ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫҢ СӘЯСИ КАРАШЛАРЫ

Т атар халкында XX йөз башы вакыйгалары эчендә милли сәясәтне тудыручы һәм аны әйдәп баручылардан берсе Гаяз Исхакыйның тууына 2003 елның февраль аенда 125 ел тула. Соңгы 12-13 ел арасында татар гуманитар фәне аның иҗатын һәр яктан өйрәнде, төрле аспекттан чыгып яктыртты. Әдәби әсәрләре бүгенге көн таләбенә җавап бирерлек итеп интерпретацияләнде. Аеруча әдипнең Октябрь инкыйлабына кадәрге иҗаты күз уңында булды. Эмиграция чорында язылган әдәби әсәрләре «Өйгә таба» (1922. Берлин). «Көн» (1923. Берлин). «Локман Хәким» (1923. Берлин). -Жан Баевич» комедиясе (1933. Берлин). «Олуп. Мохәммәд» тарихи драмасы (1947—1948. Истанбул) «Мирас». «Казан утлары». «Идел» журналлары һәм газета битләрендә бастырылды. Шулай ук гаҗизлектән чит илләрдә яшәргә мәҗбүр булган татар милләтен бер йодрыкка берләштерүдә әһәмиятле роль уйнаган «Яңа милли юл• (1928 елның лекабре-1939) журналыннан аерым мәкаләләр атап үткән журналларда урын алды. Бу чыганаклар Г. Исхакыйның эмиграция чорындагы әдәби һәм публицистик иҗатына азмы-күпме бәһа бирергәярдәм итә шикелле Әмма әдипнең чит илләрдәге әдәби эшчәнлеге татар укучысына барып ирешсә дә алегә аның публицистик язмалары алешчә генә нәшер ителде. Шунысын искәртеп куюны кирәк саныйм: Г. Исхакый Парижда. Берлинда яисә Варшавада. Ерак Шәрекъта. Төркиядә яшәмәсен, барыннан да элек, ул сәясәтче һәм публицист буларак чыгыш ясый Әдипкә 100 ел тулуга багышлап аркадашлары тарафыннан төзелгән җыентыкта «Яна милли юл» журналы һәм «Милли байрак» газетасында үзе исеменнән һәм тәхаллүсләре белән 178 мәкаләсе барлыгы хакында мәгълүмат бирелә Г Исхакыйның иҗаты туган иленә әйләнеп кайту белән эмиграциядәге чор публицистикасына да игътибар көчәйде. Аеруча аның «Яна милли юл» журналында алып барган эшчәнлеге күренекле әдәбият галимнәре X. Миңнегулов. Ф. Мусин. филология фәннәре кандидаты А. Кәримова. Л. Гайнанова язмаларында киң яктыртылып, журналның тематикасы, характеры, авторлары хакында, публицистик, тәнкыйди, тарихи мәкаләләренә аңлатмалар бирелеп, укучыларга билгеле бер дәрәҗәдә барып иреште. Кызганыч ки. чит илләрдә яшәргә дучар ителгән милләттәшләребез тормышында мәгълүм урын алган -Яңа милли юл» журналы белән (барлыгы 136 сан) бүген дәтулысынча танышу мөмкинчелеге юк. Беренчедән, моңа журналның Берлинда нәшер ителеп, нигездә эмиграциядә яшәүчеләр арасында гына таралуы сәбәп булса, икенчедән, журналның туган иленә кайткан очракта да. төрле кешеләрнең кулларында калуы да хәлне авырлаштыра. Шулай да безгә килеп җиткән саннарда Г. Исхакый XX гасырның 30 нчы елларында дөнья тарихында мөһим роль уйнаган сәяси вакыйгалар. СССРда большевизм исеме астында алып барылган «уеннар» һәм башкалар белән якыннан таныштыра. Минем уемча, аның 30 нчы еллар сәяси вакыйгаларына төпле анализ биргән, үзенең киң эрудициясе белән тирән логик фикерләве нәтиҗәсендә дөнья сәясәтенең нигезен ачкан һәм II Бөтендөнья . кайбер торакларда аерым накыйгада *г

Реклама