ҖИЛДӘ ҖЫРЛЫЙ ҖИКӘН КАМЫШ ТӨРЛЕ ЕЛЛАРДАН

Фатиха сорау Җилдә җырлый җикән камыш. Җикән камыш сызгыра... Тыңламасаң. аңламасаң. Кагылмыйча уз гына. Җилдән алган аһәңнәрен Бир миңа, җикән камыш: Юмартлык бит. кем әйтмешли. Мәңгегә истә калмыш. Без бергә шытып чыкканбыз Шушы җир күкрәгеннән; Җир белән туганлаш җаннар Җир белән китәр моннан. Алыймчы. җикән, моңнарың, Салыймчы көйгә аны. Аңласын җиһан тылмачсыз Без белгән телдә аны... Хыялым, йөгәнсез лә син! Алай биек үрелмә. Җикән җырын кайтарып бир Туган-үскән җиремә. Аны тыңлар кешеләрем Яшиләр янәшәмлә; Җикән камыш исеменнән Шуларга эндәшәм дә. Ак каеннар йөгерә Чыгарылыш кичәсеннән таңда Очынып кайтып килгән кызлар күк. Җитәкләшеп ак каеннар йөгерә... Берсе мина кулын сузар күк. Каршы барсам әгәр... Юк. тоттырмас— Чытлыкланып читкә тайпылыр; Июнь төннәренең сихереннән Яшел яллы кыргый тай булыр... Каеннарда һаман яшьлек күрәм: Яшьлек аның сылулыгында. .Аклыгында яшьлек, Яшеллектә... Таң җилендә сыгылуында. Каен урманнары шундый якты! Якты сафлык бии... Туйны күр! Җиһан нигә шундый яктылыкка. Инсан ак бәхеткә туймыйдыр?! Июнь төннәренә әсирлеккә Кул күтәреп йөгерә каеннар... Ә кайдадыр күккә кул күтәреп Ялваручылар бар, кайгы бар... Якты шатлыгымнан оялам да Якты бәхетемә куанам. Нишләр идем, ят җирләргә кусаң, Ак каенлы җирем. Ил-анам! Ти и иде!... Ти-и-иде!.. Тау астында—тал-тирәкләр, Тал артында—Ык суы. Җанбай-күлдән ишетелә Тәкәрлекләр үксүе. Ти-и-иде!.. Ти-и-иде!.. —Кемнәр тиде? Җофармы йә сусармы? Оясыз калган тәкәрлек, Гомерең ятим узармы? Түзмәде күңел, ярсыды Тәкәрлек тавышына: Балачакка кайтып хәтер, Моң булып калды шунда. Ул йөрде балтырган ашап. Юа белән юанып... Хәтер—сагышлы бер йолдыз: һич сүнәсе юк аның! Уенны иртә оныткан Сагышлар дөньясыннан Ул йөрде күкәйләр эчеп Тәкәрлек оясыннан... Тәкәрлекләр, үксисез лә: Ти-и-иде! Ти-и-иде!.. —Кем тиде? Кайтармагыз шул елларга. Кайтармагыз сез мине. Көйде, көйде... утта көйде Әтиләр... Үстек ятим... Ти-и-иде!... Ти-и-иде!.. Безгә тиде Зур сугыш... Нәрсә әйтим?.. Яшелләнеп уҗым шыткан— Кытыклаган тәпине. Уҗымнарда—салкын чыклар... Тапмый уен, тәтиме— Эзләгәнмен әтине... Арыш буынга сикергән— Күзләрне иркәләгән. «Син китмә арышлы җирдән. Сикермә... иртә әле*,— Дип, кем дә «киртләмәгән*. Арышлар инде баш кыскан— Басуга бармаганмын. Акылсыз хыял-баскычтан Мин читкә караганмын... Белмим, кем каргагандыр?! Арышлар серкә очырган— Баш әйләнгән исенә. Күнел каядыр очынган Бер җылы сүз тисә дә, Кызлар егет дисә дә... Йөгерә гөрләвек, йөгерә Инешләрне күрергә. Гөрләвеккәем, йөгермә— Кайталмассын кирегә. Ашкына инеш, ашкына Иделләр кочагына. Инешкәем, син ашкынма— Туктап тын ал чак кына. Гөрләвекләр тыңлыймы сон? Инешләр тынамы соң? Гөрләвекләр, инешләрсез Иделләр буламы сон? Без дә гөрләвектәй идек, Без дә әз йөгермәдек— Арышлар агарын җиткән. Арыш балавызланган. Дөнья мине төпкә җиккән, Язмышым явызланган һәм... суктырган бозлардан! Арышлар күптән өлгергән— Сугылган -көшелләрдә... Сукмагым югалткан җирдән Карыйм да кешеләргә, Инде, димен. нишләргә? Уйлыймын: «Ашыктым... Мин дә Уҗымдай яшел идем. Буыным катмаган көйгә Серкә очырып йөрдем... Газаплар гына күрдем!* Уйлыймын: «Ашыктым... Иртә Баш кыскан арыш идем. Чәчләрем агарды бит, ә! Агарсын, карышмыймын— Балавыз Марс идем...* Арышлы басуларыма Яңадан барыш минем... Кырыс дөнья кочагына Безме атылып кермәдек? Озатты безне аналар. Озатты сөйгән ярлар... Инешләрне озаткандай Яшел яулыклы таллар. Әй бүгенге гөрләвекләр. Әй бүгенге инешләр, Сезнен хәзер гөрләшер чак. Безгә алмаш тиешләр. Безнең агым тирәндәрәк, Безнен агым астарак... Йөгерегез, ашкыныгыз! Сез—үзгәрәк, башкарак... Җимерелгән әкият Төнге елга яры. Миңа кыен Ник су буен ташлап китүләре? Учак яктысында Су өстендә Әйтерсең лә йолдыз көтүләре!— Вак балыклар җем-җем уйнаклыйлар... Ә тирәндә, бәлки, су анасы Сылу кызын тыя, җибәрмидер: «Кайтып китсен, диеп, җир баласы..> Су кызының салкын бармаклары Калтыранып кабырчыклар кояр... Ник. әнкәсе, аны тыясын син? Тыйган саен тынычлыгын җуяр: «Аһ, күрсәмче, дияр, шул җир улын! Ничек яши җирнең өсләрендә?..» Хыялланыр... Ләкин хыяллары Судай агып бетәр төшләрендә... Сихри дөнья! Төн тынлыгын эчәм, Илһам өчен татлы шәраб итеп. Саксыз бер сүз куя сискәндереп. Шигъриятне ватып. Харап итеп: «И дивана!»— Узып бара шулай Кемнәрнең ул гамьсез шәүләләре? Су кызларын таный белмәүчеләр. Хыялсызлар, Мескен бәндәләрме? Чәлпәрәмә килде сихри дөнья. Юкка чыкты сылу су кызы да... Таралдылар йолдыз көтүләре... Су кызларсыз гомер итүләре. Әйтегезче инде, йә, әйбәтме?— Җимердегез нигә әкиятне?! Минем әкиятне! *«? Арган инде усак яфраклары Җәй буена җилдә тибрәнеп. Җылы җиргә төшеп сыланыр да Түшәр тиздән якын-тирәне. Аккордларын барлый. Шыгыр-шыгыр Ботак шыгырдатып, Имәннәр. Имәннәрдә көзге симфония Уйнарга дип җилләр килгәннәр. Хоккейчылармыни! Елтыр каска Кнеп башка. Әнә. гөмбәләр: Сезон ачылуга куанышып. Бер-берләрен коча-үбәләр. Саксыз караштан да коелалар Соңгы карлыганнар Шыбырдап. Зәңгәр күктә— Өчпочмаклы ямау: Торна кәрваннары. Җыр җырлап. Сагыш җырын коеп канатлардан. Китеп бара җылы якларга... Нигә икән туа күңелләрдә Моң-аһәңнәр шундый чакларда? Бар табигать. Бөтен җнһан белән минем җаным. Минем күңелем Көзгә әзерләнә. Көзне көтә— Тулышыйм да тизрәк түгелим...

Реклама