Логотип Казан Утлары
Роман

САТАШЫП АТКАН ТАҢ

азан капкасын кыш җиле кага... Мен тугыз йөз утыз җиденче елнын егерме тугызынчы ноябре. Еракта уйнаклаган кызгылт тан нурлары офык түренә катлы-катлы өелгән кара-кучкыл тыгыз болытларны көчәнә-көчәнә ермачлап дөньяга яна көн туып килүен хәбәр иттеләр. Кар сибәләп алды. Казан урамнары суыктан бөрешеп калган, әллә тагын кыш беренче генә мәртәбә килә бу җиргә—бөтен шәһәр көтелмәгән мөшкел хәлгә тарыгандай пошаманда иде. Алемасов, сәерсенүле карашын машина тәрәзәсеннән алмыйча, шактый барды. Анын җанын нидер талкый, изә кебек. Шушы халәтенә җавап тапмый иде ул, югыйсә, әле берничә минут элек кенә барысы да әйбәт, барысы да тәртиптә иде бит. Иртәсе дә башка көннәрдәгедән әллә ни аерылып тормый. Көз белән кыш алышынган мәлләргә хас гадәти салкынча иртә. Кәефне исә җен алыштырдымыни—кисәк кенә кара болыт сарды күнел күген. Каты авырудан айный алмый җәфаланучы бетәшкән карт та болай ук яшәү тәмен җуймас. Кремльгә җитәрәк, Спасс манарасы янындагы капка төбендә сакчылар шәйләнә башлагач, шоферына күз дә салмый, кисәк кенә: -Туктат әле, машинаны!—диде, аннан тирәннән кубарылган төксе тавыш белән өстәп куйды.—Жәяүләп кенә барам.. Факил САФИН (1954)—прозаик, шагыйрь, публицист. "Соңгы көз". "Тузганак иәчәге". Гөлҗиһан " һ. б. китаплар авторы. Чаллыда яши Романның беренче китабы журналның 2001 елгы 8-9 саннарында, икенче китабы 2002 елның 4-6 саннарында дөнья күргән иде Шоферның маңгаена салкын тир бәреп чыкты Кан бара, ни очен жәяүгә күчте0 .. Алай анын шоферлык эшенә тел-теш тигезерлек түгел сыман, хафаланырга урын юк та кебек Шулай да тынычлыкны бозды хужанын бу кыланышы Баш миен бораулап сораулар кайнашты. Ана нишләргә хәзер? Хуҗа артына тагылып барыргамы, әллә, аны узып, олкә комитеты ягына җилдерергәме, әллә сон шушы туктаган жирдә кыймылдамыйча, бераз көтеп торыргамы0 Тегеләй дә, болай да килешеп бетмәс, ахрысы Ни булса— шул, сабыр итәргә, көтеп торырга кирәк тә. хуҗадан йөз-йөз илле адым калыбрак алга шуышырга булыр. Жәяүләп китәргә ашкынган Алемасов исә алга атларга ашыкмады. Дуамалрак кыланып кабинадан сикереп төште, шапылдатып ишекне ябып куйды Монарчы аның үз кулы белән ишек япканы юк иде кебек Нәрсәгә холыксызлана хужа, нәрсә ярамады0 Ир уртасына җитсә дә, яшьләрчә шома йөзле, шактый сөйкемле күренгән шоферның янә тәненә тараканнар йөгереште. Хуҗа жиргә төшкәч, ике-өч адым атлады да, кемдер озын күн пәлтәсенен чабуыннан эләктергәндәй, шып туктап калды. Шушы мәлдә ана ышаныч кайтты, ул беренче мәртәбә күргән шикелле Казан урамын, тирә-юньдә караеп торган йортларга күз салды. Күпчелек тәрәзәләрдән сүрән ут саркый, шушы утлар урамга аз булса да җанлылык өсти; ниндидер шәүләләр күзгә чатына—эшкә, белем эстәргә, сәфәргә җыенып вокзалга, тагын кайларгадыр ашьпучы күшеккән бәндәләрне үчекләгәндәй, урамны ду китереп җил йөгереп үтте. Атемасов тәмам тынычланды Кыяфәтенә тәкәбберлек инде, ни өчен болай төшенкелеккә бирешүен аапамаса да, үзенен шушы җирдә нык басып торуына куангандай, һаваты йөз белән янә тирә-якка күз ташлады. Сизмәстән, итеге белән аяк астын капшап алды. Нык, бик нык басып тора ул бу җиргә, шушы чуер таш җәелгән урын убылып, каядыр аска очарга тиешле кеше түгел Атемасов, ул үз биеклеген, дәрәҗәсен, мөмкинлеген чамалап эш йөртүче үтә сак адәм. Ә бит имеш-мимешкә караганда, Казан асты тоташ дип әйтерлек урау-чурау юллардан тора икән. Теләсә кайда, теләсә кайчан аска мәтәлүен бар Моны аңа Николай Ежов Казанга китеп барыр алдыннан әйткән иде, ничектер кисәткән сыман, сүзләренә күп төсмер салган мәгънәдә. Әйе, уйларга, һәр адымны исәпләп атларга кирәк бу калада! Ин сәер ялкаулык—уйларга иренү, башка ишелгән күп бәлаләр шунын аркасында. Уйларга иренгән кешенең яшәве төссез була. Уйласаң уй җитәрлек анысы. Нигәдер монарчы үз язмышы, тормышы хакындагы уйлардан качарга тели иде ул. Бүгенге иртәдә әнә шул күнел төбендә кузгалмый яткан хисләр кубарылды, жаны шуна тынгысызланды бугай Болай жебеп калу, хәтта ул минутлык кына булса да, һич ярамый. Атемасов беркемгә дә ышанмый Казанда, үзен дошманнар камалышындагы бер кеше сыман хис иткән чаклары да күп була. Тик бу хакта беркем дә белергә тиеш түгел, хәтта ки якын күреп йөргән кешеләргә тулысынча түгел, өлешчә дә чишелергә ярамый Дус дип йөргән кешен ун дошманнан куркыныч булуы ихтимал. Казан—ул Казан! Беркемне дә аямый, беркемне дә кызганмый торган, дөньясына, иленә ачулы, үчлекле шәһәр; Казан диварларына бәрелеп күпләрнең мөгезләре сынды инде Әмма Алемасов Казанны алачак, дошманнарны сытып-изеп узачак, анын бу шәһәрдәге язмышы бәхетле булачак. Ул Казанга шундый ышаныч белән килде, шундый ышаныч белән эшкә кереште һәм бу, хәтта әйтергә ярыйдыр—сәер ышаныч—әлегә аны алдамый иде Ботен сәерлек шунда—анын ышанычы фәкать үз-үзенә ныклы инануга корылган иде. Кемгә дә булса ул ышанмый да, ышана да алмый, башкаларга исәп тотып та яшәми. Казанга килеп оттымы, оттырдымы ул? Каядыр эшкә билгеләнү, шул нигездә каядыр килеп урнашу, кайдандыр китеп бару мәсьәләләре аның үзенә генә бәйле түгел, әлбәттә. Кузбасста. Томскида, аннан Украинаның Кирмәнчек калаларында фирка эшендә чарланган, каты куллы, дошман- нар|а аяусыз утыз биш яшьлек ир-егет ул. Әле япь-яшь килеш, егерме оише тулыр-тулмас җитәкчелек эшенә керешеп, ун ел дәвамында печте ки дә абруена тап төшерер гамәл кылмады, фирка алдында йөзе ак. Ежов ана I атреспуоликаның НКВД халык комиссары вазифасын тәкъдим иткәч тә, риза булмасын сиздереп, кискен каршы төшсә, баш тартса, анын белән клбаг сөйләшеп торырлар идеме Үзәк Комитетта? Моңа кадәр, турысын әйткәндә, инде хәзер үзләре дә “дошман” буларак, юк ителсәләр дә, Татарстан НКВДсын нык куллы комиссарлар җитәкләгән. Күзгә күренерлек эшләре бар. Өлкә комитеты рәисләре Хатаевич, Разумовлар да дошманнар белән корәшне сүздә генә калдырмаганнар. Оеткы әйбәт салынган. Ләкин көрәшне тагын да кискенләштерергә, Татарстанны дер селкетерлек бер ”эш" оештырырга кирәк иде һәм моның өчен кармавычка өлкә комитеты беренче сәркәтибе постында шактый эш күрсәтергә өлгергән, башкала алдында абруе тотрыклы күтәрелә барган Лепаны эләктерүдән башка чара юк иде Алемасов күреп торды—Альфред Лепа, Казанга Ежовның иң ышанычлы кешеләренең берсе килүен чамалап, баштагы көннәрдә югалып та калган сыман иде, аннан үзен кулга алып, Алемасов белән мәчелетычканлы уйнарга да маташты маташуын, әмма үзе өчен тыныч көннәрнен бетүен танып, хастаханә юлларын таптарга кереште, партия-совет эшендә алсыз-ялсыз эшләп, өч тиенлек тә сәламәтлеге калмаган, имеш. Болай гына котылмасын аңлагач, Алемасов белән ачыктан-ачык сөйләшергә дә омтылды. НКВД халык комиссары аны ярты сүздә бүлдерде: —Әгәр Совет илендә бармак белән санарлык ышанычлы өлкә комитеты җитәкчеләре бар икән, анын берсе—Альфред Лепа!—диде ул Беренченең күзләренә туп-туры карап —Шуңа күрә һич хафаланасы түгел, матур барган эшегезне дәвам итегез, без исә Сезгә һәрьяклап булышлык күрсәтербез, безләрне Үзәк Комитеттан шунын өчен җибәрделәр дә бит инде. Лспанын күзләре дымланды бу сүзләрне ишеткәч, әмма күнеле урынына барыбер утырып җитмәде һәм башка терәкләр эзләвен дәвам итте, тик өлгермәде... ..Алемасов үзе Казанга килеп төшкән пыскак яңгырлы җәйге көнне яхшы хәтерли. Шунда ук, каршы алырга килгән НКВД хезмәткәрләренең берсе озатуында, өлкә комитетына, Альфред Лепа янына юл тотты. Беренче янына керергә чират көтеп торучылар шактый булса да, аны тиз үткәреп җибәрделәр, күрәсен. Беренчегә алдан кисәтеп куйганнардыр, тегесе исә "кунакнын" килеп җитүен түземсезлек белән көтеп торгандыр. Алемасов бүлмәгә үтеп, берничә адым атлауга туктап калды. Юк, бүлмәнең шактый зур булуыннан да, зәвык белән җиһазланган булуына да шаккатмады ул, монын ише генә кабинетларны күп күрде, аны кабинет хуҗасы кызыксындыра иде. Ул очлы күз карашын озын өстәл артында тарала төшеп утырган Лепага төбәп, юри шулай аптыраулы халәттә катып калган булды. Шушы ике-өч секунд вакыт җитте—Лепанын үз-үзенә шулай ук нык ышанган булуын тойды яңа НКВД башлыгы, әмма киеренкелектән Беренченең озынча саргылт янагандагы мускулларның уйнаклавын да абайлады. Димәк, шикләнә, димәк ки астыртын көрәшергә өметләнә һәм, күренеп тора, тиз генә бирешмәячәк бу карт төлке. Карт төлке димәктән, Алемасовтан бары биш-алты яшькә генә зуррак Альфред Карлович шактый өлкән күренә. Тар кысалы күзлек кигән, чәченә чал йөгергән, төз борын астында, жирән булса да, үзенә ятышып торган килешле мыек, кысылган иреннәр. Фирка яклавына өмет итүе, авыр чакларда ана таянырга исәпләве урынлы—Ригада хаккый һөнәр мәктәбендә укып йөргәндә, ат биржасы хуҗасы малае булуына карамастан, яшьтән революция эшенә керешеп китә, 1914 елда ук, Бөтендөнья сугышына каршы гамәлләре өчен кулга алынып, Себергә сөргенгә озатыла. кача, тотылгач, төрмәгә тыгып куялар. Революциядән соң Уралда фирка эшендә, гражданнар сугышында Дутовка, Колчакка каршы сугыша. Кыскасы, чыннан да утны-суны кичкән кеше иде ул һәм ана каршы көрәштә сак. хәйләкәр булу кирәклеген тиз төшенде Алемасов. Лепа. НКВД комиссарын каршыларга үзенчә ярыйсы әзерләнгән иде: хәтта, тактик адым ясарга маташып. Алемасовнын озын бүлмә аша үтеп, өстәл турысына килеп җитүен күн урындыгына шулай ята төшебрәк көтеп алмакчы иде дә. каршысында дип әйтерлек нык бәдәнле, итләч иренле, шома йөзе кояшта янган, кырыс карашлы, гәүдәгә үзеннән һич калышмаган һәм шул ук вакытта, ыспай киенгән Мәскәү "кунагы" пәйда булгач, сизмәстән урыныннан сикереп торды, өстенә кигән хәрби тукымадан тегелгән яна кәчтүненен түшенә тагылган гражданнар сугышында бирелгән орденын калкыта төшеп, колачын җәеп анын каршысына китте. Нигәдер Лепа ун якка салулап, алга иелә төшеп атлый иде. Кул биреп күрешкәндә Лепа тоеп алды—Алемасов каты куллы, бер тотса, ычкынырмын димә.. Каберен якын булмасын монын ише НКВД комиссарына. Тыштан караганда җылы, бик җылы каршыладылар аны Казанда. Әмма Лепа белән беренче очрашуда ук каһәр суккан “кем-кемне" дигән сорау ике арага зөлкарнәй кылычыдай кереп япы. Кереп ятты дию генә дөрес булмас, үткеннән үткен кылыч аларнын икесенә дә бертигез янап, баш очларында асылынып тора башлады. Алемасов өчен барысы да шома гына барды дип булмый, влкыты-вакыты белән кылыч анын баш очында да эленеп торгалады, бигрәк тә Лепа үзенең капкынга эләгүгә таба баруын тойган беренче мәлләрдә шулай булды. Беренченең Мәскәүдәге танышлары, сугышчан дуслары аша Ежовка. Үзәк комитеттагы җаваплы работникларга чыгарга омтылыш ясарга маташуларын белеп торды НКВД комиссары, анын үзен дошман ясап. ”фаш" итәргә азаплана иде Лепа. Әмма Ежов үзе җибәргән кадрга жил-янгыр тигезмәде. Кылыч җәй азакларында тулаем Лепа өстендә асылынып тора башлады Беренче, тәҗрибәле җитәкче, эшнең кая таба барганын сизеп, капкынга эләккән киек шикелле бәргәләнде, тик кылыч күзгә күренмәс җептән ычкынып, латыш егегенен киләчәге шактый матур күренгән язмыш юлын сиздерми-нитми кисеп үтте. Лепа Казан белән хушлашмыйча аерылышты, кире кайтырына өмете бөтенләй үк киселеп бетмәгән иде бугай. Тик киткәннәрнең кире кайта торган, киләп-сарып йөрү заманнары үткән иде инде. Кайтуын болай кайтты, әмма башкача... Ул Мәскәүгә барып. Сталиннын үзенә керергә ирешмәктә жан-фәрман тырышлыклар куйса да, даһи юлбашчы анын ише пешкалар белән вакланып торуга, шулай ук күптән нокта куйган иде инде Андыилар бер Альфред Лепа гына булса ярый да бит Мәскәү тарафына хаклык эзләп күпләр китә тора. "хаклык"ны чыннан да тиз табып бирәләр анда. НКВД камераларында берничә көн изалангач, хаклык хакында уйларга да курка башлый адәм баласы... Мәскәүнен гаделлеге башка анын. Иртәнге йокыдан теләр-теләмәс уянып азапланган Казан урамына ничектер борынын җыера төшеп карап торды Алемасов. Кремль ягына борылды Шушы мәгърур кальганы татарлар төзегән дип лаф оралар бит. ачуын да бер килмәгәе Имеш, Астрахань. Тубыл, Мәскәү, Бөек Новгород һәм башка шәһәрләрдәге кальгаларны да Казан осталары өешкән. Әйе, татарлар тарих ясарга яраталар, тарихлы буласылары килә боларның, үзләрен цивилизацияле халык итеп таныгмакчылар, моны һәрдаим сиздереп торалар, әлеге карашларны үжәт татарнын аныннан ныклап, яңадан искә килмәслек итеп кысып, сыгып чыгарасы бар. Ул башын гаярь рәвештә югары чоеп катып калды. Тарихны ясарбыз анысы, әмма аны Алемасов теләгәнчә. Үзәк Комитет установкасына туры китереп ясау мәслихәт булачак. Татарда күп үрчегән тарихчылар, менә аларын инде чүплеккә себереп түгәргә вакыт җитте. Ул вәкарь рәвештә тора бирде, ни өчен шулай кылчыклана—монын сәбәбен ул үзе дә анлата алмый иде әле. Их. шушы урында һәйкәл булып калкып чыгарга иде! Анын күңеле кымырҗып алды. Дәүләт диләр татарлар, дәүләт кирәк атарга, димәк ки, патша да кирәк. Шәп нәрсә икән ул патша сулулары, акылга сыймаслык хәл, ул—Алемасов Александр Михайлович, көннәрдән бер көнне тулы бер республикага патша булды да куйды, моны язмышның тантанасы дими ни дисен?.. Анын йөзенә елмаю жәелде. Күптәннән бирле үзе турында уйланып, хисләнеп алганы юк иде. Бүген нРтә шушындый каршылыклы җилкенүдән башланды. Хәерле булсын. Шулай да яктылык җитми Казанга, җитми яктылык! Ничек җитсен ди инде—ничә еллар корткычлар тырнагында тартыша кала. Милләтчеләрнең бөтен төрләрен, оппортунистларның һәр төстәгесен үрчетеп яткан бит ул үз казанында. Исеме җисеменә килә бу яктан караганда. Ә менә тарих мәсьәләсенә килгәндә... Казанга юлга чыгып китәр алдыннан Ежов аны кат-кат кисәтте: бүре базы буш булмас, тезгенне азга гына да бушатма, диде. Гаярь җайдак хәлендә булсаң да, кистәнен кулыннан төшсә, аны иелеп алырга форсат калмаска да мөмкин дип, бераз шүрләтеп тә куйды. Ул шулай бизәкләп сөйләргә ярата. Юкка гына “Хөтбәче Колька" дип йөртмәгәннәр аны Казанда. Кулыннан китап төшмәгәнгә, телеңдә гел китап сүзе булганга ябышып калган исем ул. Сталин янында булып, Татреспубликага НКВД халык комиссары булып раслангач. Ежов Алемасовны кабат үз бүлмәсенә дәште, тиз генә үз яныннан чыгарып җибәрмичә аталарча киңәшләрен тезде генә. “Сезнен халыкның бер кимчелеге бар—укырга иренәсез,—диде тимер куллы нарком, көяз рәвештә кабинеты буйлап йөреп. Кылтаеп диярлек, сынар кулын ялтырап торган бил кыешына тыгып, каршысына килеп басты, үзе өчен махсус тегелгән шәп хром итегенең биек үкчәсенә күтәрелә төшеп дәвам итте —Укырга кирәк булачак, кадерлем. Казан наданнар шәһәре түгел. Патша галижәнапләре тәүге университетларның берсен тикмәгә Казанга китереп утыртмаган. Бер хикмәте бар монын. Казаннын тарихын бел, татарның холкын өйрән, шунсыз Казанны алу кыен булачак.—Мин сөйләгәнгә колак сала микән дигәндәй бер кавым тын торды. Алемасовнын керфек тә кагарга кыеп аны тыңлавына инангач, ирененә канәгать елмаю кунды.—Казан урамнарының һәр ташы—тарих ярчыгы. Кемнәр кемнәр, әмма татарлар үз тарихларын яхшы беләләр. Каннарында ул тарих аларнын, без белмәгән, белгән кадәресен дәшми торган, онытылырга тиешле тарих! Ә тарих исән, тарих яши.. Безнең өчен бик куркыныч бу хәл. Күрәкараучылык НКВД эшендә гафу ителмәслек нәрсә. Бу хакта сина кадәр эшләгән иптәшләргә дә,—“иптәшләр” дигәч, төртелеп калды, кисәк читкә атлады, күзен чепиләндереп, каршысындагы кешегә караш ташлады, йөзе агарып чыкты—Аларнын “халык дошманнары” буларак фаш ителүенә биш былтыр, сабак өчен әйтүем.. —Шул чагында Ежовның гаять куркак бер бәндә икәнен сизде Алемасов. Бөтен кыланмышы, көязлеге шушы куркаклыгына ширма иде бугай —Әйе, мин ул хәшәрәтләргә аз тәкърарламадым, татарлар хәтерле, хәтәр халык дидем, тик алтындай сүзләргә колак салучы гына булмады. Шул наданлыклары аркасында, бәлки үзләре дә сизмәстән, дошманнар тегермәненә су коя башладылар. Этне ияртсән—сукма, кадрларны кая гына җибәрсәм дә, якларга тырышам. Мәскәүдән торып, төбәктә сезнен кыланганнар өчен жавал тоту җинел түгел. Ышанам, моннан сон Казан ягыннан яман хәбәрләр килүдән туктар. Дошманнарны фаш итүдә безнен тарафтан бернинди дә чикләү юк. Эрерәк кошларны каптырырга тырыш. Корт анасын тотып умартага кертеп япсаң, бөтен күч анын артыннан ояга кереп тула —Ежовнын күзе тоныкланып калды,—Төбәкләрдә эшнен очы- кырые күренми, кемгә карама—сату, кемгә бакма—сатылу. Урындагы түрәләрнең наданлыгы, күрәкарау, дусны дошманнан аера белмәү—шул харап итә Совет илен. Кабатлап әйтәм, синен өчен Татреспубликада буй җитмәслек кеше юк Обстановкага карап хәрәкәт ит. Билгеле, аеруча мөһим моментларны безнен белән килештереп. Әйтик, мәсьәлә Лепага килеп кагылды, ди... Ул латыш мина нигәдер ошамый... ” Ежов белән булган шушы очрашу, тимер наркомнын киңәшләре баштарак Алемасовка тынгылык бирмәде Лепанын язмышы хәл ителгән санарга була, монысы өчен баш ватасы юк, ә менә наданлыкны ничек жннәргә9 Яна урынга авыр ияләшә ул. Болан да сак кеше, баштагы мәлләрдә кеше белән бөтенләй аралашмый иде диярлек. Ә монда алай эшләргә мөмкин түгел. Мәскәү икенче көнне үк хисап сорый башлады. Күпме дошман кулга ачынган, күпмесенә эш кузгатыла, шуларнын күпмесенә— атылу Бу саннар разнарядканың ничә процентын тәшкил итә, дошманны фаш итү планы ни өчен үтәлеп житмн, сәбәпләрен аңлатыгыз... Менә шушы халәттә тарих укып ятып буламы? Сорау ачуларда үзе турыдан-туры катнашып, хәшәрәтләрнең телен чиштерүдә үз алымнарын (бигрәк тә тотакнын башына кыршау кигереп кысу, женес әгъзаларын келәшчә белән сыту, кумаклы (күселе) базга тошерү "нәтижаче" булды) куллана башлагач кына. Мәскәү алдында йөзе яктыра төште Кәефе күтәрелгән бер көнне ярдәмчесе аша Казан тарихына багышланган китаплар соратып алды. Әүвәд Гайнетдин Әхмәров, Газиз Гобәйдуллин, Һади Атласи, тагын бүтән татарларның үз арасыннан чыккан галим кисәкләренең китапларын, урысчага тәржемә кыл ы н га н мәкаләләрен укып матавыкланды. Җанына ятышлы эш түгел иде бу. Татар тарихын өйрәнүгә караганда, берәр тотакнын теле чишелерлек “хәлгә китерү" мең мәртәбә саваплы һәм канәгатьлек хисе бирер иде. Татарлар үз кавемен ничек тә купайтырга, зур тарихлы итеп күрсәтергә омтылалар. Дәүләтле халык булганнар янәсе, шәһәр культурасына нигез салганнар, мәгърифәткә ия имеш алар. Ачуы килеп, өстәлендә яткан бар китапны жыеп, чүп савытына томырды Янә, вакыт табып, Карл Фукснын казан татарлары турындагы хезмәтләрен караштыра башлады. Бусы да ошамады Немец нәрсә дип Казанны, татарны күтәрергә тырышкан, акылга сыймый иде Анынча, татарлар затлы, белемле, тәрбияле кавем. Юк, тарихны үзләре язганча түгел, урыслар теркәп калдырганча өйрәнү муафыйк булыр Алар инде халык аңын саташтырырлык нәмәрсәләр язып куймаслар. Кул астындагы “Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар" дигән китапны укый башлагач, бөтенләй шартлар чиккә җитче, атна буе җенләнеп йөрде Михаил Худяков, чеп-чи урыс кешесе язган иде ул китапны. Ничскләр кулы күтәрелгән болай язарга?., һәм ни хакы бар—бер генә сүзенә дә ышанырлык түгел бит моның. Әгәр дә монда язылганнар дөрес булса... Уйлап кына кара—тарихчы үзенең сүзен “Казан ханлыгының чәчәк атуы” дип башлый. Дәүләтле, мәгърифәтле халыкны урыслар гына харап иткән икән. Баксаң, урыс кнәзләре, хәтта Дмигрий Донскойнын варислары да, тәхет өчен бәхәскә килеп терәлгәч, артык даулашмыйча, Казан ханы Олуг Мөхәммәткә баш иеп килгәннәр икән. Хәл итеп бир, атакай, янәсе. Тегесе вәкарь белән генә боларны тынлап, мәсьәләне гадел генә хәл итеп тә биргән. Каршы килүче юк, сүз куертучы юк, бүре дә тук, сарык та исән, берсенен башыннан ник бер чәч өзелсен. Барысы да риза, барысы да рәхмәг укый Олуг Мөхәммәткә. Вәт заманнар булган икән, анаңны оргыры. Ул гынамы, Мәскәү патшасы Василий Казан ханында әсирлектә яткан икән, коч-хәл белән үзен кире акчага сатып алып, кире Мәскәүгә кайтарганнар. Анысы да Казан ханына рәхмәт укып йөргән ди. Бер жүнле ханнары булган, Шаһгали исемле, анысы күңеленә охшады Алемасовнын. Һушлы кеше булган. Явыз Иван ягына чыгып, кыйраткан гына Мәскәүгә каршы төшәргә маташкан карулы татарның акыллы башларын. Чыккан бит шушы китап басылып. Укыган бит шуны халык. Урысы да укыган, татары да һм., мондый тарихларны әвәләп чыгара башласаң, татар кайчандыр югалткан дәүләтчелеген кире кайтару хыялыннан мәнге ваз кичмәячәк. Юкны югалтып булмый, барны юк итү жинел. Югалтканны эзләп йөрү—мәзәк тә, гыйбрәт тә. Әнә, НКВД подвалында яткан һәр татар милләтчесенең “эше" "бөек Туран дәүләте" дигән коточкыч сүзләр белән башлана Инде яшәрлеге калмаганын аклаганнары, чын-чыкчап шушы хыялнын лорес- леген Р аслап . фәлсәфә саталар. Ну мәкерле халык, ә?.. Урысны баскынчылар диюдән дә тартынмаучылары бар. Кем диген, инде үлем ягасына килеп терәлгән, имгәнеп, сытылып, изелеп беткән әрвахлар шулай сөйләнеп азаплана бит. Ул үзенең урынбасары Михайловка тиз арада Худяков дигән галим кисәген табып, каршысына китереп бастырырга кушты. Ежов хаклы булган, укуның зыяны тими икән кайбер чакта. Худяков бүгенге көндә илнен кайсы почмагында яшәсә дә, аның урыны Казан, "Черек күл" подвалы.Татарнын астына җитмешкә бөгәрләнеп кереп яткан бит, мөртәт. Сеңерен сеңергә аерып, ботарлап бетерәчәк аны Алемасов, үз куллары белән ярачак, әмма язганнарыннан ваз кичтерми, тәүбә иттермичә калмаячак. "Урыс Шаһгалие" диде ул тешләрен шыгырдатып, Худяков дигән тарихчының аяк астында аунап ятуын күз алдына китереп, йөзенә кызыл тимгелләр бәреп чыкты. Ләкин анын куанычы кыска гомерле булды, Худяковны Ленинградта үткән ел кулга алып, "халык дошманы" буларак, тиз арада хөкем итеп, теге дөньяга озатканнар иде. Ә бит андагы чекистлар ашыкмаса, Алемасов Мәскәүне һушын китәрерлек бер эш оештыра иде. Хәер, Питер берчакта да Казан белән санлашмый инде, хәтта монда хәбәр дә итеп тормаганнар, ахры. Хәлбуки, андый кәгазьнең Алемасов кулына килеп кергәне булмады. Шуннан соң тарих укудан бизгән иде бизүен, менә бүгенге иртәдә шул укыганнар искә килеп йөдәтә генә, каһәрен. Кремльгә карап атуга, башында тарих китапларында укыганнар бөтерелә башлады. Менә ул басып торган җирдән Казан ханнары үтеп йөргәндер. Ул көмеш кораллы җайдакларын әйт, ул алар менгән дөлделдәй атларны әйт, ул гаскәрне каршы атырга чыккан кызларның, хатыннарның сылулыгын. гүзәл тыенкылыгын әйт—йөрәкләр иләсләнеп китә болар хакында уйласаң. Атларның корыч дагалары ташларга бәрелеп очкыннар чәчри, урамга чакматашны нәкъ шуның өчен юри җәйгәннәрдер әле! Тояк астыннан ургылып чыгыл чәчелгән очкын гаскәрнең куәтен, какшамас рухын күрсәтеп торырга тиеш булгандыр! Булган бит андый дәверләр, булган. Казан дәүләте ни дип сорасалар, ул—гөлгә күмелгән калалар, киекләр уйнаган матур аланлы калын урманнар, балыклар мыжлап торган көмештәй елгалар, тук башаклар чайкалып утырган басу-кырлар иле; бөтен Ауропаны тан калдырырлык таш калалар төзегән осталар, игенчеләр, һөнәрчеләр иле; дөньяның ин бай илләре белән сәүдә итүчеләр, кая барып чыкса да тылмачсыз аралашкан акыл ияләре иле! Тарихчылар шулай яза. Ничек мондый дәүләтчелекне кайтару турында хыялланмасын башында акылы булган кеше! Мондый дәүләткә хан, патша булуда ярый торган эш, анаңны корт чаккыры. Бүген дә Татреспублика төшеп калганнардан түгел. Хан булмаса да, Алема- совнын биләмәсе бу, ул хаким монда, анын рөхсәтеннән башка Татарстан дигән җирдә яфрак та селкенми һәм шушы хакимлек хисе аны ләззәтле кичерешләргә дучар итте, бу хис шундый татлы-рәхәтлектә оета, күнелдәге бая уянып өлгергән авыр ташларны эретә, иңсәне баскан йөк каядыр тирән бер чоңгылга очты кебек, барысы да әйбәт, һәммәсе шәп, шуны раслагандай бөтерелә-бөтерелә ак кар ява башлады. Казан кары Мәскәүнеке түгел инде, анда әрсезләнеп ярма коела өскә, монда ак канатлы күбәләкләр бөтерелә һавада. Алар талгын гына иңнәргә килеп яталар, сак кына биткә бәрелеп иркәлиләр, керфекләрне сыйпап үтәләр. Әх, яшәү шәп! Менә шулай, татарларым Түт-тү сезгә дәүләтчелек, түт-тү сезгә тарих! Тарихны сезгә Алемасов алтын тышка төреп үзе китереп тоттырыр, жәме!.. Иң дөрес тарих, иң яңа тарих, тузан кунмаган тапсыз тарих булыр ул, иеме?!. Кысыр хыялларны баштан чыгарып атыгыз да, эшкә, эшкә, шайтан алгырлары! Ул жәяү атларга ниятен онытып, җәһәт кенә машинага кереп утырды... Шундый хыялый хисләргә бирелүенә бераз эче пошып, Алемасов кәнәфигә чумгач эченнән үз-үзен битәрләп алды. Кемдер аның уйларын укып, барысын да язып барган шикелле тоела иде. Бигрәк тә үзен хан урынында күрәсе килү тойгысы тилелек дәрәжәсендәге нәрсә. Ни дип керә андый уйлар башка!*’ Арудан инде ул, жүнләп ял күрмәгәннән. Чыннан да, бирчәеп каткан жднны җылытырлык мәлләр аз булды бу көннәрдә. Бүгенге иртәдә исә көндәлек мәшәкатьләрдән шадраланып-жөйләнеп беткән жаны хискә бирелеп, жепшеңде дә куйды Их, гел менә шундый рәхәт хиссияткә йотылып кына утырасы иде Шулай уйлап бетермәде, өрфиядәй җинеләеп, пәрәвездәй тартылып үтә нечкәлек чигенә житкән нәзберек күңелен яньчеп, сытып телефон чылтырады Кабинет хуҗасының иөзенә чиләге белән салкын су бөркеделәрмени—битенә ямьсез тимгелләр йөгерде, карашы каешланды, ниндидер шомлы хәбәр көткәндәй муенын таушалган кәчтүн эченә жыера төшеп, каударланып трубкага үрелгән иде, кисәк үзенен кемлеген, кайда утырганын исенә китереп булса кирәк, йомшак күн утыргычының артына авып, вәкарь генә каш астыннан киң һәм иркен кабинетын айкап алды Аннан тәмам үз халәтенә кайтып, иртә таннан телефон чылтыравын туры үзенә юллаган, шул сәбәпле татлы уеннан бүлдергән ахмак сәркатибенә жен ачуы чыгып, инде яртылаш трубкага үрелгән кулын, кискен хәрәкәт белән читкә селтәп җибәрде. Бармак очы тиеп, жай яткан трубка аппарат өстеннән чак очып төшмәде—сәер шыңгырдау авазы чыгарып кире үз урынына кунды. Газаплы аваз кебек тоелды аңа әлеге сулкылдаган тавыш, ни сәбәптер күңеленә рәхәтлек таралды. Шулай да сәркатибенә кабынган ачуы сүрелмәде. Кабинетына керә-керешкә үк йокысыннан айныр-айнымас утырган сәркатипкә: Мин юк! —дигән иде бит инде. Нәрсә җитми тагын? Бу сүзләрнең ни-нәрсә аңлатканын белмиме сөрхәнтәй?! Ул бар, әмма ул юк. Татарлар әйтмешли, Хозыр Ильяс кебек, ягъни. Исең китәр өлкә комитетында эшләүче бу татар түрәчекләренә Бер сүз сөйли башласалар, һичшиксез, мәдрәсәдә укыган дини китапларыннан мисал китереп, сүзләренең асыл максагын ассызыклап кыланган булалар. Имеш, алар буш сүз сөйләми, борынгыдан килгән акылга таянып фикер йөртәләр. Имеш... Төптән уйлап эш өертә татарлар, һәр сөйләшүдән сон үзеннен аларга караганда, һәм белем ягыннан сайлыгын чамалап, һәм тормыш итү тәҗрибәсенең җитенкерәмәвен сизеп, котырыр чикләргә килеп терәлгән вакытлары аз булмый — Ишәк —диде ул теш арасыннан, ярсуын тыя алмыйча янә сәркәтипкә яоырылды.—Бүген үк артына тибәргә кирәк бу агач бүкәннен. Ял итәргә вакыт юк инде анысы. Шулай да жаны теләгәнчә итеп гомер үткәрүләр булмый түгел. Менә үткән төнне дә нинди матур сәхифә язылды анын гамәл дәфтәренә' Ширә булмаса нишләр иде ул, ә? Бөтен борчуы, җанын талкыган көндәлек мәшәкать, кысыр хәсрәтләрдән шушы бөтерчек кызый гына аралап ала бит Аны уйласа, шундук тәне кызыша башлый. Фәкать мәхәббәт. сөю, сәгадәт өчен генә яратылган бу кызыйны дистәләгән чибәрләр арасыннан сайлап үзенеке итә алуына бик тә канәгать иде ул. Сөешү мәсьәләсендә татар кызларына беркем җитми икән! Ул татлы киерелеп куйды Үзләре куркак, үхләре йомшак, хисләре кабынып китсә дә, акылларын югалтып бетермиләр. Инде хатын-кыз затын күрмәде түгел, күрде, әмма Ширә башка инде Кайчандыр үзенен күнеленә кереп калган кыз-кыркыннарны шушы тагар кызыкае белән чагыштырып карый да, башын чайкап куя Жир белән күк арасы Тегеләр сон, бераз үзләшеп кенә алсыннар, минуты белән барлык чикләрне җимереп ыргыталар. Ихахайлап өстенә ташланучы оятсызларча шашынучы, хайвани дәрт белән бәргәләнүче сары чәчле Наташа Марья Ниночкалардан шушы татар кызынын тыйнак яратуы мен мәртәбә ггтгык шуз Шуңа күрә Разумов Татарстаннан бик авыр кубарылгандыр да КИТӘРГӘ теләмичә шактый карышып маташкан диләр бит ' Тагарлар һәр якка да булган халык икәнен, республикага эчке эшләр халык комиссары итеп җибәрелгәнче үк ишетеп белә иде, инде менә үз күшәре белән күрде, тәне белән дә татып карады. Ширәне ул җәй көне, комсомол өлкә комитетында үткән бер җыелышта күрде Кайсыдыр заводтан комсомол активисткасы буларак чыгыш ясауны аңа тапшырганнар иде. Кыз трибуна артына каушап чыкса да, кәгазьгә карамыйча диярлек, әйтәсе килгәннәрен җиренә җиткереп сөйләп чыга алды. Чыгышны әзерләүчеләр нык тырышканнар, кыз социализм төзүгә комачаулык итүче "халык дошманнарын", урындагы пошмас җитәкчеләрнең тетмәсен тетеп ташлады. Кызның төс-кыяфәтен күрүгә үк президиумда утырган Алемасов, сизмәстән, чыгыш ясаучының исем-фамилиясен алдындагы кесә дәфтәренә теркәп тә куйган икән. Хәбипова Ширә, эшче- комсомолка, яшь стахановчы. Җыелыш бетүгә өлкә комитеты секретаре Мөхәммәтжановны эзләтеп таптырды һәм икеле-микеле сөйләшүгә юл калдырмыйча, кызга чыгышны кем язып биргәнен белешергә кушты. Мөхәммәтжанов, гомердә булмаганча, ни сәбәптәндер, бер мәлгә югалып калды, бераз уйланып торганнан сон, ныгый төшеп. —Чыгышны кем язганын әйтә алмыйм, әмма тезисларын эшләүне Дәүләтьяровка тапшырган идек,—дип, ярып салды. Алемасов сизенде, Мөхәммәтжанов шомарып баручы партия работнигы, югары даирәдә уеннарның ничек оештырылганын яхшы аңлый, республикада үз позициясен ныгыту ягын да кайгырта килә—тирәсенә белемле, тынгысыз, әмма сүздән чыкмый торган яшь кадрларны туплый. Татреспубликада егетнен абруе көнләп түгел, сәгатьләп үскән чаклары да булган. Моны Алемасов яхшы белә, ник дисән, Лепаны Татарстан өлкә Комитетыннан алып ыргыткач, Мәскәүдә Мөхәммәтжанов кандидатурасына тукталырга да уйлаганнар берара. Моны Алемасовка Маленков сер итеп әйтте. ҮК утырышында политбюро әгъзаларыннан кайсыдыр Мөхәммәт- җанов фамилиясен ычкындырган, имеш. . Әмма Сталин орлыкны кибәктән яхшы аера. "Татарстанда ӨК беренче секретаре һәм эчке эшләр халык комиссары булырлык милли кадрлар үсеп җитмәде әле,“—дигән ул бу фикерне ишетүгә, кырт кисеп.—Совет властеның беренче елларында шушы мәсьәләгә ныклы фирка позициясеннән торып якын килмәгәнгә авызны пешердек тә бит. Кайбер иптәшләр шушы мөһим нәрсәне оныттылар булса кирәк...”—дип, кабат Мөхәммәтжанов фамилиясен атамаслык иткән Кибәк дисән дә, кем кем, әмма Мөхәммәтжанов кибәк баш түгел, Алемасовнын чибәр Хәбипова хакында юкка гына сорашмавын чамалый иде. Чыгышына караганда, кызнын үзен охшатты бу әрсез Мәскәү әрләне. Шулай да чыгыш та охшады Алемасовка, киресе булса, яна түрәнен Хәбипова турында сорашканда йөзе балкып торыр идеме? Мөхәммәтжанов уеннын җеп очы үз кулында икәнен аңлады. Әлеге моментны үз позициясен ныгытуга файдаланып кала алмаса, аннан тавык көләр иде. Шуңа күрә, икеләнмичә, Дәүләтьяров фамилиясен атады. Югыйсә. Ширә Хәбипованың үзен дә, өлкә комитетында аның чыгыш ясарга тиешлеген дә сонгы айларда гына "Кызыл Татарстан" газетасының җаваплы редакторы итеп расланган Әхмәтсафа Дәүләтьяров белмәгән дә иде. Әмма форсатны ычкындыру гафу итмәслек хәл иде. Хәбипованы Мөхәммәтжанов яхшы белә, комсомолка- ударник. чор идеалларына ышанып, үзе кебек бер активист егеткә уңышсыз кияүгә барып кайткан яшь хатын иде. Гаилә тормышы барып чыкмау сәбәпле, язмыш тарафыннан йөрәкләренә яра ясалган яшь хатыннардан хезмәт алдынгысы, җәмәгать эшлеклесе, активистка ясау кулай. Билгеле, мондый типтагы активисткалар үзләреннән ни-нәрсәләр таләп ителгәнен чамалый алырлык акылга да ия иделәр. Хәбипова акыллы кыз иде. Җые лышта Алемасов катнашачагын, инде анын Лепа урынына беренче секретарь булырга тиешлеген яхшы күзаллаган Мөхәммәтжанов Хәбипованы бик вакытлы уенга кертеп җибәрде һәм теләгенә иреште дә. Кыз хакында сорауны ишеткәч, аптырап, югалып калу галәмәте күрсәтүе анын кыланып маташуы гына булса да. моны Алемасов табигый кабул итте. -Дәүләтьяров.’ -диде Алемасов күптән көтелгән исемне ишетүенә куанган сыман.—Беләм, Бауман райкомы конференциясендә ясаган чыгышын дикъкать белән укып чыктым, хәзерлекле иптәш күренә... —Әйе, райком секретаре Разживинга эләкте ул чакта безнең егеттән.—Мөхәммәтжанов "безнен“ сүзенә басым ясап әйтте һәм Беренченең күзенә туры карап аяды. Алемасов Мохәммәтҗановны анлады кебек... II У тыз жиденче елнын маенда үткән Бауман партия оешмасы конференциясендә ясаган бу чыгышны Мөхәммәтжанов белән Әхмәров оештырганнар иде. Үзәк комитет көн саен “халык дошманнары’^ фаш итүдә җирле партия органнарының сүлпән эшләвен күрсәтеп торганда, беренче секретарь Альфред Лепа белән халык комиссарлары советы рәисе Кыям Абрамов әлеге мөһим чараны тормышка ашыруда югалып калдылар шикелле. Дөресен әйткәндә. Лепа белән Абрамов ҮК кубарган вакытлы шаукымга бирелеп, кадрларны харап итмик диебрәк эш йөртергә исәп тоттылар булса кирәк Мөхәммәтжановнын нияте башкарак иде. Әгәр шушы сәяси кампаниядә үзен күрсәтмәсә. киләчәктә нәрсәгә өмет итә алачак ул9 Әйтүе кыен Шуна күрә саклык белән генә эшкә кереште. Форсаты да чыгып тора—районнарда конференцияләр башланды Беренче нәүбәттә ин мәртәбәле саналган райком җитәкчеләренең берсе Разживинны селкетеп алу начар булмас иде дип уйлады ул һәм ялгышмады Дәүләтъяровны чакырып ныклап сөйләште Йоклап калсак, таптап үтәчәкләр безнең өстән дип тә кисәтте, мисаллар исә җитәрлек иде—кичә генә кул бирешеп, хәл-әхвәлләр сөйләшеп торган дустын саналган кешенен икенче көнне “халык дошманы“ булуын ишетеп өнсез каласын. Башны кибән астына тыгып ятар чак түгел Акылны эшкә җигеп, һөжүмгә күчәргә кирәк. -Җитәкчеләр ниндирәк фикердә?—дип сорады Әхмәтсафа, әнгәмәдәшенен үзен гайре эшкә тартып кертергә чамалавын анлап. -Нинди җитәкчеләр?— диде сорауны аңламаганга сабышып Мөхәммәтжанов. Аннан Әхмәтсафаның колагына пышылдады,—Лепа белән Абрамовны әйтсән. алар инде үтелгән этап. Сәясәт икеләнеп торучыларны яратмый Әзиләрнен (үзеннән өлкәннәргә дә. яшьрәкләренә дә мишәрчәләп әзи . ягъни абзый дип эндәшергә ярата иде ул) җырлары җырланды булса кирәк, шулай сизенәм Безгә мөстәкыйль хәрәкәт итәргә кирәк, әмма алныартны бик нык уйлап. Без өчәү—син. мин һәм. Әхмәров.. Вакыйгаларны кирәккәндә хәрәкәткә китерә алырлык, кирәксә туктатырлык рычаг безнен кулда булырга тиеш Шушы юнәлештә эш алып бара башларга вакыт. Калганын Әхмәров белән серләшерсез.—Мөхәммәтжанов кинәг колак төбенә үк иелде —Безнен бүгенге сөйләшүне кабергәчә сер итеп сакла! Чыгышның караламасын әзерләү Әхмәровка йөкләнде Мөхәммэтжанов үзенә тиннәрне сайлауда дөрес юлда иде. Дәүләтьяров моңарчы Минзәлә. Кызыл Йолдыз районнарында эшләп чыныгу алган җитәкче, тормышны яхшы белә, докладта күтәрелгән һәр мәсьәләнең төбенә төшми торып, трибуна артына чыгып басмаячак иде Оренбур Каргачысында туып балигъ булган егет белән Чүпрәле районына кергән Татар Бизнәсе авылында туып-үскән Галим Мөхәммәтжановнын серләре килеште. Галим кискенрәк холыклы, дуамалланып, таякны артык бөгеп ташларга ярата, ана эшнен нәтиҗәсе гиз күренсен, ни гамәл кылса да шауларгарак ярата. Әхмәтсафа ‘“ЫЧ, сабыр кеше, кайбер кыенлыкларны уен-көлке белән дә үткәреп җибәрә белә I ал имгә нәкъ менә шундыйрак егет кирәк тә инде. Әхмәтсафага таянырга була. Ул—аспирантурада белем алган, югары уку йортларында студентларга сабак биргән коммунист, сыйнфый көрәштә чыныккан большевик Бераз киреләнсә дә, ныклап карышыр җае юк. Чөнки Дәүләть- яровны Казанга кайтартуда Галимнең дә өлеше бар. ТКУда укыганда танышканнар иде алар. Татарстандагы җитәкче работникларны, белгечләрне берәм-берәм “дошман” ярлыгы тагып чүпли башлагач, кадрларга кытлык килеп туды. Китап нәшриятында сәяси әдәбиятны тәрҗемә итү эше аксый башлады Бу өлкәдә тәртип урнаштыруны, нәшриятны яшь кадрлар белән ныгытуны өлкә комитеты Мөхәммәтжановка йөкләде Тәрҗемә эшендә Әхмәтсафаның азмы-күпме тәҗрибәсе бар, шуны искә атып. Дәүләтьяров белән күзгә-күз карап сөйләшү өчен махсус рәвештә Кызыл Йолдыз районына сәфәр чыкты Галим Мөхәммәтҗанов. Алдан килә- сен хәбәр итүен итте, ләкин Дәүләтьяров аны райком бинасында көтеп тормаган булып чыкты. Ул көч-хәл белән басудан эзләп тапты Әхмәтсафаны. Райкомның икенче секретаре кулында—тәрәзә рамына охшаган нәмәрсә. Хатын-кызлар урак ура, Дәүләтьяров җитди эш башкарган кыяфәттә әле бер, әле икенче кишәрлеккә килеп, урылган мәйданга шушы раманы болгап ыргытып җибәрә. Агач рама кайда барып төшсә, (анын төгәл күләме—бер квадрат метр иде) шуның эчен җентекләп тикшереп карыйлар, коелып калган башак юкмы, булса, ничә бөртек? Котлы Бөкәшнен колхоз басуында иде бу хәл һәм ул елларда киң таралган контроль ысул—районнан килгән вәкилләр урак уручы хатынның бер квадрат мәйданда башак калдыру- калдырмавын тикшереп йөриләр иде. Сыңар башак табыла калса, шунда ук чарасы да күрелә—уңмаган бичә өенә кайтмый ул көнне, караңгы төшеп, эш тукталгач колхоз идарәсе базына ябып тотылырга тиеш иде. Шул рәвешле сыйфат өчен көрәш тормышка ашырыла, урактан арып-талып кайткан хатынкайлар базда бераз “тын алгач”, төнгә өстәмә эшкә чыгарылалар. Бер башак өчен—бер төн өстәмә эш, ике башак өчен—ике төнне йокламый эшләргә тиеш, инде башак саны өчкә җитсә, кырда ук аңа суд ясалып, ике-өч ай төрмәгә дә ябылырга мөмкиннәр иде. Бу вакытта бичара хатынның бала-чагасы, гаиләсе нишли—анысын уйлап та тормыйлар иде. Эссегә чыдар әмәл юк. Яңгырлар озак яумый торып, шактый өлкәләргә ачлык китү куркынычы яный. Украина инде бүгеннән үк чаң суга башлады. Кайберәүләр утыз алтынчы елны егерме беренче елгы ачлык белән дә тиңлиләр. Шуна күрә әрәм-шәрәм итүләргә каршы кискен көрәш башланды Котлы Бөкәш басуларында, шөкер, уңыш бөтенләй үк юк түгел. Галим машинадан төшкәч, балачактан ук калган гадәт буенча, кояш астында әлсерәп утырган нәзек буынлы, кыска башаклы арыш учмасын алып, кулында уып мәшәләнде. Шулай да, коры эсселек нәкъ балавыз чагында китереп сугып, бөртекләрне куырып өлгергән икән. Әкрен җил сабакта нык утырган арышын, бодаен каядыр алып китмәкче булып куалый да куалый. Бу якта басулар иркен, офыкка кадәр таралып яткан кырлар, җилгә карышмыйча, корылыктан котылырга теләп, каядыр еракка талпыналар кебек. Кама яклары эңгергә төренеп, әлеге әлсерәүле халәтне көчәйтеп кенә җибәрәләр. Дәүләтьяровнын үз янына килеп җитүен сабырсызланып көтеп алды комсомолның өлкә комитеты секретаре. Ул Әхмәтсафага караганда өч яшькә кечерәк, әмма үзен анын алдында иркен тота. Ни әйтсәң дә. ВКП(б) өлкә комитеты әгъзасы, ана өмет баглыйлар, үзе дә сынатмый, ышанычлы рәвештә алга атлый иде. -Ну килештерәсең дә инде, Дәүләтьяров, нүжәли райкомда гына утырып булмый инде, ә?.. Кичә телефоннан ачык сөйләшкән идек ләбаса! -Иптәш Вәлиев райком составын тулысынча колхозларга таратты. 16 Мохәммәтжановны каршы алырга кирәк дип. әйтеп караган да идем, үзем булам райкомда, диде. -Анысына рәхмәт, каршы алды, синен янга озатырга кешесен дә ташы, тик мина үзен булса яхшырак буласы иде... Галим райком секретаренын бөтен эшен ташлап, кулына шәкелтмә— агач рама тоткан булып, партия установкасын башка кешеләргә ышанмый, шәхсән үзе генә үтәп йөрүен килештереп бетермәде Дәүләткүләм мөһимрәк тә эшләр бар бит. мондый пүчтәк нәрсә белән шөгыльләнү өчен аспирантура тәмамлау кирәкми, колхознын үз активистлары беткәнме, ачуың бер килмәгере Билгеле. Дәүләтъяров та бу эшкә атлыгып тормый, әмма Вәлиев. райкомның беренче секретаре. Казаннан киләчәк кунаклар алдында нәкъ менә анын агач рама тотып йөрүен таләп иткәч, нишләмәк кирәк? Ул елларда сыйфат мәсьәләсе дигән булып, колхозчыларны жәберләүнен әллә нинди ысулларын, махсус "тәрбия" методлары куллану кин җәелгән иде Авыл баласы булган Мөхәммәтжанов моны да өнәмәвен сиздерәсе итте. — Кыз-хатыннар артына тагылып йөргәнче, колхозларның техник куәтен арттыру турында уйларга кирәк, электрны эшкә җигәргә... —Уйламаган кая инде, иптәш Мөхәммәтжанов. Өлгереп буламыни. Җитмәсә, быел бугаздан корылык дигән жаһил эләктереп алды. Әрәм-шәрәм итүдән куркып, булган ургычларны да чыгармадык. Кул белән генә урырга туры килә. „ Галим дәшми генә тынлый биреп, янә басу эченә атлады. Кызыл Йолдыз районына килүенең максаты басу-кыр эшләре белән генә танышу түгеллеген, сәбәпнең тирәндәрәк булуын Дәүләтъяровка ипләп кенә аңлатырга кирәк иде. Ул республика күләмендә үз урынын ныгытырга омтыла, мондый чакта янында таянырга ныклы дуслар булуы шарт, картлар әйтмешли, этсез куян тотып булмый, дусларны барларга, читтәгеләрен Казанга җыярга, тупларга дип йөргән көннәре. Урындык өчен көрәш гаҗәп нәрсә ул. аяусыз, миһербансыз көрәш, көрәштәшләр кирәк аңа. Искәрткәнчә. Котлы Бөкәшкә нәкъ менә Әхмәтсафаның кылларын тарткалап карау нияте белән килеп төшкән иде һәм ялгышмады. Дәүләтъяров Казанга кайту турында сүз кузгалгач, уйланып торды да: -Шунын өчен генә килдегезме Котлы Бөкәшкә,—дип. Галимгә сынау- лы караш ташлады. -Гаҗәпме? Минем тәкъдимне бөтен яктан да исәпләп карасаң, вак- төяк эш артыннан килмәвемне үзен дә төшенерсең, брат. -Сәяси әдәбиятны тәрҗемә кылу никадәр мөһим эш икәнен яхшы беләм мин. сүзем ул хакта түгел—Казанга кайту минем теләктән генә тормый бит әле. Ин авыр вакьпта районны ташлап киттең, димәсләрме? Галимнен коргаксыган иреннәренә елмаю кунды. -Аптырама, брат. Мөхәммәтжанов алынган икән, андый сүзләргә тиз заслон куярбыз. Мина синен фикерне белү кыйммәт иде. Каршылыгын юк икән, бер атнадан юлга җыена башла. Балаларына—бакча, хатынына да эш табылыр. Әхмәтсафаның йөрәге җилкенеп типте. -Мин риза...—диде ул хискә бирелеп. Ни өчен җанында хисләр давылы уйнавын, бик үк анлата да алмас иде. Жан тартмаса, кан тарта диләр. Казанга тартылу да борынгыдан килгән бер теләк, табигый бер хистер инде ул. Галим Әхмәтсафаны кочаклап алды Аның исәбе гади—үзен колхоз тормышыннан аралап Казанга чакырып кайтарткан кешене Әхмәтсафа тиз онытырга тиеш тә түгел. Ул игелеккә игелек белән җавап бирә белә торган инсафлы егет Мона Галимнен иманы камил иде һәм соңга табан әлеге исәп тулысынча акланды. Әхмәтсафа Казанга кайтуга яна вазыйфага жин сызганып кереште Югалып, җебеп калмады, тирәсенә сәләтле кешеләрне җыя башлады яна 1П ЛТКАН ТАН II дуслар тапты Татгосиздат директоры Әхмәров белән ул чорда аеруча якынаеп киттеләр. Әхмәровны озакламый Мохәммәтжанов үз янына, өлкә комитетына алдырды. Инде чират Дәүләтъяровта. Оста оештыручы буларак танылу алган бу акыллы, күндәм егетне Мөхәммәтҗанов мөмкинлек чыккан саен югарырак күтәрә торды. Әхмәров өлкә комитетына күчкәч, Дәүләтьяров Татгосиздат партия оешмасын җитәкли башлады. Мөхәммәтҗанов Дәүләгъяровнын һәртөрле яңалыкларга, шаукымнарга сак каравын яхшы белә “Халык дошманнарын" фаш итү мәсьәләсенә дә шулай сакчыллык күрсәтә кебек. Галим бер яктан егетнең уйлап эш йөртүен хупласа да, нигездә, Әхмәтсафаның әкрен кыймылдавына эче поша иде Аны ничек тә алгы позициягә чыгарасы килә, сәләтле кадр итеп танытасы килә. Шунсыз аны тиешле югарылыкка “тартып” менгезеп булмаячак дип саный иде. Яз көне Татгосиздатга ВКП(б) ҮК ның февраль пленумы карарлары буенча җыелыш үткәрелгән иде. Ә карар, ныклап уйласан, йөрәкләргә шом салырлык. Совет илен тыштан да, эчтән дә дошманнар сырып алган, тыштагы дошманга караганда эчке дошманнар мең мәртәбә мәкерлерәк тә, куркынычрак та. Шуна күрә эчке дошманнар белән көрәштә коммунистик ныклык үрнәген иптәш Сталин үзе күрсәтеп бирде. Анын Тухачевский кебек ин явыз корткычларны фаш итә алуы гына да ни тора. Явыз Тухачевский шанлы Кызыл армиянең алтын баганасы булган кавалериягә ябырылды бит. Әйтергә генә ансат, анын сүзенә алданып, кавалерияне сан ягыннан киметеп, алгы сафка иләмсез, котсыз танк дигән нәмәрсәне чыгарсан, илне бөлгенлеккә төшереп, бар көчне шушы тимер шайтанны эшләүгә тартсаң, кая барып чыгар иде Совет иле? Ярый әле Сталин янында Ворошилов, Будённый кебек какшамас рухлы каһарманнар бар, алар Тухачевскийның илне как таякка калдыруга юнәлдерелгән сәясәтен тиз фаш иттеләр. Бер танк йөз атны алыштыра, имеш. Алыштырыр бар, атны үрчетү өчен чыгым кирәкми дә диярлек, теләсән менләп-менләп үрчи ул, айгырларын гына чыдасын Ризык дисәң, печән, салам ягына килгәндә Рәсәй, шөкер, беркайчан да кытлык кичерми. Көньякта корылык булса, себер ягында күкрәп үсә печән. Идел буенда унмаса. Кавказ ягында җитәрлек табып була. Ә танкка кәрәчинен тап, тимер-томырын ясап өлгер. Корткычлар танк эшли торган заводта диверсия ясап ташласалар, шымытыр башын тотып калырсың! Шул рәвешле ҮК пленумы дошманнын никадәр мәкерле, астыртын икәнен күп мисаллар белән раслады. Инде урындагы дошман элементларны аяусыз фаш итәргә, идән асты тараканнарын якты дөньяга чыгару эшенә дәррәү күтәрелү кирәк иде. Өлкә комитеты кушуы буенча, Татгосиздатга да арадагы дошманнарны ачыклау эшенә керештеләр Тәүге җыелышларның берсенә көн тәртибенә язучы Гомәр Галине тикшерү мәсьәләсе куелды. Җыелыш протоколын үзе алып карады Мөхәммәтҗанов, хәтта ки ныклап өйрәнде, шунысы мәгьлум булды, бу документка карап фикер йөрткәндә, Әхмәтсафаны һич тә югарыга "төртеп" булмый иде әле. Кара инде, дошман тегермәненә су коеп яткан Гомәр Галине вәч-бәрәмәч китереп бетерер иде берәү булса, ә Дәүләтьяров кызган коммунистларны суытып кына утыра. Фактлар җитәрлек, тетмәсен тетә алалар иде Гомәр Галинен. Жыелыш шул рухта башланып та китә әнә. Коммунистлар турыга яралар. -Гомәр Гали Такташнын сайланма әсәрләрендәге кереш сүздә Троцкийга унай бәя бирде, моны ин явыз “халык дошманы” гына эшли ала!.. -1925 елда Берлинда контр Галимҗан Идриси белән очрашуын искә алыгыз, иптәшләр. Тапкан очрашыр кеше. Нәрсәләр сөйләде микән Гали бу немец шпионына?.. ГГ —Кайсы якка китереп басмасын, Гомәр Галинең аяк асты яна. "Хатык дошманы” Гыйлемдар Баимбетов белән дус булуы гына да анын “дошманлык дәрәжәсен ачык раслый... Гомәр Гатинен хататары ачылганнан ачыла, ә Дәүләтъяров ләм-мим. Бу эштә кемгә таянырга сон? Гомәр Толымбай да Дәүләтъяров кебек саклык күрсәтә. Йә инде, шул да булдымы фаш итү?! Толымбайга сүз бирелгәч: -Гомәр Гали ялгышларын үзе дә белә, төзәтү жаен да табарга тиеш,- дип, авыз эченнән ботка пешерә дә, шыплап урынына утыра. Галинен ялгышларын санап, төзәтү юлларын кем әйтергә тиеш соң? Кызыл профессор сүзләреме бу? Исхак Рәхмәтуллинга рәхмәт, ул бераз кыдрачланып алмаса, җыелыш бөтенләй тешсез үтәр иде. -Гомәр Гали белән Вәли Шәфигуллин ун группада катнашучылар,— дип күрсәтә ул—Шәфигуллин үзенен фажданнар сугышындагы заслуга- ларын пәрдә итеп куймакчы иде Ярый әле органнар йоклап ятмый, тиз фаш ителде бу корткыч. Мәсьәләгә тагын да ачыклык кертик, Гомәр Галинен "Безнен юл" да Татарстан белән Башкортстанны кушарга кирәк дип язып чыкканын онытмадыгызмы? Даһи Сталиннын милли сәясәтен Галичаләп тар-мар итәргә талпыну түгелмени бу пычрак адым? “Халык дошманы” Фатих Сәйфине яклап чыкканын исегезгә төшерегез. Йөрәк өши бит, иптәшләр, иорәк өши. Мәхмүт Галәүнен әсәрләреннән өзек бастырып чыгарырга маташуы, инде дә килеп 1934 елда "Хисаметдин мулла”ны бастырыйк дип шаулап йөргәнен дә хәтерлибез, болар барысы да анын сәяси хаталанучы гына түгел, ә “халык дошманы“на әверелеп баруын күрсәтеп бирүче фактлар. Дәүләтъяровның йомшаклыгы аркасында тәки җыелыш ныклап Гомәр Галине төзәтү юлына бастырмый, мәсьәләдән читләшә. -Иптәшләр, фактларны ныклап тикшереми торып, карар кабул итү урынлы булмас...—дип бу мәсьәләне тикшерүгә нокта куя. Нур Банннын Фатих Кәримгә каршы авыз ачып сүз әйтүе була, Дәүләтъяров. тегене шып туктатып, мәсьәләне бытовизм сазлыгына кертеп батыра. Имеш, Фатих Кәрим сонгы вакытта гонарарны мул каерган, шуңа кьштая, шуңа инициативасы з йөри. Акчасы беткәч активлашыр әле, янәсе... Ә бит Фатих Кәрим “халык дошманы" буларак фаш ителеп, эшсез калгач, ана кесә тутырып гонорар бирүче Дәүләтъяров үзе булып чыккан. Шулай инде, колхоз басуыннан килеп кергән кешене шәһәрдә тамыр җибәргән дошман элементларын тиз генә танырга өйрәтеп булмый торгандыр. Шамил Усманов та ныклы сыйнфый позициядә тормый икән. Аны гаепләп бер сүз әйтми. Ныклап уйланырлык фактлар бар—коммунист Жамал торып баса да жыелыштагыларга: -Вәли Шәфигуллиннын хатыны иренең халык дошманы булуына ышанмый, алай гына да түгел, “кулга алынганнарның барысы да гаепле түгел , дип сөйләнеп йөри,-ди. Шартлау булырга тиеш иде бу сүзләрдән соң. Бу бит соңгы вакытларда колакка чалынып киткәләгән НКВД бер гаепсез кешеләрне кулга алып, дошман ясый дигән контр сүзләрнең йөз процентка раслануы. Раслаучы бар, гаеплесе күрсәтелгән, бу фикергә гаянып, җыелышның накалын алга үстерүче хет берәү табылганмы? Табыламы сон! Шушы сүзләргә каршы адәм рәтле сүз әйтүче юк, чынлыкта җыелыш, "халык дошманнарына11 каршы көрәшне көчәйтәсе урынга, әлеге әһәмиятле чараны үткәрүче партия органнары эшчәнлегенә шик белдергән формада үтә. Менә би г ничек. Әгәр Дәүләтъяров кебекләрне активлаштырмасак, бу вәзгыятьтә кемгә таянырга? Шуларны искә тотып. Дәүләгьяровтан кыю-кыю адымнар ясатырга кирәк иде. Ә егет зиһенле, тәҗрибәсе бар, кул астына алып, иренмичә тапбия итсәң, файдалы кадр булачак. ^ ...Бауман районында үтәчәк конференциядә чыгыш ясарга дигәч, Дәүләтъяров каршы килмәде. Караламаны Әхмәров әзерләгән иде, аны яңадан кат-кат карадылар Әхмәров бер төнне Әхмәтсафаларның өенә үк килде Төнгә кадәр һәр сүзне, өтерне тикшереп чыктылар. Кайбер чакта бәхәсләшеп, кызышып та киткәләделәр. Абдулла Әхмәров яна гына өлкә комитетының пропаганда бүлеген җитәкли башлаган кеше. Мөхәммәтҗанов алдында һич тә сынатасы килми иде. Шуңа күрә чыгышта саллырак фактлар алынырга, кырыс фразалар тулып ятарга тиеш дип саный, Дәүләтъяров исә йомшаграк тон сайларга маташа. Ниһаять, чыгыш “тәртә арасына” кергәч, Әхмәров кайтып китте. Әхмәтсафа хатыны янына килеп утырды. Аның йокысы качкан иде. Рабига йоклап китә алмый ятты, бәхәсләрне ишетеп торды, шуңа күрә җаны тыныч түгел иде. Иренең күңел халәтен анлап, үзе дә торып утырды. -Ник йокламыйсың, Рәбуш?—дип, Әхмәтсафа хатынын кочып, күкрәгенә кысты. Рабиганың җылы тәне әллә нинди рәхәтлек бирде. -Куркам мин, Сафа. Нәрсәдер булыр кебек безнең белән —Рабига аһылдап иренең күкрәгенә капланды —Туйдым мин Казаннан, Котлы Бөкәштән кайтмасак... —Жүләр сүз сөйләмә. Илдә көрәш бара. Аяусыз көрәш... Моннан бер генә кеше дә читтә кала алмый. Котлы Бөкәштәме мин, Базарлы Матактамы, Минзәләдәме, көрәшнең алгы сафында булырга тиешле кеше. -Кем белән көрәшергә инде? Бөтен танылган язучылар “дошман”га әйләнеп беттеләр.—Рабига балалар Үзәк китапханәсендә эшли иде.—Кайчан гына Садри Жәлап, Сәйфи-Казанлы китапларын чыгарып яндырган идек, кичә Кави Нәжмигә чират... Кави Нәҗми кызыл командир дип йөрдек. Аны да "дошман” диләр. Ахыры бармы бу эшнең?.. Минем баш җитми мона. Әхмәтсафа хатынын тынычландырырлык сүз эзләп, бераз тын торды. Ипләп кенә, кечкенә балаларга аңлаткадай сүз башлады: -Беләсең бит, социализм ныгыган саен, сыйнфый көрәш отыры көчәя генә бара. Иптәш Сталин шулай дип өйрәтә... -Син шуна ышанасыңмы? Социализм тулысынча жинде бит инде, әйеме? -Әлбәттә, җиңде...—Рабиганың саксыз сүзләр ычкындыруын өнәмичә, аны кочагыннан ычкындырды.—Ятыйк булмаса, тан ата озакламый -Мине тынлыйсын килми инде синен...—диде, Рабига үпкәләгән сыман—Акыллы булгач әйт алайса, ил тулы “халык дошманы” шартларында ничек җинеп чыга алган сон социализм. -Үзен үк әйттең ич. “җинеп чыгу“ дидең. Фәкать көрәштә, аяусыз көрәштә яуланган җиңү бу. Син шуны хәтерендә сеңдер һәм., миңгерәүләр сүзен сөйләп йөрмә! Андый сүзләр ишетелгәли ул, дөрес бәя бирергә кирәк. -Башка кешегә үз уйларымны чишә торган хатын түгеллегемне беләсен!_Рабига юрган астына кереп чумды. Сонгы сүзләрен чак кына ишетеп калды Әхмәтсафа.—Әхмәровларга да ышанып бетмә, диюем. Менә сез кемнәр хакындадыр тозлап-борычлап чыгыш ясамакчы буласыз. Кайдадыр кемдер синен турында шундый чыгыш хәзерләп утырса? -Минем турыда'' Ни өчен?—диде гаҗәпләнеп Әхмәтсафа. -Белмим шул...—Рабига ыңгырашып, стена ягына борылып ятты — Куркам мин. Синең өчен, балалар өчен куркам... Иртүк торгач, Әхмәтсафа чыгышны тагын бер мәртәбә карап, төзәтеп чыкты. Рабига белән булган төнге сөйләшү һич тә хәтереннән китми җәфалады. ., Беренче мәртәбә тезисларын карагач, Мөхәммәтҗановнын җен ачулары чыгып, Абдулла Әхмәров белән Әхмәтсафаны сүгеп ыргытты. -Яхшы —диде ул ачулы тавыш белән. Аннан кабынып ук китте,— Монда язылганнарны трибунага чыгып сайрадың ди инде, син, иптәш Дәү- ләтъяров. Шуннан сон нәрсә буласын беләсезме '-диде кызарып-бүртенеп торган эшем ияләренә үтләрне сытарлык итеп карап. Шулай да бөтенләй чишелеп, теленә ни килсә, шуны әйтеп ташлаудан да тыела төште, әмма тәнен яндырып үткән ярсуын бөтенләй үк басып бетерә алмады —Ни тозы, ни күзе юк бу чыгышның! Кемнәр язган моны? Укып чыкканчы өч мәртәбә исәнгерәп, хат алдым. Шундый төче, ясалма чыгыш. Хет икегезнең берегез, шундый югары трибунадан торып ни сөйләргә тиеш икәнлегегезне чамалый атмадыгызмы? Менә сиңа ике коммунист, ике журналист. Сезнең ише тәти егетләрнең “безнең илдә ал да гөл. фәлән дә төгән дип сөйләнеп йөрүләренә ышанып торсаң, шымытыр башы тоттырып китәрләр дошман элементлар. Ә бит тирә-якта. кая карама—контрэлемент, милләтче, алар тегермәненә су коючы сөрсеп беткән надан мыжлап тора. Барысы да караңгы бүлмәдә кара чачы кумакта. Ә сез? Йә, иптәш Дәүләтьяров, шушы бишек җырын көйләгәннән соң сиңа нинди караш булачак?—Мөхәммәтжанов бөтен гәүдәсе белән каршысында утырган Әхмәтсафа белән Әхмәровка сузылды һәм тавышын кысып,—Әх-ти, егетләр, моменттан файдалана белмисез, тимер торыклы корыч коммунистлар түгел сез, салам сыйраклы агач коммунистлар!—дип, нигәдер күз кысып алды. Бу сүзләрнең төбендә зур сер ятканын аңлатырга теләгәндәй, өстәп куйды.—Җитәкчелеккә яшь көчләр кирәк, кулга-кул тотынышып эшләрлек ышанычлы иптәшләр кирәк. Бармы алар9 Күп түгел, әмма бар. Сезнең белән мин шул күзлектән чыгып эш итәм. Иң югары постларда эшли алырлык яшь көчләр тәрбияләү җиңел түгел Шулай да ара-тирә күзгә чалынганнарын мин җентекләп күзәтеп барам. Әлегә мин сезгә таянам Ничек күрсәтерсез үзегезне иң кирәкле чакта, монысы вакыт эше. Ан булыгыз, гражданнар сугышы вакытында, аннан сонгы чорда түргә үрмәләгән надан, сатлык, тормыш диңгезе төбеннән мыштым гына өстәге хәлләрне күзәтеп ятучы сыңар күзле камбала мисле чиновниклар чоры үтеп бара! Мәскәү Татреспубликага туктаусыз кадр әзерләп ятмаячак, бер заман ул ачыктан-ачык ярып салачак: “Житте, туганкайлар. кадрларыгызны үстерер өчен никадәр мөмкинлек бирдек, үз өегездә үзегез эш оештырырга өйрәнегез, кая кадрларыгыз, кая яңа буын җитәкчеләр, монарчы нишләп яттыгыз?”—диячәк ул. Шулай бит? Диячәк! Шул чагында аркаларыннан этеп, без кемне алга чыгарырга тиеш булабыз?— Мөхәммәтжанов йөзендәге серлелекне зәррә кадәр дә җуймый, көлеп җибәрде.—Бүгенгә җитеп торыр... Башыгыз булса, калганын үзегез дә төшенерсез. Ә хәзер, әйдәгез, Дәүләтъяровнын чыгышы хакында сөйләшик. Көрәш бара, рәхимсез көрәш бара,—диде Галим Мөхәммәтжанов, ике кулы белән өстәленә нык итеп таянып —Кем кемне? Сорау шундый итеп кискен куелган ки. башка әллә нинди уйлар килеп, тәннәр чымырдап китә. Сез фамилияләрне атамаска тырышасыз, томанлы фразалар белән сөйләргә азапланасыз, имеш, исемнәр атап, төзәтә алмаслык ялгыш китмәсен. Әйе, бу позиция сезнен өчен дөрес, ләкин мин әйткәнне колакка ныклап кертегез—тегермән әйләнә, ул беркемне дә аямый. Мин күрсәткән фамилияләрне трибунадан кычкырып әйтәсез икән, димәк, иңде ул кешеләрне тарих чүплегеннән генә эзләргә кирәк дигән сүз. Йә инде алар кулга алынган, йә көннәре санаулы калган. Сезне аңлыйм, егетләр, кеше язмышы белән шаяру ярамый, тик безгә килеп терәлгәч, безне аяп торучы булыр микән?..—Галим күзен кыса төшеп бүлмә почмагына карап торды һәм арган тавыш белән дәвам итте.—Чыгыштагы бер генә сүз дә ике уйларга урын калдырырга тиеш түгел. Хәер, сезгә дә аңлау килер, тик сон булуыннан куркам... Әхмәтсафа үзе дә бу хакта күп уйлана. Әмма сөйләшер, уйлашыр кешесе генә юк. Кемгә ышанып авыз ачып, сынар сүз әйтергә белмәссең. Кешеләр торган саен эчләренә йомыла баралар. Кичә генә җир җимертеп эшләп йөргән кеше хакында иртәгәсен гәҗиттә әллә нинди гөнаһларда САТАШЫП АТКАН ТАН гаепләп мәкалә кисәге килеп чыга. Күпчелегенең авторы да, язганнарынын мантыйгы да юк. Тисә гияккә, тимәсә ботакка кебегрәк Ләкин шул мәкалә басылган гәҗитне кешедән кешегә күрсәтеп чабулап йөрүче бер хөрәсән табыла. Сүз тарала башлый: утсыз төтен чыкмый ул, диләр Күр син аны, эт койрыгыннан төз булып йөридерие. панимаешь, эче тулы б... булган икән. Иртәгәсен ул бичара хакында сөйләүче дә, үзен кабат күрүче дә табылмый инде. “Халык дошманы- ' булган икән теге кабахәт, япун шпиуны Ярый әле арада бер уяу кеше табылып, тиз арада фаш итеп өлгергәннәр. Юкса, күрәселәребез булган икән. Һи. мәлгунь! Менә хәзер сина күрсәтәчәк сәвитнең гадел хөкеме! Теге гәҗиттә мәкалә бастырган фидакарь затны эаләп табып, орден бирергә иде дә бит, безнен татар халкы тыйнак шул. Дошманны фаш итте, үзенең кем икәнен дә белми калдылар. Менә бу чын гражданин, чын сәвит кешесе, ичмасам. Бу инде хәйлә—акча белән теләсә кемне сатып алырга, теләсә кемгә яла ягып иманыннан яздырырга мөмкинлекне раслап маташкан, киләчәктә туачак үз ишләренә калын-калын инструкцияләр язып калдырган аксак Каратун ярчыгы түгел, ә чын намуслылык үрнәге, яна чор кешесе! Дәшми, тынмый, үз эшен эшли бирә. Гәҗитләрдә генә түгел, төрле дәрәҗәдәге җыелышлар да менә шундый "патриот”ларны үсендерү, бер-береңә яла ягу кебек түбәнлекне яңа чор әхлагының матур үрнәге дәрәҗәсенә күтәрү отыры көчәя бара Мондый “җилкендерү" эзсез калмый, әлбәттә, бер-берсен сату, арадан “дошман элементлар"ын эзләү, фаш итү көннән көн кинрәк колач җәя. Икәү генә калгач, Абдулла Әхмәров аңламаган рәвештә башын боргалап, сорау бирде: —Нәрсә бу, Әхмәтсафа? Нинди җен котыртты сине?.. Безнен төне буе чәкәләшеп-тарткалашып язган чыгышның сөяк-санаклары гына калган димме сон? Ай-Һай подводить иттең, малай. Бу кадәресен көтмәгән идем. Әхмәтсафа дәшмәде. Галим дөрес әйтә, Әхмәтсафа белеп бетермәгән нәрсәләр дә байтак. Иман сатарга өйрәткән аксак Каратуннар сафы ишәя, бигрәк тә халык җанында ниләр кайнавын кин гавамга ишеттерергә тиешле язучылар белән “эш” итәргә, алар арасына “Шома”, “Пеләш”, “Анакай”, "Калайчы", "Күгәрчен". “Чыпчык”, “Тузбаш" кебегрәк кушаматлар ябыштырылган яшерен агентлар җибәрелә тора. Шундый агентларның кайбер әләкләрен Мөхәммәтжановка элекке НКВД халык комиссары Рудь күрсәтеп өлгергән иде Үзенен астына су керә башлавын сизенгәч, Мөхәммәтжановка никтер бер ачылган ул. Йә Хода, бу агентларның җитмәгән җирләре, ишетмәгән- күрмәгән нәрсәләре юк икән. Галим бу сөйләшүдән соң берничә кон ашаудан калып йөрде. Әйе, яныңда үзеңнән дә ышанычлы кешеләр булмаса. авыз ачып сүз әйтерлек түгел икән бу илдә. Кем ышанычлы да, кем сатлык икәнен исә бер Ходай гына беләдер. НКВД монда да татардагы булган аерым сыйфатларны дөрес тотып алып, үз кирәгенә эшләтеп җибәрә алды. Әйе, атар акчаны эшләп ала дисәң дә дөрестер. Максатларына ирешү юлында, үзләренә кирәк бәндәләрне меңнәр арасыннан тиз һәм оста табып алдылар Теләсә кайда себерелеп йөри торгач, ни туган нигезеннән колак каккан, ни якты иҗаты булмаган, өч-дүрт иргә, дүрт-биш хатынга җитеп, ахырда, гаилә җылысыннан коры калган, баласын тәрбия кыла алмаган, оныкларын багудан мәхрүм, әмма үзен дөньянын шәрә кендеге итеп тоюдан ләззэт чиккән, һәм “бер мин генә бөек, калганнар чүп, шуңа күрә мине генә күрегез, мине генә мактагыз, минем хакта гына языгыз, мина исән чакта ук музейлар ачыгыз, минем кулым кагылган, артым чүмәшкән һәр нәрсәне җыйнап, туплап шунда тутыра барыгыз, киләчәктә чит илләрдән килгән пролетариат делегатларына революциянең башыннан-ахырына кадәр трибунадан төшмәгән, тиңдәшсез талантын революция идеалларына исраф иткән, үзе тамагы ач булган тәкъдирдә дә авызына бер бортеген азмый саклап катдыра азган ниндидер сәер җонләпәч фиркави орлыкларны аягы кая басса, шунда чәчеп, азарнын үсеп җитүен күрә алмыйча зар-интизар кылучы бер даһи татар язучысының ни дәрәжәдә гади һәм скромно яшәп, ижат иткәнен күрсеннәр, белсеннәр, телдән дә төшермәсеннәр иде дигән вәсвәсазе бөеклек чиреннән рак авыруы гына котылдырса котылдарачак үчлекле, көнчел, хөсет бәндәләр барлыкка килүен күрү белән, аларны азындыра. ирәйтергә тотындылар, азар ярдәме белән дөньяга чыккан һәр сәләтле яшь әдипне төрмә ишеге артына озату әмазен таптылар НКВД хезмәтен* дәгеләр. Төрмәгә эләккәннәрне үземезнең татар егетләре—НКВДга кереп оялауларына шатланып-сөенеп бетмәүче, акылга саерак, әмма астыртын гамәлләр кыларга гажәп оста дистәләгән Хәйрулла. Баян. Миргазиян. Миңнулла ише “тикшерүчеләр", сексот вазыйфасын төп эшләреннән дә артык күрүче дистәләрчә вактин-вак бөжәк мисле елак Ариф. хатынша Минне- чәмил. тынкыш Дакиретдин ише хаста жанлы бәндәчекләр ярдәме белән колак ишетмәгән, ан сыештыра азмаган эшләр оештыра башладылар һәм теге мәхбүсләргә бу ялазар шундый шәп килеп ябыштылар ки. якты дөньяга кире чыга азулары мәнге ирешмәслек хыял гына булып калды. Менә ни өчен борчыла Мөхәммәтжанов. Менә ни өчен бәргәләнә. Ләкин боларнын барысын да башкаларга ничек аңлатырга? Ул гаҗиз иде... әүләтъяров илдәге хәлләрне тойса да. бу эшләрнең төбендә ниләр ятканын анлап бетерми иде. Илгә, халыкка, халыкның рухи дөнья сына шушы өер китергән афәтне кем дә булса, кайчан да булса тулысы белән ачып сала алырмы? Кая карама—фаш итү. кая карама—дошман, дошман Якты көнгә ышаныч бетә бара. Күршедә яшәүче бер яхшы танышын әле кичә генә шактый югары пост биләп утыра иде. "Кереп чык. чәйләп алырбыз,"— дип. иркен эш бүлмәсенә кунакка да чакырган иде. баксаң, анын "халык дошманы" булуын ачыклаганнар, төннә килеп алып киткәннәр, ябып та куярга өлгергәннәр икән инде Бусы чеп-чи немец шпиуны икән. Урам себерүче Кылый Бикә хәбәр итеп өлгергән. Сонга калса, ниләр булып бетәрие микән бу ил9 Бичара илнен тышы тулы дошман, эче тулы дошман. Бөтен ышаныч—әнә шул элек атаклы фахишә булып йөргән, бүген элекке "хезмәтен" файдаланып, алдынгы пролетарка саналган Кылый Бикә ишеләрдә—алар йоклап ятмый, бәхеткә каршы, җин сызганып НКВДга. ягъни совет властена хезмәт итәләр.. Бикә кебекләр исем яшереп тормыйлар. "Билдән түбән үземә дә ышанмыйм, берерсенә шигем генә төшсен, төн уртасында да чыгып чабам энкеведегә. Ичмасам, анда кайнар чәй эчереп җибәрәләр, өйгә машина белән китереп куялар. Бармас җирдән барырсын кабат".—дип. мактана икән Бикә үзе кебек урам себерүчеләргә. Моны Рабига ишетеп кайтып, кухняда кайнашканда шыпырт кына, әмма бик борчылып сөйләп алган иде... Әхмәтсафаның да төсе үзгәрде. Кылый Бикә аларнын ишек алдын да себерә бит. сак булырга кирәк... Докладны әзерләп бетереп, икенче очрашканда Галим инде бераз тынычлана төшкән иде. Әхмәров белән Дәүләзъяров икесе дә ябыгып киткәннәрме сон, йөзләре суырылган, болай да аз сүзле кешеләр, бөтенләй тыңзап торуга гына күчтеләр Теге чакта Мөхәммәтжанов әйткәннәр хакында ныклап уйланганнар, эшнен никадәрле житди икәнен аңлаганнар сыман иде Күптән түгел генә өлкә комитетының икенче секретаре булып сайланган Ш Галим Мөхәммәтжановнын авыз ачып каласы килми, НКВД кармагына эләкмәү чарасын алдан ук күреп өлгерергә тырыша иде. Кем кемне? Бу сорау Әхмәтсафага башта сәер тоелган иде, әмма вакыйгалар эченә тирәнрәк кергән саен, анын асылына төшенә барып, май аенда булып үткән партиянең Бауман райкомы конференциясендә ныклап ук аңлады. Майның унөчендә өлкә комитетының беренче секретары Альфред Лепа, Халык комиссарлары Советы рәисе Кыям Абрамов катнашкан әлеге партконференциядә Татарстан дәүләт нәшриятының баш редакторы һәм берүк вакытта анда партком секретаре да булып эшләгән Әхмәтсафа Дәүләтъяровны Мөхәммәтҗанов “тырышлыгы" белән президиумга тәкъдим иткәннәр иде. Казанга килеп эшли башлагач беренче мәртәбә дисәң дә була, аның исеме шундый зур җыелышта яңгырады. Әхмәтсафа санау комиссиясе хисабын тыңлаганда үзен җайсыз хәлдә хис итте—бер сүз белән генә әйткәндә, фиркадәшләре аны "тәгәрәткәннәр" иле. Бу нәрсә дигән сүз? Районнар дәрәҗәсендә Мөхәммәтҗановның абруен какшатырга, аның белән санлашмаска азапланумы, әллә Дәүләтъяровны "обойма"га алырга иртә әле дигәнне аңлатамы? Әллә Лепа, Абрамовның фатыйхасы белән Мөхәммәтжановка каршы хәзер үк уен-муен оештыра башлаумы0 'Тәгәрәүгә” Әхмәтсафа аргык әһәмият бирмәгән дә булыр иде, әмма тәнәфестә аны Мөхәммәтҗанов үзе эзләп тапты һәм бер читкә алып китеп, кайнарланып сөйли башлады: —Күрдеңме, иптәш Дәүләтъяров. ниләр майтарып яталар? Коточкыч хәлләр монда тирәннән уйласаң... Әхмәтсафа аны тынычландырырга омтылды. — Мине әлегә күпләр белеп тә бетерми. Казанга кайчан гына кайттым бит Сәбәбен шуннан гына күрәм... —Сине белмиләрме0 Җүләр булма, залда утыручыларның туксан проценты синең белән ТКУ да укыган, яки эш буенча яхшы танышларын. Сәбәп башкада—мин тәкъдим иткән бердәнбер кандидатураны “тәгәрәтү" сәяси мәсьәлә ул. брат.— Галим кайнарланып, йодрыгына йөткереп алды — Мина каршы килү бу. “кара шар" сатып карадылар разживинчылар Монын ахыры хәерле бетмәячәк —Мөхәммәтҗанов әңгәмәдәшен читкәрәк сөйрәде. Анына сенсен дигәндәй, озеп-өзеп сөили башлады.—Чыгыш ясаганда нык бул, жебеп торма! Күрәсеңме, район ни хәлдә? Сәяси башбаштаклык хөкем сөрә райком аппаратында. Барысын туздырып ташларга! Бу сиңа партия директивасы Разживинны он-талкан итәргә кирәк. Күр әле, керфек тә какмый, өлкә комитеты секретаре тәкъдимен аяк астына салып таптадылар диген, ә?.. Татгосиздатнын фактик җитәкчесе, партком секретарен президиумга үткәрмәсеннәр инде! Лепа белән Абрамовны күзәтеп тордым, синен исем сызылганда балкып утырдылар, сиздеңме? Разживин алар булганга масая, имеш, таяныр кешеләре бар. Булмый торсын әле. Кем кемне, вот в чем вопрос01 Ил алдында, партия алдында торган сорау менә ничек бөтен кискенлеге белән килеп басты алга... Ә син һаман малай-шалай кебек тотасын үзенне. Алай булмый ул, брат, безнең эштә вак-төяк юк! —Кандидатлар регламентгта каралганнан артык иде бит, кемдер төшеп тә калырга тиештер инде. Һәрхәлдә, мин моңа ул кадәр үк әһәмият бирү кирәк түгелдер, дип уйлыйм. Конференция эшлекле булырга охшаган. —Кабатлап әйзәм, җүләр булма! Бүгенге көндә марксизм-ленинизм әдәбиятын тәрҗемә итүне үз кулында тоткан коммунистны, өлкә комитеты раслаган китап, брошюраларны дөньяга чыгару белән шөгыльләнгән зур оешманын партия комитеты секретарен санга сукмау—политик хата, хәтга җинаять ул! Иөз туксан тугыз кешенен илле тугызы сине яклаган, үзен уйлап кара, акыл иясе, өлкә комитеты позициясен райондагы партия әгъзаларының өчтән бере генә яклый дигән сүз бит бу. Калганнары ни уйлый, аларга нинди установка бирелгән? Лепа белән Абрамов үткән көн, аларга ышыкланырга тырышу ахмаклык, безгә бүгенге хакында уйларга кирәк Әидәле. чыгышыңны тагын бер мәртәбә карап чыгыйк. Разживинны үз урынына утыртмасак, бәябез сукыр бер тиен дә тормаячак Безнең азе вакыт бар. синен чыгышны иртәгәге утырышка күчерттем.—Ул Әхмәтсафа кулыннан инде ким дигәндә ун мәртәбә төзәтелеп, ун мәртәбә кабат акка күчереп язылган чыгышны алып, ашыга-ашыга китеп барды. Икенче көнне вакыйгалар нәкъ Галим Мөхәммәтҗанов уйлаганча булып чыкты. Әхмәтсафанын усал чыгышын Разживин көтмәгән иде булса кирәк, ул сөйләгәндә үзен шулкадәр унайсыз хис итте ки. хәтта моны яшерер көче калмыйча, җинелчә калтыранып, яшелле-зәнгәрле булып утырды. Дәүләтъяров чыгышында сүз райкомның дәүләт нәшрияты белән жүнле-башлы җитәкчелек итмәве, шунын аркасында киткән идеологик хаталар турында барды Әхмәтсафа санап үткән фактлар инде берничә мәртәбә партия җыелышларында тикшерелеп, үзенчә чаралар күрелсә дә. Мохәммәтжанов атарны трибуна артыннан кабатларга кирәк дип тапты Хәлнен мондый борылыш алуы Разживин өчен генә түгел, хәтта Лепа. Абрамов кебек коммунистлар өчен дә үтә куркыныч иде Чөнки шушы ук гаепләүләрне ике дә уйламыйча өлкә пленумына да өстерәп кертергә мөмкин иде Мохәммәтжанов Лепа белән Абрамов—карт бүреләр. Дәүләтъяров дигән яшь егетнең үз бслдеге белән чыгып, трибуна артында шулай очынмавын яхшы аңлыклар иде. . Бер Мохәммәтжанов кына тыныч тотты үзен, чөнки ул бу постка күптән түгел сайлап куелган иде һәм Дәүләтъяров сөйләгән житешсезлекләр анын очен бөтенләй яңалык сыман, гел алга ята төшеп, үтә бер кызыксынган кыяфәт белән тыңлап утырды, ара-тирә алдында яткан кәгазьгә нидер язып маташты Лепа берничә мәртәбә янында утырган Галимнең касыгына нык кына төртеп аласы килсә дә. бар ярсуын басып, тыелып калды. “Их. жүләр малай, тинтәк баш Шундый катлаулы вакытта Ленин—Сталин әсәрләре тәрҗемәсендәге сәяси хаталар хакында сүз йөртәләрмени? Башкайларны себер җибәрәсең агач чырай.” Әхмәтсафанын мондый уенда беренче һәм соңгы катнашуы, әмма бу чыгыш анын язмышын тамырдан үзгәртәссн ул әлегә күз алдына да китерми иде Ул кәгазьгә язылганны сиптерә бирде: —Татгосиздат барлык әдәби һәм марксизм-ленинизм әдәбиятын дөньяю чыгару белән шөгыльләнә.—дип сүзен дәвам илтс Дәүләтъяров трибунаның ике канатына нык таянган хәлдә.—Әмма районнын партия оешма секретарьлары Разживин һәм Долотказин моңа бөтенләй әһәмият бирмиләр Культура фронтының бу направлениясендә алар инде бүген үк тулысынча тар-мар ителгән дип саналырга хаклы. Әле 1932 елда ук НКВД органнары ин беренчеләрдән булып Татгосиздалта Шәфигуллин һәм анын тарафдарлары булган контрреволюцион төркемне фаш итеп, кулга алулар һәм чистарту үткәрде Ул чакта ук нәшрият сагидуллинчыларның оясы иде. Шәп.—дип куанды Мөхәммәтҗанов,—беренче жомләләре белән үк кадаклап куйды тегеләрне Лепага кадәр җыерыла төште әнә. Абрамов. Байчурин ише "карт гвардия" моннан сон яшь көчләр белән санлашмыйча карасыннар инде' Дәүләтьяров тыйнаклык кына күрсәтә, асылда, аны Казанда яхшы беләләр ТКУ каршындагы аспирантураны тәмамламас борын аны марксизм-ленинизм әдәбиятын тәржемә итү эшенә җигүләре үк әлеге фикернен нигезле булуын күрсәтә Ул чакта бу эшкә ни рәвешлерәк тартып китерүләрен Дәүләтьяров ана үзе сөйләгән иде. 1 Бер көнне аны өлкә комитетының пропаганда бүлеге модире Габдул- лин чакырта һәм жүнләп исәнлек тә алмастан. елардай булып Әхмәтсафаның борын тобендә бер китапчык болгап сөйләнә башлый -Күрәсеңме, нәрсә эшлиләр! Ни бу?' Зариф Насыйбуллин белән Исмәгыйль Рәми, Мөхәммәт Галиләрне өчесен бер ботакка күкәйләреннән асып куярга кирәк! Эзләп табам, үз кулларым белән асам шул җирләреннән. Яшәрлекне калдырмадылар бит, җыен паразит. Сәвит акчасын ашап, бүксә бүрттереп яткан хәчтрүшләр—Ул сүгенүеннән кисәк туктап, капылт Әхмәтсафа алдына килеп баса —Беләсеңме син аларны? Гомумән, шушы китаптан чыккан сасы аркасында Татарстан өлкә комитеты ниди хәлдә калганын беләсеңме? Мондый "һөҗүм”не көтмәгән Әхмәтсафа аптырап, дәшмәүне хуп күргән Габдуллин санап үткән кешеләрне ничек белмәсен? Типография директоры урынбасары булып эшләүче Зариф Насыйбуллинны гына яхшылап белми. Ә Исмәгыйль Рәми белән Мөхәммәт Галине кем белмәсен ди? Берсе—танылган журналист, икенчесе—билгеле язучы. —Беләсең, пычагым,—дип кызганнан-кыза бара икән Габдуллин, егетнең уйларын укыган кебек,—Менә кара, нинди китап чыгарып таратканнар бит халыкка, әдәм көлкесе. Мәсхәрә инде, мәсхәрә, партия каршында хур булдык.—дигән ул бераз сүрелә төшеп.. Сүз Тимофей Владимировның “Христиан дине—нәрсә ул?” дигән китабы хакында бара икән. Тышлыктагы ат башы кадәр хәрефләр белән ярылып яткан “Дин өчен көрәш—социализм өчен көрәш” дигән шигарьне укыгач, Әхмәтсафа көлеп җибәрә язган. Габдуллиннын ярсуын аңларга була: атеге китап өчен эләксә, ин беренче чиратта аңа эләгәчәк булган шул. Китапнын редакторы Исмәгыйль Рәми, тәрҗемәчесе Мөхәммәт Гали икән. —Тәрҗемәчеләр кирәк...—дигән Габдуллин йончыган тавыш белән.— Советча белемле тәрҗемәчеләр кирәк. Мәдрәсә сабагы алган Мөхәммәт Гали, Рәмиләр безне агач атка атландыралар болай булса. Сине чакыруның сәбәбе шул—җаваплы эш тәкъдим итәбез. Поповның "История ВКП(б)” һәм иптәш Сталинның "Вопросы Ленинизма“ дигән китабын тәрҗемә итәргә кирәк. Партия заданиясе, ашыгыч эш. —Үзем генә... башкарып чыгып булырмы. Бу эштә тәҗрибә бөтенләй юк бит.. Үзегез күреп торасыз—эшләмәгән эштән шайтан көләр, ди. —Эчемне пошырып торма әле, япь-яшь башың белән!—Габдуллиннын сөйләшүен Мөхәммәтҗанов яхшы хәтерли. Хатын-кыз чәпчүен хәтерләтә иде кызып китсә.—Әнә, тәҗрибәле кешеләрнең кәлҗемәсен авыз иттек инде, җитеп торыр,—дигән Габдуллин Әхмәтсафаның икеләнеп калуын өнәп бетермичә.—Ан бул егет, бу бер яктан җаваплы, саваплы хезмәт булса, икенче яктан бәхет эше. Сталин әсәрен тәрҗемә итәргә кеше табылмас дисенме? Табылыр, әлбәттә. Әмма без сина тапшырырга булдык бу эшне. Башкалар да ярдәм итәр. Ике мәртәбә килә торган форсат түгел, кадерен белеп кал.—Ул янадан теге китапны алып баш өстендә җилпеп алган,—И- и, адәм страмы, иптәш Ярославскийга барып ирешсә бу хәбәр, кем... ничек... ничекләр җавап тотар? Кем булсын, мине җибәрәләр инде иптәш Ярославский хөкеменә, мина күрсәтеп кайтара инде ул “кузькина мать” дигән хикмәтле әйберне.. Хараплар иттеләр башкайны, иблис токымнары, ил белән “атеизм бишьеллыгы”на хәзерләнеп ятканда, мондый тома сукырлыкка барып җит инде. Билләһи газыйм, юри эшләтсәң дә, кыландырып булмас иде болай итеп. Кирәк бит, Татарстанның данын сатарга, республикада барган матур эшләргә шакшы коярга. Өчесен дә арестовать иткән ГПУ, менә хәзер җавап бирсеннәр инде. Алар белә кемне кайсы җиреннән асып Куяр —Ялгышлык була инде ул...—дип сүз башлаган Дәүләтьяровны Габдуллин кырт кисә: —Мондый эштә ялгышлык булмый, вредительлек кенә була, иптәш Дәүләтьяров! Мөхәммәтҗанов ул чакта көлә-көлә тыңлаган иде Әхмәтсафаны. Хәтта үзенә әйтеп тә куйды: —Син бик яхшы хикәяче икәнсең. Тот га кәгазьгә төшер сөйләгәннәре нне! Онытылып китүен аңлап, Мөхәммәтжанов игътибарын чыгыш ясаучыга юнәлтте. Дәүләгъяров накалны киметмәгән иде. —Разживин кайчан күрсән дә үзен эшем иясе кебек тота. Киңәшкә килсәң, ярым-йоргы гына тыңлый Ишетәсе килмәгән сүзгә күчсән, әңгәмәне икенчегә бора, утырган урынында кыбырсый, чәбәләнә, кирәкмәгәнгә җикеренә башлый, шулай итеп гади генә мәсьәлә дә чишелә ачмаслык төенгә әйләнә. Кузгатылган мәсьәләнен төбенә төшү турында уйлап та карамый. Колагына алдан кем нинди ялган пышылдап олгерә, анын өчен ин дөресе шул Контрреволюцион троцкийчы Рәхмәтуллин. Гыймранов. Шәфигуллин. Гомәровларга яна партия билетлары биреп чыгарганда кем сүзенә колак салган икән1 ’ Ә “халык дошманы" Шәфигуллин узган елнын август урталарына кадәр Татгосиздатта партия оешмасы секретаре булып торган Разживин кайда йөргән0 Болар бит пүчтәк сораулар түгел, боларга җавап бирми хате юк Разживиннын. Альфред Лепа янә бер мәртәбә ачу белән Мохәммәтжановка караш ташлады Галим, уйларына йотылып, борын очын сыпыргалап утыра иде -Без сонгы чорда нәшрият чыгарган китап продукциясен тикшереп, утыз дүрт исемдә дәреслекне чүпкә озаттык.—дип дәвам итте Дәүләтъяров.- Гомуми суммасы—җиде йөз мен сум Мәсәлән, Сәлах Әтнәгулов редакторлыгында чыккан Бадыйков язган дәреслекне алыйк Унҗиденче битне ачып укып карыйк: “Карл Маркс. Сгалин, стандарт, крахмал, крах. Марксизм, старик, Энгельс, элемент һәм башка шундый янәшә торырга һич тиеш булмаган төшенчәләр, аңлатмалар, төрләндерүләр белән шыплап тулган бу бит Балалармын анын бутау өчен моннан да кулай юл юктыр. Икенче бер дәреслектә "җете кызыл тиз у на", “авызын ачса, үпкәсе күренә” дигән, әллә кайчан тарих чүплегенә очарга тиешле мәкальләр урын алган Без мондый юл белән бара алмыйбыз! Дәүләгьяровнын чыгышы хупланды. Горләтеп кул чабулар астында ул үз урынына ничек килеп утырганын да сизмәде. Каушау галәмәте булдымы, ул инде башка чыгышларны ишетмәде Хуплавын хупладылар чыгышын, әмма трибунадан тошеп, бераз утыргач, күңелен авыр уйлар биләп алды Ярамаган эш кылган төсле хис итте үзен. Күз алдында исә Мифтах хәлфәнен томанлы шәүләсе иозә, таягын күтәреп Әхмәтсафага габан селки-селки килә кебек, үзе көйгә салып бер үк сүзләрне кабатлый: “Алай түгел бит инде, болай түгел бит инде, үзегез чокыр казыйсыз, үзегез төшеп бетәсез бит инде!“—Әхмәтсафа Мифтах хәлфәнең:—“дөрес, әмма алай түгел ул," дигән сүзләрен шулкадәр ишетергә тели, түземсезләнеп көтә Ләкин хәлфә һаман үзенекен кабатлый: “Алай түгел бит инде, болай түгел бит инде, үзегез казыган чокыр Их!..”—диде дә Мифтах хәлфә каядыр юкка чыкты. Залда җанлылык хокем сөрә—тәнәфес игълан иткәннәр икән. Аны бу сәер халәттән Мохәммәтжәнов сүзләре генә айнытып җибәрде: —Шәп, егет, тегеләрнең саруы кайнарлык булды! —Шулаен шулай да. —диде, аптыраулы тавыш белән Әхмәтсафа.- Чокыр бит тирән казыла, барыбызга да җитәрлек... Мөхәммәтжановнын күзе мангаена менде. —Син нәрсә сукалыйсын, брат9 Хәзер үк тынычлан, акылына кил! Ин әйбәте—өенә кайтып ял ит Нервын бирешкән, парин. Без бит юлнын башында гына әле, болай тиз бирешү һич тә ярамый. Көрәшкә чыккансын икән—билеңне бирмә инде Ан бул—без дөньяга җинслү өчен килмәдек! Конференциядән сон Әхмәтсафа шактый вакыг үзенә урын таба алмый йордс Әле ана кадәр үк, төшке ашка кайтканда, ишек алдындагы бала-чаганың уйнаганнарына күз салган иде, имәнеп китте: сары чәче матур итеп тасмалап үрелгән кызчык дәү генә гәүдәле, таушалган кыяфәтле курчагының сыңар аягыннан эләктергән дә, дөньяның бер ай-һаена исе китмәгәндәй, эсседән куырылган сукмак буйлап каядыр бара. Ара-тирә курчагына зәһәр сүзләр ычкындырган була, ачуы килгән, ахры, уенчыгына. Әхмәтсафаның исен җибәргәне—кызчыкның уенчыгына болай миһербансыз кылануы гына да түгел иде, ә курчакның шундый төче елмаю белән тузанлы сукмактан өстерәлеп баруы иде. Аның бу халәтенә дә, кызчыкның энәле сүзләренә дә исе китми, алар әллә бар, әллә юк, һаман бер көйгә елмаеп тик бара Шуның өчен дә курчак шул ул, җансыз курчак. Курчак язмышы. Үз язмышын оештырудан мәхрүмлек... Сискәнеп китте—1чынлыкта ул үзе дә кайбер кешеләр кулында курчак кына бит. Чарасызлык. һәр поручениене өлкә комитеты исеменнән бирелгән установка дип кабул итү күпмегә кадәр дәвам итәр? Кире чигенеп тә булмый. Галим дөрес әйтә, уенга кергәнсең икән, җебеп утырма! Конференциядән соң моны ул ачык сизде, бер генә кеше дә, Мөхәммәтҗановтан башка, әлбәттә, аны “шәп” чыгышы белән килеп котламадылар. Баштагы көннәрдә танышларның күбесе читләтеп тә үтәләр иде әле. Дәвере өчен табигый хәл—алар моның ахыры ни белән бетәсен көттеләр бугай Ә бит аны икенче көнне үк НКВД “җыештырып” алып китәргә мөмкин иде... Уенга кергәнсең икән, кире чыгу турында уйлама, югыйсә ниндидер куәтле машина сине "эһ” итәргә өлгергәнче сытып кына узачак. Күз алдына Рабига, үсеп килүче уллары Марат белән Марлес килә дә, йөрәге кысылып куя. Курчак үзенен язмышы өчен көрәшүдән мәхрүм. Уенчык язмышы шуннан гыйбарәт. Ә ул, адәм баласы жәмгыятьттән аеры башка чыгып, илдә барган барлык вакыйгаларга кул селтәп, үзе өчен генә яши аламы, шушы катлаулы чорда үз язмышын оештыру хокукы бирелгәнме ана? Бер мәртәбә конференциядә чыгыш ясап, күзгә төртеп торган кимчелекләрне иптәшләрнең йөзләренә бәреп әйткәч тә, шыксыз үрдәк баласы булып йөр инде Нәрсә бу? Акылга хилафлыкмы, тыйнаклыкмы, мокытлыкмы? Агымдагы сәяси хәлләрдән бихәбәр түгел ич—ил буенча шундый конференция-жыелышлар үтүен, аларнын һәркайсында үзтәнкыйть, үзара тәнкыйть дигән нәрсә үзәктә булып, мона инде җитәкчедән алып гади партия әгъзасына кадәр чыныгып, пешеп баралар иде. Тәнкыйть белән чыгучыларга үпкәләп, гаепкә санап йөрүчеләр бик аз була. Гадәттә, җыелышның ниндирәк тәнкыйди рухта үтәчәге беренче минутларда ук беленә, тонны үзтәнкыйть штыгы белән коралланган район яки өлкә җитәкчесе үзе үк бирә. Җыелышлар исә дәвам итә. Татгосиздатга көн саен диярлек үткән партия җыелышлары да кайнарлыктан мәхрүм түгел, язучылар сүзләрне сайлап тормыйлар, Әхмәтсафага нигәдер Фатих Кәрим өчен нык эләкте. Бигрәк тә Нур Баян каныкты ана. Имеш, халык дошманы Фатих Кәрим белән һаман бәйләнеш тота, җай чыккан саен гонорар бирдертә, очрашсалар, сөйләшеп сүзләре бетми.. Беркөнне язучылар йорты каршында Фатих Кәримнең моңсуланып, аптырап басып торуын күргәч, аның янына бармый кала алмады Әхмәтсафа. Керпе чәчле, һәркемгә хәерхаклы бу егетне үз итә иде ул. Әмма әле күптән түгел булып узган бер җыелышта аның бөтен иҗатын да, үзен дә туздырып ташладылар: контр, имеш, мулла малае булуын яшереп йөри, үзен массалар алдында фаш итми. Язганнары тулысы белән советка каршы икән. Менә шул чактан бирле ана көн юк инде. Хәл-әхвәлләрне сорашкач, Фатих ачынып: —Француз инкыйлапчысы дөрес әйткән, иптәш Дәүләтьяров, килә шундый вакыт, революция үзенен балаларын ашый башлый икән. Менә бит нинди хәлдә калдым, гаилә ишәя, торырга урын юк, балаларга ашарга тәгам ризык табып булмый, кесәдә сукыр бер тиен калмады. Кая барырга, кемгә баш ияргә? Нинди гөнаһлар өчен диген?.. ФАКИЛ САФИВ Әхмәтсафа "анлыйм хәлләреңне" дигәндәй дәшми генә тынлап торды да. Кәримне, иске кәчтүн жиңеннән сак кына эләктереп, үзе белән әидәкләдс Бухгалтериядә аласы гонорары булган икән, "дошман" дип табылгач, бирми тотканнар, бар җавапчылыкны үз өстенә йөкләп, шул акчасын бирдертге. Бу хәл көне-сәгате белән язучылар оешмасына барып та җиткән иде Бер җыелыштан соң Гомәр Толымбай Әхмәтсафага ипләп кенә: —Баян белән җайлап сөйләш әле. Болай начар егет тә түгел, тик сүз алып чыгыш ясарга тотынса, артыгын бөгештереп җибәрүен сизеп тә бетерми, ахры Араторлык галәмәте. Әйттем, шуның белән бетте-китте, дип уйлый, ә бит кемнәрдер аның сүзләрен усал якка файдаланырга мөмкин- нәр "Заман кемнен заманы дигәндәй”, дәвер гади түгел, ныклап тикшерелмәгән фактлар белән уйнарга ярамый... Толымбай әле кайчан гына Фатих Әмирхан кебек атаклы язучыларны "буржуа ялчысы" дип атап, әдипләрне һәртөрле гөнаһларда гаепләп, бөтен татар дөньясын шаулаткан тәнкыйтьче иде. Инде үзе башлаган шаукым касәфәте—аның да баш очына кара болытлар җыела... Әхмәтсафа Нур Баян белән ныклап сөйләшеп алмакчы да иде. өлгерә алмый калды, июнь аенда Әхмәтсафа Дәүләтъяровны "Кызыл Татарстан” газетасының җаваплы редакторы итеп расладылар. Нәшриятның партия оешмасын типографиядән аерып, анын тәүге сәркәтибе итеп Нур Баян сайланды. Бу хакта кайта-кайта уйланды Әхмәтсафа. Ни өчен нәкъ менә ана тукталдылар өлкә комитетында? Журналистикада ат уйнаткан кешеләр аз түгел иде бит. Белем ягыннан да, тәҗрибә ягыннан да, һөнәр иясе буларак та Фатыйх Сәгыйтов аннан кимме? Эш бүлмәсенә чакырып, аны җаваплы редакторга “кодалаганда” бу хакта Әхмәровка ачыктан-ачык әйткән иде. Ана кадәр эшләгән Ризванов, Рәмзи, Еникеевларнын язмышы да күңелне тырнап тора. Барысын да "дошман" ясап бетергәч ни. Ул нәшриятта эшләсә дә, күбрәк хуҗалык йөген тартты Монда исә иҗат белән бәйләнгән вазыйфа. Үзен жүнләп белмәгәнне башкаларга ничек өйрәтәсең дә, башкалардан ни рәвешле эш таләп итәсең?.. Әхмәров аны сабыр гына тынлап торды. Чигенергә урын юк икәнен сиздерергә теләп, сүз башлады. Мохәммәтжлнов белән бүген генә танышкан кеше түгел син, әйеме? Холкын яхшы беләсен. Синен кандидатураны чыгарган икән, димәк, уйланмыйча гына кылынган гамәл түгел бу. Бу хакта, хәтерем алдамаса, сина Галим Мохәммәтжанович элегрәк әйтеп-сиздереп куйган иде булса кирәк.. Үзем дә "Кызыл Татарстан"ны беренче очраган кеше кулына тапшырырга теләмәс идем. Ут-сулар кичәрлек иптәш син. Сирәк хәзер андыйлар. — Рәхмәт Зурлыйсыз зурлавын да, ышанычны аклап булыр микән?— Ул кайчандыр Габдуллин белән сөйләшкәнен исенә төшерде: “Дин өчен көрәш—социализм өчен көрәш ул!” дигән хыйлафлык килеп чыкмасмы? Теге чакта Мөхәммәтжанов "җаваплы редактор” дип сүз кузгаткан иде. әмма мин ул вакытта аны чынга алмадым, шаярту дип уйладым. Баксан.. Абдулла Әхмәров, башын артка ташлап, көлеп җибәрде. — Баксан, без шаяртырга исәп тотмыйбыз. Синнән Исмәгыйль Рәмиләр җибәргән дәрәҗәдә сукырлыкны да көтмибез инде.—Көлүеннән кисәк туктап, җитди рәвештә өстәп куйды,—Эшне белмим дигәненә ышанып бетмим, син инде бу өлкәдә күп уралдын. Кемнен ни эш майтарырга сәләтле булуын гына беләбез. Сәгыйтов кулына калсан... ТКУда белем алганнарнын бер начар гадәте бар—алар үзләрен башкаларга караганда өстен тоткан булалар Янәсе, белемлерәк, дөнья агышын яхшырак күзаллыйлар. Ал арда тәнкыйди рух көчле. Тик еш кына, сүз булмаганда, сүз булсын, ата казын күкәй саламы дигәндәй, тәнкыйтьләре тисә тиенгә, тимәсә ботакка килеп чыга. Сәгыйтовның да эшенә караганда тавышы күбрәк. Синен холыкка капма-каршы кеше. Журналистлар арасында Сәгыйтов ишеләр күбрәк шул. Карышып. Мөхәммәтҗановның ачуын гына китерерсең. Бу синең файдага да түгел, минем абруйга да зыян килер. Алын син бу эшкә.. —Бер мәкалә дә язмаган башым белән... —Язганнарың житәрлек, районнарда эшләгәндә язмаларын чыккалап торды ич. —Пәри башка, җен башка... —Ярый, сүз бозау имезә, йә синтетик каучук төзелешәннән, йә икенче ТЭЦтан берәр язма әзерлә дә. бүген үк редакциягә илтеп бир. Мин хәзер сөйләшеп куям, язганыңны бүгенге номерга кертсеннәр —Әйтергә ансат. Ни турында язарга? Бөтенләй читен хәлгә куйдыгыз але.. —Жебеп торма, Әхмәтсафа, сиңа килешми. Тот та профсоюзларның эшен тәнкыйть итеп яз. Аларны күпме сүксәң дә рөхсәт ителә, башкаларга гына кагылма. Ә инде бүген үк басылып чыгарырлар дигәнгә аптырама, яңа җаваплы редакторның беренче мәкаләсен инде көтеп тә торалардыр. Әхмәтсафаның хәзер генә исенә төште. Күпме сүз куерттылар, сорарга онытып тора икән. —Бәй. Еникеевка ни булган?.. Ярыйсы гына эшләп йөри иде бит. —Син сорама, мин әйтмим,— диде Әхмәров, бу сүзләргә күп мәгънә салырга тырышып. Әхмәтсафа. Мөхәммәтжанов белән Әхмәровнын теләгенә янә каршы төшәргә базмыйча, үзенә бераз таныш булган ТЭЦ төзелешенә чыгып китте. Анда прфсоюзларнын еллык хисап җыелышлары үткәрелгәнен кемнәндер ишетеп калган иде... Нур Баян беренче эш көнендә үк Дәүләтьяров бүлмәсенә кереп, дустанә әнгәмә корып утырды. Чыннан да аның күңелендә явызлык юк, ә менә чор каршылыкларын бөтен катмарлыгын үзенә сеңдергән иде кебек. —Син озак утырмыйсын монда, Сафа,—диде ул авыз чите белән саран елмаеп.—Ике юлын бар—берсе төрмә, икенчесе—ул бармагын өскә чөйде— тегендә, зур абзыйлар үз тирәләренә алырга чамалыйлар инде сине. Әле Сәгыйтов белән сөйләшеп тордык. Синен якташ. Әйбәт белә ул сине.—Ул янә дусларча елмайды һәм борын өстенә шуышкан күзлеген төзәтеп куйды,—булдыклы егет икәнлегеңне без дә беләбез. Сәгыйтов информациясе чүп ул безнен өчен, әйеме?! Югалтмаска иде синдәй егетләрне. Тик безнен язмышлар ничек булып бетәр бу мәхшәрдә, кайсыбызга ни язган—бусы әлегә карангы —Ул авызына капкан папиросына ут элгән унайга, астан сынап-сынап Әхмәтсафага карап алды. —Синен белән нәкъ шул хакта сөйләшәсем килеп йөри дә иде,— диде Әхмәтсафа тәвәккәлләп. Ул Нурнын көтелмәгәнчә ачылып китүенә сәерсенә төшкән иде. Ул, гадәттә, аерым сөйләшкәннәрдә бик сак тота иде үзен.—Синен кулда да. минекендә дә кеше язмышлары. Без кайбер чакта уйлап бетермибез бугай. —Саклык кирәк —Нур Баян үртәлгән кыяфәттә урыныннан торды — Белеп булмый шул, туганкай, кем кайчан аркага пычак кадар?.. Бер сүздә булып эшләсәк ярар иде дә... Җаваплы редактор бу сүзләргә каршы ни дип җавап кайтарырга белми калды Нур Баян авыр атлап, чыгу ягына кузгалды. Аңламассың бу кешене, дип уйлап алды бүлмә хуҗасы, өстендәге йөкне алып ташларга маташкандай. Кешегә зыяны да юк, һәрхәлдә кыдрачланып сөйләнсә дә, анын әләге белән кемне дә булса “Черек күл"гә алып киткәннәрен хәтерләми. Шулай да кешеләргә тулысынча ышанып бетми, шул сәбәпле ихласлык та җитми. Тел төбендә ниндидер сер яткан кебек, нәрсәдер әйтергә теләп тә, әлегә әйтми калдырган сыман. Сүзен сөйли башлап, ниндидер әһәмиятле ноктага җиткерә дә. кинәт озеп, китеп бара Болар яна чорда җитлеккән шагыйрьләр шул инде, ул белгән Такташ та, сирәк булса да очрашкалап торган дусты Муса да түгел Бөтенләй башка кавем болар Үзара бәхәс, тарткалашырга гына торалар. Бер карыйсын- яшь әтәчләр сугышкандагыдан битәр җоннар очыралар, икенче карыйсың, кочаклашып. Казан урамнарын ду китереп кәеф-сафа корып йөриләр. Өлкән буын да аларны өнәп бетерми кебек. Катлаулы бу әдәбият дөньясы, болай гына анга сыешлы түгел. Беркадәр вакыт үткәч, Нур Баян Галимҗан Ибраһимовнын иҗатын тәнкыйть итеп мәкалә күтәреп килде. Әхмәтсафа, хөрмәт иткән атаклы язучы ижатын болай бәяләүне килештереп бетермәсә дә, каршы килергә җөрьәт итмичә, аны бастырып чыгарырга рөхсәт бирде. Ул бер караганда беркемгә яраклашмый, җайлашырга да уйламый, әмма кемгә дә булса ныклап каршы да чыга алмый торган ихтыярсыз кешегә әйләнеп барганын чамалады. Мифтах хәлфә тәрбиясеме, язучыларны ул изге. Ходай бәндәләре дип уйлый иде, ныклап алар белән танышып, аралашып яши башлагач бу матур уйларга нокта куелды. Тора-бара аларны үзе дә бик үк өнәми башлады Астыртын, мәкерле, көнчел халык. Исеме билгеле язучы белән бер яшь каләм иясе сөйләшеп торганына шаһит булды ул. Өлкән язучы яшь иптәшне нигәдер битәрләп азаплана Тегесе аныша алмыйча, кат-кат сорый: — Ник мине ачуланасыз. Мин ни эшләгән?—дигән була. Ахыр чиктә, өлкәненең тәкате бетте, ярып салды: —Сине, энем, бу йортта беркем дә гафу итмәячәк, аңласаң аңла, анламасан, баш катырып йөрмә! Повесть күтәреп килгән, имеш, берәү Минзәләдән жәяү килгән, имеш. К.. кычытса, әнә, Сахалинга ук сыптырт, гәүдөн дә җинеләер, бераз акыл да керер! Кемнән сорадың, өч тиенлек белемен белән повесть кадәр повестька тотынырга? Кем кушты сиңа моны, кем сорады? Әллә син язмасаң, татар әдәбиятында повесть язучылар беткәнме? Әүвәл, җыйнак кына бер хикәя алып кил син безгә. Шунын нигезендә синен талантын барлыгын-юклыгын тикшереп, зуррак әйбер язарга фатыйха бирсәк, бөтенләй икенче нәрсә булыр иде. Бар туган, йөрмә, вакытны бүлеп, авылына кайт та мин әйткәннәр хакында кат-кат уйлан. Бер-ике елдан сон хикәянне кыстырып килеп чыгарсын, җәме! Теге егет бу сүзләрдән исәнгерәп, озак торды Язучылар йорты коридорында. Бәхеткә, кайдандыр яшь шагыйрь Газиз Мөхәммәтшин килеп чыккан иде, Әхмәтсафа егетне ана “тагып" җибәрде. Ике-өч көн үтмәде авызын җырып килеп тә керде Газиз. —Малай, талантлы егетне тапкансың бит син, әле педагогия институты белән сөйләшеп кайттым, егетне укытырга кирәк, язучы чыгачак аннан, иманым камил,—диде. Икенче очрак та исеннән китми. Исеме яңгырый башлаган яшь язучыны әдип "дуслары” “өзлексез талап” йөрәк чиренә әйләндереп үтергәннәр иде. теге бичара вафат булгач, аны дөньядан вакытсыз китәргә мәҗбүр иткән каләм әһелләренең үз корбаннарын мактап калу өчен эткәләшеп-төрткәләшеп табуты янында чират бүлешкәннәрен күргәч, бөтенләй исе-акылы китте. Ничек оялмыйлар сүз әйтергә, үзләре талап вакытсыз кабергә керттеләр ич теге бичараны. . Хәзер аһ-ваһ килгән булалар, иртә китте, але нинди генә әйбәт әсәрләре белән сөендерәсе иде, дип канлы яшьләр түгәләр, мин сиңа әйтим. Кечкенә улын күтәреп Жамал килеп керде. Улын яндагы урындыкка утыртып куйды да. иреннәрен нык кысып, Әхмәтсафага төбәлде. ~ ЭТ7Ә ^,еР'^еР хәл булдымы?—дип, сорамый түзә алмады бүлмә хуҗасы.—Матай ничек, бик көйсезләнмиме? —Үсә —диде Жамал, боек тавыш белән —Менә синең хәлне белергә киддек але. әйеме, бәләкәч коммунарым минем! —Бәкәч. дисеңме?—Әхмәтсафа шаяртасы итте. —Тозсызланып утырма инде, синен эштә болай сөйләшү килешми.— Җамаз шыңгырдый башлаган улын кулына алды —Әллә син аны әтисез үсә дигәч тә? Анын әтисе совет власте, шаярма абыйсы!.. Ждмаз бер вакыт бик каты мәхәббәт утларында янып алды. Егет хәрби заводта эшли иде. Казанның бер заводында бүлек модире вазыйфасын башкара Техник әдәбиятка мөкиббән, еш кына Жамал эшләгән китапханәгә килә. Шунда танышып киткәннәр иде. Эш уеннан узып, Җамал үзенең авырга узуын әйткәч кенә, егет дигәннең инде өйләнгән, шулай ук бәби үстереп ятулары билгеле була. Җамал күтәрелмәде, бәрелмәде, язмышына төшкән чираттагы сынау гына дип кабул итте бу хәлне. Исән-сау бәби алып кайтты һәм берни булмагандай теге адәм белән очрашуын дәвам итә иде. — Ныклап уйлап керештеңме бу вазыйфага?—Жамал сынаулы карашын Әхмәтсафага төбәде. —Нәрсә дип әйтим инде. Уйлаган кебек идек тә... —Уйлагансың, пычагым. Минем белән киңәшкән булыр идең, бөтенләй сайлашмый башладың. Рабига белән сөйләшкәнсендер инде, ачуым бер килмәгәе, ул ни диде? —Синеңчә уйлый.. —Ә мин ничек уйлыйм?! —Каршы... —Ничек риза булдың, егетем, бу эшкә?.. Күрмисеңме, сиңа кадәр эшләгәннәрне нишләлтеләр? Куркам мин, Әхмәтсафа, хәзер һәрнәрсәдән куркам. Күңел түренә кереп оялаган да курку, көне-төне җанны талый. Шуна килдем, чигенергә мөмкинлек булса, калдыр син бу эшне — Җамалның тавышы калтырап чыкты. —Без чигенсәк, менә бу коммунарлар ни уйлар безнең хакта?— Әхмәтсафа әнисе алдында тибенеп утырган сабыйны кулына алды.—Поезд үгге инде, чигенергә ярамый... —Сак бул инде, берүк, мин бит сиңа карап торам. Минем өчен дә бердән бер терәк син. Үзем генә булсам ярый иде, инде хәзер шушы сабыем да булгач... Марат белән Марлес ничек матур булып үсеп киләләр. Сак бул, зинһар, ызгыш-гаугалардан ерак тор!—Җамал, Әхмәтсафага күтәрелеп карамыйча гына улына үрелде —Без китик инде, эшең күптер. Ачуланма, турысын әйтми түзә алмадым —хатын яшьле күзләрен яшереп, улын күкрәгенә кыса төшеп, чыгып китте. ТКУда аспирантураны тәмам кылгач, Әхмәтсафага берничә эш урыны тәкъдим иткәннәр иде. Ул үзенә таныш булган Минзәлә төбәген сайлады һәм аны МТС политбүлеге урынбасары итеп билгеләделәр. Монысына кайгырмады Әхмәтсафа. Кешеләр белән эшләүне, тормышның үзәгендә кайнауны ярата иде ул. Казанга якын түгел түгелен, ләкин бит Бохара ягына юггеп олагу да түгел. Инде ике улы—Марат белән Марлес үсеп килә. Рабигасы үз янында, тагын ни кирәк? Анда ике еллап эшләгәч, 1935 елның язында, Кызыл Йолдыз райкомының икенче секретаре итеп Котлы Бөкәшкә, Казан ягына җибәрделәр. Җитмәсә, мәгез дигәндәй, язмыш алар янына Җамалны да китереп кушты— аны ТКУдан сон райком инструкторы итеп өлкә комитеты Кызыл Йолдызга билгеләгән икән. Жамалнын килүен барысы да шатланып каршы алдылар. Инде хатыннын җилләнеп-дуамаланып йорүе чигә төшкән, ул басынкыланып, сабырланып калган иде. Каршы төшми тынлап утырсаң, һәр сүзендә тәҗрибә, һәр сүзендә алтынга тин акыл иде аның. Әхмәтсафа белән Рабига үзләре дә, балалар да Җамалга шул кадәр ияләшеп беттеләр, анын белән КИҢӘШМИЧӘ бер эшкә тотынмыйлар, аннан башка хуҗалыкта бер гама! кылынмый 1ие Әгәр Жамал кайтып җитмәсә, ашарга ла утырыш юк. Шуна күрә Әхмәтсафаны кабат Казанга, тәрҗемә эшенә нәшриятка кайтаргач, ин беренче эше шул булды, җаен-сәбәбен табып. Җамалны да янә шәһәргә чакыртты һәм китапханәдән эш урыны табып бирде. Хатын күнелгә вәсвәсә салды. Үзенен нинди урында утырганын яхшы анлый да ул. тик менә ызгыш-даулардан ни рәвешле читтә калып була? Бөтенесе бергә буталышып, укмашып беттеләр ич инде, уңнан да. сулдан да урап үтмәле түгел каршылыкларны, күзне шар ачып нәкъ өстенә барырга туры килә. абинет хужасы каршысында ашыга-кабалана хисап тотучы Маленковны. гадәттәгедән озаграк тынлап торырга тели иде. ахры, йомшак терәкле урындыгына ята төшеп, трубкасын күгелҗем итләч иреннәренә кыстырып куйды. Күзләре кысыла язып бетте. Маленковны һич тә булмаганча, түземсезләнеп көтте ул. Татарстан Солтангазиевләре. Сәгыйдулиннары. берсе өстенә берсе килеп төшкән аләкжалобатары белән анын үзәгенә үткән иде Монарчы җибәргән бер генә ӨК сәркәтибс дә анын өметен тулысынча акламадылар. Бераз эшләгән булып кыландылар да. дошман сафына кушылдылар. Казан күптәннән анын күзен кыздыра. Мәскәүдән ката, ин көчле бухаринчылар да шунда булырга тиеш, ана катса. Менә шушы шикләрен куып таратырдай гамәл кылырга кирәк иде. Статиннын шәхсән күрсәтмәсе нигезеңдә. 1937 елның август ахырында Матснковнын Казанга сәфәре махсус шуның өчен оештырылды. Ул урынга барып, “дошман" оясына төп удар ясарга, туздырырга, исән калган "дошманнар" өерен кыйратырга. Татреспублика җитәкчелеген тулысынча алыштырып. унга-сулга тайпылмаслык кадрлар белән ныгытырга, моннан сон Казан ягыннан вәсвәсәле хәбәрләр килмәслек итәргә тиеш иде. Сизә, чынлап сизә Маленков Сталинның аннан ниндирәк доклад көткәнен Август ахырында Казанда булып, өлкә комитетында берничә көн дәвам иткән пленумнан тәмам кайнарланып кайткан әнә. Татарстанга җибәрелгән махсус комиссияне җитәкләгән ҮК вәкиле Георгий Маленков юкка гына дәүләт ипиен ашамаганлыгын расларга тырыша. Казанда эшләрнең коточкыч таркау итеп күрсәтүдә сүзләрне жәлләп тормады докладында. Ярый әле иптәш Сталин, даһиларча алга карап эш итә. ярый әле Казанга башка беркемгә ышаныч күрсәтмичә, аны. Маленковны җибәргән юлбашчы Ярый әле вакытында удар ясалды дошман өеренә. Соңга калынса, контр оясына әйләнгән Казанда ниләр булып бетәсен чамалавы да кыен. Болар Сталиннын күңеленә хуш килде. Маленков чыннан да Казанда үтә мөһим эш кырып кайтуын гамәли мисалларда оста һәм саллы итеп күрсәтергә омтыла, тырышуы шул чиккә җитте, инде ике битеннән шыбырдап тир ага. ул аны кулъяулыгы белән сөртеп өлгерми. Сталин исә. торган саен йомыла бара, әллә бар Маленков. әллә юк. шулкадәр дәрәҗәгә җиткән контр оясын тузгытып кайтып, рәхмәт сүзен ишетмәсә ишетмәс, хет инде хуплауны белдергән сынар ишарә эләктерү генә дә ни торыр иде бу мәлдә. Әмма Сталинны серле иткән сыйфатларның берсе шул—ул каршысындагы кешенең җаны табан астына төшеп, сынар аягынын чәнти бармагы арасында бәргәләнә башламыйча, ым да какмаячак. Маленков Казаны ние белән томанга кереп югалды сыман, юлбашчы исә бөтенләй икенче дөньяда йөзә кебек иде. Шушы уйдан миңгерәгән хәлдә, Маленков кисәк туктап калды. Бүлмәдә беразга гына урнашкан тынлыкны Сталинның салмак, ачык тавышы җимереп ташлады: — Шулай да иптәш Маленков. әйт әле. Татобкомда кадрлар мәсьәләсе ниндирәк хәлдә? IV Каударланып җавап тота башлады Маленков: —Лепадан соң... —Ул карт беләт хакында сөйләп тормасаң да була. Ежов егетләре кулында ул. Троцкийның артын ялап кабарткан корсагын тиз шиңдерделәр НКВДда Яналар, булдыклылар, таянырлык иптәшләр бармы? — Бу хакта, иптәш Сталин, көне-төне уйландым, үземә бирелгән вәкаләтләр кысасында кайбер карарлар да кабул итәргә туры килде. Татреспуб- л и када контрларга каршы беренче, ләкин хәлиткеч удар ясалды дип исәплим, әмма эшне ахыргача җиткерү өчен нык көчәнергә туры киләчәк. Казан көндәлек игътибарда минем хәзер, эшне ярты юлда калдыру дөрес булмас иде Бер генә кешегә—Алемасовка таянырга була. Эшне тарта алырлык. каты куллы җитәкче. Партия эшенә тугырыклы булуы һәр сүзендә чагыла. НКВД наркомы булып торган бер ай эчендә шактый эшләр майтарды Тәҗрибәле иптәшләрнең сүзләренә караганда, яхшы якка үзгәрә хәл. —Сүзләр дисен инде... —Гамахләр дә җитәрлек, иптәш Сталин. Кыска гына арада күпме халык дошманының койрыгына басты. Ялан кул белән генә эләктереп ала торган еланнар түгел алар Абрамов. Байчурин. Лепа... Кыскасы, әгәр Алемасовка Казан уртасында Мисыр пирамидасы салдырып куярга кушасын икән, анысын да эшли ала торган кадр. Аның өчен вакыт та. чик тә юк. Башка сыймый, һәркайсы артель оештырып өлгергән башкисәрләрне нинди тизлек белән фаш итеп, сасып яткан карангы ояларыннан якты дөнья йөзенә чыгарды ул?!. Сталиннын йөзе мәзәк төскә керде. —Мисыр пирамидасы? Ә нигә кирәк ул анда? —Болай гына әйтүем, иптәш Сталин. Уңышсыз мисал китердем, гафу итегез Чыннан да Алемасовка ышанычым зур. Сталин урыныннан калкына төште. —Ана ышанычны Үзәк комитеты күрсәтте. Ә пирамидага килгәндә.. Кызык фикер бу... Маленковнын эченә җылы йөгерде, аяк бармаклары кызышып алдылар. Александр Алемасовны Казанга 1937 елнын җәендә НКВД наркомы итеп җибәрделәр Ана кадәр нарком булып эшләгән Петр Рудьны Татарстанда мыжлап торган контрреволюцион җитәкчеләрне фаш итүне үзагымга куюда, фаш ителгәннәрнең "телен" ачтыру эшендә йомшаклык күрсәтүдә гаепләп, жәй башында Мәскәүгә чакыртып алдылар һәм тиздән үзен үк контр ясап, атып та үтерделәр. _ Рудь тырышмаган түгел иде. тырышкан да кебек иде болаи үзе. әмма Мәскәү" анын эшеннән канәгать булмады. Рудь акланып маташты. Эш- гамалләрен санады, тик бер ••дошман” исемлегенә теркәлеп куйгач, аның "тырышлыкларына" артык игътибар итүче булмады. Рудьнын күзгә күренерлек "эше” бар иде барлыгын. Утыз алтынчы елнын жәй-көз айларында Татарстан дәүләт китап нәшриятында контрреволюцион оешма "фаш" ителеп. Исхак Рәхмәтуллин. Салах Әтнәгулов. Фатих Сәифи-Казанлы. Зәки Гыимранов кебек милли кадрларны "Черек күл”гә озатуын ул аеруча горурлык белән телгә ала иде. Ләкин анын бу эшне тиешенчә башкарып чыкмауда гаепләделәр. Милләтчеләрнең гөнаһлары конкрет ачылмады, ачылганы тиешенчә халыкка хәбәр ителмәде Аларнын эше Алемасов килгәч кенә ахырына җиткерелеп, “милләтчё-контрреволюционерлар“ның арт сабакларын укыту, атулар башланды Алемасовнын каты куллы чекист булуына Сталин тамчы да шикләнми иде инде 6У хәлләрдән сон. бигрәк тә Маленковнын нотыгыннан сон. ана ышанычы тагын да арта төште. Александр Алемасов угыз биш яшьлек 2. .к. У-. >6 10 ир-егет. зур эшләрдә үзен күрсәтерлек, өлгереп җиткән партия работнигы, инде ун ел дәвамында илнен төрле өлкәләрендә җаваплы постлар биләде Себертә. Украинада партия эшендә үзен күрсәтә алган Алемасов. Сталин уенча. Казан өчен үгә кирәкле кадр иде Дүрт ел дәвамында Татарстан партия оешмасында контрреволюцион төркемнәр үрчеп ятуын күрмәгән- сизмәгән ата ялкау песи Альфред Лепаны алыштыру өчен менә дигән кандидат иде ул. Шуна күрә дәүләт куркынычсызлыгынын оченче ранглы комиссары Алемасов кандидатурасы хакында сүз куера төшкәч. Сталинның йөзендә җинелчә генә яктылык пәйда булды. —Алемасов ышанычлы дисен инде Килешәм, әлегә безнең ышанычны аклый ул. Ә калганнары0 —Калганнары Мина ӨКнын икенче секретаре Мөхәммәтҗановнын пленумда Вольфовичнын тетмәсен тетүе охшады. —Вольфович?—Сталин бу фамилияне ишеткәч, чыраен сытып куйды Үзәк Комитетның рекомендациясе белән китеп. Казанда бәдрәф сасысы чыгарган ул ишәккә тиешенчә отпор бирә алдыгызмы0 Фиргавен! Менә кем анда тере килеш мумия га әйләнде. Ә син пирамида дисең!— Генсскнын тавышында тимер катылыгы чагылып китте. Бәхетсез башка тимер тарак. Каян килде телгә бу пирамида сүзе.ә? Маленковнын күзендә яшь бөртеге елтырады. —Бирелде, иптәш Сталин, ул ишәк фиргавен... Вольфович тиешлесен алды дип уйлыйм Башта, мин тынлап кына утырдым, сизеп торам— йомшак бара тикшерү Халык шул кадәр инерциягә өйрәнгән. Җирле фирка башлыкларына мәсьаләнсн төбен ныклап аңлатырга туры килде, иптәш Сталин Әгәр дә эш болай барса, моннан чыккан кеше булмаячак, пленумыгызны тулы составта НКВД кулына тапшырам, дип. революцион позициядә нык торуымны күрсәтергә туры килде, иптәш Сталин... Шуннан сон гына халыкның теле чишелде. Сталин "сөйлә"дигәндәй. ияген кагып куйды. Ана пленумны тулы составта НКВД га озату идеясе охшады бугай. Йөзе яктыра төште. — Егерме алтынчы августа үзем бик каты тордым, авыз эчендә ботка пешерүчеләргә бернинди пощады булмады. Әйтәсен икән, фикереңне кистереп әйт. иә тормәгә юлын, иә партия көрәшчесе син. Шигарь шулай куелды Кичке утырышта Алемасов егетлек күрсәтте. Өлкә комитеты әгъзаларын урыннарыннан кубарып, һәркайсысыннан Вольфовичка карата хөкем сүзләрен әйттерде. Эчке каршылыкны шулай бергәләп сындырдык... Алемасов. иптәш Сталин, аерым әнгәмә вакытында ышанычыгызны аклаячагын, кат-кат белдерде. Өлкә комитетның беренче секретаре итеп сайлануын да дөрес кабул итте. — Башкалар ни уйлый?.. Әнтергәме-әйтмәскәме, дигәндәй, бераз уйланып торганнан сон. ул. тәвәккәлләп, дәвам итте —Постка Мөхәммәтҗанов ымсынган булса кирәк. Мин моны Казанга килеп төшеп, иптәшләр белән фикер алышуга ук тоеп алдым. Башта ләм- мим дәшмәдем Үзәк комитеты фикере хакында. Тел тегермәннәре тарта бирсен, ачылсыннар але. мин әйтәм Үзенчә эш тә йөртеп маташкан бугай Мохәммәтжднов. ләкин мин килгәч, бу хакта авыз ачып фикерен белдермәде Югыйсә, тарафдарлары да булгандыр. Иптәшләрнең тел төбеннән шуны сиздем Милли кадрларга юл ачарга кирәк, дип, әйтүчеләр дә булгалаган. Андыйларны. билгеле, мин килгәнче үк җыеп алып бетергәннәр идс. Ачыктан ачык эш йөртмәгәч. Мөхәммәтҗановка әлегә кагылмыйча тордык. Кемнәргә исәп тота, ачыкланып бегсен. дидем Солтангалиевче булып чыкмагае дип тә уйлаучылар бар. Әмма, әйткәнемчә, әлегә андый егет кирәк анда, кагылмаска куштым. Тирәсенә берәр артель туплый икән, ул чагында барысын бер капчыкка тыгып, каталажкага илтеп бушату күпкә нәтиҗәле булачак —Маленков Сталинга күтәрелеп карады, "халыклар атасы” анын сүхләрен игътибар белән тынлаган сыман иде Инде иң мөһим хәбәрне дә әйтер чак җитте.—Алемасовны өлкә комитетының беренче секретаре итеп сайлау турында Сезнең тәкъдимне керткәч, кикриге шиңде пленумдагы татар малайларының. Алемасов тирәсендә бөтерелеп, чабышып йөри башладылар. Юлбашчының йөзендә әллә ни үзгәреш сизелмәде. Шулай да Мален- ковның эш атымы күңеленә хуш килде шикелле, үз фикерен белдерүне дә кирәк санады. —Бераз гына аларга юл биргән сыман кылансаң да зыян булмас иде... Милләтчелек бик оста яшеренгән, тирәндә яткан нәмәстә ул. Татарларның кылларын тарткатап. уйнатып алу кирәк ул андый чакта, кирәк...—Сталин трубкасын авызына кабып, Маленковка сынаулы караш ташлады —Әйт әле. иптәш Маленков. Вольфович мәсьәләсе шул дәрәҗәдә җитди идеме? —Житди. иптәш Сталин. Белгәнегезчә. Вольфович танылган галим саната. Татреспублика партоешмасының тарихын язуда төп фигураларның берсе Әлеге мөһим эшне аңа тапшыру үзе дошманлык акты саналырга хаклы. Бу чын тарих буларак, иптәш Сталин. Сезнен җитәкчелектә милли республикада соииатизмның тулысыңча җиңүен һәрьяклап күрсәтергә тиешле саллы хезмәт булырга тиеш иде. Эш үзагымга куелган, ахырда нәрсә килеп чыга? Тарихны язуга ТКУ ректоры Вольфович “халык дошманнарьГн тарткан һәм шулар позициясеннән чыгып язылган китап пәйда булган Татарстанда. Социализм төзелешендә Сез күрсәткән принципиаль платформасы бик тонык шәйләнә. —Карт алаша. Тәки акылга килмәде, кабәхәт... —Шуңа күрә Лепа кебек контрреволюиионерлар куенына елышкан да ул. һәм бу өтек кысланы чиста суга чыгару эшенә турыдан-туры үзем җитәкчелек иттем дә. Тарихчы Вольфович җитәкләгән элекке Татар коммунистик университет лабораториясенә кереп оялаган "халык дошманнарьГн. андагы җылы өннәреннән комсыз кумакларны өшкереп чыгаруга ирешү— Татреспубликада хәлләрнен рәтләнә башлавы дигән сүз, дигән карарга килде комиссия һәм төп удар шуңа күрә Вольфовичка ясалды да. Ул үзенең партия стажына сылтау ясап, белеменә, тәҗрибәсенә таянып күпләрнен башын болгатып яткан Казанда. Дөресен әйткәндә, данлыклы Казан фән мәктәбен Вольфович үз тозагына эләктергән... Инде ул “фән мәктәбе” дип сөйләнүләр көлке дисәң дә ярый. Бу мәсьәләдә Сталин үзенен төшеп калганнардан түгеллеген күрсәтәсе килдеме, авырыксынган кыяфәттә: —Лобачевский чорыннан ук болгана Казанда фән мәктәбе.—диде ул. күзенә төтен кермәсен дигәндәй, керфекләрен түбән төшереп —Казанда потенциал бар дип лаф орабыз оруын, ныклап карасаң, әйләнә-тирәдә гел буш куык булганнары ун. йә сул оппортунистлар. Чүбек чәйнәп май язучылар. Теләсә кемнен кубызына бию шуннан килеп чыга Гомумән, илдә фән өлкәсендәге чуарлыкка түзеп тора алуыбызга шаккатам,—Аннан сүзне кабат төп темага борды һәм инде ничәнче кат бер үк төрле сорауны бирде.—Милли кадрлар мәсьәләсе Казанда ничек тора? —Юк дисән дә дөрес булыр. Күбесе Вольфович кулыннан үткән, сөрсегән шәкертләр. Аерып әйтергә кирәк. Казанда Татар коммунистик университетын тәмамлаган яшьләргә шактый киң юл ачылган. Ә менә сыйнфый көрәшкә ныклы әһәмият бирелми. Татреспубликада бу мәсьләдә күп эшләргә туры киләчәк безгә. Сталиннын йөзендә караңгы күләгәләр йөгереште. —Кемгә?—дип сорады ул. кырыс тавыш белән. Маленков төртелеп калды. Шулай да сүз башларга көч тапты: —Беренче чиратта, әлбәттә. Алемасовка һәм өлкә партия оешмасына. —Таянырлык иптәшләр бармы? Бигрәк тә яшь кадрлар белән ныгыту мөмкинлеге бармы республиканы? Хөкүмәтне кемнәр җитәкли. ТатЦИК кемнәр кулында? Алемасов дип кенә утырып булмый бит. Ана да таянырлык кешеләрнен булуы шарт. Кулындагы папканы ачып, Маленков, тирән тын алганнан соң. сүзен дәвам итте: —Иптәшләр белән сөйләшкәннән сон, берничә яшь кадрга тукталдык.—Ул авырыксынып укый башлады —Дәүләтьяров Әхмәтсафа Мостафа улы Казанда, районнарда эшләп тәҗрибә туплаган. Политэкономист. Хәзер "Кызыл Татарстан" газетасында җаваплы редактор. Халык комиссарлары советы рәислегенә исәп тотабыз. Иптәш Мөхәммәтҗанов тәкъдим итә, Алемасов каршы түгел. Республиканы анын кебек яхшы белүчеләр сирәк дип уйлыйм. Әлегә шәхси делосын тикшерү бара. —Политэкономист... Сафсата куертучы гына булмасмы9 Вольфовичка карашы ничек? —Кызганыч, пленумда ул катнаша алмады, әллә командировкада, әллә авырып, ялга киткән диделәр. Әмма Вольфович Казанда контрреволюцион эшләр майтарганда, бу егет районда булган. Танышлыклары юк чамасында булса кирәк Чөнки теге карт ишәкне энәсеннән җебенә кадәр тикшердек. Дәүләтьяров фамилиясе бер генә мәртәбә дә телгә алынмады — Маленков маңгай тирен сөртеп, дәвам итте —Тагын Динмөхәммәтов дигән кеше бар Ышанычлы диделәр иптәшләр. Татреепубликаның Үзәк башкарма комитетын җитәкләрлек тәҗрибәсе бар. НКВДны ныгытуны исә Алемасов үз өстенә алды. Анда инде ул тәртип урнаштыра башлаган. НКВДны әлегә ул үзе җитәкли, киләчәктә дә ул участокка милли кадрларны кую урынлы булмас дип уйлыйм Казан бу мәсьәләдә куркыныч шәһәр, иптәш Сталин. Маленков папкасыннан алып, Сталинга кәгазьләр сузды: —Дәүләтьяров белән Динмөхәммәтовка кагылышлы мәгълүматлар, иптәш Сталин Генсек кәгазьләрне алып күз йөртеп чыкты да. әһәмият бирмәгән тавыш белән әмер бирде: —Казан белән эшне дәвам итегез! Бу—кандидатураларның "үтүе" иде. Маленков бүлмәдән чыкканда соенеп куйды. 'Ярый әле, бер-ике фамилияне эләктереп кайткан. Алдан күрүчәнлек дими ни дисен. Тотгы да шартлатып ышанычлы милли кадрлар турында сорау бирде менә. Ык-мык итеп торса, бетә иде. Татарстанда Алемасовтан башка бер җитәкче сайламыйча кайткансың, дип. башыңны кире кайнап торган Казанга олактырырга да күп сорамас бу Коба. Коба түгел, "кобра " Аннан шундый шайтани фикернен башына китереп бәрүеннән бөтен тәне белән калтырана-калтырана аргы яктагы бүлмәсенә ашыкты: Алемасовка бүгенге сөйләшү хакында кичекмәстән шылтыратырга кирәк иде. V К азанга кайтканнан сон беренче мәртәбә ял итәргә форсат туган иде. Маленков катнашындагы пленум көннәрендә Әхмәтсафа Дәүләтьяров кыска вакытлы ял алып, гаиләсе белән Иделгә, Маркиз утравындагы дачага китеп барган иде. Әллә кирәк дип санамаганнар, әллә эаләп тә таба алмаганнар, (бераз тырышлык күрсәтсәләр аны Идел буеннан табу ул кадәр кыен да булмагандыр), әмма аны эзләп килүче булмады, бер ай-һайсыз дип әйтерлек, рәхәтләнеп ял итте алар монда. Дача хөкүмәт исемлегендә булганлыктан, ашау ягы да ярыйсы, ял итәргә дә мөмкинлекләр җитәрлек иде Мона Рабига сөенеп туя алмады. Уллары Марат белән Марлес көнозын саф һавада, янында кадерле ире, Казанда барган хикмәтләр монда килеп ирешми дип әйтерлек, хатын-кыз тансыклаган тынычлык, татулык хөкем сөрә иде. Тагын ни кирәк үзенне бәхетле тояр өчен?! Берни дә кирәк- ми. менә шушы көннәрнең ямен җибәрерлек хәлләр генә була күрмәсен! Ир буендагы аксыл комда, җылы рәхәтлектә оеп ятканда шулай уйлады Рабига. Шулай уйлап бетермәде, һич тә булмаганча, йөрәген нидер сызып угге. күңелгә Казанда соңгы вакытларда һич ташлап китмәгән шом терелде. Кечкенәдән әнкәсе Хәлимәтти өйрәткән догаларны эчтән укый башлады. Күзендә яшь бөртекләре хасил булды. Рабига догалар пышылдавын кемдер сизеп-ишетеп тормасын дигән уйдан сикереп торып утырды. Көннең яме бераз кителде сыман Нинди сәбәп бар, нигә болай тынгысызлана бүген? Бу хакта уйларга да тартына, бары тик йөрәге урынынан купты да куйды менә Хәзер кичергән августның соңгы көннәрендәге иләс рәхәтлек яңадан кире кайтмас шикелле тоелды аңа. Ул тирә-ягына каранды. Якында гына ике марҗа кызынып ята, аларнын бер кешедә кайгылары юк, йөзләренә гәҗит кисәге япканнар, сөйләшеп ардылар бугай, бар байлыкларын таратып ташлап, гырлап йокыга ук киттеләр, ахры. Рабига, тынычланып, карашы белән ярдан шактый ераклашып көймәдә йөзгән ире белән улларын эзләп тапты. "И Ходаем, шушы бәхетемне, гаилә иминлегемне күпсенә күрмә!”— дип пышылдады ул ирексездән Керфек очларына янә яшь эленде. Ул сикереп торды да. көймәдәгеләргә кул болгарга тотынды. Үзе һаман авыз эченнән “Кайтыгыз, кайт, наныйларым, миңа монда ямансу, бер генә минут та сездән башка торасым килми,”—дип кабатлый иде. Әхмәтсафа, хатынының ашыгып-ашыгып кул болгавын күреп, көймәне ярга табан борды. Марат көйсезләнеп, ишкәкләргә ябышты. Аның һич тә кире борыласы килми иде. —Ярга борма инде көймәне, йөрик әле, әтием, тагын! Әй-һәй оста, безне алдау өчен генә көймәгә утыртып су эченә керде дә, кире чыгарга маташа. Яна кердек бит Иделгә,—диде ул үҗәтләнеп—Марлес, кил, мешайть итеш мина!—дип куркыбрак утырган энесенә әмер бирде Бу Хәлимәтти сүзләре, ул үзенә булышам дип, эшенә кыенлык тудырып мәшәләнүче оныкларына көлеп: "Һи, улыкайларым, үсеп тә җиттеләр, мина ныклап мешайть итешәләр бит,”—дия иде. Мышкылдый-мышкылдый Марлес та икенче ишкәк сабына тотынды. Шулай көлешә-көрәшә ишә торгач, көймә борынын ярга китереп төртте. Әхмәтсафа абайламый да калды, болан тизлегендә көймә эченә Рабига сикереп керде, үпкәләгән тавыш белән: —Миннән башка гына йөрмәгез әле! Мине дә алып керегез Иделгә!— диде. Хатынынын күнеле тыныч түгеллеген сизеп алды кебек Әхмәтсафа. —Нинди шөпшә чакты сине, карчык,—диде ул шаяртырга теләп. Рабига эндәшмәде. Карашын Идел киңлекләренә төбәп торды, аннан алдында утырган Марлеснын башына кояшта яна төшкән битен терәде һәм астан гына Әхмәтсафага күз сирпеде. “Берни дә сорама, иш кенә,”— дигән сыман иде бу серле караш. Озак йөзделәр алар, төшке ашка кадәр Иделдән чыкмадылар. Ишкәк ишкән саен Әхмәтсафа үзендә көч артканын тоя, Рабига исә улларына сыенып утырган да иренен гайрәтле беләкләреннән күзен алмый. Ни уйлый ул. ни дип тынгысызлана болай, Әхмәтсафа һич андый алмады. Хәер, жан халәтен ана Рабига үзе дә аңлатып бирә алмас иде... Казандагы үзгәрешләр хакында ана нәшриятның тәрҗемә бүлегендә эшләүче Сәхиб Мирзаханов әйтте. Сәхиб белән дуслар иде алар, серләре килешә иде Мәгълуматларны кемнән ишеткәндер, бәлки Әхмәров пленумнан сон ук Сәхибне Әхмәтсафа янына махсус җибәргәндер, ярты гына көнгә, һава атырга килдем диде үзләре янына дачага килгән Мирзаханов. Алемасовнын Беренче итеп сайлануына әллә ни исе китмәде анын. Эшләр шул якка барганын анламас дәрәҗәдә түгел ул, ә менә үзенен шушы пленумда өлкә комитеты әгъзасына кабат “күтәрелүенә” гаҗәпләнде дисәң дә ярый. Бу биеклектә сакланып кала алунын астында нәрсә ята—ана карангы иде. —Мине хәтта анда чакырып та тормадылар,—диде ул. Идел ярынын аулак почмагында Сәхиб белән икәүләшеп сөйләшеп утырганда.—Минем очен аптырарлык хат дип әйтимме. Шундый катлаулы чор бит. —Анысы инде мина карангы. дускай. Бары тик бу сыйфатта сине тәбрик кенә итә алам. Безне танымыйча китмәссең бит. очрашкан чакларда дим —Сәхиб көлеп җибәрде. Ул тыйнак Дәүләгъяровнын борын чөеп йөрүен үзенчә күзаллап карады ахры. —Рәхмәт.—диде Әхмәтсафа саран елмаеп.—Үзең читкә карап үтмәсән. без инде атай кеше танымас хәлгә җитмәбез... Сәхиб ничек тиз килсә, шулай озак юанмый китеп тә барды. Инде жанны тынычсыхтык биләп алган иде. Икенче көнне Әхмәтсафа да Казанга әйләнеп кайтты. Рабиганы ул биш көннән сон гына килеп алды. Вакыйгалар агышына бәя биреп бетермәле түгел иде. Озакламый республикада ин абруйлы җитәкчеләрнең берсе—Кыям Абрамовның "халык дошманы" икәнлеге "мәгълүм” булды, анын артыннан Гомәр Байчурин исемен телгә алмый башладылар. Ул да “дошман" икән. Сентябрьнең унҗидесендә, кичкырын аны Алемасов өлкә комитетына чакыртып азды Көтмәгән иде. каушап килеп керде Беренченең бүлмәсенә. Анда Алемасов белән бергә Мохәммәтжанов та утыра иде. Кул биреп күрештеләр. —Утыр, иптәш. Дәүләтъяров... Хәлләр ничек? Сөйләп җибәр —Алемасов кемнәндер сорау ат га нд ай тотты үзен. Тәнендә җинелчә калтырану тойды Әхмәтсафа. Кабинетта сал кынча, шунамы. тәненә каз жоннары төртеп чыкты. Ул ялт итеп Мохәммәтжановка караш ташлады. Тегесе тыныч кына утыра иде. -Рәхмәт, иптәш Алемасов. Редакция эшли Партия установкаларын... Алемасов аны кул хәрәкәте белән туктатты. —Әйдә, ачыктан-ачык сөйләшүгә күчик. Без иптәшләр белән киңәштек монда... Алар каршы түгел. . Шунда гына Мохәммәтжанов күтәрелеп Әхмәтсафага карады. Үзеңне ышанычлы тот. дигәндәй, җинелчә генә күз кысып алды. —Аңлап җитмим, иптәш Алемасов.— диде Әхмәтсафа кыюлана төшеп. Менә мин дә аңлап җитмим әлегә. Иптәш Мөхәммәтҗанов, син үз фикереңдә каласынмы?—Беренче, тапкыр сүз әйтүенә куанган төсле, авызын ерып алды. Галим урыныннан сикереп торды. —Әйе. иптәш Алемасов. мин Дәүләтъяров кандидатурасын яклыйм һәм ана тулысынча ышанам —Сүзен әйтеп бетермәстән. шап кире урынына да утырды. —Азайса серне үзенә генә чишәргә дә ярый торгандыр. Сина, иптәш Дәүләтъяров. тагын да җаваплы вазыйфа тәкъдим итәргә булдык... Әхмәтсафа куырылып куйды. Чигә төшкән баягы калтырау янә кайтты. Ул Беренченең дәвам итүен көтеп, тын да алмыйча утыра. Тынлык озаккарак сузылды. Әхмәтсафа кызарып чыкты Тагын яна эш, тагын күченү булыр микән инде'> .. —Халык комиссарлары рәисе вазыифасы буш тора. Син тарта алырсын дип уйлыйбыз... — Кәнишне. тарта.—диде Мөхәммәтҗанов,—Ин хәзерлекле кешебез ул безнен... Үгетләп тору булмады Яна вазыифага ризалык та сорап тормадылар. >.фы. инде эш хаз ителгән дип санаган Аземасов. бер мәзәк сөйләп алуны кирәк дип тапты Кирмәнчектә эшләгәндә бер иптәшне җаваплы Вазыйфага кыстыйм Ялындырып маташа "Хатыннан сорап килим әле.' —дигән була. Күзләреннән күреп торам, урын жилле. эшне ычкындыру ярамый, егылып киткә- исн дә белгертәсе килми. “Ярый,—дим,—бар, сорап кил,"—ачуланганны сиздермим тегенә. Ялындырып торырга проститутка түгел бит инде. Мужик оул. хатыннан рөхсәт сора, имеш Ике көннән сон килде. “Хатыныннан сорадыңмы, нәрсә диде?"—дип каршы алдым. "Сорадым, хатын риза,”— ди инде бу Мин дә хатыннан сорадым синен хакта. Минем хатын риза түгел, —дигәч, күзен шар итеп карап тора теге. Куып чыгардым кабинеттан. Барысы да көлешкән булдылар... Беренче бүлмәсеннән ул ялгыз гына чыкты. Мөхәммәтжанов Алема- сов янында калды. Әхмәтсафа уйларын тәртипкә китерергә теләп, акрын гына нәшрият ягына атлады. Ана бу сөйләшү хакында серне беркемгә дә чишмәскә кушылды, иртәгәсе көнне инде җаваплы постка рәсми рәвештә раслау булачак иде Анын язмышына кагылышлы вакыйгалар шулхәтле тиз үзгәрә, яхшыгамы бу. ямангамы, чамалап та бетерми. Яна эшкә тәкъдим итәләр, ул анда ияләшеп тә өлгерми, тагын бер вазыйфа әзерләп куйган икән ана Язмыш дигән абзый. Яна эшкә билгеләгәндә сүз ин элек фирка исеме белән башланганга күрә, ул тәкъдимне кире кага алмый, рухы белән карышып, газаплана-газаплана риза була, тик эчке халәтен башкаларга сиздермәскә тырыша. Моны Рабига гына сизә, яна эшкә күчәргә тиешлеген белгәч, ничектер, йөзенә курку билгеләре чыга. Ниндидер куркыныч хәлләрнең якынайганын сизенгән кебек, шомланып иренә карап тора. Рабиганын шушы карашын күгәрүе авыр Әхмәтсафага Өлкә комитетыннан чыгып, редакциягә әйләнеп кайтканчы күз алдыннан сонгы елны янә тулысымча үткәреп алды Язмыш кайсы якка әйдәкли аны’. Тырышып шушы сорауга җавап эзләде, әмма җавап таба алмады. Барысы да шома, чиста барган сыман, хәвефләнерлек сәбәп тә юк кебек. Шулай да гадәти чорда яшәмәү һәрдаим үзен сиздереп тора. Ниләр кичерде сон ул Казанга кайтканнан сон? ..Үткән елнын гыйнварыннан—май аена кадәр ул Татарстан дәүләт китап нәшриятында сәяси әдәбиятны тәрҗемә итү бүлегендә эшләде, озак та үтми Татгосиздатнын баш редакторы һәм партоешмасы сәркәтибе итеп билгеләнде. Аны бу эшкә Галим Мөхәммәтжанов белән Әхмәров димләгән иде. Нәшриятта эшләгән һәм соңыннан "халык дошманы" буларак кулга атынган Исхак Рәхмәтуллин, Сәлах Әтнәгулов, язучы Сәйфи-Казанлы, өлкә комитетында пропаганда бүлеген җитәкләгән Зәки Гыймрановлар да аны яклаганнар иде. Нәкъ шушы кешеләрне "халык дошманы" дип кулга алып, төрмәгә утырттылар. Ул көннәрдә Әхмәтсафаның йокысы качты, һәркөн диярлек күрешеп, хәл-әхвәлләрне сорашып йөргән кешеләр, үзара гәп корганда нинди генә сүзләр ычкынмый авыздан, кем уйлап тора аны, шушы уйнап-шаярып сөйләшүләрдән кемдер дошманлык китереп чыгарса?.. ТКУда. аспирантурада үзенә белем биргән профессорлар Николай Эльвов, Тимофеи Ишенко. Василий Слепков кулга алындылар. Өлкә комитетының икенче секретаре Бари Абдуллин да ”халык дошманы булып чыкты Анын урынына Галим Мөхәммәтжанов сайлангач, элекке "яшьләр комиссар'ы. башкаларның гыйбрәтле язмышын кабатламаска омтылып, тиз арада үз даирәсен ныгыту эшенә тотынды, ягъни бу шомлы елларны исән-имин хәлдә үткәреп җибәрү нияте белән ныклап уйланылган чаралар күрә башлады. „ „ Кулга алынган кешеләр истән бер генә көнгә дә чыкмый дисәң дә була Әхмәтсафа әлеге кешеләрнең намуслы, тырыш журналистлар, булдыклы хезмәткәрләр икәненә дә иманы камил, әмма шундый көннәр килеп җитте—һәркем үзенен шәхси куркынычсызлыгы хакында гына уйлый. Беркемнен беркемдә эше юк—кулга алалар, булдыклы кадрларны эштән, партиядән куып чыгаралар, гаебе бармы бу кешеләрнең, юкмы, уйлап торырга вакыт юк, бер-берсе белән ярыша-ярыша аларнын өстенә ләгәне белән пычрак коялар, әле кичә генә дуслашып, кунакка йөрешкән кешеләрнен шулкадәр ямьсезләнүләрен Әхмәтсафа инде аңлый да анлата фАюисуу ла алмый. Сталнннын “Социализм чорында сыйнфый көрәш таган да көчәя'".—дигән сүзләрен дога итеп ятлаган эреле-ваклы түрәләр, калдыкпостык интеллегснция әһелләре (зыялы дип хөрмәт белән телгә алырдай олуг затлар күптән кулга атынып сөрелгән, юк ителгән, йә исә төрмә шулпасы хисабына җан асрауда иде) кем күпме булдыра ата. шунын кадәр сыйнфый көрәш учагына үз утынын ыргытып калырга, шуна бәрабәр үзенсн тормышын сакларга тырыша иде. Әхмәтсафага НКВД тозагына эләккән кешеләрне төрлечә газаплаулары. жәзатаулары хакында да хәбәрләр ишетелгәли. Билгеле, бу хәбәрләр ин ышанычлы кешеләргә, үтә аулак урыннарда сер итеп кенә әйтелә, ишеткән кеше бу серне күнел сандыгына бикләп куя да. керпе кебек җыелып, үз эчендә бикләнеп, курку-шом белән яшәвен дәвам итә. Тоткыннарга физик тәэсир итү яки. гади генә әйткәндә, җәзалаулар үзәк комитетның яшерен күрсәтмәсе нигезендә алып барылганын да белә ул. Күпләр белә, әмма беркем дә дәшми. Дәшмәү—алтын, дигәнне тулысы белән анлый башлады халык Беркөнне Әхмәтсафа өенә кайтып чишенеп өлгермәде, каршысына Рабига атылып килеп чыгып колагына пышылдады: “ Бүрәнә башы тишек!" Үзе күзен-кашын уйнатып, алегс сүзләрнен мәгънәсен анлатмак була. Түргә үтсә шул билгеле булды, йомыш табып күрше хатыны килеп кергән икән дә. кайткан унайга ире аглә нәрсәләр такылдап ташламасын дип. Рабига аны кисәтергә чыккан икән. Ил өстендә шом. һәркемнен баш очында кара болыт шәүләсе, һәркем үз янәшәсендә ниндидер күләгә әйләнгәләп-тулганып йөрүен белеп, тоеп тора НКВД үрмәкүч пәрәвәзе сыман бөтен яшәешне чорнап алды Аз гына селкенсән. күзгә күренмәс жеп тартылып куя, тирә-юнендә ниндидер шикле хәрәкәт барлыкка килүен сизеп, тын кысыла, йөрәккә суык йөгерә. "Кызыл Татарстан” газетасына җаваплы редактор билгеләнгәч, аны Галим Мохәммәтжанов чакыртып алды Әхмәтсафаның бу эшкә авырлык белән риза булганын яхшы белгән Галим аны үгетләргә теләде булса кирәк Хәзер телим-теләмим дигән сүзләр, партия тәкъдиме хакында озаклап уйланулар, тәкъдимгә каршы төшү кебек күренешләр бетте бит ул. иптәш Дәүләтьяров.—диде ул яна редакторга сүрән карал.—Бармак очы кемгә килеп төртелә, шул минутта бу бәндәнен язмышы да хәл ителә Йә- ул дус. йә—дошман —Мөхәммәтжанов сүзен әйтеп бетермәде, кабинет ңргн.. , 1сп куелган С галим сурәтенә борылып карап алды һәм корыч таныш белән сөйләвен дәвам итте,—Әйе Кадрларны ныгыту, булдыклы кешеләрне барлау, аларга җаваплы эшләрне ышанып тапшыру кебек мөһим мәсьәләләр хәл ителә бу көннәрдә Кадрлар барысын да хәл итә! Син безнен кадр, иптәш Дәүләтьяров. партия солдаты —Ул урыныннан торып. Әхмәтсафаның каршысына килеп басты —Беләм. беләм. синдә йоклап ятмыйсын. Информация җитәрлек синдә —Галим сер сөйләгәндәй, пышылдауга күчте — Яшермим, синен кандидатура жинел генә үтмәде Бигрәк тә Абрамов белән Байчурин каршы килделәр Журналист түгел дип. аяк терәп карыштылар. н> мин булдыра алганча аңлаттым Ризалашмый хәлләре юк Беләләр минем мәнге икенче булып иормәсемне.—Ул күз кысып. Әхмәтсафаның җилкәсенә кулын салды — Алла эшләрнең очы-кырые юк. унны-сулны карамыйча алга, алга Девиз шул безнен Киләчәк, ышанып әйтәм. безнен кулда?—Ул уфтанган кебек әйтеп куйды —Жәл, синен белән иркенләп сөйләшү иде теләгем, барып чыкмады, мине Беренче үзе көтә.-дип. ул ашыгып Әхмәтсафага кулын сузды —Иптәш Ежовнын сүзләрен онытма: "Безнең илдә население өч категориягә бүленгән—беренче категория—гаепләре ачылып, хөкем ителгәннәр, икенчеләре-тикшерүдәге тотаклар, өченчеләр-шиклеләр"- ди ул Шәп нитә бит ә.!. Менә бу коммунистларча! Турыдан яра гимер нарком Минем уемча, без өченче категориягә якын кешеләр Суга кергәч. коры чыгып булмый, аңлыйсын. Без инде суның уртасында. Нык куллы бул, җебеп торма! 1937 елның егерменче июнендә Татарстан партия оешмаларының > нснгезенче өлкә конференциясендә Әхмәтсафа Дәүләтьярон өлкә комитеты әгъзасы итеп сайланды. Исемлектә ул егерменче кеше иде.. Конференция бигрәк тә матбугат эшен оештыруга әһәмият биргән карар чыгарды. 'Партия җитәкчеләренең матбугатка кырын карауларын тәмам бетерергә, матбугатта партия җитәкчелеген яхшыртырга. Газеталарның идея-политик дәрәҗәләрен югары күтәрергә, партия тормышы һәм партия төзелеше мәсьәләләрен яктыртуны көчәйтергә, газета битләрендә үзеңне тәнкыйтьләүне генә җәелдерүне тәэмин итәргә, масса белән бәйләнешне көчәйтергә, редакциядән тыш автор кадрлар белән эшләүне оештырырга кирәк” Конференциядә катнашучылар еш кабатланган Политиканы хуҗалыктан аерырга ярамый. Без политикадан китә алмаган шикелле үк хуҗалыктан да китә алмыйбыз”,—дигән даһи фикернең асылын аңларга тырышып, илаһи бер әсәрләнү кичереп утырдылар Бу сүзләр Сталинныкы иде һәм бу кадәр дә катлаулы нәрсәне гениаль дәрәҗәдә гади итеп ул гына әйтә ала иде Конференция Альфред Карлович Лепаны кабат өлкә комитетының беренче секретаре, "халык дошманы" буларак кулга алынган Бари Абдуллин урынына Ленин-Сталин юлыныннан тайпылмый баручы Галим Мөхәммәт- җановны икенче секретарь итеп сайлады һәм икенче көнне ук Әхмәровка Дәүләтъяровны чакыртып, газетаны анын кулына тапшырырга боерды. Утыз жиденен егерме икенче июнендә "Кызыл Татарстан" газетасының йөз дә кырык икенче санына инде җаваплы редактор тамгасын Әхмәтсафа Дәүләтьяров салды. Мона кадәр җаваплы мөхәррир Вазыйфасын башкарган Исхак Еникеевны ул күреп тә өлгермәде. Нинди көннәр иде ул! Илдә бер яктан карасан шом, шик-шөбһә тулып ята. икенче яктан алсан—иләслек, күтәренкелек хөкем сөрә—шушы көннәрдә генә Мәскәү— Төньяк Котып—Америка Кушма Штатлары маршруты буенча туктаусыз очыш төгәлләнгән иде. Үзе беренче мәртәбә кул куеп чыгарган газета тулаем дип әйтерлек шушы очышта катнашучыларны зурлауга корылган иде. Беренче битнен башына зур хәрефләр белән: "Бөтендөньяны таңга калдырган геройларыбызга—Чкалов, Байдуков, Беляков иптәшләргә ялкынлы большевистик сәлам!”—дип язылган сүзләргә Әхмәтсафа озаклап карап торды. Шунысы сәер—күңелендә соклану хисе юк иде Жанын нидер бимазалый Берәр ялгыш китмәгәнме, беренче эшеннән үк гаеп, хата табып, адәм хурына калдырып редакциядән куып чыгармаслармы? Күңелдә шушы сорау, күз алдында үзен кая куярга белми бәргәләнүче Габдуллин... Газетаның бу саны басылган төнне ул типографиядән чыкмады да. Басу машиналары тавышы, буяу исе торган саен аны исәңгерәтә, менә хәзер генә нидер килеп чыгар да, бөтен эш туктап калыр, барысы да аңа бармак төртеп—“Дошман, дошман...—” дия-дия такмакларлар кебек. Типография эшчеләре яннарына килеп баскан яна редакторга кырын карап алалар, Әхмәтсафа мондагы кешеләрнең бер-берсенә ышанычларының тәмам югалганын, беткәнен анлап. тәненә суык йөгерде. Ерак Бохарада, чит-ятлар арасында йөргәндә дә бу кадәр ялгыз тоймады ул үзен. Бүген исә ул ялгызлык хисенен нәрсә икәнен үз жанында татыды. Барысы да хата-мазар китмәсен дип курка монда, инде хата китеп, ул дөньяга фаш була икән, җавап бирүче берәү булачак: ул кеше—Әхмәтсафа Дәүләтьяров.. Котыпчыларны юлбашчы Сталин, анын тугрылыклы дуслары Молотов. Ворошилов, Каганович, Калинин, Жданов, Ежов, Микоян, Андреев котлаган. Аларны укый-укый күзләре ФАКИЛСАЧИ талды Әхмәтсафаның, инде газетанын сынау саны кулга кергәндә, күз алдында хәрефләр биешеп, ни укыганын анламас хәлгә житеп килә иде Бераз ял итеп азгач, янә бер мәртәбә укып чыкты, хаталар юклыгына ышангач, тынычланып казды. ин мәзәге шул. хәтта бер заман иңнәренә канат үскен сыман булып, шушы геройлар белән бер чорда яшәвенә сөенеп туймыйча, үзен бик-бик бәхетле итеп сизә башлады. Өенә тан алдында гына кайтып җитте ул. Аны Рабига куркулы караш белән каршы азды Хатынының күзендә чагылган курку Әхмәтсафаның төшенә керә башлады. Рабиганың вакыт-вакыт ниндидер өметсеалекка бирелүе һич тә охшамый иде ана. Җаваплы редактор Вазыйфасына керешкәч, кулына килеп кергән беренче истәлекле хат Мәскәүдән. Муса Җәлилдән иде. Муса газетанын җаваплы редакторы итеп Әхмәтсафаның билгеләнүен белсә дә. хатны артык рәсми язган. Күрәсең, моннан алдарак. ягъни август башларында газетада чыккан Сәгыйтов хаты аны шактый хафага салган һәм бу хатнын дөнья күрүендә яшьлек дусты Әхмәтсафанын да гаебе бар сымаграк хис иткән. “Иптәш редактор! Шушы хатны газетада басып чыгаруыгызны сорыйм: “Кызыл Татарстан" газетасының 1937 ел. 10 авгусзта чыккан 183 нче номерында Ф Сәгыйтовнын ( хат авторының фамилиясе үзгәртелеп бирелә Автор) "Татар операсы студиясе турында" дигән мәкаләсе чыкты. Бу мәкалә нигездә Татар опера студиясенең эшләрен дөрес тәнкыйть итә һәм җитәкчелек тарафыннан җибәрелгән хаталарны, житешсезлекләрне төбендә дорес фаш итә Шунлыктан студиянең эшен яңабаштан коруда, анын житсшсез- лекләрен бетерүдә бу мәкалә унышлы роль уйнаячак. Ләкин мин мәкаләдә минем исемем белән бәйләп язылган кайбер юлларга карата түбәндәге төшендерүне биреп үтәргә үземне бурычлы саныйм. Ф Сәгыйтов үзенен мәкаләсендә минем тарафтан язылып ята торган кайбер әсәрләр турында 'М Җәлил иптәш “Алтынчәч", “Балыкчы кыз" ны яза. ләкин алар бүгенге көн сорауларына җавап бирерлек булмыйлар ди Аннан анын (Төхфәтуллиннын-М.Ж.) биргән темалары да үзләрснен исемнәре һәм эчтәлекләре белән бераз уйга калдыралар",—ди лә. шул әсәрләр арасында “Балыкчы кыз“ белән "Алтынчәч“не күрсәтеп, түбәндәге юлларны өсти “Болар бүгенге көн продуктлары булудан бигрәк, совет эшчеләр сыйныфы тарафыннан җимерелгән иске тормышның үлем алдында, актыккы сулышларын алганда хыяллану нәтиҗәсендә туган "жимешләрс“нә ошыйлар". Башлап балыкчы кыз турында: “Балыкчы кыз" әле минем тарафтан язылып беткәне юк. Шунлыктан беркая да тапшырылганы да. бер җирдә дә укылганы да. тикшерелгәне дә юк Бары үткән ел студия каршындагы бер кинәшмәдә анын планы гына тикшерелде һәм төбендә темасы, сюжеты ярарлык табылды. Ләкин бу әсәрне язу өчен минем бер оешма белән дә договор төзегәнем һәм акча алганым юк Аны язу минем иҗат планына керсә дә. төрле сәбәпләр белән әле язып бетергәнем юк Шулай булгач, Ф Сәгыйтов бу әсәр белән бөтенләй таныш түгел. Тик анын исемен генә ишетеп белә. Б\ әсәрнен темасы шуннан гыйбарәт: 1933 нче елда Каспий һәм Волга буйларындагы балыкчы колхозларында сыйнфый дошман калдыклары чираттагы пугинаны өзәргә, балыкчы ударникларны коралсызландырырга маташалар Ләкин батыр балыкчы колхозчылар, аларны фаш итеп, путина планын ударникларча үтиләр. Минем беләсем килә: ни өчен балыкчы колхозларындагы сыйнфый дошман калдыкларына каршы корәшне чагылдырган әсәр "бүгенге көн соравына жавап бирми" һәм ни очен аны язу: “җимерелгән иске тормышның үлем алдында, актык сулышларын алганда хыяллану нәтиҗәсендә туган җимешләре"нә ошый" икән'* Кайчаннан бирле совет язучысы очен балыкчылар колхозындагы тормышны чагылдыру хурлыклы, оятлы эшкә әйләнде.' Билгеле. Ф Сәгыйтов монда әсәрнең исеменә карап кына хокем йөртә “Балыкчы кыз” дигән исем анын күңелендә шик тудырган да, ул әсәр язылмас борын алдан җавапсыз чыгыш ясап, авторга политик ярлык ябыштырырга тырыша. Инде "Алтынчәч" турында. Бу әсәр ханнарга каршы үзенең ирекле йорты өчен көрәшкән хат ык батыры турындагы борынгы халык әкиятенә нигехтәнгән Дөрес, либреттоның беренче вариантында күп кенә кимчелекләр бар. Аларны рецензент иптәшләр дөрес күрсәттеләр. Ләкин анын турында бер җирдә дә бөтенләй кире кагып карар чыгарылганы юк. Киресенчә. аны төзәтергә куштылар. Ашыгыбрак язылу аркасында, анда тарихи чорларны саташтыру, образларны жанлы һәм тирән эшләмәү, халык (масса)нын ролен ачык күрсәтмәү, либретто өчен артык озын язу кебек кимчелекләр киткән Аларны төзәтеп, ныклап эшлисе бар. Әсәрнен язылу процессында (беренче вариантларында) бик эре хаталар булырга мөмкин. Иптәшләрчә тәнкыйть һәм рецензияләр шуларны төзәтергә, әсәрне тулы, дөрес язып тәмамларга ярдәм итәләр. Ләкин ни өчен халык батырлары турындагы халык әкиятләрен (гомумән халык әкиятләрен) тема итеп алып эшләү совет язучысы өчен хурлыклы булырга тиеш? Кайчаннан бирле безнен өчен халык иҗаты, халык әдәбиятының бай, матур темалары ят һәм дошман булдылар? Бу бит ачыктан-ачык авербахчы-тагтпчыларнын күптән читкә кагылган “сулагай” карашлары!.. Монда да, билгеле, Сәгыйтовка исем ошамаган. Ул халык әкиятенең исеменнән үк өркеп, тизрәк РАПП ”тәнкыйтьчеләр"енчә ярлык тагарга ашыккан. Болай булгач, Ф Сәгыйтов совет язучысы Алексей Толстойнын “Петр I” дигән романынын исеменә ничек түзә икән? Патшанын исеме ләбаса! Казакъ, грузин, үзбәк музыка театрлары Мәскәүгә килеп, үзләренең борынгы фольклорына нигезләп язылган “Кыз Жефәк”, "Даиси”, "Әбү- сәлам һәм Этери . “Фәрхад һәм Ширин” кебек матур әсәрләрен күрсәттеләр һәм хөкүмәт членнары, Мәскәү хезмәт ияләре тарафыннан алкышлап каршы алындылар Борынгы халык әкиятләренә, тарихи темаларга, матур исемнәргә “сулагай" кизәнергә ярата торган безнен “тәнкыйтьче” бу хәлгә ничек чыдап тора икән?.. „ Шул ук мәкаләдә тагын: “хәзер “Югалган шатлык ка язылган музыкага яна эчтәлек язу директор тарафыннан М Жәлил иптәшкә тапшырыла " диелгән. Бу шулай ук нигезсез гайбәт Мин “Югалган шатлык”ка яна эчтәлек бирергә һич җыенганым юк. “Югалган шатлык” турында минем фикерем тиеште документларда әсәр кулга төшкән моментта ук әйтелгән. Мин һәм композитор 3. Хәбибуллин атаклы шагыйрь М. Гафуринын “Кара йөзләр” дигән әсәрен либретто итеп эшләү турында уйлаштык һәм рецензиягә тәкъдим ясадык. һәркемгә билгеле, М. Гафури белән Ф Бурнаш икесе ике кеше (бәлки моны Сәгыйтов кына белми торгандыр). “Кара йөзләр” дигән әсәрнен тик Бурнашка һич бер төрле мөнәсәбәте юклыгын һәркем белә. (Директорның мина беркайчан да тема биргәне юк.) Мин уйлыйм, һәрбер либреггист һәм композиторның атаклы совет язучыларынын танылган әсәрләрен музыкага яраштырып эшләргә хаклары бар ф Сәгыйтов бу мәсьәләләрдә тикшермичә, нигезсез һәм җавапсыз чыгыш ясап, безнен алдагы эшебезгә кара ыргыта. ФАКИЛСЛ чв Югарыда күренгәнчә. Ф. Сәгыйтов мәкаләсенең бу өлешен тикшермичә. коры гайбәткә, ишеткән сүзләргә һәм исемнәргә таянып язган. Мондый җавапсыз тәнкыйтьләр" язучыга һичтөрле файда бирмиләр. Мәкалә төбендә опера студиясенең хаталарын һәм жнтешсезлекләрен дөрес тәнкыйтьли һәм. һичшиксез, мин. студиянең бер җаваплы эшчесе булу сыйфатым белән, ул хаталар, житешсезлекләр өчен үземне җаваплы саныйм. Сәлам белән: М. Жәлил." ...Сәгыйтов зур эшләгән кыяфәттә аның алдына “Татар операсы студиясе турында" дигән нигездә тәнкыйть рухында язылган һәм бигрәк тә Муса Жәлилнен иҗатына тап төшерү нияте әллә каян күренеп торган мәкаләсен җаваплы редакторның эш өстәленә кертеп салган көнне яхшы хәтерли Әхмәтсафа. Эше тыгыз чак иде. Сәгыйтовның һич чыгып китәргә җыенмавын сизеп: —Утырып тор дисәм, хәзер типографиягә йөгерәм. кайтып кергәнемне көт дисәм —дип сүз башлаган иде. аны Сәгыйтов кырт туктатты. —Мәкаләне хәзер үк укып чыгуыңны көтәм, иптәш Дәүләгъяров. Эшем чикләвеге булып кыланмасан да була. Газета язмышы без—журналистлар кулында ул. Синен чабулап йөрүеңнән әлләни өре чыкмас, ә мин сиңа моңарчы күтәрелмәгән тема алып кердем. Тиз генә күз йөртеп чык та. аллүр. санга урнаштыру чарасын тап. Мәсьәлә үтә дә мөһим, көтеп торышлы түгел, сүз яна татар сәнгатенә хас кимчелекләрне вакытында күрсәтеп, ул җитсшсезлекләрнс кичекмәстән төзәтү турында бара!—дип кайнарланып, чәпчеп алды. Сәгыйтовтан болай гына ычкынып булмасын аңлаган Әхмәтсафа мәкаләне ашыкмыйча укып чыкты һәм бертын уйга калды. Сәгыйтов үз амплуасында—галантлы чордашларын фаш итү белән шогыльләнә. —Житди... нәрсә бу Муса нәрсә дияр бит...—диде көттереп кенә Дәүләгъяров. Сәгыйтов канәгатьләнеп урындык артына ава төште. — Минем юк-бар язмаганга инде биш былтыр. Сафа. Муса, башында акыл булса, рәхмәт әйтер Мина нәрсә, язган, беткән, калганы аның үзеннән тора. Обыватель баткаклыгыннан чыга алса—кеше булыр, көченнән килмә- сә. яңадан андый мөһим әйбергә кагылмаслык итәрбез... Сиңа яңалык бу кәнишне Ләкин безнең һөнәр шуны таләп итә. Ну. эш барышында үзен дә аңларсын Муса бүген дус. иртәгә чуртым белсен—кем ул? Вакытында кисәтеп кую зарар итми безнен эштә. — Муса хакында алай уйларга ничек батырчылык итәсең, Фатыйх. Безнен белән бергә үскән, язмышның бар җәберен кечкенә иннәрендә күтәреп тә, бирешмәгән, тырышлык, иҗтиһат итү аркасында мәртәбәләргә ирешкән дустыбыз ич ул. Сәгыйтов калын иреннәрен чалшайтып, анын сүзен бүлдерде. — Шыттырма, иптәш Дәүләтьяров. Муса белән дә. башкалар белән дә дус булмадым Мин һәр нәрсәгә сыйнфый күзлектән карыйм. Үземә җавап тота торган кеше мин. башкалар өчен җавап тотып, тинтерәп йөрисем килми — Шулайдыр, тик мәкаләне ашыктырмыйк. Мусага, яна аяк басарга азапланган татар опера студиясенә болай кизәнү... Ахыры хәерле бетмәскә дә мөмкин бит. нинди чорда яшәгәнне онытма! Сәгыйтов сикереп горды. ачулы күзләренә кан йөгерде. —Нинди чорда яшибез димәкче әле син? Син. нәрсә, минем белән малай-шалайлы уйнап утырган буласын’’ Мин Татарстанның әйдәп баручы журналистларыннан берсе —Сынар кулының бармакларын уината-уйната Әхмәтсафага сузды —Без менә күпме андый абруйлы, журналистиканы тотып торучы каһарманнар, ашадыңмы’’ Икс-өч и обчелея. Син гәзит эшен- дә әлифне таяк дип белмисен. Артыңнан төртеп йөрүче булгач... утырасын инде җан көеге булып. Бу сина. Дәүләтъяров, Иске Байсар авылы идарә йортыннан кулак бичәләрен куып тарату түгел, катлаулы мәсьәлә. Мона башын җитми синең, шуңа куркасың бастырып чыгарырга. Ашыгыргамы, ашыкмаскамы, анысын сиңа караганда мин яхшырак беләм. — Энәдән дөя ясама. Сәгыйтов! Мин әле журналистларга тел-теш тигезгәнем юк Әхмәтсафа сабырлыгын җуймаска тырышып, бу чик-чаманы белмәүче бәндәне акылга китерергә азапланган арада. Сәгыйтов өстәлдә яткан мәкаләсен шатырдатып тартып алды да, каты басып чыгып китте. —Беләм мин сине...—диде Сәгыйтов. чыгып барышлый үчлекле тавыш белән —Ясалма рәвештә минем эшне тоткарламакчы буласың. Сәбәп эзлисең. Барып чыкмас! Өстеннән таптап узам мин синең. Контр сазлыгына тәгәрәгән Муса Жәлилов ишеләрне яклап маташасың. Өлкә комитетына барам, моннан соң һәр мәкаләмне өлкә комитеты раславы белән тапшырачакмын. каршы килеп кара! Сәгыйтов сүзендә торды, өлкә комитетында да ана каршы төшәргә җөрьәт итүче табылмаган, ахры. Махсус резолюция салдыртып китергәч, мәкалә икенче көнне үк дөнья күрде. Шуның аркасында Муса белән Әхмәтсафаның арасы шактый суынды, аны җылытырга кабат форсат булмады инде Язмыш аларны бер-берсеннән коточкыч тизлек белән ерагайта, моны алар үзләре генә сизмиләр иде әле.. VI Я на Вазыйфасына баш-аяк чумып бетмәсә дә. Сәгыйтов ишеләр белән шактый тарткалашырга өйрәнеп килгән вакытта Әхмәтсафа Дәүләтъяров тормышында яна борылыш хасил булды. “Кызыл Татарстан” газетасы 1937 елның унсигезенче сентябрендә Татарстан АССР унынчы чакырылыш Үзәк Башкарма Комитетының җиденче сессиясе карары белән Әхмәтсафа Мостафа улы Дәүләтьяровнын Татарстан Республикасы халык комиссарлары советының рәисе итеп билге ләнүен хәбәр итте. Мөхәммәтжанов бөртекләп үз тирәсенә туплаган яшь көчләрне мәйданга чыгарыр вакыт җитте. Кайберәүләр: “ Мөхәммәтҗановка кон килде — дип тә уйладылар бугай. Анын тирәсендә бөтерелүчеләрнең кисәк күбәеп китүе моны ачык дәлилли иде булса кирәк. Мона кадәр халык комиссарлар советын җитәкләгән Кыям Абрамов белән Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты рәисе Гомәр Байчурин инде “халык дошманы" буларак кулга алынып. “Черек күл"гә озатылганнар иде. Әхмәтсафа эш буенча Кыям Абрамов белән очрашкалаганы булды. Донбасс шахталарында күмер чапканда, ташкүмер астында калып сул кулын өздергән чулак Абрамовнын яраткан җыры да шул шахтада үткән бәхетсез үсмер чакларын искә төшереп, күзләрдән яшь китергән “Шахта" җыры иде. Әле жәй урталарында гына. Лепа тәкъдиме белән бөтен өлкә комитеты белән беотектә Идел буена ял итәргә чыккан иделәр. Галим Мөхәммәтжанов Лепа белән бер төркемдә утыра, нидер сөйләп көлдереп тә ала бугай, аңа пяхдт ә менә Әхмәтсафа бу кадәр җитәкчеләр арасында үзен кыен хис итә. 1п\лна КУРӘ бер кырыидарак йөрүне хуп күрде. Кисәк каршысына Кыям Абпамов килеп чыкты. Нигәдер "Чулак Абрам нан шүрли иде Әхмәтсафа. БҮЙ сынлы чәче дулкынланып тора, чибәр бу кеше яшьли фирка эшендә ияптянып ҮЗ сүзен турыга ярып әйтә, һәрвакыт нидер исәпләп йөргән гебек Шунадырмы. кырыс күренә. Үзара гәпләшкәндә. Мөхәммәтжанов яны яшьләргә ышанып җитми дип. еш кына тиргәп тә ала иде. Әхмәтсафага ла УЛ өстәнрәк караган төсле тоелган иде. Кыям Абрамов аптырабрак калган Әхмәтсафаның инсәсенә дусларча кагып алды: —Ник аптырап йөрисен, канәт?.. Дустанә эндәшүгә ни дип тә җавап бирергә белми. Әхмәтсафа авыз эченнән ботка пешереп алды: — Район тормышыннан сон. шәһәргә ияләнеп жлтеп булмый бугай — Бәй. кит тә бар кире районга, анда булдыклы егетләргә кытлык...- Абрамов шаркылдап катде — Юк инде, канәт. тибәрмибез сине кире авылга Безгә кирәк күренәссн Әйдә. Идел буена барып килик әле...—Жавап көтмәстән. биек ярга табан атлады. Ирексездән. Әхмәтсафа да ана иярде Кыям Абрамов янында басып торган егеткә игътибар итмәстән, Идел киазекләренә карап, монсу тавыш белән сузды: Шахталарга мин төшәмен. Җырлап күмер кисәмен. Гомрем булып, таш басмаса. Ташламам жан кисәгем Идел өстеннән искән дымсу, сал кынча җил тәнгә рәхәтлек бирә иде Абрамов күзен кыса төшеп, көмештәй ялтырап аккан су өстенә карап торды да, яр читенә үк килеп утырды. —Адә. канәт. утыр Шышы ямьне ничек ташлап китәсе, ә? Әхмәтсафа ни дип жавап бирергә белмәде. Сорау аңлашылмый иде. Ни өчен китәсе, кайда китәсе, кайчан"’ —Думави дөрес әйткән, Дәүләгъяров, "хөрмәтле яшь гомерем”—дип язган бит ул, әйеме... Андый шагыйрьне ишеткәнен бармы?—Жавап көтеп тормый, сүзен дәвам итте —Уйлап баксан, никадәр тирән әйткән бит: сөенече дә. үкенече дә шул сүзләргә сыйган. Шына шагыйрь халкын особый диләр дә инде Хөрмәтле яшь гомеркәйләр үтге-китте менә. Сезгә кала дөнья, бездән сезгә Бик гади дә кебек, югыйсә, килү бар, китү бар. Барыбыз да бертөрле киләбез дөньяга, китүләр генә төрлечә.. Мохәммәтжанов ашыга, каударлана ул. Шуна Баичурин белән мине өнәп тә бетерми. Яндырасы килми егетне, утка кергәнен сизми, бөтен бәла шунда. Без яшь, белемле, милли кадрларга каршы түгел, үссеннәр алар, ишәйсеннәр, көч тупласыннар. бер-берсенен кадерен, кирәген белсеннәр, төзесеннәр без төзеп җиткермәгән ирекле Татарстанны.— дип анлатмак булабыз, шул позицияне егеткә сеңдерергә тырышабыз. Ә ул —Абрамов ачынып, сыңар кулын читкә селтәп алды.—Их, чурту, янмаска иде дә... Көчле, кыю. туры кешенең кинәт “халык дошманы" булуына ничек ышанырга?. Буа районы иске Тинчәле авылы егете, Альфред Ленадан бер генә яшькә кече, әле жин сызганып эшләп йөргән көннәре иде. Июльнен соңгы көнендә кулга алганнар дигән хәбәре иреште гәҗиттә кереп китәсе бөтен мәкаләләрдән Абрамов фамилиясен алып ташларга боерык килеп төште Гомәр Баичурин исә Саба ягыннан, Мишә елгасы буенда үскән ир- егет Лепа белән Абрамовка караганда күпкә өлкән, тормышны яхшы белә, шуна анын белән исәпләшәләр, кинәш-табыш итеп эш йөртәләр иде. Базык, әмма нык гәүдәле, кара чәчле, куе мыеклы, күп сөйләшергә яратмый иде Ул да Кыям Абрамов кебек яшьли шахталарга төшеп күмер чапкан, патша армиясендә хе змәт итә. гражданнар сугышында катнаша. Арча районында Татарстанда беренчеләрдән булган Колай совхозын оештыра. Егерменче е.тлар уртасында ул Минзәлә кантонында эшли, шуна күрәдерме, очрашкан чакларда. Әхмәтсафага—“Саумы, якташ!"—дип. күрешергә кул суза иде Ул сак астында икән, анын фамилиясен дә Әхмәтсафа үзе карап торып гәҗит битләреннән алып ташлаггырды... Лепаны бераз сонрак, сентябрь аенда Мәскәүдә кулга алып, Казанга озаттылар. Галим Мохәммәтжанов бу этапта үзенен Беренче була алмавын да чамалап азгач, үзен кая куярга белми йөрде. Курыкканы—анын да Лепа артыннан "Черек күл"тә озатылу момкинлеге. Алсмасовны Беренче игеп сайлап куйгач, берара югалып калган булса да, бу халәттән айныгандай булды Вакыйгаларның барышы аңа бөтенләй үк кире дә түгел сыман. Маленков га. Алемасов та миңа ышаналар, мине саклап калырга тырышалар, ахры, дигән уйдан бераз тынычлана гөште һәм һәр адымында шушы ышанычны акларга әзер икәнен күрсәтергә омтылып, эшкә ябышты Болай уйларга сәбәп тә бар—Алемасовка республиканың дилбегәсен тоттырган конне үк. Маленков үз янына нәкъ менә Мөхәммәтжановны чакырды Галим каушап, ни уйларга да белми кергән иде Мәскәү вәкиле янына, аннан кош тоткандай чыкты. Маленков. Сталинга охшарга тырышып, Мөхәммәтжановнын барлыгын да искәрмәгән кыяфәттә, ишекле-түрле йөрештереп алгач, сынаулы караш ташлап. Мөхәммәтҗановка карап катып калды Аннан арган төс белән сорау бирде Әйтерсең бу сорау аның жанында өч атна йөреп, үтенә тигән дә. хәзер генә якты дөньяга чыгарырга форсат туган: —Татреспубликада абруйлы, белемле, яшь, шул ук вакытта халык комиссарлары рәисе йөген дә тарта алырлык тәжрибәле милли кадр бармы?.. Галимнең башына шаулап кан йөгергән кебек булды. Нәрсә дияргә? Әгәр үзенең кандидатурасын күрсәтсә? Бәлки Маленков аннан шундый жавап көтә торгандыр Алай дисәң, кайчан гына өлкә комитетының икенче секретаре итеп сайланды ул. жаваплылыктан кача кебек булып чыкмасмы? Көттереп кенә Галим үз сүзен әйтте: —Бар андый кеше, иптәш Маленков. Дәүләтьяров фамилияле бик төпле егет бар,—дип жавап бирде. —Ана Алемасовнын карашы ничек? Галим сәяси уеннарда шактый чарланып килә иде, хәйләгә күчте. —Иптәш Алемасов вакытында сәяси аренага чыкты ул. Моңарчы ана юл бирмәделәр... —Шәхси делосын туплап бирегез, мин аны Мәскәүгә алып китәм,— диде Маленков,—Тагын берничә кандидатура уйлап куегыз. Монысы үтмәве дә мөмкин .. Болай да борчулы көннәр үткәргән Галим Мөхәммәтжановнын башына янә бер кайгы төште: Дәүләтьяров белән янмасмы, черт возьми. Бәхетенә. Мәскәүдән өстәмә кандидатура сораучы булмады. Әмма тынычланып та булмый, ин нык үткә тигәне—Дәүләлъяров хакында Югары Совет сессиясе булачак көн җиткәнче Алемасов ләм-мим бер сүз әйтми йөрде. Сессия көнне иртән генә, кисәк Мөхәммәтжановны үз янына чакырып: —Рәислеккә без тәкъдим иткән кандидатураны Үзәк Комитет хуплый, Дүләтьяров белән сөйләшеп алсан да була... диде. "Без" дигән сүзне ишеткәч. Мөхәммәтжановнын эченә жан керде Димәк, Алемасов белән анын борчагы пешәчәк! Кайбер катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә Алемасовка ышыкланырлык, “без” исеменнән сөйләрлек берәү кирәк булуы аңлашылмаслык нәрсә түгел, бигрәк тә бүгенге вәзгыятьтә. Куркып, шикләнеп йөрүдән туктарга вакыт! Үзеннен республикада реаль властька ия икәнлегеңне белдерер көннәр җитте, дип куанды ул. Бу минутта ул үзен капкыннан ычкынган затлы киек итеп хис итте. Халык комиссарлары рәисе итеп Әхмәтсафа Дәүләтьяровны бертавыштан расладылар. , . Бу хәлләргә, исән булса, Гомәр агасы, ягъни агабыкаи ничегрәк бәя бирер иде икән? Әле Урта Азиягә китеп, җаваплы Вазыйфаларга билгеләнгәч тә анын әйткән сүзләре исеннән китми “Биек мендең, үз сукмагын белән менденме әллә эткәләп-төрткәләп торучылар булдымы?—дигән иде ул, ана акыл биргән тавыш белән—Үз сукмагың белән менсән, ярый торган эш ул күтәрелү. Этеш-төртешкә калса, андый нәрсә алдаучан була. Тиз түбән очарга мөмкин адәм баласы, андыйлар, күп очракта, аякларына яңадан баса да атмыйлар инде, имгәнеп, зәгыйфьләнеп калатар." Соңгы очрашуда, инде үләр алдыннан моңсуланып ул Әхмәтсафага сәер сүзләр әйткән иде Адәм баласы тешен кыса-кыса доньядан китмәс өчен тырыша-тырмаша Минем менә яшәргә жан тырмашып ятасым килми. Китәргә, тизрәк дөнья белән алыш-бирешне өзеп. Ходай хозурына җитәсем килә —Аптырап калган Әхмәтсафага кызганган шикеллерәк карап торды да, сүзләренә ачыклык кертте —Ике нәрсә үлемемне үкенечле итми, беренчесе- карчыгымнан ятим калгач, мина яшәүнен тәме, мәгънәсе, яме китте, икенчедән—минем сез төзегән денсез тормышта бер генә көн дә торасым килми. Аллаһ дисән. жанга рәхәт, аны куйсаң, тәнгә рәхәт Борынгылар сүзе. Тән рәхәте белән генә булмый шул. жан рәхәтеннән аермасын Ходай. Сез тән рәхәтенә баш куйдыгыз Афәтнен төбе шул. Мин әүвәлге хозурлыклар, иманлы дәверләр хакында уйланып көннәр, төннәр үткәрәм, шул арада гомерем шәменең мае кимүенә сөенеп ятам " Агабыкайнын истә калган соңгы сүзләре шул булды. Утыз дүртенче елда анын үлү хәбәре килде. Тормышның мәгънәсен үзенчә аңлатып, төшендерүче изге затнын китүен Әхмәтсафа эш-мәшәкатьләр белән артык хафасыз гына үткәреп җибәргән сыман тоелса да. Гомәр ага һич көтмәгәндә искә төшеп, йөрәкне нидер яндырып үткәндәй була. Өлкәннәрнсн акыллы сүзләренә, кинәшләренә адәм баласы һәрчак мохтаҗ икән шул. алар исән булганда гына кадерләрен белеп бетермибез, китеп баргач, күпме генә үкенмә, алар инде кайтмыйлар. Хәтердә терелеп, истәлекләрдә генә яши Гомәр агай. Яна тормыш дигәнне аңламады ул. “Бә-әк катлаулы итеп төзисез яна тормыш дигәнегезне. Тормышны катлаулы-катмарлы итеп бетерү өчен акыл күп кирәкми ана. Яшәүдән хозурлык таба алырлык булсын ул, гади, аңлаешлы итеп төзеп карагыз сез аны Кеше иреген чикләми төзегез. Вәт булырсыз блач! Мөселман мөселманча яшәүдә ирекле булсын, носарилар үзләренчә ирекле булсыннар, берберсенә теш кайрамый яшәсеннәр, тормыш корсыннар. Сез ничек төзисез сон’ Кешеләрне бср-берсеннән читләштерәсез, аерымлыйсыз. сәбәпсез дошманга чыгарасыз. Ходайдан узып, кешеләр язмышына хуҗа булмак- чысыз. Илне кулга алырга була ул. Халыкны көтү мисалына калдырып булмый Кайчан да булса тарала ул халык дигән көтү. Язмыш дигәнен бит меңгә торләнә. үзгәрмәс бер генә нәрсә бар, ул—кеше күнеленә ана сөте белән кергән Иман Сөт калыр. Ватан китәр Сөт калыр. Ватан китәр .Атгын тавы өстендә утырган Рәми хәзрәтләрен ачтан үтерде яна блач. мин яшәп азапланам алегә. Ни кызыгы, ни яме мондый яшәүнен? Сәер кешеләр сез. сәер тормыш корасыз..." Ул вакытта Гомәр агайнын әлеге сүзләрен һич тә тынлап торасы килмәгән иде. баксан. дөрескә чыгып бара бит картлачнын сүзләре. Инде аны туктаусыз өскә күтәрәләр, жаваплы Вазыйфалар йөклиләр, ә менә шушы хәлгә күне.лдә аз гына да сөенү хисе юк. Сәер түгелмени?!. I омәр агай вафатыннан сон аны үткәннәр белән бәйләп торган соңгы җеп тә өзелгән шикелле булды .Аны кая барса, ни эшләсә кемдер күзәтәдер, гамәлләренә бәя бирәдер дигән тойгы юкка чыкты, ул инде бер кем алдында да җавап тотмый, мондый жавапнын кемгә дә булса кирәге дә юк. барысы да үз иркендә, барысы да үз жае белән барырга хаклы иде кебек. Үзен халык комиссарлары советы рәисе итеп сайлап куйгач, саран (элекке кебек һәр унышны рәхәтләнеп билгеләп, бәйрәм итүләр бетеп бара нле инде Беркем дә иртәгәсен үзе белән ниндирәк хәлләр буласын белми Ил буенча тоташ кулга алулар бара. ) котлаулардан сон. комиссарлар Советы рәисе бүлмәсенә кереп, күн кәнәфигә килеп утыргач, башында уй туе бөтерелә башлады Эчен нәрсәдер яндырып алгандай булды, урыныннан сикереп торып, тәрәзә янына килде Казансу ярында буш коймәләр чайкала Хуҗалары бер мәл эчендә каекларын калдырып, үзләре каядыр китеп барган сыман Инде хәтер буйлап Мифтах хәлфәнен шәүләсе йөгереп үтте Хәер шәүләсе дә түгел, сүзләре бәгырен яндырып алды: ‘ һай син татар, һай югар. син бит кичә бар булдың, син бит бүген юк булдың! .. Заман синең заманмы, Дәүләтьяр оныгы ’ Дәвер синең дәверме, Дәүләтьяр оныгы?.. Азамат ир тормышың, ничек ил-көн кормышың?.. Ихтыяр тезгенең учыңа уралганмы, әллә ул башкалар кулындамы? Ни кормак буласында, ни кыр- мак буласын, балакай?. Ил-йортыгыз үчлектән җимерелгән, яңа нигезегез ялганнан корылган." Мифтах хәлфә менә шулай уйнатып, чалулатып, фикер җеоен чуалтыбрак сөйли иде. Бу сүзләр Әхмәтсафаның бүгенге халәтенә бәйләнешле дә кебек, юк та кебек, әмма җан урыныннан купты, тынгысызлык йөрәкне талкый, ул дөньядагы һәрнәрсәгә ышанычы югалган хәлдә бөкрәя төшеп кабат зур өстат артындагы күн кәнәфигә кереп чумды. Үз уйларына күмелеп, оеп утырырга шәп икән ул кәнәфи дигәннәре. Кисәк урыныннан ку пкан күңеле бераз тынычланды "Тезген безнең учта булыр, башкача булыр шикелле түгел ул!” Ул эченнән генә Мифтах хәлфә белән бәхәскә кереп алды Мин монда икәнмен, димәк Дәүләтьярныкы дәвер. Абынмаска, егылмаска гына иде беренче айларда ук. Әлегә буыннар сыек, әмма ныгыр алар, көч тә куәт тә арта төшәр, азамат ир яшендә генә ич әле ул Барысы да алда але! Монда утырган һәркем Кыям Абрамов язмышын кабатламас бит инде. Димәк, Кыям абзый үзе дә гаепле шундый хәлгә төшүендә, димәк, алдын-артын карап бетермәгән. . Кешеләргә артык ышанып, кирәкмәгән сүаләр дә ычкындыргандыр әле. Кешеләр янында булырга, азар белән гәп сатарга һәвәс иде ул. Бер дә, бер дә гөнаһсыз алып китеп япмый торганнардыр инде “Черек күл"гә? Сәбәп булмаса, һәркемнән, һәрнәрсәдән кем генә дошманлык эзләп йөрер икән... Озак та үтми яна вазыйфанын “җимешләрен” дә татый башладылар. Ин элек халык комиссарлары рәисенә тәгаенләнгән яна фатирга күченделәр. Эшләр идарәсеннән махсус җибәрелгән йөкчеләр, элекке фатирдагы әйбер-караны эһ дигәнче машинага төяп Гоголь урамындагы егерме бишенче йорт, беренче фатирга китереп бушаттылар. Шәһәрнен нәкъ уртасында, аулак урыңда, иркен фатирга күчеп килгәч, бүлмәдән-бүлмәгә йөргән Хәлимә әбинен куанычы эченә сыймады. —Шушы йортта бәхетле гомер уздырырга язсын, оланнар,—дип, теләк тели-тели һәр бүлмәгә кереп дога кылып чыкты. Әнисенен сөенечтән нишләргә белми, туктаусыз дога укып йөрүен килештереп бетермичәме. Рабига Әхмәтсафаны ишек алдына өстерәде: —Әидәле, бер нәрсә күрсәтәм.—диде ул аяк арасында уралган Маратын читкә этәрә төшеп. Марат исә агач кылычын әтисе бүләк итеп алган әкият китабындагы юлбасар кыяфәтендә болгап, кычкырып җырлап җибәрде: Бог создал вора. А черт прокурора. Эх... Рабига Маратнын колагын нык кына борып алды. Йөзе кызарып чыкты Кеше ишетсә Урамда ни күрсәләр, ни ишетсәләр, хәзер күңелләренә сеңдереп тә өлгерәләр бит болар. Маратны инде әйтәсе дә түгел. Хәерсехзәр бу малаиларны тәрбияләүне әнисе—Хәлимә абыстайга гына тапшырып, ерак китеп булмас. Яхшырак балалар бакчасына урнаштыру җаен карарга кирәк... Әхмәтсафаның башы әйләнгән чак, Маратның шуклыгына артык әһәмият биреп тормады, хатынына берсүзсез буйсынып, ишек алдына чыкты. —Нәрсә җанаш?—диде ул Рабиганын беләгеннән эләктереп,—Әллә тегендә чакырасынмы?-дил, мут елмаеп, ишегалды түрендәге таш сарайлар ягына ым какты -Каннын уйнаган чагы, карчык, кыздырма болай... —Ну сине'..—дип, Рабига ирен читкәрәк төртеп җибәрде.—Юк-бар -газында гына уйлыйсын. Ишеттеңме, Марат нинди урам җырлары өйрәнеп кайткан ’ Марлесы ана иярә. Ике хулиган үстереп ятабыз. Эш-эш дигән ФАКИЛО И» булып, балаларны әни өстенә ташладык та. вәссаләм Беренме сүзем шул иле Аларны яхшырак бакчага урнаштырасы иде Синең момкинлек белән -Бәй. сина әйтмәдеммени але?—дигән булып. Әхмәтсафа сынар кулы белән Рабиганын биленнән эләктереп алды.—Бу мәсьалә хәл ителгән инде, менә сина ике юллама. Марат белән Марлесны иртәгә үк шушы ааресга күрсәтелгән бакчага йөртә башлыйсын —Икенче кулының ике бармагын җәһәт ке1 ю күлмәгенең түш кесәсенә шудырды һәм аннан алсу кәгазь тартып чыгарды Рабига юлламадагы бакча санын күргәч, кулларын чәбәкләп алды. —О-о. элитный бакча бит бу. Сафа җаным Безнен балаларны кертер. ләрме° Әхмәтсафа сүз куертмады, борчылма, дигәндәй Рабиганы үзенә кыса гына төште Инде шаяртудан туктап, сорасы итте: —Икенче серен нәрсә иде. анысын да яшермә инде, шул кадәр каударланып ишек алдына өстерәдең, башка мен төрле шик керде. —Тышкы яктан тәрәзәләрне сана әле. Ничәү?—Чыннан да Рабиганын тавышында серлелек бар иде. Әхмәтсафа сәерсәнеп китте Йортны ашыгып әйләнә-әйләнә тәрәзәләрне санап чыкты. —Сигезәү, карчыгым. Ә нигә кирәк булды бу? —Шуна.—диде Рабига пышылдап диярлек,—Эчке яктан санадым, җиде генә тәрәзә чыга Күзләремә ышанмыйча, өч мәртәбә санап чыктым Менә бу уртадагы челтәр корганы тыштан гына шулай тәрәзә кебек, баксан. ялган ул. эчке яктан такта белән кадаклап, сылап-буяп куелган Ялган тәрәзәле_йортка китереп керттеләр безне Хәерлегә булсын... —Йә. Рәбуш. юк-бар сөйләмә әле Хорафатлар чоры үтте. Тү-тү инде алар Бу йорт хан заманында салынган. Кемнәр ничек кенә үзгәртеп бетермәгәннәрдер Әйдә, әнә Марлес еларга азаплана, керик. — Марат үрти инде аны Һич тиктормас булды шул малай. Үзенә охшаган, .—дип. Рабига өйгә йөгереп кереп китте. Әхмәтсафа папирос кабызып, ап-ак челтәр корылган ялган тәрәзәгә озаклап һәм сәерсснеп-гаҗәпләнеп карап торды. VII Һ әр яна эшкә Әхмәтсафа ат-ял белми ябыша. Эшеннән мәгънә табып, булсын дип йөргәч, нәтиҗәсе дә коттерми, кешеләр арасында абруе арта, анын тирәсенә булдыклы егетләр җыела, шау-гөр килеп серләшәләр, кайчак, чаманы онытып, бәхәскә дә кереп китәләр һәм еш кына бу бәхәсләрдә Дәүләтъяровнын дәлилләре көчлерәк, ышандырырлык була, анын белән килешергә туры килә Бәхәс артыкка китеп, тәртип кысалары бүселеп, әнгәмә күңелсез рәвеш ала башласа. Әхмәтсафаның салмак, ләкин көчле тавышы ишетелә: —Дөрес, әмма алай түгел ул!—ди ул Мифтах хәлфә кебек ун кулынын күрсәткеч бармагын өскә чөеп —Китап менә болай ди!— Елмая төшеп, әле генә очы-кырыс күренмәгән бәхәскә китереп терәгән мәсьәләнең чишелү юлларын санап күрсәтә башлый Зирәк акыл, тимер мантыйк, тәҗрибә һәм белем өскә чыга, бәхәскә нокта куела. Ул халык комиссарлары советына килү белән җентекләп Татарстанда хуҗалык үсеше перспективаларын ойрәнде. Билгеле, монда ана яна нәрсә юк Минзәләдә. Кызыл Йолдыз районында эшләгәндә. Татгосиздат яки V Г^ЗЫЛ атарстан белән житәкчелек иткәндә дә айга берничә мәртәбә өлкә сү. меңдәге җыелыш-кинәшмаләрдә катнаша торды, берсенә берсе охшаш чыгышларны тынлап туеп беткән иде. әмма үзе төп эшкә-ХКС рәисе алынып - һәммәсен яңадан күздән кичерә башлагач, көтмәгәндә -Г: Т С ачылды-бәИ. алга барабыз дип сөйләнгән булабыз, чынлыкта. Р ур нда таптанып гомер үтә икән ич! Хуҗалыкны дәвергә яраклаштырып. ныклы платформага куям дисәң, акыл казаны—һәр яна идеяны үстерерлек, көч-куәт бирерлек Үзәк юк икән бит Татарстанда. Сәнәгатьнең топ моторы— электр энергиясе, әмма зур-зур җитәкчеләр дә электрны фатирларда чекрәеп янган лампа диеп аңлаудан ерак китмиләр. Ярым-йорты белемгә ия надан түрәләргә энергетика куәтләрен үстерми торып, алга китеш булмаячагын ничекләр генә аңлатырга? Үзен Алланың кашка тәкәсе санаучы надан түрә башкаларны ничек эшкә дәртләндерсен ?.. Эшкә төптән җигелеп тарта башлагач кына. Мөхәммәтжановнын туктаусыз: “Кадрлар, кадрлар кирәк!”—дип өзгәләнүен аңлады. Яңаларны үстерү авыр эш, булганын да саклап калу кыен. ӘVМәтсафаның иң үзәгенә үткәне—туктаусыз кулга алулар. Инде бер тармакка булдыклы, белеме, тәҗрибәсе булган кешене табып куясын. Ике- өч атнадан ул "юкка" чыга, баксаң “халык дошманы” икән, кулга алынып, Черек күлгә” озатылган, имеш Белгечләрнең җитмәве һәр адымда сиздерә Күр инде син. Казанда гөрләп барган ТЭЦ төзелешен Алемасов ни өчендер әһәмиятсез дип табып, туктатырга әмер хәзерләргә кушкан икән. Октябрь урталарында Дәүләтьяров бу төзелеш хакында материаллар туплап. Алемасов янына керде. “Беренче” башта Әхмәтсафаны битараф кыяфәттә тынлый башлады. Ничек инде ул кабул иткән карарны кире кагарга мөмкин? Ник кирәк ул икенче ТЭЦ Казанга0 Кемгә хаҗәт ул? Берәү бар, шул бик җиткән. Татарлар көне-төне электр яктысы астында яшәргә маташамы? Ул бер селтәнүдә сүзне өзеп, яна рәисне кабинеттан куып чыгарырга ниятләп кәнәфиеннән күтәрелә төшкән иде, ниндидер көч кире урынына кадаклап куйды. Дәүләтьяров һәр җөмләсен мисаллар белән ныгытып, шундый дәлилләр китереп сөйли бирде, аны туктату өчен ахмакнын да ахмагы булу кирәк иде. Ә Алемасов ахмак түгел, җилнең кай тарафка искәнен тиз төшенде. ТЭЦ төзелешен анын боерыгы белән туктату, гомумән, төзелешне икенче планга капыру—үлемгә бәрабәр икән ләбаса. Тиз арада ТЭЦ төзелеп, электр куәте бирә башламый икән, Казан төпсез чуманга утырып калачак, дип раслый Дәүләтьяров. Бүтән төзелешләр дә графиктан чыгып, Татарстан адәм көлкесенә калачак. Куркыныч сүзләр бит бу, шайтан алгыры! Мәсьәләнең җебен дөрес эләктергән татар малае, әгәр тиз арада Мәскәү күзенә хужалык үсешендәге үзгәреш, алгарышлар белән чалынып алмасаң, сиңа кул селтәргә дә күп сорамаслар. Вакыт уза, күлмәк туза. Барысын да халык дошманы “нарына аударып кына да котыла алмассың Алемасов яхшы белә, хәлләр шундый тизлектә куера ки, көннәрдән бер көнне үзеңнән дә дошман элементы ясарга күп сорамаслар. Энергетика куәтләрен сафка кертмичә, республикада сәнәгатьне алга җибәреп булмаячак. Авыл хуҗалыгына ышаныч юк. янгыр вакытында яуса—иген уна, корылык килсә—ачлык. Икмәк Ходай кугында ТЭЦ төзелешен кичекмәстән беренче чираттагы эшләр исемлегенә кертергә бу хакта шаулый башларга, эш күрсәтү инициативасының Беренче кулындабулуын һәрчак искәртеп торырга кирәк. Ни генә димә, Татреспуб- ликадан бер орден булса да эләктерү фарыз... Әнә, үзәк гәзитләр Мәскәүдә “халык дошманы'нарын кыйраткан прокурорларны орденнар белән бүләкләү тупында саннан санга язып торалар, ул, Алемасов, Казанга килеп күпме кошкычнын башына җитте, эше күренсен дип, әле сентябрь башында гына беп төокем милләтчеләргә, татарны күккә чөйгән ялган тарихчыларга беренче категаоия бирдертергә иреште. Аларны көнендә үк чыгарып аттылар Бу үякта Ржовнын турыдан-туры үзенә хәбәр юллап тора, әмма тимер нарком һлман дәшми Шулай да сентябрь башында булган бер сөйләшүдә Тятөеспубликада өч-дүрт мен контрны жыеп алырга разнарядка бирергә белдергән иде Ежов, зуррак “асыл кошлар ны эләктереп булмасмы лип тә сорады Мәдрәсә шәкертләре тәмам туйдырды, андый эшләрнең кызыгы да үтеп бара дип, шелтә дә белдергәндәй итте. Алемасов комиссар Усманов “эше“ белән ныклап кызыксына башлавын әйтеп куйды Бу инде ничарадан бичара, үзенең дә кайбер телгә алырлык эшләре булуын искәртү өчен сөйләнеп азаплануы иде. Усманов Мәскәү өчен никадәр кирәктер, ләкин Казанда анын абруе искиткеч зур. Усманов турында сүз чыккач. Ежов кайнарланып. Алемасовнын кулын кысып атлы —Ниһаять, ниһаять. —Ежов мәкерле елмайды — Еланнын ин агулысы синен кулда икән Солтангалиевтән сон икенче дәрәжәдәге дошман ул. Александр Михайлович. Бу бәндәне чиста суга чыгарырга күптән вакыт. Белеп тор. Усманов—игелексез нәрсә. "Татреспубликада радионы беренче булып мин оештырдым, —дип мактанып йөри икән. Халыкны ышандырып бетергән шушы ялганга Бу хакта материал килеп кергәнгә байтактан, инде Усмановнын яз көне үк кулга алынуы турында хәбәр иттеләр, ә результат күренми. —Җитешеп булмый, иптәш Ежов. Бер милләтче—контрреволюционернын телен ачу өчен генә күпме коч сарыф ителә. Татарлар кадәр кире, үжәт халык... —Халык түгел, ерткычлар! Мин сине аңлыйм, әмма ялганга чик куярга кирәк. Беләсен килсә, иптәш Алемасов. әле мең тугыз йөз егерме беренче елда ук мин Казанда беренче радио түгәрәкләре оештырган кеше. Моны исәпкә алмый, радио оештыру эшен Усманов исеме белән бәйләү, ахмаклык кына түгел, ин зур сәяси хата, күренекле Совет җитәкчеләренең хезмәтләрен таптау'—Ежов тушен киереп куйды —Усманов—милли армия төзим дип Тронкий алдында шуышып йөргән кеше, сөяген сөяккә аерыгыз, әмма кирәкле фактларны каерып алыгыз үзеннән. Анын һәр күзәнәге шпионлык информациясе белән тулышып, шартлар дәрәҗәгә җиткәндер инде Сез. беркатлыланып, теле ачылуын көтеп, төрмә ипие белән симертеп ягасыз. Вак-төяк шакаллар белән вакыт сарыф итәсез, ата дошманнарга кулыгыз житми! Солтангалиевнс дә Татарстан карамагына бирәбез. Галимҗан Ибра* һимов Менә эш фронты сезгә! һәркайсы йөз милләтчегә торырлык эшләр болар Кирәклесен сыгып чыгара алсагыз, тырышлык тиешенчә бәяләнер Әлегә эш күренми, мактыйсы бик килә. әмма... әмма... Минем тарафтан сина йөз процент ышаныч, алга, иптәш Алемасов! Дәүләгьяровнын ТЭЦ төзелеше турындагы сүзләреннән соң бер тын калып, шулар хакында уйланды, аннан кинәт күтәрелеп, бу тынлыктан сон ни буласын, ни ишетәсен белмичә тилмереп утырган рәискә күз ташлады да. ниндидер саңгырау тавыш белән сорау бирде. —Усманов хакында беләсеңме. Дәүләтъяров9 —Шамил Усмановнымы? —Димәк, беләсен... Комиссар Усмановнын кулга алынуы хакында хәбәрдар иде. Мондый очракта нәрсә дияргә9 Сорауның юктан гына бирелмәвен яхшы андый Әхмәтсафа. —Бсләм дип әИтү өчен, кеше белән бер пот тоз ашарга кирәк, иптәш Алемасов. Гражданнар сугышы чорында, аннан сон бер-ике мәртәбә очрашырга туры килде анын белән. Атемасов жавапны тынлап тормастан. Усманов хакында ничек көтмәгәндә сүз кузгатса, шулай ук тиз туктатты да. —ТЭЦ дисен инде син. Төзелешне җанландыру өчен нәрсә эшләргә кирәк беренче чиратта? —Кадрлар юк. иптәш Алемасов. Шунсыз зур төзелешне хутка җибәреп булмаячак. —Кадрлар кая сон алар9 Булганнары кая киткән дим.Тиктомалдан төзелеш корып жибәрмәгәннәрдер бит9 —Булдыклы кадрлар... кулга алынган... — Халык дошманнарын" булдыклы кадрлар дип атарга ничек телен әңтәнә. Дәүләтъяров9 Үз акылындамы син?-Алемасов кызып китте, чөнки эцтагы күп инженерларны нәкъ менә ул килгәч кулга алганнар иде — НКВД оер генә кешене дә гаепсезгә кулга алганы юк. Кулга алынган икән, димәк гаепле Беләсен килсә, аларнын һәркайсы үз гаепләрен таныдылар инде. М авырлык белән, таш-тимер каршылыклары күрсәтәләр, әмма таныйлар. Шуның ен дә дошманнар дип атала алар... Гаепне тану—исбатлауның патшасы! Дәүләтъяров чыгып киткәч, Алемасов янә уйга калды. Кемнәр ботерелә анынтирәсендә, беренче ударны кемнәрдән көтәргә? Өлкә комитетында, халык комиссарлары советында. ТатЦИК та вазыйфа башкаручыларның һәркайсын кат-кат күздән кичерде Әмма ике кеше генә әлегә саруын кайната иде— осрсе, икенче секретарь, әле ике-өч ай гына Беренче урынына дәгъва кылып йөргән Галим Мөхәммәтжанов, икенчесе—нык ихтыярлы, белемле, күзгә туры карап сөйләшүче халык комиссарлары советы рәисе Дәүләтъяров. "Егетне ныклап өйрәнергә кирәк! Мөхәммәтжанов белән Дәүләтъяров анын кешеләре түгел. Ул аларны белми, үзе үстергән кадр дип тә әйтә алмый. Болар, яшь булсалар да. теге буыннан калган мирас, аларның микроблары белән туенып өлгергәннәр Жай чыккан саен аларның жырын җырлаячаклар. ” Алемасов телефонга үрелгән иде, секретарь кабул итү бүлмәсендә Мөхәммәтжановны көтеп торуы хакында хәбәр итте. —Керсен,—диде беренче секретарь, нигәдер сөенгән шикелле. Мөхәммәтжанов кабинет буйлап йөгереп кенә үткән шикелле тоелды. Аның йөзендә ризасызлык билгеләре ярылып яткан кебек. Алемасов астан гына аңа күз төшереп алды да, ниндидер кәгазь кисәген укып-өйрәнгән булып утыра бирде. Икенче секретарь сүз башларга җыенып, тамак кырды. —Ни бар. Мөхәммәтжанов? —Нәрсә дип әйтим, иптәш Алемасов?.. Дәүләтъяров белән киңәштем дә... —Кайчан өлгердең? Дәүләтъяров әле генә миндә утырып чыкты. ТЭЦ төзелеше хакында кызыклы фикерләре бар. Кстати, минем фикергә каршы килмиләр алар. Төзелешне кичекмәстән беренчел эшләр исемлегенә куярга кирәк. — Шуңа кердем дә, иптәш Алемасов,—Мөхәммәтжановның йөзе яктыра төште —Хәтерегездә булса, мин дә бу хакта сүз кузгатып караган идем... Төзелешне туктату урынлы булмас, дип. —Сүз кузгату гына җитми, иптәш Мөхәммәтжанов, дәлилләр, масштаблы фикер кирәк! Онытма, минем ТЭЦ төзелешен туктатам дигән чагым булмады Каян килде бу сезнең башка9 Дәүләтъяров белән икәүләшеп мәгънәсез нәрсә уйлап тапкансыз. Чүбек чәйнәп, май ясаучы осталар! ТЭЦ төзелеше пүчтәк нәрсә түгел, иптәш Мөхәммәтжанов. Куәтле энергетика базасына ирешми торып, республиканы индустриаль төбәккә әйләндереп булмаячак. Алемасов ХКС рәисе сүзләрен кабатлап утыруын абайлап, шып туктап калды. —Дөрес әйтәсез, иптәш Алемасов —Мөхәммәтжанов “нәкъ безнең шикелле үк” димәкче иде, бәхәскә кереп китүнен ни-нәрсә белән бетәсен чамалап, тынып калды. —Ну сез, татарларны!—Алемасов җинел генә урыныннан торып, Мөхәммәтжәнов каршысына килде.—Эгоизм чире көчле сездә. Берегез чак кына эш күрсәтсә, хәзер аның түбәсенә дегетле чиләк каплап куярга омтылыш башлана. Дәүләтъяров ТЭЦ төзелеше турында уйлаганын әйтеп, чыгып китәргә өлгермәде, инде син дә нәкъ шушы ук мәсьәлә белән минем янга килеп кергәнсең. Ничек аңларга моны? —Дәүләтъяров белән без фикердәшләр... Ана карата бернинди каршылыгым да юк. Сез ни өчен алай уйлагансыздыр?.. Алемасов авыз чите белән елмайды. Усал елмаю иде бу. —Әчегә каршылык юк, диген... Алдагысын күрербез. Шулай да Ләучәгьяров өчен Байчуриннар белән “сугышып" йөрүеңне онытма син,— Әлеге сүзләрдә лә киная бар сыман тоелды.-Вәзгыятъ таз үзгәрә, иптәш Мөхәммәтжанов. Кадрларны сайлап алу бер нәрсә, аларны тәрбияләү, әп гчәнлекләрен анализлап тору икенче нәрсә. Мина бер көндә Дәүләгьяровка кагъшышлы өч хат килеп керде. Шулар белән таныштым да... —Кая сон ул хатлар? Кемнәр яза. ни турында язалар? —Әйтәм ич. Дәүләтъяров хакында язалар, причем. ышандырырлык итеп язылган ул хатлар. Татарча булгач, тәржемә итеп бирделәр. Хатларның эчталеге белән танышып чыккач, жаннын тынычлыгы китте, фактлар кызыклы гына Берсен Кәрим Хәрәмуллин дигән кеше яза—ул Дәүләтьяровнын авылдашы, анын сәүдәгәр малае булуын хәбәр итә. Анкетада Дәүләтъяров үзен батрак дип күрсәтә Алдашу на лицо, иптәш Мөхәммәтжанов. Икенче хат—аноним Хат язучы дәлилләп Дәүләтьяровнын күрә торып милли кадрларга өстенлек бирергә маташуын күрсәтә. ”Кызыл Татарстан“да эшләгәндә тәнкыйть материалларын бирдертми үзәкләренә үткән журналистларның Моңа да мисаллар бар Өченчесе—Минзәлә. Буа якларында партия эшләрендә кайнаган Шәмтиев дигән иптәштән. Ул Дәүләтьяровнын коллектиалаштыруга ышанмавы, ана каршы булганлыгы хакында хәбәр итә. Җиттеме'* Нәрсә, тагын Абрамов. Байчурин чорына кайтабызмы?.. Мөхәммәтжанов исәнгерәгән хәлдә тора бирде. Әлеге мәсьәләгә үзен дә шартлатып бәйләп куярга мөмкин икәнлекләрен яхшы белә иде ул. —Нәрсә дип әйтергә дә белмим. Фактларны тикшерергә кирәктер башта, иптәш Алемасов Ашыгып, тастагы су белән баланы да тышка чыгарып түкмик. —Ничек белмисен ’—Алемасов тантана итә иде —Фикердәшләр дисен ич Фактлар раслансамы *! Син ни карадын. үзеңнең кадр бит. сорау синнән булачак! Мохәммәтжановнын тәне кызыша иде. Ул карашын идәнгә төбәде —Нишлибез, иптәш Алемасов. Минем өчен көтелмәгән хәл булды. Ә.ълә ничек —Оялмыйча миннән сорап утырасын. Нишлибез, имеш. Хатларны Михайловка тапшырам, тикшерсен1 Ә син бу сөйләшү хакында шым бул. ТЭЦ икән ТЭЦ. эшләрбез, юкка борчыласын. Мөхәммәтжанов! Михайлов күптән түгел генә НКВД наркомы итеп Татарстанга җибәрелгән, Тулада халык дошманнарын фаш итүдә гаять тырышлык һәм өлгергәнлек күрсәткән кеше Мохәммәтжановнын астына су кергәнен сизенеп. кызара-бүртенә әлеге вәзгыятьтән чыгу юлын эзләп азаплануын күзәткәндә. Алемасовнын уенда бер генә нәрсә иде—разнарядкадагы өч-дүрт мен дошманның икесен ул инде төгәл белә, калганын вакыт хәл итәр...