Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР

Хәлең ничек, авыл? Әй. авыл, син мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш С Рөмиев Хәлең ничек, авыл? Хәлне әйтә табын! Савым. артым. җыем... Җыем, артым, савым... Мал-каралтың илең, тирес түгәр җирең, маңгаеңда тирең... Төшкән тешләр кебек йортлар кимеп бара. Беренче сыйныфта быел ике бала... Хәлең ничек, авыл? Ару гына болай... Pamn ФӘЙЗУЛЛИН (1943)- Татарстанның халык шагыйре Биш томлык •Сайланмажврлгр һам торле телләрдз басылган күп санлы китаплар авторы Коланда яши Өйләрдә газ яна. Абзар тулы маллар. Телевизор ачсаң - яңа сериаллар. Онытылды күптән китап укыганнар... Өйләнмәгән буйдак ир-ат урам тулы. Кызларның уенда шәһәр-кала юлы. Хәлең ничек, авыл? Түгел зарланырлык, өс—бөтен, тамак—тук. Дөрес, акча бик юк... Бетмәс, ахры, бездә крепостнойлык... Түләү—матурлата. Ярый, кырбасудан иген, печән кайта. Кем ничек булдыра— шулай алып кайта... ...Тыкрык чатында әйтте сәрхүш түтәй: «Авыл—кабыгы сау, эче— аккан күкәй...» Хәлең ничек, авыл? Әлхәмдүлнллаһ, шөкер. Аулак өйләр җыры, тальяннар моңы, онытылды дисәм, бәгыреңә тисәм— кичер мине, дустым! — авыл болай исән! Сулар һава һәйбәт. Сабантуйлар исән. Буласылар булган, кибәселәр кипкән... Туган нигезләрдә көлләр эреп беткән... Безнең күбебезне авыл кеше иткән! ...Буш мәчетләр өсләп азан ишетелә. Юк белән Бар юк-бар mi/гел— яңа масел' Барны барлап барганда очрады Юк. Әйтерләр: ничек очрасын Юк?— Юк бит ул юк! (Пародокс!—ә факт! Була кайвакыт: күңелсез күңелле, патшалар шыр тиле...) Бар булмакчы икән Юк! Кайчак кар булмакчы, кайчак шар булмакчы, кайчак яр булмакчы. Барга пар булмакчы!.. ...Ә соң Бар бармы? Әлбәттә, бар! Әмма Барны юкка чыгарырлык бик күп җыен юк-бар. Шулай да. уйланырлык бит: әгәр Җиһанда Юк Бар булмакчы икән, димәк, юк дигәндә дә нидер бар! Бу юллардан азык табып, сөенсеннәр пародистлар! Ә моралистлар? Дөньяга кикрик булмасын юк кешеләр чүп ишеләр! Барлар бар булсын! Данга пар булсын! Бәйлелек Якты йөзе... Мәгънәле сүзе... Талант үзе! . Илһамлы каләме өстеннән гомере буе карап торды ипи күзе. Абсурдизм халык санын алу Атаңны син җизни димә! - атаңны атам диген! Татарны тат йә ар димә!— татарны татар диген! ...Болыттан күләгә төшкән— шул минем Ватан диген! Г Акча кирәк! Акча кирәк! Казинога! Зинага! Бу бит хикмәт бай эшмәкәр! Фамилиясе татар! Ата-бабае ы татар! Бәлки, милли мәнфәгатькә бераз тәңкәләр атар? Әй, Наивҗан, Наифҗан! Башың бар. дәүләтең юк. Акча уйнашчы хатын күк, акчаның милләте юк. Кисәтү Гарәп? Латин? Язсыннар кириллицада беткәнче каралары! Чиркәү динен өйрәнсеннәр мөселман балалары! Эшлә, татар! Тирдә парлан... Азма син үз башыңа! Теләсәк хач беркетербез Сабантуй колгасына... Ишек операция Хирургның маңгаенда бөртек тирләр... Күкрәген ярдылар хастаның. Җан чыгарлык ишек ачылды. (Куллар уйный, скальпельләр бии, канлы мамыклар оча. салават күпере ясап...) Финал кайда? Катафалк сыртындамы? Савыгуны көткәннәрнең өмет-шатлык яшендәме? ...Янә булдым же на зад а. (Хәзер ешайды...) Таза бәдәнле яшь нрләр куллары да көрәк кадәр!— актарганнар жнр куенын. Кабер әзер. Мәңгелеккә ншек ачык. Җәннәткәме? Җәһәннәмгәме? Ирлек чыкты бәреп тирләрдә! Гөлләр шытты баскан жирләрдә! Син, Мәхәббәт, мине нишләттең?! Җнһан кичкән сабыр Ирне дә Тал чыбыгы кебек идердең... Син. Мәхәббәт, мине нишләттең? Хатирәләр—ялкын. без—күмер... Яшәр өчен аз шул бер гомер!.. Син. Мәхәббәт, мине нишләттең... Чибәрләр ярышында Мисс! Алиһә! Браво! Афәрин!... Ярал> аннармыни чәчәктән! Нинди грация! Нинди тән! Оешып беткәннәр бит ундүрттә! Пешеп житкәннәр бит унбиштә!.. (Селәгәйләреңне эчкә йот! Бөкрелегеңне туры тот!.. .Алтын кашыгың юк йотарлык! Дәрманың юк дәртең тотарлык...) Яшьлек! Яшьлек! Гомер язы—бәрхет яшеллек! Шоута гына түгел, сугышка да бик тә хажәт икән яшь жаннар (Ядрә бигрәк сизгер яшь канга!)... Табутларга тамган яшь кайнар... ..Кем сискәнеп тора «Подъем!»га. Кем таж кия Тәхет-подиумда. Дүртьюллыклардан Спонсор эзләү Н авызыннан Ах, читен җиде ятлардан буй сонып теләнүе!.. Җиңелрәк карт, бөкре карчыкка өйләнүең. Вакыт талкый... Уй-гамь, исәп баса... Тәңресе шулай яраткан. Ата ялкау, пошмас наданның да башын олпат итеп чал яткан. Г Ләйсән яңгырда, күзләрне йомып, учларымны суздым, тамсын! дип. ...Кемдер учыма тиеннәр салган. Дөньяда тагын бер ятсындым. Тәгәрәштек Думада Без гел үстек! һәм үсәбез!— Юл юк безгә башкача!— Дәрдмәнд, Максудилардан— Ахмакыйханнаргача... Дәрья Давылланып, ярсып ташып. Җиһанны куркыта ала! ...Йомычканы батыра алмый, корабларны йота ала. * Бу дөньяның аръягында өч гөнаһка бер савап! Яшәү дигән табышмакка табал.мадым мин җавап. Юньсез илнең синдә эше юк. Умартасы булса, күче юк. ...Тилеләр йортына чират зур. Акыл базарында кеше юк.