ДИПЛОМАТ ЯЗМАЛАРЫ

Дипломатия һәм дипломатлар Башкаларны да кеше итеп күрсәң генә, Үзең дә кеше булырсың. А Н Радищев Дипломатиянең чишмә башы һәм хәзерге заман ДИПЛОМАТ ул айсберг, ягъни судагы боз тавы кебек: өске өлеше әйтергәсөйләшергә яраганы, су астындагысы аның белгәннәре, диләр Бәлки, шулайдыр да Ләкин дипломатлыкны шул рәвешле генә шәрехләсәк, бу язмалар һич тә тулы булмастыр Гасырлар аралыгында һәм яңа меңьеллык башында күпьяклы дипломатлык дөньяның тотрыклылыгы һәм куркынычсызлыгы өчен көчле бер корал булып тора. Хәзерге заманда, мәсәлән, БМО канаты астындагы бик күп илләрнең дипломатлары тырышлыгы Җир шарының теләсә кайсы почмагында әзер торган сугыш мөмкинлекләрен кире кагарга сәләтле Дөньядагы алдынгы илләрнең күп кенә галимнәре һәм сәясәтчеләре фикеренчә, кешелек алдында торган мәсьәләләр буенча XXI гасыр яңа тарихыбыздагы иң авыр гасыр булачак Димәк, киләчәктә дипломатия-дипломатлыкның роле, әһәмияте дә күп тапкырлар артачак Ул барлык дәүләтләрнең бергәләшеп тырышулары аркасында гына бөтендөнья һәлакәтен булдырмый кала алачак. Дипломатик эшчәнлек әле кешелек дөньясының таңында ук башланып киткәндер Бу уңайдан бөек шагыйрь Гомернең атаклы әсәре -Одиссея»дә дипломатлык миссиясен гаҗәеп көч белән ышандырырлык итеп сурәтләве безне таң калдыра Одиссей белән Менелайның, төрле ысуллар кулланып, Троя сугышын булдырмый калу өчен үзләренең дипломатик сәләт һәм талантларын эшкә җигүләре сокландыргыч Ә бит ул вакыйгалар моннан утыз гасырлар диярлек элек булган! •Дипломатка тел уй-фикерләрен яшерер өчен бирелгән» дигән гыйбарә киң таралган Әмма -Дипломатлар- үз дәүләте файдасына алдашучы иң намуслы Ахыры Башы журналыбызның 10-11 саннарында халык» дигәне тагын да дөресрәктер. Без биредә борынгы Рим империясе. Британия. Франция, Италия дипломатиясенең ул заманнардагы нечкәлекләренә кереп тормыйбыз Юкса сүз озынга китәр. н Рус дипломатиясенең чишмә башы Киев Русендә князь Святослав хакимлек иткән чорларга барып тоташа. Рус дипломатиясенең халыкара иң зур казанышы, әлбәттә, Киев Русе белән Бөек Болгар дәүләте арасында төзелгән Шартнамә булган Ул шул замандагы барлык халыкара хокукый кагыйдәләрне тайпылышсыз истә тотып төзелгән. Шунысы да кызык, бу борынгы дипломатик Шартнамә шигъри әсәрләр язуга да этәргән. Узган гасырның сиксәненче еллары азагыңда күренекле татар шагыйре Ренат Харис әлеге Шартнамәнең мең еллыгына багышлап поэма язган иде Анда шундый юллар да бар: «әгәр дә колмак суга батса, балта өскә калыкса » Ягъни бары тик шундый шартларда гына бу Шартнамә юкка чыгарга мөмкин, дигән сүз бу. Шул рәвешле, поэмада рус һәм татар халыкларының борын-борыннан ук дус-тату яшәүләренә дан хурлана Шулай ук Нурихан Фәттах, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Флүс Латыйфи һәм башка кайбер татар язучыларының тарихи әсәрләрендә дә дипломатлыкны тирән аңлап язу-сурәтләү күзәтелә. Рус дипломатиясенең башка тарихи хәлләренә тукталып тормастан, турыдантуры совет чоры дипломатиясе турында берничә сүз булса да әйтеп үтик. Сиксәненче ел урталарына кадәр СССР Тышкы эшләр министрлыгы һәм аның чит илләрдәге оешмалары хакында бик аз языла, ул «алып булмаслык ныгытма» иде Аннары боз эри башлады. Хәзер халыкка ил-дәүләтнең тышкы эшләре турында шактый тулы мәгълүматлар бирелә. Янә бер мәсьәләгә тукталып үтәргә кирәктер: без хәзер дипломатиянең гаять катлаулы бурычлар алдында торганын күрәбез Ул хәзер үзенә элек һич тә хас булмаган өлкәләргә, эш-гамәлләргә дә үтеп керә. Әйтик, хәрби сугыш хәлләрен булдырмау, дөньяны коралсызландыру, экология, галәм-космос, диңгезокеаннарны халыкара хокукый тәртиптә бүлешү-җайга салу һ. б һ. б мәсьәләләр Хәзер дипломатик телләргә «күпкырлы дөнья» гыйбарәсе үтеп керде Шулай итеп, халыкара икътисади хезмәттәшлек һәм халыкара иминлек мәсьәләләрен күпьяклы дипломатик чаралар белән хәл итү әһәмиятле гамәл булып көн тәртибенә килеп басты. Хәзерге дипломат үткен аналитик фикерле, үзе эшләгән илнең рәсми шәхесләре әйткән сүзләргә һәм белдерүләргә тиз һәм ялгышусыз бәя бирергә сәләтле булырга тиеш. Ул, үзе җыеп алган мәгълүматларны тәртипкә салып, шулардан нигезле-дәлилле нәтиҗәләр дә чыгара алырга тиеш. Үзе эшләгән илдәге тормышның төрле якларын өйрәнгәннән соң, үз хөкүмәтенә бары тик дөрес бәя һәм нәтиҗәле мәгълүмат бирергә тиеш. «Тиешләр» күпкәрәк киттеме? Әле аларның әйтелеп бетмәгәннәре дә бихисаптыр. Биредә тормыш чынбарлыгын онытмаска, теге яки бу дәүләтнең гамәли мәнфәгатьләрен туктаусыз анализлап, ул дәүләтнең икътисадын, мәдәниятен һәм тарихын яхшы белергә дә кирәктер Күрдегезме никадәрле таләпләр?! Шәрекъ һәм Гареп ЯГЪНИ Көнчыгыш белән Көнбатыш илләре арасындагы мөнәсәбәтләр дигән сүз бу. Хәзерге заманда теләсә кайсы илнең башкаласында башка илләрнең дистәләгән илчелекләре һәм йөзләгән дипломатик хезмәткәрләре бар Алар үз хөкүмәтләренең тышкы сәяси мөнәсәбәтләрен хәл итәргә бурычлы. Аларның эш тәртибе һәм эшчәнлек шартлары дипломатик аралашулар турында 1961 елда Венада кабул ителгән конвенциядәге кагыйдәләргә нигезләнә. Шуның өстенә, әлбәттә, дипломатик хезмәткәрләр үзләре эшләгән илләрнең кануннарын, гореф-гадәтләрен дә тайпылышсыз үтәргә тиеш. 1997 -1999 елларда мин үзем Алма-Атада эшләдем. Шул уңайдан, күз алдымда гаҗәеп тизлек белән аякка басып, үсеп килүче Казакъстан дипломатиясе турында әйтеп үтәсем килә Аның төп маякларын Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев үзенең «Мөстәкыйль дәүләт буларак. Казакъстанның аякка басу һәм үсеш юллары- дигән зур күләмле мәкаләсендә билгеләп куя. Бүгенге урта буын казакъ дипломатларының берсе минем даими арадашчым, утыз җиде яшьлек Тәлгат Габдулла улы гомуми белеме белән дә. һөнәре белән дә югары әзерлекле кеше иде Ул өч телне әйбәт белә рус телен Бәйсез дәүләтләр илләренең дипломатлары белән аралашу өчен, төрек телен төрки телләрдә сөйләшүче алты ил дипломатлары белән аралашу өчен, инглиз телен калган бөтендөнья дипломатлары белән аралашу өчен. Аның эш өстәлендә миникомпьютер тора, шуның ярдәмендә ул рус һәм инглиз телләрендә сөйләшә булса кирәк. Күрәсең, әле компьютерда казакь теленә -тәрәзә- ачуы кыендыр Шәрекь илләре турында уйланып, аларда бүген була торган хәлләрне аңларга тырышканда, мин еш кына күптәнге чыганакларга мөрәҗәгать итәм XX гасырның беренче чирегендә яшәгән шәрекъче рус һәм совет галимнәре Н. Я Марр И А Орбели. И Н Крачковский В В Бартольд. А П Баранников. В М Алексеев болар бит гасыр башында шәрекъчеләр йолдызлыгында балкыган гаҗәеп шәхесләр! Аларның һәммәсе. Шәрекъне өйрәнмичә торып, дөнья мәдәнияте тарихын, гомумән, кешелек тарихын дөрес күзалларга мөмкин түгел, дип исәпләгән Алар Шәрекънең тарихи тәҗрибәсе Гарепнекенә караганда күпкә баерак һәм тирәнрәк дип санаганнар. Әмма шул ук вакытта алар Шәрекъне тулысынча аңлау өчен иң элек Гареп. ягъни Көнбатыш мәдәниятенең төп асылын үзләштерү дә кирәк дип тәкрарләгәннәр Ни кызганыч, XX йөзнең уртасына без. төрле сәбәпләр аркасында. Шәрекъне һәрьяклап өйрәнүне оныттык, хәзерге заманны өстән-өстән генә сукалап. Шәрекътән сабак алуны да ташладык Шәрекъне Гареп шикелле, бер бөтенгә укмаштырып, бер төшенчә итеп аңлатуы гаять кыен. Гарәп вә ислам мәдәниятен, Һиндстан вә индуизм белән, буддизм. Кытай вә конфуцианлык белән кушып кара әле! Болар һәркайсысы. Европа халыкларын берләштергән христианлыктан аермалы буларак, үзләре бер дөнья Аннары шунысы да бар, Шәрекъ белән Гареп бер үк социаль- икътисади хәлләрдә җәмгыять төзелеше белән бөтенләй аерылып тора Шәрекъ җәмгыятендәге күптөрле бизәкләрне европалылар тиз генә аңлап та бетерә алмый Аны аңлау өчен Шәрекъ илләрендә айлар гына түгел, еллар дәвамында яшәү һәм өйрәнү-тикшеренү кирәк Кызганыч, безнең белгечләребез, анда берничә ел яшәп тә. Шәрекъ кешесе тормышын, теге яки бу илнең гореф- гадәтләрен тулаем аңлап та бетерә алмыйча, китеп баралар Шул ук вакытта кайбер әдипләребез һәм җәмәгать эшлеклеләребез. ул якларда озын-озаклап тормастан. Шәрекъ тормышын Гареп аңына яраклаштырып калын-калын китаплар яза. Узган гасырның алтмышынчы елларыннан башлап Россиядә Шәрекъ дигән төшенчә, шәрекъчелек фәне шәрекъче белгечләр дигән тәгъбирләр бөтенләй сызып ташланды диярлек СССР Фәннәр Академиясенең ничәмә-ничә еллар дәвамында яшәп килгән Шәрекъ институтын да Азия вә Африка илләре институты итеп үзгәртеп маташтылар Дөрес, берничә елдан соң. бу хатаны танып институтка үз исемен кайтардылар Бу аңлы-аңсыздан эшләнгән гамәлләрнең кирәкмәс җилләрен без әле дә булса тоеп торабыз. Илдә хәзер шәрекъче галимнәрнең дә. фәнни хезмәткәрләрнең вә гамәли эшләүчеләрнең дә җитенкерәмәгәне үзен нык сиздерә. Соңгы ике гасыр дәвамында, егерменче йөз урталарына кадәр, шәрекъ төшенчәсенә гадәттә Төньяк Африка һәм Океания якларындагы галәмәт зур җирләр вә илләрне кертеп исәпләгәннәр Ә Гареп илләре хисабына Европа һәм хәтта Төньяк Америка илләрен керткәннәр -Шәрекь вә Гареп» төшенчәсе нәкъ шушы илләрнең үзара мөнәсәбәтләрен искә алып килгән Ләкин узган гасырның 60-70 нче елларында бу төшенчә буталып беткән. -Шәрекъ вә Гареп»не сәясәтчеләр болай аңлата башлаган, янәсе Шәрекъ илләре Европаның социалистик лагере ә Европаның (шуңа әле АКШ һәм Канаданы да кушып!) калган илләре капиталистик лагер! Алга таба «Шәрекъ вә Гареп» төшенчәсен тагын да ачыклау өчен «Төньяк- Көньяк» дигәнен уйлап табалар. Янәсе, бай Төньяк илләре һәм ярлы Көньяк илләре^ Төньякка алга киткән кырыклап ил керсә, Көньякка Азия, Африка һәм Латин Америкасының йөздән артык иле керә Хәзерге заманда. СССР таркалганнан соң, бөек ил-дәүләт дип бары тик АКШны гына саный башладылар. Соңгы вакытта икьтисады алга киткән Японияне дә шул җөмләгә керткәлиләр. Бу уңайдан «күчеш икътисадлы илләр» дигән яңа төшенчә дә барлыкка килде. Дипломатлык эшчәнлеге үзе дә үзгәрә бара. «Тар» дипломатлыкның традицион формалары киңәя, аңа иҗтимагый даирә вәкилләре дә күпләп җәлеп ителә Икътисад, сәясәт һәм мәдәни багланышларның дөньяда хәзерге тизлек белән интернационаллашуы дипломатлыкның традицион формаларына гына йөз тотудан баш тартырга этәрә Кешеләр арасындагы әхлакый мөнәсәбәтләр яктылыгында халык дипломатлыгы киң җәелә бара. Халык дипломатлыгы белән актив шөгыльләнүчеләр дипломатлар булып калудан битәр үз илләренең һәм халыкара җәмәгатьчелекнең югары әхлаклы гражданнары булырга тиеш. Авиация һәлакәтендә һәлак булган америкалы кыз Саманта Смит шундый «халык дипломаты»ның ачык мисалы Мин аны балалар дипломатлыгының беренче карлыгачы дип тә санар идем Дипломатка тел бирелгән... ДИПЛОМАТИК хезмәткәрнең дипломатик телне дә үзләштерергә тиешлеге үзеннән-үзе билгеле. Дипломатик тел дигәндә гадәттә сөйләшүләр алып барыла торган тел түгел, ә махсус термин-төшенчәләр һәм аерым фразаларның җыелмасы, күп гасырлар буена дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә урнашкан традицияләр нәтиҗәсендә тупланган, гомумкулланышка кергән дипломатик сүзлек күз алдында тотыла. Ләкин мин бу очракта башка халыкларның мәдәни байлыгын аңлап, алар белән багланышларны ныгыту өчен кирәкле телләрне белүнең әһәмияте турында сүз алып барам XVIII—XIX гасырларда Россиядә алдынгы Европа илләренең француз, немец, инглиз телләрен белү бары тик аристократик тар даирәләр өчен генә булганлыгын истә тотарга кирәк. Совет чорында да чит телләрне белү эшчәнлекләре белән чит илләргә бәйле, зур булмаган элитар төркем кешеләр (Тышкы эшләр министрлыгы, Тышкы сәүдә эшләре министрлыгы, Тышкы разведка хезмәте, тәрҗемәчеләр) өчен генә мәҗбүри санала иде. XX гасыр азагына бу хәл тамырдан үзгәрде—Мәскәүдә һәм башка зур шәһәрләрдә чит телләрне тиз генә үзләштерү курслары ачылды, алар хәзерге бизнесның аерылгысыз бер өлеше XVIII—XIX йөзләрдән аермалы буларак. Европа илләре арасында аралашу өчен француз теле урынына XX гасырда зур тизлек белән инглиз теле алга чыкты XXI гасырда исә, минем уемча, инглиз теле тагын да күбрәк урын алачак. Инглиз теленең халыкара мөнәсәбәтләрдә аралашу чарасы буларак алга китүенең кайбер сәбәпләрен дә әйтеп узыйк. Беренчедән, ул инде шактый элек, Англиянең колонияләр яулап алу чорында ук Азия, Африка, Америка, Австралия кыйтгаларында хакимлек итүче даирәләрнең һәм җирле байларның аралашу теленә әверелгән Икенчедән, XX гасырда АКШның һәм технологик, һәм икътисади дәүләт булып үсеп килүе дә дөньяда инглиз теленең тоткан урыны кискен үзгәргәнен күрсәтә. Өченчедән, өч меңенче еллык башына халыкара мәгълүмат челтәрен программалаштыру буенча да инглиз теле бердәнбер тел буларак өстенлек алды Башка телләр Интернетның мәгълүмат челтәреннән дә читтә калдылар. XXI гасыр башына дөньядагы вәзгыять шулай килеп чыкты ки, сәнәгать өлкәсендәге һәм көнкүреш техникасының барлык техник документациясе инглиз телендә таратыла һәм бер миллиардка якын халык тегеләйме-болаймы көн саен төрле инструкцияләр-белешмәләр белән инглиз телендә танышырга мәҗбүр Күпчелек илләрнең (Кытай, Россия, Бәйсез дәүләтләр илләреннән кала) хакимият башында утыручы түрәләре, кагыйдә буларак, инглиз телендә иркен аралаша ала. Шунлыктан, бүген дипломат яки берәр эре компания вәкиленең инглиз телен белмәвен күз алдына да китерергә мөмкин түгел Барлык кыйтгаларда, барлык илләрдә инглиз телендә рәхәтләнеп сөйләшә-аралаша аласың. Күп кенә Россия һәм чит ил дипломатлары шуңа күрә дә. шәрекь һәм башка телләрне өйрәнеп тормыйча, күбесенчә инглиз телендә сөйләшә. Шул ук вакытта үзе эшли торган илнең телен белү, һичшиксез, дипломатның да. башка чит ил кешеләренең дә мөмкинлекләрен арттыра, хакимият түрәләре һәм иҗади зыялылар белән ышанычлы багланышлар урнаштырырга ярдәм итә Көньяк Азия илләре Пакистанда. Бангладешта. Непалда һәм Шри-Ланкада озак еллар буе эшләгәндә миңа урду һәм һинд телләрен иркен белүем нык ярдәм итте, хезмәт вазифаларымны үтәгәндә генә түгел, ә чит-ят җирдә хатыным белән икебезгә дә яшәү өчен уңайлы шартлар тудырды. Чит телләрне бигрәк тә шәрекъ илләре телләрен андагы халык белән даими аралашып тору хисабына һәрвакыт камилләштерергә кирәк, юкса сүз байлыгы бик тиз кими образлы фикерләү югала, сөйләм теленең ритмикасы һәм музыкальлеге бетә әдәби сөйләм теленең яңалыкларын сизми башлыйсың Әмма дипломатлар үз язмышларына үзләре хуҗа түгел, алар бер илдән икенчесенә, бер кыйтгадан тагын икенчесенә күчеп эшләргә мәҗбүрләр. Һәм еш кына сирәк очрый торган шәрекъ телләрен үзләштерергә сарыф ителгән тырышлыкларың җилгә оча Шундый хәлгә, сиксәненче еллар башында Балкан илләрендә дүрт ел эшләү дәверендә, мин дә тап булдым Инде үз булып беткән Көньяк Азия илләреннән аерылган идем бит Румыниядә мин һинд телләрендә аралашу сәләтемне бик тиз югалта барганымны тойдым. Шул куркынычны булдырмас өчен Бухаресттагы дипломатлар арасында һинди һәм урду телләрен белүчеләр өчен үзенә күрә бер клуб оештырдым Клуб уставында инглиз һәм башка телләрдә сөйләшү тыела, дип язылган иде Һәр ай саен чәй эчүләр оештырып, шул телләрдә фикер алыша идек. Кайвакыт ул очрашуларга Һиндстан. Пакистан. Бангладеш илчеләреннән егермеләп дипломат хатыннары белән бергә җыела торган булды Рәхәтләнә идек сөйләшеп үзебез белгән телләрдә! Бухарестта румыннарның рәсми кешеләре белән аралашканда мин нигездә өч тел инглиз, француз һәм рус телен куллана идем Румын телен исә аз-маз •ипи-тозлык» кына үзләштердем, анысы да массакүләм мәгълүмат чаралары ташкыныннан сәяси мәгълүматлар сөзеп алырга гына кирәк була иде Тормыш- көнкүрештә кулланыла торган румын сөйләм телен өйрәнүнең кирәге булмады (ихтыяҗ туганда исә хатыным һәм кызымнан сораша идем) 1997 1999 елларда Алма-Атада Россия илчелеге киңәшчесе булып эшләгәндә дә шул ук ысулны кулландым. Әмма казакъ телендә бер дә сөйләшмәсәм дә. -Төркестан- газетында шактый гына сәяси мәкаләләр бастыра килдем, җирле радио һәм телевидениедән дә сәяси хәбәрләрне даими тыңлап бара идем Әйтергә кирәк, үземнең дипломатлык хезмәтемнең башлангыч чорында мин тел мәсьәләсендә тагын да катлаулы хәлгә тарыдым Бик кыска вакыт эчендә миңа индонезия телен өйрәнергә кирәк булды Ул вакытта мин яшь белгечне Пакистан башкаласы Исламабадка җибәрергә әзерләгән иделәр Әмма соңгы көннәрдә генә идарә җитәкчелеге мине үзем һич тә өйрәнмәгән, телен бөтенләй белмәгән Индонезиягә җибәрергә карар кылды Ул заманнарда тәртипләр кырыс синең теләгеңне беркем дә сорап тормый иде. Миңа, ул илдә өйрәнчек дипломат инглиз теле белән дә аралаша алачак, диделәр Әмма һич тә алай булып чыкмады Ул чорда Сукарно хөкүмәтенең артык киеренке сәясәте аркасында. Индонезия белән Англия, Америка һәм Малайзия дәүләтләренең арасы бик бозылган, рәсми кешеләрнең берсе дә инглиз телендә сөйләшергә теләми иде Мин тизләтелгән үз алымым белән ашыгыч рәвештә индонезия телен өйрәнә башладым Үзем өчен 2000 иң кирәкле, киң таралган рус сүзләреннән сүзлек төзедем һәм рус-индонезия сүзлеге ярдәмендә көн саен 40-50 сүзне ятлый идем, аннары ул сүзләрне һәр очраган индонезияле белән сөйләшкәндәкулланырга тотындым Телләре грамматикасын үземә биргән җаваплардан һәм газет мәкаләләреннән өйрәнә килдем Шунысы гаҗәп, ярты елдан соң тәрҗемәчебез авырып илгә кайтып киткәч, мин инде үзебезнең консулның Калимантан губернаторы һәм Индонезия Кораллы Көчләре генераллары белән әңгәмәләрендә тәрҗемәче сыйфатында катнаша башладым Мондый тәвәккәл адымга хәзер мин һич тә бара алмас идем индонезия телен белүем шул кадәр генә иде бит Чит телне белү ул телдә иркен сөйләшүне, аңлауны, билгеле бер төгәллек белән укый-яза алуны да сорый Аны тулысынча үзләштергәндә генә син шул телдә иркен фикер йөртә аласың, тәрҗемә һәм грамматик кагыйдәләр турында уйлап та тормыйча теләсә нинди текстны үз телендә шикелле табигый укыйсың. Сүз уңаеннан шунысын да әйтергә кирәк, үз туган телен яхшы белмәгән кеше чит телләрне дә камил үзләштерә алмый. Шигъри тәрҗемә хикмәтләре ТЕЛЛӘР өйрәнү һич тә үзмаксат түгел, алар сайлап алган һөнәреңне камилләштерү чарасы буларак, аң-белемеңне киңәйтү, шәхси омтылышларыңны канәгатьләндерү, әйтик, әдәби әсәрләр тәрҗемә итү өчен кирәк Мин инде Пакистанда татарчадан урду һәм инглиз телләренә Г. Тукай белән М Җәлилнең берничә шигырен тәрҗемә итеп бастырып чыгаруым турында искә алып узган идем Пакистан укучыларының алар белән үз туган телләрендә беренче тапкыр танышуларыннан да канәгать калган идем Соңрак мин Мәскәү нәшрияты Прогресс өчен татар шагыйрьләренең өч буыны вәкилләре Г Тукай белән Дәрдмәнд. М. Җәлил белән X. Туфан. Г. Зәйнәшева белән Ф Сафиннарның шигырьләрен инглиз теленә тәрҗемә итеп кечкенә генә җыентык та әзерләгән идем Хәзер мин ул китапның чыкмый калуына да чын күңелемнән шатмын Мин ул эш белән башка беркайчан да шөгыльләнмәячәкмен, чөнки шигъриятне тәрҗемә итү сәнгате искиткеч катлаулы эш икәнен аңладым инде Гадәттә тәрҗемәчеләр чит телдән үз туган телләренә тәрҗемә итә, ә туган телеңнән чит телгә тәрҗемәләү икеләтә кыен, бөтенләй өметсез «һөнәр» Шулай булса да. күптән түгел мин сукыр татар шагыйре, тумышы белән безнең Искек Кызылярдан булган якташым Фазыл Шәехнең үземә ошаган бер шигырен инглиз теленә тәрҗемә итеп Интернет челтәренә кертеп җибәргән идем. (Хәзер инде ул вафат Тәрҗемәче искәрмәсе ) Укучыларның рәхимле булуларына өметләнеп, мин ул шигырьнең оригиналын һәм инглиз теленә тәрҗемәсен китереп үтәм Иң кирәкле... Иң кирәкле бер сүз табылмады Күңелеңә барып җитәрлек. Иң кирәкле фикер табылмады Юлларыңа нурлар сибәрлек. Иң кирәкле учак ягылмады Җылысыннан рәхәт алырлык Иң кирәкле бер җыр җырланмады Хәтереңә сеңеп калырлык. Иң кирәкле хисләр кабынмады Йөрәгеңне ялкын итәрлек. Иң кирәкле бер юл табылмады Гомер буе бергә китәрлек Фазыл Шәех Көзге күкрәү —Казан. 1993. —6 бит Инглизчәсе болай: 1)п1о1с1 \Л/ОГС15... Ыо $р1епс)1с1 МУОГРЗ 1һа1 Ите I сои1Р йпР, I мтопРег. \л/һу зопдз езсареР ту ттс1 ВеНеуе те, 1һозе \л/огРз, (1 \л/еге Ю1Р Сои1Р 1һ/ө т уоиг—1һеу «еге до1Р I 1а11еР 1о ехрозе ту ТееИпдз Ье1оге уои. Тһеу һауе а1геаРу раззеР «һа! зпа111 Ро? N0 Ьеатз т уоиг еуез I сап геШгп, Тһеу аге Т1о\лт. I Реер1у сопсегп. Тһе доос! һтез аге раз1. оидоуз аге допе, Тһе гез! о! Ме I зһои1с) разз а1опе Тһе ипзрокеп 'л/огйз зиге1у ту т1з!аке. Рог1ипа1е1у И зо һаррепес! (ог уоиг ожп заке Хәзер бу тәрҗемәне НИНДИ принциплардан чыгып эшләвемне аңлатып китәм Тәрҗемәгә керешкәнче, иң элек мин шигырьнең төзелешен, ритмын, интонациясен һәм һәр строфаның фикер агышын өйрәндем Фазыл Шәех биредә ун иҗекле юлларның тугыз иҗекле юллар белән аралашып килүче татарча -бармак» дип йөртелгән классик силлабик үлчәмен куллана Һәр строфа абаб рәвешендә ритмик рифмаланган дүртюллыклардан тора. «Иң кирәкле» сүзләренең уңай гына бер көйгә уңышлы кабатланып килүе шигырьгә бер моңсулык та өсти. Шигырьнең төп мотивы -үкенеч- бөтен әсәр буе яңгырап тора, әмма ачылып бетми, уйланырга да урын калдыра. Минем күзәтүемчә, -үкенеч» темасы соңгы ике буын татар шагыйрьләрендә төрле вариантларда бик актив үстерелеп килә Фазыл Шәехтә ул исә әйтелеп бетмәгән драматик эчке бер хис белән, үзенә генә хас булган үзенчәлек белән бирелгән Шигырь мине нәкъ шул яклары белән үзенә тартты да. Һәр ике телне татар һәм инглиз телләрен белгән укучы (әгәр андыйлар табылса) минем һәр юлны сүзгә сүз тәрҗемә итәргә омтылмаганымны җиңел аңлар Мин бары тик Ф Шәех әсәрендәге интонацияне, яңгырашны, төп мотивны бирергә генә тырыштым Шулай итеп инглиз телен белүчеләрнең күпмедер дәрәҗәдә шагыйрьнең эчке дөньясына, күңеленә үтеп керүен теләдем Тәрҗемәдә мин татар шигыренең авазлар яңгырашын, аның «хуш исен» бирергә тырыштым Шигъри әсәрләрне тәрҗемә иткәндә, минемчә, аның музыкаль яңгырашы иң кирәкле, әһәмиятлесе булырга тиеш. Тәрҗемәнең соңгы ике юлы -яшь байрончарак- яңгыраш алып, үземчә «отсебятина» ясавым шагыйрьнең хат-мөрәҗәгать рәвешендәрәк язылган фикерен («теззаде») бирергә теләвем булгандыр Бу сүзләремне раслау өчен мин шигырьнең соңгы юлларын инглизчәдән татарчага яңадан тәрҗемә итеп карадым Иң кирәкле сүзләр әйтелмәде. Бу, әлбәттә минем зур хата Бәлки, минем икеләнеп калу Сине саклап калган шул чакта Тәрҗемә һәм тәрҗемәчеләр турында сүзне дәвам итеп, шуны әйтергә кирәк, безнең буынның рус телендә укучылары Шекспир һәм Берне әсәрләрен С Маршакның искиткеч тәрҗемәләре аша укып танышты, күп кенә Европа шагыйрьләрен дә В Левикның матур тәрҗемәләрендә укыйлар. Авар шагыйре Рәсүл Гамзатовны безгә кемнәр ачып бирде? Әлбәттә, тәрҗемә осталары Н Гребнев белән Я. Козловский. Г. Тукай шигъриятен рус теленә һәм башка телләргә тәрҗемә итү өчен шундый көчле тәрҗемәчеләр табып булдымы икән? Рус теленә, бәлки, булгандыр да. күпмедер дәрәҗәдә, диюем А. Ахматова, В Звягинцева, Р Моран В Тушнова. В Ганиев бу исемлекне тагын да тулыландырып булыр иде Хәтта С Маршак та Г Тукайны тәрҗемә итүгә өлеш керткән Нинди оста тәрҗемәче шагыйрьләр! Әмма шунысы да бар, Г Тукай әсәрләрендәге музыкаль аһәңне, аның иркен ритмын, хис-тойгылар бизәлешен башка телдә бирү чиксез авыр эштер Бөек татар шагыйренең шигырьләрен, милли төсмерләрен дә югалтмыйча, шул ук вакытта әйтик, рус яки инглиз телендә яңгырата алу гаҗәеп катлаулы бурыч Кызганыч ки урта гасыр шәрекъ шагыйре Гомәр Хәйямне искиткеч тәрҗемәләре белән "бөек инглиз шагыйре» итә алган Фииджеральд шикелле даһи тәрҗемәчеләр Г Тукай өчен табылмаган әле. Алтмышынчы елларда Гомәр Хәйям әсәрләрен Фицджеральд тәрҗемәләрендә инглиз телендә укып танышканнан соң, нинди генә яхшы тәрҗемәчеләр ничек кенә оста тәрҗемә итмәсен, мин аларны укый алмыйм инде Шигърияттә минем күңелемә аерылгысыз булып өч бөек шагыйрь кереп утырган Байрон Лермонтов Тукай Инглиз, рус һәм татар шигъриятенең алтын баганалары булган шушы бөекләрнең әсәрләре миңа даими илһам бирә, эстетик зәвыгыма һәм рухи ихтыяҗларыма шулардан җавап табам Соңгы 190 еллар дәвамында Байронны рус теленә өч йөзләп кеше тәрҗемә иткән («Тһе Сог$а1г» шигыренең беренче тәрҗемәсе 1815 елда ук басылып чыккан) Әлеге тәрҗемәчеләр арасында В Жуковский, М Лермонтовтан алып С Маршак. Б Пастернак кебек бөекләрдә бар Инде безнең көннәрдә дөньяда дан казанган үзебезнең Рудольф Нуриевыбыз, Байронның -Манфред» трагедиясен сәхнәләштереп, үзенең ялгызлык фаҗигасен һәм бунтарь рухын да ачып салды Аның 1979 елда Париждагы «Гранд опера» сәхнәсенә -Манфред•• балетын П Чайковский музыкасы белән күтәрүе. Р Нуриевның баш герой ролендә биюе—балет сәнгатенең шедевры буларак кабул ителде Пушкин белән Лермонтовны да Байрон илһамландырган, алар аша ул Тукай шигъриятенә дә үтеп кергән. Пушкин белән Лермонтовтан үрнәк алам, Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам, дип егерме яшьлек Тукай язган бит! Соңрак дөнья шигърияте югарылыгына күтәрелә алган Тукай әсәрләре бөтен төрки халыклар әдәбиятына да зур йогынты ясаган. Мин ышанам, килер вакыт - татар шигърияте классигы бөек Тукаебыз Европа һәм дөнья шигъриятендә дә үзенең лаеклы урынын алачак. Тукай әле үзен колачларлык, тәрҗемә сәнгатенә бөтен гомерләрен багышлаган бөек тәрҗемәчеләрне көтә Дөнья шигъриятендә барлык кыйтгаларны һәм илләрне иңләгән, легендаларга әверелгән, күп кенә халыкларның милли мәдәнияте һәм әдәбиятында үз урынын тапкан, милли рухи байлыкка әверелгән әсәрләр берәр дистәдән артмыйлар. Алар инде күп кешеләрнең язмышларын гомер буе озатып бара һәм мөстәкыйль тормыш белән яши башлый. Рус әдәбиятында, мәсәлән, шундый хөрмәтле язмыш Пушкин шигъриятенә туры киләдер. Кайчандыр техникумда укыганда Пушкинның «Евгений Онегин» әсәреннән ятлаган өзекләр мине унбиш яшьләрдәге үсмерне имтиханнарда йолып калып, уку елы ахырынача стипендия алырга мөмкинлек биргән иде Шуннан бирле ярты гасыр дәвамында мин бу үлемсез әсәрне кайтып-кайтып укыдым һәм аның дөнья шигърияте дулкыннарында җиңүле йөзүен күрдем-шәйләдем дә шикелле. 1973 елда Карачи (Пакистан) китапханәсе «ВгШзһ СоипзП» да мин, кызыксынып. Евгений Онегин»ның инглиз теленә тәрҗемә ителгән дүрттомлык нөсхәсен караштырып чыккан идем Аны ике телле- рус һәм инглиз телләрендә язучы танылган әдип Владимир Набоков прозага әйләндереп тәрҗемә иткән икән Мин шул чакта Пушкинның гаҗәеп нәфис кыска һәм искиткеч музыкаль. 150 биткә сыеп беткән шигъри әсәренең 1500 битләр чамасы күпертелеп, дүрттомлыкка әверелдерелгәнен аптырап та укыган идем. Баксаң-күрсәң. аның 1000 биттән артыгы тәрҗемәченең үз комментарий-аңлатмалары икән! Ул укучыларга әсәрнең һәр юлын шәрехләп бирә, хәтта аерым бер юлны берәр биткә дә сузып аңлата. Мин, В Набоковның үз сүзләре белән әйткәндә, гомере буе эшләгән бу титаник хезмәтенең кимчелекләре яки уңышлары турында фикер йөртергә җыенмыйм Әмма, ике телне дә яхшы белгән әдипнең бу тәрҗемәсе, күрәсең, инглиз телле укучыларны да күләме белән куркыткандыр, ул алар күңеленә үтеп керә алмый калган шикелле. «Евгений Онегин» әсәренең инглиз телендәге икенче басмасы белән мин нәкъ ун ел үткәч. 1983 елда шулай ук «ВгШзһ СоипзП» китапханәсендә, әмма инде БалкаңдаБухарестта очраштым. Мин берничә көн буе мавыгып-сокланып лорд Чарльз Джонсонның менә дигән шигъри тәрҗемәсен укыдым Ул тәрҗемәче дә бу эшкә ун елдан артык гомерен сарыф иткән, барлык инглиз телле дөньяда куанып-алкышлап кабул итәрлек «саф инглизчә шигъри роман» тудырган Инглиз лордына оригиналны кыска (160 бит) һәм Пушкинча музыкаль ритм белән иҗат итү өчен аристократик нечкәлек-нәзбереклек тә кирәк булгандыр дип уйлыйм. Менә шул рәвешле, үзенчәлекле ике телдә- рус һәм инглиз телләрендә Пушкинның бөек Онегины Иске Кызыляр авылында туып үскән татар егетенең күңеленә гомерлеккә кереп утырды Бөекләрнең бөек иҗатына сокланырга гына кала! Дипломат хатымы булу җиңелме? ҮЗЕМНЕҢ дипломатлык эшчәнлегемдә булган казанышларым өчен мин күп дәрәҗәдә хатыным Наидага бурычлыдырмын Хатын-кыз матурлыгына мөкиббән китүем бик вакытлы, институтны тәмамлап чыгу алдыннан туды Ул күпбалапы Бари абзый белән Банат апаларның өлкән кызы Найда иде Мин аны 1964 елның февралендә беренче тапкыр күрдем дә, шундук гашыйк та булдым Миңа аның һәр җире тышкы кыяфәте, сөйләшүе, тавышы елмаюы кием- салымы һәммәсе ошый иде Мин диплом яклаганның икенче көнендә үк без язылышып та кайттык Менә шул 1964 елның 29 маеннан башлап утыз еллап вакыт үтеп киткән дә икән Без әле. вак-төяк савыт-саба шалтырауларны исәпкә алмаганда, һаман да тату-матур гына яшәп ятабыз. Хәзер миңа, кайвакытларда үзара киеренке хәлләр туганда, үземнең артык хисчәнлегем сәбәпче булгандыр һәм хатын-кыз психологиясен белеп бетермәвем дә булгандыр кебек тоела Икенче сәбәп чит илләрдә хәрбиләрчә тормыштарак яшәвебездән дә килгәндер Мин болар белән үземне һич тә акларга теләмим. Бәлки, хатын-кыз йомшаклыкларына һәм теләкләренә бераз гына игътибарлырак, ягымлырак һәм түземлерәк булырга кирәк булгандыр да нишлисең бит Югыйсә аның ул теләкләре безнең мөнәсәбәтләребезгә һич кагылмый ә иң кыйммәтлесе ул минем йогынтыма буйсына килә иде Бик оста ир була алсам, ике арадагы мөнәсәбәтләребез ал да гөл булыр иде шикелле Кызганыч ки. тормыш алай без уйлаганча гади генә түгел шул. еш кына бер-беребезгә юл куя алмыйбыз, килешә дә белмибез Үземнең кайбер уйланып җитмәгән адымнарым өчен мин әле дә оялам, вөҗданым газаплана Безнең холык-табигатьләребез төрле, көндәлек тормышка карашларыбыз да төрлечәрәк. әмма иң мөһим мәсьәләләрдә без һәрвакыт уртак тел таба беләбез Найда ябалак-, ул соң ята, иртән йокларга ярата. Ә мин • тургай-, иртә ятам, гадәттә биш-алты сәгать йоклыйм да. бер эшем булмаса да, кояш чыкканчы торам Яшьлегендә Найда шат күңелле, кешеләр белән тиз аралашып китүчән иде Ә миндә андый сыйфатлар юк. мин йомыкайрак. егетләр арасында да тиз генә ачылып китә белми идем Чит ил дипломатлары еш кына Наиданың шәрекъчә матурлыгын, ихтирамлы ягымлылыгын вакытында һәр кунакка игътибар күрсәтә белүен башка хатынкызлардан аерыбрак күрсәтә килделәр Рус хатын-кызлары төрле кабул итү мәҗлесләрендә күбесенчә үзара сөйләшеп утыра, алар чит телләр дә белми Ә Найда инглизчә сөйләшә ала Пакистанда аны хәтта күпләр һиндустани (урду) телен дә аңлый дип уйлый иделәр. Бервакыт Һиндстанда дистә еллар эшләгән бер дипломат белән бер мәҗлестә әңгәмәләшеп утырганда Найда урду телендә берничә җөмлә кыстырып, кунагыбызның исен дә китергән иде Найда балачагыннан ук биергә яраткан, пионер елларында халык биюләре һәм бал биюләре түгәрәкләренә йөргән Пакистанда һәм Индонезиядә илчелекләребездә үткәрелә торган бәйрәм кичләрендә ул һәрвакыт, чегән биюен биеп, беренче бүләкләрне ала килде Ул төрле көйләрне дә бик җиңел отып ала миңа калса аның йомшак-ягымлы тавышы да бик матур Найда йөзләгән рус-совет җырларын белә Монысы да кызым белән икебезнең, румынчарак итеп «мамико- дип мактануыбызга бер сәбәп иде Мин үзем һәрнәрсәдә киемдәме, ашау-эчүдәме. дуслар сайлаудамы, хатын-кызлардагы матурлык-ягымлылыкны бәяли белсәм дә. алар белән мөнәсәбәтләрдәме кабатлап әйтәм һәрнәрсәдә бер генә тапкыр гашыйк булучан кеше Беренче очрашуыбыздан ук Найда минем өчен хатын-кыз матурлыгының нәфислегенең иң буй җитмәс идеалы булып калды Башка хатын-кызлар белән аралашканда да (дипломат бит!) мин ирексездән аларны Д ИПЛ ОМАТ ЯЗ МАЛ АР Ы ------------------------------- --- ------------------------------------- ---- ------------------- -------------------------------119 Наидам белән чагыштырам һәм һәрвакыт: .Менә бу король лки солтан катыны ьп»Сйчлга „б а еГ Эь “ИНе“ Наияа“ нан аРтык?.—дигән сорау куям Бу соравыма әлө булса да уңай җавап ала алганым юк! Найда минем дипломатик эшчәнлегемдә бердәнбер алмаштыргысыз ярдәмчем булып кала һәм калачак дип белам Аның узенә генә хас сыйфатлары күп кенә илләрдә үзара гаилә мөнәсәбәтләре урнаштырырга, аралашырга да зур ярдәм итә иде Мәсәлән, Пакистанда без Гхаус Бакш Талпур гаиләсе белән дус булдык. Ул үзе парламентта бик абруйлы кеше, аның өлкән абыйсы оборона министры иде Аннары безнең дуслар арасында тукымалар магнаты Синда Алам, Пенҗаб эшмәкәрләреннән Рафикъ белән Җаханара Миан, Хайдарабадның эре сәнәгатьчеләре Инаятулла белән Һидаятулла Вәлибһаилар һәм башка бик күпләр булды Без шулай ук Пакистан президенты Әйюб Ханның якын туганы генерал Хәбибулланың гаиләсе белән дә дус-таныш идек Атаклыабруилы кешеләрнең гаиләләре белән аралашу хезмәтемдә бик булышып килде Болар, әлбәттә, Найда аркасында иде Бухарестта яшәгәндәге бер вакыйга искә төшә. Анда Найда тиешле мәгълүматларны алуда бик зур эшлеклелек күрсәтте. 1982 ел башында Һиндстан премьер-министры Индира Ганди беркем дә көтмәгәндә кинәт кенә Бухарестка килеп төште Аның килүе Һиндстанның Румыниядәге үз илчесе өчен дә. барлык башка дипломатлар өчен дә гел көтелмәгән, гаҗәеп бер вакыйга иде Мәскәү бездән аның шулай алдан тәгаенләмичә генә килеп төшүе турында кичекмәстән мәгълүмат бирүебезне сорады Индира Гандиның Николай Чаушеску белән ни өчен очрашу максатларын һич ачыклап булмады. Румыннар, бу очрашу ике арадагы сер дип, нәрсә дә булса әйтүдән баш арттылар. Бөтен өмет мин аның туган теле һиндида аралашкан Һиндстан илчесенә генә калды, булышса, шул гына булыша ала иде Индира Ганди килеп киткәннең икенче көнендә Голландия илчесе бары тик дипломатик вәкилләрне генә чакырып кабул итү мәҗлесе үткәргән иде безнең илчебез В Дрозденко, үзенең кәефе китеп торганын әйтеп, чакыру кәгазен миңа тапшырды Ул миннән, ничек кенә булса да, И Ганди белән Н Чаушеску арасындагы сөйләшү-килешүләрнең нәтиҗәсен белешергә һәм кичекмәстән аны Мәскәүгә хәбәр итәргә кирәклеген белдерде Без Найда белән шул мәҗлескә китеп бардык. Һиндстан илчесенең мин яратмаган бер гадәте бар иде Ул мине еш кына күп телләр белүче КГБ офицеры дип атый иде. Ул бу сүзләрен башка илләр, бигрәк тә көнбатыш дипломатлары алдында кабатларга ярата Ләкин мин аның бу уйдырма төртмәле сүзләренә түзеп торырга, аларны ишетмәмешкә салынырга тиеш идем, юкса ул илчене бөтенләй үземнән биздерергә дә мөмкин бит Дөрес, аның хатыны Шримати Рани белән без дустанә җылы мөнәсәбәтләрдә булдык. Яшь. чибәр ул ханым миңа карата һәрвакыт ягымлы иде. Аның сүзләренә караганда, ул кайвакыт иренең бик ышанычлы кәгазьләрен дә күчереп баса икән. Аларның кайберләренең эчтәлекләре сүз уңаенда миңа да билгеле була Һиндстан илчесе мәҗлес азагында гына күренде, аны шундук башка илчеләр уратып алды Янына һич үтәрлек түгел иде Найда бу хәлләрне кызыксынып күзәтә һәм вакыт-вакыт миңа сүзгә кушылып китү мөмкинлеге бармы-юкмы икәнлеген татарчалап кына әйтеп тора Кыскасы, без илчене ике яклап «мушкада тотабыз». Ниһаять, Һиндстан илчесе безгә әле Индонезиядән үк таныш булган отставкадагы генерал, Индонезия илчесе белән күзгә-күз генә калды. Без алга ыргылдык Мин Һиндстан илчесе безгә әле Индонезиядән үк таныш булган отставкадагы генерал, Индонезия илчесе белән күзгә-күз генә калды Без алга ыргылдык. Мин Һиндстан илчесе белән сүзгә кушылып киткәнче, Найда генералның игътибарын үзенә җәлеп итәргә тиеш иде. Найда генералга турыдан-туры индонезия телендә: «Апа кабар?» («Ничек яшисез?»)—дип мөрәҗәгать итте Генерал аңа таба борылып, Наиданы сәламләргә мәҗбүр булды. Мин исә шундук Һиндстанлыны үзем кызыксынган сораулар белән күмеп ташладым. Икенче көнне иртән үк СССР җитәкчелеге Индира Ганди белән Николай Чаушеску арасындагы сөйләшүләрнең ничек үткәнлеге турында хәбәрдар иде инде Эш сәясирәк булса да, бик гади икән! Алдан килешенгән буенча, И Ганди Мәскәүдә ике көн эчендә Л Брежнев белән сөйләшүләр алып барырга тиеш була Чөнки И Ганди тиздән Вашингтонга барырга ж,ыена, аңа Һиндстанның да ике бөек дәүләт арасындагы ролен күрсәтергә кирәк Әмма соңгы минутта гына безнең картаеп-сәлперәеп беткән җитәкчебез яңадан авырып киткән Сәбәбен әйтеп-нитеп тормастан Мәскәү И. Гандиның визитын кире каккан Ул заманнарда безнең җитәкчеләрнең авыруы бик зур сер итеп саклана иде Күрәсең. Индира Ганди Мәскәүне бу әдәпсез кыланышы өчен бераз «өтеп алырга” теләгәндер. Шуңа күрә ул Мәскәү өчен тыңлаусыз коммунист саналып, социалистик лагерьны таркатырга тырышучы Н Чаушеску белән очрашырга карар кыла Бу гамәл бик яшерен һәм аерым бер тантана белән үткәрелсә дә. сөйләшүләрендә искитәрлек бернәрсә дә булмый Хатыным Наиданың дипломатик эшемдәге катлаулы хәлләргә катнашып, аерым хезмәт күрсәткәнен сөйләгәндә, кызым Гөлнара турында да берничә сүз әйтеп китүне кирәк табам Найда Джакартадан Мәскәүгә кайтып киткәндә, мин аңа. «Малай көтмим, үзең шикелле үк чибәр кыз көтәм», дидем Кыз тапса, бриллиант кашлы йөзек тә бүләк итәргә вәгъдә бирдем Бу вәгъдәмне соңлабрак үтәргә туры килде Чөнки кызымны мин аңа ике ай тулганда гына беренче мәртәбә күрдем Мин чиксез бәхетле идем, кызым да әнисенә бик охшаган төсле тоелды Үзебез «чегән тормышы» белән яшәгәнлектән, без кызыбызны тәрбияләү белән дә юньләп шөгыльләнә алмадык Бер илдән икенчесенә күчеп йөрергә туры килгәнгә күрә. Гөлнара да мәктәпләрен гел алыштырып торды. Ул Бухаресттагы илчелегебез каршындагы урта мәктәпне тәмамлады Аннары Мәскәү югары уку йортларының берсендә укыды Аның инглизчәсе искиткеч әйбәт, әле бала чагыннан ук мин аны төрле уеннар аша инглиз теленә өйрәткән идем Бу. мөгаен минем аңа педагогик белем бирүемдәге бердәнбер казанышымдыр Без Непалда һәм Шри-Ланкада хезмәт иткәндә, кызыбыз Мәскәүдә калып, бер мәктәптә инглиз теле укыта иде инде Җәйге каникулларында ул безнең янга Катмандуга да килеп йөрде Коломбага да килгәләде. әмма инде тәрж,емәче сыйфатында килә иде. 1995 елда Гөлнара өч кыйтгада Азия Европа, Америкада йөреп кайтты Соңгы икесендә ул ире Шамил Расих улын озатып йөрде Мин Алма-Атага китәр алдыннан аларның игезәк балалары туды кызлары Алия белән уллары Минтимер Шулай итеп, без Найда белән әби-бабай булып куйдык. «Казан утлары» елъязмасы (декабрь) 50 ел элек (1953) Рафаил Төхвэтуллиннын “Таныш гөрелте” хикәясе, Мирсәй Әмирнең “Ялантау кешеләре” романынын азагы, 45 ел элек (1958) Әхмәт Фәйзинең “Тукай” романыннан өзек журналда дөнья күргән.

Реклама