Логотип Казан Утлары
Роман

ҺӘРНӘРСӘГӘ—АКЧАЛАТА


Ренарга багышлана.
Үләт килә—типтереп кал
Әйтем
Тәрҗемәчедән
Рауль Мирхәйдәровның әти-әниләре Оренбург татарларыннан булган. Үзе саф татар телендә сөйләшә белсә дә. Казакьстанда яшәп, рус мәктәбендә укыган, урысча югары белем алган төзүче-инженер ул—шуңа күрә әсәрләрен урыс тезендә яза. Әмма барыбер үзен татар әдибе дип саный
Ләкин, ни кызганыч, рус телендә дүрт дистәдән артык китабы миллионлаган тиражлар белән нәшер ителсә дә. Рауль Мирхәйдәров иҗаты татар укучысына бик аз таныш әле Аның татарча басылып чыккан әсәрләре «Безне онытмагыз ..» повесте (Хәйдәр Тайнетдинон тәрҗемәсе «Казан утлары» журналы, №4—1982 ел). «Игълан буенча танышу» повесте (Вакыйф Зыятдинов тәрҗемәсе -Казан утлары» журналы. № 4—1998ел). «Иртәләгән сагыш» романы (Марс Шабаев тәрҗемәсе «Казан утлары». №№ 8. 9. 10—2000 ел). «Аккош» хикәясе (Марс Шабаев тәрҗемәсе «Идел» журналы. №№2-3—2001 ел). Нибары менә шулар әлегә Рауль Мирхәйдәровнып катлаулы тор мышы һәм иҗаты турында Флүс Латыйфи «Үзебезнеке» («Казан ушары». № 4- 1998 ел). Равил Файзуллин «Замана язучысы» («Казан ушары», № 8— 2000 ел). Рафаэль Сибат «Хәтер һәм мәхәббәт» («Казан ушары». № 8—2001 ел) исеме мәкаләләр белән чыкты «Иртәләгән сагыш» романының аерым өзекләре • Ватаным Татарстан». « Мәдәни җомга» газеталарында да басылды. « Татарстан» журналының 2001 елгы 4 нче санында Р Мирхәйдәров белән «Читкә тибәрмә безне. Казан» дигән бик әтрафлы әңгәмә донья күрде
Әле телгә алынган әсәрләренең топ каһарманнары татарлар Иҗатының беренче чорында, нигездә, үзе күргән кичергәннәрен әдәби әсәрзәренә салган Р Мирхәйдәров
Кыскартылган журнал варианты
соңгы ун-унбиш ел эчендә элекке совет мафиясе һәм хәзерге рус мафиясе, «яңа руслар» тормышына багышланган бик кискен-үткен сәяси-социаль детектив романнары белән танылды.
Журналыбыз укучыларына Рауль Мирхәйдәровның « һәрнәрсәгә—акчалата» дигән детектив романын тәкъдим итәбез. Романның төп каһарманы—1923 елда Америкага күчеп киткән атаклы Казан рәссамы Николай Фешинның оныгы Константин Фешин (кушаматы— Тоглар). Ул—ялган акчалар, Америка долларлары ясаучы. Хәер, әсәрнең эчтәлеген сөйләп тору кирәкмидер, укучылар үзләре укып рәхәтләнсен.
Тәрҗемәчедән бер искәрмә: романдагы җинаятьчеләр телендә «төрмә жаргоны» булган сүзләрнең күбесе тәрҗемә ите.змәде. Жинаятьчелекнең милләте юк бит. Россия киңлекләрендә яшәүче җинаятьчеләр, кайсы гына милләттән булсалар да. аларның гомуми уртак жаргоны бер. Шундый жаргон сүзләрнең кайберләрен китереп узабыз. Менә алар: катала —кәртуенында бик оста хәрәмләшүче; катран —качып кәртуйный торган яшерен урын; братан.братва —җинаятьчеләрнең бер-берсенә эндәшү сүзләре; лох, чәйнек —аңгыра, томана, мокыт: к си в а —паспорт, документ-фәлән; ха за —йорт; м е н т —милиционер; авторитет, пахан —өер, төркем башлыгы; л им он — миллион; бакс— яшел—доллар акча; за падло—иң кабахәт түбәнлек эшләгән җинаятьче; кореш—тамырдаш, дус; фомка —хәнҗәр; фарцовщик—төрле чит ил акчаларын, бигрәк тә АКШдолларларын сатып йөрүче; халдей—ялагай хезмәтче; фарт —бәхет, уңыш;рэкет -куркытып-талап алу; киллер —акчагаялланып кеше үтерүче Янә башка сүзләр дә очрарга мөмкин, алары текст эчендә аңлашыла булыр.
Тагын шунысын да әйтеп узыйк: Р. Мирхәйдәровның татар телендәге беренче китабын—«Иртәләгән сагыш»ны Татарстан китап нәшрияты быел нәшер итә.
Ә хәзер—әдипнең «Һәрнәрсәгә—акчалата» романы сезнең хөкемгә, хөрмәтле укучылар!
Марс ШАБАЕВ.
Качу
I
араңгы август төне.
Бик затлы ак костюм кигән ике егет Күктүбәдәге казино ишегеннән атлап кергән бер вакытта, Кырымнан мең чакрымнар ераклыктагы бакчаларга күмелеп утырган чечен авылы Али-Йорт башындагы юл читендә ялгыз бер ир. Грозныйга бара торган машиналарның берәрсен туктатырга теләп, кул күтәреп тора иде. Аның өстендә— кыйммәтле «Найк» спорт костюмы, кулында—зур теннис сумкасы. Биредән Ичкерия башкаласына кадәр кырык чакрымлап ара. Әллә тулып киләләр, әллә зиннәтле « мерседес», ■ феррари», «вольво» һәм «мазерати» ише машиналарның хуҗалары чит кешене утыртасылары килми—ажгыртып гамьсез генә узалар да китәләр, узалар да китәләр. Чеченнәр тыз-быз килеп, бәрелеп-сугылып йөрүчеләрне яратмый, төгәлрәк әйткәндә—күралмый, түбәнсетеп карый, шуңа күрә юл читендәге ир кеше күзне сукырайтып үткән фаралар яктысында үз дәрәҗәсен белеп кенә, тыныч басып тора, әйтерсең, ул беркая да ашыкмый иде.
Әмма Грозныйга юл тотучы бу сәер төнге адәм, чынлыкта, ашыкканнан да артык ашыга—тагын ярты сәгатьләп торса, аның янә иреген югалтуы бар. Чираттагы машина үзе яныннан выжылдап узып киткәндә, ул Швейцариядә эшләнгән, бик сирәк очрый торган «Юлисс Нордан» сәгатенең караңгыда яктырып күренүче телләренә гасабиланып карап ала һәм үзенең котылу мөмкинлеге кимегәннән-кими барганын искәрә иде. Ерактагы машина фараларының утларын күреп, ул яңадан
К
үзен кулга ала, янадан кулын күтәрә, юкса килеп туктаган лимузинда үзен эзәрлекләүчеләр булырын да чамалый
Чираттагы машина -иске генә, кыршылып беткән «жигуленок» иде. ул узып китте дә кинәт туктап, артка чигенде Төнге сәер адәм машина кабинасының ачыла төшкән тәрәзәсенә иелеп чечен телендә сорады:
—Сез мине Грозныйга илтеп ташлый алмассызмы икән9 Бик кирәк иде,—дип, учында яшереп тоткан йөзәр долларлык ике акча күрсәтте
—О, югары тариф!—дип сызгырып куйды рульдәге яшь егет һәм. янәшәсендәге хатынга карап алып, русчалап дәвам итте - Менә, хатынымны өйгә кертеп чыгыйк та—биредә якын гына—аннары ыжгыртырбыз. Мондый төшемле эштән баш тартсаң, гөнаһ булыр, юкса, дөресен әйткәндә, эт булып арыган идем инде
—Юлда рульгә мин утыра алам,—диде сәер пассажир
Иске «жиделек»нен хужасы, күрәсен. шаян шат күнелле кеше иде:
—Юк. юк, мондый акчага комфорт һәм музыка белән генә,—дип. магнитофонын бар көченә ачып җибәрде
Әйтерсен лә, машинаны алмаштырып куйдылар, ул урыныннан ыргылып кузгалды, беркавым әрсезләнеп, үзе яныннан выжылдап узып киткән галәмәт зур «калиллак»ны куып житәргә дә маташып карады Арттагы утыргычка кереп сенгән пассажир, күзләрен йомып, черем иткәнгә салышты—анын сүз куертасы килми иде
Бер ун минуттан ул сиздермичә генә артка борылып карады, куып килүче лимузиннар да. тиз йөрешле джиплар да күренми иде Үзен тулы ышанычлы итеп тоймаса да: «Ычкындым бугай».—дип уйлап аллы качак Хәер, тормышы өчен курку хисе дә юк иде анын Әгәр тота-нитә калсалар да, аны кыйнамаслар иде. мөгаен Анардан битәр, аны саклап торган кешеләрне үтерерләр иде. Ул, ихтимал, җир йөзендәге ин кирәкле, ин кыйммәтле тоткын булгандыр. Юк. ул үзен начар саклаганлыктан гына түгел, ә тоткынлыкта булган өч елы буена качарга бик җентекләп әзерләнгәнлектән генә качып китә алды. Елдан-ел ул үз тирәсендәгеләрнен сизгерлеген йомшартырга тырышты, сакчыларны үзенә күнектерде- ияләштерде, үз сәгатен көтте—ул үзен алтын читлектән беркайчан да тере килеш чыгармаячакларын белә, чөнки ул аларга гомерлеккә, гүргә кергәнче кирәкле кеше иде
Анын сакчылары аптырый: бу тоткынга башка тормышка омтылу нигә кирәк? Анын һәр теләге, һәр капризы берсүзсез үтәлә, анын тирәсендә йөгерешеп кенә йөриләр—эшләсен генә' Шуна күрә анын беләгендәге «Юлисс Нордан» сәгате дә элеккеге советлар илендәге бердәнбер сәгать булгандыр, мөгаен Яшереп торасы юк. ул үз эшеннән тәм таба, зур рәхәтлек кичерә—моны анын хуҗалары да белә, анын таланты-осталыгы һәм алтын кулларына сокланмаган кеше юк иде Шулай булса да, тоткын үзенен качачагына нык ышана—анын тормыш сөючән холык-табигатен ирексезләп, буйсындырып тотарлык көч дөньяда юк Мондый очракларда сакчылар белән тоткын арасында күзгә күренмәс астыргын көрәш бара. Акыл көрәше. Тоткынның бернәрсә белән дә чагыштыргысыз максаты—тормыш, ирек, ә тегеләрнен исә—бары тик үз мәнфәгате, файда. Ләкин аларны. һичшиксез, жинәргә—качып китәргә катгый карар кылынган иде инде. Тигезсез көрәш тойгысы, еллар буена «мәче тычкан* уены күңелне гел тырнап тора иде Һәм шулай килеп чыкты да: бу «уен» өч елга сузылды
Машина, көтмәгәндә олы юлдан авыл ютына борылып керде дә. еракта утлары җемелдәшкән авылга таба чаба башлады Алар нык-таза бер таш йорт янына барып туктадылар Йорт янәшәсендә алсу әрмән ташы—туфтан салынган җыйнак кына мәчет тә бар иле Шоферның хатыны, машинадан төшә-төшешли. ихтирам белән генә чечен телендә берәр чынаяк чәй эчеп чыгарга йортка чакырды Качкын, рәхмәт хисе белән, үзенен арыганлыгын, машинада гына утырып көтәчәген әйтте
Машина хуҗасы озак көттермәде—бераздан ул канистр күтәреп
килеп тә чыкты һәм үзенең калтырчасына тутырып бензин салды. Аңа ияреп машина янына туганнарыннан тагын кемдер—әллә әтисе, әллә энесе, бәлки, аткән абыйсыдыр,—чыкты. Ул «Жигули»нын ишеген ача төште, качкын белән кул биреп күрешкәннән соң. юлда, бигрәк тә Грозныйда саграк булырга киңәш итте
—Явыз заман, явыз кешеләр,—диде ул хушлашканда һәм кулын мөселманча күтәреп амин итте
Ни әйтсәң дә. носари рус бит. күңеле карышса да. «амин» хәрәкәтен качкынга да ирексездән кабатларга туры килде Нишлисең, кайвакыт хәл-вакыигалар бездән көчлерәк була шул.
«Җиделек», чечен музыкасын яңгыратып, аңарга тынгы белмәс хужасы да ярымтавыш белән кушылып җырлый-җырлый, Грозныйга таба жилдертге. Юл буена алар бары тик әһәмияте аз булган берничә генә сүз алыштылар—үзенен яшьлегенә һәм башсызлыгына карамастан, шофер бу юлчының, никадәр яшерергә тырышса да, нәрсәгәдер бик нык борчылганын айлап алган иде. Шуна күрә ул да артык сүз куертырга базмады. Юкса анын бик тә сөйләшәсе килә—төнге пассажиры аның үзенә дә. хатынына да ошап калган иде. Йокылы шәһәр башына барып кергәч кенә, ул сорап куйды:
—Сезне кая илтү яхшырак булыр?
Юл буе шул хакта уйланып килгән качак кистереп кенә әйтте:
—Рәхим итеп, автовокзалга,—диде.
Аэропортка бару үзеннән-үзе кире кагылган иде—качакның бер документ-фәләне дә юк бит. Дөрес, хәзер поездларда да паспорт сорыйлар, дип сөйлиләр. Бигрәк тә каһәрле Чечня халкын тинтерәтәләр икән. Димәк, качак өчен ин яхшы транспорт булып бары тик автомобиль генә кала.
Көтмәгәнчә җанлылык хөкем сөргән төнге автовокзалга килеп җиткәч. пассажир килешенгән ике йөз долларын биргәндә, кесәсеннән тагын бер йөзлек доллар чыгарып, аптырабрак калган шоферга сузды:
—Синен йортын янәшәсендә мәчет бар. иртән шунда кереп, Аллаһы Тәгаләгә дога кыл, минем бик зур борчуларым бар.—диде.
— Мин ничек ярдәм итә алам?—дип кабынып китте шофер егет.
— Юк. рәхмәт, син мөмкин булганын эшләдең инде. Сау бул.
Анын бу гамәле бер мизгелгә күңеле йомшап китүдән яисә хискә бирелеп әсәрләнүдән түгел—ул моны алай-болай берәр хәл килеп чыгудан саклану чарасы итеп һәм ышанычлы итеп эшләде: үзенең бәласен әйткән яки ярдәм сораган кешене чечен бервакытта да сатмаячак.
Төн уртасы булуга карамастан, автовокзал гөрли-кайный: шәхси машиналар берсе артыннан берсе килеп-китеп тора, зур мәйданда качак бер генә автобус та яки күз ияләшкән сары шакмаклы бер генә такси да шәйләмәде. Күбрәк <Жигули»лар, төрле төстәге «Волга»лар һәм, әлбәттә, чит ил маркалы машиналар... Атар Кавказ, Ставрополь. Кубань. Ростов- Дон тирәләренә башка якларга караганда алданрак килеп тулган һәм теркәлгән иде.
Качак, машина номерларына илтифатсыз гына карый-карый, ашыкмый гына бөтен мәйданны йөреп чыкты һәм пассажирларны шәхси машиналарда ташунын ни өчен шулай җанлануын тиздән аңлап алды. Самолетлар очса оча—очмаса юк. поездлар йөрүне бер ярты еллап элек туктатканнар—ул бу хакга газетлардан да укыган, үзара сөйләшүләрдән дә ишеткән иде инде. «Бер яманнын—бер яхшысы» дигән мәкальне исенә төшерде ул. димәк, бу хәлләрнең барысы да ана кулай гына. Машина номерларына һәм аларның хуҗаларының кычкырып чакырып торуларына караганда, ул хәзер теләсә каи якка—Нальчигына. Владикавказына, Сухумиенә. Ставрополенә китеп бара ала. әмма аңа исә бары тик Ростовка гына барырга кирәк иде. Ләкин Кубань ягына машиналар күренмәде...
Автовокзал биләмәләрен карап йөри торгач, арт якта ул шашлыч- ныйга барып төртелде, шунда ук кулдан гына хинкали да сата иделәр, анысын, мөгаен, якындагы йортларда пешерәләрдер инде Качак, озын
юл алдыннан капкалап алу зарар итмәс, дип уйлап алды Нервылары гел киеренкелектә булгангадыр, күрәсен. анын кинәт үлеп ашыйсы килә башлады. Кыршылып беткән пластик өстәлләрнең рәтлерәк күренгән берсен сайлап, ул сарык итеннән әзерләнгән биш-алты шашлык белән бер тәлинкә грузин хинкалие китерүләрен сорады—бу елларда ул шул тәмле азыкка һәвәсләнеп киткән иде Парда пешерелгән шундый ук бер тәлинкә пилмән күтәреп, анын янына елгыр гына бер егет тә килеп утырды, ләкин ана тыныч кына ашарга биш минут та бирмәделәр, әледән-әле шоферлар йөгереп килә торды—алар бәяләрне һәм барасы юлларын килештерә, бер-берсеннән зарлана иделәр Әйе. бу бәхет иле— качак каршындагы егет, автовокзал хужасы ук булмаса да. анын төп ярдәмчеседер, хужасы бу минутларда берәр җирдә күнел ачадыр Бер ждй табып, кавказ әсире егеткә чечен телендә эндәште
—Энекәш, мине бик тиз генә Ростовка утыртып җибәрә алмассыңмы икән? Судка барырга сонга калам, өлгермәсәм. гөнаһ булыр
Егет өстәлдәшенә игътибар белән карап аллы, анын яхшы түләячәген чамалады бугай, дустанә елмаеп жавап бирде
—Изге эш. Аңлыйм. Ләкин, бик кызганыч, бүген Ростов машиналары күренми. Әмма хәл итеп булмастай хәлләр юк. дөресме ’ Ростовтан әйләнеп кайтырга теләүчеләрне эзләп карарга мөмкин Үзләре теләп барырга теләүчене тапмасак. берәрсен мәжбүр итәрбез, әмма бу гамәл, —ул бераз уйланып торды да.—сигез йөз бакс булыр.—диде
—Сигез йөз минем өчен күбрәк, знекәш Телеграмманы бер сәгать элек кенә алдык, туган-тумачаны йөреп чыгарга вакыз җитмәде, биш йөзгә килешергә тырышып кара әле.—Үзенен акчалы булуын бу елгыр егетләрнең сизеп алуын теләми иде ул. Сүзен дәвам итеп, өстәп куйды - Тик машинасы калтырча булмасын, яна булсын иле. шоферынын да ялгызы гына булуы шарт. Кирәге чыкса, юлда аны үзем алыштыра алам
—Яхшы. яхшы. /Китли кешеләрне яратам мин Болгавыр заман, юл озын. . Төн . Әмма сиңа фарт килде, машиналарны мин үзем жибәрәм бит. Исемем Абдулла, кушаматым—Зуко,—дип. егет соңлабрак булса ла. үзе белән таныштырды һәм өстәл аша төсле татуировкалы нык-таза кулын сузды.
Латинамерикан кушаматлы бу яна танышы бик озак—сәгатьтән артык югалып торды, качак ул арада ике чәйнек чәй эчеп бетерде Шуннан сон гына тирә-яктагы барлык тыюлы билгеләргә дә карамастан, өстәл янына ук кинәт кенә аксыл-көрән төстәге «Волга» килеп туктады, анын номерлары Ставропольнеке иде.
—Менә сина шәп чабышкы, туган, менә жайдагы—ышанычлы егет Әгәр ул-бу килеп чыкса, мин аны жир астыннан ла табачакмын.—дип еш-еш тезеп китте машинаның арткы ишегеннән ишелеп килеп чыккан Абдулла -Аванс итеп йөз долларыңны төрт тә. калган дүрт йөзен барып җиткәч Андрюхага бирерсең. Бәхетле юл'
Качак Зукога йөзлек доллар тоттырды. Машина Кавказда мәнге онытылмас «Сулико» көеннән озын итеп аккорд бирле дә урыныннан жегәрле генә кузгалып китте
«Хуш. Чечня! Хуш. Грозный' Хуш. Кавказдагы әсирлек'» дип кычкырасы килде качакның. Әмма ул. йөрәге шатлыктан менә-менә сикереп чыгардай булса да. үзен тыеп кала алды.
Ставрополь Анлреенын <Волга»сы. күрәсен. Төньяк Кавказда ары бире даими йөреп торадыр. ГАИ постлары янында егет каушамый гына машинасыннан чыга, юл хәрәкәте хезмәткәрләре белән кул биреп, салкын гына исәнләшә һәм. тартынып-нитеп тормыйча, агай-энеләрчә генә сөйләшә—боларнын берсе дә күзәтүчән пассажирның игътибарыннан читтә калмады Монысы да бәхет иле—димәк, анын документларын тикшереп, сумкасында казынып тормаячаклар боларнын берсе тә кирәкмәс иле Машинаның магнитофонлы радиоалгычы булса ла. Андрюханын язмалары гел төрмә җырларыннан гына тора икән, шуна күрә качак
әледән-ате радионы тоташтырырга сорап барды. Мәскәүдән сонгы хәбәрләрне тыңлаганда, ул ирексездән елмаеп уйлап куйды: тапшыру менә- менә өзелер дә чечен радиосы бик каты саклап тотылган әсирнен качуы, анын төсе-кыяфәте. аерым билгеләре, чама белән яше һәм нинди киемнән булуы турында .хәбәр итәр шикелле тоелды. Бары тик Андреинын машинасында барганда гына ул сонгы өч елында—ә бу шашкан Россиядә аз вакыт түгел—үзенен ниндидер чын булмаган кинолардагыча тормыш белән яшәгәнлеген аңлап алды. Шулай булгач, чираттагы берәр ямьсез хәлгә тармас өчен ана кискен рәвештә хәзерге кырыс, шәфкатьсез дөньяга кайтырга кирәк иде. Машина Ростов ягына таба зур тизлек белән җилдерсә дә, ул әле бик озак үзенә иркенәеп, бушанып калырга ирек бирмәде.
Бу яңа тормышны тизрәк анларга-төшенергә тырышып, ул шофердан сорады:
—Номерыгызга караганда, сез Ставропольныкы. . Анда гади кешеләр, зыялылар үзләренең атаклы якташларына ничегрәк карыйлар сон?
—Горбачевка, дисезме?—егет ачыкларга теләп, кайтарып сорады.
—Әйе. әлбәттә, шуңа. Ул бит сезнен яклардан шулай югарыга кунаклаган берәү генә...
—Һәм Аллага шөкер. Андый залимның берсе дә бик җиткән —Егет усал итеп аты-юлы белән сүгенеп куйды.
—Ни өчен алай бик сүгәсез аны? Ул бит сезгә ирек бирде, кәсәбә- челекне рөхсәт итте. Элек, мөгаен, болай ачыктан-ачык акча суга алмас идегез әле...
—Ә элек анын артык кирәге дә юк иде,—дип җавап кайтарды Андрюха —Ростовка Грозныйдан көненә ике мәртәбә йомшак урынлы автобус йөреп тора, билеты да унсигез сум гына иде. Ә Абдулла сездән күпме каерды? Менә шул шул—кешеләрнең акылын томалый алмассың, халыкнын күзе ачыла башлады.
—Күрәм, сез сәясәтче, менә дигән трибун икәнсез,—дип тагын да дәртләндерде аны качак, егетнен ярты сүздән үк кабынып киткәненә ишарәләп.
Тегесе кинәт көлеп җибәрде:
—Ә сез, әйтерсен, айдан төшкәнсез, өч ел мич башында утырган әкияти Иванушка шикелле, Горбачев турында сорашасыз. Башка берәү булса, монын өчен авызына менеп төшәргә дә күп сорамас... Әлегә ул Россия-анакайга хәерчелек белән ызгыш-талаш кына китерде, ә тиздән, ах. сизәм—бик тиздән рус каны коелачак. Мин гади эш аты гына, сезнен Чечнягызда һәр атнада булып торам, сугышның котылгысыз икәнен дә күрәм. Сездә ярты миллион халык кораллы хәзер, закон буенча һәр чечен корал йөртергә хокуклы, автоматларны базарда карбызлар белән янәшә саталар, патроннарны бәрәңге алган шикелле чиләкләп алалар. Шундый ризасыз-канәгатьсез һәм сугышчан халыкка тау-тау корал, авыр артиллерия, минометлар, «Град» ракеталары, самолетлар калдырырга ярый идеме сон? Анда хәзер һәркайдан малларны куып алып китәләр, машиналарны урлыйлар, поездларны кычкыртып талыйлар. Ә Мәскәүдәге ахмаклар байлык төяп состав арты состав җибәрә тора, нефтьүткәргечләр тәүлегенә егерме дүрт сәгать буена Грозныйга эшкәртү өчен нефть куа, үз заводлары исә нефтьсез, эшсез тора. Рус акчасына Дудаев армия төзи, «Борз» автоматлары эшләп чыгаруны агымга куйган Мөгаен, Мәскәүдә Ак йортта да. Думада да йөк төялгән составлар, нефть һәм кораллар өчен байтак кешенен кесәсенә акча явадыр. Халык барын да күрә, барысын да анлый... Бу жспнен очы безнен залимнан башланганын—аны якташ дип әйтергә тел әйләнми—халык бик яхшы белә: бу ботканы ул пешерде бит Элек Русьта Иван Сусаниннар булган, ә хәзер Мишка Горбачевлар заманы...—дип әрнеп сүзен тәмамлады егет һәм озакка тынып калды.
«Менә, чын тормышка беренче сәяхәт тә ясалды. Мондый сорауларын өчен, чынлап та. берне менеп тә төшүләре ихтимал»,—дип күнелсез йомгак ясады пассажир. Чечняда сугышка әзерләнгәннәрен ул беркем
белмәгәннән дә артык белә. һәм. рус буларак, бу бәланен киләсем тиешле урынга хәбәр итә алмавына изалана иде. ә баксан. моны инде гади шофер да белә икән. Бөек Ватан сугышы алдыннан да шулай булган бит, немецлар, кем әйтмешли, инде ишек төбендә, ә без аларга һаман состав арты состав: икмәген, күмерен, корычын җибәрүне дәвам иткәнбез Янадан шул ук тырмага басабыз, әле тагын да яманрак итеп—үзебезне киләчәктә үтерүчеләрне үзебез үк коралландырабыз һәм туендырабыз
Ләҗин хәзер сәясәт турында уйлыйсы килми, ниндидер эчке тавыш пышылдап тора: «Син ин элек үзен турында уйла, исемсез, фамилиясез, паспортсыз-нисез син кем хәзер?»
Хәзер документларсыз бер адым да атлый алмыйсын, һәркайда чикләр, шлагбаумнар, һәр җирдә «аусвайс» таләп-итәләр
Урлап алып китүчеләре анын гомерлеккә үз кулларында калачагына шул кадәр ышанганнар иде ки. беренче укышларыннан канатланып китеп һәм күңелләре йомшарып, берсе шунда аны урлап кына калмаганлыкларын. янәсе автокатастрофада һәлак булганлыгын да оештырганлыкларын әйтеп ташлаган иде. Куып алып киткән машинаны да кызганып тормаганнар, ә ана охшаш кеше мәетен танылмаган һәм сорап алынмаган мәетләр арасыннан атна буе сайлаганнар. Урланган тоткынны эхтәү беркемнең дә башына килмәсен өчен бик нык тырышканнар инде—анын бит теләсә кемне җир астыннан да эзләп таба ала торган адәмнәргә дә кирәге чыгуы бар иде. Хәтерендә әле. урлаучыларына ул шундый сорау биргән иде «Ә сез минем үлгәнлегемне искә алу мәҗлесе үткәрдегезме сон?» Тегеләр шаркылдап көлеп җибәрделәр. Берсе: «Юк. башыбыз җитмәде,—диде һәм өстәп куйды—Ләкин сине еш искә ал гаялыкларын, менә ул чын оста, алтын куллы иде. дигәнлекләрен яхшы беләбез*.—диде
«Өч ел элек минем паспортым һәм машина йөртү таныклыгым кем исеменә иде сон әле?!»—аның башына ирексездән шундый сәер уй килде һәм үзенен ул вакытта Игорь Трофимович Селезнев булып йөргәнлеген хәтеренә төшерде Әмма урлаучыларына анын фамилиясе әһәмиятле түгел, аларга атаклы Тогларнын катастрофада янып үлүе турында хәбәр тарату мөһим иде—аны шулай Тоглар итеп күмеп тә куйдылар.
Качак үзе дә һәр эш-га.мәлен озаклап, җентекләп әзерләргә ярата иде, шуңа күрә ул чеченнәрнен зирәклеген бәяләми булдыра алмады нигә аларга Мәскәүдәге җинаятьчел төркемнәр белән болай да киереңке булган мөнәсәбәтләрен кирәкмәгәнгә тагын ла кискенләштереп торырга, ди? Әгәр дә аның урланганын элекке мәктәпне үткән караклар—үз даирәсендәге Япончик, Захар. Сильвестер. Карт Шакро. Сво кебекләр белеп алса, алар шундук лаеклы «бартер» оештырыр иделәр, монын өчен башкала-ташкалада исемле вә бай чеченнәр җитәрлек бит Әмма булган— беткән, үткән эшкә салават. Хәзер ул янадан туган шикелле булып чыга. Бу уйдан качак бераз күңеллеләнеп тә китте, хәтта елмаеп куйды, тик бу елмаю бер мизгел булып алды да сүнде
«Иртәгәдән минем исемем ничек булачак сон әле?»—дип янә уйга чумды ул. ләкин, күпме генә тырышмасын, үзенен «яна исемен» хәтеренә төшерә алмады Анын мондый хәлгә таруы беренче тапкыр хәтере искиткеч яхшы, мөгаен, ул. берәр бит текстны бер укуда хәтерләрендә калдырып, сәхнәдән сөйләп бирүчеләр белән дә ярышыр, яна гына укылган берәр поэманы шундук үзе дә сөйләп бирә алыр иде Халык теленә монарчы таныш булмаган «компьютер» сүзе килеп кергәч, ничектер бер кәеф- сафа корып утырганда ул вакытта әле «карт» тагылмасыз гына Шакро. кемгәдер анын ни-нәрсә икәнен үтемле итеп аңлатырга тырышып, болай дигән иде «Ну. ул Тоглар кебек инде . Тик компьютерлар күп. ә Тоглар бердәнбер» Шуннан сон теге томана да компьютерный ин элек искиткеч хәтерле, барысын да гомерлеккә хәтерендә саклый торган нәрсә икәнен анлап алган иде Менә хәзер Тогларнын хәтере сынатты • Мөгаен, картаямдыр, әллә арыганлыктан, артык әсәренүдәнме?»—дип күнелсез генә елмайды ул
Ростовка да ул кемгә булса да мәхәббәт тотып яки гадәттән тыш хискә бирелеп ашкынмый—анда анын ни тугрылыклы дуслары, ни күңелендә йөрткән кешесе, ни туганнары юк. Андагы «-Ростсельмаш» заводы тирәсендә анын яшерен бер урыны бар. ул шунда тизрәк барып җитәргә алгысый иде. Андый яшерен урыннары бер дистәләп булып. Советлар Союзы таркалгач, аларнын күпчелеге якын чит ил җирләрендә калды. Хәзер анын төрле исемгә язылган паспортлары да. яшерен урыннар үзләре дә бөтенләйгә югалды инде. Менә әле дә ул үзенен Ташкенттагы исем- фамилиясен хәтерли—Сөләйманов Рефат Шакирович. 1947 елгы, кырым татары Әмма Ростовтагы яшерен урын Чечнядән ин якындагысы иде...
2
ер унайга җилдергән машина эчендә искитмәле әйбәт, әмма ачы караклык тормышы турында инерәп-ынгырашып торган җыр тавышыннан оеп барган пассажир тагын әле бик күптәнге хәлен— төрмәгә беренче утыруын һәм беренче Остазын исенә төшерде. Шул Остазы бит инде ана гел тукып торды: иректә чакта тормышның карангы- кара мизгелләрен истә тотарга, ана һәрвакыт әзер булырга, шунын өчен илнен һәр мөмкин булган төбәгендә җилпәзәдәй таратып, яшерен урыннар эшләргә кирәк, диде. Әгәр запасында паспорт-фәлән ише биш-алты документын бар икән—мондый зур илдә шайтанның үзеннән дә куркасы түгел, һәркем торган җирендә теркәлергә тиеш булса да, анысы анын йолкышлар өчен генә. Егетнен сирәк очрый торган талантын беренче шәйләп алган Остазы әнә шулай сөйли иде. Ләкин егетне бервакытта да йолкышка санамадылар, төрмәдәге беренче көннәреннән үк аны Оста дип йөрттеләр, бары тик соныннан җитди кушамат алыр вакыт җиткәч кенә Тоглар исеме пәйда булды—бу кушамат җинаятьчел түгел, аны әле мединститутнын беренче курсында укыганда ук студентлар шулай атый башладылар.
Машина тәрәзәсеннән саф рус авыллары күренеп кала—үзе тоткынлыкта тилмергән, ирек сөючән Ичкерия җирләре артта калган иде. Кассетадагы бер караклар җырын икенчесе алыштыра тора, шофер да озакка тынды, ул сугыш чыга-нитә калса, үзен тагын солдатка алачаклары турында күңелсезләнеп уйлана—әле хәрби хезмәттән кайтканына да дүрт кенә ел, анын хәрби һөнәре сирәк һөнәр—сапер берничек ычкына алмассың...
Ә Тоглар исә юл буендагы авылларны күзәтеп барган уңайга илленче елларда үзе яшәгән караңгы, салкын, шөкәтсез авылны хәтерләде. Биредә дә шуна охшаш күренешләр чалынып-чалынып кала иде, ул кинәт кенә балачагына кайтып китте, анда әле дә әтисе дә исән, ул үзе Костик, Костя Фешин иде. Ул Оренбург белән Актүбә арасындагы казакъ даласында утырган Мартук дигән кечкенә генә авылда туган иде—хәзер инде чит илдә булып чыга. Бик вакытсыз чакта, сугыш чорында 1943 елнын аяусыз салкын декабрендә туган. Аның әтисе, тумышы белән Казанныкы булган Фешин Николай Николаевич, кырык икенче елда Смоленск тирәләрендә каты яраланып, тылдагы госпитальгә—Оренбургка эләгә. Шунда ул Костикнын булачак әнисе, госпитальдә шәфкать туташы булып эшләүче Зоя Григорьевна Валянская белән таныша. Әтисенең сул кулын терсәгеннән кисеп ташлыйлар, тәненен бик күп җирләрен тегеп-ямап, армия хезмәтенә яраксыз дип табалар. Бер кулсыз орденлы фронтовик ирен ияртеп, көмәнле әнисе туган нигезенә—Россия белән Казакъстан чигендә утырган әлеге поселокка кайтып егыла, чик дигәне дә географик карталарда гына була инде анын.
Үзенен дә чәчләренә чал керә башлаган ир. төн караңгылыгында җилдерүче «Волга»нын арткы утыргычында утырган килеш, күңеленнән генә: «Әти...»—дип уйлап куйды. Әле алты яше дә тулмаган елгыр Костик мәктәпкә укырга киткән иде. димәк, 1949 елнын көзе була инде бу Шул заманнардан бирле, бәлки әле аннан да әлегерәктер, ул үзенен даладагы
Б
тимер юл буена сырышкан поселоктагы тормышын һаман да хәтерендә саклый.
Сугыштан соңгы беренче еллар... һәркайда җимереклек, хәрабәләр, ачлык, эшсезлек Бигрәк тә алар поселогында эшсезлек көчле иде: ни завод-фабрикалар. ни шахталар юк, күршедә хәерчелеккә калган «Өченче Интернационал» колхозы гына бар иде. аны сонрак «Победа» дип. исемен алмаштырып та маташтылар әле, әмма ул барыбер хәзерге үзгәртеп кору елларында мәнгегә юкка чыкты шикелле. Тагын әле ярымкустарьчылык артеле «Промкомбинат» булган икән Анда ни-нәрсәләр белән генә шөгыльләнмиләр иде. бүрекләр тегәләр, итек басалар, күнитек әмәллиләр, атлар өчен иярләргә кадәр ясыйлар—ул елларда атлар төп транспорт чарасы иде бит. Әле шуның өстенә сабын да кайнаталар, конфет та пешерәләр иде. Аккургаш, кара кургашлар эретмәсе белән эретеп самавыр, кәстрүл, керосинка ишеләрне ямап бирәләр Кыскасы, җаннарын саклап калыр өчен анын мартуклы якташлары ни-нәрсәләр генә эшләмиләр иде икән?! Сау-таза кешеләргә дә поселокта эш җитми, ә анын әтисе шикелле яраланган-ямалган. җитмәсә бер куллы авыру кешегә нишләргә кирәк иде? Поселок шул ук авыл жире бит ул. бөтен тормышын кул хезмәтенә бәйләнгән: бакча казып, бәрәңгесен, яшелчәсен-мазарын утыртасынмы, мал асрыйсынмы, йорт-куранны төзәткәлисеңме—һәркайда кул кирәк
Беренче елларда һәр эштә әнисе бер үзе изалана, хәтта иренә тәмәкене дә үзе төреп бирә иде. аннары анысын әтисе үзе мәтәштерә башлады Әмма кинәт кенә әтисенен тормышы үзгәрде дә куйды Бер базар көнне булды бу. Ул заманнарда әле потребкооперация дигәннәре үз көченә кермәгән, кибетләрдә чын-чынлап сәүдә-сату юк дәрәҗәсендә, барысы да базарда гына, шунлыктан базар поселокта ин кирәкле урыннарнын берсе иде Анда эш-йомыш төшеп кенә түгел, үзен күрсәтеп, кешеләрне күреп-аралашып алу өчен дә йөри иделәр һәрхәлдә ул елларда бу шулай иде.
Шул истәлекле бер язгы көндә кесәсенә күпмедер акча кергән әтисе белән әнисе, нәрсәдер алырга теләпме, әллә караштырып кайтырга дип кенәме, базарга китеп барганнар. Шунда базарнын бер почмагындагы чиркәү янында авылдашларының кызыксынуын кузгаткан. Мартук өчен бер дә көтелмәгән товарга барып юлыгалар базар Берсе бер кулсыз, икенчесе агач аяклы ике гарип кычкырып-кычкырып рәсемнәр сата, «күңелсез тормышны сәнгать әсәрләре белән бизәргә» өнди, имеш Аларнын саткан товарлары зәңгәр күлдәге пар аккошлар, үбешеп торган күгәрченнәр, зарыгулы-иркә карашлы гүзәлләр, хатын-кызлар егылып китәрдәй чем-кара чәчле чибәр егетләр, күкрәп утырган роза чәчәкләре, матурлап курчак итеп киендерелгән балалар, әкият баһадирлары һәм су кызлары—барысы да сонрак «лубок» дип аталасы тупас, зәвыксыз рәсемнәр икән. Ләкин ул заманнарда базардагы сәләмә киемле ярым ач халык өчен бу рәсемнәр ниндидер башка, бай һәм тук тормыш хәбәрчеләре булып тоелганнардыр, күрәсен. шуна да халык ул рәсемнәргә сокланып карап, яннарыннан китә алмый торгандыр Рәсемнәр арзан, бер чиләк бәрәңге яки кило ярым дунгыз мае бәясе тора икән, шуна күрә бик теләп алалар яки шул ук дунгыз маена яки самосад тәмәкегә алмашалар, ә бер тере казга хәтта сайлап-сатулашып икешәр рәсем дә алып була, имеш Костикнын әнисе дә. астына кан төсле кызыл хәрефләр белән «мин сине яраткан кебек ярат мине!» дигән язулы гашыйк парлар төшерелгән рәсемгә кызыгып, шуны сатып алмакчы булган Ләкин әтисе аны тыеп калган «Кирәкми, мин әйбәтрәк ясап бирермен».-дигән
Әтисе базардан бик дулкынланып-әсәрләнеп кайткан, шундук кайна нас ы—Костикнын әбисе була инде—Мария Ивановнадан күптән алыштырылырга тиешле иске өстәл клеенкасын сорап алган Инде яна клеенка да бар. әмма аны якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә генә өстәлгә яба торган булганнар икән Ни булса, шул булган—әтисе күршесе ярдәме белән клеенканы тар такталарга тарттырып кадаклап та куйган, аннары
янә шул кайнанасыннан инде, ике уч он. бер-ике йомырка сорап алган, итекче Петерстан җилем келәе юнәткән һәм төнгә әлеге иске клеенканы грунтлап, беренче кат буяп та куйган.
Аннары ул. кайдан мөмкин, шуннан буяулар, пумалалар эзләп, ике көн поселок буенча чабып йөргән. Монда да анын бәхете баскан. Сугышка кадәр Мартукның район Пионерлар йортында изостудия эшләгән булган икән. Шул Пионерлар йортынын хәзерге директоры, үзе дә фронтовик, тәвәккәлләп. Николайга сугышка кадәр булган яшь рәссамнар түгәрәгеннән калган барлык ни-нәрсәләр тутырылган ташландык чоланда казынырга рөхсәт биргән Шунда төрле-төрле пумалалары да. рәссамнарга кирәкле картон да һәм хәтта бер төргәк менә дигән киндер тукыма да. аннан да кирәге—биш ел эчендә кибеп, яраксызга әйләнгән диярлек булса да, шактый күп буяулар да табылган Әмма бу эшнен рәтен белгән Николай кибеп каткан буяуларны сынар кулы белән уып, аларны скипидар, олифа, көнбагыш һәм җитен майлары белән катыштырган да яраклы хәлгә китергән. Костик исә бу эштә ана тырышып ярдәм итә иде. Ниһаять, шундый көн килеп җитте: әтисе, барысын да йокларга яткырып, үзенен рәсем ясарга тотыначагын әйтте. Ә иртәсен, улы шау-гөр килеп зур бүлмәгә барып керсә—Украина урамына караган ике тәрәзә арасында, лак һәм буяу исләре анкытып, зур бер рәсем балкып тора иде инде.
Яшеллекләргә күмелгән әкияти бер сарай—замок күренә, ак төнбоеклар үскән зур гына күл аша сузылган күпер өстендә Костикнын әнисенә искиткеч охшаган гүзәл бер хатын-кыз басып тора, үзе аяк өсләренә кадәр төшкән челтәрле ак күлмәктән, башында чәчәкләр белән бизәлгән купшы-матур эшләпә, кулында тавис кошы канатларыннан эшләнгән, күз явыңны алырлык җилпәзә.
Малай, бу матурлыктан күзен ала алмыйча, соклануыннан телсез калды. Анын «Моны минем әтием ясады!»—дип кычкырасы килде, әмма тавышы чыкмады, ул бары тик әтисе өчен горурланудан елап кына җибәрде. Әнисе белән әбисе дә еладылар, алары инде, ниһаять, әтисенең үзенә яраклы-тин эш таба алу шатлыгыннан елау иде.
Шул көннән әтисенен тормышы кискен үзгәрде. Үз рәсемнәрен күтәреп, базарга ул берничә рәт кенә чыгып керде, анын рәсемнәрен күргән теге кырык тартмачылар Мартукка килми-күренми башладылар— бер кулсыз рәссамның рәсемнәре белән ярышырлык куәтләре юклыгын аңладылар булса кирәк. Әтисе, заказлар алып, күбрәк өйдә эшләде... Сугышта үлеп калган бик күп авылдашларын да фоторәсемнәреннән күчереп ясап бирә иде...
Ә теге «Замок янында» дигән рәсемен «Промкомбинат»ның хәйләкәр фотографы, авылда ин бай кеше, зур гына акча түләп сатып алган иде Соңыннан, шул рәсем алдына бастырып, ул мартуклыларнын берничә буынын фоторәсемгә төшереп торды, акча сукты. Костикнын әтисенең даны кайсыдыр елларда шулкадәр ерак таралган иде ки, өчәр ат җигелгән кашавой чаналарда анын янына әллә кайдагы Полтавка, Белая хатка, Нагорный. Хлебодаровка дигән ерак рус авылларыннан килә иделәр, ул атналар буена өйдә булмый—әнә шул бай хуҗаларга рәсемнәр ясый иде.
Ә Сталинның үлеменә бер ел кала Пионерлар йортында яңадан изостудия ачылды. Балалар белән эшләргә Николай Николаевичны чакырдылар, шунда ул гомерендә беренче мәртәбә һәр ай саен хезмәт хакы ала башлады. Шул студиягә Костик та йөри һәм сәләтле рәссам булырга өметләр баглый иде. Әйе, күптән булган хәлләр инде бу.. Ә бит барысы да вак-төякләренә кадәр күңелдә сакланып калган...
Ростовка бара торган юл Россиядә ин яхшыларыннан берсе, галоген фаралары белән төн караңгылыгын ярып җилдерүче машинаның тизлеге спидометрда 120 километрдан төшми иде Әллә шул гел бер уңайга тирбәлеп барудан, әллә нервылары бушанып калудан—Тоглар үзе дә сизмәстән йокыга талды. Йокылы төшендә дә өзек-төтек булып балачагы бимазалады. Ничәмә-ничә еллардан сон беренче мәртәбә төшенә мәктәбе
керде, еракта калган 1953 ел. имеш, бөек Юлбашчынын үлгән көне
Ул көнне тын гына яшәп яткан поселок өстендә, бөтен ил өстендәге кебек үк. туктаусыз улау тавышлары ишетелеп торды, базар янындагы чиркәү чаңнарына да шулай ук бертуктаусыз кага-суга тордылар Мәктәптә өч сәгатькә сузылган митинг булды—елап шешенеп беткән бер ораторны икенчесе алыштыра, тынлаучыларнын кечесеннән олысына кадәр күзләреннән яшь кипмәде. Костик та елады. Хәтта өйгә кайткач та әти- әниләре аны берничек тә тынычландыра алмады. Шуннан сон әтисе аны үзенен остаханәсенә алып керде дә ишекне ныклап ябып әйтте
—Елама, улым, ул синен күз яшьләренә дә тормый Үсеп җитеп, акыл кергәч, мин сина ни өчен икәнен сөйләрмен әле,—диде.
Әмма Иосиф Виссарионовичны яратканнан булмаса да. улы һаман елавында булды. Ә ни өчен? Анысын кем белә’ Үлем-китем һәрвакыт авыр кичерелә.
1955 елнын 5 октябрендә Американын Лос-Анджелес шәһәрендә үзенен вилласында Костикнын әтисе ягыннан җитмеш дүрт яшьлек бабасы вафат булыр. Америка Көнбатышта өф итеп иркәләп йөрткән танылган рәссам Николай Иванович Фешинны тиешле дәрәҗәдә хөрмәтләп җирләр Ул инде патша заманыннан ук сынлы сәнгать академигы. 1923 елда Россиядән чит илгә чыгып китәргә ана нарком Луначарский ярдәм иткән Соныннан—1976 елда рәссамнын кызы Ия Николаевна Фешина— Бренхам әтисенең васыятен үтәп, жәсәден тавыш-тынсыз гына Казанга кайтарып яңадан җирләгән
Кандагы нәсел геннары яши. алар көчле булса, иртәме-соңмы барыбер бәреп чыга икән. Шул ук сәләт, башка төрлерәк юнәлеш алып, бабасы Николай Иванович вә әтисе Николай Николаевич Фешиннар аша Костикка—бүгенге Тогларга да күчкән
Ул йокысыннан айнып киткәндә, тәрәзә артында кояшлы аяз көн тора иде инде. Тирә-якта әле төрле үләннәр чәчәк атып, хуш ис таратып утыра, әле бернәрсә дә көзнен якынлашуын сиздерми төсле—бары тик юл читендәге карбыз-кавыннарнын тау-тау өемнәре, шул ук юл буйлап бер авылдан икенчесенә кадәр тезелешеп баскан кешеләрнең бәрәңге, слива, помидор ише нигъмәтләрне сатып торулары гына көзгә кереп баруларын искәртә иде. Үз гомерендә илне аркылы-торкылы йөреп чыкса да. Тогларнын мондый галәмәт сәүдәне бервакытта да күргәне булмады Бетен Россия зур бер базарга әйләнгән, халык берьюлы сатучыларга әверелеп беткән икән Кайчандыр ул бер акыллы кешедән шундый сүз ишеткән иде: үз җырларын җырламаган халык—куркыныч авыру Халык ул. теге кеше хәзер үз ватандашларынын җырламауларын гына түгел, җир сөрми-чәчми дә яшәгәннәрен күрсә, нәрсә әйтер иде икән’
Ниндидер райүзәкне узып киткәч, машина сизелерлек итеп кинәт кенә бер якка янтая башлады Шофер моны бик тиз абайлап алды «Ахрысы, кадакка туры килдек бугай, янә шушы авыл янында!»—дип. усал итеп сүгенеп куйды. Пассажирынын бернәрсә дә аңламавын күргәч. Андрей аңлатып бирде көпчәк ямау-ябыштыру остаханәлэренен кайберләре эш булсын өчен юлга кадак, төрле пыяла ватыклары, махсус чәнечкеле тимер-томыр чәчәләр икән
Инде һич исе китмәскә өйрәнгән Константин Николаевич
—Базары нинди—хезмәте шундый,—дип кенә куйды Ул Кавка, әсире булып өч ел гомерен тоткынлыкта уздырганда, тормыш га. кешеләр аны да бик нык үзгәргән иде
Алар яңадан кузгалып киттеләр Ямау-ябыштыру остаханәсенә якынлашкач, качак ул хәйләкәрләр ягына кәжә тоягы ясап күрсәтте янәсе бер койрыгыгызга басар әле ул!
Шофер озак югалып торды һәм Тоглар үзе дә остаханәгә сугылып чыгарга булды Ямалган камераны көпчәк эченә тыгып маташалар иде. ул. борылып чыгып китәргә җыенгач кына, киштәләргә пөхтәләп тезеп куелган төрле эш коралларын күреп алды. Ростовтэ шуларсыз эш майтара
алмаячагын исенә төшерде. Ул киштәләр янына килеп, озын саплы бер зур кувалда, кин һәм куәтле зубило-кискеч. тимер сапка эретеп яоыш- тырылган таза гына чүкеч сайлап алды. Хужаны чакырып, ана йөз долларлык акча сузды—Тогларнын башка төрле акчасы юк иде. Останың кул селтәп карышып торуына карамастан:
—Берәр иске-москыга төреп бир инде,—диде
Андрей, бернәрсә дә аңламыйча, бу галәмәтне гаҗәпләнеп күзәтеп торды да. ишек алдына чыккач:
—Йөз долларга мин дә кискеч-тишкеч белән чүкечемне сатар идем, үз янымда кувалда гына йөртмим, чечен автоматы «борз»ны кулай күрәм...— диде.
—Ә миңа кувалда бик кирәк иде,—дип пассажиры жавап кайтаргач, шофер сүзен шунда ук өзде.
Запас көпчәкне һәм чүпрәк-чапракка төрелгән эш коралларын багажникка урнаштырып, алар янә юлга кузгалдылар Дәшми-тынмый, һәркайсысы үз уйларында булды. Андрей: «Бу сәер пассажирга йөз долларлык кувалда нигә кирәк булды икән?»—дип баш ватса. Тоглар яшереп куйган җирендә үзен кем исем-фамилиясе язылган нинди документлар көткәнен уйланып бара иде. Аларның берсе дә күршесенең ни-нәрсәләр турында уйланганын белә алмады.
Фешин яңадан ирексездән Остазын, аның ил буйлап төрле төбәкләрдә яшерен урыннар булдырырга өйрәткәнен исенә төшерде. Мөгаен, кайчан да булса үз кесәләреннән акча һәм документларын урлаткан яки аларны кесәләре-ниләре белән кисеп алганнарын хәтерләүче өлкәнрәк яшьтәге кешеләрнең исендәдер: гадәттә, аларның документларын почта тартмаларына яисә чүп савытларына ташлап китә иделәр, кесә каракларының шундый романтик чаклары да булды, дөресрәге, бер традиция иде бу: акча акча инде, ә документлар (ул караклар телендә «ксива» дип йөртелә)—бөтенләй башка нәрсә. Хәер, йорт басучыларның да үз законы бар иде: өйдә хужасы булганда,—ул йөз яшьлек карчыкмы яки бер бала гынамы,—алар ул йортка басып керми һәм бервакытта да корал йөртми— монысы инде әтрәк-әләм кешенең эше булыр (анысы караклар телендә— «западло»).—караклар законы шуны таләп итә иде Бәлки, шуңадыр да, элек фатир басулар һичкайчан да көч куллану һәм үтерүләргә барып житми. ул җинаятьләр өчен жәзалар да каты булмый һәм хәзер дә шулай кала бирә. Лабухларны. ягъни музыкантларны да таламыйлар, анысы да әтрәк-әләм эше—«западло» санала, ә караклар законын бозган өчен жавап бирергә, аларның сина жирәнеп каравын күтәрергә кирәк була иде. Әмма заманнар үзгәрә, заманнар белән бергә җинаятьчелек тә үзгәрә бара.
«Ак якалы» менләгән. дистә меңләгән дәүләт хезмәткәрләре ялган документлар белән банклардан кредитлар ала да гомерлеккә юкка чыга, алар, кагыйдә буларак. Мәскәүдә качып яталар. Икенче дистә менләгән- нәре ялган паспортлар белән хосусый туристик фирма һәм агентлыклардан чит ил паспортлары юллый да, чит илгә сыпырта—анда исә бай-купшы йорт-виллалар сатып ала. акчасын шундагы банкларга урнаштыра. Яшерен яки ачыктан-ачык җинаятьчел дөньяныкы булган йөзләрчә хосусый банклар казнадан урланган яки хакимиятнең ирек куюыннан файдаланган һәртөрле жуликларның вәгъдәләренә ышанып. Көнбатыштагыча акыл ирешмәслек зур процентлар алып яшәргә хыялланган гражданнардан жыйган миллионнарча долларларны һәркөнне иркенләп чит илгә күчерә торалар. Шулай итеп, җинаятьчел дөнья КГБ сын да, прокуратура белән МВД сын да. академик-генераллар, профессорларны да җиңде дигән сүз Кайчандыр Тогларны урлап алып китүчеләрнең берсе авызга суккандай әйтеп куйган иде безнең илдә бандитлар белән фахишәләр генә чын. алар хәтта башка илләрдәге үз ишеләрен дә чәйнәп төкерделәр; ә калганнар—бигрәк тә депутат, эксперт, министр, сәясәтчеләр хәтта президент үзе дә—гади курчаклар гына, дигән иде. Әйтүе юкка булмаган икән. Ул белгән дә белгән инде, илне ялган чечен авизо кәгазьләре
белән төп башына утыртып калдыру һәм алты триллион сумны сыптыру фикерен дә шул адәм әйткән бит'
Әлбәттә. Тогларнын Остазы бер өч дистә елдан сон җинаятьчел дөнья өчен нинди мөмкинлекләр ачылачагынын йөздән бер өлешен дә алдан күрә алмаган. Ләкин ул ин кирәген эшләде—Тогларнын сирәк талант икәнлегенә һәммәсен дә ышандырды, аны кирәкле кешеләр— заказ бирүчеләр һәм үз канатлары астына алучылар белән таныштырды Дөрес. Константин күп нәрсәгә үз акылы белән иреште: ул. мәсәлән, ялган документларның туксан тугыз проценты яшертен әзерләнгәнен белсә дә, үзе андый паспорт, диплом, хәрби билет, хезмәт кенәгәсе ишеләр белән эш итүне яратмый иде. Ул үз юлын сайлады: урланган «ксиваларны» кесә каракларыннан сатып ала. еш кына аларга үзе заказ бирә, бигрәк тә Мәскәү, Ленинград һәм паспортны теркәү каты куелган союздаш республикаларда яшәүчеләрнен документларын сорый иде. Кайвакытларда ул мондый бурычны үз заказчыларына куша, тегеләре исә кирәкле документларны туганнары, дуслары, таныш-белешләре. хезмәттәшләреннән чәлдерә. Андыйлар бигрәк тә ышанычлы, ул кәгазьләргә аз-маз гына төзәтүләр кертәсен дә—эшен бетте, кодагый! Ә тәртипле гражданнар урлаткан-югалткан документлары урынына һәрвакыт яналарын ала ала. Шул рәвешле, еллар, төбәкләр буенча тәртипләп салып куелган документларның зур коллекциясе тупланган иде. Шуна да Тогларны чиста эшләүче, алтын куллы дип йөртәләр иде Чөнки ул, әйтик, илленче елларда туган кешегә аннан алданрак яки сонрак туганнардан урланган документларны әзерләп-әмәлләп бирмәс, һәр республикада, һәр төбәктә,—әле тагын аерым режимлы махсус шәһәрләр дә бар бит!—документлар бирелгән елындагы үз сериясе һәм номеры белән теркәлә. Моны паспорт режимын Ригада яки Ржевта булсын тикшереп торучылар бик яхшы белә Паспорт янына хезмәт кенәгәсен, хәрби билетны, ә каймакта партбилетны да әзерләргә кирәк бит әле Монысы инде гулы бер фән! Һәм Тоглар аны бик яхшы үзләштерде, ул. мөгаен, теләсә кайсы режимлы оешманын махсус бүлеген җитәкли алыр иде. һәм барысы өчен дә Остазына рәхмәтле ул: анысынын әмере буенча барлык зона һәм этаплардан элек кадрлар бүлекләрендә, милициямен паспорт бүлекләрендә. ЖЭКларда гади паспортискалар булып эшләгән кешеләрне эзләп табалар, алар исә «Аеруча яшерен- һәм «Дәүләт сере- дигән һәртөрле күрсәтмәләрнең серләрен Тогларга ачып сала иделәр Шуна да ул әзерләгән документлар ин ышанычлы санала Ә инде мөһер - имза ишеләрне, хәтта автор үзе дә аермаслык итеп тулы бит текстларны язу. тушь һәм язу караларынын төсләрен туры китерү, фоторәсемнәрне гаять зур осталык белән алыштырып ябыштыру, паспортка чип-чиста фамилия язып кую. хезмәт кенәгәсенең битләрен яната алыштыру кебек эшләр Тогларга берни дә тормый иде. Ихтимал, алты яшеннән үк әтисе янында кайнашып, ана теләсә нинди төстәге майлы буяулар ясарга ярдәм итеп йөрүләре дә булышкандыр, ул буяулар бит сыйфатлары белән атаклы Подольск һәм Ленинград буяуларыннан да өстен була иде. Алар кулында һәрнәрсә гамәлгә ярый, корым, йомырка, бал. суган кабыгы, кипкән гөлҗимеш, чәчәкләр-үләннәр, акбур, он, керосин, куян каны һәм әле тагын дистәләрчә башка нәрсәләр—шуларсыз теләгән буяунын төсен табып булмый иде. Әтисе шикелле, ул да химияне куллары белән капшап кына сиземләми, эзли торган буявынын төсе килеп чыгарга тиешле әйберләрне башыннан үткәрә-барлый иде. Ул вакытта ате. атбәттә. Тоглар талантының кайчандыр аерым бер даирә кешеләр арасында үзен алыштыргысыз шәхес итеп танытачагын, оста буларак, исемен һәрвакыт хөрмәт белән телгә алачакларын уена да кертеп карамады Менә шулай итеп, әтисендәге шикелле үк. анарда да атаклы бабасының каны, анын геннары уйный башлады, әмма аларга, ни кызганыч, җинаятьчел күләгә төште
4
кадемик Фешиннын оныгы белән язмыш дигәнен анын тормыш юлы башында ук усал шаярды. Мәктәпне ул алтын медальгә тәмамлады һәм. көчәнми-нитми генә. Актүбә медицина институтына укырга керде. Юкса, күпләр Костянын рәсем сәнгатенә булган сәләтен камилләштерү өчен Строгановка училишесына китүен көткән иде, әмма анын үзен табиб һөнәре кызыктырды, өйдәгелар дә рәссам булу яхшырактыр дип ышанып җитмәделәр. Егет институт янәшәсендәге тулай торакта яшәде, башкалардан да әлләни артык аерылып тормады, ләкин ничектер кинәт кенә анын теләсә нинди белешмә кәгазен төп нөсхәсенә охшатып язып бирә алуы фаш булды. Ул заманнарда лекцияләрне калдырган өчен бик каты сорыйлар, хәтта стипендиядән мәхрүм итүләре дә мөмкин иде. Ә ул чор студентларының күпчелеге стипендия акчасына гына яши. ихтимал, шунлыктандыр. Костя Фешин яна дусларына булышудан баш тарта алмады, студент халкы да житез-елгыр бит—кайберләре белешмә кәгазьләренең чиста бланкларын китерә башлады. Икенче курста укыганда Костя Фешинны армиягә алдылар. Озын, төз егет бер ел буе бик тырышып бокс белән шөгыльләнгән иде. аны флотка юлладылар— ул чорда диңгезчеләрне беренче чиратта җыя иделәр Алтмышынчы еллар башында диңгездә тулы дүрт ел, коры җирдә өч ел хезмәт итәләр иде Шунлыктан, егет институтына егерме өч яшендә генә әйләнеп кайтты, кайчандыр анын белән беренче курска укырга кергән кызлар инде институтны тәмамлап килә иделәр.
Костя Фешинга Тын океанда, Владивостоктагы «Дерзкий» эсминецында хезмәт итәргә туры килде. Хезмәтенең беренче елында—1963 елда әтисе вафат булды. Әтисенә әле нибары кырык кына яшь иде, яралары хәтсез булган солдатны үлем ничә елдан соң килеп тапты Әтисенең үләренә өч ел калганда. Костянын Казанда яшәүче әбисе, кайчандыр бик оста пианистка Елизавета Матвеевна да бу фани дөнья белән тын гына хушлашкан иде. Ул яшьлегендә атаклы рәссамга гашыйк булган, анардан авырлы калып, рәссам Америкага мөһаҗирлеккә киткәч, тупылдап торган бер малай тапкан. Лос-Анджелеста яшәүче академик Фешин. мөгаен. Татарстанда үзенен улы үсеп килгәнен белмәгәндер дә—аларнын мәхәббәтләре берничә ел дәвам итсә дә, Елизавета Матвеевна үзенен сөйгәненнән кош теледәй бер генә хат-хәбәр дә алмаган бит Хәер, ул заманнарда чит илдән хат-хәбәр алулар бик куркыныч булган ОГПУ йоклап ятмаган, шуна күрә дә Николай Николаевич үзе балигъ булганчы әнисе фамилиясен йөрткән—Соколов. Бары тик паспорт алганда гына әнисе ана әтисенен фамилиясен бирергә карар кылган һәм бу хакта берничек тә аңлатып тормаган. Монын ничек шулай килеп чыкканын беркем дә белми калган, әмма улы Фешин булып киткән. Бу турыда улы Костяга Николай Николаевич үзе сөйләп биргән иде, ләкин үз фамилияләренең чын сере Тогларга шактый сонлап кына ачылачак әле.
Армиядән Костя ныгып-тазарып, тәмам буйга җиткән егет булып кайтты, киемнәре дә илле икенче үлчәмнең бишенче буйлысы булды, армиягә чаклы кигән әйберләренең берсе дә ярамый иде инде.
Әнисенең матди мөмкинлекләренә исәп тоту турында сүз була да алмый: шәфкать туташы ул елларда аена җитмеш-сиксән сум гына ала, ярый әле. кечкенәрәк бакча кисәге, аннары бер дунгыз баласы белән берничә тавыклары бар иде. Элек хәрби диңгезчеләрнең киемнәре, юка булса да, чын тукымадан нык-таза итеп тегелә иде, Костя лекцияләренә дә шул флот киемнәрен киеп йөрде: шулай киенеп йөрүче алар бөтен институтка икәү генә булып, икенчесе дә дингезче, анысы Кара диңгездә хезмәт иткән икән. Ярлылык һәм казна киеменнән тизрәк котылырга теләү китереп тыкты да инде төрмәгә атаклы Фешин оныгын. Билгеле, армиядән кайткач та. Костя студент дус-ишләренә
А
ялган белешмәләр әмәлләп бирүдән туктамады—анын сәләте турындагы сүзләр ул юк чакта да үлмәгән иде
Ләкин ничектер бервакыт. Яна ел алдыннан, күрше бүлмәдә яшәүче егет анын янына урта яшьләрдәге билгесез бер ир кешене алып килде Ул адәм яхшы—бай киемле, алтын тешле, имән бармагында да авыр алтын йөзеге бар иде. Ул үзен Чимкенттан килгән бер хуҗалыкчы дип таныштырды, үзе белән алып кергән шешәне ачып, сыйланып утырганда, ул. менә дигән белгеч булса да. тулы бәхет өчен дипломы гына җитмәвеннән зарланып утырды. Тулай торакта салып утырганнан сон. Фешинны ресторанга чакырды, шунда күзгә-күз калгач, диплом ясап ярдәм итүен үтенде, буш диплом катыргыларының өендә өч ел инде аунап ятканлыгын әйтте. Бәлки, шул җинеллек диңгезче егетне әлеге эшкә алынырга этәргәндер дә. юкса, бу юлы ул үзенен гамате саф җинаятьчелеккә тартканын да белә иде. Әмма төп сәбәп башка анын туйдырып бетергән диңгезче киемнәреннән тизрәк котыласы килә Үзенен күпчелек яшьтәшләре кебек, ул да Тимерьюлчылар сараена биюләргә яна габардин кытай костюмы, ефәк күлмәк, очлы башлы лакланган штиблетлар, каракүл шәл якалы төксел йон тукыма—ратин пәлтә киеп килү турында хыяллана, андый пәлтәне исә заказ буенча «Люкс» ательесында гына тегәләр иде. Тагын бер пар җылы свитер, мамык пуловер һәм мех пирчәткәләр дә булдырасы килде анын Ул кышта бигрәк тә нык туна иде шул. анын бит хәтта бүреге дә юк иде Ә кызыктырып юлдан яздыручы алтын тешле адәм тәкъдим иткән акчага әле болардан тыш әллә нәрсәләр, хәтта җәйге каникулларда Илек елгасына су коенырга йөрү өчен велосипед га алырга булыр иде Инде бу вакытта Тоглар кушаматы алып өлгергән студент егет ризалашты Экраннарда ниндидер бер кинофильм барган чак иде. фильмнын баш герое Тоглар да Фешинныкы кебек сәләткә ия икән, студент егетләр, сөйләшеп тә тормыйча, шул исемне Костя Фешинга сыладылар да куйдылар, бу кушаматнын ана гомерлеккә ябышып калачагына исәп тә тотмаганнардыр. мөгаен. Әлеге кинофильмда Венадамы, Будапешттамы ялган акча ясаучы ул геройны хәзерге Тогларнын бер төкереп, аннары киптереп эләрлек осталыкка ирешәчәген күз алдына да китермәгәннәрдер
Хәтта үзенен әлеге беренче эшен дә Тоглар осталарча чиста итеп эшләп бирде, ялган диплом Алма-Ата төзүчеләр институты инженерларының чын дипломнарыннан берничек тә аерылып тормый иде Каһәр суккыры теге «алтын теш» үзе ышанычсыз булып чыкты бер әрләшкән- талашканнан сон аны хатыны барып чаккан, ә ул. үз тиресен саклап калу нияте белән. Костя Фешинны саткан.
Икенче елның сентябрендә, өченче курста укый башлагач кына, аны туп-туры дәрестән алып чыгып киттеләр Әмма, дөресен генә әйткәндә, ертык күнитекнен резин табаныннан кисеп әмәлләгән ялган мөһер өчен алган акча анын җиңел яраданучан күнеленә күп шатлыклар һәм канәгатьлек хисе китергән иде. Ул кышта ул. әй. көязләнеп, фырт киенеп тә карады сон ңнде! һәр язу машинкасы органнарның тиешле рәсми махсус исәбендә, ә бәйрәм көннәрендә барлык оешмаларда да аеруча нык саклана торган бүлмәләргә бикләнгән ул елларда элекке Тын Океан динге гчесенен җинаяте җитди санала иде. Шуна күрә, яшьлегенә, беренче хөкемгә тартылуына, армиядән һәм институтыннан менә дигән характе- ристика-бәяләмәләренә дә карамастан, ана биш елны чәпәп тә куйдылар
Төрмә анын университеты булды. Остазы әйтмешли, анын Оксфорды. Төрмәдән Тоглар. ихтимал, югары партия мәктәбен тәмамлаучылар да көнләшерлек бәйләнеш-багланышлар урнаштырып чыкты Остазы лагерь башлыклары белән үзен бик иркен тота иде. шуна аркаланып, ул ярты ел утырдым дигәндә колония башлыгының бер якын туганына урман техникасы институты—янә дә Алма-Атаныкын'—дипломын әтмәлләп бирде Яна пешеп чыккан дипломны әйләндергәләп карагач, полковник хисләнеп, яшь тоткыннын исендә калырлык сүзләр әйтте «Их. егет.
миндә синен талантын булсамы, минме , «—дип тукталып калды.
Шәхси баюы өчен тоткыннарны сон тамчысына кадәр сыга торган бу кызыл танах лы әзмәвер (тоткыннар телендә «вертухай»), үзендә шундый талант булса, ни-нәрсәләр майтарыр иде икән—кызганыч, анысын Фешин белә алмый калды. Кыйммәтле мебель ясаучы столярлар бригадасы әзмәвернең мәһабәт йорты өчен сирәк очрый торган агачлардан уеп- сырлап. бизәкли-бизәкли мебель ясаганын, тимерчеләр Ленинградтагы Жәйге бакча коймаларына бик тә охшатып ана челтәр койма коюларын Костя, әлбәттә, белә иде.
Тоглар дәрәҗәләре түбәнрәк булган башлыкларга да күп төрле документлар «пешереп» бирде, әмма ин күп заказлар иректән килә иде һәм шулар Фешиннын киләчәк тормышын хәл итте дә Ирсктәгеләрнен тырышлыгы, төрмә түрәләренең ана әйбәт карашы аркасында ул вакытыннан элек, өч ел гына утырып чыкты...
5
остовка, нәкъ Фешин исәпләгәнчә, карангы төшеп, урамда утлар кабынгач кына килеп керделәр. Константин Николаевич шәһәрне яхшы белә, биредә еш була һәм, кирәге чыкса, шактый гына хатын-кызларнын телефоннарын да хәтерендә янарта алыр иде Ләкин ул багланышлар хәзер өзелгәндер инде, үткәннәрдә актарынуның мәгънәсе юк. аннары күптәнге ул Чибәркәйләр дә картаеп беткәннәрдер инде мөгаен. Юлда ул Ростовка житәрәк Андрейны жибәрергә, икенче берәр машинага күчеп утырырга теләгән иде, әмма максатына якынлашкач, кире уйлады. Егет ышанычлы күренә, ин мөһиме—пассажирның житдие туры килгәнен, үзен шаяртуларсыз-нисез тотарга һәм кирәкмәс ахмак сораулар бирмәскә тиешлеген андый иде. Шунлыктан, шәһәр чите якынлашуга. Тоглар шоферга «Ростсельмаш» районына барырга кирәклеген әйтте.
Ростовтагы әлеге яшерен урынны ул әле үзгәртеп корулар башланганчы ук. Сочига китеп барышлый, сиксәненче еллар башында ясап калдырган иде Хәтерендә, шәһәрдәге дус-ишләре белән бик шәп кенә типтереп йөргәч, ул, алдан уйланган уеннан кайтып, бу яшерен урын әмәлләүне икенче килүенә дә калдырмакчы булган иде, ләкин сонгы мизгелдә, чираттагы чибәркәй белән очрашуын кичектереп, эшкә тотынды—димәк, язмыш шулай кушкан...
<Ростсельмаш»нын өр-яна комбайннары рәт-рәт тезелеп торган зур мәйданны уратып алган кызыл кирпеч койма күренгәч, ул Андрейга юлдан төшеп, астарак юл читендәге агачлар ышыгына туктарга кушты. Багажниктан чүпрәк-чапракка төрелгән эш коралларын алгач, шоферга үзен көтеп торырга әйтте дә койма буйлап китеп барды, аннары тиздән тимер юл ягына таба борылып кереп китте.
Яшерен урыннар өчен ышанычлы, караңгырак, кешесез җирләрне сайлыйлар—бу шпионнарга билгеле кагыйдә Шәһәрдә ин яхшы урыннар сәнәгать заводлары, әле аларнын да ин күрексезләре тирәсендә була. Андый җирләрдә гашыйклар да йөрми, тикмәгә кызыксынучы ачык авызлар да юк. болардан нәрсә дә булса сыпыртырлык әйбер дә күренми, ул сина конфет яки тәмәке фабрикасы түгел инде, андыйлар тирәсендә тормыш көндезен дә. төнен дә кайнап тора, фабрика эшчеләре дә, чит- ятлар да тәүлекләп, айлап-еллап, хәтта дистә еллап урлашалар анда.
Койма буеннан, ана терәлеп үк диярлек, урман полосасы сузыла, ул, ихтимал, атаклы завод төзелгән чагында ук утыртылган булгандыр, Фешинны заводка керү-чыгу юллары ягыннан күрергә мөмкин түгел* әгәр дә берәрсе очраклы килеп чыкса да аны-моны сизенми үтеп китәр иде Почмактан унбишләп метр киткәч, ул иң өске рәттә тамга салынган ике кирпечне күреп алды—димәк, исән! Якындагы тимер юлдан чираттагы
Р
йөк поезды даңгыр-доңгыр дөбердәп уза башлаганны көтеп алгач, ул жәһәт кенә койма өстенә күтәрелде, авыр кувалда белән берничә сугуда кирпечләрне урман полосасы ягына ишеп төшерде, әле кискеч һәм чүкечнен кирәге юк иде. Жиргә сикереп төшкәч, аунап яткан кирпечләргә чүкече белән бер бәрүдә үзенә кирәклеләрен аерып алды. Кирпечләрнең берсенең эче куыш, анын эчендә өстенә тузан сибелгән балавыгтанган калын гына кәгазь төргәк бар иде.
Фешин кирпеч ватыкларын урман полосасы эченә томырды, эш коралларын пөхтәләп төреп арырак җыеп куйды, бары тик шуннан сон гына төргәкне сүтеп җибәрде: анда паспорт, хәрби билет һәм Брежнев заманындагы йөз сумлыклар белән биш мен акча саклана иде Ул чорда аз акча түгел иде бу. «Жигули» машинасының ярты бәясе иде. Профессорның еллык хезмәт хакы, дигән сүз, әмма әрәм югалган акчаларын кызганып тормады ул. Хезмәт ияләре һәм крестьяннар дәүләте шаккаткыч тотрыклылыкка ия иде, акчасын еллар, дистә елларга яшереп саклаучылар ул акчаларның бәясе төшәчәк яки аларны менә инде житмеш ел дәвамында беркемгә билгесез инфляция дигән нәрсә ашаячак дип уйлап та карамый иделәр шул. Тоглар күнелсез генә көлемсерәп куйды «Гиннес китабына кем күп ашаган, кем күп йоклаган, кем төкерү яки кычкыру ярышында жинеп чыкканнарны түгел, менә шушындый рекордларны теркәп барасы иде». .
Акчаларын ул яңадан үз кәгазенә төрде дә шунда ук үсеп утырган карт тупыл ярыгына кыстырды, ә документларына күз дә салып тормады, аларнын Ленинградта туган Фешин Константин Николаевич исеменә икәнлеген хәтеренә төшергән иде инде. Сәгатенә карап алгач. Тоглар бөтен эшен ун минутта төгәлләгәненә игътибар итте дә машина янына ашыкты. Моторы эшләп торган «Волга» пассажирны көтеп тора иде. күнеле күтәрелеп киткән Фешин кузгалырга кушты Шофернын
—Кая таба?—дип соравына каршы ул:
— Ростовнын ин яхшы кунакханәсенә,—дип, кулын изәп куйды —Димәк, «Интурист»ка,—дип ачыклады Андрей
Ул пассажирының эш коралларысыз буш кул белән әйләнеп килгәнен күреп бик гажәпләнгән иде, ләкин copay-фәлән бирергә базмады—исәп-хисап ясар вакыт килеп житә иде
Машина оста гына борылып, шәһәр үзәгенә таба элдерде, борылышта ул бераз салулап алды, шунда Константин Николаевичның аягына идәндә яткан авыр сумка килеп төртелде. Ул аны бөтенләй оныткан. Грозныйдан чыкканнан бирле хәтеренә дә китермәгән иде. Тәненә кинәт салкын тир бәрде бер генә секундка үзенең яшерен урыныннан документларын алып килгәндә машинадан җилләр искән итеп күзаллады. Шул тәэсирдән тыны кысылып. Фешин. утыргыч артына сөялеп, күзләрен йомды, аннары, аңына килгәч, кыйммәтле спорт сумкасының «молниясен» тавышсыз- нисез жинел генә ачты да кулын сумка эченә тыкты—бухгалтер исәп- хисаплары бланкысыннан ясалган биш авыр төргәк үз урыныңда иде.
Бланкларга яшерелгән һәр төргәктә 1990 ел үрнә1ендәге икешәр миллион доллар ята иде—монда дулкынлану гына түгел, йөрәген ярылып, инфаркт сугарга да күп сорамас
Машина җилдереп килеп кергән шәһәр үзәге, элекке матур заманнардагы кебек, гөлт итеп балкып тора. Константин Николаевич монысын ук көтмәгән иде. Ул, тәрәзәгә сыланып, таныш та, шул ук вакытта таныш та түгел шәһәр манзарасын күзәтеп бара башлады—анын Ростовта соңгы мәртәбә кунак булганыннан соң сигез ел үтеп киткән иде инде Машина түгәрәк ясап, кунакханә алдындагы мәйданга килеп туктагач. Тоглар дулкынланып көткән шоферга килешенгән бәяне тоттырды да. тагын шул кадәр үк өстәп, әйтте:
Рәхмәт, туган, коткардын,—диде —Юлын жинел булды, шухыр- махырсьн. фартлы егет син. Ә бу биш йөз доллар сина Грозныйга бер ике-өч ай барып йөрмәс өчен булыр, сакланганны саклармын, дигән
Ходай Ә Чечня мәсьәләсендә син хаклы, сугыш, һичшиксез, булачак һәм озак көттермәс, үзенә башка маршрут сайла...—дип, егеткә саубуллашып кул бирде.
Үзе берничә мәртәбә яшәп киткән кунакханәнең холл ы н Тоглар танымады, хәер, кунакханә хәзер үзе дә башка исем белән аталып йөртелә икән—«Редиссон-Ростов». Хуҗасы дингез артыннан, чит илдән килгән кеше булганга күрә, мөгаен, шулай танымаслык булып үзгәргәндер дә ул. Идән һәм диварлары көзге кебек елык-елык килеп торырлык итеп шомартылган аксыл-алтынсу итальян мәрмәре белән капланган, тирә- яктагы җиһазлар һәммәсе кыйммәтле кызыл агачтан, күз явынны алырлык бакырдыр-бәллүрдер, үсеп утыручы кәрлә агачлар һәм тере чәчәкләр, бизәкле авыр рамнарга куелган рәсем-картиналар һәм хәтта купшы- зиннәтле люстра турысында кечкенә фонтаны да атып утыра. Тоглар әле машинада килгәндә үк моннан ары бернәрсәгә дә гаҗәпләнмәскә карар кылган иде, шунлыктан ул кызыл агачтан ясалган һәм гөлт итеп балкып торган конторка ягына таба ышанычлы адымнар белән атлады. Конторканың мангаена инглизчә «Ресеншин» дип язып куелган, гадәттәгечә «урыннар юк» дигән язу күренми иде. «Буш номерлар бармы?»—дип соравына мөлаем гына җавап бирделәр: «Бар, кесә ягына карап, хәтта сайлап алырга була: 150 доллардан 370 долларга кадәр»,—диделәр Ишерелгән урынында ун еллап яткан паспортын сузып. Фешин икенче каттан өч көнгә бер кешелек люкс бирүләрен үтенде—ул лифтта йөрергә яратмый иде Келәм җәелгән кин мәрмәр баскычтан үз номерына күтәрелгәндә, елмаеп уйлап алды: бирегә урнашыр өчен дә яшерелгән урыныннан документларын алган кадәр вакыт җитте—ун минут. Элек, «Интурист»тан номер алу өчен ана берәр атна алдан мәш килә башларга, дәрәҗәле- абруйлы берничә кешегә мөрәҗәгать итәргә, кунакханә дирекциясенә рәсми хат оештырырга һәм, әлбәттә инде, яшәр өчен түлисе суммадан биш мәртәбә артык ришвәт бирергә туры килә иде. Билгеле, хәзер андый гамәлләр ямьсез бер саташу шикелле кабул ителәдер. Икенче катта гадәттәге кизү торучы хатын да юк икән, Тогларга номер ачкычын аста ук кулына тоттырдылар.
Номерын ачып кергәч, ул, сумкасын алдагы бүлмәдә, ишек төбендә калдырып, люкснын кин холлына үтте, күн диванга зур канәгатьлек белән җәелеп утырды, каршындагы көзгедән үзен күреп алгач, бәхетле тавыш белән кинәт кычкырып җибәрде:
—Ура-а! Мин иректә!
Ул, йомшап-тугарылып китеп, шулай ярты сәгатьләп утырды, аннары, журналлар өстәлчегендә кунакханәнең проспектын күреп, аны игътибар белән өйрәнергә кереште. Ашарга номерга ук китертергә була икән, Фешин телефонга үрелде, ресторанга шылтыратты да бик җентекләп, метрдотельнең түземлеген сыный-сыный, үзенә кичке аш әзерләп менгезүләрен үтенде, ә эчәргә—куе караңгы әрмән коньягы «Ахтамар»ны сайлады. Нәкъ ярты сәгатьтән кертергә вәгъдә иттеләр, Тоглар ваннада юынып алырга ашыкты—анын өчен күнегелгән тормыш янадан башланды.
6
ртән душта коенып-юынып чыккач, ул, ин беренче эше итеп, сумкасыннан биш яшерен төргәкнең берсен алды. Акыллы адәмнәр мондый яшерен төргәкләрне уйлап табу өчен дә бер генә ел баш ватмаганнар. Тоглар төргәкнен бер ян капкачын оста гына ачты да ике кисәк акча суырып алды, аларнын һәр кисәгендә унар мен доллар иде. Аннары ян капкачын кире урынына куйды, капкач черт итте: эчтә бик хәйләкәр итеп беркетелгән кечкенә пружин капкачнын эшермәсен этеп бикләде.
Ресторан буфетында капкалап алгач, Константин Николаевич анык бер максат белән шәһәргә чыгып китте—анын яхшы итеп киенәсе килде
И
чөнки ул хәзерге «яна руслар»нын киенүен кабул итә алмый, алар шикелле көндез дә, төнлә дә. теләсә кайда йә спорт костюмы, йә кызыл пинжәктән йөрергә теләми иде Билгеле, өч ел буе чечен тоткынлыгында ятканда анын газетлар укырга, телевизор карарга да мөмкинлеге булды, анын хәтта бик сизгер спутник антеннасы да бар иде. шуна күрә ул илдәге хәл-әхвәлләрне, бигрәк тә Мәскәү хәлләрен белеп торды: Европанын Карденнан алып Труссардига чаклы барлык мода йортлары анда үз кибетләрен ачканнар, аны тоткынлыкта тотучы чеченнәр шул кибетләрнең каталог исемлекләреннән ул үзе сайлаган кием-салымны алып кайтып бирә тордылар Әйе. Тоглар кыйммәтле-зиннәтле әйберләрне ярата һәм. ин мөһиме, аларны алырга мөмкинлеге дә бар иде.
Утырып чыкканнан сон. Остазынын ярдәме белән бер мәшәкатьсез генә ташкала-башкалага килеп урнашты ул. шунда аны Мәскәүдәге дистәләрчә валюта кибетләрендә йөртеп, беренче мәртәбә кәттә-көяз итеп киендерделәр. Шул көннән башлап ул. «Березка» кибетләре ябылып беткәнче, кирәк-ярагын гел шулардан гына сатып ала торган булды Ростовнын төп сәүдә үзәге булган урамда Армани. Версаче. Луи Ферро. Лагерфельд кибетләренә килеп төртелгәч. Тогларнын тан калуын күрсәгез икән! «Әйе. капиталист йоклап ятмый»,—дип көлемсерәп куйды ул һәм монын шулай булуына шатланды да әле.
Ул итальян кибете «Фантони»ны да абайлап алды. элек, жае туры килгәндә, бу атаклы фирманын портмоне, кейс. чалбар каешы ише вак төякләрен алгалый иде. ә биредә кинәт—галәмәт зур бинаның тулы бер каты шул фирма кибете! Иске дустын очраткандай, ул биредә озаккарак тукталды: бозау тиресеннән эшләнгән, ефәк эчлекле, алтын йөгертелгән бронза каешлы-йозаклы. фирма эмблемалары төшерелгән бик зиннәтле чемодан сатып аллы. Шунын янына ана әле янарак кына модага кергән тагын бер әйбер—шулай ук күннән эшләнгән юл саквояжы тәкъдим иттеләр, ул Болливуд кинофильмнарындагы бай сәяхәтчеләрнең берничә бүлемле сандык-кофрларын хәтерләтә иде. тагын кайбер вак-төяк— элеккеләре истәлеге итеп портмоне, каешлар да алды ул.
Аннары Константин Николаевич аяк киемнәре кибетенә керде, анда да итальяннарның барысын да уздырып җибәргәннәре күзгә ташланып тора иде. юкса инглиз, испан, португал аяк киемнәре, һәркемгә таныш «Саламандер» да бар. ләкин, билгеле инде, алар башка төрлерәк иде. Ул Ростовта ике костюм да алырга ниятләде, берсе ачык төстә булсын чөнки әле бик матур көз тора, икенчесе—кичкелеккә, җитди булырга тиеш, шуна күрә ул аяк киемен дә шул алынасы костюмнарга чамалап сайлады. «Буппати» фирмасының елан тиресеннән тегелгән чия төсендәге туфлиен һәм «Сержио Росси» фирмасынын бәрән тиресеннән бик пөхтә итеп тегелгән тонык-кара төстәге, жинел юка табанлы бик матур штиблетын алды. Уңайлы. матур аяк киемнәренең муллыгына соклана- соклана. ул. әлбәттә, бераз монаеп та куйды—яшьлегендә күпме матурлыклардан мәхрүм булынган бит
Ләкин Фешин аяк кисме, төрле аксессуарлар һәм парфюмерия кирәк яраклары гына алып йөрмәде, ул үз кулы белән ясалган акчаларның сыйфатын да тикшерә иде шикелле, чөнки күреп торды: һәр кибеттә йөз долларлык акчаларны һәртөрле детекторлар аша үткәрәләр, төсле караңгы- индикатор белән тикшерәләр, капшап-сыпырып та карыйлар— һәркайсынын үз тикшерү алымы, бары тик тешләп-ашап кына карамый иделәр Әмма ул бу тырышу-көчәнүләргә игътибар да итмәде, дулкынламады да: анын хезмәт җимешләре булган ул акчалар Ростовнын гали кибетләреннән күп тапкырлар җентеклерәк тикшерү үткән иде инде Шулай булса да. монысы чын тормышнын төп тикшерүе иде һәм. ничек сәер тоелмасын, ул монардан рәхәт бер канәгатьләнү хисе кичерде анын ялган долларлары тикшереп торучыларның һәммәсен дә бер-бер артлы җиңә барды
Киемнәр кибетеңдә, аяк киеме кибетендәге шикелле үк. итальян
товарлары өстенлек итә, аларны теләбрәк тә алалар икән. Элек Тоглар француз яки инглиз костюмнарын хуп күрә иде, ләкин хәзер итальян модельчеләре консерватив инглизләр яки немеиләргә караганда сайланырга гаять күп төрле үрнәкләр тәкъдим итә икән. Сайлана торгач, ул үзенә җитен дә. йон да. кытай ефәге дә кушып эшләнгән катлаулы юка тукымадан тегелгән ачык төстәге Версаче костюмы сатып алды Ике капламалы, артыннан ике җирдән ярып җибәрелгән костюм ана үлчәп тегелгән кебек иде. хәтта чалбарын да ни кыскартып, ни озынайтып төзәтеп торасы юк. Шулай да кичләрен кияр өчен ул «Хуго Босс» фирмасы теккән немец костюмы алды—хәер, тукымасы барыбер итальяннарның атаклы «черрути» йоныннан иде: аны күп кенә танылган кутюрье—модельерлар, шул исәптән, безнен Греков та өстен күрә, чөнки ул аз гына майлы-дымлы шикелле ялтырап тора, йомшак һәм нәфис күренсә дә, бөтенләй бөгәрләнми- таушалмый. Караңгы соры төс өстеннән беленер-беленмәс кенә борма- борма булып кара сызыклар төшә, ул гәүдәне тагын да төз-зифа итеп күрсәтә. Костюм шулай ук ике капламалы, әмма арттан ерыксыз, классик инглиз өлгесе белән тегелгән, заманчалыгы җилкә тирәләрендә, таррак җиңнәрендә булып, биле дә, егерменче еллар гангстерлары модасын кабатламыйча, чама белеп кенә тарайтыла төшкән иде.
Кием-салым сайлап һәм кассадан кассага йөреп, Фешин әбәт вакыты җиткәнне дә сизми калды. Дингез якоре төшерелгән «Юлис Нордан» сәгатенә күз төшереп алгач, ул үзенен инде дүрт сәгать сайланып йөргәнен абайлады, элек болай озак юанмый торган иде, хәер, элек, әлбәттә, болай сайланырлык та булмый иде шул. Хәзер инде күлмәкләр белән галстуклар гына аласы калды, әмма ни «Версаче», ни «Кендзо» кибетендә игътибарын җәлеп игәрлекләрен тапмады, шулай да «Хуго Босс»тан, куртка эченнән кияр өчен, калын тукымадан тегелгән бер күлмәк алды— ул. гомумән, спорт стилен ярата төшә иде. Ана каршыдагы «Астория» кибетенә керергә кинәш иттеләр, анысы хатын-кызлар кибете булса да, ирләр күлмәкләре сатыла торган махсус бүлеге бар, шунда атаклы Ван Хейзен күлмәкләре—күбәләк галстук белән кичләрен кия торган ефәкләреннән алып әле яңарак кына модага кереп барган спорт стилендәге тыгыз тукыма күлмәкләргә кадәр сатыла икән.
Фешин «Астория» янына килеп җиткәндә, ябык кына җилкәләренә аксыл-сары матур чәчләрен тузгытып салган зифа сылу гәүдәле, гәүдәсенә килешле сыланып торган зәңгәрсу-шәмәхә велюр күлмәк кигән бер кыз кибет ишеген бикләп тора иде. Ничек итсә итте, Константин Николаевич аны берничә минутка гына үзен кибеткә кертергә ризалаштырды.
Зәвык белән җиһазландырылган сәүдә залына килеп кергәч, Тоглар, хәзерге заман гадәтләреннән чыгып караганда, кызнын зур тәвәккәллеккә барганын анлап алды—башка сатучылар инде әбәткә чыгып очкан, күзгә кереп тора торган купшы, зиннәтле-бай хатын-кыз кием-салымнары арасында кызый бер ялгызы гына калган иде «Мин шулай ук бик ышанычлы күренәмме икәнни?—дип кинәт кенә уйлап куйды Тоглар һәм үзенә үзе үк җавап та бирде:—Бик яшь. тәҗрибәсез, ипле-тәртипле һәм, бәхеткә, әле тормышта кыйналмаган...» Ни өчендер, шунда ук күңелен кызны кызгану катыш ярату хисе биләп алды, ләкин сиздермәскә тырышты, кыздан үзенә күлмәкләр сайларга ярдәм итүен үтенде Кыз ниндирәк костюмнар өчен икәнлеген сорагач, ана чемоданын ачып, костюмнарын күрсәтергә туры килде.
—Әйбәт костюмнар, заманча, Версаченын да, Босснын да эшләрен яратам.—диде кыз —Аларга, чынлап та, Ван Хейзен күлмәкләре бик килешә —Ул Тоглар алдына дүрт күлмәк китереп салды—Болар сезнен костюмнарыгызга килешер дип уйлыйм,—диде.
Тоглар артык карап та, уйлап та тормады:
—Алам,—диде.
Галстуклар белән дә эшне тиз тоттылар—кыз бик югары зәвыклы булып чыкты. Тогларнын кибеттән болай гына чыгып китәсе килми.
кыз аны магниттай үзенә тартып тора, ир кешенен мондый хисне күптән кичергәне юк иде инде.
Үзе дә көтмәгәндә, Тоглар кинәт кенә сорап куйды
—Сер булмаса, әйтегез әле, бу хатын-кыз күлмәкләренең кайсысы сезгә ныграк ошый?
Кыз. бу бай кеше хатынына яки кызына бүләк алу өчен кинәшергә тели, дип уйлады бугай, Тоглар күрсәткән бүлемгә килеп, элгечтән чия төсендәге, үкчәләргә хәтле төшеп торырдай кичке күлмәкне сайлап алды:
—Бу Ив Сен-Лоранныкы. кулдан эшләнгән, бердәнбер модель, булса да, монын дөньяда бер-ике варианты гына булырга мөмкин,— диде. Аннары —мөмкинлегем булса, мин нәкъ шушыны алыр идем, юкса үзегез күрәсез, бездә ин югары зәвыкларга да жавап бирерлек һәм сайлап алырлык матур күлмәкләр бик күп...—дип өстәде
—Күпме тора инде бу күлмәк?—дип тыныч кына сорады Тоглар.
_У-у-у. дөнья бәясе—ике мен биш йөз доллар!
—Сезгә бик ошагач, мин аны бүләк иттем дип санагыз,—дип. Тоглар әле генә сатып алган портмонесын кесәсеннән чыгарды.
—Юк-юк. сез нишлисез? Мин мондый кыйммәтле бүләкне кабул итә алмыйм,—дип, каушап-югалып калды кыз. чәчләренә чал керә башлаган бу сәер ир кешенен шаяртмаганын анлагач. аптырап өстәде:
—Мин сезгә яхшылык белән жавап өчен бүләк тә бирә алмыйм
Спорт костюмлы ир кеше кыз алдына йөз долларлык бер төргәк акча ташлады да ишеккә юнәлде. Ишекнен авыр бакыр тоткасына тотынгач кына ул. кинәт кенә туктап борылды:
—Үзегез яраткан шушы күлмәктән булсагыз, мин сезнен белән бергәләп кичке ашны ашарга шатланып ризалашыр идем Мин «Редиссон» кунакханәсендә яшим, теләгегез һәм кәефегез булса, рәхим итеп, кичке алтыдан да сонга калмый шылтыратыгыз —диде һәм. телефон номерын әйткәч, үзе дә малайлар шикелле уңайсызланып, урамга атылды
Тоглар кунакханәгә күтәренке күңел белән кайтып керде, бөтенесе дә әлегә бик әйбәт килеп чыга, ул үз тормышындагы күңелсез кара сәхифәнең ябылуына бик тә ышанырга тели иде. Ул астагы ресторанда ашап алырга булды, аны Ростовтагы иң яхшы ресторан дип сөйлиләр. Бер уңайдан кичкелеккә уңайлы өстәл дә сайлап куярга мөмкин Аның «Астория»дәге таныш түгел кыз белән бер өстәл янында кәеф-сафа корып бик тә утырасы килә иде—и-и-и, хатын-кызларны ресторанга чакырмаганына да ни гомер бит инде! Кич турында уйлагач, ул матур итеп киенергә карар кылды, официантлар һәм метродотель хәтерләренә салсын, кичке утыру югары дәрәжәдә үтәргә тиеш, ни генә әйтсән дә. Тоглар бит үзенең коллыктан котылуын бәйрәм итәчәк, әле. барып чыкса, янында шундый гүзәл кыз да булачак. Ул аксыл костюмын һәм елан тиресеннән тегелгән туфлиен алып куйды, аларга килешле каеш белән галстук сайлады, биек якалы һәм яка очлары тырпаеп тормасын өчен алтын кыстыргычлы яңа күлмәген алды, аннары ашыкмый гына әйбәтләп киенде
Зал ягындагы зур көзге каршысына килеп баскач, ул кинәт үзенә таныш та. таныш түгел дә кебек кешене күрде. Яшеренергә.төс-кыяфәт алмаштырырга яхшы ук өйрәнгән һәм ул хакта белүчеләрдән байтак дәресләр алган Тоглар мондый кискен үзгәреш буласын, әлбәттә, белә иде. әмма болай ук булыр дип... Ул көзгедә бераз арыган, зыялы, нәзакәтле, хәтта әйтергә мөмкин, өф-төф итеп кенә яшәүче урга яшьләрдәге ир кешене күрде. Чигә чәчләренең чалара башлаган булуы да ана аерым бер сөйкемлелек биреп тора иде Бәлки, тумышыннан табигый шундый булуы сәбәбеннәндер, бәлки, яшьлегендә спорт белән шактый мавыгуы нәтижәседер,—хәер, ул спорт залларына йөрсен сонрак га ташламаган иде.—анын корсагы бөтенләй беленми дә. сыгылмалы гәүдәсеннән көч. сәламәтлек ташып тора иде. Ул һәрвакыт үз яшеннән яшьрәк сыман күренә, мөгаен, тәмәке тартмавы һәм ЭЧКАЗӘСӘ ДӘ. бик аз эчүе, хәтта төрмәдә дә авыр физик эшләр эшләмәвеннән генә түгелдер, бу—
табигатьнең ана тумыштан биргән бер бүләгедер. Утыз биш яшендә дә ул бер ун яшькә яшьрәк күренә һәм беренче курс кызлары белән йөри иде. Быел кыш. декабрь аенда ана илле тулырга тиеш—ирләр өчен беренче житди юбилей,—әмма «Редиссон» кунакханәсендәге көзгедән елмаеп карап торган ир-атка кырык яшьтән дә артыкны биреп булмый иде әле. «Мөгаен, тормыштагы барлык уңышсызлыкларым өчен мина Ходай Тәгаләнең бер мәрхәмәтедер бу»,—дип үзалдына шаяртып куйды Тоглар һәм аска— ресторанга төшеп китте.
Ул озаклап ашады, җентекләп ризыклар исемлеге—менюны, эчемлекләр исемлеген өйрәнде—аны хәзер. Көнбатыштагы шикелле, аерым бирәләр икән Тоглар бу гамәлен кичне күз алдында тотып эшләде, оркестр белән дә кызыксынды. Уңайлы, аулак өстәл дә чамалап куйды, андый өстәлләр дә байтак икән—залны бик отышлы итеп ясаганнар, беркем дә үзен игътибарсыз калдырганнар дип әйтерлек түгел. Кыскасы, Тогларга биредә барысы да ошый иде, зәңгәрсу шәмәхә күлмәкле таныш булмаган кыз гына шылтыратсын инде. Ашап бетергәч, ул Ростовта кибетләр генә түгел, рестораннарның да яхшы якка үзгәргәнлекләрен искәреп алды, гомумән, тирә-якта тормыш искиткеч тизлек белән алмашына бара икән Аның ирексездән тоткынлыкта үткәргән өч елында югалтканнарын бише белән кайтарасы килә, әмма сак булырга, көтелмәгән мәгънәсез хәлләргә юлыкмаска кирәк иде.
Әбәттән соң Тоглар бераз йөреп керергә жыенды—көн бик матур, кояшлы иде. ләкин теге кызның шылтыратырга мөмкин икәнлеген исенә төшереп, бер кочак газет-журналлар сатып алды да үз номерына ашыкты. Газет-журналларнын кайберләрең ул беренче тапкыр күрә иде. Күн кәнәфигә жайлап утыргач, ул телес|юнны якынрак тартып куйды һәм газетларга төртелде. Шулай да вакыт-вакыт сәгатенә күз төшереп ала. көн тизлек белән кичкә авышып бара, ә телефон шылтырамый да шылтырамый иде. Ул инде үзенең юләрлегеннән көлеп, телефон саклап утыруын калдырып, йөреп керергә җыенган гына иде. нәкъ сәгать алтыда озак көттергән телефон шылтырады. Хәзер инде йөзләрчә тавышлар арасыннан да Тоглар танып алырдай ягымлы кызлар тавышы ишетелде:
—Хәерле кич, Наталья мин Сез мине ресторанга чакыру уеннан кире кайтмадыгызмы?
Фешин шаяртыбрак жавап бирергә уйлаган иде, әмма барып чыкмады, көтә-көтә көтек булып беткәндер, күрәсең:
—Мин әйткән сүземнән бервакытта да кире кайтмыйм...—диде.
— Бик яхшы, мин сезне шундый кеше дип уйлаган да идем. Житди мистер Икс. сезгә кем дип эндәшим сон? Үзегезне тотышыгыз белән шуңа тартсагыз да, гарәп шәехенә охшамагансыз...
—Минем исемем Константин, Костя...
—Бик күңелле, сәгать ничәләрдә очрашабыз инде?
—Уңайлы булса, сигездә. Бәлки, сезне кереп алырга кирәктер9
—Рәхмәт. Мин ерак тормыйм, сигездә ишек төбендә булырмын, каршы алыгыз, яме...
Шунда сөйләшү өзелде.
Әле берничә минут кына элек үзен үртәштереп торган Константин Николаевич хәзер канәгать елмая иде. Төрле ырым-шырымнарга ышанучан иде ул, иреккә чыкканнан сонгы беренче уңышларын да күктән иңгән яхшы гамәлгә юрады, ә Наталья исә, бәлки, ана язмыш бүләгедер. Билгеләнгән күрешү вакыты житеп килә иде һәм ул түбәнгә төшеп китте Көндез кием-салымнар күтәреп кайтканда, кунакханәгә якын гына чәчәк кибете абайлаган иде, хәзер шунда ашыкты. Ачык йөзле сатучы хатын ана бик матур ике букет сайлап бирде: берсе озын саплы, чәчәк бөреләре тыгыз сары розалар, икенчесе ана таныш булмаган җете ак голланд чәчәкләре—алары күл төнбоекларын хәтерләтә иде. Ул номерына менеп тормады, кочагындагы чәчәкләрен күтәреп ресторанга керде дә әбәт вакытында үзе сайлап куйган өстәл янына килде Өстәл дивар
ҺӘРНӘРСӘГӘ-АКЧАЛАТА________________________________________________________________________ 27
буендагы ин кырый рәттә иде, биредән бөтен зал бик яхшы күренеп тора Ак чәчәкләрне Константин Николаевичнын күз алдында ук бәллүр вазага утыртып куйдылар, өстәл сый-нигьмәтләрсез дә шунда ук күркәмләнеп-ямьләнеп китте. Официант белән кабымлыклар. үлән-сәлән. кайнар аш, эчемлек һәм десертка жиләк-жимеш турында бәйнә-бәйнә сөйләшкәч, ул очрашуга әзерләнер өчен номерына ашыкты. Кем белә, бу яна танышлык ана ни-нәрсәләр вәгъдә итәдер...
7
илгеләнгән вакытка ун минутлар кала Фешин кунакханәнең алгы ишек төбенә чыгып баскан иде инде. Көз алдыннан була торган куе эңгер-меңгергә карамастан, отель алдындагы мәйдан яхшы абайлана, аннары матурлап борынгы рәвешле эшләнгән электр фонарьлары да менә-менә кабынырга тора иде. Әйбәтләп төрелгән сары розаларын артына яшереп, кызны сонгы мизгелдә генә шатландырмакчы булды Фешин. үз исәбенчә, гүзәл кыз килеп чыгарга тиешле аллеядан күзен алмый карап тора башлады. Ләкин аллеяда бер жан әсәре дә күренмәде, артында кинәт кенә таныш тавыш ишетелгәч, ул сискәнеп китте:
—Шулай бик игътибар белән кемне сагалап торасыз икән сез? Мин тагын мине генә көтәсездер дип уйлаган идем
Фешин. ничектер унайсыз борылып, бераз гына баш иде дә кызга сүзсез генә чәчәкләрен сузды.
Әгәр дә кибеттә көндез күргән чия төсендәге күлмәкне кимәгән булса, ул хәзер «Астория»дәге сатучы кызны танымаган да булыр иде: җилкәләренә таратып салган куе чәчләрен кыз хәзер җыеп баш түбәсенә өеп куйган, шунлыктан анын энҗе муенсалы аккошныкыдай озын муены күзгә ташланып тора иде Аның йөз кыяфәте дә танымаслык үзгәргән! Чигәләре тирәсенә таба шомартып тарап куйган чәчләре кызның чиста маңгаена һәм күзләренә аерым бер матурлык биреп тора, гомумән, кичке прическасы аны танымаслык иткән иде—әйтерсең лә. ул гасыр башыннан яки хәтта музейларда гына булган Рокотов һәм Брюллов гравюраларыннан төшкән иде . Боларнын һәммәсен дә Тоглар җитез күз карашы белән тотып алды һәм мизгел эчендә бәяләде дә..
—Ах, нинди гүзәл розалар! Тынычландым да инде, сезнең бары тик мине генә көтеп торганыгызга ышандым,—дип, кыланчыкланмыйча гына, шатланып елмайды Наталья
Константин Николаевич кызның шаяртырга яратучан, ипле табигатьле булганын чамалады, кыланчыкланса да, аны килешле генә башкарганын искәртеп, күңеленнән генә куанып куйды Дорфалыкны яратмый иде ул, шундый тупас-дорфа кызга юлыгырга да теләми иде
Жомга киче, зур шәһәрләрдә нәкъ кәеф-сафа корып, типтерә торган кич иде—бу жәһәттән Ростов та башкалардан калышмый—алар залга барып кергәндә ресторан эченен өчтән дүрт өлеше халык белән тулган, күпчелек өстәлләр. Фешинныкы кебек үк, алдан ук алып куелган, буш күренгәннәренен дә байтагында «Алынган» дигән язулар тора иде
Наталья үз өстәлләренә матур итеп корылган табынны күреп, бер мизгелгә телдән калды, аннары соклануын яшерә алмыйча
— Ив Сен-Лоран күлмәге белән Версаче костюмын шушылай юарга да ярыйдыр, мөгаен,—диде —Безнең танышлыкны да тиешенчә билгеләп үтү фарыздыр, ләкин яшермичә әйтегез ате туган көнегезме, аътә булмаса. берәр бай банкны бар булганы белән үз кулыгызга төшердегезме ә. бәлки, шәехләр үрнәгендә, нефть чыганагы сатып алгансыздыр’
Тоглар кызнын зиһенле үткенлеген чамалады, аны утыртканда беләзеге тирәсеннән кулын үбеп:
- Сездән бернәрсә дә яшерергә исәбем юк. Әлбәттә, сез сизенгән өченче сәбәп тә бар, ләкин ул хакта соңрак әйтермен —диде. Боз ватып тутырган кечкенә көмеш чиләктән француз шампан шарәбен алды һәм
Б
күбекләнеп торган алтынсу төстәге эчемлекне биек бокалларга тутырды... Ярты сәгатьтән сон залдагы авыр бәллүр люстраларның утлары сүнде.
бары тик сәхнә өсте генә яктыртылып калды, өстә.гтәрдә исә борынгыча итеп эшләнгән озынча-матур лампалар эчендә шәмнәр кабынды, үсеп утырган зур-зур гөлләр арасындагы торшерларда да аллы-гөлле утлар балкыды Оркестр уйнап жибәрде. түземсезрәкләр һәм гашыйк парлар биергә чыктылар, әмма биюләрнен ин кызган чагы алда иде әле. Тоглар, мондый урыннарда электән еш булганлыктан, монын чиген бик үткен тоя иде. Ул рестораннарга йөрергә бик ярата, аларнын башкалар хисабына үз күнеленне менә дигән итеп күгәрердәй бердәнбер урын икәнен дә белә, кәефе булмаган кешеләр гадәттә бер ялгызлары өйдә эчәләр бит, ин юк дигәндә барларда яки буфетта аяк өсте генә салып чыгалар Ул исә һәрвакыт зиннәтле, зур рестораннарда, ин яхшы оркестрлар музыкасын тынлап, кәеф-сафа кора торган иде. Сонрак анын бу күзәтүләрен бер психолог та раслады: гомуми шатлык-күтәренкелек ясалма оештырылган һәм эчемлекләр белән дә куәтләндерелгән булса да, анын тәэсире теләсә нинди күңел төшенкелеген бетерә ала икән.
Чибәр кыз белән янәшә утыру бик рәхәт, бик күңелле иде, ике арадагы мөнәсәбәтләр дә бернинди киеренкелексез тиз урнашты Француз шампаны «Канард-Дюшене»ны алар вакыт-вакыт йомшак грек коньягы «Метакса» белән аралаштыргалап утырдылар, кабымлыклар сайлаганда да Тоглар ялгышмаган, Наталья да, анын үзе шикелле үк, семга, елансыман минога, өстенә дерелдәвек-койкы коеп әзерләнгән севрюга—укборын балыкларын һәм диңгез кысласы—краблар салып ясалган тәмле салатны да ярата икән. Диңгез азыкларыннан эшләнгән ризыклар исертмәскә дә ярдәм итә—монысын да Тоглар яхшы белә иде.
Ниндидер күптән таныш монлы музыка уйный башлады. Наталья: —Биибезме?—дип тәкъдим ясады.
Оркестр уйнап бетергәч, Константин, башкалар белән кушылып музыкантларга кул чаба гына башлаган иде, кемдер көчле кулларын анын җилкәсенә салды, Фешин борылып карады. Бик купшы костюмлы, ак чуар күбәләк галстуклы, кыска итеп калдырылган чәчле, ярты битен каплап тора торган төтен сыман соргылт күзлекле таза гына ир-ат ана текәлеп сорады:
—Тоглар?
Күктүбәдәге казино
1
ичкә таба, әлсерәткеч август эссесе бераз басыла төшкәч, Күктүбә култыгын уратып алган тәбәнәк калкулыклардан йомшак кына җил исә башлады, яр буена сибелеп-чәчелеп утырган санаторий һәм турбазаларда ял итүчеләр янадан комлыкларга юл тоттылар, менә шул чакта Язучыларның ижат йорты урнашкан яр буе урамында ике яшь егет күренде Аларга, мөгаен, беркем дә игътибар итмәгәндер, бары тик дингезгә ашыгучы берничә кыз гына карангалап алдылар һәм егетләрнең икесенә ике төрле тегелгән искиткеч ак костюмнарын, киемнәренә төсе туры килгән матур штиблетларын, егетләрнен төз-зифа гәүдәсенә ул кием-салымнарның бик ятышып торганын искәрделәр. Кызларның күз карашларыннан егетләрнен үз дәрәҗәләрен белеп, шул фырт-купшы киемнәре белән эре генә атлап барулары да читтә калмады. Әлбәттә, сонгы елларда Күктүбәдә нәзакатьле-матур киенеп йөрүчеләр шактый күренә башлаган иде, шулай да тәкәнекедәй көчле кыска муеннарына авыр алтын чылбырлар таккан, таушалып беткән спорт костюмы һәм пычрак кроссовкалар кигән егетләр ешрак очрый—бәлки, шуна кызлар бу егетләргә игътибар иткәннәрдер дә әле.
Яр буе урамын аста сызылып яткан комлыктан аерып-бүлеп торучы
К
парапет-таш койма буена рәссамнар үз эшләрен чыгарып та тезгәннәр— аларнын эш көне әле хәзер генә башлана Рәссамнарның күзе, әлбәттә, гади кешеләрнекеннән үткенрәк—алар да яр буена килеп чыккан әлеге егетләрне искәреп алды, әмма артык кызыксынып тормадылар, тәҗрибәләре буенча беләләр: кавказлылар рәсем-картиналарны сирәк сатып ала. шуннан башкасына буяу осталарының исе дә китми, жәй бик кыска, ә тормыш бик тә кадерле бит...
Теге егетләр, аста җәйрәп яткан култыктан башка беркемгә дә карамыйча, кулларын болгый-болгый, кайнарланып, бер-берләренә үз телләрендә нәрсәдер сөйли иделәр. Егетләр яшьтәшләр, икесе дә бер үк фамилияне йөртә һәм кай яклары беләндер бер-берсенә охшашлар да. шунлыктан еш кына аларны игезәкләр дип тә кабул итәләр иде Гажәп тә түгел, алар бит туганнан туганнар. Бер ишегалдында үстеләр, бервакытта да аерылышмадылар диярлек, хәтта армиядә бер үк ротада хезмәт иттеләр, соңрак Мәскәү Дәүләт университетында бергә укыдылар, дөрес, анда төрле факультетларда булдылар. Хәтта, өйләнгәндә дә апалы-сенелле ике гүзәл кызга әйләнеп, икесенә бер туй үткәрделәр—Кавказда туганлык җепләре шулай нык була шул, тагын шунысын да әйтергә кирәк, йорт- җирләрендә егетләр атаклы бер ырудан иделәр.
Парапет-таш койма буенда ук, рәссамнар һәм һәртөрле вак-төяк хатын-кыз бизәнү әйберләре, ярым кыйммәтле ташлардан ясалган муенсалар-брошкадыр, балчыктан катырган уенчыктыр сатучы кырык тартмачылардан арырак мангаллар төтенли, утынга туралган карт чия ботакларының тәмле исе вакыт-вакыт Язучылар йорты ашханәсе алдындагы мәйданчыкка да тарала, ә анда исә шау-шулы халык төркеме минут саен ишәя тора иде
Күктүбәне күптән инде үзләренеке итеп санаган бик тәккәббер дамалар сирәк токымлы этләрен йөрергә алып чыкканнар. Иркә дог һәм доберман, боксер һәм спаниель, болонка һәм пикенеслар сатарга куелган рәсемнәрне, балчык уенчыкларны бер тартынусыз иснәштерә, аяк астында чуала, ләкин аларга беркем дә үртәләп карамый—чөнки бу этләр Язучылар союзының элекке биләмәләре белән Максимиллиан Волошин йорты арасындагы мәйданчыкта экзотик манзараның аерылгысыз бер өлеше. Ә Максимиллиан Волошин йорты исә‘оҗмах почмагы булган Күктүбәнен ин күренекле-атаклы тарихи урыны иде
Ләкин җәйге ак костюмлы ике егет тирә-юньдәге шау-шуны да, минут саен геометрик прогрессия белән артып торган сатучы һәм сатып алучыларны да искәрмиләр кебек Алар һаман кызып-кызып сөйләшә бирәләр
Төтенләүдән туктаган мангаллар ягыннан тимер таяк-шампурларга кадап кыздырылган яшь сарык итенен хуш исе таралды Шәрекъ тәм- төмнәре мулдан кушып пешерелгән шашлык исе дингез яры буендагы казармада үткәргән флот көннәрен искә ала-ала сөйләшеп килүче элекке диңгез десантчыларының да борыннарын кытыклады Егетләр сүзсез генә бер-берләренә карашып алдылар, сатучыларны һәм алар тирәсендә кайнашкан халык төркемен ашыкмый гына урап үтеп, пластик түбәле шашлычный янына тезелеп өлгергән чират ягына юл тоттылар Шашлык хуҗасы, мөгаен. Ташкенттан күчеп кайткан Кырым татарыдыр, чөнки хәрчәүнәсе өстендә «Чиланзар» дигән язу күзгә бәрелеп тора иде. Ул егетләрне шунда ук абайлап алды, чиратта авыз суларын корытып торучыларга игътибар итмәстән, кытыршыланып беткән тәлинкәне төтенләп- чыклап торган шашлык белән түбәләмә өеп. тиз генә егетләргә сузды, ана ярдәм итеп торучы хатын бер миске салат та куйды әле Кавказ шашлыклары шәрекьнекеләрдән зурлыклары белән генә түгел, тәмнәре белән дә аерылып тора, яшь сарык итенен рәтен белгән егетләр, кара тут йөзле татарның осталыгын бәяләп, гагын бер өлеш ш ашлы к алдылар Ашап китеп барганда, аларнын берсе, рәхмәт әйтеп, пешекченең куртка кесәсенә бөгәрләп йөз долларлык акча тыгып куйды Хужа аны кесәсеннән
алып карады һәм, гаҗәпләнеп, егетләрнен артларыннан: «Ә сдачасы.»— дип кычкырып калды. Егетләр исә әйләнеп тә карамады, халык арасына кереп югалды. _
Жәйге көн ел кебек озын тоелса да. егетләр әле яктыда ук байтак нәрсәләрне, барыннан да алда «элекке СССР Язучылар союзы милке булган» биләмәләрне карап чыгарга ниятләгән иделәр. Волошин биләмәләренә язучыларның гаҗәеп матур бакчасы терәлеп тора, аны хәзерге Күктүбәгә нигез салган кеше утырткан булган. Әнә шул бакчага яр буеннан керә торган үзәк капкадан ерак та түгел бер урында егетләр көтмәгәндә җирле алсу шадра таштан эшләнгән Ленин бюстына килеп юлыктылар. Көчле кыска муенга утыртылган Ленин башы яхшы шомартылган биек гранит постаментка куелган, шунлыктан булса кирәк, бу скульптур композиция заманча күренә, тирә-як манзараны бизәп тормаса да, аны бозмый—ямьсезләми иде. Үтеп-сүтеп йөрүче ял итүчеләр каһәрләнгән юлбашчыны күрмиләр дә, тора икән—торсын, диләрдер инде.
Кавказ кунаклары, алдыннан-артыннан берничә тапкыр әйләнеп, һәйкәлне игътибар белән карап чыктылар. Егетләрнен өлкәнрәк күренгән Алихан исемлесе туганына дәште:
—Аслан, бу җирләрне Ленины белән бергә сатып алырбыз, әйбәт эш бит., профессионаллар эше,—диде.
Тегесе уйлап тормый җавап бирде:
—Ризамын. Дөрес, ана башка урын табарга кирәк булачак. Ә бәлки, казино холлына куярбыз...
Икесе дә рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
Күктүбә култыгы Кырымнын корылыклы өлешендә, аңа нигез салучы әйтмешли, «кимерий даласында» урнашкан, шуңа күрә язучылар бакчасы поселоктагы ин зур яшеллек, бер мәрҗән бөртеге шикелле, халык ярата торган оазис булып тора. Бу паркка, ландшафт архитектурасының бөтен шартын китереп, гасыр башында ук нигез салынган һәм ул вакытлар үтү белән тагын да кыйммәтле байлыкка әверелгән. Кайчандыр искиткеч гүзәл фонтанга төрле яктан килеп чыга торган кипарис аллеяләре хәтта Кырым өчен дә сирәк булган агач-куакларны боҗралатып урап алганнар. Дөрес, ял итүчеләрне куандырып, әле күптән түгел генә йөзләрчә төрле чәчәк атып утырган бай кактус плантацияләре, сонгы елларда карап- тәрбияләп тормаганлыктан, бик бетәшкәннәр, зәгыйфьләнеп калганнар.
Бакчаның котырып үскән яшеллеге теләсә ничек тәртипсез салынган коттедж һәм әле НЭП чорында ук. аннан соң сугыш алдыннан утызынчы елларда хезмәтчеләр һәм ял итүчеләр өчен төзелгән барак тибындагы биналарның хәерчелеген яшереп-каплап тора иде.
Яшь егетләр, үз фикерләренчә, бернинди кыйммәте булмаган ул бина-корылмаларга үтешли генә күз ташлап, ышанычлы итеп:
—Сүтеп ыргытырбыз... Монысын да... Монысын шулай ук. —дип сөйләнеп уздылар.
Аслан исенә килеп, дулкынланып әйтеп куйды:
— Кара әле, язучыларның истәлеге бит алар! Биредә шундый күренекле шәхесләр булган бит!
—Әйе, беләм,—диде уйчан гына Алихан.—Мин бу хакта бер генә уйланмадым инде. Әгәр дә без бу тарихи урыннарга хуҗа булып алсак, бүгенгене үткәннәр белән бәйләргә тиешбез, юкса безне беркем дә анламаячак. вәхшиләр яки кыргыйлар дип исәпләячәкләр. Күз алдына китер: зур бер гранит тактага, Иерусалимдагы Елау Диварындагы шикелле итеп. Күктүбәдә булып киткән барлык күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләренен исемнәрен бронзадан коеп язып куячакбыз. Биредә язучылардан башкалар да ял итәргә яраткан ич. Әлбәттә, тарихка кереп калган ул исемнәрне саф алтыннан да коярга булыр иде. ләкин озак тотмаслар.. Сыпыртырлар. һичшиксез сыпыртырлар.
—Ә бәлки, үзебез биредә төзеячәк ресторан, казино диварларына, кунакханә холлына махсус ефәк обойлар ябыштырып чыгарбыз да атаклы
кешеләрнен портретларын шунда урнаштырырбыз, ә9 Хәзер бу бит проблема түгел.
—Тукта, туган, нигә интегәбез сон әле? Идея-фикер бар. ә калганын дизайнерлар эшләп бетерер
Туганнар тыгыз тупка очкан уңайга шап-шоп суккан тавышлар ишеттеләр—күрәсен. борылыштан сон. артыш куаклары артында теннис мәйданчыгы бар иде Резин-битум түшәлгән зур мәйданчыкта хәтта турнирлар да үткәрергә булыр иде
—Күктүбә өчен бер генә мәйданчык азрак шикелле,—диде Алихан мәйданчыкны күз карашы белән инләп алгач:
—Аны унга да. сулга да кинәйтергә була бит,—дип йомгаклап куйды Аслан.
Алар үзләре теннис уенына битараф иделәр, әмма анын бәһасен һәм мавыктыргыч икәнлеген беләләр, бу бигрәк тә хәзер, бөтен президент чирүе дәүләт эшләренә караганда тенниска күбрәк игътибар биргән заманда шулай иде Юан корсаклы кайбер уенчыларнын. «■Вильсон». «Данлоп», «Хед». «Адидас» фирмалары теккән кием-салым киеп, кыйммәтле ракеткалар тотып уйнап маташканнарын күргәч, аларны тамаша кылучыларның күңеленә. «Сыерга ияр килешкәндәй »—дигән мыскыллы уи килә торгандыр, мөгаен Тормыш-көнкүреш үрнәкләрен шул югарыдагы түрәләр күрсәтә бит, ә гади халык аларнын мавыгуларына, хәтта ул таракан чабышлары булса да сокланып карарга һәм хупларга күнеккән Халык үзе әйтмешли, мулласы нинди, мәхәлләсе шундый
Теннис мәйданчыгыннан эчкә таба гаҗәп матур имәннәр аллеясе сузыла икән, туганнар, сөйләшеп тә тормастан. шуннан атлап киттеләр Юлны аркылы кисеп үткән беренче сукмактан ук сул якта,—бакчанын эчендәрәк. әкияти сарай-замокка охшаш бер бина күрделәр, ул очлы шпильле түгәрәк манара итеп салынган, сигез басмалы биек таш болдыры да бар икән Замокның түгәрәк тар тәрәзәләре киереп ачып куелган, тәрәзә уемнарыннан кергән жиләс жил алсу пәрдәләрне тибрәтеп ала Калын кызыл кирпеч диварлар ниндидер ышанычлы, җылы һәм матур бер тойгы уята, жилдә кыштырдап-кыштырдап куйган калын ефәк пәрдәләр аша. күңелне кытыклап, талгын гына музыка ишетелә иде Ишек янында гына җиңел пластик өстәл-урындыклар куелган чатыр сыман ак бөркәүле өч ярыны да бар. Халыкның әле кичке дингезгә- комлыкка ашыккан чагы булганлыктан, бу бөркәүле чатырлар буш иде Сарай-замокнын ишеге өстендә «Чәйханә, фитобар» дигән язуны күреп, егетләр эченә дә кереп карарга булдылар
Зал ачык төстәге чия агачыннан буямый-нитми генә матур челтәрләп ясалган бүлем белән икегә бүленгән икән, анын иркенлеге һәм көтелмәгәнчә рәхәт салкынлык биреп торуы егетләрне гаҗәпләндерде ихтимал, таш диварлар кальга-крепостьларныкы шикелле калын булганга шулайдыр инде Залпын зур ягындагы бер почмакта утка чыдам кирпечтән эшләнгән каминның карангы-кызыл авызы шәйләнә. аны. күрәсен. күптән якмыйлар булса кирәк. Әмма мич эченә тутырып куелган кипкән коры утыннар гүя юеш-салкын көннәрне генә көтеп ята иде Диңгездә тәүлекләр буе давыл котырганда, бөтен тирә-юнь юеш томан, янгырлар белән чолганып алынган шыксыз көзге көннәрдә шушы камин янында рәхәтләнеп җылы нып утырунын оҗмахка тин икәнлеген тоя иде егетләр Бозга каткан култыкка ишелеп-ишелеп кар яуганда һәм ярларын югалткан диңгез дала булып күренгәндә, кар-бураннар арасыннан, кыңгырауларын чынла тын. менә мен.» мичәүләп җигелгән атлар килеп чыгардай бер мәлдәге озын кышкы кичләрдә бу рәхәтлек бермә-бер артадыр, мөгаен
Дивар буенда камин белән янәшә торган «Бехштейн» маркалы иске концерт рояле комлыкларда кызыну сезоны беткәнне көтеп моная. камин нын рәшәткәләре артында ут биегәндә биредә башка тормыш башланачак, кешеләр шушы тын чәйханәдә ашыкмый гына кичзәрен үткәрәчәкләр
Егетләр диварларга эленгән рәсем-картиналарны карап йөрделәр
Ул рәсемнәр Күктүбәне күптән инде рухи бер урын итеп яшәүче рәссамнарның бүләгедер, мөгаен. Шулвакыт арттагы бүлмәдән чәйханәнең хужа- бикәсе күренде, егетләрнең болай иртә килеп кергәннәренә гаҗәпләнде булса кирәк.
—Нинди рәхәт, күңелле сездә! Көтмәгән идек,—дип сәламләп, соклануларын белдерде иртәләгән кунаклар.
Фитобарның хужабикәсе урта яшьләрдәге ягымлы гына хатын иде, башында—илленче еллар буфетчылары кия торган биек ак калфак-кокош- ник, ул, мондый мактауларга күнеккән булса да. егетләрнең сүзләренә куанып, өйдәгечә кунакчыллык белән:
—Без кунакларга һәрвакыт шат. Рәхим итегез, бар булганы белән сыйларбыз, —дип. буфетына чыгарып тезгән, конфеггыр-мармеладтыр, печенье-пирожныидыр ише тәм-төмнәр тутырылган вазаларына ишарәләде.
Ләкин кунакларның күзенә башта буфетнын түрендә кайнап утыручы ялык-елык килеп торган, өч чиләк су сыешлы галәмәт зур жиз самовар ташланды.
Күрсәтелгән тәэсиреннән тәм табып, хужабикә тәкъдим ясады:
—Сезгә нинди чәй бирим, яшеленме, карасынмы? һиндстанны- кынмы, Цейлонныкынмы, Краснодарныкынмы? Бөтнек беләнме, мәтрүшкә беләнме, карлыган беләнме. андыз беләнме?..—дип тезеп китте ул.
—Биреләбез, биреләбез...—дип ялварып кул күтәргән булды егетләр.— Ике чәйнек, берсе кара, икенчесе яшел чәй белән... Калганнарын үзегез белеп өстәгез инде...
Алар ишек ягы яхшы күренеп торган өстәлгә-камин янына барып утырдылар.
Ике чәйнекне туганнар бик тиз бушатты—Кавказда да чәйне Англиядәгедән ким яратмый иделәр. Егетләр, бу юлы бары тик Кырым үләннәре төнәтеп ясалганы булсын дип, тагын ике чәйнек чәй китерттеләр.
Атарга яңадан чәй бирүгә, залга кыска калдырып алдырган чәчле, гадәттә ял иткәндә кия торган спорт костюмыннан таза гына бер егет килеп керде. Ул ашыкмый гына буфет эченә үтте, хужабикә кичке кунакларны каршы алырга жыенып маташкан аргы бүлмәгә башын тыгып карады. Туганнар, аның чыгып киткәндә киштәдән кыйммәтле конфет тартмасын эләктергәнен дә күргәч, хужабикәнен улы яки берәр туганыдыр дип уйладылар. Алар, чәйханәнең зәвыклы жиһазларына кызыксынып карый- карыи, чәй эчүләрендә булдылар. Өстәлләрдәге икебаналар гына да ни тора бит! Әгәр лә язучыларның бу оҗмах почмагын үз кулларына төшерсәләр, чәйханәне хужабикәсе-ние белән, һичшиксез, үз урынында калдырырга карар кылдылар. Чисталыгы, зәвык белән җыештырылган булуы, өйдәгечә уңайлылыгы белән хужабикәгә бурычлы булуы сизелеп тора иде.
Ләкин ярты сәгатьләп вакыт үгеп, хужабикә бушап калган чәйнек- чынаякларны алырга алар өстәле янына килгәч, егетләр анын төс-кыяфәте үзгәргәнен күреп тан калдылар: хужабикә эзәрлекләнгән-куркынган бер кыяфәттә иде.
—Нәрсә булды сезгә?—дип сорады туганнарның берсе.
Хатын, чарасыз-гажиз булып, кулын гына селтәп куйды, куркынган килеш ишеккә ымлап:
— Рэкет,—диде,—Каһәр суккан бандитлар тынгы бирми. Ни теләсәләр, шуны кыланалар, бер тыючы юк үзләрен,—диде.
—Ә милиция ни карый?—дип кызыксынган булды Алихан, жавапнын нинди булачагын алдан ук белсә дә, куркынган хужабикәне сүзгә тартасы килә иде анын.
—Сон. алар шул ук бер банда инде. Әллә бу үгез Ионнын поселок халкы тамагына сөяк булып кадалганын милиция белми, дисезме? Алар белән бүлешмичә, бер капчык бәрәнге дә сата алмыйсын.
—Яр буенда шашлык пешереп сатучы татарлар да Ионга ясак түләп торамы?—дип. Аслан да сүзгә кушылды.
—Яр буендагылармы?.. Аларнын әле тагын причалда да берничә
нокталары бар—алар, әлбәттә, түләми Алар—биш бертуган, әле пеләмән- никләре дә бер футбол командасы чаклы, шулар булыша, хатыннары ягыннан да таза, гайрәтле ир-атлар җитәрлек. Ләкин ин мөһиме шул. аларнын Осман исемлесе бик гаярь, башкисәр егет, эшендә кул астында һәрвакыт берәр метрлы тимер таягы булыр, уйлап та тормыйча, теләсә кемнен башын сугып ярыр Аларга да бәйләнеп карадылар каравын, узган ел ике-өч мәртәбә бик каты сугыштылар Яр буенда да. базарда да. Ләкин Бессарабнын ишегалдына —Ионнын каракларча кушаматы инде ул Бессараб.—ин якын кулдашы. Кувалда кушаматлы Ткачукнын киселгән башын ыргытып киткәч, шашлыкчыларны әйләнеп уза башладылар— озакка булырмы, әйтә алмыйм Ә менә калган халык, кибетләр тирәсендә яки урам чатларында берәр чиләк чия-фәләндер. үзе пешергән бөккән- фәләндер яки көнбагыштыр сатып утырса, комлыкларга пешкән кукуруз илтә-нитә калса. Түлиләр инде, түлиләр! Сату итеп тапкан тиеннәреннән түлиләр. Бигрәк тә базарда сатучылар җык күрә Юньлегә түгел инде ахыры юньле булып бетмәс монын
—Ә хакимият? Сон. монда нинди дә булса хакимият бардыр бит9 —Ә нәрсә хакимият, ул Мәскәүдә дә, Киевта да. Симферопольдә дә бер инде. Аларга җинаятьчелек кулай гына: һәрвакыт халыкны куркытып тотарга була...
—Сездән күпме таләп итәләр сон?—дип сорады гамьсезлеген җуйган Алихан. Ул хужабикәнен гаҗиз көчсезлектән кычкырып елап җибәрергә әзер торганын сизенде.
—Әйтергә дә куркыныч хәтта. Сезонга мен доллар сорыйлар, ничек кенә бәргәләнсәң дә. бу минем жәй буе эшләп тапканым була Курорт сезоны бездә бит күп дигәндә, дүрт-биш ай гына, калган вакытта күпләр эшсез, бер ярдәм алмыйча утыра Ә кызым Симферопольдә мединститутта укый, киявем дә студент, арытабан ничек яшәргә дә белмим инде,—дип авыр сулап куйды хәсрәткә баткан хатын Мин бит чәйханәдә гомерем буе эшлим, мондый чиксез әшәкелек юк иде —Ул тавышын түбәнәйтеп, өметсез генә әйтеп куйды —Өч йөз доллар җыйган идем. Бессарабка узган атнада гына шуны бирдем. Ә ул кабахәт бүген янә килгән, калганын түләүне таләп итә. Бернинди аңлатуларымны да тыңларга теләми, кешедән әҗәткә алып түлә—юкса ут төртәбез, ди.
Өстәл янында бер мизгелдә авыр тынлык урнашты, әмма Алихан күңеллеләнеп кинәт кенә әйтеп куйды
— Кайгырмагыз, без сезгә ярдәм итәрбез, чәйханәгез күңелләребезгә бик хуш килде, мондый тәмле чәйне дә гомеребездә беренче тапкыр эчтек,—диде Эчке күкрәк кесәсеннән шәп кенә ялтырап торган алтын монограммалы күн портмоне чыгарып, шуннан йөзәр долларлык өч акча алды да телдән калган хужабикәгә сузып елмайды —Бирегез үзенә, тыныч кына эшләгез Ә монысы чәегез өчен һәм бездән истәлек булсын.—дип тагын бер йөзлек долларны өстәде.
Аптырап калган хатынның азе тиз генә анына килә алмаячагын чамалап, егетләр сүзсез баш иделәр дә залдан чыгып киттеләр.
Таныш имәннәр аллеясына кайтып кергәч. Аслан, бер утыргыч күреп: —Әйдә, утырыйк әле. бу әкәмәт хәл турында сөйләшеп алыйк.— диде —Менә сиңа тыныч, аулак урын' Шулай ук хакимлекне шул шпана белән бүлешергә туры килерме икән?
— Юк инде Безгә икенче Лас-Вегас яки Монте-Карло кирәк— җинаятьчелекне тамырыннан корытмый булмас, бөтен Кырымында шулай эшләү мәслихәттер Үзен беләсең бит. байлар куркыныч-хәвефле урыннарга йөрергә яратмый Тагын, күп булса, бер-ике ел дигәндә барысы да яна хуҗалар кулына керер Кырымның бу почмагы исә безнеке булыр, монын өчен акчабыз җитәрлек
—Әйе шул. Тогларнын акча станогы тәүлек буе эшләп тора,—дип ризалык белдерде Аслан
Азар сүзсез калдылар Илдәге вәзгыятьне энәсеннән җебенә кадәр з. .к у. м т
ничәмә-ничә кат сүгеп карадылар бит инде. Акыллы кешеләр үзгәртеп кору чорынын башында ук илнең хужасы юклыкны анлап алды Менә шул чакта тау халыклары егетләре Мәскәүдә чын-чынлап беренче тапкыр күренделәр, башкала бу яна хуҗаларның каты кулын шундук тоя башлады. Икенче елда Мәскәү караклары Япончик, Монгол. Захар. Слива, Расписной. Отариклар Мәскәүне тыныч юл белән гадел итеп бүлү өчен кавкахты абрекларны сходкага чакырдылар, чеченнарга үзләре геләгән өлешне алу хокукы тәкъдим ителде, ә калганы славян, грузин, әрмән һәм башка клан-төркемнәргә булачак иде.
Ләкин Хоза, Лечи. Азамат, Бриллиант, «тәхет башлыгы»—Солтан Даудов һәм Атиханнын өлкән абыйсы Гелисхан тегеләрнең вәкил булып килгән кешеләренә әйттеләр: без караклар законын танымыйбыз. Мәскәү безнеке, без аны беркем белән дә бүлешергә җыенмыйбыз, үзебез кирәк дип тапкан һәрнәрсәне һәрвакыт алып торачакбыз, диделәр.
— Кырымда да шулай эшләрбез,—дип йомгак ясады Алихан — Кемнәргәдер ярымутраудан китеп барырга кушарбыз, кемнәргәдер ярамаган эш-гамәлләрен ташларга кинәш итәрбез, ә инде безнен ихтыярга буйсынмаган, безнен законнарга риза булмаганнарын һәрчак һәм һәркайда юк итәчәкбез—бер-ике көн эчендә.
Аслан ирексездән куырылып куйды, тегесе көлемсерәп аның җилкәсенә сугып алды:
— Курыкма, үзебез кул буямабыз, кирәк кадәр киллерларны Мәскәү- дән китерербез, берьюлы түләрбез, Тогларнын станогы аны гына күтәрерлек әле. Ә халык тыныч кына эшләп яшәргә тели, хәзер генә үзен ишеттен бит. Без кешеләргә озак көтелгән тынычлык-иминлекне тәэмин итәрбез, урамнарда йөрү дә куркыныч булмас. Ә халык турыдан-туры яки тегеләиме-болаймы, безнен империягә эшләр, кешеләр биредә никадәр рәхәт-мул тормышта яши башласа, безнең биләмәләргә акча капчыклары— байлар да шулкадәр тизрәк теләп килерләр.
— Егет син. Бора!—дип сокланып, туганына беренче тапкыр кушаматы белән эндәште Аслан.—Син һәммәсен дә дөрес уйлагансың-исәпләгәнсен.
2
сселек бөтенләй бетте, комлыклардагы халык та әкренләп таралыша башлады. Күктүбәгә кич инде. Жинел зәңгәрсу-шәмәхә энгер- менгер Карадаг өстеннән агып төшә шикелле, ул култык буйлап сузылып удырган поселокны сихри-серле пәрдә белән каплый. Куерып үскән бакчада ачык урыннардагыдан караңгырак: элегрәк бу сәгатьләрдә бакчада күпсанлы утлар кабына, бигрәк тә төнлә диңгез ягыннан, әрле- бирле йөреп торган катерлардан караганда, бакча гөлт итеп балкып тора иде. ләкин хәзер Украинада энергетик ачлык хөкем сөрә, шунлыктан хәтта яр буе урамындагы фонарьлар да һәрвакыт янмый.
Егетләрнен биредә булу программасы бик кысан-кысынкы иде. шулай да алар күрәсе килгән кирәкле урыннарны карап өлгерделәр, көннен беренче яртысында хәтта «Зәнгәр култык» санаторие, «Диңгез буе- турбазасы җитәкчеләре һәм Язучылар Иҗат йорты директоры белән сөйләшеп тә алдылар, поселок хакимияте башлыгында да булдылар— дингез буендагы барлык предприятиеләр дә ел башыннан бирле ■ картотекада» утыра, алар инде күптән банкротлар, бары тик беркемнең дә аларны -банкрот» дип игълан итү жаваплылыгын үз өстенә аласылары килми икән. Дөресен әйткәндә, Күктүбә белән шөгыльләнергә Украинанын кулы җитми иде.
Кырымга килер алдыннан туганнар, кирәге чыга-китә калса дип, Күктүбәдәге бер адресны да алган иделәр, ярдәм-кинәш яки транспорт сорап, һәрвакыт шул адрес белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин иде Адрес хуҗасы—кайчандыр лагерьда утырганда Алиханнын абыйсы Гелисханга тормышы белән бурычлы кеше, ана ышанырга була—төрмә туганлыгы
Э
Кыйммәт тора ул. Гелисханнын камерадашы кәсәбәчелеккә һәвәс кеше икән, кооперативлар чәчәк ата башлаган чорда ук диңгез яры буенда «Аксак шайтанда» дигән ресторан ачып, шуннан бик тиз тернәкләнеп киткән Егетләр шул ресторанга барып кичлекне ашап алырга һәм бер унайдан читтән генә хужасын да күзәтергә җыендылар. Беренче очраган кешедән ресторанга ничек барырга кирәклеген сораштылар, ул кеше телчән булып чыкты, сүз арасында әле ике генә атна элек кемнәрдер төнлә ресторанны шартлатмакчы булган да. әмма шау-шу гына кузгаткан икәнлекләрен хәбәр итте.
—Шулай булгач,—диде Алихан,—безгә анда барырга кирәк тә кирәк, барыйк-күрик һәм башка нәрсәләр шунда...
Ресторан дигәннәре яр буе кырыена ук сыенган икән, ул бар күренеше белән җәйгегә охшаган, бары тик буфеты белән кухня өлеше генә калдаулы, ә кунаклар залы ачык һавада. Боларны күздән кичергәч. Аслан
— Мона «Кимерия йолдызлары астында» дигән исем кулайрак булыр иде,—дип куйды.
Бу корылманы рестораннан битәр «хәрчәүнә» яки «кабак» дип атасан да ярап торыр иде Тирәсендә пешекчеләр һәм официантлар кайнашкан мичне яна гына салып куйганнар, ул күптән түгел төнлә булган шартлауны искәртеп тора. Киртәләп тотып алынган зал кебегендә буш урыннар җитеп ашкан, бары өч-дүрт пар гына ашап-эчеп утыра иде. Туганнар яр буенын бер өлеше һәм керү юлы күренеп торырлык урынны сайлап утырыштылар.
Официант озак көттермәде. Ризыклар исемлеге-меню сорагач, ул кызганган кыяфәттә кулларын җәеп җибәрде һәм елмаеп
—Тотмыйбыз,—диде. Анын шулай диюе ни өчендер кунакларга ошап куйды. Официант ул арада үз итеп кенә тезеп китте —Бүген генә Азов диңгезеннән тотылган мәрсин балыгы китерделәр, тере иде әле. Баш итеннән пешерелгән балык шулпасы, тимер таяк-шампурда кыздырылган мәрсин ите. шуның ук дерелдәвек-койкыда катырылганы, анысы русларча кабымлыкка, шуна ияртеп яңа тозланган уылдыгы, тагын калай табада кыздырылган балыкны да өстәргә була. Мондый табыш безгә еш эләкми—рыбнадзор белән милиция котырына, сезнен бәхет басты дип исәпләгез.
Кунаклар бу тәкъдимнәргә рәхәтләнеп риза булдылар, ләкин шәраб яки шампаннан кискен баш тартып, сүзчән егетнен кәефен әйтеп бетермәслек боздылар.
Туганнар ашап бетереп киләләр иде инде. Алихан кинәт сискәнеп китте «Аксак шайтан»га кереп килгән Бессарабны ул беренче күреп алды Ион үзе генә түгел иде. ана мулдан буялган-бизәнгән сары чәчле кыз да ияргән, авызында—ментоллы озын сигарет, култык астына кыйммәтле конфет тартмасы кыстырган—ул Бессараб чәйханәдән сыптырткан теге тартма; арттарак тагын Ионның әзмәвердәй ике яраны да бар. аларнын өсләрендә атаманнарыныкы кебек үк. кытайларның ялган «Адидас» спорт костюмы иде. Бу вакытта ресторан халык белән тулган иде инде. Кавказ егетләренең артындагы ерак почмакта—эскәтерсез-нисез икесе янәшә терәтеп куелган өстәлләр генә калган икән. Теге өер гөр килеп шаулашып, официант белән ниндидер сүзләр алыша-алыша. шул якка юнәлде—күрәсең, болар биредә еш булалар, үз кеше булып беткәннәр Алихан аларнын кайда угырасыларын чамалап, тиз генә икенче урындыкка күчеп утырды һәм тегеләрнең, тартынусыз-килешсез кыланып, өстәлләр тирәсенә урнашуларын күзәтә башлады
Официант шактый өлгер егет булып чыкты, йөгереп кенә йөри. «Аксак шайтан»да булдыксызларны тотмыйлар, күрәсен. пешекче дә юкка гына акча алып ятмыйдыр Туганнарнын ашап бетереп утырганнарын чамалап, официант үз белдеге белән аларга ысланып беткән зур бакыр чәйнектә кофе китерде.
— Менә. Тын култыктагы кайнар комда пешерәбез, күбекләнеп
тора,—дип аңлатты ул. чынаякларга парлары бөркеп торган хуш исле кофены сала-сала.
Ләкин Алихан аны күрмәде дә. ишетмәде дә. анын уйлары ни өчендер Бессараб өере тирәсендә бөтерелә иде. Үзләре генә калгач, ул туганына үз телендә:
—Аслан, аппаратыңны ал әле. минем ни өчендер Бессарабларнын ни-нәрсә сөйләнеп утырганнарын ишетәсем килә,—диде
-Нигә9—дип җилкәсен җыерды Аслан.
— Беләсенме. күңелем нәрсәдер сизенә, аларга игътибар итик әле. Бессарабтан яманлык анкып тора. Мин үз сиземләвемә ышанам, ал әле.
— Мистика,—дип көлемсерәде Аслан.—Безгә теше үтмәячәк анын. хәтта кул сугышында да...—Шулай да ул көндезләрен сул кулы беләгенә киеп йөри торган кечкенә күн янчыгыннан наушниклы плейерга охшаш бер нәрсә тартып чыгарды Кырым комлыкларында һәр икенче кеше шундый нәрсә тынлап ята...
Алихан, наушникны колакларына элеп, «плейер»нын бер ягыннан кечкенә генә, әмма бик сизгер микрофонны тартып алды да аны буянган кыз белән утыручы җирле рэкетирлар ягына таба юнәлтте Кирәкле сөйләшүне тотарга теләптер, күрәсең, ул. өстәл өстендәге савытка салынган приборны бер кулы белән боргалап, икенче кулына кофелы чынаягын күтәрде. Якында утыручылардан беркем дә анын җитди-куркыныч эш белән мәшгуль икәнен сизә алмас иде.
Үзенә кирәклесен табып тоткач. Алихан наушникларын төзәтеп куйды, аннары урындык артына сөялде, алып ашкан музыка сөюче меломан шикелле, бармаклары белән ишетелер-ишетелмәс кенә бәргәләп-суккалап утыра башлады. Аслан Борзнын тиешле әңгәмәне тотып алганын аңлады. Алихан кулындагы чынаяк кинәт кенә туктап калды, ул аны тизрәк өстәлгә куярга ашыкты. Аслан туганының йөзе үзгәреп киткәнен күрде, ә бит юкса Алихан һәрвакыт салкын канлылыгы. түземлеге белән аерылып тора, шуңа күрә анын кушаматы да Борз—Бүре иде.
— Ни булды. Борз9—дип борчылып, үз телендә сорады Аслан, ләкин тегесе, ымлап, сөйләшми торырга кушты
Бер өч минуттан инде тынычланган Алихан тиз генә наушнигын салды, суынып беткән кофесына үрелде. Туганын ни-нәрсә агарынырга мәжбүр иткәнен бик беләсе килсә дә. Аслан аны ашыктырмады.
Чынаягындагы кофесын эчеп бетергәч. Алихан, кулын ишарәләп, официантны чакырып алды, шашлык пешерүчегә биргән шикелле үк, мона да йөз доллар сузды, официант сдача бирү турында уйлап та карамады, хәер, рәхмәт йөзеннән, сыгылып баш иде һәм егетләрне ишеккә хәтле озата килде.
Егетләр караңгы яр буена килеп чыгуга. Алихан:
— Киттек моннан тизрәк, юкса минем кереп тегеләрне атып үтерәсем килә башлады.—диде.
—Тынычлан. Борз,—диде Аслан, туганын җилкәсеннән кочып алып —Аңлат әле. нәрсә булды соң?
—Ул күселәр шундый кабахәтлек эшләргә җыеналар, әгәр дә без аркылы төшмәсәк. өстебезгә зур гөнаһ алырбыз. Бессараб үз бандитларына берничә сәгать эчендә искиткеч баеп китәрлек гениаль план уйлап табуы турында сөйләде. Ул инде көнен дә билгеләп куйган—августның сонгы шимбәсен Шул көнне тан атып килгәндә, Ялтадан өч йөз чакрымлап ераклыкта, далада, ул тиз йөрешле «Кырым» поездын юлдан тәгәрәтеп төшермәкче була. Төгәл урынын әле әйтмәде.
Ни өчен?—дип самими генә гаҗәпләнеп куйды Аслан.—Шуны эшләсә, кем сон аңа күп акча түләячәк? Аны зур срок төрмә көтәдер— ни әйтсәң дә, диверсия ясау бит. .
— Бессарабнын уйлаганы беркемнен дә башына килмәс иде... Ул әйтә: валюта белән генә эш итә торган «Ялта» кунакханәсе биналарына һәм башка абруй-дәрәҗәле санаторийларга иң бай кешеләр бары тик
бәрхет сезоны ачылгач, август ахырларында гына килеп тулалар, ди Ешрак «Кырым» экспрессы белән, ди. Ул дөрес сөйли, нәкъ шулай булачак. Ул үзе билгеләгән жирдә тимер юлнын ялганган урыннарын ныгытып тора торган атлама бикләрне сүтеп алмакчы була, рельслар өзек-өзек булып кала. Поезд юлнын күтәрелә төшеп борылган җиренә зур тизлектә килеп керә дә...—үзен беләсен. кырым далаларында андый борылышлар җитеп ашкан,—тизлеген киметә алмыйча, юлдан аска тәгәрәп төшә... Менә шунда бу күселәр качып яткан җирләреннән атылып чыга да купе һәм йокы вагоннарын талый башлый, тапкан-алганнарын машиналарга төйиләр дә—әллүк! Анда ялга дип шыплап тутырылган чемоданнар йөзләгән булыр дип ышана Бессараб Алардагы яшел долларлар, кыйммәтле кием-салым, кинокамера-фотоаппаратлар. алтын- көмеш бизәнү әйберләре миллионнарча сумга тартачак Ә син кем түләр, дисен... Оятын-намусын җуйган ул күселәрнен бизнесы шундый хәзер — Алихан әшәке итеп русчалап сүгенеп куйды, моны ул бик сирәк эшли торган иде —Кабахәт! Ул һәммәсен дә алдан уйлап-исәпләп куйган: безнен ашыкмас-пошмас хакимият вәкилләре һәлакәт булган урынга килеп җиткәнче, болар инде бар байлыкны аулак җирләргә таратып, яшереп бетергән булачаклар. Йөзләрчә кешеләрнен һәлак булуына төкерә генә алар! Шыплап тутырылган чемоданнары гына булсын Бандитлар бу планны хуплап каршы алды, әле кул да сугыштылар, ә теге кәнтәй марҗалары үзе дә катнашырга теләк белдерде, ин зиннәтле бизәнү әйберләре һәм затлы кием-салым миңа булыр дип. шарт та куйды әле
—Ах, сасы күселәр , —дип Аслан да сүгенеп алды —Син хаклы, хәзер без дә күңелебезгә гөнаһ алачакбыз, әгәр без боларны тыеп кала алмасак. Ходай Тәгалә безне гафу итмәс
—Ә мин нәрсә сөйлим?—дип кабынып китте Борз —Әйдә. Бесса- рабны бүген төнлә үк каравыллап торыйк та . —ул кулы белән кискен хәрәкәт ясады.—Поселок халкы да иркен сулыш алыр, бер гаепсез йөзләрчә кешеләрне дә газаплы үлемнән коткарырбыз
—Дөрес сөйлисең син. ул ерткычны исән калдыру егетләрчә булмас Аның уй-ниятләрен Гелисхан белә калса, «западло» дияр иде Ләкин безнен үз бурычыбыз бар. син бит беләсең безгә җинаятьчел эшләргә катнашмаска каты боерык бирелгән—анын өчен башка кешеләр бар
— Нишләргә сон?—дип аптырап сорады Алихан, туганының нәрсә әйтергә теләгәнен бик яхшы аңлый иде ул. Үзе дә кул астындагыларыннан һәр боерыкны төгәл үтәүне катгый таләп итә иде Хәер, кушканны җиренә җиткереп үтәү һәм мәҗбүрилек—алар халкын башка күпләрдән аерып тора торган сыйфат ул.
Алар Язучылар йорты каршындагы яр буе мәйданчыгына килеп чыктылар, биредә ял итеп йөрүчеләр шактый ишәйгән иде. Аслан яңадан үз туган теленә күчте:
—Син. кирәк булса. Кырымга киллерларны Мәскәүдән чакыртып алырбыз, дигән идей Аны иртәгә үк эшләргә кирәк. Симферополь аэропортыннан башкаладагы үзебезнең кешеләргә шылтыратырбыз, элек МВДда яки КГБда хезмәт итүчеләр арасыннан тиз генә бер-икесен җибәрсеннәр—ул бүреләр эшләрен оста башкара, кызганусыз ахырына җиткерә Бессарабнын аерым билгеләрен сурәтләп бирү кыен түгел, аны эзләп габу тагын да җиңелрәк, ә ин югары бәядән түләүләрне үз өстебезгә алырбыз Шулай эшләү ин яхшысы булмасмы әллә'’ Күселәр билгеләгән шимбәгә кадәр әле бит ун көн вакыт бар
Син бу юлы да акыллырак булып чыктын. туган Ходай Тәгалә ярлыкарлык эшне башкалар өстенә йөкләү, ничектер, ирләрчә үк булмаса да. мин синен белән килешәм—артык кайнарланырга ярамас
’ —Менә бик әйбәт.—дип шатланды Аслан —Безнен але тагын бер эшебез калды—Күктүбәдәге атаклы казинога кереп, анда, ким дигәндә, ун-егерме мен оттырып чыгасыбыз бар Безнең даһи әсиребез Тоглар әйтмешли, «күгәрченнәр» очыртырга кирәк—Кырымда да очып йөрсеннәр
әле. Дөрес, бай халык анда ярты төн уртасында гына җыелып бетә, шуннан соң гына чын уен башлана, дип сөйләделәр сөйләвен.
—Бәлки, безгә дә казинога зур акчалар салып уйнаучылар белән бер вакытта барып керергәдер.—монысы Борзнын әллә соравы, әллә кинәше булды.
—Билгеле шулай, вакытыннан элек үзебезне күрсәтеп йөрү һич кирәкмәс. Нәкъ төн уртасында, курантлар сукканда барып керербез, «Пики дамасы»ндагы Герман шикелле. Ә хәзер, әгәр син каршы килмәсәң, әйдә пирска кадәр барыйк—ул нәкъ төнге клуб белән казино каршысында. Ачык дингезгә чыгып, ике сәгать йөреп, ял итеп керербез. Ишетәсеңме, радиодан бүгенге соңгы теплоходның кузгалырга җыенуын хәбәр итәләр. Диңгез һавасы суларбыз, без инде анын исен дә онытканбыздыр, көндез комлыкта да иркәләнеп ятып булмады...
Туганнар чылбыр булып тезелгән якты утларга—причалга таба ашыга- ашыга төшеп киттеләр.
3
оселок өстендә балкыган реклама утлары диңгездән караганда тагын да күркәмрәк, бәйрәмчәрәк, аллы-гөллерәк күренә икән. Якыннан алар бернинди зәвыксыз ярминкә балаганнары—кәмит корылмалары уты төсле генә иде. Бер метрлы неон утлар белән язылган «Казино» сүзенең «К» хәрефе сүнгән дә, ул әллә ничек килешсез укыла. Элекке «Эллада» ресторанының беренче катын төнге клуб «Серж» алып тора, аны хужасы хөрмәтенә шулай атаганнардыр инде. Монда биш кенә өстәлле кечкенә ресторан кисәге дә бар, җәйгә Харьковтан чакыртып алынган квинтет джаз уйнап тора.
Туганнарны бик яхшы дип тәкъдим ителгән оркестр да, браконьерлар тотып китергән севрюгалы ресторан да кызыксындырмады, алар туп- туры икенче катка—теге «казино»га менеп киттеләр.
Күренеп тора, комарлы уенчылар күптән инде үзләренең яраткан урыннарына утырышканнар.
Бер башында бары-буфеты булган галәмәт зур залда рулетка уйнау өчен ике зур өстәл куелган, алар залны берничә бүлмәгә бүлеп тора шикелле.
Кайдадыр кондиционерның йомшак кына тавышы ишетелеп, саф һава суыртучы вентиляция эшләп торса да, залны куе тәмәке төтене баскан иде. Тәмәке тартмый торган туганнар, борыннарын җыерып, бер-берләренә карашып алды, ләкин башка чара калмаганлыктан, алар, ашыкмый гына күзәтә-күзәтә, залны әйләнеп чыктылар.
Бер өстәлдә инде зур-зур суммалар белән уйный иделәр, туганнар беренче бушаган урыннарга утырды. Банк тотучының гаҗәпләнүенә каршы, алар инде болай да югары булган ставкаларны тагын да күтәрделәр, тагын да гажәбрәге, Борз рәттән сигез мәртәбә отты, ә Аслан—дүртне. Бер сәгать уйнагач, алар, үзләре өчен отышлы өстәлне калдырып, бар- буфет янына килделәр. Залда: «зур отыш... зур отыш...» дигән сүзләр дулкын булып узды. Шул мизгелдән алып казинодан чыгып киткәнчегә кадәр кавказлылар администрация, уенчылар һәм гади тамашачыларның күз унында булды. Бар янында да егетләр озак юанмады: берәр чынаяк кофе-капуччино белән берәр бокал «Алушта» минераль суы гына эчтеләр, барменның кәефен җибәреп, экзотик коктейльдән дә, сирәк була торган вискидан да. француз шампаныннан да баш тарттылар.
Банк тотучы отып алган фишкалар өемен казиноның матур тартмасына тутырды да, Алиханнын үтенече буенча, рулеткада уйнаучылар өстәленен берсенә, уенның барышың күзәтүче крупье янәшәсенә китереп куйды Кыйммәтле фишкалар белән шыплап тутырылган тартма уенчыларның игътибарын үзенә тарта, алар да. крупье да, бу өстәлгә кавказлылар килеп уйный башлагач, уенның тагын да кызып, эредән китәчәген анлый иде
П
Уен залына килүчеләр арасында бу йортнын беркем белмәгән яшерен хужалары да бар иде. Алар тирә-яктагы барлык хәлләрне үткен карашлары белән күзәтеп тора, бүгенге төннен казино файдасына булмаячагын да чамалый, әле җитмәсә рулеткада ставкаларның тагын да югарырак күтәрелүе көтелә иде Шуңа күрә, туганнар ашыкмый гына кофе йоткалап торган арада, директор кабинетына җыелган хуҗалар, киңәш-уңаш иткәннән сон. уеннын барышын күзәтеп торучы иң яхшы крупьега. ашыга-кабалана, тиешле күрсәтмәләрне бирә башладылар. Чынлап та. кавказлы егетләр яшел постау белән капланган өстәл янына килеп янәшә басып торучылардан фишка тутырылган тартманы үзләренә бирүне үтенүгә, крупьены алыштырдылар да. Ләкин моны берәү дә сизми калды, чөнки уен. кызганнан-кыза барып, киеренкелекнең сон чигенә җиткән, ә ставкалар—уенга куелган акчалар суммасы артгырылганнан артгырыла бара иде.
Өстәл тирәсендә туганнарга утырырга буш урыннар юк иде. алар хәтта янәшә дә баса алмады, өстәл аша бер-берсенә каршы гына бастылар Бу уңайсызлык, зиһененне-акылыңны туплап өлгерә алмау, бер-берен белән берәр авыз сүз алышып кинәшү мөмкинлеге юклыгы, чыккан саннарны һәм аларнын төсләрен язып алып анализлау жае да чыкмау уенга үз төсмерен өстәде—туганнарга бу бик кыйммәткә төште. Бер сәгатьтән сон, аларнын тартмалары төбендә нибары бер дистәләп кенә фишка-шакмак тәгәрәшеп ята иде инде Бая отып алган бөтен зур табыш та. шуңа өстәп тагын үзләренең биш мең долларлары да җилгә очкан иде.
Ләкин нәкъ шул мизгелдә янәшә ике урын бушады, якында торучылардан беркем дә аларга дәгъва белдермәде, крупье, кавкапыларга күз карашы белән генә ишарәләп, утырырга тәкъдим итте
Бу вакытта инде крупье тәмам тынычланган иде һәм ул шартлы ым белән генә үзен алыштыруларын сорады Күңелләре күтәрелеп киткән казино хуҗалары ризалык бирделәр, чөнки аларны башка өстәлләр һәм башка уенчылар кызыксындыра иде инде—алар бүген купшы ак костюмлы егетләрнең кул арты киткәненә тәмам ышанган иделәр
Әмма ярты сәгать үгтеме-юкмы икән, хуҗаларның берсе өстәл яныннан узып барышлый, кавказлыларнын һәр икесенең дә тартмалары фишка-шакмаклар белән тулганлыгын күреп алды—бу фишкаларның күпме суммага тартачагын белә дә белә иде инде ул. Хуҗа шундук беренче каттагы «Серж» төнге клубына ташланды. Казинонын иң тәҗрибәле теге крупьесы шунда хәл алырга төшеп киткән иде
Юк шул. крупьены яңадан алыштыру да ярдәм итмәде Күк гүбәнен булачак хуҗаларына бу төндә бәхет елмайды. Бары тик бик күзәтүчән. игътибарлы кеше генә көтелмәгән зур отышлардан егетләрнен йөмәрендә артык куаныч та. аз гына булса да шатлык чаткылары да күрмәс иде— егетләрнен максатлары башка: ун-егерме мен долларны оттырып. Тогларнын «күгәрченнәрен* Кырымда «очырып җибәрү* иде
Крупье егетләрнен саллы суммаларын, муенындагы алтын чылбыры җилкәсенә таба шуышкан тиз әсәрләнүчән ханым алдына этеп җибәргәч. Борз, яшел өстәл өстеннән башын күтәреп, өстәл тирәсенә өелешкән кызыксынып күзәтүчеләрне күздән кичерде Анын ин беренче күргәне Ион-Бессараб булды.
Тегесе урындыклар артына өелешкән кешеләр арасында, кайдадыр икенче-өченче рәтләрдә, кәнтәй марҗасыннан башка гына, яраннары белән басып тора, кавказлыларнын күзенә күренмәскә тырышканы сизелә иде. Ләкин залдагы акча исе. комарлык, бигрәк тә бу өстәл тирәсе аны кадаклап куйган, диярсең һәм ул кирәгеннән артыграк тоткарланды. Алиханга шул мизгелләр җитте «Кырым* исемле «Мәскәү-Симферополь* жспрессы күселәр өчен әлегә икенче планга күчкән, хәзер алар башка үлем уены уйнарга тырышачаклар, уенга көтмәгәндә Алихан белән Асланның гомере куелган булырга тиеш Үзенең бу сизенүен Борз туганына
шундук әйтмәде, ә элеккечә тыныч кына уйнавында булды, башы исә. үхтәре казинодан чыгып киткәч, якындагы ярты сәгатьтә Бессараб күселәренең ни гамәл кыласыларын уйлый иде. Бу минутларда Алихан фишкаларын, уйлап-нитеп тормастан. учлап-учлап сибә, ләкин ни хикмәт— крупьенын сандал агачыннан эшләнгән көрәкчеге чирек сәгать үтәр- үтмәстә аларнын әлегә кадәр оттырганнарын кайтарып бетерде.
Фишкаларның бер өлешен Аслан тартмасына тутырганда. Борз туганына үз телендә әйтте:
—Чыкканда безне теге ресторандагы танышларыбыз көтеп торачак,— диде.
Туганы, башын күтәрмичә, тыныч кына итеп жавап кайтарды:
—Димәк. Ходай Тәгалә безнен үз гамәлләребезне башкалар җилкәсенә йөкләвебезне теләми.. —Аннары бераздан «җөп» һәм «кызыл» бүлемнәренә зур сумма салды да өстәп куйды:—Бер ярты сәгатьтән дә сонга калмыйча чыгып китәрбез, бу бәхетле өстәлне шулай тиз ташлар болар дип уйламый да алар...
Бу мизгелдә аларнын берсе дә уен көткәннән тизрәк тәмамланыр дип башларына да китермәде Ниндидер күренмәс һәм аңлашылмас сизенү калган уенчыларга да кич буена казинода үзләре артыннан башкаларны ияртеп уен алып барган кавказлыларнын китәргә җыенуларын искәртте шикелле Шунлыктан ставкалар күтәрелгәннән күтәрелә барды. Җитмәсә, уенга сонлаган тагын берничә кеше акылга сыймаслык ярышка кушылып китте. Хәзер рулетканы һәр әйләндереп җибәрү алдыннан яшел өстәл өсте төрле төстәге фишкалар белән тула башлады—гадәттә мондый хәл кич буена бер-ике булса була, ә монда ул гел кабатланып торды.
Сонгы шундый минутларның берсендә, барлык уенчылар да үз ставкаларын куеп бетереп, крупьенын сонгы кисәтүе яңгырагач. Алихан кинәт кенә фишкалар тулы өч тартмасын алды да. «зеро»га куйды—анын түземе төкәнгән, урамда үтләрен көтеп торучы бандитлар белән тизрәк йөзгә-йөз очрашасы килә иде. Зал тынып калды, зал кавказлыларнын шундый зур отыштан шулай җиңел генә баш тартуларын аңлаудан гаҗиз иде «зеро»га кую—ул бит бар отышыңны югалтуга тин—син теләгән •ноль* саны кайвакытларда атналар буе да чыкмый ич' Крупье, шарчыкны тәгәрәтеп җибәрер алдыннан, сораулы кыяфәт белән хуҗаларына борылып карап алды—һәр фишканын бәясе йөз доллар торганда, әле күптән түгел эшли башлаган казино өчен бу артык югары ставка иде, ләкин хуҗалар баш кагып ризалык бирделәр.
Төтенгә чумган зал бер мизгелдән шатлыклы үкерү һәм өметсез илерүләрдән шартлап ярылды сыман—Алиханга «зеро» чыкты.
Хуҗалардан кайсысыдыр шундук залның ябылуын игълан итте һәм исәп-хисап ясау өчен бәхетле кавказлыларны директор кабинетына чакырды
Бер егерме минуттан шул мәгълүм булды хуҗаларның йөз илле мен долларлык отыштан яртысын гына түләрлек хәлләре бар икән, калган сумманы кайчан түләү турында йә сөйләшеп килешергә кирәк яки казиноны ябарга туры киләчәк. Туганнар бу хәбәрне тыныч кына кабул иттеләр.
—Түләп бетерергә сезгә күпме вакыт кирәк?—дип, тагын да тынычрак тавыш белән сорады Алихан. Ул үзе дә, хуҗалар шикелле үк, Күктүбәдәге казиноның ябылуын бер дә теләми иле
Бераз уйланып торгач, хуҗаларның берсе:
—Ике атна...—диде, аннары ашыгып өстәп куйды:
—Без калган сумманы сезнең адресыгызга илтеп тапшырырга әзербез.
— Рәхмәт.—дип башын чайкады Алихан.—Үзегезне алай борчып тору кирәкмәстер. Акчаны -Аксак шайтанда* ресторан хуҗасына илтерсез, ә ул кемгә тапшырырга кирәген үзе белер,—шул сүзләрдән сон Борз саубуллашыр өчен урыныннан күтәрелде.
—Сезгә машина кирәкмиме яки иминлегегезне саклап озата баручылар? Мондый зур акча Кырымда кайберәүләрнен кайнар башларын әйләндерергә дә мөмкин,—диде күләгәдәрәк утырган җитәкчеләрнең берсе
—Анысы өчен дә рәхмәт, без жәяү генә китәрбез —Туганнар, саубуллашырга сузылган кулларны кысып, чыгып китү- ягын карадылар
Ишек төбе яхшы яктыртылганлыктан, биек болдырга чыгып баскан туганнар да ачык күренеп торгандыр, мөгаен. Астан үзенен «плейер»ын алып, ашыкмый гына наушникларын киде һәм шундук якындагы куаклар арасына яшеренгән кешеләрнең тавышын ишетте
—Чыкты теге лох-мокытлар. әле җитмәсә музыка белән...
Икенче тавыш өстәде:
—Хет шунда гармун белән булсыннар, ди.мәк, бернәрсә дә сизенмиләр... чәйнекләр
Ә өченче калын тавыш, ихтимал, Бессарабныкыдыр. нәтиҗә ясады:
—Музыка булгач, бик әйбәт, димәк, сакчыларсыз, машинасыз. Алай булса, утын ватарга туры килер иде. Минем юл уна торган Сөйләшкәнчә, пычаклар белән генә манчыйбыз. Ә хәзер—алга! Артларыннан барсак, «койрык» барын сизәргә мөмкиннәр... Төзелеш янында засада ясарбыз, үткәнендәге кебек, шунда күмеп тә калдырырбыз. Борылып кереп китәр урыннары юк, юл бер генә —сүзләре өзелде, тиз-тиз китеп барган аяк тавышлары гына ишетелеп калды.
—Программа ачыкмы9—Аслан туганына борылып карады. «плейер»ын кесәсенә тыгып, үзләрен кайда көтеп торачакларын аңлатып бирде
Ишегалдыннан чыгуга, икесе дә берьюлы иелде дә модалы кин чалбар балаклары астыннан тубык сөягенә җайлап беркетеп куелган коралларын тартып алды: Алиханнын кулында унбиш патронлы итальян пистолеты «бернанделли» Асланда—унҗиде патронлы голланд «глок»ы. икесе дә тавышсыз ата торган җайланмалы иде. Бүгенге көндә, «калаш - ников»тан кала, болар илдәге киллерлар һәм аларнын корбаннары— банкирлар, бизнесменнар, сәүдәгәрләрнең иң яраткан «уенчыклары» иде
Бессараб ачыктан-ачык «манчыйбыз» диде, аларга каберләрен дә билгеләп куйды. Егегләрнен кулларында тиз ата торган тавышсыз корал, димәк, беренче булып ату хокукы да аларныкы
—Ашыкма, адымыңны киметә төш,—диде Аслан туганына.—күзләр караңгыга ияләшсен әле. Бу юлы өстенлек безнен якта. Һәммәсе бик уңай бара дип уйламыйсыңмы9 Мина ошап бетми бу, ничектер, намуссызлык шикелле
—Аларныкы бик намуслы инде...- дип үртәлеп куйды Алихан һәм усал итеп өстәде:—Бессарабнын яраннарын гына атабыз, анын үзенә бер-ике сүз әйтергә телим мин. ул җиңел үлемгә лаек түгел
Бер биш минуттан күзләр караңгылыкка ияләште, дөм карангы булса да, юл якыннан шәйләнә иде Төзелеш котлованына кадәр ике йөз метрлап ара калгач. Аслан әкрен генә үтенде
—Син миңа хәзер кычкырып-кычкырып рус телендә берәр мәзәк сөйлә, яна булуы хәерле. Аларнын да көтү киеренкелеген киметергә кирәк—кешеләр яхшы кәеф белән кайтып килә бит. зур отыш белән Корбан чалынасы аңгыра бәрәннәр «Чәйнекләр», диде бит әле ул...
Берничә минуттан, ясалма көлешә-көлешә котлованга якынлашканда. Алиханнын сизгер борынына сигарет төтене исе килеп керде, кичтән маймыллы бер фотограф рәсемгә төшереп торган бердәнбер имән ябалдашы астында сигарет уты да ялтырап китте
— Без бу карт имәнне үгеп китүгә, алар арттан ташланачак, калак сөяге астына бер кадауда эшне бетермәкчеләр. әзерлән
Көлешә-көлешә. .map каһәрле урынга—имән астына таба якынлаш каннан-якынлаша иделәр Дөрес, һөҗүм итүчеләрнең җинел генә үз аркаларына сикерү мөмкинлеген киметер өчен, сиздерми генә имәннән бераз уңгарак. дингез ягына, юл читенәрәк каера бардылар.
Туганнар имән турысын үтәр-үтмәстән. артларында җинелчә кыш тырдау ишетеп, кискен борылдылар кулларына пычаклар күтәргән ике әзмәвер бер сикерүдә аларны «манчырга» омтыла, ә ерактарак торган өченчесе— күрәсен. Бессарабтыр—ярдәмгә йөгерә иде Берьюлы диярлек
ишетелер-ишетелмәс ату тавышлары икесе бергә кушылды да шундук сүнде Бессараб үз яраннарының, кинәт кенә таеп-сөрлегеп киткәндәй, ни өчен асфальтка шапылдап барып төшкәннәрен анышмый да калды, шундук анын үзен дә бик оста алым белән сугып ектылар. Тешләрен сындыра-сындыра, авызына салкын озын пистолет көпшәсен китереп тыккач кына Бессарабнын анына барып җитте: менә нәрсәдән «таеп» егылган икән анын әзмәверләре, менә нинди «чәйнекләргә» тап булганнар икән алар...
Шундый ук тын гына ату тавышын көткәндә. Бессараб, ни өчендер кинәт кенә, бервакыт иртә белән үзенен ишегалдына якын ярдәмчесе Кувалданың кисеп ыргытылган башын күз алдына китерде
Ләкин ату тавышы ишетелмәде, кулына пистолет тоткан кеше әкрен, әмма ачык итеп әйтте:
— Бессараб, син безне үтереп, пычрак котлованга исемсез этләрне күмгән шикелле күмеп калдырырга теләгәнең өчен үлмисең—анысы өчен яраннарын үз гомерләре белән түләделәр инде. Син—күсе, олысын- кечесен талап, западло булып яшисен, шунын өчен үләчәксең дә. Без сине кичтән үк, син поездны тәгәрәтеп төшерергә ниятләгәннән сон ук үлемгә хөкем иттек. Син йөзләрчә кешеләрне үтерергә, гарип калдырырга теләден. Байлык өчен...
Мөгаен, бу мизгелләрдә Бессарабнын чәчләре күзгә күренеп агара башлаган булгандыр, чөнки иртән үзен табып алганда, аның чегәннәр- некедәй тузгып торган куе-калын чәчләре арасында бер генә кара бөртек тә калмаган була инде. Ул, бәлки, чынлап та. Ходай Тәгаләнең җәзалаучы кулы тотып алган мине дип уйлагандыр. Юкса, бу чечен егетләре үзләрен үтереп. котлованга күмеп калдырырга ниятләгәнен кайдан белгәннәр?. «Кырым» экспрессын тәгәрәтеп төшереп, һәлакәт ясау уен каян ишеткәннәр9 Ничек9 Кайдан9...
—Сина пычак та, пуля да әрәм. Син долларлар теләгән идең, син хәзер аларны алырсын да . —Бессарабнын канга баткан иреннәре арасыннан пистолет көпшәсен суырып чыгаргач, Алихан, кинәт котырынып, анын авызына дыңгычлап төргәк-төргәк долларлар тутыра башлады .
Туганы янында басып торган Аслан да үз кулыннан тагын бер төргәк өстәде...
Авызы долларлар белән төелгән Бессараб бер биш минуттан тынып, җансыз калган иде инде...
Аргентинлының пасьянсы
I
стенә капчыкланыбрак торган ак смокинг пинжәк кигән, ярты йөзен зур күзлек каплаган нык-таза озын буйлы ир кеше кистереп сорады:
—Тоглар?
Фешин таныш түгел бу адәмнен кулын җилкәсеннән алып ташлап, ике төрле анлардайрак итеп әйтте:
—Сез ялгыштыгыз. Мин ростовлы түгел, кунакханәдә өстә яшим,— дип. Натальяны култыклап, өстәлләре янына алып китте
Ә музыканы мавыгып тынлап торган кыз тегеләрнең тиз генә берике сүз алышуларын ишетмәде дә бугай.
Эшләре гөрләп бара торган банкир яки бизнесменнарга бик нык охшаган бу көяз джентельменны Тоглар шундук танып алды: бу бик күп отучан Мәскәү каталасы, ә төгәлрәге, кәрт уены шулеры—кәрт уенын үзенен төп һөнәре итеп сайлаган Аркадий Городеикий, күбрәк Аргентинлы кушаматы белән танылган адәм иде. Кушаматны ана яшьрәк чакта танго
Ө
биюе белән мавыгуы һәм көньяк американнарча кара тут йөхче. кара бөдрә чәчле булганы өчен такканнар Китеп барышлый. Тоглар ана шартлы ым ясады, аңлаган кеше моны чама белән шулай анларга тиеш иде: сине хәзер үк тану минем ихтыярымда түгел
Җинаятьчел ым-ишарәләр белән бик сирәк кешеләр генә анлаша ала. алар гадәттә караклар канунына буйсынып яшәүчеләр була. яки. Тоглар шикелле үк. ул законнарны хөрмәт итүчеләр. Бу гыйлем жиде йозак астындагы сердәй саклап тотыла, чөнки аны саклау—яшәвен иминлеге дигән сүз. Аны кемгәдер чишкән, фаш иткән кешене үлем җәзасы көтә, шунлыктан ул ым-ишарәләр коды хәтта профессионал жинаятьчеләрнен дә һәрберсенә мәгълүм түгел. Ләкин Аргентинлы һушлы мужик, төрмәдә дә берничә мәртәбә утырып чыккан, дөрес, озаклап түгел-түгелен. ә инде профессионал уенчы буларак, караклар арасында җинаятьчел дөньянын өстен-элита катламында санала, шуна күрә дә ул Тогларнын ымын анлады. Кеше күнелләрен шулай нечкә белүче тирән психолог ялгышырга мөмкин идеме сон? Фешин бит ана ике мәртәбә документлар әмәлләп бирде, ә Аргентинлынын үтенече буенча анын дусларына ничә мәртәбә ярдәм итте—санап бетергесез'
Тоглар белән Наталья рестораннан иртә чыгып китте «Астория» кибетенен сатучы кызын озатып, кунакханәгә кайтып кергәндә сәгать төнге икенче киткән иде инде. Кешесез калган холлны аркылы кисеп, үз катына менү өчен кин баскычка таба атлаганда Константин Николаевич караңгы почмактагы диванда ялгызы бөкшәеп утырган берәүне күреп алды Фешин баскычнын бер буен да менеп өлгермәде, сулуы капкан яшь егет аны куып җитеп, бер сүз дәшмичә, кулына язу кисәге төртте һәм шулай ук сүзсез төшеп тә югалды Аргентинлы. күрәсен. аны Ростовтагы танышларына да ачарга теләми иде Номерына кергәч, Тоглар матур хәрефләр белән язылган берничә юлны укыды, моны яхшы белемле кеше язганы сизелеп тора иде Кайбер бәхетлеләр кебек. Городецкий күлмәкчән тумаган, ә кулына уен карте тотып туган, дип юкка гына сөйләмәгәннәрдер шул..
Язу болай иде: «Иртәгә иртәнге унда синен белән бергә баш төзәтеп, ашап-эчсп утырырбыз дип ышанам Баш төзәтергә мина хәзер бары тик «Хольстен» сырасы гына кирәк. Синен братанын А Г •
Тоглар көлеп җибәрде һәм саклык йөзеннән әлеге язуны ерткалап ташлады Аргентинлынын язганыннан төрмә исе килә иде шикелле «Братан» дигәне дә шуннан.
Тогларнын Аргентинлыга булган беренче тәэсире тискәре иде. ул «Менә, иректә иске дусларыннан, тамырдаш-корешларыннан котылып, бер көн дә ял итә алмыйсын, чибәр кыз белән кич үткәрергә дә бирмиләр»,—дип уйланды Әмма сонрак. тынычлана төшкәч, башкача фикер йөртте Наталья белән танышлыгын яхшыга юраган шикелле. Городецкий белән очраклы очрашуын да унышка санады Иреккә чыгуга ук ул кулына дөрес компас ала ич. Кавказда әсирлектә үткән өч елдан сон. аңа карангалап кына йөрмәскә, ә ышанычлы мәгълүмат та алырга, тормышны шуна карап көйләргә кирәк Ә мондый белекле кеше. Мәскәүнен эчке вә тышкы дөньясын биш бармагы кебек белүче Аргентинлы булмый, тагын кем булсын'
Иртән ул. күпьеллык гадәте буенча иртә уянды Душта коенганда. Аргентинлынын төнге хәбәре кылт итеп исенә төште, ашыга башлады, кул арты җиңел каталаны җиренә җиткереп каршы аласы килә иде Икәүләп ашап эчеп утыру күңеллерәк тә булыр, биңэәк тә Городецкий шикелле күпне белә торган кеше белән
Ресторанга телефоннан заказ биргәндә, ул «Хольстен» сырасын да онытмады, шешәчесе булсын дип. аерым басым ясап әйтте, чөнки банкалы сыраны күрә алмын иле Сәгать уннар якынлашып килгәнлектән. Константин Николаевич аска газетлар алырга да төшеп тормады, белә иде Аргентинлы бервакытта да көттерми Ачар халкы вәгъдәсезлек.
төгәлсезлек, эленке-салынкылыкка хурлык итеп карый, андый кеше, гомумән, абруйлы була алмый. Димәк, төгәллек—корольләр өчен генә әдәплелек билгесе түгел.
Нәкъ сәгать унда ишек шакыган тавыш ишетелде. Тоглар официант иртәнге ашны китергәндер дип уйлаган иде, ләкин бусагада елмаеп Городецкий басып тора икән, өстендә—ачык төстәге спорт костюмы, ялан аягында—өйдә киеп йөри торган артсыз чүәк! Иске тамырдаш- корешынын йөзендә гажәпләнү күргәч, кунак көлемсерәп әйтеп куйды —Мин синнән өстә генә, гранд-люкста яшим.
Алар каты итеп кочаклаштылар.
Залга килеп кергәч. Городецкий, үз күзләренә үзе ышанмагандай, бераз арткарак чигенеп. Фешинны тагын бер мәртәбә күздән кичерде.
—Ә без бит сине, Тоглар, инде өч ел элек жирләгән идек. Туры килгәндә искә алабыз, менә нинди оста бар иде бит. дибез, алтынкул! Бигрәк тә бик мөһим кәгазьләр юнәтергә-ясап бирергә кирәк булганда, еш искә ала идек. Син. мөгаен, күз алдына да китерә алмыйсындыр хәзер нинди кәгазьләр заманы икәнен! Менә газетлар «яна руслар» акчаны һавадан ясыйлар дип язалар. Бер дә һавадан түгел лә! Төрле кәгазьләрне тегендә-монда куып йөртәләр дә. ә аннары кайдагыдыр ниндидер бер банктан капчыклап акча төяп чыгалар. Юк. мин ялган авизоларны күз алдында тотмыйм, алары инде анын пычак-пистолетсыз талый белүнен классик үрнәге...—Ул. ярты сүздән бүленеп, кинәт икенче сүзгә күчте.- Сине исән-сау килеш күрүемә бик шатмын.—Тогларның номерын күздән кичергәч —Күреп торам кичәге көяз киемнәрен, янында гүзәл кыз да булу тормышында барысы да тәртиптә дигәнне сөйли. Ничәмә еллар кайларда йөрден сон син шулай? Ни өчен шулай озакка яшерендең'’ Синен алай артык зур гөнаһларын да булмады бугай, юкса, мин белгән булыр идем...
Шулвакыт ишекне янадан шакыдылар, Фешин ачарга ашыкты. Официант сый-нигьмәт тезелгән арбачыгын номерга тәгәрәтеп кертте дә оста-житез генә итеп диван янындагы кечкенә өстәлгә урнаштыра башлады
— Менә, синен яраткан «Хольстен»ын да килеп җитте,—диде күңеллеләнеп Тоглар. официант чыгып киткәннән сон һәм Городенкийны өстәл янына чакырды.
—Рәхмәт Шешәлесен соратуын яхшы булган, хәер, «Хольстен» һәрвакыт әйбәт ул. Әмма ике шешә француз шампаны «Де Кастеллани»ны күреп алгач:
—Очрашуыбыз хөрмәтенә сыра көчсезрәк булыр, мөгаен. Син хаклы, әйдә, ач шампаныңны—очрашуыбыз анлык кынамы сон?—дип өстәде Городецкий.
Шампаннарны Фешин, алай-болай Наташа килеп керсә, дип кенә алдырган иде юкса.
Ике йөз долларлык шампан шешәсен ачып, Тоглар тыйнак кына әйтеп куйды.
—Очрашу хөрмәтенә!
Күтәрделәр. Аргентинлы шундук сыра да ачты, күрәсен, кичтән ул арттырыбрак җибәргән булгандыр һәм махмыры турында шаяртып кына әйтмәгәндер. Салганын эчә-эчә, ул күз карашы белән ымлап Фешиннын үзе турында сөйләвен ашыктырды.
Тоглар сүзне ерактанрак башлады...
— Ин әвәл сина рәхмәт. Кичәге түземлеген, мине залда да, язу белән җибәргән егеткә дә ачмаганын өчен. дим. Ул егетнен сүзсез торуына һәм язуына караганда, син минем кемлегемне аңлатып маташмагансың.
—Син мине кемгә саныйсын?!—дип үпкәле тавыш белән жавап бирде Городецкий, ул инде исерә башлаган иде.
— Мин беләм,—диде Тоглар,—шулай кирәк дип тапкан кешеләр, моннан өч ел элек мине автомобиль һәлакәтендә үлде, дип хәбәр таратты Яхшы сүз белән искә алып торганыгыз өчен рәхмәт, хәер, ул хакта да
мина сүзләр ишетелеп-килеп торды Син хаклы, мин үзем яшеренеп ятмадым—братва алдында гөнаһларым юк,—мине урладылар
—Урладылар?!—Көтелмәгән хәбәрдән Городецкий шешәнен авызыннан гына капкалап утырган сырасын кулыннан төшереп җибәрде, идән буйлап тәгәрәп киткән шешәгә игътибар да итмичә, айный төшеп, пышылдап сорады:
— Ментлармы? КГБмы?
—Юк ла! «Чехлар»...
—Ә синен чехларга ни кирәген чыкты9 Анарның үзләренен синен ише осталары юк микәнни? Яннарында гына поляклар Син аларча сөйләшә дә белмисен бугай ич,—дип җиңеләеп көлеп җибәрде Аргентинлы.
—Сина аңламадын. Мине чеченнар урлады Мин аларны иске хәтерем белән шулай атап йөртәм. Хәзер бик азлар гына хәтерли булыр—«чехлар»...
—Юк, исемә төште. Хак сүз, аларны әле Алма-Атада ук «чехлар» дип йөртәләр иде. Кәрт сугарга бик ярата торган халык түгел. Менә кореенлар, казакълар—алары булдыра. Соң шуннан, ул «чехлар»га ни пычагыма кирәк булдын инде син?
—Сина нәрсәгә кирәк булсам, аларга да шунын өчен... Үзең әйтәсен бит: хәзер кәгазь заманы, дисен..
—Аңладым. Димәк, син аларга биш елга җитәрлек итеп кирәкле кәгазь-мәгазьләрен әмәлләп биргәнсен дә алар сине исән-имин генә чыгарып җибәргәннәр, бик юмарт түләгәннәр дә шикелле әле
—Әйе, юмарт түләделәр. Ләкин алар мине җибәрмәде, мин качтым һәм хәзер, бәлки, мине бөтен ил буйлап эзлиләрдер
—Әйе, күз алдыма китерәм, син аларга анда нинди кәгазьләр химичит иткәнеңне, дим. Аларга. күрәсен, Россияне бер елда алты триллион сумга тәгәрәтү генә аз тоелгандыр—ялган авизолары белән, дим Хәзер инде көнбатышны талкырга тотынганнардыр, валютага! Алла ярдәм бирсен «чехлар»ыңа, капиталистларны яратмыйм мин
Тоглар сүзне артык тирәнәйтеп тормады:
—Төрле кәгазьләр «пешерергә» туры килде,—дип кенә куйды.
—Да, туган, каты капкансың син.—диде, хәлнен, ниһаять, төбенә төшенгән Аргентинлы.—Әйдә әле, тагын шампан җибәрик, ошап китте Бер дә мондыйны эчкәнем юк иде
Янә берәр бокал «Де Кастеллани»ны эчеп куйдылар.
— Шуңа күрә дә мин әле, хәзерге тормышны анлап-ачыклап бетермичә торып, ачылыргамы-юкмы дип икеләнәм. Әгәр дә Тоглар исән икән дигән хәбәр таралса, иректә озак яшәтмәсләр мине—йә үтереп ташларлар, йә тагын урларлар, өченче юл юк Мин. чынлап та. күпне беләм, әмма кызыксынучан-төпченүчән булуымнан гына түгел, ләкин бу мәсьәләнең асылын үзгәртми, кулыма Коръән тотып, «телемне тешләрмен» дип ант бирсәм дә. котылып булмаячак —Тоглар авыр көрсенеп куйды
Городецкий озак уйланып утырды, аннары кинәт йөзе ачылып талпынып куйды:
—Синен кайчан да булса башка кушаматын бар идеме9
— Бар иде. —дип сүлпән генә җавап бирде номер хужасы Бөтенесен дә белеп торучы Аргентинлынын сүзне кая борырга теләгәнен акламады ул —Сон, син үзен дә хәтерләргә тиеш бервакыт «Пекин» ресторанында утырганда, мин карандаш белән генә сезнен рәсемнәрне сызгалаган идем, шунда Шакро карт мине Модельяни дип атады Әмма ул кушамат, никтер, мина ябышмады, юкса үземә ошый иде—Модельяни
Иске кушаматын табылу бик әйбәт. Мин Мәскәүгә синнән бер өч кенгә алланрак кайтырмын, булдыра алган һәр җирдә синен хакта гәп куертырмын Без бит син югалып торган арада шулай ук үзгәреп беттек, милли фатирларга таралыштык, славян төркемнәре, әрмәннәр, әзербәйжаннар, билгеле инде—чехлар», алар карак гореф-гадәтләрен танымый, читгәрәк аерылып тора. Бер Саптан Даудовлары гына безнең законнар буенча яши. безнекеләр чеченнәргә анын аша гына чыга ала
Димәк, без синен белән славян оешмасында. Ә хәзерге өч ел. братан, элекке унбиш елынны орып бирә—элекке төрмә исәбе белән бер елы бишкә баса Сине картлар хәтерли. Без бит яшьтәшләр бугай—юбилейга таба тәгәрибез Мин үзем «Метрополь»дә үткәрергә уйлыйм. Чаян мин, димәк, ноябрьдә сине дә чакырам...
—Ә минем илле тиенем декабрьда. Кайда үткәрермен, белмим әле, юбилейларга хәтле яшәрмен дип һич тә уйлаганым булмады,—диде Тоглар.
—Сина иллене биреп булмый әле, мин, мөгаен, синен өлкән абыен булып күренәмдер,—дип көлеп жибәрде Городецкий Аннары сүзен дәвам итте:—Шулай да сине оныта да төштеләр, аргамак көннәр, әйткәнемчә, бер ел эчендә бишне чабып уздылар, ләкин бу очракта шулай булуы сина яхшыга гына. Элекке алтын заманнарда Мәскәү тулысынча безнеке— славяннарныкы иде. Әлбәттә, элек тә Кавказ, Урта Азиядән килгән братаннар бар иде, ләкин хәзерге кебек бригадалап булмады. Ә хәзер аларнын бөтен братвасы—эте-бетеннән алып тузларына кадәр Мәскәүгә ябырылды. Күпертеп сөйләмим, үзен күрерсен әле—үз җирләрендә ни урлар, ни талар нәрсәләре калмады бит ачлык, хәерчелек, жан өшеткеч фәкыйрь тормыш. .
Шулай, братан, алдашу-урлашу, талау-үгерү хәзер бары тик Россиядә генә файдалы—Дәүләт Думасында да братванын үз кешеләре утыра, безгә каршы булган бер генә законны да үткәрмиләр. Депутатларның ярдәмчеләре һәммәсе—законлы караклар. Чукынып әйтәм: президент администрациясе башлыгының биш ярдәмчесе дә безнен кешеләр, кайбер журналистлар хәтта братва фоторәсемнәре ябыштырылган таныклыклар йөртә. Шундый ксивасы булган кешене, хет «Калашников» асып йөрсә дә. кем сон тоткарларга жөрьәт итсен! Ярдәмчеләре нәрсә, Пудель үзе, син аны беләсен, Приморьедан, ул хәзер халыкара оешмаларда Россиянең вәкиле булып йөри, Россия мандаты белән БМОсына да майга кергән пычак кебек кенә үтеп керә. «Аргументы и факты» атналык газетына интервьюлар бирә. Ә Отарик хәтта үз партиясен оештырырга жыена. Син һушыннан гына язма: шуна күрә дә хәзер безнен Мәскәүдә кытайлар да. кореецлар да. монголлар да. вьетнамлылар да, хәтта африканнар да үз кәсебен таба—тулы интернационал Мәскәүне дә, бөтен Россия- матушканы да кисәкләргә өзгәләп чәйниләр.
—Карап-тынлап торам да, син үзен дә Думага үрмәләргә чамалыйсын. ахрысы, чын сәясәтче булып беткәнсен, Ватан өчен жанынны бирергә әзер!—дип ихластан көлеп жибәрде Тоглар.
Гафу ит. кайвакыт шулай салулап киткәлим инде мин, сөйләнергә- тел чайкарга яратам, минем эш коралым оста кул бармакларым гына түгел бит. телем дә Минем гранд-люкска төрле халык җыела. Кичә, мәсәлән, элекке партия түрәләре белән уйнадым—алар Ростовта хәзер барысы да эшмәкәр-фәлән—капиталист, банкир булып беткәннәр. Һәркай- сысы Ватан өчен кайгыра, үз юлбашчылары белән бергә илне таркатып ташладылар да, хәзер елаган булалар. Сон, мин дә алар җырын җырлаган кыланам инде, алайса алар, идеологик мәнфәгатьләрен саклап, минем белән уйнамаячаклар, ә мина кемне төп башына утыртып уйнарга кала сон? Сине түгел бит инде. Ярар, әйдә, Модельянига кайтыйк әле.. Яхшы рәссам иде, типтерергә дә яратты, кәрт уйнауны да чит итмәде, авыр туфрагы жинел булсын. Кызганыч, син шагыйрәләрнең рәсемнәрен ясамадын. бәлки, танылып киткән булыр идең, Мәскәүдә шагыйрәләр мыжгып тора бит,—дип чәнчеп алды Аргентинлы.
Тоглар шундук жавап тапты
—Ул вакытта син Ялтада мин әтмәлләп биргән ксива белән Охлопков Сергей Александрович булып ике ел яши алмаган да булыр иден. Мин саф рәсем сәнгатенә күчсәм, дим...
Икесе дә чын күңелдән көлеп жибәрде.
—«Король үлде, яшәсен король!» дигән атаклы сүзләрне бераз үзгәртеп әйтим әле,—диде Городецкий —Тоглар үлде, яшәсен Модельяни!
Хәер, аңлыйм: сина легендар Тоглар исеменнән аерылу жинел түгел, әмма нишлисең—тормыш даннан кадерлерәк. Син борчылма, эшсезлек сина янамый, элекке клиентларына хезмәт итәрлек көч һәм сәламәтлек бирсен Ходай үзенә! Безнен кореш-тамырдашларнын кайсысын гына алма—Сапер кушаматлы Вася Головачевнымы, днепропетровскийлы Олег Лозовскойнымы—анысының кушаматы Дантес—кыскасы, һәммәсе хәзер төрле компания, фирма, ассоциация, фонд, концерн, финанс һәм траст группалары һәм тагын, шайтаным белсен, нәрсә хуҗалары гына булып бетмәде Алар сине көнгә берничә мәртәбә телгә алып тора Дантес бервакыт үз кабинетында мина бер кәгазь күрсәтте Ул үзе «Метро- полмнең бишенче катында тулы бер канатны алып яши. берәр кайнар башлы клиент туры килгәндә, мин анардан кайвакыт ачкыч алгалыйм. Дантес үзе дә кәрт сугарга ярата, фирма эшенә бик исе китми, анда җаваплы кешеләре җитәрлек... Әйе-е-е. менә шул әйтә: «Тоглар исән булса, ди. миңа адресланган бер кәгазьгә имза ясап бирер иде дә. мин үз компаньонымны бер илле миллионга яндырыр идем, ли. баксларда'» «Ә аннары?—дип сорадым —Компаньонын ул имзадан баш тартачак бит» Дантес көлә генә: «Син, ди. Тогларнын ничек оста эшләгәнен оныткансың Имза хуҗасы үзе дә аерып ала алмаслык итә бит ул Ярар, шикләнеп судка бирсен, ди. Теләсә-кайсы судья анын элек мина җибәргән бер егермеләп хатын ала да алдына таратып сала, һәр ике якта—шаһитлар Судья фирма бланкларына язылган текстларны каплый, тегенә әйтә «Тап, кайсы имза ялган9 Тапсаң—син хаклы, юк икән—Дантеска. сезнең тәкъдимегезнең финанс ягы белән кызыксынуы беткән өчен, шул ук сумманы түлисез, рәнҗеткән өчен әле штрафы да булыр»,—ли. Анлалынмы инде. Молельяни, хәзер акчаның фомка-кастетларсыз гына ничек эшләнгәнен?
—Әйе. каты, бер сүз әйтеп булмый Әгәр дә үз компаньонын берьюлы илле лимон бакска тәгәрәтә ала икән, ул Дантес нинди зур акчалар белән эш итә сон хәзер?—дип, аптырашта калып сорады Констан тин Николаевич Өч ел элек Лозовскойны бөтенләй башка кеше итеп белә иде бит
-Кавказ әсире булып яту сина. туганкай, иректә балаларның әбәк- әбәк уены гына булып күренер әле. Бу елларда Россиядә, бигрәк тә Мәскәүдә шундый хәлләр булып узды, аларны тиз генә аңлап та. бәяләп тә бетерешле түгел. Кичәге фарцовшиклар. кече фәнни хезмәткәрләр - кефехеләр (к. ф х ). марксизм-ленинизм укытучылары—һәммәсе дә депутатлар. хөкүмәт әгъзалары, банкирлар булып бетте Алар миллион һәм миллиардлык байлык туплады, билгеле инде «яшел* акча белән Бер у найдан әйтеп куйыйм әле: Мәскәүдә оятка кала күрмә—хәзер барлык бәяләр дә долларлар белән исәпләнә Бу мөмкинлекләрне син. Тоглар. чечен әсирлегендә ятып, ычкындырдың шул инде, хәзер җинел генә байлык әвәләү шактый катлаулы, әмма шулай да мөмкин әле. Шыттыра бу дип уйлама, ышандыру очен мин сина Кутузов проспектындагы фатирымны күрсәтермен, мин аны кәрт уйнап отып алдым. Ул фатирны бизәү-җиһазлау очен хужасы Италиядән һәм Франциядән бик атаклы дизайнерларны чакыртып алган булган, ә ремонт эшләрен финнар башкарган
Үзенен бу кайнар нотыгыннан сон Городецкий дулкынлана ук башлады, ләкин үзен Тогларнын бик игътибар белән тынлап утыруын күргәч, тиз генә тагын бер шешә сыраны бушатып куйды
Аргентинлы үзенә хас булмаган остазлык миссиясе һәм легендар Тогларга файдасы тию мөмкинлеге белән шул кадәр мавыгып китте ки хәтта ашау турында бөтенләй онытты, бары тик сырадан бушанш шешәләрен генә идәнгә тәгәрәтә торды һәм сирәк кенә шампан шешәсенә дә караштыргалап алгалады. «Де Кастеллани* аның күңеленә хуш килгән иде шул.
Кунакчыл хужа буларак. Константин Николаевич спиртовканың әкрен утында утырган ялтыравык хромлы савытнын капкачын ачып
җибәрде, эченә кара җимеш тутырып тәмләп кыздырылган яшь күркә игенен хуш исе карт тамырдаш-корешларны татнкаләргә үрелергә мәҗбүр итте.
Ләкин Городецкий үз сөйләгәннәреннән үзе һаман да суынып җитә алмый иде әле, аны берничек тә туктатып булмас шикелле иде. Бәлки, ул ниндидер сәбәпләр белән Фешиннын Мәскәү һәм Россия хәлләреннән хәбәрдар булып калуын гына теләмидер, бәлки, күңеленнән ташып чыкканнарын әйтеп бетерергә, тирә-яктагы тәртипсезлек-әшәке- леккә үзенен мөнәсәбәтен белдерергә телидер. Карт каталаның күңеле нык кайнаган булган шул, бик нык кайнаган булган...
—Менә шулай, братан, күреп торасың, ике-өч ел эчендә җинаятьчеләрнең яна төрләре үсеп чыкты һәм бу вакыт синен Чечнядагы «курортын» чорына туры килде,—диде ул, яшь күркә итенә таза тешләрен батырып
—Ярыйсы курорт,—дип көлемсерәде Тоглар.
Городецкий кинәт кенә урыныннан кузгалды:
—Синен рөхсәтең белән, бер адәмгә шылтыратып алыйм әле.. Бүген төштән сон зур уен көтә, кызыксынсаң, мен минем люкска, сине танылган рәссам дип таныштырырмын...
—Рәхмәт. Төштән сон минем дә эшләрем бар,—дип шундук баш тартты Константин Николаевич, кичкә ул Наталья белән очрашу билгеләгән иде.
Кунак көзге каршында торган телефонга килеп, тиешле номерын җыйды да, нибары бер-ике минут сөйләшеп алды, шуннан артык түгел Аннары, кулларын шатланып уа-уа. өстәл янына кайтты. Уен булачак һәм карт төлкегә зур калҗа-табыш эләгәчәге сизелеп тора иде.
— Менә шундый хәлләр, Тоглар дус. Әле нокта куелмаган...— Аргентинлынын йөзе һаман әле сүрелмәгән, күрәсең, ул төштән соң буласы уен ләззәтен инде хәзер үк кичерә башлаган иде.
—Әйе-е, мина да, мөгаен, бу үзгәрешләргә күнегергә туры килер, ахрысы,—дип нәтижә ясады Фешин
— Менә-менә. Күнегергә дә, як-ягына карангалап тормыйча, үзгәрергә дә кирәк, юкса башынны югалтуын бар . Ярар, сыен өчен рәхмәт, башны да әйбәт төзәттек.—Аргентинлы җитез генә торды, үзенә көзгедән караштырып, сүзен төгәлләргә ашыкты —Синен исән-сау булуына шатмын. без картлар азайганнан-азая барабыз бит. Ә яналар хәзер утызга да җитә алмыйлар, без аларга, мөгаен, динозаврлар булып күренәбездер инде. Кеше гомеренең бәясе бетте Мәскәүдә бүген өч йөз бакска да үтерергә ризалар.. Кызганыч, аз сөйләшеп утырдык әле..
Фешин үзалдына елмаеп куйды: ярыйсы аз! Гел генә Городецкий такылдап утырды бит, ә Тоглар. тәртипле укучы бала кебек, тыңлап, баш кагып кына торды. Әмма Аргентинлы моны сизмәде дә, әллә сизмәмешкә генә салындымы?
—Тиздән әбәт җитә, аннары иртәнгә кадәр уеным бар, ә иртәгә Мәскәүгә очам—эшләр,—диде Городецкий.—Ә, карале, әйдә, әбәтне бергәләп ашыйк, бу юлы мин сыйлармын, ресторан пешекчесен элекке заманнардан ук беләм. Донда, Аллага шөкер, әле яхшы балыкларның беткәне юк: мәрсине дисенме, кырпысы-чөгәсеме—тулып ята Мин балык ассортие-солянкасын, шулай ук төрле балыклар өстенә дердери-койкы коеп пешерелгәнен сорармын, калганнары да ин тәмле балык кисәкләреннән булыр Ризалаш, андый сый-нигьмәтне тиз генә оныта алмассын. Ә ин мөһиме—сөйләшеп утырасы килә, сүзләр бетмәде бит әле, сине тизрәк яна тормышка кертеп җибәрергә кирәк
Константин Николаевич сәгатенә карап алды—анын әле вакыты җитәрлек иде. Аннары балык ашлары да ымсындыра иде—чеченнәр аны ашамый диярлек—шунлыктан, әсирлек елларында Тоглар балык азыкларын бик тансыклаган иде. Әмма сыйланудан да мөһимрәге, сүзчән Аргентинлынын сүзләренә караганда, тормыш бик нык-кискен үзгәрә һәм миналанган кырга охшап бара, ә Городецкий, матурлап әйткәндә, нәкъ шул
мина кыры картасын сызып бирә. Жае чыккач, форсаттан файдаланып. Аргентинлы белән якыная төшү дә комачауламас Тогларга әле Мәскәүдә озак вакытлар юл күрсәтүче кирәк булачак. Шуна күрә, Константин Николаевич иске тамырдаш-корешынын кунакчыл-ихлас тәкъдимен кабул итте.
2
ке сәгатьтән сон, Фешин залга килеп кергәч, метрдотель аны иске дусты кебек итеп каршылады һәм, күрәсен. кисәтеп куелган булгандыр, кичәге өстәл янына алып китте, анда инде Городепкий елмаеп утыра иде. Өстәлдәге яссы вазада таныш чәчәк букеты да тора.
—Ошыймы?—дип сорады Аргентинлы һәм көлеп өстәп куйды — Мин аларга, дустым өстәлдә шундый гүзәл чәчәкләр булса гына килергә ризалашты, дидем, аларга синен үз букетынны директор кабинетыннан алып чыгып куярга туры килде.
Икесе дә рәхәтләнеп көлештеләр.
Өстәл бай. бик тә бай һәм зәвыклы иде. Фешин моны күрми кала алмады һәм карт шулерның бу гамәлен бәяләп тә өлгерде, шуның белән бергә, үзенен иртән сөйләшеп утыргандагы сизенүләренең дөреслегенә раслау да тапты: әгәр дә ул кемгә булса кирәк икән, димәк, братва өчен генә кирәк.
Тәҗрибәле Аргентинлы Тогларнын эчке халәтен сүзсез дә анлады һәм чын күнеленнән әйтте
—Моны синең хөрмәтеңә банкет дип кабул ит' Без бит хәзерге яна бүреләр түгел, бездә, братан—бу изге эш! Шулай булгач, безне хакимият тә, яна пешеп чыкканнар да җиңә алмаячак, безнең идеологиябез үзгәртеп коруларга буйсынмый, акча да безнең өчен берни дә тормый, акча— пычрак ул. Сине иректә беренче булып үзем очратуыма шатмын. Әйдә, синең саулыкка, братан!
Ул өстәл читендәге бозлы чиләктәге таныш булмаган шампан шешәсен муеныннан эләктереп алды Фешиннын кызыксынулы карашын тотып, Городецкий елмайды:
—Син мине бүген искиткеч шампан белән сыйлаган идең, мин дә менә сине шатландырырга булдым. Рестораннан түгел бу, валюта кибетеннән китерделәр—моны гомергә бер генә эчәргә була
—Ни өчен алай гомергә бер генә?—дип бүлдерде аны Тоглар.
Городецкий шатланып кулларын чәбәкләп алды:
—Әһә! Син дә каптын! «Тайтгингер»ның бөтен дөньяга таралган рекламасы бу Сүзгә-сүз тәрҗемәләсәң: «Гомерегездә бер генә мәртәбә» килеп чыга. Мин бит үз вакытымда инязны кызыл диплом белән бетердем, инглиз һәм француз телләрен белам,— дип горурланып әйтте Аргентинлы — Йә, әйдә, очрашу хөрмәтенә күтәрик, тормышыбызда мондый шампаннар һәрвакыт булып торсын!
Алар бокалларын күтәрделәр.
Эчеп, һәртөрле кабымлыктан авыз иткәч, алар тегесен-монысын гына сөйләшкәләп утыра иде. Аргентинлы кинәт көтелмәгән сорау бирде
—Син бит чирек гасыр инде братва белән, әйт әле, белгәнемчә, син һаман да шул кәгазьләр маташтырудан башка эш белән шөгыльләнмәдең бугай, ә?
Тоглар, Городенкийнын тагын нинди дә булса кызыклы тарих сөйләргә әзер булуын, анын сөйләгәненнән янә ниндидер файдалы фикер алу мөмкинлеген сизенеп, баш кына кагып ризалашты
—Алайса әйт әле миңа, элекке заманнарда син документлар ясап биргән берәр адәм, ул-бу килеп чыкмагае дип. үзеңне теге дөньяга җибәрер! ә әзер булыр идеме.’
Нигә хаҗәт ди андый гамәл ана? Тормыш—куласа. бер әйләнә— бер баса, дигәндәй, минем бит ана тагын кирәгем чыгуы бар Безнен
•к. У • м т
И
заманда ксивасыз кая бара аласын, син аны бәладән коткарасын, ә ул... Юк. андый кабахәтлек «западло» саналыр иде Төрле психларга төрле кәгазьләр эшләп биргәнем булды, әмма син әйткән нәрсә башыма да кереп карамады,—Фешин ихлас сөйли иде. Аргентинлы аны анлады.
—Иә, алайса тынла. мин сина тагын бер тарих сөйләргә тиеш тә тиеш, хәзер бит башка клиентлар китте, бөтенләй башка, колагыңны үрә торгызып яшәргә кала. Мондый хикәятне минем дә. синең дә ишеткәнен һәм ин мавыктыргыч куркыныч фильмнарда да күргәнебез булмады. Безнен заман героенын да мажараларын экранлаштыру мөмкинлеген тапса. Голливуд, мөгаен, бик зур акчалар чыгарып салыр иде.
- Йәле. йә. агарт мине, бәлки, кайчан да булса бер кирәге чыгар,— дип Аргентинлыны үсендерде Тоглар
-Кайбер вакыйгаларын элегрәк төрле чыганаклардан ишеткән булсам да. бу тарихны тулысы белән бер кеше авызыннан бер ай элек кенә ишеттем, берәүнен өй туенда сөйләде ул аны. Президентыбыз дәваланырга яки кирәк чагында ялгызы кәеф-сафа корырга яраткан Барвиха санаториеннан ерак түгел бер җирдә бер братаныбыз өй туе үткәрде. Ышанам, без әле синен белән икәү аңарда бер генә кунак булмабыз, мин сине анын белән, һичшиксез, таныштырырга тиеш, ул бездән яшьрәк булса да. синен хакта ишеткәне бардыр. Ул үзенә шундый сарай салган—әкиятләрдә сөйләп, китапларда язып та бетерерлек түгел: өч каты күккә үрләгән, тагын бер каты җир астына сеңгән... Нефть магнатлары Шаманнын ул хазасын күрсә, көнләшүләреннән шартлар иделәр, валлаһи! Ул Төмәнне үз кулында тота, кушаматы да шуннан- Шаман Өй туена үз кешеләре генә җыелган иде. күп түгел—илледән артык булмастыр. Төнгә таба, кунаклар төркемнәргә бүленеп, кайсылары бүлмәләргә, кайсылары бакчага таралгач, кемнәрдер бильярд суга, кемнәрдер саунада парлана, кемнәрдер бассейнда коена башлагач, икенче каттагы каминлы залларның берсендә хужа белән бергә ун-унике кеше торып калды. Шунда гади генә киемле бер кунак,—ә үзе ул болай зур дәрәжәле ментлардан. —зур шау-шу кубарып. -Матросская тишина» төрмәсеннән берәүнен качу тарихын сөйләде. Ул хакта аз-маз гына газетлар да язып чыкты, телевидение дә телгә алып узган иде. Шунысы гына аңлашылып бетмәде бу мент моны әллә үзе тирәсендә бөтерелүче яшь дамалар алдында әтәч булып күренәсе килепме, әллә үз бәясен күтәрергә теләпме, әллә булмаса кемгәдер ым-ишарә итепме сөйләде Анда -текә егетләр» җитәрлек иде. ә бәлки, башка максаты булгандыр, ментларны без бервакытта да анлый алмабыздыр Әмма шунысы хак: ул безгә гаҗәп тә кызыклы хәлләрне бәян итте, ә синен өчен киләчәктә гыйбрәт алырлык, кирәге чыгарлык булуы да мөмкин. Мин бит сина кәгазь-мәгазьләрен турында сорауны юкка гына бирмәдем...
— Кәгазь белән кәгазьнен дә аермасы бар.—дип сүз кыстырды Фешин. тәлинкәсендә чәнечкесе белән чокчына-чокчына—Кайбер кәгазь кеше гомере тора, үзен беләсен.
— Белом.— дип ризалашты Аргентинлы —Сине рәнҗетү өчен әйтмәгән идем Бу тарихны, мөгаен, азагыннан, сина күп еллар таныш СИЗО I дән башларга кирәктер Ул СИЗО турында мен тугыз йөз туксан беренче елнын августында бар халык белде инде, теге ГКЧП башлыкларынын һәммәсен дә шунда ябып тоттылар бит. Ә яңадан СИЗО турында сөйләнергә элекке милиционер, бик яңгыравык Македонский кушаматлы утыз биш яшьлек Александр Солоник мәжбүр итте. Кушаматны ана телгә үткен журналистлар сылады булса кирәк. Беләсеңме, шундый алым бар берьюлы ике кулдагы пистолеттан ату. шул алым «македонча ату- дип йөртелә, әлеге егетебезгә бу алымда тиңнәр юк икән.
Дөрес. -Матросская тишина- төрмәсе белән ул шактый элегрәк танышкан, анын беренче утыруы турында кире кайтып сөйләрмен әле Төрмәнең бөтен тарихында аннан бер генә качу очрагы да булмаган.
Син әйт. Македонский ничек анда барып эләккән, диген? Төрмәгә
эләгергә ике ай кала, ментлар теле белән әйткәндә, «ул тикшерү ачыклый алмаган бер зат белән» башкаланың Петровско-Разумовский базарына барып чыккан. Безнен братва сүзләренә караганда, кемнеңдер заказы белән килгән: кемдер кемгәдер түләргә теләми икән—бу шуны ачыклап, төбенә төшәргә тиеш Бик тә пижоннарча киенгән булган, кыскасы, базарча түгел Күрәсен, килергә тиешле кеше очрашуга сонга калган, хәзер бит һәр базар тулы ментлар, әрле-бирле йөреп торгач, бу да һаман милиционерлар күз алдында бит инде Иптәше белән Солоникны, документларын тикшерергә дип. милиция бүлмәсенә үтәргә кушалар. Сон. чакыргач, бара инде болар Ишектән кергәндә, Солоник әдәпле генә итеп хуҗаларны алдан үткәреп җибәрә дә. үзе кереп, ишекне ябып куя. Македонскийнын бер кулы беләгенә ачык төстәге жәйге плаш эленгән, плаш астында күп патронлы голланд пистолеты «глок» икән, ул шундук үзенен элекке хезмәттәшләренә aia да башлаган Икесен шундук үтергән, икесен авыр яралаган Милиция бүлмәсеннән атылып чыгып, икесе ике якка сыпырткан болар. Македонский артыннан «Бумеранг» фирмасының ике сакчысы ташланган, аны әле тагын юлында очраклы очраган милиционер да туктатып карамакчы булган, ләкин Солоник аны да атып еккан. Шулай да сакчылар Македонскийны эләктереп алганнар.
Безнен геройнын берсе яраланган булган, ул тамызгыч система астында яткан арада, җәтмәгә гади балык кына түгел, алтын балык эләккәне мәгълүм булган. Бу балыкны илнен бөтен милициясе аулаган, барлык махсус хезмәт оешмалары, аны братва да. яшь бүреләр дә эзләгән, һәр пост милиционерының кесәсендә анын фоторәсеме булган, ул 1988 елдан бирле качкынлыкта саналган икән
Ә хәзер сүзебезнең башына кайтып төшәргә дә булыр. Ләкин ана кадәр без синең белән берәр бокал гүзәл шампан шәрабен күтәреп куйыйк та, анын артыннан дердериле тәмле чөгә балыгы капкалап алыйк Аннары безгә шул ук чөгә шулпасын бирерләр, биредә аны аерым рецепт белән кырпы баш миен салып пешерәләр. Аракыны стаканлап чөмерсән дә, шундый уха ашап куйсаң—бервакытта да исермәссең. Моны исендә тот.
Бокалларын уныш өчен күтәрделәр—тәвәккәллек сорый торган бу тормышта фарт-бәхет дигәнең бик кирәк нәрсә ул. Әмма Аргентинлынын, күрәсен. теге тарихны тизрәк сөйләп бетерәсе килә иде
—Димәк,—дип башлады ул янәдән сүзен, —Россиянен беренче гангстеры, безнең газетлар ачыклаганча. I960 елда Курган шәһәрендә туган, атаклы хирург-травматолог Елизаров эшләгән шәһәрдә, ишеткәнен бар идеме?
Фешин. аны кем белмәсен, дигәндәй, ризалык белән баш какты.
—Ул армиягә кадәр дә шәһәрлә танылган егет булган: чибәр, төз- зифа буйлы, матур киенә, һәрвакыт пөхтә, музыкага үлеп гашыйк, бик әйбәт бии Классик көрәш буенча югары спорт разряды бар. самбо һәм дэюдо белән мавыга, кул сугышы адымнарын яхшы белә Армиядә хезмәт итеп кайтканнан сон. ул милициягә эшкә керә, ату буенча инструктор була. Әмма. Горький югары милиция мәктәбендә читтән торып укыса да. ментлар арасында карьера ясый алмый ул. Ә бит хезмәттәшләреннән бер башка өстен күренә—акыллы, дан сөючән. хәйләкәр, беркем алдында да баш ияргә, бил бөгәргә яратмый Әлбәттә, мондый сыйфатлар мент өчен түгел, анда ул очраклы гына барып эләккән, ә бәлки, инде шул чакта ук, яшьтән ул системаны эчтән өйрәнергә уйлаган булгандыр Анын шәхси тормышы да берничек тә мундирлы кеше образына тәңгәл килми купшы-көяз. кукраеп һаваланып йөрергә ярата, шәһәрдә танылган донжуан Аны әнә шундый бер мәхәббәт тарихы төрмәгә китереп тыга да инде мин уйлыйм, шул гаделсезлектән ул бөтен дөньясына үч-ачу тота башлагандыр да: ул үзенә лаек тормышны ни иректә, ни төрмәдә таба алмаган, шуна күрә сындырылган язмышы өчен һәркемнән үч ала башлаган. Шәһәрдә бик абруй-йогынтылы бер партократнын кызы белән гыйшык-мыйшык уйный башлаган чагында, ул инде өйләнгән булган.
Кыз Македонскийга шашар дәрәҗәдә гашыйк икән, шуна өйләнсә, бәлки, милициядә генерал погоннарына кадәр үскән булыр иде. ул бит гадәттән тыш сәләтле кеше Яна мәгъшукасы анын. хатынын аерып, үзенә өйләнүен таләп иткән, юкса төрмәгә илтеп тыгам мин сине, дигән. Акылсыз кыз. болай әйтмәскә, җитмәсә янамаска тиеш иде. әлбәттә. Бәлки, әле аралары ничек тә җайланган булыр иде, ә Салоник бала чагыннан ирексезләүне, мәҗбүр итүне күтәрә атмый, шунлыктан кыз белән арасын бөтенләй өзә Шуннан сон ана каршы тиз генә эш кузгаталар, кызны көчләүдә гаеплиләр һәм ул беренче мәртәбә төрмәгә эләгә, ана әлеге статья буенча җәзанын ин югарысын диярлек чәпиләр—егетне кызганып тормыйлар.
Үзең беләсен бит. Тоглар. көчләү өчен утыртылган бәндәнең төрмәдәге тормышын, җитмәсә мент та бит әле. Кешене бетте дип исәплә инде Андыйларны теге, «төшерәләр», параша яныннан гына урын бирәләр, хәтта муенына элмәк салу дәрәҗәсенә китереп җиткератәр. Без синен белән дистәләрчә шундый язмышларны беләбез. Ләкин Солоник боларнын берсен дә кичерми—үзен бәйсез тота, камерада булсын, төрмә башлыклары алдында булсын—беркемгә дә баш бирми. Усал, гайяр. рәхимсез була, үлгәнче сугышса сугыша һәм тәки үз урынын яулап ала. Братва, анын көчле-тәвәккәл шәхес икәнен сизенеп, үзенә якынайтырга тырышып карый, әмма ул беркемгә дә хезмәт итәргә теләми, ялгыз бүре булып кала шулай Төрмәгә ияләшкәч-күнеккәч, кача ул. Төрмәнен зонадан шактый ерак барып чыга торган тар канализация торбасы аша ычкына. Бер чакрымнан артык озынлыктагы җир асты торбасыннан үрмәләүче кешене күз алдына китерә аласынмы? Ул бит тере килеш кабергә керү белән бер, ә торба берәр җирдә шартлаган, ишелеп күмелгән булса... Мондый тәвәккәллекне бары тик бик ирек сөючән, көчле һәм нык ихтыярлы кеше генә булдыра ала. Төрмәгә ул романтик пижон булып барып керсә, аннан бүре, супермен булып чыга. Юк, кино-театрлардагыча түгел, ә безнең братнын һәм зур байларның котын ала торган супермен.
Качкынлыкта булса да, һәркайда аның аерым билгеләре игълан ителеп, эзләнүләр дәвам ителсә дә, Солоник төпкә төшеп ятмый, илне аркылыга-буйга иңләп йөри бирә. Кайда гына булмасын, һәр иртәсен ун чакрым араны йөгереп узарга тырыша, көрәш һәм авырлыклар күтәрү белән мавыгып, шактый вакытын спорт залларында уздыра—кыскасы, һәрвакыт менә дигән физик әзерлекле була. Ул бервакыгга да тартмаган һәм эчмәгән, башын ачык зиһенле, тәнен үзенә буйсынучан сыгылмалы һәм бик түзем булырга тиеш дип санаган. Әмма ул дөнья рәхәтеннән ваз кичкән тәкъва да түгел, нинди дә булса башка сыймаслык саташулы идеяләр колы да булмаган Кайбер журналистлар аны бер баш бирмәс бунтарь, җәмгыятьнең санитары, җинаятьчелеккә каршы көрәшче, үтерүчеләрне үтерүче, гаеплеләргә үзе жәза бирүче кебек атамалар белән «бизәп» күрсәтмәкче булдылар. Ләкин мин анын ни теләсә шуны кыланып йөрүчене, яки берәр <<күсе»не, яисә «западло»ны атып үтергәне турында ишеткәнем юк әле. Ул бары тик заказ буенча гына һәм бик зур акчага гына үтерә Үзенә-үзе уйлап чыгарган тормышындагы героен ул Френсис Скотт Фицджеральд геройларыннан күчереп алган шикелле, әмма ләкин монысы исә даими һәм берөзлексез акча, акча, акча таләп итә торган тормыш Мөгаен, качып-яшеренеп яшәү, тәүлекләр буе үзеннен иминлегеңне тәэмин итәрлек сакчылар тоту шулай ук зур чыгымнар сорый торгандыр—анын янадан төрмәгә һич кенә дә барып керәсе килми бит Әкияти бай тормышның тәмен татып, шундый биеклекләргә күтәрелгәч, анын инде кабат канатларын сындырасы килми, дүрт диварлы бүлмә кысаларында ул тончыгып үләр иде, чөнки ана хәзер бөтен лөньясы да тар-кысан булып күренә башлаган бит.
—Фамилиясе бик сәер, милләте белән кем сон ул?—дип кызыксынды Тоглар.
—Шикләнмә, рус ул, чыкылдап торган рус. Андый бөркетне бары тик безнен җир генә тудыра ала.
Солоник һәрвакыт ялгызы гына эш йөртә, озын-озакка сузылган конгракт-килешүләр ясамый, нинди генә отышлы булса да. андыилардан баш тарта. Төп шөгыле—заказ буенча үтерү. Анын кемнәрне кайчан үтерү чираты берничә айга алдан язып куелган дип сөйлиләр: көндәшен, элекке компаньонын, бурычын түләмәүчеләрен үтерергә теләүчеләр шулкадәр күп икән. Тагын шулай да сөйлиләр: имеш, ике-өч көн арасында ул шундый заказ ала, әйтик К. ана Н. ны юк итәргә куша, шул ук көнне Н. исә К. ны чәнчелдер, ди Шуннан сон. анын үз корбаннары һәм заказчылары турында нәрсә уйлаганын жинел анларга буладыр шикелле
Дөрес, кайвакытларда ул үзенә кулдашлар да яллый икән дип тә ишеткәләдем, кемнәрдер киллерлар бригадасы оештырган дип тә ышандырмакчы була. Бәлки, шулайдыр да—безнен Бабон кушаматлы братаныбыз Владислав Виннерны үтергәндә, машинасына төрле яктан атып, чәрдәкләп бетергәннәр ич. Заказлы үтерүләрдән бушаган арада—ә ул үз «эше» өчен йөз меннән дә ким алмаган—Солоник безнен братва белән яна бандитлар, яшь бүреләр арасындагы низагларны-бәхәсләрне хәл итү юлы белән акча эшли, ә сонгы вакытларда бер банк белән икенче банк арасындагы мөнәсәбәтләрне жайга сала яисә банкнын теге яки бу финансчылар белән араларын көйли яки киресенчә эш йөртә
Син, Тоглар, күз алдына китерә аласынмы, безнен братваны. элекке булса да, мент араласын яки акчаларыбызны сыгып алсын әле? Ул бит безнен кануннар буенча яшәми дә
—Юк Күз алдына китерә алмыйм. Андый хәлнең булуы мөмкин түгел. Ул әллә Ходай Тәгаләме сон?
—Кызганыч ки, нәкъ шулай. Әлбәттә, ул Ходай Тәгаләнен үзе үк түгел түгелен. Арытабан тында... Тагын кабатлап әйтәм: иректә һәммәсе дә үзгәрде. Хәзер сина, тирәндә су астында эшләгән водолаз шикелле, кессон аппараты эчендә утырып торырга туры киләчәк, юкса һәлак булачаксың. Македонскийнын безнең братва белән ниләр кыланганына тагын бер мисал сөйлим.
Сиңа билгеле булган бер законлы карак—Мәскәү не ке. ничектер, кемнәр арасындадыр Македонскийнын сәләтләре турында көлебрәк сөйләнә: янәсе, әкият болар барысы да, халык авыз иждты. анардан зыян күрүчеләр куркуларыннан һәм хурлыкларын яшерү өчен аны шулай югары күтәрәләр, имеш. Ничектер бу сүзләр Солоникнын үзенә барып ирешә бит. Ул бик үпкәчел, әлеге бәндәне бик усал итеп акылга утырта Сина таныш ул пахан Киев вокзалы янында яши. табигый ки, хәзер һәркемдәге кебек, броня ишек, балконсыз бишенче кат—безнен брат хәзер үз иминлеге өчен океан арты президентыннан ким кайгыртмый
Шулай итеп, утыра бу пахан бер янгырлы кичтә үз өендә, уңайлы күн кәнәфидә, видиктан ниндидер бер бик «майлы» фильм карап, янындагы журнал өстәле өстендә пистолеты ята. Теге сөйләнгән сүзләрен ул. әлбәттә, күптән оныткан инде, үз мәшәкатьләре дә муеннан Бер генә минутка кухняга чыгып китә бу. үзе яраткан нейлон чәе «Эрл Грей»ны, ягъни мәсәлән, «соры кардинал»ны кайнатырга, кире бүлмәсенә килеп керсә, анын кәнәфиендә аягын-аякка куеп бер пижон утыра, монын кольтын бармагында әйләндереп уйната икән
Безнен егет тә куркаклардан түгел, син аны беләсең, нервылары тәртиптә, ә шулай ла кулындагы чәйнекле подносын идәнгә төшереп җибәрә. Сорый бу «Син кем? Ничек килеп кердең?» Ә Солоник жанаи бирә «Македонский мин. форточканны ябып йөрергә кирәк, ни-нәрсә килеп чыкмас?»—Аннары идәнгә төшеп ватылган чәйнек-чынаякларга каран көрсенеп куя Кызганыч, синен белән берәр чынаяк чәй эчмәкче идем, язмаган икән,—ди. Пистолетын кайтарып биргәндә әйтә «Пушкан алама синен, монын белән саклана алмассын»,-ди дә тыныч кына атлап ишеккә таба китеп бара, бусагада бик тәкәллефле генә итеп баш ия сезне күрү шәрәфенә ирешүем өчен шатмын. янәсе Артист бит \ i тормышы белән дә. кеше тормышы белән дә мәче-тычкан уены уйнарга
ярата Әгәр дә йорт хужасы бер минут кына алдан килеп керсә дә. аны шул алама кольтыннан да тәрәзәгә кунаклаган хәлендә атып үтергән булыр иде.
Сонгы тотылуына кадәр Солоникнын ни чын. ни ялган фамилияләрен беркем дә белми диярлек, ә инде үзен күреп-танып белү турында сүз дә юк. Төс-кыяфәтен үзгәртергә бик маһир була ул—хәзер бу эш катлаулы түгел бит: яхшы визажистлар. сыйфатлы париклар, менә дигән грим-буяулар буа буарлык. Хәлбуки, ментларны да яманлап булмый, алар анын койрыгында даими утыра, анын турындагы мәгълүматлары һәрвакыт дөрес була Ләкин Македонский үзен эзәрлекләүчеләрдән һәр чагында ычкынып өлгерә, туп-туры әйткәндә, борын төпләреннән чыгып шыла.
Бервакыт ул. ишеген ватып ментлар килеп кергәндә, җиденче кат балконыннан кача. Сонгы мәртәбә, күрәсен. үз хезмәткәрләренә дә ышанып бетмәгән ментлар. анын төгәл кайсы йортта яшеренеп ятканын белеп, йортны ике кат божра белән чолгап алалар, бәреп керсәләр, суынып та җитмәгән урын-жирен генә табалар—ул һәрвакыттагыча юкка чыга, жир йоткан диярсен үзен. Солоник көтмәгәндә пәйда булып, көтмәгәндә юкка чыгуда гайре табигый сәләткә ия. шуна күрә аны кайчандыр бездә Патрис Лумумба университетында белем алган Шакал кушаматлы халыкара террорчы Карлос белән чагыштырып йөртә башлыйлар. Македонскиины аулап йөри торгач. Мәскәү угрозыскысы яшерен корал складын таба, мөгаен алар да махсус анын өчен әзерләнгән булгандыр. Ул складларда төрле-төрле ин яхшы кораллар җитмештән артык була. Бу яшерен пакгаузлар өчен берничә эре «авторитет»ларга карата җинаять эше кузгаталар, ләкин аларның берсе дә тикшерү барышында Солоникка каршы ләм-мим бер сүз дә әйтми, әллә куркалар, әллә шулкадәр коралнын кем өчен сакланганын юньләп белмиләр шунда.
Солоник Россия буйлап бик еш сәяхәткә чыга, илне аркылыга- буйга иңләп йөри, бигрәк тә ул Санкт-Петербургка барып чыгарга ярата. Ялган документлары гына булып, үзен озак еллар эзләүләренә карамастан, ул кулына чит ил паспорты да төшерә, шунын белән ярты дөньяны гизә Испания. Португалия. Франция. Италия. Германия. Англиядә була. Якын Көнчыгыш. Гонконг. Сингапур кояшларында кызына. Ихтимал, ул андый илләргә ял итеп, көяз киенеп кайту яки Парижнын атаклы «Максим»ында кәеф-сафа корып утыру өчен генә йөрмәгәндер—бәлки, юл уңаенда гына берәрсен үтереп тә ташлагандыр, ә бәлки. Шакалның үзе белән яисә шунын ишеләр белән очрашкалагандыр да. үтерүчеләрнең халыкара синдикаты бар дип. Көнбатыш күптәннән сөйләнеп килә бит инде. Шулай да мин Македонскийнын чит илләргә сәфәр кылуларын ФСБ (Федераль иминлек хезмәте). ФПС (Федераль чик сакчылары хезмәте). МВД (Эчке эшләр министрлыгы), хәтта армиядә утыручы бик югары дәрәжәле түрәләр оештырадыр дип уйлыйм. Ярар, милиционерлар мокыт та булсын ди. кулларында җентекле күрсәтмәләр була торып та. биш ел буена тота алмасыннар да ди. ләкин илдән чыкканда-кергәндә паспорт контроле бар. ышанып әйтә алам, анда бик яхшы белгечләр утыра. Македонский, дөньялар гизеп, һаман-һаман Мәскәүгә яки Санкт- Петербургка әйләнеп кайтырга тәвәккәлләр идеме икән? Әгәр дә аны кемдер каплап-яклап тормаса. дим. Юк. минем иманым камил, бик югарыда утыручы берәр түрә аны каршы ала һәм озатып жибәрә тора Мәскәүдә булсын. Санкт-Петербургта булсын, ул байлык-муллыкта яши. ин кыйммәтле рестораннарда, төнге клубларда, яшерен притоннарда була, ат чабышларында уйный—болар бит барысы да милиция һәм махсус органнарның аерым күзәтүендә тотыла торган урыннар—ә ана ике дөнья, бер моржа!
Македонский машиналарны да бик ярата, анын тулы бер машиналар паркы була: берничә -БМВ». «Мерседес». «Форд-бранко-. итальян «Мазе- рати»ы. анысын ул барысыннан да артык күрә. Үзенен бер сөяркәсенә
«джип-гранд-чероки» бүләк итә. Болар барысы да анын көчле-куәтле махсус органнар канаты астында утыруы турындагы фаразымны гына раслый, ул бит ГАИ хезмәткәрләренең чит ил маркалы машиналарны кирәксә- кирәкмәсә дә туктатып торуларын бик яхшы белә, мөгаен, һәр пост милиционерында анын фотографиясе дә һәм тәфсилле күрсәтматәр дә бардыр Аэропортларда һәм чикне кичкәндә хәвеф-хәтәрләр аша үтүе җитмәгән, тагын көн саен юлларда да энә өстендә утырган кебек йөрү нигә кирәк, ди, ана? Юк, аны махсус органнарның саклап йөрүе көн кебек ачык. Петровско-Разумовский базарында тотканнан сон. анын фатирында дөнья чаклы корал тапканнар, хәтта кул гранатометы да булган
Минем фаразларымны тагын шунысы да раслый, атарга хөкем ителерлек җинаятьләре булуга карамастан, ул сорау алу вакытларында үзен бик тыныч, ышанычлы тоткан, хәтта әле шаярткалап та утырган— югарыдагы дәрәҗәле яклаучыларынын аны Россиядә теләсә нинди элмәктән коткарып калачакларын белгән ул. Менә шулар аны «Матросская тишина» төрмәсеннән йолып алганнар да инде.
Соң, үзен уйлап кара...
СИЗО-I—махсус төрмә, ул секторларга, зоналарга, блокларга бүлгәләнеп беткән, бер бүлектән икенчесенә күчү конвойсыз һәм көн саен алышынып тора торган махсус парольләрсез мөмкин дә түгел Аннары ул Россиядә эчке яктан—ишегалдыннан гына түгел, ә төрмәнең тышкы диварлары ягыннан да илле метрга кадәр телекамералар белән күзәтелеп тора торган бердәнбер төрмә диярлек. Анда әле тагын әллә нинди яшерен хикмәтле нәмәрсәләр бар: электрон кодлар, санлы-цифрлы йозаклар— панельләр, төрле яшерен уг сакчылары—алар аша үткәндә тревога сигналы үзеннән-үзе автомат рәвештә улый башлый. Кыскасы, безнен братка, тыштан һәм сине саклаучылардан ярдәм булмаса, качу мөмкинлеге юк шуңа күрә дә «Матросская тишина»ның бөтен данлы тарихында аннан берәү дә кача алмаган. Моны бары тик безнен героебыз Македонский гына булдыра алган. Ә ул бит яраланганнан соң бик хәлсез булган реанимациядә озак яткан, аннары госпитальдә, бары тик качар алдыннан гына лазареттан ялгыз камерага күчерелгән. Ул, әлбәттә, төрмә баландасын ашап та карамаган, ана ашарга якындагы рестораннан ташыганнар, ләкин бит көч жыяр, хәл алыр өчен дә вакыт кирәк.
Хакыйкать өчен шунысын да әйтик, Солоникнын төрмәдән качуы күп кенә җинаятьчел төркемнәр өчен дә хажәт булган Ул бит. түләүле үтерүчеләренен байтагы турында сөйләп бирсә дә, бер генә заказчысының да исемен әйтмәгән Шуна күрә мафия шулкадәр күп белгән кешенең тизрәк иреккә чыгуын һәм хокук саклау органнарының күзеннән ераграк ычкынуын теләгән Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта Македонскийны коткару фонлы ла оештырылган, һәм тиешле кешеләр бик тиз генә бер лимон сумманы җыеп та биргәннәр дип ишеттем Ярлы илдә миллион доллар—зур акча ул, бәлки куркыныч бу киллерга төрмәдән качарга шул ярдәм иткәндер дә һәм мин югары дәрәҗәле түрәләр белән махсус оешма хезмәткәрләрен юкка гына гаеплимдер. Хәер, шәхсән минем өчен аның качуы да һәм бөтен тормышы да сер булып кала бирә
-Шулкадәр күпне яки бөтенесен дә диярлек белгән синен өчен дәме хәтта’ дип көлемсерәп куйды Тоглар
-Тукта, тукта. —дип дулкынлана башлады Аргентинлы, —мин Барвихада Шаманның өй туенда теге сатлык генералның ни өчен бу хакта сөйләп утырганын, ниһаять, анладым шикелле Ул бит йорт хуҗасын куркыту яки аны кисәтү өчен сөйләгән моны, бик артык кәперәимәсен төмән нефтеннән килгән табышларын гадел бүлешсен өчен сөйләгән Соң әлбәттә, шулай, ничек бу минем башыма шундук килмәгән Вәт мент ҮЛ һәммәсен дә дөрес исәпләгән! Шаман, калтыраныбрак яшә Македонский иректә, кирәк булса, без аны синең җаныңны кыярга да җибәр») .пабыз, без тиктомалдан гына берәүне дә иреккә чыгармыйбыз, дип искәрткән ул аны
—Ә син үз фараз кылуларында бик артык мавыгып китмисенме?— дип сак кына кызыксынды Тоглар.
— Бәлки, шулайдыр да. ә бәлки, юктыр, ләкин бодай фикер йөртүләремнең нигезе булырга тиеш, әгәр дә кинәт кенә тиздән Шаманны теге дөньяга озатсалар, мин үземнен усал сизенүләремә раслау алам дигән сүз. Хәлбуки, алга таба тынла әле..
Солоникны лазареттан ялгыз камерага күчергән көнне үк « Матросская тишина» төрмәсендә күптән түгел генә армиядән кайткан яшь бер егет, кече сержант Сергей Меньшиков пәйда була, яна надзор инспекторы, имеш. Нәкъ менә ул да Македонский белән бер үк көндә эзсез югала Безнен матбугат беравыздан мескен сержантны Македонскийга качу оештырган бердәнбер төп гаепле кеше дип язып чыгарга ашыкты. Әйе. кичәге солдат кисәге, бәлки, ул качуга ничектер ярдәм дә иткәндер, әмма ул Солоникнын иректәге яклаучылары белән атаклы тоткын арасында арадашчы гына булгандыр. Мин хәтта анын бурычы бер генә—Маке- донскийны егылып имгәнүдән саклап калу гына булгандыр дип уйлыйм. Алар бит текә диварга алдан кемнәрдер кагып куйган тимер ыргакларга баса-баса төшкәннәр, әле җитмәсә караңгыда, аннары бер түбә аша үтеп, янә биш катлы бина диварыннан аска шылганнар. Бөеренә операция ясаганнан сон. хәлсезләнеп калган киллер, әлбәттә, ярдәмгә мохтаж булган—аны коткаручылар аны хәвеф-хәтәрдән саклаганнар.
—Хәзер ул киллер кайдадыр дип уйлыйсын инде? Син сөйләмәсән. ышанмас та идем, берәр язучынын әкияте генәдер, дияр идем, алар хыялга бай бит.—Тоглар Аргентинлының рус гангстеры турында шулай озак итеп баш әйләндерерлек тарих сөйләвенен сәбәбен аңламады шикелле
—Кайда да булса Фиджи яки Таити утрауларының берсендә хәл жыеп ятадыр. Анда һәрвакыт кояш, иркә диңгез дулкыннары, яраларын юып-ялап. көч жыярга. һушына килергә дә кирәк бит әле. Ләкин ныгып, аягына баскач. Париждамы яки Берлиндамы берәр җирдә пластик операция ясатыр, үз кешеләреннән яна документлар алыр да янә Россиягә кайтып төшәр- Заказчылары кимемәгәндер, бер атып үтерүнен бәясе бик нык арткандыр—куркыныч шөгыль-һөнәр бит. Ул барыбер туган иленә. Россиягә кайтачак, мин андый кешеләрне беләм: тәвәккәл-куркыныч тормыштан башка яши алмый алар, тыныч тормыш алар өчен зарарлы гына. Бу тарихны ни өчен сөйләгәнемне аңлагансыңдыр дип ышанам, братан?
Тоглар баш какты—һәммәсе дә аңлашыла, янәсе.
Сәгатенә карап алгач. Аргентинлы гаҗәпләнеп сызгырып куйды:
-Бәй. күңелле итеп, жылы-унайлы жирдә тәмләп сөйләшеп утырганда вакыт бигрәк тиз үтә Ярар соң. кофе эчеп алыйк та йөгерик Ярты сәгатьтән минем партнерларым килергә тиеш—алар бикле ишек төбендә көтеп торырга яратмый.—ул. зал ягына борылып, озын буйлы егетне күзләре белән эзләп тапты да әсәренеп кычкырды —Официант!
3
эродеикийдан аерылып киткәч. Тоглар үз номерына күтәрелеп тормады—шәһәр, көннен матурлыгы, әле юньләп ияләшеп җитмәгән ирек аны урамга, кешеләр арасына тарта иде. Кайда телисен, шунда барасын, кайда телисен, шунда керәсен, күнелен ничек тели, шулай утырасын—ничек рәхәт бит болар! Әйе. иреген югалткан, яки анын ни- нәрсә икәнен бөтенләй белмәгән, яисә яңа гына иреккә чыккан кеше генә анын чын-чынлап кадерен белә. Ирекнең беренче сәгатьләре, көннәре шундый да татлы!
Август азаклары, сентябрь башы Ростовта. мөгаен елнын ин матур вакытыдыр— күпсанлы бакча-скверлардагы агачлар әле көз тарафыннан куырылмаганнар, алар купшы-көяз булып, матурланып утыра, үзәк урамнар буйлап гасыр башында ук утыртылган йөзьяшәр имәннәр һәм карамалар да бик мәһабәт.
Г
ҺАРНЭРСӘГӘ-АКЧАЛАТА ____________________ __ _____________________________ 57
Яна кибетләр, кибетчекләр, сәүдә нокталары, аларнын ачык төстәге чакырулы рекламалары, зәвык белән, ә кайбер җирләрдә артык кычкырып тора торган итеп эшләнгән игъланнар, урамда аллы-гөлле чатырлар астындагы кечкенә кафеларның җиңел өстәлләре, күп кенә тарихи биналарның Париждагыча бай итеп яңартылган алгы яклары искиткеч— аларга кызыл агачны да. шомартылган мәрмәрне дә бронзаны да кызганмаганнар. болар барысы да күнелне куандыра, күзгә рәхәтлек бирә Шәһәрдәге бу соклангыч үзгәрешләрне Тоглар да күрде. Бүген ул Ростовка аеруча үз итеп, яратып карый иде. Бәлки, нәкъ менә шушында хәзер генә иркенләп ирек һавасы сулагайлыктандыр, ә бәлки, мона Наталья сәбәпчедер—гашыйклар бит тормышка ягымлырак һәм матуррак итеп карый, тирә-яктагы гүзәллекне күбрәк күрә—кеше заты гомер-гомердән шулай яратылган инде ул. Ләкин ирекле булуы аны никадәр генә исертмәсен, көзгә керергә җыенучы шәһәр ничек кенә сокландырмасын. Наталья белән алда торган очрашуы йөрәген никадәр генә дулкынландырмасын. Константин Николаевич ирексездән Городецкий белән номерында һәм ресторанда сөйләшүләренә әйләнеп кайта иде. Ул Аргентинлы белән көтелмәгән очрашуы өчен язмышына рәхмәтле иде. башкаладагы җинаятьчел тормышны шулай тулы итеп теләсә кем алдында ачып салмыйлар, аннары аны һәркем дә белеп тә бетерә алмый. Хәер, ни ул үзе. ни Городецкий, җинаятьчел дөньяда саллы гына урын тотсалар да, талау-үтерүләргә, караклык-рэкетларга аларнын һичбер катнашы юк. Юкка гына Тогларны чистакул дип йөртмиләр! Анын шөгыле—кәгазьләр, ксива-пас портлар. Ә Городеикийныкы—кәрт уены
һәм кирәк бит, илле яшенә җитеп, братва арасында әвәрә килүенен егерме биш еллыгын үткәреп, Городецкий бик дөрес билгеләп үткәнчә, мона кадәрле әле кайдан да булса банктан яки берәр оешмадан үзеннән- үзе акча суыра торган бер генә кәгазь-мәгазь. ялган документ та ясаганы беркайчан да булмады. Ул моны ант итеп әйтә ала Гомумән, элек тормыш бөтенләй башкача иде бит, теләсә кайсы оешманын банктагы исәбендә булган миллионлаган «безналичка» акчалары бер тиенгә дә тормый иде. Аларга ваклап та, товар базаларыннан да бернәрсә дә алып булмый иде Шуна күрә дә. «ак якалылар», кәгазь җинаятьчелеге, ялган авизолар да булмады. Элекке ул тормышта күмер, нефть, металл, алтын, бриллиантлар урлауның кирәге дә юк—беркем дә илнен табигый байлыклары хисабына шәхсән үзе байый алмый иде Ә инде Швейцария банкында шәхси счет ачу берәр акылсызнын төшенә генә керсә кергәндер—иртәгә үк ул аферист, хәтта министр булса да. Лубянка подвалларында утырыр иде һәрнәрсә ышанычлы саклана, шунлыктан ялган лицензияләр, таможня декларацияләре, чит илдән нәрсә булса да кертү яки чит илгә чыгару өчен рөхсәт алуларнын мәгънәсе юк. хәтта андый очраклар бер вакытта да булмады.
Тоглар төсле ксерокс һәм компьютер графикасының өстенлекләрен башкалардан күп элек белде, ул аларны Чечнядәге үз «акча сараенда» бик кин файдаланды, анын кул астында һәрвакыт ин камил техника булды Анын ярдәмчеләре булып эшләгән компьютерчылар үз эшләренең осталары иде. Ләкин һәрвакыт шундый мизгел килеп җитә, үзеннән-үзе кеше катнашуы кирәк була, бигрәк тә шәхси имзаларны ясаганда кирәк була ул Алыйк шул ук долларны Акчада шундый нечкәлекләр, микрошрифтлар шундый оста хәйлә белән үрелеп эшләнсә дә. аны да ялган долларларда компьютер графикасы белән ясарга мөмкин, ә менә штат казначееның имзасын бернинди техника белән дә алдый алмыйсын, җитмәсә, алар бит әле һәр серия акчада үзенә аерым аны ясап-күчереп була булуын, ләкин ул үле туган бала кебек җансыз килеп чыга, монда инде Тоглар шикелле оста ясаган чиста клише генә кирәк була
Мөһер сугылган имзаны да бер кәгазьдән икенче кәгазьгә төп- төгәл күчерергә мөмкин, әмма тикшереп караганда, компьютер һәм ксерокслар белән мәтәштерелгәнлекләрен җиңел аерырга була Бер генә
компьютер да беркайчан да кеше акылы, анын таланты, чиксез мөмкин- зекләре белән ярыша алмый. Тоглар хәтерли әле. Аргентинлы кебек эре катада Алик Тайванлы.—хәзер ул Германиядә яши һәм бөтен Европаны диярлек v кулында тота.—менә шул бервакыт электроник техникага үлеп гашыйк булган бер акыллыбашка әйткән иде: нинди генә компьютер уйлап тапсалар да. ул бервакытта да, кеше шикелле, бер нәрсәне сөйләп, икенчене күз алдында тота алмаячак.
Тоглар -Метрополь»нен бишенче катыннан тулы бер канатын алып яшәүче Дантесны да яхшы аңлый: зур афералар өчен чын имза һәм чын мөһер булу кирәк.
Ләкин Константин Николаевич хәзер галәмәт зур эшләргә алынырга жыенмый да. монын һич хаҗәте юк. Чечнядан алып кайткан миллион долларлары озакка җитәчәк әле. Аннары декабрь аенда тулачак илле яше дә әллә ничек сиздерми генә килеп җитте—аз гомер түгел бит. кырык яшьлек күренәм әле. көчем-җегәрем дә җитәрлек дип кукрайсаң да— ерак китә алмассын Үз йортын, гаилән турында уйларга вакыт, гомер буе ялгызак буйдак булып яшәмәссең. Тыныч кына, тук буржуа тормышы белән яшәсән дә ярыйдыр—илдәге вәзгыять мона мөмкинлек бирә, акчаң гына булсын Башкаланың үзәгендә урнашып, концерт, күргәзмәләргә йөр. үзен бөтен дөнья буйлап эзләсәләр дә. һич тоттырмас Македонский шикелле, илләр гиз. Лос-Анджелеска барып, бабан рәсемнәрен күреп кайт—Тогларны суйган да каплаган бабасы, дип тә әйтәләр бит әле. Америкада калган туганнары белән элемтәгә керү дә начар булмас иде. Монын өчен академик рәссам Фешин эшләренең каталогын яңадан бастырып чыгарырга да була. Тогларнын белүенчә. Татарстан сынлы сәнгать музеенда бабасынын картина-рәсемнәре булса да. академик Фешиннын эшләре Идел буе шәһәрләренең барлык музейларында да саклана, диләр: Самара. Саратов, Уфа, Сыктывкар. Ижау, Саранск. Воткинск музейларында.
Әгәр дә үзенен уй-хыяллары тормышка ашса, ул тук-имин тормышта яши башласа. Тоглар дигән адәм гомерлеккә үләргә тиеш, бу очракта «күпбеләм» Аргентинлы хаклы. Ләкин Константин Николаевичның Модельяни кушаматын да кайтарасы килми, әмма барыбер братвадан тиз генә котыла алмассын. бигрәк тә хәзерге заманда, бөтен ил җинаятьчел законнар буенча гына яши кебек тоелганда. Аннары ул үзе дә караклар яклавыннан мәхрүм калса, бик хәтәр хәлләргә тарырга мөмкин—Россиядә байлык, ни кызганыч, һәрвакыт бәла китереп чыгара. Ә чеченнәр белән булган тарихнын дәвамы да килеп чыкса, бу очракта да иске танышларсыз котыла алмассын. Нәкъ мәкальдәгечә: оҗмахка керәсе иде дә, гөнаһлар кертми Ләкин бер ягы әйбәт. Мәскәүнен дә. Россиянен дә җинаятьчел дөньясы элекке кебек түгел хәзер, ул чегән юрганы кебек чүп-чуар, димәк, югалып торуын да җинелрәк булачак.
Тогларга тагын шунысы да юаныч иректә ана хәзер эш шактый кимегән, димәк, кызыксынучылар да азрак, дигән сүз. Заман хәзер анын сирәк һөнәрен тормыштан рәхим-шәфкатьсез кысрыклап чыгарган, шул ук ксерокс һәм компьютерлар аферистлар өчен оҗмахның оҗмахы инде. Теләсә нинди акцияләр һәм вексельләр, облигацияләр һәм больничный бюллетеньнәр,—кыскасы, паспорттан алып шофер таныклыгына кадәр документларны әтмәлләп бирү—өч көнлек эштер.
Үзе турында, тормыш турында, киләчәккә планнары турында уйланып бара-бара. Тоглар янадан Ростовнын үзәк урамына килеп чыкканын сизми дә калган. «Йә Хода, яшәү нинди рәхәт, ирек нинди гүзәл, яраткан ярыңны көтү нинди татлы!»—дип үзалдына елмаеп уйланды ул. Натальяны исенә төшергәч, үзенен затлы «Юлисс Нордан- сәгатенә күз салып алды— кыз белән очрашуга нәкъ бер сәгать калган икән. Натальяның «Астория» кибете якын гына, почмакны гына борыласы, ләкин кыз анын кибеткә кермәвен үтенде Бүген Париждан аларнын патроны, яшь француз Робер Платт килә икән, ул «Астория»не уртак тотучы Кристиан Лакруа сәүдә
йортының мәнфәгатьләрен кайгырта, шуна күрә дә Ростовта француз модасы кин таралган икән. Тогларны күргәч, иптәш кызлары сораулар биреп интектерерләр, шунын өчен Наташанын бер дә каушыйсы-кызарасы килми иде.
—На-та-а-лья,—дип җыр шикеллерәк сузып, кызның исемен әйтүдән Тоглар үзен тыеп кала алмады, йөрәге кинәттән генә иркә ягымлылык белән тулды, аның мондый хисне әле беркайчан да кичергәне юк иде. дулкынланудан башы әйләнеп китте, сулуы капты. Ул адымнарын әкренәйтте. скверик уртасындагы беренче очраган утыргычка барып утырмый булдыра алмады Ләкин озак утырмады—кинәт күңелендә тыелгысыз теләк туды: Натальяга нинди дә булса бик бай бүләк алып бирәсе килде, теге көнге шикелле, аның гүзәл йөзендә соклану, куану һәм бер үк вакытта гаҗәпләнү дә чагылганын күрү үзенә дә зур шатлык булыр иде. Шул уе белән ул урыныннан сикереп торды Кичә, чәчәк кибете эхтәп йөргәндә, викториан стилендәге бер борынгы бинанын алгы ягы матур итеп янартылганын, аскы катында ювелир кибете «Камея» урнашканын күреп узган, узышлый гына зиннәтле бүләкләр куелган тәрәзә витринасына да күз салырга өлгергән иде. Ул тиз-тиз атлап шунда юнәлде.
Ювелир кибете буш иде. Бары тик ике кыз гына, әкрен генә сөйләшә-сөйләшә, витринадагы балдакларны карап тора, күрәсең, аларнын берсе туйга әзерләнә иде булса кирәк.
Мөгаен, яңа кибетләрдә кемнен кемлеген алдан ук тоялардыр, Тоглар залга килеп керүгә үк, тирә-юньдәге гүзәллекне үзләре дә тулыландырып торучы ике сатучы кыз, сөйләшкәннәреннән туктады Кыйммәтле-зиннәтле бизәнү әйберләре куелган витрина янына берсе килеп басты да:
— Нәрсә алырга теләр идегез?—дип, ягымлы елмаеп сорады.
Тоглар. үзенен ярты сәгатьләп кенә вакыты калганын чамалап, эшне тиз тотты:
—Мина бүләк алырга кирәк иде, нинди дә булса гарнитур: алкалар, йөзек...—диде.
—Брилл иантлыларнымы?
—Әлбәттә, бриллиантлыларны һәм яшькелт зөбәрҗәт кашлылары булу шарт.
— Гафу итегез, сер булмаса, әйтегез әле: кемгә бүләк итәргә уйлыйсыз? Мин яше ничәдә икәнен сорыйм.
—Ул чама белән сезнең белән бер яшьтәрәк булыр,—дип, Константин Николаевич ни өчендер уңайсызланып куйды.
—Алай булса, бездә сайлар әйберләр җитәрлек: Италия, Америка. Израиль бриллиантлары бар, «Картье» эшләнмәләре. Көньяк Африканың «Де Бире» бриллиантлары белән..
— Юк. алар мина бармас. Сездә саф русныкы булган нәрсә дә булса бармы?—дип. үзе дә көтмәгәндә киреләнә башлады Константин Николаевич Ул үченең долларларының, ялган булсалар да. Көнбатышка чыгып китүләрен теләми, анарда рус каны, ватандарлык хисе уянды.
— Бездә һәммәсе дә бар, Россия бриллиантлары да,—дип. бераз күңеле сүрелә төшеп әйтте сатучы кыз. Күрәсең, чит ил әйберләрен сатудан ана күбрәк процент тама торгандыр, әмма Фешиннын анысына һич исе китмәде.
Анын алдына бик зәвыклы итеп замштан эшләнгән кыйммәтле берничә футляр китереп куйдылар, ул аптырабрак калды: аңа барысы да ошый иде’ Шуннан ул бәяләрен сорады
— Болары—өч мен ярым доллар, ә болары—дүрт мен ике йөз, ә менә монысы—биш мен биш йөз .-дип ваемсыз гына тезеп китте кыз. клиенттан уңмадым, дип уйлады булса кирәк.
Менә шушы биш мен биш йөзлеген алам.—диде Фешин һәм шул чагында яшь сатучы кыхпарнын артында торган көзгедән ике кавкахты егетне күреп алды.
Бер карауда ук Фешин аларнын чеченнәр икәнен абайлады, тәҗрибәсез кешеләргә төньяк Кавказ тау халыклары: осетины, лезгины, дагстанлысы—барысы да бер төсле булып күренә. Әмма болар, һичшиксез, чеченнәр иде Константин Николаевич хәтта уйлап та куйды: бу егетләрне ул бертуган Цуиаевлар сакчылары итеп берничә мәртәбә күргән дә шикелле иде.
«Нинди мокыт мин! Труссарди костюмы. Ван Хейзен күлмәкләре, зөбәрҗәт кашлы бриллиантлар... Бәхетсез пижон' Ин элек пистолет сатып алырга иде бит. пистолет! Яки шәһәргә чыгып йөргәндә Аргентинлыдан булса да алып торырга иде»,—дип гаҗиз өметсезлек белән уйланды Фешин. ләкин үзенне битәрләү сон иде шул инде..
Күрәсең, анын «алам» дигән чагында көзгедә чечен егетләрен күрүе ниндидер каушавын да сиздергәндер, һәр кыйммәтле кибетләрдә, бигрәк тә ювелир кибетләрендә була торган мона кадәр ерак почмакта, күләгәдәрәк калган камуфляж формалы сакчы, автоматын аркылы тотып, алгарак чыкты һәм витрина янындагы Фешин янына килеп басты да. йөзе белән кавказлы егетләргә таба борылды. Тегеләр дәшми-тынмый гына, үз дәрәҗәләрен саклап кына чыгып киттеләр.
—Аласызмы, әллә шаяртасыз гынамы?—диде сатучы кыз. Фешинның йөзендәге үзгәрешне сизенеп.
—Алам, кызым, алам! Ләкин бер шартым бар. әгәр сезнең арткы ишегегез булса, сез мине шуннан чыгарырсыз.—дип яктырып китте әлегә кадәр югалыбрак калган Фешин.
Кыз зиһенле булып чыкты:
—Аңладым сезне.—диде —Ишегебез бар һәм сезне Сергей озата чыгар,—дип. янәшәсендә торган сакчыга ишарәләде.
Тоглар бер пачка долларлар чыгарды, тиешле сумманы санап биргәч, янәшәсенә тагын берничә йөзлек куйды да:
—Ә монысы Сергей белән икегезгә зирәклегегез өчен,—дип өстәде.
Кыз акчаларны сейфка яшерде, яшерен кнопкага басты, тимер турникет тавышсыз гына ачылып китте. Сакчы егет ачылган ишек авызына таба беренче булып атлады. Фешин анын артыннан Коридорлар буйлап борыла-борыла, алар арткы ишеккә барып чыктылар.
-Менә килеп тә җиттек,—диде сакчы.—Мин чыгып карап керим әле —Ул ишегалдына чыгып китте.
Константин Николаевич ачык ишек аша чүп-чар басып киткән кечкенә ишегалдын күрде—андыйлар еш кына иске йортларныкы була. Фешинга бер егерме метрлап араны йөгереп үтәргә, аннары көймәләп уелган биек таш түбәле капка аша үтеп, кеше күп йөри торган Ленин урамына барып чыгарга кирәк иде Шунда аны ерак та түгел бер чатта Наталья көтеп торырга тиеш.
Сакчы егет тиз әйләнеп килде.
— Барысы ла тыныч шикелле. Хәерен белән!—ул Тогларны җиңелчә генә җилкәсеннән этеп жибәрде Гадәттә, десантта парашют белән сикергәндә шулай эшлиләр, егет Фешинны да элекке десантчы дип уйлады булса кирәк.
—Рәхмәт, братан,—Тоглар тыныч кына тимер ишекне ачып җибәрде.
Дәвамы киләсе санда