НИЗАГЛЫ ЙОРТТА


АЛТЫН УРДА ДӘҮЛӘТЕНЕҢ ТАРКАЛУ ЧОРЫННАН СӘХИФӘЛӘР
Идегәй планы белән
ичкәле балны бозарга бер кашык дегет тә җитә»,—дип халык юкка гына әйтмәгән. Тимер бәкнен җиңү тантанасында «дегет» булырдай шундый бер хәл килеп чыга. Эш шунда ки, җиһангир Кондырча сугышын уңышлы тәмамлап, явын кайту юлына борганчы гаскәрдәге берничә Алтын Урда шаһзадәсе ана үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Бу шаһзадәләрнең Идел-Жаек буенда үз олыслары, ул олысларда үз ырулары булганга, алар Тимер бәк белән кире Мәвараэннәһергә кайтып киткәнче олысларына барып, андагы халыкны җиһангир карамагына китерергә теләк белдерәләр. Шуның өчен яудан аерылып торырга Тимер бәктән рөхсәт сорыйлар. Шаһзадәләр арасында Тимер бәк алдыңда зур абруй казанган Идегәй мирзадан тыш Тимер Котлык, Күнче углан, Кыерчык углан да була.
Табигый, Тимер бәк бу тәкъдимне бик сөенеп каршы ала, аның гаскәре әлеге шаһзадәләрнең ыруларына зыян салмасын өчен, махсус ярлыклар яздырып, тегеләрнең кулларына тоттыра. Шулай шаһзадәләр үз олысларына китәләр, тик шактый вакыт үтүгә дә карамастан кире әйләнеп кайтырга ашыкмыйлар. Аларны шактый вакыт көткәннән соң Тимер бәк, ниһаять, үзенең алданганлыгын андый Шулай итеп, Алтын Урда шаһзадәләре Тимер бәкне төп башына утырталар Шик юк, бу тәвәккәл адым Идегәй мирза планы буенча, аның турыдан-туры катнашы белән ясала. Билгеле, качып китүчеләр мондый юлга баскан өчен үзләренә дә, ыруларына да нинди хәвеф китерүләрен яхшы аңлыйлар. Шуңа күрә бу хәлне алдан уйлаган Идегәй мирза саклык чаралары күрүне кирәк таба.
Әйтелгәнчә, Идегәй мирзаның мангыт (ак мангыт) ыруы Каспий диңгезенең көнчыгышындагы далаларда яши. Туктамыш хан кул астында булганлыктан, бу ыру Кондырча сугышында Алтын Урда ягында орыша, Кондырча сугышының бик каты булачагын, зур корбаннар таләп итәчәген алдан белеп торган Идегәй мирза, үз олысындагы халыкны ничек тә булса саклап калу нияте белән, анда алдан ук кеше җибәреп, тегеләрне кисәтеп куя. Аларга сугышның иң кызган чагында, Туктамыш хан гаскәрен ташлап, ачык далага китәргә куша.
Мангытлар, чыннан да, шулай эшли, ханга хыянәт итеп, үзләрен саклап кала. Моның белән Идегәй мирза, беренчедән, Туктамыш ханнан үч кайтарса, икенчедән. Тимер бәккә эшне җинеләйтә төшә—аңа җиңү яуларга ярдәм итә.
Алтын Урла гаскәре бу сугышта тар-мар ителеп. Туктамыш хан үзе качып киткәннән сон Идегәй мирза уйлаган планының икенче яртысын тормышка ашырырга керешә. Ул үз олысына барырга җиһангирдан рөхсәт сораганда
М
—Мангытлар минем киңәшемне тотып сугышта Туктамышны ташлап киттеләр. Мондый хыянәт өчен хан аларны беркайчан да кичермәячәк, кайчан ла булса бер үчен кайтарачак. Аларны хәвефтән йолып калу өчен мина үз олысыма кайтырга, халкымны синең хозурыңа алып килергә ризалык бирүеңне сорыйм.- ди ул.
Идегәй мирзаның кире әйләнеп кайтмавы аркасында мангытлар өстенә кабат гаеп төшә. Әмма Кондырча елгасы белән (хәзерге Саратов өлкәсендә) Мангышлак арасында иксез-чиксез дала—күчеп йөрүче аерым бер ыруны эзләп табып кара син. Шулай да Идегәй мирза ыруын алдан кисәтеп куйган була. Ул аларга:
—Сез бер урында гына тормагыз, туктаусыз күченеп йөрегез. Торган җирләрегездән мөмкин кадәр ераграк китегез. Үтеп керүе кыенрак җирләр булса, тагын да яхшырак. Бер җирдә бер төннән артык кунмагыз, юкса Тимер сезне эзләп табачак, кылычтан үткәрәчәк,—ди.
Бу эше белән Идегәй мирза ыруын гына саклап калмый, үзе очен бик кадерле булган яшь Тимер Котлык угланны да Тимер бәк кулыннан тартып ала. Бу вакытта ул. агасы Идегәй мирзаның яшерен ниятләрен белмичә, үз кешеләрен чынлап торып Самарканд әмиренә китереп тапшырырга җыенып йөри. Шунда гына агасы аның күзләрен ача:
—Менә син кешеләреңне Тимер ягына күчерергә йөрисең. Уйлап кара әле, ыруыңны анда алып китүдән сиңа ни файда? Тимер бит аларны Самарканд якларына озатачак, төрле җирләргә таратып бетерәчәк. Ә син үзең элеккечә аның нөгәре булып калачаксың Аңлыйсынмы эшләр кая бара...
Шушы сөйләшүдән соң гына яшь Тимер Котлык ниятеннән баш тарта, җинел уйлап, ыруына нинди авыр язмыш әзерләвен анлап ала. Чыннан да, килмешәк-илбасар Аксак Тимер күчерелгән халыкның кадерен белмәячәк бит, аны кайсын кая таратып, әрәм итеп бетерәчәк.
Тимер Котлык ырудашларын җыя да:
—Тимер бәк сезне кылычтан үткәрергә җыена. Бала-чагаларыгызны, туган- тумачаларыгызны әсир итеп таратып бетерәчәк,—ди.
Билгеле, моны ишеткән халык урыныннан кузгалмаска карар кыла:
—Без синең белән калабыз, ә Тимер бәкне танымыйбыз,—дип җавап бирә.
Тимер Котлык, агасы Идегәй мирзаның киңәшен тотып, халыкка гел күченеп йөрергә куша.
Аерылып киткән шаһзадәләрдән Тимер бәк янына бары тик Күнче углан гына әйләнеп кайта.
Тимер бәк. шаһзадәләрне кулдан ычкындыруына бик үкенсә дә. берни дә эшли алмый. Эшнең башында куркусыз, нык ихтыярлы, мөстәкыйльлек яратучы Идегәй мирза торганны ул бик тиз анлап ала. Тарихчылар теркәп калдырганча, күпмедер вакыт үткәч. Тимер бәк Идегәйне ятьмәгә эләктерү өчен бер талпыныш та ясап карый. Фәлән эш буенча утырып бер сөйләшәсе бар иде, килеп чыксын әле дип, анын янына бер кешесен җибәрә. Идегәй мирзаны урдасына чакыра
Идегәй мирза исә килгән кешегә болай дип җавап бирә:
—Сез инде моннан сон эшләрегезне минсез генә алып барыгыз. Хужан янына әйләнеп кайткач, анын кулларын үбеп, шушы сүзләрне тапшыр: -Шушы көннән минем ана хезмәт итә торган вакытым төкәнде Мин бүтән анын кешесе түгел, чөнки Аллаһы Тәгаләдән куркам».—дип әйтергә кушты диген (Тизенгаузен В Г. Сборник материалов...,—m. I.—С. 468-469).
Идегәй мирзаның бу сүзләре сискәндереп җибәрә. Алар мирза күңелендә барган каршылыклы хисләр давылын, эчке көрәшне бик ачык күрсәтә кебек. Чыннан да, монын өчен җитди сәбәпләр җитәрлек. Самарканд әмирен үгетләп, коточкыч яу белән Идел-Йортка алып килүче Идегәй түгелмени? Кондырча сугышында инешләр булып аккан болгар-кыпчак канында аның гаебе юкмыни9 Гүзәл Идел-Йортны чак кына харап итми калучы ул үзе түгелмени?
Әлбәттә, аны да анлап була. Болар барысы да кан дошманы Туктамыш ханнан үч кайтару өчен эшләнде. Тик артык кыйммәткә төшмәдеме әлеге үч кайтару? Бу очракта ул беткә үч итеп, тунны утка якты түгелме?
«Аллаһы Тәгаләдән куркам!» Куркырлык та шул. Үз ватаныңа каршы шундый авыр эш башкаргач, ничек җаның тыныч була алсын... Гөнаһлары артык зур булганга авызыннан шундый сүз чыгуы аңлашыла булса кирәк.
Мәшһүр тарихчы Л. Н Гумилев. Алтын Урда шаһзадәләренең Тимер бәктән качып китүенә мөнәсәбәтен белдереп, бу хәл Кондырча буендагы җиңүнең нәтиҗәсен юкка чыгарды («свело на нет успех похода») дип яза (Гумилев Л. Н Древняя Русь и Великая степь,—С. 650) Ләкин бу фикер белән килешүе кыен. Шушы яу нәтиҗәсендә Самарканд әмире бик күп мал кулга төшерә, хисапсыз җылкы, дөя, сыер, куй көтүләре куып алып китә. Алдарак әйтелгәнчә, баскыннар Идел-Йортнын байтак халкын Мәвараэннәһергә коллыкка озата. Бу гамәлләр татар иленә зур зыян сала. Шуңа күрә яуның нәтиҗәләре юкка чыга дигән фикер белән һич тә килешеп булмый
Нәфес аты үзеңне егар...
ондырча сугышыннан качып киткәннән соң Туктамыш ханның эзе беразга югалып тора. Күрәсең, ту|ры тарафдарлары белән анда-монда күченеп, эз югалтып, берәр аулаграк җирдә Тимер бәкнең Мәвараэннәһергә кайтып киткәнен көтеп яткандыр. Ләкин сугыш барышында ханга хыянәт иткән шаһзадәләр бер дә илдә тынычлык урнашканны көтеп ятмыйлар һәркайсы тимерне кызу чагында сугып калырга, абруе төшкән ханның юкка чыгуын үз файдаларына борырга тырыша. Аларның шушы айларда кылган эш-гамәлләрен, ничегрәк хәрәкәт итүләрен барлап чыгыйк әле.
Бу хәлләрнең төп сәбәпчесе булган Идегәй мирза олысына әйләнеп кайту белән үзен Мангыт олысының өлкән бәге—хуҗасы итеп белдерә. Чынгыз нәселеннән булса, үзен хан дип тә игълан иткән булыр иде. Әмма ул, алдарак әйтелгәнчә, чыңгызый түгел. Шуңа күрә әлегә Мангыт олысы белән чикләнә. Ә яшь Тимер Котлыкны Сарай тәхетенә чьи ару өчен запаста тота.
Укучы хәтерлидер, Кондырча сугышы барышында Бикбулат исемле шаһзадә үз сугышчылары белән Туктамыш ханны ташлап киткән иде, ягъни ул, шушы гамәле белән ханга хыянәт итеп, Тимер бәк ягына чыкты Инде сугыш тынып, Туктамыш хан турында хәбәр-хәтер ишетелмәгәч, ул Дон елгасы буендагы биләмәләрендә үзен хан дип игълан итә. Әлбәттә, аның биләмәсен җитди ханлык дип кабул итеп булмый. Моны Бикбулатның күкрәк киереп бер кәперәюе, нәфсен канәгатьләндерергә маташуы дип кенә аңларга кирәктер. Әмма Туктамыш хан офыкта күренмәгәч, Бикбулатның нәфсе тагын да үсеп китә, ул бара да иясез калган Сарайны кулга төшерә, анда тәхеткә утыра, Туктамыш ханнын мал- мөлкәтен. хатыннарын үзенеке итә. (Тизенгаузен В. Г. Сборник материалов... m.I. С. 393.) Шик юк. Сарай халкы аның тәхеттә озак утыра алмаячагын белеп торган, чөнки андый узгынчы ханнарны үз гомерендә күп күргән.
Бикбулатның Сарайдагы кыланмышлары тиз арада Туктамыш ханга барып ирешкән булса кирәк, чөнки шушы хәлләрдән сон ул кинәт үзенең барлыгын сиздерә. Тиз-тиз гаскәр туплый башлый. Дөресен генә әйткәндә, аңа гаскәр туплар өчен артык тырышырга да туры килми—дала баһадирлары законлы ханнын кабат пәйда булуын ишетүгә анын урдасына ашыгалар. Шулай тиз арада гаскәр туплана, һәм Туктамыш хан Сарайдан Бикбулат шаһзадәне бәреп чыгара. Тегесе качып китә дә Кырымга барып урнаша. Туктамыш исә асыл тәхеткә утырып үз исемен пычраткан, мал-мөлкәтен тартып алган, хатыннарын кочкан шаһзадәне дөмектерү өчен тегенең артыннан Кырымга юнәлә. Бикбулат исә андагы Солхат каласына кереп бикләнә.
Каланы килгән шәпкә генә алу мөмкин булмаган, күрәсең. Бу мәшәкать озаккарак сузыла, һәм... Туктамыш хан белән Бикбулатның үзара көрәшен читтән генә күзәтеп торган Идегәй мирза форсаттан файдаланып калмакчы була. Ул Сарайга бәреп керә дә запаста тоткан Тимер Котлык угланны хан тәхетенә утырта. Бу хәл шул ук 1391 елның көзендә була.
Тимер Котлыкның Сарай тәхетенә чыгуын ишетеп алган Күнче углан да (көнчелек белән хөсетлек шул дәрәҗәгә җитә ки), түзеп тора алмыйча. Тимер
К
бәкне ташлап кача да Идел буена әйләнеп кайта Тимер Котлыкка үч итеп. Туктамыш ханга хезмәткә керә
Шулай итеп. Идегәй мирза күптән уйлап йөргән ниятен тормышка ашыруга ирешә Әмма озаккамы0 Башкала халкы, түрәләр, аксөякләр аның ягына чыгармы, хәлләр авыраеп китсә, ярдәм кулы сузарлармы? Ә Туктамыш ханны кая куярга9 Ул бит законлы хан. әллә кая китеп югалмады, бары тик Кырымда дошманы Бикбулаттан үч кайтару белән генә шөгыльләнә.
Табигый. Туктамыш хан Сарайның Идегәй мирза кешесе Тимер Котлык кулына төшүенә битараф калмый. Солхат каласын камауны туктатып торып, зур ашыгычлык белән кире Идел буена әйләнеп кайта һәм әле мыек кына чыгып килгән Тимер Котлыкны Сарайдан куып жибәрә. Шулай Идегәй мирзанын планы кабат чуала. Аларга кабат Ждек буйларында, мангыт-нугай даласында форсат чыкканны көтеп яшәргә кала. Әйтергә кирәк, нәкъ шушы далада соңрак чорда Нугай урдасы барлыкка килә. Бу очракта нугайларның төркиләшкән монгол ыруларыннан барлыкка килүен әйтеп китү дә, бәлки, артык булмас.
Укучының: «Туктамыш хан Бикбулат шаһзадәдән үч алмый каламыни9» дип. урынлы сорау биреп куюы да бар. Юк. бу очракта Туктамыш хан ихтыяр ныклыгы күрсәтә. Тимер Котлыкны Сарайдан куып җибәрү белән кире Кырымга әйләнеп кайта. Солхат каласын кабат камап ата Бу юлы ул катаны штурмлап- нитеп азапланмый—хәйлә юлына баса. Кырым аксөякләренә тарханлык ярлыклары өләшеп, тиз арада каланы ала да Бикбулат шаһзадәнең башын кистерә.
Мәсьәләгә ачыклык кертеп узыйк: тарханлык ярлыгы бирелгән аксөяк ханга түләнә торган барлык салымнардан да азат ителә. Шуңа күрә Кырым аксөякләренең Бикбулат шаһзадәне үзләре үк тотып ханга биргән булулары бик ихтимал Тарихчы М Г Сәфәргалиен бу хәл 1392 елның көзендә булган дип яза.
Кырымда жирле идарәче-әмир итеп Котлык Буга дигән берәүне билгеләгәннән сон. Туктамыш хан Сарайга әйләнеп кайта. Шулай Кондырча сугышы нәтижәсендә болганып алган илдә кабат тынычлык урнаша. Тик озаккамы? Без һаман саен әлеге «озаккамы?» дигән сорауны куярга тиеш булабыз, чөнки Идел-Йортның бу чорда гаять тотрыксыз хәлдә яшәвен вакыйгалар безгә гел күрсәтеп тора.
Бу тынлык давыл алдыннан була торган шомлы тынлык түгелме?
Ике сугыш арасында
ондырча сугышыннан сон илдә кузгалган низагларны бастыргач. Сарай өчен барган көрәштә жинеп чыккач. Туктамыш хан жинел сулап куя. Ул олысларны кабат бер йодрыкка тупларга керешә. Шуңа да карамастан ул белә—бу әле Тимер бәк белән соңгы бәрелеш түгел. Үзен шундый авыр хәлгә куйган, ил алдында рисвай иткән, тәхетенә янаган илбасардан Туктамышнын әле үч аласы бар һәм ул аны алачак та! Үчен кайтармаса, исеме Туктамыш хан булмасын Ерак бабасы Чынгыз хан рухы белән ант итә—бу чатан козгынга ул гомере буе тынгылык бирмәячәк...
Ялгыз калганда шундый ярсу уйларга бирелеп киткәләсә дә. ниятне тормышка ашыру өчен тиешле шартларның булуы кирәк. Дөресрәге, аларны әзерләргә кирәк. Һәм Туктамыш хан шушы юнәлештә акрынлап эш йөртергә тотына.
1393 елның май урталарында ул Кырымда яңа гына әмир итеп куелган Котлыг Буга белән Хәсән мирзаны әле генә тәхеткә чыккан Литва кенәзе Витовт хозурына илче итеп озата.
Илчелек юлга чыгып китәр алдыннан олуг кенәз Витовтка тапшырасы ярлыктагы ин әһәмиятле сүзләрне аларнын исенә тагын бер кат төшерүне кирәк таба: «Ата-бабаларыбыз бер-берсенә ярдәм итешеп гомер иткәннәр, диген Ике яктан да илчеләр алмашканнар, без дә шулай яшәргә телибез, диген. Сез берәр хәл эчендә калып, безнен яктан берәр ярдәм кирәк булса, без бар булган көчебез белән дошманыгыз өстенә ташланырга әзер—хәбәр генә итегез. Без кыен хәлдә
К
калсак, сез дә шуны ук эшләрсез,—дип әйтерсең»,—дип илчелек башы Котлыг Буганы кисәтеп куя.
Әлбәттә, илчеләр җибәрүнең асыл мәгънәсе Тимер бәккә каршы алып барылачак сугышларда дуслар-аркадашлар булдыруга кайтып кала.
Туктамыш хан илчеләрне Литвага озату белән генә чикләнми, бер елдан Мисыр солтаны хозурына да шундый ук максатлар белән илчелек озата. Бу җәһәттән тарихчы М. Г. Сәфәргалиев бер кызыклы факт китерә. Нәкъ шушы вакытта Мисырда Самарканд әмире Тимер бәктән килгән илчеләрне үтереп ташлыйлар Илчеләрне үтерү бик сирәк була торган хәл. Алар үтерелгән икән, бу бары тик солтан кушуы яки рөхсәте белән генә башкарыла ала. Димәк, Мисыр солтаны белән Сәмәрканд әмире арасында зур каршылыклар булган. Бу исә Мисырның Алтын Урда белән бер сүздә булуы хакында сөйли.
Шулай итеп, Туктамыш хан астыртын эш йөртә-йөртә киләчәк бәрелешләрдә ярдәм итәрлек дусларын барларга керешә. Сарай хөкүмәте шулай ук Грузия патшасы белән дә элемтәгә керә, сөйләшүләр алып бара. Тимер бәк шымчылары моны җиһангирга җиткерү белән ул Грузиягә яу оештыра. Туктамыш хан исә бу хәлдән файдаланып калырга тырыша. Тимер бәк Грузия өстенә ябырылган арада Тимер капу (Дербент) аша аның артына төшә—Ширван өлкәсенә бәреп керә. Бәлки бу адым Грузиядә сугышны туктату, аларга ярдәм итү максатыннан ясалгандыр. Ничек кенә булмасын,’ Туктамыш хан бу юлы үз дигәненә ирешә— җиһангирны Грузиядә сугыш хәрәкәтләрен туктатырга мәҗбүр итә. Тимер бәк Алтын Урда явының гайрәтен сизеп алып, эшне тизрәк солых төзүгә таба бора. Бу исә аның дәвамлы бәрелешләр алып барырга тиешле әзерлеге булмавы турында сөйли.
Һәлакәт (1395 ел)
« Үзләрен саклап калу белән бергә, татарлар уйлавы да хәтәр язмыштан Русьне коткарып калдылар...»
Л. Н. Гумилев
арихта халыклар язмышына нык тәэсир иткән, аны башка юлга алып кереп киткән вакыйгалар була. Табигый, анда катнашучылар вакыйгаларның эчке логикасын, мәгънәләрен күрүдән, аңлаудан бик ерак торалар. Аларның асыл мәгънәсе бары тик байтак заманнар үткәч, зур тарихи перспективада гына ачыклана башлый. Алтын Урда дәүләте тарихындагы 1395 елгы сугыш шундый әһәмияткә ия вакыйгалар рәтенә керә. Бу сугышта үзәге Идел-Йортта урнашкан Алтын Урда белән Урта Азиядә, дөресрәге. Мәвараэннәһердә ныгып киткән, яна җирләр яулау аппетите торган саен ачыла барган Тимер бәкнең (Аксак Тимернең) яшь һәм гайрәтле мәмләкәте бил алыша. Бер якта, Ислам диненә күптән күчүгә дә карамастан, дала йоласы һаман әле көчле булган Алтын Урда, икенче якта, нигезендә Шәрекъ мәдәнияте яткан, утрак тормышка көйләнгән мөселман традицияләре. Дөньяны кабул итүдә зур аерма, хәзергечә әйтсәк, ике төрле менталитет Ике мәмләкәт арасындагы каршылыклар Туктамыш хан белән Тимер бәкнең аралары бозылу, шәхси конфликтка гына кайтып калмый, ә ике төрле яшәү рәвеше, идеалларның үзгәлегенә дә бәйле булса кирәк. Шул сәбәпле—бербереңне өнәмәү, каршылыклар һәм сугыш...
Ике сугыш арасында
Кондырча сугышыннан соң илдә булып алган низагларны бастыргач һәм Сарай өчен барган көрәштә җиңеп чыккач, Туктамыш хан җиңел сулап куйды. Ул олысларны кабат бер йодрыкка тупларга кереште. Шуңа да карамастан ул белә иде—бу әле Тимер бәк белән соңгы бәрелеш түгел. Үзен шундый авыр хәлдә калдырган, бөтен ил-көн алдында рисвай иткән, тәхетенә янаган илбасардан аның әле үч кайтарасы бар. һәм ул аны кайтарачак та! Үчен кайтармаса, исеме 9*
Т
Туктамыш хан булмасын... Ерак бабасы Чыңгыз хан рухы белән ант итә—бу чатан козгынга ул гомере буе тынгылык бирмәячәк...
Ялгызы калган чакта шундый ярсу хисләргә бирелеп киткәләсә дә, ниятне тормышка ашыру өчен билгеле шартларның булуы кирәк. Дөресрәге, аларны әзерләргә кирәк, һәм Туктамыш хан шушы юнәлештә эш йөртергә тотынды.
1393 елның май урталарында Туктамыш хан Кырымда әмир итеп куелган Котлык Буга белән Хәсән мирзаны яңа гына Литва тәхетенә чыккан кенәз Витовт хозурына озатты. Илчеләр юлга чыгып китәр алдыннан:
—Анда баргач, безнең ата-бабаларыбыз бер-берсенә ярдәм итешеп гомер иткәннәр, ике яктан да илчеләр алмашканнар, без дә шулай яшәргә телибез, дип әйтергә онытмагыз. Хәл эчендә калып, безнең яктан берәр төрле ярдәм кирәк булса, без бар көчебез белән дошманыгыз өстенә ташланырга әзер—хәбәр генә итегез. Без кыен хәлдә калсак, сез дә шулай эш итегез, дип әйтерсез,—дип әйтеләсе төп сүзләрне тагын бер кат тегеләрнең исләренә төшерде.
Әлбәттә, илчеләр озатунын асыл мәгънәсе Тимер бәккә каршы алып барылачак сугышларда дус-аркадаш булдыруга кайтып кала иде.
Туктамыш хан Литва белән генә чикләнмичә, бер елдан Мисыр солтаны хозурына да шундый ук максатлар белән илчелек озатты. Бу җәһәттән тарихчы М Г. Сәфәргалиен бер кызыклы факт китерә. Нәкъ шушы вакытта Мисырга Самарканд әмире Тимер бәктән килгән илчеләрне үтереп ташлыйлар. Илчене үтерү—сирәк була торган хәл. Бу бары тик солтан рөхсәте яки әмере белән генә башкарыла ала. Димәк, Мисыр солтаны белән Сәмәрканд әмире арасында зур каршылыклар булган. Ә бу исә Мисырның Атын Урда белән бер сүздә булуы хакында сөйли.
Шулай итеп. Туктамыш хан астыртын эш йөртә, киләчәк бәрелешләрдә ярдәм кулы сузардай дуслар барларга керешә. Сарай хөкүмәте Грузия патшасы белән дә элемтәгә керә, сөйләшүләр алып бара. Тимер бәк шымчылары моны җиһангирга җиткерү белән ул Грузиягә яу оештыра. Туктамыш хан исә бу хәлдән файдаланып калырга тырыша һәм Тимер бәк Грузия өстенә йөргән арада Тимер Капу (Дербент үткеле) аша аның артына төшә—Ширван өлкәсенә бәреп керә. Ничек кенә булмасын. Туктамыш хан бу юлы үз дигәненә ирешә—кан дошманын Грузиядәге сугыш хәрәкәтләрен туктатырга мәҗбүр итә. Тимер бәк, Алтын Урла явының гайрәтен вакытында сизеп алып, эшне тизрәк солых төзүгә таба бора. Бу исә аның дәвамлы сугыш алып барырга әзерлеге җитешмәү турында сөйли.
Тупас җавап
Тимер бәк гаскәрен тиз арада Грузиядән чыгара да Туктамыш ханның хәрәкәтләрен туктатуга ирешә. Алтын Урда явы кире Тимер Кануга чигенә, үз биләмәләренә әйләнеп кайта. Кыш житә. Тимер бәк вакытны сузу өчен сөйләшүләр башлап җибәрергә була. Ул Туктамыш ханга илчеләр озата, илчелек җитәкчесе итеп иң тәҗрибәле дипломаты Шәмсетдин Алмалыкый дигән адәмне билгели. Зирәклеге һәм сөйләү осталыгы белән дан тоткан бу кешенең нотыгы Туктамыш ханга бик нык тәэсир итә. Өстәвенә Тимер бәк Туктамышка юллаган хатында мәсьәләне кабыргасы белән куя:
«Аллаһы Тәгалә исеме белән сорыймын: ни өчен син, шайтан коткысына бирелгән кыпчак ханы, кулына тагын корал алдың? Син безнен соңгы сугышны (1391) оныттың да мыни, синең гайрәтеңне, мал-мөлкәтеине, тәхетеңне минем кулым юкка чыгарды түгелме сон? Игелегемне онытма, акылына кил! Мина нинди зур бурычлы икәнеңне исенә төшер! Җәзадан котылып калырга әле вакыт бар. Ни телисен—тынычлыкмы, сугышмы? Үзең сайла. Мин икесенә дә әзер. Әмма шуны белеп тор: бу юлы сиңа рәхим-шәфкать булмаячак» (Грум-Гржимайло Г. Е. Джучиды.—35 б.).
Туктамыш хан илченең сүзләре һәм хатта язылганнар тәэсирендә сугыштан баш тарту ягына авыша башлый, сөйләшүләр шундыйрак юнәлеш ала. Ләкин анын тирәсендәге бәкләр, мирзалар моңа каршы төшә, аны солых төземәскә үгетлиләр һәм йомшак холыклы, йогынтыга тиз бирелүчән хан кире уйлый, үз
фикереннән баш тарта. Өстәвенә, Тимер бәктән кайтарылмаган үче дә кабат күнелендә канат җәйгән булса кирәк Ахыр чиктә ул сугышны дәвам иттерергә дигән карарга килә, шушы фикер анын җавап хатында да чагылаТарихчылар теркәп калдырганча, анын җиһангирга язган җавап хаты гаять тупас эчтәлекле булган.
Шушы җавап мәсьәләне хәл итә дә куя—үзе үстергән, үзе кеше иткән, аны тәхеткә утырту өчен күп көч һәм акча түккән Тимер бәк ни өчен әле шушы мәдәниятсез һәм мәгънәсез бәндәне гафу итәргә тиеш ди? Ул бит анын алдында малай гына! Җитмәсә, гомергә бурычлы! Туктамыш ханнын бу тупаслыгы анын ярасына тоз гына сала һәм... Тимер бәк, язлар житеп, үләннәр күтәрелгәч. Туктамыш хөкем сөргән Идел-Йорт өстенә яуга кузгала.
Терек суы буенда
Әле дүрт ел гына элек Кондырча буенда кыйналган, аннан сон көч-хәл белән эчке низагларны бастырган Туктамыш ханга, Сәмәрканд әмиренә булган үчен йотып, мыштым гына Сараенда ятасы, илне тәртипкә китерәсе, сәүдәне рәткә саласы, ныгыйсы, көч туплыйсы иде дә бит Юк шул, хисләрен тышаулый алмады, шул сәбәпле менә тагын Тимер бәк белән әчелешле булды хан Ә Сәмәрканд әмире җавапны озак көттерә торганнардан түгел. Менә анын өстенә килә. .
Тимер бәк явы аның биләмәләренә килү хәбәрен ишеткәч, Туктамыш хан каушап калды—ул моңа әзер түгел иде. Тегенең эшне болай тиз тотасын ул һич башына китермәде. Менә бит ничек уңайсыз килеп чыкты.
Ул мәсьәләне солых белән хәл итәр өчен якынлашып килүче Тимер бәккә каршы илчесе Уракны җибәрде.Тик илче Тимер Капудан аның әмерен үти алмыйча әйләнеп кайтты. Зур яу кузгатып юлга чыккан җиһангирның солыхка риза булмаслыгын илче анлый иде. Шуна күрә анын белән очрашмауны хәерлерәк күрде. Кем белә аны, «илчегә үлем юк», дип әйтелә әйтелүен дә, тик ачуы чыккан Тимер бәк яныннан әйләнеп кайтмавын да бик ихтимал Кем әйтмешли, бәладән башаяк...
Шулай да Туктамыш хан янына бөтенләй буш кул белән кайтып кермәс өчен, бераз акча тотып, дошманның ниндирәк көчләр белән килүен ачыклый алды илче Урак. Сәмәрканд әмире зур көч туплаган, гаскәрнең маңгае белән урта кулы да гаять ишле икән. Димәк, калганнары да шуннан ким түгел.
Бу хәбәрне ишеткәннән сон Туктамыш хан әмир Казанчы җитәкләгән маңгайны (авангард) алга чыгарып куйды. Тик Тимер бәк, килгән шәпкә үк, маңгайга китереп сукты да аны таратып ташлады. Туктамыш ханга артта сузылып яткан Терек суына чигенергә туры килде. Елганы тиз кичтеләр. Андагы бердәнбер кичүне ныклап ныгытырга, канаулар казырга, атлы гаскәргә каршы очлы казыклар утыртырга, читән үреп, җәяүлеләрне шуның артына бастырырга кирәк булды
Кичүдә орыш өч көн барды, дүртенче көнгә киткәч, Тимер бәк яугирләре. төнге караңгылыктан файдаланып, татар гаскәренә кабат һөҗүм итте, елганын бу ягына чыкты. Шулай дошман төрле хәрәкәт-маневр ясап булырлык, иркенләп орышырлык ачык җиргә аяк басты Ә ачык җирдә Сәмәрканд әмиренең яу белән ничек идарә итүе билгеле Ул монда да Кондырча буенда уныш китергән ысулны кулланды: гаскәрне җиде өлешкә бүлде, бер өлешен үз янында резервта тотты Анысы, хәл бик кискенләшеп китеп, бәхет ана арты белән борылса гына сугышка кертеләчәк иде. Ходай ул көнгә калдырмасын
Шулай дәһшәтле, күп корбаннар сораган сугыш башланды. Туктамыш хан ерак бабасы Чынгыздан калган гадәт буенча, дошманның ике канатына чыгып, аны ян-яктан китереп кысмакчы иде, унышка шулай ирешергә уйлады Тик бу нияте барып чыкмады Икенче көнне, ә бу 1395 елның 15 апрель көне иде. ханнын атаклы гаскәр башлыклары Күнче углан. Бәк-Ярлык углан. Актау Давыт- суфи белән Утыргылар Тимер бәкнең сул канатына һөҗүм иттеләр Ун канат белән орышуны Туктамыш хан әмирләре Иса бәк белән Бакыш хаҗига тапшырды Тик бу очракта да Сәмәрканд әмиренең орыш ысулы отышлырак булып чыкты—
ул, үзенең резервтагы яугирләрен сугышка кертеп, әмир Иса бәк өстенә шундый итеп ябырылды ки, тегенә артка чигенергә, качып котылырга гына калды.
Ике көн дәвам иткән каты орышта күп кеше кырылды, ләкин ике якның берсе дә сизелерлек уңышка ирешә алмады. Күп югалтулар аркасында сул кулның хәлсезләнә баруын күреп торган Туктамыш хан ун кулда орышкан Яглыбәй баһадир яугирләрен сул кулга күчерде, шулай хәлне бераз җиңеләйтергә теләде Тик бу чара да ярдәм итмәде. Иртәгесен татарларның сул кулы бик авыр хәлдә калды, ә Яглыбәй баһадир үзе дошман кулыннан һәлак булды.
Бәла ялгызы гына йөрми дигәндәй, әле Яглыбәй баһадирны сул канатка күчергән чакта ук, ун кулдагы әмирләр арасында көтелмәгән низаг килеп чыкты. Арадан берсе—әмир Актау, күптән үч тотып йөргән бер әмир белән талашып китеп, Туктамыш ханнан аны үтерергә ризалык таләп итте Табигый, сугыш кызган чакта шундый низаг килеп чыгу ханны авыр хәлдә калдырды. Алла көчле дошман торганда, әмир түгел, һәр сугышчы исәптә чакта үзара мөнәсәбәт ачыклау башка сыймаслык нәрсә иде. Әмма Туктамыш ханга фәкать шундый шартларда идарә итәргә, сугышны шундый башбаштак-йөгәнсез адәмнәр белән алып барырга туры килә иде. Әгәр дә ул әмир Актауга бу эшне катгый тыйса, теге дулап китеп, ике дә уйламыйча яу кырын ташлап китәчәк бит. һәм ул моны хыянәт итү дип тә уйламаячак. Шуңа күрә Туктамыш хан аңа:
—Мин синен теләгенә каршы килә алмыйм, теләгәнеңне эшләрсең. Ләкин үзен күреп торасың, хәлләр шәптән түгел. Шуңа әлегә бу эшне кузгатма, вакыты ул түгел. Үчеңне сугыш беткәч кайтарырсың, мин каршы килмәм,—диде.
Әмир Актау исә моңа риза булмады. Ул:
— Юк, ул миңа хәзер кирәк. Аны мина тапшырмасаң, дүрт ягым кыйбла— синең кул астыннан чыгачакмын, ташлап китәчәкмен,—дип янады, шулай мәсьәләне кабыргасы белән куйды.
Туктамыш хан аны тагын үгетләп карады—файдасы тимәде. Ахыр чиктә әмир Актау хан яныннан нык гарьләнеп, кара көеп китеп барды.
Шулай итеп, татар гаскәренең сул канаты бик нык имгәнде, әйтелгәнчә, анда күчерелгән Яглыбәй баһадир орышта һәлак булды. Сул канатның имгәнүен күреп торган ун кул ни өчендер ярдәмгә ашыкмады. Хәер, монда «ни өчендер» дигән сорау да бәлки артыктыр, чөнки анда орышкан әмир Актау Бәк-Ярлык углан белән Таштимер угланны дошманга каршылык күрсәтмичә Туктамыш ханны ташлап китәргә күндерде, һәм алар бергәләшеп Азак тарафына чигенделәр. Бу хәл гаскәрнең башка кулларына да тәэсир итте. Башкача була да алмый— сугыш кызганда берәүләрнең табан ялтыратуы, гадәттә, башкалар өчен дә үрнәк булып хезмәт итә—паника тудыра. Бу юлы да шулайрак килеп чыккан булса кирәк.
Качкын хан артыннан
Туктамыш ханга да тугры калган тарафдарлары белән качып котылырга гына калды. Тарихчылар күрсәтүенчә, ул Идел буйлап төньякка юнәлгән. Дошман исә Кура елгасын да кичә, тигезлеккә чыга, тизлеген тагын да арттыра төшеп, Идел тамагына үк килеп җитә. Монда тагын бәрелешләр булып ала, тик алар инде хәлне үзгәртә алмый. Туктамыш хан Иделне кичеп, елганың сул ярына чыга һәм урманлы Болгар җирләренә ашыга.
Тимер бәк тә, Туктамыш эзеннән барып, Иделне кичте, үзенә таныш Кондырча буйларына күтәрелде. Әлбәттә, дошман Идел буендагы күзгә чалынган һәр авылны, кальганы, каланы кара күмергә әйләндереп бара. Күпчелек тарихчылар болгар калаларыннан Үкәкнен, Болгарның. Жүкәтауның, Кирмәнчекнен шушы 1395 елгы яу көннәрендә җимерелүен әйтәләр. Шулай булмый хәле юк. чөнки моннан дүрт ел элек, Кондырча сугышында күп көч югалтуы аркасында һәм дә салкын көзләр җиткәнче өенә. Мәвараэннәһергә кайтып житәргә кирәк булганга Тимер бәк, жиңү яуласа да. Идел буен теләгәнчә талый алмый калган иде бит Менә язмыш ана, ниһаять, андый мөмкинлекне бирде—инде Идел-Йорт тулысынча анын хөкемендә: кыпчак ханы Туктамыш мәмләкәтен ул бүтән аякка баса алмаслык
итеп талаячак, яндырачак, тәмам юк иткәнче җимерәчәк—кара күмергә әйләндерәчәк.
Совет хакимияте елларында, тарихта төп рольне һәрвакыт халык уйный, дигән фикер алга сөрелеп килде, шуна ышандырырга тырыштылар Бер үк вакытта совет дәүләте, анда яшәгән халыклар, милләтләр язмышы белән аерым шәхесләр уйнады Бер кешенен теләге белән халыклар башка төбәккә күчерелде, бер кешенең теләге белән төрле кануннар кабул ителде. Бу очракта да шәхеснең тарихтагы роле дигән мәсьәлә калкып чыга түгелме? Без, укучы белән бергәләп, тагар мәмләкәте тарихын барлаганда, ирексездән, вакыйгаларның асыл сәбәбе хакимият башында утыручы шәхесләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләргә кайтып калуын күреп торабыз.
Әгәр дә Туктамыш хан, Тимер бәкнең изгелекләрен онытмыйча, аңа тиешле кадер-хөрмәт күрсәтсә, үзен шулай тупас һәм дорфа тотмаса, остазына каршы мәгънәсез-мәкерле яулар оештырмаса. Идел-Йортны кара күмергә әйләндергән, татар дәүләтенә һәлакәт китергән бу яу булыр иде микән? Уртак ватаныбыз Идел-Йорт мондый ачы язмышка дучар булыр иде микән? Тарихта аерым шәхестән дә күп нәрсә тора шул. Халык, халык дип лаф орулар ул—хакимият тәгәрмәченең әйләнү серләрен яшерү өчен генә эшләнә, ягъни, күз буяу өчен генә әйтелә сыман...
Хәер, вакыйгаларга әйләнеп кайтыйк.
Туктамыш ханны болгар калаларына хәтле куа барып та эзенә төшә алмагач һәм бер уңайдан болгар-татар илен җимерү буенча байтак эшләр башкаргач. Тимер бәк, ниһаять, кире борыла, мәмләкәтнең мәркәзе Сарай шәһәренә әйләнеп кайта. Монда ул үзенә тугры хезмәт иткән Кыерчык угланны (Күк Урданың мәрхүм Ырыс хан улы) хан тәхетенә утырта. Бу эше белән Тимер бәк Идел- Йортны үз сүзеннән чыкмый торган бер олыска әйләндерергә теләгәндер, күрәсең. Кыерчык углан мәгьнәсез-мәдәниятсез Туктамыш түгел, изгелеккә яманлык белән жавап бирмәс, дип фикер йөрткән булса кирәк җиһангир. Кем әйтмешли, авызы пешкән суны да өреп йотар.
Ә бу вакытта ханлыгын, йортын, мал-мөлкәтен ташлап качкан Туктамыш хан берничә тугры кешесе белән болгар урманнарында яткан
Ә башкалар?..
Сугышлар туктап торудан файдаланып, Туктамыш ханны ташлап киткән уң канат әмирләре дилбегәне үз кулларына алу өчен кайбер адымнар да ясап өлгерәләр Алар, үзара киңәшкәннән соң, качкын хан урынына Җанак углы Таштимер угланны сайлап куялар. Алар уенча, Туктамышны тар-мар иткәннән сон Тимер бәк кире үз йортына. Мәвараэннәһергә кайтып китәчәк. Дәүләт исә боларга калачак.
Ә Тимер бәкнең нәфсе моның белән генә канәгатьләнми. Ул Идел-Йортта үзе куйган Кыерчык угланга көндәш булырдай яна хан пәйда булганны ишетү белән яуны Иделнең уңъяк ярына күчерә һәм яна һөҗүмнәр башлап җибәрә Шулай итеп, сугыш хәрәкәтләре Азак-Дон, Днепр буйларына. Кырым тирәсенә күчә.
Уң канатта...
Шулай Тимер бәк явының әмир Госман идарә иткән маңгай өлеше көнбатышка юнәлә. Әмма Алтын Урданын ун канаты дошманга алай тиз генә бирелергә җыенмый. Монда шуны да әйтеп үтәргә кирәк Ул чакта Иделдән көнбатышка таба сузылып киткән далаларда тулысынча безнең төрки бабаларыбыз хөкем сөргән, шуна күрә андагы һәр инеш, елга, үзән, калкулыкның төрки- татарча үз атамасы булган. Бу далада атамаларның күпчелеге төркичә яшыраган Соңгы гасырларда әлеге җирләрнең урыслар кулына төшүе аркасында гына төрки атамалар кысрыклап чыгарыла башлады. Шулай да күп нәрсә барыбер элекке исемен саклап калган Урыслар Ворскла дип йөрткән елганың чын исеме, мәсәлән,
Бурсыклы, Днепрны бабаларыбыз Узу елгасы дип йөрткән, Дон—Тын елга. Азов —Азак һ. б.
Дошман Узу (Днепр) елгасына килеп җиткәнче далада нинди бәрелешләр булуы билгесез. Узуда исә әмир Госманнын маңгай чирүе татарлар өстенә килеп чыга, һөҗүм көтмәгәндә ясалган булса кирәк, чөнки татарлар бик күп кеше югалтты Орышта Кондырча һәм Терек суы буйларында гайрәт күрсәткән Бәк- Ярлык углан да катнаша. Шулай ук безгә билгеле әмир Актау белән яна күтәрелгән Таштимер хан да шунда орыша. Димәк, әмир Госман чирүе хан урдасына һөҗүм иткән, ә Туктамыш хан качып йөргәндә оешкан бу урда Узу буенда урнашкан була. Бәрелеш дошман файдасына тәмамлана, татар гаскәре кайсы кая таралып бетә. Бәк-Ярлык углан үзе Дон тамагына качып котыла.
Дошман Алтын Урданың ун канатындагы олысларны тар-мар иткәч, чират Кырымга җитә. Кырым да тиз басып алына, калалар талана, бары тик Кәфә (Феодосия) каласында гына кыенлык килеп чыга—18 көн буена камап торганнан сон Тимер бәк аны да басып ала.
Кырымны айкап чыккач, Тимер бәк явы Узу буенда качып котылган татар төркемнәрен эзәрлекләргә, табылганнарын юк итәргә керешә. Көннәрдән бер көнне Азак-Дон тарафына качып киткән чирү дошманның игътибарын җәлеп итә. Бу Бәк-Ярлык углан чирүе була. Аны тиз эзләп табалар, өстенә ябырылып, тәмам таратып бетерәләр. Бәк-Ярлык углан үзе, гаиләсен, мал-мөлкәтен, хатыннарын дошман кулына калдырып, улы белән чолганыштан чыгып өлгерә
Аннан Тимер бәк гаскәре атларын урыс җирләренә бора. Гадәттә, даладан урыслар өстенә килүче яу иң элек чиктә урнашкан Рязань кенәзлегенә аяк баса торган була. Бу очракта да җиһангир кылычын беренче булып Рязань кенәзлеге татый Карасу каласын (Елен) алганнан соң яу Рязаньның үзенә килеп җитә Кенәз үзе качып китәргә өлгерә алмый кала, дошман кулына төшә, кала талана, яндырыла, бик күп чибәр марҗа кызлары-хатыннары җыеп алына, халык күп җәбер-золым күрә.
Аннан сон Мәскәү чираты җитә. Тимер бәк анда бармакчы була. Ләкин, ни хикмәт, ике атна буе Рязань кенәзлегендә торып, кире борыла. Урыс фольклорында моның сәбәбе Тимер бәкнең яман төш күрүе белән аңлатылса да, тарихчыларда бу мәсьәләгә төрле караш яши. Л. Н. Гумилев, мәсәлән, Тимер бәк Мәскәүгә барырга курыккан, чөнки Алтын Урда далаларында ана каршы торырлык көчләр әле шактый булган, дип аңлата. Җиһангир Мәскәүне алып маташкан арада татарның таралышкан көчләре тупланып, дошманга каршы күтәрелү мөмкинлеге аны өркеткән, ди. Ни дисәң дә, татар үз йортында, үз даласында сугыша бит—ана көч туплавы да. хәрәкәт итүе дә унайрак. Кыскасы. Тимер бәк татар гаскәренең арттан китереп сугуыннан курыккан булса кирәк.
Тимер бәк Рязань кенәзлегендә торган чакта улы Мираншаһ идарәсендәге гаскәр Азак каласы һәм анын тирәсендә сугышлар алып бара Азак—италияле сәүдә әһелләре нык тамыр җәйгән кала, алар монда диңгез сәүдәсен үз кулларында тота, калын диварлы ныгытмаларда чын хуҗаларча яши. Мираншаһ бу ныгытмаларны да басып ала, мөселман булмаган халыкларны аса-кисә, каланы талата, яндырып көлгә очыра. Төньяк Кавказда урнашкан Мажар каласы да шундый ук язмышка дучар була. Монда яшәгән төрки ырулар (яслар. черкаслар) коры дала үләненә ут төртәләр дә өлешчә тау араларына керёп яшеренәләр Калганнарын Мираншаһ углан җәзага тарта. Шулай сугыш Дәшти Кыпчак даласыннан Кавказ тауларына килеп җитә. Тимер бәк бөтен Алтын Урданы үзенә буйсындыра, аннан, чират тау халыкларына җитә—Дагстанда авыллар талана, ныгытмалар алына. Кан исен сизгән тау бүреләре айлы төннәрдә сузып-сузып улый, тирә-юньгә шом сала.
Буйсындырылган ил-мәмләкәт ихтыярсыз Туктамыш хан аркасында җиһангир аяк астында вәйран булып ята. Аннан Тимер бәк үз кул астындагы халыкларны идарә итү өчен олыслар башына калгайлар (наместник) билгеләү эшенә керешә.
Әстерханда калтай итеп Гомәр Табанын дигән әмир куела. Тик халык аны яратмый Шәһәр каландары (старшина) Мөхәммәтнен үзенә карата начар мөнәсәбәттә булуын күреп. Гомәр Табаный бу хакта Тимер бәккә килеп зарлана
Тимер бәк—тәвәккәл адәм, эшне тиз тота: Әстерхан халкын акылга утырту өчен, көннәр буранлап торуга да карамастан, юлга чыга. Моны белеп алган Әстерхан халкы да кул кушырып утырмый—боздан биек диварлар коя, аларны су сибеп катыра-ныгыта, кулга корал тотып Тимер бәкне каршыларга әзерләнә
Тимер бәк калага килеп җитү белән, янына каландар Мөхәммәтне чакырта, теге йөрәксезлек күрсәтеп буйсына—каладан чыга, җиһангир хозурына килеп баса. Тимер бәк башта аннан сорау ала. аннан каландарны кулга алырга боера һәм калганга буйсынмаган өчен бәкегә ташларга куша. Эш монын белән генә чикләнсә, Тимер бәк кансыз җиһангир да булмас иде. Ул баш күтәргән өчен Әстерхан халкына авыр салымнар сала, аннан яугирләренә каланы таларга рөхсәт итә. Эш монын белән генә бетми—кала халкы кышкы бураннар ыжгырып торган ачык далага куып чыгарыла. Ә Әстерханның үзен яндырып кара күмергә әйләндерә.
Тимер бәк китеп барганнан соң Әстерхан каласы Тимер Котлык (Идегәй мирза кешесе) кулына төшә. Иске урында каланы торгызу мөмкин булмаганга, Тимер Котлык каланы яна урында—Иделнен сул ярында торгыза. Сәяхәтчеләр теркәп калдырганча, ул инде зур кала булып үсеп китә алмаган. 1556 елда Явыз Иван гаскәре аны басып алгач, кала кабат яңа җиргә күчерелә. Патша әмере буенча воевода П Оболенский, иске каланы ташлап чыгып, татарларны Иделнең каршы ярына күчерә. Ә үзе өчен беренче Әстерханнан бераз түбәнрәк урында урнашкан ныгытма-крепость төзи. Хәзерге Әстерхан шуннан үсеп чыккан кала инде.
Бу вакытта Сарай шәһәре дә шундый ук ачы язмышка дучар була. Тимер бәкнең оныгы Пирмөхәммәт углан белән Җиһаншаһ баһадир җитәкләгән гаскәр башта Сарайны тулысынча яндыра, аннан җир белән тигезләү эшләре алып барыла. Башкала тирәсендәге далада яшәүче ырулар да зур зыян күрә, мал- мөлкәтләре, терлек көтүләре тартып алына, үзләре әсирлеккә төшә—Тимер бәк урдасына куып китерелә. Аларны нинди язмыш көткәнне күзаллау кыен түгел.
Шушының белән яулар тәмамлана дияргә мөмкин. Мәвараэннәһергә кайтып китәр алдыннан Тимер бәк Идел-Йорггагы барлык калаларны системалы рәвештә җимерү эшен төгәлләргә керешә. Җимерелеп бетмәгәннәрен юк итү башлана— башка беркайчан да күтәрелә алмасыннар, киләчәктә татар дигән кавем аңа сүз белән дә. гамәл белән дә каршы төшә алмасын! Шулай Сарай Бату, Сарай Бәркә. Әстерхан, Бәлҗәмин, Мажар, Азак, Кырым калаларыннан Солхат, Кәфә, Болгар илендәге Үкәк, Кирмәнчек, Җүкәтау, Болгар үзе. бихисап авыллар, кәрван сарайлар, гыйбадәтханәләр, төрбәләр, зиратлар юк ителә. Дошман олы калаларны юк итүгә аеруча нык игътибар бирә, чөнки алар кәрван сәүдәсен тотып торучылар. Ә кәрван сәүдәсе Алтын Урда икътисадының зур өлешен тәшкил итә. Зур калаларны җимерү—татар мәмләкәтенең тамырына балта чабу белән бер Сәмәрканд әмире моны анды рәвештә башкара.
Әлбәттә, бу вәхшилекнең җиле далада яшәүче ыруларны да әйләнеп үтми, алар коллар рәвешендә Тимер бәкнең сөекле ватаны Мәвараэннәһергә озатыла. Анда бит бушлай эшләүче куллар, туктаусыз яулар вакытында кара эшне башкаручы таза ирләр кирәк. Идел-Йорттан куып алып кителгән хисапсыз халыкны фәкать шундый язмыш көткән—хокуксыз килеш чит илдә эт тормышында яшәү, көнен- төнен эшләү, теләсә кемгә кол итеп бирелгән гаилә әгъзаларыңнан аерылу, аларны тәмам югалту, дөньяда берьялгызын торып калу
1395—1396 елның кышын Тимер бәк кыпчак даласында уздыра. Булып узган коточкыч сугыш нәтиҗәсендә Идел-Йортга ачлык башлана. Җирле халык кына түгел, дошман үзе дә авыр хәлдә кала. Күпсанлы гаскәрне туендыру торган саен кыенлаша, сугыш атларына, терлекләргә азык җитми. Талап җыйган байлыкның байтак өлеше ач гаскәр белән терлекләрне саклап калуга китә. Тарихчы Шәрәфетдин Йөзди ул вакыттагы хәлләрне менә ничек бәян итә «Көчле суыклар аркасында Тимер явы бик нык көчсезләнде һәм рухы төште, терлекләрнең күбесе һәлак булды •>
1396 елнын язын көч-хәл белән көтеп алган дошман, көннәр җылына төшү белән, Иран аша туган якларына кайтып китә Шулай кышның үтә дә зәһәр килүе дошманның җинү нәтиҗәсен бөтенләй үк юкка чыгара алмаса да, аның тәэсир көчен шактый киметә. Тимер бәккә иленә тантана нурларында
коенган хәлдә күтәренке күнел белән кайтып китәргә туры килми Татар мәмләкәтенә коточкыч зур зыян салуына карамастан, ул аны ботенләй үк юк итә алмый Шулай да 1395 елгы яу Алтын Урда өчен чын һәлакәткә әверелә. Анын тәэсире, сөяккә үткән кышкы суык кебек, дәүләтнең үзәгенә китереп суга, гөрләп яшәгән ил кинәт тынып, бушап кала. Шушы яуның шаһиты булган тарихчы Ибне Гарәпшаһ, дәүләтнең элекке тормышы белән хәзерге хәлен чагыштырып, менә нинди юллар язып калдырган: •Гадәттә. Хәрәземнән чыгып киткән кәрваннар тыныч кына, беркемнән курыкмыйча-шикләнмичә. Кырымга хәтле килеп җитәләр иде. Ә бу юл—өч ай дәвам итә.. Кәрваннар бернинди ризык-фәлән дә, терлек азыгы да алмыйлар, анда яшәүче халыкларның күплеге аркасында юл күрсәтүче дә ялламыйлар, чөнки бөтен җирдә иминлек, кешеләр гел очрап торганга ашау-эчү дә җиңел хәл ителә иде. Ә хәзер Хәрәземнән Кырымга хәтле сузылган ул җирләрдә ыру-кабиләләрдән берсе дә яшәми, анда хәзер кыр кәҗәләре белән дөяләрдән башка нәрсә күреп булмый». Дөрес, бу сүзләрдә бәлки бераз арттыру да бардыр. Шулай да 1395 елгы яудан сон Дәшти Кыпчак даласында тормышның бик нык сүлпәнәеп калуын шаһит сүзләре дөрес чагылдыра сыман.
Низаг дәвам итә...
1395 елдагы яулар вакытында Идегәй мирза белән Тимер Котлыкның вакыйгаларда катнашмавы укучы игътибарыннан читтә калмагандыр. Чыннан да, Кыпчак даласында канлы бәрелешләр барган чакта Сарай тәхетен кулга төшерү өчен жай көтеп яшәүче бу ике зат кайларда булган? Ни өчен алар ватан өстенә Сәмәрканд афәте килгәндә, Туктамыш хан белән ике арада булган каршылыкларны бер якка куеп торып, көч берләштерә, кулга-кул тотынышып уртак дошманга каршы чыга алмаганнар?
Әлбәттә, мондый сорауларны без XX йөз логикасыннан чыгып бирәбез? Ул заманда идарәчеләр бөтенләй башкача фикер йөрткән. Уртак ватанны, туган- үскән җирне, халыкны саклап калу, матди һәм мәдәни байлыкларны исән-имин килеш киләчәк буыннарга тапшыру кебек гуманистик яссылыкта фикер йөртү ул чактагы түгел, бүгенге идарәчеләргә дә җитенкерәми.
Безнен каһарманнарга әйләнеп кайтсак, аларның хан тәхете өчен алып барган көрәшләре бары тик үз олысыңнан тыш лагын берничә олыска, дәүләтнең байлыгына хуҗа булуга, дан-шөһрәт казануга кайтып кала. Шулай күпләрнең асыл хыялы булган хакимият адәм балаларын тасырдар буе төрле көрәшләргә этәргән. Бу хәзер дә шулай. Бары тик аның эш йөртү ысуллары гына нечкәрә бара, камилләшә төшә. Димәк, гасырлар дәвамында адәми затның психологиясе әллә ни зур үзгәреш кичермәгән.
Идегәй мирза белән анын сүзеннән чыкмаган Тимер Котлыкның әлеге яулардан читтә торып калуы табигый Туктамыш хан белән аралары бозылышу, инде төзәтеп булмас дәрәҗәгә тирәнгә киткән дошманлык аларга якынаерга мөмкинлек калдырмый. Бер үк вакытта Сәмәрканд әмиренә кире әйләнеп кайту юлы да ябык, чөнки анын каршында гаепләре зур— Кондырча сугышыннан сон җиһангирны бик шәп иттереп төп башына утырттылар. Шуңа күрә Идегәй мирза белән Тимер Котлык угланга, 1395 елда яу кузгалгач, Жаектан да арырак далаларда, бәлки, Тубыл буйларына ук китеп югалып торырга туры килгәндер. Алар кан-көч түкмичә генә көрәшне читтән күзәтеп торырга булалар. Яулар кем файдасына тәмамланыр, кем өстен чыгар? Барысы да ачыклангач, анда күз күрер, дип фикер йөрткән булсалар кирәк.
Шулай да Тимер бәк, Терек суы буенда (1395) Туктамыш ханны тукмап ташлап, чигенә барган хан артыннан Идел тамагына килеп житкәч, Идегәй мирзаны исенә төшерә, бу яуда аны үз ягына тарту өчен бер адым ясап карый Дала бит ул беренче карашка гына буш кебек күренә, әмма мондый бушлыкка ышанып бетәргә ярамый. Далада хәбәр тиз йөри, шуңа күрә Тимер бәк Идегәй белән Тимер Котлык урдасынын кайда икәнен белеп торгандыр. Төгәл белмәгән очракта да. сүзеңне җиткерүче кешене эзләп табу кыен эш түгел Кыскасы.
көннәрдән бер көнне Идегәй мирзага Тимер бәктән чапкын килеп төшә. Җиһангир сүзләрен ул шушы рәвештә тапшыра
—Тимер бәк сине элеккечә якын күрүен һәм ярлыкавын әйтергә кушты. Шулай ук. әгәр дә каршы килмәсән, оныгын синен кызына өйләндерергә тели.
Тик Идегәй мирза бу сүзләргә эреп китми, көлемсерәп кенә куя да болай дип җавап кайтара
— Мин синен хужднда егерме ел хезмәттә булдым, аның ин якын һәм ышанычлы кешеләреннән идем. Мин анын нинди ысуллар белән эш итүен яхшы беләм, шуңа күрә мине алай кулга төшерү мөмкин түгел. Әйләнеп кайткач, чужака әйт: мин анын тәкъдимен кире кагам. Киселгән икмәкне кире ялгап булмый...
Бу җавап Идегәй мирзаның ачык фикерле зирәк кеше булуын тагын бер кат раслый.
Яулар төгәлләнеп, Тимер бәк гаскәре Мәвараэннәһергә кайтып киткәннән сон сугыш вакытында төрле якларга таралган, кайсы кая качып беткән олыс башлары кабат хәрәкәткә килә. Хәрабә хәлендә яткан илгә акрынлап җан керә, тормышны торгызу, рәткә китерү башлана. Әлбәттә, хансыз калган илнең олысларына хуҗалар тиз табыла Шулай итеп, 1396 елда Алтын Урда җирләрендә дүрт мөстәкыйль олыс барлыкка килә.
Җимерелгән Сарай шәһәре тирәсендә урнашкан төп олыста Тимер бәк үз кешесен—Кыерчык угланны хан итеп калдыра. Әгәр дә ил мондый һәлакәт кичермәсә. барлык олыслар да аңа буйсынган, аны хан итеп таныган булырлар иде. Ләкин тәхеткә дошман тарафыннан утыртылган Кыерчык угланнын сүзен берәү дә тыңларга җыенмый, санга сукмый Тимер бәк гаскәре Идел-Йортган китеп бару белән анын кул астындагы ырулар кайсы кая таралып бетә. Ә аларны җыеп алырга ханның ни көче, ни абруе юк. Идел-Йортга ул чит кеше, килмешәк, таяныр ырулары да аз. Шуңа күрә бу марионетка яу китү белән кызганыч бер адәмгә әверелә дә кала.
Жай чыгудан файдаланып. Идегәй мирза белән Тимер Котлык та хәрәкәт итә башлый. Идегәй мирза Җаек даласын, Тимер Котлык Әстерханны үз кулына ала. Аннан сон. эшне озакка сузмыйча, таянычсыз калган Кыерчык угланны Сарай олысыннан куып җибәрәләр. Шулай итеп, алар күптәнге хыялларына ирешү өчен җитди адым ясыйлар—Тимер Котлык хан тәхетенә утыра, Идегәй мирза аның төп киңәшчесе рәвешендә дәүләт сәясәтен алып баручыга әверелә Өстәвенә бөтен гаскәр белән дә ул идарә итә. Димәк, аларның байтактан бирле эзлекле алып барылган планы беренче җимешләрен бирә, тормышка аша башлый. Инде план тулысынча тормышка ашсын өчен Туктамыш ханның эшен бетерәсе генә кала. Ул Идел-Йортга чакта Сарайда тыныч хөкем сөрү мөмкин түгел.
Инде Туктамыш ханга әйләнеп кайтыйк Бу вакыйгалар үз чираты белән барган чакта Болгар олысында качып яткан Туктамыш хан белән дә төрле хәлләр булып уза. Дошман явы илдән китү белән хан кире Сарайга кайту, кабат илне туплау турында кайгыртырга керешкәндер дип уйлау бик табигый булыр иде. Анын дөресе дә шуннан гайбарәт. Хан бу ниятеннән баш тартмый. Хәбәргәрләре Идел-Йорттагы хәлләрне ана җиткереп тора Мондый чакта тәхеттән куылган затлар билгеле бер схема буенча хәрәкәт итәләр беренчедән, үзе килеп урнашкан төбәкнен халкын буйсындырырга, үзен әле көч-куәте бетмәгән абруйлы зат итеп танытырга тырышалар. Икенчедән, шуны раслар өчен, хәрбиләре белән жирле халыктан җыйган сугышчыларны туплап, чиктәш өлкәләргә яу йөриләр, аны буйсындыра алмасалар да, биләмәләрен талап-яндырып кайтырга тырышалар Шулай бераз гайрәт күрсәтеп алалар. Бу хәрәкәтләр тарафдарлары ана ышанычын югалтып бетермәсен, хан тәхетен кире кайтарып алса, аларда безгә дә өлеш чыгар, дигән өмет сүнмәсен өчен башкарыла.
Билгеле, бер үк вакытта дипломатик адымнар да ясарга туры килә. Монысы инде күршеләреңне капшап карау, мөнәсәбәтләрен ачыклау, тәхетне кайтару эшенә керешкәч, кемнән ярдәм көтәргә, кемнән көтмәскә икәнне чамалау өчен эшләнә
Туктамыш ханның бу көннәрдәге хәл-әхвәлләре чыганакларда бик саран яктыртыла, шуңа да карамастан, анын гамәлләрендә шушы чараларнын өчесен дә күреп була Әйтик, урыс елъязмалары күрсәткәнчә. Туктамыш хан бу көннәрдә.
төрле якка чапкыннар җибәреп, халыкны үз урдасына чакыра, киләчәк көрәш өчен сугышчылар яллау ниятеннән җирле халыктан алтын-көмеш кебек нәрсәләр жыидырта. Шулай ук шаһзадә Энтәк җитәкчелегендәге бер төркем атлыларны Түбән Новгородны талап кайтырга озата. Нәкъ шушы вакытта Туктамыш ханның Рязань кенәзлегенә илче Тимер-хуҗаны җибәрүе дә билгеле. Әлбәттә, үткәрелгән чаралар моның белән генә чикләнмәгән, алар күп булган, ләкин теркәлеп калганнары менә шушылар. Аларга таянып та ханның ул көннәрдәге хәлен күз алдына китерүе кыен түгел.
Кыскасы, хәл эчендә калган Туктамыш хан хәрәкәт итә, тәхетен кайтару өчен чаралар күрә. Әмма Түбән Новгородка һөжүм иткән өчен үчеккән урыс кенәхпәренен Болгарга яу белән килүе ханның планнарын чуалтып ташлый. Болгарлар үзләре дә тәхеттән куылган ханны, анын кешеләрен туйдырып ятарга бик ашкынып тормаганнардыр дип уйларга кирәк. Ана каршы күтәрелгән булулары да бик ихтимал. Шушы хәлләрне исәпкә алган Туктамыш хан, бәладән баш-аяк дигәндәй. Болгар олысыннан китеп бара.
Ул кайсы якка юнәлгән? Сарайга әйләнеп кайтуы, аны кулга төшерүе билгеле түгел. Ул, бәлки. Идегәй мирзадан куркып, анда барып та тормагандыр Ул чакта ул кая барырга, кайда сыену урыны табарга тиеш? Көнчыгышка китә алмый—анда дошманы Кыерчык углан бар, төньяккарак китсәң—буш дала. Калаларга, рәхәт тормышка күнеккән Туктамышка анда ни калган ди? Димәк, Сарайдан тыш хан барып урнашырдай бердәнбер җир—Кырым олысы. Ләкин анда хәзер Таштимер углан хөкем сөрә. Сугыштан соң ул шунда төпләнеп кала. Әмма Туктамыштай хан дуадак каздай кангырып йөргәндә—ни ояты белән Кырым тәхетендә утырыр икән. Ин дөресе—аны куып җибәрү, Кырымга үзе барып утыру булыр.
Әйе, адәм баласы вәзгыятькә карап төрле планнар кора. Бу көннәрдә Туктамыш хан планнарын зурдан кубып төземәгән булса кирәк. Аның өчен иң мөһиме—вакытлыча яшәп тору урыны табу, шунда бераз ныгу, көч туплау була Соңыннан күз күрер, һәм ул тугры калган тарафдарлары белән, чыннан да, Кырымга юнәлә. Чыганакларның берсендә, мәсәлән, анын нигездә итальян- сәүдәгәрләр яшәгән Кәфә каласына һөжүм итүе, аны урап алуы телгә алына.
Табигый, монда төпләнгән Таштимер углан да тәхетен саклап калырга тырышкан, каршылык күрсәткән. Ләкин Туктамыш хан белән Таштимер углан икесе ике категориядәге затлар шул. Шуңа күрә күп тә үтми үлчәү Туктамыш хан ягына авыша. Кыскасы, хан Таштимерне куып җибәрә. Моңа ул җирле аксөякләрне үз ягына тарту аркасында ирешә, ә моның бердәнбер юлы—тәхеткә утыргач, аларга төрле өстенлекләр бирәм дип ышандыру. Бу вакыйгаларда Туктамыш ханга атаклы Ширин ыруыннан Рухтимер бәй бигрәк тә ярдәм итә. Тарихчы М. Г. Сәфәргалиев китергән бер чыганакта, мәсәлән, Рухтимер бәй хакында мондый сүзләр китерелә: «Рухтимер бәй һәрвакыт Туктамыш хан хозурында булган, анын зур хезмәтләр күрсәтүе аркасында ханның тормышы, иминлеге белән мал-мөлкәте дә сакланып калган. Шуңа күрә хан аны башка бәйләр һәм ырулардан өстен куйган. Хан диванында да аңа иң абруйлы урын билгеләнгән, ул ханның ун кулында беренчеләрдән булып урнашкан».
Шушы бәрелешләрдә жинеп чыккач, Туктамыш хан тәхеткә утыра—Алтын Урда ханы сыйфатында түгел, Кырым идарәчесе рәвешендә. Моңа хәтле Алтын Урданың бер олысы саналган Кырым 1396 елгы вакыйгалардан соң мөстәкыйль ханлык булып йөри. Күрсәткән хезмәтләре өчен хан Рухтимер бәйне үзенә тагын да якынайта—бертуган сеңлесе Жәнәкә солтанны аңа кияүгә биреп, бөтенләй туганлашып китә. Рухтимер бәйнең бу никахтан Тәкин бәй исемле улы да туа.
Туктамыш ханның Кырымда ныгып китүе Сарай белән Әстерханны кулга төшергән, Азак-Дон далаларын үз кулында тоткан Тимер Котлык белән Идегәй мирза өчен җитди мәсьәләгә әверелә. Шулай илнең ике канатында ике мөстәкыйль көч барлыкка килә. Тәвәккәл һәм кыю. тимерне кызган чагында сугарга яратучы Идегәй мирза 1396 елның көзендә үк Кырымга каршы яу оештыра. Әлбәттә, ул Кырымга зур көч белән бара. Туктамыш хан Генуя сәүдәгәрләре тарафыннан әйбәтләп ныгытылган, калын-биек диварлары да булган Кәфә каласыннан торып сугыша. Тарихтан күренгәнчә, андагы чит ил сәүдәгәрләре гомер-гомергә, кем
көчле шуның ягына чыгып, мондагы бәрелешләр вакытында гел үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәгәннәр. Туктамыш хан Кырымда төпләнгәннән сон да, яңа хаким(ә төрлечә ярдәм итеп, акчалар да биреп торып, ана якынаерга тырышалар, һәм шушы якынаюдан, диңгез сәүдәсендә булсын, калада тоткан урыннарын саклап калуда булсын, үзләренә аерым өстенлекләр алуга ирешәләр. Шуна күрә Идегәй мирза пәйда булу белән Туктамыш хан калага кереп бикләнә Шәһәр камап алына, бәрелешләр башланып китә.
Әмма итальян сәүдәгәрләре җилнең юнәлеше үзгәрүне бик тиз сизеп алалар, шуна карап эш итәләр. Сарай тәхетенә яңа хан Тимер Котлык чыгу, бу ханнын атагы бөтен Кыпчак даласына таралган Идегәй мирзага таянуы да вакыйгаларга билгеле бер төс бирми калмагандыр. Бер сүз белән әйткәндә, көчленеке заман дип, гел үз мәнфәгатьләрен генә кайгырткан Кырым аксөякләре тиздән Сарай ханы һәм анын сәясәтен алып баручы Идегәй мирза ягына авышалар Итальян сәүдәгәрләре-жәнүизләр дә, Кырым бәйләре-мирзалары да Туктамыш ханга арт белән борыла һәм бу хәл аның Кырымдагы язмышын бөтенләй икенче юнәлешкә борып җибәрә. Жанын саклар өчен ана Литва кенәзе Витовт хозурына качып китәргә генә кала. Ә Витовт бу вакытта Киев каласында була.
Кырым аксөякләренең нәкъ шушы елда (1397) Тимер Котлык ханнан тарханлык ярлыклары алуы, ярлыкларда бәйләрнең ясак, калан кебек күп төрле салымнардан азат ителүе әлеге бәрелешләрдә аларның яшь ханга ярдәм күрсәтүләре белән анлатыла булса кирәк.
Кенәз Витовт исә Туктамыш ханны зурлап каршы ала, аңа олы хөрмәт күрсәтә. Хан белән килгән татар сугышчыларына Литва биләмәләре чигендә җирләр бирә. Ханның үзенә һәм күп санлы яраннарына, гомумән, тәхетеннән куылган галижәнаб мескенлектә яшәмәсен өчен, халкы-ние белән ана Лида каласын бүләк итә. Туктамыш хан шушы җирләрдән җыела торган салымнар хисабына яшәргә тиеш була. Литва кенәзе алга карап эш итә—Туктамыш ханга ул үз сәясәтендә бик тә отышлы бер фигура итеп карый Өстәвенә Туктамыш хан белән килгән татар гаскәриләреннән дә кирәк чакта файдаланып булачак.
Рольләр алмашына
уктамыш хан Литва кенәзе Витовт канаты астында яши башлау белән Алтын Урдада вәзгыять тулысынча үзгәрә дә куя. Икенче төрле итеп әйтсәк, Идегәй мирза белән Туктамыш хан. ике кан дошман, үзләре дә сизмәстән урыннарын гына түгел, тарих сәхнәсендә башкарган рольләрен дә алмашалар. Бу чыннан да гаять кызыклы хәл. Әйдәгез, ана җентекләбрәк күз салыйк әле.
Идегәй мирза, элегрәк Тимер бәккә качып китеп, аннан торып Туктамыш ханга каршы астыртын эш алып барганда һәм Сәмәрканд әмирен Алтын Урдага яу белән барырга үгетләгәндә бары тик шәхси мәнфәгатьләрдән чыгып кына эш итте, гади генә итеп әйткәндә, дошманыннан үч кайтару өчен тырышты. Ул заман гадәтләрен искә алсак, моны аңлап та, хәтта берникадәр аклап та була кебек Әмма объектив яктан караганда, Идегәй мирза үз ватаны, туган җире, үз халкына каршы җимерү эше алып барды, һәм аның максатчан эшчәнлеге Алтын Урда дәүләтенә, таррак масштабта алганда. Идел-Йортка ифрат зур зыян салды. Әлбәттә, аның мондый эшчәнлегенә берничек тә уңай бәя биреп булмый. Идегәй мирза мәшһүр дастан каһарманы булган өчен генә аны күкләргә чиеп мактау, эшчәнлегенен күләгәле якларын күрмәмешкә салышу безне хакыйкатьтән читкә алып китәр иде
Әмма кинәт барлыкка килгән вәзгыять, ягъни Туктамышның Литвага барып урнашуы, ханнын үзен Идегәй мирза үткән шикле юлга чыгара да бастыра. Ә анын тарихи көндәше Идегәй мирза исә ил туплаучы, аны ныгытучы, тәртип һәм имин тормыш урнаштыручы ролен башкарырга керешә. Шулай итеп. кан дошманнар булган ике зат үзләре дә сизмәстән рольләрен алмашалар Язмыш аларны икенче яктан сынарга тотына. Бу сынауларны алар ничек үтәр, нинди гамәлләр кылыр’
Вакыйгаларга күчкәнче Идегәй мирза үткән юл. анын рухи халәте үзгәрүгә кагылышлы бер фикер әйтеп узасы килә. Минемчә, шушы берничә елла Идегәй
Т
мирзаның күңел дөньясында, карашларында, тормышка булган мөнәсәбәтендә зур үзгәрешләр булганга охшый.
1397 елда аңа илле ике яшь—ул инде дөньяны күп күргән, төрле сынаулар үткән, зур тормыш тәҗрибәсе туплаган олуг зат. Туктамыш ханны Алтын Урдадан куып, илнең сәясәтен үзе теләгәнчә алып бара, гаскәр белән дә үзе идарә итә. Рәсми рәвештә тәхеттә утыручы Тимер Котлык исә көчле агасына каршы сүз әйтерлек шәхес түгел—гомере буе анын канаты астында яшәде, гамәлләрен аның киңәше белән башкара килде, һәм агасының зирәклеге, тырышлыгы аркасында тәхет иясе булды Шул сәбәпле Тимер Котлыкның роле, чыңгызый буларак, бары тәхеттә утыруга гына кайтып кала. Агасы Идегәй мирзаның, Чыңгыз хан Ясасы буенча, моңа хакы булмый. Тимер Котлыкның исә дәүләт эшләрендә йогынтысы бөтенләй сизелми диярлек. Шуңа күрә без аны телгә алсак та, фәкать Идегәй мирзаның күләгәсе сыман гына кабул итәргә тиешбез Моны Тимер Котлык ханның 1397—1398 елларда биргән бер ярлыгы да раслый. Анда, мәсәлән, мондый сүзләр бар: «Минем Тимер Котлык сүзем: уң кул һәм сул кул угланнарга, менбашы, йөзбашы, унбашы бәкләргә аларга баш төмән Идегәй белән...»
Бу документ Идегәй мирзаның бөтен Алтын Урда гаскәрен үз кулында тотуын күрсәтә. Сер түгел, кемдә гаскәр—шул хаким. Кыскасы. 1397 елдан соң Алтын Урдада булган вакыйгаларда төп тарихи фигура Идегәй мирза булып кала. Барысы да аның катнашы белән башкарыла яисә турыдан-туры башлап йөрүенә бәйле.
Әлбәттә, хакимиятнең иң югары баскычына күтәрелү Идегәй мирзага үз йогынтысын ясагандыр. Шушы көннән аның өчен яна дәвер башлана, хәзер ул зур мәмләкәт башында торучы ирке чикләнмәгән зат. Инде ил язмышы, иминлеге анын жаваплылыгында. Анын инде, элекке кебек, шәхси мәнфәгатьләрдән чыгып кына эш итәргә хакы юк. һәм ул моны яхшы аңлый. Әгәр дә тарихи Идегәй мирза моны анлап эш итмәгән булса, ул беркайчан да, халык күңелендә зур урын алып, анын хәтерендә сакланып калмас, дастанның төп каһарманына әверелмәс иде Дастанда Идел-Йорт халкы Туктамыш ханга да. Идегәй мирзага да үзенең гадел бәясен биргән Шуңа күрә без Идегәй мирзада, Туктамыш ханнан арынгач, зур рухи үзгәреш булган дип әйтә алабыз. Бу чорда ул, чыннан да, күптәнге хыялына ирешә, таркала барган татар дәүләтен, тинтәк ханнар кулыннан тартып алып, аны саклап калу, яшәтү өчен олуг хезмәткә керешә. Әмма Алтын Урда дәүләтенә язмыш инде үз хөкемен чыгарган була. Бу очракта хәтта Идегәй мирза кебек гаҗәеп көчле шәхес тә тарихи закончалыкларны үзгәртә алмый—бары тик аларнын үтәлүен беразга тоткарлап торуга гына ирешә. Идегәй мирзаның титаник тырышлыгы аркасында Алтын Урданың гомере беразга озая төшә. Менә ни өчен халык бу шәхесне хәтерендә калдырган, аның вафатыннан соң, дәүләт тәмам сүнә барган бер дәвердә, атаклы мирза хөрмәтенә гүзәл җыру—мәшһүр «Идегәй» дастанын—татарның бөек дәүләтен сагыну җырын иждт иткән.
«Шөһрәтле качак» хәрәкәткә килде
арихи вакыйгаларның эчке логикасын аңлар өчен фактларны бер чылбырга тезеп чыгарга туры килә. Алар җитәрлек булганда, моны эшләү жинел, ә җитмәсә? Ул чакта инде булганы белән канәгатьләнергә туры килә. Жи- тешмәгәннәрен вакыйгалар агышын, катнашкан каһарманнарның шәхси сыйфат-ларын. сәяси карашларын, кылган гамәлләрен исәпкә алып, гомумән, вакыйгалар чылбырының өзелгән боҗраларын шуннан чыгып тулыландырырга кала.
Литвага качып китәргә мәҗбүр ителгән Туктамыш хан, әлбәттә инде, кенәз Витовка таянырга, шулай тәхетен кайтару эшенә керешергә, анын юлларын эзләргә тиеш иде Бу—табигый. Аның белән байтак татар күчеп китә, шуңа күрә ул үзен һаман әле законлы хан кебек хис итә, шундый дәгъва белән яши, һәрхәлдә, эчендә пыскыган гарьлек һәм кимсенү угын ятларга сиздермәскә тырыша.
Тышкы яктан караганда, анын хәле ул кадәр үк начар да түгел кебек— кенәз Витовт аны хөрмәт итә Менә туенырга Лида каласын бирде, анын татарларын чик буена урнаштырды Бу шартларда Туктамыш хан үзенең «шөһрәтле качак» булып яшәвен вакытлы бер хәл итеп күрсәтергә тырышкандыр. Дөнья бит.
Т
һәркем андый хәлдә калырга мөмкин... Ә жанында нинди ут дөрләгәнен, эчтән аны нинди ялкын, нинди авыр хисләр кимергәнен үзе генә белгәндер.
Ә бит боларның барысы да Идегәй, каһәр суккан Идегәй мирза аркасында килеп чыкты, ул гаепле! Тәхеттә утырган Тимер Котлыкны ул җитди кабул итә алмый. Идегәй булмаса, Тимер Котлыкны ул тәхеттән этеп кенә төшерер иде. Юк шул, бөтен хикмәт әлеге үткен-унган да, хәйләкәр-зирәк тә. куркусыз да. барысын алдан күреп эш итә белүче Идегәй мирзага бәйле. Тормышны шул фетнә бозды, барысын чәлпәрәмә китерде.
Туктамыш ханның Идегәй мирзаны ни дәрәҗәдә күралмавын күз алдына китерүе кыен түгел.
Туктамыш хан үз хәлен җиңеләйтү, Идегәй мирзадан үч кайтару нияте белән кайбер адымнар ясарга керешә. Аның ни дәрәҗәдә түземсезләнүен, яуга ничек ашкынуын да аңлап була кебек. Үгетли торгач, ул кенәз Витовтны кайбер сугыш хәрәкәтләре ясап карарга күндерә. Хәер, кенәзнен үз фикере дә күптән шул тирәдә әйләнә—Алтын Урда җирләренә күптән күзе кыза.
1397 елның җәй ахырларында, Идегәй мирзага җавап йөзеннән, пишальләр һәм туплар (яңа корал) белән ныгытылган литва-татар гаскәре Алтын Урданың әллә ни ишле булмаган көчләрен җиңүгә ирешә. Күрәсең, бу вакытта Идегәй мирзаның төп көчләре Азак далаларына, Идел-Йортка әйләнеп кайткан булгандыр. Шулай да дошман бу уңышны ныгытып өлгерә алмый. Идегәй мирза 1398 ел башларында литва-татар гаскәрен Кырымнан бәреп чыгара. Туктамыш ханга кабат кенәз Витовт хозурына әйләнеп кайтырга туры килә.
Янача коралланган гаскәрнең шулай туздырылып ташлавы кенәз Витовтнын мин-минлегенә тигән булса кирәк. Җитмәсә, Туктамыш хан да аны гел яуга өнди, үч кайтарырга чакыра. Шул сәбәпле 1398 елда Витовт Дәшти Кыпчакка җавап явы белән бара. Идегәй мирза белән Тимер Котлыкка гайрәтен күрсәтеп ала. Шик юк, яуны Туктамыш хан татарлары таныш юллардан алып килгән, Алтын Урданың үзәгенә китереп сугу өчен тиешле киңәшләрен биреп торган. (Әйтерсең, чит дәүләт җирләрен талыйлар!)
Чыннан да, бу яу Идегәй мирза өчен көтелмәгәндә килеп чыга. Дошман дала буйлап Дон елгасына кадәр үтеп керә, ул чакта Төп Урда нәкъ шушы тирәдә урнашкан була. Шуңа күрә ырулар зур зыян күрә, бик күп халык әсирлеккә төшә, Литвага куып алып кителә. Шулай ук даладан бихисап терлек-туар көтүләре җыеп алына, ягъни илнең иктисадына да зыян килә.
Яу шуның белән тәмамлана. Аның нәтиҗәләреннән чыгып фикер йөртсәң, ул бер көч-гайрәт күрсәтү, Алтын Урданы капшап карау гына булган дигән тәэсир кала. Бәлки, Витовт үзенә киңрәк максатлар да куйган булгандыр, тик мона көче җитмәгән, шуңа бу юлы татарларны сынап карау белән генә чикләнергә туры килгән. Ләкин хәлне ике як та яхшы чамалый—эш әле моның белән генә бетмәячәк, төп бәрелеш әле алда. Ни өчен дигәндә, Туктамыш хан исән чакта— Идегәй мирза, Идегәй мирза яшәгәндә—Туктамыш хан күңел тынычлыгы тапмаячаклар Бу каршылык, аяусыз көрәш алдагы елларда әле татар дәүләтен даими тетрәтеп торучы, аны торган саен хәлсезләндерә баручы төп факторга әйләнәчәк. Көрәш әле тагын егерме елга сузылачак. Туктамыш хан үлгәч, Илегәй мирзага каршы аның уллары көрәшәчәк. Шулай татар, бер-берсе белән сугышып, даими рәвештә үз дәүләтен какшатачак, үз-үзенә ачы язмыш әзерләячәк.
Татар акылы төштән соң, ди халык. Хак әйтә. Бер генә әйтем-мәкаль дә сәбәпсез барлыкка килмәгән.
Бурсыклы сугышы (1399 ел)
1
уктамыш ханның Литва кенәзе Витовт канаты астына кереп сыенуы, аның белән сүз берләшеп, Алтын Урдага каршы яулар оештыруы Идегәй мирза өчен җитди бер мәсьәләгә әверелә. Бу вакытта илле дүртенче яше белән барган Идегәй мирза язмышының ин биек баскычына күтәрелә. Аның кискен
Т
борылышлар. хәтәр эшләр, канкойгыч бәрелешләрдә узган гомере, максатына ирешү өчен тәхет тирәсендә фетнәләр оештыруы, кирәк чакта аркадашлар табып, кирәге беткәч, алар белән араны өзә белүе, күп еллар туган иленнән еракта, ят җирләрдә яшәве—барысы да хакимиятнең иң югары баскычына күтәрелү. Алтын Урда тәхетенә Тимермәлик хан белән апасының улы Тимер Котлыкны куеп, аның исеменнән ил белән идарә итү өчен эшләнә. Инде менә барысына да ирештем— татар дәүләтенә хужа булдым дигәндә генә—Литва кенәзе Витовт һәм тәхеттән куылган Туктамыш хан анын бәхетен тартып аймакчылар. Ана бит хәзер сугыш- орышларсыз гына яшисе, имгәнгән татар дәүләтен җайга салу, ныгыту, тормышны көйләү белән шөгыльләнәсе иде. Ул үзе дә сугышлардан, кан коюлардан тәмам туйды, инде сакалы чаларды, алтмышны ваклап бара. Әмма, язмыштан узмыш юк. күрәсен. Адәм баласы тәкъдирендә язылганның барысын да кичерергә тиештер...
Туктамыш хан Идегәй мирзаның илне ныгыту буенча ясаган һәр адымын көнләшеп һәм үчегеп барлап тора иде Туган һәр көн дошманының хакимиятен ныгыта баруын һәм. киресенчә, анын өчен тәхетне кайтарып алу ихтималын киметә төшүен ул эчтән кимерелеп, хафага төшеп күзәтә. Көннәрдән бер көнне, түземе төкәнеп, ул кенәз Витовт белән ныклап торып сөйләшү өчен Вильно каласына чыгып китә. Анын күңелендә мәгълүм бер уй-ният тәгаенләнеп, ул аны. күрешкәч, кенәз Витовтка ачып салырга була.
—Бөек кенәз! Синен өчен сер түгелдер— Аллаһы Тәгаләнең һәр бирмеш көне Идегәйнең көчен-куәтен арттыра, хакимиятен ныгыта. Ул инде Урдада үзен чын хуҗаларча тота, иркенәеп китеп эш йөртә, гәрчә тәхетенә Тимер Котлыкны утырткан булып кыланса да... Әйдә берләшик, ярдәм ит миңа...
Туктамыш ханнын йөзенә күксел тимгелләр бәреп чыкты. Моны кенәз Витовт та күреп алды, эчтән генә. «Тәхеттән куылган хан хәлендә калырга язмасын»,—дип уйлап куйды, тик йөзенә чыгармады.
—Кодрәтле хан!—диде ул, Туктамыш ханны юатырга тырышып.—Сиңа мәгълүмдер—бүгенге көндә тәре йөртүчеләр—Ливон ордены белән мөнәсәбәтем шактый катлаулы. Аннан соң Новгород белән Мәскәү мәсьәләсе дә хәл ителеп бетмәгән Бу очракта ашыгу кирәк микән. Миңа ике тарафта сугыш алып бару авырга туры киләчәк.
—Узган ел бит Донга чаклы җиттек, күпме ганимәт малы, даладан терлек- туар куып алып кайттык. Берләшеп эш итсәк, безне беркем туктата да, җиңә лә алмаячак...
—Узган елгы яу бер җилләнеп кайту гына булды. Чынлап тотынсаң, сугыш озакка сузылачак, көч күп кирәк булачак.
Кенәз Витовт тынып калды. Туктамыш хан, аның икеләнеп торуыннан файдаланып, соңгы дәлилен китерергә булды, шуның белән Литва кенөзен ризалаштырырга өметләнде:
—Бөек кенәз!—дип кабатлады ул, аннан дусларча елмаеп, үз итеп:—Кадерле Витовт! Әйдә без синең белән шундый килешү төзик. Мин сиңа бик тә әйбәт шартлар тәкъдим итәм.
Кенәзнен кашлары өскә сикереп, дугаланып алды:
—Нинди?
—Әгәр дә мина тәхетемне кайтарырга ярдәм итсәң. Урданы үзара бүлешербез. Мәскәү кенәзлеге. Новгород, Псков, шуңа өстәп Тверь белән Рязань синеке булыр. Ә инде Сарай белән Хаҗитарханны, Азакны, Болгарны, Иделдән көнчыгышта яткан далаларны мин үземә калдырырмын. Риза бул. Бәхетеннән баш тартма...
Ачыктан-ачык әйткәндә, Туктамыш ханның тәкъдиме Витовт үзе уйлаганнан да кызыклырак һәм отышлырак булып чыга түгелме? Эш болайга киткәч, бәлки, чыннан да. бу зур уенны башларгадыр Туктамыш тәхетеннән куылса да, анын хан исемен берәү дә тартып алмаган. Санап чыгылган олыслар, калалар барыбер аныкы санала, тарафдарлары күп. Зур көч туплап, сугышны уңышлы тәмамласалар— күпме жирләр Литва кенәзлегенә килеп кушылачак. Ә бу байлык, кодрәт, шөһрәт дигән сүз. Ждвап бирмичә торган арада кенәз Витовт менә нәрсәләр турында уйлап алды
-Ярый.—диде ул. Туктамыш ханга кулын сузып:—Тәкъдимеңне кабул итәм.
Әлеге карарны кабул итү кенәз Витовтнын планнарын үзгәртеп җибәрә Ул зур яуга әзерлек чаралары күрә башлый. Польша короленә һәм Ливон орденына мөрәҗәгать итә Польша короле Ягайло. кенәз Витовт сораган күләмдә үк бирмәсә дә. ана хәрби көч белән ярдәм итәргә була Ливон рыцарьларын үз ягына аудару өчен. Витовт аларга жемудь кабиләләре җирләрен бүләк итә, шунын бәрабәренә булачак яуда тимердән киенгән рыцарьлар да катнашырга тиеш була.
Бу хәзерлекләрне Мәскәү кенәзе, кенәз Витовтнын кияве Василий Дмитриевич га бик шомланып күзәтә. Әле 1395 елда ук кенәз Витовт киявеннән Смоленскины тартып алган була. Дөрес. Смоленскины турыдан-туры Мәскәү җирләренә керә дип әйтеп булмый, әмма барыбер Литваның һаман кинәя баруы аны нык борчый иде. Аннан каенатасының Новгородка күзе кызуы да аны бик нык борчый Хатыны Софьядан ишетүенә караганда, узган ел (1398) Ливон рыцарьлары катнашында Новгород белән Псковка яу йөрергә килешкән булганнар. Яу унышлы чыкса. Новгород—каенагасы Витовтка, Псков—немец рыцарьларына калачак икән
Әмма Туктамыш хан белән килешү төзү Витовтнын планнарын үзгәртә, анын каршында тагын да зуррак мөмкинлекләр ачыла.
Идегәй мирза ла Литвада «шөһрәтле качак» рәвешендә яшәгән Туктамыш ханнын хәрәкәтләрен борчылып күзәтә. Тәхетне кайтарып алу өчен аның Витовтны яуга тартырга омтылачагы Идегәй мирза өчен ачык. Әмма кайчан? Яу көтмәгәндә башланмасмы? Аны менә нәрсә борчый иде.
Якын арада зур сугыш алып барасы килми иде Идегәй мирзаның. Хәзер ана илне ныгыту өчен тыныч еллар кирәк. Әмма теләсә-теләмәсә дә, гаскәр туплый башларга, яуга әзер торырга була ул. Шул ният белән тәхеткә утыртылган Тимер Котлык ханга урдасын Литва чикләренә. Днепр тирәсенәрәк күчерергә киңәш итә. чөнки дошман ил эченә үтеп керсә, көрәшү кыенга туры киләчәк.
Кенәз Витовтнын зур яуга әзерләнүен белеп торса да, Идегәй мирза бер чара кулланып, аны сынап карарга була—аңа хат юллап, шул хатта Туктамыш ханны үзенә кайтаруны таләп итә. «Качкын Туктамышны мина кайтар, ул минем дошманым. Аның исән-сау килеш синдә яшәп ятуы тормышымның ямен ала, кәефемне боза»,—диелгән була ул хатта.
Әлбәттә. Идегәй мирза бер каптырмалы затлардан түгел, кенәз Витовтнын Туктамыш ханны бирмәячәген белеп тора, андый эшне үзе дә хупламаган булыр иде Бу дошманны сынап карау гына иде. Кем белә, бәлки, күрше мәмләкәттән шундый хат килгәч, Литва кенәзе ханга ярдәм итүдән баш тартыр
Бераз көттереп булса да, көннәрдән бер көнне Литвадан җавап килә. Аны китергән чапкынны тиз арада Идегәй мирза каршына китереп бастыралар. Ул түкми-чәчми кенәз Витовтнын сүзләрен тапшыра
—Мин сиңа Туктамыш ханны бирмәячәкмен. Тимер Котлык хан белән үзем күреп сөйләшергә телим.
Җавапнын Идегәй мирзаны кимсетү өчен махсус җибәрелгәне ап-ачык. Татар дәүләтендә хан син түгел, Тимер Котлык, кая кысыласын, дигән фикер анда ярылып ята Мондый тупас җавап сугыш игълан итүгә тин. Шулай итеп. Литва кенәзе. Урдага китереп сугарга җыенуын сиздереп. Аксак Тимер яуларыннан сон һаман аякка баса алмаган мәмләкәтегездә мина. Литваның олуг кенәзе. Кейстут углы Витовтка каршы торырлык көч табылырмы сон. дигән тәкәббер сорау да куя сыман. Дөрестән дә, булачак яуны кенәз Витовт алай ук кыен эш дип санамаган булса кирәк.
2
енәз Витовт яуга чынлап әзерләнә башлый Аның үз гаскәренә Туктамыш хан татарлары, көньяк рус кенәзлекләре полклары, поляклар һәм тәре йөртүче Ливон ордены рыцарьлары да өстәлә. Шулай 100 меңгә якын гаскәр туплана. Заманның соңгы казанышлары кимәленлә коралланган бу гаскәрдә хәтта махсус тупчылар бүлеге дә була. Шуна күрә кенәз Витовз сугышнын җинү белән тәмамланасына нык ышана, шушы көч белән татар илен яулап алырга җыена.
Менә яу татар даласына таба кузгала. Сугыш кирәк-ярагы, азык-төлек
10. .к. у., м 6
К
төялгән олаулар үзләре үк ничә чакрымга сузыла. Алар тиз бара алмый, шуна гаскәргә дә акрын хәрәкәт итәргә туры килә. Бераздан хәл ачыклана—татарлар Днепрның сул кушылдыгы саналган Бурсыклы елгасы буенда (рус чыганакларында бу елга бозып Ворскла дип атала) тора, Тимер Котлык хан урдасы шунда урнашкан. Тик дошман татарларның төп көчләре Идел-Азак буенда. Идегәй мирза кулында булуын, монда исә Тимер Котлык ханның берничә төмәне генә торуын белми. Белсә, бәлки, килә-килешкә орышка да кергән булыр иде.
Дошман явы якынлашкан саен Тимер Котлык хан урдасында хәвеф арта, төмән башларының да, гади сугышчыларның да йөзе караңгылана бара. Ни өчен дигәндә, хәбәргәрләр китереп торган хәбәрләр бер дә өметкә урын калдырмый- дошман бихисап зур көч белән килә, шушы көч күңелләргә шом сала. Менә кенәз Витовт явының маңгай полклары Бурсыклыга килеп үк туктый, ә арттан килүче гаскәриен иге-чиге күренми.
Шулай өч көн Бурсыклы буена дошман явы агыла.Дүртенче көнгә киткәч. Тимер Котлык хан иртән иртүк, калкурак бер төшкә менеп, дошман ягына күз сала һәм шунда йөрәге «жу» итеп китә, тәне салкын тир белән каплана. Ул төмән башлары белән бәкләрне, әмирләрне ашыгыч киңәшмәгә җыярга боера.
Ярты сәгатьтән барысы да җыела, киеренке тынлыкта ханның сүзен көтә.
—Бисмилләхир-рахмәнир-рахим!—Яшь ханның тавышы каушабрак чыга, моны барысы да сизеп ала.—Алдыбызда торган дошман артык көчле һәм ишле. Аның кинәт һөҗүм итүе бар. Безнең көчләр исә аз. анысы үзегезгә мәгълүм. Бу очракта орышка керү акылсызлык булмасмы?—дип. Тимер Котлык хан җаваплылыкны өлешчә тыңлаучылар өстенә салуны кирәк таба. Бераз тын торганнан соң сүзен дәвам иттерә:—Без үзебез тәхеткә тугры әмирләр белән баһадирларыбызның һәлак булуын теләмибез. Шул сәбәпле кенәз Витовт белән сөйләшү башлап җибәрергә, солых сорарга кирәк дигән уйда торабыз. Кем моңа каршы?
Хан җыелган гаскәр башларына күз йөртеп чыга. Кайтарып сүз әйтүче табылмагач, мәсьәләне үзе хәл итә:
—Аллаһ ярдәменнән ташламасын!
Берничә кеше, аның зирәклеген мактап сүз әйтсә дә, күпләрнең йөзе караңгы, күзләре ханга карамаска тырыша иде. Каршы дәшәргә берәү дә җөрьәт итми. Барысының да уенда Идегәй мирза. Тизрәк килеп җитсен дә шушы куркак кулыннан идарәне тартып алсын иде. Мондый түбәнлеккә төшкәнче...
Әмма хан инде илчеләрне кенәз Витовтка солых теләнергә озату өчен соңгы күрсәтмәләр бирә иде.
3
—Олуг кенәз Витовт галижәнаблары! Кодрәтле Тимер Котлык хан сина сәлам юллый, үзенә һәм яраннарына саулык, илеңә-көнеңә иминлек тели,—дип башлый сүзең татар илчесе.
Кенәз Витовт ягыннан, йола таләп иткәнчә, сәлам кабул ителгәч, илче төп сүзгә күчә:
—Тимер Котлык хан синнән, олуг кенәз: «Ни өчен җиремә аяк бастын? Мин синең җиренне дә, калаларың белән авылларыңны да тартып алмадым?»— дип сорый. Ул синнән җавап көтә.
Илчегә җавап кайтарганчы кенәз Витовт башта зур чатыр эченә җыелган Литва һәм Польша аксөякләренә, немец рыцарьларына, рус кенәзләренә караш ташлап ала. Татар илчесенең сүзне болай мескен башлавы аны гаҗәпкә сала Аның уенча, татар ханы аның өстенә ярсу әтәч кебек очып кунар, гаепләү сүзләре ташлап, куркыта башлар дип көткән иде ул. Димәк, Тимер Котлык хан илчесен солых сорар өчен җибәргән. Кенәзнең сөенече йөзенә бәреп чыга. Моны мәрасимдә (церемониядә) катнашучыларның барысы да күреп ала, кенәзгә канәгать көлемсерәү белән җавап бирәләр. Димәк, Урданың хәлләре чыннан да мөшкел икән. Яу кузгатып ул дөрес эшләгән. Бүгенге көндә аңа каршы торырлык көч юк. Сарайның биләмәләрен тартып алса, аннан да кодрәтле хаким булмаячак. Шуңа күрә кенәзнең җавабы катгый яңгырый
—Аллаһы Тәгалә ярдәме белән мин күп җирләрне, халыкларны яуладым.
Син дә, Тимер КОТЛЫК хан. миңа угыл бул, ә мин сиңа ата булырмын. Мина ясак түләп торырсың. Әгәр дә угыл буласын килмәсә, колым булырсың..
Бу сүзләрдән илченең йөзе, камчы белән сыдыргандай, тетрәнеп куя. Ул бераз югалып тора да, үзен кулга алып, кенәз алдында бил бөгә һәм чыгып китә. Арттан, чатыр эченнән, кенәз Витовтны котлап әйтелгән дәртле авазлар ишетелә.
Шулай ике арада илче йөрергә тотына. Күпмедер вакыттан сон татар илчесе солыхка ризалык алып килә. Әмма кенәз Витовт бу юлы Тимер Котлык хан алдына тагын да катгыйрак таләп куя. Ул болай ди:
—Урдада сугылган акчаларда минем исемем булырга тиеш!
Дошманның оятсыз таләбе белән илчегә кабат хан янына әйләнеп кайтырга туры килә.
4
Кенәз Витовтнын яна таләбе Тимер Котлык ханны, диварга терәп куйгандай, чарасыз итә. Аңа риза булсаң. Сарай Литва кенәзлегенең бер олысына әверелә дә куя. Бу—дәүләтеңне, мөстәкыйльлегеңне югалту дигән сүз. Әлбәттә, Тимер Котлык хан моңа бара алмый, шуңа күрә мәсьәлә, асып куйган чан тимередәй, һавада асылынып кала. Ә кенәз Витовт җавап көтә, вакытны сузсаң, һөҗүмне башлавы да бик ихтимал.
Тимер Котлык хан түземсезләнеп агасы Идегәй мирзаның килеп җитүен көтә. Ул үзен белгәннән бирле агасы киңәше белән яшәде, һәр адымы анын ярдәме белән ясалды. Сарай тәхетенә дә абзасы ярдәме белән чыкты Ул мәмләкәтнең үзәк өлкәләреннән җыелган зур гаскәр белән кичә үк килеп җитәргә тиеш иде. Нигәдер тоткарланды Килеп өлгерсә. Тимер Котлыкның өстеннән тау төшкәндәй булыр иде.
Шулай да бәхете бар икән Тимер Котлык ханнын! Чатырга килеп кергән чапкын Идегәй мирза төмәннәренен Урдага якынлашуын хәбәр итә
Бу вакыт тышта:
— Идегәй килә!
—Ярдәм килә! Ярдәм
—Бәкләрибәк ярдәмгә килә!—дигән дәртле авазлар яңгырый башлый.
Сугышчылар да. гади олаучылар, хезмәтчеләр дә, эшләрен ташлап. Алтын Урданың гаскәр башы—бәкләрибәк Идегәй мирзаны каршыларга ашыгалар Анын турында гажәп сүзләр йөри иде. Имеш, ул Аксак Тимернең үзен җингән. хәйләсе белән аны төп башына утырткан..
Менә якынлашып килүче атлы гаскәрдән җир селкенә башлагандай була. Алда унлап гайярь егет тарафыннан ярым алка эченә алынган Идегәй мирза үзе бара. Озын аяклы җинел ат ияр өстендәге төз гәүдәле җайдакны сизми дә кебек. Идегәй мирза өстендә юка парчадан тегелгән затлы халат, кыска җиңле комзол. билендә зиннәтле аел белән бизәлгән кин каеш. Башында парчадан тегелеп, мех белән каймаланган җинел бүрек. Урта буйлы, нык бәдәнле иллене узган Идегәй мирза башкалардан кара тутлы йөзе, көчле күз карашы белән аерылып тора Гомерендә даланың җил-давылларын, кар-бураннарын. канлы орышларын күп күргән, алардан исән чыккан, акылы, зирәклеге, һәр нәрсәне алдан күреп эш итә. кешеләргә йогынты ясый белүе аркасында хакимиятнең иң югары баскычына күтәрелгән чын баһадир, асыл зат иде ул. Дәүләт эшләрендә дә. тормыш- көнкүрештә дә, галим-голямә белән аралашканда да вәзгыять һәм шартлар таләп иткәнчә эш йөртә, кирәксә, кешеләрне үз ягына аудара белә иде Идегәй мирза. Аңа хас төп сыйфат—кирәк чакта дөрес карар кабул итә белү иде
Ул атыннан төшмичә генә кешеләрне үз янына чакырып ала, аларга кыска-кыска боерыклар бирә. Тегеләр боерыкны алу белән аны үтәргә ашыга. Бу да анын абруен, ана булган ышанычны, хөрмәтне күрсәтә иде. Зур гаскәр белән Идегәй мирзаның килеп җитүе хан урдасында кәефләрне күтәреп жибәрә, төрле яктан дәртле авазлар яңгырый, моңарчы хөкем сөргән билгесезлекнен эзе дә калмый.
Аңа хан тирмәсендә нинди карар кабул ителүен дә, аннан сон булган хәлләрне дә җиткереп өлгерәләр. Ул. урданы саклаучылар янында туктап та
тормыйча, бер төркем әмирләр белән хан чатырына якынлаша. Атыннан төшеп, эчкә уза.
Бәкләр, әмирләр Идегәй мирзаны күптән көтсәләр дә, аның чатырга килеп керүе ничектер кинәтрәк килеп чыга. Билләр бөгелә. Идегәй мирза иелгән аркалар өстеннән тәхеттә утыручы Тимер Котлык ханга күз ташлап ала да ана таба китә. Яшь хан нидер әйтмәкче булып авызын ача, тик абзасының ярсу йөзен күреп, катып кала, сүзе тамагына тыгыла.
Идегәй мирза бер сүз дә дәшмичә ханга арты белән борыла, тезелешеп баскан киңәшчеләргә, әмирләргә күз йөртеп чыга. Йөзе яшенле яңгыр алып килгән кара болыттай.
—Ишетүемчә, монда кайберәүләр колак ишетмәгән мәсхәрәлеккә төшәргә— дошманнан солых теләнергә әзерләнәләр икән,—дип башлый ул сүзен.—Мин моны «мәсхәрәлек» дип бәялим, чөнки орышмыйча солых теләнү—дала батырларын мескен хәлгә куя. Безгә ни булды? Кая азаматлыгыбыз, ирлегебез? Сөңге очында татар данын йөртүчеләр без түгелме’—Бәкләрибәкнен һәр әйткән сүзе эрегән кургаштай тама, чаң тавышыдай, миләрдә яңгырый.—Мондый мескенлекне күрсә, бабаларыбыз ни әйтер—алар оятларыннан каберләрендә әйләнеп ягар иде! Туган җиребезне кара күмергә әйләндергән Аксак Тимер явы сезгә җитмәдеме?
Чатырда үлем тынычлыгы урнаша. Идегәй мирза күрә: кешеләр аннан күзләрен яшерә, димәк, әле өмет бар...
—Жир йөзендә иң яманы ни-нәрсә?—дип чатырдагылар өстенә сорау ташлый ул һәм үзе үк жавап бирә:—Халык әчеп иң яманы—дәүләтеңне югалту, ирекле халыкның ятлар колына әверелүе. Без моңа бара алабызмы? Юк, бара алмыйбыз! Тәхетеннән сөрелгән оятсыз Туктамыш хан монда дошманнар ияртеп килде. Алар белән берләшеп ватаныбыз Идел-Йортны таларга җыена! Шуны читтән күзәтеп торыйкмы.’ Юк. тормабыз! Әллә туган-үскән, кендек каныбыз тамган шушы изге җирдә дошман хуҗа булуын телибезме? Юк. теләмибез! Ата- бабаларыбыздан мирас булып калган изге Идел-Йорт безнең бәхетебез түгелмени? Без бәхетебезне шушында таптык, абруй казандык. Дөньяда туган җирдән дә изге ни-нәрсә бар9 Аны дошман кулына бирү мөмкинмс?..
Бөек бәкләрибәк сөйләде дә сөйләде, әмирләрне, төмән башларын татар данына лаек булып калырга өндәде. Ур күрде: әмирләрнең, төмән башларының караңгы йөзләре акрынлап үзгәрә, аларда тәвәккәллек, өмет, ярсу, дәрт чаткылары арта бара иде.
—Дошманга баш биргәнче үлем артыграк!—дип тәмамлый ул сүзен.
Чатыр эчендәгеләр аны дәррәү күтәреп алалар.
—Яшәсен Идел-Йорт! Яшәсен Идегәй!
—Алып кер орышка, бәкләрибәк!
Аннан сон Идегәй мирза, бәрелешкә әзер булырга боерып, әмирләрне, төмән башларын үз сугышчыларына озата.
Татар урдасы, гөж килеп, хәлиткеч орышка әзерләнә башлый.
5
Бу көн тарихка урта гасырлар азагындагы иң аяусыз һәм канкойгыч сугышларның берсе буларак кереп кала. Ул 1399 елның 12 августында Днепрның сул кушылдыгы Бурсыклы буенда була. Бу сугыш кояшы байый баручы татар дәүләтенең гайрәтен дөньяга тагын бер күрсәтә.
Бөек бәкләрибәк Идегәй мирза, олуг кенәз Витовт белән шәхсән очрашырга теләк белдереп, ана илче җибәрә. Берничә сәгатьтән алар сөзәк ярлы Бурсыклы елгасы ярында очрашалар. Бер-берсе турында күп ишетсәләр дә. бу аларнын беренче күрешүе була. Бер ярда—озын буйлы, көяз киенгән кенәз, каршы ярда— уртача буйлы, горур кыяфәтле бәкләрибәк. Ниһаять, ачыктан-ачык сөйләшү башлана. Күп тә үтми эшне үзара килешеп төгәлләү мөмкин түгеллеге ачыклана. Кенәз Витовт үзен инде җиңүчегә саный, чөнки сөйләшү барышында татарлар ясаган һәр чигенеш ана Алтын Урданың көче аз икәнне раслап тора. Хәлсез мәмләкәттән зуррак калҗа эләктереп калырга кирәк, дигән фикер ана тәкәбберлек өсти.
Идегәй мирза исә. киресенчә, мәмләкәтне Витовт белән Туктамыш талавыннан саклап калу, аны ныгыту, элекке тәртипләрне кайтаруны кайгырта. Ул гомере буе
хакимияткә омтылды, инде анын иң югары баскычына күтәрелгәч
кенә кулыннан ычкындырсынмы? Кичә олуг кенәзнең Тимер Котлыкка «угыл» булырга тәкъдим итүен белгәнгә, бөек бәкләрибәк сүзне нәкъ шуннан башлады:
-Әйе, ханны үзеңнең «угылың» дип атарга синең хакын бар. чөнки син аннан өлкән. Әмма уйлап кара: мин дә бит синнән өлкәнрәк, ә син миннән яшьрәк Шулай булгач, мин дә сиңа «ата» тиешле, ә син мина «угыл» булырга тиешсең. Кенәзлегеңә кергән барлык җирләрдән ел саен мина ясак түләп торырсын Тагын шуны бел—суктырган акчаларына исемемне дә төшерерсең!
Бөек бәкләрибәк олуг кенәз Витовт алдына кичә Тимер Котлык ханга куйган таләпләрне үк куя. Кенәз Витовт өчен бу—аның яңагына сугу белән бер була, ул бик нык гарьләнә Аны, бөек Литва кенәзен, кемдер үзенен «угылы» дип атый, үзенә буйсынган хаким сыйфатында күрә, һәм моны ул кемнән ишетә Күптән түгел Туктамыш хан хезмәтендә йөрүчедән!
Кенәз Витовтның гарьләнүдән хәтта тыны кысыла, йөзе кызарып чыга. Ул. ярсыган йөрәген тыя алмыйча, атын кисәк бора да сафларга тезелгән гаскәренә таба чаба. Килеп җитү белән һөҗүмгә әзерләнергә боера.
6
Елганың бу ярында җәелеп яткан болында татар гаскәре тора Каршы якта-Дошман Тимер туннарга, көбәләргә төренгән, кылыч-сөнгеләре тырпаешкан. үлемгә сусаган ике зур яу җаннарга шом сала. Ике биниһая көч бер-берсен бугазларга, күп каннар коярга әзерләнә.
Идегәй мирза ияр өстеннән гаскәрне барлый. Жинел, вак боҗралы көбә күлмәктән булгангамы, ул бүген яшәреп, ыспайланып киткәндәй күренә. Хәрәкәтләрендә тәвәккәллек һәм үз-үзенә ышану Ул гаскәрдәге кулларның ничек урнашуын, боерыкларның төгәл үтәлүен күзәтә, ара-тирә өстәмә боерыклар биргәли. Менә маңгайга ук җәя, кылычлар белән генә коралланган җиңел атлылар кулы килеп баса. Алар артында урта кул. ике якта, пар канатлар кебек, сул һәм уң куллар урын ала. Һәр кулның башкаларныкыннан аерылып торган үз әләме җилферди Орыш барышында сугышчылар, кояшка карап көн вакытын билгеләгәндәй, үз әләмнәрен гел күз унында тотарга тырышалар, шулай гомуми хәлне белеп торалар. Ә уртада иң зурысы һәм затлысы—Тимер Котлык хан тугы җилферди Идегәй мирзаның сыналган, күп орышларда катнашкан үз төмәне елга борылышындагы таллык артына постырмага куелган—алар орышка иң хәтәр вакытта, хәлиткеч мизгелдә кертеләчәк, дошман һич көтмәгәндә китереп сугарга, аны сытып үтәргә әзер торачак Сафларга тезелгән гаскәр, һавада ялтыраган сөңге очлары, дәртле җилфердәгән әләмнәр бөек бәкләрибәк Идегәй мирза күңелендә горурлык хисе уята. Бу аның үз гаскәре, бәкләрибәкнен һәр сүзен үтәргә атлыгып торучы гаскәр. «Шушындый көч-куәт була торып, солых төзергәме»—дип уйлап куя ул, тик уен уйлап бетерә алмый—вакыты ул түгел.
Аннан ул дошман ягына борыла. Кенәз Витовт уртага көньяк рус кенәзлекләреннән тупланган полклар белән немец рыцарьларын куйган Соңгыларының ак җирлеккә кара тәре сугылган зур байраклары әллә каян күренеп тора. Ян-якта Туктамыш хан төмәннәре белән Литва атлылары урнашкан. Еракта, кенәз Витовтның үз әләме җилфердәгән җирдә Польша һәм Литва рыцарьлары тора Күп кавемнәр берләшүеннән барлыкка килгән шушы коточкыч зур гаскәр алдында, авылларын татарларга ыржайтып, жинел туплар тора, туплар арасына озын мылтык—аркебуздан атучылар белән арбалетчылар баскан Болары кенәз Витовтның горурлыгы—әлегә татарда булмаган корал белән эш итүчеләр
Менә ике якта да барабаннар дөпелди, быргылар кычкырырга тотына Башта, ташкындай җәелә барып, татарның җиңел атлылары кузгала Менләгән уклар дошман өстенә оча. Сай сулы тар елганы җиңел генә кичеп, татарлар алгы сызыктагы Литва полкын сытып үгәм генә дигәндә, дошман туплары, аркебузчылар телгә килә, һөҗүм итүчеләр өстенә уг бөрки, аннан арбелетчылар кушыла Татар атлылары, сөртенеп куйгандай, тизлеген югалта, байтак кешесен калдырып, луга сыман хәрәкәт белән унга борыла, дошман сафларына туктаусыз ук яудыра- яудыра, елгага әйләнеп кайта. Аннан кире борыла, тагын бер һөҗүм ясый
Атлылар һөҗүмен төгәлләп тә өлгерми, аларны арттан Туктамыш хан яугирләре бастыра, эзәрлекләргә керешә, бу исә урда атлыларын ахыр чиктә бүленергә, канатларда торучы кулларга килеп сыенырга мәҗбүр итә. Туктамыш
хан һөҗүменнән сон дошман явынын төп көчләре хәрәкәткә килә Рус. Литва полклары, су чәчрәтеп, сикереп дигәндәй, елганы кичә. Аларны татар төмәннәре каршылый Ике як та үзенчә сөрән сала, гамак ертылганчы акыра. үз-үзен дәртләндереп, алга ашкына Аннан ике гайрәтле гаскәр йөзгә-йөз бәрелешә Шул мизгелдә йөзләгән сөңгеләрнең сынуы, тимер туннарның чатнавы, көбәләрнең тишелүе, яраланган меннәрчә ат һәм адәмнәрнең жан өзгеч аваз белән кычкыруыннан тирә-юнь гөрселдәп, иңрәп китә, гүя табигать үзе. бу мәхшәрдән таң калып, тетрәнеп куя Шулай барысы буталыша, аяусыз орыш—адәмнәрнең бер-берсен кисүе, чабуы, үтәли тишүе, ерткычларча бугазлавы башлана. Куллар өстендәге туг-байраклардан гына кайсынын кайда, ни хәлдә икәнен чамаларга мөмкин.
Атлылар гел хәрәкәттә булып, орышны бер ябырылып, бер артка чигенеп алып бара Берәүләре дошманны күкрәк белән каршыласа, икенчеләре яннан китереп суга, өченчеләре яна һөҗүм өчен көч туплый, сафларын тәртипкә китерә. Бу хәрәкәтләрнең барысы да дошманның сафларын аеру, бүлгәләү, хәлен алу яисә чигенергә, хәтта качарга мәҗбүр итү өчен башкарыла. Әмма ике якның берсе дә әлегә максатына ирешә алмый—өстенлек әле бер, әле икенче якка күчә Бер көч каршы торучы икенче көчне ни җиңә. ни буйсындыра алмыйча азаплана Бер якнын ярсуы икенче якның ярсуына килеп бәрелә, шулай тигезләнә бара Дошманнын туры кылычын татарнын кәкре кылычы, сөнгене калкан каршылый, сөрәнгә сөрән авазы җавап бирә.
Аяусыз орыш инде берничә сәгать дәвам итә. Сугыш кырын тузан каплый, аннан ярсу авазлар, атлар пошкыруы, акыру-бакыру, тимер чыңы яңгырап тора Кайнап торган адәмнәр дәрьясыннан ара-тирә атлар килеп чыга, кайберләре җайдаксыз, кайберләре яраланып ияр өстенә капланган хуҗаларын мәхшәр эченнән йолып алган. Дәһшәтле, исәпсез корбаннар таләп итүче орыш тегермәне буталышып беткән ике яуны үз ташында тарттыра да тарттыра. Янадан-яна корбаннар сорый.
Идегәй мирза тәбәнәк калкулык өстеннән сугыш кырын күзәтә. Ара-тирә ул янына берәр бәкне яки әмирне чакырып ала да анын бүлекчәсен орышка кертә—алар хәл эчендә торып калучыларга ярдәмгә ташлана Әмма төп көчне— үз төмәнен ул әлегә саклап килә, аны орышка кертми тора.
Хан тугы җилфердәгән урта кулның хәле бигрәк тә авыр. Тимер Котлык хан кулы күпмедер вакыт литва-рус лружинникларынын кысрыклавын кире кагып торса да. аның да акрынлап хәле бетә, ул да бирешә, артка чигенә башлый. Ярдәм сорап берничә тапкыр Идегәй мирзага чапкын җибәрә, тик бәкләрибәк бер үк сүзне кабатлый:
—Орышыгыз. Аллаһ сезне ярдәменнән ташламас!
Шулай хәлсезләнә барган урта кулга тагын да көчәнергә, соңгы көчне туплап орышырга гына кала.
Урта кулның мескен хәлен каршы яктан кенәз Витовт та күреп ала һәм. хан байрагын кулга төшерү өчен, ул анда үзенен соңгы резервын—Польша. Литва. Левон рыцарьларыннан торган сайланма полкларны ташлый. Менә алар, байракларын җилфердәтеп, сөрән салып, татар гаскәренең үзәгенә бәреп керә, канатлардагы полклар да шунда ыргыла
Шулай урта кул коточкыч яра ала, хәл эчендә кала. Йөзләрчә яугир һәлак була, калганнары үлем ярсуы белән орышны дәвам итә. Әмма көч инде төкәнеп килә. Чигенә башлыйлар Менә-менә сафлары өзелеп китәчәк, чылбыр аерым боҗраларга таралачак.
Әмма Идегәй мирзаның урта кулга ярдәм итмәвендә сугышны алып барунын төп хәйләсе ята иде Кенәз Витовт татарларның хәле төкәнеп килә дип уйлап, урта кул өстенә сонгы көчен ташлый. Кенәз Витовтнын атлы лары татарлар белән буталышып орыша башлау белән Идегәй миза алар өстенә үзенен тәҗрибәле баһадирлардан торган төмәнен ыргыта. Сөңге белән коралланган, тимер туннарга төренгән бу атлыларнын тиңе юк Алар сугышка бик сирәк керә, әмма аны очлап куя беләләр. Менә алар, ач бүреләр кебек, кенәз Витовт рыцарьларын ботарларга тотына.
Авыр коралланган татар атлыларынын һөҗүме шулкадәр көтелмәгәндә була, алар дошманнын ике канаттагы полкларын сытып узалар, исән калганнарын таратып бетерәләр. Аннан дошманнын артына төшә башлыйлар. Шул вакыт кенәз Витовт рыцарьлары каушап кала, чолганыштан чыгып өлгерү өчен чигенү
151
ягын карыйлар. Бу сафларның буталуына, максаттан тайпылуга китерә. Рыцарьларның бер өлеше, татарларны туктатырга тырышып караса да, күңелләренә хәвеф кереп өлгергән, аңда инде курку тамыр жәйгән Ул һаман үсә, арга бара, сафларны бүлгәли, өзә. тарката тора.
Шул вакыт ярдәм килүдән рухланган Тимер Котлык хан төмәннәре дә яңабаштан эшкә керешә. Аларнын дәррәү күтәрелеп орышка ташлануы дошман сафларын тагын да бүлгәли Шулай дошман гаскәре идарәсез кала, анда тыеп- туктатып булмаслык буталыш башлана. Күңеленә жан саклау кайгысы килеп кергән, шул уй барысын да күмеп киткән гаскәрне инде бернинди әмер-фәрман да туктата алмын Коралларын, олауларын ташлап, яралыларын сугыш кырында калдырып, дошман качарга тотына. Сугыш кырын беренчеләрдән булып Туктамыш хан ташлап китә, чөнки Идегәй мирзанын кем икәнен, ничек орышуын ул бик әйбәт белә. Аннан яраннары белән кенәз Витовт үзе табан ялтырата. Татарлар дошманның артыннан бастырып бара, качучыларны рәхимсез турый, әсир итә тора. Эш барысына да җитә, эзәрлекләү дәвам итә.
7
Тарихи чыганаклар күрсәткәнчә, бу сугышта егермедән артык рус-литва кенәзе һәлак була. Идегәй мирза дошманны биш йөз чакрымлап куа бара, шулай Киев каласына килеп җитә. Аның капкалары каршында үзенең зур чатырын кора Киевтән 3000 сум йолым акчасы түләтгерә. Татарлар бөтен Киев. Подолия җирләренә тарала, аннан зур байлык, меннәрчә әсирләр жыеп кайта. Әле 1363 елда Литва кенәзе Ольгерд, Буг елгасының түбән агымын яулап алып, үзенә Кара диңгезгә чыгу юлын тәэмин итүгә ирешкән була. Утыз алты елдан соң Бурсыклы сугышында җиңеп чыгу нәтиҗәсендә бу җирләр кабат Алтын Урдага кайтарыла, далалар кабат татар азлары утлап йөри торган көтүлекләргә әверелә. Шулай итеп. Идегәй мирза тырышлыгы аркасында Алтын Урданын чикләре кинәя, дәүләт үзе ныгый, бер йодрыкка туплана башлый.
Бурсыклы сугышы, күпме низаглардан, өч-дүрт дистә ел буе барган тарткалашулардан сон да татар дәүләтенең әле һаман көчле, гайрәтле булып калуын бик ачык күрсәтә. Идегәй мирза язмышының иң биек ноктасына күтәрелә. Ул теләгәненә тулысынча ирешә, хыяллары тормышка аша. Хәзер аның алдында татар дәүләтен ныгыту, аның элекке данын кайтару максаты тора Әмма ул шушы изге эшкә керештем дигәндә генә дәүләттә тагын низаглар башланып китә— бәкләр, әмирләр, угланнар баш күтәрә, һәркайсы тәхет дауларга тотына. Аларнын нәфесен бастыру өчен Идегәй мирзага кабат кулына корал алырга туры килә.
Бурсыклы сугышында тар-мар ителеп, шактый җирләрен югалткан һәм хәлсезләнеп калган Литва кенәзлегендә яшәүнең инде мәгънәсе беткәнгә. Туктамыш хан үз тарафдарлары белән Себергә барып урнаша, анда үзенә яна олыс төзи. Алай гына да түгел, хәтта Сәмәрканд әмире Аксак Тимер белән элемтәгә дә керә, уртак дошманнары Идегәй мирзага каршы көрәшү өчен анын белән сүз дә берләшә Әмма 1405 елда Аксак Тимер, яу белән Кытайга барырга чыккач, үлеп китә. Туктамыш ялгызы торып кала.
Идегәй мирзаны дошманын тыныч тота торган затлардан дип әйтүе кыен Ул Туктамыш ханның кайда, ни хәлдә икәнен даими белешеп тора, еш кына үзара бәрелешләр дә булгалый. Бер бәрелештә Идегәй мирза, уңышсызлыкка очрап, далага качып китә Тарихчылар күрсәткәнчә, бу алар арасындагы унбишенче бәрелеш булган! Туктамыш хан үзен кабат Алтын Урданың төп хуҗасына әверелдем дип уйлап тынычланып кала, уяулыгын югалта. Шулай гамьсез рәвештә кәеф- сафа корып ятканда кинәт яу белән Идегәй мирза килеп чыкмасынмы 1 Шунда ул кан дошманы Туктамыш ханның башына җитә Тарихчылар фикеренчә, бу хәл 1405 елда Төмән каласы тирәсендә булган Күрәсең. Туктамыш хан Аксак Тимер үлеменнән сон үтерелгәндер. Томск каласы тирәсендә «-Туктамыш курганнары» дип йөртелүче курганнарда бар икән. Гомумән, ул тирәләр «Туктамыш йорты» дип атап йөртелгәннәр. Литвадан киткәч, ул шушында килеп урнашкан, үзенә яна «йорт» корган. Туктамыш ханның үлемен рус елъязмалары да теркәп куйган. Мәсәлән, Аргангелогорски елъязмасында 1406 елда Туктамыш ханнын Себер җирендә, Төмән тирәсендә үтерелүе турында теркәп куелган
Туктамыш ханнан котылганнан сон да Идегәй мирза тәхеткә үзе теләгән
чынгызыйларны утыртып, татар дәүләтен саклап калырга тырыша. Шулай тәхеткә бер-бер артлы Шадыйбәк. Булат. Тимер ханнар утыртыла. Соңгысы 1399 елда. Бурсыклы сугышыннан соң үлеп киткән Тимер Котлык ханның улы була.
1411 елда яшь Тимер хан белән абзасы Идегәй мирза арасында зур низаг чыга, бәрелешләр була. Әлбәттә. Тимер хан артында башка кешеләр торган, яшь хан алар кулында уенчык кына булган. Алар үзара көрәшкән арада Сарай каласын Туктамыш хан улы Җәләлетдин тартып ала, тәхеткә чыга. Күп тә үтми Тимер хан Җәләлетдин тарафыннан үтерелә (1411).
Шулай тагын да аяусызрак көрәш башланып китә. Бу юлы инде Идегәй мирзага каршы Туктамыш хан уллары күтәрелә. Җиңелгән саен алар йә Кырымга, йә Литва кенәзе Витовтка барып сыеналар. Бераз көч туплагач, бәрелешләр дәвам итә. 1417 елда Идегәй мирза, ниһаять. Туктамыш улларын Алтын Урдадан куып чыгара. Әмма 1420 елда Туктамыш хан улы Кадыйрбирде кенәз Витовт ярдәме белән Кырым тәхетенә утыра. Шул ук елны Кадыйрбирде Кырымда тупланган зур гаскәр белән Иделгә кайта, аннан Жаек буена юнәлә. Сарайчык каласы янында (соңрак Нугай йортының башкаласы) Идегәй мирза белән Кадыйрбирде арасында каты бәрелеш була, бик күп кан коела. Кадыйрбирде үзе үтерелә, аның кешеләре кайсы кая качып бетә. Идегәй мирза да күп яралар ала. Сугыш шундый каты була ки, хәтта кайсы як җиңгәнне дә белә алмыйлар. Ике гаскәр дә таралып бетә.
Яраланган Идегәй мирза бер аулак урында туктап, яраларын бәйләмәкче. хәл алмакчы була. Бераздан бер нөгәрен хәл-әхвәлне белешер өчен разведкага җибәрә:
— Бар әле, хәлләрне белешеп кайт. Безнекеләрдән берәрсен очратсаң, монда җибәр,—ди.
Теге сугышчы юлда бер татар әмирен очрата да. аның Туктамыш ханда әмир булганлыгын белмичә, Идегәй мирзаның яралы килеш кайда ятуын сөйләп бирә.
Әмир сугышчылары белән Идегәй мирзаны эзләп таба. Идегәй мирза аны күреп алу белән сүгәргә тотына. Теге исә:
— Көн безнең файдага төгәлләнде. Без үз эшебезне башкардык. Син хәзер берни дә майтара алмыйсын,—дип, сугышчыларына Идегәй мирзага һөҗүм итәргә боера. Тегеләр карт мирзаны тураклап ташлыйлар. Шулай итеп, гомере дәһшәтле көрәшләрдә узган Идегәй мирза 63 яшендә сугыш кырында һәлак була. Бу хәл 1420 елда Җаек тирәсендә булган, диләр.
Идегәй мирза татар тарихында аерым урын алып торучы атаклы шәхес. Ул бик катлаулы тормыш юлы уза, үз гомерендә дәүләткүләм әһәмиятле бик күп вакыйгаларда катнаша, еш кына аларны теге яки бу якка борып җибәрүчеләрдән була Шуңа күрә аның язмышы гаять катлаулы, бик тә каршылыклы Гомеренең бер дәверендә ул, кан дошманы Туктамыш ханнан үч алу белән мавыгып китеп, татар дәүләте Алтын Урданы хәлсезләндерү, аны җимерү эше белән шөгыльләнсә, картаймыш көнендә исә, хакимиятнең иң биек баскычына күтәрелеп, олуг мәмләкәтнең бәкләрибәге (асылда—ханнарны тәхеткә утыртучы) дәрәҗәсенә ирешә, таркалуга йөз тоткан татар дәүләтен бер йодрыкка туплау, хөкүмәтне ныгыту, дәүләтнең элекке данын, абруен кайтару өчен көрәшә. Бу эштә ул зур 1ырышлык күрсәтә, күп көч түгә, әмма күпме генә тырышмасын, хәтта боек бәкләрибәк Идегәй мирза да таркалуга барган дәүләтне коткарып кала алмый. Тарихта башланган процессны туктатырга әллә нинди гайрәтле шәхеснең дә кодрәтеннән килми. Андый шәхес бу процессны бары тик беразга тоткарлый гына ала. Идегәй мирзаның бу омтылышы, шәмнең сүнәр алдыннан балкып куюы кебек, сонгы талпыну гына була. Бу вакытта тарихи үсешнең аяусыз кануннары татар дәүләтенә үз хөкемен инде чыгарган була. Сүнә-сүрелә барган Алтын Урда җирләрендә бераздан яна татар дәүләтләре—Кырым, Әстерхан, Казан, Касыйм. Себер ханлыклары барлыкка килә. Шулай халкыбыз үз тарихының башка дәверенә аяк баса.
1996-1999 еллар,
Казан

Реклама