ОЧМЫЙЧА СИН ТҮЗЕП КАРА...


1
Башкортстандагы татар шигъриятенең үзен зур әдәби дөньяга чынлап торып танытуы тоталитар режимга каршы көрәшнен кискенләшүе һәм яңарыш жилләре исә башлау елларына туры килә. Бу поэзиянең туу. формалашу процессы анын актив бер канаты булган сәяси лириканың көч алуы, ныгуы белән бергә барды Ул елларда мондагы яшь әдәби тәнкыйть тә. укучылар зәвыгы да шагыйрьләрдән ин элек сәяси пафос көтте, шуны эзләде..
Сез кайларда. татар угланнары.
Калдырасыз мирас кемнәргә’'
Җыр-мотивы белән милләттәшләренең кайнар ихтирамын яулаган Марие Нәзиров бераздан композитор Фәүзә Гасакирова көенә «Очмыйча син түзеп кара» җырын яңгыратып үзен көчле тойгылы шагыйрь итеп раслый аллы
Кыр казлары оча жырлап.
Кайтаваздай тынлык ярып.
Юл алалар еракларга, Югалхтар офыкларга Кыйгак Кыйгак.
Тик, шундук искәртик: күк гөмбәзен ярып жырлап очучы киек казлар әсәрнең «төп геройлары» түгел. Шагыйрь боларга капма-каршы янәшәлек белән йорт казларын тасвирлаган Зәңгәр күктә илаһи бөеклек тойгылары уятып канат тибрәтүче кыргый туганнарына бага-бага батар да онытылып канат кагыналар, һавага ыргылалар. Тик зур очыш килеп чыкмый тулалар киртә, кыекларга бәрелеп жиргә егыла
Төшү белән килеп жиргә.
Каурыйларын чәчеп җилгә. Ыңгырашып, сыкрап, елап Ярсып, сонгы көчен жыйнап Кыйгак Кыйгак.
Җырның «Очмыйча син түзеп кара, иңнәреңдә канат барда» дип
Б
рефрен булып янгыраган юллары, азбәтгә. идея-эстетик аныксызлыкка юл калдырмый. Очышның, биеклеккә күтәрелүнең ничаклы зур рухи ихтыяж. бәхет икәнен көчле канатлы киек кошларга карап түгел, ә очыштан бизгән, бүксә баскан йорт казлары янәшәсендә ныграк кичерәсең. Әйе. иңнәрендә рухи канатлар, күңелендә жыр-дәрт барда кешегә дә «очарга» кирәк.'
Хәер, бу—жырнын идеясенә кагылышлы бердәнбер версия түгел. Тернәкләнеп килүче яшь татар шигъриятен жентекләп күзәткән әдәбиятчылар, гадәттәгечә, әсәрдә сәяси мотив күрергә теләделәр. Әйтик, Рәиф Әмировның • Заман—Башкортостан» гәзитендә басылган «Иңнәреңдә канат барда» исемле язмасында укыйбыз. «Киек казлар дөньясы—күкләр, жырлар, киңлек һәм горур тынычлык. Йорт казтарынын мөхите—жир. чикләре—йорт-кура. моңнары— ярсу-үксү, аһ-зар Килеп бәрелгәне—туган өй кыегы, килеп төшкән урыны— туган жир • Җырлан шундый символик, хәтта тирән социаль мәгънәләр табып. Р Әмиров йорт казтары образында Башкортстандагы татар шагыйренең үз тойгы-кичерешләре. драматизмы яшерелгән дигән нәтижәгә килә.
Тәнкыйтьченең фикерләренә ныграк төшенү өчен, Мариснын әлеге әсәрне ике вариантта язуын һәм әүвәлгесен «Йорт казлары» дип атавын истә тотарга кирәк
Камар, казлар, аңлыйм сезне.
Мин кушылам сезнен зарга.
Очмыйча син түзеп кара. Иңнәреңдә канат барда,—
дигән юллар, чыклап та, тәнкыйтьче искәрткәнчә, «лирик геройның күңеле... романтик омтылулар яныннан үтеп, йорт казларына таба юл ала» икәнен раслыйлар Безгә йорт казтары фажигасен «яшь шагыйрь үз язмышы, үз көнкүреше аша үткәргән хәл-әхвәл..» дип кабул итәргә һәм ахыр чиктә, Марие Нәзировнын «туган халкына, туган жиргә тугрылык» саклавын, Р Әмиров әйткәнчә, батырлык дип танырга мөмкинлек тә бар кебек. Тик тәнкыйтьченең шәрехләү фаразы бик гамәли, әхлакый нәрсәләргә килеп терәлгәч, үзалдыңа, ялгыз калып уйланып та куясын Ярар, «шәхси һәм ижади язмышын Башкортстан белән бәкләргә карар иткән Марие Нәзиров» батыр булсын, ди. Ә киек казлар—ягъни Казанга киткән татар әдипләре—кемнәр булып чыгалар соң9 Куркаклармы, халыкка һәм туган жиргә хыянәт итүчеләрме?.. Ә. Еники, Н Фәттах. X. Сарьян, Ә Баянов. И. Юзеев, 3. Насибуллин, Р Миңнуллин һәм тагын башка дистәләрчә «киек» әдипләр, минемчә, мондый бөягә лаек түгел.
һәм, ниһаять. Марие Нәзиров үзе, аның каләмдәшләре «Йорт казлары* дәрәжәсендәге шагыйрьләр булырга ризалашырмы? Зур очыштан, дәртле жырдан мәхрүм йорт казлары язмышына ризалашырлармы сон иңнәрендә канат тойган яшь татар шагыйрьләре?
Мариеның «Йорт казлары» шигырен үзгәртеп «Очмыйча син түзеп кара» жырын язуы үзе үк аның сәяси версиягә омтылмавын күрсәтә. Шагыйрь йорт казларына теләктәшлек тойгысын белдергән «казлар, казлар, аңлыйм сезне, мин кушылам сезнең зарга» юлларыннан баш тарта һәм •очмыйча син түзеп кара, иңнәрендә канат барда» мотивын кабарта, көчәйтә.
Мин ышанам:
Тәнем гүргә кергәндә дә Садә жаным очар галәм иңләп,—
дип жырлаган шагыйрьнең лирик герое, әлбәттә, ихата каршылыклары, киртә-куралар әсирлегендә кала алмый—Марие рухы очышны сайлый!
Хәер, аллегорик фикерләү, поэтик символлар логикасыннан чыгып карасан. Марие кына түгел, ә аның социаль-психологик каршылыкларны үтеп, ижади биеклекләргә юнәлүче ишле каләмдәшләре дә очышта булып тоела Болар иркен, зәңгәр күккә күтәрелеп, үз моңнарын каңгылдап, үзләренчә һава яручы аккошлар ласа!
Башкортстаннын халык шагыйре Әнгам Атнабаев, Марат Кәримов, Азат Магазов сыман олы әдәбиятчыларыбыз белән беррәтгән, шигърият
остасы Наҗар Нажми дә Башкортстан җирлегендәге татар поэзиясенә унай йогынты ясады, ныгырга булышты Халык шагыйре шигъриятне гөл бакчасы итеп кенә карамады, анда халык, тормыш мәнфәгатьләренең тирән чагылыш табуын, гражданлык тойгылары көчле булуын теләде, һәм яшь каләмдәшләреннән дә шуны таләп итте. Ләкин анын аерым фатиха-мәкаләләрендә. матбугат чыгышларында «су асты агымын» табу азарты да үзен сиздергәләде Мәсәлән. •Шагыйрь гомере» дип исемләнгән матбугат язмасында ул Халисә Мөдәррисованы эчке каршылыклар белән тулы шагыйрә итеп күрсәтә һәм аны бөек Лермонтов, сталинизм тоткыны Хәсән Туфан белән янәшә үк куя... Язма авторы Башкортстанда каурый ярган талантнын көчен барлаганда унтугыз яшьлек кызнын: «Түзәр хәлләрем калмады—бирегез сөйгәнемне» дигән әрнүле тавышын искә төшерә һәм аннары «Алтын балдак» шигыренә туктала. Бу. чынлап та, дикъкатьне бик жәлеп итә торган әсәр Алтын балдак безнен акылга туй символы, яшәрү билгесе булып урнашкан, һәм алтын балдак— ир белән хатынны бергә бәйләүче гомерлек зынжыр. чылбыр да ул. Әмма Хәлисә Мөдәррисованын хөр рухлы лирик герое бармагындагы алтын балдак һич тә мондый гадәт-кануннар символы түгел Ул—бары ядкарь, сөю истәлеге. Менә шуна: «Калсан да син жиде-ятларга. күңелкәем синең якларда» дип. шигырь герое сары күзле алтын балдакны бармагыннан бер дә салмый йөртә.
Тик шунысы сәер, шагыйрә үзе алтын балдакка карата: «Син түгелсен ирек зынжыры ... Алтын кыршау—никах чылбыры түгел.. » дип кабатлап, искәртеп тора, әмма мәкалә авторы шуна карамастан, үз мантыйгын корып болай ди: «Никах чылбыры... Күрәсез, алтын балдак ирексездән ирексезлек образына әйләнә Алтын ирексезлек Кыйммәтле ирексезлек. Бай ирексезлек.. Күрәсез, ул күпме ассоциатив фикерләүләргә алып килә. Ә бит матур, бай, кыйммәтле ирексезлектән дә яманрак бәхетсезлек бар микән дөньяда?»
Әмма Халисә Мөдәррисованын әлеге шигырендә мондый авыр уй- тойгыларга нигез юк бит. Киресенчә, лирик герой кулындагы алтын балдак үз иясенә яктылык, юаныч сирпеп тора Нигә кирәк шундый буталчык шәрехләү9 Халисәнең талантын ап-ачык, туп-туры расларлык әсәрләр, образ- дстальләр азмыни9' Күрәмсең. Марие Нәзировны йорт казы белән янәшә кую теләге булган кебек. Халисә Мөдәррисованын лирик героен да укучылар каршында ниндидер каршылыклар, ирексезлек халәтенә бәйләп күрсәтү, аны авыр уйларга төрү омтылышы өстенрәк булып чыккан
Татар телендә язучы яшь шагыйрьләргә мөнәсәбәттә «Туган жирнен үги балалары» темасы чын. дөрес хат буларак та. шулай ук төрле фаразлар белән күпертелеп тә сәяси актуальлек алды һәм вакыт-вакыт матбугат битләрендә шау-шу да кузгатты ул...
2
эмумән. әдәби тәнкыйтьтә мондый катлауландыру хажәте бар иде микән? Демократизм, плюрализм принципларыннан файдаланып биредәге татар поэзиясе сәяси мотивларны «ачык текст» белән дә мулдан гәүдәләндерде бил Моңа ышану өчен татар шигърияте «бишеген тирбәтүче» шагыйрьләр Йосыф Гәрәй. Фәрит Габдрәхим. Рәшит Гатауллин. Рим Идиятуллин. Марие Нөзиров. Мариус Максутов әсәрләренә күз салу да житә Алар шовинистик, империячел Мәскәу Кремле сәясәтен Башкортстан шартларында дәвам иткән шакировчылык мәзһәбенә кыю каршы чыктылар. Анын халыкларны манкортлаштыруга юнәлтелгән мәкерле сәясәтен фаш иттеләр һәм үз әсәрләре аша милләттәшләренең тел. мәгариф, басмачылык өлкәләренә караган теләк- омтылышларын жәмәгатьчелеккә ирештерергә теләделәр Бу елларда көчле сәяси пафосы һәм үткен, яңгырашлы метафоралары белән аеруча Фәрит Габдрәхим ижаты популярлашты Партия-совет кланы Башкортстан белән Татарстан арасында «дуслык күпере» сузган иде Әмма шагыйрь «Сәхнәдәге рәсми үбешүләр фәкать ерагайтты араларны- -дип бу хәлне узенчә раслап. Башкортстан татарын «туйдан» мәхрүм халык рәвешендә күрде
Г
Өфе—Казан рәсми «Әпипә»га.
Рәсми «Карабай»га бии, күрче!
Башкортстан татарының гүя
Бәгырендә бии ике күрше
«Кайнар еллар»ның сәяси лексиконында еш кабатланган «эш аты» гыйбарәсе дә Фәрит Габдрәхим табышы иде Эш атынын тәкъдире шундый инде ул хужасына карышусыз, тугрылыклы хезмәт итә, әмма сый-хөрмәт һәм наз көр чаптарга эләгә.
•Туган телем!»—дисен.
Их син—Башкортстан татары!
Ни пычагыма сина тел?1
Син бит эш аты бары
Шагыйрь эш аты—Башкортстан татарының да—мәдәни-рухи таләпләре һәм омтылышларына хөрмәт белән карарга чакырды.
Сәяси лирикадагы аерым табышлар шундук башкалар тарафыннан эләктереп алынды, үстерелде, көчәйтелде Мәсәлән, шул ук «эш аты» метафорасын М Закировның лирик герое үз-үзенә нисбәтләп болай ди:
Йөк аты мин, мөмкинме сон
Башка белән бутавы Эшләгәндә—авызлыклы. Кешнәгәндә—тышаулы.
«Эш аты»на бәйле «тышау» төшенчәсен кеше затына күчереп, Рим Идиятуллин метафораның яңа эчке формасын ачты. Лирик геройның «хис- теләкләре тышауланган, өметләре өркеп качкан, ә тышаулы зат ерак китмәс»..
Үзенең гражданлык поэзиясенә өлеш булып кергән бер моңсу, сагышлы шигырендә Мариус Максутов:
Үз илеңдә ятим булу бәхете
Бездән башка кемгә эләксен...—
юлларын язган иде Тора-бара бу мотив «ятим бала», «үги ул», «ирекле тоткын», «качак» сыман анык образлылык алып, дистәләрчә шагыйрьләрдә сурәтләнде Мәсәлән, Туган жиренә төбәп, Халисә Мөләррисова болай язды
Сөйкемле зат булалмадым синдә
Ни кылсам да күнел кителде, Үз өендә үги ана белән Үсеп килгән бала шикелле.
Татар поэзиясендәге «китек күңел» проблемасы Салават Рәхмәтулла, Мөхәммәт Закиров, Марат Кәбиров, Фатыйх Сәйфран кебек яна буын шагыйрьләрендә дә дәвам итте һәм сәнгатьчә табышлар белән ачылды
Сүз иреге ачылган тәүге елларда Фәрит Габдрәхим: «Ошбу илдә эзләп табалмассын ичмасам бер татар шагыйрен» дип оран салган иде. Әмма жөмһүриятгәге демократик үзгәрешләр шигъри мөхиттә үз жиренә, үз халкына береккән яна типтагы шагыйрьләр төркемен тудырды Кендек киселгән нигез, тәпи баскан жир, ата-ана хакы турында уйланып, бу шагыйрьләр мөһажирлыкны инкяр иттеләр.
Китә алмам туган жирне ташлап.
Китә атмыйм кайтмас сәфәргә һәм исәннәр һәм үлгәннәр белән Язган мина монда яшәргә.—
дип каләмдәшләренең уртак тойгыларын чагылдырды Рим Идиятуллин Боларда хәтта китүчеләрне өнәмәү хисе көчле булды «Шигъри даннарга күмелгән Казанга киткән халык»,—ди, әйтик, сарказм катыш Салават Рәхмәтулла
Әмма үзенчә жор тел белән шуны да өстәп куя: «Рифмаларны коеп куям, юк алмаш ыштаным да!»
Сугыштан соңгы елларда татарстан Язучылар берлегенең яртысын Башкортстаннан килгән язучылар тәшкил итә. дигән ныклы фикер яшәп килде. Ләкин үзгәртеп кору елларында мөһажирлек күзгә күренеп кими. Татарстан Язучылар берлегенең ул вакыттагы рәисе Ренат Мөхәммәдиевнын 1999 елгы корылтайдагы хисап докладында моны раслаучы сүзләр бар: «Әле кайчан гына бетмәс-төкәнмәс талант чишмәләре булып аккан Башкортстаннан да килүчеләр сирәгәйде» («Казан утлары». 1999 ел, 9 сан.) Ә инде Чаллы шәһәрендә чыккан «Аргамак» журналының 2000 елгы. 1 санында бу хакта тагын да катгыйрак фикер әйтелә: «Башкортстаннан татар әдәбиятына яшь язучылар, шагыйрьләрнең килүе тукталды».
Үз җиренә береккән шигърият жегәрен, шуның шытымын без татар телендәге поэзия, аерым алганда, сәяси лирика активлыгында күрдек. Тоталитар режим тарафыннан рухи кысылган халыкнын тавышын ишеттерер өчен бу әдәбият, рус демократы А. И. Герцен әйтмешли, югары трибуна булып торды.
Сәяси лириканың яңгыраган вакытта тормыш белән бәйләнеше нык, халыктагы аһәне көчле кебек тоелса да, чынында ул—бик кыска гомерле Ил-көндәге вакыйгалар бик тиз алмашына, карашлар үзгәрә һәм шулар белән бергә шагыйрьнең идея-эстетик ачышлары да жуела, тоныклана башлый Поэзияне фәлсәфи лирика, табигать лирикасы, социаль мотивлар һәм сөю- мәхәббөт шигырьләре яшәтә. Болар аны универсаль рухи-әхлаки кыйммәтләр, поэтик ачышлар һәм хис-тойгылар байлыгы белән сугаралар, гомерле итәләр Ләкин лириканың әйтелгән төрләре, үз чиратында, шагыйрьләр алдына зуррак ижат таләпләре куя һәм поэзиядәге сурәт-тасвир чараларының да төрлеләнүе, камилләшә төшүе зарур шарт була. Бер сүз белән әйткәндә, милли шигъриятнең ныгу этабы шагыйрьләрнең үз «мин»нәре. ягъни шәхсиятләрен ныграк ачу һәм стиль аныклыгын көчәйтү хасиятләре белән бәйле.
Башкортстанда үзенең каләм үзенчәлекләрен ачкан дистәгә якын татар язучысы бар. Боларны, тәнкыйтьче әйткәнчә, «үз шигъри дөньясын, үз юлын, үз тавышын тапкан шагыйрь»ләр дип атарга була.
Басылган шигырьләре, чыгарган китаплар саны белән күзгә нык бәрелеп тормаса да, поэзия тәнкыйтьчеләре Рим Идиятуллин иҗатын ешрак хуплап телгә алалар. Шигъри үсмерлек чорында ук язганнарына карап. Хәсән Туфан: «Яхшы бу!.. Молодец!» дип ана фатиха биргән булган. Н Нәжми, Г. Садә, Р. Миңнуллин, А. Магазов, К. Дәүләтшин, М Вафиннар да Рим поэзиясенә багышлап әтрафлы чыгышлар ясадылар. Тәнкыйть бу шагыйрьне «татар, башкортта алтмышынчы еллар уртасында формалашып, шигъри эчтәлек һәм формага кызыклы яңалыклар китергән буынның үзенчәлекле вәкиле», дип дөрес күрсәтә. Нечкә җылы тойгыларга, рәссам осталыгына бай булган кебек, фәлсәфәгә дә юмарт аның шигърияте Шул ук вакытта әрнүле моңсулык та хас бу шагыйрьгә.
Сагышларым!—
Хас та инде утлы күмер, Жаннарымда жөй калдырып. Эчләремне гел яндырып Торган сагыш—минем гомер.
Бездә яхшы шагыйрьне ин элек метафоралар остасы итеп тәкъдир итәргә омтылалар. Әлбәттә, каберне—газапланып кара гүрдән күтәрелүче мәетнең аркасы итеп күргән, йә булмаса тоталитар заман әдибе белән •ташлы ярга башын бәрә, бәйдә торган бер көймә» арасында ассоциатив охшашлык тапкан шагыйрьне метафоралар коруга саләтсез димәссең Ләкин, күзәтүебезчә, Римның иң яхшы әсәрләре вакыт һәм урын сурәтләрен тудырып, киң даирәле, иркен сулышлы хәят күренешләре барлыкка китерәләр Бу-дүрт яклы, саф һәм гөнаһлы дөньяның бишенче тарафын эзләп йөрүче мөсафир шагыйрь, хәзергесе белән хисапсыз «злек»ләрне тыгыз үреп, бердәм
вакыт буразнасына өмет-орлыклар салучы игелекле-шәфкатые шагыйрь. Юкка гына анын шигырьләрендә «Әнә». «Әнә кара». «Әнә күр!». «Күрәсеңме9». • Чакыр әле». «Салам сезгә!». «Хуш бул!». «Хәерле көн!» «Хәлегез ничек’» кебек юл-хәрәкәт сүхтәре даими кабатланмый Шагыйрь герое «мәж килеп йөрим һаман түм-түгәрәк жир өстендә».—ди. Ул бишектәге сабыйның да. танны уяткан гашыйкларнын да, солдат анасы белән тол хатынның да. хәтта түшәктә үлем көткән әбинең дә иминлеген сораша. «Хәлегез ничек’ Хәлегез ничек?» «Хәлен ничек9» дигәндә кеше үз гамьнәрен ачмый түзә алмый. Шагыйрь үз фаразы, тоемы белән дә күп серләргә, төрле-төрле гыйбрәтләргә ия була, зиһене үсә. акылы тармаклана. Шуңа күрә шагыйрь сүзләреннән һәрчак мәгънә, фәлсәфә табасын...
Урын һәм вакыт образларын тыгыз үреп әсәр композициясендә файдалануны галимнәр «хронотоп күренеше» диләр. Поэтика мәсьәләләрендә зур белгеч М Бахтин моны әдәбиятнын таралган сурәтләү алымы дип раслап, әйтә: «Язучы һәм анын геройлары фәлсәфәгә бик маһир булмасалар да. әсәрдәге хронотоп принцибы кин. төрле хәят, яшәү күренешләре тудырып көчле фәлсәфәлек катламын хасыйл итә»
Фәлсәфи лирика белән бергә. Рим иҗатында социальлек тә актив Милли тормыш, бигрәк тә сугыштан соңгы кырыс еллар, лирик герой дөньясына күптөрле кеше-персонажлар белән уелып, катлаулы хисләр тезмәсен тудырган.
Римнең үзенә дәгъва белдерергәме, яисә әдәбияткамы—шагыйрь иҗатында милли тоем җитенкерәми
И әнкәем, табутын!—
Сабый чагымда тирбәлгән
Бишегем кадәр генә .
Табутны бишеккә тинләү бәлки шагыйрьгә образлы фикерләү маһирлыгы, фәлсәфилек тә бирәдер, әмма, дөресен әйтергә кирәк: Сибгат Хәкимнең яисә Хәсән Туфаннын лирик герое әнкәсен табутка куеп җирләмәс иде..
Татар шагыйренең «О. Русия!». яисә «О. могҗиза!..» дип чит шивәнен фонетик кануннарына ияреп язуы, шулай ук сәер тоела...
Ил-көндәге шагыйрьләребез арасында Салават Рәхмәтулла стилен дә бик тиз таныйсын, хәтта анын «бу—мин!» дип ерактан кычкырып торган үз строфикасы бар. Сүзләрне, аеруча фигыльләрне янәшә куеп, көчәйтеп бирергә ярата ул «Әнкәй, түз бер. түз ике»; «Яумаса миннән торамы, торамы синнән генә9!»: «Әнкәсе, чәй куй. куй. аш!». «Бәлеш итеп пешереп бир. пәрәмәч итеп пешер, төеп пешер, пешер ярып». «Давылларны кочтым, җилләрне, кочтым әллә ниләр, әллә кемнәрне..»
Бу шигъри стилистика үзенчәлеге мәхәббәт шигыренә дә бик ятышып, аны бизәп тора.
Үзен генә белгән юллар белән
Тешләремә килеп ксрәсен
Сиңа гына сөйләр сүзләрем бар,— Бар әле. бар сине күрәсем
Тәнкыйть Салаватнын каләмен фәлсәфилек, фикер тыгызлыгы, гади, аңлаешлы тел-сурәт һәм җорлылык сыйфатлары белән барлый. Тик менә аны Такташ-Атнабайга охшатып «бунтарь поэзия» вәкиле итеп санаулары белән генә китешәсе килми. Дөрес. Рәхмәтулланың әлеге шагыйрьләрне үзенә остаз итеп алуын һәм алар стиленә охшатып байтак кына шигырьләр дә язуын танымыйча булмый Ләкин шагыйрь иҗатындагы бу катламнң Салават казанышы дип атау кыен. Ул—үзенә бер талант. Ә талант исә гадәт- нормаларга сукыр иярүне, утырган зәвык һәм карашларга баш июне белми Гадәттә, ижади каләмнең өлгерүен традиция һәм новаторлыкның тыгыз оеткысында күрәләр Ягъни шагыйрь мирастан нәрсәдер ала һәм нәрсәнедер үзе дә шыттырып үстереп бирә Салаватнын шигырьгә керүе исә күбрәк •үзем генә белгән юл белән» бара Әйтик, шагыйрьләрнең бик күбесе
кавышу, кияү-кәләш кичерешләрен язгы ямь. чәчәкләр һәм кошлар симфониясе белән бәйлиләр Дөньяны шигъри кабул итүнең утырган символлары бар бит. Ә менә Рәхмәтулланың «Көзге бакча»сында кияү көтү халәте көз фасылына корылган Яфраклар—сары келәм, ә түтәлләр кабартылып куелган мендәрләргә охшап калганнар. Чыршылар исә ишек бавы көткән малайлар сыман.
Менә тиздән, ап-ак юрган тотып.
Бу бакчага керер кыш-кунак...
Монсу каен тора, йокларга, дип Толымнарын сүткән кыз сымак.
Монда бар сурәт классик традицияләр белән каршылыкка керә. Анын каравы. «Көзге бакча*—безнен хәят, халык поэтикасына аваздаш Көз бездә— кыз бирү, кияү каршылау, туйлар чоры түгелмени?'
Салават күбрәк тормыштан, үз язмыш-табигатеннән. хәтта, әйтер идем, укытучылыгыннан килә. Сүздән: Рәхмәтулланың мөгаллим дөньясын ачкан байтак уңышлы шигырьләре бар. «Зур булсам да үзем, ир булсам да. мина ошый алар дөньясы», дип балаларга булган мәхәббәтен белдерә. Рәхмәтулла. «Тиешлесен әйтеп беттем микән?» дип шөбһәләнгән укытучы сыман, шигырь дөньясында да фикерләү башлангычын алга сөрә. Ул чынлап та интеллектуаль акыл, зиһен иясе һәм үзенең сөенечле «Эврика!»сы белән күңелләрдә туктаусыз мәгънәви, әхлаки ачышлар ясаучы шагыйрь.
Зәнгәр галәм'
Аңла, мин туганмын
Серләреңне чишеп бетәргә*
Чынлап та. жирнең тарту көчен ничек белергә була? «Тарту көчен Җирнең белү өчен аерылып туган якларыннан, еракларда яшәп кара син!» Ә озатышканда кеше ник сагышлы'’ Кабаланып, ашыгып киткәндә нәрсәдер кала: «Балачак калган болдырда аягын салындырып, яшьлек калган. Сөйгән яр да ятларга торып калган...» һәм тагын да зуррагы «Эх. туган-үскән жир кала, йөрәкне авырттырып». Нигә йорттагы күгәрченнәр жәен-кышын гел «гөлдер-гөлдер» килеп яшиләр? «Гөлдер-гөлдер яшәгән жир. Ул туган-үскән жирдер. Ул—туган-үскән илдер • Без дөньяны дүрт тарафлы дип яшибез. Ә ана кешенең үз исәбе бар:
Дөнья дүрт яклы түгел ул.
Бу—хата бит. бу—хата'
Дөнья, балам, алты яклы Алты бала үстердем бит. Алтысы алты якта
Хәят, заман, яшәү кебек олы төшенчәләрдә С. Рәхмәтулла безгә туктаусыз серләр ача. рухи бай. мәгънәле, мәхәббәтле яшәү әмәлләрен уртаклаша.
Салават Рәхмәтулланың лирик герое ихлас, укучысы белән бик дустанә, ләкин кайчагында ул бөтенлеген югалта, таркала, хәтта капма-каршы сыйфатларга да ия була. Әйтик. «Уяну» китабын кулына алган укучы лирик геройның • Йөрәгемне көрәшләргә аттым! Көрәшләргә жилде жыр-атым! • кебек югары пафослы омтылышларын хәтеренә сала. Тик янәшә шигырьләрнең берсендә шул ук зат: «Яшел елан» куенында узган елларымның әллә ничәсе», дип укучысы каршында бөтенләй үзгәреп тә китә. Аңа дуслар кул селтәгән, сөйгән яр ят белән киткән, һәм җырларының да әллә ничәсе җитлекмичә туган икән?. Кайсына ышанырга сон? Лирик герой үзенең социаль аныксызлыгы, принципсызлыгы белән еш кына укучыны шулай аптырашта да калдыра
Тормыш булгач, төрлесен күрәсең, герлесен кичерәсең, диярләр Тик сәнгать кануннары образны анык идея, ачык максат белән сурәтләүне таләп итә шул! Зур шагыйрьләрнең лирик геройлары үзләренең кабатланмас холык- фигыльпәре. бәя-карашлары һәм ныклы принциплары белән сокландыра
Лирик героинын тормыш ваклыкларыннан арынган һәм шагыйрь идеалын гәүдәләндергән сәнгать төшенчәсе икәнен дә онытмыйсы иде!
Тәнкыйтьтә тагар шигъриятенең күренекле вәкилләре Рим Идиятуллин. Салават Рәхмәтулла. Марие Нәзиров. Халисә Мөдәрисова. Дилә Булгакова. Фәндидә Харрасова. Марат Кәбиров. Мөнир Вафин иҗатларына карата житди генә фикерләр әйтелсә дә. Мөхәммәт Закировка төбәп анык кына сүз кузгатучы булмады әле Мона анын шигырьләреннән бигрәк, үз шәхесе сәбәпче түгел микән0 Мөхәммәт берничә шигырьләр циклы бастыргач та. «Мин—шагыйрь, даһи!» дип сөрән салучылардан түгел бугай Шагыйрьлек, анынча. бик авыр вазифа. («Әдәбият—имандыр, үзгәреп торган дөньяны иманына инандыр» ) Икенчедән, әдип—зур язмышлы, олпат, әхлаки өлгергән шәхес ул («Шигырь язып була, ә шигърият язмышлардан башка буламы сон?» ) Юкка гына борынгы гарәпләр әдәп. әдип, әдәбият төшенчәләрен «әдәп» сүз-тамыры белән беркетмәгәннәр бит .
Ихлас тойгыларга, табигый янәшәлекләргә корылган антитезаларны Мөхәммәт гажәп мул куллана «Ут аларнын гомерләрен киссә, гомерләре кисте ут юлын».—ди шагыйрь Чернобыль геройлары хакында. «Минме сыенам Җиргә9 Әллә үзе сыенамы бүген миңа Җир?» антитезисында кеше белән Жир-ана арасында рухи якынаю ачылып китә. «Монда кайгыларым якты, шатлыкларым ямансу».—ди шагыйрь туган жирендә.
Байтак мәгънәви ачышлар ясаган шагыйрь—Мөхәммәт Закиров, әлбәттә, укучы игътибарыннан читтә кала алмый. Аның каравы, бездәге тәнкыйть сандалында Рамил Чурагул рәхимсез чүкелә. «Мәкаль-әйтемнәргә су кушып жыр мәтәштерә» «Шигырьләрендә—арзанлы фикер» «Ярлы поэтика, зәвыксыз» , кебек гаепләр табып, каләмдәше Марат Кәбиров әйтмешли, аны туктаусыз •тукмап» торалар Әмма, дип фикерен дәвам итә М Кәбиров. Рамилнын бүген радио-телевидениедән. сәхнәдән йөздән артык жыры янгырый. Нинди жыр күңеленә ошый, шул Рамилныкы булып чыга Эх. мин дә шулай яза алыр идем бит. дип уйлап куясын хәтта. Әйе. күпләр яза алыр иде. Әмма беркем дә язмаган бит Тәү карашка гади генә тоелган нәрсәләрне дә күңелләрне тибрәндерер жырга әйләндерү жинел түгел шул.
Халык, чынлап та. Чурагулнын жырларын үз итә. Әйтик, авылын, туган төяген сагынып кайткан кеше үз хатирәләре, истәлекләрнең образлы кыяфәткә кереп «Авыл урамнары буйлап йөгерә балачагым» яңгырашын хупламый түзә алмый Ә инде элекке авылны тапмыйча, анда кырыс үзгәрешләр, бушлык күрсә, кунакның: «Әйт. авылым, кайда сон моң9 Мон кайда сон. әйт урам!» дип ихлас өзгәләнүләре дә бик табигый. «Әйтмә син авыр сүз. әйтмә түз!» дип сабырлыкка, күркәм мөгаләмәгә чакыруны гашыйклар гына түгел, барыбыз да үз итә. йөрәгенә ала. Шулай итеп. Рамил Чурагул халык күңелендә интим булып яшәгән теләкләрне кыю рәвештә ачык дөньяга чыгара, жыр итеп яңгырата Ә инде шул максатта мәкаль-әйтемнәрне. халыкчан гыйбарәләрне мул файдалана икән, моның нәрсәсе начар сон?!
Без кайчак жыр жанрының холкын, табигатен анлап житмибез бугай, һәрхәлдә лирикага булган таләпләрне турыдан-туры жырга күчерү омтылышлары сизелә Әмма аннан катлаулы метафоралар, драматизм эзләү урынлы булмас. Жыр—сүз-бизәкләр гармониясе, ассоциацияләр муллыгы, ритм, рифма төгәллеге ул. Рамил Чурагул ижатын гына түгел, танылган жырчы шагыйрьләр рәтенә кереп килгән Радик Хәкимжан. Әзһәр Кәшфуллин эшчәнлеген дә жыр сәнгатенен үз таләпләре яктылыгыннан чыгып бәяләргә кирәк
Рамил ижаты уңаеннан, жырда. шигырьдә яна сүз куллануга бәйле бер фикер дә кузгатасы килә. «Туганнарның кадерен бел'» жырында әлеге шагыйрь «зиһзй ят» дигән бик яңгыравыклы сүз кулланган иде Тәнкыйтьче шул унай белән болай язды: «Зиһай ятлар сүзен гади халык түгел, хәтта филологлар да аңламый Мин бик күпләрдән «ул нәрсәне аңлата сон9»—дип сораганым булды Белмиләр Җырны сүзлек белән тыңламыйлар Анын сүзләре аңлаешлы, ачык булырга тиеш»
Шулай итеп, шагыйрьнең оппоненты яна сүз куллануга каршы кеше икәнен белдерде Ләкин язучыны яна сүз. бизәк эзләүдән мәхрүм итү дөрес
хәлме? Шул унайдан халык әдибе Гомәр Бәшировнын фикерен тынлап үтәсе килә: «Мин әдәби телебез барыннан да элек һәм беренче нәүбәттә халыкнын үз сөйләм теленнән кергән сүзләр исәбенә баерга тиеш дигән карашта торам. Әгәр кайда да булса бер шивәдә—мишәрдәме. Казан артындамы яки керәшен дип йөртүчеләрдәнме,—монарчы әдәби телдә булмаган кирәкле бер төшенчәне аңлатырга сәләтле сүз килеп чыга икән, нигә аны әйләнешкә кертеп җибәрмәскә?» («Мәгариф», 2001, 3 сан, II бит).
Зиһай ят—җиде ят мәгънәсен анлаткан диалекталь сүз. Олы әдибебез әйткәнчә, ул әдәби телгә кереп, яшәп китә икән, безнен сөйләшебезне баетачак кына. Башкортстан төбәгендәге татарлар сөйләше үзенчәлекле лексик катламга гаҗәп бай һәм мондагы каләм осталарының тырышлыгы, зирәклегеннән әдәбиятның тел-сурәт байлыгы билгеләнә
4
оэзия тулпарын элек-электән дәртле ирләр иярләп килә. Сүз һәм хисләр дөньясында телбизәкләр, нәкышлар уеп. ритм, рифмалар корып, вакыт һәм чор киртәләрен үтеп шулар җилдерә. Башкортстандагы татар поэзиясе, әлбәттә, кызлар лирикасыннан да мәхрүм түгел. Хәер, иҗатчыларны җенесләргә бүлү дөрес микән9 Томанымча, эпос, драма төрләренә карата бу, чынлап та, шикле гамәл булса да, лирикага фарыздыр Чөнки бу төрдәге әсәрләрдә тормышка, кешеләргә карата мөнәсәбәт белдерү, бәя бирү алга чыга һәм, гомумән, дөньяны күрү, эмоциональ кабул итү рәвешләре үзәктә тора. Без ир-ат дөньясы, хатын-кыз дөньясы дип сөйлибез икән, лирика боларнын реаль гәүдәләнешләрен чагылдырырга һәм әлеге ике мохитне бер-берсенә ачарга, якынайтырга бурычлы Кызганычка каршы, ир белән хатын-кыз җенесен һәрьяктан бертигез итеп танып, рухи дөньяларын төссезләндергән совет заманы, әдәбияты кызлар лирикасына мөстәкыйльлек бирә алмалы Шундый әдәби шартларда Халисә Мөдәррисованын. «Мин— хатын-кыз, бары яратыгыз, минем вакыт кыска тан кебек» юлларын шигъри декларация дип кабул итми мөмкин түгел. Чынлап та, бу шагыйрә лирик героен үтә интим тойгыларда һәм хатын-кызга гына хас кичерешләрдә сурәтләүне алга сөрә.
Кояш димә, йолдыз димә.
Алтын ла. көмеш димә
Ничек бармый, шулай ярат. Бары шул килеш кенә
Мәхәббәт. Халисә фаразынча, утлы тойгы Анын лирик герое сөю хисләрендә үзен давыл кошы кебек табигый хис итә «Яшеннәр алтын нур иле. бер бәйрәм иде давыл. .»
Кайнар тойгыларны, драматик кичерешләрне сурәтләүдә Халисә, берьяктан, самими яшьлек хыялларыннан, китаптан, аеруча рус поэзиясеннән килә С. Есенин. А Ахматова. А. Блок, М Цветаева иҗатларындагы аерым мотивлар табигый булып татар шагыйрәсе сурәтләгән тойгыларга килеп кушыла:
Син минем кара кайгым да. Кояшлы ахагым да. Тыңлаучым да, аклаучым да. Хагым да. нахагым да
Интим кичерешләрне тасвирлауда шагыйрә тоткан икенче юнәлешне түбәндәге строфа ачыклый сыман
Пәйгамбәр яры яшендә— Хисләрне тыймас чагым Калеренне белеп сөяр Сөелеп туймас чагым
П
Иоам мәзһәбендәге хатын-кызнын күнел драмасын аеруча көчле, тәэсирле итеп анын «Баланнар» әсәре гәүдәләндерде «Мәк гөледәй кызыл балан—яшь кызнын күнел төсе- Тындырмаслар, каерып өзәрләр... Әмма ана авызыннан татар хатынынын рухы үзе жавап бирә:
Өлгергән инде балан,
Өзәргә кирәк, балам
Авыр чаклар бик күп булыр—
Түзәргә кирәк, балам.
Мондый әсәрләре белән Халисә кызлар лирикасының рухына, поэтик сурәтләү алымнарына таянып үсү мөмкинлекләрен барлый.
Татар телле шигърияттә кыхтар лирикасын үстерүдә Дилә Булгакова да үз өлешен кертә. Ләкин ул интим кичерешләрне, сөю. мәхәббәт хисләрен бирүдә Халисә кебек анык социаль персонажлар тасвирлау һәм сәбәпле мотивлаштыру алымнарын кулланмый, ә ишарәле шигърият чараларыннан бик иркен файдалана. Шул яктан ул табигать лирикасын һәм андагы символлар байлыгына, халык ижаты казанышларына иркен таяна, һәм нәтижәдә шагыйрә мәхәббәткә кагылышлы тойгыларны турыдан-туры үз исемнәре белән атамаса да. лирик героенын кайнар мәхәббәтен яисә сагышларын, омтылышларын ышандырырлык итеп ачуга ирешә.
Син—имәнем.
Мин—бер миләш.
Жил-давылдан
торасың бит мине саклап.
Салкыннарда
сынармындыр
Синсез шартлап.
Менә мондый тасвир—Дилә Булгакованын типик стиле.
«Синен өчен таш өстендә чәчкә аттым...!» «Мин бит синсез елак болыт - -Нур-йоллызын булыйм микән, йә күктә тулы аен?..» «Миңа юллар урау-урау, арымасмы атларың» кебек тезмәләр лирик геройның мәхәббәт дөньясын кызыклы, шигъриятле итәләр. Бу дөньяның язлары, жәйләре, якты таңнары булган кебек, көзләре, жил-давыллары. яшеннәре дә бар. Монда •яфракларын ачып, жир җиләге бит алмасын буйый кызылга. Талпынып чакыра сыерчык үз парын» Алка таккан арышлар да яшертен генә сөрмә тарта...
Һәм билгеле инде әлеге шигъриятле хәят тә шомлы хәлләрдән азат түгел.
Болыт кызы толымнарын
тарады тауга басып.
Таш кыяда нур балкытты
Төсләр күперен ачып.
Әмма тормыштагы яманатлы, гаугалы «мәхәббәт өчпочмагы» табигатьтә дә үзен сиздерә:
Жил егете көнләшүнен
Чиге-чамасын үтте;
Болыткайны алып китеп. Үргән чәчләрен сүтте.
Кыз-болытны кызганып, жил тарафларына чатнатып яшен атты һәм •горур тау да елый икән—ташлардан яшьләр акты», дип «тау мәхәббәте»н сурәтли нечкә хисле шагыйрә
Күрәбез, поэзия чаралары белән Дилә Булгакова каләме шактый иркен эш итә һәм. әйтергә кирәк: кыхтар лирикасын үстерүдә ишарәле шигъриятнең зур мөмкинлекләре бар.
Шагыйрәләр арасында үзенчәлекле тавышын Фәндидә Харрасова да
ОЧМЫЙЧА СИН ТҮЗЕП КАРЛ -143 сиздерә. «Казан утлары» (1997. 11 сан) үз авторы хакында бик анык сүзләр язды: «Анын лирик герое шигырь «сәхнәсендә» чын-чыннан яши. ышандыра. Бу шагыйрәгә динамика һәм сурәтләү осталыгы хас. хисләре бик киеренке, хәтта ниндидер фажи галек төсмерләре дә бар...»
Фәндидәнең лирик герое «шаһинәләр рухы тибә тамырларда», дип нәсел-нәсәбен һәм дәрәжәсен белеп, горур яшәмәкче Ләкин кырыс тормыш адым саен анын каршына сынаулар куя. авырлыклар тезә Менә «ишегенне биклим, капкан ябам, кичерәлсән кичер, нигез, хуш!» дип ул туган йорты белән саубуллаша. Ә нигез гаме чын ирләрдә генә була торган кичерешләр дулкыны кузгата:
Шушы жирдә нәсел-тамырларым.
Шуннан интән иман-кодрәтем Ил таркала нигез какшаганга. Йөзен жуя милләт, әй. Раббым
Бу «шаһинә» тормыш сандалында чүкелсә дә. «кояшлы һәм жырлы бер кыйбла» булып балкый, анын дөньяга, шулай ук. үз карашы, фәлсәфәсе бар:
Гөнаһы ла. савабы да бер жилкәмә—
Дөнья көтәм, дөньялыкны жир күтәрә
Кызлар лирикасының тагын бер вәкиле Кәүсәрия Шафикова ижатын күздә тотып Фәрит Габдрәхим: «Тел шартлатып сокланырлык метафораларга корылмаса да. шигырьләрендә дулкынландыру көче зур».—дип язды Мәкалә авторы әйткәнчә, шагыйрә ижатында милли жирлек нык: «Анын таллары да татарча сөйләшә, чишмәләре дә татарча челтери, кызлары да татарча ояла». Башкортстандагы татар телле шигърияттә каләм көчен күрсәткән, стиль үзенчәлеген ачкан талантлар белән танышуны тагын да дәвам итү мөмкинлеге бар иле әле. Ләкин безнен алда бер хакыйкать инде ачык булса кирәк туган мөхиттә һәм милли телдә замандашларның катлаулы рухи дөньясын, күңел кичерешләрен, омтылышларын сәнгатьчә көч белән ачкан поэтик тәжрибә өлгереп килә Халыкның үз шигъри чишмәләреннән тибеп чыккан моңнары, берләшеп жырлыйсы жырлары бар. Тик бу ижат башкорт әдәбиятының татарча укылышы түгел, шулай ук Казанда чыккан әсәрләрнең кайтавазы, иярчене дә түгел. Ул—Башкортстан татарларының үз. кабатланмас рухын гәүдәләндергән әдәбият Ә әдәбияты булган халык. Тукай әйткәнчә, гарихта әсәрле, эзле була ул!

Реклама