ГАМЬЛЕ ГАМӘЛЛӘР КЫЛЫЙК!

К итап кадере... Әдип язмышы... Болар хакында язып торалар, мөнбәрләрдән сөйлиләр, ләкин көндәлек тормышта бу гаять тә мөһим төшенчәләр белән санлашучы сирәк. Яшәешне тар кысаларга өстерәп кертү өчен сәбәпләр байтак, бәндә көндәлек мәшәкатьләре белән каядыр ашыга, ижтимагый вәзгыять тудырган чоңгылларга төшеп тартыша, сәясмән җәтмәләренә эләгеп җәфалана. Халык рухының сакчысы булган Әдәбият дигән газизе хакында уйланып торырга вакыт гел калмый Бөек шагыйребез Кадыйр Сибгат бер шигырендә: "Рухың тузса, ямау салып кына саклап булмый икән җаннарны" дип кисәтеп куйса да. без рухиятны. кеше җанын күп очракта бутофор кыяфәттә күзаллыйбыз. Жаннар суына бара, тамырларда сут кибә, кеше рухы зәгыйфьләнә, һәм шушы шартларда да халыкны бар итүче төп билгеләрнең берсе булган, дөнья алдында аны таныткан биниһая бай һәм изге әдәбиятыбызга битарафлык хөкем сөрә. Әлеге язманы кәгазьгә төшерәм дип җилкәнеп йөргән көннәрдә берничә әдип якты дөньядан китеп бардылар. Илдар Әхсәнов. Рафанл Сибат. Гамил Афзал. Рәшит Шиһапов... Аларнын милләткә, кешелеккә калдырган әдәби мирасы, әдәбиятта тоткан урыннары төрлечә, әмма алар әдәбиятка, димәк халыкка бар булганыңча хезмәт иттеләр, аянычы-кайсысы гына яшәгән чакта әдипкә булырга «эдңррис юлие Б тиешле чын игътибарны, зурлауны тоя алды микән? Ә бит һәр язучынын гамәл дәфтәрен ачып карасан. һәркайсынын иҗаты халкыбыз җанын сафландыруга хезмәт итә. һәркайсы милләтебез язмышы хакындагы уйлардан гаҗиз.. Борын-борыннан китапка табыну яшәгән, китапка кереп калган акыл вә гамь—мәңгелек, рухиятның тузмый, искерми торган алтын фонды, шуңа күрә дә мең еллар дәвамында китапка аеруча сак караш тәрбияләнгән Кешеләр "яу килгәндә, китапларны әнә-ә теге тау башына күмгәннәр. Хәзер урынын белгән кеше лә юк..." Әлеге, укып тагуга күңел түрен айкап ала торган картлар сүзен күренекле замандашыбыз әдәби тәнкыйтьче, шагыйрь һәм нәшир Мөдәррис Вәлиев 1998 елда чыккан "Яшьлектән хат" дигән китабына - т теркәп куйган иде. V Укыганга байтак еллар А * үтсә дә. еш искә төшә. I ' уйландыра торган гыйбрәтле тарих, риваять булып яши ул миндә. Китап язмышы турыңда сөйләгәндә аны искә алмый мөмкин түгел— саклап калу өчен күмелгән китаплар, уткылыч белән юкка чыгарылган кавем һәм... эзсез югалган язулар... Бар нәрсә онытылган, калалар көлгә әйләнгән, китапка бәйле Хәтер генә яши. Инде кулымда—Мөдәррис Вәлиев- нен яңа китабы. Үтә зәвык белән эшләнгән. саллы җыентыкның мәгънәви Мөдәррис Вәлиев. "Гамәл дәфтәре” Казан: Татарстан китап нәшрияты 2003.-447 б кыйммәте, укучы күнеленә салынырга тиешле “нагрузкасы" исеменнән үк күренеп тора “Гамәл дәфтәре" Татарстан китап нәшрияты әдәбият сөючеләр өчен матур бүләк әзерләгән Инде дистә елдан артык китаплар нәшир итүдә армый-талмый эшләүче туры мәгънәдәге "хезмәт иясе" “Мәгариф" нәшриятын оештырган, анын директоры булып эшләүче Мөдәррис Валиев бу китабында гадәттәгечә бер чиктән икенчесенә ташланмыйча эхтекле рәвештә әдәбият призмасы аша халкыбыз тормышына тәэсир итәрлек асыл һәм хәтәр сыйфатларны. без игътибар итәргә тиешле фәлсәфи категорияләрне барлый. Мөдәррис Вәлиев—эстет, китапка кергән эссе тибындагы һәр мәкалә тукымасында югары зәвык, һәр әсәрдә караш иркенлеге ярылып ята. Язмамны юктан гына Хәтер төшенчәсеннән башламадым. “Гамәл дәфтәре" китабына кергән "Ачы әрем исе" дигән мәкалә үк укучыны жалеп итә. анда—хис-тойгьглар өермәсе уйный Үзем укыйм, колакта Әмирхан Еникинын “Ссэнен онытырга хакыгыз юк. аңлыйсызмы'’ "—дигән эпиграф-сүзләре чыңлап торган кебек Автор сүзне балачактан, сабый күңеленә уй. гамь орлыклары сатып калдырган алтын чордан башлый Мөдәррис Вәлиевнен балачак хакындагы моңсу хикәятендәге Әдрәпи әби тетрәндерә. “Әйтелмәгән васыять"тәге Акъәби фаҗигасенең тирәнлеген тояр өчен кирәк ул авылдан авылга кангырып йөрүче Әдрәпи әбине искә төшерү. Шушы кыска гына тасвирлауда тулысынча ачылып беткән Әдрәпи әби Шомырт тамырыдай кара бармакларына сырышкан саргылт балдаклар, җәйге челләдә дә кәбестә кебек катлы-катлы киенеп йөрүе, иреннәрен үзалдына мыдыр-мыдыр кыймылдатып балдыр баскычыннан менеп килүе, итәкләренә абынмас өченмедер, вак-вак атлап килеше—барысы да күз алдына тере кешене китереп бастыралар Тере, әмма хәтерсез жан иясе Инде үлдегә саналган карчык бер шәп вакыйгага туры китереп янә-янә авылга килеп чыга, ике сүзнен берендә: "Адашканмын шул мин Адашып ла калганмын!”—ди. Әби авылның олысын кечесен белә. Әллә кайчангы вакыйгаларны, килеп-киткән кешеләрне искә ала, тик үзен генә югалткан. Үзе хакында үзе дә. башкалар да берни дә белми “Мин адашканмын шул. Әле дә булса үзебезнең авылны, нәнәмнс таба алмыйм бит!”—дип такмаклый Хәтеренә балта чабылган зат кызгандыра, уйландыра Ихлас әйтәм, татар әдәбияты янә бер классик образ—Әдрәпи әби образы белән баеды Акъәбинен оныгы "Я— башкнрин. бабушка. башкирин! '—дип лаф оручы Геннадий. Илдар Юзеевнын "Сандугачлар килгән безгә" драмасындагы Хәмзин. фантаст язучы Адлер Тимергалиннын "Уян. сөеклем" әсәрендәге "ярымкешеләр” образлары аша автор безне Чыңгыз Айтматовның Най- ман-ана. Валентин Распутинның Анна әби образларына алып чыга, маңкортлык, киләчәк буынның миһербансызлыгы, шәүкәтсезлегс зур әдипләрнең уртак проблемасы, һәр халыкның хәсрәте, һәр милләткә хас яман авыру булуын искәртә Әгәр дә әдип яшәү рәвеше итеп гел тискәре нәрсәләр генә күрсәтүне максат итеп куйса, замандашлар арасыннан җаннарны сафландырырлык уңай образлар күрә алмаса (кызганыч, халык җаныннан кер эзләүдән аерым тәм табучы, соңгы дистә ел эчендә милләт яшәешеннән телгә алырлык бер уңай сыйфатны калку итеп күрсәтә алмаган язучыла- рыбыз да бар) андый әдәбият халыкны төшенкелеккә сабыштырыр, ометсезлек- кә юл тотарга мәҗбүр итәр иде Бәхеткә диик, әдәбиятыбызда матур үрнәкләр дә җитәрлек. Намус. Ватан, хәтсрсезлсккә каршы тора алган Хәтер, Мәхәббәт кебек изге төшенчәләр дә бар һәм аларны әдәби биеклеккә күтәргән әсәрләребез дә аз түгел. Андый әсәрләрдә рухи хәзинәләр, тарихыбызның зурлыгы, милләт акылы, фәлсәфәсе югары кимәлдә тасвир кылына. Автор, мисал рәвешендә, Муса Жәлилнен Тузгак анасын искә ала, Илдар Юэеевның "Соңгы сынау”, Туфан Миннуллинның "Монлы бер җыр", Сибгат Хәкимнең "Васыятьләр” кебек әсәрләренең әдәби кыйммәтен билгели. Бабайлардан калган рухи мирасны, тарихны, традицияләрне үзләштерүгә сәләтле милләтнең генә киләчәге бар. Бу яктан да уйланырга сәбәпләр байтак Хәтер һәм хәтерсезлек, шәхеснен рухи дөньясына авылдагы үзгәрешләр һәм шәһәр һавасының кире йогынтысы, табигать һәм кеше, дәвер һәм шәхес мөнәсәбәтләрендәге үзгәреш-каршы- лыклар хакында тирән уйлануларны эченә алган әсәрен йомгаклап Мөдәррис Вәлиев Хәтер төшенчәсенең рухиятны бар иткән асыл мәгънәсен билгели хәтер—“үткән көннәр көле түгел, иртәгә туасы таңның кояшы икән ул."—дип күрсәтә автор Оптимизм кешене алга әйдәүче көч бит ул, әдипнен халкын алга әйдәкләвен. мәңгелек фоныңда югалмас бер асылташ кебек балкуын күрергә теләвен ничек хупламыйсын ди! Кеше рухын саклап торучы иң зур көчләрнен берсе, мөгаен. Табигатьтер. Табигатьнең кеше җанына йогынтысы хакында Мөдәррис Вәлнев ныклап уйлана. төпле гомумиләштерүләр ясый "Таялитуг" әсәре нәсергә хас алым белән язылган. Табигатьтә һәр нәрсәнең кеше анына йогынтысы тоемлана, шул нисбәттә аның һәр нарасыена адәм заты исем дә кушкан Исем ул—яшерен метафора, хәтер төене. Бу әсәргә дә импульс бирүче аңасты—Хәтер “Тәлли- тут- . Хәтер кузы, хәтер сагышы, хәтер уянуы . Автор безне үзе туып-үскән Әлки төбәгенә алып кайта Алар тал песиен сәер исем белән атаганнар— тәллитут дип йөрткәннәр икән. Чын мәгънәсен табып кара инде! Әмма автор безне “ераккарак" альт кереп китә. Арча ягында юкка чыккан "алласыз" урыс авылы Надеждинонын язмышы. Авылы булган, ә менә инешенең исеме юк. Язмыш шаяруымы бу. әллә башка нәрсәме? Татар халкы табигатьнең һәр күренешенә шигъри исем куша белгән, төбенә төшә алсаң, һәр атаманың тирән мәгънәгә ия икәнен күреп шаккатасын. Балага табигатькә мәхәббәт ана сөте, ана аны аша керә, менә хикмәт нәрсәдә. "Әни миндә табигатьтәге бар нәрсәнең дә жаны бар икән, чишмәләр генә түгел, йолдызлар да. җилләр дә сөйләшә икән дигән "иман" тудырды", дип язган Хәсән Туфан. Шушы урында үземнең әнкәем Нурсаниянең мине—орчык кадәр малайны болынга ияртеп алып барып, "күгәрчен күзе" дигән дөньяга шундый саф. самими карап балкучы чекрәеп торган нәни чәчәкне күрсәтеп, сокландырганын, гөлне өзәргә үрелгән нәни кулымны сак кына читкә этәргәнен искә алмый китәлмим. Баксаң. Иман формуласы катлаулы икән бит. безгә аны гадиләштереп аңлатырга маташучылар да аз түгел. Имеш, намаз укысаң—иманлы, укырга өлгереп җитмәсән—имансыз буласың.. Туфан әйткәнчә, аз да түгел, күп тә түгел иман кадәр иман тууга сәбәпче Табигать-анага бүгенге буыннын карашы ничек сон? Табигать—байлык туплау сферасы, чимал чыганагы, кәеф- сафа кору урыны... Тагын ни? Күкрәп печән үскән болыннар, шаулап үскән урманнар, гөрләп аккан инешләр, баш очында сайрап туймаган тургай... Һәм табигать белән тиңдәшсез алышка чыккан сөмсез адәм баласы. Туган җирен яраткан кеше табигатькә миһербансыз була алмый. Ана сөте белән кергән изге иманны мәктәп елларында тагын да ныгытасы иде. Зур тормышка адәм баласы җимерүче психологиясе белән түгел, җир-сунын кадерен белгән, ана сак караш тәрбияләнгән Шәхес булып аяк атласын иде. Мөдәррис Вәлисв әдәбиятның аңга тәэсир итү җегәрен. китап сүзенең кадерен яхшы белгән әдип. Китаптагы кайсы гына әсәрне алма, аның кабатланмас йөзе, кыйммәте бар. Хәсән Туфан, Наҗар Нәҗми. Нәби Дәүли, Хисам Камал. Вакыйф Нуруллин. Аяз Гыйләжев. Равил Фәйзуллин, Ренат Харис. Гәрәй Рәхим. Рәдиф Гатауллин. Роберт Миңнуллин иҗатларын, әлеге олпат әдипләребезнен аерым әсәрләрен анализлаган мәкаләләрне укыгач, авторның тирән белемле әдәби тәнкыйтьче булуына игътибар итми мөмкин түгел. Төрле авторлар турында бер каләм белән язу җиңел эш түгел. Әмма Мөдәррис Вәлиев максатына ирешкән дип әйтә алабыз. Ни өченме? Беренчедән—тәнкыйтьче төп материалны—татар әдәбиятын дөнья әдәбияты биеклегеннән торып күзәтә, сүз кузгаткан авторнын ижатын, тормышын, акыл йөртү рәвешен, иҗади стилен яхшы белә, икенчедән—ул аларга хәерхаклы. укучыда бу авторларның шәхесенә, иҗатына кызыксыну тудыра алырлык каләм куа- сенә ия. өченчедән—шулай ук мөһим нәрсә, күпсүзлелек юк. дүртенчедән— алар мактауга гына корылмаган, әйтеләсе фикер кирәк кадәр, сеңдереп әйтелә. "Шигырь дәрәҗәсен төшерүче сәбәпләр күп,—дип резюме ясый ул "Чынлап та шулаймы соң?" дигән мәкаләсендә. Һәм дәвам итә:—Шигырь арты шигырь укыйсын: барысы да дөрес, барысы да мәгълүм... Һич аңлашылмый: нинди максат белән әле Кояш системасы өчен кайгыртучы "фәйләсуф” булып күренергә тырышабыз? Газета хәбәрләрен нигә дип рифмалаштырабыз? Модасы шулмы, заман гаме белән янган булып күренәсебез киләме? Авторның чын йөзе, тормыш позициясе урынын тышкы кыяфәт—поза ала бара. Бер табылган алымнар, темалар, образларны ахыргача сыгу хәтта иҗатлары белән танылып өлгергән шагыйрьләрнең дә кызыклы дөньясын кызганыч хәлгә китерә—ахыр чиктә бер даирә эченә бикли бара. Аларда шигырь—тәкә мөгезе шикелле—үз эченә бөтерелеп, башына кайтарылып үсә башлый: гамәлгә яраксыз. гарип бер нәрсәгә әйләнә." Бу мәкаләгә кергән бүлекчә исемнәре укучының игътибарын җәлеп итәләр, күнел дулкыннарын бер фокуска җыеп, кызыксыну тудыралар, авторның әдәбияттагы җитешсезлекләргә карата килешмәүчән. ныклы позициясе барлыгын күрсәтәләр: "Тәнкыйтьченең эчендә тагын бер тәнкыйтьче утыра". "Күңелне кузгатмый, ә тәнне дерелдәтә". "Ни өчен уртакул- нын базары югары'’", “Тәрәзәсез—ишексез өй Шушы кайнарлыкны, әдәбият өчен ихлас януны күргәч үк, китап нын кыйммәте артып китә кебек Китап кадерен, әдип язмышын анлауга, рухи биеклекне тоярга без нәкъ менә булдыклы әдәби тәнкыйтьчеләребез язганнар аша киләбез. Кызганыч, соңгы елларда Ибраһим Нуруллнн. Фәрваз Миннуллин кебек әдәбиятчы галим дә. әдәби тәнкыйтьче дә булган шәхесләребез сирәгәя бара Аларга алмашка килүче Дания Заһидуллина, Өлфәт Закирҗанов кебек яшьләрнең әдәби мохитка ныклы адымнар белән кереп килүен күреп күн ел сөенә билгеле. Тик зур әдәбиятны тулаем аналилитик фикер платформасына күчереп куярга аларның гына вакыты, жегәре җитеп бетмәс шул “Авыл халкына ни житми". “Тапшырылмаган хатлар". "Иске сәгать дөрес йөри", "Көндәлек сәхифәләр" дип исемләнгән мәкаләләрдә Мөдәррис Вәлиев иҗатын бар иткән публицистик нак&т тагын да бер баскычка үсеш кичерә Ул бу өлкәдә дә үзен милләт яшәешенә, әдәбият үсешенә, китап язмышына йогынты ясый алырлык күп проблемаларны нәкъ вакытында һәм калку итеп күтәрә алган публицист итеп тә таныта Мөдәррис Вәлиев үзәкләргә үтәрлек итеп, кайчандыр, кемдер уйламыйчамы, уйлапмы “кечкенә" дип тамга салынган авыллар проблемасын күтәрә " Кечкенә” дип тамга салыну бу авыллар өчен приговор. ин хәтәр приговор, иртәме, сонмы, мондый салалар жир йөзеннән бетәргә мәхкүм Уйлап карасан, кеше өчен туган авылы “кечкенә” яки “зур” була аламы9 һәр кешенен ин ватаны беренче чиратта ул анын—туган авылы Ин зур Ватан—туган нигез! Туган нигезенең яшәеше өметле булганнар гына Ил- ватан төшенчәсен жан-кан дәрәҗәсендә якын тоя алалар, анын төптән кадерен белә алалар Нигезе юкка чыкканнарның күп нәрсәләр белән исәп-хисабы өзелә. Авылны юкка чыгарасын килсә—анын мәктәбен бетер Сабыйны башка авылга йөртеп, жанын корыт, анын күңеленә илгә нәфрәт орлыгы сал. “Мин өч авыл баласы: берсендә туганмын, икенчесендә үстем, өченчесе мина белем бирде Бер- берсенә сыенып диярлек утырган өч авыл Дөрес, үскән авылым туган авылдан да якынрак булса, мәктәпле авыл исә "килмешәк” икәнлегебезне онытырга бирмәде Адашып калырлык бураннарда. коры жеп бөртеге калмаслык итеп чылаткан яңгырларда, ни дип кенә ашыга-кабалана барганбыздыр инде? Дәресенне белмәгәнгә түгел, шул гарасатта юлга чыгып, адашып үлмичә, мәктәп капкасын тапкан, әмма биш минутка сонга калган өчен бөтен әр- хурны күгәрергә дипме9 Мәктәп залында “уңган авылдашлар" дигән стенд эленеп тора бер үк хуҗалыкка хезмәт итеп, эштә алдынгыларның алдынгысы булса да, анда синен авылын кешеләре юк,"—дип яза автор ачынып. Бу юлларны укыгач ирексездән күңелем кузгалды. Миңа бик тә таныш болар. Иртән таңнан унике чакрым ераклыктагы мәктәпкә җәяүләп чыгып китүләр, керфеккә сылашып күзне ачылмас хәлгә җиткергән кара буран, йөз- чырайнын әкеренләп тоташ бозга әверелә баруы—иңде аны күшеккән кул белән чистартып өлгереп булмый башлый, юл саташтырып кар диңгезләрен ермачлаулар һәм. мәктәп коридорына килеп керүгә укыту мөдиренең зәһәр тамгасы: "Өмәкәйләр, тәнкыйтьтән түбәннәр... Тагын берәр сәгать йоклап ятарга иде...” Мөслим районы төбәгенә багышланган китап кулга килеп керде. Зур хезмәт бу. Әмма Күбәк урта мәктәбендә белем алган язучылар исемлегенә дә мине кертеп торуны кирәк тапмаганнар. “Чит” авылныкы шул без. Мөдәррис Вәлиев әгәр (әгәр дим, чөнки автор үзе болай дип яза: “.. Төрле сәбәпләр аркасында, берара кулымдагы каләмне, әдәби хәрәкәт барышыннан бигрәк, китап нәшер итү хәлләрен тасвирлауга җәлеп итеп тордым Бәлки, бу хәлне үзем өчен югалтуга да санар идем,—әгәр шул елларнын әдәби тормышында башка рәвешле, бүтән сыйфатта катнашырга зуры килмәсә, “көнем өчен түгел, денем өчен” яшәмәсәм,”—дип искәргә), әгәрсн ки гел әдәби тәнкыйть, публицистика өлкәсендә генә эшләсә, шактый әче телле, туры сүзле әдип буларак танылу алыр иде Сурәтләүдә фикере ачык, урыны белән ирония дә сизелә. Заманында Игорь Севсрянин “Ирония— вот мой канон”— дип язган икән, юкка түгел инде бу Ироник сурәтләү куасенә ия булу—авторның холкын күрсәтүче сыйфатларга ишарә ул—аек акыллы, вакланмаска омтыла, кирәк чакта усал да була белә... Болар тәнкыйтьче өчен ин кирәкле сыйфатлар. Хәтта бер фото астына язылган “Тәнкыйтьчеләр йөри иде төркем-төрксм,”—дигән сүзләргә ирония дә, ачыну да салынган. Күтәреп алсан, әллә никадәр проблемалар ята ул сүзләр астарында. Яки “Тапшырылмаган хатлар” мәкаләсе "Көннәрнең берендә мин Николай Иванович Рыжков булып уяндым "—дип башланып китә. Оньггмаган булсагыз, бу кеше заманында СССР дип аталган мәрхүм коммуи ватаныбызның премьер-министры иде. Алга табан әлеге мәкаләнең эчке жегәренә игътибар итегез: "Кайчандыр күкрәгенә "әллә нинди кара көчләр" басып торганга гына уяна алмаган халык өстенә янә җитмеш кат вәгъдәләр юрганы ябылган. Россиядә сан ягыннан икенче булган милләт—Урал. Казакъстан, Урта Азиягә яңа дәвер мәдәниятеннән ут алып биргән милләт—чыра яктысы кебек бердәнбер нәшриятка карап калды. Дөнья базарына “кара алтын", мех чыгарган, автомобиль, очкычлар төзү, химия, хәрби комплекс гигантларын иңенә күтәргән Татарстан җире бүген "эштән чыгарылган татар кызы" хәлендә. Ә шул ук вакытта, үзен милләт хадиме дип санаган агай-эне (ни аяныч!) өч хәрефкә койрык ялгамакчы булып мәш килә, "татармы без. болгармы’’" дип дөнья болгата, дини китапчыклар белән спекуляция ясый..." 1991 елда язылган сүзләр, ул вәзгыятьтә усалланмый калып кара! Хәер, бу нәрсәләр хакында әле дә ызгыш-тартышлар бара, тик хәзер инде федераль дәрәжәгә менеп. Гомумән, тәнкыйтьченең сурәтләү стилен күзәтсәң, гаять кызыклы гомумиләштерүләр ясарга мөмкин булыр иде. Бу тикшерелмәгән өлкә, ачылмаган китап. Яшермим, бу китапны укыганчы Мөдәррис Вәлиевнең иҗатын да. шәхес буларак та беләм дип әйтә алмый идем. Ятим үскән Мөдәррискә тормышта нәрсәгәдер элгәшү, үрләр яулау жинел бирелмәгәндер. Ул булганның кадерен белеп, киләчәккә карап яши. Ихлас әйтәм. каләмдәшләремнең иҗатларына сөенәм. игътибарга лаек ижатны күрмәү, танымау минем өчен гайре нәрсә. "Гамәл дәфтәре" китабын укып чыккач, кулым каләмгә үрелде—Рәсүл Гамзатовның мәгълүм мәзәге искә төште, кайбер дус-ишләргә "шәп китап" дип мактап үткәнче, язып чыгуга ни житә! Әдипкә карата фикерем ныгыды, үземә калса, байтак ачышлар ясадым Баксаң, аны шәхес һәм әдәби тәнкыйтьче буларак бөекләребез "күптән ачканнар" икән инде "Ярый әле мин исән чакта очрадың. Синең "Казан утлары"нда чыккан мәкаләң мине бер дә булмаган олы шатлык белән тетрәтте. Бу—минем иҗатым трында беренче олы сүз..." (Нәби Дәүли), “Арабызга беренче адымнарыннан ук ышаныч тудырган ныклы адымлы. туры сүзле иптәш килә. Без аны көтә идек . ” (Аяз Гыйләжев). “Салих Манна- пов (Мөдәррис Вәлисвнен әдәби тәхәл- лусе. Ф. С ) беренче мәкаләләреннән үк укыла торган тәнкыйть язарга омтылды (кызганыч, әмма тәнкыйтьнең укылмый торганы да була шул!), аның стиле җыйнак, теле гади, аңлаешлы Ул укучы белән ихлас сөйләшү формасын шактый урынлы куллана Кайвакыт әдәби тәнкыйть мәкаләсен лирик чигенешләр яисә публицистик рухта язылган өзекләр белән аралаштырып бара" (Рафаэль Мостафин). “Салих Маннапов һәр язучының, шәхеснең үзенә генә хас сыйфатын, характерын, ижади үзенчәлеген оста тотып ала... Күңелгә сеңеп калган фикерләр, күз алдына баскан сурәтләр күп..." (Наҗар Нәҗми). " Салихның күңел түрендә шигъри талант чаткылары, кешеләргә әйтер сүзе, табигать күренешләренә. кешеләрнең яшәешләренә, гомумән дөнья хәлләренә карата үзгә бер поэтик караш бар." (Равил Фәйзуллин) Житеп торыр булса кирәк. Китапны тулаем күздән кичергәч, горурлану белән: "мондый фидакарь затларыбыз булганда яшибез әле!" дип куйдым. Тик Хәтерне генә җуймаска кирәк. Язмамның башында әйтеп киткәнчә, ишеттерәсе рәхмәт сүзләре, күрсәтеләсе илтифат зур шәхесләребезгә вакытында барып ирешсен иде. Әдипнең күңел йолдызлары һаман яктылык сирпиләр, җаннардагы битарафлыкны куарга, безне гамьсезлектән араларга тырышып яналар-яналар. М Вәлиев үзе әйткәнчә: “Беләсезме, ул йолдызлар сезгә юл булса да күрсәтик дип. тилмерәләр..." Бу жан авазын ишетик тә. хәрәкәтчәнрәк, кыюрак, эшлеклерәк булыйк. Күгебездә йолдызлар кимемәсен, рухыбыз ямаулардан азат булсын, гамьле күңелләр артканнан арта торсын. Күптән түгел илле яшен тутырган әдипкә исә яңадан яна иҗат уңышлары телик.

Реклама