Логотип Казан Утлары
Шигърият

КЕШЕ ЯШӘР ӨЧЕН ИЛЛӘР БАР

 Дала догасы Кылыч йөзе кебек үткен Бу—кыпчак даласымы? Бәйсез-уйнак җилне тешләп Атларда чабасымы? Әлегәчә таланмаган Курганнар табасымы? Учагы сүнгән дәвернең Көлләрен кагасымы? Миндә дала каны бар, дип Шушында каласымы? Балбал шәүләсенә ятып Бер сыктап аласымы? Беләмме дала догасын. Мин дала баласымы?.. Төштән өнгә сикерү Бату ханның ат тоягы Тиеп киткән чуерташ. Сөйлә миңа таш телендә: Заманнарга уендай! Акыл миндә, гасырларны Чуерташ итеп чөям! Кылыч кисмәгән башымны Сннен каршыла иям. Соңлап килгән каһарманлык... Кичер мине, и Ходам. Төшемдә ташка абынып. Уяндым мин йокыдан. Бәгырь өзгәләнгәндә Алланың канат астында Күнме урын яуладык. Учакларга кырау тиде. Дөрләп китә алмадык. Каргалган туфрак ташларын Кочаклады тамырлар. Вакыт кабере упкында Күләгәне табырлар. Кыямәт көне килгәндә Күктән әмер бирелер: 11дсл тулып аккан каннар Шаһитка әверелер. Таркалган җаннарга каран Пи әйтер соң Хөкемдар? Хәрабәләр кайтаваәы Ьары сыктап сулкылдар. Гшгтин поп ьитиз (Бар идек, юк булдык) Латин әйтеме Бирелгән иде югыйсә Тәңренең коч-фәрманы: Кылдай кылыч йөзләрендә Биетергә дөньяны! Булмады... Төшен утыр инде хәзер Тамырың төпкеленә. Җңңе.'пән арыслан риза шул Ишәкнең типкәненә. ...Шундый уйлар кайнан алды Сыгылган күңелемдә. Күз яшендә олыгаеп Кояш баеган мәлдә. Хельсинки. Маннергейм Хәтәр исем булып балачакта Хәтеремә кергән сәер сүз. Сугыш кичкән авыл агайлары Еш кабатлый иде: хәерсез... Фин сугышын кичкәннәрнең әле Төшләренә салкын керәдер. Җиңдек... дигән алдануның ояты Күңелләрен һаман теләдер. Финнәр инде кинә сакламыйлар Ышанучан, тыныч холыклы. Руснянең чүплек башы итеп Яшәтергә дигән халыкны Ирек тәмен, яшәү тәмен гойгач. Кабат кертәлмыйсың читлеккә. Колның колы булмас, интекмә! Бу халыкның милли каһарманын Искә аладыр кемнәр каһәрлән. (Яд итәләр монда кадерләп)... Маннергейм урамыннан барам, «Маннергейм сызыгы*н исән чыккан Авыл агайларын хәтерләп. Хәтәр мизгел өнья яры күмелгәнче өзеп керәсе иде. Төнге дәрья кочагында Ялгыш... үләсе иде. Тып-тын гына. Кычкырмыйча. Күкләрне калтыратып; Ярда учак ягып калган Дусларны аптыратып. Күтәрелсен иде җанын Җиһан-галәм катына. Канатларын киереп җан Алгыс ына, атына. Тәңре утырган тәхеткә Йолдызлы юл түшәлгән. Мондый илаһи киңлектән Кем соң кире төшәлгән. Мин очам, очам тирбәлеп Төнге күк уртасыннан. Кинәт... Кычкырган тавышка Учаклы яр астыннан— Убылам күк катларыннан Алкалы дулкыннарга. Калтыранып куя тәнем. Чыгасы килми ярга. Ирек беткәнен аңлый җан (Иртәрәк бит әлегә)... Йолдызлы күк аланыннан Читлеккә кайтып керә. Ә син ярда. Куркынгансың: —Кычкырам... Син югалдың. Мә. кайнар чәй. туңгансыңдыр... Баттың, диеп уйладым...— Иңемә сөлге салдың. Сүзләр дисбесе таралган, Бер мәлгә телсез калдым. Минем бары гәүдәм генә Җиргә кайтты оит әле. Күзләремдә—йолдыз җене. Ирендә—галәм тәме. Утырып уйлар уйладым Ташлы яр итәгенә. Килә дә китә дулкыннар. Килә дә китә генә. Иярле атың әзерме Дөньялар көтәреңә? Килә дә китә дулкыннар. Килә дә китә генә. Җаныңны чайка суларда. Сәҗдә кыл тирәгенә. Килә дә китә дулкыннар, Килә дә китә генә. Нәфестән узып шөкер әйт, Ходайның биргәненә. Килә дә китә дулкыннар, Килә дә китә генә. Каламы безнең гомердән Моңаеп җилләр генә. Килә дә китә дулкыннар. Килә дә китә генә. Ярый әле Теләмичә китте кары да. Сөендерми быел язы да. Сәер уйлар килә башыма. Орынган күк кабер ташына... Кояш төшмәс кебек күңелгә. Сыкрап эри бозлы күләгә. Ярын әле бүтән кьйпталарда Җанны таран исәр җилләр бар. Безгә насыйп түгел ераклыкта Кеше яшәр өчен илләр бар. Акыллылык бәласе Ялкаулыкның ялын сыйпап ятам Кысыр нокта эзлән түшәмнән. Хәтер чатларына кайтыр юлга Юшкын-юшкын еллар түшәлгән. Уйлыйсы да килми, уйныйсы да... Шундый гадел мәле бу җанның. Табыныр да. абыныр да идем - Тәхетләре ауган дөньямның. Кумнрлардан күмер генә калган. Хәрабәле хәтер бу ярлар. Көндез шәм яндырып чын зат эзлә. Исәр дигән мөһер сугарлар. Кеше дигән җанвар кая бара. Тәңре аннан өмет өздеме? Мәхшәр туе. Түзмәс, кагыныр Җир, Ычкыныр да сабыр тезгене. Чү... Ник эшләтәм әле—уй кнбәген Җилгәрергә дигән башымны? Ник кузгатам күкрәгемне баскан Ваемсызлык дигән ташымны? Читтән шулай... Йә. кем. кылны урап. Күңел упкынына төшәлгән? ...Ялкаулыкның ялын сыйнап ятам. Пәрәвез җеп яшьни түшәмдә... Ут алма син шәмдәлләргә Күзләреңдә төнге учак, Җылыт, әйдә, арган җанны. Мин оныттым бугай инде Бәхет юрап узганнарны. Пышылда син ягымлы сүз. Җылыт, әйдә, арган җанны. Ут алма син шәмдәлләргә, Кагылма син шәүләләргә, Ай нурында коенсыннар. Мәхәббәткә соңардык дип Кыенсынма, кыенсынма... Тәрәзәгә сарыла җил—Сары яфрак явымнары... Ярый инде, шөкер итик—Безгә бәхет кагылмады. Тәрәзәгә сарыла җил—Сары яфрак явымнары... Бүген безгә бирелгәнме Мәңгелекнең бер мизгеле. Гөнаһлардан арган җанны Кочып алсын бер изгелек. Пышылда син ягымлы сүз— Мәңгелекнең бер мизгеле... Ут алма син шәмдәлләргә. Кагылма син шәүләләргә. Ай нурында коенсыннар. Мәхәббәткә соңардык дип Кыенсынма, кыенсынма... Тәрәзәгә сарыла җил—Сары яфрак явымнары... Ярый инде, шөкер итик—Безгә бәхет кагылмады. Тәрәзәгә сарыла җил—Сары яфрак явымнары... Бар иде бит Арыдым ла. Уйлар хәтта черем итә Кырынаеп күңел мендәренә. Илләр иягенә йодрык терәп. Менеп биек дөнья мөнбәренә. Нотык сөйләр чаклар бар иде бит! Их, шул чакта күрмәдегез генә... Хәзер инде кәгазь көймә йөздерерлек Хис диңгезем калды—тездән генә.