман державачалык, империячелек омтылышларын ташламый, вак милләтләрне кысу сәясәтен дәвам итә. —Әнә Калмык президенты Кирсан Илюмжинов «үзәк безгә тиешле акчаны бирмәсә, мин аерылып чыгу турында сүз кузгатам» кебегрәк фикер чыгаруга, «уңнар*, «суллар», «алмалар», «хөрмәләр» һәм фашистлар бергә кушылып, егетне чукый башладылар, бик тиз тәүбәгә китерделәр,—дип өстәүне кирәк тапты күзлекле доцент. —Ни өчен әле Сахалин, Камчатка, хәтта Урал үз байлыгын әүвәл Мәскәүгә күчереп, аннан үзәктәге түрәләргә хәерче кебек кулын сузып соранырга килсен, ди. Башка халыкларны изүдән туктагач кына урыс халкы ирекле, бәхетле тормышка чыгачак, үзенен көчен, жегәрен ачып сала алачак,— дип тәмамлады сүзен дин вә сәясәт профессоры. —Немец, япон халкы кебек,—дип өстәргә кирәк тапты Мисхәт. олы кунакка ярарга һәм үзенен барлыгын, тарихчы икәнен күрсәтеп алырга тырышып. —Герман халкы бу хакыйкатьне, кызганычка каршы, бик акрын, фашизм атып килгән фажигадан сон гына анлый башлады. Хәзер бу юлыннан чигенмәс дип уйлыйм. —Гумилев һәр халыкның пассионарлык көче ачыла торган дәвере була, дигән теория тәкъдим итте,—дип, сүзгә кушылды әлегәчә дәшми утырган, уртачадан түбәнрәк буйлы, чал чәчле профессор.—Кызганычка каршы, халыкнын эчке жегәре, көче еш кына явызлык аша гамәлгә ашырыла. Альфред Геллер тынып, ял итеп, чәй эчеп алды. «Немецлар безгә хас гадәтләрне белмиләр, аңларга да теләмиләр. Без, кызып-кызып, тост әйткәндә, ул әнә баллы ризык ашый башлый, без чәкчәккә керешкәндә, ул аракысын кулына ала»—дигән фикерне күнеленә төйнәп куеп, Сәет үзен кызыксындырган сорауны бирергә булды. —Ни өчен сез әүвәл босния мөселманнарын, аннары хорватларны, хәзер ислам динендәге албаннарны яклыйсыз? —Хорватларны Альфред дуенын һәм немеиларнын үз канатлары астына алуы анлашыла. Алар—католиклар,—дигән аңлатманы Вәлишин бирде. * Геллер янәдән аксыл чәчләрен сыпырып куйды. —Мәсьәлә җитдирәк тора һәм тирәндәрәк ята. Әйе, дин ягыннан килгәндә, безгә ин якыннары хорватлар, алар безнең күптәнге теләктәшләр. Әмма хикмәт гел урыс империясе яклавында яшәп, үзен артык әрсез тотарга өйрәнгән сербларда. Ауропада алар—сугыш чукмарлары. Русия сербларны коралландырып, үзе теләп барган кинәшчеләрен, иреклеләрен җибәреп, олы сәясәттә Сербияне калкан итеп тота. Шуңар да серб җитәкчеләре беркемнән курыкмадылар, беркем белән санашмадылар. Ләкин анда да демократия чаткылары күренә башлады. Альфред янәдән туктап, уйланып алды. —Сүзем озынгарак китте, гафу итегез. Мине бит Татарстандагы, Русиядәге милләтара, динара мөнәсәбәтләр кызыксындыра. Тикшергән проблемага әйләнеп кайтып, шуны гына өстисем килә. Серблар җитәкчелегенең ТОЛГАТ ГАДИУМ— м үэ-үэен тотышында, тыныч халыкны үтерүләр, башка диннәрне, милли азчылыкларны эзәрлекләүләрдә герман халкына фашизмны, андагы кыргый тәртипләрне искә төшерә Шул сәбәпле без Сербия һәм гомумән Югославия алып барган сәясәтне хуплый, яклый алмадык. Мин дөньянын киләчәгенә үз фаразымны әйттем. Хәзер, профессор, минем сезгә бер соравым бар.- лиде ул. Вәлишин ягына борылып Совет чорында уртак жаваплылыкка өйрәнгән Рамил агай кулы белән мәжлестә утыручыларга күрсәтеп «Без бергәләп жавап эзләрбез Шулай ла артык катлаулы мәсьәләләр куймагыз инде-».—дип шаярткан булды. —Чечен проблемасына карашыгыз ничек9 Аны башка юл белән, клн коюсыз чишеп булыр идеме9 -Мәсьәләгә, минемчә, тар карарга ярамый,—диде мәжлесне оештыру чы —Чечнядәге хәлләр илдәге гомуми вәзгыятькә бәйле Хакимият әүвал андагы сепаратизмга, генерал Дудаевның эш-хәрәкәтләренә бармак аша карады Бала еламасын гына. —Әлбәттә, андагы конфликтның нигезләре турында але уйланасы бар.- дип. сүзгә катнашты пеләш башлы профессор, янә ике бармагын өскә күтәреп Б\ хакта уйлашу безнен үзебез өчен файдалы Ул чорла Чечняда 100 мснгә якын \т коралы 140 самолет, танклар һәм башка сугыш кораллары кала 1492-1094 елларда Русиядә эшләнгән барча корал төрләре республикага озатыла тора Чечня нигездә безнен илдә ясалган корал белән сугыша. - Шулай да аз сайлы халык ничек урыс армиясенә каршы торып аны иленнән кысып чыгара алды сон беренче сугыш дәверендә’—дигән катлаулы сорауны Ватикан профессоры жайлы гына кыстырып куйды. -Халыкны жинеп булмый, дигән кайсыдыр бөегебез Хактыр ул.- дип. Вәлишин ым белән Мисхәткә чәркәләрне карап торырга кушты Янәдән икс бармак ждвапны бизәде: Дудаевны хакимияткә китергән көчләр ана ярләм итеп тордылар Бик күпләр ул сугышта кул җылытып кына калмадылар, зур капитал тупладылар — Ни рәвешле9 Әлеге фажигале хәлләрнең икътисадый ягы бар Бер танк янлы Биш танк лип язып куйдылар, биш мен авгомат югалды, биш янына бер яисә ике түгәрәк өсталде Сугыш барышында да Чечнягә корал сату, тапшыру дәвам итте. —Ахыр чиктә? —Сугыш мәгълүм көчләр һәм аерым кешеләр өчен файдалы Сәяси һәм икътисадый яссылыклардан караганда да, Чөнки Чечня белән бәрелеш, сугыш, туктаусыз сөйләшүләр, күпертүләр Русиянен үзендәге вакыйгаларны күрмәскә, читкәрәк тибәрергә мөмкинлек бирә Кая әле син анда хезмәт хакы, фатир, тәртип саклау кебек вак-төяк мәсьәләләр белән оялмыйча баш катырасын ’ Әнә бит сугыш бара, егетләребез үлә. дөньякүләм терроризм башын күтәрә Ни өчен, нинди идеаллар өчен үлә—ул хакта анлатып торыш юк.-лип. Вәлишин сөйләшүгә нокта куярга ниятләгән иле лә. Альфрсд Геллернын тагын соравы бар икән әле. —Чечня проблемасын тыныч юл белән хәл итеп булыр идеме9 Бу юнәлештә барлык мөмкинлекләр файдаланылдымы9 Уртак «җаваплылык» сүзгә кушылырга вакыт дигәнне аңлатты Әлбәттә, сөйләшү, аңлашу юлындагы барча мөмкинлекләр кулланылмады Шул ук империячел амбиция, шовинистик рух жинде Ниндидер бер әнчек филгә тавыш күтәрергә җөрьәт итә. тузга язмаганны Без аны Хәзер акылга утыртабыз Сугышны башлаган як һәрвакыт ота 1941-1945 еллар сугышы шунын ачык мисалы Бу юлы Русия Чечнягә бәреп керде, анын самолетларын юкка чыгарды. Шул чордагы оборона министры бер көнлек һәм төнлек сугыш һәм жинү вәгьлә итте Яшен тизлеге белән бәреп керәбез һәм орденнар, медальләр тагып чыгабыз Аз санлы халык белән лә шаярырга ярачпай икән шул. —Чечня буенча сонгы соравым: аны мөстәкыйль дәүләт итеп тану булырмы9 Юктыр Хәзергә Русиядә андый акыллы җитәкчеләр күренми Бәя те нг к ЮЛ ЛА Р әйткән амбиция өстенлек алыр. Әмма сугыш Шамил заманыннан кыскарак оулмас.—дип, Вәлишин сөйләшүгә нокта куйды. пппо п СИЯЛӘ ЧӘ1еР бик күп сәяси фиркалар хәрәкәт итә. Коммунистлар, .иш. Лемвыоор. Демроссия. Отечество, НДР, НТР һәм башкалар. Бу чуарлыкны кемдер демократия билгесе, тантанасы дип саный. Нибары ике партияле Америкада, Германиядә. Франциядә, Скандинавия илләрендә демократия юкмы' — Бездә халыкны үз тирәсенә туплый алырлык фирка, юнәлеш булмавы хак. Күпчелек берсенә дә керми Вак-төяк партияләр эшендә карьера, файда турында уйлаган азчылык катнаша,—диде Вәлишин —Сезнен Русия Президенты кайсы фирканы яклый? —Дәүләт башлыгы ниндидер бер сәяси төркем, хәтта фирка даирәсендә калырга тиеш түгел Ул барча гражданнар, хәтта сайлауларда үзенә каршы булганнар файдасына, гаменә хезмәт итәргә тиеш. Президент идеологиядән өстен торырга, үзен вак-төяк вәзгыятьләргә тартып кертмәскә тиеш Туган- тумачалык. әшнәлек төп юнәлеш була алмый. Бу—бик кыен, әмма башка юл юк. —Ни өчен Германия Колльне сайламады? —диде гел елмаеп торучан авызты доцент —Халык анардан туйды. Янарак караш кирәк. Америкада ин изге, ин саләтле кеше дә сигез елдан артык президент булып утыра алмый. Шул ара ана акыл мөмкинлекләрен ачу өчен бик тә җиткән. Кафедрада ул көнне бик озак сөйләшеп утырдылар. Альфред Геллер белән бергә Казанга килгән, сөйләшүдә катнашкан кафедра мөдире, профессор Клаусе Бурбах ике арада элемтәләрне ныгыту буенча эшлекле, ике як өчен файдалы әңгәмәләр алып барды Шул очрашуларның беренче җимешен Мисхәт татырга тиеш иде. Ул фәнни эш буенча һәм алман телен ныклап өйрәнү максаты белән Франкфурт университетына чакырылды. Немец галимнәрен мунчага алып барып, рестораннарда йөртеп, Сәет Сакманов аларнын якын дустына әйләнде. Теләсә кайсы вакытта Алманиягә чакыру җибәрерлек чын дусларга тарды 11 Ч ит күзләрдән үз ягына сирпелгән җылы нурлар тәэсирендә, дөрес, авырлык белән күз кабакларын күтәрсә, ни күрсен, талдай нечкә битле зифа Әнисә диван янында басып тора икән. Гәүдәсе ничектер тирбәлеп, чайкалып торгандай тоелды ана. Чәчәкле кыска халаты капламаган йомры тезләре Сәетнен иреннәренә, иягенә терәлеп торалар диярлек. Бөтен вөжүлен к\е. татлы томан каплагандай булды. Өнемме бу, төшемме дигәндәй, Сәет керфек Шәрифләрен бер күтәрде, бер төшерде һәм, онытылып китеп, үзен-үзе белештермичә диярлек, бөтен барлыгын биләп алган иләс хисләр дулкынына бирелеп, иреннәрен ханымнын тезенә терәде. Йоклаган Сәетне багып керү нияте белән олы бүлмәгә чыккан ханым бу гамәлдән сискәнеп китте Җылы иреннәр тезләрне тоздай эретә алмады, алар хуҗабикәнең ихтыярына буйсынып, иреннәрдән читкәрәк киттеләр «Үпкәләттем, рәнҗеттем бугай» дигән уй Сәетнен миен тырнап үтте, йөрәгенә, күкрәгенә үкенечле төер үрмәләде Ханым, киресенчә, үзен шактый сәер тотты, ачулану, үлткәләү көткән ир янына паласка килеп тезләнде, ике тыгыз, өлгергән алмадай имиләре ирнен күкрәгенә килеп терәлде. Мондый борылыш турында хыяллана ла алмаган Сәетнен бөтен гәүдәсе «дерт» итеп кабынды, ашыгыч эшен исенә төшергәндәй, йөрәге дөп-дөп тибә башлады. Теләге, дәрте ташуы инрәүгә күчте, ул, үрелеп хатынның иңбашларыннан үзенә тартты. Урынына торып утырып, Әнисәне үз кырына чүмәштерде. чәчен, битен сыйпады мамык кебек ак муеныннан үпте, иреннәрен эзләп тапты. Ханым карышмады. Сәетнен кулларын алып, битенә, күкрәгенә куйды. Мондый җылы мөнәсәбәтне көтмәгән Сәет, тәмам әрсезләнеп китеп, Әнисәнен халат төймәләрен чишә башлаган иде, ханым иркә генә читкә тайпылды. ТШ1ГАТ ГАДНУлмм» -Артыгы кирәкмәс! Илдар күрше бүлмәдә генә, килеп керүе бар Башка вакытта.—дип. серле пышылдады. Кызышуы җиткән, ихтыярын югалта башлаган ир ничек тиз кабынса шулай ук тиз СУЫНДЫ, үпкатәгән сыманрак итеп диванга сузылып ятты Тыюга үртәлсә лә. жете хисләренә хуҗа була алды. «Артыгы кирәкмә:* дигән сүлләр шулай да иргә киләчәкне вәгъдә иттеләр, өметкә, назга урын калдырдылар Чыннан да. Әнисә сүзендә торды Илдарны мәктәпкә озатып, аш-су бүлмәсендә юри озак маташканнан сон (анык карарга килү өчен вакьп кирәк булгандыр), инде изрәп йокыга китә башлаган Сәет янына килде, халатын үзе салып ташлап, янәдән тезләренә чүкте, диванда яткан ирне шашып-шашып ү^. иркәли башлады. Икесе өчен дә бу мизгелләр ярты гомерләрен бирерлек ләззәтле, бәхетле онытылулар иде Акыл, фигыль, әхлак, әдәп кебек көчләрне табигый тартылу, дәрт, омтылыш җиңеп чыкты Яше белән министр урынбасарын куып барган Сакмановны кочагына алган төнне Әнисә гажәеп бер төш күрде Әнисә гадәттә күргән төшләрен бик тиз оныта иде Монысы хәтерендә калды. Үзе эшли торган министрлыкның өченче катыннан төшеп килүе. Очлы үкчале матур кара туфлиләре мәрмәр ташка тиеп, тавышын әллә кайларгз житкерә Әйтерсен лә. дагалы ат таш өстеннән атлый. Әнисә бөдрәләнеп жилкаләренә төшкән аксыл чәчләрен ике яктан куллары белән сыйпап, зәкгәр күчләре белән тәрәзә аша яшел яфракларны иркәләп алып, аска күз салды Йөрәге жу итеп китте Бөтен тәне калтыранып алды Астагы каттан ана каршы озын буйлы, тулы гәүдале ир күтәрелеп килә. Ин гаҗәбе шунда иде ирнен колаклары яныннан як-якка ике мөгез үсеп чыккан. Тәкә мөгезе генә түгел иле алар. Ул мондый мөгезне Венгриядә булганда, бары шундагы сыерларда күргән иде. Андый хайваннарны бик аз калды дигәннәре исенә төште Әнисә шып итеп туктады Күзләре авырткан кешедәй, керфекләрен күбәләк канатларыдай җилпеде. Мөгезләр ана якынлашты. Шунда тавыш килде — Ба. Әнисә, сезне эзләп килеш иле. Танышыннан таныды. Элеккеге якын дусты Ренал Абдуллович икән ләбаса Ана мөгезләр каян килгән? Ник алып ташламый ул мөгезләрен1 Килешми ич. кешеләр күрер. — Ренал Абдуллович. сез бик нык үзгәргәнсез,—диде Әнисә, мөгезләр турында сорарга оялып. -Ә. син мөгезләрне әйтәсеңме? Килешмимени? Нишлисең инде Һәр ир-ат гомерендә бер булса да мөгезле була торгандыр. Венгриягә барганны хәтерлисенме'’ —Әйе. бик матур командировка булган иде ул. —Менә шуннан сыер мөгезләрен син алып кайлтын түгелме сон? — Юк. мин алып кайлыадым ул мөгезләрне,—диде ханым, үзен гаепле сизгәндәй, тотлыга-тотлыга. — Мина шулай диделәр. Әнисәнен сина бүләге дигәч, алдым да. баш очыма кадап куйдым Булмаса. салдыр, тартып ал! Әнисә ике куллап мөгезләргә ябышты Әмма, күпме генә көчәнсә дә. аларны урыннарыннан кузгата алмады. Шул киеренкелектән ханым куркып уянып китте Йокысы качты. Әнисә үзен юксынып уянган, дип фараз кылган канәгать ир. янында, янәшәдә кин диванда яткан хаңымнын алсу битенә иреннәрен тигезде Бу—анын ихласлы рәхмәте иле Йөзенә җитди кыяфәт бирергә тырышып —Үлем түшәгендә яткан яралы адәмгә шундый игътибарлы, мәрхәмәтле булуын өчен рәхмәт, сине оҗмах кошы кебек кабул иттем. — Мине теге дөньяга озатырга ашыкмыйк әле. Яшисе килә, малайны аякка куясым бар Рәхмәт хисләрен белдерүенең бик үк унышлы чыкмаганын анлаган — Юк. юк. жан кисәгем, өмет кояшым, мин илле, йөз елдан сон оҗмах кошы будырсын димәкче илем Иртәме-сонмы барыбызмын Ходай хозурына юл тотасы! Гәүдәсенә татлы арыганлык иңгән, авыр төшеннән арынасы килгән ханымның иркәләнеп, һәр сүзгә бәйләнәсе, чытлыкланасы килде — Кояш дигәннән Ул көндез генә яктырта, көзен, кышын, каенатасыннан йөз яшергән авыл килене кебек, бик аз күренә. Айны да кушасынмы әллә? _ —Сүз бит, моңсу гөлем , гел яктыртып торган күңел кояшы турында бара. —Анда, күнелдә дигәнем, урын бушмы? Безнен, икътисадчылар телендә әйткәндә, вакансия бармы? Ярым шаярып әйтелгән сораулар Сәетне уйга батырды, йөзенә караңгылык шәүләсе төште Чыннан да, анын Фәридәсе бар ич. Ул ана хыянәт итте түгелме сон'1 Кара күзле, шулай ук күнелгә якын ханымнын хат-әхвәлләре ничек икән? Замир аны беркаян таба алмаган, диде ич Әнисә ханым. Кеше эзсез юкка чыга алмый. Янында яткан чибәр, ягымлы, кешелекле ханымны рәнжетмичә генә Фәридәне эзлисе булыр. Сәет анын борын катнашы беләнрәк чыккан тавышын ишеткәндәй булды. Ул ни өчендер моңлы, сагышлы, хәсрәтле иде .Аның уйларын Әнисә тавышы өзде. —Сез хатын-кызны гел шулай мактау, мәдхия белән алдыйсызмы? Сәет ярамаган шөгыльдә тотылган юеш борынлы малай мисле кызарды. —Ничек дип әйтим, һәрхәлдә сина карата йөрәктә булганын әйттем. Син мине почмакка кысма әле? Болай да җанымны явыз мәчеләр тырный. —Синең хатын-кызларын күп булгандыр инде,—дип үҗәтләнде Әнисә, уенын-чынын бергә кушып. —Ул хакта бер сораган иден инде, һәр мәхәббәт үзенчә килә. Шул ук вакытта ул кайбер рәвешләрендә кабатлана да.. —Кемнеңдер шәүләсе буласым килми,—диде ханым, иреннәрен түгәрәкләп җыеп. —Сине мина язмыш, димәк ки, Ходай тәгалә үзе җибәргән,—диде Сәет, сүзгә үзгәрәк юнәлеш бирергә ниятләп. —Язмыш турында сөйләшүләр булыр әле. Дөньянын бөтен мәшәкатьләрен диванга гына сыйдырып булмый шул, Сәет абзыкай. Хәзер чәй әзерлим,—дип, Әнисә җәһәт кенә торып киттеи Ир, күзләре белән. Әнисәне озатып калды. Йөреше, арт саннарын уйнатуы, аякларынын ымсындыргыч төзлеге белән дә ул Сәеткә күптән таныш иде кебек. Иртәнге аштан сон, ханым күңеленә хуш килгән әңгәмәне дәвам иттерүне кирәк тапты. Укыганнарын, ишеткәннәрен күнелендә барлап. —Психолог Фрейд бабай дөнья белән мөгаен җенси мөнәсәбәтләр идарә итә торгандыр, дигән фикер әйтеп калдырган. Ул хаклы булган тәкъдирдә дә мин моны сонарып аңладым. Саф мәхәббәт, бер-береңә ышаныч, хөрмәт дип тилереп йөрдем. Шул арада дус кызым әрлән базы казып яткан,—дип. ачынып әйтеп салды. —Мәхәббәт белән җенси мөнәсәбәтләр арасында кьггай стенасы юктыр, дип уйлыйм. Әмма атар бер үк нәрсә түгел. Шулай да мәхәббәт ир белән хатын якыңтыгыннан башка яши алмый. Яшәсә дә, озакка сузылмый. Яшьлекнен романтик, алсу таңлы, сандугачлы чоры тиз үтеп китә шул,— диде Сәет, тирәнгәрәк кереп киткәнне уйлап. —Безне, хатын-кызны, Ходай тәгалә ирләргә кирәккә генә яраткан, дип уйлыйм мин кайсы вакыт. Сулау, ашау-эчү, затлы шәраб белән сыйлану, бизәнү табигать матурлыгы, таудан суның ургылып агышы белән соклану— барысы да ахыр чиктә үзенне ир-ат өчен саклауга, әзерләүгә кайтып кала икән Ә мин, юләр, яшьлегемне укуга, эшкә, балама багышладым. Ә бит күршедә генә үзгәрәк тормыш бар, анда да йөрәкләр тибә икән. Акылым белән хисемне, ихтыярым белән тәнемнен физиологик таләпләрен буып, сытып рәнжетёп килдем. Сонрак, өлкәнрәк бер иптәш дөньяга башкачарак карарга өйрәтте Анын ярдәмендә, менә синен белән үземә, дөньяга, ирләргә башкачарак карый башладым. Мина ирләр табигатен, хәтта үземне аңларга ярдәм иттегез.—диде Шәмсия апа кызы, диванла утырган Сәет янына килеп — База таб> өчен шашып-шашып яратышу мәжбүри түгел икән Яратмаган кешедән дә нәсел орлыгы алырга мөмкин икән,—дип сөйләнүен дәвам итте ханым -Чын мәхәббәт. Әнисә, бар ул. Адәм баласы гомере буенча үзенең каядыр йөргән яртысын эзли. Тапса, мәхәббәткә, бәхеткә юлыга. Гашыйк кеше самими, ярдәмчел, кайгыртучан була һәм тирә-юньгә нур сирпел тора Мәхәббәт берәү генә була. —Ә сннен.-дигән сүз ычкынды Әнисәнен кинәт турсаеп киткән матур иреннәреннән ничәү булды. Зөлфияңне яраткан булгач, мине «сөям* диюләрен буш сүзләр тезмәсе түгелме? Фәридә исеме дә яңгырады бит але — Ничек итеп сина аңлатыйм икән. Әнисәкәй? —Дөресен әйт,—диде ханым, матур авызын бөреп Хатын-кыз үзенен хокукларын таләпчәнлек белән бик тиз гамапгә ашырырга ярата икән, дип уйлап куйды Сәет һәм дәвам итте. — Зөлфияне телгә алдын Аны бик нык яраткан идем Кара көчләр аны тартып алдылар Фәридәгә дә ияләшкән идем Аны яраттым дип әйтә алмыйм Безнен мәхәббәт анын белән нәфрәт аша туды. Хәзер тәкъдир синен белән таныштырды Дөресен әйтәм. Әнисә, син рухыма, җаныма яшендәй үтеп керден. Зөлфиядән -сон андый халәттә булганым юк иде —Үзен чын мәхәббәт берәү генә була дисен. Әнә ничәү! — Берәү генә була.—дип үжәтләнде Сәет.—Ләкин ул кабатлана ала икән Зөлфиягә булган гыйшкым. сина булган мәхәббәттә кабатлана, пыскып янган учакка коры йомычка ташлаган кебек Һәм син. Әнисә, төсен, йөзен, рухын, үз-үзенне тотышын белән Зөлфияне хәтерләтәсең, ана охшагансын Тәк что. апаем, чын сөю берәү генә була. Тагын сораулар бармы?—диде ул. тантаналы рәвештәрәк Соатьнен усалы, җитдие калган икән әле. — Мина үпкәләмә. Сәетжан Бу сорау, бәлки, бик матур янгырамас. әмма мин аны бирми калдыра алмыйм —Рәхим ит.—диде Сәет, кулларын як-якка жәеп. —Яраткан, язмышларын синен белән бәйләгән хатыннар үлеп (үтерелеп дип әйтәсе килсә дә. телен тыя алды), йә юкка чыгып баралар түгелме'' Чәчемне сннен белән бәйләсәм, шул ук тәкъдир, күрәчәк мина да насыйп булмасмы? Үлемнән куркып әйтүем түгел. Тик малайны үстерәсе, өйләндерәсе бар. Сөсп-сөелеп яшисе килә Әлбәттә, барыбер бер үләсе, аннан берәүнем дә кире кайтканы юк Йә анда бик яхшы, йә кире җибәрмиләр. Мондый җитди сораудан югалып, һәрхәлдә уйланып калырлык иде —Син хаклы түгел. Әнисәкәй Залфияне үтерделәр. Беренче хатынымяшьлек жүләрлегем—Уфада яшәп ята. кияүгә дә чыгып кергән ди. —Ә Фәридә? —Ул. әлбәттә, исән. Аны кем урлаганны чамалыйм. —Әгәр ул кайтып керсә? — Юк. ана кире юл юк Аны кайтармаячаклар. Хәтта мин теләсәм дө •Залфия минем өчен үлчәү берәмлеге, сыйфат бизмәне».—дип өстәмәкче иде. тыелып кала алды — Мәхәббәтнең бөтен фаҗигасе шунда, ул, борынгы китапларда язганча, чит ал фильмнарында күрсәтелгәнчә, мәңгелек түгел Ул бер заман сүнә, сөю-сәгадәт чишмәсе саега, корый. —Ә аны саклый белсән1 Учакка гел коры утыннар өсти торсан,- диде ханым, мондый салкын, дымлы борылыш белән килешмичә, аяз күктәй зәнгәр күзләрен зурайтып. —Ә утынны каян житкерәсен,— диде Сәет, ялыктыра башлаган сүзне уенга борырга теләп — Урман әкияттә генә кара һәм мәңгелек. —Ә шулай да1—диде ханым, үҗәтләнеп. —Мәхәббәт мәнгегә истәлектә кала, өлешләп, кисәкләп кабатлана.- диде Сәет, ханымны үзенә тартып китереп, күзләреннән, бит алмаларыннан, чиядәй иреннәреннән үбеп —Ник син әлегерәк очрамадың. Сәетжан? —Кайчанрак диик инде аны1 Мин тормышка чыкканчы. Илдарыбыз уртак булыр иде. ьәлки, але миңа бер малай алып кайтырсың. Шыпырт кына. ланым фикерен сукалавын дәвам итте. г , —Яңадан башласаң иде тормышны Мин акыллырак булыр идем, к.алкын, яшьле мендәрле төннәремне ташлап, синең янына иртәрәк килгән булыр идем. Сәетж.ан — Вакытны дәва, дару диләр түгелме соң? — Кем өчендер ул җәллад,—дип. сүзне тәмамлады Әнисә. Ирнең ошбу четерекле, һәркем өчен үзенчә кабатланган, дөнья сәнгатенең үзәгендә яткан нәзберекле тема тирәсендә артык тугланасы килми. Ул—эш кешесе Ә Әнисә, киресенчә, кәрт уенындагы тартыш тәкәсенә1 җиткән кешедәй, һаман кыза, тәҗрибәле Сәеттән күбрәк сорашасы, мәгълүмат аласы килә. —Мәхәббәтсез яшәү—безнең заманда утсыз яшәү кебектер инде ул. Бөтен тирә-юнь балкып, нурланып утыра, ә син күзгә төртсәң күренми торган базда Рөстәм мине сатып, чыгып киткәч, мәхәббәтем сүрелде, пыскып, йөрәкне, бәгырьне телгәләп, янды-янды да. тәмам сүнде. Мәхәббәтсез яшәү—яшәү түгел бит Дөресме? Шунда Сәет үзе соңыннан үкенәчәк, уйламыйчарак бер сүз әйтеп ташлады. —Ул халәтне белмим, матурым. Мин беркайчан мәхәббәткә кытлык кичермәдем. Ханым ир яныннан кискен күтәрелеп, тиз-тиз аш-су бүлмәсенә кереп китте Сәеттә бу хатасын гына төзәтерлек дәрт, көч бар иде әле. Хатасын, күздәге сөрмәне югандай гына, төзәтергә булды. —Мин. Әнисәкәем. синең кадереңне белеп, җирдән күтәреберәк куеп яшәрмен. —Мин шул халәтемә күнеккәч кенә идәнгә, җиргә төшереп жибәрсән? Бәллүр савыт бузтасам да, мина бик авыр булыр,—диде ханым, Сәетнең ачык җилкәсен кулы белән иркәләп —Нигә син минем турыда алай начар уйлыйсын? —Сизүемчә, син хатын-кызны төп башына утырткалагансың. —Минем тормыш ритмына түзүе кыен. Чыдый алмыйча ташлап качалар. Мин бер урында утыра алмыйм, җаным, тәнем туктаусыз хәрәкәт сорап торалар Җитди итеп өстәде. —Әлбәттә, кичләрен гаиләм белән җыелып, телевизор карап, чәй эчеп, сөйләшеп утырасым килә. Килеп чыкмый. Язмыш үзенекен итә. Беренче хатыным бик амбицияле, эре булды. Янә бер иргә чыгып карады. Тора алмадылар Икенче хатынымны дошманнарым үтерделәр. Менә шул. —Минем иремне дә тартып алдылар. Сәбәбен һаман аңламыйм. Бу хакта сина сөйләдем. Мин—гаилә өчен туган кеше. — Бәйрәм үтте, гаилә таралды, дисенме? Без синен белән үрнәк гаилә корып җибәрербез. Алла теләсә Ярый, мин киттем. Проблемалар муеннан... 12 Ү зенен рәсми булмаган «түбә»се, кураторы полковник Гаяровнын күзенә сирәгрәк чалынырга тырышты «Игелек» сәрвәре Ник дисән, хокук оешмасы әһелләре көннән-көн азына баралар, бер учлары тулгач, икенчесен сузалар Сәетнен шунда эшләүче якын кешесе тәртиптән чыгарма түгел, комсызлык дигән шайтан коткысына бирелә бара Тормышның үз кануннары гел хәрәкәттә шул: йә бер эш килеп туа, йә икенчесе бугаздан ала. Менә хәзер дә, башка йомышларны санамаганда, бик ашыгыч үтенеч ишекне шакыды. Безнен җәмгыятьтә кешегә ярдәм итү, анын рухын күтәрү чаралары 'Тартыш тәкәсе—азартлы уендагы ставка. сакаулы булса да. ана аяк чалу , кешелеген янгыр суалчаны кебек аяк астына сатып тапта\ юллары нык уйланылган Сәет эш бүлмәсендә кәгазьләр караштырып утыра' иде Телефон чылтырады Тавыш Сакмановны сорады Сәет Яруллович! Сезме0 Бу Вәлишин але Ни хәлләр бар° -Сезнен хәер-догада. Рамил әфәнде (Атасынын исеме башыннан чыгып киткән) „ „ _ Минем дога гына житмәс кебек. Ходай тәгалә белән сезнең доганын кирәк булуы бар. —Нәрсә булды0 — Мисхәткә Германиягә барырга рөхсәт визасы килмәгән. —Ни өчен0 —Төрмәдә утырган икән ул. Сәет сискәнеп китте Шайтан вәсвәсәсе үзенә кагылгандай, жепсез трубканы тоткан килеш, арткарак чигенеп куйды ’ —Сон ул бит очраклы рәвештә, апасына ярдәм итәргә такта алып барган жиреннән каһәр төшкере ментларга эләгеп. Оренбургта аз гына утырып чыккан иде Шул комачау итәмени инде0 Мин барысына ышанам Безнен явызлык белән тулган ясалма дөньяда нинди генә очраклылык юк. Компьютерга эләккән егетебез, дигән хәбәр килде мина —Хәзер берни кылып булмыймы инде. Рамил абый?—дип сорап куйды Сәет, ирексездән Вәлишин. Сәет уенча, бер урынсызга кет-кет көлеп алды Мафия һәм яшел акча булдыра алмаган гамәл юк. дип ишеткән ңдем Х.иср се) генә ярдәм итә атасыз Йә Мисхәт турындагы әшәке хәбәрне компьютердан атып ташлатырга, йә Мәскәүгә илчелеккә хәбәр бирлерсргә милициядән «комьпютер ошибся ... фәлән-фәлән не был судим*. дигән кәгазь җибәртергә Кин күнелле. чамасыз ягымлы Вәлишин абзый Сәеткә, үзе дә сизмичә, бик олы йомыш йөкләде бит әле Әлбәттә, ин жинел юл: кулларны уып, атым юк урамда, кайгым юк буранда дип. бу эштән читтә тору Булса булды, булмаса юк. фаҗига ясамаска. Мисхәт-Миша чибәркәе Әлфиясе янында диссертация сырлап, мырлап ятсын Ләкин ул егеткә «чит илгә барып, белем алып кайтып, халкына хезмәт итәрсең», дип. нәкъ менә Оренбург төрмәсеннән кайтканда ярым вәгъдә биреп куйган иде. Барысы синнән йөз чөергәндә дә. ташламаслык ышанычлы, саф күнелле. мәрхәмәтле жанлы затлар күп булмый Яхшы кешеләр. Горький әйтмешли, ялган акчалар кебек бик сирәк очрыйлар Ничек ярдәм итәргә сон? Бу фикер анын миен туктаусыз бораулады Тагын шул иптәш Гаяровка бил бөгәргә туры килер, ахрысы Юк кына гамәл өчен дигәндәй, күнеленә кара сөрем утырды һәм ул кискен карарга килеп, тиз-тиз атлап бүлмәсеннән чыгып китте Машинасыннан полковникны жыйды -Күрешәсе бар иде. дускай -Мина үзен кирәк әле Тиз генә килеп жит Пропуск аста булыр,- дип. кырт кисте полковник. Гаяров бүлмәсенә килеп керүгә Сәет үзенен агымдагы хәлләрдән хәбәрләр икәнлеген күрсәтеп, юл уңаенда полковникның салпы ягына салам кыстырып алырга булды. -Бүген синен кайнар, катлаулы көн булды шикелле. — Бездә тыныч, саткын көннен булганы юк. Ни өчен шундый нәтижәгә килдең? -Бер трест начатънигын атып үтергәннәр икән. Син шунын мәете янында борчылып басып торасын. Шуны телевизордан өч кат күрсәттеләр Андый хат булды шул. кызганычка каршы,—диде Гаяров. көрсенеп - Автоматтан өе янында, көтеп торып, хәл кылганнар. Корбан — мафиозник. үтерүче, ачыктан-ачык талаучы түгел Тырышып-тырмашып эшләп йөри илс яхшы гаиләсе, үсеп житкән ике баласы бар.—дип, Салих әлеге фажяга турында жәелеп сөйләп китте. Берәр сәбәбе бардыр инде Адәм баласын тикмәгә үтермиләр.- дип. Сакманов учакка коры йомычка ташлады. аклау бүлеген бик кыскан. кул астына тә үзенен Ә \зе бөтенләй урламаганмы-’ Дачалар, коттеджлар салмаганмы? —Анысын онытмаган бугай. -КУ-™ аРТЬ1к чиста булмагач, ни өчен шулай кыланырга? аши» л.М тагын Күбесе: табышы белән бүлешмәгән, бармаклары үз нл гына оөгелгән, диләр Мин үзем күрмәдем, бүлмәсендәге сейфында шактый зур сумма акчасы булган. —Мин бу вакыйганы телевизордан күрсәткәнне сизми калганмын,— диде I ляров. ник анын белән килештермәгәннәр дигәндәй, йөзенә гаҗәпләнү Тйсмрпе иигапип —Әхтәм бнт, берничә тапкыр күрсәттеләр. Шундый вакытта яшибез, Салих дус. тиздән бу төндә ничә хатынның балага узуын, бабайнын ничә тапкыр тышка чыгып керүен, барсын да күрсәтә башларлар. Демократия дигәннәре шул була инде Күпернең теге ягында гел шулай. Безгә алардан калышырга ярамый Америка Кушма Штатларының элеккеге президенты Клинтон Ак йорттан бәллүр бокал чәлдергән икән. Шул хәбәрне ничә тапкыр әйттеләр инде Сүз иреге милициягә дә килеп җитәр әле ул,—диде Сакманов, күпмәгьнәле итеп елмаеп.—Эштә, гаиләдә иминлектер бит? —Шөкер.—диде Гаяров иренеп кенә, төп сөйләшүгә күчү кирәклекне тавышы белән сиздереп. —Җитди мәсьәләләргә керешкәнче, бер кечерәк йомышымны әйтим әле, мөмкин булса. Чәчсез диярлек баш, олы сәгать теледәй иренеп кенә селкенеп, рөхсәт бирде. —Гозер шул,—диде Сәет мәсьәләнең бик вак, әһәмиятсез икәнлеген тавышына чыгарырга тырышып —Бик сәләтле, үзебезнең татар егетен чит илгә укырга җибәрергә әзерләгән идек. Рөхсәт бирмәгәннәр, судимосты бар икән Шуна ярдәм итәсе иде? Акыллы кинәшенне бир әле? Бүлмә хужасы юри киеренкелекне арттыру өченме, чынлапмы, көтмәгәндә урыныннан торып, шома өстәленең кырыена чыгып, тавышын күгәреп: —Син нәрсә, Сакманов, бирегә кәмит уйнарга килденме? Башка эшен беткәнме0 Тиктормастан ант иткән кан төкергән, диләрме әле. Үз язмышын кылыч бите өстендә торганда ниндидер малайны чит илгә җибәрү белән шөгыльләнәсең. Үзгә кайгын юкмы инде? Тагын бер яшь ханымның башын әйләндергәнсең, ди. Күбрәк шул хакта уйла! Төрмәдән исән-сау котылган икән, иншалла дип. артыннан сулап, өендә утырсын. Алда җитди эшләр тора. Малайлар белән мавыгуыңны онытып торырга туры килер,— дип бетерде кәлимәсен, мәгънәле итеп. Сәет сөйләшүнен шундыйрак борылыш алырга мөмкинлеген күнеле белән сизенгән иде. Аркалары кымырҗып китте. Шул Нургали Ваһапов эше беләндер инде. Дөресен сөйләргәме, күрмәдем, белмәдем дип барыргамы? Бер бөеге, әгәр ышандыра алмасан, адаштыр, шомарт, анысын да булдыра алмасан, дөресен сөйлә, дигән. Ә дөресе нинди була инде бу очракта? Сине әкияти күл буена алып чыгып, әүвәл кунак итсеннәр, йомшарып, күнелләр тулып, мәлҗерәп төшкәч кенә сина алтатардан атсыннар, могҗиза аркасында гына исән-имин кал, шуннан сон да әле үзенне гаеплегә санап, дөя түгел икәнеңне исбатларга тиешсең. Дөньяның мантыйгы кызык инде, айнык килеш уйлап карасан. Әле генә Сәетне кабып йотардай кыланып, нәгьрәләр орган Гаяров ярларына кайтып төште. Ул, сукканга карап кына өстәл аягынын бөгелмәсен анлады бугай, көтмәгәндә сүзне томанлы ерактан башлады: —Сезнен халык, мин хәлле кешеләрне, алыпсатарларны, бизнесменнарны күздә тотам, хокук саклау оешмаларын үзенен дошманы дип саный. Бер көнне, юк вакытны бар итеп, туксанынчы еллар башында чыккан гәзит-журналларны актарып утырдым. (Әлбәттә, үз теләге белән түгел, шул төсмере чыгарып елларда ижтимагый тормышта актив катнашкан бер әһелгә компромат зхтәргэ кушканнар 1ие) Азатлык сүзе еш очрый Нәрсә ул азатлык? Б> мат\р сүзне кайберәүләр еш кулланырга ярата, халыкны мәйданнарга атып чыга, амбразураларга ташлый, ә ахыр мәгънәсен берәү дә лнламый. һәркем анын эчтатегенә үзе аатаган мәгънәне сата торгандыр. - дип сүзгә катнашты Сәет - Берәүләрне бу сүз. мәсьатән. полковникларны өркетә, икенчеләрне күтәртә, милләт каһарманы ясый. Гаяров кәнәфиендә яртылаш әйләнеп алды. —Сезнен чалык-бизнесменнар өчен азатлык кесәсенә кергән беренче миллионнан башлана торгандыр. Хатын, баталар, туган-тумача, дус-иш. сөяркәләр—барысы да сезнен азатлыкны буып торучылар. Ни өчен ате сәясәттән ерак торучылар синен азатлыгына кизәнсен. ди° Кызык. -Алар сина бәйсезлек атып килгән миллионнарны киметү өчен кырмыскатар төсле армый-татмый хәрәкәт итәләр, кирәкмәгән әйберләр сатып ататар. син тапканны оекка яшерәләр. . —Гаяров шаяртуының унышлы чыгуына шикләнмичә, шаркылдап көлеп җибәрде —Дөрес әйттемме'* Миллионнары булса, аны туздыручысы табылыр.-диде Сәет, кирәк мәгән җитдилек белән —Тик андый зур сумманы туплау өчен йә хөкүмәт пирогына якын булырга, йә намусынны онытыр дәрәҗәдә караклык, талау юлына төшәргә кирәк. Караклык адәм батасының канында,—дип. дәвам итте бүлмә хуҗасы. Сәетнен саруын кайнатып —Бу гадәт бата чакта әнинен яшереп куйган татлы әйберен урлаудан, күршенен атма, кыяр бакчасына керүдән башлана. Аннан инде икейөзлелек, мәкер, хәйлә, олырак күләмдәге алдаулар, шомартулар китә Мона безне мәктәп өйрәтә -Мәктәп тәртипле, миһербанлы булырга өнди, дип үскән идск.- диде Сәет, берни аңламыйча — Иптәшеннән күчереп ЯЗУ Шпаргалка куллану. Әдәбият дәресләрендә мина Достосвский белән Талстоины яратырга кушалар. Ә мин аларны укый алмыйм, аңламыйм Ясалма дөньяларын кабул итмим Берсеннән-берсе күреп, акыллы, фәһемле булып күренергә тырышып, зыялылар Цветасва. Набоков. Пастернак. Мандельштам дип аһ-ваһ килгән булалар. Аларны укырга, яратырга чакыралар, артта калгансың дип оялталар Ә мин аларны аңламыйм. Укыйсым килми Горькийны гавам артыннан бара, ярарга тырыша, дип сүгәләр. Ә ул мина ошый Исхакый алдында баш иям Әмма әсәрләрен укый алмыйм Сонарып кайтты Шул арала без үзгәрдек Ләкин мин бу фикерләремне кеше күп булганда әйтмим Һәркемнен яхшырак, матуррак булып күренәсе кктә. Чоннан инде икенче әшәкелек—бер-береңне алдау, күз буу. шомарту кңтеп туа. Озын сузнен кыскасы.—дип. Гаяров күн кәнәфиеннән чыгып. Сәет янына килеп утырды Янәсе, ул демократия кешесе, тигезлек яклы Сакманов анын тазарып китүенә, артык итләренең хәрби форманы төртеп торуына игътибар итте.—соңгы вакытта башкалабызны тетрәткән хәлләр булып атлы Син. гадәттәгечә, күбесенен шаһиты, беришесенен катнашучысы булдын Мина бит шуларнын. лус булсак та. яртысын да сөйләп бирмәячәксең. 111 > ми бит Менә каян кило ул икейөзлелек, үзенне саклау инстинкты. Бәлки. Гаяровка соңга көннәрдәге вакыйгаларны ничек булса шулай сөйләргәдер, дип утырган Сәет уянып, сискәнеп кзтткәндәй булды Полковник ана баунын очын тоттырып ята түгелме сон? Ул ни өчен ана тулы дөреслекне сөйләргә тиеш, үзен төрле хөкем оешмаларында, судларда йөртсеннәр өченме'* Анарда да аң төпкелендә яткан үзен саклау куәсе бар ич. Сәет, бик нык уйлангандай, башын кашып алгандай итте Ин дөресе менә шул. Пикникка чыгып китәр алдыннан мин сина хәбәр салдым Кая. кемнәр белән, ни өчен0 Матур гына утырдык Күбрәк аралашкан саен, кешенен сәерлекләре тирәнрәк ачыла бара икән. Малай чакта гына барысы төгәл, ачык: оч белән оч. урам белән урам сугыша, кайсы дус кемнен дошман икәнен тәгаен беләсен. —Әллә кая кереп киттен әле,—дип, Гаяров анын терсәгенә кагылып алды. Үзен бик ерактан башладың бит. Ваһаповны син аттыңмы, дип сорыйсы урынга. Дума депутатлары кебек, нисби фәлсәфәгә чумдың. Тәк вот. Нургали абый мина «күпме байлыгын бар. яшермичә әИт әле, минекеннән күбрәк микән» дип, усал эт кебек тиктомалдан бәйләнә башлады. Мин «белмим, санап караганым юк, барыбер сезнеке чаклы ук юктыр», дип. тынычландырырга тырыштым. Ә ул һаман саен сыек каймактан май ясаган кебек, үзенекен туглый. Әйт тә, әйт. Мин дә бераз салган идем, ачуым чыкты, кул селтәп, җәяүләп станциягә юл алдым. Алар өчәү күл саклап калдылар. _ Гаяровны инде мондый гомуми ләчтит канәгатьләндерми, ана гаеплене табып, мәсьәләне суд оешмаларына бирәсе бар. —Хуш Син Ваһапов белән талашып, буш урында буза куптарып китеп бардын, ди. Атышу тавышлары ишеткәч, ник кире килмәден? —Мине дә атып үтерегез дип барырга тиеш идеммени мин анда? Әйттем ич. кошларга, буш шешәләргә атып, осталыкта ярышалар, дип уйладым. — Кем кемне үтергән һәм ни өчен дип уйлыйсың инде, иптәш? — Гаяровнын тавышы кырыслана барды. Ул хәтта өстәл артына, әйләнә торган кәнәфиенә барып бөядде. —Мин бит әүлия, күрәзәче яисә акыл иясе түгел. Кем кемгә теш кайрап йөргәнен тәгаен әйтә алмыйм. Шулай да бер фаразым бар: Гаделев белән Ваһаповны Җирән теге дөньяга озаткан булырга мөмкин. Шактый сәер кеше иде Көтмәгәндә килеп чыкты, шулай ук гаип булды. —Бүген иртән тикшерүчеләр белән канлы күл буенда булдык. Машина бензин сибеп яндырылган. Мәетләр утка ташланган булырга тиеш —Ваһапов сакчысынын эзе югала, анын гәүдәсе табылмады. —Минем Фәридә дә юкка чыкты бит әле нәкъ шул көнне,—диде Сәет боек тавыш белән —Берничә көн авылына, туганнары янына киткәндер дип, чан сукмадым. Үзем белгән туганнарына шалтыраттырып карадым, апасы белән сөйләштем. Беркем бернәрсә белми. Өендә апасына мине югалтмагыз, эштән чыгарсыннар, дигәнрәк записка калдырган. Анын язуына охшамаган да кебек. Кәкре-бөкре хәрефләр белән язылган. —Мин Фәридәнне беләмме? —Күргәнен бар, Ямашев урамында тора иде. —Хәтерләмим. Запискасын язганда исерек булгандыр. —Сонгы вакытта эчми, балага уздым бугай дип шатланып йөри иде Исерә торган гадәте, гомумән, юк иде кебек. Белмәссен тагын. —Сине коткарган хатын кая яши9 Адресын бир Бу миннән сорау ала башлады бугай дигән уй миенә керде Сәетнен —Икенче Горкада тора анысы. Адресын бирермен. Асылбаеваны юлда очраттым Урман юлында жинел машина күреп алдым, курка-курка. шыпырт кына янына килдем, алгы утыргычка бәйләп куелган, авызына чүпрәк тыгылган ханымны күрдем Ул—финанс министрлыгы хезмәткәре, исәп-хисап белгече Әнисә Асылбаева булып чыкты. Аны азат итеп, машинасын кабызып, кузгалып кына киткән идек, бәйләп киткән бандитлар куып җиттеләр. —Ә ни өчен каядыр качып яттын, соныннан? —Арттан куа килүчеләр аттылар. Җилкәгә эләкте. Шуны дәвалап бимазаланырга туры килде. —Чибәр ханым өендә, анын янында инде, әлбәттә, —диде Салих, сүзләренә мөмкин кадәр төрттерүле мәгънә салырга тырышып. Җитди итеп өстәДе_ЕгетлӘр байлык жыя-жыя кабергә кереп бетәсез инде. Әнә бистәдәге татар зиратын кара, күпме татар егете күмелгән анда. Шулар илгә, халыкка хезмәт итсәләр, ничаклы файда булыр иде. —Димәк, ил аларга сәләтләрен башка юнәлештә ачарга мөмкинлек бирми Милләтнен бер сынган рухын янәдән торгызуга ышанмыйлар. Ханымны бәйләп киткән, машинага аткан үтерүчеләр табылмадымы? —Ростовтан ерак түгел станциядә бер төркемне кулга алдылар. Җылы килеш. Шулар булса кирәк. Гаяров бу хәбәрне кәперәеп. сөтләрне ижекләргә бүлә-бүлә әйпг әйтерсен лә, жинаятьчеләрне кулга алуда анын өлеше—ин мөһиме Сәет интегү белән елмайгандай итте Тизрәк Әнисәне күреп, җилкәдәге яра турында килешәсе булыр Ике төрле сөйләшү килеп чыкмасын - Бандитларны кулга ату әйбәт булган Мине кабат чакырып тормассыз бит инде9 —Әле бх сөйләшү-допросларнын башы гына Гел әзер булсын җавапларын Үлем киртәсен күп тапкырлар үткән кешене өйрәтеп торасы түгелдер Авыздан чыккан сүзгә син хужа түгел. Монысын дусларча әйтәм —Аңлашылды. - диде Сәет, балтасын коега төшергән бәхетсез кешедәй сүзне икенчегә борырга кирәклекне аңлап —Малаегызның машинасы йөриме'1 —Йөри бугай, күлттән күргәнем юк.—дип Гаяров. йөзенә битарафлык төсмере чыгарды -Минем базага «Форд*лар кайтты. Бәлки, егеткә машинасын алыштырырга вакыттыр Килеп чыксын әле. Вәзгыятьнең үз файдасына борылганны аңлаган полковник вәкарь белән генә әйтеп куйды. —Үзен җибәрермен Сөйләшерсез Кстати. балалары туарга тора Бер бүлмәле фатирлары кечерәк булыр. Икелене сатып алырга иде. Сәмән мәсьәләсе сыеграк Ярдәм итәрбез.-диде Сәет һәм ни өчендер «ач тавык төшендә гары күрә* дигән мәкаль исенә килеп төште —Мин баштарак сүз каткан Маликовка виза эшләүне ничектер хәл итәсе иде —Бу юлы Салих сәмән сүзен әйтеп тә тормады Бармакларын гына шартлатып куйды. Сәет инде күп нәрсәгә ачык күз белән карый ала Дөньянын агышын сәясәтнен кая барышын күреп-бе.леп, күп нәрсәгә алдан бәя бирүгә сәләтле, үткен, сизгер кеше иде -Бу шөгыльнен авыр эш икәнен беләм Буш итмәм. Тик егет укып кына кайтсын. Ни өчен ул егет өчен чәченне агартасын? Тиздән болай да унмаган тегермәнче кебек ап-ак буласын бит инде. Әллә хатынына гашыйк булдыңмы'’ Үзен тизрәк озату ягын карыйсыңмы? Гаяров. тупас, гади, беркатлы шаяртуыннан канәгать калып, дөньясын онытып, шаркылдап, рәхәтләнеп көлде Сәет, йөзендәге бер мускулын кыймылдатмыйча, үпкапәмичә, полковникның тынычланганын көтте. Тегесе юморын кабул итмәгәнгә бик пошынмыйча, дәвам итте: - Бирелә ике юл бар Төрмә хәбәрен компьютердан югалту, юу, вирустан ашату Икенчесе—ялган справка бирү Беренчесе өчен милиция компьютер үзәгендә утыручы тискәре егетләрнен шактый күнелен күрәсе булыр. Икенче юлга мин баса алмыйм. Үзен беләсен: намусым кушмый,—дип. йөрәк тирәсенә суккалап алды. -Теләсә нинди акыллы сумманы вәгъдә ит Машина карарга малаенны минем базага тизрәк җибәр,— дип, Сәет, саубуллашып, торып басты Бу бүлмәдә озаграк утырсаң, штансыз капырсын, туймаса да туймас икән адәм баласы Ач үрдәк кебек. Мәгәр ана тиз генә чыгып китәргә насыйп булмаган, теләге фәрештәнен амин дигән вакытына туры килмәгән икән. Полковник, кулы белән ишарә ясап, ана ашыкмаска кушты. — Карале. Сәет, теге син коткарган ханым турында сорыйсым килгән иле Ниндирәк кеше булып чыкты? —Мин әйткән идем анын кая эшләгәнен. -Ничек әсирлеккә эләккән? Үзен машинасына беркетеп киткән адәмнәргә мөнәсәбәте нинди булган? Әүвәл дустанә уйнашып, соныннан үпкәләшкәннәрме? Сәет полковникның сүз сөрешен анлады. -Гыныч бул. дустым. Асылбаева үзе генә командировкадан кайтып килгәндә, теге юньсезләр машинасына каршы төшеп, күпер башында туктатканнар, үз машиналарын (аны инде эзли башлаганнар) ярдан түбәнгә тәгәрәтеп, чигәсенә пистолет куеп, машинасы белән алып киткәннәр, бер станция янында аны бәйләп калдырып, үзләре каядыр барып килергә сулганнар Очрашу урыннары шунда алдан билгеләнгән булырга тиеш. I аяровның җаваптан канәгать булмаганлыгы чыраена чыкты — Ь> хакта сөйләгән иден Асылбаева дигәнең чибәр ханыммы соң? —Озын буйлы, чандыр гәүдәле, төз аяклы, ягымлы хатын. —Сина мөнәсәбәте әйбәт инде анын —Ни өчен шулай уйлыйсын? —Коткаручы, азат итүче каһарман... — Хатын-кыз үзенә бер халык. Рәхмәт әйтеп, күзен сирпеп матур итеп елмая да. шунын белән вәссәлам. Салих мондый нәтижә белән кшешмәвен белдереп, кулларын алга сузып, аркылы-торкылы болгады. —Синдәй чибәр, өстәвенә бай ирдән хатын-кыз тиз генә баш тартамы сон' 1 Үзеннен дә дөнья бизәкләрен ычкындыра торган гадәтең юк. Синен үлгән хатынын Зөлфияме әле Анардан матурракмы? —Үтерелгән.—дип төзәтте Сәет бүлмә хуҗасын, кырыс кына. —Атлар, сыерлар, этләр кебек жан ияләрен генә чагыштырып бәялиләр. Хатын-кыз бу категориягә керми кебек Гаяров тынычланырга уйламады. —Син юк яранны бар итеп, чиргә сабышып яттын да, яггын инде. Беләм мин сине, хатын-кызны кулга төшерүдә хәйлә, мәкер остасы икәненне, Сакманов —Мин китим инде, эшләрем күп,—диде «Игелек» сәрвәре, көрсенеп. —Ә без монда уйнап утырабызмы әллә? Миңа бит ситуацияне ачыкларга кирәк. —Хатынның тышкы кыяфәте, мина мөнәсәбәте белән бандитлар тудырган ситуация арасында мәгънәви якынлык күрмим. —Ярый. ярып, тынычлан,—диде бүлмә хуҗасы һәм мөмкин кадәр кырысрак булырга тырышып: —Сораулар килеп чыкса, чакыртырмын,—дип өстәде.—Туеңа дәшергә онытма. Олы итеп уздырмасан да, дус-ишне җыеп булса да, мәжлес-фәлән ясарсын бит инде. —Киләчәк күрсәтер,— диде Сәет, ишеккә юл алып Гаяров. Мисхәт мәсьәләсен Сакмановка «бик авыр эш», дип калкытып куйса да, үзе аны урман чикләвеген ваткан кебек жинел хәл итте. Үзәк компьютер бүлмәсенә ашыга-ашыга килеп керде дә, кыска аяклы, почык борышы майорны читкәрәк чакырып алды. — Руслан Хурматович, кечкенә генә йомыш белән кердем әле. —Тыңлыйм сезне, иптәш полковник. —Министр хатынының туганы Мисхәт Маликов дигән егет заманында ялгыш кына Оренбург төрмәсен бизәп алган икән. Министр аны үзе барып азат иткән Хәзер ул егетне Германиягә укырга жибәрмәкчеләр. Безгә эләкмәде шул андый бәхетләр, —дип, Гаяров юри тирән итеп көрсенеп КУЙДЫ Янәсе, майор белән алар бәхетсез. Чит илдә укулар тәтемәгән. ’ —Шуннан без нишләргә тиеш? —диде кыска аяклы майор, бурычны чыннан да «үзе» к\йгач. ул үтәлергә тиеш дип күнеленә беркетеп куеп. —Техник ягы сезнен эш. Мин кушканны гына үтәүче. Ул фамилияне компьютердан вирус ашарга тиеш дип уйлыйм. —Кыен мәсьәлә,— диде майор, уйланып—Шулай да үтисе булыр. —Мин йомышчы, арадашчы гына булсам да, мәгәрич миннән,— дип, Гаяров жил-жил генә чыгып та китте. Янәдән сораулар, кызыксынулар, өстәмә мәгълүматлар кирәк булуы бар. Сәет исә эчке эшләр министрлыгыннан чыгып, бераз читтәрәк куелган машинасы янына килүгә, телефонын алды. Көн инде кичке якка авышып бара жил юнәлешен үзгәрткән. Куакларнын шәүләләре озынайган. Кешеләр, эшләрен тәмамлап, кайсы өйгә, кайсы кибеткә, базарга ашыга. Әнисә урынында икән әле. _______________ _________________________________________________________™м‘ |*~ II -Әнисә Мортаэовна. бу Сакманов але Сезне өйгә ачып кайтыйм, лигән илем Мин үзәктә, сезнен министрлык тирәсендә генә Мин бераз эшләп утырырмын лигән идем әле,— диде телефоннан чылтырапга сөенгән ханым, сер бирмәгән булып. - Сөйләшәсе бар.—дип. Сәет тагын бер үтенгәч. Әнисә сырланып тормады. Артык ялынмаска мөмкин бит әле ул мафнозник. Арткы рәткә икәүләп кереп утыргач, йөртүмесе ышанычлы булса да. Сәет чибәр ханымнын калагына тикшерүчеләргә ничек сөйләргә кирәкне анлаггы Вакытлыча синен машинаннын арткы тәрәзәсен ватып торырга туры килер Әлбәттә, инде гаражда түгел. Машинаңны бүген үк. шәһәрдән читкә алып чыгып. -Ничек инде ул алай була?—дип. Асылбаева каршы әйтмәкче иде Сәет анын КҮЛЫН үчына алып, каты итеп кысты. Шүлаи кирәк, тизлән янасын, яхшырагын куярбыз. Ватылган сүзе булсын, рәсеме калсын. Хәзер үк гараж ачкычыңны, машина паспортыңны чыгарып бир Без чөй эчкән мәлдә егетләр башкарып килерләр, вату- торгызу түтел. диләрме әле... 13 Г адәти көннәрнен берсендә, тезне тезгә терәп, чәйләп утырганда -Игелек- сәрвәре күптәннән уйланылган. көтелгән сүзләрне әйтеп ташлады. Чык мина. Әнисә, кияүгә Уйлавымча, ышануымча, без бер-беребез өчен туганбыз, холык-фәләннәребез килә кебек Икебез дә ялгыхлыктан Сак-Соклар кебек тилмерешеп яшибез Шунын өстенә мин сина ждным тәнем белән гашыйк булдым Әнисә ханым да мина битараф түгел кебек тоям.. Ханым чәйнәүдән туктап, матур итеп иреннәрен бөкләде Бүл чала тынлык урнашты Бу мизгелдә Сәет үзен җайсыз хис итте. Телне ашыгыбрак бәйдән ычкындырмадыммы икән? Бер гомер эчендә ничә тапкыр гашыйк булырга, ничә кат өйләнергә мөмкин. Ходаның рәхмәте. Дон Жуан йә Казанова артыннан куып барам түгелме? Чын-чынлап берәүне генә яратып була, диләр Ә ул инле ничә мәртәбә мәхәббәт томанында йөзде. Юк. дөрес түгел. Ул бары тик Зөлфияне яратты, хәзер дә анын белән булыр иде. нишләмәк кирәк, явыз көчләр аны куеныннан тартып алды. Ә Әнисә күп яктан Зөлфиягә охшаган, аны хәтерләтә Димәк, ул дөрес юлла Сәет башкарак сүзләр белән тәюьдимен кабатлады Әнисә шатлыктанмы, югалып калуданмы кинәт алсуланып киткән йөзен килешле куллары белән сыйпап алды да. телгә килде. Мондый сөйләшүне көткән идем Ничектер кинәттән, тиктомалдан булды әле. ни әйтергә дә белмим Сөяркә статусында яшәү туйдырды Беркайчан да гөнаһлы һәм текә маҗаралар эзләмәдем Ачы күз яшьләремне агызып чыккан төннәрем аз булмады. Ирсез хатынга кешеләр кимсетеп карыйлар Үзенне яклаусыз, уртак мал итеп сизәсен! Эт белән мәче кебек яшәсәләр дә. ирле хатыннын яклаучысы бар. жәмгыять ана башкача карый, җитдирәк кешегә саный Хатын-кызнын яшьлек чәчәге тиз шинә. гөрләп чапкан с.хларны сагынып сөйләргә генә кала Мин үзем гаилә кешесе, кем турындадыр кайгыртып яшисем килә. Икенче кат ялгышудан куркам. Беренче тапкыр да яратып, үрнәк гаилә төзербез дип кияүгә чыккан идем Хәзер ни әйтергә белмим Сезнен юкка чыккан хатыныгыз бар бит әле Шулайрак сөйләгән идегез0 -Фәридә турында әйтәсенме0 Андый кеше бар иде Анын белән мөнәсәбәтләр гаять катмарлы булды Әүвәл мин аны баласын ташлаган өчен зинданга озатмакчы идем, ул миннән үч алырга йөрде, соныннаи бергә яши башлаган идек, ул юкка чыкты. -Әгәр ул табылса, әйтик, ялдан кайтып төшсә. нишләрсен?-ДИД' Әнисә, аяз күктәй ачык, ихласлы күхләрен Сәеткә текәп Сорау, өмег ,^ИКЛ* нү тулы караштан күпне күргән ир дә югалып калды, тырышып ЛЫрга’ йөз'кыяФәтенә мәртәбәлелек, ышандыру көче бирергә —диде ^Р1иӘНе КИРС кайтаРмаска киттеләр, дип әйткән идем инде. -Коллыкка сатмаган нардыр ич° .ииичТ,ип, аны кемнәР. НИ өчен урлап алып киткәнен сиземлим. Әмма ачыктан-ачык дәлилләрем юк. Шиген булса, бераз көтик Тик сине югалтудан куркам изге урын буш тормас, ди халык,—дип, Сәет артык җитди сөйләшүне шаянрак сукмакка күчерергә омтылып Хәйләнең әсәре дә кунмаган садә йөз җитди калды. Әнисәнен күңелен гаилә тормышы белән бәйле якты хыяллар ашкындырса да, ул каударланмаска Ашыкмыйк, Сәет Яруллович. Җиде кат үлчә, бер кат кис. диләрме әле. Кстати, мин бүген эшкә бармыйм. Балам өчен ял көне алдым. Сиңа нәрсә пешерим —дңде, кызыл миләш тәлгәшләредәй иреннәрен уйнатып Сүзнең икенчегә борылуын Сәет, эчтән, үзе үк хуплап: — Мина барыбер, карлыгачым, нәрсә әзерләсән дә яратып ашармын. Син тәмсез ризык пешерә белмисен,—дип, җылы күз карашы белән хатынны иркәләү, назлау нурында коендырды. —Ә минем синең теләк белән әзерлисем килсә?— диде Әнисә, баллы һәм уйнак тавыш белән —Снна нәрсәне пешерү җиңелрәк, мина шул ярар. Барыбер түгелмени. Кемдер ашау өчен яши, кемдер яшәү өчен ашый, диләр түгелме?—диде Сәет, олыларча, акыл сату тонындарак. —Токмачлы аш,—диде хатын, алдына утырган ирнен фәлсәфәсен илтифатсыз калдырып. —Авылда яшәгәндә токмач күп ашалды. Әмма ялтыратып куярбыз. —Пәрәмәч? Сәет иркәләнергә булды. —Әни кулыннан пәрәмәчне күп тәмләдек. Сылап куярбыз. —Пылау? —Үзбәк туганнарга сәлам җибәрик,—диде Сәет, өстәл яныннан күтәрелгән Әнисәне кочып алып. —Үзенне яраткач, синен кулдан төшкән теләсә кайсы ризык мина оҗмах ашы тоелыр —Ир-ат халкы хатын-кызны ул әзерләгән ризык аша ярата диләр түгелме, әфәндем? —Син. карлыгачым, акканатым, сүзне ашау, тамак күнелен күрү кебек ярдәмчел төшенчәләргә күчереп, төп сорауга җавапны арткы рәткә авыштыра барасын түгелме?—диде Сәет, тавышына юри үпкәләгән, аз-маз рәнҗегән төсмер бирергә тырышып. —Мин яратып пешергән аш янында утырып уйланырбыз. Синен мине никах, анын артыннан киләчәк мәҗбүри кәгазьләр белән бәйләп куясын килә инде,— диде Әнисә, канәгать елмаюын яшерә алмыйча. — Мин болай да качмыйм. Күперләр, әфәндем, сезнең ярдәм белән яндырылды. —Минем ярачы йөрәгемә сарымай булып яткан сүзләреңне пылау белән ныгытып куйыйкмы әллә? Борын инде тәмле исне сизә. —Кеше язмышы белән шаярмыйк, яме,—диде Әнисә ни өчендер, үзе шул ук вакытта Сәеткә елышып.—Озак йөрмә! Машинасына утырып, «Игелек» ягына юл тотканда, Әнисә белән булган сөйчәшүләрнен очына чыгарга тырышып, Сәет маңгай җыерчыкларын шактый тирәнәйтте. Эшендә дә биксез, шыр ачык уйлары шул тирәдә булды. Сәет Әнисәдә башка хатын-кызда булмаган сыйфатларны эзләде. Кайда күргән иде сон ул мондый аксыл чәчләрне, йомры күкрәкләрне, килешле гәүдәне? Күнеленә келт итеп янә Зөлфиясенең йөзе, тәне, тавышы килеп төшә Әнисә ана охшаган ич. Дөрес, дөньяда бер төрле ике кеше юк, диләр. Ә җан9 Адәм баласы тән белән җаннан тора. Беренчесе вакыт узу белән картая, туза, әлсери, ә җан, кеше үлгәч, кангырап йөри-йөри дә башка дөньяга йә яна туган балага күчә икән. Аны үскән, камиллекнең 7. • к. у., м т югары ноктасына күтәрелгән кешедә ждн да камил була. Зөлфиякайнен жаны Әнисәгә күчмәгәндер ич. Юктыр, булмастыр. Әнисә моңарчы жансыз яшәмәгәндер, аннан Зөлфия жаны аны каян эзләп тапсын, ди тиле. Кичен өенә кайтып, бүлмәне тутырган тәмле ризык исләреннән рәхәт халәт кичереп \тырганда. Сәет иртән башлаган сүзен дәвам иттерергә булды Көне буе исәнгерәп йөргәннән сон, Әнисәдән башка яши азмасын әйтеп салды -Мин сине, Әнисә, күтггәннән беләм. ___Каян0 -Аннан хәбәр алдым,— дип, Сәет түшәмгә, югарыга күрсәтте —Сон. нинди жавап алдын? Без бу алымны бер тапкыр кулланган идек инде, абзыкай. —Сез, ике адәм баласы, кангырашып йөрмәгез, бергә булыгыз, диделәр. — Бу әмерме, әллә икенче якнын уйланып алырга вакыты бармы’’- диде Әнисә, Сәеткә аш бүлеп. —Сез бер-берегез өчен туган кешеләр, бер алма агачының ике якка ташланган алмалары янәшә, бер жан булып яшәргә тиешсез, диделәр аннан.-дип. Сәет янәдән күрсәткеч бармагын тырпайтып, кулын өскә күтәрде. —Сезнен өзелгән, табылган алмалар күп булгандыр инде. —Анысы башка мәсьәлә. Язмыш.Синен әлегерәк очрамавына мин гаепле түгел. —Уйланырга рөхсәт алып бир әле мина тегеннән... Әйдә, ашал- эчеп алыйк әле, суына — Без. Әнисә ханым, ашау турында күбрәк сөйләшә башладык Тормышта гамак туйдырудан мөһимрәк нәрсәләр бар,—диде Сәет, вәкарь белән генә. — Мәсәлән?—дигән булды хатын иркә тавыш белән. Кеше өчен ин мөһиме—фикер. Без аны бәяләп җиткермибез Уйлап карасан. фани дөньяда фикердән кыйммәт, якты, асыл һәм бөек нәрсә юктыр Еш кына, уйлыйбыз, фикерлибез, дип фараз кылабыз Ләкин без фикернен эчке куәтен сиземләмибез, тәмен белмибез. Фикернен нинди илаһи көчкә, рухка, жанга якынлыгын белсәләр, кешеләр жирдәге барлык ләззәт-мавыгуларын ташлап, иреннәрен фикер дигән чишмәгә якынлаштырырлар, әхлакый үзгәрерләр иде. Фикер—аракы, наркотик биргән ләззәт-онытылулардан өстен Фикер жегәрен ачу дөньяны оныттыра. күәсләргә алып менә, кешенен бөтен барлыгын үзгәртә, астын- өскә китерә Фикер дөньясына үтеп керү—башка галактикаларга сәяхәт, шунын бердәнбер юлы Кешенен ничек барлыкка килгәнен—маймылдан үсеп чыкканмы, әллә башка галлактикадан күчкәнме—фикер генә киләчәктә әйтер. —Сәет Яруллович,— дип, бүлдерде аны ханым —Сез гыйфрит, жен пәри. убыр, дию пәрие турында сөйләгән кебек, артык абстракт төшенчәләр хакында сүз атып барасыз. Әле бит жаһил, пычрак, ямьсез дөнья, хәерчелек, ачлык кебек безне чолгап алган реаль тормыш бар. Заманыбыз гарип Ниндидер тетрәндергеч яналык, әлегәчә булмаган үзгәреш-янарыш кирәк Рекәй революцияләр ясау буенча бар дөньяны уздырды, әмма алардан халыкка файда тимәде, киресенчә, шул ук изү, хәерчелек, хәерсезлек тагын да ямьсезрәк төсләр алып сакланды. —Чөнки без чирле, зәвыгыбыз, фикеребез артта калган,—дип, сүз кыстырды Сәет. Әнисә ирнен чөй кыстыруына игътибар бирмичә сүзен дәвам иттерле -Күптән түгел безне, министрлыкта эшләүчеләрне, мәжбүри рәвешгә концерт карарга катдырдылар Фамилиясен бик хәтерләмим. Мәскәүдән Марина Забелина үэе бугай. Гәүдәсе күркәм, тавышы ягымлы Үз һөнәрсна гашыйк икәнлеге күренеп тора Яратып җырлый Күбебез өйгә, бататар бакчасына, мәктәпкә ашыгабыз, кибеткә кереп ашамлыклар алып чыгасы йф, кыл өстендә утырабыз. Күнеле булсын, озакка сузмасын дип, дәррәү к\л чабабыз. Ул аның саен дәртләнеп, янадан-яна җырларын тәкъдим итә. Алкышлардан зал кызды. _ Жырчы башта ук «яраткан әсәрләрегезне ишетәсегез килсә, язып җибәрегез», дигән кие Менә хатлар килә башлады дип, бер кәгазьчекне \зе иелеп, шатланып алды, укыды: «Кончай дурить. Нас сюда насильно загнали. Детей надо забнрать. Опаадываем». Менә шуннан сон инде син «яңарыш, сәнгать, без зыялы халык», дип сөйләнеп кара. — Мин алдарак әйткән фикерне раслыйсын,—диде Сәет, ваемсыз булырга тырышып. Ашап-эчеп, ял итеп, иркәләнеп алганнан соң, хатын «философны» җитди сөйләшүгә чакырды Чакырды дип авыз тутырып әйтү бик үк дөрес булмас. Хатын-кыз. гомумән, озын-озак итеп аңлашырга, тыныш билгеләрен урынына куеп, әхлакый оеткыны туглап алырга ярата. Дөрес, Әнисә, әйләнгеч юлларны сайлап, кирәкмәгән җирдә чан сугып алу кебек ысулларга мөрәҗәгать итеп тормады. —Сәет Яруллович дисәм, артык рәсми булыр, тик бу сөйләшү минем өчен авыр, шулай да күңелемдәге юшкынны чыгармыйча булдыра алмыйм, намусым кушмый —Нәрсә. Илдар берәр фәннән икеле алганмы?—диде Сәет, сүзнең авыр буласын сизенсә дә, шаярткандай итте. —Юк. Илдар белән тәртип. Сүзне читкә алып китәргә тырышма. Мондый аңлашу безнен арада фаҗигале, шомлы танышуыбызның беренче көннәрендә үк булырга тиеш иде. Хыял даласында йөзеп, чирле кешене борчыма дип. үтемне туктатыл килдем, нәрсәдер көттем, суздым. Адәм батасы сихәтләнер дә чыгып китәр дип, сабырлык белән көттем. Син терелгәч тә арабызны өзәргә ашыкмадың, инде килеп йөри, кунарга кала башладың. Аннан... —Әнисә туктап калды, мәк чәчәгедәй кызыл, дымлы иреннәрен кысты. —Нәрсә аннан? —Үзен беләсең инде. —Атсу танга канаты тигән карлыгачым, әйт инде. Аннан... нәрсә булган,— диде Сәет, пырдымсызланып. * —Гашыйк булдым. Синен шәүләнә әйләндем. Төлке күп чапса, тиресен алдыра, ди торган иде минем әнием. Синен иртән, чәйләп утырганда әйткән тәкъдименне ни өчен кабул итмәгәнне әйтим инде. Хикмәт Фәридәннен табылу-табылмавында гына түгел. Синен белән язмыш очраштырганчы, минем кешем бар иде. Бу арада ул ялда, Чехиядә булды, шуна килмәде, күренмәде. Ул кичә кайткан, эшемә шалтыратты, бүген килергә тиеш. Әнисәнен тавышы ирексездән пышылдауга күчте, йөзенә моңсулык инде. Анын күнел газабы кичергәне, шул ук вакытта борчу-хәсрәтен иненнән ташларга тырышканы, ярдәм, терәк көткәне сизелеп тора. Сәет, ни өчен икәнен үзе дә анламастан, кычкырып көлеп җибәрде, үз тавышыннан үзе сискәнеп куйды, яраларының җөйләре шартлап сүтелгәндәй булды. Әнисә анын көлүен игътибарсыз калдырып, сүзен дәвам иттерде. —Ул кешене йөрәгемнән чыгарып атсам да, намусым җил кебек артымнан калмас, эзәрлекләр кебек. Миңа бик авыр. Ник очраттым сине дип тә башым чатнаганчы уйландым. Сәет тә, Әнисәнен йөзенә чыккан икеләнү-газапларын күреп, җитдиләнде. _ с —Әнисә мин сине көчләмим. Тәртә кыска дип, атның башын кисмиләр Син—ирекле кеше. Кем белән телисең, шуның белән тормыш итәсен Безнен ил шәригать кануннары белән яшәми., кызганычка каршы. Кемендер бутганны үзен әйтмәсән дә жаным белән сизенгән, күзәтүләрем нәтиҗәсендә төшенгән идем. Беркадәр яшерелгән, өсләре капланган булса ла ИР ат киеме носкилар, өй тапочкалары.. эчке киемнәр күзгә чалынды. Элеккеге иреннән калгандыр дип, күнелемне тынычландырырга тырыштым. Аннан килеп, мондый чибәр ханымны үзен генә, тынычта калдырмаслары көн кебек ачык. Әнисә бераз тынычлана төште. -Дөньяда ин авыр нәрсә якын кешеннән сер саклау.-диде ул. -Машина, квартира. жиһахтар, кием-салым—малай үстергән ялгыз хатынга каян килсен, ди. Күбесе мәхәббәт җимешләре, дип фарыз кылдым Кайда каймак, шунда кунак. Әнисәнен йөзенә кызыл дулкын йөгерде. Сөт кебек ак. нечкә тиреле йөзе кызыл тимгелләр белән капланды. Үзе дә сизмәстән сикереп торды — Мин теләсә кем тарафыннан акчага, җиһазга сатыла торган, теләсә кем кашыгын батырырлык каймак булдыммы инде? Зур исәптән рәнҗетүенне уйлыйсынмы, әфәндем? Хәзер Сәеткә кызарыр вакыт җитте. Гафу. гафу. Әнисә Вакыты белән телем мине тыңламыйча, ачы тормадай явызланып китә Нәтиҗә ясаганда, хисләремнең, ниятемнең җитдилеген исәпкә ал! Шул арада Әнисә үзен кулга алып атгергән. битендәге тимгелләр агара башлаган иде —Син күргән, санаган әйберләрне тәнем хисабына гына алды дип уйласаң, бик ялгышасын.— диде ханым, ачулы тавыш белән. Минем никахлы ирем бар иде Нәрсәнедер бергә таптык. Әнием һаман ярдәменнән ташламы и В коние кониов. үзем дә чегән арбасыннан төшеп калмаганмын Урта мәктәпне медальгә тәмамлап, кызыл диплом алып, яхшы эшкә урнаштым, ярыйсы гына хезмәт хакы алып торам... Сәет ханымны, тәртибе өчен терсәген тешләр дәрәҗәдә үкенеп мәктәптән начар бәя алып кайткан малай мисле башын иеп. тынлап утырды. Бу бәхәс ни-нәрсә белән беткән булыр иде. әйтүе кыен, шулвакыт ишек кыңгыравы чылтырады Әле генә күзләрендә яшен уйнаткан ханым коелып төште, бер ишеккә, бер Сәеткә карап: Әйткән кешем килеп җитте.—дип. ишек ачарга китте. Үзснен бу фатирда кирәкле кишер яфрагы, көтелгән кеше булуына шикләнмәгән Ренат Абдуллович ишек янындагы төймәгә шактый кыю. хуҗаларча басты һәм дөнья хәлләреннән шактый артта калганын шәйләмичә, кер,»-керешкә, гадәтенчә. Әнисәне кочагына алды, сөеклесенең сагындырган татлы иреннәрен эзли башлады. Ханым, алсу авызын җәһәт кенә читкә борды, ирмен иреннәре яңакларга туры килде һәм шунда Ренал Абдулла вичнын күзе түр башында кәнәфидә журнал караштырып утырган иргә төште. -Ба. бездә кунак бар икән,—дип. аякларындагы түфлиләрсн лә салып тормастан алга үтте һәм бу мизгелдә үткенәеп киткән күзләре, хәтере, нидер сизенгән йөрәге Сәетне танып алдылар. —Сакманов. дисәм. Шул. шул үзе. тик нишләп йөри икән ул безнен якларда,—дип. ун кулы белән бүлмәне иңләгәндәй итте. —Әйе. мин,—диде «Игелек» сәрвәре. урыныннан күтәрелеп.-Кем кемдә кунак икәнне ачыклыйсы булыр. Көндәше белән үзен ничегрәк тотарга икән, дип уйлангандай ипе дә. Ренат Абдуллович, күнегелгән гадәт буенча, кулын сузды. Сәет тә әлегә вакланып тормаска булды. Бер-берсенә астыртын гына карап, шанс- тарын бәяләп, ирләр кулларын кысыштылар, кара-каршы басып торуларын дәвам итеп, икесе дә теләктәшлек, юаныч эзләп, арадашчы булырга тиешле шәхесне-Әнисәне күзли башладылар. Хужабикәдән җилләр искән, ул. бу бәхәскә мине бутамагыз, үзегез аңлашыгыз дигәндәй. Илдар бүлмәсенә үк кереп киткән икән. Министр урынбасары үзен хокуклы хуҗа санап, ишарә белән утырышырга чакырды һәм сүз башлауны кирәк тапты. Иә. ни эшләр майтарып йөреш, иптәш бизнесмен? Теге вакыттагы алыш-биреш нәтиҗәләре белән ике як та канәгать калды кебек Дөрес сездән бартерга алган тауарларның күбесе, ихтыяж тапмыйча, складта яталар хәерле булсын, үткән эшкә салават. Үзебез тапкан ман түгел, атаныкы жәл түгел, диләрме әле — Безнең фирма ягыннан сезгә претензия юк,—диде Сәет, җавапсыз канмас өчен генә — Киләчәктә дә шулай ярдәмләшеп яшик -Ярдәмне кем ничек анлый бит. Мисал өчен менә бу фатирга, анын хуҗасы Асылбаевага бернинди ярдәм кирәкми иде. Өй аулак калса, шуны гына көтеп торган чучка түбәгә менә, диләр. Хак икән,—диде министр урынбасары. Сәетнен монда утыруын хупламавын яшермичә. —Ул чаклы каты сөйләшмик әле, иптәш Монда кемнен чучка, кемнен хуҗа икәнен соңрак ачыкларбыз. Безнен арада бүген зур сөйләшү булыр дип уйлыйм. —Ике як та шуңа лаекмы соң? Сәет, бу тупаслыкка җавап бирмичә, дәвам иттерде. _ —Вәзгыятьне анлатыйм әле. Сезнең хезмәткәрегез Әнисә Асылбаева бәлагә юлыккан, ата бандитлар кулына эләккән иде, сез бавыр чистартып курортта ятканда, мин аны үлемнән йолып алдым Үзем яралы идем. Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, бу юлы ханым миңа ярдәм кулын сузды Аякка басканчы, мине үзендә тотты, дәвалады. —Үзендә тотты дигәнне ничек аңларга? Больница, ашыгыч ярдәм, дуслар кебек төшенчәләр бар Ул сезне өендә көчләп калдырмагандыр ич! Әллә Пушкинның мәгълүм хикәясендәге явыз узгынчы кебек, ханымны кулга төшерү өчен авыруга сабышып яттыгызмы? Сезнең токым кешеләреннән барысын көтеп була. Форсаты чыккач әйтим инде: сезнең азгын кәжә үҗәтлеге белән, җитәкчелекнең теләмәгәнен күрә торып, депутатлыкка ашкынуыгыздан барча намуслы кешеләр төкеренә. —Депутатлыкны, мина каршы төшкән «намуслы» чиновникларны, сезнең ахирәтләрне читтә катдырыйк,— диде Сәет, тынычлык һәм вәкарь сакларга тырышып. Министр урынбасары күпме генә ярсыса да, аны кимсетергә, рәнҗетергә. авырткан сөяленә басарга тырышса да, ул Әнисәне ана калдырмаячак. Булдыра атмый, ярата ул аны, Әнисә анын язмышы, икенче яртысы, Зөлфиясе кебек үк якын кешесе булып китте тиз арада. Ренал әфәндене андый Әнисәне икегә ярып булмый ич. Ул бит карбыз түгел. —Ә син. иптәш мафиоза, Әнисә белән безнең дүрт ел дәвамында җанга жан, тәнгә тән булып яшәвебезне беләсенме? Ханым ул хакта әйтмәдеме? —Әйе, беләм. Ул барысын да, сезнен аны ничек кулга төшерүегезне бәйнә-бәйнә сөйләде. Мин аны гафу иттем! —Карале син аны, нахалны. Ул аны гафу иткән. Кем сон әле син шул чаклы, сәнәктән көрәк булган нәрсә, әзергә мәзер. Хуш, Әнисә сезне, алыпсатарны, дәвалаган, аякка бастырган. Тагын сез ни пычагыма бу тарафларда буталасыз. Рәхмәт әйтәсе дә, койрыкны сыртка саласы! —Койрыгы юк шул. Булса да, сез әйткән төшкә саласы килмәс иде. Уртак фаҗига безне якынлаштырды. Ренал Абдулловичнын күңелендә тәмсез, кайнар ачу төен булып күтәрелде Ул Әнисәсен сагынып, Чехиядән кыйммәтле бүләкләр алып кайтты. Монда күзле бүкән утыра. Янәдән иске пластинканы әйләндерергә кеРе1Ш^Әнисә минем турыда сүз катмадымы? Берни әйтмәдеме? Ишеккә күрсәтмәдеме? Сәет тыныч кына: —Ник әйтмәсен, әйтте. Әнисә—намуслы ханым, — диде. —Сез шхннан сон да ач мәче күзләрегезне тондырып, аңа бәйләнеп йөрисезме9 „ _ —Мин берәүгә дә бәйләнмим. Безнен теләкләр туры килде. — Кеше өлешенә керергә булдынмы,—диде министр урынбасары, эчке сыкрану белән.—Оят түгелме? „ —Мәхәббәтнең ни ояты булсын, абзыкаи. Әнисәгә миңа тормышка чыгарга тәкъдим ясадым. Ул риза булды. Туйга сезне башкода ктеп чакырырбыз! -Черт с два.—диде Ренал Абдупович. тәмам чыгырыннан чытып- Син. егетем, шаяртасынмы, чынлап әйтәсеңме? Бу фатир, җиһазлар, машина, кием-салымнарны үз аяклары белән, бушка килгәннәр дип уйлыйсынмы? Бәхет йөзеге белән туган кешедән һәммәсенә тиз генә хуҗа булырга жыендынмы? Безнен арадагы якынлык—мәңгелек. Көнчелектән, хөсетлектән, алдында утырган ирне күралмаучылыктан тыны кысыла башлаган Ренал Абдуллович, урыныннан сикереп торып бүлмә буйлап йөренә башлады Сәет урынында кала бирде. -Хатирәләргә бирелмик әле. әфәндем Яраткан кешегезгә ярдәм иткәнсез икән, рәхмәт Ул хакта искә төшереп тору ир кешегә китешми Сез шулар өчен Әнисәнен рәхәтен күргәнсез, гомерегезне озынайткансыз Бик кирәк тапсагыз, мәсьәлә шунда гына төртелеп кала торган булса, сезнен чыгымнарны капларга мин әзер. Санап чыгарыгыз. Нишләп сон ате сезнен белән ләчтит куертып утырам.-дип кискен карарга килеп. Ренал Абдуллович Әнисә янына кереп китгс. Мин сина. Әнисәкәем. Чехиядән бүләкләр, күчтәнәчләр алып кайттым Барысы да аста, машинада,—диде ул. авыр аңлашуны сузу нияте белән. Әнисәнен Илдар бүлмәсендә тыныч кына утырганын күреп Шик күбәләге аның җанын сыкрата, инде тәгаен сиземләгән авыр киләчәк—җелекләрен суыра. —Бүләкләр турында сөйләшү вакытымы сон. Ренал абый. Мин барысын да ишетеп тордым. -Теге теге., такылдаган дөресме? —диде ир. тотлыга-тотлыга —Дөрес.—диде Әнисә, тәрәзә ягына борылса да. нык тавыш бе лән Сәет Яруллович әйткәннәр барысы да хак. Сезнен белән мөнәсәбәтләрнен мәңгелеккә була алмасы көн кебек ачык иде. Мин сезгә «кияүлә чыгасым, тагын бер бала апкайтасым килә* дип әйтә килдем. Сез сүзләремне җитдигә атмыйча, «ирне үзем табып бирермен, башкода булып түр башында утырырмын» дип. гел шаярта килдегез. Ходабыз теләгегезне кабул итте, ир җибәрде Үзен кулда тотарга тырышса да. Әнисәнен тавышы калтыранып чыкты Ана ничәмә еллар ятак . ртаклашкан, шулчаклы ярдәм игешкән кешегә бу сүзләрне әйтү җинел түгел иде. Мәгәр баижача ярамый, өметләнеп яшәмәсен Ана күптән көткән олы мәхәббәте килде. Ул гаилә җылысын, таянычын сагынган. —Тукта әле. Әнисә. Мин бит сина шул ук тәкъдим белән килдем —Нинди тәкъдим? Мина тормышка чыгарга Бүген хатыныма синнән китәм. дидем Кыскасы, мин чылбырларны өзеп, бөтенләйгә, синен белән торырга ук килдем. Ренал Абдулловичнын сүзләре Әнисәнен кайнар миенә барып жипе ләрме. юкмы, әйтүе кыен Ул борчу-хәсрәтен иңеннән ташларга теләгәндәй, почмакта дәрес әзерләгән булып, чынында олылар сүзен сеңдереп утырган улы янына килде. Илларнын башын күкрәгенә кысты Аннан көч. куәт, кодрәт, ихтыяр ингәнләи булды. —Сонга калдыгыз. Ренал Абдуллович. Бу тәкъдимне элегрәк ясаган булсагыз, йөрәгем буш вакытта, мин уйлап караган булыр илем аяе Сонарган тәкъдим шул Мин чәчләремне залда утырган ир белән бәйләргә булдым Мина бу карарга килү шулай ук җинел булмады. Хатыныгыз янына кантыгыз, бәхетле булыгыз Сезгә барысы өчен рәхм. г. Залга чыктылар. Сәет элеккеге урынында шул ук төсле журналны актарып утырган була. Ренал Абдуллович бер мизгелдә картаеп киткән, күзләре эчкә баткан янаклары. икенче ияге ямьсезләнеп, салынып төшкән. Гәүдәсе өметсезлектән. югалып калудан кечерәеп, җилкәләре авыр йөк күтәргән кешенекенә охшап калган. Сәет ягына борылып карамыйча гына, мыгырданып: диде Ч1^еше 6әхете исәбенә бәхетле булу мөмкинме икән... Белмим, — Саубуллашмыйча, ишекне каты итеп ябып, чыгып китте. 14 Я лдан сөйгәнен сагынып, наз теләп кайткан Ренал Абдуллович хәлне гаять авыр кабул итте Дөньясы ин кирәк жиреннән убылып төшкәндәй булды. Чөнки ул Әнисәне бик яратты, алар, бик еш булмаса да. очрашып яшәделәр. Бер-берсенә игътибарлы, назлы, тәрбияле оулырга тырыштылар. Үзеннән шактый өлкән, акыллы ир белән кавышу күне.ъле. рәхәт булса да. бу очрашулардан Әнисә әйтеп бетергесез ләззәт, дөньяңны онытырлык сөю-сөешү рухы кичермәде Язмышы өчен әһәмиятле, башкачарак яшәеш көткәндәй күнеле эзләнде, юксынды. Әнисә үле аңа өй түфлиләре алган булды, янәсе, ул кигән аяк киемнәре очрашулар турында, өйдә хуҗа барын искә төшереп торсыннар. Шуннан соң инде министр урынбасары башка киемнәрен дә китереп куя торган булды. Шифоньерда ирләр почмагы пәйда булды. Хәзер ал арның берсе дә кирәкми. _ Өендә кичке ашны җылытып, хатыны көткән Реналга Әнисәсе белән кыска вакытлы кавышулар бик җиткән иде. Фатир саклаучысына «бүген бик катлаулы көн булды әле, арылды, бер стакан чәй оештыр да, урынны жәй»—дип, яна гәзитләрне караган булып, үз ятагында, һаман да яшь ханымнын җылысын тоеп йоклап китү рәхәт иде. Аның күнеле сизенә: мондый очрашулар гына Әнисәгә җитми, ана гаилә башлыгы, янында төне буе йоклап яткан ир кирәк. Ләкин тәрбияле ханым «тагын китәсен инде, абзыкай». дип уфтанса да, «хатыныңны ташла да, мина күчеп кил», дип кысмый. Булганыннан канәгать чырай ясый белеп, яши бирә, малаен үстерә —Теләсә кайсы солдат кичен казармага кайтырга тиеш,—дип, Ренал мондагы тормышы үзәктә, ин мөһиме, тегесе бурыч кына мәгънәсен белдерергә ашыга —Иртәгә үк, матурым, чыгып китәр идем. Балалар бар. гаиләләре туып килә, яхшы түгел. Без синен белән барыбер бергә булырбыз Минем соңгы мәхәббәтем, аккош жырым син, Әнисә. Тегесе сүз булсын өчен генә: —Булмас, ышанмыйм, тагы да яшьрәкне табарсыз әле,—дигән була, һәм тиз генә аш-су бүлмәсенә кереп китә һәм савыт-сабаны гадәттәгедән катырак шалтырата, хәтта берәр чынаяк астын идәнгә үк төшереп жибәрә. Шул арада И лдар кайтып керсә, Ренал абзыкай өчен жайлы вакыт башлана. Ханым бар игътибар-назын улына юнәлтә, чишендерә, ашарга әзерли, мәктәп хә.ъләрен сораштыра. Министр урынбасары, йомышка вакытсыз кергән кешедәй, урында таптана да: —Мин килтем,—ди. Әнисә юри артык игътибар биргән улын калдырып, үкенечле, сагышлы итеп елмая, тәшвишле тавыш белән: —Исән булыгыз!—ди. —Киләсе очрашхта кадәр,—дигән җөмләне министр урынбасарына үзенә әйтергә туры килә. Юлда кайтканда ул үзенең намусын тынычландыра «Әнисәгә күчеп килсәм, анын малае бар. Усал гына күренә. Б\ре башын бүреккә салсан да, тәгәрәп төшә, диләр. Рәтләп исәнләшә белми Карт көнеңдә чит-ят бала көненә калсаң, иманыңны өшкерер. Ни өчен һәр олы мәхәббәт ЗАГС белән тәмамланырга тиеш? Болай гына очрашып, яратышып яшәү ярамаганмыни9 Һәр күрешүне бәйрәм итеп кабул итеп, иркәләшеп, назланышып яшәүгә ни җитә. Ә күпме чибәр чиртсән каны чыгардай, аягында тыныч басып тора алмаган хатыннар ирләргә сусап, тансыгып яши. Ул тапкан малынын бер өлешен Әнисәгә ташый бит Әлбәттә, рәхмәт өчен түгел. Мәхәббәте шулай куша Кичләрен ул Әнисәләрдә «Мускат»ны яисә «Мартини»ны ачыл, талгАТ гллы>«—■ татлы ширбәтне үзе бүләк иткән бәллүр савытларга агызып, ашап-эчеп. тәмләп сөйләшеп \тырырга. икәү. зур көзге алдында, кочаклашып басып торырга ярата Әйткатәшеп атсатар. Ренат Абдуллович берәр атна шатты ратмыйча тора, бухгалтериягә дә керми. Аннан, түзә атмыйча, беренче бх.тып тыатыкны бозарга мәжбүр була: -Нихәл, матурым, югатдын әле. Әстерханнан кара икра алып кайтканнар иде Кереп чыгармын әле сәгать аттыларда. өндә буласынмы'’ -Өйдә булырга тырышырмын.—дигән жавап атына Ул көнне Әнисәнен кин караватында ятып, беренче күрешүләрен ирнен Әнисәне ничек оста итеп кулга төшерүен искә алып, көлешеп яттылар. -Сонгы очрашуыбызны болай зурлап искә атып ята атмабыздыр.- диде Әнисә, киеренке елмаеп —Арабызга кемдер керүе мөмкин. Аннан кинәт анын зәнгәр күлләреннән, тазартылган чишмәдән су бәреп чыккандай. шарлап яшь ага башлады —Туйдым мин мондый тормыштан, кайчан балага узармын, аны нишләтермен дип куркып ятудан Кеше бәхетен бүлешәм кебек Бәхет ул—бодай күмәче түгел. Аны кисәкләргә бүлеп булмый: ул йә бар. йә юк Мин үземне кеше өлешенә кулын сузган карак итеп сизәм Юкны сөйләмә. Әнисә. Һәркем үз бәхете белән килә дөньяга Аны беркемнең тартып алырга хакы, көче юк. Минем бәхетем син. акыллым Ташлый күрмә мине, сине үлеп яратам. Әнисә елавын дәвам итә Ул ирнен тынычландыруын, юатуын тыңламый да кебек. Мин сезгә, өй песие кебек, ияләштем, күнектем Рәхәт мина сезнен белән Тормышымда борылыш булырга тиеш. Сизеп торам. Минем тулы тормыш белән яшәп карыйсым килә Андый кеше очраса, үпкәләмәгез. Ренат Абдуллович. Ашыга күрмә. Әнисә. Урыслар: «от добра добра не ишут». диләр. Ялга барып килим лә. аннан хәл итәрбез Син бик чибәрсен, Әнисөкай. Шул хакта әйткәннәре бармы? — Бар. бар. Ренат Абдуллович. Борчылма! Югалмам! Соныннан сезгә генә үкенечле булмасын Нигә атай дисен Без бит әле үләргә җыенмыйбыз. Ханым, гадәтенчә, үзенә бикләнде, җәелеп китүне кирәк тапмады Болай гына әйтүем Соныннан үпкәләштән булмасын. Әнисә аныкы булганда Ренал хатынның гүзәллеген бәяләп җиткермәде бугай. Дөрес, ул чишенеп, анадан тума килеш янәшә ятканда, күз белән генә анын нык. яктырып, ялтырап торган тәненә, гәүдә боры тышларына, аяк башланып киткән җирдәге таучыкларга карап, сокланып, -нинди матур, килмәгән җире юк шайтанның» дип сокланып, шул рәхәт якынлыктан калтыранып ятуын зур сөенеч итеп хәтерли. Беркөнне Әнисә, анын кулын учына алып: —Мина Сезнен белән рәхәт. Ренал Абдуллович. Чөнки иремнән сон Сез—минем беренче кешем Яратасынмы сон мине1 Әллә янында кирәк булганга гына тотасынмы1 дип сорарга җөрьәт итте ир зат — Яратаммы, юкмы, өздереп әйтә алмыйм Бәлки, әле мин мәхәббәтнең нәрсә икәнен белми дә торганмындыр. Мин—гаилә кешесе Кемнеңдер гомер буена сөяркәсе булып яшәргә җыенмыйм Сезгә лә хат итәргә туры кңтер. —Син нәрсә. Әнисә, матурым. Безгә бик әйбәт бит —Сезгә әйбәт, килсәгез, монда мин. кайтсагыз, хатыныгыз көтеп тора. Өемә кайтасым килми. Аягым тартмый казармага. Солдат кебек дигән идем инде... -Кайтмагыз Монда яшәгез. Үпкәләмәгез, аннан сон булыр.— дип. кинәт күтәрелеп, ханым юыну бүлмәсенә кереп китте... Әнисәне башка ир. мафиозник кочагында калдырып, ерак булса да Г'ЛӘП КЛИТклнда- Ренал шул сөйләшүләрне, узган гомер юлларын. \л ү1тп РЫН ИССНО төшерде; ярар. Әнисәнең рәхәтен җитәрлек татыды. 1”_^тле аГӨЛ Үсмәгән битенә», диме әле халык, тыныч кына хатын оелән. гаилә кешесе булып яшәр яисә тагын берәр чибәре килеп чыгар ате лөресен әйткәндә, кирәкләре юк. потлары бер тиен. Хатыны иренең кем янынадыр йөргәнен, жинеләеп кайтканын сизенсә дә. тавыш күгәрмәде, эчтән генә янды Йөрәк ярсуларын басу нияте белән, бүген \д хатыны янына килде, әмма якынлыктан бернинди ләззәт, рәхәт бушану татымады. Хатыны тыныч кына, кымшанмыйча ята бирде һәм янга оорылып. гырылдап йоклап та китте. Бер мизгелгә булса да. Әнисәне онытх хыялы белән битараф хатынын борчыган Ренал акрын гына торып, үз бүлмәсенә чыгып, диванга ятты һәм бүгенге югалтуының бәясен, тетрәндергеч тирәнлеген шунда гына анлады. Әнисәне кире кайтару турында хыялланасы да юк. бик нык кулларга эләккән... Үзе дә гашыйк оулган кебек. Ул шайтан мафиозник. явыз, әшәке узгынчы, үләт үзен яраттыр;» белер, вакыты, акчасы күп. яшьрәк тә. Ана бәхетле көннәрне күнелдә янлртып. истәлекләр хозурында яшәргә генә кала Ренал Абдхллович бернәрсәне анлады анын ин сөенечле, шатлыклы, ләззәтле, аяклары жнргә тимичә йөргән көннәре артта калган, бичаралыкны, үкенечне, кайтарып булмасны аңлаган йөрәге парә-парә килде, күнеленә кара корымлы бичаралык юшкыны утырды, ул. бөтен барлыгы белән, үтеннән бәхетлерәк Сакмановны күрә алмый башлады, ана адәм баласына таныш дөньядагы бар начарлыкны теләп, чигәсенә күтәрелгән кан басымы белән интеккәч кенә йокыга талды. 15 М өстәкыйльлеккә чыгып, үз эшен башлап җибәрергә вакыт дигән карарга килгәч. Хәлил үз акылыннан муафикъ булып, ихтыяр көченә мөкиббән китеп, күңеленнән алла белән кавышкан дәрвишләрдәй шатлыклы-мәхәббәтле елмаеп утырды, хәтта бер йотым затлы коньяк илә тәмле тамагын иркәләп алды. Мантыйгы болайрак иде. «Сакманов кулы астында күпме вакыт канат жәя алмый яткан лачын бер очып китәргә тиештер, ләбаса. Сәет теге вакыттагы ярдәмемне таныса да. дустанә кыланса да. гел аны кысып, үги баласыдай рәнжетеп килә Башка чыккач, абзагыз дөнья ләззәтен үпкәләренә дыңгычлап тутырачак. Жанына якын кешене эшкә аласын, теләсә нинди эш хакы билгелисен, шагыйрь әйтмешли, чәнчә *аяк бармагындагы мине охшамаса». кулына расчет кәгазен тоттырып, куып чыгарасын. Кемнеңдер синнән бәйле бх.түын тоеп яшәү—үзе зур бәхет. Барысы синен күз карашыннан өркеп, кәёфенне керфекләр биюеннән чамалап, дер селкенеп, куркып торалар Фирая миндә хезмәт итә башласа, теге вакыттагыча, ару кызлардай кыбырсына атмас, койрыгына тиз басарбыз. Ин кулае—аны үзенә якынайту, ышанычлы кешенә әверелдерү. Кыйммәтле кәгазьләрне, акцияләрне төрле исемнәргә теркәсән. налог дип аталган талаулар кимрәк була, диләр. Абзанны кабак баш. боламык дип санап. Сәет ялгыша, чөнки жәелеп, ачылып китәргә ирек бирмичә, дилбегәне үз кулында гына тотып, кысып кидде. Буа бер ерылып китсәме, аны туктатырмын димә. Ныклап аякка баскач. Сакмановка каршы астыртын эш йөртергә, үзен кәкре каенга терәтеп, бугазда төен булып утырган үчне алырга мөмкин Ачуыңнан шартларсын. хезмәт хакына өстәү сорагач, нәрсә ди бит: син анан карынында ук елап-сыктап үскәнсен. һаман бернәрсәдән канәгать түгелсең, болай да артыгын түлим сина. димәсенме. Борынгылар әйтмешли, ниһаять, башка чыгам. Тукта әле. биредәге сәмәннәрне чутлап карыйк. Тулы гәүдәсе өчен ифрат тизлек белән кәнәфиеннән күтәрелеп, сул яктагы шкафтан бер китап эченнән ачкыч алып, нәрсәдер исенә төшкәндәй як-ягына каранып, бүлмә ишеген эчтән бикләп, тимер сейфын ачты һәм кирәкмәгән кәгазьләр, гәзитләр астында яшеренеп яткан яшел акчаларын алып, әүвәл аягүрә, аннан идәнгә тезләнеп, яратып, сабый талглт т.-щу«—, баланы иркәләгәндәй, сыйпаштырып, саный башлады. Йөзекләрдән меңлекләр ясап, янына идәнгә тезә барды, ялгышты, янәдән санарга кереште, өемнәр арткан саен кәефе күтәрелде, үзе дә сизмичә, «бас. кызым Әпнпә»не борыны аша көйли башлады Сәеттән генә түгел, хатыны белән балаларыннан яшереп җыйган акчаларының төп-төгал санына чыга алмыйча, якынча чамалап, кадерләп җыеп алып, кире тимер әрҗәгә тутырды, шул ук иске-москы кәгазьләр белән өсләрен каалал. сейфның дөрес бикләнгәнлеген кат-кат тикшергәч, ишекне барып ачлы, кире ӨСТАЛ артына барып утырды, киемнәрен тәртипкә китергәч, ныклы карарга килеп, телефонга ябышты. -Фирая ханым, сезме бу? Хәерле көн дисәм, кич җитеп килә икән,—диде, тавышына мөмкин чаклы ягымлылык, татлы иркәлек, түбәнчелек төсмерләре бирергә тырышып — Мина сугылып чыкмассызмы икән? Сүз бар иде —Хәзер керермен,—дигән җавапны алгач. Хәлил өстал тартмасыннан кечкенә көзге алып, сирәк чәчләрен рәтләде, ачуы килгән усал ата мәче сыртындагы йоннар кебек тырпаеп торган кашларын сыйпап, иркәләп аллы. Затлы алкалар, алтын балдаклар таккан, кыска кара итәк белән чәчәкле яшел блузка кигән Фирая килеп кергәч. Хәлил әфәндснен дүрт почмаклы кечкенә бүлмәсе яктырып, зураеп киткәндәй булды Хужа кеше урыныннан торып, өстәл кырыена чыгып, кечкенә йомшак куллары белән һаваны кисеп, янындагы урындыкка күрсәтте —Тыңлыйм сезне. Халңл әфәнде.—диде хисапчы ханым, ак. озын муенга утыртылган, бөдрәләткән чәчле башын Хәлил ягына борып Кунакханәдә очрашып, булмый калган якыңлык аларны кыен хәлгә куйган иде Бер-бсрсеннән читләшеп, оялып, ул күрешүне оныткандай итеп, коридорда очрашканда гомуми сүзләр белән котылып йөрделәр әлегәчә. Ятсыну бозлыгын ягымлы елмаюы һәм юкә балыдай татлы сүзләре белән Хәлил эретергә тиеш иде. —Фирая ханым, бер бинада утырсак та. сезне күреп тә. сөйләшеп тә булмый Вакыт арабызга пәрәвезләрен үрә тора. Кинә белән өстәп куйды: —Без бит ят кешеләр түгел. Ханым үзендә ниндидер гаеп сизгәндәй, күзләрен түбәнгә төбәп — Барысы онытылды. Ул күрешүләр элекеге яшәештәге кебек кенә күне.лдә калды Мәхәббәт хурлыгын татымый калган кеше юктыр бу дөньяда Җил алып кңлгән бәхет—жил белән китә. — Күптәннән сөйләргә җыенсам да. сөйли алмыйм һаман Мин бер-ике атна чамасы элек онытылмый торган бер төш күрдем. — Кызык булса, сөйләгез,—диде ханым, күз карашын янә аска төшереп — Без сезнен белән Тукай урамында очрашып, каядыр аска габа төшеп киттек Мин бер эскәмиягә барып утырдым Ни булганын сөйләсәм. үпкәләмәссезме? —Сөйләгез, сөйләгез.—дигән булды ханым. —Сез минем ике тез арасына кереп бастыгыз, һәм без., һәм без. шашып-шашып үбешә башладык. Беләсезме. Сезнен иреннән нинди тәмнәр кңлде‘> Ханым дәшмәде. —Бал һәм әрем тәмнәре. Бер үк вакытта. —Кызык.—диде Фирая, тонык тавыш белән. Бүлмә хужасы чытлыкланып алырга булды: — Мин сезгә бөтеңзәй ошамыйммы? —Андый кискен карар чыгармас идем,—диде ханым, шаян тонны кабул итеп, зур күгләрен Хәлил ягына төбәп Ир зат анда матурлык белән өретелгән шаянлык чаткылары һәм ахыр чиктә битарафлык төсмерләре күрде. -Мәсәлән, минем кайсы ягым (ошый дип әйтмәкче иде. тукталып унай ТӘЭСИР калдыра.’ Бик дөрес әйтмәдем бугай. Тел байлыгым атлә кем түгел. «ич.Гһ^0^НЫ дөрес бирдегез. Мина иягегездәге чокыр ошый,—диде чаным пәм оүлмәне тутырып, рәхәтләнеп көлеп жибәрде. Әмма үз көлүе г»ал. ясалма пәм ят иде Ханым шуны анлап, хатасын төзәтергә булды һәм җитди итеп өстәп куйды —Эш күп. Сат ым нар белән интектерәләр. —Сон атар бит сезнең кесәдән чыкмый. — Хуҗа. «Ник түләдегез кушмаганны, шул чаклы, кая китте фәлән сумма*, дип. бездән сорый —Кәгазьләрегез тәртиптә булса, беркем бәйләнә алмас,—дип, Хәлил ханымны тынычландырып куйды һәм сүзне кинәт икенчегә борып: —Сәет Яруллович ике атна инде фирмада күренми. Житди нәрсә оулмагандыр ич. Тагын яраланган дип кенә ишеткән идем озын колаклардан Чзеннән хәбәр юк. Дөресме икән? —Батыр ярасыз йөрмәс, булгандыр,—дип, ханым тирәнгә керергә теләмичә, көлемсерәп куйды. —Ваһапов белән Гаделев дигән эшмәкәрләрнең янгыннан калган гәүдә калдыкларын тапканнар, ди. Сәет Ярулловичны гаепли күрмәсеннәр Бер болганса, су да тиз генә тынмый. Затаскают,— диде, йөзенә борчылу, кайгыру төсмерләре чыгарырга тырышып, бүлмә хужасы. —Алтынга нәжес ябышмый,— дип, хисапчы янәдән Сакмановны яклады. Хәлил кинәт агарынып китте, әгәренки ханым анын шик-шөбһәсен теге зәхмәту.алага җиткерсә, күп сорап тормас, үзен «тегеләр» янына озатыр Куркыныч темадан читкә сикерергә булды. —Миңа кул куярга бер кәгазь дә кертмисез! Хуҗа югында да тормыш тукталып торырга тиеш түгелдер бит. Бу юлы ханым, йөзенә гамьсезлек төсмере иңдереп: —Сәет Яруллович кәгазьләргә имза куярга Алексей Владимировичка рөхсәт бирде. Сезне атамады. Шуна борчымыйбыз. —Анлашыла. Димәк, мин ят кеше. Әллә ышанычтан чыктыммы? Бүлмәдә күңелсез, тозсыз тынлык урнашты. —Берни әйтә алмыйм. Мин бәләкәй кеше. Патшалар эшенә чыпчык борынымны тыкмыйм Анысыннан да колак кагарсың,—диде, ханым, бу тема ялкытты дигәндәй, башын икенче якка борып. Матур, ак муены тулысы белән диярлек Хәлил ягына ачылды. Күзләре аша ингән дәрт, җылы дулкын кебек, Хәлилнен гәүдәсе аша үтеп аяк табаннарына төште. —Минем сүзем ул хакта түгел иде, Фирая ахири. Шулай дип әйтергә ярый торгандыр ич. Серемне ачмакчы булам. Ханым, керфекләрен сикертеп, килешүен белдерде. —Кыскасы. Сәет Ярулловичтан китеп, үземә тыйнак кына, кечкенә генә фирма ачу турында хыялланам. —Мафия булырга уйлыйсызмы?—диде ханым, илтифатсыз гына. —Авызыннан жил алсын андый көфер сүзне. Мафия бит ул атыш- үтереш. женси азгынлык дигән сүз. Минем хыялым үз конторамда тыныч кына картлыгымны каршылау. Әлбәттә, сез минем тәкъдимне кабул итсәгез. —Сезнен теләк белән кунакханәдә булдык ич,—диде ханым, усал төрттереп. Хәлилнен ак битенә кызыл тимгелләр типте. —Юк. юк. мин сезгә беренче урынбасарым һәм баш хисапчым булырга тәкъдим итәм. Ризамы? Абруегыз артыр, һәркайда сүзегез үтәр. Ханым, башын аскарак иеп, уйлап торгандай итте. —Урыслар: «От добра добро не ищут», диләрме әле. Мина биредә дә әйбәт, тыныч, жылы, кушучлап алмасам да, хезмәт хакын вакытында түли Сәет Яруллович' Тәк што. Рәхмәт. —Ниятенен тормышка ашмый калуы—Хәлилнен гомерлек хыялынын чәлпәрәмә килүе дигән сүз иде. —Бәхет искене ватып, янаны төзегәндә килә, дигән бер бөеге. талглт ГЛДИУЛДП. Хәрәкәтчәнлек—бөеклекнең бер канаты.—дип. Хәлил, башын кыңгыр салып. күрсәткеч бармагын күтәрде. Һәкин мондый пафос та ханымга тәэсир итмәде. Кирәкмәс. Хат ил абый Сезгә дә моннан китәргә кинәш итмәс идем. Үз кадерегезне белеп утырыгыз, тыныч кына. Хашл. ханымны күндерү кирәклегенә тәгаен ышанып, козырь тузын чыгарып салырга булды. Сез. Фирая ханым, анда иң ышанычлы кешем, таянычым булырсыз дип өметләнәм. Сатып атыначак кыйммәтле кәгазьләрне, акцияләрне сезнен исемгә яздырып. Сездә сакларга уйлыйм.—диде ул. ханым ягына борылып, тавышын пышылдауга күчереп. Мондый ук ышанычны көтмәгән ханым бермәл югалып калды, Хәлилгә курку катыш гажәпсенү белән карап торды. Мина’ни өчен олы ышаныч белдерәсез? Яраткан хатыныгыз. балаларыгыз бар. дип гүләде ханым. Мисыр күгәрченедәй. Хатил ямьсез итеп чыраен сытты, әмма анлату. ачыклауларга керешеп тормады «хатыннан туйганны, кызларнын берсе генә аныкы, анысы да ярым наркоманка икәнне белә ич* — Минем Камилә исемле яраткан оныгым бар. Өч яшендә Бервакыт бер дә юктан көтте тавыш белән жылый бу Идәндә тәгәри-тәгари акыра Мин «Нигә шулай кычкырасын, берәр нәрсә кирәкме әллә*, дигәч -Шылаи кирәк*, дип фәлсәфи җавап бирде һәм жылавын дәвам итте Мина шул гыйбарә ифрат ошады. Сина җавабым: —Шулай кирәк' Булды, бетте Ханым янә башын бүлмә хужасы утырган якка борып, аны игътибар белән тыңлагандай итте, ә миен, акылын өермәле, буталчык, шактый каршы 1ЫК.П.1 \ и тар биләде -.1611.111 шулай мине тикшерәме, үзенеке итәргә телиме ышанамы, әллә шөрепләре бушаганмы'' Кыйммәтле кәгазьләрне, акчатарны бик якын кешенә генә яздыралар Хәтәр уен Нәрсә булса, шул булыр, аллага тапшырдык» Ханым, капылт исенә төшкәндәй, әйтеп куйды: Мин риза. Хәлил абый Тик Сакманов нәрсә әйтер? — Нәрсә әйтсен Ана бөтен серне чишмә! Бәлки, шатланыр гына без киткәнгә. Безне яратып бетерми бугай. —Әйтүе кыен,—лиле ханым, битараф тавыш белән. Шул миэгеллә Хәлил ханымнын риза булганы өчен күнеленде канәгатьлек хисе кичереп, ана карап сокланды: «нинди матур икән Фирая чаным Каз канаты белән майлагандай һәрвакыт дымлы мул ирен нар. эре карлыгыңдай, төпсез кара күзләр, аккош мамыгыдай чәчләр, озынаитылган керфекләр, алсу янаклар. килешле борын, әле оялу сәләтен югалтмаган колаклар, муеннын матурлыгын әйтеп тә торасы юк. Ул аныкы булачак- Хатилдә зшли башлагач, артык тыпырчына алмас, сырга алданып, капкынга эләккән җәнлек хәленә төшәр...» —Сакманов белән кендекләрегез бәйләнмәгәндер ич. Нишләп сине тоткарлап торсын, ди Болай да ул сине бәяләп җиткерми Баш бухгалтер урыны бушагач та. ул башка кешене чакырды... Ханым фикернен дәвамын тынлап торуны кирәк санамыйча, урыныннан жәһәт кенә күтәрелеп: «Мин нигездә риза. Тагын бер уйлашыйк, киңәшик*, дип. бүлмәдә кыйммәтле хушбуй исләре калдырып, чыгып та китте. Киләчәкнең ничек, ни рәвешле. Фирая белән мөнәсәбәтләренен юнәлешен, ачылачак ширкәтенен язмышын Хәлил белми, күрәзәлек итә алмый Ә ханымнын озын. ак. матур муены өстендәге башында шул мизгелдә үк кызыклы, үзе, гаиләсе өчен куанычлы фикерләр тулы Сиземләве алдамас. Ахмакларны акылга утырту заманасында яшибез ләбаса Бигайбә, үпкәләштән булмасын соныннан. Хәлил әфәнде. Үзен акыллыга санап йөри аге. җитмәсә... Ахыры ктасе санда