ШАЯН ХИКӘЯЛӘР


Яңабаштан
атаулла абзыйның сөйләшеп торганда, әллә каян гына, «яңабаштан» дип китереп
кыстыра торган гадәте бар. Аптырады инде үзе дә шул кирәкмәгән чүп сүз аркасында.
Бөтенләй көтелмәгән урынга шул «яңабаштан» килеп кысылгач, тыңлаучылар кычкырып
көлеп жибәрә.
—Еллар уза. без картаябыз, энем, яшьләр үсә. яңабаштан Менә күрше Гыйльметдин
кызы әле кайчан гына яланаяк тәпили иле. хәзер, күрәсең, үзенең дә баласы туган, яңабаштан
Бәхете белән үссен инде, яңабаштан
Моны ишеткәч яшьләр көлми ничек түзсен.
Теге сүзне кыстыруын үзе дә сизеп алгач, Гатау.лла абзый кинәт туктап кала, аның чал
кашлары бергә килеп кушыла Аннан ул. көрсенеп, тамырлары бүртеп торган кулын селтәп, сүзен
дәвам итә
Тора-бара Гатаулла абзыйның теленә авыл халкы ияләшеп тә бетте. Ә менә чит кеше
Бер мәртәбә бодай булды Гатаулла абзый күптән инде йортын яңартырга Йөри иде Күмәк
хужалык апа менә дигән юан-юан нарат бүрәнәләр дә. түбә ябарга өр-яңа шифер табаклары да
кайтартты, ә менә балта осталарын китерә алмалы Инде барысы да әзер, эш башларга кирәк,
дигәндә генә балга осталары ашыгыч төстә амбар сала башладылар. Хужалык рәисе Сәлимов:
«Бераз көт. Гатаулла абзый, амбардан сон синең йортыңа тотынырбыз», дисә дә. Гатаулла абзый
риза булмады Жәйнен матур көннәре санаулы гына калып килә дип. күрше авылга балта
осталары эзләргә китте
Берничә көннән иске йортның тузанын жил тузгытып ташлады, нарат бүрәнәләр
чутланып. яшел чирәм өстенә сузылып яттылар Эш шулай уңай гына барганда беркөнне
Гатаулла абзыйлар янына Сәлимов машинасы килеп туктады.
—Оят булса да сине борчырга туры килә инде. Гатаулла абзый,—диде ул —Ындыр
табагында эшләүче Нәфикъ авырып китте бит Алыштырырга кеше юк. Ул терелгәнче генә
булышып тормассыңмы'’
Шундый үтенеп сорагач, олы кешенең сүзен ничек кире кагасың инде Сәлимов үзе бит!
Аның авылдашларына эшләгән яхшылыгын әйтеп бетерерлек түгел. Гатаулла абзый риза булды
Осталар ла каршы килмәде
-Бар. кирәк икән, үзебез генә лә булдырырбыз,—диделәр
Гатаулла абзый, салына башлаган йорт эшләрен ташлап, ындыр табагына йөри
башлады. Аннан ул төш житкәч, капкалап алырга гына кайта иде Кайткан арада осталар янына
килеп, аларнын хәлләре белән кызыксына Тегеләр ана эшләгән эшләрен күрсәтеп йөргәндә.
Гатаулла абзый:
—Тәрәзә төпләрегез яхшы булган, яңакларын да шулай матур эшләсәгез, яңабаштан,—
дип кысытырып куя
Ән0С ХӘСӘНОВ (19.35)—күпсанлы тзржхмэ китапшры Һлм телевизион спектакльләр авторы
Татарстанның атказанган ммкпшят хезшзткоре. Казанда яши
Г
166
Мондый сүзләрдән сон осталарның йөзе караңгыланып китә.
Элек-электән сәер бу халык, дип уйлый хуҗа кеше эчтән генә, син аларны мактыйсын,
ә азарга бу нигәдер ошамый. Үзләре сүзгә дә саран, җитмәсә.
Иртәгесен осталар тәрәзә яңакларын көзгедәй шомартып бетергән. Гатаулла абзый
аларнын эшеннән бик канәгать кала.
—Менә булган. Түшәм такталарын да шулай тигез, матур итеп шомартсагыз,
яңабаштан. .
Кичкә кадәр осталарның бөтен вакыты түшәм такталарын шомартып үта. Тора-бара
атар Гатаулла абзый белән бөтенләй сөйләшмәс булдылар. Моңа кадәр осталарның һәр
нәрсәне җентекләп, кат-кат эшләгәннәренә шатланып йөргән Гатаулла абзый, тамам
аптырашта калды.
Бер кичне келәттә йокларга яткач хатыны Галимәгә бәйләнде бу:
—Әллә син аш-суынны кысан тотасыңмы, яңабаштан, кеше тиктомалдан шулай
итенмәс иде0'
—Ату син мине белмисен! Бүген генә саранланып торырга... Теге утлы савытларыңны
азсыналармы икән әллә? Әйттем мин сиңа, алларына ящиге белән куй. дип. Бөтен районда
мәсхәрәгә каласын килде, күрәсең. Авылларына кайткач. Кырмыска Гатаулласыннан да
карун кеше юк икән, дип сөйләп йөрүләре бар әле.
Таякның юан башы үзенә төшүен күргәч. Гатаулла абзый ярсып китте:
— Юкны лыгырдап ятмале. яңабаштан! Ничек келәделәр, шулай куям. Мине районла
белмиләрдер шул' Тукта әле. мин бүген өйләнгән кияү түгел, ләбаса, тел яшереп торырга,—
диде ул. һәм. дәфгатән торып, эчке күлмәк- ыштаннан гына күршеләренә кереп китте. Балта
осталарына урын-жирне алар күрше Сәгыйтьләрнең өйалдына түшиләр иле.
Галимә түти
—Башта киен, ичмаса,—дип. артыннан кычкырып калса да ишетмәде.
Ул арада Гатаулла абзый әйләнеп та кайтты. Аның аптыраган йөзенә күз салгач,
Галимә түти бөтенләй шомлана калды.
-Иртән өлгермәс идеңме? Арып йокыга киткән кешеләрне бимазалап йөрмәсен?
Нәрсә булды?
Гатаулла абзый актан-карадан берни дәшмичә акрын гына урынына барып ятты
—Ник эндәшмисен? Әллә телеңне йоттыңмы?
Гатаулла абзый бик озак дәшми яткач, хатынының аптыратуыннан туйды, ахрысы:
— Киткәннәр алар, яңабаштан,—дип, юрганын ияк астына тартып китерде. Аннан
кинәт сикереп торып, мендәрдән нидер эзли башлады. Ниһаять, мендәр тышына кадалган
кечкенә генә, нечкә генә бер йомычка табып, аны бөтен көченә селтәнеп, ачу белән читкә
ыргыткач, борылып ятты да күзен йомып, уйга талды. Осталарның: «Мондый бәйләнчек
кешене беренче очратабыз бөтен эшне кат-кат эшләтә», дип күрше Сәгыйтькә зарланганын
ул хатынына әйтмәде.
Иртәгесен кояш чыгып килгәндә ул күрше авылда иде инде.
Ьстта осталары шаркылдап көлә-көлә аның йортын бик тиз өлгерттеләр.
Гатаулла абзый яна йорт болдырында аларны:
—Кулыгыз алтын икән. Рәхмәт яусын сезгә, яңабаштан!—дип озатып калды.
Туган көн
гл булмага килеп керганла ике кулы белан ла билена таянган иле Кунаклар белан кул
биреп курешканла ла анын сул кулы биленла
Күрешеп бетергәч, сәгатенә күз төшереп алды да-
-Зар-интизар булып катеп утырабыз, лисез иңле' Кетегез, сунекланеп.
көтегез,—диде ул, шырык-шырык көлеп —Шәхсән үзем эшне сузарга яратмыйм, гаепләмәссез
Шуңа да реаль карашлы Раил диләр мине—һәм ул өстәлдәге ризыклар өстенә ябылган зур
тастымалны ачып җибәрде
—Оһо-һо-һо' Бар монда хәлләр!
Егет, кыска бармаклы кулларын угалап, өстәлдәге нигъмәтләргә тагын бер кат күз йөртеп
чыкты. Аннан турап куйган кызыл балыкның зур бер кисәген алып авызына капты Кунакларның
күбесе моны уенга санадылар бугай, көлешеп алдылар. Авызындагы балыкны чап-чоп чәйнәп
йоткач, ул сүзен дәвам итте
—Ә сез көтеп утырасыз...
Аннары, ул әллә кайчангы таныш сыман мина күз кысты да бик җитди кыяфәт белән
аңлатырга кереште
—Банкетларга, реаль күзлектән караганда, гел сон җыелалар Эш көнендә бигрәк тә. Мин
үзем көтеп утырмас өчен алтыга чакырсалар, җидегә барам. Как разга туры килә. Сонга калган
бул сан. шәпләп «штрафнойны» әйләндерәсең дә тиз генә бүтәннәрне куып житәсен. Вакытны
бушка әрәм итү безнең заманда булдыксызлар фигыле, картларча әйтсәк.
— Раил кемне гаепли шулай?
Моны кухнядан килеп чыккан хужабикә Гөлнара әйтте. Ә Раил туктамастан сүзне ана
борды:
—Менә синен Инсафыңны ачуланып торам әле. тапкан туар вакыт, понимаешь. Атна
уртасында, эш көнендә тумаса, шимбә, якшәмбе ярамаганмыни’
Кунаклар елмаешып. Инсафка текәлделәр. Уңайсызланудан, йөзе кызарган ирне Гөлнара
яклады:
—Әй. туар алдыннан синең белән кинәш иткән булса сон
—Беләм инде, беләм, син Инсафына тел-теш тидертмисен Синең өчен ул күз өстендәге
каш булды, понимаешь. Ә беләсеңме. Инсафын бит башта минем булачак хатыным артыннан
йөрде.
— Минме? Булмаганны!. Син әллә моны төшендә күрдеңме?!—Инсаф кунаклар
каршында каушап калды
—Йә инде, шаяртам гына ич. Уен күтәрмисең син. һаман элеккечә калдың,—дип
киеренкелекне йомшарткан булды Раил
... Ниһаять, мәҗлес башланып китте.
Туган көне белән котлап, Инсафка матур-матур теләкләр әйтелде Раил һәр кеше сүзенә
үзенекен—«иң кирәген» өстәп, мәҗлеснең күрке булырга тырышты. Кыстатмады, рюмкасын да
бик оста тотты Иреннәре янына гына китерә дә. башын артка ташлап, каплый да куя. Еллар буе
өйрәнсәң дә ул хөтлек булдыра алмассың.
Юбилярны күптәннән белгәннәр Инсаф дусны котлап, бик күп теләкләр әйтергә теләгән
иде дә, ләкин эшем кешесенең тагын бер тормышчан тәкъдиме туып өлгерде.
—Ашап-эчеп кенә утырмыйк әле. ял итеп алырга кирәктер!
Минем дә сүз өзелде Кунакларга ияреп Инсаф белән һавага чыгып киттем Башкаларга
нидер сөйләп торган Раил безнең янга килеп басты
— Шулай да егетләр, туган көн уздыру мәшәкатьне эш. Бүгенге кыйммәтле заманда
бигрәк тә. Ә хатын-кызга хезмәте күпме тагын
Мин мона каршы төштем:
—Яраткан кешесе өчен кем мәшәкать дип тора инде
Бодай да кысык күзен тагын да кыса төшеп, Раил башын янтайтыбрак мина төбәлде:
—Димәк, синең бәйрәм уздырганың юк әле дус кеше Менә шушындый мәҗлестән сон
савыт-саба юып кара. Юк, егетләр, юк Рәтең булып, туган көн уздырам дисән, аны ресторанда
эшләргә кирәк Мәшәкате аз. Чын оркестры яныңда Магнитофон акырту, йә гармунчыга ялыну
түгел инде Заказ яса ла тыпырдый бир Аннан сон—иркенлеге, парин. биергә, дип әйтүем Инсаф,
син ачуланма, үзең беләсен, мин тормышка реаль карыйм
Инсаф ияк кагып ризалашып торса да мин анын кәефе шактый кырыл i анын сиздем.
168
—Соңгы вакытта, төрле йорт кирәк-ярагы бүләк итү модага өйләнде,— дип ләчтит
сатуын дәвам итте Раил.—Әнә. сиңа да кемдер кофе чәйнеге алып килгән. Реаль караганда,
сиңа анын ни пычагыма кирәге бар. шулай бит. парин?
Бу сүздән аптырап киттем, чөнки ул чәйнекне мин үзем алып килгән идем.
Безнең тирәгә җыелган кунакларның берсе «Ник?»—дип сүз кушарга ниятләгән иде.
Раил аның авызын тиз томалады:
—Сон. егетләр, кибетләрдә хәзер ирләргә яраклы әйбер беткәнмени? Менә шушы
арзанлы люстра урынына, йә булмаса. кыек-мыек агачтан ясалган картина урынына Инсафка
импортный күлмәк бүләк итсә, бу аның эчен тишәр идеме, ә? Ярар. Инсаф, ул күлмәк миннән
булыр, яме Минем бүтен вакытым булмады. Иртәгә кертеп чыгармын мин аны. Сүземне җилгә
очырганым юк әле. Киләсе бәйрәмендә өстәл башында мондый гади күлмәктән утырмассың.
Инсаф, сүзне уенга борырга теләп, нидер әйтергә омтылса да уңайсызлануын яшерә
алмады. Ул арада Раил кинәт икенче борылыш ясады.
—Убшым. парин. тагын бер айдан, белеп торыгыз, якшәмбе көнне сәгать алтыда. -
Нәүрүз* ресторанына рәхим итегез. Мондый кысанда түгел, минем лень рождениены шунда,
иркенлә уздырыйк әле. Барыгызны да чакырам, егетләр Анда урын киң. Инсаф, син
Илдарларны да калдырма. Ризамы. Илдар?
Тәкъдим капылт кына ясалганга, мин:
—Әлбәттә, барырбыз.—дип әйтми булдыра алмадым.
Билгеләнгән көн тиз килеп җитте. Тик һич кенә дә аяк тартмый, барасы килми.
Җиде ят ич инде ул безгә, дип хатыным Разия да шактый киреләнде. Бармасаң да ярамый,
теге чакта ашыгычлык белән ризалык биреп ташладым Бүләгеннән куркып килми калды, дип
уйлавы бар. Сыртны җиргә тилерәсе килми Нинди бүләк алырга дип борчылып йөрүләремне
әйтеп тормыйм, ничек булса булды хатыным белән без Раилнең туган көненә киттек.
• Нәүрүз* рестораны төбендә безне чыраена сукыр лампа кабызып элгән Раил үзе
каршылады
—Ну. парин. болай килешми, көтә-көтә көтек булам бит инде, бигрәк авыр җыеласыз.-
лидс ул. сәламебезгә дә җавап бирмичә.
Мин кулымдагы «Харьков* электр бритвасын Раилгә тоттырдым. Ул аны әйләндереп-
әйләндереп карады да:
— Рәхмәт Вообше-то зря алгансыз, минем мондые бар иде инде. Беләсезме, хәзер
ин яхшы электробритва «Юбилейный» санала икән,-дип куйды.
Мин тагын юньсез эш эшләвемне абайлап, үз-үземне тиргәргә тотындым. Сатучыдан:
-Хәзер кайсы бритва үтемлерәк?., дип сорыйсы калган.
Кунаклар җыелып беткәндә сәгать сигез тулды. Раил безне кат-кат санап йөрде лә
әллә кая китеп югалды. Ә бераздан мин аларның хатыны белән ике зур хуҗалык сумкасы
күтәреп баскычтан менеп килгәннәрен күрдем Өстәл артына утыргач, ул тирә-ягына каранып
кына, сумкалардан зур кәстрүл һәм эчемлек шешәләре алып аяк астына идәнгә тезде Аннары
Инсафка дәшеп:
—Әйдә, парин. эшләп аша әле!—дип өстәл өстендәге тәлинкәләрне бер тирәгәрәк
җыярга кушты. Раил аларга кашык белән кәстрүлдән салат бүләргә кереште.
Кунакларының гаҗәпләнүен күргәч, аңлатырга кирәк тапты, бугай:
-Швейцар белән тарткалашып алдым әле. Үзең белән берни дә алып керергә ярамый,
ди. парин. Ни кабымлыгын, ни аракысын. Аларның бөтенесе дә бар. янәсе Бар. кәнишне-биш
бәясенә Помилор-кыярнын килосы базарда егерме сум торганда, монда бер-ике кашык
әйберләре өчен утыз сум каерып яталар. Чуртан койрыгыннан акмый бит ул акча
Зур. озын өстәлнен буш тәлинкәләре янында ике-өч кенә шешә
эчемлек күргәч, мин башта ук гажәпләнгән идем Анын жае бар икән..
—Йә. дуслар, беренче сүзне кемгә бирик?—дип кунакларга мөрәҗәгать итте Раил. Тик
кунаклар, башларын аска иеп. бер-берсенә карарга уңайсызланып утыралар иде,—Ашыйсыгыз
киләдер инде, озак көттердек шул. Болай итик, иптәшләр, —дип. Раил яңадан сүзен башлауга,
яныбызда гына утырган оркестр дөбер-дөбер музыка уйнап җибәрде Раилнен бер генә сүзе дә
ишетелмәс булды Ул аптырагач, рюмкасын өстәлгә куеп, музыка беткәнне көтә башлады. Тик кая
ул!
Безнең өстәлләр тирәсендә битен-күзен житмеш жиде төскә буяган кызлар, майлы
чәчләре җилкәләренә салынып төшкән аксыл йөзле малайлар боргалана. Монын очы-кырые
күренмәгәч. Раил торып басты, кулы белән ияк астына чиертеп, сүзсез-нисез генә тост күтәрергә
ишарә ясады
Шундый бер-ике «тост»тан сон безнен өстәл артындагы кунаклар берәм-берәм торып,
биючеләргә кушылдылар. Гел тик утырмассың ич инде Мин дә Разиямны ияртеп биергә чыктым
Бераздан өстәлебез күземә чалынган иде, аптыравымнан туктап ук калдым теге зур кәстрүл
өстәл өстенә менеп утырган һәм анын бер як тоткасыннан Раил, икенче ягыннан официант
йолкып тарткалашалар иде.
Раилнең бер яңагы тавык йомыркасы кадәр бүлтәеп чыккан—ул буш кулы белән авызына
ашык-пошык салат тутыра, ә хатыны битен куллары белән каплап, урындыкка сыгылып төшкән
иде
Кызлар озатырга өйрәтимме?
ик күптәнге хәл инде бу, шулай да сөйлим әле. егетләр. Минем тәҗрибәм, бәлки, сезгә дә
ярап куяр.
Ул чакта сугыш беткәнгә әле өч-дүрт кенә ел иде. Безнең җиденче класста гына
укып йөргән чаклар. Ач булсак та яшебезгә күрә гыйшкыбыз җитәрлек. Классыбыздагы
кызларның берсенә минем күңелдә җылы бер нәрсә шытып килә. Күрмичә түзә алмыйм үзен
Хәтта дәрес вакытында да башкаларга сиздермәскә тырышып, гел ана карап утырам
Әй, үзен генә аулак жирдә очратып, рәхәтләнеп карап утырасы иде дә туйганчы
сөйләшәсе иде. Нәрсә зурында дисезме’’ Каян белим инде мин аны'” Кызның исемен әйтмәдем
бит әле Әминә ул. Куе кара кашлы, кара чәчле. Йөзе ап-ак. Ә күзләре! Җәйге аяз көннен жиде
катлы күгемени, валлаһи. Менә шул күзләре белән мина караса, йөрәгем әллә нишли шунда,
кылт итә дә, минем тәннән электр тогы йөгереп уза, буыннар йомшарып китә.
Дустым Рафикъ минем хәлне белә, жае чыкканда ярдәм итәргә тырыша Без анын белән
Әминәне ялгызын гына кайда очратып була икән, дип, бик озак баш ваттык.
Ниһаять, караңгы төшкәч очратырга кирәк дигән уйга килеп, авылыбыз клубында кино
булганны көтеп йөрибез
Син теләгәндә авылга киносы да озак кайтмый тора бит әле анын Безгә шактый озак
хыялланырга туры килде һәм менә, ул көн килеп җитте’ Рафикъның киңәшен готып. мин үзем
кинога кереп тормадым Әминәнен алданрак чыгып китеп күренми калуы бар ич Рафикъка рәхмәт,
кино беткәч, ул иң алдан чыгып. Әминәне күздән югалтмаска тиеш иде
Менә берзаман клуб ишеге ачылып китте Кешеләр тарала башлады Бер мәлне мин качып
утырган куаклар янына Рафикъ йөгереп килмәсенме!
—Әйдә тизрәк, чыктылар!—диде ул. миннән дә аруырак сөенеп Тагын тыным
кысылгандай булды Алай да сер бирмәскә тырышып. Рафикъ артыннан элдерттем.
Әминәгә Тәскирә ияргән Биш-алты адым артта калып .парны озата кайтабыз Тик ничек
яннарына барырга, ничек сүз кушарга? Рафикъ кыюрак. Һушлырак га. мине өйрәтеп тора
Б
—Тан алдыннан салкынайтты, туңмыйсызмы, дип сора. Әминә чәч талымнарын
сырма якасы өстеннән йөртә Чәчен озын синең, диген Үзең генә калгач, талымын тот.
Тасмасы иске инде искесен. Ә син шулай да чәч тасман матур икән, дигән бул. Шуннан сүзгә
сүз ялганып китәр.
Әйтергә онытып торам икән. Безнең авыл уртасында сай гына инеш бар Анын аша
гар күпер салынган Менә шул күпер янына җиткәч, кызлар туктап калды Курыктылар бугай.
Мин үзем алай курыкмыйм куркуын Тик ялгыз гына булганда шул күпер астыннан гел бүре
килеп чыгар төсле тоела. Анысы бар. яшермим
Кызлар таптанып басып тора. Без бөтен батырлыкны җыеп якын килдек Тегеләр,
таныгач, көлешеп алдылар. Ничек сүз башларга белмим. Рафикъ миңа төртә дә төртә.
Ниһаять, үзе сүз кушты тагын:
—Кызлар, туңмыйсызмы? һава суына төшкән!
—Безнен өстә сырма гына шул. Кайберәүләрнеке кебек пәлтә түгел.— Тәскирәнен
мине чеметтерүе инде бу.
—Алай да зәп-зәнгәр булган әле!
Менә сина мә. Әминә дә кимен куймады. Минем өстәге «пәлтә» дигәннәре әтинен
егерме еллап аунап ятып, сыекланып беткән иске чикмәненнән генә әмәлләгән бер нәрсә иде
Искегә тимә, исен китәр, диләр бит әле. Бу •пәлтә» дә шундыйлардан инде Кызларның сүзенә
хәтерем калды. Көләләр бит болар миннән. Болай булгач, озатмыйм Үзләре генә кайтсыннар.
Күперне чыккач, мин әкрен генә арлта калдым. Моны сизгәч. Рафикъ кызулый башлады:
—Әйдә инде тизрәк, озатсак озатыйк, өйләренә кайтып җитәрләр бит,—ди.
—Озатмыйм.—минәйтәм,—кешедән көләләр. Әнә Әминә мине зәп- зәнгәр
булгансың, диде.
Рафикъ
— һи. жүләр. Тәскирәгә кушылып кына әйтте ич ул аны. Бу дөм караңгыда синен
зәңгәрләнгәнеңне каян күрсен инде ул.—дип. каршы тоште.
Тагын киттек Рафикъ Әминәләрдән бер-ике йорт аша гына торган Тәскирәгә иярде
Мине инде үзегез беләсез.
Менә. Әминәләр өе янына килеп җиттек. Әле дә гаҗәпләнәм. ул капка келәсенә
үрелгәч, каян килгәндер мина бу кыюлык, кинәт кенә:
Керәсендәмени, Әминә9 Синең чәчүргеч тасмаларың ай-һай матур! Ал икән!—дип
әйтеп өлгердем.
Әминә борылып
Бу караңгыда ничек күрәссн сон син аны?-дип кайтарып сорады.
Мин тагын телсез калдым Каян сүз табарга инде9' Ник аны баштарак уйлап куймадым
сон! Шулай шактый гына дәшми торгач. Әминә:
-Ярар, шәһәрнекеләр әйтмешли, сина тыныч йокы Хуш!—дип өйләренә кереп китте
—Сиңа да. Әминә...
Мин уйга калдым һе. «каян күрәсең. караңгыда», имеш Ә үзе баягынак зәп-зәнгәр
булгансың, дигән иде. Ул да караңгыда төсне аермый бит Алай Әллә ул да мина ничек сүз
кушарга белми йөрде микән? Карале, әллә ул да мине
Шатлыгымнан нишләргә белмичә. Рафикъ янына йөгердем Ул нәрсә әйтер икән9
*
— Рафикъ. Рафикъ, син кайда9
Артык кычкырмадым бугай инде. Тик шушы саксызлык эшне харап нт Якында гына,
күк күкрәгеңдәй, карлыккан эт тавышы янгынмы
— Вах-вах: г '
Тәскиралвриен Муйнак исемле бик усал этләре бар иканен вй| ме
юкмы' Бок» хәтле лисам, ке.ирсез микән Ул этнен күрше Балау
абыйлар баз өстеннән ярты сарык түшкәсе ашал
Мин ни уйларга ла өлгерв алмый каллым. янымнан җан йөгереп, сулуы
капкан Рафикъ узыл китте. ггтеммфе әурраммаднгааг ы
чыкканлыгын әйтсәм.
безнен хәлне үзегез аңларсыз, бәлкем. Шул гыйфрит сизмәсен дип. бу урамнан шым да
чыгармыйча узарга теләсән дә аяклар үзләреннән-үзләре йөгерергә ниятләп тора, котын ботка
төшә
Эшнен мөшкеллегенә тиз төшендем, баскан урынымнан, яшь тай кебек, алга ыргылдым.
Ул арада Рафикъ кемнеңдер читәнен шатырдатып бәрәнге бакчасына очты. Үзем ике куллап
казыкларга барып ябыштым. Сикерим дигәндә генә Муйнак минем пәлтәмнен чабуын «Вах»
итте.
Шулай итеп, мәхәббәт мәсьәләсе һич уйланмаган борылыш алды. Эт тә бу кадәрен
көтмәгән иде, күрәсең Авызына кереп тулган пәлтә кисәгенә тыгылып, чиный ук башлады,
аннары, шыншый-шыншый кирегә элдертте.
Йөрәкнең гөрс-гөрс тибүе басыла төшкәч, мин аякларымның туңа башлаганын сиздем.
Капшап карасам, йон оекбашлардан гына калган килеш, эреп бетмәгән кар өеме өстендә басып
торганымны шәйләдем Менә сиңа мә! Мин, үзебезнең заман өчен мактаулы кызыл эчле
галошлар кигән идем ич, алар кайда сон? Лыҗырдаган бакча аларны аяктан суырып алып калды
микәнни?
Ул арада тыны кысылган Рафикъ әйләнеп килде.
—Әйдә инде нәрсә терәлеп каттың?! Тагын килмәсен!—ди.
Ә минем үз кайгым кайгы:
—Галошларны югалттым бит әле. малай. Оекчан гына калдым.
Инде нишләргә? Кайда гына төшеп калган сон ул нәгъләтләр!
Рафикъ дустым да аптырады:
—Аяк атлаганда пычрак «былт-былт» итеп тора шул. Каян эзлибез инде,—ди.
Аның үзенең эше начар түгел—аягында резин итекләр. Минем генә менә...
—Читән аркылы сикергәндә бар иде әле алар,—дим.
—Эзеңнән кире барып эзләп карыйк әле,—дип Рафикъ пычрак бакча буйлап китте Туңы
куера башлаган ләпектән итекләрен ул да көчкә-көчкә тартып ала иде.
Әллә курку һаман бетеп җитмәгәнгә, әллә туңганга, минем тешләр шык-шык килә
башлады.
—Рафикъ, син аны читән кырыеннан ук карап кил әле.
—Берни күренми, караңгы бит.
Рафикъ бик озак эзләп таба алмагач, үзем дә яңадан пычрак эченә кереп киттем
Бакчаның салкын туфрагына кул тыгып икәүләп күпме эзләгәнбездер, әйтә алмыйм Ниһаять,
таптык Бакча боламыгы аларны мин читән өстеннән сикереп төшкән хуттан ук суырып алып
калган икән Бу бакча Мәрфуга әбинеке иде Сукыр лампа уты дерелдәп торган тәрәзә яныннан
узганда Рафикъны күргәч, мин эчемне уа-уа көлә башладым Дустым кара савытыннан үрмәләп
чыккан тараканга охшаган иде
—Моннан сон Әминәңне үзен генә озат, яме! Көлеп тора тагын! -дип ачуланмакчы булган
иде ул, минем дә баштанаяк пычракка батуымны, чабусыз калган пәлтәмне күргәч, көлүдән хәле
китеп, үзе дә җил капка колгасы өстенә ауды
Ә иртә белән Мәрфуга әбинең күрше-күләнгә зарланып торганын ишеткәннәр
кемнәрдер ярты бакчамны саз иткән Нәрсә генә эзләделәр икән9 Хәерлеге булсын инде
Менә шулай. Тормышның рәте киткәндә, йә минем кәеф булмаган чакларда Әминә
җиңгәгез чоландагы сандыктан теге кызыл эчле галошларны алып кереп урындыкка куя да.
йомышка ярардай оныкларымның берәрсен Рафикъ белән Тәскирөне кич утырырга чакырырга
җибәрә Дөнья тагын түгәрәкләнеп китә

Реклама