СӘНГАТЬ—УЛ ҖАНЛЫ ХӘТЕР


Ю САФИУЛЛИН ДРАМАТУРГИЯСЕНӘ БЕР КАРАШ
әнгать—ул халыкнын жанлы хәтере, анын чын сәнгатькәрләр ярдәмендә янартыла һәм баетыла барганы Киләчәккә дөрес юлны да без хәтеребезне янартучы. рухыбызны ныгытучы үткәннәребездән башка таба алмабыз. Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юныс Сафиуллин әнә шул ижат дөньясына гомерен багышлаган шәхесләрнең берсе. Сәхнә әсәрләре аша халык хәтерен, милләт өметен киләчәккә юнәлтә белгән драматургларыбыздан ул Анын «Әллә өйләнергә инде» (1978). -Ни булган бу ирләргә’» (1979). -Алмазбулат» (1981). «Кыямәт көне» (1983). ••Ләйсән ире Хәсән- (1986). »Пар канат* (1989). -Идегәй» (1994). -Йөзек һәм хәнҗәр» (1996) кебек пьесалары театрларыбыз сәхнәләрендә уныш белән барды Драматург сонгы елларда Мәхмүт Галәүнен -Болганчык еллар» һәм -Мөһаҗирләр» исемле атаклы романнарына нигезләнеп -Ирдәүкә» дигән тарихи драма да ижат итте. Марсель Сәлимжанов анын беренче вариантын үзенең студентлары белән сәхнәләштереп, театр белгечләренә һәм бер төркем артистларга күрсәтергә олгерде Алар бертавыштан «Ирдәүкә-нен киләчәге өметле, дип бәяләделәр
Ю Сафиуллин драматургиясенен тагын бер мөһим үзенчәлеге: драматургның әсәрләре кайсы гына чорны тасвирламасын, нинди генә жанрда ижат ителмәсен, ахыр нәтиҗәдә алар безнен коннәр белән аваздаш «Алмазбулат». «Кыямәт көне». «Әби. бабай һәм малай» «Ур-тура. сатирик!» кебек пьесаларында әкият дөньясына алып керәме. -Идегәй» трагедиясендә Жучи Улысы (Алтын Урда) фаҗигаләре белән очраштырамы. -Ирдәүкә» тарихи драмасында халык саны алу белән бәйле чуалышлардан кайнап торган Казан губернасына—туган илләреннән чит илләргә мөһажирлек итәргә мәжбүр ителгән кардәшләребез янына алып киләме—барсында да бүгенге тормышыбызда туа торган, ныклы хәл итүне сорый торган мәсьәләләр Ю Сафиуллиннын «Шәһри Казан»да 1994 елнын октябрь аенда донья күргән -Дәвер кемнен дәвере- дигән мәкаләсендә мондый юллар бар -һәр чорнын үзенә генә хас конфликты була Конфликтка, ягъни көрәшкә кергән һәр ике як үз идеологиясенә таянып хәрәкәт итә Мин Жучи Улысынын тарихын өйрәнгәндә нәкъ әнә шул заман күчәрен әйләндерә торган төп конфликтны эзләп табарга тырыштым да Идел-Йорт белән идарә итүче чынгызыйларга Идел буенын төп халыклары арасыннан чыккан гаскәр башлыгы Идегәй һәм шагыйрь Сәйфи Сарайлар нинди идеологиягә таянып көрәш алып барганнар сон? Чынгызыйлар ил белән идарә итүдә варислык традицияләре сакланырга тиеш, ягъни Чынгыз ханнан туган балалар һәм аларнын оныклары гына Идел-Йорт белән идарә итә ала дип эш йөртсәләр, ирдэмлек тарафдарлары исә: -Юк. тәхеткә ил белән идарә итә алырлык, олы эшләр күрсәткән чын ирләр дә утыра ала».—дип каршы төшәләр.
Менә бу—Ю. Сафиуллин эзләп тапкан тарихи конфликт—хәзерге чор. безнен бүгенгебез өчен дә актуаль түгелмени’! Россия нәкъ чынгызыйларга охшатып -Без— Иван Грозный варислары—илне безнен бабаларыбыз каннарын коеп яулап алган Димәк Татарстан белән идарә итәргә безнен генә хакыбыз бар Ә сез—жинелүчеләр— Казан губернасы рәвешендә генә яшәп. Мәскәүдән ни кушылса шуны үтәп торырга тиешле!- дип Татарстан халкын өркетә Татарстанлылар жавабы да нәкъ •Идегәй»дәгечә диярлек әйтелә: “Татарстан халкы үз көнен үзе күрергә лаек. Мәскәү безнен өстән идарә итәргә тиеш түгел чөнки идарә иткән чакта без бетү дәрәҗәсенә килеп җиткән идек Инде әнә күрегез: булдыклы булуыбыз аркасында Идел Йортыбызга
С
аз гына вакыт хуҗа булып торган чагыбызда да нинди эшләр эшләргә өлгердек ■
KJ Сафиуллин кырыс чынбарлыкны матур бизәкләргә төрмичә—ничек бар. шулай тасвирлый Автор бигрәк тә гыйбрәтле, башкалардан үзгә язмышка ия геройларны яратып сурәтли, әсәрләрендәге көрәш мәйданына Идегәй. Туктамыш. Ирдәүкә, Сажидә. Мәрьямбану. Әхмәт. Хәсән. Динар. Фәрһад кебек көчле характерлары булган шәхесләрне чыгара Кеше һәм җәмгыять арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр, карашлар бәрелеше дә тирән чагыла аларда Бу яктан авторның "Нигез туздыручылар» (1981). «Пар канат (1989) драмалары үзенчәлекле «Нигез туздыручылар»дан бер өзек белән танышыйк
«С а м и т Көлдереп үтерәсез, ант әгәр Бизәкләрен кабат яңартырга ди бит Иртәгә бульдозер килә1
Харитон Йортны алдап сүттерергә йөрүчеләрнең берсе шушы фиргавен инде Ике бүлмәле фатир өчен җанын сатарга да әзер.
Назыйм Менә нәрсә абзый, мольбертны хәзер үк урынына кертеп куйган бул.
Сам ит Күптән мие кибеп беткән карт-корыны тынлап йөрсән. үзеңне дә шунда чыгарып бәрермен Аларныкы беткән уртада без’ Кешеләр нишли? Баеганнан-байый Ие. дин! Машиналар көннән-кон күбәя Элекке кәкре, тар урамнар гына аларны сыйдыра алмый хәзер Америкадагы кебек туп-туры, кин-кин юллар салабыз. Ин шәп трасса үтәчәк моннан. Рәсәйнен генә түгел, СССРнын ин үзәк урамы булачак бу җирләр
Назыйм Әгәр трассаны чак кына читтән үткәрсәң
Са м ит. Кабан күле төбеннәнме? Булмастайны сорыйсын. Карале, художник әфәнде Мин гади сөйләшергә өйрәнгән. Катлаулырак итеп акыл сатар исәбен булса. Хөлли Кәлиевичны күр: барсын төшендереп бирер. Чөнки монда ул Алла, а мин пәйгамбәре генә—ПМК начальнигы ягъни мәсьәлән»
Әйе, нигезебезне, ягъни, Татарстаныбызны, сүттереп губерна итәргә йөрүчеләрнең Алласы ук булмаса да. «Нигез туздыручылар» драмасында төп урынны биләүче итеп Хөлли Кәлиевич алынган Фатиры булмаганнан үчләшми әбисенен йортына, ул бу эшне баер өчен үзенә бер кәсеп итеп алган
«Хөлли Сатып яхшы эшләгәнсез. Бульдозерлар килгәнче, барын да сатып, файда күреп калыгыз!
Мәрьямбану. Кияү, мине дә тынла әле!.. Минем синнән квартира сораганым жук Син әнә Русланыңны минем йортыма пропискага керттең
Хөлли. Шатлан: оныгын да фатирлы була. Күр әнә,—кешеләр ничек шатлана!
Мәрьямбану Шушы изге нигезебездән, йортымнан гайре мина яшәү жук Син, кияү, әбиеңнен үлемен телисең.
Холли Рәнҗеттең син мине, әбкәй. Ит яхшылык, көт ширлек булды бу Мин инде бер ел. әйеме. правительство кешеләренен җаннарына төшеп йөрим Мин уйлап куйдым, нигә әле правительство кешеләре бу трассаны нәкъ шушы йортлар өстеннән үткәрәләр икән мәйтәм? Хаклы икән алар: әнә капка артында торган йөздән артык кешенең бәхете турында кайгырту икән бу
Фәхрезат 130 фатирнын берсен сыз. энекәем! Карчыгым утырткан тупылларны турап, топләп атканнарын күрәсем килми
Сәлимә. Хөлли Кәлиевич. пугепроводогызны йортлардан читгарәк тә үткәреп була бит
Харитон . Ул чагында Хөлли Кәлиевич Русланына квартира ала алмый кала Сез, җәмәгать, сизәсезме, шәһәргә путепровод эстакада төзелеп беткәч кенә кирәк булачак Ә кайда сон әле анын эстакадасы?! Башланган да ташланган' Путепроводы дисән—ансы менә—йортларыбыз остенә үк ишелеп килә1
Хөлли Аңгыралар' Гел елмаеп сөйләшкәч тә. сез әллә мине икенче төрле сөйләшә белмәс дисезме? Путепроводный проекты дистә мен акча’ Бу вариантны бер ел карадык, әйеме Мәскәүдә эшләнде ул! Иозләгэн кешенен хезмәте монда Изыскательләр, геодезистлар, гидрологлар һәм башка бик күпләр эше Правительство белән шаярмагыз!
Харитон . Елама. Мәрьямбану яхшы кеше кайгысы бик күпләр өчен кайгы Хөлли Кәлиевич. дөньяның тоткасы бер акча гына түгел Кеше жанын болай бетерергә ярамый Шуны бел. бабаларыгызнын борынгы сәнгатен, тинсез матурлыкны.
яхшылыкны жыйган бу йорт—бәһасыз Синен кулда зур власть. Хөлли Калиевич; хатынына—ана. балаларына—эби тигән шушы намуслы карчык хакына, шушы йортны салган борынгы осталар хакын хакла—йортка тимә!»
Юныс Сафиуллин иҗатында миллэтнен киләчәге булган яшьләр мәсьәләсе дә зур урын алып тора Аны нигездә яшьләрнен дөньяга карашлары, яшәү принциплары, уй-хыяллары. теләкләре, омтылышлары, мәхәббэт-дуслык мәсьәләләре кызыксындыра. Бу аеруча «Бердәнберем минем- (1986) драмасында чагыла.
Драматург «Әллә өйләнергә инде- (1978) монсу комедиясендә заман чиренә әверелгән икейөзлелекне, ваемсызлыкны. ваклануны, мешанлыкны. әхлаксызлыкны. алдап-юмалап мал туплауны, үз-үзенне генә кайгыртып башкаларның теләкләре белән исәпләшмәүне ачынып читкә кага Аларга каршы халкыбызнын борынгыдан килгән әхлакый кагыйдәләрен, кешелек сыйфатларын, милли традицияләрен байрак итеп күгәрә
Ю Сафиуллиннын -Ур-тура. сатирик!- (1973). -Кайсыгызның кулы жылы?» (1974). -Буйдак ир һәм анын танышлары» (1972). -Зурлар һәм кечкенәләр- (1973), «Остазлар һәм шәкертләр- (1974). -Очрашу- (1979) әсәрләренә публицистик эчтәлек хас. Пьесада барган бәхәс артында автор үзе. Ул персонажлар аша укучыга эндәшә Аларны үзгәрергә өнди. Миһербансызлыктан. әхлаксызлыктан. ваемсызлыктан. шәфкатьсезлектән арынырга чакыра. -Алмазбулат»—Ю. Сафиуллин-нын академия театрында куелган беренче әсәре. Әсәр сәхнәгә ике тапкыр куелды. 1981 елны аны Дамир Сиражиев (1955—1999), аннары 1987 елны Фәрит Бикчән- тәев сәхнәләштерде. Әсәр үзенен күтәргән проблемалары белән игътибарны бүген дә жәлеп итә. Пьеса халыкчан образларга, шартлы алымнарга, символларга гаять бай. Режиссер Дамир Сиражиев. рәссам Рәшит Газиев, композитор Фуат Әбүбәкер һәм артистлар да моны яхшы анлап эш итәләр. -Алмазбулат- спектакленә чыгарылган мәкаләләрнең берсендә тәнкыйтьче Назыйм Ханзафаров болай ди: «Ул рухи традицияләребезне үстерергә, яңартырга ондәве белән дә игътибарга лаек. Әсәрдә драматург
заман һәм кешеләр турында житди уйлануларын әйтергә омтыла. Аны хәзерге тормышыбызның актуаль проблемалары борчый. Ул дөнья иминлеге, киләчәк буыннар язмышы, кешенен бүгенгесе һәм киләчәге турында уйлана. Явыз көчләр тарафыннан хәтерләре урланып жен-пәриләргә әйләндерелгән кешеләрне күрсәткәндә автор нәкъ шул гомумкешелек дөньясына янаган куркыныч турында сүз алып бара.»
-Алмазбулат" туган тел, туган ил. яшьләр дөньясындагы үткен проблемаларны күгәргән могҗизалы һәм мажаралы вакыйгаларга корылган сойиаль эчтәлекле әсәр. Унай герой белән тискәре геройлар арасындагы көрәш гаделлек һәм әхлакый камиллекнең золымга каршы көрәше буларак гәүдәләнә.
Ю. Сафиуллиннын 1999 елда Татарстан китап нәшриятында «Чәчәкләр һәм күз яшьләре- дигән китабы чыкты Ул мәрхүм Дамир Сиражиевка багышлап язылган. Анда -Алмазбулат-ка бәйле мондый юллар бар: ... -Яшь ленинчы» газетасында очрашулар вакытында: «Бу спектакль М. Жалил бүләгенә лаек-.—дип зурладылар. ... Рәссам Рәшит Газиев. композитор Фуат Әбүбәкер, режиссер Дамир Сиражиев һәм талантлы артистлар тудырган, тулаем милләтебез язмышы турында сөйли торган бу спектакль зур тәэсир көченә ия иде. Әйе. без шул 1981 елда ук, нәкъ менә Дамирнын искиткеч кыюлыгы аркасында, Туган тел-не сәхнәдән гимн итеп яңгырата алдык Ә бу чорда әле сәхнәдән милләтне яклаган сынар сүз үткәрелсә дә гажәеп зур эш эшлэндегә санала иде - Чыннан да, 80 еллар өчен бу спектакль зур кыюлык булган!
өчен көрәш алып бара Бу яктан Маһирә образы, милләт анасы дәрәҗәсенә күтәрелгән символик образ ролен үти. Ананын эчке дөньясы да драматик хисләр белән тулы. Ул башка шәхесләр белән генә түгел, үзе белән дә икеләнүле дөньяда яши Маһирә үз улына ин мөһим фикерне вакытында әйтәлмәдем бугай, дип үрсәләнә Улын атасына тин батыр итеп үстерү—анын ин зур теләге.
Тормыш кыенлыклары белән беррәттән, пьесада яшьләрнен үзләренә генә хас якты хисләре, монлы-ләззәтле кичерешләре тасвирлана Патша кызы Гәүһәр табигатьтәге барлык гүзәллекне үзенә җыйган саф күңелле, гадел.
Алмазбулат—романтик, фантастик хыяллар белән яшәүче үсмер егет Явыз вәзир тарафыннан тәрбияләнгән егет әтисенен батырлыкларын белми, -бар дөньяга баш булачакбыз",—дип ятлар коен көйләп, әнисе сүзенә колак салмый. Бар хыялы— гаскәр башлыгы булу. Патша кызы Гәүһәргә гашыйк егет тылсымлы курай хакында уйламый. Тик әнисенең ил, халык хакындагы сүзләре егетне үзгәртә, мәхәббәт хисләре коч бирә. Алмазбулатнын тылсымлы курайны алыр сәгате житә Убырларны, дию-
И туган тел. и матур тел Әткәм әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем. Син туган тел аркылы—
дигән шигъри юлларны әйтүгә агач куышлыгы ачыла һәм егет курайны кулларына ала Алмазбулат курайны уйнауга, явыз вәзир тарафыннан жен-пэриләргэ әйләндерелгән кешеләр үз хәлләренә кайталар Азат патша белән Маһирә аларга •■Туган илегезне. Туган телегезне исегезгә төшерегез, Ана телебезне онытмагыз1"— дип мөрәҗәгать итәләр Биредә драматург «ачык текст- белән сөйли—әсэрнен максатын, мәгънәсен һәркемгә җитәрлек итеп, публицистик рухта әйтеп бирә. Әкияттәге астыртын гамәлләрнең безнен тормышта эшләнүен тагын бер мәртәбә азсызыклый Автор туган телебезнең бөеклеге, илаһи көче хакында сүз алып бара Туган җирне, Ватанны, туган телне онытмаска чакыра. Вәзир һәм Шымхан кебекләр, нәкъ менә әлеге изге тошенчәләргә кизәнәләр
Пьеса, нигездә, фангастикәкиятләрнентрадииион мотивларына, символларына нигезләнеп корылган Монда тылсымлы курай да. -яхшы патша- образы да. Убыр. Кәрлә, Дию дә бар Пьесада һәм халык иҗатында сурәтләнгән Убыр. Дию образлары, әлбәттә, тискәре сыйфатларга ия Алар баш күтәргән кешеләрнең хәтерләрен югалттырып, жен-пәриләргә әйләндерәләр Хәтерләре урланып жен-пэриләргэ әйләндерелгән кешеләр, хәзергечә әйткәндә, манкортлар хакында сүз барганда, драматург киләчәк буыннар язмышы, халыкнын үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында уйлана
.. , Пьесада явыз көчләргә каршы гаскәр башлыгы җиңелмәс Сәләхетдин хатыны Маһирә тора. Ул күпне күргән, кыю, гадел, миһербанлы, тәҗрибәле шәхес буларак бирелә. I ади халыкнын хәлен яхшырту, җиңеләйтү очен көрәш алып бара Маһирә жаны-тэне белән халыкка хезмәт итәргә чыккан ана Яшәп килгән система тарафыннан кагылган-сугылган хәлдә дә ул ире Сәләхетдин исеменә тап төшерми халык, ил бәхете
Ю Сафиуллин, Барс—Р. Юсупов, әхлаклы, тәрбияле, ягымлы кыз
Албасты- X. Искәндәрова Анын һәр сүзе йомшак, мәгънәле,
нияте саф Ул—матурлык алиһәсе, анын карашы кояш кебек ягымлы, йөзе нурлы ай кебек якты һәм пьесада ул матурлык символы булып килә
пәриләрне, башка кара көчләрне жинеп, ул курай яшерелгэн агачка якынлаша
•Алмазбулат» спектакленнән күренеш Уңнан сулга Гәүһәр—И Фазылҗанова, Исерек -
Пьесада Азат патша олы язмышлы, кин күнелле. ярдәмчел, яхшы ата. «яхшы
патша* буларак сурәтләнә Бу образ халыкнын бәхетле тормыш турындагы хыялларын чагылдыра. Азат патшанын фетнәчеләргә каршы корәштә төп коралы булып чәчәкләр килә. Бу чәчәкләр—гади чәчәкләр түгел. Алар фетнәчеләр йөрәгенә курку салып, гали халыкка көч һәм өмет бирүчеләр Патшанын Азат исемле булуы да аерым мәгънәгә ия Ул халыкнын азатлык турындагы хыялын гәүдәләндерә.
Шул ук вакытта Ю Сафиуллиннын «Алмазбулат* пьесасы халык азатлыгын даулап вакытсыз өзелгән гомерләр өчен тирән әрнү хисе белән дә сугарылган. Жирләге азатлык көрәшенең фаҗигале булуын ассызыклый ул. Әмма азатлыкка омтылыш мәңгелек!
Әдип кулланган образлар, традииион сурәтләр, символлар бүгенге тормыш турында, кеше язмышы турында уйландыра Пьесанын үзәгендә аерым бер кеше язмышы гына түгел, ә халык, милләт язмышы Гомумән. Ю Сафиуллин драматургиясендә киң яңгыраш тапкан темаларның берсе—ул хәтер, милләт һәм тел язмышы. Әлеге проблемалар кичә дә. бүген дә. иртәгә дә актуаль булачак.

Реклама