Берлекнең яңа әгъзалары

Р и ф к а т ь Хи с м ә т Рифкать Әхмәдулла улы Хисмэтов 1939 аты Татарстанның Чүпрәле районы. Татар Саплыгы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Әтисе сугышта һәлак була, әнисе дүрт баланы укытып зур хезмәт юлына бастыра Өч туганы укытучы һөнәрен сайлагангамы, Рифкать тә шул ЮЛ белән китмэкче була. Әмма кечкенә вакытта имгәнеп, күзләренең күрү сәләте бик нык какшау сәбәпле, аңа бу хыялыннан баш тартырга туры килә Мәктәпне тәмамлаганнан соң клуб мөдире вазифасын башкара. 1960 елда комсомол юлламасы белән Ульян цемент заводы төзелешенә күчеп килә. Анда ундүрт ел эшләгәннән соң, инвалид буларак, сукырлар җәмгыятенең «Автоконтакт» оешмасына күчә һәм бүгенге көндә дә шунда эшли. Рифкать Хисмәт шигырьләр язу белән яшьтән үк шөгыльләнә, беренче шигырьләре 1954 елда ук район газеталарында дөнья күрә. Соңрак аның язмалары «Ватаным Татарстан-. « Татарстан яшыәре», «Татар иле» газеталарында. «Чаян» һәм «Аргамак» журналларында даими чыгып килә Шулай да. авторның иҗат активлыгында Ульян шәһәрендә татар телендә чыга торган « Өмет» газетасының роле аеруча зур. «Редакция хезмәткәрләренең ярдэмешлән башка, ихтимал, китабым да чыкмаган булыр иде», дип яза ул үзе дә. Рифкать Хисмәт—чичән, дикламатар шагыйрь. Ул үз язганнарын яттан белә, халык арасында—клубларда, мәктәпләрдә, төрле дини, милли, мәдәни бәйрәмнәрдә еш чыгыш ясый Аның шигырьләре Татарстан. Ульян һәм «Азатлык» радлюларыннан еш яңгырый «Сембер язлары» альманахында зур-зур шигырь цикллары даими басылып килә. Р. Хисмәт шигырьләре тематик һәм максатый яктан шактый төрле: олыларга адресланган җитди шигырьләр, юмор-сатира әсәрләре, балалар өчен дидактик такмаклар, багышламалар, җырлар. . 2000 елда шагыйрьнең Ульян шәһәрендә « Үз сукмагым» исемле шигырьләр китабы дөнья күрде Татарстан Язучылар берлеге Рифкать Хисмәт иҗатына һәрвакыт игътибарлы булды. Үткән ел аның иҗаты «Шигърият остаханә»се утырышында тикшерелде, быелның 26 мартында Кабул итү коллегиясендә каралды һәм соңрак идарә утырылиында Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителде Т а ң ч у лп а н (Ч у лп а н Ә хм ә т ов а ) Таңчулпан (Әхмәтова Чулпан Шәрип кызы) Татарстанның Актаныли районы Бишкүмәч авылында 1966 елда дөньяга калгән. Сабыйга ата-ана тигезлегендә нибары җиде ай яшәп калырга насыйп була, ул ата назыннан мәхрүм кала. Тоеп үскәне—әни назы, әби-бабай җыллясы Таңчулпан 1974 елда Актаныш районы Тәкмәк авылында беренче сыйныфка укырга керә Аңа шулай ук әлеге районның Олыймән. Югары Яхшый. Киров авыллары мәктәпләрендә укырга туры килә. 1984-89 езиарда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый иг и | Хезмәт юлын Татарсташшң Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Тинмтрлыгы каршында оешкан «Вакыт» газетасында балалый. 1992 елдан «Шәһри Казангазетасында икътисад бүлегендә хәбәрче, хатлар бүлеге мөдире, аннан соң фән һәм мәдәният бүлеге мөдире була. 1997 елның 12 ноябреннән Таңчулпан Татарстан Респуоликасы Дәүләт Советының матбугат үзәгендә әйдәүче референт булып эшли ' «Иҗат бе.лән мәктәп азларыннан бирле шөгыльләнә.». Казан университетында укыганда олуг әдип Мөхәммәт Мәһдиев җитәюләгән «Әллүки» әдәби берләшмәсенә йөрүем чын иҗатка җитди рәвештә килергә этәргеч булды», дип яза шагыйрә үзенең автобиографиясендә Таңчулпанның шигъри бәйләмнәре «Идел». «Казан утлары». «Сөембикә» журнал ларында «Ватаным Татарстан». «Шәһри Казан». «Мәдәни җомга». <■ Мәгърлфт» газеталарында еш басыла ктделәр. 2000 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрәнең «Кыргый чәчәк» дип исемләнгән шигырыәр тупланмасы китап буларак дөнья күрде _ 2003 елның 31 мартында, идарә утырышында Таңчулпан Татарстан Язучылар оерле генә әгъза итеп кабул ите.лде. Шагыйрә Казанда яши.

Реклама