Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

ПРЕЗИДЕНТКА МӨРӘҖӘГАТЬ Татарстан Республикасы Дәүләт Советының ноябрь ахырында узган пленар сессиясендә депутатлар «Россия Федерациясе халыкларының телләре турынла*гы Россия Федерациясе законынын 3 нче маддәсенә өстәмә кертү хакында» федераль законны Дәүләт Думасының кабул итүенә һәм Федерация Советынын хуплавына бәйле рәвештә Владимир Путинга мөрәжәгать җибәрү турында карар кабул иттеләр. «Әлеге законнын асылы Россия Федерациясендә кириллица нигезендәге алфавиттан файдалануга кайтып кала.—диелә проектта —Без Россия Федерациясе Конституциясенең 73 нче маддәсе нигезендә Россия Федерациясе республикаларының төп халыкларының үз Конституцияләрендә дәүләт телләре буларак билгеләнгән туган телләре турындагы мәсьәләләр һәм аларның алфавитлары фәкать Россия Федерациясе республикалары карамагындагы мәсьәләләр булып тора дип саныйбыз Әлеге федераль закон Россия тарафыннан танылган БМОнын Гражданлык һәм сәяси хокуклар турындагы хатыкара пакты. «Төбәк телләре һәм азчылыкларның телләре турындагы Европа хартиясе». Европа Советы әгъзалары булган дәүләтләрнең • Милли азчылыкларны яклау турындагы кысалы конвенция» кебек халыкара хокукый актлар белән ярашмый», диелә мөрәҗәгатьтә. КОМИССИЯ ЯНАРТЫЛДЫ Премьер-министр Михаил Касьянов боерыгы белән Россия хөкүмәте Казаннын 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек комиссиясе составына үзгәрешләр кертте РМКНовостис агентлыгы хәбәр иткәнчә, комиссия составына Россия Фәннәр академиясенең иҗтимагый фәннәр буенча фәнни-мәгьлүмат институты киңәшчесе В Виноградов. Президентның Идел буе Федераль округында вәкатәтле вәкиле урынбасары Л Гнльченко. Эчке эшләр министры Б. Грызлов. банк рәисе С. Игнатьев. Президент каршындагы баш территориаль идарә җитәкчесе А Попов, төзелеш һәм торак-коммуналь комплексы буенча дәүләт комитеты рәисе Н Кошман. финанс савыктыру һәм банкротлык буенча федераль хезмәт җитәкчесе Т. Трефилова, спорт буенча дәүләт комитеты рәисе В Фе тисов кертелде А. Блохин. В. Герашенко. П Рожков. Г Таль. А Шамузафаровны комиссия составыннан чыгарырга карар ителде РӘССАМНАР БЕРЛЕГЕ СЪЕЗДЫ Бл ахырында Казанда Рәссамнар берлегенең XII съезды узды ТР Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева Татарстан Республикасы Президенты. ТР хөкүмәте һәм Дәүләт Советы исеменнән съездда катнашучыларны котлады 3. Вәлиева билгеләп үткәнчә. Рәссамнар берлеге каршында чишелергә тиешле мәсьәләләр шактый Проблемаларны Берлек идарәсенә генә аудармыйча, бергәләп, һәр рәссам катнашы белән хәл итү вакыты килде Съездда Татарстан рәсем сәнгатенең бай мирасын тарату мәсьәләсе турында фикер алышынды Казанда югары сәнгать уку йорты, заманча сәнгать музее ачу турында да әйтелде. «Казан» милли мәдәният үзәге каршындагы милли сәнгать музеена матди ярдәм кирәк Съезд аренда түләвенә, рәссамнарның иҗат остаханәләренә коммуналь түләүләргә ташламалар карау үтенече белән республика хөкүмәтенә мөрәҗәгать иггс. ТР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе итеп янәдән Абрек Абзгильдин сайланды. ИСЕМНӘРЕ ҮЗГӘРӘ Ноябрь ахырында Г Камал исемендәге Тагар дәүләт академия театры бинасында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәкъдир итү тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты М Шаймиев бу яна университетны югары статус алуы белән котлады (ачылган елларда культура институты, сонрак академия исемен йөртте) һәм әлеге уку йортында озак еллар эшләгән бер төркем педагогларга Татарстан Республикасының Мактау Грамоталарын тапшырды МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР ДӨНЬЯСЫНДА Баш архив иларәсснсн конференцияләр залында «Татарстан бүләкләре» дигән кү-ргәзмә булып узды Анда Татарстаннын 1920 елдан башлап гамәлгә кертелгән дәүләт бүләкләре—Мактау билгеләре. Мактаулы дәрәҗәләр һәм грамоталар тәкъдим ителгән иде Күргәзмәнең үзәк өлешен милли архив фонды документлары тәшкил итә Биредә шулай ук «Ачлыкка каршы көрәшүче» билгесе. «Татарстаннын социалистик төзелеш каһарманы» ләрәжәсс һәм республикабызның башка аз санлы мактаулы грамоталары исемнәренең асьы документлары. Татарстан архивчылары тарафыннан Казаннын 1000 еллыгына багышлап нәшер ителгән китаплар бар иде И БОРЫНГЫГА СӘЯХӘТ Татарстанмын Милли китапханәсендә Болгар чорына багышланган күргәзмә ачылды. Ул Урта Идел буенда 1Х-Х1У гасырларда чәчәк аткан Болгар дәүләтенен тарихи һәм археологик истәлекләре белән таныштыра Шәрык һәм Аурупа телләрендәге басма һәм кулъязма китаплар чал гасырлар турында сөйли Биредә Шиһабетдин Мәржани. Н. Загоскин. А Рит- тих В Смолин. В Казаринов. И Березиннын борынгы чорга багышланган фәнни хезмәтләре бар Маесальскийнын «Идел буе» китабында Болгар ханлыгынын җентекләп ясалган картасы аеруча игътибарга лаек. Экспонатлар арасында Г Гельмольтнын «Инсаният тарихы» китабында сурәтләнгән атлы болгарлар рәсеме бар Анын оригиналы Ватиканда саклана. АВЫЛДАШЛАРГА-КИТАПХАНӘ Түбән Кама районмнын Ташлык авылында Татарстан халык депутаты, язучы Разил Вәлиев булышлыгы белән яна китапханә ачылды Китапханә ачу тантанасында күренекле драматург. Татарстан халык депутаты Т Миннуллин. «Нижнскамскшин» берләшмәсе генераль директоры Р Ильясов. мәдәният министры урынбасары И Ибраһимов, район һәм шәһәр җитәкчеләре, республикамын район һәм шәһәр үзәк китапханәләре директорлары катнашты —Әгәр лә безнен яктан Рафаэль Сәхабиев. Алмаз Хөмзин. Зөлфәт Хәким кебек күренекле кешеләр чыккан дибез икән, моның очен барыбыз да авыл китапханәсенә, мәктәпкә, мәдәният йортына бурычлыбыз. Милли рухыбызның, милли мәдәниятебез, элобиятебезнен. сәнгатебезнең чишмә башы авылда.—диде Дәүләт Советының фән. мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе Разил Вәлиев яңа китапханәне ачу тантанасында. ТӨРКИЛӘРНЕҢ ГЫЙЛЬМИ ҖЫЕНЫ 9-12 октябрьдә Әхмәд Ясәви исемендәге университетның ачылуына 10 ел тулу уңае белән (1992 елда Көньяк Казакъстанның Төркестан каласында—мәшһүр шагыйрь һәм еуфый Әхмәд Ясәви ватанында халыкара казакъ-төрек университеты ачылган иле Анла хәзер дөньянын 29 иленнән 17 мен студент белем ала. .шарны бер меңнән артык укытучы, шул исәптән 97 фән докторы, профессор укыта Әхмәд Ясәви исемендәге бу университет хәзер югары дәрәҗәле кадрлар әзерләүнең, факнен. аеруча тюркология гыйлеменең мөһим мәркәзенә әверелеп бара Анла ике айга бер мәртәбә казакъ, урыс, төрек телләрендә «Түркплогии* журналы чыга башлады ) Төркестан каласында Беренче Халыкара тюркологик конгресс үткәрелде Мәртәбәле бу жыеннын илендә. Горкия. Казакъсган. V збәкстан. Кыргызысган. Мәс- каү. Каракалпак. Якутия. Хакас. Тува һәм башка илләрнен. гөбәкләрнсн галимнәре белән беррәггән. Татарстан вәкилләре дә катнашты Казан университет галимнәре Хатыйп Миннегулов .Татарстанда Борынгы һәм Урта гасыр төрки әдәбиятын өйрәнүнен торышы». Фәһимә Хисамова «Рәсәйнен көнчыгыш дипломатиясендә татар теленен роте». Фәнүзә Нуриева «Алтын Урда чоры язма истәлекләренен телен өйрәнү тәҗрибәсе («Нәһжел-фәрадис» мисатында)» тематарынз докладлар белән чыгыш ясадылар. ТАТАР КИТАБЫНЫҢ ЯШЕ ОЛЫ Санкт-Петербургнын «Нур-Плюс- татар милли-мәдәни җәмгыяте һәм Россия милли китапханәсе -Татар китабы» фестивале программасы буенча беренче ләресен үткәрде Ул беренче татар китабы басылуга 280 ел тулуга багышланды Дәресләр Россия милли китапханәсенең милли бүлегендә үтте Татарларны» XVIII—XIX гасырлардагы матбугат эшчәнлеге турында кызыклы мәгълүмат белән китапханәнен татар әдәбиятс фонды хезмәткәре Вил Таһиров таныштырды Тагар китабы тарихы 1722 елдан. Петр 1 нен Фарсыга походы вакытында татар телендә басылган манифестыннан башлана КИТАПЛАРДА БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШЛАР 26 ноябрьдә Татарстан Язучылар берлегендә әдәби тәнкыйть һәм проза остаханәләренен (җитәкчеләре М Вәлиев һәм М Маликова) киңәйтелгән утырышы уздырыл - ды Көн тәртибенә татар китабын пропагандалау һәм тарату мәсьәләсе чыгарылган иде Сонгы елларда үтә актуаль проблемага әверелгән бу мәсьәлә турында сөйләшүгә Татарстан китап палатасы директоры X Әшрәфжанов. Татарстан китап нәшрияты һәм редакция вәкилләре, шулай ук әлипләр, тәнкыйтьчеләр килгән иде Проблеманың үтә өлгергәнлеген һәм җитдилеген искә алып татар китабын пропагандалау һәм гаратүны яхшырту чаралары турында язучыларның махсус җыелышын уздырырга карар кылынды. • КАЗАН УТЛАРЫ» НУРЛАТТА Ноябрь ахырында журналнын баш мөхәррире Равил Фәйзуллин, редколлегия әгъзасы Тәлгат Галиуллин. бүлек мөхәррире Марат Закир Нурлатта булдылар «Казан утлары» вәкилләрен район башлыгы Фатих Сиба- гатулли-н кабул итте, журнал һәм район хезматчәннәре белән хезмәттәшлек турында җитди сөйләшү булды Шул ук көнне шәһәрнең сәнгать мәктәбендә татар әдәбияты укытучылары. китапханәчеләр, җирле интелтегениия вәкилләре белән ижади очрашу үтте Икенче көнне Казан кунаклары Нурлат- нын Картлар йортында, сөт комбинатында. Кычытканлы авылында булдылар, бүгенге татар әдәбияты турында сөйләделәр. «Казан утлары» эшчәнлеге белән таныштырдылар МӘХӘББӘТ БӘЙРӘМЕ 18 ноябрьдә Г Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында «Таһир» Зөһрә» газетасына—\ «Сәхнә» газетасына I ел тулу унаеннан -Мәхәббәт бәйрәме» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә танылган жәмәгать эшлеклеләре, әдәбият-сәнгатьнен күренекле вәкилләре катнашты. Әлеге басмаларның баш мөхәррире Зиннур Хөснияр тамашачыларны бәйрәм белән котлап чыгыш ясады. Талантлы сәнгать осталары катнашында үткәрелгән бу тамашаның режиссеры—Айдар Хафиз. РӘСЕМНӘРДӘ ТАРИХ СУЛЫШЫ Татарстан Рәссамнәр берлегенең Күргәзмәләр залында рәссам Фиринат Халиковнын шәхси күргәзмәсе ачылды Сәнгатькәр иҗатына 20 ел тулуга багышланган күргәзмәгә 60 картина куелган. Рәссам иҗатының төп юнәлешләре—тарихи темалар һәм портрет нәкыше Аның болгар тарихына багышланган картинапары зур сәнгати осталык белән ижат ителгән. МУЗЫКА БЕРЛӘШТЕРӘ Санкт-Петербургның Композиторлар йортында фортепиано музыкасы кичәсе булды. Анда аерым концерт белән талантлы Петербург музыканты, милләттәшебез Ринат Сәгыйть улы Шакиров чыгыш ясады. Концерт «Шүрәле» балеты авторы, күренекле татар композиторы Фәрит Яруллинның тууына 90 яшь тулуга багышланган иде. Концертта Рөстәм Яхин. Ренат Еникеев, Рәшит Кәлимуллин әсәрләре башкарылды. Р Шакировнын «Шүрәле» балетыннан сюиталарны үз эшкәртүендә башкаруы да тамашачылар өчен зур ачыш булды Кичәдә Казан консерваториясенең татар музыкасы кафедрасы җитәкчесе, Фәрит Яруллинның бертуган энесе, талантлы композитор Мирсәет Яруллин да катнашты. Үзенең чыгышында ул Фәрит Яруллинның якты истәлеген хөрмәт иткән Санкт-Петербург тамашачысына олы рәхмәтен белдерде Чыннан да, Петербургның Мариин театрында инде ничә дистә еллар буена «Шүрәле» балеты сәхнәдән төшмичә уйнала. Ф Яруллин истәлегенә багышланган бу концертны татар эшкуарлары—«Нур-Свет» газетасының баш мөхәррире Ринат Рәүф улы Мәһдиев һәм жаваплылыгы чикләнгән «Старт» җәмгыятенең президенты Сәлим Талихан улы Хәсәновнын матди ярдәме белән «Русская традиция» ассоциациясе оештырды ДӘРДМӘНД ТУГАН ҖИРДӘ Декабрь аенда Татарстанның халык депутаты шагыйрь Ренат Харис белән «Мәгариф» Милли нәшрияты директоры Мөдәррис Вәлиев Салават каласы хакимияте чакыруы буенча татарнын мәшһүр шагыйре һәм миллионеры Дәрдмәнд истәлегенә багышланган чараларда катнашу өчен Башкортстанда булып кайттылар. Билгеле булганча, Салаваттан унике чакрым гына ераклыкта урнашкан Җиргән авылы—Дәрдмәнднен кендек каны тамган җир Очрашулар Салават шәһәренең Мәдәният сараенда Уфадан килгән танылган артистлар. Дәрдмәнд исеме белән бәйле төбәкләрдән килгән кунаклар катнашында зур кичә белән төгәлләнде. Р Харис һәм М. Вәлиев шулай ук шәһәр хакимияте җитәкчеләре һәм милли хәрәкәт вәкилләре белән очраштылар. «ЗЫЯЛЫЛАР КЛУБЫ.НДА Мәскәүнен «Татар зыялылары клубы» шагыйрь Рәшит Әхмәтжанов иҗатына багышланган кичә белән үзенең унынчы сезонын ачып җибәрде. Кичәдә катнашу өчен Татарстаннан байтак кеше килгән иде: Язучылар берлеге рәисе Ф Галимуллин. шагыйрьләр М Миншин. А Юнысова, артистлардан—И Әхмәтжанов. Р Ильясов. К Хәйретдинова. «Рухият» фондынын башкарма директоры И. Хәйруллина. шагыйрьнең туган ягы—Баулы районы вәкилләре Сәхнәдән шагыйрьнең шигырьләре, анын сүзләренә язылган җырлар яңгырады. «Зыялылар клубы»нда мондый кичәләр элегрәк Сара Салыйкова, Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйповлар иҗатларына багышланып үткәрелгән иде. ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕ 21 ноябрьдә ТР Язучылар берлегенең Г. Тукай исемендәге клубында татар шагыйре Егор Уткинның тууына 70 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе булды. Анын турында истәлекләр белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Роберт Миннуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин. Менделеев район хакимияте башлыгы урынбасары Дилия Галиева чыгыш ясады Кичәдә шагыйрь Илдар Юзеевка Е. Уткин исемендәге әдәбият премиясе тапшырылды. Татарстанның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гәрәй Рәхим алып барган бу кичәдә ТР халык артисты Георгий Ибушев. ТРнын атказанган мәдәният хезмәткәре Николай Храмов, керәшеннәрнең «Бигәш» (Менделеев районы) халык ансамбле башкаруында Егор Уткин шигырьләренә язылган җырлар яңгырады.

Реклама