Логотип Казан Утлары
Роман

ҺӘРНӘРСӘГӘ—АКЧАЛАТА


«Лос-Анджелес тайме» хәбәрчесе
1
екин» ресторанына ул кичне Карлен Татлян очраклы гына барып чыккан иде. Анда исә йә исеме белән генә Слава дип, йә Картье дип йөртелгән бер яшь кеше туган көнен үткәреп, күпсанлы кунаклары белән мәжлес корып утыра икән. Картье аның фамилиясе булудан бигрәк, кушаматыдыр, мөгаен. Карлен Татлян өчен бу кич бик уңышлы булып чыкты бит әле. Ниһаять, аңа бәхет елмайды шикелле Юкса ул инде Мәскәүдә ярты елга якын яши һәм әле үзенә йөкләнгән бурычны үтәү юлында бер адым да алга китә алмаган кебек тоела иде. Алга китү ди сиңа, дөресен генә әйткәндә, бу эшкә кайсы ягыннан тотынырга да белмичә, бөтенләй югалып калган иде ул. Иң әүвәл аны Мәскәү тан калдырды—шәһәр шундый галәмәт зур, һич аңлап бетерешле түгел, анда яшәү дә әкәмәт кыйммәт икән. Бу башкала- ташкала үзенә генә хас Мәскәү кануннарына буйсына булса кирәк, аны алдан төшенеп тә. нәрсәсендер күрәзәлек итеп тә белеп бетерә торган түгел Биредә бер генә нәрсә дә гадәти мантыйк-логикага сыймый. Мәскәүдәге тормыш Татлян инде хәбәрче сыйфатында эшләп киткән Нью-Йорктагы яки Европа илләренең бүтән башкалаларындагы шикелле генә түгел, биредә тизлек, ыгы-зыгы һәм киеренкелек хөкем итә Ә хәвефсезлек мәсьәләсе? Лондон, Чикаго, Париж яки Берлинның ин куркыныч районнары да Мәскәүдә тынычлык-иминлек почмагы булып күренер иде Бирелә ни көндез, ни кичен, ни төнен бер генә урында да үзеңне имин-тыныч итеп тоя алмыйсың. Сине теләсә кайсы биш йолдызлы отельдә—<-Метрополь»дәме, «Савой»дамы яки «Националь*дәме—кычкыртып таларга яки үтереп китәргә мөмкиннәр. Җиргә бөтенләй ярлы булган Токионын ин кыйммәтле квартираларыннан да кыйммәтлерәк квартирлы, абруйлы теләсә кайсы районның ишек төбендә якты көн уртасында
Дәвамы Башы 7 санда
П
чишендереп ташларга да күп сорамыйлар. Көнбатыш илләрендә һәммәсе дә ачык билгеле тегендә бармасан. монда йөрмәсән—исән-сау буласын Биредә исә сезгә беркем дә куркынычсыз берәр урын барын әйтеп бирә алмаячак—юк андый урыннар Бервакыт Карлен Татлян. хәбәрче буларак, ничектер заложник-тотык алучылар турында бер материал җибәргән иде. Вакыйга кайда баргандыр дип уйлап карагыз әле. Кремль капкасыннан ике алымда, гуп-туры Кызыл мәйданнан Васильев тарафына төшә торган урында! Россиянен ин төп мәйданында, кизү торучы милиционерлар, һәртөрле саклар, гади киемле йөзләгән махсус хезмәткәрләр кайнап торган жирдә!
Ә банк-фәләнгә барып килү? Юкса бу гамәл Европанын теләсә кайсы башкаласында гап-гади көндәлек бер эш бит инде, ә Мәскәүдә. акча салырга йә алырга барасың булса, алдан васыятьнамә язып, өендәгеләр белән хушлашып чыгып китсән дә ярыйдыр: көннен көнендә йә шартлаталар, йә яндыралар банкларны, яки эченә тротил тутырып банк янына куеп киткән берәр машина күккә оча. Йәисә ишектән чыгып килүче инкассаторны ут ачып каршы алалар, йәисә касса залын талаганнын шаһиты буласын Юк. Мәскәү тормышына бик ныклап күнегергә кирәк әле ана.
Карленны кызыксындырган барлык атаклы казинолар, төнге клублар, үч иткәндәй, шәһәрнең төрле почмакларына таралып утырган, ә төнлә исә транспортка түләү һәрвакыт диярлек йөз бакстан-доллардан да артып китә. Штатлардан һәм Европадан аермалы буларак, һәр жиргә түләп керергә кирәк, гади генә төнге рестораннарның бәяләре дә Парижның гранд-отель рестораннарындагы бәяләренә торырлык Шулай булгач, эш хакынны кушып гүләгәндә дә. бернинди вәкиллек акчаларын җитмәячәк, менә шуннан сон урыс башкаласының төнге тормышы белән яхшылап танышып кара әле син!
Шундый заманнар булган дип сөйлиләр. Мәскәүгә килгән чит ил кешеләренә башка планетадан төшкән кешегә карагандай карый торган булганнар һәм аны. һичшиксез, бик бай дип санаганнар. Карленнын моңа ышанасы ла килми, чөнки хәзер ул белгән чит ил кешеләренең күпчелеге башкалада бик тыйнак кына гомер сөрәләр, юк. барыр җир булмаганлыктан яки сатып алыр әйбер юклыктан түгел—ин гади сәбәбе шул: финанс мөмкинлекләре шуның кадәр генә, кесәләре такыр. Ә инде Карлен Йөри торган урыннарда чит ил кешеләрен бөтенләй очрата да алмавын бар. рәсәйлеләр бик эредән кубып уйный, оттырганда долларларын шундый җиңел генә чыгарып сала, шуна күркәдерме, казинода Карленнын күнеленә: «урысларның серлс-серле рухын аңлап бетерерлек түгел», дигән уй килә, хәтерендә Достоевскийнын «Игрок» («Уенчы») романы яңара Үз максатына бер генә адым якыная алмаса да, Татлян бер нәрсәне ачык анлады: бөек дәүләт булырга ачыктан-ачык хыялланган кытайлыларның борынына чиертеп, урыслар, һичшиксез, бик тиздән яңадан бөек ил-дәүләт дәрәҗәсенә күтәреләчәк һәм. үз вакытында атом- төш коралы, галәмгә күтәрелүләре, тавыш тизлеген узып оча торган авиациясе һәм балеты белән тан калдырган шикелле, әле киләчәктә дә дөньяны кат-кат тан калдырачак
Россиягә килеп эләккәч. Карлен үзен аналитик бүлеккә эшкә билгеләмәүләре өчен үкенә башлады—их. үзәккә нинди генә күзәтүләр, ачышлар, перспективалар, фаразлар тулы хәбәрләр җибәрмәс, шефлары белән уртаклашмас иде икән ул' Шул юнәлештә Мәскәүдә бер-ике ел эшләп алсаң. Россия буенча бәяләп бетергесез белгеч буласын инде аннары Ләкин Карлен Татлян алдына бик анык максат куйдылар шул. ә андый мәсьәләләр бик сирәк кенә тиз дан китерәләр, китерсәләр әле’’
Әгәр дә Мәскәүдә әнисе ягыннан туганнан туганы Ашот Казарян булмаса. .пар әле яшьтәшләр дә. бер-берсенә бик нык охшашлар да.— менә шул Ашот булмаса. Татлян Россия тормышына тагын да зур кыенлыклар белән ияләшкән булыр иде, мөгаен
Карлен Татлян Россиягә атаклы «Лос-Анджелес тайме» газеты хәбәрчесе сыйфатында. Америка гражданы буларак килсә дә: ул Ереванда туган һәм хәтта СССР гражданының урак-чүкечле паспортын да алырга өлгергән иде. Әмма сиксән беренче елны уналты яшьлек егет әти-әниләре белән АКШка. кояшлы Филадельфиягә китеп барды. Ул төбәкне дөньянын төрле якларында яшәүче әрмәннәр бик ярата һәм анда Татляннарнын да күпсанлы бай туган-тумачалары яши иде.
Карленнын яшьтәше Ашот Казарян, тумышы белән мәскәүле, унган- булдыклы эшмәкәр, хәзергечә әйтсәк, бизнесмен. «Арарат» дигән сату- алу фирмасы тота Аның дуслары .Америкадан килгән киң күңелле, уенчак егетне Мәскәү тормышына ияләштерергә керештеләр. Алар ярдәменнән башка Карлен Татлян Мәскәүне һич кенә дә өйрәнеп-анлап бетерә алмас, димәк, үзенә йөкләнгән бурычны да тиз генә үтәп чыкмас иде. ә вакыт, һәрвакыттагыча. кысынкы булды. Мөгаен, мәскәүле яна дусларын да Карленнын американ һәм халыкара журналист булуы кызыксындыра— кемгә океан артына кунакка барып кайту өчен виза алып бирә, кемн» чит ил паспорты юнәтә, гомумән. Америкадагы тормыш-көнкүреш турында файдалы киңәшләр әйтә анда илтеп ни-нәрсәне әйбәт кенә бәягә сатарга, аннан тагын табышлырак ни-нәрсәләрне бирегә алып кайтырга була— һәммәсен дә өйрәтә иде. Шулай итеп, үзеннән-үзе һәр ике як өчен дә кулай бергәлек барлыкка килде. Ашот та. Карлен да. күпчелек дуслары да. яшьләре утызларга җитеп килсә дә, ә кайберләре инде ул чикне байтактан узган булсалар да. әле өйләнмәгән буйдаклар иде Юкса, утызлар тирәсе гаилә кору өчен иң кулай вакыт санала-саналуын, әмма, күрәсең, бу күчеш-борылыш еллары, тотрыксызлык, яшьләргә чума авыруы кебек йоккан бизнес мәшәкате өйләнү-фәләннәрне арткарак чигереп тора иде Бу хәл Карлен Татлян өчен дә бик уңайлы—дусларының буш вакытлары җитеп арткан, төннәрен кәеф-сафа коруны яраталар һәм ин мөһиме—акчалары бер букча иде.
Мәскәүдә бер өч айлап яшәгәч, Карленга яна танышлар да табылды: алар Арбаттагы төнге «Метелица» клубында очраклы гына очрашты. Карлен анда үзе белән Ереванда бер сыйныфта укыган биш егеткә тап булды. Каисысынындыр туган көнен үткәрергә мәҗлес корган бу төркемдә Ереванның Саокан урамындагы билгеле композиторлар йортында яшәүче өч егет тә бар иде. Калганнарын да белә иде Татлян—егетләрнең барысы да диярлек бер кварталдан, ә җитмешенче еллар ахырында Ереван ул кадәр үк зур шәһәр түгел иде әле. Бу ереванлы дуслар Мәскәүдә ярым легаль хәлдә яши. пропискалары юк. төрле җирлән фатирдыр-бүлмәдер юнәтеп, вак-төяк бизнес белән шөгыльләнә: сәүдә палаткалары, лареклар тота, кайдандыр нәрсәләрнедер, күпләп сатып ала да шуннан табыш чыгара, кайберләре автосервиста эш майтара. Әрмәнстанда ул чорда бик көчле икътисади кризис, галәмәт эшсезлек, кыргый инфляция—үз акчалары—драм көне-сәгате белән бәясен югалта, анын Әрмәнстаннан башка бер җирдә дә кирәге юк. шунын өстенә—Карабахтагы туктый алмаган сугыш Менә болар барысы да иң әүвәл яшьләрне җылы ояларын ташлап китәргә мәҗбүр итте Россиядә теләсә нинди бизнес-сәүдә эшенә— банкмы ул. зиннәтле чит ил маркалы машиналармы, кыйммәтле күчемсез милекме яки Карленнын сыйныфташларыныкы шикелле юк кына ларек- фәләннәрме—һәрберсенә «түбә» кирәк. «Түбә» дигәне шул: сине яклап- саклап торучы, шунын хисабына синнән акча каеручы төркем инде ул Мәскәүдәге милли җинаятьчел төркемнәр арасында әрмәннәр сонгы урында саналмый, алар чечен, дагстан яки әзербәйжан төркемнәреннән күп алдан барлыкка килгән Грузиннар белән берлектә әрмән мафиясе ак кала-башкалада ин өлкәннәрдәндер, аның башында әле легендар Сво торган Хәерчелек-ярлылык үз сыныгын намус белән эшләп табарга теләүчеләрне генә түгел, һәркайда күп булып үрчегән шикелле. Ереванда да үрчегән һәртөрле бандитларны да Әрмәнстаннан читкә куды Карлен Татляннын сыйныфташ егетләре дә үзләренең вак-төяк сәүдә эшләрен
үз милләттәшләре «түбәсе»нә ышыкланып кына майтара иделәр. Шулар- нын кайберләре әлеге кичтә «Метелица-да элекке сыиныфташынын туган көнендә сыйланып утыра иде. Аннары соныннанрак Киев вокзалы янындагы «Редиссон-Славянская» кунакханәсе ресторанында үткән бер бик бай мәҗлестә аларнын кайберләре белән Карленны да таныштырдылар.
Әле ул вакытта Мәскәү тормышына бик төшенеп җитмәгән американ хәбәрчесе бу гангстерларның үз «һөнәрләрен» яшермәүләренә, хәтта шунын белән горурлануларына бик гаҗәпләнгән дә иде. Тегеләр кин күңеллелек күрсәтеп, бу тынгысыз Мәскәүдә аны үз канатлары астына алырга вәгъдә дә биреп куйдылар. Ул кичтә Татлян: «Нәкъ егерменче еллардагы Чикагода кебек икән»,—дип уйлап та алган иде. Ул, әлбәттә, башкаланын җинаятьчел дөньясына шулай жинел генә килеп төртелү шатлыгын беркемгә дә сиздермәде, мондый танышлыклар ана йөкләнгән төп бурычнын аерылгысыз бер өлеше булырга тиеш иде.
Инде ярты елдан сон Татляннын Мәскәүдәге танышлары шактый ишәйгән, ул танышлар төрле катлам кешеләре иде. Болар, әлбәттә. Ашот Казарянның бик күпләр белән бәйләнештә булуы нәтиҗәсе булды—ул бит театрал, гомумән, сәнгатькә гашыйк шәхес. Карлен үзе дә. музыкаль гаиләдә үскәнлектән, гитарада менә дигән уйный, фортепьяноны да чит итми, студентлык елларында яшьләр төркемендә җырлап та йөрде. Шунлыктан ул үз газеты на Мәскәүдәге мәдәни тормыш турында еш кына хәбәрләр дә җибәреп тора иде Бер театр-концертлар сезоны дәвамында ук ул сәнгать дөньясында үз кеше булып китте, зур концерт яки абруйлы- дәрәҗәле артистлар белән очрашу кичәләрен сирәк калдыра башлады.
Гамьсез тормыш алып баручы артистлар, рәссамнар, әдәбиятчылар һәм башка зыялылар төркемен, гадәттә, богема мөхите дип атыйлар. Еш кына менә шундый төркемнәр арасында йөри торгач. Татлян бервакыт Картьены очратты һәм. әлбәтгә, фырт-көяз киенгән бу егетнен җәмгыятьтә «яңа урыслар» дип йөртелә торган катламнан икәнлеген шундук абайлап алды. Хәер, ул кичтә Татлян Слава Неделинга артык игътибар да итмәде: сәнгать әһелләре тирәсендә, гадәттә, һәрвакыт һәм һәркайда. һәр илдә «алтын яшьләр» күп бөтерелә. Бу яктан караганда, зур тизлек белән янарып-үзгәреп килгән Мәскәү дә аерылып тормый иде. әлбәттә. Ләкин «Пекин- ресторанында очратканга кадәр әле исеме дә Карленга билгесез булган бу егет анын күзенә тагын бер мәртәбә чалынды һәм бөтенләй башка хәлләрдә. Ә монысының инде халык мыжгып торган галәмәт зур башкалада игътибардан читтә калуы гайре табигый булыр иде Бу икенче очрашу «Трефовый туз» дип танылган билгеле казинодагы каһәрле көнне булган иде.
Татлянны ул казинога «Редиссон-Славянская» кунакханәсе ресторанында сыйныфташлары таныштырган әрмән гангстерлары чакырган иде. Татлян аларга ничектер, сүзләренә бик артык басым ясамыйча гына, журналист буларак, үзенә «яңа урысларның» урыс рулеткасы уенын күрәсе килүен сиздереп кушан иде. Алган тәэсирләре гомер онытылмаслык булып калды, болаи акылдан шашкандай уйнауны, мондый котырынып уенга куелган зур суммаларны анын әле һичкайчан да күргәне булмады Кайдадыр артистлар төркемендә күзенә чалынып калган теге егетне менә шул «Трефовый туз- казиносында икенче тапкыр очратты да инде ул Егет уенны алып баручы крупье янәшәсендә утыра һәм. шактый зур суммалар куя-куя, гел бер-бер артлы оттыра бара иде Шул оттырышлары белән Карленнын игътибарын үзенә җәлеп итте дә ул. «Трефовый туз»га ул төндә Карлен белән килгән егетләр шактый зур суммалар отып кына утырдылар, аның үзенә дә мең доллар отыш чыкты
Ләкин Карлен, уйнаудан бигрәк, уенны һәм уенчыларны күбрәк күзәтте анын казинога килүенең төп максаты да шул иде бит Картье ул төндә, ип аз дигәндә дә, бер утыз кырык мен доллар оттырды. Сәгать төнге икеләр тирәсендә анын кәнәфие янында бик зиннәтле киенгән гаҗәеп гүзәл ике кыз пәйда булды Картье, йөзенә бернинди ризасызлык
галәмәтләре чыгармыйча гына, өстәл яныннан кузгалды, әлеге кызлар белән, шактый каты кычкырып, төннен калган алешен кайсы төнге клубка барып күнел ачуны дәвам итү турында фикер алыша башлады Карлен хәтеренә салып куйды: тегеләр «Какаду» клубына барырга булдылар Егет Карленны оттырган акчалары, аларны җиңел генә өстәлгә ташлый баруы һәм, ин мөһиме, уеннан да шулай ук жинел генә чыгып китүе белән тан калдырды. «Бер кичтә дистәләрчә мең долларларын шулай ыргытып утыручы бу адәм нинди суммалар белән эш йөртә икән сон?»— дигән уй килде Татляннын башына. «Трефовый туз»да шулай кыланып типтерүче бу байны, кирәге чыга-нитә калса дип. фотога төшереп алмавына да үкенеп куйды ул.
Бер атнадан сон Карленга бу эшне эшләмәве өчен тагын да ныграк үкенергә туры килде. Теге кичтә казинога бергәләп барган егетләр аңа үзләрен «Трефовый туз» хужаларынын эзләп табулары һәм. бер төргәк фоторәсемнәр күрсәтә-күрсәтә. әллә никадәр күңелсез сораулар белән тинтерәткәннәре турында сөйләделәр. Фоторәсемнәрне күрсәтәләр икән дә: «Монысы кем дә. монысы кем?»—дип төпченәләр икән. «Америка гражданы» дип. синен хакта да сөйләп бирергә туры килде, юкса алар синең үзеңнән дә сораштырырга теләгәннәр иде, диделәр.
Бу хәбәрләр турында уйланып утыра торгач. Татлян кинәт аңлап алды: ул үзенә кирәкле эзгә килеп чыккан ич! Әмма бу эшнең кайсы башыннан тотынырга икәнлеген белми иде әле ул. Шул төндә үк Карлен «Трефовый туз»га барып чыгарга ашыкты Ләкин аны анда ишектәге күнелсез игълан гына каршы алды: казино бөлгән һәм ябылган. Менә- менә күренә башлаган эз шулай ук көтмәгәндә генә өзелде дә куйды...
Ләкин урысларның бер акыллы мәкале бар: куян аучының каршы- сына үзе чабып чыга, диләр. Бөлгән казино яныннан Карлен борынын салындырып кайтып, берничә көн үткәч. Ашот, үзенең дуслары белән ниндидер бер бик уңышлы эшләрен «юып» алырга дип, «Пекин» ресторанына юнәлде Соң мизгелдә генә үзләренә Карленны да иярттеләр. Бер зал аша икенче залда, ерак та түгел зур гына бер төркем утыра иде, табыннарындагы сый-нигъмәтнен муллыгы һәм купшы чәчәкләрмен күплегенә караганда, анда ниндидер бик зур тантана бара иде булса кирәк Шул кунаклар арасында «Трефовый туз»да типтереп, акча туздырып утырган теге бай кемсәне дә күргәч. Татляннын күзләре шар булды Бу юлы Татлян үз эшен эшләми калмады инде: яннарында бии-бии, егетнең Слава исемле икәнлеген ишетеп калды. Ана тагын әле Картье дип тә эндәшкәли иделәр—анысы, күрәсең, кушаматы булгандыр инде. Карлен, кирәге чыга-нитә калса дип, кунакларны да хәтерендә калдырырга тырышты Җаен китереп, Картьены фоторәсемгә дә төшереп алды, ә кичә азагында, тоткарланган булып, тегенен машина номерын да фотога «эләктерде». Әле шунын өстенә. кунаклар арасындагы бик бизәнгән- ясанган бер туташ белән биегән арада шул туташка үзенең визиткасын да төртергә өлгерде: бу туташ тантананың «гаеплесе» булган Слава-Картье турында шактый нәрсәләр сөйли алыр, ә инде, кирәге чыкса, мөгаен, үзләрен таныштыра да алыр иде Слава Неделин кебек үк. Карлен Татлян да ул кичне кытай рестораныннан күтәренке күнел белән кайтып китте.
Махсус вәкаләтле кеше
I
екин»да бәйрәм үткәргән көннең икенче иртәсендә Неделин гадәттәгедән сонрак уянды. Ванна бүлмәсенә юынырга үтешли, ул өстәлдә үзенең «Соглядатай» дип аталган фотоаппаратыннан алынган микропленками күрде, кытай ресторанында кичә үткәргән күңелле
истәлекләре шундук очып юкка чыктылар. Иртәнге аш итеп, буйдакларча гади генә бутерброд белән зур чынаяк кофе эчеп утырганда, ул ирексездән кичәге сый-нигъмәт тулы өстәлләрне хәтереннән үткәрде, әмма бүген ул хакта фәлсәфә корып утырырга вакыты юк—тизрәк кичәге хал-вакыйга- ларга ачыклык кертергә кирәк иде. Ул кухня өстәле өстендә тиз генә шундый сүзләр сызгалап алды «Рәсемдә өстенә соры твид пинжәк һәм чия төсендәге күлмәк кигән яшь кешенен кем икәнлеген бик ашыгыч ачыклавыгызны үтенәм. Аның минем белән бик нык кызыксынуына иманым камил. Ул төркемдәгеләрдән берсен дә элек очратканым булмады. Филипп».
Аннары Картье Кутузов проспектындагы йортнын телефон номерын җыйды, трубкада көр генә карт кеше тавышын ишеткәч, исәнләште дә:
— Бабакай, әгәр вакыт булса, мин. мөгаен, бүген сезгә сугылып чыгармын,—диде, үзе җавап та көтеп тормыйча, трубканы тиз генә куярга ашыкты.
Бу сүзләрнең мәгънәсе болай иде: ярты сәгать эчендә ул отставкадагы милиция полковнигының почта тартмасына мөһим хәбәр салып китәргә тиеш.
Тол калган карт полковникның апартаментлары Неделин өчен үз хужасы белән конспиратив очрашу хезмәтен дә үти иде Урыны да. Мәскәү районнарының берсендә элек угрозыск башлыгы булып эшләгән йорт хуҗасы үзе дә Картье өчен бик кулай иде Халык күп йөри торган шау-шулы проспект, унике подъездлы йорт, парадный ишек төбенә төрле урамнардан туп-туры килеп туктау мөмкинлеге. Триумфаль арка ягына карап тора торган тәрәзәләр—Лубянкада һәммәсен дә төптән уйлап эшләгәннәр шул.
Филипп исеме Неделиннын һөнәри псевдонимы—тәхәллүсе булып, ул Лубянкада да, Петровкадагы 38 нче йортта да документ кәгазьләрендә шул шифрланган исем белән йөри иде. Инде өч елдан артык ул ил- дәүләткә каршы икътисади ди версия-корткычлыклар, эре финанс афералары, таларга әзерләнүчеләр, мафия белән бәйләнгән югары дәрәҗәле дәүләт түрәләре, ришвәтче хөкүмәт хезмәткәрләре. Россия өчен бик мөһим яшерен серләрнең читкә китүе кебек бик җитди мәгълүматларны җыеп тапшыра барып, үзенең бу исем-псевдонимына тәмам ияләшеп беткән иде инде
..Армиядә хезмәт итеп, 1988 елның декабрендә Мәскәүгә кайтып төшкәч, Неделин МГИМОга (Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтына) укырга керергә ниятләде Армия срогы эш стажы булып хисаплана, флоттан алып кайткан характеристикалары да менә дигән часть комсоргы, хәрби һәм сәяси әзерлек отличнигы, разрядлы спортчы, инглиз телен су кебек эчә.
Керү имтиханнарына кадәр әле ярты ел вакыт бар иде Слава Неделин бер газеттагы игълан буенча хосусый бер нәшрият өчен инглиз теленнән тәрҗемәләр белән шөгыльләнде Август айларына таба аннары инде ныклап дәресләргә тотынды, икеләнерлек урын калмаска тиеш— яше дә шактый бит. Әмма. Әмма Имтиханнарда ана нибары бер балл җитмәде. Чиктән тыш күңелсезләнеп, институтның кабул итү комиссиясеннән документларын алырга килгәч, секретарша аңа шәхси эшен кайтарып бирде дә, кинәт исенә төшереп
— МГИМОнын спецбүлегенә кереп чыгуыгызны сораган иделәр сезне,—дип. анда ничек барырга кирәклеген аңлатты.
Неделинга спецбүлекнең ни-нәрсә икәнен һәм мондый җитди институтта анын нәрсәләр белән шөгыльләнгәнен аңлатып торасы юк иле. гажәпкә калган булса да, коридорның иң караңгы почмагындагы әлеге әйтелгән бүлмәгә кереп чыгасы итте Аны пенсия яшендәге, әмма һаман да әле хәрбиләрчә төз гәүдәле, озын гына бер агай каршы алды, күрәсең, яшьлек елларында шактый җитди эшләр белән шөгыльләнгән булгандыр. Неделинга утырырга тәкъдим итеп, ул бернинди кыланусыз- нисез кинәт кенә әйтеп куйды:
— Кызганыч, укытучыларыбыз сезне абайлап бетермәгәннәр икән Безнен бүлек тә хата җибәргән. Шушындый студентны ычкындырырга сон Кызганыч...
Аннары ул берничә минут нәрсәдер уйланып утырды да. шуннан сон өстәлдән алдан әзерләп куелган кәгазь кисәген алып, аны аптырашта калган Неделинга сузды Блокноттан өзеп алынган кәгазьгә эре хәрефләр белән «Виктор Степанович» дип язылган һәм эш телефоны күрсәтелгән иде. беренче саннарына караганда, кайдадыр Мәскәүнен үзәк районнарының берсендә булырга тиеш иде ул.
Бүлмә хужасы торып басты, очрашуны тәмамлаганга санап:
—һичшиксез, шылтыратыгыз Бер ябык уку йортына керү турындагы тәкъдимне дә уйлагыз. Уныш телим —Чыгып китәр алдыннан өстәп куйды — Ышанам, безнен бу сөйләшү һәм сезгә ясалачак тәкъдим турында беркем белән дә киңәшмәскә тиешлегегезне аңлыйсыздыр.
Неделин эшне тиз тотарга булды. Кайта-кайтышлый ук беренче телефон будкасына керде дә. күрсәтелгән номерны җыеп, үзенең язмышын ничектер узгәртергә тиешле әлеге Виктор Степановичка шылтыратты.
Телефон трубкасын башта секретарша алды һәм Неделин, үз исем- фамилиясен әйтеп, аны Виктор Степанович белән тоташтыруларын үтенде, моны көттермәстән эшләделәр.
Сүзне озын-озакка сузып тормыйча, билгесез әңгәмәдәш туп-туры эшкә күчте:
—Без сезнең белән кайчан очраша алабыз?
—Теләсәгез, хәзер үк.—дип куанып җавап бирде Неделин.—Сез әйткән җиргә машина белән барып та җитәрмен.
Бераз тынып торганнан сон. аңардан үзенең кайдан шылтыратканлыгын сорадылар. Неделин Горький урамындагы Үзәк телеграф автоматларының берсеннән икәнен әйткәч. Виктор Степанович: «Егерме минуттан шунда булырмын»,—диде.
Слава Неделин Үзәк телеграф янына килеп туктаучы машиналарны ничек кенә тырышып күзәтеп тормасын, үзе көткән кешене барыбер абайлый алмый калды. Утыз биш-утыз җиде яшьләрдәге пөхтә киенгән кеше кинәт кенә анын каршысында пәйда булды һәм. кул биреп:
— Исәнмесез. Вячеслав Михайлович,—диде.—Мин Королев Виктор Степанович, таныш булыйк.—Алар ирләрчә каты итеп кул кысыштылар.
Королев шундук Славаны яннарына тавышсыз гына килеп туктаган, күзгә бәрелеп тормый торган соргылт «Волга»га утырырга чакырды Ярты сәгатьтән алар инде бер бүлмәдә сөйләшеп утыра иделәр. Бу квартираның Королевныкы түгеллеген Неделин тиз сизенеп алды, әмма Виктор Степанович үзен биредә бик иркен тота иде.
Әнгәмәнен башында ук. Неделиниың кулындагы шәхси эшләр папкасын күреп. Виктор Степанович елмаеп әйтеп куйды:
— Юкка сез документларыгызны алырга ашыккансыз, сөйләшүебез ничек тәмамлануга карамастан, без сезгә ярдәм итәргә булдык. Безгә институтның спепбүлегеннән шылтыраттылар һәм. әгәр дә без сезнең белән сөйләшеп килешә алмасак. сезнең анда яңадан кереп чыгуыгызны үтенделәр. Әгәр дә сезне югары белем алуның без тәкъдим иткән варианты канәгатьләндермәсә. сез МГИМОда укый башлый аласыз, монысы да килешенгән. Бер балл тегендә, бер балл монда икән—анын бернинди әһәмияте юк. Безнен заман өчен сезнен биографиягез менә дигән, хөрмәткә лаек гаиләдән, әти-әниләрегез...
Мондый кереш сүздән соң Неделин тигезрәк сулыш ала башлады, тормышы чәлпәрәмә килгән кебек күренми иде инде, һәм ул көтмәгәндә генә әллә кайдан килеп чыккан бу игелекле кешене, үзен яклаучы изге затны бик игътибар белән тыңлый башлады.
- Бүген, куәтле дәүләтебезне эчке ыгы-зыгылар, әрләш-талашлар тетрәндереп торуга карамастан, дәүләт үз курсын кискен үзгәртергә һәм реформалар юлыннан китәргә тели икән. без. тиешле органнар хезмэт-
көрләре, тәҗрибәбездән чыгып һәм илдә барган вакыйгаларга, бүгенге вәзгыятькә анализ ясап, шуны күрәбез, җәмгыятебез гаять зур тетрәнүләр алдында тора. Хакимиятне бүлү, дәүләт милкен бүлгәләү, тотрыклы билгеләнгән милли-территориаль чикләрне аеру.—бигрәк тә дәүләт йомшап калган бервакытта,—болар чын-чынлап зур сугышка әверелеп китәрдәй җирле сугыш конфликтлары китереп чыгарыр Шул конфликтлар һәм халыкларның бер-берләренә милли дошманлыклары нәтиҗәсендә качаклар ташкыны барлыкка килер Хәерчелек-ярлылык, эшсезлек, әхлакый һәм сәяси ориентир-маякларнын булмавы көнкүрештә азга да канәгать булып яшәргә күнеккән җәмгыятебезнең әхлаксызлыкка төшеп китүенә китерер. Барыннан да бигрәк зур тизлек белән җинаятьчелек мона кадәр күрелмәгән кискен үсеш-күтәрелеш алачак, талау-көчләүләр, террор күренешләре авыл-калаларыбызны ташкын булып күмеп китәчәк. Казна-дәүләт милкен талау-үзләштерү, коррупния-ришвәтчслек. галәмәт зур финанс һәм сәнәгать афералары, алдашу-хәйләләүләр һәрвакытта да болгавыр, гаугалы-чуалыш- лы заманнарның юлдашлары булган Бу хакта безгә көн саен аналитик үзәкләребез хәбәр итеп тора, ә бит бездә, гомер-гомердән шулай килгән инде,—көчсез-йомшак кадрлар эшләп утырмый.
Ләкин без бүген күңелсез перспективалар турында сөйләшмәбез, илнен чынбарлыктагы вәзгыятенә һәм ин якын араларда булачак хәлләренә күз салырбыз, алары бит хәзер бигрәк тә күзгә бәрелеп тора.
Неделин: «Мине кайда кодаларга маташа сон әле бу?»—дип уйлап бетерергә дә өлгермәде, Королев, анын уйларын укыгандай, сүзне үзе шул якка борды
—Без сезне байтактан бирле җентекләп күзәтеп киләбез, биографиягезне дә тәфсилләп өйрәндек, гаиләгезнең, барлык туганнарыгызның, якын- нарыгызнын тарихы белән таныштык—сезгә бер үк вакытта эшләргә дә, укырга да тәкъдим итәргә телибез, органнарда, махсус подразделениеларда.
—Хәзер үк эшме?—дип. тыелып кала алмыйча, гаҗәпләнеп әнгәмә- дәшенен сүзен бүлде Неделин
—Әйе, эш. Сезнен армиядә алган әзерлегегез бик төпле-нигезле. Сез хокук саклау органнарында хезмәт итү өчен тулысынча яраклы Шунын өстенә—интсллект-акылыгыз, телләрне белүегез, холык-табигатегез, нинди дә булса тизләтелгән махсус курсларда укый алу мөмкинлегегез, һәм. әлбәттә, безнен ябык уку йортларында читтән торып белем алу. төрле илләр, алардагы тормыш-көнкүреш белән танышу өчен чит ил университетларына стажировкаларга бару, чит телләрдә сөйләшү күнекмәләрен ныгыту Болар барысы да ахыр чиктә менә дигән белемле- зыялы кеше булуыгызны тәэмин итәр,—дип. сүзен саф инглиз телендә елмаеп төгәлләде Виктор Степанович
— Кызык, —дип, үзе дә көтмәгәндә ычкындырып куйды Неделин —Кызык, дип сез бик дөрес тотып алдыгыз. Ләкин авыр булыр, еш кына хәвеф-хәтәрләр дә килеп чыгар, сезнен ризалыгыгызны алганчы, мин бу хакта да кисәтеп куярга тиешмен Бүген.—дип дәвам итте Виктор Степанович,—безнен дошманнарыбыз гигант супердержава—Советлар Союзын таркату өчен мона кадәр күрелмәгән мөмкинлек алдылар һәм. безнен уйлавыбызча, аларга ярдәм эчтән—үз илебездән булыр. Ә аларнын максаты ачык: дөньяда бары тик бер генә көчле дәүләт—Америка Кушма Штатлары гына калырга тиеш, һәм ул бар дөньядан үз шартларын үтәүне таләп итәчәк, чөнки СССР шикелле ана каршы торырлык башка көч калмаячак.
Мин сезгә илдәге сәяси һәм икътисади вәзгыятьнен торышын озаклап һәм, бәлки, күңелсезрәк итеп тә аңлатканмындыр Әмма бу алшартларны сөйләү кирәк иде Чөнки нәкъ менә сез—җинаятьчеләр белән бөтенләй башка төрле ысуллар кулланып көрәшергә тиешле яшьләр Сез ул куркыныч көрәшне еш кына үъзегегездән, ялгызыгыз гына да башкарачаксыз. Сезне нинди дә булса анык куелган бурыч белән бернинди чикләү дә булмаячак, максатыгыз бер генә—Ватаныбызга зыян китерердәй көчләрнең юлларына аркылы төшү
—Илленче еллардагы кебекме’—дип шаяртмакчы булды Неделин.
—Әйе, якынча шулайрак. Хәер . Ул заманнарда безнен арада һәртөрле убырлар, хыянәтчеләр, икейөзле мөнафикълар, мөртәтләр һәм казна караклары юк иде,—дип ачынып жавап бирде Королев.
—Болай булгач. Виктор Степанович, безнен юллар бер булыр. Мин чынлап та, туган илемнең язмышына илтифатсыз түгел. Әйдәгез, вакытны бушка үткәрмик, төп мәсьәләгә күчик, мин нәрсәләр эшләргә тиеш булачакмын?
—Ярар, бик әйбәт. Сезнен безгә кушылуыгызга мин шатмын. Сез ышанычлы кеше булырсыз дип өметләнәм—Королев тагын бер кат Неделиннын кулын каты итеп кысты —Алайса, хәзер сүздән эшкә күчик инде...
Виктор Степанович яңадан ашыкмый гына сөйләргә кереште:
—Җинаятьчел дөньянын, «яна урысларның»—кыскасы, мафиянең органнарда да, хакимият оешмаларында да үз кешеләре бар. Менә шулар арасына без дә үз кешеләребезне кертеп «утыртырга» тиешбез. Юкса без оттырганнан оттыра гына барачакбыз, аларнын комсызлыкларының чиге юк Безгә аларнын уй-ниятләрен белеп тору кирәк, чөнки алар ил- дәүләт өчен дә, халык-җәмгыять өчен дә бик куркынычлы.
Ул даирәгә үгеп керү өчен ин әүвәл үз шөгылең-бизнесын булсын, бай бул, яшь бул, үз-үзенә ышанган оятсыз-әрсез бул, шулар мәнфәгате белән яши бел Кыйммәтле рестораннарга, казиноларга, төнге клубларга йөр. мода күргәзмәләрен, вернисажларны, театр премьераларын калдырма. Кайда «алтын яшьләр»—син дә шунда булырга тырыш. Богема клубларында, артистлар арасында, зур суммаларга уйнаучы катраннарда күзләренә чалын, журналист кафеларында, танылган адвокат контораларында ешрак бул—хәзер безгә кирәкле мөһим мәгълүматлар шунда сатыла һәм сатып алына. Болар безнең өчен бик тә әһәмиятле. Сез уңган-булдыклы эшмәкәр, бүгенге дөнья кешесе, типтереп яшәүче энергияле шәхес булырга тиешсез. Җинаятьчеләр белән дуслашу да гаепкә саналмый, бигрәк тә аларнын законлы караклары, «авторитетлары» белән элемтәгә керү яхшы булыр иде. Ләкин монда инде сез үз чамагызны үзегез белергә тиеш. Бу сонгылары бик сизгер, алдын-артын карап эш йөртүчеләр, үткен психологлар, аларны хәйләләргә тырышмагыз да—алар сезне «укый» алмаска тиеш.
—Минем боларга көчем җитәр дип уйлыйсызмы?—дип гаҗәпләнеп тә, борчылып та сорады Неделин.
—Тулысынча. Каушамагыз гына. Безнең яшерен агентларыбыз һәрвакыт шулай нульдән башлый иңде. Ә хәзер алар арасында алып ашкан милиционерлар, капитализмның чып-чын акулалары бар Аннары шунысы да бар бит, аларга булышкан кебек, беренче адымнарыгызда сезне дә әзерләячәкбез һәм матди ярдәм күрсәтеп торачакбыз Шулай булгач, кадерле Вячеслав Михайлович, язмышыгыз үз кулыгызда, тәвәккәлләгез!
—Бик киеренке-кирәкле очракларда минем сезнен белән элемтәм булырмы, яки нинди дә булса даими эшләүче каналлар бармы? Алар мина беренче вакытларда, бизнеска кереп киткәнче һәм сез куйган бурычларны үги башлаганчы кирәк булачак бит,—дип сорады Неделин.
—Әйе, әлбәттә Без сезгә почта һәм телефон элемтәсен жайга салырбыз. Хәер, мина калса, сезне Владивостокта хезмәт иткәндә үк күп нәрсәләргә өйрәткәннәр шикелле, мин сезнен уку программаларыгыз белән җентекләп танышып чыккан идем.
—Әйе, анда безне ныклап әзерләделәр. Ләкин мин ул һөнәрләремнең кайчан да булса кирәге чыгар әле дип уйлап та карамаган идем.
— Юк, Вячеслав Михайлович, бернәрсә дә тиктомалдан гына эшләнми,—дип, очрашканнан сон беренче мәртәбә чын күңеленнән көлеп җибәрде Королев.
Аннары ул тиз генә сәгатенә карап алды да очрашуга нокта куярга ашыкты
2
уннан сон инде Неделиннын бөтен тормышы, нәкъ Королев сөйләп биргәнчә, искиткеч зур тизлек белән алга китте Картье— без анын бу кушаматын да онытып бетермик әле.—Тышкы сәүдә академиясенен түләүле курсларында укып чыкты, анда эләгүе дә. баксан, бик җиңел түгел икән. Шунда дөнья кадәр кешеләр белән танышты, ә ин мөһиме, икътисад, бизнес мәсьәләләре белән ныклап торып мавыгып китте—тизрәк үзен эштә сынап карыйсы килә башлады Үзе белән укып йөрүчеләрнен байтагының үз бизнесы бар һәм алар аны тагын да киңәйтү турында хыяллана иде—ул чорда әле беркем дә банкротлыкка чыгу турында уйлап га карамый: базар дигәнен иксез- чиксез. бернинди көндәш-фәләннәр дә юк сыман, алда бары табыш, табыш кына ымсындырып тора иде
Картьенын бер инглиз фирмасы белән төзегән беренче килешүе гадәттән тыш табышлы гына булып калмады, заказчылары күз алдында анын үзенен дә абруен арттырды, чөнки әле ул заманнарда бик сирәк сәүдәгәр генә үзе сата торган товарный ни-нәрсә икәнен күз алдына китерә ала иде, товар югары технологияле һәм интеллектуаль эчтәлекле булганда бигрәк тә. Шул елда ук Картье әти-әниләре янәшәсеннән генә, Кутузов проспектыннан өч бүлмәле квартира сатып алды—бер парта артында утырып ун ел бергә укыган сабакташы әти-әниләре белән Израильгә китеп барган иде.
Күләме белән әле моңа кадәр күрелмәгән галәмәт зур финанс махинациясе үткәрү өчен җинаятьчел дөнья бик югары сыйфатлы берничә белгечне Россиянең Үзәк банкына урнаштырганлыгы турындагы беренче мәгълүматын Неделиннын тиешле органнарга тапшырганыннан сон өч ел үтеп китте. Ул вакытта әле ул «ак якалы» җинаятьчеләрнең исем- фамилияләрен дә әйтә алмый, әлеге афераның асылын да ачыклау мөмкин түгел, бары тик аның чечен мафиясе белән бәйле икәнлеген генә белә, чөнки бөтенесе дә бик нык яшерен сер итеп саклана, Неделин да бу хакта очраклы гына белеп калган иде. Бу хәл нәкъ туксан беренче елнын августында дәүләт түнтәрелеше алдыннан булган иде Түнтәрелеш илне бик озакка чьпырыннан чыгарды, аннары айлар буе МВД (эчке эшләр министрлыгы белән КГБ (дәүләт иминлеге комитеты) хезмәткәрләренә ябырылдылар, һәр ике оешмада да кешеләрне урыннарыннан алу. эшне үзгәртеп кору дигән гамәлләр башланды, шунлыктан Неделин-Филипптан кергән мәгьлүмат белән җитди шөгыльләнер мөмкинлек тә булмады Аннары шунысы да бар. Неделин бәйләнеш тоткан кешеләр, шул исәптән. Виктор Степанович үзе дә. урыннарында көчкә-көчкә генә утырып кала алды Кая ди анда банктагы аферистлар белән шөгыльләнеп торырлык вакыт! Бәлки, анын мәгълүматын алгач, зур суммадагы акчаларны күчергән чагында, акча саклау урыннарында сакны көчәйткәннәрдер дә шунын белән эш беткәндер
Әмма ярты ел үткәч, бер көн эчендә Россиянен төрле төбәкләрендәге дистәләгән банклардан ялган авизо кәгазьләре белән триллионлаган сумнарны кемнәрдер каядыр күчергәннән сон. ин югарыда утыручылар да Филипп кушаматлы ниндидер яшерен агентның әлеге сигнал-хәбәрен исләренә төшергәннәрдер төшерүен Ә Виктор Степанович, хәтта Филипп белән махсус очрашып, ана «Гадәттән тыш мөһим'» дигән тамга салынган кәгазь лә күрсәткән иде. ул әле теге чакта ук илнең банк системасында гаять зур афера әзерләнгәнлеген кичекмәстән югарыга хәбәр иткән булган икән, әмма югарыдагылар. ул вакытта көн саен төрле яктан үзләренә каныгу-өстерүләрдән. яла ягып интектерүләрдән гарык булып, тәмам югалып-катын калган хәлдә иделәр шул Афераны оештыручылар, балки, нәкъ шуңа исәп тотканнардыр да әле
Иртән язуын тиешле почта тартмасына салгач. Неделин үзенен ниндидер яңа кызыклы нәрсәгә тап булганын сизенде, соңгы елларда
Ш
анын интуициясе—эчке сиземләү тойгысы бик көчәйгән иде.
Көн төшлектән авышкач, ул Горький урамыннан әллә ни ерак булмаган Инкомбанктан чыгып килә иде, кесәсендәге пейджеры аваз салды. Неделин ашыкмый гына «мерседес»нын ишеген тавыш-тынсыз ачып руль артына кереп утырды, бары тик шуннан сон гына пейджердагы хәбәрне укыды: «Бабакай кич белән чәйгә килүегезне үтенде». Виктор Степанович аны мөһим мәгълүмат белән көтә, дигән сүз иде бу, Филиппны вак-төякләр белән мәшәкатьләп тормыйлар иде хәзер. «Әһә, димәк, нәкъ өстенә бастым»,—дип куанды ул һәм, машинасын борып, Елисеев кибете ягына китеп барды.
Кутузов проспектындагы квартирада берничә ел очраша торгач, ул квартир хужасы. элекке оперативник белән дуслашып өлгергән һәм аңа бервакытта да бүләк йә күчтәнәч-фәләнсез бармый иде. Карт яхшы чәй, кофе ярата, тәмлетамак—торт, печенье, конфет ишеләрдән үлеп китә иде инде.
Картье Кутузов проспектына килеп туктаганда, Виктор Степанович аны көтеп тора иде. Аның жанланып киткән йөзенә карауга, Неделин «Пекин» ресторанында очраткан теге кешенең органнарны кызыксындырганын аңлап алды. Өстәл өстендә яхшы сыйфатлы итеп төшерелгән ике фоторәсем ята иде. Королев шуларның берсен кулына алды да түземсезләнеп сорады:
—Син ничек аны эләктерә алдың соң? Алтынчы каттагы коллегаларымны бик шатландырдың син моның белән. Алар бу егетне ярты ел инде күз уныннан ычкындырмыйлар, аны бездә нәрсә кызыксындыра, нинди задание-максат белән килгәнен генә андый алмыйлар.
—Шулай ук бик кирәкле кошмыни? Әллә Әрмәнстан хәзер кемнәрнедер махсус кызыксындырамы икән?—дип сорады Неделин.
—Юк, Әрмәнстан кызыксындырмый,—дип жанланып җавап бирде Виктор Степанович —Ә Карлен Татлян—бу фоторәсемдәге чибәр егетнең исем-фамилиясе шулай,—АКШ гражданы. Ул Иллинойста разведчиклар мәктәбе тәмамлаган һәм ЦРУ (Үзәк разведка идарәсе) белән студент чагыннан бирле хезмәттәшлек итә.
—Әллә мине дә ЦРУга эшкә тартырга телиме?—дип көлеп җибәрде Неделин.
—Белмибез, белмибез. Ләкин аның сине беренче генә күрүе түгел икән Мин бит аны безнекеләр гел күзәтеп тора дип әйткән идем. Син үзеңнең «алтын таҗ» уеныңны уйнаганда да ул «Трефовый туз» казиносында булган. Менә фоторәсеме, таныйсыңмы?—Королев икенче рәсем сузды. Анда инде Карлен Татлян смокингтан, ак күбәләк-галстуктан иде, аны рулеткага акча куйган чагында төшереп алганнар.—Сорау туа: •Трефовый туз» казиносына ул кичтә Татлян махсус килгән идеме икән? Әгәр шулай булса, аңа синнән ни-нәрсә кирәк? һәм икенчесе, ни өчен ул кичә «Пекин» ресторанына килгән дә, ни өчен сине рәсемгә төшереп алган?—Королев алтынчы каттагы коллегаларының сорауларын кабатлый иде булса кирәк.
—Әгәр дә ул «Пекин»га очраклы гына килеп кермәгән булса, димәк, минем турыда нәрсәдер белә, бәлки, минем белән очрашасы киләдер яки минем кемнәр белән йөргәнемне белергә телидер?—дип, сөйләнә- сөйләнә, фикер йөртә башлады Неделин.—Аның ЦРУ хезмәткәре булуы күп нәрсәне ачыклый... Виктор Степанович, сез алтынчы каттагыларнын аны инде ярты еллап күзәткәннәрен әйттегез: нәрсә белән кызыксына икән соң ул, нинди тыелган-яшерен мәгълүматларны белергә омтыла икән?
—Бөтен табышмак та шунда шул, кадерле Вячеслав Михайлович... Хезмәт урыны «Лос-Анджелес тайме» газетасында анын. Шунда мәдәният мәсьәләләрен яктырта. Россиядәге хәзерге тормыш яналыкларын хәбәр итә, начар эшләми, диләр, башкалабыз тормышындагы бер генә әһәмиятле вакыйганы да ычкындырмый икән. Ләкин ул яшерен объектлар тирәсендә
дә йөрми, фәнни-тикшеренү институтлары, теге яки бу завод-фәләннәргә үтеп керү юлларын да эзләми, галимнәр тирәсендә дә бөтерелми Хәрбиләр белән элемтә урнаштырганы да, хәрби объектлар белән кызыксынганы да сизелми Югары хакимияттә утыручылар белән дә дустанә мөнәсәбәтләре юк Сәер егет, серле шпион Анын каравы, төрле казино-катран ише уен йортларына бик теләп йөри, аларнын да ин бай, иң кыйммәтлеләренә генә, уенга катнашса, бик эредән кылана, зур суммалар куеп уйный. Шулай да тыела белә, еш кына ота. Кыйммәтле рестораннарга, мода салоннарына йөрергә ярата, әмма вак-төяк кенә сатып ала, күбрәк үзенен яна дус-танышларына кинәшләр генә биреп тора. Кыскасы, зур акчалар, дөресрәге, котырган акчалар әйләнгән җирләрдә була ул
—Акчалар белән кызыксына, дисезме?—дип кинәт талпынып куйды Картье, ул ниндидер бик кирәкле нәрсәне абайлаган шикелле иде — Монысы бик тә кызык. Акчалар белән беркайчан да тиктомалдан гына кызыксынмыйлар...
3
ул иртәдә үк, тик берәр сәгать сонрак кына, Мәскәүнен икенче бер читеннән Карлен Татлян үз каналлары аша шифрланган хәбәр җибәрде.
Хәбәр мондый иде:
«Мин сезгә бер яшь егетнең фоторәсемен һәм билгеле булган координатларын җибәрәм. Миңа аның турында җентекле мәгълүматлар кирәк. Ул бик актив тормыш алып бара. Байлыгы зур. Бер сәгать эчендә казинода кырык меңләп доллар оттырды. Бер атнадан соң кыйммәтле ресторанда зур кунаклар җыеп туган көнен үткәрде «Мерседес— 600» машинасында йөри Еш кына абруйлы-дәрәҗәле урыннарда була. Бәлки, аның аша үзебезне кызыксындырган мәсьәләләргә дә юл табып булыр.
Р S. Шулай ук сезгә ике чечен егете—бертуган Иуцаевларның да фоторәсемнәрен җибәрәм—болар генерал Дудаев даирәсендәге кешеләргә бик якын торалар. Мәскәүгә килгән чакларында акчаны сибәләр генә Рәсемнәр, минем үтенеч буенча. Кырымдагы Күктүбә казиносында төшереп алынганнар. Очраклы язып алынган сөйләшүләрдән шул аңлашылды: Цуңаевлар якын айларда ниндидер бик мөһим яшерен матди-сәяси миссия белән Лондонга барачаклар Цуңаевлар үзләре белән алып чыккан акчаларны җентекле экспертиза- тикшерүгә алу мөмкинлеге туа. Алар һәркайда кейслары тулы валюта- долларлар белән йөриләр, шунлыктан, без эзли торган объект Россиядә. Чечнядәдер дип шикләнергә тулы нигез бар.
Норман».
Тоглар I
остовнын август ае җай гына агып сентябрьгә барып керде, гаҗәп матур көннәр тора иде. төннәрен генә бераз салкынрак булса да, әле кыраулар күренми Канада (аларны еш кына Американыкы дип бутыйлар) өрәнгеләренен яфракларына чын-чынлап сары куна башласа да, мәһабәт имәннәр беренче авыр чикләвекләрен коярга гына җыена иде әле. Ә көн уртасында һаман да җәйдәгечә җылы, хәтта эссерәк тә. Тоглар «Редиссон-Ростов» кунакханәсендә өч-дүрт көннән артык тормам, дип исәпләсә дә. инде икенче атна үтеп бара иде Ул үзенә ишелеп төшкән иректән ләззәтләнә-хозурлана, ресторанга кереп искиткеч сый- нигьмәтләрсн ашый, акчасын кызганып тормый-юмарт туздыра һәм еш кына бу очракта Юлиан Семеновның акыллы сүзләрен исенә төшерә акча—ул сугылган, ташка басылган ирек
з. .к У •
Ш
Р
«Камея» кибетендә чечен егетләрен очратканнан сон. Константин Николаевич,үзенә Аргентинлы ярдәме белән күп патронлы итальян пистолеты «беретта»ны юнәтеп алды, урамга да ярты битен каплап торырлык зиннәтле караңгы «Полис» күзлеге киеп кенә чыга торган булды. Ювелир кибетендәге очрактан соң беренче өч көндә шул ук Городецкии-Аргентинлы аша үзенә ике әзмәвер егетне яллады, алар шәһәрдә йөргәндә дә аның артыннан калмый, озата бара, кичләрен кунакханә ресторанында Наталья белән ашап-эчеп утырганда да күрше өстәлне биләп утыра иделәр. Сонрак ул шуны анлады чечен егетләре, мөгаен, аны шәһәрдән күптән чыгып сызгандыр яки озакка һәм ныклап «төпкә яткандыр» дип уйлаганнардыр—анысы да хак, акылында булган кеше, үзен куркыныч астына куеп, шундый тәвәккәл кыланыр идеме? Бу бит тормыш белән үлем мәсьәләсе иде. Анысы аның аек акыл белән уйлаганда шулай, әмма Фешин чынлап торып гашыйк, андый халәттә кешеләр башларын югалта, бу очракта Фешин да шундыйрак хәлдә иде
Аргентинлы үз сүзенә турылыклы булып чыкты: бер атнадан ул Мәскәүдән Тогларга шылтыратты, иске «тамырдаш-братвалардан» кочак- кочак сәламнәр тапшырды, Тогларнын исән-сау икәнлегенә ышангач, чиксез шатланганлыкларын әйтте, ул Мәскәүгә килү белән, иске гадәт буенча, бергә җыелышып, үткән вакытларны һәм иске дусларны искә ала-ала. матур бер кәеф-сафа корып утырырга теләкләре барын да белдерде. Аргентинлынын Тогларга беренче көннәрендә үзенең менә дигән шәп квартирасында торып торырга тәкъдим ясавы да күңеленә бик хуш килде Әлбәттә, Городецкий Тогларнын берничә квартирасы барын да белә, анын аларда булганы да бар, шуларның берсен Фешин үзенең эш урыны итеп саный, махсус эш коралларын, картотекасын һәм архивын да шунда саклый иде. Ләкин алар икесе дә ул квартираларның теләсә кайсында Тогларны чечен егетләре көтеп тору мөмкинлеген дә андый иделәр Тоглар ул квартираларына яңадан аяк та басмаска тиеш иде. Тоглар Городецкийга рәхмәтләр әйтеп, әлбәттә, Кутузов проспектындагы квартирасына керәчәгенә дә ышандырды. Аны, чынлап та, Аргентинлынын апартаментларын күрәсе килә, мөмкин булса, үзенең дә шул районда, шундыйрак квартира булдырасы килә, анда бит гомерлек мәһабәт йортлар—халык телендә «сталинка» дип йөртелә торган биналар тезелеп киткән. «Редиссон-Ростов» кунакханәсендә озак тормаса да, Тоглар андагы уңайлыкларга, рәхәт яшәүгә, һәр теләгеңне үтәргә әзер торуларына шулкадәр күнегеп беткән иде, шуңа күрә Мәскәүдә дә беренче айларын «Националь»да яки анын янәшәсендәге «Метрополь»дә яшәп торырга карар кылды. Әле бит шунысы да бар: «Метрополь»дәге бишенче катнын тулы бер канатын анын элекке тамырдашы-корешы Дантес кушаматлы Олег Лозовской алып тора икән. Ленинград пропискасы сугылган паспорты белән башкалада Тоглар кунакханәдән кунакханәгә күчеп йөри дә ала Аны әсирлектә тоткан чеченнәр хәзер Мәскәүдә галәмәт отельләр төзеделәр дип сөйли иделәр: «Софитель-Ирис», «Олимпик-Пента», «Президент-отель», «Редиссон-Славянская», «Палас-отель», дисенме— җанын кайсын тели Аннары иске, электән билгеле булган «Будапешт», «Берлин». «Савой» кунакханәләрен дә эчен-тышын танымаслык итеп үзгәртеп бетергәннәр һәм иң мөһиме—анда килеп яшәүчеләргә мөнәсәбәт тә бөтенләй башкача икән хәзер.
Натальяга Тоглар «Камея» кибетендә булган хәл турында, әлбәттә, сөйләп тормады, нигә дип әле кызны вакытыннан алда борчырга, ди? Анын бит кызны бик тә үзенә каратасы-ияләндерәсе килә иде. Хәер, алай дип әйтү генә җитмидер—Тоглар Натальяның үзенә игътибарын гына җәлеп итәргә теләми, ул тормышта һәр ир заты хыялланган чын мәхәббәткә сусаган иде. Мөгаен, үзенең киләчәге турында чын-чынлап беренче тапкыр уйлануы булгандыр әле аның, һәм ул сайлаган кыз анын калган бөтен гомерен бизәп, бәхетле итеп торырга тиеш Тогларнын кесәләре тулы миллионнар бит Анын язмышы көтмәгәндә шундый
ике зур уңышка, ике уен тузына тап булды: вакытка һәм акчага. Әйе. вакыт, барыннан да битәр ирекле Вакыт галижәнапләре, ә миллионнар— соныннан... Әгәр дә Тоглар бу акчаларга бүген түгел, әйтик, бер ун еллар элек хуҗа була алган булса, ни-нәрсә генә эшли алыр иде? Ул заманнарда Парижга яки Лондонга очып кына барып кайта алыр идеме сон ул? Раштуа бәйрәмен һәм Яна елны Сейшель утрауларында каршы ала алыр идеме? Яки Кутузов проспектыннан менә дигән квартира эләктерер идеме9 Иң яхшы Европа дизайнерлары проекты буенча ремонт ясатып, аны жиһазлый алыр идеме9 Яки «мазерати» автомобиленә ия булыр идеме? Үзенең атаклы бабасы рәссам Николай Иванович Фешиннын картина-рәссмнәре турында пулы каталог бастырып чыгара алыр идеме? Мондый хәлләрне хәтта берәр Политбюро әгъзасы үзенең ин матур төшләрендә дә күрә алмас иде. Кая, ди. анда ниндидер партия боссы, моның ишеләрне күренекле бертуган Стругацкийлар да уйлап таба алмас иде. Вакыт! Заман! Тогларга хәзерге заман бик фарт килде, ул аны бары тик биредә—Ростовта гына аңлап алды.
Ул үзенең алдагы уй-хыялларын бары тик Наталья белән генә бәйли иде.
Хәер. Наталья үзе дә матур төш күреп яшәгән кебек яши: көн саен бик зиннәтле итеп бизәлгән бер үк өстәл, ресторан шәмнәре яктысындагы тәмле сый-нигьмәтләр. юка саксон фарфорлары һәм көмеш чәнечкс- кашыклар венециан пыяласыннан эшләнгән фужер-бокалларда. креманок- ларда чагылып, аерым бер күтәренке-шатлыклы рух биреп тора иде. Ә бик уйлап әзерләнгән, бер дә диярлек кабатланмас меню—ягъни аш-су. ризык? Ә оста сайлап куелган чәчәкләр һәм көн саен яна француз шампан шәрабе? Кыз аларнын кайсына өстенлек бирергә дә белми, ана «Биллекарт-Сальмон» да. «Крюг*та, «Мерсьер» дә бик ошый һәм. әлбәттә инде, әле Пушкин әсәрләрендә үк телгә алынган «Тумышы Понсарден булган тол ханым Клико» шампаны? Әллә болар барысы да әкияттә тиң түгел идеме? Натальяның шампан шәрабләрен бигрәк тә яратканын белеп алгач. Тоглар үз номерындагы суыткычны төрледән-төрле шәрабләр белән тутырды, аларнын исемнәре генә дә башыңны әйләндерерлек, татлы хыялларыңны кузгатырлык иде.
Ничектер бер кичне ашап-эчеп утырганда. Тоглар Натальяга аны бер айдан Мәскәүгә кунакка чакырачагын әйтеп ычкындырды, кыз, шаяртып, үзенен андый дәрәжәле юлларда йөрерлек юньле чемоданы да булмаганлыгына офтанган булып кыланды Икенче көнне кичкелекне ашап- эчеп номерга күтәрелгәч. Константин Николаевич елмаеп әйтеп куйды:
—Чемоданыңны алып китәргә онытма. Синен хәзер Мәскәүгә барудан баш тартырлык сәбәбен юк инде, гүзәл леди!
Шунда гына кыз ишек янында алтын-сары йозакларын балкытып, алтынсу көпчәкләрен елкылдап торган зиннәтле зур күн чемоданны күреп алды да куанычыннан-каушавыннан чак кына артына егылып китмәде. Мондый чемоданны ул «Астория* күршесендәге итальян кибете витринасында күреп калган иде. Бу мизгелдә ул хәтта яхшы эшләнгән кыйммәтле чемодан күненең исен дә тойган шикелле булды
—Ачып кара әле,—дип. Константин Николаевич кызны бүләккә таба җиңелчә генә этеп җибәрде.
Кыз куанычлы түземсезлек белән тыгыз йозакларны чыртлатып ачты һәм зур чемодан эчендә тагын шундый кечкенәрәк бер чемодан күрде
—Анысын да ач,—диде Тоглар
Анысы эчендә юлда йөртә торган саквояж-кофр ята. ул да хатын кызларныкы иде, Тоглар ирләр өчен эшләнгән нәкъ шундыйны үзенә «Формани» кибетеннән алган иде инде.
Наталья саквояжны тартып чыгарды да алгы бүлмәдәге зур көзге каршысыннан бер-ике әйләнде, аннары, күрәсен, йомшак күненә һәм алтынсу кел грифүтләренә соклана-соклана. «молния» йозагын ачып
җибәрде һәм соклануыннан: «Ах!»—дип кычкырып куйды. Саквояж эчендә иң төп сюрприз-бүләк—саквояж белән чемодан төсендә үк эшләнгән кечкенәрәк нәфис хатын-кызлар сумкасы ята иде. Бу—ин атаклы һәм ин кыйммәтле француз фирмасы «Дюпон»ның дөньядагы иң бай хатын- кызлар кулында гына йөртергә эшләнгән тыйнак кына, әмма саф алтын «Д» хәрефе-логотипы сугылган сумкасы иде.
Соклануы һәм рәхмәт хисләре ташып чыккан кыз Тогларның муенына атылды, аны туктаусыз шашынып-шашынып үбә башлады.
2
әскәүгә Тоглар сентябрь урталарында кайтып керде. Домодедово аэропортында аны Городецкий каршы алды, салкын, юеш көн иле. бөтен дөньясын каплап алган вак янгыр ява. көтеп тору залының шар ачык ишекләре аша үтәли жир йөри, ул юеш урман, череп барган яфрак һәм гөмбә исләрен китерә. Кояшта янып каралган Тогларның өстендә аксыл җиңел костюм иде. әле жәй исләрен дә җуймаган жылы Ростовтан сон. ул шундук куырылып калды, үзен уңайсыз-шыксыз итеп тойды Тегендә, янында Наталья булгангамы, пәлтә, плаш, көзге ботинкалар, зонтик, шарф һәм перчатка ише әйберләр аның уена да кереп карамаган иде.
Аргентинлы. Тогларның кәефсезләнгәнен сизенеп, гадәтенчә мыскыллап-шаяртыбрак әйтеп куйды:
—Шулай, туган, жәй үтеп тә китте. Мәскәү сиңа Ростов түгел. Әмма син кайгырма, хәзер һәрнәрсәне дә жинел төзәтеп була, безнең заман килде! Әгәр сине көзге-кышкы кием-салым, яки беренче мәлгә акча-фәлән ягы борчый икән, аптырама. Минем атна буе әйбәт кенә отып торган чагым, кәртнен ин шәпләре керә дә тора кулга, әле бервакытта да болан озаклап фарт килми торган иде, хәтта кайвакыт куркынып та китәм—юньлегә булырмы икән бу. дим. Теләсәң күпме сорасаң да була. Үз кешеләр бит. соңыннан хисаплашырбыз.
Городеикииның иркен ак «вольво» машинасында жылы иде, Мәскәү- дәге пычрак җепшеклектән күнелдә туган беренче тәэсирләр тиз юкка чыкты. Тоглар әле уйлары белән һаман да Наталья елап басып калган Ростов аэропортында иде. Шулай да ул Городецкийның сүзләрен ждвапсыз калдырмады:
— Рәхмәт, братан.—диде,—Акчалар белән тәртип минем. Беренче вакытларга җитеп торыр дип уйлыйм. «Чехлар», чеченнәрне әйтүем, мине исән-сау килеш бервакытта да жибәрмәячәкләрен белеп, әйбәт гүләп килделәр, алар кешене кызыксындыру кирәклеген белә иделәр. Аннары, сер итеп сиңа гына әйтәм,—ул ни өчендер зурдан шыттырырга булды.—киткәндә, мин аларнын казналарын эләктереп чыктым. Җиде бәлагә—бер җавап.
—Җилле!—дип сызгырып куйды Аргентинлы.—«Чехлар»ны төп башына утыртуны теләсә кем булдыра алмый. Егет икәнсең!
—Өч ел әсирлектә утыру, мөгаен, аз суммага төшмәгәндер. Чечен казнасы—мина китергән әхлакый зыяннары өчен дә, сине һәм братваны озак күрми торганым өчен дә әжерләре булыр.—дип, үзенен оста төтен җибәрүенә куанып, рәхәтләнеп көлеп куйды Тоглар. Ахыр чиктә, аның баштагы чордарак зур-зур чыгымнар ясавы берәүдә дә кызыксыну яки гаҗәпләнү тудырмас, ичмасам.
Константин Николаевич Городеикийдан үзен хәзер үк «Националь» кунакханәсенә яки <-Метрополь»гә илтеп куюны ничек кенә ялварып сорамасын, тегесе аяк терәп каршы килде.
— Миндә бер ике-өч көн торырсын. аңга килерсең, аннары •Метрополь»гә күчәрсең,—диде —Анда Дантес алдында һәммәсе дә аяк
М
очларына басып кына йөри, сиңа, анын иске тамырдашы-корешына. хөрмәт вә ихтирам гына булачак.
Шулай итеп, алар Кутузов проспектындагы Тогларнын бик тә күрәсе килгән Городецкий йортына барып керделәр. Өченче каттагы биш бүлмәле квартира икән, ишек төбендә консьержка-хезмәтче хатын тора, бусагадан атлауга саллы бронза тоткалы, бөтен иркен баскыч мәйданчыгын күзәтеп торучы телевизор күзле, үзе кызыл агач белән тышланган авыр бронза ишек—болар барысы да Тогларны тан калдырды Алгы бүлмәгә каралтылган агач түшәлгән, берьюлы биш-алты пар киенә-чишенә алырлык кин коридор диварына кызгылт тамырлары беленеп торган яшькелт мәрмәр ябыштырылган. Биеклеге дүрт метрлар чамасы булган түшәмнән галәмәт зур йөзем тәлгәшләре рәвешендә ясалган әллә ничәшәр потлы ике бәллүр люстра асылынып тора. Һәркайда көзгеләр, рәсем-картиналар, идәнгә дә куелган, диварларга да эленгән яктырткычлар, бралар. торшерлар; бронза һәм фарфордан жиләнгән борынгы кытай вазалары; ак чия агачыннан нәфис-биек консольләрдә үсеп утыручы кәрлә «бонсай» агачлары—Тоглар үзен ниндидер зиннәтле сарайга яки Голливуд йолдызлары тормышыннан берәр күренеш төшерә торган студиягә килеп кергәндәй хис итте
Городецкий, анын тан калып карап йөрүеннән хушланып- ләззәтләнеп, бүлмәдән-бүлмәгә йөртә-иөртә, үзенчә бик әһәмиятле аңлатмалар биреп бара иде. Залларның берсендә, әйтерсен. нәкъ менә Константин Николаевич өчендер инде, камин миченә ягып җибәргәннәр, нәкъ авылдагыча чытыр-чытыр килеп утыннар яна, Тоглар тирән күн кәнәфигә рәхәтләнеп жәслеп утырды да аякларын утка таба сузып җибәрде Әйе, Городецкий юкка гына мактанмаган икән—квартирасы мәһабәт, матур иде анын!
Аргснтинлы Тоглар кәнәфиенә төрле эчемлекләр фәләннәр куелган кечкенә көпчәкле өстәлчекне тартып китерде дә, аны ялгыз калдырып, аш бүлмәсе ягына чыгып китте, анда анын хатыны белән ике җиткән кызы табын әзерләп маташалар иде инде. Тоглар Аргентинлынын хатыны Светлананы күптән белә, әмма ничектер аларнын кияүгә бирерлек булып пешеп өлгереп җиткән ике студент кызлары да бардыр дип уена да китерми иде.
Городецкийлардагы мәҗлес озакка сузылды. Аргентинлы һәм аның гаиләсе арасында иркенләп утыру Тогларнын күңеленә бик хуш килде Шау-шу, көлешү-шаяртулар мәҗлеснең башыннан алып ахырынача тынып тормады. Күнеллелек-шаянлыкта хатын-кызлар ла әтиләреннән калышмый иделәр. Мәҗлес барганда. Константин Николаевич берничә мәртәбә күңеленнән генә Ростовка-Натальясы янына китеп-китеп алды, моның да сәбәпчесе Городецкийнын дус-тату гаиләсе булды. Тоглар үзен дә, Натальяны ла гаилә тормышында итеп чамалап карый, кайсыдыр мизгелләрдә ул Аргентинлынын хатыны Светлана урынында Наташаны күз алдына китерә, аны зур һәм жайлы-унайлы шушындый йортның кунакчыл хужабикәсе итеп күрә иде.
Городецкий бу көнгә билгеләнгән барлык кәрт уеннарын да башка вакытка күчергән һәм алар бөтен кичне дә өйлә, төн уртасына кадәр әңгәмә корып утырдылар
— Минем дә кайдадыр шушы тирәдә синекенә охшаш квартира сатып аласым килә, бу районны яратам мин Жәяү йөрергә дә яратам Тагын бер җитди сәбәбем бар—өйләнергә, гаиләле булырга карар кылдым Әгәр лә белсән икән син минем ничек арыганлыгымны Һәм. дөресен әйткәндә, мин сина көнләшеп тә карыйм,—дип. чын күңеленнән, әмма моңсу гына әйтеп куйды Константин Николаевич
—Син теге Росговтагы кызга өйләнмәкче буласынмы ’—дип ачыклады Аргентинлы. каминдагы угын кисәкләрен кыскыч белән актаргалап- әйләндергәләп. аның йөзен камин угы яктыртып җибәрде
Нәкъ остенә бастың, шуна Үз йортымда яшисем килә, кунаклар
кабул итеп. синен белән бергә Яна елны. Пасханы. Раштуа бәйрәмнәрен каршы аласым килә. Шундый йорт күпмегә төшәр икән?
Аргентинлы бераз уйланып торды
— Ихтимал, ярты миллион долларлар тирәсе булыр,—диде —Әгәр син чынлап уйласаң, моны белүе жинел—бер риэлтер конторасының хуҗасы минем танышым. Мин ана бай клиентлар табып бирәм, ә ул мина килешенгән суммадан ике процент өлеш чыгара. Димәк, синең квартираңнан да күпмедер тамачак әле мина,—дип елмайды Городецкий.
— Нәрсә сон ул риэлтер, син әйткәнчә, риэлтер конторасы?—Тоглар аңламаган иде.
—Гади генә, искечә итеп әйткәндә—маклер ул. Янача. көнбатышча— күчемсез милек белән сату итүче. Хәзер һәр һөнәрнең үз тармагы бар. һәркем үз куышын сайлый Алар белән эшләү яхшырак га аларда һәрвакыт сайлап алыр нәрсә була. Сатарга килешенгән квартирага алар үзләре ремонт ясый, яхшы дизайнер конторалары, мебель фирмалары белән эш йөртә. Кыскасы, байларны юк-бар мәшәкатьтән коткара.
Тоглар кабынып китте.
—Без синен ул маклерына хәзер үк шылтырата алабызмы?
—Ә нигә шылтыратмаска9—Аргентинлы өстәлдә яткан радиотелефонны алып, ниндидер номер җыйды.
Аны шунда ук тоташтырдылар.
—Саумы, Серега Городецкий әле бу. Тормышларың ничек, эшләрен гөрлиме9—Аргентинлы трубкасын Тоглар да ишетелерлек итеп читкәрәк тоткан иде. Тоглар маклерның җавабын ишетте:
—Начар түгел болай. Тагын да яхшырак яшәсәң, тагын да шәбрәк буласы үзе. Риэлтерга тулы бәхет өчен һәрвакыт бай клиент кирәк бит
—Ә минем шундый бер кешем бар. Дөрес, таләпләре зурдан. Сөйләшеп алырга теләмисенме9
—Сорап торасың тагын...
Аргентинлы трубканы Фешинга тоттырды.
—Хәерле кич. Минем исемем Константин Николаевич. Сезнең Городецкийнын өендә булганыгыз бармы?
—Бар. Ул квартира минем кулдан үтте. Мин аны элекке хужасына саткан идем. Безнең фирма анда ремонт ясады. Ничек сон, ошыймы сезгә?
Константин Николаевич хәйләләп маташмады:
—Бик ошый,—диде.—Миңа да шунлыйрак бер квартира кирәк иде, тик шушы районда, сталинча йортларда булсын. Беләсеңме, иркенлекне, һаваны, яктылыкны яратам...
—Бер генә секунд, компьютерымны кабызыйм әле. —Компьютерында үзенә кирәкле мәгълүматлар чыкканын бераз көтеп торды, ахрысы. Аннары сорады:
—Сез берьюлы түлисезме, әллә өлешләпме? Күчерепме, акчалата турыдан-турымы?
—Берьюлы да, акчалата да түли алам, әгәр, билгеле, сезнен тәкъдимегез миңа ошаса.
—Безнең вариантларыбыз бар. хәтта сез теләгән тирәдә үк, «Украина» кунакханәсе янәшәсендә. Йорт ишегалдында, эчкә кертеп салынган, Кутузов проспектыннан тавышлар ишетелеп, иртәләрен сезне борчымастыр.
—Ничә бүлмәле?—дип сорады Тоглар, ул инде тәменә кергән иле.
—Алтынчы катта бер үк баскыч мәйданчыгында ике квартира. Өч бүлмәле һәм дүрт бүлмәле
Тоглар уйланыбрак торды да сорап куйды:
—Аларнын икесен бергә тоташтырып булмыймы соң?
—Була,—дип көлемсерәде Серега,—Хәзер мөмкин булмаган нәрсә юк бит ул. Сезнен гаиләгез зурмы?
— Юк Зур түгел. Мин рәссам Өч бүлмәсендә зур остаханә, студия, кунаклар бүлмәсе булуын теләр идем. Гадәти рәссам йорты түгел, ә хөҗрә шикеллерәк. Аңладыгызмы?
—Аңладым. Шундый рак берне ясаган идек инде без. Андый студиягә ярашлы европалы үрнәкләребез дә бар: фоторәсемнәр, гомуми күренешләр Әмма шундый абруй-дәрәжәле районда, сталинча йортта, махсус ремонт ясап... ул сезгә бик кыйммәткә төшәр бит
— Кыйммәт дигәнегез күпме була инде?—дип сорады Тоглар, шатлыгын сиздермәскә тырышып.
—Сигез йөз мен долларлар тирәсе. Күпмегәдер киметергә дә мөмкиндер. Сез бит берьюлы ике квартира алмакчысыз. акчалата түләргә дә әзер Әлбәттә, безгә аванс кирәк булачак, ордерын рәтләү, дизайнерлар, проектчылар, төзүчеләр яллау өчен, дигәндәи.
—Әгәр дә квартира һәм сезнен проектыгыз ошаса, мин барысын да берьюлы түли алам, әмма нинди гарантияләр булачак?
Ләкин шунда аларнын сөйләшүләрен тынлап торган Аргентинлы сүзгә кысылды:
—Ә мин менә гарант булам. Ул бит кем белән эш иткәнен чамалый шухыр-мухыр маташтырса—башын өзәчәкләр, менә сина бөтен консенсус. Сереганын коллегаларыннан кайсыларыдыр безнең братан Мансур белән хәрәмләшергә маташып караган иделәр. Мансур Петровкадан. төп ментовкалар янәшәсеннән квартира сатып алды Хәзер инде теге контора да. анын хужасы да юк—авыр туфрагы жинел булсын, ә исән калган компаньоннары шул этлекләре өчен әле һаман булса да штраф түлиләр Мансур—каты мужик.
Городецкийнын сүзләрен ишетеп торган маклер:
—Без намус белән эшләргә тырышабыз,—диде
— Без иртәгә иртән үк сезнең ул квартираларыгызны карап чыга алабызмы?—Тогларнын түземе төкәнгән иде инде
—Әлбәттә. Кайда очрашабыз9 Сезнен телефоныгыз?
—Городецкий га иртәнге унга килегез.
—Яхшы, килештек...—Серега телефонын куйды
— Менә, өемнән чыкмый гына мин дә уналты бакены эшләп алдым бит әле,—дип шаяртты Аргентинлы. Аннары, исенә килеп, сорады — Син чынлап та шундый кыйммәт хазаны ала аласыңмы?
—Синең белән янәшә яшәр өчен бернинди акча да кызганыч түгел,—дип. кулларын уа-уа. канәгатьләнеп жавап бирде Тоглар. —Бигрәк тә шундый апартаментларга, анда бит. ниһаять, минем остаханәм булачак һәм мин чынлап торып рәсем сәнгате белән шөгыльләнә алачакмын
—Рәсем сәнгате белән? Син моны чынлап әйтәсеңме? Мин тагын синең Натальяң шундыйрак пижон салоны булдырырга телидер дип уйлаган идем —Аргентинлы чын-чынлап гажәпкә калган иде
— Бик житди сөйлим, кадерлем. бик җитди. Хәзер мине. Натальядан кала, әлбәттә, бары тик буяулар, пумалалар, киндерләр, мастихиннар гына кызыксындыра. Мин рәсем белән шөгыльләнеп карарга телим, ул минем канымда бар шикелле тоям Әйдә, минем булачак йортым өчен берне күтәреп куйыйк әле. ул бит синен жинел кулыннан килеп чыкты,— Тоглар шактый әсәренгән иде.
— Йортың өчен эчәбез. Йорт—житди әйбер, бигрәк тә ул шундый уңайлы-ипле булганда—Һәм алар ак шәраб салынган бокалларын чынлатып алдылар.
Аннан сон да әле алар. Константин Николаевичның якын киләчәктәге уй-фикерләре хакында гәпләшә-гәпләшә, шактый озак утырды, һаман да шулай эчпошыргыч яңгыр сибәләп торган тәрәзәгә карап. Тоглар кинәт кенә исенә килгәндәй булды:
— Менә нинди уй-хыяллар корып утырабыз—квартира, остаханә Ә бит минем иртәгә урамга киеп чыгарлык киемем дә юк әле Карале син ул юеш елак яңгырга. иртәнгә дә туктавы икеле булыр Тиз генә берәр көзге кием-салым юнәтергә кирәк. Мәскәү буйлап жәяү көрисем килә... сагындырган .
Монысы да житди мәсьәлә. хәзер һәркайда киеменә карап кабул
итәләр —диде Аргентинлы да.—Чүпрәк-чапрак белән дөнья тулган, хет эченә кереп чум, ләкин хәзер Карден белән Версаче киемнәре дә әллә ни-нәрсә саналмый икән, аларныкыннан да шәбрәкләре бар Бу мәсьәләдә, дөресен әйткәндә, мин үзем бик аңлап та бетермим. Әмма, дип ачылып китте ул,—минем бер яшь һәм иллә дә инде житез-өлгер компаньоным бар, кайчан да булса ул бөек уенчыга—«тәгәрәтүчегә» кадәр үсеп җитәчәк әле, мин әйткән иде диярсең—талант!—Хуҗа тагын да җанлана төште- Ярты сүздән, ярты ымнан анлап ала, борынгылар әйтмешли, барган унаеннан итек табаннарыңны кисеп ала инде. Мин аны үземә кулдаш итеп, каршы якка үземнең генә тешем үтмәслеген сизенгәндә, яки мина каршы шулай ук кемнәрдер парлашып уйнаганда гына алам. Менә шул яшь даһимын. — җинел кулдан гына мин кушкан кушаматы Эйнштейн аның,—менә шуның бер йомшак ягы бар: ул инде, модалы кием дигәндә, акылыннан шашардай була—кыскасы, үзен күрерсен әле. Бүген нәрсә киеп йөрергә, аны кайдан сатып алып була—болармы анардан да әйбәт белүче юк, хәтта Слава Зайцев белән Алексей Греков та калыша. Менә мин ана шылтырата алам, мина яхшылык эшләүне ул намус эше итеп кабул итәчәк.
— Бик шәп! Син риэлтер белән эшне җайладың, инде хәзер имиджмейкер белән дә хәл кыл. алар хәзер шулай атала бугай. Әмма күреп торам тормыш бик нык үзгәргән—акчаң булса, һәммәсе дә бер мизгелдә хәл ителә һәм иң югары дәрәҗәдәге сыйфат белән.
—Дәрәжә, туган, акчадан тора. Ә калганнары—эшне бүлешү генә, һәркем үз эшен башкалардан яхшырак башкарырга тиеш Уңышка ирешүнең кануны шул. Син беләсен, мин кәрт уйныйм, Ходай мина шундый талант биргән. Башкаларның—үз талантлары Димәк, мин Эйнштейнга шылтыратам хәзер.
—Әйдә, әйдә! Шәрә йөрмәм бит инде мин .
Яшь даһины өченче шылтыраткан җирдән генә эзләп таптылар. Үзен чираттагы зур отышлы уенга чакыру өчен борчымаганнарын белгәч, башта Эйнштейн күңелсезләнеп тә калган иде. әмма бай һәм бик хөрмәтле кешене ин югары дәрәҗәдә бик шәп итеп киендерергә кирәклеген аңлаткач егеттә рәссам дәрте уянды. Аргентинлынын дустын ул шундый итеп киендерәчәк ки, башкаланын ин абруйлы кыланчык пижоннары да көнләшүләреннән шартлаячаклар, дип вәгъдә бирде. Ул Тогларны алырга Городеикийларга иртәнге унберләрдә килер дип килештеләр, дуслар аңа кадәр Константин Николаевич риэлтер тәкъдим иткән квартираларны карап чыгарга өлгерер дип хәл кылдылар, чөнки квартиралар да янәшәдә генә иде бит...
3
ртән Серега минуты-минутка килеп тә җитте, шундый бай клиентны ычкындырудан курыккандыр, мөгаен. Бер сәгать эчендә алар «Украина» кунакханәсе тирәсендәге йортны карап та чыктылар Урнашуы да, ишегалды да. этажы да, квартиралар үзләре дә Тогларга ошады Алар карый башлаганда ук планлаштыручы архитектор белән дизайнер да килеп җитте. Алар, күрсәтә-күрсәтә, бу очракта нәрсәләрне үзгәртеп корырга, янача планлаштырырга, нәрсәләрне бөтенләй алып ташларга кирәклеген аңлатып сөйләделәр. Бер атнадан компьютерда эшләнгән дизайн-проектны күрсәтергә дә вәгъдә иттеләр. Константин Николаевич аеруча игътибар белән һәм дулкынланып, өч бүлмәле квартираны ул теләгәнчә студия-остаханә итү турындагы тәкъдимнәрен тынлады Квартираларны шулай карап чыкканнан соң, Фешин катгый итеп әйтте
—Алам!
Тоглар әйләнеп кайтканда, яшь кәрт уены даһие аны Городецкий- ларда көтеп утыра иде инде Ул сүнгән камин янында йорт хужасы
И
белән кофе эчә һәм нәрсәдер турында иренеп кенә бәхәсләшә—күрәсен, сүз чираттагы кәрт уенындагы алдашу-афералар турында бара иде
Җанланып кайтып кергән Тогларны күрүгә, Аргентинлы әңгәмәсен өзде һәм, кунак белән таныштырып та тормастан, түземсезләнеп сорады: —Иә, ничек? Ярыймы?
—Әйе, бик тә ярый.—Тоглар канәгать елмаюын яшерә алмады — Бер атнадан төсле итеп компьютерда эшләнгән дизайн-проектны күрсәтергә булдылар Шуннан сон мин, ошаса, бөтенесенә тулысынча акчалата түлим. Димәк, син үзеннен баксларынны эшләп алдын дип уйла.
Городецкий шатланып кулларын уып куйды:
—Бик әйбәт! Мин синен өчен дә, үзем өчен дә шатмын. Менә, таныш бул, яшь даһи кием-салымда да иң купшы-көяз егет. Куркыныч буын үсә. Шунысын да әйтим. Эйнштейн өчен зәвыксыз киенгән кеше кеше дә түгел. Менә шундый дискриминация-тигезсезлек.
Яшь егет үзен:
—Георгий,—дип таныштырды. Ул, чынлап та, бик купшы-нәзакәтле киенгән, үзен йомшак-ягымлы тота, донжуан һәм ловелас. Хатын-кызларны бер карауда җиңүчегә охшаган. Модалы һәм кыйммәтле әйберләргә кызыгуы-ымсынуы да, мөгаен, шуннандыр әле.—Ышанмагыз, Константин Николаевич, мэтр—бик хисчән кеше һәм һәрвакыттагыча арттырып та җибәрә. Кием белән киемнен дә аермасы бар. сез мона бүген үзегез дә ышанырсыз. Һәм тагын... Сезнен бәхет баскан чак хәзер ике ай элек кенә сез, бернинди акчаларга да юньле нәрсә таба алмыйча. Парижга яки Дюссельдорфка очып барып кайткан булыр идегез—соңгы елларда немецлар да зур модникларга әйләнделәр. Хәер, калганы сезнен өчен сюрприз булсын әле. Димәк, кузгалдык?—Ул җинел генә урыныннан торды.
Ишек төбендә көмешсу төстәге кушпы «порше» машинасы, хужасы кебек үк, өф-өф итеп чистартылган, елык-елык килеп көтеп тора иде. Мөгаен, Эйнштейн бу машинаны кәрт уенында отып алгандыр, анда да Аргентинлынын булышлыгы беләндер әле.
—Сезнен Швейцария сәгате «Юлисс Нордан»ыгызга карап хөкем йөрткәндә—аннары Хуго Босс фирмасы костюмыгыз да ярыйсы гына— сез, Константин Николаевич, тормышта модадан калышмыйсыз шикелле Мэтр яшьлек елларыгызда анын белән бергәләп гел «Березка» валюта кибетләреннән генә киенгәнсез дип сөйли, ә анда иң модалы әйберләр генә сатылмаса да, шактый сыйфатлы товарлар булган—Внешторгта зәвыклы кешеләр эшләгән бит Мэтрнын мин аралашырга туры килгән күп кенә дуслары кыйммәтле киенә, әмма алар, минем уйлавымча, «Сейко», «Саламандер», фин костюмнары «Туро» яки «Тикла» дәрәҗәсендә генә калган, боларга тагын итальян дубленкаларын. йәисә кайбер ил һәм фирмаларны өстәргә була, ләкин аларга карап кына модаларның асылы үзгәрми шул. Бу хәтта ретро—иске мода белән киенү дә түгел, бу—эклектика—эзлексезлек кенә Яхшы ретро һәрвакыт кыйммәт тора, аны тоярга, аңа әйләнеп кайтырга кыюлык кына да җитми, үз зәвыгына ныклы ышаныч та кирәк. .
Эйнштейн машинасын кабызды һәм. жай гына кузгалып китеп, сүзсез утырган Тогларга борылып карады.
— Гафу итегез, югары сыйфатлы кием-салым турында сүз чыкса, мин онытылып китәм. салулый башлыйм... Сезне минем менторларча өйрәтүем һәм бик үк тәртипле булмаган лекциям борчымыймы ’
— һич тә юк Дәвам итегез, мина кызык кына,—дип тынычландырды егетне Тоглар Сөйләсен әйдә, тынлап барган булып, сорауларына ждвап бирмәсән дә ярый —Мөгаен, кием-салымга сезнең шикелле дулкынланып- тетрәнеп, үзегезнең тышкы кыяфәтегезгә шулкадәр игътибар итүчене минем әле моңа кадәр күргәнем дә булмагандыр Бәлки, заманы башка булгандыр, бәлки, без үзебез ул кадәрле үсеп җитә алмый калганбыздыр
Әмма, анын үз сүзләрен җөпләп, игътибар белән тыңлап баруыннан
канатланып киткән яшь пижон Константин Николаевичның уйчан сүзләрен тынлап та бетермәде.
— Ихтимал, сез диагнозны дөрес куйгансыздыр: заманы да башка булган, мөмкинлекләре дә. кешеләр үзләре дә хәтта. Система нәрсәсе беләндер аерылып торган шәхесләрне яратмаган, монысы акылга да. иман-инануларга да. тышкы кыяфәткә дә кагыла. Без анык бер адрес белән анык бер эш буенча барабыз бит. шулай булгач, мин сезне бераз гына булса да андагы хәл-әхвәлләр, тәртип-кагыйдәләр белән таныштырырга тырышып карыйм әле
Анын «яраткан атына менеп атланганы» һәм хәзер инде юл буе ләчтит сатып барачагы көн кебек ачык иде. Әмма анын бодай лыгырдап баруы машинасын бик оста йөртүенә һич комачауламый, ә мода турындагы сөйләнүләре Тогларнын бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга бара иде. Бу көннәрдә ул инде күпме генә «лекцияләр» тыңламады, монысына да көче җитәр әле. Ә Эйнштейн китаптан укыган кебек итеп кенә сиптерә дә сиптерә...
—Урынга барып, товарный үзен күргәч, барысы да ачыкланыр. Җир шарында яшәүче халыкның туксан тугыз проценты югары мода дөньясын бары бер дистәләп, күп булса, ике атаклы модельер тәшкил итә дип исәпли. Андыйларнын исемнәре һәрвакыт телдән төшми: Карден. Ив сен-Лоран. Ги ля Рош. Версаче. Лагерфельд. Труссарди, Армани. Зайцев, Кензо. Бу исемлекне әле зәвыгыңа карап дәвам итәргә дә була. Ләкин, дөньядагы ин яхшы заводларда иң яхшы конструкторлар һәм дизайнерлар эшләп чыгарган серияле машиналар булган шикелле, бары тик индивидуаль—аерым бер заказ белән эшләнгән берәр данә генә машиналар да була: «мазерати». «Роллс-ройс», «феррари»—бигрәк тә спорт машиналары яки кабриолетлар; яки. әйтик, хосусый самолетлар, яхталар. Менә шунын кебек, бай кешеләрнең дә кием-салымында үзенә генә хас бер стиле була, алар нигездә рекламалаудан да качалар. Сирәк, әмма шундый очраклар да бар. товар афишага-рекламага мохтаж түгел, мисалга «Ролекс» сәгатен китерергә мөмкин—фирма аны рекламалау өчен акча түгеп тормый. «Ролекс» ул Африкада да «Ролекс»!
Байлар стиле, дидек Дөньяда ирләр өчен атаклы киемнәр стиле «Ягуар» дип йөртелә. Россиядә байлар күренә башлауга, Мәскәүдә дә шундый салон ачылды...—Эйнштейн «лекциясен» кинәт өзеп әйтте:
—Менә, килеп тә җиттек.—һәм ул машинасын ниндидер мәһабәт кунакханә янындагы түләүле урынга кертеп тә куйды.
Константин Николаевич тәрәзәдән башын тыгып карагач, бик заманча бинанын фронтонындагы әллә кайдан күренеп торган исемен укыды «Софитель-Ирис» Шунда ук хәтеренә килде, аның элекке хуҗалары чеченнәр бу отель турында ничектер сөйләгән иделәр, әмма кибете турында телгә алмадылар
Әллә болар бик иртә килгән булып чыкты, әллә күп кенә байлар «Ягуар-стиль» салоны турында ишетеп-белеп бетермәгәннәр әле, кибеттә бу вакытта бер генә сатып алучы да күренми иде. Шуңа күрәдер, ахрысы, аларны кояш кебек балкып, елмаеп каршы алдылар. Шундук берничә сатучы-консультант уратып алды да, теләсә нинди теләкләрен үтәргә әзер булып, бердәм ягымлы тавыш белән сорады:
—Нинди ярдәм күрсәтә алабыз?
Эйнштейн үзен түбәнсетми торган ниндидер оста бер җөмлә белән генә хуҗаларга үзенең озатып йөрүче икәнен аңлатуга, бөтен игътибар һәм елмаюлар шундук Константин Николаевичка юнәлтелде.
—Мөгаен, безгә башта нәрсәләр барын карап-күреп чыгарга кирәктер-вакыт житәрлек.-дип үз фикерен әйтте Тоглар —Ә сатып алуга килгәндә, без байтак әйбер алырга уйлыйбыз. Минем яшь дустым сезнен салоныгыз турында бик әйбәт итеп сөйләде.
Игътибар һәм елмаюлар янә Эйнштейнга әйләнеп кайтты
Эйнштейнның йөзенә карап та биредәге бәяләрнең анын өчен дә
буй житмәслеге сизелә иде. Залдан-залга, киштәләрдән-киштәләргә күчә- күчә сайланып йөргәндә, нәзәкатьле сатучылар, иренмичә, һәр теләгән говарны күрсәтеп-сөйләп бардылар. Бер җаен туры китереп. Константин Николаевич Эйнштейнга пышылдады
—Георгий, «Софитель-Ирис»ка сәяхәт кылдырганыгыз өчен мин сезгә бик рәхмәтле. Танышлыгыбызнын истәлеге итеп, үзегезгә «Ягуар* логотибы төшерелгән берничә әйбер сайлагыз, галстуктыр, каештыр, шарфтыр ишеләрдән—алар сезгә миннән бүләк булыр.—Тоглар кинәт кенә шуны тоеп аллы: бу гадәти булмаган, үз-үзен сөючән егет көннәрдән беркөнне анын тормышында бик кирәк булачак әле.
Атаклы «Дормей» пәлтәләре эленеп куелган зал Тогларны бигрәк тә шатландырды, ул пәлтәләр бит һәр метры алты мен долларлык «викуния» тукымасыннан тегелгән. Тогларга яраклы үлчәм, төгәлрәге, озынлыгы туры килгәне юк икән, анын чын күңелдән борчылуын күргәч, кибетчеләр: хафаланмагыз, хәзер үлчәмегезне алабыз да. ике атнадан сон Лондоннан нәкъ үлчәп тегелгән менә дигәне килеп тә житәр, диделәр. Фешинны таңга калдырганы тагын шул булды—болар үлчәмне лазер нурлары белән генә төшереп ала икән Без күреп күнеккән рентген кабинеты кебек бер бүлмәгә керәсендә, чишенми-нитми. карангы кабинага басасын, бер минут дигәндә, синен өч төрле рәсемеңне төшереп алалар профиль, анфас һәм арткы яктан. Тоглар берьюлы ике пәлтәгә заказ бирергә булды: берсе—кышкысы, эчлегенә баргузин чәшкесе мехы куелган һәм зур якасы да шундый чәшкедән булырга тиеш, икенчесе «Дормей»нын гадәти демисезон пәлтәсе булыр
Шундый кыйммәтле әйберләр сатылуын ишеткәч, салоннын хужа- бикәсе үзе дә килеп чыкты Ул: «Берьюлы «Дормей*нын ике пәлтәсенә заказ бирү—бу әле беренче очрак, моны махсус билгеләп үтәргә кирәк»,— диде Залга шундук эчемлекләр һәм кофе кирәк-яраклары куелган ике арбачык тәгәрәтеп керттеләр, хужабикә хөрмәтле кунакларны үзе сыйларга тотынды.
Кибеттә Тоглар өч сәгатьләп торды, шундый күп әйбер алдылар ки, аларга хәзер көзен ни дә. кышын ни—берсе дә куркыныч түгел иде инде. Тоглар Натальясын да онытмады—ана Шанталь Томаста тегелгән берничә бәрхет күлмәк алды. Баксан, салон хужабикәсе үзе дә төрле кабул итүләрдә шундый күлмәкләр киеп, башкаларны көнләштереп йөри икән. Сөеклесе өчен Константин Николаевич Лаура Бьоджотти әйберләреннән тагын берничә көзге кием-салым да алырга онытмады. Болары стиле белән анын әле яна гына үзенә «Ягуар*дан алган кием-салымнарына килешеп ярашып тора иде
Эйнштейн белән Тоглар әйбәт кәеф белән кайтып киләләр иде Фешин, егетнең кием-салымында гына түгел, машина йөртүдә дә маһирлыгы барын сизеп:
—Георгий, ә сез мина нинди машина алырга кинәш итәр идегез?— дип сорады.—Хәзер сайланыр мөмкинлекләр шулкадәр күп. аптырап та калырга була.
Эйнштейн, бу игътибардан кәефе килеп һәм үзенең остазы Аргентинлынын дустына янә нәрсә булса да файда китерәчәгенә шатланып, ваемсыз гына әйтеп куйды
-Дөньядагы ин яхшы машиналар немецларныкы дип уйлыйм Аларнын билгеле булган теләсә кайсы модельләре: «Мерседес*. *БМВ*. «Ауди». «Порше»—игътибарга лаек Әгәр дә минем җитәрлек акчам булса, бары тик «порше»нын сонгы моделен генә алыр идем.—диде
— Рәхмәт эшлекле кинәшен өчен! Ә сез. әйтик иртәгә үк шушы мәсьәлә белән шөгыльләнә алмас илегезме? «Порше» вәкиллеген эзләп габып, мина машина сайлап куймассызмы икән.’ Карангылатылган салонлы, чия тосендәгесс булу хәерле
-Яхшы, бик рәхәтләнеп эшләрмен. Ә мин ин-ин яхшысы дигәнен сайлый .таммы’-дип сорады Эйнштейн
Tor.iap рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
—Әлбәттә! Без яшь чакта шулай диләр иде: эчсәң—эч шампан шәрабен. сөйсәң—сөй хан кызларын!
4
остовтан кайтып, өч көн үткәч. Тоглар Городецкийлардан «Метро- поль»гә күчеп килде. Дөрес. Дантес янәшәсенә, бишенче катка түгел, ә. гадәтенчә, икенче катка. Ул лифтларның бу мәһабәт отельдә яшәүчеләрне тавышсыз гына һәм бик тиз йөртә торганнарын да яратмый иде.
Эйнштейн бик өлгер егет булып чыкты: кунакханәгә күчкәннең икенче көнендә. <-Метрополы>нен астагы түләүле тукталышына егет сонгы модель «порше»ны китереп тә куйган иде инде. Чия-перламутр төсеңдәге машинаның салоны яхшы эшкәртелгән кара бозау тиресеннән эшләнгән күн белән тышланган—Тогларнын теләгәне дә шушындый автомобиль иде.
Мәскәүдәге көннәр искиткеч уңышлы үтә. «Ягуар-стиль» кибетен җиһазлаган-бизәгән дизайнер аның да Кутузов проспектындагы квартирасын һәм остаханәсен үзгәртеп эшләп бирергә алынды. Хәзер инде Тоглар иртәләрен шунда сугылып чыга, архитектор, прораб, дизайнер белән күрешә-сөиләшә—бөтенесен дә кинәш-унаш белән, уйлашып эшләргә һәм. иң мөһиме, уртак бер фикергә килергә кирәк иде. Ул үз машинасында кесә телефоны белән пейджер да булдырды, әмма күбрәк хәбәрләр үзенен шул булачак апартаментыннан килә иде
Ул көн саен Ростовка Натальясына шылтыратып тора, кайвакыт алар сәгатьләр буе сөйләшә, сөйләшкән саен килгән исәп кәгазьләрендәге суммалар чәчләрен үрә торырлык була иде. Көннән-көн Тоглар сәнгать салоннарына сугыла башлады, төрле кирәк-яраклы эш кораллары, материаллар җыярга тотынды, көнбатыштагыларның безнең базар шартларына һәм ихтыяҗларыбызга шундый тиз җайлашуларына да шакката иде ул. Станоклар, мольбертлар, пумалалар, мастихиннар, карандаш-каләмнәр, буяулар, лаклар, эмальләр—рәссам өчен кирәкле товарларның дистәләрчә төре, анда маркеры дисенме, киндерне беркетеп-тарттырып куя торган атламалы кыстыргыч-беркеткечләр, дисенме, багетларның ниндиен телисен—барысы да итальян, француз, немец, голланд, япон, кытайныкы, акварель һәм темпера өчен махсус кәгазьләргә кадәр шулардан иде.
Бу байлыкка исен-акылын китәрлек иде, әлбәттә, һәм ул андый минутларда әтисен исенә төшерә, анын дөньяда шундый сыйфатлы эш кораллары, шундый искиткеч буяулар барлыгын күз алдына да китерә алмыйча үлеп киткәнен хәтерләп, кызганып куя иде.
Ә менә, барыннан да бигрәк, ул яраткан Третьяковка әле һаман да ремонтта иде. Анда бит аның күренекле бабасының иҗат җимешләре дә, шул исәптән Ленинның 1918 елда эшләнгән портреты—әйтергә кирәк, революцион Россия юлбашчысының беренче рәсми портреты да саклана, диләр.
Сентябрь азагында көннәр көтмәгәндә аязып китте, томалап яуган яңгырлар юкка чыкты, күк йөзе ачылып, кояш нурлары уйный башлады. Бч матур көзге көннәрдә Константин Николаевич, үзенен күптәнге хыялын тормышка ашырып, озын-озаклап Мәскәү буйлап җәяү йөри башлады. Ул башкаланы таный да. танымый да, бер үк вакытта шатлана да, борчыла да иде.
Шулай йөрүләренең берсендә ул Горький Ял паркы каршындагы Кырым валын үзе өчен янадан ачты. Соңгы вакытларда ул тирәләрне рәссамнар үз иткән икән. Чын-чынлап ачык һавадагы салон, әллә ничә чакрымнарга сузылган вернисаж!
Шундагы грузин рәссамнары рәтендә күреп алды ул әлеге картина- рәсемне—алсу-сирень төсендә, бик жентекләп-тәфсилләп махсус «пастоз»
Р
манерасында язылган зур булмаган пейзаж-табигать күренеше иде ул. Бу рәсемнән ниндидер туганнарча якынлык бөркелгән шикелле булды, дулкынлануыннан Тогларнын уч төпләре тирләп чыкты Пейзаж, бергә-бер дигәндәй хәтта үлчәме белән дә анын күренекле бабасынын үзендә булган бердәнбер картинасын кабатлый иде. Кайчандыр шул рәсем бит инде Тогларга очраклы рәвештә генә бабасы фамилиясенең серен ачкан иде.
Сатып торучы рәссамның гажәпләнүенә карамастан. Тоглар ана сораган бәясеннән биш тапкыр артык түләп, картинаны алып кайтып та китте Үзен биләп алган дулкынлануын тыя алмыйча, ул Рәссамнар йорты янындагы бер утыргычка барып утырды. Кулындагы пеизажнын һәр жирен кат-кат карап һәм Казандагы күптәнге бер язгы көнне исенә төшереп, бик озак онытылып утырды
5
л вакытта әнисе исән иде әле, хатларнын берсендә әнисе улынын. мөмкинлеге булса. Казанга барып килүен, әбисе Елизавета Матвеевна Соколованың йортын эзләп табуын үтенгән иде Анда, әбисе үлгәннән сон. Костяның әтисе Николай Николаевичка тапшырырга дип калдырылган бик кирәкле хатлар һәм кәгазьләр булырга тиеш икән һәм, гомумән, әнисе аның әтисе үскән борынгы Казан урамнарыннан бер әйләнүен сораган, әтисе бит унсигез яшьлек егет килеш шуннан сугышка китеп барган. Әтисе Николаи Николаевич Мартукта яшәгән елларында гомере буе бер генә мәртәбә булса да Казанга барып килергә. Рәсәй һавасын суларга хыялланган булган икән Хыялы тормышка ашмаган—сугыш яралары, ачлык-хәерчелек аны кырык яшендә гүргә керткән.
Җитмешенче еллар уртасы, ил бөтәя башлап, халык чагыштырмача имин яши башлаган һәм алдагы якты киләчәккә ышана төшкән еллар Тогларнын үзенең дә эшләре алай начар түгел иде Әнисенең хатындагы хисләргә бирелеп, ул шул көнне үк билет алды да, йомшак вагонга утырып Казанга юл тотты. Сәфәр авыр булмады—кичтән тиз йөрешле поездга утырасың, ә иртән инде син Татарстанның башкаласында буласын.
Шәһәрнең борынгы өлешендә, күрсәтелгән адрес буенча, үзәктәге Чехов урамыннан егет /ажәп матур архитектуралы, ике катлы аерым йортны эзләп тә тапты. Йорт гасыр башында салынган икән, фронтонына «1901» дип мөһер сугылган. Инде искергән-тузган булса да. ул әле үзенен икенче катында! ы челтәрләп коеп ясалган тимер рәшәткәләр, көймәләп уелган биек таш түбәле капканын ябык ишегалдына керү юлын каплап торучы тимер капкалары, челтәрле-бизәкле тәрәзә йөзлекләре белән һаман да күнелгә хуш, матур күренә иде. Ерактан ук бу йорттан тынычлык, иминлек—иплелек, ныклык-тотрыклылык бөркелеп тора иде шикелле.
Тоглар, чүп-чар белән тулган ташландык ишегалдына керергә кыймыйча, йорт тирәли әйләнгәләп шактый озак йөрде Шул мизгелләрдә кайчандыр бик төзек-матур булган бу йортта әтисе туганлыгын белеп, кан авазын жаны-тәне белән тойган кебек булды, шушыннан, кечкенә тимер капка келәсен шылтыратып ача-ача. аның әтисе мәктәпкә йөргән, рәсем сәнгате түгәрәкләренә барган, аннары жинел генә котомкасын җилкәсенә асып, чакыру пунктына-сугышка китеп барган. Бу йортта киленен дә. бары тик рәссам гына итеп күрергә хыялланган бердәнбер улынын мирасчысын—оныгын да бер мәртәбә дә күкрәгенә кысып, кочаклап карамаган әбисе яшәгән. Барып чыкмаган—язмышлары шундый булган, һәркем өчен дә шәфкатьсез заман булган шул
Әтисе ана Казан турында сирәк сөйли, әмма сөйли иде һәм Константин Николаевич бик томанлы итеп кенә бу ишегалдын да, бу урамны да исенә төшергәндәй була иде Моннан ерак та түгел кинотеатр, сквер-бакча кисәге, ә өч трамвай тукталышыннан сон зур парк булырга
У
тиеш, әтисе анда сугыш башланыр алдыннан гына сыйныфташлары белән берничә рәт танцыга барып калган.
Әбисе икенче каттагы ике бүлмәне биләп торган, юкса кайчандыр, революциягә кадәрле, йортнын яртысы Соколовларныкы булган, алар урамга да аерым ишектән чыккан икән.
Яна хужалар пенсиядәге татарлар булып чыкты, алар Тогларны ачык йөз белән каршы алды, өйгә чакырды, чәй эчәргә утыртты һәм анын өзек-төтек буталчык хикәятен тыңлады. Әбисе үлгәннән сон ук бу квартирага кертелгән элекке хужалар. яна микрорайонда яңа квартира алып, күптән күчеп киткәннәр икән инде. Алай да карт белән карчык иске хуҗаларның бу йортта илле ел яшәгән ниндидер Соколова әбинең аларга ниндидер кәгазьләр төргәге калдырып киткәнлеген, әгәр дә кайдадыр ерак Казакъстанда яшәүче улымы, берәр туганымы килеп чыкса, ул кәгазьләрне шуларга тапшыру хакында сойләгәнлекләрен хәтергә төшерделәр.
Әмма ул кәгазьләр төргәге вакытлар үтү белән югалган. Күпме гомерләр үткән бит инде, аннары биш ел элегрәкме картларның йортына капиталь ремонт та ясалган икән. Ике ремонт бер янгынга тиң. диләрме әле?
Константин Николаевич инде китәргә жыенган иде. карчык кинәт кенә сискәнгәндәй итеп, кечкенә ябык кулларын шатланып бутый-бугый, тиз генә икенче бүлмәгә йөгереп чыгып керде. Ул аннан гади генә рамга куелган кечкенәрәк бер рәсем-картина күтәреп чыкты да. бәхетле елмаеп:
— Менә сезгә әбиегезнең истәлеге. Рәсем аныкы булган. Туган- тумачалары килеп чыкса, кәгазьләре белән бергә тапшыруны сораган иделәр...—диде.
Язмышы башкача булса, үзенең туган оясы булырга тиешле бу йорттан Константин Николаевич күңеле тулып, моңсуланып чыкты. Ул. әледән-әле артына борылып карый-карый, шәһәр үзәгенә таба төшеп китте, әтисе йортына беркайчан да сукмак салмаячагын белә иде инде ул. Капка төбендә, мөлаем татар карты белән аның карчыгы, аны гомерлеккә озаткандай, бик озак басып карап калды. Тогларга алар хушлашып кул болгый шикелле тоелды.
Рәсем кечкенә, утызга кырык сантиметр үлчәмле генә иде. шуңадырмы Тогларнын ана әллә ни исе китмәде. Артына «Н. Фешин» дип кул куелган. <1920». г Казань!» дип тә язылган. Константин Николаевич әтисенең сөйләүләреннән белә иде инде, анын әтисе балигъ булганчы әнисе фамилиясен йөрткән—Соколов, шуңа ияләшеп, күнегеп беткән. Әнисе исә кинәт кенә, берни анлатып-нитеп тормыйча, сугыш алдыннан улына Фешин Николаи Николаевич исеменә язылган паспорт кайтарып тоттырган. Хәер, соныннан да улына ул әтисе турында—ни яхшысыннан, ни начарыннан—авыз ачып бер сүз дә сөйләмәгән. Димәк. Константин Николаевичның бабасы, ниндидер Н. Фешин шулай ук рәсемнәр ясаштыр- галаган һәм үзеннән истәлеккә шушы кечкенә табигать күренешен калдырган.
Тогларнын Казанда бернинди эше-йомышы да, шулай ук таныш- белешләре дә юк иде, поезд Мәскәүгә кич сон гына китә, шунлыктан ул. кайсыдыр ресторанга кереп, татар ашлары ашап чыкты да. музейга керергә булды, бәлки, берәр күргәзмә-фәлән карарга мөмкин булыр, ни әйтсәң дә. ана кайчандыр рәссам язмышын юраган иделәр бит Шулай итеп. Татарстанның сынчы сәнгать музеена—Казанның элекке губернаторы яшәгән мәһабәт сарайга барып керде.
Музей Тогларнын исен китәрде. Юкса гаҗәпләнерлек тә түгел, ул Казанда бик күп талантлы рус рәссамнары яшәп ижат иткәнлекләрен белә иде. ә Казан дворяннары һәм сәүдәгәрләре Россиядә ин байлардан да саналган бит әле. Гасыр башында бирегә рәсем сәнгатенен соныннан Татарстанның Дәүләт музеена нигез салачак шактый күп танылганнары туплана килгән Шишкин. Коровин. Репин. Поленов. Крамской. Кусто-
диев. Маковский. Перов әсәрдәренен мондагыдай бай тупланмасы Россия музейларында бик сирәктер, булса. Мәскәүдә генә булыр. Тоглар биредә Кандинский. Родченко. Сарьяннын баштагы чоры. Филонов. Лентулов. Фальк. Грабарь. Кончаловский эшләрен күреп тә бик куанган иде Аннары Көнбатыш Европа рәсем сәнгате дә шактый бай куелган, хәер, аларнын аерым бер тәртибе-системасы сизелми иде—нәрсә булса, шуны элгәннәр, төгәлрәге, Мәскәү белән Ленинград музейларына алып бетергәннән калганнарын гына.
Музейның экспозициясе икенче катта да бар икән, ишек янындагы язу-игъланга караганда, анда Татарстаннын ин өлкән рәссамнары күргәзмәсе ачылган чак иде Тогларнын ал арны да карап төшәсе килгән иде Әмма әлеге күргәзмәгә кереп житә алмалы ул. чөнки икенче катнын беренче залында ук озакка тукталып калды Музейларда, гадәттә, түтәрәк буенча әйләнеп йөриләр һәм анда сәгать теле буенча әйләнергә кирәк, ләкин ул ялгышып, кире якка китеп барды Мөгаен, кешеләр аз булганда монын әлләни әһәмияте дә юктыр Әмма Константин Николаевич өчен алай булмады шул.
Ул озакка тукталып калган зал рәссамга генә багышланган, анын исемен йөртә һәм рәссамның зур портреты да ишектән керүгә үк элеп куелган икән. Әмма Тоглар залның икенче башындагы ишектән кергәнгә күрә, әлеге автопортретны да күрми узды
Залдагы беренче әсәрләр үк табигать күренешләре, натюрмортлар, портретлар, төрле жанрдагы рәсемнәр анын күнелен шундук яулап алды, анарда әле моңа кадәр бер дә булмаган ниндидер сирәк, татып каралмаган хис-тойгы уянды: бу рәсем-картиналар ана бер үк вакытта бик күптән дә һәм... бүген генә язылган шикелле күренде Мондый сәер халәтенә анын әле һичкайчан да кичергәне юк иде. шундый тәэсир көченә ирешергә мөмкин икәнлеген хәтта күз алдына да китерә алмалы ул.
Мөгаен, бу Оеганын сихри серен аңларга теләптер, ул һәр картина янында озаклап басып торды, аны төрле яклап—бер якыная төшеп, бер ерагаеп карый-карый өйрәнде. Шуның өченме, аргы ишек янындагы биек кәнәфидә йокымсырап утыручы зал саклаучы карчык ана игътибар итте. Күрәсең, ул үзе дә бу залын яратадыр. Константин Николаевич янына килде дә ксрешсез-нисез сөйли башлады:
—Шушындый рәссамны, төрмәгә япкан кебек, ярты гасыр буе диярлек запасникларда тотарга кирәк бит, ә! Аллага шөкер, күзләре ачылды, бер кыю кеше табылып, тәвәккәлләде, бу залны ачканнарына әле ярты ел гына. Сәнгатьне аңлый белүчеләр бу әсәрләрне карап ләззәтләнергә хәзер бөтен илдән киләләр Бүген халык юк әле—эш көне, көн азагы да. ә шимбә-якшәмбеләрлә безнең залдан халык өзелми
—Ни өчен СОЯ аны илле ел буе күрсәтми торганнар9 Бу әсәрләрдә мин бернинди җинаять тә күрмим Аларла тормыш үзе. яктылык, ә бернинди сәясәт тә юк,—дип, карчыкның сүзенә кушылды Константин Николаевич
—Анысы шулаен шулайдыр да. картиналары турында бер сүз дә әйтмим. Ләкин бит Николай Иванович Фешин үзе—эмигрант. 1923 елда Америкага китеп бара да. яңадан беркайчан да әйләнеп кайтмый Үлгән. Ә заманалар, үзегез беләсез, нинди иде: ике дөнья—ике система Кем сиңа биредә эмигрантка зал ачып, күргәзмә оештырсын? Рәссамнар үзләре үк. көнчелектән, исемен таптап-пычратып бетерер иделәр Идеоло-гия Ике мәдәният . Сез яшь әле. ә без ул пролетариат сәнгате һәм идеологик көрәштән (арык булдык Николай Иванович—барин, әле патша Россиясе заманнарында ук рәсем сәнгате академигы булган кеше
— Сез кем дидегез ате—Фешинмы?—дип дулкынланып кайтарып сорады Константин Николаевич
—Әйе. Николай Иванович Фешин. дип рас ian баш какты карчык Сез икенче ишектән кергәнсез, бу зал Фешин Залы дип атала, әнә теге ишек янында анын автопортреты ла эленеп тора Барып карагыз әле. нинди затлы-вөҗданлы кыяфәт
Ләкин Тоглар зал хужабикәсенен сүзләрен ишетми иде инде, ниндидер күренмәс көч аны үзеннән-үзе залнын теге башына—Россия өчен сирәк булган Фешин фамилияле кеше портреты янына алып китте
Академик Фешинга хас алсу-сирень төсләрдә, энжедәй ак кар фонындагы автопортреттан, дулкынланып тан калган Константин Николаевичка үз әтисе карап тора иде! Әйе, үз әтисе. Николай Николаевич Фешин, халык әитмешли, суйган да каплаган! Бары тик шунысы гына бар: рәсемнәр ясап ипилек акча юнәтүче, авыл балаларын югары сәнгатькә өйрәтүче бер куллы авыл рәссамы һичбер вакытта да мондый парча жилетлы күркәм костюм киеп йөрмәгән һәм нәфис күбәләк- бант такмаган. Калганнары бөтенләе белән тач тере әтисе—киң маңгае өстендәге чәчләре шулай ук буйсынмас тырпаеп торыр, шундый ук кашлары ике якка сикергән булыр, шундый ук ягымлы көлемсерәүле зәнгәр күзләр, нык ихтыярлы тыгыз ияк—монысы анын максатчан үжәтлеге. холкы-табигате билгесе. Әтисен Тоглар мединститутның икенче курсыннан флотка хезмәт итәргә киткәндә сонгы тапкыр нәкъ менә шушы кыяфәттә күргән иде, әтисенең үләренә ике ел калганда булган икән. Бабасы да үзенең автопортретын утыз сигез яшендә язган—әйтерсең лә, бабасы белән әтисе—ана кандаш кешеләр бер үк яшьтә, бер үк кыяфәттә күренергә теләп, юри шулай сүз куешканнар.
Музей ябылганчы калган бөтен вакытын Тоглар бабасы залында үткәрде. Ул анда үз кулына очраклы гына килеп кергән рәсемне дә очратты, монысы үлчәме белән бераз зуррак кына иде. Мөгаен, тегесе, әбисенә ярты гасыр чамасы элек бүләк ителгәне пленэрга язылган, ә бу музейдагысы остаханәдә эшләнгән, монысында бер кечкенә өстәмә бар. еракта ниндидер шәүлә шәйләнә, әмма ике эш тә бер үк 1920 ел белән билгеләнгән.
Элекке губернатор сараеннан Константин Николаевич бик нык әсәрләнеп чыкты, ул бер үк вакытта шатлана да, кайгыра да иде. Ул тәкъдирдә язылганнан котылып булмау турында уйланды, соң. бер жиде- сигез ай элегрәк кенә Казанга килгән булса да. ул үз бабасы белән очраша алмас, тамырлары мәнгегә өзелеп калыр иде бит Фешин залы әле ачылмаган булыр иде. Димәк, тормыш-язмышның барлык киртә- каршылыкларына карамастан, аларга очрашырга язган. Хәзер ул инде әбисе Елизавета Матвеевнанын нинди кадерле-мөһим язулар саклаганын да аңлаган иде Ихтимал, гомере өзелер алдыннан улына ул анын әтисе фамилиясенең серен ачарга теләгәндер. Нигә шулай озак яшерен саклаганмы? Хәзер Тоглар монысының да җавабын белә. Эмигрант улы булу, Фешин фамилиясен йөртү кәсафәтле-куркыныч булган, карчык, булдыра алган кадәрле, үзенен бердәнбер баласын мәрхәмәтсез-шәфкатьсез заманнан саклап-ышыклап калырга теләгән. Тагын бер жавап бар, анысы да яшәргә хаклы. Башка заман, башка кешеләр, башка әхлак.. Әбисе үз гөнаһын үзе генә белгән. Хәзерге заманда сөйгән кешеңнән бала табу— нинди гөнаһ булсын ди инде ул? Әмма заманнарны, бигрәк тә ата- бабаларыбызны хөкем итү хокукы безгә бирелмәгән...
...су күмгәндәй,
вакыт күмә барысын да...
6
әскәүдәге көннәр-атналар йөгертеп кенә үтә башлады. Тоглар башкалада көннән-көн ныграк тамырлана барды Ул үзенен Натальяны кунакка чакырырга вәгъдә иткәнен исендә тота, ләкин төзүче-ремонтчыларны ничек кенә ашыктырмасын. Кутузов проспектындагы эшләрне ноябрь урталарысыз төгәлләп бетерергә ышандырмыйлар иде. Аргентинлы исә: «Минем туган көнемә!»—дип шаярта
М
Яшь даһи Эйнштейн тагын бер файдалы эш эшләде әле. «Ягуар- стиль* кибетенә барып кайтканнан соң, ул Тогларга якынрак булырга тырышты, Константин Николаевичка анын һәрвакыт кул астында булырга теләве, аңа бирелгәнлеге, алыштыргысызлыкка омтылышы ошый иде
Бервакыт ул каяндыр белеп алган да, туп-туры «Метрополь»га йөгереп килеп тә җиткән: Переделкинода кайчандыр колхоз-совхохтар, завод- фабрикалар, акыллы һәм ягымлы райком-обком секретарьлары турында калын-калын романнары белән танылган бер язучы өч метр биеклектәге койма белән әйләндереп алынган бер гектар җирле ике катлы таш дачасын бик ашыгыч сата икән. Дачаның бәясе, Кутузов проспектындагы квартираларга түләгәннәр белән чагыштырганда, бөтенләй көлке иде. Тоглар бу мөмкинлекне ычкындырмаска һәм шәһәр янында да йортлы булырга карар кылды. Урыны бик тә абруй-дәрәҗәле, экологик чиста-саф. үзенен Кутузов проспектындагы квартирасыннан да ерак түгел—машина белән төгәл егерме минут кына барасы, мондый ун эш тормышта бер генә була. Сатып алу мәсьәләсен ярты сәгатьтә хәл итеп тә куйдылар, әмма Георгий белән әлеге язучы төрле документлар юнәтеп тагын әле бер атна чапты Яна түрәләр иске казанышларны һәм абруйларны танырга теләми, лауреат исемнәренә карап та тормый һәм хәтта язучынын күкрәгендәге алтын Гертрудасын (Герой Социалистического Труда исеменнән кыскартып, мыскыллап әйтүләре) да күрмәмешкә салына иделәр. Әгәр дә Георгий, язучыга күрсәтмичә генә, һәр кабинетта юмарт ришвәтләр өләшмәсә, алар әле, мөгаен, тагын берәр ай шулай йөгереп йөрер иде.
Дачага барыннан да бигрәк Городецкий шатланды, кәрт өстәле тирәсендә балта эләрлек төтен эчендә уйнауга караганда, ул саф һавада, табигать кочагында яхшырак уйный икән Дачанын өч метрлы коймасы да анын күңеленә бик хуш килде. Хәер, аз халыклы Переделкинода кеше коймасы ярыгыннан күзәтү юктыр да әле. биредә бит хосусый милекнең тәмен күптәннән белгән әфәнделәр генә яши.
Бу йорт-дачаны Тоглар шулай ук рәсем сәнгатенә тартылуы сәбәпле сатып алды. Переделкинода яшәп, ул табигать эчендә булыр, анын җәяүләп урманга этюдлар язарга чыгасы, елнын төрле фасылларында, бигрәк тә кышын, натурадан рәсемнәр сызгалыйсы килә. Ул үзенен бабасы Николай Ивановичның карның аклыгын-сафлыгын, көннең төрле вакытларында төрле төсләргә керүен шулай оста күрсәтә белүенә соклана, аңа кайвакытларда картиналардагы карнын исе дә сизелгәндәй була, академик рәссам Фешин әсәрләренең сихере-сере дә шундый иде шул
Мәскәүгә кайтып төшкән беренче көненнән башлап һәммәсе дә унышлы бара иде һәм ырым-шырымнарга ышанучан Тоглар үз тормышында да якты вакытлар башланганына инанды. Городецкий вәгъдә иткәнчә, аның «теге дөньядан» кайтуы уңае белән бик бай мәҗлес оештырдылар Очрашу, иске гадәт буенча. «Пекин» ресторанында үткәрелде. үтеп киткән яшьлек елларын искә төшерү өчен шулай эшләделәр бугай. Кытайлылар ресторанны ничек кенә үзгәртергә-яңартырга тырыш-салар да, бу диварлар тамырдаш-корешларны. туганнар-братваны башкача хәтерли шул: кыю-тәвәккәл, яшь. башсыз башкисәрләр итеп хәтерли— элекке кырыс-каты система белән каршылыкка-конфликтка керү өчен батырлык, ихтыяр көче, тормышта үзен сайлап алган юл булу кирәк иде
Әйе. хәзер «Пекин»да күп нәрсә үзгәргән, әмма мебель-җиһазлар элеккечә, ачылган беренче көнендәгечә калган «Шулай инде, безнең тормышта шушы «Пекин»дагы өстәл-урындыклар гына үзгәрешсез хәзер».— дип уйлап куйды Тоглар
Ин әвәл тамырдаш-корешлар үзләре бик нык үзгәргән, Тоглар кайчандыр үзенә якын булган бу кешеләрнең шундый метаморфозасын күз алдына да китерә алмый иле Борынгы Рим философларыннан кайсы сыдыр бик дөрес әйткән акча һәм хакимлек кешеләрне кискен үзгәртә, дигән Кытай ресторанының авыр өстәлләре тирәсендә утырышкан элекке
дусларына карап. Тоглар әле: «Танымаслык итеп үзгәртә»,—лип тә өстәр иде Анын күңеленә кайчандыр Ташкентта ишеткән акыллы шәрекъ сүзләре лә килде кешене белим дисән. ана хакимлек белән акча бир
Очрашуга һәммәсе дә аерым машиналарда, махсус шоферлар, тән сакчылары һәм ярдәмче референтлар белән килгән, спутник аша элемтә телефоннарын бер дә кулларыннан төшерми үзләре. Аларга өстәлләрне аерым куйдылар, күрәсен. шундый субординация таләп ителә иде бугай.
Тогларны Эйнштейн озата килгән иде. ул бу дөньяны үз кулларында тотучыларның бергә җыелышып утыруларын күрергә теләп, ә. бәлки, аларнын күзенә чалынып калырга да хыялланып килгәндер. Константин Николаевич башта аны кайсы өстәл якындагыларга утыртырга дип озак баш ватты һәм. ниһаять. Георгийны ярдәмче референтлар янына утыртты, аларнын күпчелеге аның яшендәгеләр иде.
Тормышнын яна хуҗаларында каракларча каптырып алу гадәте нык сизелә иде. Аларнын күпчелегендәге акыл-зирәклек Россияне, барыннан да битәр Мәскәүне күмеп киткән кыргый капитализмга бик тиз яраклашып өлгергән Аларнын консультантлары да иң югары урыннарда утыручы киңәшчеләрдән талантлырактыр, мөгаен, чөнки братва унышлы эш өчен бик яхшы гына түләп калмый—хаталансаң-ялгышсаң. расланмаган фаразлар кылсан. чын-чынлап башыңны да өзеп ташлый.
Тоглар шуны аңлады: «яна руслар»нын икътисадында һаман да иске караклар кануны хөкем итә—һәркем үз сүзе һәм үз эш-гамәлләре өчен үзе җавап бирә. Җинаятьчел дөньяда күптәннән инде һәрнәрсә сонгы нәтиҗә белән бәяләнә, бу нәкъ менә советлардан сон килгән хакимият һәм аның икътисады ирешергә теләгән нәрсә иде Шулай булгач, паханнарга яна тормышка җайлашу жинелрәк тә иде. бигрәк тә хакимият үтәли принципсыз, ялганчы, башыннан аягына кадәр коррупция һәм ришвәткә баткан чакта, нигә шулай булмасын, ди? Братва үзләре өлешенә төшкән бердәнбер тарихи мөмкинлектән бик оста гына файдаланган да. Хәер, бу мөмкинлекне алар янә шул ук хакимияттәгедер кулыннан, үзгәртеп коруларның атасы булган Горбачевтан зәңгәр каймалы тәлинкәдә бушлай аллы Шуна күрә дә Тогларнын мәҗлесендә Михаил Сергеевич саулыгына махсус тост күтәрделәр. Ничек инде шундый якын кеше өчен эчмисен, ди? Мәҗлестә утыручыларның икедән өч өлеше Горбачевның 1987 елгы көтелмәгән юмарт амнистиясеннән сон төрмәдән чыкты бит Хакимият ни өчендер тизрәк котылырга ашыккан дәүләт милкен үзләренә эләктереп өлгерер өчен чыкты алар.
Братва белән, бигрәк тә яналары белән аралашып-фикерләшеп утырудан Тоглар шуны ачыклады, ул Мәскәүдә булмый торган елларда, хәзерге модалы сүз белән әйткәндә, анын рейтингы (абруй-дәрәжәсе) һич тә төшмәгән, ә бәлки, күтәрелгәндер дә әле. Монысы өчен Аргентинлы тырышкандыр инде, ана рәхмәт!
Фешин хөрмәтенә оештырылган бу искиткеч бай банкет биш сәгатькә диярлек сузылды, ләкин вакытнын ничек үткәнен берәү дә сизмәде, бары тик сизсә, спутник элемтәсе аша килгән әрсез телефон шылтырауларыннан гарык булган ярдәмче референтлар гына сизгәндер. Нинди генә тостлар әйтелмәсен, нинди генә күз яшьләре түкмәсеннәр. Тоглар анлап утырды: көтелмәгән финанс очышы, кулларына ишелеп төшкән хакимлек, мәлҗерәп калган дәүләтнен алар юлына бернинди киртә куярлык сәләте юклыгы—болар барысы да биредә утыручыларның башын әйләндергән һәм иске тамырлаш-корешларнын. братванын сукмак- юллары хәзер бик тә нык аерылган икән инде.
Әмма Тоглар монын очен бер дә борчылмады, заман һәм хәзерге тәрәккыят анын элекке сирәк һөнәрен бөтенләй диярлек юкка чыгарганына да кайгырмады.
Константин Николаевичны бер нәрсә генә куандыра—ул да булса финанс бәйсезлеге. кесәсе тулы акчасы булу ана сүзләре үтүчән дәрәҗәле кешеләр белән җинел генә аралашырга һәм шул ук вакытта алардан
ераграк торырга, үзенен бәйсез тормышын алып барырга да мөмкинлек бирә иде. Тоглар бүгенге мәжлестә үткәне белән, иске дуслары белән очрашудан канәгать иде. Һәм ул бары шушында. «Пекин»да гына үзенен дә юллары ул дуслары белән, мөгаен, мәңгегә аерылганлыгын анлады.
Али-баба саквояжы
I
арлен Татлян әкренләп Мәскәү тормышына яраклаша, анын котырган ритмына, алдан әйтеп булмаслык көтелмәгәнлегенә, югары хис-тойгыларнын түбән хайвани теләкләр белән янәшәлегенә, үкертеп яшәрлек байлык-муллыгы һәм фәкыйрьлек- хәерчелегенә, кичә генә әле ярым җимерек коммуналкаларда хезмәт хакын тартып-сузып ярым ач яшәүчеләрнең кеше ышанмаслык күтәрелешләре һәм шундый ук тизлек белән янә түбән тәгәрәүләренә күнегә бара идс. Тырыш һәм елгыр малайның, бай отель ишек төпләрендә аяк киемнәре чистарта-чистарта, озак һәм үҗәт хезмәте белән картлык көнендә миллионер, заводлар, пароходлар, кыйммәтле кәгазьләр хужасы була алуы турындагы американнар легендасы, американнар хыялы, американнар әкияте гомерен ниндидер шул юк-бар миллионнар өчен исраф иткән ул малайга биредә кызгану хисе генә тудырырга мөмкин хәзер. Америка мифы Россиядә күзгә күренеп тоныклана, бернинди күтәренке дәртләр кузгатмый иде инде. Карлен хәтта американнарны кызганып та куя, тырыш хезмәте белән баеган әлеге малай Америка Кушма Штатларының шартлы символы, йөз процентлы янкинын үрнәге иде бит. Мәскәүдә Карлен тәүге тапкыр Американын матди һәм рухи байлыкларына шикләнеп карый башлады. Биредә—Россиядә, анын башкаласында һәрнәрсә урысча кин колач белән эшләнә, биредә җирдәге барлык теләкләре ташып торган яшь һәм чибәр егетләр, американнар аршины белән үлчәгәндә, бер тон эчендә, бер эш гамәл майтарып, бик юк дигәндә дә бер-ике ай эчендә баеп китәләр. Карлен моны үз күзләре белән күреп тора. Ул Россиягә ин кызыклы заманда килеп юлыкты, яңгырдан сон үсеп чыккан гомбәләр шикелле яна газет-журналлар пәйда була, яна эстрада коллективлары, оркестрлар һәм балет труппалары калка. Европа һәм дөнья әһәмиятенә ия сәхнә йолдызлары да. Россиядәге тормыш чынбарлыгын, андагы үзгәрешләрне сизенеп. Мәскәүгә ашкыналар, чөнки гулы канлы чын тормыш бары тик башкалада гына кайнап тора иде Карлен монын да сәбәбен ачыклады кайсыдыр газетган ул үзен тан калдырган мәгълүмат укыды—Россиянең сиксән биш процент капиталы- байлыгы Мәскәүдә әйләнештә йөри икән. Әгәр дә Мәскәүдә бер ел тордым дигәндә, аның моңарчы шәһәр читендә-Чертановода өч бүлмәле кысан хрушевкада яшәгән туганнары Казаряннар үзәккә, атаклы Бурденко клиникасыннан ерак та түгел Ямской кыры урамына күчкән икән, шулай булгач, ничек итеп Россиядәге үзгәрешләргә ышанмыйсын да. ничек итеп аңа таң калмыйсын? Әле бит җитмәсә, бөтен бер катын, ин кыйммәтлесен сатып алдылар. Казаряннар уникенче каттагы зур ике квартирага урнашты, алты бүлмәле, ике ванналы, ике туалетлы зуррагына Карленнын абзасы белән тутасынын бөтен гаиләсе сыйды, ә дүрт бүлмәсенә «Арарат» фирмасы хужасы Ашот бер үзе кереп утырды. Хосусый бизнесның төрләп чәчәк атуы һәм Америка белән бик табышлы сату-алу итү Казаряннар ыруына, хәзергечә әйтсәк-кланына, менә шундый баш әйләнерлек сикереш ясарга мөмкинлек бирде.
Ашот квартирасындагы бер иркен генә бүлмәне Карленга тәгаенләделәр һәм Татлян. озак ялындырып тормыйча гына, туганнары янына күченде Хәзер инде ул «Лос Анджелес тайме» газеты хәбәрчесе буларак
К
ала торган квартир акчасын рәхәтләнеп тота ала иде Аннары биредә, әрмәннәр арасында.—ә йортнын дүрттән өч өлеше әрмәннәрнеке,—ана күренмичәрәк яшәү өчен дә жинелрәк иде. Үзе уйлаганча, аның артыннан иртәме-соңмы барыбер күзәтә башлаячаклар бит. Реформалар-үзгәртеп коручыларның һушларыңны алырлык итеп сугуларыннан соң рус разведкасы һәм контрразведкасы әкренләп, әмма ныклап аңына килеп аягына баса, ил-дәүләтгә үзенә лаек урынны яңадан яулап алырга омтыла иде ЦРУда Норман кушаматы алган Карлен Татлян әлегә үзе артыннан «койрык» тагылганын сизми сизүен, шулай да, ул-бу булмагае дип. саклана—Ашотларга күчеп килүе дә шул чараларның берсе булды.
Ямской кыры урамындагы кызыл кирпечтән салынган бу зур йортны телгә үткен мәскәүлеләр бик тиз генә «әрмәннәр йорты» дип йөртә башлады Шул ук йортнын дүртенче катындагы өч бүлмәне Карлен очраклы рәвештә «метелица» төнге клубында танышкан Ереван бандитлары биләп тора иде. Сонрак ул бу гангстерлар белән дуслашып ук китте, алар аны Мәскәүдә тәүге тапкыр «Трефовый туз» дигән төнге казинога да алып бардылар, монысы нәкъ бу уен йортының бөлгән, һәлакәткә тарган көнендә булды. Шунда бит инде Карлен үзен кызыксындырган серне чак-чак кына ача алмый калды, әмма барып чыкмады «Трефовый туз» казиносында ялган долларларның эзенә төшәчәгенә аның иманы камил иде. «Лос-Анджелес тайме» хәбәрчесе сыйфатында Россиягә килүе дә нәкъ шуны ачыклау ниятеннән иде бит Ләкин, руслар әйтмешли, начарлыкның да бер яхшы ягы була: шул казинода ул Картье кушаматлы бер көяз егетне очратты Карленнын эчке сиземләве-интуициясе бу кемсәнен ничектер ялган долларларга бәйләнеше барлыгына ишарәли шикелле—юкса кояз егет долларларын шулкадәр юмарт-жиңел туздырмас иде Карлен әрмән бандитлары Ваган һәм Армен белән бигрәк тә дуслашып китте Беренчесенең кушаматы Крис. икенчесенеке—Абрек иде, юкса әле ни тегесе, ни монысы төрмәдә утырып карамаган—Ходай саклаган, әмма Мәскәүнен җинаятьчел даирәләрендә икесе дә зур абруйлы санала Ихтимал, монысына аларның ирекле көрәш буенча Европа һәм дөнья чемпионатларында ирешкән унышлары да йогынты ясагандыр. Ә ин дөресе, алар легендар әрмән бандиты Рафик Свога ерак чыбык очы тиешле туганнар һәм тегесе аларны башкаланың җинаятьчел дөньясына шәхсән үзе кертеп өлгергән булырга тиеш.
Үзенен газетта эшләвенә, анда басылып чыккан мәкаләләренә Карлен Татлян бер дә битараф түгел, киресенчә, ул аларны игътибар белән күзәтеп-җыеп бара. Мәскәүнен атналык газеталары аның театрлардагы спектакльләр турындагы күзәтүләрен, төрле репортажларын, күргәзмә- вернисажлардан язмаларын күчереп басканда чиксез шатлана иде Мөгаен, матбугатка мондый мөнәсәбәт, һәр ташка басылганны хак сүз итеп кабул итү Россиядә, элекке заманнардан калган гадәт буенча, җитди саналгандыр. Биредә әле хәзер дә рецензияләрне-бәяләмәләрне, рейтинг-дәрәҗәләрне бәхәсләрдә нигез итеп китерәләр. Карлен үзенен дә Мәскәүдәге мәдәни тормышка сизелерлек йогынты ясый башлавын тиз аңлап алды. Сәнгать кешеләренең яше-карты, танылган-танылмаганы анын белән очрашу жаен эзли башлады, үзенен репортажларында сүз унаенда гына булса да кемнеңдер исемен атап китсә, ана бик рәхмәтле була иделәр.
Шулай итеп, рус мәдәнияте буенча белгеч исеме алу мөмкинлеге туды, ә монысы һәр заманда да кыйммәт бәһаләнә торган әйбер
Әмма Карлен-Норман журналистлык эшчәнлегендә нинди генә тырышлык күрсәтмәсен, барыбер Россиягә ни очен килгәнлеген, үзенен төп бурычын онытмады ЦРУдагы чын хуҗалары аның яңарган Россиядәге рухи тормыш турыңдагы теләсә кемне шаккатырырлык репортажларына төкереп кенә караганлыгын Татлян бик яхшы аңлый иде ЦРУ өчен ин әһәмиятлесе—Норманның ялган акча ясаучыларны эзләп табуы кирәк- аларны исә биредә, караклар телендә «граверлар» дип йөртәләр, икән,— юкса аны озакламый чакырып алачаклар һәм булачак карьеран киселде
дигән сүз. Ә Карлен Татлян үзенен яна ватанынын ана шундый җаваплы бурыч йөкләве белән бик горурлана иде Норман ялган долларларның эзен банклар аша да капшаштырып карады, ләкин аларда андый исәп алып барылмаганын тиз анлап алды, әгәр дә банкка берәр партия нинди дә булса ялган акча килеп керә икән, анда анын өчен генә тавыш куптарып маташу ихтималы бик икеле. Дөресрәге, жае чыкканда, аларны кайсы булса да башка берәр банкка олактырырлар яки валюталар алмаштыру конторлары челтәре аша берәр әмәлен табарлар, чөнки ул конторалардан долларларны чит шәһәрләрдән яки якын чит илләрдән килүчеләр сатып ала. Шулай булгач. Карлен Татлян дәүләт оешмаларына исәп тота да алмый иде. Россиядәгечә, ничек тә булса бер рәте-жае чыгар әле. берәр нәтиҗә булмый калмас дип юанырга-ышанырга гына кала. Ләкин үз оешмасы булган ЦРУнын эш алымнарын ул яхшы белә, анда һәрнәрсә тикшерү-анализлау. исәпләп-санап чыгару, прогноз һәм фәнни фаразлауга корылган. Шунлыктан, Норман, үзенен тисә—тиенгә, тимәсә—ботакка, дигәндәй, сукыр тәкә уенындагыча ысул белән генә эзләнгәнен чамалый иде.
Ләкин Норман үзәктән үзенә эзләнер өчен ин кирәкле мәгълүматларны сорап алып та тора. Биредә, Мәскәүдә ул, күзе ачыла төшкәч, шунысын да аңлады: ялган акча ясаучыларның эзен капшап табу өчен, кул астында һәрвакыт дөньяның теләсә кайсы кыйтгасында калкып чыккан ялган долларлар турында иң сонгы хәбәрләр булырга тиеш Ялган банкнотлар ясау белән шөгыльләнүче һәр үзәк аларны. һичшиксез. Россия аша, Мәскәү аша гамәлгә кертеп җибәрергә омтылырга тиеш дип исәпли иде Карлен Татлян. Чөнки хәзер бит бөтен дөнья белә, ташкала-башкалада котырган миллиардлар, триллионнар әйләнештә йөри. Советлар Союзы таркалганнан сон барлыкка килгән бәйсез дәүләтләрдә, карак банкларга, пластик карточкаларга һәм җирле акчаларга ышанмыйча, һәркем долларлар белән эш итүне кулай күрә. Көнбатышта һәркемгә аңлаешлы кыска «кеш» сүзе «кулда булган саф акча» дигән мәгънәне аңлата, ул русча «наличные» дип, үзгәртеп корулардан сон, кыскартылып, «нал» гына дип йөртелә башлады Кулда шулкадәр зур сумма саф акчалар йөргән бердәнбер ил булып дөньяда бер Россия генә калды һәм моңа беркем дә гаҗәпләнми дә. шикләнеп тә карамый. Мәскәүдә бер ел яшәү дәверендә Норман ялган доллар икәнлеге ачыкланган акчаларның шактый күләмле карточкасын төзеде. Вьетнамда һәм Кытайда. Италиядә һәм Израильдә. Колумбиядә һәм Венесуэлада, Америкада һәм Англиядә—кыскасы, кайда гына ясалган булуына карамастан, анын яшь хәтере ул ялган акчаларның номерларын һәм серия саннарын яттан әйтеп бирә ала иде. Норман төгәл белеп торды кайда кайсысын гомерлеккә кисеп ташладылар—бу еш кына андый кәсеп белән ялгыз шөгыльләнүчеләрне тоткач була, хәер, кайвакытларда тулы яшерен валюта цехларын да япкалый иделәр
Дөньяда бердәнбер супердержавалыкка дәгъва кылган американнар долларның үзләре өчен ни-нәрсә икәнен бик әйбәт белә, доллар барлык кыйтгаларны да, финанс берәмлеге буларак, тулаем яулап алыр!а тиеш, шуңа күрә дә ялган доллар ясаучыларга каршы бөтен дөнья буйлап рәхимсез көрәш алып барыла, мона иң яхшы көчләр һәм гаять зур чыгымнар җәлеп ителә. Бу афәт-бәла белән озак еллар көрәш тарихында ЦРУ теге яки бу илдә кулланыла торган төп технологик алымнарны бер система!а салган инде. Әйтик, Латин Америкасы илләрендә ясала торган долларларның хилафлыгы-төгәлсезлеге бер төрле булса. Польша һәм Венгриядә!еләрнеке—икенче, ә Ливан һәм Ливиядә өченче төрле була Әюр шулай әйтергә яраса, аларны н һәркайсының үз милли төсмере- колориты бар Ялган акчаларның шундый яшерен \ зенчәлекләрен Иллинойста әзерлек үткәндә Карлен-Норман да бик яхшы өйрәнгән иде Дөрес, фәнни -техник яна ачышлар, төсле күчермә-копияләр техникасы барлыкка килү, полиграфиядәге югары технологияләр ялган банкнотларның «милли» төсмерләрен җуйганнан-жуя бара, алардагы җитешсезлекләр
54
гомуми интернациональ рәвешкә әверелә, алар белән көрәшүне дә гаять кыенлаштыра, банкнотларнын «географиясе» югалу аркасында, аларның «граверларын» эзләп табу да авырлаша. Норманның үзендә барлык атаклы ялган акча ясаучылар хакында җитәрлек мәгълүмат тупланган, аларнын һәркайсынын фоторәсемнәре дә бар. әгәр дә мәгәр кемдер кайсыдыр төрмәдә утырса, ул анын кайчан чыгасын да белә, ә иреккә чыккач, соңгы фоторәсемен дә ала. «Граверлар» гадәттә яшьләр түгел, инде тормышта кыйналган-суккаланган. тоткынлыкта үткәргән вакытлары да аларнын төс-кыяфәтләрен бик нык үзгәртә. Карлен-Норман да. анын хуҗалары да. рус мафиясенең галәмәт көчәеп китүеннән соң. Мәскәүдәге һәм башка зур шәһәрләрдәге җинаятьчел дөнья боссларының ялган акча ясауда танылган «белгечләрне» Россиягә чакыртып алу мөмкинлекләрен дә исләреннән чыгармый иде Бигрәк тә хәзер, шул урында ук ясалган «товарыңны» таратып бетерүе дә бик җиңел бер «лимоннан» да ким алмаган дәүләт түрәләренә ришвәт төрттеңме—бар ялган долларларын таралды да бетте, дигән сүз. Шуңа күрә, Карлен, казино яки кыйммәтле рестораннарда булганда, җинаятьчел үткәне йөзенә чыккан кемсәләрнен кемнәр тирәсендә ыгы-зыгы килеп, тыз-быз йөргәннәрен игътибар белән күзәтә, аларны хәтерендә сеңдереп калырга тырыша. Дөрес, әле Карленнын күзенә үз картотекасында булган бер генә •• граверның» да чалынганы булмады, ә менә Колумбиядән килгән һәм ЦРУ күптән ауларга йөргән бер эре наркотикчыны ул көтмәгәндә Мәскәүдә. «Националь» кунакханәсе ресторанында очратты Ул бу хакта АКШ илчелегендәге үз кешеләренә, кунакханәнең холл ын нан ук шылтыратып, кичекмәстән хәбәр итте, чөнки мондый уңышлар бик сирәк була. Илчелектәгеләр яшен тизлегендә ФСБ (Федераль Иминлек Хезмәте) кешеләре белән бәйләнешкә керде һәм Колумбия мафиясенең Россиядәге хезмәттәшләре белән элемтә урнаштырырга яки наркотиклар озату өчен рус коридорын аныклау нияте белән килгән бу хәбәр йөртүчене шунда ук кичке аштан соң каптырып га алдылар.
Татляннын картотекасында күренекле «граверларның» гына түгел, ә зур сумма ялган долларлар белән тотылучыларның да фоторәсемнәре бар иде. Болар да еш кына ялган акчаларның ничек таралуы турында мәгълүмат бирә ЦРУ. ялган долларлар турында әз генә ишарә булган яки кайдадыр калкып чыккан акчалата зур суммалар зурында нинди генә хәбәр басылса ла. аны бөтен дөнья матбугатыннан җентекләп җыеп бара һәм бөртекләп тикшерә һәм аларнын кызыксындырырлыкларын. әһәмияткә ия булганнарын Карлен Гатлян үз компьютерына туплый бара һәм һәр иртәсен шул яңалыклар белән танышудан башлый.
Теоретик яктан да. ялган акчалар ясау мәсьәләсенә кагылышлы мәгълүмат белән дә Карлен нигезле-нык әзерлекле иде. тик менә әлегә уңышлары гына юк. Дөрес, ялган акчалар эзләү өчен Татлян бер хәйлә уйлап тапты табуын. Мәскәүтә китәр алдыннан ул долларларның чынлыгын тикшерә торган детекторлар сатучы берничә махсус кибетне йөреп чыкты,— андый кибетләр Америкада санап бетергесез,—һәм һәрвакыт үз кул астында тоту ниятеннән шундый детекторларның иң камил эшләнгән һәм файдалану өчен ин кулай булган берсен сатып та алды Әгәр кирәге чыкса яки теге-бу компаниянең үзен кызыксындырган серләрен белү теләге туса, ул елмаеп кына кесәсеннән шул детекторын ала да өстәл тирәсендә җыелып торучыларга булган акчаларын тикшерергә тәкъдим ясый Мондый очрак йә үзеннән-үзе килеп чыга, йә ул аны юри оештыра, мәсәлән, әҗәткә йөз доллар сорап ала да аны шундук хуҗасы алдында тикшереп карый һәм сүзне үзенә кирәкле якка алып кереп китә иде. Ә ялган акчалар турында сөйләшү бик тә урынлы була, чөнки Россия банкларыннан алган банкнотларга да шикләнеп карыйлар иде биредә.
2
ер кичне ул, ниһаять, үзе хыялланган серле йомгакнын жеп очын тотты Карлен. Чикагода чыга торган бер музыкаль журналның заказын үтәп, Юрий Башметнын камера оркестры турында мәкалә язган иде. Шуна Юрий Башметнын үзеннән кул куйдыру өчен, Крис белән Абрекны да ияртеп, алар Маяковский мәйданына— Чайковский исемендәге концерт залы янына килеп туктады. Карлен залда үзе уйлаганга караганда озаграк тоткарланды, начар яктыртылган Тверская урамына килеп чыккач, егетләрнең лимузины әле һаман китмәгәнен, аны көтеп торганын күрде. Бирегә машина кую тыелган булса да, егетләр китмәгән, арткы ишекләре ачык, аннан күңелле көлешкән кызлар тавышы ишетелә иде.
—Башметнын үзе белән бер сәгать әнгәмә корып утыргач, менә безнең театр күзәтүчебез дә килеп житге Исеме Каро. американ ул,— дип, дуслары Татлянны ике кыз белән таныштырды. Кызлар студентлар. Мәскәү кызлары булса кирәк иде.
—Кызлар Башмет концертына иртәгәгә билет алып торганда, касса янында эләктердек үзләрен. Син инде, рәхим итеп, кызларга маэстроның култамга-автографын алырга тырыш. Алар житди музыка дигәндә, үлеп китә икән,—дип, машина ачкычы белән уйный-уйный әйтеп куйды Армен.
—Бәлки, сиңа, Каро, кызлардан да интервью алу кирәктер.’ Карале, нинди чибәрләр, акыллылар...—дип. сүзгә Ваган-Крис та кушылды
—Ул моны, әлбәттә, эшләргә тиеш! Без аны монда бер сәгать көтеп утырдык, гаишникка валюта белән штраф түләдек, үзебез ачтан үләбез, ә ул анда Малер, Шнитке. Гобәйдуллина турында сүз куерта,— дип, машинасын кабыза-кабыза, Армен да ачуланган булып кыланды
—Ах, музыкада нинди югары белемлеләр! Бәлки, сез әле Эдисон Денисовны да беләсездер?—дип төрттереп сорады кызларнын берсе — Әллә шәхсән үк танышмы?
—Без һәммәсен дә беләбез,—дип баш какты Ваган —Ә хәзер әггдәгез. «Пекин»га барып, ашап алыйк. Ул якында гына, бары борылырга гына кирәк. Бер уңайдан Карленнын мәкаләсен дә юып алырбыз—бу анын житди музыкаль журнал өчен беренче әйберсе, Башмет кул куярмы - юкмы, дип бик борчылган иде. Күзеннән күреп торам—маэстрога ошаган Шунда сезнең белән очрашуны да билгеләп үтәрбез
Күрәсен. егетләр әлеге кызларга чын-чынлап күз салган, кызлар үзләре дә әйбәт тәэсир калдыра иде Абрек андый очракларда һәрвакыт: ой кызларын яратам, ди торган иле. ә бу нәкъ шундый очрак иде
«Пекин»га алар кичәнен нәкъ кызып барган чагында. Тоглар ярата торган вакытта килеп керделәр, үз кәефен булмаганда, башкаларның кәеф-сафа коруыннан да кәеф күтәрелеп китә андый сәгатьләрдә Ишектәге швейцар, метрдотель килеп җиткәнче дип, кунакларны туктатып карамакчы буд|ан иде дә, ләкин Ваган анын авызын -Урын алып куелган»,—дип. бик тиз япты һәм җилкәсе белән генә бер якка этәреп, кулларын кин жәен кунакларны залга чакырды Тартырга рөхсәт итслмәсә дә. зал төтен эчендә иде. Анда инде, ресторанның даими кунаклары Крис белән Абрекны танып, болар каршысына метрдотель үзе ашыга иле Ул аларны үтеп йөри торган арадан икенче рәттәге бер өстәл янына алып килде, өстәл өстендә, чынлап га. «Урын алып куелган» дигән язу гора иде. „
«Кем кайда утыра?»—дип, шаулашып маташканда Карлен кызлар тирәсендә ыгы-зыгы килгән Крис белән Абрекның көтмәгәндә генә бер команда ишеткәндәй, катын калганнарын күрде Чөнки тегеләр үзләреннән бер өстәл алдарак бик бай сый-нигъмәтле һәм купшы-матур чәчәкләр куелган табын тирәсендәге зур бер төркемне күреп алган иделәр Шуңадырмы, бер мизгелгә үзләренең гүзәл юлдашларын да оныгын ниндидер бик дәрәҗәле танышларына ялагайларча буйсынучанлык белән
Б
56
икесе берьюлы сәламләп баш иде Карлен һәрвакыт үз-үзләренә нык ышанган, әрсез дусларының мондый кыланышларын, кемгәдер шулай түбәнсенеп бил бөгүләрен, хәтта ерактан да куштанланып тәлинкә тотарга әзер торуларын тәүге тапкыр күрде һәм үз күзләренә үзе ышанмады Тегеләр ерак та түгел, янәшә генә утыра, яннарына барып исәнләш, бер-ике матур-матур сүзләр әйтеш юкса, ләкин ереванлы гангстерларның абруй-дәрәжәсе моны рөхсәт итмәгәне сизелеп тора иде Татлян шундук анлап алды ул гел очраклы гына рәвештә Мәскәүдәге җинаятьчел дөньянын ин югары дәрәҗәле кешеләре белән янәшә туры килде һәм сак-сизгер булырга карар кылды Билгеле инде, тегеләрне ничек булса да фоторәсемгә төшереп алырга кирәк иде. Үзенен биредә кул кушырып утырмаганын, ә башкаланың иң зур җинаятьчел «авторитетлары» белән янәшә эшләгәнен үзәккә тагын бер кат раслау мөмкинлеге иде бу.
Армен сафьян тышлы зур исемлектән эчемлекләр өйрәнеп, ә Ваган анлавы авыр булган күп сәхифәле кытай ашлары менюы белән танышкан арада.—шулай да ул ана кытай әлифбасы булып күренми иде бугай,— кызлар чәч-башларын төзәтеп, үзләрен тәртипкә китерергә дип. хатын- кызлар бүлмәсенә кереп китте. Тынлыктан файдаланып Карлен Абректан сорады:
— Күрше өстәл тирәсендәгеләр нинди бик дәрәҗәле әфәнделәр сон? Кара әле. «Пекин» хуҗалары аларга нинди игътибарлы, ихтирам- хөрмәтле. метрдотель дә яннарыннан китеп тормый, ә официантлар бригадалап хезмәт күрсәтә Ихтимал, нинди дә булса күренекле кешеләрдер. ә бәлки, сенаторлар, конгрессменнардыр, ә?
—Сенаторлар? Конгрессменнар?—дип көлемсерәде Абрек, кулындагы сафьян тышлы исемлекне читкә этәреп, анын эчемлекләрдән нәрсәләр сайлаганы сизелә иде инде. Ул уйчан гына рәвештә бармагы белән өстәлгә суккалап алды.—Ә син. мөгаен, хаклыдыр, кадерлем Каро. Алар бүгенге көниен чын асыл конгрессменнары һәм сенаторлары. Үзләрен илнен хуҗалары, тәртип һәм конституция сакчылары дип хисаплап йөрү- чсләр,- Дәүләт Думасында һәм Федерация Советында утыручылар исә бары тик клоуннар гына. Хәер. Кремль марионеткалары булса, мин алар белән шулай ихтирамлы баш иеп исәнләшеп торыр идемме соң? Син мине кемгә саныйсын?
—Алайса хикмәт нәрсәдә соң?—Карлен, бернәрсә дә аңламаган булып кыланып, күзләрен шарландырды.
—Ә эш шунда, дустым, тагын бер елдан бераз артыграк вакыттан сон Россиядә президент сайлаулары Син аларны күзәт тә хәтеренә сала бар. анда утыручыларның кайсысыдыр, ә. бәлки, берничәседер илдәге хакимиятнен ин югары баскычына менеп кунакларга теләмиме икән? Ә инде дилбегәне кулына бер алса, ул аны ычкындырмаячак. Ә хакимлек—бик татлы нәрсә ул,—дип җанланып китте Армен, анын күзләрендә очкын кабынды.
—Әйе. син хаклы,—дип Карленга да ризалашырга туры килде.—Ә бу шәхесләр, күрәсең, бик кызыклы халык, ахрысы...
— Шулай булмыйча соң!—Армен бу дөньяның ин көчле-куәтле затларына якын торучы бер кемсә булып күренергә тырыша иде. Урындыгы артына сөялеп, ул сүзен дәвам итте:—Әнә тегесе, соры костюмлысы, үз кандидатурасын, һичшиксез, күрсәтәчәк. Аны хәзер акча кызыксындырмый инде, күбенгәнче ашаган ул аны. Алдашып тормыйм, фамилиясен әйтә алмыйм, ә кушаматы—Шаман Кулында Төмән нефтен, өч-дүрт эре банкны, ике газет һәм бер телеканалны тота. Күчемсез милке турында сөйләп тә тормыйм инде: заводлар, нефть үткәргечләр, сарайлар, пароходлар, яхталар, самолетлар һ. б. һәм һ. б Янәшәсендә анын дусты, элекке камерадашы. Дантес кушаматлы, фамилиясе Лозовской, исеме Олег, үзе Днепропетровскийдан. «Метрополь»да тулы бер катны биләп гора Буш вакытларында Дантес бик эредән генә кәрт уйнап алуга да каршы түгел Ә аның белән янәшә сулдагысы. әнә шул горур кыяфәтле.
аксыл тройка костюм кигәне—атаклы Алик Тайванлы. кәрт уенында бик күренекле, оста хәрәмләшүче. Чит илләргә чикләрне ачканнан сон. ул еш кына дөньяның ин бай курортларында Мәскәүнен легендар каталасы Городецкий белән икесе бер кулдан уйный, дип сөйлиләр Анысы Россиядәге җинаятьчел тормышның аяклы энциклопедиясе. Анын кушаматы Аргентинлы, синен аны. безнен белән бергә кергәләп йөргәндә, ябык катраннарда күргәнен дә бар. ул һәрвакыт ак смокинг костюмнан көязләнеп йөри Алар Тайванлы белән икесе уйнаган урыннарда уенга миллионнар, виллалар-сарайлар. заводлар-шахталар салына. Күптән түгел генә Көньяк Африка Республикасында уйнап ике шахта отканнарын ишеттек, хәзер шуларны кемгә сатарга икән дип аптырыйлар, имеш Синен штатларда бай клиентларын юкмы'.’ Кыскасы. Көнбатышны калтыратып, Россиядәге кәрт уенчыларының байрагын югары тота алар,— дип көлеп җибәрде Абрек.—Ә менә тегесе, Тайванлыга француз шампаны «Тайттингер» салып торганы, безнен яхшы танышыбыз. «Золотой петушок» рестораны хуҗасы, кушаматы Хавтан, шәп мужик, ни-нәрсәнен ни- нәрсә икәнен анлап яши Без Крис белән анын янына сине бер алып керербез әле. Анын ашамлыклары Мәскәүдә ин яхшылардан санала, ә шеф-пешекчесе Петрович аш-су эчендә сихерче дә тылсымчы, бик елдам кеше. Ә менә бүгенге мәжлеснен баш хужасын мин белмим
—Ә ни өчен син аны баш хужадыр дип уйлыйсын әле?—дип сорамый булдыра алмады Карлен, тегеләрне күз кырые белән генә күзәтә-күзәтә
—Уйлап та торасы юк. Кара. Шаман белән Дантес ана нинди ихтирам-хөрмәт күрсәтеп утыралар, бер чакрымнан күренеп тора ич Мин әнә шул өстәл башындагы чандыр гәүдәле, купшы костюмлы, зиннәтле алтын күзлекле кеше турында әйтәм Ул адәм бөлгән «Трефовый туз» казиносын сатып алган, дип сөйлиләр, аны гел үзгәртеп-янартып бетергән, әмма исемен алыштырмаган Әле ул тагын «Гелос» фирмасы аукционында Иван Пунинын гасыр башында язылган атаклы «Треф тузы» картинасын сатып алган да. аны зур залга, инглиз камины өстенә элеп куйган.
—Ниндидер эстет икән...—дип көлемсерәде Карлен.
—Ай-Һай! Гади эстетка Шаман белән Дантес алай хөрмәт күрсәтеп утырмас иделәр. Моннан ук күренеп тора бит. ничек аны көйләп-иркәләп кенә утыралар... Юк, бу бик югары оча торган кош,—дип. ышанычлы итеп әйтте Армен һәм шундук «сенаторлар» белән «конгрессменнарны» да, Карленны да онытып, җәелеп елмаеп җибәрде—берничә минут югалып торганнан сон тагын да чибәрләнеп киткән кызлар өстәл янына килә иделәр.
Кызлар әйләнеп килгәндә, табын әзер иде инде, беренче тостларны әйтү белән күнелле гөрләшү башланды Ни генә димә, кавказлылар типтерә белә, бигрәк тә яннарында чибәр кыз-хатыннар булганда Дусларының комсызланып ашавын күргәч. Карлен аларнын чын-чынлап ачыкканлыкларын анлап алды, аннары «Пекин»дагы сый-нигьмәт тә сүз әйтерлек түгел, бик шәптән иде Әлбәттә, аны аңлый белгән кеше өчен инде Оркестр туктаусыз диярлек уйнап торды, күрәсең, акча да. заказлар да бер-бер артлы ява гына үзләренә Дуслары кызлар белән биергә чыккан араларда. Карлен «сенаторлар» һәм «конгрессменнар» өстәле яныннан узып, берничә мәртәбә тәмәке гартып керде, тәгаен барып чыксын өчен теге өстәлдәгеләрне берничә ноктадан фотога да төшерергә өлгерде Россиянең киләчәк хакимнәренең җинаятьчел даирәләрендә кайчан да булса шәп кенә табыш та китерергә яки инде гомереңне өзәргә дә мөмкин. Ул кичне ишелеп төшкән б\ уңыштан Татлян кызлар белән биеп йөрүче гангстер дусларына караганда да бәхетлерәк булды— ул инде күңеленнән алга таба ни-нәрсәләр эшләр өчен уи-ниятләрен дә төзеп куйган иде Ләкин кинәт, анын дуслары чираттагы мәртәбә зал уртасында ниндидер чегәнчә-кавказча биеп маташкан, ә Карлен үзе. кызлар бик яраткан һәйбәт бургунд шәрабе эчкәли-Поткал ыи. чәнечкесе
белән ялкау гына сян-гу гөмбәсенә төрткәләштереп утырган чагында, хәбәрчебезгә бәхет тагын бер кат елмайды. Теге күрше өстәл янына ышанычлы адымнар белән, кем дисез?—Картье якынаеп килә иде' Мондый типтерү, кәеф-сафа кору урыннарын бер дә калдырмый йөри торган егетнен килеп керүе очраклы түгеллеге сизелеп тора, ул йә мәжлескә сонга калган, яки аны мәҗлес барышында чакыртып алганнардыр: хәзерге заманнын гадәти күренеше—һәр кунакның тәлинкә-фәләннәре янында кесә телефоннары да ята иде бит.
Бөркет күзле Карлен, табында утыручыларның сонга калган кунакны сәламләп елмайганнарын да. Дантеснын исә, егетне каршы алырга дип. урыныннан кузгалганын да күрде Шул чакта бүген барысы да анын тирәсендә бөтерелгән бик затлы костюмлы әфәнде дә елмаеп, урыныннан күтәрелде, ә кунак егет, иң әүвәл анын янына килеп, кочаклашып кү-реште, бары тик шуннан сон гына калганнары белән кул бирешеп алды. Аны алтын күзлекле чандыр гәүдәле әфәнде янына утырттылар. Яна килгән кунакмын тостын күнелле генә тынлап утыручыларга караганда. Карлен инде ин якын арада Картьега да. күпбелмеш Аргентинлыга да. Хавтанга да яшерен тыңлый торган телефоннар куярга кирәклеген чамалый иде. Иртәме-сонмы. бу гамәл Россиядә басыла торган ялган долларларның эзенә төшергә ярдәм итәчәк иде.
3
ичектер шулай атна уртасында. Крис белән Абрек бөтенләй көтмәгәндә генә Лондонга китеп барырга булды. Әйе, көтмәгәндә генә, чөнки Карлен белән аларнын башка планнары бар иде атна кич көнне иртәрәк Санкт-Петербургка кузгаласы иделәр. Татляннын анда бер дә булганы юк. ә гангстер дусларын шунда ниндидер акча эшләре көтә иде. Иске бер исәп-хисапны өзәселәре бар—аларга бурычлы кешемен эшләре әйбәт кенә җайланып киткән икән. Кыскасы. Төньяк Пальмирада бик шәпләп типтереп, бер уңайдан Нева буендагы шәһәрнен гүзәллеге турында күп ишеткән американга аның иң матур урыннарын да күрсәтеп кайтмакчы иделәр.
Иртән Карлен дүртенче катка төшкәндә, дуслар ашыга-ашыга ерак юлга җыенып ята иде.
—Ә. Каро. хәерле иртә,—дип баш какты Армен.—Керүен яхшы булды әле. безне аэропортка илтеп куярсың. Берничә көнгә Англиягә очабыз, ашыгыч эш бар. Зинһар, кофе генә пешер әле. син аны әйбәт пешерәсең, бигрәк тә итальян рецепты белән.
Карлен кухняга үтте, өстәл өсте кичә кәефләнеп утырганнан сон җыештырылмаган көе иде әле. Өч зур тәмәке көллегендә өелеп торган төпчекләргә караганда, кунак ир кеше булган һәм озак утырганнар, әмма бик аз эчкәннәр—нибары ике шешә әрмән коньягы «Ереван». Голланд кофе пешергече «Филипс»ка яна тарттырылган «Арабика» кофесы салып торган чагында. Карлен өстәлдәге буш тәлинкәләр арасында ике паспорт күреп алды. Татляннын паспортларга исе китмәде, аларнын дипломатик яшел төстә булуы гаҗәпләндерде Мондый документлар булганда. чит илгә чыкканда да. кергәндә дә беркем дә бәйләнеп тормый, таможня гомумән аларны карап та тормый, һөнәри сизгерлегенә буйсынып. Карлен паспортларның икесен дә ачып карады, бу дипломатик паспортлар анын дуслары исеменә язылган иде. Документларны урынына куйгач, ул залга парлары чыгып торган кофелы поднос күтәреп килеп керде, авыз ачып бер сүз дә әйтмәде—дуслары анын паспортларны күрү- күрмәве турында уйланып та тормадылар. Әлбәттә, паспортларны кичәге кунак китергәнлеге ачык иде. егетләр анын белән озак кына утырганнар, мөгаен, юеш-салкын Лондонга очып барып кайтырга кирәкле ашыгыч йомышны да шул кунак тапшыргандыр. Карленнын ул кешене белми калуы кызганыч, ул кемсә анын яшерен оешмасын, ихтимал, кызыксын
Н
дырган будыр иде. ЦРУда лаеклы гына карьера эшләп килүенә әле күп вакыт үтмәгән булса да. атналык отчетын биргәндә. 6} юлы Карлен беренче мәртәбә әлеге мөһим мәгълүматны яшереп калдырды: гангстер дусларының шпломатик паспорт белән американнарнын НАТО буенча ин якын союздашлары булган англичаннар янына очканын үзәккә хәбәр итмәде.
... Дуслары Англиядән кайтып төшәсе көнне Татлян рус рок-йолдызы концертына барырга җыенган, концерттан сон шул җырчыга табынучы бер бай кызның өенә мәҗлескә чакырылып, ул кызның әтисе Мәскәүдәге бер танылган банкир икәнен һәм анын исемен дә әйткәннәр иде. Ләкин очып кайтып төшкән Арменнын телефоннан шылтыратуы бу ниятләрен бозды да куйды: тегесе аны Лондонга бик уңышлы барып кайту хөрмәтенә кич белән кунакка чакырды, Карленга көтелмәгән сюрприз дә әзерләп куюлары турында да тиште.
—Сон, сезнең суыткычыгыз да буш бит әле,—дип. баш тартып карамакчы булган иде Карлен, анын бу сүхтәреннән Армен кычкырып көлде генә.
—Буш булса сон! Без Хавтанга, «Золотой петушок»ка шылтыраттык инде, менә-менә аннан ике официант килеп җитәр һәм бер ресторанныкыннан да ким булмаган табын әзерләп китәргә тиеш Петрович тырышыр, ул безгә нәрсәләр кирәген яхшы белә. Димәк, бүген чын урыс ашлары-ризыклары ашаячаксың, көтәбез
Чынлап та, билгеләнгән вакытта Карлен дүртенче катка төшкәндә, залдагы зур өстәлгә, бар кагыйдәләрен китереп, табын корып куелган иде инде. Хавтан хәтта кыйммәтле савыт-саба һәм көмеш чәнечке- кашыкларга кадәр җибәргән, күрәсең, дәрәҗәле затларга барып хезмәт күрсәтү аңарда да теләсә кайсы Европа башкаласындагыдан начар түгел иде.
Карлен мәҗлестә тагын кемнәрдер булыр дип көткән иде, әмма табын өч кешегә генә әзерләнгән булып чыкты. Гадәттәгечә, ни башка дуслар, ни кызлар юклыгын күреп гаҗәпләнүенә:
—Кызганыч. Ашот Алма-Атадан кайтып җитә алмады, без ана шылтыраттык, әле тагын өч көнгә тоткарланачак икән. Без бүген бик мөһим бер вакыйганы юабыз, шуңа күрә беркемне дә чакырмадык, хәтта шамакай халдейләребезне дә кайтарып җибәрдек,—дип аңлатма бирде Ваган —Ләкин соңрак теләк булса, берәр төнге клубка китәрбез: «Сохо»гамы, «Манхэттен-Экспресс*камы анда. Ә. бәлки, Оля белән Наляга шылтыратырбыз—хәтерлисенме, без алар белән «Пекин»да утырган идек9 Алар синен өчен дә берәр кызны эләктереп килер. Кышкы каникулларында ул кызлар белән кая да булса Фиджигамы йә Таитигамы очып барып кайтырга кирәк булыр әле, ә бәлки, шунда бергәләп Яңа елны да каршыларбыз Пальма агачлары арасында ярым шәрә килеш Яна елны каршы алу—мөгаен, шәптер ул, ә?—дип хыялга бирелде Ваган.
Армен кулларын кин жәеп җибәреп, дусларны табын янына чакырды һәм Карленга урып күрсәтте. Алдан әзерләп куелган сюрпризның кызыгын Американ егет ялгыш бозудан куркып, Армен ашыгып әйтте
— Каро, кадерлем, тәлинкәң өстендәге салфетканы күгәр әле. Без бит сиңа, эшебез уңса, Лондоннан бүләк алып кайтырга вәгъдә иткән идек,—диде.
Карлен «Золотой петушок* эмблемасы һәм вензеле төшерелгән салфетканы сак кына күгәрде-кардан да ак инглиз фарфоры өстендә авыр алтын браслетлы алтын сәгать ята иде Рәвеше белән ул атаклы «Картье танк» сәгатенә бик охшаган булса да. башка—тагын да нәфисрәк аристократик Швейцария сәгате «Франк Мюллер» иде. Мондый сәгатьләрнең бәяләре атаклы автомобильләрнең, әйтик. «мерседес*нын бәяләренә тин яки аннан ла артып китәрлек. Кунак сәгатьнең акылга сыймаслык бәясен бел.) иде булса кирәк, шуңа күрә ул аңа аптырабрак карап торгач. Абрек күңелле генә игеп әйтеп куйды:
-Каро, Мәскәүдә байлар кыйммәтле Швейцария сәгатьләренә кызыга башлады «Ролекс», «Патек Филип». «Пьер Бельман». «Лонжин». «Омега» ишеләргә—ну, син боларны үзен дә беләсен инде Син безнен дустыбыз, ин күренекле мәскәүлеләр арасында катнашасың, шуңа күрә без сина истәлекле бүләк бирергә булдык,—диде Бераз тын алгач:
Шушы «Франк Мюллер» сәгатенә тукталдык. Үзебезгә дә шундый берәрне. әмма төрлерәк ясалганнарын алдык. Әгәр монысы сина ошамаса, теләсә кайсыбызныкы белән алмаша аласың, дөрес, мин үземә күн каешлыны алдым, ул бәясе белән бер дә синекеннән ким түгел. Йә. алмашабызмы?—дип сорады.
—Юк, мина монысы ошый,—дип, соклануыннан таң калган Карлен сәгатьне кулына алырга да куркып утыра иде —Дөресен әйткәндә, кулымда тулы бер «кадиллак» йөртүне башыма сыйдыра алмыйм әле мин.
—Ну, эш шуннан гына тора икән, Аллага шөкер! Ә мин инде ошатмадың дип уйлаган идем,—дип шатланды Ваган һәм тост тәкъдим итте —«Франк Мюллер» сәгатьләре безнен һәрберебезгә дә озак хезмәт итсен һәм бары тик бүгенге кебек шатлыклы вакытларыбызны гына күрсәтсен...
Шуннан мәжлес үзенең жай гына уңаена дәвам итеп китте.
Әмма шунысы сәер. Карлен, әледән-әле беләгендәге затлы-тонык ялтыраган авыр алтын браслетына караштыргалап утырса да. кинәт кенә шуны тоеп алды үзләренең сүзләренә караганда, бик уңышлы сәфәр кылып кайтуларына да карамастан, егетләр ничектер киеренке-кыен бер халәттә иде. Карленнын аларны әле беркайчан да мондый хәлдә күргәне булмады. Ул нәрсә булганын сорарга җыена гына башлаган иде, Ваган көтмәгәндә тулы рюмкасын тотып торып басты. .
— Кадерле Каро,—диде ул, дулкынланып.—Мин нотык сөйләмәкче булам Ә син тынлап утыр... Сонгы көннәрдә ниндидер бик әһәмиятле вакыйгалар булды—безнен өчен, ватаныбыз Әрмәнстан өчен. Әгәр дә без тегендә, Лондонда һәлак булсак яки иртәгә безне Мәскәү урамнарының берсендә атып үтерсәләр—исегез киткән икән, ике бандитны үтергәннәр, дип әйтүчеләр дә табылыр, мөгаен. Бәлки, шулайдыр да. Ләкин өч көн элек без Әрмәнстаныбыз өчен, күп газаплар күргән халкыбыз өчен, бигрәк тә Карабах өчен бик күп тәкъва гадел кешеләр эшләгәннән дә артык изге эш кылдык. Бу хакта мин ин якын кешеләремә-туганнарыма да әйтә алмыйм—без бөтенесен дә сер итеп сакларга сүз бирдек. Юкса, дәүләтара катлаулы хәлләр, гауга-жәнжал чыгарга мөмкин, без дә рәшәткә артына кереп утырачакбыз. Ләкин без үзебезнең җиңүебез, Карабахтагы әрмән туганнарыбызнын азатлыгы өчен өлеш кертүебез турында кем беләндер хртаклашырга тиешбездер бит Ашот белән сез—ин якын дусларыбыз Ашот өйдә юк, шулай булгач, без аны синен белән бүлешергә булдык, серебезне тик берүзең генә беләчәксең.
— Ни өчен мин?—дип сорамый булдыра алмады Карлен, эчтән куырыла төшеп, аннары бераз котырткандай итеп әйтеп тә куйды —Ә бәлки, кирәкмәстер.’
— Кирәк, кирәк,—дип дустына ярдәмгә килде Армен.
—Алай булса, тынлыйм...
—Әйдәгез, башта эчеп куйыйк, аннары мин сөйләп бетерермен...
Алар бокалларын күтәрделәр. Аннары Ваган сөйли башлады, Армен исә анын сүзләрен, нәкъ шулай булды, дип раслагандай, баш кагып утырды.
— Без Лондонның үзәгендәге бер квартирада, телефоннан шартлы шылтырату көтеп утыра идек, ул сәгатьләрдә без бик күп нәрсәләр турында сөйләштек, уйлаштык. Без башкарып чыгасы эшнең куркыныч икәнлеген бездән яшермәделәр. Әгәр дә полиция безне тере килеш тота-нитә калса, без таларга кергән идек, шәхси үчебез бар иде, дигән сылтаү әзерләп куйдык—бернинди сәясәт юк. чөнки эзебез Ереванга сузылыр. Әрмәнстанга күләгә төшәр иде. Рафик Сво абзабыз: сәясәттән
ераграк булыгыз, җир йөзендә бөтен явызлыклар-әшәкелекләр шуннан килеп чыга, дип гел кисәтеп тора иде. ләкин бу очракта сәясәт илебез халкынын мәнфәгатьләре белән бәрелешкән иде һәм без баш тарта алмадык. Менә шулай авыр сулап озын-озак көтеп утырганда. Абрек әйтә: «Әгәр без иртәгә һәлак булсак, безне яхшы сүз белән искә алып, үлгәнебезне белгәч, елап-кайгырып. безнен гөнаһлы җаннарыбыз рухына шәм куючы берәр кеше табылырмы икән?»—ди һәм без икебез дә синең хакта уйладык. Каро, син бит күршебез, якташыбыз, дустыбыз. Чөнки син безне башта ук ничек булсак, шулай, гангстерлар икәнебезне белеп кабул иттен.
Карлен, риза булмыйча, кулларын күтәрде, ләкин Ваган сүхләрен төзәтеп тормады
—Әйе. нәкъ шулай. Ләкин син безнең белән теләсә кая барырга да оялмадың, хәтта күршебезгә күчеп килден. шуңа без сине яратабыз да. Каро
—Лондонда ни-нәрсә булды сон?—дип сорады Татлян.
—Әллә ни зур вакыйга да түгел кебек ул үзе, үзебез уйлаганча, гади җинаятькә охшаш бер эш кенә; әмма бик тә әһәмиятле, мин арттырып сөйләмим Чемодан-чемодан долларлар тутырып,—Лондон банкларында алар исеменә әле зур-зур суммаларга счетлар да ачып куелган булган,—менә шундый ике чечен егете самолетларны, вертолетларны, танкларны кырып кына сала торган атаклы «стингер» ракеталарын сатып алмакчы булып килгән, әле шунын өстенә Англия дан тоткан кос.мик элемтә чаралары һәм башка өр-яна кораллар да алмакчы булган алар. Бу аларның Лондонга беренче генә килүе түгел икән инде. Әзәрбәйжан аша Чечняга озаткан беренче генә партия корал да түгел икән. Болар турында безнен биредә яшәүче әрмәннәр белеп алган да әллә үзебезнен махсус оешмаларга, әллә чит илләрдәге әрмән партияләре органнарына хәбәр иткәннәр. Син бит беләсен. әрмән диаспорасы булган һәр җирдә— Франциядән алып Аргентинага. Ливаннан алып Канадага кадәр һәркайсынла «Дашнак цутюн» партиясе бик көчле Безгә бу җаваплы эшне кем тапшырганы ул чаклы әһәмиятле түгел, эшнен асылы шунда Европага бик тиз генә юл салган чеченнәр үз акчаларына бер очтан Әзәрбәйжан өчен дә корал сатып ала башлаганнар, анда бит коралны— диңгездән ни. һавадан ни—илтү җинелрәк—бәйсез дәүләт ич
—Димәк, бу ышанычлы транзит юлы өчен Дудаев Әзәрбәйҗанга корал белән түләп торамы?—дип ачыклады Татлян
—Нәкъ шулай Хәер, әле бүген чеченнәр. һава юлы ачык булудан файдаланып, нәрсә тели һәм кемне тели, шуны алып га чыга, алып та керә ала. Ләкин Грозныйда. ихтимал, аңлыйлардыр: хәлләр теләсә кайчан үзгәрергә мөмкин һәм. сугыш була-нитә калса, урыслар һава юлын ябып куячаклар—Россиянен ПВОсы да. авиациясе дә шушы көнгә кадәр. Аллага шөкер, бик көчле әле. Ә чеченнәрнен сугышка әзерләнгәнлекләрен сукыр гына күрмәскә мөмкин Ни өчен Россиядә хәрби складлар бер-бер артлы яна башлады дип уйлыйсын’ Бу һич тә диверсия түгел, сатлык генераллар, очраклы янгын ясаган булып кыланалар да. чеченнәргә корал саталар Көне-төне Чечнягә бертуктаусыз машиналарда, поездларда снарядлар, корал һәм амуниция сытыла гора Ярар, чеченнәрнен үз эше—анысын бер Агла беләдер, безнен бит үз проблемаларыбыз бар Безнен махсус органнарның кулында кире кага алмаслык дәлилләр булган чеченнәр бер өлеш коралны Баку өчен сатып алган, димәк. Карабахка каршы, әрмәннәргә каршы, дигән сүз бу Бу мәсьәләне дипломатик каналлар аша да хәл итәргә тырышып караганнар, әмма эш зур акчаларга килеп терәлгәч, халыкара санкцияләрдән курку да бетә, дөньяның кайнар нокталарына салынган эмбарго тыю дигәннәре дә онытыла. Шулай түгелме?
—Әйе. болар мина таныш —Карлен Ваганга бераз тын алырга мөмкинлек бирергә теләде, чөнки Лондонда булган вакыйгаларны янатан күңеленнән кичереп, тегесе бик нык дулкынлана иде
—Менә шул, бу алыш-бирешне бары тик сатып алучыларның үлеме генә туктата ала иде. Шул чагында безне дәштеләр дә инде... Ә без үз эшебезне эшләп кайттык Чиста итеп эшләдек... Моның өчен безгә Әрмәнстаннын әжере булмый калмас әле. шулай ук Россиянен дә. Шуна күрә, әйдәгез, беркем һәм беркайчан да безнен ватаныбызга начарлык кылырга уйламасын өчен күтәреп куйыйк әле. Әгәр дә андый кабахәтләр янадан да табыла икән, алар юлына аркылы төшәрдәй асыл егетләребез дә һәрвакыт булыр. Аркылы төшәрләр һәм туктатырлар.
Карлен белән Армен сүзсез генә күтәрелделәр дә икесе берьюлы әрмәнчәләп: «Шулай булсын!*—дип бокалларын төбенә кадәр эчеп куйдылар.
Көтмәгәндә Карленнын күзенә яшьләр килде, бу минутларда ул, әле мона кадәр бер дә булмаганча, үзен шул кечкенә Әрмәнстаннын һәм анын күп газаплар чиккән борынгы халкының бер кисәге итеп тойды, барлык илләрдән дә көчле-куәтле Америка гражданы булса да. Карлен да әрмән бит.
Армен елмайды, Ваганнын жилкәсеннән кагып алды: тынычлан, дус. барысы да тәртиптә, дигән сүз иде бу.
—Әмма, кадерле Каро. Ваган каушавыннан һәммәсен дә сөйләп бетермәде әле. Иң башка сыймаслыгы шул: бу тарихның азагы һич без уйлаганча гына булып чыкмады. Шунысын да әйтергә кирәк, безгә бу четерекле куркыныч эшне тапшыручылар туп-туры әйттеләр: «Безнен бер тиен акчабыз да юк. хәтта авиабилетларга да»,—диделәр. Алар безгә бары тик дипломатик паспортлар гына табып бирделәр. Шулай итеп, үлемгә бару тәвәккәллегеннән тыш. без әле бу куркыныч эшне үз акчабызга башкарып чыгарга да мәжбүр булдык. Ваган яңадан сүзгә кушылды:
—Без аулаган кешеләр искиткеч байлар һәм. безгә аларнын бик абруй-дәрәжәле чечен ыруыннан—тейпларыннан икәнлеген дә әйттеләр. Атар Лондондагы ин кыйммәтле «Лейнсборо» отелендә тукталганнар, тәүлегенә алты менәр доллар түләп люкс номерында яшәгәннәр. Мин аларны аңлыйм, яшь егетләр, кәпрәеп йөрергә дә яратканнардыр, аннары, күрәссн. аларнын да тормышы. Крис белән безнеке шикелле үк куркыныч- тәвәккәллек сорый торган булгандыр.
—Лондонда булганым бар. ә менә «Лейнсборо»да яшәргә туры килмәде,—диде Карлен.
Ваган ана төрттереп куйды:
— Кая инде ул сиңа. ярлы хәбәрчегә! Анда шундый апартаментлар, егылып китәрсен! Әнә. Армен сөйләр, ул анда, тик утырудан туеп, бөтен буклетларын өйрәнеп чыкты...
—Өйрәндем шул,—дип ризалашты Армен,—Операцияне берничә мәртәбә кичектергәч, тагын нишләргә кирәк иде? Лондонны без күрмәдек тә. шау-шу тынгач, яңадан барып кайтырбыз әле. «Лейнсборо»да яшәп тә алырбыз. Отель—башкаланың нәкъ үзәгендә. Гайд-парк белән янәшә. Аннан ерак түгел—Букенгем сарае. Кунакханә, дөрес, үзе әллә ни зур түгел, үткән гасырда ул бинада госпиталь булган. Үзгәртеп төзегәндә һәр номерга миллион доллардан артык акча исраф ителгән, дип сөйлиләр. Байлыгының чиге юк: һәркайда бәллүр, кызыл агач, алтын, мәрмәр! Караватлары нәфис-зиннәтле балдахин чатырлы, диварларына атаклы рәссамнәр картиналарының төп нөсхәләре эленгән, идәннәрендә—кулдан сугылган асыл келәмнәр. Люкс номерларының һәркайсына шәхси дворецкий-хезмәтче куелган, «даймлер» автомобиле беркетелгән, ләкин без аулыйсы киекләр «роллс-ройс *та йөргәннәр, шоферлары да тумышы белән Сириядән чыккан, инде күптәннән Лондонда яшәүче чечен булган.
—Сезгә жинел булмагандыр, аңлыйм —дип егетләрнең хәленә керде Карлен.
—Атай гынамы сон!—дип анын теләктәшлегенә шатланып җавап бирде Армен —Әлбәттә, чеченнәрнен һәр адымы безнекеләрнен күз унында, һәр сөйләшкәннәрен тынлап баралар, барлык элемтә-
бәйләнешләрен тикшерәләр лә янә аларын да яшерен тыңлый башлыйлар Ләкин шулай булуга да карамастан, көчкә-көчкә генә ычкына алдык: кайдадыр зур сумма акча илтә киткән тән сакчылары без уйлаганнан иртәрәк кайтып керде. Без лифттан чыкканда алар белән маңгайга- мангай бәрелешә яздык, шул безне коткарды да. Ә номерларында без биш минуттан артык тормадык: чечен егетләре ишекне безгә үзләре ачты, чөнки алар ниндидер сөйләшүләр алып бару өчен үзләренә таныш булмаган кешеләрне көтеп утыра иделәр, без менә шул бизнесменнар булып барып кердек тә инде. Тавышсыз ата торган итальян пистолетлары «бернанделли»ларны без шунда, жәза башкарган урында, ташлап калдырдык.
—Юк, син иң кирәклесен, ин кирәклесен әйт!—дип түземсезләнеп ашыктырды дустын Ваган
—Әйе шул, монысы анын әллә ни нәрсә түгел иде . —Армен ачыктан- ачык шатлана иде, әйтерсең, кушылган эшне жиренә житкереп үтәгәнлекләрен әле хәзер генә аңлаган да. алар әле генә исән-сау кайтып кергәннәр.
—Тагын нәрсә булды сон?—Карлен да мавыгып, азартка бирелеп китте.
— Ышанмассың, дус!—дип шаркылдап көлде Ваган —Әмма дәлилләребез күз алдыңда.
Армен голтлатып бер стакан минераль суны эчеп куйды, күрәсең, дулкынланудан тамагы кипкән иде. Аннары сүзне янә үзе башлады
—Нәкъ шулай! Кыскасы, без чыгып барганда Криснын күзенә хәзер һәркайда модада булган саквояж-сумка чалына. «Дюпон» фирмасы бай сәяхәтчеләр өчен эшләп чыгара инде андый кыйммәтле әйберләрне Крис сумканы ачса—эче тулы долларлар! Шунда мин болай гына гардероб ишеген ачып карадым. Анда да шундый ук сумка һәм шулай ук туп-тулы акча! Без юләр түгел бит. сумкаларны эләктердек тә—әллүр! Тән сакчыларына барып бәрелүдән Алла саклады. Юкса, баш беткән иде! Әнә алар, саквояжлар Ышанмасан, үзен ачып кара. Исән-сау үзебезнен квартирабызга кайтып кергәч, хорафат-ырымнарга ышанган шикелле, бу бәхет безгә Аллага яраклы изге эш кылганыбызның әжере дип уйладык Бу акчалар да бит сугыш очен, үлем китерү өчен әзерләнгән булган
Татлян, бер яктан, бу тарихка ышанып, икенче яктан, үзен бик каты шаяртуларыннан шикләнеп,—Абрек шундый шаяртуларга бик оста бит,—урыныннан торды да ашыкмый гына бик купшы-зиннәтле саквояжлар янына килде. Берсен ачты, икенчесен Карленга хәтта долларлар исе кыйммәтле күн исен дә басып киткәндәй тоелды. Бу кадәр күп акчаны аның хәтта киноларда да күргәне юк иде
Артына килеп баскан Крис кулын бер саквояжга тыкты. Армен— икенчесенә, һәм алар, сөйләшеп тә тормыйча, көчле зур куллары күпме эләктерә алса, шул кадәрле доллар төргәкләрен тартып та чыгарды. Ул акчаларны каушап-аптырап калган журналист алдына өстәлгә китереп салдылар:
—Ал, теләгәнеңчә туздыр! Тыныч халыкны кыру-юк итү өчен боларга кемнәрдер бомбалар һәм «стингерлар» сатып алганчы, без аларны типтереп, кәеф-сафа корып тотып бетерербез
Карлен, бу кичтә икенче тапкыр ангы-минге хәлдә, өстәл янына килде лә банк кәгазьләренә төрелгән унмы-уникеме төргәк долларларны аерып алды, үз тәлинкәсенә таба эшереп куйды Ул ниндидер зчке каршылык тоя. талап, кешеләр үтереп тапкан бу акчаларны алырга хакы юклыгын да андый, текин бу тойгы ниндидер кыюсыз-хәлсез, аннары, икенче яктан караганда, ул бит иңде шул ук акчаларга алынган алтын «Франк Мюллер» сәгатен кулына киеп куйган да иде һәм ни өчендер ул сәгатьтән лә бер дә аерыласы килми иде
Йә. хәзер, күңелләрдән шундый авырлык ишелеп төшкәч,—ә шулай ла үз эчендә сер йөртү жинел нәрсә түгел икән,—әйдәгез, исәнлек-
саулык өчен, яшьлек өчен, сөю-сөелү өчен эчик әле! Яшәү шундый гүзәл, рәхәт бит' Бигрәк тә аны аңлы рәвештә уенга салып, сина отыш чыккач —дип тост тәкъдим итте, күнеле күтәрелеп киткән Крис. Карлен шунда гына егетләрнен Лондонда нинди тәвәккәллеккә барганнарын чынлап торып аңлады Кайсыдыр бер мизгелдә Тат.лян дусларына көнләшеп карап га куйды—алар әле тулысынча аңлап бетермәсәләр дә. бу тормышта үзләрен башкалардан өстен итеп куярлык ниндидер бик мөһим эш башкарган бит
—Менә әйбәт булды, киреләнеп маташмадың.—дип мактады аны Армен. Татляннын тәлинкәсе янында өелеп торган акча төргәкләренә ымлап —Ә мин. дөресен әйткәндә, талымчанлык күрсәтерсең дип курыккан идем. Ә син безнең егет, безнең! Моның өчен эчеп куярга да ярый. Егетләр, без бит әле бернәрсә дә ашамаганбыз. Петрович юкка тырышкан булып чыгамы? Йә але. ябырылдык...
Хавтан официантлары әзерләгән табын яныңда бик озак утырмадылар. булса—ике сәгатьләп булгандыр. Шуннан артык түгел. Бу мәжлес Лондоннан күнелсезләнеп-борчылып кайтып кергән егетләрне эретеп җибәрде. аларга янадан тормыш сөючәнлек. дәрт кайтты һәм егетләр •Сохо» төнге клубына барып кәеф-сафа кылуны дәвам иттерергә булдылар. Кароны ни кыстасалар да. ул. газет өчен материал эшләп бетерәсем бар. дигән сылтау белән, барырга ризалашмады. Иртән очрашып, бергә ашап алырга килешеп, дуслар аерылыштылар.
Долларлар тутырылган пакет тотып, үз бүлмәсенә күтәрелгәч. Карлен тирән күн кәнәфигә чумып, озак, бик озак уйланып утырды Мәкаләсен бүген язып бетерергә җыенмаган да иде ул. бары тик ялгызы калып, кинәт килеп туган бу хәлне уйлап-андап бетерергә тели иде.
Бер көннән Карлен үзәккә атналык шифровка җибәрергә тиеш иде, ләкин ул инде Лондондагы «Лейнсборо* отелендә ике кеше үтерелгәнен һәм үтерүчеләрнең фамилияләрен хәбәр итмәячәген белә иде. Килеп туган хәлнен гадәттән тыш хәл икәнлеген ул аңлый: агентнын болай алышынуы яшерен оешмалардагы иң оста педагог-стратегларнын да башларына килмәс иде. Әгәр дә Карлен Татлянны сатып алган булсалар, хатын-кыз белән башын чуалтсалар, үлем куркынычы белән янаган булсалар—аңлашылыр иде. Әмма. Ырудашларының кан авазы? АКШта моны кем дә булса җитди кабул итеп ала алыр идеме икән? Ә юкка. Тикмәгә генә әйтмиләр бит: кем шәраб эчә һәм кем су эчә—алар икесе ике төрле уйда була.
Үзе каршысындагы тәбәнәк журнал өстәле өстенә таратып ташланган доллар төргәкләренә карап утырса да. ул аларны күрми иде. башында нәкъ урысларга хас бер уй бөтерелә: алга таба нишләргә, ничек яшәргә кирәк'.’ Һәм кинәт аны бер фикер өтеп алды, бу фикер бөтенесен дә үз урынына утыртырга, газаплаган сорауга ачыклык кертергә тиеш иде. Ул гардеробына ташланды, төссез генә твид пинжәге кесәсеннән валюталарны тикшерә торган детекторын алды. Аннары һәр төргәктән ничек туры килсә, шулай берәр акча тартып чыгарды да. аларны җентекләп тикшерергә тотынды Әмма долларлар чын иде...
И Париж!
I
онстантин Николаевич Натальяны Мәскәүгә кунакка чакырырга вәгъдә биргәнен һич тә онытмаган иде, әмма соңыннан. Кутузов проспектында квартиралар сатып алып, мавыгып-канатланып киткәч, кызнын килүен өй туена туры китереп эшләргә булды—сөеклесен Мәскәүгә килеп төшкән беренче адымнарыннан
К
ук тан калдырырга уйлады ул, жәннәт кебек шундый квартираның үзенә әзерләнеп куелганын белгәч, нинди генә хатын-кызнын исе-һушы китмәс икән. Ләкин ремонтный акрын баруына караганда, өй туен көтеп тору очрашу шатлыгын шактый озакка сузарга мөмкин иде, ә Константин Николаевич Натальяны шундый сагынды, шундый сагынды, еш кына Ростовта бергә үткәргән бәхетле көннәрен төшләрендә күрә, анын кулларының җылысын, иреннәренең тәмен исенә төшереп моңая иде.
Эйнштейн—Георгий Фешиннын бөтен борчулы уй-ниятләрен белеп торганлыктан, бу юлы да файдалы егет булып чыкты һәм мавыктыргыч киңәш бирде. Ничектер, көннәрдән бер көнне. Фешиннын һаман саен монаеп, күңелсезләнә баруын күргәч, болай диде
— Константин Николаевич, сез квартирагыз турында вакытлыча онытып торыгыз. Кутузов проспектында ремонт эшләре бетеп, һәр ике бүлмә бизәлгәч-җиһазлангач, ул бит Натальягызга көтелмәгән сюрприз, шатлык остенә шатлык кына булачак. Ә хәзергә сез аны Мәскәүгә чакырыгыз, үзегезнең яныгызга—«Метрополь»гә урнаштырыгыз. Әгәр дә инде ул чит илгә чыгу паспортын да алып килсә, без бер атна, күп дигәндә ун көн эчендә сезгә күнелле берәр сәяхәт оештырырбыз, әйтик. Парижга
—Парижга?—дип гаҗәпкә калды Тоглар, мондый фикер анын башына килеп тә карамаган иде —Ни өчен Парижга’
—Чөнки Париж—ул гомерлек бәйрәм. Хемингуэй карт шулай дигән Аннары шунысы да бар. декабрь аенын икенче яртысында бөтен балет дөньясы егерменче гасырның ин күренекле хореографы Джон Кранконын вафатына егерме ел тулган көнне билгеләп үтәчәк. Тантана Парижнын «Гранд-опера» театрында уздырылачак, анда балет сәнгатенең барлык йолдызлары, дөньядагы барлык атаклы театрларыннан прима-балериналар җыелачак. Гаҗәп зур бәйрәм, балетоманнарның хыялы булачак ул, ә ул бәйрәмне безнең якташыбыз Рудольф Нуриев оештыра, чыгымнарын да ул үз өстенә ала.
—Ә син бу кадәр җентекләп һәммәсен дә кайдан белеп бетерден соң әле?—дип, тагын бер кат гаҗәпләнде Тоглар, ул үзенен яшь дустын кызыксынып күзәтә иде
Эйнштейн көлемсерәп куйды, аның тавышына көенү-ачыну бәреп чыкты:
—Мин бит, Константин Николаевич, үземне шулай ук башка тормышка әзерләгән идем—катранда кәрт уйнау сәләтем соңрак һәм очраклы гына ачылды. Балачагымнан мин балет мәктәбендә укыдым, аннары ГИТИС (театр сәнгате дәүләт институты) студенты чагымнан ук балетлар сәхнәләштерергә хыялланып йөрдем, үзем дә начар биеми идем. Бәла дүртенче курста укыганда килеп чыкты—ун аягымның тез капкачы сеңере өзелде—мениск, бер операция ясадылар, әмма унышсыз булды. Биюләр турында гомерлеккә онытырга туры килде, кайгыдан эчүгә сабыштым, типтерергә тотындым, институттан кудылар, шуннан тормышым гүбән тәгәрәде дә китте инде... Соңыннан шушы кәрт уенына бирелдем, нык мавыга башладым, ә балет дигәнен күңелемдә мәңгегә утырып калды... Ул бит минем яшьлегем
— Йә-йә, ул кадәр борынынны салындырма әле,—дип күз кысып куйды Тоглар.—Бая телгә алган балет кумирын турында рәтләбрәк сөйлә әле. Син бит ана табынган булгансың, дөрес әйттемме'’
-Кире кага алмыйм—ул искиткеч хореограф иде Мин сезнең Парижга, нәкъ менә шул тантанага—балет бәйрәменә баруыгызны телим. Ышаныгыз, сез һич кенә лә үкенмәссез Шулкадәр бөек биючеләр йолдызлыгын күрү—бу бит куп зыялыларның хыялы
—Дәвам ит. дәвам ит,—дип аны тагын да дәртләндереп жибәрде Гоглар Мәдәни тормыштан шактый артта калган кеше биг мин. соңлабрак булса ла. бераз ку зем ачыла төшсен Наталья да, мөгаен, шатланыр -Тоглар. кулларын баш артына куеп, хыялланып көрсенеп алды
Анын хыялларын янә яшь дусты бүлдерде:
—.. Джон Кранко немец балет театрын бөтенләй яңабаштан үзгәрткән шәхес—ул Штутгардт балетын тудырган. Аның театрында көч-дәртләре, талантлары ташып торган күренекле пар—Марсия Хайде белән Ричард Крегин биегән Кранконын Штутгардт оясыннан бөтен дөньяга танылган театр оештыручылар һәм искиткеч сәнгать әһелләре чыккан. Джон Нонмаер, Иржи Килиан. Уве Шольц. Уильям Форсайт. Нинди исемнәр бит, нинди бөек затлар' Кранко үзе, тиңе булмаган уңыш һәм жиңүләргә ирешкәч кенә, бөтен балет дөньясы аны таныганнан сон, кинәт кенә үлеп киткән, менә шуның өчен ул бөек хореографны хәзер дә яраталар һәм искә алалар.
—Дустым, син китаптан ятлаган кебек сиптерәсең генә Кумнрын. чынлап та, кумир булган икән. Үпкәләмә, ул кеше шулай югары бәяләрлек булгандыр шул...
—Әйе, шундый иде,—диде Георгий.—Әгәр дә нотык-лекция шикеллерәк итеп сөйләгән булсам, гафу итегез инде...
Тоглар аптырабрак, сүзсез калган иде. Ул барыннан да бигрәк Аргентинлынын өйрәнчеге булган бу егетнең инде барлык якларын да төбенәчә ачып-белеп бетердем, дип йөри иде. Ә менә, кара әле син ана! Әмма, телгә килгәч, ул башка сүзләр әйтте:
—Мине шулай бераз агартуың өчен рәхмәт сиңа. Чынлап та кумирын кызыклы шәхес булган икән, җирдә үзенен якты эзен калдырып киткән. Мине лә кабындырдың бит әле син. Ә, беләсеңме, синең тәкъдимеңне тагын да үстереп җибәрергә була бит: Парижда тагын берәр атнага калып, Яна елны да шунда каршы алырга, ә! Әмма ул билетлар артыннан йөрү, чакыру кәгазьләре юллау-юнәтү мәшәкате —Тоглар гаҗиз булып кулларын җәеп җибәрде —Гала-концертларына эләгеп булмаса, үкенечкә калачак инде, без, урысларның, холкы-табигате шундый бит: булса—бөтенесе дә булсын, булмаса—берсе дә кирәкми.
—Әй, ул якларын хәл итүне үз өстемә алам мин,—дип аны тынычландырды Георгий.—«Содис» дигән бер фирма бар, алар бары тик бай кешеләрнең аерым сәяхәтен оештыру белән генә шөгыльләнә, анда дусларым да бар. Париж алар өчен иң унай шәһәр, элемтәләре ныклы, ә яна буржуйлар Францияне яраталар. «Содис» аша фестивальгә билетлар алырга була, әмма мин. ышанычлырак булсын өчен. Зур театрдан «Гранд-операга» факс җибәртермен. Сезгә, әйтик. Россиянең балет җәмәгатьчелеге вәкилләре буларак. Кранко юбилеена бәйле барлык спектакльләргә һәм төрле чараларга да алдан урын тәгаенләп куярлар. Әлбәттә, үзегез акча түләп булыр инде анысы. Хәзер Мәскәүнен Зур театрында эшләр шәптән түгел: үзара ызгыш- талаш, ремонт, труппа ике төркемгә аерылган. Парижга барып йөрергә акчалары юк, кемнәрдер Парижга барып, аннан әлеге фестивальгә багышланган видсокүренешләр, программалар, буклетлар, альбомнар да алып кайтса, болар шатланачаклар гына. Монысын ышанып әйтәм. «Содис» сезгә «Гранд-опера» янәшәсендәге менә дигән кунакханәдән номерлар алып куяр, теләсәгез, тәрҗемәчесен-гидын да табар. Хәзер мөмкин булмаган нәрсә юк бит—акчан гына булсын. Сез шунысын гына әйтегез, мин туристик фирманы, ин югары бәядән түләячәксез, дип ышандыра аламмы?
—Әлбәттә,—Тоглар әкренләп алдагы сәяхәт мәшәкатьләренә тартыла башлаган иде бугай —Тик тәржемәче-гиллар безгә кирәкмәстер. Наталья французча белә, ул ике ай буе Парижда, Кристиан Лакруа сәүдә йортында стажировка үтеп кайткан.
— И, сез әле барыргамы-юкмы, дип икеләнеп торасыз тагын!— балетмейстер була алмый калган егет хәтта кызып китте.
— Минем уемда да юк иде. Тәкъдимен өчен рәхмәт һәм булачак мәшәкатьләре өчен авансын да ал,—диде Тоглар.
Тогларнын Парижга барып балет фестивале карарга һәм Яна елны да шунда үткәрергә дигән тәкъдиме Натальяны да бик нык шатландырды, дөрес, бу уңайдан аны эшендә үзен алыштырып торырлык лаек бер кыз табарга туры киләчәк. Кристиан Лакруанын Ростовтагы сәүдә йорты
менеджерлары үз хезмәткәрләрен нык кына йөгәнләп тота икән
Фешиннын чит илгә чыгарга жыенуы беренче мәртәбә иде. шуңа күрә ул, төпле акыллы кеше буларак, һәрнәрсәне алдан уйлап, хәл итеп куярга теләде—чит-ят илдә үз хокукларынны яулап-яклап йөрү акылсыхтык булыр иде. Анда үз тирәндә, кирәк чакта сиңа ярдәм итәрдәй, кинәш бирердәй тамырдаш-корешлар да булмаячак. Ул. әлбәттә, акчанын бөек көчен белә, ләкин бит аны кайчан кемгә бирергә кирәген дә абайламый булмас, анда «яна русларның» әдәпсез-сөмсез. оятсыз кыланышларына шаккатып карыйлар, ди бит
Чечнядә өч ел әсирлектә булу Тогларны тормыш чынбарлыгыннан шактый ерагайткан, аннан соңгы ярты елында аны хәзерге яна чынбарлыктан акчалары ышанычлы саклап торса да. бу болгавыр вәзгыять анын анлау дәрәҗәсен һич тә үстермәгән иде. Сәяхәт-сәфәр кылуны һәркем ин әүъәл үзенең финанс мөмкинлекләреннән чыгып, «кесәсен капшап» чамалый. Тоглар да шулай уйлый, ә акчасы анын кем әйтмешли, әле «бер букча». Әмма көнбатышка акчаларыңны алай тиктомалдан «букчана» тутырып кына алып чыгып булмый икән шул, аларны алып чыгу өчен тиешле документлар— рөхсәт кәгазьләре кирәк икән Менә шунда янә күпбелер Георгийның ярдәме тиде: ул Константин Николаевичка үзенен «Метрополь»дәге күршесе Дантеска кереп чыгарга кинәш бирде. Дантес Мәскәүдәге берничә банкны үз кул астында биетеп тота икән, анардан Константин Николаевич белән Наталья исеменә валюталарны, янәсе, шул банклардан алтайлыклары турында берәр дистә рөхсәт кәгазе сорарга була бит. Әмма Георгии кисәтеп куйды шүндыи һәр счет кәгазендәге сумма ун мен доллардан артмаска тиеш, юкса алар үзеннән-үзе салым полициясе күзенә чалыначаклар. Эйнштейн әле тагын икенче бер юлны да өйрәткән иде: Шереметьево-2 аэропортында таможняда эшләүче берәр үз кешене таба алсан, ул сина валюталарыңны «дипломаты» белән самолетка ук кертеп бирәчәк икән Мондый ысул «яна руслар» тарафыннан аэропортларда гына түгел, транспортның теләсә кайсы төрендә— суда, автомобильдә, бигрәк тә фин чигендә яхшы файдаланыла икән. Ләкин Константин Николаевич бу ысулны шундук кире какты анын законнар бозып йөрисе килми иде, аннары тамырдаш-кореш-братвалар белән дә сирәгрәк очрашканын яхшы Ләкин эш тагын да җайлырак килеп чыкты
Тоглар үзенен борчу-мәшәкатьләре турында Дантеска сөйләп, ярдәм итүен сорагач, тегесе йомшак кына көлеп җибәрде
—Нигә кирәк сина андый кәгазьләр.’ Ә, бәлки, синен кинәт кенә дөнья буйлап сәяхәт кылып кайтасын килер, бер илдән икенчесенә очып йөрерсең—син бит таможняны шул декларация кәгазьләрен белән күмеп ташлаячаксың. Әйдә, ин яхшысы—без сина дипломатик паспортлар әмәлләп бирик, яшел тышлыларын. Алар биш ел буена яраклы. рәхәтләнеп йөр лә йөр! Кулында шундый паспорт булса, сине тентеп-нитеп тормыйлар да. таможняга алдан хәбәр биреп, берәрсе чакса гына инде. Бик уңайлы паспорт ул, бигрәк тә безнең халык өчен, кирәге чыкса, теләсә кайчан илдән сыза аласын, аңладыңмы?—Дантес, үз артындагы сейфын ачып, дипломатик паспортын чыгарып күрсәтте
—Әйе. житди ксива (паспорт), моның белән курыкмый йөрергә була Булыша алсаң, юнәтеп бир инде -дип. Тоглар кулында! ы яшел катыргыны әйләндергәләп карады. Әгәр монда эш барып чыкмаса, үзе белән Натальяга моннан да шәбрәк-ышанычлырак итеп үзе шундый паспортлар ясаячагын да уйлап алды.
—Сина шуны да эшләмәскә соң. кадерле 1оглар. син миңа заманында өч ксива әмәлләп биргән идеи бит. димәк, мин сина бурычлы -Дантес шуннан сон секретарь кызны чакыртып кертте дә. үзен МИДтагы (Чит ил эшләре министрлыгы) кемдер белән тоташтыруын сорады
Теге түрә кисәге белән сүз кыска булды, күрәсең, ул адәм күптән кармактадыр инде, яки Лозовскоидан туенып торадыр Трубканы куйгач. Дантес елмайды да. Смоленск мәйданындагы телефон номерын бер кәгазь кисәгенә сызгалап. Фешинга сузды
в*
—Блат блат белән, ә ике ксива өчен бер биш бакс кертеп чык. ул анда бу мәсьәләне үзе генә хәл итеп утырмый.
Долларларны алып чыгу мәшәкате менә шулай көтмәгәндә генә җайланды да куйды, бер уңайдан. бик абруй-дәрәҗәле. VIР—персоналлар булып сәяхәт итәргә дә мөмкинлек туды. Мондый уңыш турында Тоглар хыялына да китереп карамаган иде...
2
ариж аларны кышкы салкыны белән каршы алды. Орли аэропортында чын-чынлап Россиядәге шикелле жәяүле буран себерә иде. Тоглар күңеленнән генә тагын бер мәртәбә Георгийга рәхмәт укып алды, ул бит эчлегенә баргузин чәшкесе мехы куеп тегелгән «Дормей-престиж» пәлтәсен анын кинәше белән сатып алган иде. ә Натальяга, юлга чыгарга бер атна кала гына, Мәскәүнен бер мода салоныннан алтынсу төстәге каракүлдән тегелгән гажәеп зиннәтле манто алдылар. Салон хужабикәсе Пруссакова-Барковская ханым аларга халыкара мех аукционнарында мондый каракүлнең сур дип йөртелгәнен һәм гаять кыйммәт торганын, бер тунга бер үк төсмерне сайлар өчен йөзләрчә мехны актарырга туры килгәнен дә сөйләп алырга онытмады. Шуңа күрә элек мондый мантоны Галина Брежнева гына киеп йөргән, хәзер исә Россиянең беренче ледие Наина Ельцина гына шундыйны кия икән.
«Содис» фирмасы өметләрен аклады, аларны аэропортта ук каршы алдылар. Рю де Ришелье урамындагы отель дә «Гранд-опера» театрыннан ерак түгел иде Эйнштейн җибәргән факснын да файдасы тиде—фестивальне оештыру комитетында кунакларны бик җылы каршы алып, алларына спектакль һәм концертларга дип калдырылган билетларны да чыгарып салдылар. Фешин үз кулы белән шактый сумманы түләгәч, администратор бик гаҗәпләнде. Бәлки, аны «чәйлек» акчаның зурлыгы аптырашта калдыргандыр? Ничек кенә булмасын, елгыр-слдам француз бездәге театр администраторларыннан бер ягы белән дә аерылып тормый иде. ул шунда ук кызыксынып сорап та куйды:
—Рус әфәнделәр, өстәмә бәя түләп, әлбәттә, фестиваль ачылу унаеннан үткәрелә торган зур бал—кабул итү мәҗлесенә дә барырга теләмиләрме? Анысы Франниянен Жорж Помпиду исемендәге хәзерге заман сәнгате Мәдәни үзәгендә үткәреләчәк. Ә фестивальнең ябылу кичәсе Елисей кырларындагы сарайларның берсендә булачак. —Французның тагын бер кат гаҗәпләнүенә каршы, рус кунаклар, бәясен дә сорап тормыйча риза булды һәм янә бик мул гына «чәйлек» тә өстәлде. Бөтенләй эреп киткән администратор аларга үзенен визиткасын сузды һәм көнен дә, төнен дә хезмәт итәргә вәгъдә бирде. Дөрестән дә. кайтып киткәнче ул. кунакханәгә аледән-әле шылтыратып, нинди дә булса ярдәм кирәкмиме дип. белешеп торды, анын киңәшләре-тәкъдимнәре бик файдалы булды. Тоглар мсье Жакнын,—администраторның исеме шулай иде,—үзенә һәрвакыт ярдәм итәргә торучы, күпбелер дусты Эйнштейнны алыштырырдай кеше икәнен күнеленә салып куйды. Киткәндә алар адреслар да алыштылар. Константин Николаевичны Натальяның француз телен бик яхшы белүе дә куандырды, аннары кыз үзен дә, гомерен дөньяның бөек хореографлары юбилейларына йөреп үткәргән кеше шикелле, иркен-табигыи тотты—французлар нәкъ менә Натальяны балетка бәйле шәхес дип кабул итте Беренче кичтә үк. Елисей кырларын тамаша кылып йөргәндә. Тоглар. «Шопард» фирмасынын затлы ювелир кибетеннән сатып алып. Натальясына бик сирәк була торган алсу бриллиантлар һәм яшькелт зөбәрҗәтләр белән бизәлеп эшләнгән, күз явыңны алырлык алсу алтын Швейцария сәгате һәм бизәлеше шуна охшаш муенса бүләк итте, анысы да бөтендөньяга танылган шул ук «Шопард» ювелир фирмасыныкы иде. Акчаны биредә дә кесәсеннән генә чыгарып түләгәндә. Тоглар үзеннән паспорт-мазар сорарлар дип көткән иде. сорап тормадылар тагын, мондый бай клиентны югалтудан курыкканнардыр инде.
П
күрәсен. Ә бит Константин Николаевич паспортын юри номерда калдырып килгән иде. Долларларны тиз генә ниндидер катлаулы бер детектор аша үткәреп карадылар каравын, әмма Фешиннын ижлт җимешләре француз имтиханын да унышлы узды.
Икенче конне Наталья ничек кенә Кристиан Лакруа сәүдә йортына барырга талпынмасын, Константин Николаевич аны Монмартрга алып китте, анын соңгы йөз илле ел эчендә даны чыккан, әллә ничәмә-ничә даһи рәссам шунда йөргән урамны тизрәк күрәсе килә иде Монмартрга омтылуының тагын бер сәбәбе шул: ул үзенең күренекле бабасының да биредә булганын төгәл белә, кайдадыр асфальт катламы астында анын да басып йөргән эзләре мәңгелеккә уелып калганын тоя иде. Тоглар. туймастай булып, андагы борынгы биналарны, тузан баскан витриналарны карап узды һәм, әлбәттә, урам башындагы Сакре-Кер чиркәвенә кереп чыкмый булдыра алмады Биредә, тротуарны тутырып тезеп куелган мольбертлар арасында арлы-бирле йөргәндә ул. кайчандыр Казанда ишеткән шикелле, бабасының кан авазын ишеткәндәй булды, үзен гади Костя Фешин итеп кенә түгел, ә күренекле рәссамның оныгы итеп тойды һәм бу хис-тойгы бик күп нәрсәләргә бурычлы итә иде
Бәлки, Константин Николаевичның үзенә кадәр күп еллар элек бабасының да шушында йөргәнлегеннәндер, Тоглар көтмәгәндә генә вакытлар бәйләнешен тойды, әйтерсең лә, академик Фешиннын ана таба революция һәм социаль тетрәнүләр аркасында өзелеп калган туганлык җебе еллар аша яңадан сузылды, Париж ана тагын да якынрак, аңлаешлырак булып китте...
Джон Кренко истәлегенә багышланган фестиваль ачылу унае белән Помпиду исемендәге хәзерге сәнгать Үзәгендә үткәрелгән бал-мәжлес Натальяны иң әүвәл затлы дамаларның зиннәтле һәм купшы-матур кичке күлмәкләре белән сокландырды, ул хәтта Елисеи кырларындагы сарайларның берсендә үтәчәк сонгы бал-банкетка Кристиан Лакруа сәүдә йортында махсус күлмәк тектереп, шуны киеп килү уе белән яна башлады, үзен күңеленнән генә шул кичәдә шундый күлмәктән итеп күрде. Тоглар анын теләгенә каршы килеп тормады, мәгъшукасын куандыру ана рәхәт кенә иде
Алтынсу каракүл мантолы, алсу бриллиант һәм зөбәрҗәтләр белән бизәлгән сәгать һәм муенсалы Натальяның бик бай заттан икәнлеге әллә кайдан күренеп торса да. Кристиан Лакруа сәүдә йортында заказлар кабул итүче ханым бераз югалып-буталып калды булса кирәк. Наталья фирма менеджерларыннан Робер Платт исемен әйткәнче, нишләргә белмичәрәк аптырады Бары тик шуннан сон гына ханым, җиңел сулап.
—Сезгә мсье Платтны чакырып чыгарырга кирәкме?—дип сорады.
Шунсыз үз теләген аңлата алмаячагын төшенгән Наталья: «Әйе. әйе»,— дип баш какты.
Берничә минуттан холлда. мөгаен, Наталья яшьләрендәрәк булса- булыр, җитез генә бер яшь кеше күренде Ростовтан килгән кунак кызын абайлап, ул елмайды, озын кулларын киң җәеп ана ташланды
— Натали! Бонжур! Нинди жилләр белән ’—дип. бөтен халык алдында аны каты итеп кысып кочаклап, битеннән дә үбеп алды
Берничә авыз сүз алышканнан соң. француз Натальяны үзе белән алып кереп китмәкче булган иде. ләкин кыз. тәрәзә буендагы кәнәфидә утырып торган Тогларга күрсәтеп, егетне аның янына алып килеп таныштырды:
— Робер Платт, минем француз шефым Безнең Ростовтагы һәм Россиядәге үзләренең сәүдә йортларына җитәкчелек итә. Ә бу. таныш булыгыз. Константин Николаевич Фешин, рәссам. Без балетмейстер Джон Кранко истәлегенә багышланган фестивальгә килдек,—диде
1 _О-о! —дип сокланып кычкырып җибәрде Робер. Тоглар аның үзенә көнләшебрәк карап алганын .га тойды.
Ул вакытта Константин Николаевич аңлап бетерә алмады әле бөтендөнья өчен абруй-дәрәҗәле тантанага килгән кешегә көнләшеп кенә
карау идеме бу. әллә исә ничектер Наталья белән бәйле булдымы икән’ Франиузнын Константин Николаевичның «викуния» тукымасыннан тегелгән, әле жилбәгәи җибәргән «Дормей-престиж» пәлтәсенә дә. «Обвиос» инглиз фирмасында ин кыйммәтле «черрути» тукымасыннан тегелгән костюмына да сынаучан күз ташлап карап алуын да тойды Тоглар. Әлбәттә. Кристиан Лакруа йорты белгече өчен бу нәрсәләр сизелми калмады, Натальяның шулкадәр бай киенүен дә ул. һичшиксез, иң дәрәжәле дөнья стандартларымча киенгән, чәчләре чалара башлаган шушы көяз әфәнде белән бәйләп караган булырга тиеш.
Шунда холлда ук Наталья Роберга фестиваль ябылу уңаеннан булачак йомгак бал-банкет өчен яңа кичке күлмәк тектерергә теләгәнен, әгәр дә егет Кристиан Лакруа йортының яна модельләреннән сайлашып бирсә, бәлки, бер-ике пар язгы-көзге һәм. әлбәттә, аксыл-ачык плаш та алырга җыенганын аңлатты.
—Һи. моның бер кыенлыгы да юк. бигрәк тә үзебезнең Россия вәкилләре өчен,—дип елмайды менеджер һәм кайнарланып сүзен дәвам итте:—шефыбыз мсье Лакруа балетны бик ярата, белүемчә, ул да әлеге балга чакырулы. ана үз иҗат җимешен Россиядән килгән гүзәл кыз өстендә күрү бик күңелле булачак. Әйдәгез, хәзер туп-туры үзенә барып керәбез, мин сезне таныштырырмын.—Мсье Платт куллары белән әйдәп аларны икенче катка менәргә чакырды.
Иркен холлнын аргы башында, өскә менеп китә торган кин баскыч янында Тоглар уңайлы-тыныч кына кафе-бар күреп алды һәм Натальяга, үз коллегалары белән аралашырга комачауламас өчен, аны шушында- түбәндә генә көтеп торачагын әйтте.
Платт исә куе яшел келәм җәелгән әлеге мәрмәр баскычтан Натальяны башта күргәзмәләр залына алып менеп китте, анда кием-салымнарнын ин соңгы модель-үрнәкләре куелган икән. Ә шуннан сон инде кызны ин атаклы кутюрье белән таныштырды. Ә Тоглар исә. чишенеп, кафе-бар янындагы утыргычларның берсенә барып утырды, анда шундый тәмле кофе хуш ис аңкытып тора, ерак калган утызынчы-кырыгынчы елларның мон- көйләре әкрен генә агыла иде.
Константин Николаевич Натальяны өч сәгать диярлек көтеп утырды Беренче сәгатеннән соң ул моданың, чынлап та. корбаннарсыз булмаган- лыгын аңлады һәм әрәмгә киткән вакыты белән килешергә булды. Ә урамда, юеш-салкын булса да. Париж гөрли иде. Наталья барга балкып, бик канәгать кыяфәттә килеп керде, кулында Лакруаның яңа эшләре проспекты да бар. уңайсызланып кына Константин Николаевичка шактый зур сумма язылган счет кәгазе сузды, әмма Тоглар. карап та тормыйча, квитанцияне кесәсенә тыгып куйды, кызны рухландырып күз кысып алды- янәсе. кайгырма, түләрбез, диюе булды—аннары Натальяга шампан шәрабе бирүләрен сорады. Тогларга мәгъшукасын куандыру, аны шундый бәхетле итеп күрү рәхәтлек бирә иде Аннары алар барның тәрәзәсе янындагы өстәлчек янына барып утырдылар, Наталья хуш исле капуччино кофесы эчеп ләззәтләнгән арада Тоглар сөеклесенең заказлары өчен акча түләргә китеп барды Касса янында көтелмәгән аптырашлы хәл килеп чыкты, түлисе сумма йөз меннән дә артып киткән, француз франклары белән генә дә түгел, ә саллы долларлар белән икән, бу кадәр сумманы акчалата алырбыз дип берәү дә көтмәгән. Бу юлы да югалып калган кассиршаны шул арада килеп җиткән Платт коткарды: ул акчаны алырга кушты, күрәсен. Россиядә эшләгән менеджер «яна русларның» дөнья буйлап шулай чемодан-чемодан акча күгәреп йөрүләренә күнеккән иде инде. Долларларны биредә дә ниндидер гадәти булмаган вакуумлы детектор аша үткәреп тикшерделәр. Тоглар валютасы тикшерүчеләрне янә жинде!
Натальяның заказлары өчен түләгән чекларын тотып әйләнеп килгән Тоглар хыялланып әйтеп куйды:
—Бүген кич бик шәп берәр ресторанга барып, андагы тәмле аш- суларны ашап кайтсак, яхшы булыр иде, анда зур джаз оркестр уйнап
торсын иде. ну. элекке матур заманнардагы кебек, сәхнәгә өчәр кат тезелгәне булмаса да ярый, әмма кыршылып беткән квинтетлар, электр секстетлары да түгел инде, һичьюгында өч-дүрт труба, саксафоннар. бер төркем тромбоннар —Үзе ни өчен шулай кирәклеген аңлатып та бирде:—Ул операдагы шикелле—көчле хоры булмаса. ин күренекле җырчының да тавышы тиешенчә янгырамый. Һәрвакыт фон булу кирәк. Джаз да нәкъ шулай—ул ин элек оркестрдагы жиз уен коралларының көчле-куәтле булуына бәйле.
Ростовта төшенә дә кермәслек күлмәк-костюмнар тектерергә заказ биреп, аларнын бер-ике көннән әзер булачагына чиксез куанган бәхетле Натальяның да Константин Николаевичны нәрсә беләндер шатландырасы килде. Шуна күрә ул Тогларны култыклап алды да шаяртыбрак:
—Менә хәзер отельгә кайтырбыз да, мсье Жакка шылтыратып. Парижда шундый ретро-ресторан бармы-юкмы икәнлеген сорарбыз Мин дә синең белән, әйтик. Гершвин музыкасына рәхәтләнеп танго биер идем.—диде.
Отельгә кайттылар.
Мсье Жак. Парижның төнге тормышын яхшы белгән берничә эстетка шылтыратып, шундый бер ресторан барлыгын белеште. Аның эчке бизәлеше- интерьеры да. җиһазлары да, хәтта официантларының киемнәренә хәтле шундый иске ретро рухында икән. Ул ресторан бик бай. үзләрен әллә кемгә санап, борын күтәреп йөрүчеләр аны бик ярата, шунда элекке салмак тормышны сагынып, джаз тынлап утыралар икән. Ресторанның исеме— «Леди Астор».
3
оныннан. Парижга сәяхәт кылып кайтканнарын исләренә төшергәндә. Тоглар белән Наталья икесе дә. Франциядә үткән иң истәлекле вакыйгаларының берсе итеп, нәкъ менә шул «Леди Астор» ресторанының шәмнәре яктысында үткәргән онытылмаслык кичне әйтәчәкләр. Ә бит юкса алар Парижда бер генә матур кич үткәрмәделәр, фестивальнең һәр коне үзе ни тора иде—кайбер көннәрдә бер үк спектакльдә ике-өч берәр пәрдәле балетлар, дисеңме, ә ул исемнәр—йолдыз өстендә йолдызлар иде инде! Ә инде фестиваль ачылуга, аннары ябылуга багышланган бал-кичәләр турында сойләп тә торасы юк! Бигрәк тә соңгы бал-банкетта Натальяның Кристиан Лакруада тектереп алган искиткеч күлмәге белән балкып йөрүе, банкет вакытында бөек кугюрьснын берничә мәртәбә алар янына килеп китүе—болар онытылырлыкмы сон?! Кристиан Лакруа үзе әле матбугат фотохәбәрчеләрс алдында Наталья белән рәсемгә дә төште, кызны французларга таныш булмаган Ростовтагы үз сәүдә йортында эшләүче Россия хезмәткәре дип тәкъдим дә итте. Хәер. Наталья үзе дә борын чөеп йөргән французларга яраткан Ростовны бик гади генә итеп аңлатып та бирде Ул Ростовны үз якташы Михаил Шолоховның атаклы «Тын Дон» романында матур итеп сурәтләнгән рус казакларының башкаласы дип атады Кайчандыр Парижга җиңүчеләр булып, биеп торган атлары өстендә килеп кергән кызыл папахалы, чалгый мыеклы казакларның токымы әле дә булса шунда яшиләр, диде. Анын дулкынланып сөйләгән бу кыска нотыгын кул чабып каршы алдылар һәм калган кич буена Наталья гел кунакларның күз уңында гына булды.
Ә «Леди Астор» ресторанында исә төнне, һәр рус ресторанындагыча. өстәлдән-өстәлгә йөреп, бер-берсен сыйлашып, оркестрантларга кыйммәтле шәраб һәм коньяклар җибәреп, юмарт «чәйлек» акчалар сибеп, үзләре яраткан көй-музыкаларны кабат-кабат уйнатып, бер-берсе белән визиткалар алышып, мөгаен, кемнәрдер әле бер-бсрсенә мәңгелек мәхәббәт һәм тугрылыклы булырга вәгъдә итеп тәмамладылар Кыскасы. Париждагы «Леди Астор» исемле инглиз ресторанында булсалар да, нәкъ урысча итеп, кирәген биреп типтерделәр инде Әле бу шау-шулы «гүләй-мүләй» башланганчы ук Тоглар кинәт тәкъдим ясады:
—Ә бәлки, безгә Яна елны да шушында үткәрергәдер, ә?—диде.
С
—Мин бик бәхетле булыр идем, сөеклем, миңа биредә бик тә ошыи.- дип. шатлыгыннан балкып китте Наталья.
Константин Николаевич эшне озакка суза торган кеше түгел. Яңа елга бер атнадан аз гына күбрәк вакыт калып бара иде,—ул «Леди Астор»ның баш администраторын эзләп китте. Әмма Яна ел балына өстәлләр Раштуа бәйрәменә кадәр үк, күптән алынып беткән булып чыкты. Католиклар Парижы ул бәйрәмне православный Мәскәүлеләрдән бераз алданрак үткәрә икән Тогларны үзенен мондый җирләргә күп йөреп шомарган булуы коткарды Россия башкаласындагы шикелле итеп, ул кесәсеннән салпы гына долларлар төргәген тартып чыгарды да өстәл өчен ике бәя түләргә әзер икәнлеген әйтте. Администраторның карашы шундук җылынды, рус телен ватып-җимереп:
—Руслармы? Мәскәү?—дип сорады. Унай җавап алгач, ул ачыклый төшеп, кызыксынды —Ничә кешелек өстәл кирәк булыр?
— Ике кешелек.—дип. ике бармагын күрсәтте Тоглар.
—Алайса, эш башка. Сезгә залда ике кешелек кенә урын табарбыз дип уйлыйм.—диде дә администратор, урыныннан кузгалып. Тогларнын кулын дусларча кысты.
Тоглар мона кадәр Натальяга ни үзе турында, ни ата-бабалары турында әле бернәрсә дә сөйләмәгән иде—ничектер, җае чыкмады, кыз үзс дә сораштырып тормады, аны ничек булса, шулай кабул итте. Әлбәттә. Тогларнын ана үзенен күренекле бабасы Николай Иванович Фешин турында сөилисе. кызны Казанга алып барып, ана музейдагы Фешин залын, бабасының ишектән керүгә үк эленеп куелган автопортретын күрсәтәсе килә Наталья бер карауда аларнын бер-берләренә охшашлыкларын танып алыр иде юкса Әмма һаман да әле вакыты ул түгел, әле ул мизгелләр килеп җитмәгән төсле тоела иде.
Әлбәттә. Натальяны Кутузов проспектындагы яна квартирасына алып кайткач, ул ана студия-остаханәсен дә күрсәтәчәк, үзенен күренекле бабасы турында, һичшиксез, сөйләячәк, атаклы рәссамнан калган һәм үз кулына очраклы гына килеп эләккән бердәнбер картинасын да күрсәтәчәк Шул чагында, бәлки. Наталья Тогларнын рәссам булырга тыелгысыз теләге барлыгын, үз мөмкинлекләрен иждтта сынап карыйсы килүен анлар иде.
Монмартрда йөргәннән сон ук ул Натальяны Луврга алып барган иле Әмма бервакыт анын янадан шунда барасы—үз рухына якын булган импрессионистлар залын ялгызы гына тынычлап карыйсы килеп кипе Наталья, гадәтенчә, ул көнне дә Кристиан Лакруага тектерергә биргән костюмнарын киеп-үлчәп карарга чыгып киткән иде. Бу юлы Луврда Тогларны көтелмәгән уныш каршы алды. Хәзерге заман рәссамнары залында ул Рудольф Нуриевның бәйрәмчә киемнәрдән язылган югары зәвыклы портретын күрде Ин әһәмиятлесс шул иде портретны Россия рәссамы Эдуард Шаһиев язган булып чыкты Парижга китәр алдыннан гына Тоглар анын «Эстет төше» дип аталган зур картинасын үз студия-остаханәсенә элеп куяр өчен сатып та алган иде
Париждагы көннәр шәмдәлдәге шәм кебек эреп бетеп килә, мәгъшукасы белән беренче сәяхәт тәмамлана. Наталья да әзер киемнәрен күтәреп, бәхетле балкып, ешрак кайта башлады, бу мизгелләр Константин Николаевичка да зур куаныч була иде. Наталья еш кына Ростовка-өйләренә. дус кыътарына шылтырата, һәммәсе дә анын тизрәк кайтуын көтә икән. Әнисенен хастаханәгә кереп ятканын белгәч, кыз үзе дә кайтырга кабалана башлады, әнисе өчен кирәкле кыйммәтле даруларны җыйды. Наталья. Мәскәүдә туктап тормастан. Шереметьево-2 аэропортыннан Домодедово аэропортына күчә дә. шуннан туп-туры Ростовка оча булып чыкты.
Фестиваль ябылу унаеннан Етисей кырларында бал-банкет үткәреләсе көнне Тоглар белән Наталья, шәһәрдә йөреп, кунакханәгә иртәрәк кайттылар. Балга киеп барасы кичке бәйрәм күлмәге ике көн инде номерда ята. башка әйберләре дә кайтып китәргә әзерләп, тутырып куелган иде. Әлеге күлмәкне инде әллә ничә мәртәбә киеп. Константин Николаевич алдында бөтерелеп
йөреп күрсәткән Наталья көтмәгәндә генә чәчен янача ясатып кайтырга җыенды, кичәгә бару өчен шулай кирәк икән, янәсе Тоглар да ана иярергә булды, алар бит Парижда ике атналап торды да. чәчне төзәттереп алу комачауламас, аннары француз чәчтарашларының эшен күзәтү дә кызык булыр.
Алар икәүләп беренче катка төшеп киттеләр, хатын-кызлар һәм ирләр салоннары да шунда иде Натальягә унайлырак булды, хатын-кызлар залында буш кәнәфи бар иде. ә ирләр залында Константин Николаевичка бераз көтеп торырга туры килде, ике оста да житез-өлгер Фигаро токымыннан— итальяннар иле булса кирәк, әмма икесе дә буш түгел иде. Кечкенә унайлы холлдагы мәрмәр өстәл өстендә газет-журналлар. төрле проспектлар ята иде. Француз отельләрендә әлегә рус газет-журналларын тотмыйлар икән, вакыт тизрәк үтә торсын дип, Тоглар кулына бик бай. төсле фоторәсемле атналык журнал алды—телне белмәсән дә, фоторәсемнәргә карап күп нәрсәне аңларга була иде. Ләкин журналны ахырынача актарып утырырга туры килмәде, икенче-өченчеме битендәге бер рәсем Тогларнын игътибарын озакка җәлеп итте. Бик шәп ак кәгазьгә Лондондагы кыйммәтле «Лейнсборо» отелендәге бай-зиннәтле люкс номеры рәсеме урнаштырылган иде Фоторәсемнең төсләр-төсмерләре белән артык мавыгып китепме. Тоглар башта рәсемдәге иң мөһим нәрсәгә—аның эчтәлегенә игътибар итмәгән булган икән Чия-кызыл фарсы келәме җәелгән бүлмә идәнендә, икесе ике яктарак тәгәрәшеп, икесе дә бер үк төсле ак костюмлы икс яшь егет үлеп ята иде Тогларга егетләрнең йөзләре таныш төсле тоелды тагын да игътибар беләнрәк карагач, ул аңлап алды—әйе шул. нәкъ шулай икән: ул аларны бик яхшы белә. Грозный егетләре агалы-энеле Цуцаевлар икән болар Рәсемдә сул якта, тәрәзәгә якынрак ятканы Алихан исемле, анысы өлкәнрәге, ә икенчесе—тынычрак һәм уйчанрагы Аслан иде. Икесе дә атаклы чечен ыруыннан, генерал Дудаевка якын кешеләр, анын ышанычлылары һәм хәтта яраткан егетләре иде. Бу Цуцаевлар Чечняның яшерен акча сугу остаханәсен шәхсән үзләре күзәтеп тордылар. Тоглар ирексезләп кулындагы «Юлисс нардан» сәгатенә карап алды, бу сәгатьне ана бүләккә Цюрихтан Алихан алып кайтып биргән иде Тогларнын чечен әсирлегеннән качып китәренә өч кон кала егетләр атаклы Күктүбәне карап кайтырга, шунда, жай чыкса, бер унайдан ялган долларларга андагы казиноны һәм тагын бер-ике белгән санаторийны сатып алырга дигән максат белән Кырымга китеп барган иделәр.
Рәсемгә карап утыра торгач. Тоглар кинәт кенә ачынып. Цуцасв- ларны кызганып куйды—яшьләр, чибәрләр, белемле, тормыш сөючән егетләр иде бит—кем аларнын башына җитте икән сон? һәм Лондонда бит әле' Ярый. Мәскәүдә үтергән булсалар, анлар да идеи Тоглар шул ук вакытта, бу көтелмәгән һәм мөһим хәбәрдән сон. үзенең шатланырга тиешлеген, бәлки, биеп җибәрергә, берәр шешә әйбәт шампан шәрабс эчәргә кирәклеген дә аңлый иде—анын белән бит бары шушы Цуцаевлар гына аралаша, калган барлык чеченнәр өчен ул ышанычлы яшерелгән иде. бу исәпкә сакчылар керми Бары тик Цуцаевлар гына анын эш процессын тулысынча белә, алар гына Англиядән ин катлаулы аппаратураларны алып кайта һәм алар гына Тогларны чын-чынлап аулый-тота ала иде Димәк, исәпләп карасаң, Ичкериядә басылып чыккан ялган долларларның серен дә бу егетләр үзләре белән теге дөньяга алып китте, дигән сүз. Тоглар үзе бу хакта авыз тутырып кычкырып йөрмәс бит инде
Мөгаен, отельне яңгыратып. «Азат! Мин ирекле'»—дип кычкырырга да кирәк булгандыр Ростовка барып җитеп. «Редиссон-Ростов» кунакханәсе номерына кергәч, ул кайчандыр шулай куанып кычкырып җибәргән иде бил Әмма Тоглар бернинди дә шатлык кичермәде, киресенчә, күңелендә ниндидер пошыну-борчылу үсеп килгәнен генә тойды
Дәвамы киләсе санда