Логотип Казан Утлары
Шигърият

СӨЮ ДӘВАМЫ

Шул бер төн
Без кавышкан нюнь төне Төшертмәде пәрдә читен: Илаһи шул яктылыкка Утырдык без гел ис китеп.
Июньнен иң кыска төне Сыйдырды бар хыялларны... Сөтләрдән ак. сулардан пакь Итеп күрдек бар дөньяны.
Дөнья шундый ап-ак иде. Сөенештек шул аклыкка. Чишмәләрнең җырын алып. Очтык икәү ак болытка.
...Ерак калган мизгелләрне Сөйлим инде хәзер кемгә?.. Гомерләргә җитәр бәхет Сыйган икән шул бер төнгә...
Бездән кала бары гамәлләр
Бер килгән без җиргә... Бер китәсе...
Табигатьнең катгый кануны:
Үз-үзеңне эзләп табу өчен Кешеләргә биргән януны.
Бер килгән без җиргә... Бер китәсе... һәрбер гомер җирдә санаулы.
Тану өчен яхшы һәм яманны Кешеләргә бнргән сынауны.
Бер килгән без җнргә... Бер китәсе...
Бездән кала бары гамәлләр.
Гамәл арасында Галәмне дә Юлдан яздырырлык хәрәм бар.

Бер килгән без җиргә... Бер китәсе... Алмагач та коя алмасын.
Бездән калган гамәл каршысына Хәрәм килеп чыга алмасын!

Анам кыры
И. Әнием! Чыктым әле кырга. Кыр-басулар инде үзгәрде. Еллар түгел, гасыр кичәлсә дә Табармын күк синең эзләрне.
Учма-учма алып урак урдың: Элек арыш, аннан сабанын... Бер шешә сөт. ике бәрәңгегә Риза була иде тамагың.
Кадалса да камыл табаннарга. Башак уып бергә туендык.
Бу кырларда синең тир таммаган Тургай төшәрлек тә урын юк.
Чәчкән, урган, чүбен утаганда Бу кырларны ничә иңләдең? Ат шикелле эшләп... кияреңә Булмады бит алмаш күлмәгең.
И, Әнием! Тагын чыктым кырга. Мөлдерәмә тагын күңелләр... Хәтерләтеп синең йөзләреңне Серкәләнә кырда игеннәр.
Яз килгән чак
Яшел хәтфә иркен болыннарда.
Табигатьтә сафлык тарала;
Шул мәлләрдә мин дә гел тереләм, Шул мәлләрдә мин дә яңарам.
Җырчы кошлар матур көен башлый, Тутан якны мактап яңадан;
Шул мәлләрдә мин дә гел тереләм. Шул мәлләрдә мин дә яңарам.

Табигатьнең әле гашыйк чагы, һәр тарафта чәчәк ярала; Шул мәлләрдә мин дә гел тереләм. Шул мәлләрдә мин дә яңарам.
Ул чакларда сулкылдамый йөрәк Язмыш биргән ачы ярадан;
Бар дөньяга ямьнәр сибәр өчен. Бакчаларда гөлләр яңарган.
Шул ук болын, шул ук бакча юкса. Әйтерсең лә бар да өр-яңа!
...Ярый әле һәр ел язлар килә— Матурлыгы белән дөньяга.
Тик игелек калды
Әйтелгәндер кайчак саксыз сүзләр... Акыл йөри арттан. Сүз -элек.
Аткан уктыр - сүзем.
Әмма нишлим:
Күңелемдә бүген игелек.
Акыл китә ачу килгән чакта. И. үкенәм хәзер тилмереп... Ачу күптән китте.
Әмма нишлим:
Күңелемдә бары игелек.
Тән ярасы бетә, төзәлә ул.
Сүз ярасы сызлый илереп.
Җанда һаман яра...
Әмма нишлим:
Күңелемдә бары игелек.
Булмый тормыш гел кояшлы гына.
Тормый якты һаман сибелеп. Дөньядан гел гыйбрәт ала торгач. Күңелемә тулды игелек.
Гыйсъянчы
Өлешемә тигән көмешемме Ул кадәрен белим мин каян? Бер терәлсәм, йөз мәртәбә үләм. Күз яшемне йотып елмаям.
Мизгелләргә тиңлим гасырларны. Уйларымда очыш тоям мин; Ирекле дип йөрим үз-үземне. Юкса, ирек бары хыялым.
Лаеклыны һәрчак хөрмәт итәм. Ышанам мин көчсез көчкә дә; Кайгыларга башым имәсәм дә, Шатлык килсә, күңлем нечкәрә.
Газапларны һәрчак яшерсәм дә. Бәхетләрен тыймыйм мин аның: Я.смышымның киты булсам да. МИН Гыйсъянчысы эчке дөньямның.