Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДИП КАЛӘМЕ ХАКЛЫККА ХЕЗМӘТ ИТСЕН


үген сез иҗат оешмагыз тарихында ХГҮ корылтайга җыелдыгыз. Соңгы 3 елдагы иҗат, иҗтимагый-сәяси эшчәнлегегезгә йомгак ясыйсыз, киләчәккә планнар, яңа офыклар билгелисез Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Дәүләт Советы һәм шәхсән үз исемемнән сезне корылтай эше башлану белән чын күңелдән котлыйм һәм файдалы фикер алышулар нигезендә аны матур нәтиҗәләр белән йомгакларсыз, дип ышанып калам.
Язучыларның зур җыелышы Татарстан өчен гаять әһәмиятле вакыйга Безнең республикабыз халкы, гомумән, татар халкы, әдәбиятны ярата, хәзерге заманда да әдәби әсәрләрдән шигырь-хикәяләрдән үзенә тәм, илһам һәм, әлбәттә, мәгълүмат таба Күп гасырлар буена әдәбият үзенә күрә мәктәп, тәрбия һәм җан азыгы булып хезмәт итте алдынгы идеяләрне алга сөреп, тормышның катлаулы сорауларына җаваплар бирә килде. Хәзерге телевизор, кино, күңел ачу тамаша заллары урынына да хезмәт итте.
Хәзер без яңа чорда яшибез. Заманалар үзгәрде, яшәү шартлары һәм иҗат итү мөмкинлекләре дә башка Татарстан язучыларының соңгы съездыннан соң без яңа, XXI гасырга аяк бастык. Русиядә һәм Татарстанда да сәяси һәм рухи тормыш бер урында гына тормады Техника һәм информатизация заманында да без үзебезнең каләм ияләре, акыл ияләре, Татарстан һәм татар әдәбияты белән горурланырга хаклыбыз.
Язучылар корылтаенда катнашу, гомумән, иҗат интеллигенциясе белән очрашу безнең өчен җаваплы һәм үтә дә әһәмиятле эш Чөнки сезнең әсәрләрегез, уй-фикерләрегез, иҗади халәтегез җәмгыятьнең барометры, дияр идем
Дәүләт Советына минем быелгы Юлламада без республикада бара торган барлык үзгәртеп коруларның асылын халыкка ачыктан- ачык әйтеп бирдек, дип саныйм, шуңа күрә кабатлап тормыйм
Безнең өчен хәзерге чорда милли сәясәтебезнең төп принципларын эзлекле төстә гамәлгә ашыру бик мөһим Бу. беренчедән Татарстанда яшәүче барлык халыкларның рухи-мәдәни байлыкларын үстерүгә һәрьяклап ярдәм итү Икенчедән, диннәр арасындагы балансны тәэмин итү
Б
Минтимер
Президент
Шаймиев
Мондый сәясәтнең нәтиҗәләре күзгә күренеп тора. Милләтләр арасында татулык, эзлекле хезмәттәшлек һәм демократик институтларны актив файдалану гына халыкларның интеллектуаль дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә. Мин моны ни өчен әйтәм?
Иҗат—җанлы эш, чөнки бүгенге көндә моннан 10 ел элек язганча язып булмый Әсәрләрнең темасы, эчтәлеге генә түгел, язу рәвеше дә үзгәртеп тора. "7 Тормышыбыз гел хәрәкәттә булган кебек, сезнең әсәрләрне дә укучылар һәрвакыт яңача кабул итә. Шулай да, татар әдәбиятына гомер-гомергә хас булган тирән әхлаклылык, сафлык, кешелеклелек үзгәрмичә кала бирә. Икенче төрле әйтсәк, сүз сәнгате буларак, әдәбиятның рухи-әхлакый, тәрбияви әһәмияте әйтеп бетергесез. Шунысы кыйммәт, безнең каләм осталарыбыз бу кыйблага һәрчак тугрылыклы булды һәм булырлар да.
Халкыбызның хис-кичерешләре иң әүвәл сезнең сизгер йөрәкләрегезгә, күңелләрегезгә кагыла. Аннан соң, кайтаваз булып, яңадан халыкка кайта. Шуңа күрә без әдәби әсәрләрне эстетик ләззәт чыганагы гына түгел, тормыш энциклопедиясе дип тә карыйбыз.
Чынбарлыкны күпкырлы, сәнгатьчә чагылдырган әсәр киләчәк буыннарга тормышның соры сурәтен түгел, ә җанлы образын калдыра. Бу исә язучыга зур бурычлар да йөкли. Ачарның берсе—халыкка намуслы хезмәт итү Без ни өчен Габдулла Тукайны бөек шагыйрь, дибез. Туры Тукай дип тә өстибез. Чөнки аның каләме һәрдаим хаклыкка хезмәт иткән, шагыйрь иҗатка изге эш итеп караган. Муса Җәлил дә «Шигьремдәге чынлык—яшәвемнең бөтен мәгънәсе», дигән. Без үз иҗатына әнә шул дәрәҗәдә тугрылыклы булган бик күп осталарыбызны атый алыр идек. Вакыт ягыннан якынрак килсәк, мин Әмирхан ага Еникине аеруча хөрмәт белән искә алам. Ул шушы ике корылтай арасында дөньядан китте, әмма үзе белән бергә затлылыгын, олпатлылыгын алып китмәде. Аның бу сыйфатлары безнең белән калды. Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗевләр турында да шуны әйтергә мөмкин Алар бу сыйфатларны шул ук Тукайлардан, Исхакыйлардан, Җәлилләрдән, Галимждн Ибраһимовлардан, Хәсән Туфаннардан, Сибгат Хәкимнәрдән мирас итеп алдылар Бүгенге аксакалларыбыз Нурихан Фәттах. Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Гамил Афзал, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Әхсән Баяновлар шундый ук затлы бер буын тәшкил итәләр. Алар бүгенге әдәбиятнең йөзен билгелиләр.
Биредә өлкән буыннар белән яшьләр арасында традицияләр күчеше турында да әйтергә кирәк Иҗат кешесе, тизрәк өлгерергә, башкаларга остаз булып җитешергә тиеш Шәхес булмаган җирдә чын талантның булуы да шикле. Бәхеткә, безнең әдәбият—чын талантлар әдәбияты. Лена Шагыйрьҗан. Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Роберт Әхмәтҗанов, Роберт Миңнуллин. Разил Вәлиев кебек шагыйрьләр, Нәбирә Гыйматдинова, Флүс Латыйфи, Факил Сафин, Рафаэль Сибат. Якуб Зәнкиев кебек прозаиклар. Туфан Миңнуллин, Зөлфәт Хәким. Мансур Гыйләҗев кебек драматурглар белән теләсә кайсы әдәбият горурлана алыр иде. Алар бүген әдәбиятта эстафетаны үз кулларына ала киләләр. Аларны һәр жанрда яңа талантлар куып килә. Сүз уңаеннан шуны да әйтим: мондый әдипләребез киләчәктә безнең тарафтан зуррак игътибарга лаек, дип уйлыйм.
Туфан Миңнуллинның «Эзләдем, бәгърем, сине», Зөлфәт Хәкимнең «Чапты атым Казанга», Мансур Гыйләҗевнең «Баскетболист» дигән спектакльләре миндә тирән тәэсир калдырды Аларда тормыш та, тирән фәлсәфә дә чагылыш таба Бу спектакльләр нигездә тормыш турында, кешеләр язмышы турында зур борчылу уята. Шагыйрь Ренат Харис либреттосына композитор Леонид Любовский язган «Кыйссаи Йосыф» балеты да безнең сәнгатебездә гаҗәеп күренекле вакыйга булды
Күптән түгел Казанда зур уңыш белән төрки халыклар театрларының
ҮП халыкара «Нәүрүз» фестивале булып узды Фестивальгә чакырылган тәнкыйтьчеләр һәм театр белгечләре татар драматургиясе үсешен уңай бәяләделәр Алар билгеләп үткәнчә күп кенә халыкларның милли драматургиясе кризис кичергән бер вакытта татар драматургиясе тискәре йогынтыларга бирешмәде
Сезнең идарәнең хупларга лаеклы бер эше турында әйтәсем килә: республикада яшь талантлар да онытылмый Алар өчен семинар уздырып, идарә яхшы эшләгән. Анда ЗОдан артык йөгерек каләмле егет-кыз катнашкан Инде аларны карап-тәрбияләп үстерергә кирәк Шул ук вакытта алар артыннан килүче яшь үсентеләрне абайлап тору да зарур. Сүз дә юк. язучыны үстерүнең иң ышанычлы юлы—аларның әсәрләрен дөньяга чыгару Әле шушы көннәрдә миңа Татарстан Язучылар берлегенең ике корылтай арасындагы эшчәнлеген гәүдәләндергән хисап китабын карарга туры килде Аннан күренгәнчә, 3 елда 380гә якын китап чыккан. Шуның 212се дәүләт нәшриятларында Язучыларыбызның яхшы китапларын бастырып чыгару өчен—һәм шунысын да әйтим— аларның башка ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен Татарстан Хөкүмәте шактый зур эш башкара. Татар хикәяләре антологиясе Миргазиян Юныс, Рәфкать Кэрами. Лилия Газизова һәм башкаларның китаплары уйга гына түгел, күңелгә дә азык бирә.
Әмма шул ук вакытта сай фикерле әсәрләр дә байтак Яхшы әсәрләрне укучыга җиткерүдә дә эшлисе эшләр бик күп Без еш кына рухи хәзинәләребезне күрсәтеп бирә алмыйбыз Моның өчен радиода, бигрәк тә телевидениедә соңгы вакытта туган зур мөмкинлекләр тулысыңча файдаланылмый Тәнкыйть тә ныклап җанланып китми әле.
Ел саен була торган Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләген бирү кампаниясен генә алыйк Каләмдәшләрегезнең әсәрләрен бүләккә тәкъдим итәсез, ә ни өчен моны эшләвегезне матбугат чараларында ныклап аңлатмыйсыз. Югыйсә, бу—әдәбиятны пропагандалау өчен никадәр җайлы форсат бит Сез бүләкләрне кемгә бирү мәсьәләсенә караган бәхәсләрне еш кына сәхнә артында куертасыз. Акыллы, төпле фикерләрегез белән халык алдында чыгарга кирәк ләбаса
Халык шагыйре, халык язучысы дигән мактаулы исемнәр кыл иләктән үткәреп бирелә. Ә инде язучы бу бүләккә лаек булган икән, аңа иҗат мөмкинлекләре тагын да яхшыртылырга тиеш Без күптән түгел бу хакта киңәш тоттык, мин. бу мәсьәлә уңышлы чишелер, дип уйлыйм,
Тагын бер мөһим мәсьәлә турында әйтергә кирәк Ул да булса— мирасыбызны саклау проблемасы Бездә вафат булган язучыларның әсәрләрен туплау үзагымына куелган Бу эшне Язучылар берлеге Г Ибраһимов исемендәге институт һәм Дәүләт баш архив идарәсе килешеп, бергәләп алып барырга гиешләр. Татарстан Милли музее системасында әдәбият музее төзү турында да уйланырга кирәк Без Г Исхакый. Г Тукай, X. Туфан П Хузангаи М Мәһдиев һәм башка әдипләр музейларын ачтык Ш Камал, М Җәлил. Е Боратынский. М Горький музейлары да эшләп килә Язучылар берлеге бу өлкәне дә кү< уңыннан ычкындырмаска, алар эшендә актив катнашырга тиеш
Әдәби журналларыбы з да әдәби тормыш сулышын ныграк тоеп, шул ук вакытта талымлырак эш итәргә тиешләр Бу яктан «Казан утлары» үрнәк булып тора Аның чыга башлавына 80 ел тулды Ул— әдәбиятта гына түгел, сәнгатьнең башка төрләрендә дә энциклопедия булырлык басма 2006 елның февраль саны меңенче сан булачак Халкыбызның рухи байлыгын. иҗтимагый-сәяси. эстетик фикерен үстереп, фән-мәдәният тарихын барлап-теркәп. журнал сигез дистә ел буена зур эш алып бара «Татарстан». «Казан». «Идел». «Сөембикә» «Ялкын». «Сабыйга», «Салават күпере» кебек журналлар да әйбәт әдәби әсәрләргә еш мөрәҗәгать итәләр «Мәйдан» журналының аякка басып китүендә Чаллы шәһәр хакимиятенең башлыгы хуплауга лаек
Мондый басмаларның халкыбыз өчен кирәклеге бәхәссез.
Журналлар—оператив басмалар. Алар үткәннең рухи һәм фәнни байлыгын, бүгенге иҗат җимешләрен атнасы, ае белән халыкка җиткерү мөмкинлегенә ия Шулай да аерым басмаларның портфельләрендә сайлап басу өчен кулъязмалар кытлыгы сизелә Бер сәбәпсез-нисез. күптән билгеле калын-калын романнарны бастырып утыру нинди ихтыяҗ белән аңлатыла? Моны дәүләт акчасын кирәксезгә сарыф итү дип кенә бәяләп була. Язучылар берлеге идарәсе дә биредә үз сүзен әйтергә тиештер.
Безгә әдипләрнең иҗтимагый активлыгын күтәрү турында да ныклап уйланасы бар әле. Сезнең ике корылтай арасында мин чын мәгънәсендә илче булып эшләүче олпат әдипләр—Чыңгыз Айтматов һәм Олжас Сөләйманов белән очраштым. Бу олы шәхесләр белән әңгәмә кору үзе генә дә никадәр күңел азыгы бирә. Иҗади активлык аларга иҗтимагый активлыкка юл ачкан, ә бу исә талантның колачын киңәйткән. Ул язучыларның үзләреннән алда әсәрләре бара, катлаулы миссияләрен үтәүгә юл ача.
Без үзебезгә үрнәк, эталон итеп кемнәрне куярга тиешбез? Г. Тукай да үзен коеп куйган шагыйрь итеп кенә түгел, ә иҗтимагый эшлекле дип тә исәпләгән. Бу аңа үз чорының бөтен катлаулы күренешләрен колачлау мөмкинлеге биргән. Галимҗан Ибраһимовның киң колачлы әдип һәм җәмәгать эшлеклесе булганын искә төшерик. Бездә хәзер дә ил. халык, тарих, бүгенге, бигрәк тә киләчәк мәсьәләләрен шәхси борчу итеп караган шәхесләр-язучылар бар. Ләкин аларның күбрәк, җитдирәк, җаваплырак булуын күрәсе килә. Мин бүтенге корылтай әнә шундый югары таләпләр югарылыгында узар, әдәби иҗатның һәм иҗтимагый эшчәнлекнең актуаль юнәлешләрен билгеләр, дип ышанам.
Күптән түгел без Конституциябезгә төзәтмәләр керттек. Төп Законыбызда Татарстанның нигезләрен саклап калдык. Бу җиңел булмады. Аны яклау өчен безгә бүген һәм киләчәктә тагын да күбрәк көрәшергә туры киләчәк Шикләнмәгез, без яңа шартларда Татарстан мәнфәгатьләрен яклап, үз юлыбыздан барачакбыз. Федераль үзәк белән дә бу яңа шартларда уртак тел табу өчен күпкырлы эшләр башкарыла.
Сез яңартылган Конституциягә бик мөһим өстәмә кертелгәнен беләсез Ул—Татарстанның һәм татар халкының үзбилгеләнү хокукы турында. Бу яңалык иҗат, мәдәният, сәнгать, мәгариф өлкәсенә зур тәэсир ясаячак Чит төбәкләрдә яшәүче татарларның ихтыяҗлары да Конституциябездә чагылыш тапты Чыннан да, Татарстан дип аталабыз икән, димәк, безгә рәсми рәвештә татар халкының бөтенлеген, үсешен тәэмин итү. татар халкына таяну табигый хәл.
Татар мәдәнияте, татар әдәбияты бервакытта да бер төбәк, бер республика чикләрендә генә яшәмәде. Талантлы язучылар, җырчылар, артистлар, рәссамнар һәрвакыт төрле төбәкләрдән Казанга килеп, республикабызга хезмәт итте. Республиканың иҗат әһелләре дә читтә яшәүче халкыбызга мәдәни хезмәт күрсәтте. Хәзер бу агымны көчәйтү бик зарур Әмма татар халкына таянмасак, аның рухи ихтыяҗларын күз алдында тотмасак. Татарстанның үз йөзе сакланмас иде
Татар халкы яшәгән барлык төбәкләр—сезнең иҗат лабораториясе. Милләтебезне бербөтен итеп карау яңа мөмкинлекләр ача, бер үк вакытта яңа бурычлар куя. Русиянең башка төбәкләре белән хезмәттәшлекне киңәйтүне таләп итә Татарстанның Мәгариф, Мәдәният министрлыклары, мәгълүмат чаралары хәзер эшчәнлек географиясен киңәйтәләр
Башкалабызның 1000 еллыгына, быел август ахырында булачак III Бөтендөнья татар конгрессына әзерлек, октябрьдә үтәчәк халык санын алу татар милләтен барлауны, аның хәлен белүне, бердәмлеген саклауны таләп итә Хәзерге вакытта без бу юнәлештә эзлекле, зур
күләмле җитди эшләр башкарабыз Әлеге мөһим эштән сез дә читтә калмассыз, дип ышанам
Яңа гасырда галимнәр, язучылар алдында зур бурычлар тора. Тарихны тулыландыру, татар халкы язмышын дөрес чагылдыруда әле эшлисе эшләр бик күп. Яшь буынның милли үзаңын формалаштыру заманча идеяләрне, кешелек кыйммәтләрен, алдынгы илләр тәҗрибәсен үзләштерү—барыбызның да уртак эше
Большой вклад в нравственное воспитание населения вносят русскоязычные писатели Творческая мастерская по русской литературе объединяет около 40 литераторов. Сегодня активно работают литераторы Владимир Корчагин. Ахат Мушинский, Геннадий Паушкин. Нонна Орешина. Евгений Сухов. Сергей Малышев. Ольга Левадная и многие другие.
Одним их главных направлений в работе мастерской является работа с молодежью, начинающими литераторами. Особенно хочется отметить творческое объединение «Белая ворона», созданное поэтессой, членом Союза писателей Татарстана Наилей Ахуновой. Это сравнительно небольшая группа людей, но работают они ярко, увлеченно, с энтузиазмом.
Новому правлению хочется пожелать, чтобы оно приложило все возможные усилия для пропаганды творчества наших литераторов далеко за пределами Татарстана, чтобы нашу литературу знали и могли оценить во многих странах. Это касается и татарской литературы и произведений, созданных на русском языке
Язучылар берлеге—барлык иҗат берлекләре эшчәнлегендә. халкыбызның рухи тормышында үзәктә торучы иҗат оешмасы. Аның эшчәнлеге гаять күпкырлы Ул һәр язучының тормыш-көнкүреше турында кайтартудан алып татар халкын һәм аның әдәбиятын дөнья күләменә күтәрүгә кадәр киң колачлы эш итә Өлгергән мәсьәләләрне тиешле әзерлек белән рәсми органнар алдында кую да аның җитәкчелегеннән зур активлык, җитлеккәнлек һәм интеллект сорый Берлекнең хәзерге рәисе Фоат Галимуллин бу күпкырлы сыйфатларга ия дип саныйм Зыялыларның да зыялысы булган язучылар, башка мәсьәләләрдәге кебек, бүгенге катлаулы чорда төп кыйбланы билгеләүдә, идарәне һәм аның җитәкчесен сайлауда да ялгышмаслар дип уйлыйм Сезгә саулык-сәламәтлек. шәхси бәхет һәм иҗади уалышлар телим