Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗИ АВЫЛЫНЫҢ ГАЗИЗҖАНЫ


ГАЗИЗ КАШАПОВ-ҮЗИЛЕНЕН ТУУЫНА 60 ЕЛ
розаик, шагыйрь, журналист Газиз Кашапов турында истәлекләр язар алдыннан шәхси
архивымны барларга булдым. Саргая төшкән бер хат игътибарымны жәлеп итте. Аны
мөхтәрәм язучыбыз Барлас абый Камалов 1992 елнын август кичендә Газизҗанның
ярты гасырлык юбилеена багышланган радиотапшыруны тыңлагач язган булган икән.
• Талгат энем!
Гази з Кашапов турында тапшыру тама^шныр-тамамзанмаста язам бу юлларны.
Нәбирә Гыйматдинова чыгышын да. син сөйләгәннәрне дә бик әсәрләнеп тыңладым.
Ихластан булгандыр, синең чыгышың аерата дулкынландыра. Бик рәхмәт.
Дуслык ул берең фани дөньядан киткәч тә дәвам итсә генә олы дуслык санала
аладыр да. Әлеге җәһәттән син күшәргә матур үрнәк бирәсең. Монысы өчен дә рәхмәт
Газиз хакында хатирәләр язарга бурычлы син. Бүген радиодан сөйләгәннә реңне
киңәйтеп, детальләп һәм тирәнәйтебрәк тә язу хәерле булыр. Әдипнең 60 еллыгы да
җитәр. Ул чагында синең хатирәләрең үтә тансыкка әйләнер. Эшең күп. вакытың тар.
мәгәр җан дустың Газизҗан хакына моны эшләргә җай табарсың дип ышанасы килә.
Сәлам, ихтирам, гозер вә омет белән: Барлас».
Әйе. безне чал тарихлы Казан университеты ахирәт дусларга өйләндерде. 1973 елда
татар теле һәм әдәбияты бүлегенә читтән торып укырга керү өчен имтиханнар тапшырдык.
Бу көннәрдә булачак курсташлар белән артык аралашмадык, чөнки һәркем үзенчә сынауга
әзерләнде Безнең арада өлкәнрәк яшьтәге бер ир-ат күзгә ташлана иде
Менә студент булунын «татлы мизгелләрен» кичердек һәм тәүге сессиягә килдек. Аны
русча «установочная», диләр. Янәсе, бу иң жинел сессия: зачетлар, имтиханнар тапшырасы
юк. Әмма рус теле укытучысы Луиза Бәйрәмова беренче көнне үк өй эше бирде. Лекциядән
соң Газиз белән (туу турында таныклыкта Газизҗан Салихҗан улы) сөйләшеп киттек, ул
минем кая урнашуымны сорашты. Ул үзе туганнары Риза абыйларда тора икән. Мин «Совет»
кунакханәсендә идем. Икенче көнне килеп тә керде бу. Бирелгән заданиене эшләдек.
Сөйләшеп киттек. Җитмәсә тагын бер нәрсә ачылды. Ул мин Армиядә хезмәт иткән Амур
өлкәсенең Благовещенск шәһәрендә хәрби училище тәмамлаган булып чыкты. Без шушы
сессиядән соң аерылмас дусларга әйләндек. Алты ел буе төрле кунакханәләрдә бер бүлмәдә
яшәдек. Кышкы сессияләр гадәттә 1 гыйнвардан башлана иде. Урыннар «дефицит»
булганлыктан, без чиратлап. Яңа ел каршыламыйча, алданрак. 31 декабрытә килеп урнашып
кала идек. Ул көнне бар да диярлек кайтып бетә, кыскасы, номер эләктереп була.
Газизҗанның гаиләсе ул елларда Чиләбедә яшәде, аннан алар башта Әлмәткә кайттылар,
соңыннан Чаллыга күчтеләр. Безнең җәмәгатьләребез дә уртак тел тапты, гаиләләребез
белән бик еш аралаша башладык. Алар—безгә, без аларга бардык. Фәһимә апа белән
Газизнең көмеш туйларында да катнашырга насыйп булды әле. Туганлаштык шулай итеп...
Сонгы тапкыр Сабага Газизҗан вафатына 43 көн кала килде. Редакция коллективы
белән очрашу үткәрдек. Ике кич кунды. Мунча бик ярата иде, һәр көнне чабындык. Аннан сон
«Жигули»енда Казанга бардык. Эшләр беткәч, ул шуннан Чаллыга китәргә тиеш иде.
—Газизҗан,—дидем,—әйдә кире кайтыйк Сабага. тагын бер тапкыр мунча
чабынырбыз.
П
Ул бик теләп риза булды. Казаннан кайтып, тагын бер кич кунды. Күңеле сизде микән:
анын Сабага сонгы килүе, капка төбендә минем ахыргы мәртәбә озатуым булган ич...
Бу урында Татар халык язучысы. Мөхәммәт абый Мәһдиевнен истә лекләреннән
(«Татарстан яшьләре*. 11 август, 1992ел) өзек китерү зыян итмәс
«... Үз гомеремдә байтак юбилей мәкаләсе, үземнән өлкәннәр, замандашлар һәм
яшьләрнең туган көннәренә багышланган, яңа чыккан китапларын мактаган мәкаләләр,
авторларының үзләре үтенүе буенча китапларына сүз башлары яздым, дистәләгән кешене
Язучылар Союзына тәкъдим итеп рекомендацияләр биргәнмен (архивымны актарганда гаҗәпкә
калып утырдым—кайберләре Союзга керүгә язудан туктаганнар, бу гөнаһлар минем өстә),
нәшрияттагы кулъязмаларына уңай эчке рецензия юллаганмын.
Әсәрләренә мин фатиха биргән. Язучылар Союзына керергә рекомендация язган һәм
китабына сүз башы юллаган Газиз Кашапов шулар арасыннан, миңа карата чиста күңелле
бердәнбер егет булып калды. Мәрхүм белән 1991 елның июль ахырларында Кама буеның
Боровец урманында ял базасында очраштык: ул минем үтенечем буенча Чаллы кибетләреннән
кайбер китаплар алгалый һәм кеше аркылы җибәрә иде. Мин шунда аның белән акча исәбен
өздем. Ул ике якка ыргылган куе мыекларын сыпырып:
—Ашыгыч түгел бит, сез—юлдагы кеше, акча кирәк булыр, —дип икеләнеп торды.
—Юк, дөньяныкы дөньялыкта өзелә торсын,—дидем мин, үз гомерем турында уйлап.
Дүрт атналап узгач, төнгә таба, миңа Чаллыдан телефон кыңгыравы булды:
—Газиз үлде, иртәгә Аксубайга алып китәбез,—диде хатыны Фәһимә ханым. Мин тынып
калдым, аңладым: тиз генә җыенып чыгып чаба торган ара түгел иде. Бердәнбер гамәлем шул
булды: Саба район газетасы редакторы, Газизнең университет буенча ахирәт дусты Тәлгат
Нәҗмиевкә чылтыраттым. Тәлгат ерак юлга чыгарга машинасын әзерләп йөри икән инде.
Кама буендагы очрашу шулай безнең иң соңгы күрешүебез, якты да, авыр да хатирә
булып йөрәктә уелып калды...
... 1972 елның июлендә мин гаиләм белән Күктүбә (Кырым) иҗат йортында ял итә идем.
Шунда Чиләбедән килгән тыйнак егет Рөстәм Вәлиев белән дуслаштык. Ул—язучы, татар
тормышын рус телендә тасвирлаучы прозаик. Дуслаштык, ахырдан языша, бер-беребезгә
китаплар җибәрә башладык. Бервакыт Рөстәм үтенеч белән хат яза: «Капитан Газиз Кашапов
дигән егет авариягә очраган, «комиссовать» иткәннәр. Аның укырга керәсе килә. Казан
университетының татар бүлегенә. Син шунда эшлисең бит, ярдәм ит, ди. Шундук яшь офицерга
ярдәм итәсем килү хисе биләп алды. Ләкин бу җәйдә мин кабул итү имтиханнарында эшләмим
бит. Тиздән ялга китәм, капитан Кашаповка кем күз-колак булыр? Андый кешегә ярдәм итү һич
тә начарлык түгел, имтиханнар вакытында нинди генә хәлләр, нинди генә гаделсезлекләр булып
бетми! Нишләргә? Рөстәмнең үтенече—минем өчен закон, һәм мин кабул итү комиссиясендә
бүлектән кемнәр эшләвен ачыкладым. Арадан берсе—кешеләргә байтак игелек эшләп тә.
шулардан ук шактый зыян күреп яшәп яткан доцент Флера Сафиуллина икән. Кыйссаны шуңа
аңлатып бирдем. Газиз Кашаповның имтиханнарда ничек баруын ул контрольгә алган. Ахырдан
миңа әйтте:
— Бу мишәр егете бик уңган кешегә охшый, безнең ярдәмнән башка да узган булыр иде
ул,—диде.
Университетта Газиз үзен шәп тотты: группаның «костягы» иде алар Тәлгат Нәҗмиев
белән (анысы—староста). Группадагы кызлар, ханымнар авыр мәсьәлә килеп чыкканда (имтихан
срогын күчерү, лекцияләрне берәр көнгә авыштырып Сабантуйга кайтып килү, берәр имтиханны
«досрочно, бирү, фәлән кызның политэкономиядән яки КПСС тарихыннан алган «неуд.ын бетерү
һ. б.. һ. б.) һәрвакыт Газиз белән Талгаткә мөрәҗәгать итәләр иде. Аларның бу дуслыгы Газизнең
соңгы көннәренә кадар барды. Тәлгат Нәҗмиев миңа сөйләде: тормышының иң кыен
минутларында Газиз һич тә хәбәр
итмәстән. Сабага килеп чыккалаган. дустыннан киңәш сораган.
Газиз бик чиста күңелле егет иде. Чиста күңеллелек—язучы өчен иң кирәкле сыйфат.
«Вөҗдан» дигән төшенчәне Газиз бик зурдан бәяли иде һәм ул үзенең кыска гомерен вөҗданын
бик нык саклаган көе узды. Шуңадыр инде, үзе исән чакта дөнья күргән китабына исемне дә ул
«Вөҗдан хәтере» дип куйды».
Язмыштан узмыш юк. диләр. Шулай булса да. үлем үкенечсез булмый талант иясе
йөрәгенең 49 яшендә тибүдән мәңгегә туктавына ышанасы килмәде башта. Анын оптимистик
рухта язылган, яшәүгә, тормышка мәдхия жырлаган шигырьләре, хикәя, повесть һәм романнары
дөнья күрмичә калды Үзеннән сон шигырьләренә көтәр язылды Мәсәлән. Башкортсганнын
танылган артисты Радик Динәхмәтов башкаруындагы -Бүген ярат мине» (Дүртөйле егете Азамат
Гыйльманов музыкасы) дигән жыры аеруча популярлашты Әмма үлем—котылгысыз, табигый
шул Аның шулай икәнен Газизҗан ла аңлый иде. Шулай да тәкъдир сәгате кайчан сугасын
белмәде, болары инде, өлкәннәр әйтмешли, бер Алланың үзенә генә мәгълүм булгандыр. Бу
көннең киләчәген Газизжан бөтенләй сизмәде түгел. Чөнки 1969 елда хәрби хезмәт вазифасын
үтәгән чакта авыр жәрәхәтләнеп. төрле госпитальләрдә бик озак дәваланулар ана әжәл
барлыгын искәртеп торгандыр. Баш авыртуы белән бик жәфалана иде ул (үзе егерме елдан
артык зәм-зәм суын бөтенләй капмады, тәмәке тартмады) «Баш түбәсеннән шул кадәр каты
басалар, авыртуына чыдый алмыйча, жирне тишеп керердәй булам»,—дигән сүзләре хәтердә
калган. Шуңадыр, бер хатында мондый юллар язган иде. «...Хәтерлисеңме. дустым. М. Җәлил
иҗатын Гази Кашафка васыять иткән. Авыр эш бу. Булган барлык әйберләрне чыгару, кабатлап
чыгару. Минем иҗатны кайгырту синең өстә булыр. Моның өчен сиңа күп вакыт әрәм итәргә туры
килер. Дуслык хакына тырышырсың инде. Алай-болай булсам. 1987 гә— • Язмышыңа ышан».
1989 га —«Вөҗдан хәтере» дигән китаплар әзер диярлек, иң соңгы «Аваз» повестын гына
бастырып аласы... «Аваз»—87 гә—«Казан утлары»на Ренат Харис вәгъдәсе (бу әсәрләр Г.
Кашапов үзе исән вакытта дөнья күрде—Т. Н.). Аннарыга: 92 дә илле яшькә зуррак китап, аннары
алтмышкамы бөтенесен җыеп—ике. бәлки, хатлар, рецензияләр, очерклар белән өч том булыр
дип уйлыйм. Бу эшләр белән шөгыльләнүне дә сиңа ышандырам. Андый-мондый җай чыкса...
Әлбәттә, болар барысы да минем теләгем генә. Син теләмәгән очракта, моның кадәр эшне
йөкләве кыен.
Сау-сәламәт йөреп кайтсам, барып чыгармын шәт. Хөрмәт белән, тугрылыклы дус
булганың өчен рәхмәт хисләре җыеп. Газизҗан.
20 июнь. 1986 ел.
Чаллыяр.
Р. S. Бу хатны сакларга туры килер инде».
Әйе хат сакланган, әмма ярты гасырлык юбилеена китабын чыгарып булмады. Чөнки
еллар болганды, система үзгәрде, базар икътисады нәшрият гирәсенә дә китереп сукты.. Ярый
әле исән вакытта «Сәмум жиле» (бу повесть «Казан утлары» журналында басылгач. Фәнис
Яруллин бик җылы рецензия язган иде) дип исемләнгән автобиографик повесть. «Солдат иртә
ир була». »Жир жылысы». «Убырут». «Гомернең утлы өлеше». «Лачын кошка күкләр кадерле».
-Язмышына ышан». «Гыйфрит». «Дисбат» (икенче исеме -Тилчә тамыры» Тилчә—ракны аңлата)
кебек әсәрләр ижат игеп, биш китап чыгарырга өлгергән иде Ә менә басылмаган күп кенә
шигырьләре, хикәяләре һәм поэмалары калуы йөрәкне әрнетә (быел шигырьләр жыентыгы
чыгар дип көтелә).
1991 ел башында ул Ташкент якларында булып, элек үзләренең туган төбәкләрендә
яшәгән Сиражетдин мулланың көндәлеген табып алып кайткач, тагын бер романлык материт
бар. дип шатланып сөйләгән иде Газизжан туган якларын, балалык елларын бик сагынып искә
алырга яратты. Ул ятимлектә үсә. Әтисенең Сугышта һәлак булуы турында хәбәр килгәч, әнисе
аны Маһруй әбисенә калдырып китеп бара. Алар башка очрашмыйлар...
Газиз Кашапов көчле публицист та иде Ул Әлмәг шәһәрендә чыга
торган «Хезмәт байрагы» газетасы һәм КамАЗ радиотапшырулар редакцияләрендә әдәби
хезмәткәр. «Социалистик Татарстан» газетасының Түбән Кама. Атабуга. Мамадыш. Тукай
районнарындагы үз хәбәрчесе булды. Аннары Язучыларның Чаллы оешмасын җитәкләде.
Гомумән. Газиз журналистиканы чын күңелдән яратгы. Ул Татарстан Язучылары съездында
татар публицистикасы турында ялкынлы доклад ясады һәм мөнбәрдән төшүгә ана көчле
инфаркт булды. Шуннан сон да әле бер роман, ике повесть бастырып чыгарды, иҗат эшчәнлеген
дәвам итте. Бигрәк тә якташы, танылган шагыйребез Хәсән Туфанга багышланган «Киек каз
юлы» дигән романы өчен бик күп фактик материал туплады. Күренекле драматург Туфан
Миңнуллин белән бергә олы шагыйрь эшләгән Пермь өлкәсендәге Лысьва шәһәрендә
мемориаль такта куюны һәм аны тантаналы төстә ачтыруны оештырды Туфан утырган төрмәгә
барып, Газизҗан анын «шәхси дело»сын тапты, «халык дошманы»нын сирәк очрый торган
рәсемен алып кайтты. Хәсән ага сөргендә булган Новосибирск өлкәсендәге авылны эзләп, аны
белгән кешеләр белән очрашты, шагыйрь яшәгән землянка урынында төн кунды... Әмма Г
Кашапов бу романның беренче кисәген генә тәмамлый алды. «Киек каз юлы» дип исемләнгән
әлеге китап вафатыннан сон донья күрде.
Романга кереш сүзне тагын бер могикан язучыбыз Аяз ага Гыйләжев язып, фикерен
болай дип тәмамлаган иде. «Белүемчә, Газиз Кашапов-Үзиле гомеренең соңгы сулышына кадәр
якташы Хәсән Туфанның гыйбрәтле язмышын роман битләрендә күрергә тырышып иҗат итте.
Сез кулга алган әлеге китап Хәсән Туфанга һәйкәл буласы иде... Бу әсәре аның үзенә дә һәйкәл
булыр дип кем уйлаган?»
Әйе, әйткәнемчә. Хәсән Туфан иҗатына кагылышлы бик күп материал туплаган иде
Газизҗан. Менә тагын ул язган бер хаттан өзек. «Тәлгат дус! Әле синең белән сөйләшеп
киткәннән соң Казанга барып кайттым. «Язмышыңа ышан» акрынлап эшләнә башлаган. Булыр
инде. Ренат Харис белән бүлмәсендә бер сәгать сөйләшеп утырдык. 1.07 очам, 12 дә кайтам,
аннан Покровка, Чыпчык авылы—Прометей атлы үгез белән, татарның бөек шагыйре яшәгән
җирләргә сәфәр кылмакчымын... Исән булсам...»
Мин. бу юлларның авторы буларак. Газиз Кашаповка исән вакытта Хәсән ага Туфан
белән очраштырган өчен дә мен-мең рәхмәтлемен Тагар поэзиясе аксакалының фатирына ике
тапкыр бергә бардык. Бу очрашулар миңа, районла яшәүче журналистка. Хәсән Туфан һәм
Газизҗан турында истәлекләр (урыннары оҗмахта булсын) язарга җирлек булды
Үз-үзенә бик таләпчән, нык характерлы, куелган максатына ирешә торган үҗәт кеше иде
Гази Кашапов Бөек Ватан сугышында ук һәлак булган, үзен бер тапкыр да күрмәгән офицер
әтисенең каберен ул «Кызыл Хач» җәмгыяте аша Польша җирләреннән эзләп тапты. Икенче
атадан туган Үзбәкстандагы энеләрен эзләп (Гази) хәрби хезмәттә вакытта анасы гүр иясе була)
якын туган итте, яннарына барып кайтты Аннары үзләре килделәр Газизнең 1990 елның 15
сентябрендә Мәскәү янындагы Переделкино иҗат йортыннан язылган тагын бер хатыннан өзек
китерәм «Сәламәтлекне ныгытуны онытмыйм. Иртәнге биштә торам, бер сәгать гимнастика, чәй
эчәм ике сәгать эшләп утырам. Тугызда- иртәнге аш. унда йөрергә чыгам, 15 км.ны әйләнеп
кайтам. Көн дә. Газеталар укыйм. Аннары тагын бераз эшлим. 14 тә төшке аш. Тозсыз, майсыз
пешертәм бит тәки... 16 да—1,25 минут гимнастика, урында йөгерү иртән 8 мин.. 19 да кичке аш.
1,5 сәгать язу. 21 дә «Вакыт». 10 сәг. 30 минутта йокларга яту. Железный порядок. Менә бүген,
һәр шимбәдәгечә—кырык ике сәгатьлек ачлык. Бары су гына эчәм—биш стакан . •
Әмма Газизҗанга болар гына ярдәм игә атмады.
Ул. алдай язылган васыяте нигезендә, үзе теләгән урынга Яңа Үзнгә алып кайтып
җирләнде.
Газиз кашаповны райондашлары, авылдашлары тирән хөрмәт иткән икән. Мәрхүмне
җирләгән вакытта бу бигрәк тә ачык күреште Яна Үзн авызы кешеләре матәм митннгысы
вакытында язучының музеен кору һәм колхозда анын исемендәге премия булдыру, бюст кую
турында карар кабул
иттеләр. Б\ тәкъдимнәр Аксубай район хакимияте (ул чоргы башлык Марс Халитов) тарафыннан
хупланды һәм бер ел эчендә тормышка ашырылды.
Бюстны эшләтү һәм кую. музей ачу. экспозицияләр
туплау өчен эшмәкәр Рәшит Гафуров, мәктәп
директоры Альбина Зартдинова. язучының кайнатасы,
ветеран-укытучы Рәхимҗан ага Мәхмүтов. туганнан
туган абыйсы Исламетдин Кашапов һәм башка бик
күпләр җан атып йөрделәр.
Шәхси әйберләрен һәм архивын хатыны Фәһимә
ханым, балалары Илүсә. Резеда. Гамил. Дамир
хәстәрләп бирде. Халык искиткеч күп булган
тантаналы мизгелләргә кунаклар бөтен республикадан
җыйналган иде
Мин үзем, чакырулы булуга карамастан, якын
дустыма бюст һәм музей ачу тантанасына бара
алмадым. Бераз соңрак. Казанда кабер ташы ясатып
илттем Аны җәмәгатьчелек катнашында җиренә
җиткереп урнаштырдык.
Әйе. изге күңелле, поэтик җанлы иде
Туган көнемә—21 августка
Алтынланган агач яфраклары.
Тынып калган урман Миләшләргә сары сагыш сауган. Алма пешеп
тулган.
Язлар быел иртә килде диеп.
Әй шатланган илек.
Августның да егермесе җитте.— Китеп бара киек һәр фасылның үз
вакыты вакыт Артыгы юк аның, Кырык тугыз тапкыр дүртәр фасыл
Тумышымнан алып...
Юк.
Туктатып булмыйдыр ул. бәлки.
Гомер агышларын.
Минем әле яна үрләр яулап Алга барышларым.
Тормыш үзе катлаулы да болай. Ачы да соң язмыш.
Тик барыбер каршы алам әле Тагын илле язны.
Әйтсеннәр соң көнче җирдәшләрем Туксан тугызлы дип.
Әрнүләре, рәнҗүләре белән Бу дөнья кызык бит.
Миләшләргә сары сагыш сауган.
Алма пешеп тулган.
Алтынланган агач яфраклары Тынып калган урман.