Логотип Казан Утлары
Публицистика

РОССИЯ ФЕДЕРАЛИЗМЫНЫҢ ЯҢА МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ


РОССИЯ күпмилләтле ил-дәүләт. Хәзерге Россия Федерациясе киңлекләре бик күп халыкларның—шул исәптән, татарлар һәм башкортларның, чувашлар һәм мариларның, хаккае һәм тувалыларның, чиркәе һәм карачайлыларның—кыскасы, алтмыштан артык милләтнең тарихи ватаннарын «йоткан». Бу милләтләр вә халыклар барысы да Россиянең теге яки бу җирләрен хәзер дә үз ата-бабалары җирләре изге ватаны итеп саный.
Шул нисбәттән, татар милләтенең дә мең елдан артык дәүләтчелеге булганлыгы белән санлашмау һәм сәяси, һәм кешелеклелек ягыннан зур әхлаксызлык булыр иде. Россиядә яшәүче күпсанлы халыкларның милли хисләрен таптап узу, аларга игътибар итмәү илне тиз коннән таркалу юлына китерергә бик мөмкин. Соңгы елларның ачы тәҗрибәсе шуны искәртә эреме-вакмы башка халыклар да, рус халкы шикелле үк. үз милли горурлыгын бик үткен тоя һәм аны кискен рәвештә яклап калырга әзер тора.
Илнең күпмилләтлелеге аның дәүләт төзелешендә ачык чагыла һәм федеративлык принцибы 1993 елның декабрендә кабул ителгән Конституциядәге беренче маддәдә әйтеп үтелгән. РФ Хөкүмәте каршындагы Законнар эшләү һәм чагыштырма хокук белеме институты Конституциягә Аңлатма әзерләгән, анда «Россия кебек күпмилләтле дәүләттә дәүләт төзелешенең федератив формасы бигрәк тә аклана, чөнки федерация Россиядәге күпмилләтле халыкларның i омуми- уртак мәнфәгатьләрен һәр милләт һәм халыклар мәнфәгате белән табигый рәвештә яраклаш гырып алып барырга мөмкинлек бирә» диелгән. (Конституция 1994 ечгы Аңлатма.)
Конституциягә икенче Аңлатмада «Россиядә яшәүче халыкларның тарихи һәм милли-мәдөни күптөрле үзенчәлеген искә алганда, нәкъ менә эзлекле федерализм Россия Федерациясенең һәм аның субъектларының төп мәнфәгатьләрен сәяси-юридик яктан яраштыручы иң отышлы оптималь форма» диелгән (Конституция Топорнин. Батурин һәй Орехов редакциясендәге Аңлатма).
Федерализм этиосәяси каршылык-конфликтларны чишәргә ярдәм итүче иң киң таралган модель-үрнәк булып тора. Классик федератив дәүләтләр Америка Кушма Штатлары, Канада һәм Швейцария, шулай ук Германия Федератив Республикасы, Австрия һәм Австралия мисалы федератив системаның өстенлекләрен бик ышандырырлык итеп дәлилли.
Федерали змның асыл мәгънәсе аның исемендә үк ачык чагыла Федерализм төшенчәсе латин сүзе «lbedus»raH алынган, ул исә «союз» дигәнне аңлата.
Бу үрнәк модельнең эффектив нәтиҗәлелеге сәбәбен аның тарафдарлары болай аңлата: федерализм сәясәтне гомумдәүләт дәрәҗәсеннән төбәкләр дәрәҗәсенә төшерә һәм этник төркемнәргә җирле автономия бирә, шуның белән ота.
Флюра ЗЫЯТДИНОВА— Россия Федерациясенең Доүыт Думасы депутаты. Доүыт Думасында Халыкара нилор комитеты роисе урынбасары. социология фоннәре докторы
Флюра
Зыятдинова
Үзләренең үсешендә һәм оешу чорында күп кенә дәүләтләр федерализация баскычларын үткәннәр Иҗтимагый тормышны нәкъ менә федерализм принципларында оештыру аларга нык-тотрыклы булырга, дәүләт булып калырга һәм хәзерге шартларда лаеклы рәвештә тыныч-имин яшәргә ярдәм иткән.
Америка Кушма Штатлары, бер федератив союзга берләшкәнче. 1784 елнын 4 мартына кадәр унбер ел буена конфедератив дәүләтләр союзы булып яшәгән, ана кадәр исә гасыр ярым буе аерым-аерым мөстәкыйль Британия колонияләре булган Кинәя-киңәя. Америка Кушма Штатлары үзләренә башка хокукын традицияләре булган төбәкләрне дә—испан Флоридасын, француз Луизианасын, британ Орегонын, Техастан Калифорниягә кадәр җәелгән мексикан провинцияләрен, рус Аляскасын, бәйсез Гавайяны да алганнар. Боларнын һәркансысы Америка федерализмына үз өлешен керткән, әмма ышанып әйтергә була, нәкъ менә 1776 елда Филадельфиядәге конгресста Бәйсезлек Декларациясе белән бер үк вакытта унөч Британ колониясе игълан иткән хәрби союз Америка федерализмына нигез салган, анын һәр штатында үз законнары, үз суд системасы гамәлдә калган.
Германия Федератив Республикасы җирләре-төбәкләре дә элекке бәйсез герман дәүләтләренең күп кенә сыйфатларын саклап калган. Кайчандыр алар артык ныклы булмаган «Герман милләтенең изге Рим империясе» дигән союзга берләшеп яшәгән, аннары Франция кул астындагы Рейн һәм Австриянең Герман союзына кушылганнар, соңрак инде тотрыклырак Пруссия белән берлектә Герман империясен төзегәннәр Бавария, Пруссия. Вюртембург, Ганновер. Баден, Гессен. Мекленбург төбәкләре һәм ирекле ганзай шәһәрләре Бремен, Гамбург, Любекларның үзенчәлекле дәүләтчелек традицияләре гасырлар тирәнлегеннән XXI йөзгә кадәр килеп җиткән.
Австрия федерациясе исә турыдан-туры Габсбург империясенең үзидарә ителүче князьлек һәм архиепископияләрсннән оешкан.
Швейцария союзы 1315 елдан 1848 елга кадәр суверен кантоннар конфедерациясе булып торган.
һиндстан субконтиненты 1947 елның 15 августына кадәр, ягъни һиндстанның бәйссзлсге турындагы Закон көченә кергәнче, бердәм дәүләт була алмаган Башта күпсанлы җирле дәүләтләр, аннары Британия кул астындагы князлскләр һинд дәүләтчелекләренең катлаулы күпчелеген тәшкил иткәннәр. Шулар инде законлы рәвештә һиндстан союзы булып берләшкән.
Күрәсез, Россия кебек күпмилләтле дәүләтләр өчен дәүләт төзелешенең иң камил принцибы булып федерализм калган. Федерализм автоном берәмлекләрнең уртак максатларына ирешү өчен кирәкле гомуми оешмаларга тиешле хакимлек һәм вәкаләтләр бирелү хаҗәте туган иҗтимагый тормышның һәр өлкәсендә кулланыш таба.
Россия хәзер демократик үзгәрешләр чорында оешып тернәкләнгән федерализм моделенең яңа сыйфатка әверелә баруын кичерә. Соңгы вакытта тормышка ашырыла торган трансформациянең характерлы үзенчәлекләре дәүләт төзелешендәге реформалар белән билгеләнә. Бер яктан караганда, бу административ реформалар Россия Федерациясен идарә итүнең кризисын бетерүгә булышты Россиянең беренче Президенты Ельцинның сәламәтлеге какшавы һәм Дәүләт Думасы белән туктаусыз тарткалашып торуы аркасында Федераль Үзәктә килеп туган «паралич»тан ил, ниһаять, котылды.
Хәзер инде Федераль Үзәк Конституция буенча тигез хокуклы һәм сәяси процесста катнашучы барлык субъектларга да югарыдан басым ясау механизмы— «башкарма вертикаль» дигән нәрсәне булдырырга омтыла.
Дәүләт төзелеше өлкәсендәге барлык үзгәрешләрдә Федерация субъектларының мөстәкыйльлелеген йомшартуга юнәлтелгән караш чагыла, бу. аерым алганда. Федерация Советын формалаштыру тәртибен үзгәртү белән дә раслана
Россия федерализмының яңа структур кысалары Федераль Үзәкне Федерация субъектларына карата мөнәсәбәтендә артык зур вәкаләтләр белән тәэмин итә һәм төбәк вәкиллекләре принцибын чикли. Шулай игеп, бүгенге чынбарлыкка таянып әйтсәк. Россия дәүләтчелегенең тенденцияләре унитаризм режимына таба баруын күрсәтә.
Федераль Үзәк белән Федерация субъектлары арасында салым керемнәре
өлешен билгеләү дә шул юнәлештә карап үзгәртелде Ельцин вакытында ул 50гә 50% булган булса, хәзер исә Үзәк файдасына—56.6%, ә региональ бюджетларга 43,4% итеп кенә калдырылды. Башта ул әле бөтенләй 70кә 30% итеп бүленергә билгеләнгән иде, әмма. Россия Федерациясенең салым кодексындагы 2 бүлекне кабул иткәннән соң, ул хәзерге күләмнән 40 % ким калдырылды Табигый ки. Россия Федерациясенең төп финанс документларындагы бүленешнең мондый төс алуы үзбаш донор булган Мәскәү. Санкт-Петербург. Свердловск һәм Самара өлкәләрен, Татарстан һәм Башкортстан кебек республикаларны сәяси яктан йомшартгы. Бу омтылыш-тсләк РФ хөкүмәтенең 2001 елга расланган өстәмә керемнәр бюджетын тышкы бурычларны каплау файдасына янадан бүлү турында Дәүләт Думасына закон проекты кертүеннән соң тагын да ачыклана төште
Реформаларны мондый юнәлештә алып барырга тырышу Россия дәүләтчелегенең федератив юлдан үсеше мөмкинлегенә билгеле бер дәрәжәдә шик белән карарга мәҗбүр итә
Хәзерге вакытта артык үзәкләштерергә омтылыш көчәйгәннән-көчәя бара СССР заманнарыңда теге яки бу урамга яңа исем бирү өчен рөхсәт сорап та Мәскәүгә йөргән чакларыбызның ачы тәҗрибәсе онытыла
Сәясәтчеләрнең билгеле бер өлеше, шул исәптән кайбер төбәк җитәкчеләре дә Федерация субъектлары хакимият башлыкларын Үзәк тарафыннан билгеләү тәртибен яңадан торгызу ягына авышалар («Иҗтимагый фикер» Фондының 2000 ел июлендә үткәргән сорашуы нәтиҗәләре шуны күрсәтә 36% сәясәтчеләр шул тәртипне яклый, 60%ы әлегә каршы килә Хәвефле саннар болар .).
Мондый киләчәкнең ким дигәндә ике генә тискәре ягын искәртеп үтик. I. Россия киңлекләренең гаять зур булуы һәм җирле шартларның күптөрлелеге аркасында, хәтга XIX гасыр азагында да Үзәктән идарә итү бик авыр булган. Илнең һәр почмагында кичектергесез мәсьәләләрне чишү һәм килеп туган каршылыкларны хәл итү сәләтенә ия булган җирле башлыкларга хәҗәт туган. Хәзерге чорда исә. төрле этнос һәм конфессияләргә караган миллионнарча россияннарның социаль, мәдәни, икътисади ихтыяҗлары төрлечә булганлыктан, аларның ихтыяҗ һәм таләпләренә Үзәктән торып кына тиз һәм нәтиҗәле җавап биреп бетерү, алар белән идарә игү булмастай эш икәне һәркемгә ачык
Кызганыч ки, нәкъ менә яхшылап уйланылган милли сәясәт булмау сәбәпле, СССР һәм Югославия, Чехословакия кебек күпмилләтле дәүләтләр бик тиз таркалды да. Моны аңлау хәзер бигрәк тә мөһим Россия дәүләтен федералистик принципларда төзү нигезләрен тарайту уңай нәтиҗәләр бирмәс, киресенчә, этно-милли каршылыкларны тирәнәйi ер генә Үзәкнең төбәкләр эшенә акылсыз тыкшынуының ачык мисалы Дәүләт Думасы депутатларының бер өлеше татар язуын латин имласына күчертүне гыярга тырышуында да күренә. Юкса, ул гамәл Россия Федерациясе Конституциясе буенча да. халыкара хокук нормалары буенча да Татарстан Республикасының фәкать эчке үз эше генә бит
Кирәкмәгән артык вәкаләтләрне федераль дәрәҗәгә күтәреп, аларны президент һәм аның админисграциясенә туплау илнең сәяси һәм социаль- икътисади үсеше өчен уңай нәтиҗәләр бирмәгән кебек, күптән түгел генә кайбер төбәк башлыкларынык «юрганны үзләренәрәк тартырга» тырышулары да шулай ук кирәксез гамәлдер. Хәзерге Конституция нигезендә Үзәк болаи да гаять зур административ мөмкинлекләргә һәм өстәмә вәкаләтләргә ия, аны тагын да көчәйтеп торасы юк. Россиянең сәяси культурасы җитәрлек дәрәжәдә югары
Дәүләт системасында «тыеп тору һәм каршылык күрсәтү» механи змнары реаль булмаса, «башкарма вертикальне» үзгәртү мөмкинлеге чынлыкта бернәрсә белән дә чикләнмәгән булачак
Соңгы вакыттагы тикшеренүләрдә Россия федерализмына төп куркыныч һәрнәрсәне колачлап алган үзәкләштерү!ә омтылыш булачак тип күрсәтелә Америка эшмәкәрлек институты галиме '1 Арон Россиядә җиде федераль округ тө зүнең «Россиядәге реаль федерализмга. шу лай ук демократия! ә куркыныч янау булачагын, ахыр чиктә нл-дәүлөт бөтенлегенә зыян китерәчәген» әйгә «Андый законнардан баш тартырга яки аларны бөтенләй үзгәртергә кирәк», ди ул. (The wall street journal. 2000)
Россия Конституциясендә игълан ителгән федерализм бары тик социаль юнәлешле икътисады һәм рухи үсеше югары булган гражданнар җәмгыятенең чын-чынлап демократик нигезләрен баянган вакытта гына коры сүз булып кына
калмаячак Бүген федерализм төшенчәсенең классик мәгънәсен һич онытырга ярамый, федерализм—ул билгеле бер сәяеи-хокукый мөстәкыйльлекләрдән файдаланучы территориаль берәмлекләрнең берләшүе. Федерация субъектларының мөстәкыйльлек дәрәҗәсе РФ Конституциясе һәм Союз Договоры белән билгеләнгән, шулай итеп, федерализм—союзлар дәүләте дигәнне аңлата. Кызганыч ки. соңгы вакытта Россиянең сәяси үсеш тенденцияләре федерализм принципларының бик нык юыла барганын, моның бик җитди социаль-сәясн нәтиҗәләргә китерү мөмкинлеге барлыгын искәртә.
Миңа, милли республикадан сайланган депутат буларак, дәүләтнең һәрьяклап уйланган-үлчәнелгән нәтиҗәле милли сәясәтен эшләү өчен Россия Федерациясе Президенты каршында милли сәясәтнең Координацион Советын төзү кирәктер шикелле тоела. Ул Совет рекомендация-кнңәшләр эшләп бирер һәм федераль министрлыкларның милләтара мөнәсәбәтләргә кагылган эшчәнлекләрен үзара килештереп-яраштырып торыр иде. Милли сәясәтнең нәтижәлелеге юнәлешендәге икенче җитди адым РФ Федераль собраниесыныц югары палатасын милли билгеләргә карап оештыру, ягъни Милләтләр Палатасы төзү булыр иде. Ул федерациябезнең күпмилләтле асылын чагылдырыр иде.
Тотрыклы милли вәзгыять мисалы итеп үзебезнең Татарстан Республикасының тәҗрибәсен күрсәтәсем килә. Республикада хәзер 3,8 миллион халык яши. Шуның яртысыннан артыгы—татарлар. 40 проценттан күбрәге—руслар. Калган өлешен йөздән артык милләт вәкилләре тәшкил итә. Татарстанны тикмәгә генә «дуслык жире» дип атамыйлар, аның иң зур казанышы—милләтара килешеп, диннәрнең аралашып яшәвендә.
«Россия дәүләт хакимия ie органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне үзара уртаклашу һәм эш- гамәлләрнең чикләрен билгеләү турында» Шартнамә, бик күп сәясәтчеләрнең тануынча, яңа демократик федерация төзү юлында бик әһәмиятле маяк булды, реформаларны төбәкләрнең үзенчәлекләрен искә алып үткәрү өчен шартлар тудырды.
Соңгы ун елның төп йомгагы Татарстанның икътисад өлкәсендә җитештерү җегәрен саклан калу һәм башка барлык тармаклар белән дә нәтиҗәле идарә итү булды 1995 елның икенче яртысыннан башлап сәнәгатьтә үсеш күзәтелә, нәтиҗәдә Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында унөченче урыннан дүртенче урынга күтәрелде.
«Татнефть» «кара алтын» чыгаруны тотрыклы рәвештә ел саен артгыра бара. Түбән Кама һәм Казандаг ы нефтехимия гигантлары продукция эшләп чыгару (шул исәптән экспорт өчен дә) темпларын ышанычлы тизләтеп киләләр. Яңа типтагы автомобильләр, самолетлар, корабльләр, компрессор һәм вакуум техникасы, нефть һәм электротехника өчен кирәкле җиһазлар, төрле приборлар эшләүче предприятиеләр аякка басты.
Республиканың азык-төлек корзине бәясе үзендә җитештерелгән азык-төлек хисабына илдә иң гүбәннәрнең берсе булып кала бирә. Авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме буенча Татарстан Россиядә Краснодар краеннан кала икенче урында тора.
Ун ел эчендә республикада бер генә югары уку йорты, бер генә театр яки музей дә ябылмады Киресенчә, аларның саны арта гына бара.
Татарстан—Көнчыгыш һәм Көнбатыш цивилизацияләре тоташкан төбәк, аның мәдәни байлыгының күптөрлелеген шул билгели. Республиканың милли- мәдәнн тормышы әле беркайчан да бу кадәр төрле һәм төсмер-буяуларга бай була алмагандыр Әйе. географик мәйданы, табигый байлыклар запасының хәтсез булуы, сәнгатьнең күп төрләре, алга киткән авыл хуҗалыгы Россия Федерациясе икътисадында Татарстанның урынын билгели.
Республиканың Дәүләт Советына ел саен укыла торган Мөрәҗәгатьләренең берсендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шаймиев. аерым ассызыклап, Татарстан тиз үзгәреп тора торган дөньяның бер өлеше, дип әйтеп узды Җир шарында бара торган зур. глобаль үзгәрешләр сәүдә, хезмәт күрсәтү, мәгълүмат алмашу, мәдәниятләр үсешендәге күп кенә географик һәм сәяси киртәләрне алып ташлады. Бу шартларда республикабыз ул процесслардан чи па кала алмый, тышкы дөнья белән үзара мөнәсәбәтләрнең иң отышлы формаларын табарга тырыша Чит илләр белән эшчәнлек алып бару Татарстанның икътисади
һәм социаль үсеше стратегиясен тормышка ашыруда нәтиҗәле чара, республиканың социаль-икътисади үсеше һәм дөнья икътисадына әкренләп кушыла-берләшә баруының бик мөһим факторы булып тора. (Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына Мөрәҗәгате Казан. 2001)
Россия Федерациясе белән төзелгән Шартнамә һәм 1994 елда кул куелган килешүләр Татарстанга, тулаем алганда, тышкы элемтәләр булдыру һәм аларны үстерү өчен уңай шартлар тудырды. У зган гасырның туксанынчы еллары ахырына Татарстан үз үсешенең сыйфат ягыннан яңа чорына аяк басты, байтак кына сәяси- хокукый килешүләр һәм шартнамәләр, шулай ук үзгәртеп корулар барышында тупланган тәҗрибәләр нигезендә алга таба җитди адым ясарга реаль җирлек туды. Сүз Татарстанның Дәүләт Советы кабул иткән икътисади һәм социаль прогрессы Дәүләт Программасында тупланып чагылыш тапкан икътисади реформаларга аерым караш, аларны дәвам итү һәм тирәнәйтү турында бара.
Бу Программага салынган максатларны тормышка ашыру үзебезнең үзенчәлекле моделебез рәвешендә берләштерелгән идеяне билгели. Республиканың Россия һәм дөнья күләмендә конкуренциягә сәләтле булуына ирешү бурычы куела, ә үрнәк модель сыйфатында социаль юнәлтелгән икътисад моделе тәкъдим ителә. Аны үстерү исә тышкы һәм эчке инвесторларны эзләү һәм җәлеп итүнең акыллы уйланылган сәясәтенә бәйле.
Татарстан инвестицияләр өчен кызыксындырырлык объект. Аның өлешенә Россиянең чит илләрдән ала торган инвестицияләренең җиде проценты туры килә, күләме буенча ул Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала өченче урын дигән сүз. Татарстанда законнарны камилләштерүгә, тышкы икътисади чичәнлекнең норматив-хокукый нигезләрен булдыруга зур игътибар бирелә 1994 елдан гамәлгә кергән «Татарстан Республикасында! ы чит ил инвестицияләре турында» Закон, шуңа охшаш федераль законнардан аермалы буларак, халык хуҗалыгы өчен аерым әһәмиятко ия инвестиция проектларының салым һәм гарантия буенча өстәмә ташламалар алу мөмкинлеген искәртә.
Татарстан хөкүмәте инвсстицион процессны оештыруны тәэмин итү өчен җитди адымнар ясый Инвестицияләргә ярдәм игү буенча гомуммилли үзәк төзү бу юнәлештәге мөһим адымнарның берсе булды Ул үзәк бердәм инвестиция сәясәтен булдыра һәм аны тормышка ашыру белән шөгыльләнә, дәүләтнең, финанс һәм финанс булмаган оешмаларның чит ил инвестицияләренә гарантия бирүе өчен хөкүмәт, базар икътисады системасын булдырып, чираттагы бюджетында Татарстан Республикасының финанс йөкләмәләрен тәэмин итүне дә күз алдында тота.
Республиканың халыкара оешмалар -БМО, ЮНЕСКО. Европа Советы, Халыкара валюта фонды. Гарәп дәүләтләре белән элемтәләре ныт ый Хөкүмәткә республиканың вәкиллекләрен булдыру кирәкле башка халыкара оешмаларның исемле!с әзерләнде Алар ЮНИДО (Сәнәгать үсешенә ярдәм итү буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы). МИГА (Инвестицияләрне саклау буенча Дөнья Банкы Оешмасы). ЮНКТАД/ГАТТ. ЕБРР
Халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү максатыннан республика уналты чит илдә үзенең даими сәүдә-икътисад вәкиллекләрен булдырды (Франция. Германия, АКШ. Украина һ б.)
2000 елда Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 3,2 миллиард доллар, шул исәптән экспорт 2.8 миллиард доллар тәшкил итте.
Республика көнбагыш һәм көнчыгыш партнерлар белән хезмәттәшлекне тигезрәк сакларга тырыша Күп кенә предприятиеләрнең технологик яктан шактый артка калган булуы, республика сәнәгатен технологик камилләштерү өчен. Taiapciainiw алдынгы технологияләр эзләүдә активрак булырга мәҗбүр итә. Шундый эзләнүләрнең уңышлы мисалы итеп Америка компаниясе АВВ һәм АКШның Экспорт-импорт банкы белән халыкара хезмәттәшлекне күрсәтергә була Алар Татарстанның нефть эшкәртү сәнәгатен модернизацияләргә ярдәм итәләр.
Россиянең тышкы элемтәләрен үзәкләштерүне бетерү һәм бу процесска яңадан-яңа субъектларны һәм чит ил партнерларын тартуы Татарстанда «Тышкы икътисади элем юләр концепциясе»»! эшләү ихтыяҗын тудырды Без аны эшләдек һәм Министрлар Кабинеты аны 1993 елның декабрендә раслады. («Татарстан Респуйlunai ының тышкы икътисади личәнлесе страте. 'иясе Лам аны тор мышка
ашыру механизмы турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31 12 1993 елгы №759 карары).
Төп стратегик бурыч әлеге документның биш бүлегендә бирелә. Ул тышкы икътисади эшчәнлскне үстерүнең максатлары һәм төп бурычлары, хокукый, мәгълүмат һәм оештыру мәсьәләләрен булдыру, тышкы икътисади эшчәнлек өчен квалификацияле белгечләр әзерләү һәм аларның санын арттыру кебек проблемаларны үз эченә ала. Концепция авторлары, республиканың тышкы икътисади эшчәнлеге өчен хокукый нигезләрне камилләштерми торып, бу максатларга ирешү мөмкин түгел, дигән фикерне ассызыклап үтәләр.
Тышкы элемтәләр өлкәсендәге стратегия көн тәртибенә килешүләр һәм Шартнамәдә каралган йөкләмәләрне нәтиҗәле үтәү мәсьәләсен куя. ул исә халыкара элемтәләрне Россия Федерациясе белән бүлешеп эшләүне, чит ил партнерлары белән хезмәттәшлекне һәр ике яктан да эзлекле рәвештә ныгыта баруны таләп итә. Концепция авторлары бу очракта халыкара килешүләр төзү һәм халыкара оешмалар белән хезмәттәшлек итүне Татарстан Республикасы Конститу циясснен 62 иче маддәсендә каралганча һәм Россия Федерациясе белән ике арада төзелгән Шартнамәнең тышкы икътисади элемтәләр өлкәсендәге вәкаләтләрнең чикләрен билгеләү турындагы 3 нче маддәсендә күрсәтелгәнчә алып барырга тәкъдим итәләр.
Татарстанга әле Россия белән федератив мөнәсәбәтләрдә үз урынын табу. Россиядә һәм чит илләрдә килеп туган субъскгив һәм объектив каршылыкларны җиңү өчен зур эш башкарырга туры киләчәк. Бу процесс үзенең дәвамлылыгы, компромисска ирешүдәге катлаулылык дәрәҗәсе белән Россия федерализмының ныклап аякка басу чорына тәңгәлләшәчәк. Чөнки, Президентыбыз Минтимер Шаймиев кат-кат искәрткәнчә. Татарстан үзенең киләчәген бары тик Россия белән бәйли.
Йомгак
Федераль хакимият органнары белән аның субъектлары хакимияте оргашары арасында халыкара һәм тышкы икътисади элемтәләр өлкәсендәге эш-гамәлләрнең чикләрен билгеләү һәм аларны белеп башкару мәсьәләсе иң авыр мәсьәлә булып тора. Бары тик һәр ике якның да үзара килешеп эшли алуы гына бу элемтәләрнең уңышлы булуын тәэмин итә ала Хокукый нигезләрне ныгыту, дөньяның төрле илләрендәге аерым төбәкләр белән үзара тәҗрибә уртаклашу, үзара файдалы икътисад һәм сәүдә элемтәләрен һәр як белән бергәләп көчәйтү, төбәкләрнең бары тик үз хокуклары булган үзара файдалы хезмәт- тәшлекләренең анык программаларын эшләү—болар һәммәсе дә, һичшиксез, халыкара хезмәттәшлек итүче төбәкләрнең, тигез хокуклы партнерлар буларак, дәрәҗәләрен генә күтәрәчәк.
Россия Федерациясенең агымдагы вәзгыяте федератив системаның киләчәктә дүрт юнәлештә үзгәрергә мөмкинлеген күзалларга ныклы нигез бирә:
1 Федерация субъекты белән Федерация арасындагы мөнәсәбәтләрдә үзәкләштерүне алга таба да киметә бару, «түбәннән—югарыга» принцибына таянып, тышкы икътисади элемтәләрдә субъектларның тулы мөстәкыйльлеге хокукларын тану. Бу очракта Федерация һәр субъект үз мәнфәгатеннән чыгып Үзәккә тапшырган вәкаләтләргә генә ия була ала.
2. Ике арадагы мөнәсәбәтләрне «югарыдан—түбәнгә» принцибыннан чыгып үзәкләштерү, тышкы икътисади элемтәләрдә федераль үзәк вәкаләтләрен көчәйтү һәм субъектларның андый элемтәләрен Үзәкнең ныклы контролендә тоту.
3. Конституциядә, Федератив Шартнамәдә, башка килепгүләрдә билгеләнгәнчә, вәкаләтләрне үзара бүлешүнең хәзерге нормаларын саклау. Россия Федерациясе субъектларының тышкы элемтәләр урнаштыру хокукларын анык билгеләп контрольдә тотуны махсус законлаштыру һәм карарлар белән ныгыту.
4. Федерациянең таркалуы һәм яңа конфедератив килешү төзү Сәясәтчеләр бу дүрт юнәлешнең һәммәсе турында да көннән-көн
активрак фикер алыша, соңгы—дүртенче юнәлешнең бөтен дөнья икътисады өчен чиктән тыш куркыныч нәтиҗәләр китереп чыгарачагын искәртәләр
Россия федерализмын ныгыту юлларын эзләү максатында, «Үзәк— субъектлар» мөнәсәбәте үзенең тарихи нәтиҗәлелеген һәм бөтен ил мәнфәгате өчен тотрыклы булуын раслаган чит илләр тәҗрибәсе һичшиксез, кызыклы булыр
Россия Федерациясе дә. Федератив Шартнамә дә Россия Федерациясе субъектларының мөстәкыйль тышкы элемтәләр урнаштыру өчен кирәкле хокукларын һәм мәсьәләләрен тулысынча күрсәтеп бетерә алмый. Алар бары тик агымдагы Законнарны чыгару барышында гына ачыклана ала һәм аны «хәрәкәтчән» дип йөртергә кирәктер. Чөнки ул РФ Конституциясенә генә бәйле түгел, ә Россия Федерациясенең башка Законнарына да бәйле була.
Узган гасырның туксанынчы елларындагы һәм яңа гасыр башындагы соңгы вакыйгалар күптөрлелеге белән аерыла, төбәкләрнең халыкара элемтәләрен ныгыту-үстерү кирәклеген раслап тора