Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевка 70 яшь

МОҢ ЭЧЕНДӘ АСЫЛТАШ оң! Бу сүз күңелне галибанә балкып аткан алсу таңнарга, Кояшның илаһи жылы нурларында хозурланган көн үзәгенә, кызгылт-комач шәфәкъ бизәгенә, айлы кичнең йолдызлар белән чигелгән зәңгәр күк гөмбәзенә... тагы да әллә нинди сихри, серле, могжизалы дөньяга сәяхәт иттерә. Хәер, бөтен галәм моң өрфиясе эчендә изридер ул. Дөнья үзе моң катыш яралгандыр, бәлки... Җир белән күкнең кайнар мәхәббәт жимеше булган адәм баласы да үз моңы белән туа. Моңнар гаммасы композиторның көй уйнау коралына күчә, шагыйрьнең шигьрияте тукымасында кәрәзләнә. Илдар Юзеевны еш кына «моңлы шагыйрь*, «яшьлек шагыйре*, «тормыш шагыйре* дип атыйлар. Шагыйрь ижатында фәлсәфи фикер, аң дулкыны, яшәү турында уйлану «коры* сүзләр белән әйтелми, төрле поэтик бизәк, сурәтләү-тасвирлау чарасы, мәгънә, моң ярдәмендә гамәлләшә. Моң шагыйрьгә тормыш фәлсәфәсен символлаштыруга ярдәм итә. Бер уйласаң, тормыш үзе моңнан торадыр әле. Анда—матурлык та, илаһилык та, мәхәббәт тә... барысы да бар. Илдар Юзеевның «Таныш моңнар* поэмасының исеме үк шуларга ишарә ясый. Халык йөрәгенә ул моң дулкыны булып ябырылды. Меңнәр, миллионнар шашып укыды аны. Ун елдан артык радиодан яңгырап торды. Халык аны, чыннан да, тормыш моңы дип кабул итте. Заман давылы турында язылган сәхнә драмасы кебек яңгырый иде ул радиода. Безнең якларда Резидә дигән исем ишетелми иде әле. Поэма басылганнан һәм радиодан тапшырылганнан соң, язгы ләйсән яңгырдан чистарып калган жир битендә баш калкыткан чәчәкләр кебек, Резидә исеме күбәйде дә китте. Резидә исеме халык күңеленә моң булып керде. Димәк, халык моңын жырлый белгән шагыйрь. Шул моң кәгазьгә яки басмага шагыйрьнең каләм очыннан гәүһәр булып түгелә. «Борчылу* исемле шигырьдә аның чыннан да шулай икәнлеген күрәбез. Әрсез дигән атым таратмаган. Тик аласын алдым. Ни алдым Күктән—нурлар, Җирдән—тәмнәр, Табигатьтән моң алдым. Каеннан—су, Таңнардан чык, Кыңгыраудан чың алдым. Үз йөрәгеңдәге моңны табигать йөрәгендәге моң белән бәйләп язу Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Утыз Имәни. Кандалыйлар заманыннан килә. Аның матур М өлге-үрнәкләрен Г. Тукай, Г. Ибраһимов күрсәтте. «Күктә ни булмас дисең, очсыз кырыйсыз күк бит ул»,—ди дә Тукай шигырьләрен җир моңы, күк йөзе моңы белән бәйләп яза. «Диңгездә* исемле хикәясендә Г. Ибраһимов болай ди: «Карыйсың да үзеңне, дөньяңны онытасың, хыялың, гүя, сине икенче дөньяларга, матурлык, изгелек белән, шигърият белән тулган яңа илаһи галәмнәргә алып китә*. Матурлык, изгелек, шигърият белән тулган яңа илаһи галәм нинди ул? Зур галимнәр, алтын башлар бу хакта һаман баш 10. .к V . м I вата. Бу—бер. Икенчедән, шул фикернең эмоциональ-экспрессив куәтен Г. Ибраһимов омоң* сүзе белән дә көчәйтеп куя: «Бераздан диңгез төбеннән моң гына нурлы ай күтәрелә*. Илдар Юзеевның әлеге строфасындагы җир йөрәге белән күк йөрәге тоташ икәнлек турындагы поэтик фәлсәфәсе Тукай һәм Ибраһимовлар фикере белән аваздаш бит. Күктән—нур, жирдән тәм ала шагыйрь. Әмма көндезге кояш нуры, төнге ай нуры гына түгел бу. Кояш-ата. үз планета-балаларын ияртеп, тулпар-коштай оча-җилә бирә. Чиксез галәмдә мондый галактикалар бихисап. Алар үзәгендә—кояш кайнарлыгыннан мең-мең артык кайнар, кояш зурлыгыңнан йөз-йөз кат зур булып, мөбарәк тәсбих төймәләредәй тезелгән биниһая гигант йолдызлар. Ә күк. фән һәм дин раславынча, җиде кат. Ләкин алай гына да түгел ул. Фән аның яңадан-яңаларын эзли, билгесез чиклеккә караш ташлый, хыял-фантазиясен әллә кайларга сәяхәт иттерә... Шагыйрь күңеленә нурны әнә шулардан ала. Ә шагыйрь барысын да чәйнәп салмый. Бу хакта Г. Ибраһимовның да әйткән фикерләре бар. Аныңча, язучы, шагыйрь идеяне үзе әйтеп бирергә тиеш түгел (соңгы вакытта шагыйрьләр моның белән нык мавыга), моны аның сүз серләре әйтеп торсын. • Сүзнең эче—алтын, тышы—көмеш*.—дигәнне Абай шуңа әйткәндер. Бу очракта Илдарның «нур*, «тәм» дигән сүзләре эчендә, чыннан да, гаять серле фикер алтыны бар. Аз сүз белән күп мәгънә аңлатуның гүзәл бер үрнәге бу. Илдарга хас булганча, гади генә әйтелгән, әлбәттә. Шигърият гадилегендәге матурлык бу. «Җир тәме» дигәнне халык аңлый. Бу хакта ул уйлана, баш вата, бөтен матди байлыкларны барлый, хозурлана да хәтта. Ә инде күк нуры аның өчен—рухи байлыклар хәзинәсе. Ләкин күктән нур, җирдән тәм генә түгел, табигатьтән «моң»да ала шагыйрь. Моң «нур», «тәм* сүзләренә яңа эстетик зәвык өсти. Шагыйрь йөрәгенә алынган бу моң, зур фәлсәфи мәгънәгә әверелеп, поэтик юллар тукымасында нәкышләнә. Димәк, моңга бәйләнешле фикер шагыйрьнең күңел сандыгында бикләнеп калмый, басмага күчә, аннан соң миллионлаган укучылар йөрәгенә эстетик шифа булып ята. Бу фикернең каен сулары, таң чыклары, кыңгырау чыңнары белән бәйләнүе әлеге матди байлыкны, рухи халәтне киңәйтеп җибәрә, тормыш-көнкүреш, яшәеш асылы төрле яклап күз алдына килеп баса. Уртасында—Кеше дигән галиҗәнап. Биредә катлаулы-абстракт метафора да, чагыштыру да, эпитет та юк. Ә инде гомумкулланыштагы сүзләрдә образлылык та, идеялелек тә, эмоциональлек тә, аз сүз белән күп мәгънә аңлату да, җанлы картина да бар. •Таныш моңнар*дагы яшь егет белен яшь кыз арасындагы мәхәббәтне чагылдыручы моң, өслүби-стилистик алым буларак, Илдар Юзеевның поэтик дөньясында һаман дәвам итә. Аның моңы вакыт вакыт атабыз Адәм, анабыз Хава кавышкан, дөнья яралган чакларга да сәяхәт итеп ала. Без аның шулай икәнлеген «Мәхәббәт китабы» исемле поэмасыннан укып беләбез: • Мәхәббәт* дип әйтү белән, беләм: яна жшр көтәбез жырчыдан... Мәхәббәт ул—телдән төшми торган Иң борынгы моңлы жыр сыман. Уй-хисләрнең иц жылысын эзләп. Саф дөньяга карап юл чыгам. Әйе, моңлы җырлар бик борынгыдан килә. Аларның мәхәббәт белән бәйле булганнары да бихисап. Шагыйрь уй-хисләрнең иң жылысын эзләп, саф дөньяга карап юлга чыга. Мәхәббәткә ничә яшь булу турында сорагач, мәгарәдәге ташлар да, тынып калган вулканнар да, иске каберләр дә, дөнья тарихлары да җавап бирми. «Мирас» журналының бер санында Зыя Камалиның «Акыл һәм инану фәлсәфәсе» дигән хезмәте басылып чыккан иде. Автор анда кешенең акылы, уй-хисе, талант-сәләте, моңы... һәммәсе үзе белән бергә туу турында әйткән иде. Уңган ана баланы карынында чакта ук тәрбияли башлый. Биш айдан бала күңеле тышкы дөнья белән бәйләнә. Шул чорда ук ул ананың жыр- моңын да кабул итә ала. Димәк, якты дөньяга моң белән дә туа. Шагыйрь болай ди: • Мәхәббәткә ничә яшь?* дисәгез. Мәгарәдә ташлар дәшмәстер... Мин жырларны тыңлыйм: ул. мөгаен. Моңлы көйләр белән яшьтәштер. Ананың илаһи-самими мәхәббәте балага карында чагында ук жыр моң белән дә бирелә икән, бу очракта сөю мәхәббәт, чыннан да, моңлы көйләр белән дә яшьтәш булып чыга. Тормышта барысы да капма-каршы: яхшылык—яманлык, шәфкать лелек—шәфкатьсезлек, аклык—каралык... Шагыйрьнең моңы да гел генә фәрештәләр канатына төялеп килгән саф ак тойгылар түгел. Аларның кара тискәре булганнары да бар. Яки моң. яшәеш кануннары таләп иткәнчә, капма- каршылыклар давылында тибрәлә. Хәер, бу үзенчәлек шагыйрьдә «Таныш моңнар«дан ук килә. Ә инде «Мәхәббәт китабы»нда моң галәм яшәеше ташкынының уртасында: Кыргый багланышлар хөкем сөргән. Тыныч кына аккан дөньяда Иң көчле дәрт, моңсу шатлык туган, Фаҗмгнлар арткан дөньяда. Абай әйткәндәй, әгәр сүзнең эче алтын, тышы көмеш булса, телнең асыл гәүһәрләре булып исәпләнгән фразеологик әйтелмәләр ул алтын һәм көмешкә яңа сыйфат ялтыравык өсти. Ачар халык иҗатында, беренче язма әсәрләрдә дә күп очрый. Татар фразеологиясен Тукай. Такташ. Туфан. Хәкимнәр бик нык эшкәртә... Илдар Юзеев та аның матур үрнәкләрен күрсәтә. «Мәхәббәт китабы* поэмасында шагыйрь моңы соңгы чиктә хәзерге чорның авыр, тирән, социаль фәлсәфи каршылыкларын гаҗәп үткен, образлы, мәгънәле, хнс-тойгыларга бай фразеологик әйтелмәләр ярдәмендә чагылдырыла. Югары аң хөкем сөргән жирнең йөзен вакытлыча караңгылык чорнап ялгав. Йоклый адәм балалары изрәп-арып, миллиард акыл һөм миллиард жан ялга талган. Берәү матурлыкны төзеп арган, берәүләре төзегәнне өзеп арган. Иксез-чиксез яхшылыкны күтәргән җир. иксез-чиксез явызлыкны үткәргән җир бервакытны яманлыктан сыгылыр сыман, сыгылыр да күк йөзенә егылыр сыман. Ычкынмый җир... нидер аны тотып тора, явызлыклар яхшылыкны йотып тора... Ә яхшылык һаман, һаман шытып тора,— аек акыл һәм җан җирне тотып тора. Шушы юлларда 12 фразеологик әйтелмә бар. Халыктагы «чорнап алган*, «изрәп йоклый*, «йотып тора» кебекләре әзер килеш кулланылган. Ләкин гел әзер белән эш итү чәйнәп биргәнне йоту була. Ул шагыйрьнең сүз сәнгате остасы икәнлеген расламый. Шуңа күрә әдип аларны үзгәртә дә. Илдарда да шулай. Аның фразеологик әйтелмәләрен төзүче сүзләр арасына башка лексик берәмлекләр керә, йә булмаса бер сүз белән алыштырыла. Халыктагы «яхшылык җирдә ятмый* дигәнне автор «яхшылык һаман, һаман шытып тора* дип үзгәртә. Илдар үзе дә яңа фразеология ясый: «югары аң хөкем сөрү*, «җансыз ялга талу*, «матурлык төзеп ару», «төзелгәнне өзеп ару», ♦ җирнең явызлык үткәрүе*, «яманлыктан сыгылу*, «җирнең явызлыкны, яхшыны йотуы», «җирне аек акыл тотып тору». Фәнни телдә моның термины да бар: халык иҗат иткәне—«традицион», үзгәртелгәне—«трансформацияләнгән*, язучы үзе иҗат иткәне—«индивидуаль*. Илдар күбрәк соңгы икесе белән эш итә. Аның шулай икәнен югарыдагы өзек тә күрсәтеп тора. Андый мисаллар башка әсәрләрендә дә бик күп. Аларны санап чыгу максатын куймадык, бер мәкаләдә бу мөмкин дә түгел. Кыскасы, татар фразеологиясен эшкәртүдә Илдар Юзеев классик өлге- үрнәк күрсәтте. Шушы бер өзектәге фразеологик әйтелмәләрдән генә күпме сүз-сурәт, мәгънә, хис-тойгы. Алар җырлап тора. Көй-моң белән сугарылган. Моң биредә югары аң белән бәйле. Шигърияткә җан, кан өстәүче, андагы «тәмле* сүзләргә канат куючы, образлылыкны мәгънә һәм хис-тойгы ягыннан янә көчәйтеп җибәрүче, әсәргә яңа эстетик сыйфатлар өстәүче сурәтләү-тасвирлау чаралары белән эш итүдә дә Илдар Юзеев югары сәнгатьлелек маһирлыгы күрсәтте. Аның поэтик тукымасында халык иҗат иткән традицион чагыштыру, метафора, эпитетлар да бар. Шулай да ул мең мәртәбә чәйнәлгән, тапталган, бизәге җуелган, «укасы коелган» сурәтләү-тасвирлау чараларыннан качарга, телнең эчке үсеш кануннарына «комачауламаслык» итеп, үзе яңаларын иҗат итәргә тырыша. Бу. бәлки, «качу»да түгелдер. Яңача уйлау, яңача фикер йөртү, яңа эстетик идеалларның яңа поэтик бизәкләр эзләргә мәҗбүр итүедер. Әсәрнең идея- эчтәлеге, ул чагылдырган чор, яңа эстетик сыйфатлар таләп итә моны. Хәер, бүгенге хәл-әхвәл, тормыш-көнкүреш, вакыйгаларны гына түгел, дөнья яралгандагы җан ияләрен тасвирлаганда да яңа сурәтләү чаралары белән эш итәргә тырыша шагыйрь. «Мәхәббәт китабы» поэмасындагы «Адәм белән Хава очрашуы» бүлеген алыйк. Җир йөзендә әле бер генә йөрәк бар: Адәм яши. Ә табигатьтә өстен көчләр—ерткычлыклар. Шәфкатьсезлек, акылсыз дәрт хөкем сөрә. Җир буйлатып Адәм бер ялгызы килә. Ком-сәхрәләр, дала-кырлар, таулар аша. Карурманнар, дәрья-сулар артта кала. Бервакытны сызылып алсу таң атканда. Могҗизадан хәйран калып туктый Адәм. Туктый Адәм, күзләр зуп-зур ачылганнар, авыр күсәк ихтыярсыз төшә кулдан... Нәрсә соң бу: күпме гомер кичереп тә Җир йөзендә мондый хәлне күргәне юк: тай ялыдай елым-елым ике толым... Кара күзләр—ал-ак карда ике йөзем... Тулган айдай күкрәкләре тирбәләләр, Чәчәк сыман ачыла гөл-керфекләре... Җиргә яңа туган сыман карый Адәм: бу нинди ямь. нинди балкыш күрелмәгән... Серле дөнья тәкъдим итә баласына Табигатьнең бар сафлыгын, нәфислеген, Юкка гына эзләгәнсең зәңгәр күктән. Эзләгәнең син яшәгән жирдә икән.. Анабыз Хаванын кыяфәтен, образ-сыйфатьш, куәтен күрергә, күз алдына китерергә кем генә хыялланмый икән?! Аны тасвирларга сурәтләү чарасы табу да авыр. «Тай ялыдай елым-елым ике татым» дигән чагыштыруда аның тышкы матурлыгы гына түгел, эчке җегәрлеге. елгырлыгы, үткенлеге дә чагылдырыла. Шагыйрьнең тайны сайлавы да образлылык ягыннан бик отышлы. Тай— атларның яшьлек чоры. Киләчәктә барлык балаларның анасы булачак Хаваның яшьлек вакыты. Ул әле яшь тайдай ярсын-ашкынын йөри. Риваятьләрдәге жир һәм күкне бер итеп гизгән Тулпар шикелле. Шагыйрь шулай да Тулпарны сайламый. Чөнки монда тарихи чынбарлык кирәк. Хаваның чәчен тан ялына чагыштыру—үзе җанлы картина, сүз-сурәт, сөйкемле-гүзәл образ. «Елым-елым ике толым* дип әйтү дә әдәбиятта очрамый кебек. «Елым» сүзлектә юк. Аны ялгыз килеш кулланып та булмыйдыр: «елым ике толым» дип әйтеп булмый. Шуңа күрә шагыйрь: парлы яки кабатлаулы сүз ясарга мөжбүр булган. «Елым- елым ике толым «да матурлык кына түгел, батырлык чаткылары да бар. Күкрәкне (бу очракта хатын кыз күкрәгендәге ике йомарламны) айга чагыштыру халык телендә дә юк. әдәби әсәрләрдә дә очрамый. Ә менә Хава өчен ул килешеп тора: аның һәр әгъзасы якты идеаллар белән балкый. Болардан тыш шагыйрь Хаваның рухи һәм җисмөни көчен, гүзәл сыйфатларын сурәтләү-чагылдыру өчен төрле-төрле тасвирлау чаралары куллана. Адәмнең Хавага карашында әлеге җир һәм күк йөрәгенең тоташ икәнлеге дә ачыклана: Җиргә яңа туган сыман карый Адәм: бу нниди ямь. нинди балкыш күрелмәгән.. Серле дөнья тәкъдим итә баласына Табигатьнең бар сафлыгын, нәфислеген Юкка гына эзләгәнсең зәңгәр күктән. Эзләгәнең син яшәгән жирдә икән... Ашкынуың, җилкенүең шуңа: җаның нәзакәтлек, җылылык һәм назлау көткән. Мәхәббәттә зур шатлык та. олы йөрәклелек тә. боек хис-тойгылар да. аларга капма-каршы булган җитди авырлык та. борчылу кайгырулар да. җиңү җилкенүләр дә...—барысы да бар. Бу идея Илдар Юаеевның «Таныш моң нар»ыннян килә. Шагыйрь дөнья табигать авырлыкларын жиңә-жинә кавыш кан атабыз Адәм, анабыз Хаванын дөнья зурлык мәхәббәтен бирә ала. шундый осталыкка ирешә. Дөньяга, яшәешкә, бәндәләргә зур сөю-мәхәббәт килә Болан ди шагыйрь: Җирдә туп СӨЮ дигән иң гади хис. тормыш күрке, гүзәл тойгы, акыллы ямь... Ике җанны очраштырган Табигатькә һәм очрашкан Адәмго дан. Хавага дан! Сөю моңы килә! Мәхәббәт моңы килә! Яшәү моңы килә! ... Гөл бакчасына барып керсәң, мең төрле чәчкәләргә сокланып карап торасың. Барысы да матур. Өзәргә кирәк икән, кайсын сайларга белми апты рыйсың. Илдарның поэтик бпкчасында да шундый ук хис-тойгы кичерәсең. Аның үзенә генә хас поэтик бизәкләре шулкадәр күп. анализ өчен кайсын сайларга белми аптырыйсың. Язмабыздагы бу мисаллар зур гөл бакчасыннан өзгән берничә чәчкә кебек кенә. Нәтнжә итеп шуны әйтәсе килә: Илдар Юэеев табигатьтән халык йөрәгенә бирелгән бөтен моңны үз йөрәгенә ала да. аны халык йо!>әгенә үзләрснекеннән дөбяерак, матуррак, мулрак итеп кире кайтарып бирә. Поэзиясе һаман тирәнәя бара. Аның поэзиясендә Кол Галилар. Тукайлар. Такташлар. Хәсән Туфаннар моңы бар. Бүгенге диңгездәй киң татар поэзиясенә дә ул шул моңнар аша килде- Хәзер инде үзенә генә хас бай моң белән тантана итә. Киләчәк буын шагыйрьләргә аның шифалы йогынтысы булмый калмас Суфиш ПОВАРИСОВ. 

 

ШАГЫЙРЬ ТУРЫНДА—КАЛӘМДӘШЛӘРЕ

Алгы сафтагы шагыйрь

Егерменче елларда тынгысыз Такташның әдәбиятка килүе олы вакыйга буларак кабул ителгән иде Аның кебек үк. беренче адымнарыннан үзенә игътибарны җәлеп итәрлек шагыйрь күренгәнче, шактый озак көтәргә туры килде 1955 елда шагыйрь Илдар Юзеевнын «Таныш моңнар» поэмасы басылып чыкты. Ул шунда ук киң катлам укучылар арасында шөһрәт казанды. Чыннан да, Илдар Юзеев башка бик күп каләмдәшләреннән үзенчәлекле тавышы белән аерылып тора. Бу тавышта Такташ авазы да тоемлана Илдар Юзеев халык шагыйренең җанга ятышлы традицияләрен остазы туктап калган ноктадан алып китте. Шул ук вакытта ул, шагыйрь буларак. Җәлил шигъриятен дә чит итмәде. Кыскасы, Илдар Юзеев турында һич тә икеләнмичә, ул—заман шигъриятенең иң матур традицияләрен үзенә туплаган бәхетле шатыйрьләрнең берсе дип әйтәсе килә. Илдар Юзеев иҗатында җылы лирика, героика һәм патетика белән үрелеп, үзенә I енә хас стиль барлыкка китерә. Юзеев реализмы романтик ашкыну белән заман яшьләренең бай рухи дөньясын җырлауга юнәлгән. Хәсән ТУФАН, 1968

Башкалар да яшьлекне җырлаган. Ләкин алар үтеп барышлый г ына, үзләренә кагылган өлешен генә җырлаган. Илдарның иҗаты башыннан ахырына кадәр яшьлек турында, аның чордашларыннан бу теманың стихиясенә кереп, үзенең тәмам романтикасына әйләндергән башка бер шагыйрь дә юк. Ул картайганчы яшьлектән айный алмый торган шагыйрь булып калачак. Такташтан сон... Такташ «Урман кызы». «Мәхәббәт тәүбәсе», «Алсу»лары белән яшьлекне исертеп кизте һәр чорнын үз яшьлеге, беркайчан да кабатланмаган үз мәхәббәте, һәр чорның үзенә хас проблемалары, янулары, көюләре Кыскасы, үз Резидәләре. Миләүшәләре. Янар чәчәкләре бар. Аларны шулар арасыннан күтәрелгән шагыйрь генә җырлый ала. Иллар Юзеев поэмаларын күтәренке рухлы, романтик рухлы либез. Мин. гомумән. поэзиягә соңгы елларда шушы әйбәт рухнын. Такташ рухынын әкренләп кире кайтуына куанам Ул абстракт романтика түгел, ул конкрет җирлектән күтәрелә Сибгат ХӘКИМ. 1968 ...Илдар—тынлыкны да. дөнья шау-шуын да үз йөрәге аркылы үткәреп, үзенчә тыңлый белә торган шагыйрь. Югыйсә, бездә, янгыр артыннан тишелеп чыккан гөмбәләр кебек, шатыирь артыннан шагыйрь ««тишелеп чыгын- торган бер заманда, күп санлы шул шагыйрьләр (һәм шулар янына хикәячеләрне дә кушын) арасыннан әлегә хәтле кайсыбызның т ынлык белән сөйләшә алганы бар иде? һәм. гомумән, тынлык белән сөйләшергә мөмкинме? дигән сорау да баш калкытып куя Ә чын шагыйрь өчен мөмкин икән ләбаса! Илдар Юзеев менә тынлык белән бик әйбәт итеп сөйләште. Мин аның «Тынлык белән сөйләшү» дигән поэмасын күздә тотып әйггәм бу сүзләрне. . Сез Илдарның унга якын поэмасын—элеккеләрен һәм сонгы вакытта язылганнарын.- күп санлы лирик шигырьләрен, музыкага салынган җырларын игътибар белән күзәтеп укып яки тыңлап карат ы з Аларның бөтенесе аша күзгә күренеп һәм күренмичә кызыл җеп булып сузылып үтә торган өч мотив табарсыз Болар күңел тирәнлегеннән агып килә торган моң шагыйрызсн үз моңы, тамыры халык җырларына барып тоташкан җырчанлык һәм. ниһаять, яшьлск-мәхоббәт стихиясе Фатих ХӨСНИ. 1969 Драматургиядә дә шагыйрь Бер галантмын шигырьдә дә. драматургиядә дә бердәй >ш алып баруы алай сирәк күренеш түгел Әйтик. Маяковекии, Ьурнаш. Такташ. Исәнбәт. Әхмәт Фәйзи. Мостай Кәрим.. 11 Юзеев шундый талантларның берсе. Ул драматурт иядә дә шагыйрь булып калган, бу ике әдәбият төрен һич гә аерып карамый торган, сәхнәне шигърият белән баеткан иҗатчыларның берсе II Юзеев драматургиягә килгән 60 нчы елларда, хәгта аннан соңгы унъеллык башларында ди театрга шнгьрнят. ай-һай. җитми иде 1ЧХ2 елның декабрендә Мәскәүдә РСФСР Язучылар союзында татар драматургиясе турында киңәшмә уздырылды Анда доклад белән чыккан драматургия белгече, сәнгать фәннәре докторы Владимир Фролов һәм башка театр белгечләре, тәнкыйтьчеләр II. Юзссвнен трагедия жанры өлкәсендә алып барган эзләнүләрен бик кызыклы һәм нәтиҗәле дип билгеләп үттеләр Чыннан да. Г' Тукан турында! ы «Очты дөнья читлегеннән» (1480-1981) исемле һәм М Җәлилгә багышланган -Сонты тон» (1972) дигән шип.рн-фәлсәфи трагедияләр безнен драматургиябездә җитешмәгән, бездә генә түгел, бөтенсоюз күләмендә сирәк языла торган жанрда уныш дип синш1ырта хаклы Азат 0\М.)ДУЛ1ИН.

Реклама