Логотип Казан Утлары
Роман

САТАШЫП АТКАН ТАҢ


ИКЕНЧЕ КИТАП
РОМАН
лар тукталган йорт-каравыл өе. Бер үк вакытта авыл советы бинасы да, ызба-читальня ролен дә үти икән Минзәлә “кунакларын" ике кеше каршы алды. Авыл советы рәисе, кызыл йөзле, сары керфекле Сабиров һәм ак чырайлы, тавышын кайдандыр тирәннән кысып чыгарып сөйләшүче Габитов-партия ячейкасы секретаре
Бераз юангач. кечкенә киңәшмә үткәреп алдылар. Авыл волость үзәге булса да. волком җитәкчеләре якын-тирәдәге авылларда советка, коллективлаштыруга каршы кешеләрне ачыклау белән мәшгульләр. һәр волостька, волком тарафыннан исә һәр авылга контроль саннар җиткерелгән, шушы саннарнын үтәлешенә карап, партия ячейкасы, авыл советы эшенә бәя бирелә Волком, авыл активлары, көн-төн чабалар, әмма канткомнан төшерелгән саннарны үтәп өлгерә алмыйлар икән.
Каршылаучылар арасында волкомнан вәкил булмавына Шәмтиев пошынып:
—Ждваплылыктан качалар, понимаешь!-дип. сукранып алды. Имеш, авыл советы эшенә тыгылмыйлар.-Ничава, кайткач. Филлиповка әйтеп, җоннарыгызны туздыртам .
Үзенә артык игътибар итүче булмагач. Шәмтиев тынлы. Монда кем башлык икәне ярылып ята-Сабиров белән Габитов ОГПУ кешеләре тирәсендә бөтереләләр иде
Авылга төн үзәге җиткәндә, күзгә төртсәң күренмәслек караңгыда килеп кергәнлектән. Әхмәтсафа авыл белән аз гына да таныша алмады, әмма якын-тирәдә Әмәкәй белән тиңләшерлек авыллар юк дип кисәткәннәр иде Минзәләдә.
-Әгәр дә уйламыйча, тиешле хәзерлек күрмичә эш башласагыз, кайбер кантоннардагы хәлләр монда да кабатланырга бик мөмкин.- дигән иде Филиппов юлга кузгалганда -Кулакларны, муллаларны халык чолгап алып, авылдан алып китәргә комаучалыйлар. ОГПУ вәкилләрен үзләрен готак итеп алалар Совет вәкилләрен өйләренә үткәрмиләр.
Ахыры Башы 4 санда.
А
Каршылык күрсәтүче табылса, җебеп, каушап калмагыз, нагайка-чыбыркы тоткан кулларыгыз калтырамасын, кирәк булса, корал кулланырга да тайчанмагыз—сез дөрес юлда, кылган барлык гамәлләрегез акланачак, чөнки сез халык өчен, ил өчен көрәшнен иң авыр участогында бүген,- дип. җилкендереп калган иде.
Шәмтиев шушы ук сүзләрне Габитов белән Сабировка да кабатлады. Сабиров урынында утырып тора алмый, тынгысыз кеше, башта Минзәләдән килгән вәкилләрнең атларын урнаштырып, чабулап йөрде, аннан вәкилләрнең үзләренең тамакларын туйдырып мәш килде. Габитов исә. Шәмтиевнен сөйләгәннәрен төче елмаю белән тынлап торды-торды да. тавышын кысып кына, тагын каядыр чыгып китәргә җыенган Сабировка эндәште:
-Иптә-әш Сабиров, исемлекне бир әле-е.. Иптә-әш Шәмтиев белән кинәшеп алыйк, дим. Нәрсә җитми-и, нәрсә арты-ык дигәндәй
-Бар, исемлек, бар, ул. Инде өч көн кесәдә саклап тотам.
Сабиров ара-тирә “гөлт-гөлт” итеп ялкын чөеп алса да. гамәлдә сүрән янган куыклы лампа кукыраеп утырган өстәл янына килеп, исемлек язылган кәгазьне җәеп салды.
-Әйе, исемлек ба-ар ул...-дип төчеләнде Габитов.-Бер генә дошман элемент та төшеп калмады Тырыштык инде, тырыштык. Бәй. сон... кулдан килгәннен барысын да эшләдек, әйеме, иптәш Сабиров? Шуны да эшләмәскә ни-и..
-Йокы-мазар күргән юк бу арада, гел исемлек барлап утыру булды инде.-Сабировнын тынгысыз карашы Дәүләтьяровка төртелеп туктап калды. Чыннан да үтә тырышлык күрсәтүләре хак иде. хәлне кантком вәкилләренә төшендереп, теләктәшлек табасы килә иде -Нидер сизенә кулак, авылда кот калмады бу көннәрдә, әмма без алай капчыкны төбеннән тотып селкемәдек...
—Сизенмичә, иптә-әш Сабиров, кайткач хатыныңа ычкындыргалый торгансыңдыр. Хатын колагына кергән сүз авыздан чыкмый калмый ул!— Габитов аерым бер ләззәтле мизгелләр кичереп, исемлекне укый башлады. Ара-тирә анлатма биреп тә бара иде.-Исемлеккә, иптәш Шәмтиев, дүрт мәчетнең дә муллаларын, мөәзиннәрен керттек. Түбән оч мәчетгән-Бакир мулла. Фазыл мулла. Шәрәфетдин мулла... Бусы-сы Түбән оч мәчете- ете... Урта мәчеттән—Шәйхелислам мулла, Мирзасалих мулла, Нурлыгаян мулла-а. Менә бусы-сы Урта мәче-ет.. Югары оч мәчетеннән-Әхмәтшакир мулла. Мирзаян мулла, Әхмәтзакир мулла-а... Менә бусы-сы Югары оч мәчете-е. Манарасыз мәче-ет Бусы-сы яңа мәчет була инде-е... Анда бер Хөснетдин хәзрәт кенә гыйбадәт эшләрен алып барды.
-Габитов төгәл кеше ул! Исемлекне бик җентекләп төзеде,-диде Сабиров җитди кыяфәт белән.
-Бар, бар. монда барысы да бар, иптәш Шәмтиев. Категорияләрен шапылдатып сугып чыгыйммы сон? Бездән калмасын дигәндә-әй...- Габитов куштанланып, кулына каләм алды.
-Озак сузабыз!—Шәмтиев тынычсызлана башлады Ишек төбендә утырган ОГПУ вәкиленә шөбһәле караш ташлап алды. ОГПУ вәкиле аның сүзен җөпләп, баш какты.
—Ашыгырга кирәк, авылдагы күп өйгә һаман ут эленгән килеш. Сон дип тормый халык, йокларга ашыкмый, нидер сизенгән шикелле.
-Борчылмагыз, Әмәкәй халкы бик чуар халык ул -дип тынычландырды аларны Габитов.-Иптәш Сабиров активистларны чыгарып җибәрде инде, барысын да җилтерәтеп китереп җиткерерләр Шым чыгаручы да булмас. Монда бит борынгыдан теләсә кайдан җыелган халык Берсенә яманлык эшләсәң, ике як күршесе сөенеп утыра. Безнең халык шундый бит ул.
-Активистларыгыз кая сон? Күзгә-башка күренмәде.
-һи-и.-дип, нечкә тавыш белән көлгән булды Габитов -Аларны өч көн шартлы тотак итеп, күршедәге Якуб бай келәтендә яткырдык
һәркайсына задание җиткерелгән, хатыннары килеп ашатып йөрделәр. Үзләре дә ялыгып беттеләр, бичаралар. Инде бәйдән ычкынган эт шикелле кылана торганнардыр. "Әгәр үзегезгә беркетелгән кешеләрне китереп җиткермәсәгез, үзегезне тотып җибәрәбез.-дидек.-Хатыннарыгызны камчы белән ярабыз, балаларыгызны авылдан куабыз,"-дип куркыттык, һи-и. шүрләделәр, иптә-әш Шәмтиев. Кая барсыннар, безнен халык куркак бит ул. Берсе өстенә өстерсән. икенчесен ботарлап ташларга да әзер
ОГПУ вәкиле каравыл йортындагыларга кирәксә-кирәкмәсә чыгып йөрмәскә кисәтеп, чыгу ягына кузгалды. Каерып ачылган ишектән бөркелеп суык керде. ОГПУ вәкиле чыгып киткәч. Шәмтиев. үзен зур түрәгә санаган кебек, түшен киерә төште Вәкарь рәвештә Габитовтан сорашуын дәвам итте.
-Хуш. кемнәр киләчәк инде монда? “Минзәләгә. төрмәгә алып китәргә",- дип. җыясызмы халыкны?
-Юк инде, иптәш Шәмтиев. без дөнья күрмәгән кешеләр түгел бит Минзәләдән вәкилләр килгән, бер кәгазьгә кул куясыз да. кайтарып җибәрәләр, дип әйтергә куштык. Әйе-е. иптәш Шәмтиев. моны гына беләбез инде без. Сабиров булса, ул да җөпләр иде сүземне
Шәмтиев, кинәт кенә Әхмәтсафаны исенә төшерде булса кирәк, аңа борылды:
-Иптәш Дәүләтьяров. менә бу исемлектәге язылган адәмнәрне тиз генә категорияләргә бүлеп яз әле!
—Категориягә?—дип, аптырап сорады Әхмәтсафа,—Мин бит аларнын ни үзләрен, ни кылган гамәлләрен, матди хәлләрен белмим. Моны иптәш Габитов үзе генә эшләсә инде...
Шәмтиев ризасызлыгын белдереп, кашларын җыерды, мыгырданып алды:
- Минзәлә тиклем җирдән килеп, кул кушырып утырмассың бит. Нәрсә дә булса эшләргә кирәк.
-Мина кушылган кадәргесе шул-мондагы хәлләр белән танышырга, тәҗрибә алырга, кайткач, хисап бирергә
-Хисап бирүчеләр буа буарлык, эшләргә дисәң-Шәмтиев Әйдә. Габитов, укып чык. мин үземә язып алып, категорияләргә бүлеп чыгармын
Габитов тырышып исемлекне укый башлады. Ара-тирә шәрехләп тә ала иде.
-Муллаларны әйттем инде, алар жәмгысе ун кеше була.
-Булсын, булсын, бер сүзекәем дә юк...
-Инде байларга, кулакларга килсәк, эш болай тора-а. Хөснелгата баи. Хәсән бай. Биктимиров Өммәткол—бик зәһәр адәм. усал, куатле кеше бу. Инде дә килеп Шөвәлиев Гыйзетдин. Латыйпов Якуп—бай Якуп дип йөртәләр, монын уллары Гыйззәт. Габдрахман. Салих Инде дә килеп Мөхәммәди Закиры. Суфиянов Миркасыйм. Йосыф
Габитов укый бара. Шәмтиев анын артыннан яза барып, һәркайсын үзенчә категорияләргә бүлгәләп бара иде. Кешеләрнең язмышына карата шундый битарафлык белән Әхмәтсафа бу дәрәҗәдә, бәлки, беренче мәртәбә очрашкандыр
Исемлекне барлап чыккач. Шәмтиев тузына башлады
-Нинди хәл бу?-дип җикеренде ул Габитовка-Контроль сан җиткерелмәгән идеме сезгә? Бер кешең җитми, нанимаешь!
-Житкерелде-е -Габитовнын тавышы еламсырап чыкты бу юлы Тырыштык, иптә-әш Шәмтиев. кулдан килгәнчә Авылда хәлле дигәннен барысын да җыеп тутырдык.. Ничек үтәп чыкмак кирәк-егерме җиде кеше-е бит ул. егерме җиде...
-Әкият сөйләмә. Габитов! Әмәкәйнен һәр икенче кешесе мондагы өч категориянең берсенә керерлек. Кара аны. үзенне алып китәбез, задан ия ие үтәмәсәң!
-Ни бит. иптәш Шәмтиев. күпләре авылны ташлап, чыгып киттеләр, теге вакытта ук. Моннан алда да җыеп җибәргәләдек Кими бит. халык
Бер кеше тулмый инде, шуңа да бәйләнеп...
-Җитте. Габитов, әнә ОГПУ вәкиленә әйтеп, кул-аягынны бәйләтеп, чанага чыгарып салдырам. Тап бер кеше!
Габитов куркынган күзләре белән ишектән кереп килүче ОГПУ вәкиленә карап алды, бер тын уйланып утыргач, ниһаять, тәвәккәлләп авызын ачты.
-Менә безнең авылда Сөләйман карт бар. Бик ачы телле нәмәкәй. Әле кичә дә, ураза аенда мәчетләрне ачтырмыйсың, дип бәйләнде мина. Ата күркә дип мыскыл итте. Әллә соң...
-Язып куй исемлеккә! Сөләйман картмы-чуртмы, анда бер кешенең дә эше юк, контроль сан гына үтәлсен.
..Озакламый каравыл өенә халык җыела башлады. Барысының да йөзе сүрән, барысы да хәлләренең мөшкел икәнен аңлыйлар. Үзара бер- берсенә нидер әйтеп алалар да, тынып калалар. Бары берсе генә гайрәт чәчеп азапланды:
-Кая, нинди кәгазьгә тамга саласы? Озаклап маташырга вакыт юк, сәхәр ашар вакыт җитә...
-Ашыкма-а, Өммәткол абзый,-диде Габитов, әүвәлгечә төче тавыш белән.-Җыелып бетсеннәр инде. Кеше саен бер амин дигәндәй, һәркайсыгызга аерым-аерым аңлатып-сөйләп тора алмый бит инде кантком вәкиле Минзәлә тиклем җирдән юкка килмәгән.
Шәмтиев, Габитовнын жавабын ошатып, баш какты. Халык җыелып беткәч, исемлек буенча барлап чыктылар. Тышкы якта, каравыл өе тирәсендә хатын-кыз, бала-чага тавышлары ишетелә башлады. Күрәсең, алар да хәлләрнен хәтәр икәнлекләрен төшенәләр. Ир-атларның өсләрендә тун, толып. Тиз генә кайтмаска мөмкин икәнлекләрен болары да яхшы чамалыйлар булса кирәк. Мылтыклы гаскәриләрне күреп алгач, эшнен ниндидер кәгазьгә тамга салу белән генә бетмәячәге ачык иде инде аларга. Күбесенен йөзендә күндәмлек, язмышка буйсыну, чарасызлык ярылып ята иде.
Әхмәтсафа урамга чыкты. Арылган, йончыткан. Таңга ерак калмый, авыл шомлы хәбәр көтеп басылып, чүгеп калган сыман. Сизелеп тора, бүген беркем дә йокламый, авыл уяу иде Офыкта ниндидер яктылык уйнап алды кебек. "Тагын бер шайтан таны“ дип, ачынып уйлап куйды Әхмәтсафа.
Каравыл өе тирәсенә унлап олау җыелган. Олаучыларны ОГПУ вәкиле бер тирәгә жыйнап. нидер сөйли, аңлата иде. Каравыл өенең кечкенә ихатасы алдында киеренке тартыш бара. Кемнәрдер, күрәсең, моңда җыелган кешеләрнең туганнары яки бала-чагасы каравыл йорты эченә үк үтеп кермәкче була, атка менгән ОГПУ гаскәриләре, кулларына камчы тоткан авыл активистлары андыйларга каршы төшеп, капкага якын җибәрмәскә тырышалар. Анда сәер тартыш, шау-шусыз буталыш бара иде...
Тынлык озакка сузылмады. Бер малай үзәк өзгеч тавыш белән:
-Әткәй! Әткәем!-дип кычкырып җибәрде. Тавыш иясенә камчы тоткан бер активист ташланды, һаваны ярып камчы чыжлады. Баланын иңрәп:
-Күзем., күзем...-дип ачыргалануы ишетелде.
Әхмәтсафа авыр уйлар белән эчкә үтте. Шәмтиев, ике ягында ике гаскәри торган хәлдә, җыелган халыкка соңгы сүзләрен җиткерә иде инде:
-Шулай итеп, туганнар, кәгазьне безнен кулга бирмәделәр, һәркем Минзәләнен үзенә барып, кул куярга буласы булып чыкты. Без канткомда уйлаштык. Авыл халкынын эше күп, урык-сурык йөрергә вакыты юк. Аерым-аерым килеп, тамга салганнарын көтеп ятсаң, ай үтәр дидек. Эшне җиңеләйтергә булдык, бергәләп олауларга төялеп юлга чыгабыз, Минзәләдәге эшләрне бетереп, иртәгә үк, төштән сон, кире кайтырга чыгарсыз шул ук олаулар белән. Олаулар әзер Иптәш Сабиров, кем кайсы атка утыра, аңлатып чык. Кисәтеп куям, кем дә кем урамдагы халыкка коткы таратырга маташып, мин әйткәнне башкача анлатып
азапланса, гаскәриләргә фәрман бирелгән, урында ук атып егабыз. Анлашылдымы?
Халык бу кадәр кискенлектән, телсез калган иде, шулай да "иртәгә төштән сон үк кире кайтып китәсез” дигән сүзләр күбесенен җанында өмет чаткысы уяткан иде, нидер әйтеп, кабат-кабат сорашып-белешеп торасы итмәделәр. Кемдер уфтанып куйды:
—Ходайнын язганы булыр инде... Изге ураза айларында...
Сабиров кулындагы кәгазьгә карап, авылдашларына яны белән баскан хәлдә, калтыравык тавыш белән укый башлады
-Беренче олау-ат тотучы Сафиулла малае Мөхәммәт Миргалим мулла. Фазлый мулла. Габдрахман утыралар
Сабиров укыганда, Габитов бу эшләргә бөтенләй катнашы юк шикелле, җыелган халык белән рәттән басып, тынлап торган булды.
Әйтеләсе сүзләр әйтелеп беткән, җыелган халыкны олауларга урнаштыру башланды. Эшнен шома гына баруыннан Шәмтиев канәгать иде. кешеләр чыгып беткәч, каравыл өендәге авыр тынлыкны бозып, күтәренке тавыш белән Габитовка эндәште.
-Кара аны, Габитов, без киткәч, авылда тынычлык булсын. Башын белән жавап бирәсен...
-Бер дә шау-шу чыгарасы килми дә, иптәш Шәмтиев. Кара як бит бу. Халык сарык белән бер. Берсе башласа, икенчесе иярергә генә тора..
— Иярмәсләк ит! Тан сызылуга, Минзәләгә озатылганнарнын хатыннарын каравыл өенә җыегыз, һәркайсына утыз-кырык камчы Кайсын базга, кайсын келәткә ябып, телләрен тешләтерлек итегез. Авызын ачсалар да. сүз әйтерлек хәлләре калмасын. Кемнен кайсы категориягә керүенә карамастан, ин беренче эш итеп, өйләреннән куып чыгарыгыз. Бала-чагасы белән авылдан сөрегез. Кемнен ике-өч хатыны бар, олы хатыннарын кыйнап ташлагыз, башка хатыннарын авылда байгыш булып йөрүче әтрәк-әләмгә хатынлыкка таратыгыз. Риза булмаганнарны, чамалыйсын инде нишләтергә.
-Беләбез, иптәш Шәмтиев. Ризалаштырырбыз, әйе-е...
-Сина өч көн вакыт. Габитов, әгәр йөз процент колхоз булмаса. үзеннен хатыныңны шәрә килеш урам буйлап йөртәбез. Гыйбрәт булсын, пешмәгән ячейка секретарьларына.
Габитов бөрешеп, ияген якасы эченә яшерде
—Үтәрбез, иптәш Шәмтиев. Бүре көтүе олакса, авылда Сабиров белән мина каршы сүз әйтүче калмый. Активистларыбыз да бик әйбәт, тынлаучан кешеләр. Ни әйтсән, шуны үтиләр. Өч көн эчендә барысы да колхоз булып бетәр, боерган булса. .
-Нинди "боерган” ул тагын?-дип җикерде Шәмтиев.-Кем нәрсә боера сина, әллә боеручыларын бармы бездән башка?
Габитов кызарып чыкты.
-Тфү-тфү, нәләт, авыздан ычкынды, иптәш Шәмтиев. Йөз процент колхоз булыр, коммунист сүземне бирәм...
-Шулай диген. “боерган”ны күрсәтермен мин сина. әнә олаулар китмәгән, сина да урын табылыр... Тагын шунсын да исендә тот. бүреләр киткәч, этләр батырая. Берсенә дә пашалы бирмә, колагына киртләп куй
Габитов эндәшмәде
Исәнсеф дигән авылга җиткәч, олаудагылар кыбырсып алдылар "Сәхәр вакыты үгеп бара, кереп чәй генә булса да эчик. Барыбыз да ураза тотабыз, мөселман кешеләр бит сез, нигә ул кадәр имансыз кыланасыз,”—дип ялыну-ялваруларына жавап кыска булды-олауны як- яктан саклап баручы гаскәриләрнең берсе шартлатып һавага атып җибәрде, шуннан сон, кабат сүз куертып торучы булмады.
-Шәп килеп чыкты. Дәүләтьяров. Аягын жинел икән, мондый эшкә гел сине йөртәсе . Өмәкәй тиклем Өмәкәйдән шау-шусыз олавы белән кулакны алып чыгып кит инде Филлиповка әйткәч, ышанмаган булыр әле Ну булды инде, кузгалып киткәнче хатын-кыз, бала чага
олауны сырып алгач, күнелгә шик кергән иде, камчы белән яра башлагач, бер-ике мәртәбә һавага атып та җибәргәч шыр җибәрделәр тагын. Акыра- бакыра авылны чыкканчы арттан ияреп бардылар, ну якын килергә курыктылар —Шәмтиев көлгән булып, янәшәдә утырган Әхмәтсафаның җилкәсенә суккалап алды. „
Әхмәтсафа ни дип әйтергә белмәде. Йөзенә бары хәсрәтле дулкын гына йөгерде. Әлеге хәлләрнең барысын да үз күзе белән күреп, йөрәге аша кичергән иде. Минзәләгә куылучы халыкны нинди язмыш көтә? Кайчан да булса авылга кайтып егылырлармы алар? Гаиләләр кавыша алырмы кабат.’ Шәмтиев бүлгәләгән категорияләрне игътибар белән кем дә булса яңадан карап чыгармы? Ай-Һай, илдә сыйнфый көрәшнең кызган чоры, кат-кат тикшереп торучы табылыр микән. . Әхмәтсафа үзе дә шушы көрәшнең уртасында хәзер Болай җебеп тору килешмәсен дә белә. Ул коммунист, фирка карарларын фәкать тимер мускуллы, нык ихтыярлы көрәшчеләр генә үти алачак. Сафта җебегәннәргә урын юк. Бүгенге хәлләр зур көрәшнең башы гына. Алда әле ниләр күрәсе, кичерәсе булыр...
Олаучылар атларны куаламаска тырышалар, бахбайларны алҗытасылары килми. Саклап баручы гаскәриләр исә һаман ашыктыралар. Олаучылар баш өстендә нагайкалар уйнап ала.
Ык аша чыгып, шактый текә тоелган таудан күтәрелгәч, ниһаять, олауларга туктарга әмер бирелде. ОГПУ вәкиле олауга төялгән халыкка кузгалмаска кушып, олаучыларны янә үз янына чакырып китерде. Әхмәтсафа да аягын язасы итеп, шул тирәгә елышты.
Чаналарның берсендә ин ахырдан каравыл өенә китерелгән Сөләйман карт тынгысызлана:
-Имансыхпар аркасында, сәхәрсез уразага кердем бүген. Кәжә авылында ни калган безгә? Мөртәт урыслар арасында мәсхәрә итеп утыртканчы, тизрәк Минзәләгә җитик. Алла коллары. Ник вакыт уздырасыз? Жыен жир бит.-дип, каһәрли-каһәрли сүгә иде ул гаскәриләрне.
Әхмәтсафа картнын сүзләрен ишетмәгәнгә сабышып, алга үтте.
ОГПУ вәкиле олаучыларга сәфәрдә бару тәртибен соңгы мәртәбә аңлата иде.
—Монда кадәр әйбәт кенә килеп җиттек. Алда—ин җаваплы өлеш,- диде ул. тавышын баса төшеп.-Минзәлә урманын бер тында үтәргә кирәк. Сәбәп-мазар табып туктап тору юк урманга кергәч. Кайсы олаучы туктап кала, шунын маңгаена пуля.
-Атлар өшәнделәр, бик куып булмас... Көне буе ялсыз киләләр бит ..-диде Мөхәмәт исемле яшь егет. Олаучыларның күбесе яшьләр, үзләренең нинди хәлдә булуларын анлап җиткермиләр иде. Олаучы егет, кайнарланып, үзенекен тәкърарлый иде.-Кайтасы да бар бит әле халык төяп. Атларны харап итмәбезме?
—Тилегә сабышма! Сезнең белән гәп куертып торыр вакыт юк. Атларыгыз шәп, үзегез елгыр егетләр күренәсез, аңларсыз кебек, кабат әйтәм, Минзәләгә кадәр туктау юк! Минзәлә урамына кергәч, безнең арттан барасыз, кая барып керергә икәнен үзебез күрсәтербез. Өстәмә бер генә сорау да бирмисез, олаудагыларга монда сөйләшкәннәрне җиткермисез, шушы тәртипне бозучылар, чамалагыз, үзегез дә төрмәдән чыкмыйсыз!
-Төрмә’..—дип кайтарып сорады кемдер.-Без төрмәгә илтәбезме халыкны?..
ОГПУ башлыгы, артыгын ычкындырганын чамалап, боргалана башлады:
-Мин моны болай гына, башыгызга тизрәк барып җитсен өчен генә әйттем Онытыгыз монда ишеткәннәрне, сүзем бетте, кузгалабыз!
Олаучы егетләр теләмичә генә үз чаналарына табан киттеләр Гаскәри урыныннан кузгалырга ашыкмаган Әхмәтсафага каты гына итеп дәшеп алды:
-Сина аерым боерык кирәкме, вәкил иптәш? Кузгалабыз, дим бит!
Чыннан да урманны чыкканчы да, Минзәлә урамында да туктап торулар булмады Манганга кемнен пуля аласы килсен инде9 Шәһәргә кереп, киң генә урамнан өскә табан күтәрелгәч, таш койма белән әйләндереп алынган бина янына туктагач кына, олауда утырып килүчеләр- нен берсе:
-Бәй. инәннен баш баласы, Минзәлә төрмәсе бит бу?-дип аптыраулы-ачыргаланулы сөрән салды.
Аңа йончыган тавыш белән Өммәткол жавап кайтарды
—Әбиенә утырмага алып килделәр дип уйладыңмы әллә? Безнен юл шушында өзелә инде туганнар. Бел тәннәрегезне укып керегез.
Олаудагылар бу хәбәрдән өнсез калып, тавыш-тынсыз утырдылар да, исләренә килеп, кисәк урыннарыннан кузгалыша башлаганнар иде, гаскәриләр аларны тиз туктатты:
-Кузгалмаска! Чаналарга ятыгыз! Кем башын күтәрә-атабыз!
Ул арада авыр капкалар ачылып китте, барлык олаулар, чиратлап шул исәптән Әхмәтсафа утырган ат та төрмә ишек алдына кереп тулды. Чаналарны гаскәриләр урап алды, кулга алынган Әмәкәй адәмнәрен сафка тезеп, гаскәриләр саклавында калдырдылар, кантком вәкилләрен исә ашыктырып, бер бүлмәгә алып керделәр. Әхмәтсафа аруын онытты. Минзәлә төрмәсе дигәнне ишеткәне булса да. бу кадәр котны алырлык, жанны өшетерлек бина дип уйламаган иде. Калын стеналар, авыр ишекләр, өзек-төтек кенә сөйләшү-барысы да иңгә баса, гәүдәне үзеннән-үзе җиргә сеңдерә сыман иде.
Бүлмәдә берничә кеше утыра. Керүчеләргә урын тәкъдим итүче булмады, Шәмтиевне күрмәкче. Әхмәтсафа да стена буендагы утыргычка сеңде.
-Мин прокурор Госмаңов булам,-диде, түрдә утырган чандыр гәүдәле, усал кыяфәтле кеше.-Йә, кайсыгызда исемлек?—Ул каш астыннан гына әле Шәмтиевка, әле Әхмәтсафага сөзеп карап алды.
—Монда, иптәш Госманов, үзем алдым исемлекне.
— Бир монда!—Госмановнын каты тавышыннан Шәмтиев коелып төште. Калтырана-калтырана кәгазь сузды.
—Барысы да тәртиптәме?
—Тәртип, иптәш Госманов. “Шылт“ иткән тавыш та булмады.
—Анысы өчен ОГПУ жавап бирә. Исемлектә тәртипме, дип сорыйм мин синнән. Категорияләргә кем бүлде9
-Үзем, иптәш Госманов, үзем -Шәмтиев кисәк төртелеп калды.- Менә иптәш Дәүләтьяров, өлкә комитеты вәкиле белән
Госманов беренче мәртәбә күргәндәй, сөзеп Әхмәтсафага карап алды.
-Өлкә вәкиле дә булгач, сорамый булмый. Иптәш, э-э...
—Дәүләтьяров...-диде Әхмәтсафа кыю рәвештә. Исәбе—сер бирмәү иде.
-Сезнең карашка ничек? Аңлашылып бетмәгән нәрсәләр, сораулар юкмы?
-Сораулар дип.. Шулай да исемлектәге бер кешегә шигем калды.
-Кем9
-Сөләйман карт. Нигезле булмады шикелле аны монда китерү.
-Төрмә кунакка гына килеп-китеп йөри торган жир түгел Ябып тоту урыны бу Кулга алганчы ныклап уйларга кирәк иде. Хәрби комиссариат вәкиле кайда әле?
Ишек төбендәрәк утырган хәрби киемле, базык, әмма нык гәүдәле яшь кеше урыныннан кузгалды.
-Мин булам, иптәш Госманов.
-Син. иптәш Шәйхетдинов. Өмәкәйнеке бит. әйеме? Исемен Заһир бит. ялгышмасам.
-Әйе,-диде юаш тавыш белән хәрби комиссариат вәкиле
-Иптәш Дәүләтьяров телгә алган Сөләйман карт кем ул, беләсеңме9
Шэйхетдинов туры җавап бирәсе итмичә, авыз эченнән ботка пешерә башлады.
-Ни инде, иптәш Госманов. Сөләйман дигән кеше безнең авылда бар инде ул.
—Конкрет!
Шэйхетдинов нигәдер муенын яка астына яшерде. Мондый ук хәлне Габитовта да күзәткән Әхмәтсафа түзмәде, сүзгә кушылды:
-Картны кулга алу өчен нигезле дәлил юк дип саныйм. Габитов белән тәртә башлары эләгешеп киткән димме.
—Кулак түгелме?
—Түгел. Кулак та, мулла да түгел.
-Сон алайса, ник баш катырасын, кайтарып җибәрегез. Калганнарына ордер тутырабыз. Габитов белән тәртә башы эләккән өчен төрмәгә яба башласагыз, тиздән Әмәкәйдә бер кеше дә калмас,—Госманов күзләрен мөлдерәтеп үзенә карап торган Шәйхетдиновка ачулы караш ташлады.
Әхмәтсафа гаскәри озатуында ишек алдына чыкты. Сафтагылар исәнгерәгән хәлдә басып торуларын дәвам итәләр иде. Әхмәтсафа сак башлыгына юнәлде, хәлне аңлатты. Анын сүзләрен теге гаскәри дә җөпләде.
-Сөләйман абзый,-диде Әхмәтсафа салкыннан куырылып торган карт янына килеп, артык шауламаска тырышып.-Син кайтып китә аласын, син азат.
Сафтагылар кузгалышып куйдылар.
-Ә без?!.
Дистәләгән кешенең шушы тәкатьсез соравыннан. Әхмәтсафаның тыны кысылып куйды.
-СөйләшмәскәНМылтык затворы тавышы чынлап куйды.
Сөләйман карт, Әхмәтсафага игътибар итмәстән үзенә ияреп чыгып килүче Шәйхетдиновка ташланды. Заһирның үзе артыннан кузгалганын сизмәгән дә иде Әхмәтсафа. Сөләйман карт килгән шәпкә, ике кулын авылдашына сузды:
-Алланың рәхмәте төшсен, Заһирҗанкай, күршекәем. Башка нинди бәлаләр килде микән дип, аптырап торадырыем. Нәмә булды мин әйтәм, кемгә ярамадым, нәмәгә өтермәнгә китереп тыктылар дип, зар җылап торадырыем. Әле дә син булгансың, Ходайның рәхмәт төшкере. Син әйткәнсеңдер инде, Сөләйман абзый гөнаһсыз бәндә, Алла колы, монда өтермәндә тотмагыз дигәнсеңдер, әйеме, күршекәем.
Заһир астан гына сафта торган авылдашларына карап алды да, пышылдап кына:
-Бар, Сөләйман абзый, чыгып сыз моннан!—дип кырт борылып кире прокурор утырган бүлмәгә кереп китте.
Әхмәтсафа урамга чыкканда, Әмәкәйдән килгән олау кире кайтырга кузгалган иде. Мөхәммәт чанасына утырган Сөләйман картның:
—И-и, Заһирҗанннын игелекләре-е...—дип сөйләнгәне ишетелеп калды.
Әхмәтсафа арып-талчыгып беткәнен сизде. Ашыкмый гына фатирына кайтырга чыкты. Аны Шәмтиев куып житте. Йөгергән дә бугай, сулуы капкан.
-Иштен ишәк чумарын-диде ул ачу белән.-Бөтен эшне б...ладын, контр! Синен аркада мин закун бозып, бер гөнаһсыз кешене кулга алдыручы булып чыктым әнә. Синнән сон прокурор мине ничек өшкерде, беләсеңме? Телеңә тилчә чыккыры, цифрлар үтәлгән иде, “шылт” та юк иде.. Контр!
Бу сүзнең бәясен белә иде Әхмәтсафа. Барган җиреннән шып туктап, көчле куллары белән Шәмтиевнен кыска тун якасын эләктереп алды да, аны үзенә үк тартып китереп, теш арасыннан гына ысылдап алды:
-Тагын шушы сүзеңне кабатласаң, бел, үзеңне жибәрәм, Сөләйман
карт урынына. Контроль цифрын-ниен белән төрмәдә сөрсерсен. аңладыңмы?
Шәмтиев, мондый каршылыкны көтмәгән иде, жебеп төште
-Аңладым, иптәш вәкил, бетте, бетте. Кызып кителгән. Нервылар калмаган инде, суган кыягы сыман бөрешеп беткән нервылар Шул харап итте, каһәр...
Әхмәтсафа аны тынлап тормады, борылды да. тулай торакка кайтып баруын онытып, кантком бинасына табан атлады.
анткомда кирәкле бер кеше очрамады, әйләнде, тулганды да, янә тулай торакка кайтып китәргә булды.
Ике тәүлек диярлек юлда йөрү, авыр тойгылар эчендә бәргәләнү арыткан иде. Кайткач, тиз генә капкалап, ятып йокларга уйласа да, үзен йокы алмады Инде кышкы кыска көн үтеп бара, җиргә төн кара канатын жәяргә жыена. Эт булып арган хәлдә йокысыз интегеп ятудан да кыен нәрсә юк. Күз алдында бүгенге вакыйгалар тулгана, колакта-туктаусыз чана табаны чыжылдавы. Төрмәгә алып кителгән ирләрнен чарасыз карашлары, Әмәкәйдә хатын-кызларның тавышсыз гына иңрәве, бала- чаганың “әткәй, әткәем” дип, ачыргаланып кычкырулары, гаскәриләрнең, авыл активистларының халык өстенә атлар белән килүләре, камчы уйнатулары күз алдыннан китми юл буе эзәрлекләп килде, хәзер дә туктамаган иде әле.
Әхмәтсафа, түзмәде торып киенде, кәгазь-каләм алды да, Рабигага хат язарга утырды. Бу көннәрдә башында җыелган уйларын, күңел түрендә бәргәләнгән хисләрен бер генә кеше-сөекле Рабигасы анласа анлар иде Рабиганың жиңел гәүдәсе, сылу йөзе хәтерендә яңарды, битләренә жылы сулышы килеп бәрелгәндәй тоелды, йомшак тавышын ишеткәндәй булып, йөрәге кымырҗып алды. Хыял дулкыны аны күз ачып йомганчы Казан якларына, Рабига янына алып китте. Мәктәптә дәресләр тәмамлангандыр. Рабига да жылы, җыйнак фатирына кайткандыр. Гадәтенчә, тын, бик тын гына монлы көй көйләп, ашарга хәзерләп алгандыр Тирән уйлар эчендә, ялгызы гына чәй эчкәндер. Хисләнүчән иде Рабига. Ара-тирә сәгатькә күз салып ала торгандыр. Шул арада яктылык бөркелеп торган керфекләре арасыннан яшь тә сыпылып чыгарга өлгергәндер. Ул да сагына торгандыр.
Их, хәзер Әхмәтсафа үзе булсын иде сөеклесе янында! Кош булып очыпмы, жил булып исепме тиз генә барып жит иде анын янына Әле кайчан гына бергә иде алар! Әхмәтсафа ТКУдан укудан кайтып, пәлтәсен салып чөйгә элеп куйган уңайга, каршысына килеп баскан Рәбушын (ул аны яратып шулай атап йөртә), ашкынып күкрәгенә кыса Рабига дәрт- дәрман тулышкан иренен күкрәгенә башын куеп бер тын тора да, сак кына ирен читкәрәк этәрә: онытылып китмә, янәсе, дөньяда без икебез генә түгел. Әнә күрше бүлмәдә Шираз дәрес караштырып утыра Бик мут егет ул, бер нәрсәне дә колак яныннан, игътибарсыз үткәреп җибәрми Җитмәсә, Арчадан Җамал апасы кайтып төшкән икән Ул инде. Рабиганы табалап кына тора. Әхмәтсафа белән сүзгә мавыгып китүен күрсә дә. шелтәләп ала:
-Нәрсә, кызый, дөньянны оныттың9 Дәресләреңне кем әзерләр, иртәгә балаларыңа ни сабак бирерсен?-ди ул. төксе генә
Әйтерсең, Рабига чит-ят ир янында шулай бөтерелә дә. чит бер кеше белән сөйләшеп утыра. Җамалга бусы мөһим түгел. Әхмәтсафа белән сөйләшергә, серләшергә, кайбер чакта бәхәс куертып җибәрергә дә бердән-бер лаеклы кеше дип үзен генә хис итә ул. Рабиганын берәр эшен килештереп-өнәп бетермәсә, ярып сала инде
К
-Бу кадәр җебек будырсын икән, каян килеп шушы сөлектәй иргә тап булдың син, ә? Адәм имгәге дисән, хәтерен калыр, һи-и, мондый ир соң сиңа әрәм бит, әрәм...
Башта бу сүзләрне Рабига җанына авыр алып, яшереп күз яшьләрен түксә дә. Әхмәтсафаның Җамалның сүзләренә игътибар итү түгел, апасы Рабиганы битәрләгән саен, үзенен сөеклесен тагын да ныграк яратуын, кирәк булса жанын-тәнен бирергә дә әзер икәнлеген тоеп, вакытлар үткәч, тынычлана төште. Әхмәтсафа исә мутланып күз генә кыса андый чакларда: “Сөйләнсен,-янәсе,—тел сөяксез, Җамал ни әйтсә дә мәхәббәткә күләгә төшерә алмый, киресенчә, мин һаман саен ныграк сиңа тартылам.” Җамал чәпчи башласа, Әхмәтсафа кызык тапкан кебек, авыз ерып тик утыра, тегесе, моны килештерми, отыры котыра гына.
-Утыр инде, шул пешмәгән хатынына карап, куанып. Бакчи, син нинди ир инде, шул хатыныңа эш рәте өйрәтә алмагач? Мөкиббән киткән булып утыруыңны әйтерием! Кулына бер кисәк шикәр тоттырган штансыз малай-шалаймыни?! Сөенепләр утыра бит Рабиганың минем сүзгә керфеген дә селкетмәвенә. Әллә мин начарга әйтәмме? Ул яшь совет гражданкасы, үрнәк совет гаиләсе төзергә тиешле кеше. Ә ул ни майтара? Күр инде, ике коймагының берсе—көйгән. Ризык әрәм иткеч. Җитмәсә, үчекләп, үзен дә көйгән бер коймакны минем алга шудыртасың. Моннан сон ике аягымның берсен атлап кермим фатирыгызга. Шираз булмаса, бүген дә кагылып тормас идем. Арчага машинага утыртып алып кайтырга әзер кешеләр бар иде. Кадеремне генә белеп торасы урынга...
Әхмәтсафа исә көлеп җибәрүдән тыела алмый:
—Мин яратам көйгән коймакны, Җамал. Рабига, шундый тәмле пешерә... Мин ана сокланып туя алмыйм, һәр эшкә дә өлгер синең сенлен.
Җамал женләнеп, коймак тулы савытны Әхмәтсафа алдына жилпеп җибәрә:
-Мә. аша алай бик яраткач! Күмер ашап, социализм төземәкче буласындыр, миңгерәү коммунист!
Рабига, нишләргә белми, яшьле күзләрен әле иренә, әле Җамалга төбәп, авызын турсайтып тик тора. Җаныннан да якын күргән Рабига апасына Шираз ярдәмгә ташлана:
-Гел шулай инде син. Җамал апай! Үзең килми тора алмыйсың, килсәң Рабига апайны жылатмыйча китмисең.
-Тик тор, мин синен сыман шамакай булырга укып йөрмим. Мин кантком кешесе! Кәмит уйнарга болай да остарып беттек инде. Эшләргә генә кеше юк.
Җамал, ачуы килеп, берничә мәртәбә өстәл яныннан кузгалып китмәкче булса да, көне буе Казанда бер оешмадан икенчесенә чабулап йөреп, ачыккан. Тамак гүргә кертер, диләр. Хәер, мондый элгәләшеп алуга анын да әллә-ни исе китми, кайсы оешмага керсә, шунда ачуланышып. кәефе тәмам беткән инде аның бүген, совет бюрократиясенә булган ачуын сенлесеннән алганын да анлый. Сеңлесен битәрләп, елатты менә. Күзләрендә яшь күренгәнен сизеп алгач, хикмәти Хода, Җамал тыныч-ланып та калды—күңеле күкәй салды бит. Дәшми генә өстәл өстендә нәрсә бар, рәттән сыпыра башлый.
Җамал “көйгән” коймакларның соңгысын “төпсез казанга” озаткач, Әхмәтсафа, шаян күз кысып, Рабигага дәшеп ала:
-Рәбуш, ник инде коймакларны читкә алып куйдың? Җамалга андый ризык ярамаса да, мина бик әйбәт бара бит.
Җамал үзеннән көлеп утырган Әхмәтсафага ашардай булып карап ала да. кайдандыр бик тирәннән үк чыккан сүзләренең һәр авазын үт суына манчый-манчый:
-Мәгънәсез... Миңгерәү коммунист..—дип, урыныннан сикереп тора, хужабикәгә рәхмәт тә әйтми, чаршау артындагы бүлемтеккә кереп’ җәелмәгән урын өстенә барып ава. Бу Әхмәтсафа белән Рабига урыны
булып. Җамал йокы туйдырмыйча, кузгатып булмаячак аны. Рабига баш очына пәлтәләрен салып, үзләренә йоклар өчен урын хәстәрли башлый Ьарысы да көйләнде, тынычланды, үпкә-сапкаларнын эзе дә калмаган, встәлне җыештырып, иртәгәге көнгә дәресләрен әзерли башлый. Әхмәтсафа исә. өстәл бушавын көтеп, бераз ял итеп алырга була. Рабиганын эше тәмам булгач, сабакка утырачак. Дәресләргә ныклап әзерләнеп йөри ул. төнен китапка багынып үткәрәчәк, тан беленми йокларга ятмаячак.
Хыялда гына булса да сөеклесе янына кайтып килү. Җамалны. Ширазны искә төшереп алу тынычландыра төште Әхмәтсафаны. Ул сүрәнләнеп барган утка карап алды. Әле кәгазьгә бер генә сүз дә төшмәгән икән бит. Шул. бергә чактагы кадерле минутларны искә алып, бөтенләй онытылып киткән. Тик истәлекләр генә һаман күнел түреннән югалмыйлар, анын ихтыярын богаулап торалар.
Уе Җамал тирәсендә бөтерелеп алды. Бу чибәр, яшь хатынны күптәннән белә. Әхмәтсафа Хивада чакта. Ждмал мәркәз юлламасы белән округ комитеты эше белән танышырга килеп чыккан иде. Җинел арбага рәттән утырып шәһәр буйлап көне буе йөргәннәр иде. Рабиганын бертуган апасы икәне башына да килмәде ул чакта.
Әхмәтсафа Хивадан Каргалыга кайтып кергән көнне аны өйләрендә ин беренче кеше булып Җамал каршы алыр дип тә уйламаган иде.
Ул кайтып кергәндә, өйдә беркем дә юк. түр яктагы тәрәзә янында бер яшь хатын-кыз ниндидер кәгазьләр белән әвәрә килеп утыра иде Әхмәтсафаның жилкенүле:
-Исәннәрмесез-саулармысыз.-дигән тавышына теге хатын битараф кына башын күтәргән иде. авызын ачты да калды
Әхмәтсафа да бер караш ташлауга таныды аны.
-Җамал? Сез...
Хатын урыныннан сикереп торды.
—Әйе. мин... Сине кайда күргән идем сон әле.. Тел очымда гына тора, әйтә алмыйм. Хәтер дисән. хәтерең калыр.
—Хивага килгән идегез бит. Тәҗрибә таратып йөрдегез. Мин сезне округком кушуы буенча, озатып йөрдем. Ул көнне минем карамакта булдыгыз.—дип егет көлеп җибәрде. Хатыннын үзенә сырпаланулары исенә төшеп, битенә алсулык та тибеп чыкты Моны хатын да сизеп, карашын читкә алган булды.-Инструктор идем окружкомда. Әхмәтсафа Дәүләтьяров булам.
-Әхмәтсафа Дәүләтьяров Син буласынмы инде, минем сенелемнен башын әйләндергән егет -Җамалнын тавышы кырысланган шикелле тоелды.-Исемә төште, әйе. йөрдек. Ну. син исендә тот. окружком кушмаса. мин сине яныма ике адым якын җибәрмәс идем. Малай-шалайдан туйган. Ә болай. бик күнелле йөрдек без синен белән Ярый әле сина күзем төшмәгән, күңелгә ятышлы егетләрне тиз генә кулдан ычкындырмыйм мин.-Инде хәзер Җамал сәер генә көлеп куйды.-Баксан, кияү тиешле булып чыктың.-Җамалның күзләре янә серле ялтырап китте. Бу карашта ниндидер тыелгысыз дәрт, хәтта ниндидер әрсезлек бар иде кебек. - Шулай, сенлекәш тырнаклырак булып чыкты диген.-Ждмал җавап көт- мәстән. нык басып Әхмәтсафа каршысына килеп басты, күрешергә сынар кулын сузды.
Әхмәтсафа йортта үзен хуҗаларча тоткан бу хатын-кыз затына уңайсызланып кына ике кулын сузды, һаман аптыраулы халәттә басып торуын абайлап, сорау биргән булды:
-Безнекеләр канда соң?
-һе. кайда булсын, халык эштә. Синен кайтуны көтеп утырсаң. Белүемчә, май ахырларында ук кайтырга тиеш идеи бит син. Рабига төн йокысыз калды инде Сине көтеп, көтек булды.
-Барып чыкмады
-Әйбәт булды кайтуын. Рабига саргаеп үлә инде дип куркып йөридер идем. Җитмәсә, артыннан бер өер җегет йөри Берсенә дә күз салмады.
күрәсен, каты сөйләшеп киткәнсез инде. Хәер, безнең нәсел нык холыклы. Сүз бирсә, өзми калмый.
— Без вәгъдәләшкән идек.
-Буржуй сүзен сөйләп торма инде, нинди вәгъдә ул? Тагын, ярәшкән идек дип тә җибәр. Беләсең килсә, коммунистлар социализм төзү эшенә генә ант бирә алалар. Калганы барысы да сафсата! Ант, вәгъдә дигәннәрне китап та яратып бетерми аны. Рабиганы әйтәм. кайбер җегетләрен охшаткан идем. Сонгысы бигрәк тә үҗәт кыланды. Муса Җәлилов дигәнен әйтәм. “Әхмәтсафа кайтмадымы әле?”—дип керә дә җитә. Үзе сине сораган була, үзенең күзе Рабигада. Бәхетен, нык холыклы кызга күз салгансың. Тәки сынып төшмәде. Җегете шәп иде болай, үткен иде...
Әхмәтсафа каршысында торган Җамалны урап үтте дә, мич янындагы утыргычка барып утырды. Арылган, йончылган, шулай да Җамалнын сүзләре күңел түрендә давыл куптарды.
-Муса Җәлил? Безнең авылда нишләп йөри ул? Әллә Каргалыда эшлиме?
—Юк ла инде, губкомда эшли иде, Рабига комсомол ячейкасын иярли бит. Серләре күп булгандыр. Тынычлан, китеп барды инде ул.
-Муса хәзер кая китте соң? Монда йөри дигән идегез...
—Сезләп-безләп тормале, ачу китереп. Муса Мәскәүгә китте, укырга. Университет дип хыяллана. Әле үзем дә уйлап торам, әллә Мәскәү ягына китәсе.. -Дөресен әйткәндә, Муса жилкенүле Җамалның күңелен яулап өлгергән булса кирәк. Яшь аермасы булмаса...
-Мин дә укырга чакыру алдым, Казаннан...
Җамалның күзләрендә очкын кабынды.
-Казан? Вәт, мин дә Казанга китәм, алайсам...
-Сез... әй, син лә, Кокандта эшләмисеңме инде?
-Юк.-дип кырт кисте Җамал.-Күрәсем дә килми үзләрен. Бер үзбәккә, зур партия работнигына кияүгә чыккан идем. Яна совет гаиләсе төзим дип. тормыш зинданында зар чиккән меңләгән үзбәк хатын- кызларына үрнәк булырлык яшим дип ашкынып чыктым кияүгә. Өйләнешкән көнне үк минем үзбәгем битемә пәрәнҗә бөркәп, кышлакка, әткәсе- әнкәсе янына кайтарып ташламакчы була бит, әй... Кәҗә бәрәнемени? Кияүгә чыккач кына белдем, мин анын өченче хатыны икән. Өйләнә дә. кышлакка кайтарып ташлый бичәсен. Кокандта исә буйдак булып йөри. Шәп бит. Менә син йөр Үзбәкстан буйлап, үзбәк хатын-кызларынын бәйсезлеген тәэмин итәм дип. Билгеле, кышлакка бару түгел, шәһәрдә калуны да күз алдыма китерә алмадым. Алдашуны җенем сөйми, тавыш чыгардым. Ризалата алмагач, мина кизәнеп маташа иде, күлмәк астына яшеренгән револьверымны тартып чыгардым да, “шарт." мин сиңа әйтим.
—Үлдеме?—дип, сорау биреп ташлады Әхмәтсафа.
-Үлә, ди, нәләт төшкән нәмәрсә. Мин аңа төзәп атканмыни? Шыр җибәрде, үзбәгем. Идәнгә ятып шуыша, “Бетте, мин андый начар имәсмен, ялгыш кына сүз кузгаттым,-дигән була.-Зинһар, өлкә комитетындагы иптәшләргә тишмә бу хакта,”—дип ялвара.
-Ничек бетте сон бу эш?
-Ничек булсын, шул ук көнне партиядән чыгарып аттылар үзен. Мина эләксә... Әйтәм бит, безнең холык шундый, өзми туктау юк. Аннан күрәм, болар мина каныга башладылар, документларны алдым да кайтым да киттем. Нишләп чиләнеп ятарга тиеш әле мин анда. Үзләре йөрсеннәр хатыннарыннан пәрәнҗә салдырып. Мин гарык инде.
Ишек ачылып китте. Акка кара бөрчек сибелгән күлмәк кигән Рабига килеп керде. Рабиганы күргән уңайга, Әхмәтсафа урыныннан сикереп торып, каршысына ташланды.
-Рабига!—диде ул, тамагына төер утырып, сүзсез калды.
Рабига, исә куркынып калды, йөзенә алсу тимгелләр бәреп чыкты. Уңайсызлануыннан, үзе дә белештермичә, ишекне ачты да. өйалдына сикерде, үзе ачмасыннар дигән сыман, арты белән ишеккә сөялде.
Әхмәтсафа, сак кына этәреп, ишекне ачты һәм, карангы өйалдында Рабиганың кулларын эзләп тапты.
-Рабига -диде ул янә, сулышы кабып.
-Кайттыңмы, бөтенләйгәме?-диде кыз хәлсез тавыш белән.-Быел да кайтмый калырсын дип уйлаган идем инде. Соңаргач.
-Бөтенләйгә ..-диде Әхмәтсафа. Кыюлана төшеп Рабиганы кочагына алмакчы иде, ишек ачылып китте, аларга күзләрен шар ачып Жамал карап тора иде.
-Берәүнен жегете кайткан,—диде ул. сенлесенә мыскыллы караш ташлап. Әмма бу тавышта көнләшү чаткылары күбрәк иде бугай.-Егет күргәч, һушын жуйды, кер өйгә, нәрсә анда торасын, тораташтай!
Рабига да исенә килде, кыенсынып кына өйгә үтте
-Минем апам, Жамал исемле,-Рабига озын керфекләрен сирпеп, апасына карап алды. Аннан куркамы, әллә шулай егете белән рәттән басып торуыннан каушый-ояла идеме, йөзеннән һаман кызыллык китми, аяк буыннары җинелчә генә калтырый да иде бугай әле
-һе, таныштырды. Без, үскәнем, Дәүләтьяров белән Хива урамнарын буйлап шәп атларда рәттән утырып, парлашып үткән кешеләр инде Күптәнге танышлар, фиркадәш дуслар. Шулай бит, иптәш Дәүләтьяров?
-Әйе шул, Хивага килгән иде Җамал Мина аны көне буе төрле оешма-учрежденияләргә озатып йөрергә туры килде
Рабига йөгереп диярлек өстәлдәге самаварга барып тотынды
-Син юлдан гына бит әле, Әхмәтсафа, чәй куеп җибәрим
-Көйлә инде жегетенне, серләрегез дә бардыр -Жамал ниндидер риза булмаган кыяфәт белән, ишек алдына чыгып китте
-һай-ли бу апан синен, Рабига. Усал күренә.
-Сөйләшүе генә шулай анын, Әхмәтсафа. Ә болай бик йомшак күңелле, туган җанлы кеше үзе. Аннан эше шундый булды бит-гел көрәш, тартыш. Шуңа кырысланган Без аны яратабыз, мәрхәмәтле ул. Чыгырдан чыгып, төртмә сүзләр әйткәләсә дә, үткәреп җибәрәбез инде
...Әхмәтсафа Казанга Жамал белән килеп төште.
Жамал укуга барам дип ашкынып килсә дә, кулында ни юллама, ни чакыру булмагач, җитмәсә, соңарып та килделәр, аны ТКУга алмадылар, башка уку йортына керергә теләмәде ул, өлкә комитеты аша Арча кантоны Чүриле волостена хатын-кыз эшләрен оештыручы булып китте Күп тә үтмәде Арчанын үзенә үк күчерделәр. Әмма белемсезлек нык сиздерә иде, менә гыйнвар башыннан ул ТКУ курсларында укый башлады Кызык хатын Ждмал, җилле кеше
...Рабиганы исә Казанга икенче елны гына алып килә алды ул
илкенүле, күңелле көннәр иде Бөтен шәһәр кайный-шушы көннәрдә Казанга бөек пролетар язучысы Максим Горький килә! Моны иң беренче мәртәбә Әхмәтсафа Шамил Усманов авызыннан ишетте.
1928 елның августы иде ул Каргалыда каникул чорын үткәргән Әхмәтсафа айнын беренче матур көннәрендә Казанга Рабига. Шираз, Бибкәй белән бергәләп килеп төшкән иде
Алып килде дигәч тә. тиз генә һәм жинел булмады ул. Рабиганың әнисе Хәлимә апай кызының кайдадыр белем эстәп йөргән бер егет- Әхмәтсафага ышанып йөреп, «утырып» калуыннан шикләнеп-шөбһәләнеп тә йөри иде бугай инде Ара-тирә. өйдә үзләре генә ялгыз калган чакларда Хәлимә апай
—Син. кызый, һавадагы торнага ышанып, кулыңдагы чыпчыкны ычкындыра күрмә. Башлы-күзле булу, күлмәк алыштырып кию генә
Җ
түгел. Казан якларыннан безгә әүвәл бер сәүдәгәр килеп чыккалый иде. Ул: «укыган кеше-чукынган кеше,»—дия торганые. Әүвәл чукынмаган кешеләрне зур мәптекләргә алмаганнар, имеш. Сабакка йөри башлаганчы мөселман булса да. укуы беткәнче, муенына тавык тәпие асканнар. Уйлап- уйлап йөрим дә. ул синең ханыңны кымтырыклап торган егет яңадан да янына кайтыр микән? Бер дә ышанасы килми.
—Ә мин Әхмәтсафага ышанам!..
—Ирләргә ышанма, Иделгә таянма, дигән әүвәлгеләр.
—Борынгылар сүзе ярап бетми бит ул хәзер, әнкәй.
—И акылсыз кыз, жүләр баш. Беркайчан да үзгәрми торган ике генә нәрсә бар-берсе анын Коръән аятьләре, икенчесе-борынгылардан калган хикмәтле сүзләр,—диде Хәлимә апай ачулана төшеп.—Инде Җамал апана акыл кертеп булмас, үз акылы үзендә, үсмер чакта ук тәртә арасыннан чыгып китте. Син бит бөтенләй икенче табигатьле, кызым. Йомшак син, сабыр. Сабырлык—иң күркәм сыйфат бәндә өчен. Сабырсыз кыланган кешедән дә яман кеше юк. Күр. шушы Каргалыда гына күпме егетләр сиңа сүз кушарга тилмереп йөри. Су сөлегедәй үзләре, Сал-сал батыр кебек, жегәрлеләр, кулларында ут уйнаталар. Син китаптан башканы белмәгән егеткә чат ябыштың, ачуым да бер килмәгәе...
Бу сөйләшү хакында җәйге ялга кайткач, Рабига көлә-көлә Әхмәтсафага үзе сөйләгән иде дә, егет чын-чынлап хафага калды. Чыннан да. уйларга кирәк иле. Яше егерме икедә. Рабига аннан бер яшькә кече Авылда бу яшьтәге кызнын кияүгә чыкмый йөрүе гайре табигый хәл дип санала. Андый кызлар хакында: «Сазаган, кияүгә чыкмыйча утырып калган кыз.■>-дип, көлеп җырлар да чыгаралар. Зәһәр җыр, мыскыллы җыр:
Яшел тасма телеп тактым
Кәжә мөгезләренә.
Егермедән үткән кызлар Нәсел үгезләренә.
Йорт хуҗасы юаш булса, мондый җырны тәүфыйксыз егетләр турларыннан бер төн эчендә өчәр мәртәбә «яңгыратып» үтәләр. Чыдасан чыда, чыдамасаң—юк. Аптырашта калды Әхмәтсафа, һаман-һаман сузып йөрсә, ике арага суык җилләр үтеп кермәсме? Әнә Рабига да, авыр сулап:
—Казанда кызлар бетәсе түгел, безнең ише авыл кызларына исен дә китми торгандыр инде,-дип тә ычкындырды.
Шул ук вакытта «илдә чыпчык үлми» дип, сөйгән ярыңны җитәкләп калага алып китеп, йортсыз-нисез хәлдә аны җәфа чиктереп йөрүе дә эш түгел. Чыпчык үлми дә, рәхәт тә күрми шул. Эшләрнен көйләнеп беткәнен көтеп утырсаң да әйбәт түгел. Йөргән аякка жон иярә ди. йөрсән-эзләсән торырга фатиры, Рабигага эше дә табылыр иде. Тәвәккәлләргә кирәк! Ашыктырмый чара юк, хәлләр бөтенләй икенче төс алуы бар. Рабигалар бер кичне клуб итеп үзгәртелгән мәчеттә театр куйдылар. Кәрим Тинчуриннын «Сүнгән йолдызлар» иде сәхнәдә. Ул Рабиганын жаны-тәне белән бирелеп уйнавына сокланы утырса, тагын бер нәрсәгә исе китте—быел гына җиденче сыйныфны тәмамлаган Ширазның сәхнәдәге уены иде. Коеп куйган артист, бүгеннән театр училещесына илт тә бир!
Әхмәтсафа вакыты булганда Казан театрларына йөргәли иде, күп артистларны күреп белә, хәтта якташы, Орск якларында туып-үскән Хәким Сәлимжан дигән җор телле артист белән сөйләшеп тә торганы бар. Казан сәхнәсендәге артистлардан ким уйнамый, Шираз. Әхмәтсафа күңеле булып, эченнән генә «шайтан малай» дип куйды. Хәким Сәлим- жаннын җитди рәвештә әйткән сүзләре дә хәтердә янарды:
—Җанлана татар театры. Матур-матур әсәрләр языла. Әмма театрга яшь көчләр кирәк, карт артистлар, иске багаж белән генә татар театрын үстереп булмаячак,-дигән иде ул бер очрашканда.
Менә Шираз коеп куйган артист булачак. Тамчы да шикләнми моңа! Казанга алып китәргә кирәк үзен, зур артистларга күрсәтеп карарга тиеш ул аны.
«Су чокырга жыела» дигәндәй, Бибкәй дә җиде сыйныф тәмам итеп, Шәмсия әнкәсе белән Каргалыга кунакка кайтып төште. Кызга акыл керә башлаган, авылдан китәсе, туганнарыннан аерыласы килми борлыгып йөри Шуларнын барысы җыелып, ахырда. Әхмәтсафаның җаны тулышты, ул бер көнне Рабига янына мәктәпкә китте. Яна уку елына хәзерлекнең кызган көннәре, кыз көннәрен мәктәптә үткәрә иде Барып керде. Рабиганы эзләп тапты һәм кызның аптыраулы карашына игътибар итмәстән, кеше-фәлән ишетер дип тә уйлап тормады, икеләнер урын калдырмыйча, ярып салды:
—Җыен, Рәбуш, китәбез! Шираз белән Бибкәйне дә үзебез белән алабыз.
...Хәлимә апай бу хәбәргә сөенсә дә, артык жебеп тә төшмәде
— Болай гына җибәрмим Рабиганы!-диде ул тавышын күгәрә төшеп Бу җыйнак гәүдәле карчык беркайчан да төшенкелеккә бирелми, шаян- тапкыр сүзле. Шираз, суйган да каплаган, гел әнисе инде Әмма, җитди эш булса, шаянлык, шуклыклар онытыла. Хәлимә апай җитдидән дә җитдигә әйләнеп куя, әйткән сүзеннән чигенер димә.
—Әнкә-әй...-дип сузды Рабига.-Сөйләштек бит инде...
—Юк. җибәрмим болай гына!—диде Хәлимә апай каты итеп һәм. миннән башка сүз көтмәгез дигәндәй, иреннәрен нык кысып, мич алдында нидер эшләп азаплана башлады.
—Әби...-дип, җайлап кына сүз башламакчы иде Әхмәтсафа, Хәлимә апай җәһәт егеткә күтәрелеп карады. Анын күзеннән очкыннар чәчелде. Апай зәһәрләнеп карадымы, әллә шаяртасы итәме?..
—Әле «әби» түгел шул... Менә никах укытсагыз, китап кушканча кавышсагыз «әби» булырмын. Аннан сон теләсә нишләгез.
«Дин—халыкка әфьюн ул. Аннан башка да шәп яшәргә була,»— дигән фикергә ияләнә башлаган Әхмәтсафа аптырап, муенын кашып алды.
—Никах дип...
Рабига да үз сүзен әйтәсе итте:
—Әнкәй-й, без бит өйләнешмибез. Язылышу турында сүз бармый Казанга китү, Ширазны. Бибкәйне укырга урнаштыру турында сөйләшәбез
— Бара шулНдип, кызын шелтәләп алды Хәлимә абыстай.-Син нәрсә, яхшыдан яман туган нәмәкәй сыман... Егет кешегә болай гына ияреп китәргә... Китәсен икән, никахлашып, ир белән хатын булып китәсез. Вакыты җиткәч, язылышырсыз. Анысы качмас. Ходай каршысын- да дөрес булыгыз сез.
Бу сөйләшүнең шаһиты булган Бибкәй, чытлыкланып Рабигага килеп сарылды:
—Ур-ра. Рабига апа минеке булачак!-диде ул. өйне яңгыратып.- Дөньяда иң матур апам дип йөртермен сине!-дип битеннән үбеп тә алды.
Рабига кыенсынып, Бибкәйнең чәчләреннән сыйпап алган булды —Шушы әнкәй ..-диде, авызын турсайтып.-Кеше ишетсә
— Пәрәмәч, ишетсә ни-нәрсә булган? Чыгасын килмәсә әйт. Әхмәтсафага чыкмыйм диген. Әнә егетен дә бәлшәеп утыра. Алам дип тормый әле бер дә. Андый сүз ялгыш та колакка кермәде. «Әби» дию генә әле ул...
Әхмәтсафа, чәчрәп урыныннан торды:
— Ни сөйлисен. Хәлимә апай! Ничек инде. -Ул нәүмизләнен Рабигага карады.-Без бит, совет яшьләре, никах дисәң, көләрләр бездән .
Рабига да аны хуплады:
- Никах дип. әнкәй... Хәзер бит инде башка замана.
— Кара син боларны!..-дип бот чабып куйды Хәлимә апай, тәмам
аптырап.-Акыллы эштән беркем дә көлми, жүләр эштән көләләр. Никахсыз тормыш кормакчы булалар бит, адәм страмнары. Тотыгыз капчыгыгызны, ачуым бер килмәгәе, хәзер чыгарып җибәрәм ди мин кызымны бер егет кисәгенә ияртеп. Алайса, аяк та атламыйсың, Рабига! Өйдән чыгып китәсең юк! Фатыйхамны көтмә дә! Китәбез Оренбурга, фатиры да, ачтан үлмәслек эше дә табылыр. Гел кеше күзенә карап яшәү булмас!
Рабига елап, мич арасына кереп китте.
Нишләргә дә белми, Әхмәтсафа, идән уртасында башын иеп тик басып тора.
Хәлимә апай үзе ярдәмгә килде.
—Әгәренки, иманыгыз зәгыйфьләнеп, куркып йөрисез икән шәригать белән ата-баба йоласыннан, никахны Оренбурга барып укытыйк сон?.. Кем икәнегезне дә белмәсләр. Бер бик гыйлемле хәзрәт бар, бүген үк белешеп кайтам, иртәгә, боерган булса, никах укытырбыз.
Шушы йодрык кадәр генә карчыкны икәүләшеп җиңә алмаячагын аңлаган яшьләр риза булдылар. Никах укыткач, Жаннарында үзләре дә аңлата алмый торган бер жиңеллек хасил булды. Югыйсә, тормыш арбасына җигелергә җыеналар, нинди җиңеллек хакында уй килсен башка. Юк икән шул, өлкәннәрнең фатыйхасы һәр эштә кирәк икән.
Оренбурда Әхмәтсафа Гомәр агасы янына кереп, аны яшь бичәсе- Рабигасы белән таныштырып чыкты. Гомәр агай инде шактый бирешкән, борынгы бер карт сыман иде.
—Китәбез инде, китәбез,-диде ул, уфтанып. Әхмәтсафаның кулына сак кына кагылып.-Дөнья сезгә кала, балакайлар. Оренбур мәркәз иде, татар мәркәзе иде. Хәзер юк инде, без ашкынган идеаллар сүнеп бара, ислам нуры азларның гына җанын яктырта. Денсез кавем басып бара илне. Бик куркам, Әхмәтсафа энем, денсез илнең киләчәге юк бит аның. Ходайдан узып эш майтармакчы булалар да, белмим шул. барып чыгар микән... Ленин кәгазьдә сурәтләп биргән яшәеш агачы белән табигый үсештә булган тормыш агачы арасында аерма зур, ай-һай зур шул.—Яткан түшәгеннән калкына төште.—Җәмәгатең, ни атлы соң әле? Хәтердән дә чыкты инде...
—Рабига...—диде кыз, керфекләрен түбән төшереп. Ул бу өйдәге затлылыкка, китапларның күплегенә исе китеп тора иде.
—Күркәм исем... яз... Мәгьнәсе-яз дигән сүзне белдерә,-дип, нигәдер урысчалап та өстәп куйды.—Весна! Үзен дә яз шикелле якты, матур, син сеңлем... Матурлыкның кадерен бел, энем.—Ул инде Әхмәтсафага карап сөйли иде.—Матурлык үз бәясен алырга хаклы. Ин гүзәл нәрсә—ижтиһад итү. Аяк өсте йоклап йөрүче бер кайчан да матур була алмый. Анда булган матурлык та йоклый. Баеп баручы кояш бик матур, әмма ул тиз уна, бетә, караңгылык эченә кереп югала. Сез югалмагыз, балакайлар... Кешеләр белән сөйләшә белмәүче-телсез, табигатьне аңлый алудан мәхрүм җан—чукрак, игелекле гамәл мәгънәсенә төшенмәгән-уйсыз. Андыйлардан ерак йөрегез. Бәхетле булыгыз!..
Әхмәтсафаның күзләренә яшь тыгылды. Ул ашыгып хушлаша башлады.
—Рәхмәт, агабзыкай. Изге сүзләрең, фатихаң өчен рәхмәт. Без кузгалабыз инде, тизрәк терелә күр, сиңа һич килешми болай яту.
Гомәр абзыйның йөзе яктырып китте.
—Әле бирешергә исәп юк иде,—диде ул, авыр тын алып.—Салкын тигездем бит уйламаганда.—Ә сез ашыкмагыз әле. Хәзер кай якларга юл тотмакчы буласыз?
—Казанга. Белем алырга исәп , үзебезчә...
—Ә-ә, Казанга ук мыни?! Татарның мәркәзе инде ул. Оренбур биреште. Кибеп бара. Кызганыч... Укымышлы кешеләр булып кайтырсыз инде. Кайтсагыз. Казан булдыклыларны җибәрергә атлыгып тормый ул. Башта җегәрне сыгыл ала, аннан гына җибәрә. Зыялылар буласыз димәк,
киләчәктә. АҺ, бар иде заманалар...—Гомәр абзый күзләрен тәрәзәгә төбәп тын калды. Янә авыр сулап куйды. Сүзен дәвам итте.— Мәгърифәтчеләр диләр иде безләрне. Җәмгыятьтә акылның өскә чыгуына ышанучы бер катлы жаннар. Менә кемнәр алар зыялылар. Укымышлы булу-әле зыялы булу дигән сүз түгел. Зыялыларны түрәләр, хакимнәр яратып бетерми. Аларга үз фикереңне генә әйт, шуны расларга омтыл- хәзер гаугачы, жәнжалчы исеме тагып куялар. Баштан кичте инде
—Дөньялар үзгәрде бит инде, агабыкай. Укымышлы кешегә караш үзгәрде .
—Зыялыга караш беркайчан да үзгәрми ул, энем. Яман анын хәле, яман. Халыкка якын булсалар, үз хәлләре мөшкелләнә—ачлык, хәерчелектән качып котыла алмыйлар, хакимнәр аларны үзләренә якын китерми тек китерми инде. Алар исем өчен бер-ике кешене үз даирәсендә йөртә. Башкаларны бар дип тә белми. Кирәкми аларга милләт мәнфәгатен кайгыртучылар. Электән шулай килде инде ул. Хәзер генә үзгәрер микән? Кем гаепле? Зыялы дип аталган кавем бик чуар. Бәхәс, тарткалаш, ызгыш алар арасында. Килешеп эшләргә сәләтсез кавем.
Әхмәтсафа күңелсезләнеп калган Гомәр абзыйның күңелен күтәрәсе килеп:
—Бу хәлне төзәтәбез аны, без бит яна чор кешеләре, зыялыларыбыз, һичшиксез, элекке мескен хәлдә яшәмәс,-дип әйтеп ташлады.
Гомәр абзый көлемсерәп җавап кайтарды:
—Сак бул энекәш, күп нәрсә төзәткәндә ватыла. Яңадан төзәтеп булмаслык итеп...-Барысы да көлеп җибәрделәр. Әмма бу көлү күтәренке көлү түгел иде.
Казан вокзалы. Поезддан төшеп, ыгы-зыгы килгән арада, Әхмәтсафа як-ягына каранып алган иде, каршысына килүче Хәким Сәлимҗан белән Шәриф Камалны күреп, кулындагы авыр чумаданын җиргә «дык» итеп кенә куйды да, аларга каршы китте. Билгеле, аларнын егеттә бер эшләре дә юк, әмма Әхмәтсафаның аларда эше бар. Ул үзенә игътибар иттерәсе килеп, ашыгып үтеп баручы Хәким Сәлимҗанның юлына төште, тегеләр исләренә килгәнче, шаяртып сүз башлады:
—Заданиегезне үтәп килеш, иптәш Сәлимждн!
— Нинди задание? Каян киләсең?-дип, аптырап туктап калды таныш артист.
—Каргалыдан киләм. Оренбурдан. Менә бер егетнең бик тә артист буласы килә.-Ул чумаданнар белән мәшәләнгән Ширазга ымлады
Хәким Сәлимҗан, күрер күзгә юаш кына, җитмәсә, юлдан шактый йончыган, таушалган үсмергә карап, күтәрелеп-бәрелмичә генә сорау биреп ташлады.
—Сәхнәне күргәнең бармы соң? Зиһен яклары ничек?
—Авылда катнашмаган кичәсе юк. Спектакльләрдә дә катнаша. Әле «Сүнгән йолдызлар»ны куйдылар. Артист инде, ясап куйган кебек.
—Табигый булсын ул. ясап куйган сыман булгач...-Сүзгә моңарчы бер читтәрәк торган Шәриф Камал да кушылды.
Әхмәтсафа үзе дә сизмәстән:
—Исәнлек-саулыкмы. Шәриф абзый,-дип. күрешергә кулларын сузды.
Шәриф Камал, күзләрен кыса төшеп:
—Төсмерләгән дә кебек... Оренбурда күрештекме соң?-диде акрын тавыш белән. Егетне таный алмаганга кыенсына иде шикелле ул.
—Әйе!..-Аларны тоткарлавына үз-үзен битәрләгәндәй, ашыгып, Шәриф Камал сүзен җөпләде Әхмәтсафа-Оренбурда сез балалар йортында директор илегез Без барып кичәләр оештыра идек. Аннары ТИНОда әдәбият түгәрәге оештырдыгыз...
Шәриф Камалның йөзе яктырып китте.
—Тукта, тукта. Исемә төште! Ут борчасы шикелле тиктормас егет—
з*
Әхмәтсафа Дәүләтьяров буласын! Шәп егет!-дип, Хәким Сәлимҗанга борылды -Кызык чаклар иде.-Өстәп куйды.-Авыр иде, кызык иде. Яна тормыш төзибез дип җенләнгән чак. Ченәкәй, Афзал Таһир, Муса Жалил... һай, санап бетермәде түгел. Истән чыкмый берсе дә...—Хәким Сәлимҗанга сер итеп кенә әйткәндәй, дәвам итге.-Оренбур ераклаша бездән, ераклаша, туган. Ул елларның тарихын бөртекләп җыясы иде. Бу эш сезгә—яшьләргә кала инде.
—Менә сина тагын бер задание!-диде Хәкимҗан Сәлимҗан. Көлешеп алдылар.
Хәкимҗан Сәлимҗан Ширазга сынаулы караш ташлады да, кулын анын җилкәсенә салды:
—Ничек егет, артист буласын киләме?
—Килә шул, абый.
Ширазнын ачык итеп, чатнатып җавап бирүе охшап китте бугай, телен шартлатып:
—Хуп, егет, бик хуп,—диде.—Ниндирәк спектакльләрдә катнашканын бар?
Шираз санап китте:
—«Галиябану», «Асылъяр», «Сүнгән йолдызлар»...
—Кара син аны, авыл сәхнәсе генә димәссен! «Сүнгән йолдызлар»да кемне уйнадын?
—Мәхдүм ролен...
Хәким Сәлимҗан яктырып китте. Эшне хәл ителгәнгә санап, Әхмәтсафага борылды:
—Иртәгә үк Гомәр Дәүш янына барыгыз, вакыт тапсам, мин дә кагылырмын, бер-ике кәлимә сүз әйтермен егет файдасына. Гомәр Дәүшне беләсеңме?
Бу сорауга Әхмәтсафага мәзәксенгән шикелле, каударланып җавап кайтарды:
— Белмичә! Дәүләт театрынын баш режиссеры ич.
—Шәп, яратам зирәк егетләрне!-Хәким Сәлимҗан көлә-көлә китәргә кузгала башлаган иде, Шәриф Камал нидер исенә төшеп, аны җиненнән сак кына тартып туктатты һәм Әхмәтсафага эндәште:
—Кара әле, туган, Оренбурда гыйлем иясе бер карт яши иде. Гомәр Дәүләтьяров. Сезнен нәселдән түгелме ул? Исәнме икән әле ул?
Мондый сүзләрне кемнән генә ишетмәде инде Әхмәтсафа Болай читтән караганда, тыныч, тыйнак холыклы, шау-шуларны җене сөймәгән, «мин» дип күкрәк сугып йөрмәгән Гомәр аганы белмәгән татар зыялысы юк. Ул көр тавыш белән җавап кайтарды:
—Безнен агабыз була ул. Казанга китәр алдыннан күрешеп, хәл- әхвәлләрен белешеп чыктык менә...
—Рәхмәт,—диде Шәриф Камал, бер үк вакытта сабырлыгын югалтмыйча һәм куанычын да яшермичә.-Андый олпат затлар сирәк ул безнен халыкта. Халкыбыз күнеленен бар асыл сыйфатын үз җанына сыйдырган ил агасы бит ул. Халык андыйларга һәрвакыт мохтаҗ. Кызганычка каршы, мөхтәрәм затларыбызнын кадере юк шул. Хәер, зыялыларыбыз сөттән ак, судан пакъ түгел. Олпатлык җитми, һай җитми. Бу-чир, бу-бәла...
Инде кузгалмакчылар иде, әллә каян Шамил Усманов килеп чыкты. Әхмәтсафа аны шундук танып алса да, якын килергә батырчылык итмәде, әмма Усмановнын:
—Иртәгә Казанга Горький килә, бөтен шәһәрне аякка бастырырга кирәк, егетләр! Онытылмаслык итеп каршы алуны оештырасы иде. Сәйдәшне эзлим, корт чаккыры. аяклар калмады, кибәнгә төшкән инәмени?! Гастроль-мазарга китеп бармагае. Оркестр булмаса. эш харап!. - дигән сүзләре ишетелде.
—Сәйдәш театрда,—диде Хәким Сәлимҗан.—Яна гына килеп калды. Усманов артык бер сүз дәшми, кырт борылып, килгән якка чапты.
Каргалы мосафирлары тулай торакка юл тоттылар. Инде Әхмәт-
1 сафаның башында бер генә уй бөтерелә: «Горький Казанга килә! Максим Горький, дөньяга танылган мәшһүр язучы килсен әле шәһәргә! Ничек шатланмыйсын, ди, монда? Күреп калырга кирәк, һичшиксез, күреп калу чарасына керешергә кирәк!»
улай торакка кайтып, бераз тын алгач, Әхмәтсафа Рабига белән Бибкәйне ияртеп курсташы Вильдания Хәсәнова бүлмәсенә юнәлде. Вильдания аксыл озынча йөзле, конгырт чәчләрен кыска итеп кистергән, чандыр гәүдәле, чәчелмичә, сибелмичә, бар күнелен укуга биргән кыз, бәхеткә, үз бүлмәсендә булып чыкты. Әхмәтсафаны күрүгә, күзендә тояк уйнап алды, очкыннар чәчелеп киткән иде, егет артында тагын ике кыз күренгәч, шул мәлдә үк йөзеннән күләгә йөгереп үтте.
Әхмәтсафа Вильданиянен үзенә ничектер сәеррәк каравын тоеп йөри иде, юкка булмагандыр, ахры, күнелендә ниндидер сер йөрткәндер, бүлмәсенә ят кызлар ияртеп керүен өнәмичә, авызын бөрештерде, күзләрен чепиләндереп бер егеткә карап алды, аннан кызларга күз салды.
Чибәр иде кызлары Шул арада Вильдания үзенә таныш булмаган кунакларга бәя биреп тә өлгергән иде инде. Әхмәтсафа үзе буйга озын булмаса да, нык бәдәнле, чүкеч кебек таза егет, ни җитте кызлар ияртеп йөрмәс. Кызларның яшькә олырагы гадилеге, ихласлыгы белән күнелне җәлеп итәрлек шул. Бөрчекле күлмәге гәүдәсенә шулкадәр килешә, кыздан ниндидер сафлык, садәлек бөркелеп тора. Озын чәчләре дулкынланып иннәренә төшкән, үзе оялчан, җитмәсә. Хәленнән килсә, Әхмәтсафаның кин җилкәсе артына посып, дөньяга күз дә салмый тик йөрер иде. Икенчесе исә—сусыл чия иренле, алсу йөзле искиткеч чибәр яшь кыз бала. Әхмәтсафага охшаган, сенлеседер мөгаен, алай тартынуны да белеп бетерми бугай, әнә абыйсын этеп-ерып, кыр кәҗәсе елгырлыгы белән бүлмә эченә үтте, бүлмә хуҗасының рөхсәтен сорап тору кая-карават өстендә яткан киергегә тартылган чигүне алып кулында әйләндерә дә башлады Вильдания сизгер күнелле, һавадан йолдыз чүпли торган кыз түгел, һәрхәлдә, тиз анышты, мондый кызлар ияртеп йөргән егеткә аның кебек сазап килүче кыз нигә? Ул мизгел эчендә тынычланып калды, үз-үзен кулга алып, көтелмәгәнчә ачылып китте, елмаеп, кунакларны түргә үтәргә өндәде:
— Ник өелештегез ишек төбенә9 Үтегез, утырыгыз...
Бу сүзләр Бибкәйгә кагылмый иде инде. Ул караватка менеп кунаклаган да, авызын җырып утыра. Вильдания ана күз төшереп алган иде, көлеп җибәрә язды. Чак тыелып, курсташына дәште:
— Бер дә күзгә-башка чалынмадын. Әхмәтсафа, әллә быел килергә уйламый микән дип уйлап йөри идем, ә син мут егет, поезд кебек, бер вагон кызлар тагып йөрисен икән әле.-Вильданиянен тавышында бернинди киная юк, ул инде егетнең чыннан да үзенә мәңге тәтемәячәген төшенгән иде. Нәфес-шайтан, акыл-иман дигәннәр Кыз акылны нәфескә баш итеп куярга өлгергән иде инде. Ул: «Тыңлыйм, ни йомыш.’»—дигәндәй, буйсынучан кыяфәт белән Әхмәтсафага текәлде.
—Ярлының сүзе ертык турында булыр, һаман да бер сүз, Вильдания. кызларыма тон йоклап чыгарга урын кирәк.-диде Әхмәтсафа бер кавым хәл-әхвәлләр сөйләшеп утырганнан сон.
Вильдания янына мондый йомыш белән кергәләгән иде инде ике-өч мәртәбә Жамал йомышы төшеп, Арчадан Казанга килсә, Әхмәтсафа янына керми калмый, кайбер чакта, бик сонга калынса. кунып та киткәли иде Әле яз көне, кинотеатрларда гөрләп барган «Броненосец Потемкин» дигән киноны карарга дип. килгән иде Әхмәтсафа белән икәүләп кинога бардылар, Жамал гел егеткә сыенып, колагына йомшак сулышын өреп, ниндидер шаян сүзләр әйткәләп утырды Корабны
Т
38
кулга төшереп, матросларның шатланып, җилкәнеп Йөргән кадрларны күргәч, тамашачылар, түзми, кул чабарга тотындылар, берара тамаша залы гөр килеп алды. Жамал исә. кинода барган вакыйгаларга күз дә салмын, һаман егеткә сыена, тыйгысыз дәртен Әхмәтсафага да күчерергә тырыша иде Тегесе исә моны сизмәмешкә сабышып, экран эченә кереп йотылган сыман утыруын белә. Җамалның үкерепләр елап җибәрәсе килде әлеге минутларда.
Сеанстан сон. экранда күргәннәрен өр-яңадан күңеленнән кичереп, кинода барган вакыйгалар тәэсиреннән аерыла алмый, исәнгерәп кайтып барган егеткә бәйләнеп тә азапланды Жамал.
—Юкка килдем, ахры, бүген...-диде ул. уфтанып.-Өйрәледә бер кич, боткалыда ике кич гомер үткәреп йөрүче әрсез алабай сыман инде үзем. Чүриледә эшем калды өелеп. Арчада, волкомда бетермәгән эшләрем бар иде. Ә мин. жүләр, монда йөрим юкны бушка аударып...
Әхмәтсафа, дәресләрдән сон тамак та ялгап өлгермәгән иде. Ул көнне кинога җыенмаган да иде бугай. Жамал шаулап килеп керде^дә:
— Кинога алып бар!-дип ялына, тәкатьсез рәвештә бүлмә буйлап бөтерелә башлады.
Егет, ни чарадан бичара, билет юнәтергә чыгып чапты. Нәрсәгәдер пошынып, бәлаләп барган Җамалга Әхмәтсафа сәерсәнеп. әйтеп ташлады:
—Аңлап бетермим мин сине бүген, Жамал. Үзен кино дип авыз суы корыттык Охшамады дисән, көфер сүз булыр. Шундый шәп картина. Әле ярый, килгәнсең Карарга жай чыкмый йөри иде
—Авызыннан жил алсын. Нишләп охшамасын кино? Охшады-ы...- диде Жамал чытлыкланып. Болай кылану ана килешми иде...
Жамал-революция тудырган яна тип кеше, анда һәрчак көрәш дәрте, ана кем беләндер тартышырга, шушы тартышта үзенекен эшләп калу кирәк. Монын ахыр чиктәге нәтижәсе ничек булыр, гомумән, мондый юл белән бару аны кая китереп чыгарыр—анысын ул уйлап тормый. Ул башкаларның анын ихтыярына буйсынуын тели, әгәр каршылыкка очраса, артын-алдын уйлап тормый, даулаша башлый. Барып чыкмаса-фаҗига, ул моны кабул итә алмый. Юк, ул чигенми, үзен яклардай кешеләрне барлый башлый, коллектив туплый. Ниндидер шайтан колагына пышылдаган кебек, бер нәрсәне тоя-коллектив акыл теләсә нинди акылсыз эшләрне дә жинел генә һәм рухи тетрәнүләрсез эшләп ташлый ала. Кем өстә- шул көчле. Жамал югарыга омтыла, белә-өстә кем генә утырса да түбәндәгеләрнең иреген чикләү белән шөгыльләнәчәк. Теләсә нинди хакимият өчен уртак сыйфат һәм ин прогрессив дип саналган хакимият өчен дә хас бу Жамал моны анлап бетермәсә дә, тоя. Анын үз иреген теләсә кемгә чикләтеп, йомылып яшисе килми. Юлына кем очраса да, аны буйсындырасы, үз көенә биетәсе килә. Ул үзен җәмгыятькә көчләп тагарга маташа, андыйлар исә тора-бара тиранга әверелә. Тик менә Әхмәтсафа белән генә барып чыкмый. Жамал сизә, егеткә мәхәббәте уянды анын. җанда мәхәббәт кабынган мәлдә күнел күзе сукырая Мәхәббәт—мангай күзе жимеше булса да, анын өчен жан газаплана. Егет алдында Жамал җебеп кала. Какшамас большевик катылыгы югала. Елыйсы килә башлый Елау-большевик холкы өчен хурлыклы гамәл. Менә бит, Әхмәтсафаны пыр туздырып ташласы урынга, ул һаман ана сарылып, чытлыкланып кайта Жамал мондый чакта үзен-үзе күрәлми, үзеннән чиркана, нәфрәтләнә иде.
Әхмәтсафа хатынның җанында барган тартышны андый кебек.
Каргалыда укыган чакта, Мифтах хәзрәтнең һәрдаим кабатлый торган сүзе бар иде: «Тартынуда гына табарсын үз хакын!-ди иде ниндидер хыялый җилкенү белән. Аннан өстәп куяр иде: «Балалар, моны әдәбият күгемездә балкып кабынган Гаяз хәзрәт Йсхакый әйтә. Андый кешеләремез бар чагында безнен милләткә килер ул якты көннәр. Килер, боерган булса. Әле татар милләтенең үз сүзен әйтер көннәре алда Танытачак әле ул үзен дөньяга! Гаяз хәзрәт, Тукай, Риза хәзрәт Фәхретдин. Фатыйх
Әмирхан, Галимхан Ибраһим... Һәй. саный китсән. азмы бөек затларымыз! Мондый гүзәл фикер ияләре белән теләсә кайсы милләт горурлык ләззәте чигеп йөрер иде. Болар бит соңгы дәвердә мәйданга чыккан каһарман- нарымыз. Аңлап, кадерләрен белеп бетермибез. Хәер. Тукай хәзрәтләре моны үзе үк әйтеп биргән. Тынлап карагыз әле. балалар, күңелегездән үткәреп тынлагыз:
Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадерен белү.
Без аны кайдан белик, мискин үлеп аңлатмагач9'
Бу сүзләрне әйткәндә аның күңелендә нинди өермәләр уйнап узгандыр, күзеннән нинди ачы яшьләр тамгандыр? Бүгенге хәлемез безнен шулай, балалар. Әмма килер көн. чыгар кояш, хөрмәткә лаек затлары- мызны берәмтекләп барлармыз. аларнын авызларыннан чәчелгән хәүһәр- мәрхәннәрне кадерләп җыеп, милләтебезнең акыл китабына алтын хәрефләр белән язып куярбыз. Әлегә без мона әзер түгел, татарның фаҗигасе бу Гасырлар буе милләтемезнен ин алдынгы, ин гаярь, ин тапкыр, ин зирәк затларын чүпләп килгән карагруһ баскынчылар Вагайган халык, идеалын җуйган. Денем өчен түгел, көнем өчен дип яши башлаган - Мифтах хәлфә, кай ара үзенә карап, авыз ачып тыңлаган балаларны да онытып җибәрә иде бугай, үзалдына уйлаган-сөйләгән кешегә ошап кала иде.-Яшәүме сон ул? Жан асрау гына бит! Әле анда күпме эшләр тора безнен. Күп казганырга кирәк әле безгә Белмим, морадка ирешеп булырмы, асыл максатларымызга өлгәшербезме9 Жанда мен еллар тәрбияләнгән ин гүзәл сыйфатларын җуйган хәлдә басты егерменче гасырга халкымыз. Хөсетлек, бер-беренә яла ягу. ышанмаучылык, көнләшү-менә нәрсә үтерә безнең милләтне. Егерме беренче гасырга исән-имин барып җитәрбезме? Житсәк нинди хәлдә, нинди төстә9 Нинди иман белән? Шәхескә карата битарафлык—татар белән урысны якынайта торган төп сыйфатларның берсе. Уйлый башласаң, башлар чатный Бер сорауга да җавап таба алмый изаланам -Аннан кинәт исенә килеп, балаларга дәшә
-Сез алай булмассыз бит инде, балалар9 Начар сыйфатларны ияртмәссез үзегезгә диюем?
Шәкертләр, бер авыздан
— Юк. без алай булмабыз!-дип. ярып салалар. Мифтах хәлфәнен йөзе яктырып китә, ул дәртләнеп сабак өйрәтергә тотына.
Аннан ара-тирә кабатлый торган сүзләрен хәтердә янартып ала.
—Ходай сөекле бәндәсенә ин олы сынау җибәрермен дигән Мөгаллим, хәлфәләр менә шушы сынауга дучар булган затлар инде Фани дөньяда җәзага дучар ителгәннәр дисән дә ярый. Башкаларга анбелем. тәгьлим-тәрбия бирә торгач, хәлфә үзе зәгыйфьләнә, сула, берзаман ана үз шәкертләре үк көлеп, өстән карап үтә башлыйлар
Юк. үкенеп, сыктап түгел, болай гына сөйләнеп ала ул.
Әхмәтсафаның күкрәгенә ниндидер төер килеп утыра иде мондый чакта, нигәдер бик тә җәл. кызганыч сыман тоела иде хәлфәләре Кызык, кешенен тормышыннан бер генә көнен дә. сәгатен дә, минутын да алып ташлап булмый икән. Гомернен һәр мизгеле җанда сулкылдап яткан кебек. Менә бит кайчангы хәлләр хәтердә уянып, күнелне актарып ташлады.
Җамал, егетнен уйларын укып барган диярсен. дәшми-тынмый, үз эченә йотылып барган Әхмәтсафага нык кына төртеп алды:
-Әй. шәкерт, кайда йөрисен син. ә?
Егет сискәнеп китте.
Кемне дә булса сискәндерә аласын икән, димәк әле син бөтенләй үк бетмәгәнсен. Җамал үз шаяртуыннан күңеле булып, көлеп җибәрде
Аяктан калдың бит. өстерәп алып кайтып барам, үзен сизмисен 1Ә Гафу ит, Ждмал, онытылганмын икән шул...-Әхмәтсафага кыен булып китте Уе әллә кайларга йөгереп алды Ул. болай уйга бирелүнең
40_ФДКИЛ САФИН сәбәпчесе —Җамал үзе икәнен әйтеп тормады инде, билгеле. Кызганычка каршы, яна зыялылар, милләтнең белдекле оланнарын тәрбиялим дип йөргән Мифтах хәлфәләренең өметләре акланмады бугай шул. Тартышуда үз хакын табу мәсьәләсен яна буын башкача анлый. Монын иң ачык мисалы—Җамал буладыр да. Аның идеалы-хатын-кызның бәйсезлеге. буйсынмас холыклы, нык рухлы булу. Pyx-мәсләк дигән сүз. Ә Җамалның мәсләге нинди? Монсын инде Әхмәтсафа һич анлый алмый. Ниндидер чиксез бер омтылыш. Дөньяда төпсез күктән башка һәр нәрсә чикле Кая ашкына бу хыялый хатын, аңламассың...
—Гафу ит, имеш. Таптын сүз! Ник дип әле юк кына нәрсә өчен дә гафу үтенеп маташасың? һай, бу укыган миңгерәүләрне...-Җамал аны үчекләп алды.-Рабиганы уйлап барасындыр әле. Каргалыда калган былбылыңны,-диде ул, үчекләвен дәвам итеп.-Рабига яна тормыш төзи алырга сәләтле түгел ул. Юкка күңелеңне саласын син ана.
Егет бу кадәресен үк көтмәгән иде.
—Ник алай дисен? Рабига акыллы кыз. Бәлки нәкъ шундый кешеләр кирәктер безгә хәзер. Арт белән киртә җимереп йөрүчеләр чоры үтеп бара.
Җамалнын жене чыкты.
—Тәвәдәй буй биргәнче, төймәдәй уй бир. Нәрсәгә генә укыта торганнардыр сине...
—Беләсеңме, Җамал, сиңа да укырга кирәк. Кабатлап әйтәм. революцияне ясаган иптәшләрнең күбесенең анкетада күрсәтерлек бер генә белеме бар иде—төрмә университеты. Әмма ил үскән саен, төрмәдә җыйган белемләр генә җитми. Илнен нигезе нык булсын дисәң, аны салуны белемле кешеләргә тапшырырга кирәк.
— Барына фатиха, югына әтгәхият!—Төксе генә җавап кайтарды Жамал.-Белемем үземә бик җиткән. Кесәләрендә өчәр уку йорты тәмам иткәнгә язу йөрткән кешеләр дә минем белән сөйләшергә шүрләп торалар әле,—диде ул һаваланып.-Мин аларны чәйнәп кенә төкерәм, ачуым чыкса.
—Анысы булыр. Монын өчен белем кирәкми бит. Әмма алга карап яшәргә кирәк. Надан кеше генә киләчәк хакында уйланмый. Их, киләчәк?' Нинди булыр ул, ә, Җамал?
—Җитте, шундый матур иде кәефем, күчәр дегетенә әйләндердең, чистый.
Жамал кебекләрне хак юлга чыгарам дип тартышу көлке икәнен анлап алды егет Әхмәтсафаның сүзләре тәгәрмәчкә уралган чытыр кебек, Җамалнын саруын кайнатып кына баралар иле. Кеше жанынын гариплеге- башкалар жанын анлый, тоя белмәү.
—Ачуланма инде, Җамал, кинодагы хисләрдән айнып бетеп булмый. Көчле эшләнгән.
Җамал тагын Әхмәтсафага елышты.
—Ташла инде шул акыллы сүзләреңне... Хәер, киләчәк, дип юкка гына чәбәләнмисен син, зур кеше чыгар синнән, түрәләрнең түрәсе булырсың.
Егет көлеп җибәрде.
—Каян алып әйттең әле син моны?
—Гел үзеннекен тукып барганга әйтәм. Түрәләр шулай бит алар. Башкаларның үзләре ишетәсе килгәнне генә сөйләүләрен телиләр. Кинодан чыкканнан бирле мине акылга китермәкче булып азапланасын.
—Ничек уйлыйм, шулай сөйлим инде. Үлемнән качып котылып була, үзеннән качып та котылып булмый. Акыл кешене биеклеккә әйди, йөрәк сабырлык читлегенә ябып куймакчы, тыйнаклык мокытлыкка өстери. Кызык инде кеше дигәнең, һәр нәрсәнең чиген-чамасын белү кирәк тә. барып чыкмый шул алай. Чик-чаманы югалтабыз да куябыз. Гажәп...
-Мин менә бернәрсәгә дә гажәпләнмим, беркемгә ышанмыйм...
—Син моны үжәтләнеп кенә әйтәсен ич... Гажәпләнә, соклана белмәү—бәхетсезлек. Игелекле, матур кешеләр азмы дөньяда9 Ничек сокланмыйсын, ничек ышанмыйсың аларга?
Жамал көлеп, егетнең беләген чатырдатып кысып алды
—Җитте сиңа, миемне кайнатып чыгарасын инде Кая. табып бир шундый әүлияне! Матур да булсын, игелекле дә булсын, изге дә булсын Ышанмыйм мин мона! Матурлык сокландыра, ышандырмый. Бу сөйләшүгә нокта куярга кирәк. Җитте! Үзен әйтмешли, чаманы югалтасын Аннан мин бөтенләй башка нәрсә хакында уйлап барам әле..
—Нәрсә хакында?
— Бүген .мине кайда кундырып чыгарасын?—диде Җамал, пышылдап кына. Кайнар сулышы янә Әхмәтсафаның колак яфрагын көйдереп алган сыман булды.
—Табарбыз, күңелен кин булса, кайда да сыярсын!-дип шаяртты егет.-Бер кичкә, кер мичкә...
Жамал моны үзенчә аңлап, тәненнән жинелчә калтырану уйнаклап үтте.
—Шәп егет син, Әхмәтсафа!
Әхмәтсафа исә Җамалның Рабигага карата рәхимсез сүзләрен исенә төшереп, эчтән рәнжеп тә алган иде. яшь хатыннын кайнарланып пышылдаган сүзләрен ишетмәгәнгә сабышты.
Тулай торакка кайтып, үзенен инде берничә мәртәбә кунып чыккан Вильдания янында төн үгкәрәсен белгәч. Җамал бүселеп, Әхмәтсафага зәһәр генә карап алды:
—Ну шушы сала гыйбатларын!—диде ул, үртәлеп һәм. артык бер сүз дәшмичә, Вильдания бүлмәсенә теркелдәде Төн буе жүнләп күзенә йокы кермәгән Җ1мал тан сызылу белән Арча поездына йөгергән. Әхмәтсафа исә дәресләргә ашыкты, янадан шактый күрешми тордылар алар. Җамал бик нык үпкәләгән иде егеткә, каникулга кайтып китәргә жыенып йөргәндә кисәк килеп кереп, артык сүзгә керешми генә Каргалыдагы әнисенә күчтәнәчләр калдырып чыгып китте..
...Вильдания тыз-быз килеп чәй әзерләп йөргәндә, Әхмәтсафа онытылып китеп, шул арны да уйлап алды.
Чәй әзер булгач. Әхмәтсафа авыл күчтәнәчләрен дә алып килде, аңа, моңарчы егетләр бүлмәсендә утырып торган Шираз да ияргән иде
—Монсы кем була тагын?
— Кайнешем!-Әхмәтсафа тартынып торган үсмергә карап күз кысты
Шираз гәүдәгә Әхмәтсафаны үтеп бара, таза, нык бәдәнле, һич тә, быел гына жиде сыйныфны тәмам кылган димәссен, авылда эшләп, чуендай кара янган сөйкемле егет иде ул.
— Бәр-рә-мәч, мин һаман искә алмый йөрим икән, әллә өйләнеп килдеңме син? һәй, Әхмәтсафа, үткер дә үзен, нинди кызны эләктер- гәнсен!-дип, көлә-көлә тимер кружкаларга чәй агыза башлады Вильдания Үзе инде хәзер аерата бер кызыксыну белән астан гына Рабигага карап- карап алгалый.
—Ә кәк же! Күпме өйләнми йөрергә була, кадерсезләнеп9
—Кадерсез халыкнын кадерсез балалары инде без .-диде Вильдания уфтанып. „ , _
’ Әхмәтсафаның шаяртуын килештермичә. Рабига кулларын чәбәлән- дереп алды.
— Юк-юк, Вильдания, алдаша ул. Нинди өйләнешү ди ул?' -Рабига кызарып чыкты. «Ник алай сөйләшәсең инде?»-дигәндәй, шелтәле күз сирпеп алды Әхмәтсафага.
Вильдания, сер тотмас үрдәк, сөйләнә бирә;
— Кызлары күп анын.-диде Әхмәтсафага төртгереп.-Әле Арчадан Җамал дигәне килеп йөрде кыш буе Син ачуланма, егеткәем, мин дөресен әйтәм, әгәр Рабига ярата икән, мондый вак-төяккә генә игътибар итмәс Шулай бит9 Куркасы юк, гел минем янда кундырды Җамалны
Үзем шаһит.—Вильдан ия хихылдап көлгән булды.
—Жамал-минем апам ул, бертуган апам,-диде Рабига акрын гына.- Башка туганнарыбыз юк бит Казанда, Әхмәтсафа янына килеп йөри инде.
—Юкәдә икән чикләвек, малайкаем, боларнын араларында ни бар микән сон. дип, борлыгып йөргән булам мин тагын. Сез инде алайса күптән танышлар, кушылып кына житә алмыйсыз. Ник сузасыз, күпкә киткәч, кызыгы калмый ич аның?!
—Сүзләр хуш та, кесә буш бит, Вильдания. Рабига эшкә урнашсын, минем дә мактанырлык чамам юк. Жайлашып кына киләм шәһәр тормышына. Бераз гына сабыр итик, ул чагында оя корып та җибәрергә булыр.
—Әйтәм бит, уен-муен уйнап йөрмисез икән! Кыек атсам да туры тигердем, ахрысы, тәки сер төенегезне чиштем. Бер дә аптырап тормагыз, үзем шаһит булам ЗАГСта, өйләнегез генә!-диде ул һәм каударланып чәен уртлап куйды.-Нинди бәхетле сез!-Бу сүзләрне чын йөрәктән, эчке сагыш белән әйтте ул, күзләреннән мон бөркелеп чыкты.
Икенче көнне иртүк Горькийны каршы алырга бару иде исәпләре Җыена башладылар Тулай торак гөр килә, кайда, кайчан киләчәк бөек язучы-барысына да билгеле. Эчендә җаны булган кеше түзеп бер читтә калырлыкмы сон?!. Иртәдән ду купты студент халкы, өс-башын рәткә китергән була, төзәнә, ясана, спайлана. Мәхшәр купкан диярсен Әхмәтсафалар көч-хәл белән җыенып чыгып киттеләр. Җитмәсә, тулай торак хуҗасы—комендант бәйләнеп азапланды—Әхмәтсафаны өч кенә сәгатькә кизү торырга ризалаштырмакчы булып, ниләр генә кыланмады. Имеш, кизү торырга тиеш Сәгыйтовнын үтә ашыгыч эше килеп чыккан, аны алыштырырга кирәк. Чыккан ди. чыкмый. Горькийны күреп калырга ашыга. Иртәдән бирле түбән курста укучы бер егетнен чалбарын сорап, тегенен бәгыренә төшеп йөри иде. Горькийнын Сәгыйтов кигән чалбарда ни эше бар, ямаулы кием күрмәгәнме, үзе андый кием кимәгәнме ул? Кизүлеген икенче берәүгә ташлап, зур кешеләр арасында кайнашасы, үзен күрсәтеп каласы килә анын, шул гына. Өлешенә төшкән көмешен, дускай, бигайбә, чиратын җитеп, кизү булырга язган икән бүген, торасын инде. Мондый чакта кем генә сине Горькийны каршыларга җибәреп, үзе авыз күтәреп тулай торакта калыр микән?
Шулай ыгы-зыгы килеп йөргәндә, җай табып, аны Вильдания бер читкәрәк чакырып алды һәм кулына дүрткә бөкләнгән кәгазь тоттырды.
—Өченче көн генә бер кыз килеп, сине эзләп йөргән иде. Шундый чибәр, мин сиңа әйтим. Үзе ачык, сөйләшергә ярата. «Бергә укыдык, дуслар идек,»—диде. Сина шушы язуны калдырды. Ачулансаң ачулан. Әхмәтсафа, мина ул кыз ныграк охшады. Бусы да әйбәт. Тик аз сөйләшә Рабигаң...
Хат Заһидән иде. Һәм ул Әхмәтсафаның кулын яндырып алган кебек тоелды. Маңгаена тир бәреп чыкты. Укымыйча йөрәк түзми, кызыл почмак түренә үтте дә, тәрәзә янына басып, тиз генә хатка күз йөртеп чыкты.
«Заһидәне онытып барасындыр инде, егеткәй. Мина рәнҗеп йөргән чакларын да булгандыр. Яшь чакта җирдә йөрмәдем бит. Инде җиргә төштем. Як-ягыма карыйм, гомеркәйләр искән җил икән, сызгырып үтеп бара яннан, кешедә бер гаме юк. Мин исә һаман ялгыз. Үзем медтехникум тәмамладым. Быел институтка керергә җыенам.
Теге вакытта, Бохарада очрашкан көнне искә алам да, үкенеп туя алмыйм Яннарында каласы гына иде бит. Ялгызыңа кыен булгандыр инде Хәер, син түзем, көчле, нык холыклы кеше шул. Менә исән-имин кайтып җиткәнсең, престижный уку йортына кергәнсең. Зур кеше чыгачак синнән, егеткәй. Заһидә әйткән иде диярсен. Яннарында кала алмадым шул Мин ул үзбәк якларында йөреп, туеп беткән идем шул инде. Газиз әнкәем кабердән торып үгетләсә дә, белмим, калыр идем микән анда.
Ул чакта башым тәмам әйләнеп беткән иде. Трохома. корчаңгы. бет... Әрсез үзбәк адәмнәренең юлыма төшеп, өченче, бишенче хатынлыкка эләктереп калырга маташулары... Бар күргәнем шул булды. Жек чиктем. Ждй чыгуга, алны-артны карамый Казанга качтым. Хәзер инде сабырландым. Яшьлектәге жүләрлекне искә алам да. үземне битәрләп туймыйм. Кирәк бит. Такташ дип хыялланып йөр имеш. Аңа тин идемме сон мин? Шуны да аңларлык булма инде. Көлеп үләрсен. валлаһи. Боларны нигә язам сон әле мин? Болай гына. Күрәсем килгән иде. сөйләшәсе килгән иде. Килдем, син авылда икән әле. Кайчан килеп житәрсен?.. Килсән. нинди уйлар белән кидерсен, анысы да билгесез. Шулай да сина хат калдырырга булдым. Бәлки күрешергә насыйп булыр. Сонгы араларда еш хәтергә төшәсен...
Каян эзләп тапкан, дип аптырама. Синен хакта мина Сәгыйтов әйтте. Бергә укыйсыз икән. Аның белән татар яшьләре клубында, әдәби кичәдә очраштык. Кутуй белән Туфан дигән шагыйрьләр оештырган кичә. Шәп шагыйрьләр, шәп егетләр. Кызлар биһуш иде икесенә дә. Сәгыйтовка нәрсәдер охшамады, сәхнәгә менеп, икесен дә -тунады» гына. Анадан тума калдырды. Вәт тел кешедә. Каян табып бетерә бу кадәр ачы. әремле, үт суы кушылган сүзләрне?
Сәхнәдән төшкәч, янына бардым Куркып кына барган идем, сәхнәдәге зәһәрлегенең эзе дә калмаган, йомшак кына сөйләшә. Синен адресыңны да ул бирде. Ә шулай да явыз кеше бугай ул. Саграк бул аның ишеләрдән. Очрашасын килсә, кил. шат булырмын. ..«-дип тәмамлаган иде хатын Заһидә. Адресын да күрсәткән.
Бу хат бөтенләй аптырашта калдырды Әхмәтсафаны. Вильдания берничә мәртәбә кабатлаган «чибәр» дигән сүз дә үз эшен эшләде бугай, йөрәк түрендә утлы нәрсә кузгалып алды, канына кайнарлык йөгерде «һи. шайтан кыз, каян килеп чыктың син тагын?—дип битәрләде эчтән генә Әхмәтсафа Заһидәне.-Оныткан идем бит инде, җанымда сина тары ярмасы кадәре дә урын юк иде. Хатны укып чыкканчы жебеп. боламыкка әйләнеп калды күнеле. тез буыннары сыекланды әнә. Кузгалып китә алмый. Ул кәгазьне чалбар кесәсенә салды да. йөзендәге аптырау галәмәтләрен жуярга теләгәндәй, ике кулы белән нык кына битләрен сыпырып алып, үзен бүлмәдә көтеп утырган Рабига янына ашыкты.
Күрәсен. Рабигада хатын-кыз сизгерлеге үтә көчледер. Әхмәтсафаның йөзенә күз ташлау белән, имәнеп китте, тавышын күтәрмичә:
—Ни булды. Әхмәтсафа, төсен үзгәргән°-диде
Әхмәтсафа, игътибар итмә, дигәнне анлатып. кулын гына селтеп алды.
—Юк ла... Тулай торакта беркем дә калмый, дип. кизү калырга кыстап йөриләр. Таптылар бер кеше.. Ачуым килде
—Син нәрсә дидең?-Рабиганын күзендә курку чагылды, бөек язучыны каршы алу чарасына бара алмый калудан, йөзенә гаҗизлек чаткылары сибелде.
—Җүләрме әллә мин?!-диде Әхмәтсафа-Кемгә тиеш, шул калсын кизүдә. Баш бутап йөрмәсеннәр.
—Кемгә тиеш, сон?
— Кемгә булсын. Сәгыйтовнын чираты инде. Ул болгатып йөри
—Ачуланмасалар ярый да инде үзенне.
—Сәгыйтовнын сүгенмәгән чагы юк аның. Беренче тапкыр гына юлга аркылы төшүе түгел...-Егетнен ачуы кабарган иде. Инде дә килеп, бу Заһидәсе каян килеп чыкты тагын Сәгыйтов юкка гына бирмәгән ана адресны. Ул белә иде бит. Әхмәтсафа өйләнергә жыена. сөйгән кызы бар. Анын өчен Әхмәтсафа белән Рабига арасындагы мөнәсәбәтләр һич тә янадык түгел. Әле Рабига институтка килгән көннәрдә үзе дә кыз тирәсендә чуалып алган иде. Кыз бер дә ыркым бирмәгәч, ачуланып «Харап икән!»-дип. кызны тупас кына этеп жибәреп. аңа әйтмәгән сүз калдырмаган иде. Ахырда, кыз һаман бирешмәгәч, «ялыныр чаклар үткән.
үкенерсең, сон булыр» дип, көйләгәндәй иткән дә, кул селтәп китеп барган. Бу хакта ана көлә-көлә Рабига сөйләгән иде. Юк, болай гына бирмәгән ул Заһидәгә адресны. Әхмәтсафа мәхәббәт мәсьәләсендә буталсын, саташсын, акылын җуеп, ахырда барысыннан да коры калсын дигәндер. Менә хәзер кызның хаты тәнен пешереп кесәдә ята. Жаннын тынычлыгы югалды да куйды. . Укып та тормый ертып ташлыйсы калган икән... Ул Рабига алдында үзен гаепле сизеп, әкрен генә коридорга чыкты. Кесәсеннән хатны алып, кеше-кара күрмәсен дигәндәй, аны ашыга-ашыга ерткалап, почмактагы чүп чиләгенә ташлады. Аргы башта Сәгыйтовнын сүгенгәне ишетелә, урынына әле һаман кеше таба алмаган, шуна дулыйдыр.
Пароход туктыйсы пристань Усиядә, Казанка елгасының Иделгә кушылган урында. Әхмәтсафалар килеп җиткәндә, анда ырып чыккысыз халык иде. һәркем алга үтәргә маташа, тавышсыз гына этеш-төртеш. урын өчен көрәш бара. Тырыша торгач, алар да бер жай белән алгарак үттеләр. Бәхет дисәң дә бәхет, алар нәкъ оркестр каршына килеп чыктылар Оркестр алдында кулларын җилпеп дирежерлык итүче Салих Сәйдәшен шәйләнә. Оркестр әле кызып житә алмаган, ниндидер көйләрне өзек- төтек уйнап ала да тагын тына. Тагын бер көйне башлый, музыка коралларын кемдер кисәк кенә бер читкә селтәп җибәргән кебек, сәер авазлар чыгарып, янә кырт туктап кала. Туктап торган арада Сәйдәш сабыр гына музыкант-ларга нидер сөйли, аңлата. Янәдән жилкәнеп таягын өскә күтәрә...
Пристаньга якын иркенрәк мәйданда Шамил Усманов, Кави Нәжми. Гадел Кугуй, тагын берничә яшь кеше тынгысызланып йөренәләр. Алар вәкарь, йөзләре житди. Яннарына килеп сүз әйтермен димә! Рабигага Әхмәтсафа кемнең кемлеген бәйнә-бәйнә аңлатып торды.
—Кутуй-радио дикторы, атаклы шагыйрь. Теге гел читкә карап сөйләшкәне-Кави Нәжми. Зур язучы, шагыйрь кеше. Шамил Усмановны кичә күргән идек. Сугыш герое... Атаклы язучы...
Монда да тыныч кына торырга язмаган. Халык җыела тора, әйбәт урын таптык дип, сөенергә өлгермәделәр, кысрыклап читкә этәрә башладылар. Бу әйләнештән чыгып котылмасан, тиз арада әллә кайда, койрыкка барып чыгасы иделәр. Әхмәтсафа чамалап алды, кайбер үткеррәкләр, тәртип сакчыларына ипле генә:
—Каршы алу комиссиясе,—дип дәшәләр дә, алда жыела башлаган кечкенә төркемгә барып кушылалар. Нигәдер, берсенең дә кәгазен- пропускысын тикшереп тормыйлар, үткәреп җибәрәләр.
Әхмәтсафа да тәвәккәлләргә булды. Рабиганы кулыннан кысып җитәкләде. Шираз белән Бибкәйгә: «Миннән калмагыз!»-дип ым какты, җитди кыяфәт белән халыкны аралап үтте дә, сакчыга шыпырт кына:
—ТКУ делегациясе, каршы алу комиссиясе , —дип, туктап та тор- мастан, алга үрмәләвен дәвам итте.
—Дүртәүләпме?! -Кычкыра төшеп сорады сакчы.
—Әйе. мен кешелек коллективтан дүрт кеше!-Телгә килгән беренче сүзләрне әйтте егет, сакчыга өстән генә караган булып.
Әрсезлек-ярты бәхет, диләр, номер барып чыкты бит, әй. Сакчы, риза булмагандай:
—Комиссия кешеләрен үзләрен сакларга бер полк кирәк монда.- дип сөйләнә-сөиләнә үткәреп җибәрде Алар, сихерләнгән кебек, оркестрдан ерак түгел җиргә килеп бастылар. Ул арада Сәйдәш янына атылып Усманов килеп басты:
—Йә, Сәйдәш, берәр нәрсә чыгамы?
— Чыгармый карасыннар!-Сәйдәшнен тавышы шаяртулы иде Шундук җитдилеккә күчте.-Мондый җаваплы чакта да сынатсак, ни була, бәгырь?..
—Анысын беләм лә...-Монда сүз артык дигәндәй, Усманов ары чапты Күрәсен. каршы алуга җаваплы кешеләр арасында иң зур вазыйфа биләүче иде ул. Аның һәрнәрсәдә эше бар кебек, бер мизгел тик тормый.
әле Кутуйлар төркеме янына барып нидер сөйләп ала. әле кемнедер чакырып алып, ана кызу-кызу нидер аңлата, ул да булмый, кемнәрдер аның үзе янына йөгерешеп килеп, аннан нидер сорашалар, белешәләр иде.
Әхмәтсафа ирексездән Сәйдәшкә карап алды Сәйдәшев бу минутларда илаһи күтәренкелек кичерә иде. дулкынланган сыман да. Сонгы мәртәбә күрешүгә дә алты еллап гомер узган, әмма Салих Сәйдәшев артык үзгәрмәгән, шундый ук басынкы, кемгә генә дәшсә дә йөзендә якты дулкын пәйда була, шул ук вакытта, үз эшенен барып чыгасына тирән ышануыдыр инде, ниндидер җиңеллек күзәтелә хәрәкәтләрендә Шунсын да искәртте егет, Салих Сәйдәшев карашында ниндидер үзгәлек бар кебек. Ара-тирә күзендә шундый тирән сагыш уйнап ала. ниндидер гаҗәеп зур югалтуга дучар булган кешедә генә була торгандыр мондый караш. Мизгел эчендә ул онытылып китә. Тиз арада үзен кулга ала. Анын күңелендә нидер бәргәләнә, жанында ниндидер яу, көрәш барган сыман. Гәүдәсе монда, күнеле әллә кайларга очына, уйлар еракта, биектә, үзе хыялда әллә кайларга барып кайта шикелле. Нәрсә тынгысыхтый аны. жанын нәрсә кыйный, бәгырен ни әрнетә9. Егет, билгеле, боларны аңлаудан бик ерак иде.
Алгы рәттә гайре тынгысызлык сизеп, Әхмәтсафа уйларыннан бүленде Анда Сәгыйтовны күреп алды. Ул кычкырып-кычкырып сакчыга нидер аңлата, алга үтмәкче була, сакчы исә егеттән гарык булган бугай, аны дорфа рәвештә читкә этә. куа иде. Сәгыитов елардай булып сөйләнә, муенын уңга-сулга бора, үзен яклардай кеше эзли. Менә анын күзләре Әхмәтсафага килеп төртелде, бер мәлдә әллә нишләп китте, шиңеп, кечерәеп калгандай булды, кызарды, бүртенде, чарасыз гына сакчыга кызгандыргыч караш ташлады да. кинәт зәһәрләнеп. Әхмәтсафа ягына йодрыгын селкеп алды һәм халык арасына кереп юкка да чыкты
Ниһаять, күптән көткән пароход күренде. Халык өнсез калып, параходнын пристаньга якынлашканын күзәтеп торды да. күнел түрендә кайнаган хисләрнең тулышуына түзә алмый, сакны ярга табан кысрыклап, тыйгысыз рәвештә пристаньга табан шуыша башлады.
Кемдер ачык итеп:
—Әнә. Горький палубага чыгып баскан!-дип кычкырды.-Шул үзе. Горький бит инде! Мин бит аны күргән идем, ун еллап элек.
Әлеге түземсезләнеп сөйләгән кешегә игътибар итүче дә булмады, сакчылар, беләкләренә кызыл бәйләгән таза егетләр ярдәмендә мыш- мыш килеп, халыкны билгеләнгән чиктән үткәрмәскә тырышып азапланалар Төркемдәге халык жәтмәгә эләккән балык сыман һаман тыгызлана, тагын ике-өч минуттан ни буласын искәрешле түгел.
Шул чагында дебаркадер ягыннан йөгерә-атлый Шамил Усманов килеп чыкты Ул. кулын өскә күгәреп, шундый гаярьлек белән беренче рәтләр алдыннан жилләнеп үтте ки. ыгы-зыгы шундук басыла төште, ташкын басымы күзгә күренеп кимеде:
—Сабыр!-дип кычкырды Шамил Усманов.-Тәртип, тагын бер тапкыр тәртип! Сабыр булыгыз...-Сүзен төгәлләп бетермәс борын. Сәйдәшкә борылды.—Әйдә. Салих, музыка!
Сәйдәшнен бер кул хәрәкәте җитте, оркестр дәрте, ашкынулы музыка уйнап җибәрде. Әле генә барлык киртәләрне җимереп алга томырылырга әзер халык шушы көй аһаненә буйсынып, тып-тын калды Эгеш-төртеш. ыгы-зыгынын эзе дә калмады. Әхмәтсафа бу көйне кайдадыр ишеткәне дә бар сыман, бик тә гүзәл һәм күнеленә кереп калган таныш бер көй иде ул Жан гына түгел, гәүдәдә очына, каядыр күккә күтәрелгән сыман хисләр актарыла, серле аһәң жаннын ин нечкә кылларына чиртә Көй үзенә әсир итә. җилкендерә, сафландыра иде. Идел өсләре яктырып, киңәеп китте сыман, күкләр биекләнде, һаман-һаман якынлашып килүче лк параход музыка тәэсирендә иләс илаһилыкка бирелеп, жинелчә генә бәллүләп алган кебек хәтта. Бар дөнья шушы якты моңга буйсынды.
күзләр пароходта булса, хисләргә көй хужа иде. Янәшәдәге ханым үзе дә сизмәстән:
—Әфарин. Сәйдәш!~дип кычкырды.
Әхмәтсафаның хәтер түре буйлап таныш шәүләләр чагылып үтте Зиһене уянып, әллә кайчан булып үткән хәлләр-Оренбурнын үзәккә үтәрлек салкын кышы, ачлык дәһшәте бумаклаган чорлар исенә төште. Шушы шыксыз чорны нурландырып торган газиз минутларны да хәтерендә яңартып өлгерде: балалар йорты; Шәриф Камалның талчыккан йөзе; нинди эшкә алынса да аерым бер жаваплылык белән үтәргә керешә торган Муса: анын арык гәүдәсе, анын юка йодрыкларын селкеп ала-ала шигырьләрен укуы, йөзендә ике кара энҗе күзләре генә утырып калган үзенен. ә нинди көч яшеренгән аларда, ниндидер серле дәрт, жегәр Пианино янында утырган ак йөзле Салих Сәйдәшев... Клавишлар өстеннән шундый да жинеллек белән йөгереп үткән озынча нәфис бармаклар.. Әйтерсен, инеш өсләп өрфия жил фирүзә дулкын уйнатып уза. Бармакларның йөгерешен шуның белән генә чагыштыра алыр иде Әхмәтсафа. Әлбәттә, үзәкләрне өзеп яңгыраган моңлы көй истән чыкмый. Кая барса да ана ияреп барды бугай ул көй... Күңел түрләренә үк үтеп, йокымсыраган жанынны кубарып, хисләрне йөзләр, күзләр аша тышка чыгарып түгәргә мәжбүр иткән аһәң онытырлык кына түгел шул. Хисләр чайпалып тулыша да. бер мәл ярларына сыеша алмый түгелә, жан сафлана, түгәрәкләнә, күнел бөтенлеккә ирешә бара. Мон тәэсирендә туган хисләрдән дә изгерәк, илаһирак хисләрнең булуы мөмкинме?!.
Әхмәтсафа шушы сәер халәттә күпме торгандыр, әмма монда ни өчен килүен исенә төшереп, сискәнеп куйды. Шул мизгелдә зиһене дә уянды. Сон бу нәкъ шул көй-Оренбурда ишеткән, аны әсир иткән мон бит инде. Тик ул инде тагын да камил эчтәлекле, ныклы шәкелгә салынган, дәртле, жинел төс алган иде, теге чакта Сәйдәш бармаклары арасыннан сагыш түгелгән иде, бүген ул сагышлы аһәңнәр юкка чыккан, өметле яңгырый көй, ышаныч белән сугарылган.
Ул бар дөньяны онытып, авызларын ачып пароходның пристаньга килеп җитүен күзәтеп торган Рабигага, Шираз белән Бибкәйгә күз ташлап алды. Көлемсерәп куйды. «Их, сез!—диясе килде анын кычкырып.-Күп нәрсәләрне күрмәдегез бит сез, күп нәрсәләрдән мәхрүм. Шушы көйне ишетү өчен генә дә килү кирәк булган сезгә Усия буена. Ә сез нишлисез?.. Авызыгызны ачкансыз да параходка баккансыз. Хәер, ни дип әйтәсен инде, зур әдип каршыларга төштек ич, Сәйдәш музыкасын сирәкләр генә искә ала бу минутта Күпләр үзләреннән өч-дүрт адым ераклыкта торган бөек музыкантның барлыгын да онытты шикелле. Шулай инде, без читтән килгәннәргә табынабыз, аларга мөкиббән китәбез, үзебезнен арада йөрүчеләргә кадер дә, сан да юк».-Бу сүзләр, әйтерсең, шушы мизгелдә анын баш миеннән йөгерешеп үтмәделәр, бәлки, кемдер кычкырып әйтте аларны. Кем дә түгел, колакка тавышы аермачык чагылды- бу... Мифтах хәлфә тавышы иде. Ул өскә, биеккә менгән дә. һәркайсын акылга китерергә тырышып, җыелган халыкка шундыйрак нәсихәт бирә иде. Горький килүен өнәми дисәң... Ул бит Горькийның һәр әсәрен укып, балаларга сөйләп бара иде. Бөек әдипне хөрмәт итмичә булмый. Бары тик: -Башка бөекләр янында, татарымызның бөекләрен дә истән чыгармагыз!»—дип әйтергә, анлатып калырга омтылуы булды, ахры...
Әхмәтсафа, саташулы уйларыннан тәмам айнып, пароходка табан талпынды, пароход күп юл үтеп хәлдән тайган дәү бер җанвар кебек авыр мышный-мышный, ара-тирә ян якка су парлары бөркеп пристаньга якынлашып бетеп бара иде.
...Еллар үткәч кенә Горькийны каршылаган чакта оркестр беренче мәртәбә Салих Сәйдәшевнен «Кызыл Армия» маршын уйнаганын белде ул. Әмма бу көй әле яңадан да шактый үзгәрешләр кичергән иде. бусы беренче янгыраш, халыкка тәкъдим итеп карау гына иде...
Пароходтан юан баулар ыргытылып, аны тимер бүкәннәргә аркан
лап әвәрә килгәндә, ягъни, әле параход жүнле-рәтле килеп туктарга да өлгермәде. Кутуй, Такташ. Усманов палубага ыргылдылар, үзен каршы алырга килгән халыкны күзләп, бераз югалыбрак калган Горькиины камап алдылар, күрешү, танышу башланды. Алар тирәсендә яшь кенә егет кайнаша, кулында фотоаппарат, җай чыккан саен каршы алу мизгелләрен сурәткә алып калырга тырыша иде.
Горький сакланып кына траптан төшеп, пристаньга үтте, үзен сырып алган яшьләр белән, каршы алу комиссиясе әгъзалары булгандыр инде, бер-ике кәлимә сүз алышты. Нәҗми нидер әйтте, анын сүзләрен Горький аеруча ошатты, ахры, ачылып китеп, елмайды, яшьләр чыр-чу килделәр, аннары язучы эре адымнар белән ярга таба атлады. Сәйдәшев бер хәрәкәт белән оркестрны уйнаудан туктатты, ул да булмады, музыкантлар ниндидер сагышлы урыс көен уйнарга керештеләр
Бу минутта үз белеклеген Шираз-булачак артист күрсәтте
—«На дне» пьесасыннан «Кояш чыга да бата» көен уйныйлар,- диде ул шыпырт кына. Ә Горькийнын мәһабәт гәүдәсе алар белән янәшәдә басып тора иде инде. Ничек алар янына килеп баскандыр, сизми дә калдылар. Шушы бөек язучы белән рәттән басып тор инде Их, бу югалып кала торган сыйфаты булмаса адәм баласының! Горький янәшәсендә Әхмәтсафа бөтенләй бәләкәйләнеп, кечерәеп калды кебек Рәхәтләнеп карыйсы, йөз чалымнарын, сөйләшүен, хәрәкәт-ымнарын күзәтеп, хәтергә сеңдерәсе урынга, коелды да төште Ник бер жүнле уй килсен башка. . Ярый әле Сәйдәш музыкасы җанны кузгатып куйды. Бу көйгә Горький үзе дә битараф калмады. Мыегынын озын чалгыиен төзәткәндәй итеп, оркестрга табан борылды, сәер генә калгынып, тукталып калды. Сәйдәшкә, хуплаган рәвештә, ягымлы елмаеп баш какты Каяндыр биектән гөрелдәүле тавыш ишетелде:
—Яхшы, бик шәп, якташларым. Сөенеп басам Казан туфрагына бүген...
Кая югалып торгандыр. Горький янына ашыга-ашыга Кави Нәҗми килеп басты һәм олуг язучынын беләгенә сак кына кагылып, аны читтәрәк торган кунакны каршы алу, озатып йөрү өчен махсус әзерләнгән машинага күрсәтте:
—Алексей Максимович!..-дип өзгәләнде ул.-Машинага... машинага, зинһар... Сезне көтәләр анда...
Горький, аптырап Нәҗмигә карап алды, сагышлы күзләре белән янә бер мәртәбә Идел өстен, үзен Казанга китергән «Урицкий» теплоходын күздән кичерде, бер сүз әйтми, озын гәүдәсен алга ия төшеп, ашыкмый гына машинага табан кузгалды.
Оркестр исә сагышлы көйне күнелле, дәртле татар көйләренә алыштырды Горький халыкка эшләпә тоткан кулын килешле итеп болгап алды да. машинага утырды, теге җинел гәүдәле егет тә аннан калмый, берничә сүрәт алгач. Горький янына менеп кунаклады.
—Улы, Максим Пешков белән килгән,-диде бер белдеклесе
Халык арасында сүз йөгереп үтте:
— Малае белән килгән.. Максим Пешков.. Ул сурәткә төшерә
Андый чакта табыла бит ул, кайберәүләр, форсат чыгуына куанып. Горький хакында шактый хәбәрдар икәнлекләрен искәртмәкче булып, белгәннәрен чыгарып җилпергә ашыктылар Кайта торгач, шактый мәгълүмат туплады Әхмәтсафа.
—Ә бит Горькийны, башка интеллигентиклар белән илдән куып җибәргәннәр иде,-диде берсе.-Олы пароходны шыплап тутырып озаттылар аларны теге чакта. Ленин үзе кушкан ди...
—Дөрес тә эшләделәр. Ул сөрсеп беткән интеллигенция белән ни кырмак кирәк.’ Ленин дөрес әйткән-интеллигенция б... ул! Яна тормыш төзергә көч. мускул кирәк, интеллигенциянең камыр беләге белән төзеп булмаячак социализмны
' - Алар акыл сатарга оста, эшкә килгәндә-юк.
—Бик беләсегез килсә, Ленин үзе 1921 елда Горькийга илдән китәргә тәкъдим ясый.
—һе. ясамассын... «Новая жизнь»ны эзләп табып укый иде халык. Ниләр генә юк иде бу гәҗит аламасында. Горькийнын «Несвоевременные мысли» дигән язмалары революция өчен ин куркыныч коралга әйләнде ул чакта. Вәт. шуннан сон аны Ленин үзе янына чакырып, илдән китәргә кушкан да инде. Әнә хәзер тәүбәгә килгән, ил буйлап сәяхәт кыла. Без. большевиклар, мәрхәмәтле халык бит инде, гафу иттек...
— Итми, кая барасын? Бөтен дөнья таный хәзер безнен илдәге унышларны. Аз гына кырын күз белән карасыннар буржуйлар, кырып- себереп чыгарга да күп сорамабыз!-дип әтәчләнде озын чәчле егет,- Дөнья хәзер безнен кулда, егетләр. Капитализмның көннәре санаулы. Моны башы булган һәркем белә. Горький да шуна ышанып кайткан чит илдән. Рәхәт булса, дүрәк түгел бит ул. Италиядән Рәсәйгә кайтырга. Димәк ки. капиталист ипине чамалап кына ашата андыйларга.
— Егетләр, боргаламагыз фактларны,-дип, «белек»леләргә каршы төшәсе итте өлкәнрәк яшьтәге кеше.-Горькийның алтмыш яше тулып килә. Юбилей. Сталин әйткән: «Чит илдә кангырап йөрмә. Кайт совет иленә, чын совет гражданы булып яшә. ким-хур булмассын,»-дигән. Бөек язучыбыз күп уйлап тормыйча, ризалашкан да куйган. Сталинның бик тә күңеле булган диләр...
—Дөрес эшләгән,-диде озын чәчле егет.-Карышып торса, абруена күләгә генә төшәр иде. Әнә халык ничек каршы ала үзен! Мондый кадер-хөрмәтне кем. кайда күрсәтә ана?
Бәхәс шунда тәмамланды, халыкны төрле тарафларга сузылган Казан урамнары үзенә суырып алып, сафларны сирәгәйтә, эретә бара иде.
Ул көнне Әхмәтсафа Горький булган урыннарга бара алмады. Рабиганы эшкә урнаштырырга, Шираз белән Бибкәйне укырга кертергә кирәк. Үзен йөрмәсән. каршына чыгып: «Әйдә, монда килегез,»-дигән кеше юк. Шулай да Горькийнын Казандагы һәр адымы хакында белеп торасы килә иде. Кич радиодан Гадел Кутуйның матур тавыш белән сонгы хәбәрләр укуын түземсезләнеп көтеп алды. Кутуй эфирга нәкъ вакытында чыкты.
Горький «Казанское подворье» кунакханәсендә тукталган икән, бүген зур театрда шәһәр советының киңәйтелгән утырышында чыгыш ясап, үзенең Казанда үткән гыйбрәтле, газаплы тормышы хакында сөйләгән. Шулай да ул кыенлыкларны инде оныткан, Казан турында якты истәлекләр белән генә яши икән хәзер. «Бу сүзләрне ишетү куаныч иде,-дип тә өстәп куйды Кутуй.-Гомумән, аерым шәхесләрнең тарих алдында күргәннәре, кичергәннәре шул кадәр вак нәрсәләр һәм мөһим түгелләр ки. болар хакында артык жәелеп сөйләп тору да урынсыз, диде бөек язучы.-дип сөйләвен дәвам итте Кутуй,-Ни кадәр хак һәм гадел сүзләр!» Кутуйның сөенече тавышына чыккан иде.. Алдагы көндә Горький хөрмәтенә Яшь тамашачылар театры бинасында концерт була икән. Кутуй халыкны шушы кызыклы очрашуга чакырып, сүзен төгәлләде.
Әхмәтсафаның уенда Горькийнын аерым кеше язмышы хакында әйткән сүзләре бөтерелде «Чыннан да, аерым шәхеснен язмышы тарих өчен чүп нәрсә генә микән. ә?-дип аптырады ул, бөек язучының сүзләрен шик астына алып.—Кеше язмышына, шәхси кичерешләренә, әрнүләренә, хәтта омтылышларына да битарафлыкка өнди торган сүзләр түгелме сон болар9 Шәхес белән теләсә ничек эш итәргә юл ачмыймы бу сүзләр? Шәхесләр булмаса—тарих та юк. Тарих дигәнен табигать сулышы, вакыт агышы гына булып кала. Ә кеше, шәхес күргән газапларны жәмгыять үзе тудырса нишләргә? Шулай ук жаилы жавап белән генә чикләнергәме. Жәмгыять кызган начар гамәлләре өчен гафу үтенә белмәсә, сабак алмаса. бу—куркыныч. Үз шәхесләрен танымау, аларны инкарь итү. кимсетү рәнжетү жәмгыятьнен чиренә әверелсә нишләргә? Боларны да вак-төяк дип кенә атаргамы?» Кутуйнын авызыннан ишеткән сүзләрне бер дә Горький
әйткәндер диясе килми иде шул, әмма бу сүзләрне Горький икенче көнне очрашу вакытында да кабатлады... Сәер, сәер иде мондый фәлсәфәне анын авызыннан ишетү. Вәзгыятькә ярыйм дип кыйбласын алыштырган кеше башкаларны ничек яшәргә өйрәтергә хаклымы? Хәер, кеше нәрсәгә булса да ирешү теләге белән ашкына икән, ул ялгышлардан азат була алмый. Бөтен хикмәт шунда. Горький нәрсәгә омтыла, нәрсәгә иреш- мәкче?..
Концертка барасыларын белгәч. Рабига, ана караганда Шираз белән белән Бибкәй шулкадәр сөенгәннәр иде, насыйп булмады-кичкә табан тулай торакка, гадәтенчә, гаять эшлекле кыяфәттә Ждмал килеп керде Ул Әхмәтсафаның җәйге ялдан килү-килмәвен белешергә дип кенә кереп чыкан икән, инде анда Рабиганы күргәч, бөтенләй телсез калды.
—Син ничек монда?-диде ул. күзләрен чепиләндереп.-Кем сина рөхсәт бирде'.’ Каргалыда әнкәйне ялгызын калдырып -дип сүз башлаган иде, Рабига, сабырлыгын жуеп, ана каршы төште:
—Әнкәй ялгызы түгел Анын янына Гариф энебез дә килде быел.
Гариф-төпчек энекәшләре, монарчы Атбасарда яшәгән иде, Ждмал чыгып киткәндә ул кечкенә бала гына, өлкән апасы анын дөньяда барлыгын да онытып бара иде инде Кече энесенен исемен ишетеп, кисәк кенә төртелеп калды, үз-үзен кулга алып, тагын да гаҗәпләнүен белдерде:
—Гариф? Анын белән нишләмәк кирәк? Әнкәй үзе дә кеше өстендә.
— Кеше өстендә түгел!-дип тынычландырды аны Әхмәтсафа-Безнең Гомәрхан абый быел өйләнеп җибәргән. шушы бик акыллы кыз. әти- әнисе, туганнары юк, апасы белән гомер кичергәннәр Гомәр колхоз оештырып йөри, идарәгә дә якын булыр дип. кәләше өенә күченеп китте. Хәлимә апай белән Гариф энекәш безнен өйгә хуҗа булып калды.- Тартай теленнән табар, дигәннәре дөрестер инде. Әхмәтсафа шаяртасы килеп, өстәп тә куйды.-без Рабига белән никахта хәзер. Рабиганы Казанга алып килергә булдым. Эш тә табып җибәрсәк...
Ждмал чәчрәп урыныннан сикереп торды. Рабигага табан атылды Күзләрендә зәһәр очкыннар биешеп алды.
— Никах?! -диде ул ачу белән -Нинди никах, нәрсә дигән сүз була бу. Рабига?
—Әй. куй инде. Әхмәтсафа, шаяртма -диде, кыз бәйләнчек Ждмалдан котылырга теләгәндәй.-Теленә ни килсә, шуны сөйли -Кыз үпкәләгән сыман, читкә карап утырды.
— Бәй. дөресе шул булгач.-Әхмәтсафаның бирешәсе килмәде.- Хәлимә апай Рабиганы никахсыз мина ияртеп җибәрмим диде. Оренбурда муллага барып кайтырга туры килде.
Ждмалнын битләренә ут кабынды.
— Иске авыздан яңа сүз! Әнкәй сүзен сөйләп, нүжәли никахка бардын. кызый?-Ул Рабигага ябырылуын дәвам итте-Нүжәли. юрган бөркәнеп, ир астына кереп яту синен өчен бар нәрсәдән кыйммәт- идеал да юк. намус, вөждан да?.. Комсомолка, күрегез, ха-ха... Никах укытып йөри, яшь совет гаиләсе төзи. имеш, берәү!
—Ярын инде, Җамал, чәпчемә Әби әй лә. Хәлимә апайның сүзен аяк астына салып таптамыйк, дидек. Ни әйтсәң дә әйт. үз башына төшкәч кенә беләсең икән аны. бер дә өлкәннәрнең хәер-фатихасын алмый, гаилә корып җибәрәсе килми бит. малай.
— Мәсхәрә! -диде Ждмал чыдаша алмый -Син. коммунист. Ленин призывы кешесе Нинди түбәнлек’ Тиз арада партбюрога чакыртып, пешертергә кирәк син егет кисәген!
Әхмәтсафа эшнең зурга китү мөмкинлеген уйлап, үкенеп куйды Нигә сүз башларга инде? Акыл телгә күчсә, акыл булудан туктый шул.
— Ни булса булган, әмма бездә бит син әйткәнчә, юрган астына кепсп китү кайгысы юк Урнашырга кирәк, аннан чын советча никахлашу булыр Ә мулла никахы хакында күңелле истәлек итеп кенә сөйләргә
•к. У . J* a
калыр. Нишлисең, әле халык бар гореф-гадәттән, йолалардан, шәригатьтән аерыла алмый. Ата-ана фатихасы дигәннәре дә бар. Аяк астына салып таптап булмый...
—Сезнен кебек миңгерәүләр бар чагында халык искелектән беркайчан да аерыла да алмаячакНУл мышык-мышык елап утырган Рабиганы табалап алды.-Күз яше түгеп утырма! Җыен. мин сине Арчага алып китәм. Монда бер генә көн дә тормыйсын! Ха-ха. совет укытучысы, имеш Башыңдагы чүп-чар уйлардан арынмый торып, Әхмәтсафа белән күрешү юк сина!
Рабига, тәмам аптырап, бер Әхмәтсафага, бер Җамалга карап алды.
—Арчага?—диде ул, әкрен генә.—Мин бит... Казан... Шираз белән Бибкәй кая кала? Кем карый аларны?~Ашыгып, өтә-төтә сүзләр атты ул, тел ачылганда әйтеп калыйм дигәндәй.
—Башта уйлыйлар аны. никахлы гыйшык! Аптырап торасы юк инде хәзер. Эш үткән. Шайтаныма олаксагыз да бер-берегезне эзләп табарсыз. Әйдә, сезнеңчә булсын, чукынып китегез, сез „өйләнеште дип дөнья бетмәс, социализм төзү уеннан да чигенмәбез.—Йомшара төште Җамал.-Эш юк дип аптырап йөрмә, Казанда синең ише укытучы кисәкләре буа буарлык. Кемне китереп төртмә-укытучы, мөгаллим булыр. Кем бирсен сина Казанда эш. Әмма бар ул! Күпербаш дигән авылда рабфак ачмакчы булып йөрибез. Арчадан ерак түгел, теләсән. көнендә Казанга килеп, йомышынны йомышлап китәргә була, Әхмәтсафага да килеп-китәргә унай булыр, поездга утырып кына килер дә җитәр- Җамал, әйтерсең, яна гына дөнья җимерердәй булып дуламаган, бөтенләй йомшарды. Анын чын күнел халәте дә шушы иде булса кирәк-йомшак, кайгыртучан, ә җикеренүләре, дуамаллыгы, фәкать кылану, революцион үзгәртеп кору чорында шулай сөйләшү лазем, йомшак агачны корт баса, синен күнел халәтеңне, асылыңны беркем сизәргә тиеш түгел, йомшаклык күрсәтү-дошман алдында ярамаган кебек, дуслар, туганнар өчен дә зарарлы сыйфат дип, ышанып йөрүдән иде. Аннары Әхмәтсафа алдында үзен күрсәтергә теләү, акланмаган хисләре өчен үч алу тойгысы да кузгалып, җанында гарасат купты, әле анысын да тиз генә басып куеп булмый, үз- үзен кулга алып, эзгә төшкәнче күпмедер вакыт кирәк. Апасының холкын белгән Рабига да, күз яшьләрен түгеп алса да, эчтән генә Җамалнын тынычланганын көтеп утыра иде, яктыра төште.
—Чыннан да, апа әйткәнчә эшләсәк...-дип, Әхмәтсафага күз сирпеп алды.—Әле Казанда эш табып буламы, юкмы? Балалар да үз янымда булыр.-Ул Бибкәйне кочып, аркасыннан сөеп алды.-Аннан авыл авыл инде, ашау ягы да бар бит әле.
Әхмәтсафа телгә килергә өлгермәде, Җамал үзенен фикерен алга сөрүен дәвам итте:
—Шулай булмый сон! Әхмәтсафаның үз акчасы үзенә җитми анын. Кая сезне туйдырып тору.
—Анысын карар идек әле. Җамал. Җан биргәнгә җүн биргән, бербер жае „чыгар иде.
— Йә, йә, теленә салынма! Ничек кенә булса да Рабиганы яныннан җибәрәсең килми синен. Ха-ха..-дип көлеп җибәрде Җамал. Сүзләреннән нинди кызык тапкандыр инде, бер Ходай белә.
—Мин авылга бармыйм!..
Өлкәннәр тып-тын калдылар. Бу сүзне кистереп әйтүче Шираз иде.—Мин театр техникумына керергә килдем. Авылда сөт белән күкәй ашап утырырга түгел.
Бибкәй пырхылдап көлеп җибәрде.
Җамалнын күхләре зу-ур булып ачылды, авызын бөрештереп, күзе белән түшәмне айкап алды:
-Булсалар булырлар икән! Берсендә дә эләккән эш юк бит болар- нын. Каян керде ул нәмә башына, энем? Әртист булып, кәмит уйнап йөреп, яна тормыш төземәкче буласынмы, чүлмәк баш!
• к ИЯРӘ СҮ3 чыга’ аннан күз чыга. Әхмәтсафа сүзне артыкка җибәрмәскә теләп, тезгенне үз кулына алды.
— Болай итәбез, алайса.-диде ул, барысын да үзен тыңларга мәжбүр итеп. Көчле, гайрәтле тавышы гаярь ир-егет икәнлеген сиздереп торганга. Ждмал ана үз итеп, Рабига исә яратып карап алды. Әнисе сүзе келт итеп исенә килде: егет икән батыр булсын! Җебеп утырмасын, кирәк чагында сүзен әйтә белсен! Әхмәтсафа үзенә сынап караганнарын искәрмәгәнгә сабышып, дәвам итте.—Җамал дөрес әйтә булса кирәк, әлегә Казанда әллә-ни эш кыра алмабыз, якын-тирәдәге бер авылга урнашуны үзем дә хуп күрәм Яшереп торасы юк. минем башта андый уй йөри иде инде Рабига белән Бибкәйне Күпербашка озатабыз. ТКУ Арча кантонына шефлык итә, мина барып йөрергә жай чыгып кына торыр. Ә Шираз Казанда кала. Керсен ул техникумга, үзе яраткан һөнәрен алсын, артист булсын, шәп артист булсын! Минем янда яшәр, аннан күз күрер Бәлки техникумның да тулай торагы бардыр...
Барысы да жинел сулап куйдылар Шул ук кичтә Рабига белән Бибкәйне алып Жамал Арчага китеп тә барды. Шираз белән Әхмәтсафа аларны озатып, ярты төндә генә тулай торакка кайтып егылдылар
Икенче көн Ширазнын документларын техникумга тапшырып үтте дияргә дә була Документларны алган унайга күрше бүлмәгә кереп, әнгәмә үткәрүче комиссиягә күренеп чыкты егет Шигырь сөйләтеп карадылар, этюд та ясап күрсәтте: ул нәкъ Әхмәтсафага охшатып «итек тегеп» шаккаттырды комиссия әгъзаларын. Сәхнәдә йөреп шактый шомарып та беткән икән: Ширъяздан Сарымсаков дигән егеткә «имтиханнар вакытында аерым игътибар кирәк» дигән тамга салынды Шираз тулай торакка кош тоткандай кайтты, бүлмәгә атылып та керде, дәреслекләрен барлап, имтиханнарга әзерләнергә дә тотынды, шуна күрә Әхмәтсафа Горький белән очрашуга ялгызы гына китте
...Ул килгәндә театр бинасы шыгрым тулган иде. Күбесе яшьләр Алдагы рәтләрдә таныш йөзләр күзгә ташлана Әнә Такташ беренче рәттә утыра. Салам чәчләрен әледән әле бармаклары белән аралап, жай гына артка тарап куя. Кемдер анын каршысына баскан да. тегенә ниндидер кызык вакыйга сөйләп булса кирәк, авызына караткан. Такташ ара-тирә як-ягына күз төшерә, йөзе кояштай балкыган, тыенкы гына көлеп тә ала
Концертны Шамил Усманов әзерләгән Концерт башланганчы, үзенен кичәгә хужа икәнлеген белдергәндәй, пәрдә читен ача төшеп берничә мәртәбә тамашачыларга күз ташлап алган булды
Көне буе чабып арыткан иде. кичә башланып китә алмый. Әхмәтсафа онытылып бетә язган иде, колак төбендә:
—Таптым бит, егеткәй!-дигән яңгыравык тавыш ишетеп, сискәнеп китте. Күтәрелеп караса-каршысында шатлык-сөенечтән битенә алсулык йөгергән көләч һәм сөйкемле Заһидә басып тора.
Әхмәтсафа урыныннан күтәрелә төшеп:
—Заһидә. . Син ничек?..
— Һи-и. танымаганга сабышыр микән дигән паем -Кыз күнелле генә гөрләп алды. Казан аңа килешкән: гәүдәгә тазарып, тулыланып киткән, ә чибәрлеккә килгәндә, күз тимәсен, бүгенге тамашага килгән кызлар арасында ана тиңләшерлек гүзәлләр булса да ике-өчтән артмыйдыр
Әхмәтсафа берәр танышы күзгә чалынса дип, үз янында бер урын буш тота иде, Заһидә, чакырганны да көтми шул урынга чумды. Шуннан сон гына чытлыкайланып сораган булды:
— Бу урыннны кемгә тога идең. Әхмәтсафа'1
—Сиңа инде, кемгә булсын!-Әхмәтсафага күптәнге сыйныфташын очрату күнелле иде, әлбәттә Шундый чибәр кызның аның янына атылып килеп басуын, теленә бетеп, рәттән урын алуын әнә күпме күзләр күзәтә
—Хатынны алдым. Рәхмәт, искә төшерүенә -диде Әхмәтсафа, кызга иелә төшеп.-Инде онытып бара илем сыйныфташларны Ара-тирә Саттар килеп чыга-ул да Казанда укый Тик еш аралашып булмый, ул-авыл
хуҗалык институтында бит Аны, тәҗрибәле кеше буларак, күбрәк районнарга чыгарып җибәрәләр. Бер командировкадан кайтып керергә өлгерми, икенчесе әзер.
Кыз серле тавыш белән:
—Сәгыйтов...-дип сүз башлаган иде, аны Әхмәтсафа бүлдерәсе итте.
—Сәгыйтов белән борчак артык пешми, үзен беләсен...
Заһидә, шул сүзләрне генә көтеп торгандай. Фатыйхка ябырылды
—Фи-и. Сәгыйтовны күргәләгән бар ла аны! Яшьләр клубында әдәби кичә булса, тол чыпчык, килә дә менә сәхнәгә И тотына яманларга шагыйрьләрне, и пыр туздыра, мин сина әйтим. Түз генә. Каян табып бетерә сүзләрен, кем өйрәтә’.. Үзе бер юл шигырь язмаган кеше башкаларны ничек өйрәтә ала, һушым китә инде.
—Такташка да эләгәме сон? —Әхмәтсафа киная белән әйткән сүзеннән көлеп куйды..
—Такташка шул кирәк ана.-Заһидә алгы рәттә утырган Такташка зәһәр караш ыргытты.-Бар иде, яшь чагым, жүләр чагым, шул кеше артыннан Ташкентларга китеп олактым бит. исәркәйгенәм. Жүләрлекләр үтте, акыл утырды, хәзер инде күктән йолдыз чүпләү исәбеннән кайтып, жирдәге асылташларны эзлим.
—Бар микән сон алар? Асылташлар дим...
—Нишләп булмасын? Менә янымда берсе утыра.-дип, Заһидә анын инсәсенә кулын тигереп алды.-Авыл килешкән, егеткәй, кара чутырга әйләнеп килгәнсең. Әллә төнлә дә кояш яктысы сүрелмәде анда? Көндез генә булса, болай ук янмас иден.
—Көндезге кояш та мул сипте нурын, төнге кояшым да бар иде- Шаяртып җавап кайтарды егет.
—Кызларны акылдан яздырып бетергәнсеңдер инде, чибәр син. Әхмәтсафа!..
Ул арада шаулатып оркестр уйнап җибәрде. Сәхнәгә Максим Горький чыгып, президиум өстәле артыннан урын алды. Озакка сузылган алкышлар. Сүз өзелде. Заһидә егеткә сыеныбрак утырды. Салих Сәйдәшев җитәкчелегендә музыкантлар татар халык көйләреннән тезмә башкарды. Аннан бер-бер артлы артистлар, язучылар сүз алды. Атаклы язучыга сораулар яудырырга да өлгерделәр. Бигрәк тә, башы пеләшләнә башлаган берәү каныкты ана.
—Сез Рәсәйдә яшәүче халыкларның әдәбият үрнәкләрен туплап сайланмалар бастыра башлаган идегез. Ни өчен татар әдәбиятын бастырып чыгармадыгыз’-дип сорау бирде ул.
—Булды ул хәл,—дип гөрелдәде Горький урысларның нижгар сөйләше белән -Әрмәннәр чыкты, Литвалылар... Татарларга килсәк... Тәрҗемә әйберләр бит Сыйфаты начар булды, вакыт үтә торды.
—Ә Гаяз Исхакый әсәрләре?
Горький күптәнге танышын очраткан шикелле яктырып китте
—Әйе. Гаяз Исхаков белән иҗади хезмәттәшлек иттек без. Берничә әсәрен урысчага тәрҗемә итеп бастырып чыгардык. Үзем булыштым Әмма ният тормышка ашмады—анын да сайланма әсәрләрен җыентыкка туплап бастырырга иде исәп Бик тынгысыз егет иде бит, әле төрмә, әле сөрген... Җитешә алмадык. Кайда сон әле ул бөек язучыгыз?
Зал шаулашып алды.
—Эмиграциядә,-диде Шамил Усманов төксе генә.—Советны кабул итә алмады...
—Әйе-е,-дип уфтанды Горький, тирән уйга чумган хәлдә.-Күпләр- нен фаҗигасе бу.—Совет хөкүмәтенә җиңел түгел. Дошманнар чолганышында яшәүнен ничек икәнен моны үзе кичергән кеше генә белә. Без ил белән кичерәбез. Ил белән килгәнгә түзәрбез, авырлыкларны ерып чыгарбыз Мин мона ышанам. Сезгә дә, дусларым, тормышка аек акыл белән карарга кирәк. Һәр өлкәнен, республиканын эчке дошманнары
бар, аларны фаш иткәндә җирле үзенчәлекләрдән оста файдаланырга иде. Алда—көрәш, алда—җинү!..
Сүзне Кутуйга бирделәр. Ул, ялкынланып, яттан Горькийнын «Давыл хәбәрчесе турында җырын» татарча укыды. Укый башлаганчы ук тәржемәнен үзенеке булуын әйтеп куйган иде. Горький Кутуйнын укуын зур игьтибар белән тынлап утырды, сүзләрне анламаса да. интонация, йөз мимакасы. кул хәрәкәтләренә карап, әсәргә ияреп, кайсы төше икәнен чамалап барды булса кирәк, Кутуи укып бетергәч. Горький халыкка кушылып, озаклап, чын күңелдән кул чапты. Анын бармаклары озынча, уч төпләре киң сыман күренде Әхмәтсафага. Янында Заһидә утыруы бу кичәне иркенләп карарга комачаулый иде.-барыбер ул үзен бу хәлдә унайсыз хис итте. Ара-тирә кыз анын беләкләренә кагылып ала. кызык тоелган жирләрдә ихлас көлә, үзен иркен тота иде. Әхмәтсафаның игътибарын яуларга теләвен яшерми дә иде, ахры. Егет моны сизеп утыра, эчендә ут. әледән-әле Рабиганың монсу карашын тойган сыман була, мондый хәлгә төшүе бер дә күңелле түгел икән, шуңа күрә көләр чакларда да ул, җитдилеген югалтып бетермәде
Горькийга да, тамашачыларга да Асия Измайлова жырлавы нык тәэсир итте. Якты тавыш, һәр борманы җиренә җиткереп башкаруы ук күңелләрне үзенә җәлеп итә иде. Чибәр үзе, гәүдәсенә килешле ятып торган зәнгәрсу күлмәк кигән, сәхнәдә үзен-үзе тотышында аерата затлылык, мәһабәтлек бөркелеп тора. Һәр хәрәкәте төгәл, үлчәнгән, мен кат уйланган кебек. Килмәгән җире юк иде бу җырчының Башта ул Горький үзе дә яратып җырлый торган «Кояш чыга да, бата да...» җырын башкарды. Татарчага «Тормыш төбендә» әсәреннән Сәгыйт Рәмиев тәрҗемә иткән икән
Кояш чыга да. бата да...
Тормәм мәнге карангы...
Көннәр, төннәр зөбанилар . их!
Тәрәзәмне карулый...
Горький җырны алга иелә төшеп, бөтен барлыгы белән йотылып тыңлады Ул да булмады, Асия Измайлова җырны чип-чиста урыс телендә дәвам итте:
Как хотите, стерегите...
Я и так не убегу .
Мне и хочется на волю.-эх!
Цепь порвать я не могу
Язучы, урысча җыр башлангач, калкынып китте, үзе дә авыз эченнән генә кушылып җырлый башлады. Җыр тәмамлангач. Горький урыныннан басып, баш ия-ия алкышлады җырчыны. Озын гәүдәсен жил уйнатып, чайкалдырып торган кебек иде ул минутта.
Аннан Асия Измайлова халык көйләрен, композитор әсәрләрен җырлады.
Җыр бетеп, алкышлар тынып өлгермәде, сәхнәгә Кави Нәҗми атылып менде, ул дулкынлана-дулкынлана Горькийга бер хикәясен бүләк итте.
—Урысчага үзем тәрҗемә иттем, иптәш Горький. «Шобага» исемле Беренче уңышсыз тәҗрибәләремнән, -дип, үз янына килеп баскан Шамил Усмановка өнәмичәрәк карап, сәхнәдән төшеп китте.
Концерт беткәч. Горькийны яшьләр урап алдылар. Ул исә. беркемгә дә игьтибар итмәстән, башта Асия Измаилова янына килде
— Шамил Усмановнын хатыны ул,-диде Заһидә. ниндидер үкенечле тавыш белән - Пар да килгәннәр инде. Сокланып туймаслык' Менә кемнәр бәхетле дөньяда
Шамил Усманов башкаларга сиздермичәрәк Асия Измайлованы алга этә төште. Горький янына үткәрде. Горький балкып, яктырып Асия Измайлованын кулына үрелде Усманов бөек язучының үз хатынына карата бу игътибарына гаять сөенеп, баскан урынында сабый бала шикелле сикергәләп алды. Горький чал ба- I шын жинелчә генә ия төшеп Асия Измайлованын кулын үбеп алды. Берничә мактау сүзләре әйтте. Шамил Усманов һаман да Асия Измайлованы Горьки ига табан этәрә биреп, нидер сөйләнеп алды. Язучы аны хуплап, башын селкеп, җырчы ханымнын кулын озак кына учларында тотты. Аннан ул Салих Сәйдәшев янына юнәлде. Аны. ничектер, үз итеп кочаклап, колагына нидер пышылдады, икәүләшеп көлешеп тә алдылар. Бу сүзләр шушы икәү генә белгән мәңгелек сер булып калдылар...
..Урамга чыккач. Әхмәтсафа беләгенә сарылган Заһидәгә ни әйтергә белмичә, шактый изаланып барды.
—Теленне йоттынмы. Әхмәт-сафа.—дип шаярткан булды Заһидә. Әмма ул нидер сизенә иде. шуклануын үзе дә килештереп бетермәгән : шикелле, тынып калды.
—Син дә сөйләшмисен бит... | —Мин. Әхмәтсафа, болай гына телчән сыман күренәм. Кирәк чакта бер сүз таба алмый тилмерәм...
—Аңлашылды... Син кайда яшисен, озатып куям үзеңне.
—Иренмәсән -диде Заһидә. күнелсезләнеп.-Ерак яшәмим, бер әбидә фатирда торам. Син бит минем хакта бөтенләй сорашмадың,- дип. үпкәләгәндәй итте кыз.-Җит- мәсә. үзеңне сыйныфташ, яшьлек дустым дип йөргән булам тагын...
—Хатында барысы да бар иде бит. Котлыйм, техникумны тәмам-лагансың, институтка керергә җыенасын. Уңышлар телим.
—Уку дип... Гомер үтә. Әх-мәтсафа. Холкым да әйбәт инде үземнең... —Заһидә көлеп куйды. Тик бу көлү ясалма кебек иде - Төскә-биткә дә ким-хур түгел, тик мин ялгыз... Япа-ялгыз мин шушы шәһәрдә, күз алдына китерәсеңме?
—Егетләр очрамадымы юлын-да? Сайланасыңмы, дигәндәй.
— Күңелемә охшаганы юк. Әхмәтсафа. Минем җанымны аң-лаучы юк. Озата килүчеләр күп. гәп куерта башласан. үзләренең өч ти-енлек проблемалары хакында сүз куертып, баш әйләндерергә тоты-налар Янәшәдә барган кыз ни уйлый, нинди утларда яна, жаны кайда ашкына—уйлап та карамыйлар, җыен кисәү агачы. Үз туксаннары туксан. Тынлап-тынлап йөрим дә, куам да жибәрәм үзләрен. Бармы бу дөньяда чын егет?! Шыңшып йөрүчеләрдән туеп беттем инде, гарык!
—Соң алар да ялгызлыктан туеп беткән, үзләрен тыңлаучы табылды дип сөенүче беркатлы татар егетләре ич инде. Бәлки сабырлык белән тыңлап бетерсәң, сөйләргә сина да чират җитәр иде Аннан егетләргә зарлану, үзләрен кызгандырырга тырышу хас бит. Психо-логик адым, моны гына аңларлык инде син, артык акыл сатасым килми.
—Алай булдыра алмыйм. Әх-мәтсафа,-диде Заһидә үжәтләнә төшеп.—Кая хатын-кызны аңларга тырышу? Кая хатын-кызга хөрмәт? Алтыдагы алтмышка. Башта ук шулай икән, яңадан холкы үзгәрер дисенме аларнын? Татарның татарлыгын кислота белән дә бетереп булмаячак. Кызларны кулына төшергәнче былбыл булып сайрый ул, аннан... Ә хәзер андый сайраучысы да очрамый башлады. Күрәсең, гомер уза, туннар ту за...-Заһидә җанланып китте -Ә син күрдеңме, Шамил Усмановның Асия Измайловага мөнәсәбәтен?! Нинди игътибарлы ул ана, нинди манера! Ис китәрлек. Менә моны аңлыйм мин!
Шактый сүзсез бардылар. Яр-тылаш жиргә сеңгән йорт янына җиткәч, Заһидә туктап калды
—Мин кайтып җиттем. Үзгәр-мәгәнсең, һаман да шул Әхмәтсафа икәнсен син Күп сөйләшмисен, хисләреңне җилгә чәчмисен, уйларыңны тотып селкемисен Серле егет син. Кызлар андыйларга тартыла, беләсен килсә. .
—Өч тиенлек сүзем белән ничек инде синен башыңны әйләндерим.—Егетнең сүзләре кинаяле иде. —Минем дә татарлыгым мангаема язылып куелган, язмыштан узмыш юк.
’ —Йә инде, төрттереп сөйләшмә! Бөтен хикмәт шунда. Әхмәтсафа мин сине сәгатьләр буе тыңларга да әзер. Син миңа охшыйсын. Көлмә, көлмә, төшемә кермә- дәүләт филармониясендә сәнгатьле сүз җанрында эшли башлагач, журнал минем аерылгысыз дустым һәм юлдашыма әверелде. Мин әдәби-музы- каль лекторий бүлегендә эшләде», ә бу бүлекнең эш алымы эстрада бүлегендә эшләүчеләрдән аермалы буларак, һәр айны диярлек яңа программалар әзерләргә кирәклеге белән аерыла иде. гән төнем юк. Әллә каян, аксыл томанннар арасында адашып йөрисен кебек. Көндезләрен уйлап йөрим. Ни өчен керә микән төшкә, дим. Бер-бер хәл булмадымы, минем ярдәмем кирәк түгелме дип хәсрәтләнәм. Ахры, түзмәдем, үзем эзләп киттем. Бәхеткә, теге Сәгый- тов очрады.
—Ул сина минем турыда бер нәрсә дә әйтмәдеме?
—Ни әйтсен? Аны тынлап то-рырга исәбем дә юк иде. Конкрет сорауга конкрет җавап кына кирәк иде. Әллә бер-бер хәл булдымы?— Кыз. капканы ачарга жыенган җирдән туктап калды.-Баядан бирле сүзеңнең ата-анасы юк. бәлки сизе-нүем дөрестер, ә9 Бер-бер хәл бул-дымы?..
—Әйтә алмыйм, ни дәрәҗәдә дөрестер. Сүзләрен бик серле, әлбәттә, ак томаннарда адашу дисең бит. Без барыбыз да шундый хәлдә бугай инде. Каядыр барабыз, каядыр ашкынабыз, кая барып чыгасын күз алдына китереп тә бетермибез.
— Илгә, тоткан юлыбызга ышанмау дип аңлыйммы. үз-үзенә ышанып бетмәү дипме?
— Икесе дә бар кебек. Мин киләчәккә ышанам, тик нәрсәнедер кирәгенчә эшләмибез бугай. Шуңа эчем поша кай вакытларда, уйланмыйча эшләүгә күнегеп барабыз шикелле.
—Әллә ничек сөйлисең син. Бугай., кебек... шикелле... Икеле- микеле сүзләр шунда. Син дә шулай сөйләнгәч инде. Югары белем алырга җыенасын, булачак партия хезмәтчесе!
Әхмәтсафа ачыклык кертәсе итте:
— Шушы укуның хикмәтләре инде. Күп укыган саен, белмәгән нәрсәләрнең тагын да күбрәк икәненә төшенә барасын. Шикләр дә арта.. Ә болай. әлбәттә, мин ышанам, илебезнең киләчәге матур булыр, тик без генә булмабыз... Оча алудан мәхрүм булсак та. гомер буе күккә, югарыга омтыла кеше. Жан таләбе-биеклек. һәр кешедә ике мин яши. Берсе-җирнеке. икенчесе—күкнеке.
—Менә шулай, сөйли белеп сөйләгән кешене тыңлап туймыйм .чине күп әдипләребез һәм шагыйрьләребез белән, аларның яңа әсәрләре аша бәйләп тора торган матбугат чарасы ул.
Татар зстрада сәхнәсеннән миңа күбрәк поэзия әсәрләрен яңгыратырга туры килде. Илленче еллардан бүгенге конгә кадәр мин. Каян табасын сүзләрен? «Без генә булмабыз» диюен белән генә килешәсе килми Авызыннан жил алсын Яшәргә язсын, яна тормыш җимешләреннән безгә дә авыз итәргә насыйп булсын.—Заһидә. егетнен беләген эләктереп алды.-Шулай да әйт әле, Әхмәтсафа. Сәгыйтов мина ни дип әйтергә тиеш иде'.’
—Тиеш дип... Минем кызым бар бит. Вәгъдәләшкән кызым. Рабига исемле. Бер-беребезне яратабыз Ышаныч дигән идек бит. минем ин нык ышанычым-шул кыз инде Турысын әйтәм, Заһидә. син дә акыллы, чибәр кыз. Теләсә кайсы егетнен башын әйләндерерлек. Үз тинен табылыр, һичшиксез табылыр. Синен хатны алгач, сөендем мин. күнелдә яшьлек хатирәләре уянды. Яшьлек истәлекләре беркайчан да жуелмый, уңмый икән ул.
—Сине сөендерә алу—үзе бер бәхет инде. Мина шуна сөенәсе генә кала.-диде үртәлгәндәй Заһидә.—Иртә унмаган—кич унмас, кич уңмаган-һич унмас Инде дөньяга ачуым да юк. беркемгә үпкәләмим дә, анлый гына алмыйм-ни өчен шулай? Шушы якты дөньяда үз тиңемне таба алмый бәргәләнәм бит Мин теләгән ярлар әллә кайчан парлы булып беткәннәр. Шул ка-дәрле берәүгә дә кирәкмим микәнни соң мин, ә?—Кыз елый иде..
— Кирәк. Заһидә. бик кирәк син. Әйтәм бит. табарсың син үз парыңны. Сабыр гына ит Шулай килеп чыкты бит инде, нишләтәсен. Теге чакларда мин сина килдем, син миннән качтын Хәзер мин шундый хәлдә. Язмыш...
—Ярый. Әхмәтсафа, үткән эшкә салават, бүген синен белән очрашу, сөйләшү дә бер юаныч булды күнелгә.—Кыз яшьле күзләрен сөртте Ул елаудан туктарга тырышып, сөйләнүен дәвам итте. Башка вакытларда, очрашкан чак-ларда диюем, танымыйча да үгеп китмә, ярыймы?! Юкса, ачуланырмын
Заһидә жавап та кәгеп тор- мастан. жәһәт кенә капканы ачты һәм карангы ишек алдына кереп юк булды
* Укулар башлангач, көннәр- нен агышы үз эзенә төшкән кебек ләндерәләр, классик полия үрнәкләрен уку да соңгы вакытларда сизелерлек кими тоште кебек.
Моннан 15-20 еллар элек авыл китапханәләрендә яхшы шигырь китапларының һәм журналларның күп укылу нәтиҗәсендә тузып бетүләрен күреп гаҗәпләнә һәм шул ук вакытта шатлана буллы. Әхмәтсафа, жай чыкан саен Рәбушы янына йөгерә. Ялга каршы Рабига үзе дә Казанга килеп төшә. Мондый көннәр һәр икесе өчен бәйрәмгә әверелә. Көзге кичләрнең берсендә бергәләп Таҗи Гыйззәтнең «Наемщик» драмасын карадылар. Театрны ярату аларга Шираздан йокты, ахры, һич кенә дә яна премьераларны карамый түзә алмыйлар. Бу спектакль аларны биһуш итте. Хәзер Рәбушы исенә төшсә, үзе дә сизмәстән Сәйдәш язган жырны авыз эченнән көйләп җибәрә:
Сайрар кошым, сандугачым.
Сайра иртән тан саен.
Мин дә сиңа кушылырмын,
Иркәм, сагынган саен.
Туган илләрдә, сөйгән җирләрдә.
Сандугач баласын очырдым һавага.
Син дә оч иреккә, шат яшә дөньяда: Күтәреп эчегез балларны.
Шат үткәрик алдагы көннәрне.
Күтәрегез чәшкеләрне бал белән. Үтсен гомерләр сөйгән яр белән!
Көннәр сизелми дә үтә тордылар. Язга чыккач, Бибкәй көйсезләнә башлады:
—Авылны сагынам, кайтам,—дип үкереп елаган көннәре дә күп булды. Көч-хәл белән укулар беткәнче түздереп, аны Каргалыга озаттылар. «Бу кадәр дә чибәр булса булыр икән кыз бала, бәхеткәйләрең була күрсен, сеңлем,»—дип, эчтән теләкләр тели-тели озатты аны Әхмәтсафа. Нигәдер бу минутларда исенә Заһидә төшеп, күңеле сулкылдап куйды. Эзләп-эзләп тә бәхеткә ирешмәсән, җан өшеткеч бит. . Шираз уку алдынгысы. Ситдыйк Айдаров, Галия Кайбицкая, Зәйни Солтанов, Сара Садыйкова кебек сәхнә йолдызлары аның теленнән дә төшми. Шундый кешеләр белән аралаша алуына сөенеп, бөтен күңелен биреп укый иде ул.
Ә 1929 елнын декабрендә, яңа елны каршылаганда Әхмәтсафа белән Рабига якын дусларын җыеп, туй мәҗлесе ясадылар. Туйдан сон озак та үтмәде, Әхмәтсафаны Минзәләгә җибәрделәр. Китми чара юк иде, өлкә комитетында ачык әйттеләр: ТКУ да алган гыйлемне гамәлдә куллана алучылар гына дипломга ия булачаклар. Башта эш күрсәтегез, аннан белем турында таныклык...
Әхмәтсафа уйларына шулкадәр бирелеп киткән иде, бүлмә ишеген дөбердәткәнгә сискәнеп китте. Бернәрсә аңыша алмый, як-ягына каранып алды. Кая Рабига, кая Бибкәй, Шираз кая! Кая килеп эләкте ул? Нинди өермә китереп ташлады аны монда? Ялгыз һәм кызганыч хәлдә тойды ул үзен Тышта караңгы төшкән, бүлмәсе дә караңгы... Ул бүген Әмәкәйдән кайтып җитүләрен, Минзәлә төрмәсендәге хәлләрне һәм өйгә кайтуга, Рабигага хат язарга утыруын исенә төшерде. Менә бит, бер генә җөмлә язып өлгергән килеш онытылып киткән икән: «Исәнме, сөеклем Рәбуш...» Күпме вакыт үткән соң болай мәрткә киткән сыман утыруына?..
Тагын ишек дөбердәттеләр, Әхмәтсафа каударланып урыныннан торды, барып ишекне ачты. Инде хәтерләми дә ни өчен ишекне эчтән бикләгәндер. Тиз генә хат яза да, йоклап ала, имеш. Йокларсың бар. йомышчы аны канткомга чакыра килгән иде
—Тиз килеп җитегез, озакламый киңәшмә башлана!—диде дә, караңгы өйалдыңда нәрсәгәдер абына-сөртенә чыгып чапты йомышчы агай. Бу кадәр кая ашыгалар, кая чабалар—аңламассың. Бүген дөнья бетәргә җыенмыйдыр бит Татлы уйларыннан аерганнары өчен канткомнын киңәшмә җыюдан бушамаган түрәләренә чын-чынлап ачуы килеп, Әхмәтсафа киенә башлады.
V
әр авылга вәкилләр җибәрми торып, күмәк хуҗалыклар төзүне тизләтеп булмаячак,—диде кантком кинәшмәсенә ерак Семиостров волостеннан килгән фирка сәркатибе Фәйзуллин.- ВКП(б)нын волком комитеты тырыша тырышуын да . Хәлдән килгәнчә
Сәркатип сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде. Филиппов кисәк урыныннан күтәрелде һәм ярсыган тавыш белән Фәизуллинны тынарга мәҗбүр илте:
—Хәлдән килгәнчә?!. Тырыша'.’!. Ни дигән сүзләр бу. иптәш Фәйзуллин?.. Волком рәисе Харисов мондамы?-Ул. акайган күзләрен киңәшмәдә утыручыларга төбәп, бер кавым тын торды.
Шинель кигән берәү акрын гына урыныннан кузгалды.
—Монда, иптәш Филиппов. Кайда булыйм инде мин ...-Харисов дигәннен тавышы бик зәгыйфь иде. Әллә юлдан килеп йончыган, әллә Харисов чыннан да үшән кешеме. Әхмәтсафа үзеннән ике генә рәткә алда утырган бу кешегә кызганулы караш ташлады
—Син. нәрсә, эчен җыя алмаган бәбкә кебек -дип. җикеренде Филиппов.-Син дә Фәйзуллин кебек, ты-ры-шы-ып кына йөрисенме?
Харисов эндәшмәде.
—Әле ул ныгып та җитмәде, иптәш Филиппов. Суыксуда кулаклар белән бәрелештә нык кына эләккәнне . -Харисовны үз канаты астына алырга ашыкты Солтанов.
Филиппов, өнәми генә кантком рәисенә борылды:
—Әйе. иптәш Солтанов. әгәр дә без шулай -тырышып» кына йөрсәк, безне кулаклар берәм-берәм чүпләп бетерәчәкләр. Урман авызында, башы белән карга чумган көртлекләр кебек бит хәлебез. Башны яшереп, к... өстә тырпаеп торгач, билгеле, өшкереп кенә үтәчәк кулак өере өстән. Сабый балалар нидер майтарырга ты-ры-шып азапланалар һәм карт-корылар Алар үз йомышлары белән дә ты-ры-шып кына ишек алдына чыгып керәләр. Ә без-коммунистлар. совет кешеләре, кулда власть, үзебез һаман урыннарда авыл хуҗалыгы артельләре төзүне суза киләбез. Болай барса. Татарстанда ин артта сөйрәлүче канткомга әйләнеп барабыз түгелме соң? Темп кирәк, темп! Мусин.-ул президиумда утыручы оештыру бүлеге башлыгына эндәште.-Семиостров волостенә кем бара вәкил булып?
Мусин кулындагы кәгазьләрне тиз-тиз актарып, шул арада сөйләнеп тә алды:
—Э-э. иптәш Филиппов, ни әле. э-э. бу волостька ин ерак авыллар керүен исәпкә алып. э-э. иптәш Филиппов, яшьрәк, белемлерәк иптәшне җибәрергә булдык, э-э...-Ул кирәкле кәгазен тапкач, сөенеченнән кычкырып ук җибәрде—Менә ул. иптәш Филиппов, бар исемлек Өлкә вәкиле-Дәүләтьяров Әхмәтсафа, канткомнан Такташев Габдулла. Икесе дә бик грамотный, укыган иптәшләр.
—Дәүләтьяровны беләм -диде төксе генә Филиппов -Кстати. Әмәкәйдә әйбәт кенә эшләп кайттылар алар Шәмтиев белән. Габитов мондамы?
Габитовнын нечкә тавышы ишетелде:
— Килеп җитте-ек. иптәш Филиппов.
— Ничек эшләр Әмәкәйдә"’ Вәкилләргә тел-теш тидерерлек түгелме?
—Вәкилләр шул хәтле әйбәт эшләделәр, иптәш Филиппов.-диде Габитов. Анын ялайгалануы ачыктан-ачык сизелеп торганга, бу адәмгә Дәүләтьяров чирканып карап алды -Кулак элементларын төбе-тамыры белән йолкып аттык авылда.
— Шуннан. Аларны җыеп алып киткәч халыкны, бутап йөрүчеләр булмадымы’ Дөресен сөйлә, Габитов, утырыштагы иптәшләргә сабак булыр әле күп авыллар кулакларны җыеп бетерә алмый иза чигә, кулагын җыйсалар, муллалары кала, аларын да аткарып бетерсәләр-
Һ
гаиләләрен сөрә алмый ты-ры-ша-лар. Сездә ничек булды?
-Шул хәтле әйбәт булды, иптәш Филиппов, оешкан төстә үле. сөенеп бетә алмыйбыз инде менә.-диде Габитов. Мактана төшеп, өстәп тә җибәрде,-Без инде, иптәш Филиппов, кайберәүләр кебек «тырышып» тормадык, дошман элементлар аннарына да килеп өлгермәделәр.-Ул учын учка шапылдатып сугып куйды-Кулакларны озаткач, активистлар урамга чыккан кешеләрне өйләренә кадәр нагайка белән яра-яра озаттылар. Хи- хи-хи. кулак хатыннарын өйләренә үк куып кертеп, базларына ябып куючы батыр йөрәкле активистларыбыз да бар безнен. Бүгенгә кадәр һаман базда ятты күбесе Ие. чыгып карасыннар! Габитов ике сүләшми ул... Бутен кулак, мулла гаиләләрен авылдан сөрү комиссиясе эшен башлады. Беренче- икенче категориядән берәү дә калмады, сөреп чыгардык авылдан.
—Өченче категорияне нишләттегез?
—Ялгышлык чыкмасын дип. иптәш Филиппов, адарын да сөрдек авылдан. Әле без Минзәләгә киткәндә авыл башында исәнгерәп йөриләрие. бала-чагаларын җитәкләп. Шунда катып үлсәләр дә. авылга кире кайтару юк аларны. Ие. белсеннәр сәвит блачынын ни икәнен!
—Дөрес эшлисез. Габитов!—Филиппов утырыштагыларны янә күзе белән сөзеп чыкты.-Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк Власть ул балык кебек, каты кулны ярата, тота белмәсән кулдан шуа да чыгып китә. Шулай бит. иптәш Габитов?
—Шулай булмыймы со-он. иптәш Филиппов! Бер тоткач ычкындыр- маскае инде аны. . Ничек тә халыкны бәхетле тормышка тизрәк чыгара- сые да бит...
Әхмәтсафа үз алларында нинди эшләр торуын бераз чамалый иде инде. Габитовнын төче тавышы күнелен болгата башлады. Башкаларны көчләп бәхетле итә алуына ышану—җүләрлекме. әллә наданлыкмы? Икесе бергә бугай. Залда утыручылар арасыннан вәкил булып барачак Такташев фамилияле кешене күзли башлады.
Такташев. . Такташ.... Күпме күзләп маташса да ул Габдулла исемле таныш булмаган кешенен кемлеген, йә исә мондамы-юкмы икәнлеген дә чамалый алмый иде. Киңәшмә күптән башланып, инде төн уртасы үтеп бара, һаман да бер сүз. бер таләп: февраль урталарына авылларны йөз процент колхозлаштырып бетерүне алга сөрә кантком. Филиппов кат-кат тәкърарлый:
— Без Тат республикада үрнәк булырга тиеш. Иптәш Разумов бездән шуны көтә дә! Минзәлә канткомында колхозга кермәгән бер генә хужалык калмаска тиеш. Аерым хуҗалык калса, салым-налоглар белән тәмам тезләндерергә, ихатасында каккан казык калмасын, өендә идәне белән тешәгенә кадәр сүтеп алып бетерергә! Андыйларның юлы шул-йә күмәкләшү, иә-сөрген Партия установкасы шушы.
Ул көнне, хәер, киңәшмә тан атканда гына таралды, төнне дисән тагын да дөресрәк булыр, Әхмәтсафа күпме эзләнмәсен. Габдулла Такташевны күрә алмады. Мусиннан сорашкан иде. исе дә китмәгән хәлдә:
—Аптырама. Дәүләтьяров. ул әле килеп җитмәде. Мәскәүдә укыган егет. диде.-Семистров волостенә кергән Суыксу авылында активистлар өчен курслар оештырган идек. Аны шунда җибәрәбез дип йөрү, нишләп тоткарлана торгандыр. Кәгазе килде, үзенең күзгә күренгәне юк. Мәскәү ашыгырга кушса да. үзендә чарланып кайткан кешеләр бер дә кабаланмыйлар әнә Сина әле берәр атна көтәргә туры килер, канткомда кәгазь эшләре күбәеп китте, һич өлгереп булмый,—дип. зарланып та алды Мусин Кинәшмәдән бушанып булмый, ә Казан кәгазь сорый Ана кәгазь генә булсын Иптәш Филиппов әйтмешли, без бумажки-ты букашка, с бумагой-человек! Шундый хәлләр. Дәүләтьяров монда.
уыксуга Әхмәтсафа гыйнвар ахырында, төгәлрәге, айнын егерме сигезендә чыгып китте. Юлга кузгалыр алдыннан, аны Мусин янә үз янына чакырып алды, өлкә вәкиленә сынаулы караш ташлап, бераз тын торгач, сүзне уратыбрак башлады:
—Семиостров волостеннан кайткач, Харисов белән Фәйзуллиннан сиңа холыкнамә-характеристика сорап алачакбыз. Өлкә комитетының кушуы буенча Аеруча Комвуздан җибәрелгән вәкилләрнең эшен аерым контрольдә тотарга кушылган Сәбәбен төшенеп тә җитмим, син ничек уйлыйсын, ни өчен сезгә аерым игътибар, Дәүләтьяров?-дигән булды Мусин, хәйләкәр көлемсерәп
— Белмим шул...-диде Әхмәтсафа, аптыравын яшермичә.
— Ин куркынычы шунда шул, без сыйнфый сизгерлекне югалта барабыз Бухаринчыларнын партия үзәк комитетына ыргылуларын күргәч кенә, бераз анга килдек. Анда да иптәш Сталин барысы хакында бәйнә- бәйнә анлатып биргәч кенә Хәзер инде сер түгел. Комвуз озак еллар буе Бухаринчылар оясы булып килде Аларнын һәр идеясе ТКУ да шытып, үсентеләр биреп, чәчәк атты, бәхеткә сәбәп, җимешләре өлгереп җитмәде, ягъни, сезнен кебек шәкертләргә бу чир ныклап йогып, заразасы кин халык массаларына үтеп керергә өлгермәде. Без бүген синен белән суган суы сыгып утырмыйбыз, гаять мөһим нәрсә хакында бара әнгәмә. Миннән калмасын, сиңа кинәш тә, таләп тә: Комвузда колагына кереп калган бухаринчыл бер генә идея дә Минзәлә канткомы җирләрендә борын төртеп, шытып чыгарга маташырга тиеш түгел. Ишетсен колагын. Дәүләтьяров, һәр эшен, кантком карарларына нигехтәнгән булсын, үзбашка эш майтарырга уйласаң, үпкәлә. Юлын—туп-туры Минзәлә төрмәсенә! Кулакларны инде җыеп бетереп барабыз, ләкин яу тукталмаган, авылларда кулак куштаннары сонгы көрәшкә күтәрелә, алар һаман каршылык күрсәтәләр. Решительный бул, җебеп, йоклап йөрмә, хәлләр катлауланып китсә, шундук канткомга хәбәр сал, монда без кораллы комсомол отрядлары оештыра башладык. Алар ярдәмгә килеп җитәр.
Әхмәтсафа, сез сөйләгәннәр минем өчен яналык түгел, дигәндәй, Мусинннын сүзләренә артык әһәмият бирмәгәндәй тынлады, шулай да җавап кайтармый булдыра алмады:
—Сез юкка кызасыз, иптәш Мусин. Бухарин сөйләгән нәрсәләр әле күптән түгел генә партиянең генераль линиясе иде бит.
—Сукыр тавыкка бар да бодай, Дәүләтьяров. Бухарин үзәк комитетның башын белеп әйләндерде, кәнишне. Ул «генераль линияне» яхшы беләбез Иптәш Сталин илдә социализм нигезен салганда, вакыт һәм көч сарыф итмәү өчен, ул лыгырдыкларга әллә ни игътибар итмәде, ил ныклы адымнар белән алга бара башлагач, түземлеге төкәнде, кәнсә дә кәнис: аларга да чират җитте. Аң бул, Дәүләтьяров. социализм төзелеше тамырлана барган саен, сыйнфый көрәш тә көчәя Без бүген кулакларны кырып-себерербез себерүен, әмма болары бит анын ачыктан-ачык дошман, күзгә күренеп торганы Әгәр дә. кулаклар бетү белән авылда сыйнфый көрәш бетте, дип, йокымсырап йөрибез икән, бигайбә, барып чыгачакбыз. Ин авыры-яшерен дошманнар белән көрәш.
—Алары ниндирәк була'.’ Партизаннар юк бит хәзер
—Ай-Һай. Дәүләтьяров. Комвузда укуыннын поты бер тиен икән Нәрсәгә генә өйрәттеләр сон сине, анда’’
— Политэкономия
Күренеп тора, җирдән, тормыштан аерылгансыз. Бухаринга сезнен кебек сары томшыклы чәүкә балалары кирәк булган да инде Яшерен лошман-кешенен анында яткан, әле тышка бәреп чыкмаган дошманлык ул Анын тышка бәреп чыгуын көтеп ятсак, ахыры начар булачак, һәр өч кпесняннын икесе шундый чир белән авырый. Безнен бурыч-ин яман чирлеләрен аерып алып, дәвалау, барып чыкмаса, ящур эләккән мал кебек.
С
юк игү. Әйе, әйе. гөнаһсыз күзләреңне төбәп торма мина, юк итү!-»Юк итү» сүзенә басым ясап кабатлады Мусин, калын кашларын җыерып.
Әхмәтсафаның аркасына салкын тир бәреп чыкты. Минзәләгә килгәннән бирле бер төрле сүзләр ишетә ул: «юк итү. тамырын корытабыз, кыру-себерү. сөргенгә олактыру.» Ул авылларда кемнәр калыр да, колхоз дигәненә кем кереп, кем эшләр, бу хакта баш ватып та торучы юк.
—Габдулла Такташев... кем була ул?—Кабатлап сорамый булдыра алмады Әхмәтсафа.
Мусин, дустанә көлеп җибәрде:
—Фамилиясе таныш тоеламы?
—Әйе шул. Кемнедер хәтерләтә.
—Һади Такташнын энесе ул. Мәскәүдә укуын тәмам иткән. Абыйсы кебек үк башлы егет. Безнең бәхеткә-шигырьләр язмый икән.-Әхмәтсафаның ничектер сәерсенеп каравын күреп, ачыклык кертергә мәжбүр булды.-Беләсенме, Дәүләтьяров. ул шигырь язучыларга ышанып бетмим мин Әллә ничек, җир кешеләре түгел бит алар, к... чыгарып язган белән социализм төзеп буламы? Юк! Димәк, шагыйрь-магыйрьләрнең дә совет иленә кирәге шуның хәтле генә. Менә язсыннар иде алар, ничек итеп колхоз төзү фронтында Мусин дигән большевикның кан-тир түккәнен Рәсәйне, кулга кылыч тотып, аркылыга буйга айкап чыктым мин. Минем хакта язарга тиешме алар? Тиеш! Юк, язмыйлар. Ә болай... Ниемә кирәге бар аларнын?
—Сезнен кебек дөнья күргән кешегә ярап бетүләре кыен Шагыйрьләр халык җанын җырлыйлар бит алар. Халыкның күнелендә- шагыйрьнен телендә. Анын табигате башка бит, шагыйрь һәр бөредә могҗиза, тылсым күрә...
—Төкерим мин аларнын теленә, бөресенә, тылсымына. Такташнын шигырьләрен укыган бар-гыйшык-мыйшык, мәхәббәт тәүбәсе, әтәч урлау, тун кайгысы...
Әхмәтсафа, тел чарлап торунын файдасы юк икәнен анлап, чыгу ягына кузгалды Суыксу якларын ишетеп кенә белә, таныш түгел авылда аны көтеп торучы бармы, сонга калынса, кайда барып баш төртер!.. Көн үтә тора, ашыгырга кирәк.
— Кстати.-диде Мусин, Филипповча итеп,—Такташевне мин Казанда үзем таптым Аны Мәскәүдән Казанга, наркомпроска юллама белән җибәргәннәр иде Мин дә кадрлар мәсьәләсендә анда сугылып чыгарга булдым Кабул итү бүлмәсендә танышып киттек, сөйләшә торгач, тәки ризалаштырдым моны Минзәләгә килергә. Уен түгел, Мәскәү университетын тәмам иткән кешеләр минут саен юлда очрап тормыйлар. Шулай, иптәш Дәүләтьяров кадрларны бөртекләп җыябыз. Тик менә. -Мусин әйтим микән, юкмы дигәндәй бер кавым сүзсез торды, кулын кулга сугып, әйтеп салды,—ул үзе дә кулак нәселеннән бугай. Үзенен килеп күренгәне юк. язу килде өстеннән Кулак малаена мондый җаваплы эшне тапшырып булмас кебек. Суыксуга җибәрүне әйтәм. Кадрлар җитмәгәч, исемлеккә керткән идем инде. Көтмә син аны, иң яхшысы шул булыр... Күрәсеңме, аз гына сәяси уяулык җитмәү, нинди хаталар китереп чыгара.
—Такташ ничек кулак булсын?—дип, ишек катында тукталды Әхмәтсафа^—Егерменче елларда, ачлыктан качып Оренбур якларына килеп, кангырап йөрде ул. Кулак булса, рәхәтләнеп өендә ятар иде.
—Күп СҮ3 бозау имезә, юк икән, бик әйбәт. Әмма шундый сигнал оулды Без сыйнфый миңгерәүлек күрсәтергә тиеш түгел. Егетне Суыксуга җибәрмәячәкбез, мәктәптә укытсын әнә.
Такташ белән егерме тугызынчы елның көзендә кара-каршы очрашкан иде Әхмәтсафа. Ул истматган профессор Разумовский үткәргән консультациягә йөгерә, ә Такташ аксыл плашы кесәләренә ике кулын тыгып, шулай ук каядыр ашыга, жил-жил атлап бара иде. Кремльгә борылган почмакта мангайга маңгай бәрелә язып очрашкач. Әхмәтсафа ирексездән, үзе дә аңышып бетмичә:
—Һади агай... Исән-саулармысыз!-дип. кычкырып исәнлек бирде.
1акташ, көзнең шактый салкын көннәре булуга карамастан, юка плащтан, кин кырлы эшләпәдән иде. Яшь кенә егетнен шулай капыл каршысына килеп чыгып, үз исемен әйтеп исәнләшүенә күңеле булып, зәнгәр күзләрен балкытып жибәрде:
—Исән, кәбәм, исән әлегә... Үзенне төсмерләгән дә сыман, юк та кебек. Очрашканыбыз бардыр шикелле,-диде ул, күнелле гөлдерәп.- Әйтерсен, шушы минутта күңелендә яна шигырь юллары туа иде анын. көйләп дәвам итте.-Таныш та без. таныш түгел дә күк
—Оренбурда.. ТИНО да укыганда.. Кичәләр үткәрә идек
—Тукта, тукта, кәбәм, син бит теге, сәхнәдә баш-аркан әйләнеп безнең һушларны ала торган егет. Декламация сөйләргә дә оста илен. Да-а, менә бит ничек!..
—Әйе,-диде, сөенечен яшерә алмаган Әхмәтсафа. Инде ничә еллар үткән, шагыйрь һаман анын сәхнәдә кәмит куеп йөргәнен онытмаган икән бит,—Шул егет, Әхмәтсафа Дәүләтьяров булам мин
—Выт-выт,—дип, бытылдап алды Такташ.—Синең фамилияң шәп икән, кәбәм, янгырый-Дәүләтьяров! Шаир булсан, ошы фамилиян генә дә сине бер баш биеккә күтәрер иде.-Елмаеп, һаман сөйләнә бирде Такташ. Каядыр ашыгуын бөтенләй онытты да бугай. Әхмәтсафага исә. аның белән шулай сөйләшеп торуы үзе бер бәхет, консультациягә барасын исенә дә алып карамый, шагыйрьнең авызына караган да, дөньясын оныткан.—И-и. ул Оренбур хәлләре -дип сузды Такташ, тавышындагы күңеллекне югалтмый.—Ай, андагы кызлар! Юк, андагы чын сөю белән янып сөя торган кызларны башка бер жирдә дә очратмадым мин. Гөнаһсызлар, керсез күнелләр, мәхәбәттән күкләргә аша торган садә жаннар... Берсе... аты коргыры.. исемнән чыккан... арттан ияреп Ташкентка килде Күз алдына китерә аласынмы—шаир артыннан Ташкентка?! И-и. кәбәм, бар иде яшь чаклар!..
—Заһидә исемле кыз...
— Выт-выт. Заһидә! Исемә төште. Хәзер кая микән ул кыз? Исәнме- түгелме? Сагындыра бит алар хәзер. Ул чакта гына әллә ни һуш китми иде...-дип, мут елмаеп жибәрде Такташ.
—Ул Казанда.-Кызнын исемен атаганда, үзенен дә йөрәге сулкылдап алды.-Медицина институтында укый хәзер.
—Аһ, чибәр кыз, тәки тарихнын бар жил-давылларын жинеп. яна чор кешесе булырга омтылып яши икән бит! Ай, бәгырем, киләчәге матур, ямьле булсын иде анын. Беләсеңме, мин кызларга гел бәхет кенә телим. Күңелемә жәрәхәт салганнарын да каһәрләмим -Такташ кинәт кычкырып көлеп жибәрде-Әле шушы көннәрдә бер хатын очрады каршыма. Чибәр, каһәр үзе, ну кулында яшь баласы бар. Ана бәхете йөзенә чыккан бу хатынның. Шуна сокланып бара идем, туктатты бу мине: «Иптәш Һади Такташ, беләсезме бу синен кызын бит»,-дип. сабыен күрсәтә мина. Башыма шаулап кан йөгерде Нишләмәк кирәк мондый очракта? Монын ише хәлдән чыгу юлын бер ВУЗда да өйрәтмиләр. Тыныч бул. Һади, кәбәм, тыныч бул,-дим үз-үземә. Вәзгыять катлаулы, „ерып чыкмый ярамый. Ә хатын., ай эзләп йөреп, кояш тапканмыни! Йөзе-күзе балкый. Алсу иреннәре мимылдап тора, прәме, йөрәген ярылып үләрсен Күрәм. хатын көлми, җитди булырга азаплана. Шулай сөйләшү бара, хатын һөжүмен дәвам итә. минем аптырап канганны чамалап алгач, бөтенләй канатланып китте «Бу кыз тууга сез генә сәбәпче»,-ди, каһәрен «Тукта әле.-мин әйтәм.-кәбәм. уртак балабыз тусын өчен кайбер шартлар эшләнергә тиеш бит Без бит Инде килеп мин әгәсе икән, анасы кем була сон. матур кызның9»-дим. аптырап Кызы чыннан да искиткеч сөйкемле Хатын күзен дә йоммый «Мин »-ди. «Аңлашылмый, кәбәм.-дим.-аллә син буталасын, әллә мин бүген үзем үзем түгел,«-дигән булам. Мина вәзгыятьтән дөрес чыга белү мөһим анын өчен вакыт кирәк Выт. мин шулай вакыт сузмакчы «Нинди жүләр хатын бәйләнә мина. дип. аптырыйсыз инде, и дөрес тә эшлисез,-
ди бу-Әмма мин дэ бугалмыйм.-ди чибәр ханым. Ни китеп барыр чара юк. арттан кычкырып килә башласа, нишләргә? Кругом үз кешеләр, мине танымаган песи малае да юк Казанда-Әйе. шул, без танышлар гына, бары тик очраклы танышлар гына»,-дип, һаман көлүен белә теге хатын. Күңелгә шик керде Дөнья булгач, булгандыр инде дигәнрәк уй йөгерде башка. Яшь чакта.. Очраклы танышлык... Ай, азмы алар! Булган-беткән, дип йөрелгәннәр күпме, онтылганнары .. Әнә бит, очраклы булса да, танышлар, ди. Шулай да эчкә жан керде. «Кызымның тууына сез сәбәпче!»-дип кабатлады да. мине башка аптыратмыйм дигәндәй, сөйләп китте. Хатынның моннан ике елллар элек ВУЗда укып йөргән чагы. Кияүдә. Авырга узган. Тик ятмасан. шулай була бит ул.-Такташ көлеп жибәрде.-Выт, бу абортка җыенган, ире каршы икән, хатын үзенекен тукый.-Ул Әхмәтсафаның күкрәгенә сак кына төртеп алды-Кыз-хатыннар шулай алар, егет, башларына бер нәстә керсә, бер ничек тә куып чыгарып булмый. Выт шул. киткән бу аборт ясап нияте белән чиратка язылырга. Акчасын да түләп куйган. Шулай йөгереп йөргәндә, очраклы гына моның кулына «Азат хатын» журналы килеп керә. Анда минем шигырь. «Мәхәббәт тәүбәсе.»
Ярый әле сезнең песи малайлары Ни булса да тере туалар. Ә кешеләрнең күбесе, Бала табудан куркып, Корсакта чакта ук буалар.
Хатын шушы юлларга төртелеп калган да, бетте-китте, кәбәм, җиргә кадакланган кебек тик тора икән. Аяк атлап китәргә көче юк. Шуннан нишли диген? Бөтен кызыгы да шул-аборт ясатмый! Кыз туа. Айсылу. Шәп бит! Менә шылай, кәбәм, шиырьнен көче. Шуның өчен генә дә шаир булу ярый дөньяда!-дип, саубуллашырга кулын сузды Әхмәтсафага.- Югалма, егет, редакциягә кереп йөр. Хәзер мәдәни тормыш редакцияләрдә. Һәр янага фикер ишетәсең килсә, бездән читләшмә, әдипләрдән читләшмә!-Шагыйрь җавап көтмәстән, кызу атлап китеп барды.
Мусин сүзен беткәнгә санап, Әхмәтсафага кулын сузды.
—Әйдә, күрсәт егетлек. Нинди генә хәлләр булса да, без сине ташламабыз!
Ул каударланмый гына урамга чыгып китте. Салмак кына кар ява иле, кисәк җил күтәрелеп, ул кар өермәсе уртасында калды. Бөтен өсте кар гына, хәтта куенга кар тулып, тәнен өтеп алды. Ә күңелдә теге чорның кадерле истәлеге булып Такташның соңгы сүзләре ишетелә: «Читләшмә бездән!»
«Читләшмәссен.-дип, хәсрәтле көлемсерәп куйды Әхмәтсафа.- Ничек кенә читләштерә дөнья. Әле кайчан гына Казан урамында йөри иде, хәзер менә Минзәләдә күз күрмәгән, колак ишетмәгән хәлләр эчендә кайный.»
Суыксуда активистларга «Күмәк хуҗалык итүнең икътисадый нигезләре» хакында дәресләр бирә башлагач, «читләшү» дигән сүзнен асылына янә бер мәртәбә төшенде Әхмәтсафа. Белем бер нәрсә, гамәл икенче нәрсә икән. Айхенвальд түгәрәгендә алган белемнәрне монда кулланып булмый, аларга партия үзәк комитеты «дошман казынулары» дип бәя бирде, бер чара кала, ул Казаннан ук алып килгән газеталардан үзәк комитет һәм өлкә комитеты чыгарган карарларның асылын аңлаткан булып көннәр үткәрде. Фирка карарлары каршылыклы, күп тезисларын шәрехли башласаң, аларда акылга муафыйк бер нәрсә юк икәнлеге жүләр кешегә дә аңлашыладыр кебек.
Шул рәвешле, Әхмәтсафа Дәүләтьяров партия таләбе буенча, крестьяннарны ирексезләп колхозларга куып кертү тарафдары булып китте. Бер төрле уйлап, икенче төрле эшләүнең ачык мисалы иде болай гамәл кылу. Әмма. ВКП(б) үзәк комитеты карарларына каршы килүне ул башына да китерми, кантком киңәшмәсендә кабул ителгән: «Йөз
процент күмәкләштерү» шигарен тормышка ашыруны үзенен намус эше дип карый, аның үтәлүе өчен көн-төн йокламаска да әзер иде кызык оит адәм баласы, беренче карашка ук көлке тоелган идеяләрне туктаусыз кабатлый торгач. Әхмәтсафа аларга тәмам ышана, алар белән агуланып, чынны ялганнан аера алмый башлады
Ул көннәрдә йокы аз эләкте ана...
йе, үзәкләргә үтә икән ул йокысызлык... Дәресләр, аннан волком йомышлары белән йөгерү, бетмәс-төкәнмәс кинәшмә. җыелышлар Өлкә комитет вәкиле буларак ул берсеннән дә калырга тиеш түгел, һәркайсында чыгыш ясарга кирәк, канткомга тиешле информация биреп бару да анын өстендә.
Менә бүген дә дәресләр тәмамланып, урамга чыгуга, шундый арыганын тойды ул. Суыксу урамында этле жан да юк. Ул авыр адымнар белән фатирга таба атлады Көн төшкә авышып килә. Авыл буйлап үткәндә, күптән түгел генә нардомга әйләндерелгән мәчеткә күзе төшеп, йөрәге кымырҗып куйды. Элекке елларда бу вакытта мәчет тирәсендә илаһи җанлылык сизелер иде; инде өйлә намазына азан әйтелгән, мәчет картлары намазга гына йөри торган кыска кунычлы каталарын аякларына элеп, урам уртасыннан вәкарь кыяфәттә, әмма аерым бер ашкыну белән мәчет ягына юл алырлар иде. Хәзер мәчет үзгәртеп корылып, нардом, ягъни халык йорты дип атала. Яшьләр, барысы да түгел, әлбәттә, үхләрен комсомол ди атаучы сугышчан, аяусыз төркем мәчет бинасында һәркөн диярлек кичәләр үткәрәләр, китапханә оештырып җибәргәннәр Әнә китапханәче егет үзе дә мәчеттән килеп чыкты. Төшке ашка кайтып килергә чамалый торгандыр инде, муенын бишмәт якасы эченә җыерып яшергән, шикләнеп, як-ягына каранды һәм ишекне бикләргә җыена башлады. Килүенә йозагына кемдер тизәк сылап куячак. Егет берничә мәртәбә бу хакта кантком вәкиленә жалу белән килде, саклап та торган булдылар, әмма, көндез булмаса, төнлә, кич яшьләр таралгач, йозакка мул гына итеп шушы «нигъмәтне» сылап китәләр иде Суыкта шакырдап каткан нәмәрсә белән беркемнең дә мәшәләнәсе килми, комсомол ячейкасы секретаре сукрана-сукрана үзе ачып биргән йозакны өченче көнне Китапханә мөдире «Бу хәшәп эш тукталмаса, янадан мәчет ягына борылып та карамыйм.»-дип. ясканган булды да бит. Кая барсын, авылнын ин хәерче кешеләреннән берсе ул, ни җире юк. үзенен йорты исә «бүген аумасам. иртәгә чамалый башлармын, ахры», дип кенә тора. Егет телгә-сүзгә шәп булса да. кулыннан әнә шул йозак белән булышудан башка бер дә эш килер сыман түгел. Ә үзе башлы күренә. Казанга укырга китәм, белем алам, хөкүмәт кешесе булам дип. адарынып йөри Үз хуҗалыгында тәртип урнаштыра алмаган, үз йортынын түбәсен кирәгенчә ябып куярга хәленнән килмәгән кешедән нинди хөкүмәт кешесе чыгар, бер Алла белә.
Арыткан иде Фатирга кайтып керүгә, ашык-пошык чишенде дә. урын өстенә тәгәрәде Ул кантком тарафыннан ин зур волостыарнын берсе булган, җирле халык атап йөрткәнчә-Семиастрауга вәкил итеп билгеләнде Авылнын татарча исеме-Өшәр Суыксуда ачылган курсларда сабак бирүне авылларга чыгу белән алыштырып алып барырга туры килә Волостьта утыз биш авыл бар. һәркайсында булырга, хәлне контрольдә тотарга туры килә.
— Кара як.-диде бу төбәк хакында Мусин, аны озатканда.-Эш ягыннан әйтмим, тырыш Дөнья көтүнен рәтен белгән, мул тормышлы 'Хәзер Актаныш районына керүче авыллар хакында сүз бара. Бу авылларнын кайберләре, мәсәлән. Өшәр дә. Кама сусаклагычы тезелгәч юкка чыкканнар
Ә
халык яши иде монда элгәре. Совет чорында күбесенең көймәсе комга терәлде-Мусин масайган рәвештә, күкрәген алга чыгарды-Күрсәттек без аларга ничек мул тормышта яшәргә икәнен. Ояларын туздырдык' Хи-хи Менә шуна да караңгы як дип атыйбыз хәзер ул якны Советка бик тә каршы төбәк ул. Гомер-гомергә үз кануннары белән яшәгән халык Бүрек ыргытып кына жинешле түгел. Охшатмасалар, дин әһелләрен дә куып кына җибәрә торган як. Шуна күрә дини яктан бик көчле, укымышлы һәм бер нәрсә алдына да җебеп-калтырап төшми торган хәзрәт-муллалар җыелган иде бу тирәгә.
—Табигый сайланыш...-диде көлемсерәп Әхмәтсафа. Бу сүзне еш һәм яратып куллана иде ул.
Мусин ялт ана карап алды. Йөзе җитдиләнде, суырылып калды Инде ничә мәртәбә искәртте, әйбәт кенә сөйләшеп торган җирдән. Казан студенты кинәт кенә ул бик үк анлап бетмәгән телгә күчеп, гәп куерта башлый. Үзенең белемле, зиһенле булуын күрсәтергә тырышамы'.’ Бу хәл анын ачуын китерә иде.
—Нинди нәмәрсә ул «сайланыш» дигәнең?
—Тимирязев дигән академикның хезмәтләрендә укыдым мин аны. Дарвин дигән инглиз галиме булган. Ул җир йөзендәге һәр җан иясе шушы табигый сайланыш нәтиҗәсендә эволюция, ягъни үсеш-үзгәреш кичерә дигән. Шартларга яраклаша алган жан иясе исән кала, яраклаша алмаса-һәлак була. Көчлеләр генә яшәргә хокуклы. Хәзрәтләр дә шулай яшәп, тернәкләнеп калганнар, димәк, биредә.
—Хәзер ул якларда хәзрәтләр калмады дисәң дә була,-диде эчке горурлык белән Мусин -Жыеп бетереп барабыз. Шулай да Суыксуда сак бул. анда усал, явыз халык яши. Гомер-гомергә җыен сугыш чукмары, алаканат-зимагурлар ягы.
Әхмәтсафа монда килгәч, шуна төшенде: Суыксуга карата әйтелгән сүзләрне һәр авылга төбәп әйтергә булыр иде. Ниндидер үҗәт, үчлекле кешеләр Бер-берсен сатарга да күп сорамыйлар. Сәбәбе хакында сораша башласан. әллә кайчангы хәлләрне искә төшерәләр. «Ярый әле бу якларда тау халыкларындагы кебек кан үче булмаган, күрсәтерләр иде алар бер- берсенә хикмәтләрне!»-дип, көрсенеп, уйланган чаклары да булгалады Ә менә берәрсенә авырлык килсә, мир белән җыелышып, хәзер күтәрелеп чыгарга әзер булулары тагын да гаҗәп иде. Аерым-аерым бер-берсен өнәмиләр, хәтта күралмыйлар, шул ук вакытта сәер оешканлык белән аерылып торалар.
Әхмәтсафа болай озаклап аунап ята алмасын анлап, тиз-тиз генә капкалап алды да. жаны тынгысызланып, көндәлегенә үрелде. Сонгы елларда көндәлек язып барырга һәвәсләнгән иде ул, тик Рәбуш белән өйләнешкәннән сон көндәлек язуга игътибары кимегән иде, Минзәләдә. колхозлар оештырып йөргән көннәрнең ядкаре булыр дип, кичә Чалманарат авылында күргән кичергәннәрне кыскача гына теркәп куярга булды.
« Егерме бишенче февраль, утызынчы ел...—дип язды да уйга калды Күз алдыннан алдагы көннең вакыйгалары йөгерешеп үтте.
Иртәнге җидедә Чалманаратка кузгалды алар. Авыл советы рәисе ат белән олаучы җибәргән иде. Үткер егет, комсомолец икән. Юл буе теләсә нәрсә такылдап барып, авылга ничек килеп җитүен дә абайламый калды
Совет йортына барып керү белән, активны жыеп алдылар. Тугызлап кеше Колхоз төзү хакында һәркайсынын үз карашы, үз тәкъдиме. Бер агай, мескен бүреген әвәләп, урынында таптана-таптана үзенекен тукый
Ибдәш кем. вәкилетдин, теге ни әле аты коргыры. ие, шул инде, күмхуҗга каршы түгел бед,—ди ул, күзләрен нигәдер идәнгә төбәп- I үл кем дә. манау бөтенебед бер журган астына кереп жоклау дигәненә катыннарны бер дә ырыидалаштырып булыр кебек сыман тоелмый, ие. вәкилетдин. ибдәш Мин кичәгенәк тә шуның өчен күмхуҗга каршы төштем Ушы сорауга дөрес җавап ишетмәенчә, хәл кылып булмас кебек сыман тоела. Иеме. ибдәш вәкилетдин.
Ибрай агай, сиңа сүләргә куш инде,-дип, авыл советы рәисе йөзен чытып куйды.-Каян алдын шул бер журган асты дигән сүдне. Тукыйм, тукыйм, һич башына кермәсә, керми икән.
—Син, ибдәш рәис, әтәчләнмә алай, вәкилетдин ибдәш китәр дә барыр ул. Аңа ике дөньҗа бер моржа, сала саен бер марҗа, дигәндәй, сиңа беднен белән каласы...-диде Ибрай, саллы йодрыгын тун кесәсеннән чыгарып.-Синен тукыган синен тукыган ул, синдәге грамота гына беднен үдебеддә дә бар ул, бигрәк кыдыл булып бетәсең кайвакытларда, менә ибдәш вәкилетдин әйтеп карасын. Ул сүләгән рас кебек сыман тоела бедгә.
Әхмәтсафа аңламаган кыяфәттә, рәискә караш салды.
— Нинди уртак юрган? Бу хакта сөйләшүләр булмадымыни сон?- диде ул ачулана төшеп.-«Һаман төсе уңып беткән жыр жырлап маташалар икән Чалманаратта»—дип, кайтып әйтсәм, тавыклар көләчәк Минзәләдә Бу ялганнар мен мәртәбә фаш ителде бит инде Кулак жыры Кулак коткысы!
Рәис башын боргалап, гөнаһсыз тавыш белән сүзгә кереште
—Әйтмәгән кая да, аңлатмаган кая, иптәш Дәүләтьяров. Кеше башын әйләндерергә туган инде ул Ибрай агай. Анлатгым-бернинди юрган асты да, юрган өсте дә юк, дидем. Өйгә, өй җиһазларына тимибез, комиссия төзеп, һәркемнең мал-мөлкәтен исәпкә алабыз, аннан сон, хәл кылырбыз, дидем. Ашыкмый, кабаланмый...
—Киресен сүлисен, ибдәш рәис,-дип, ана каршы төште Ибрай абзый.-Кичә әйттең, тид тотарга, вулычта күмхужны беренче итеп төдеп бетерәбед дидең. Хәдер ни сүлисен? Аннан шуны төшендереп бир әле, ибдәш вәкилетдин, менә беднен рәис әйтә: төдибед дә бетерәбед, ди Тынлап кына тор әле син, иеме. Уйлап-уйлап куям да, бер дә хут алып китәр төсле күренми кебек сымак тоела күмхуж дигәннәре Төдибед дә, бетерәбед дә дип яскангач ни. Бу мәләкәдән ни генә калыр сон, шымытыр башымы? Шуңа аптыраш. .
Җыелган халык көлешеп алды.
Әхмәтсафа һаман сабырлыгын җуймыйча, башында баядан бирле бөтерелгән уйларын әйтергә булды:
—Үзегез актив дип аталасыз, үзегез ниләр генә сөйләмисез? Мондый актив белән, белмим, колхоз төзеп булыр микән'.’
Рәис, йодрык белән өстәлгә китереп сукты.
—Була, иптәш Дәүләтьяров! Авылда бер контрны калдырмаячакбыз И без аны калдырмадык дисән дә ярый, җыеп бетереп барабыз. Алга табан да шулай булачак: кем күмәк хуҗалык төзүгә каршы, авылдан сөреләчәк. Ибрайнын сүзенә карамагыз, ул гражданнар сугышы партизаны, авылда беренче совет төзегән кеше, колхоз турында сүз кузгалгач кына, сөртенә менә Хәлле, таза хуҗалык алып бара, үз малыннан колак кагасы килми, шунсы жәл ана.
Ибрай. ниһаять, җитди сөйләшә башлады.
—Шул шул, ибдәш вәкилетдин. совет өчен кан койганда бед кирәк булдык Карап-карап торам да, күмхуҗга бед артык. Беднен мөлкәт кирәк, үдебед кирәкмәй булып чыга. Сүдебедгә колак салучы да юктыр кебек сымак тоела. Әүвәл өйгә кереп, баш астына салып яткан мендәрләрне, кетәклектәге тавыкларга кадәр санап чыктылар, халык шикләнә башлады Төрле сүд китте, чыш-пыш. Бед. совет членнары, аңлата алмайбыд. чөнки үдебедгә җүнле-башлы аңлатучы юк. Рәис ибдәш дөрес әйтте, авылда укымышлы кешеләр бар иде. жыеп алып китеп бетерделәр. Хәзер жыен әтоәк-әләм vpa кычкырып йөрергә үрәнгән кешеләр генә калды авылда Укымышлы кеше бетсә авылда, ин белдекле кеше хатын-кыд булып кала икән ул Беднен хатыннар көн-төн жылайлар, бер журган астына жаткырып адәм мәсхәрәсенә әйләндермәкчеләр икән дип дулайлар. Бед монда угыочбыз хатыннар абыйстай янында «белем» арттыралар, гайбәт тараталар, сүд жөртәләр. итәк астыннан ут жөгерталәр. Менә бит ул. ничек
Әхмәтсафа активка күмәкләштерү хакында тулы бер дәрес биргәч, авыл буйлап, һәр хуҗалыкның малын, мөлкәтен барлап чыктылар. Шунда күрде инде ул кешеләрнең бер-берсенә сәер мөнәсәбәтен.
Бер кешеләрнең малларын язган чакта, бер адәм шыпырт кына килеп:
—Ибдәш вәкил, жукка мескенләнә бу Шәрип дигән кеше, анын би-ик шәп биясе бар, күрше авылындагы киявендә тота. Тегенең үткән көд аты үлде, бу шуңа шылдырды атын. Кем әйтте дисәләр, үдем белде диген, биясен өстәп жадып куй. алып кайтсын Шәриптән биясен, күмхужга тапшырсын!
Ибрайнын мөлкәтен исәпкә алганда, икенче бер активист чыш- пыш килде:
—һи-и. анын трантасыннан жилләр искән икән бит. ишек алдында гына тота иде. Бер дигән трантасын жәшергән. шельма. Кормаштагы кызына илтеп куйгандыр инде. Тагын кашка тае күренми. Төртеп куй. иптәш вәкил. Бар ул анын, бар. яшереп маташа, мыкыр. Таптырырга кирәк барысын да!..
Советка кайтып, һәр хуҗалыктан ни-нәрсәне күмәкләштерү мәсьәләсен хәл иткәндә, Әхмәтсафа исемлектән шундый «яшерелгән» милекне дә әйтеп бара башлагач, башта шаулашып алганнар иде, аннан тындылар, аңлап алдылар булса кирәк, монда кемнен-кемне сатканын тикшереп утырасы юк. бу «барлауга» һәркем үзенең өлешен керткән иде.
Ибрай гына, ачу белән:
—Ил күденнән жәшерен эш булмас, барысын да теркәгән икән, каһәр,—дип куйды. Ана каршы дәшүче булмады, бер-берсенең күзенә күтәрелеп карарга да кыймый иделәр бугай. Милек барлау караңгы төшеп, кичке сәгать җиделәрдә генә бетте.
Актив утырышы кичке унынчы яртыга кадәр сузылды. Капкалап алырга өлгермәделәр, тагын халык җыйнала башлады. Көн тәртибендә —ярлылар җыелышын үткәрү каралган иде.
Әхмәтсафа һәркемгә аңлаешлы булсынга тырышып, авылда күмәк хуҗалык төзү тәртибе хакында аңлатырга кереште.
Әмма аны шунда ук бүлдерделәр:
—Апай, энекәш, бедгә бу хакта суган суы сатма син. Үдең, үд күдләрен белән берәр күмхужны күргәнен бармы? Ни майтаралар алар анда?-дигәнрәк сораулар яудырырга керештеләр.
—Күргәнем бар,-диде Әхмәтсафа тавышланучыларны тәртипкә чакыргандай, кулын өскә күтәрә төшеп.-Мин үзем Оренбур ягыннан, Татар Каргалысы дигән авылдан...
—Җәһәннәмнән икән..-диде кемдер.-Соң, апай, седдә дала, күмхуж булса ни. аерым булсагыд ни, ике чабата бер кием, жаңгыр бирсә Ходай- иген уңа, ад гына корырак булса—басуыгыд көеп бетә. Гомерегез ач даланы җырмачлап үтә инде шунда. Безнен туфраккайларны белсән син, апай. Тәгәрмәч күмсәң, трантас үсеп чыга бит. Шушы алтынга биргесед җиркәйне теләсә нинди әтрәк-әләмгә ышанып тапшыр инде?! Белер- белмәс җиргә тотынсан. жирнен хәдер көе югала бит анын, апай. Уйлап караганын бармы, бу җиркәйләрдән ни калыр, әгәр дә ки теләсә кем кулына җир тапшыра башласаң?
—Аптырама. Шәрип абзый,—дип бүлдерде аны рәис,—сине җир өчен җаваплы итеп куярбыз. Агротехник дип атала ул вазыйфа йөкләнгән кеше.
—Анысын куярсыд, куюын,—диде абзый, һаман бирешәсе килми.- Вадыифасы булса, кешесен табарсыд анын. Бер эт җалкавы җирне мыскыл итеп, бәрәкәтен җибәреп жөрсен, анын өчен мин җавап бирергәме? Жук инде, бигайбә. Аннан мин күмхуҗга ике ат, шыңгырдап торган бүрәнәдән өч келәт бирәм, ди. Шулай жадып куйгансыд, әнәтерәк. Минем күрше-жангыд баштан дөнжа көтүче Бакый корткасы да күмәкләшеп жөрмәкче. Ихатасында бер шырпы салам кисәге жук, эскәк
белән эдләсән дә табам димә. Минем өйдә айгыр хәтле ике жегет. пләмәннәи үгед урынына жөк тарта алар, кирәк булса. Бакый корткасынын тилеоәрән ашаган малаеннан ни көтмәк кирәк9
Халык көлешә, шаулаша башлаган иде, алгы рәттә утырган хатын сикереп торып, чәр-чәр килә башлады:
ь ~Мыскыл итмә, Шәрип тәресе, туйдым шул мыскылларыннан, илаһым Минем Бакыем шушы совет өчен башын салды, улым Рәхмәтуллам жәтим-жилпе үсмәсә, синен айгырларыңнан кәм булмасые, әле дә, Аллага шөкер, үд көчебед белән көн күрдек Курыкмыйм, теләсә ни әйт, мин күмәк хуҗалыкка керәм. Күрербез, бергә-бергә эшли башлагач, кемнең айгыр, кемнең алаша икәнен...
Халык тагын гөр килде, тагын әйткәләшү, әрепләшү китте Авылдагы ярлыларны барлап, аларнын бер-берсен сүз-тел белән рәнҗетүләрен тынлап утыра торгач, төнге унике житге.
Көне буе чабып арыган рәиснең башы әледән-әле бер якка кәнкәеп ала. Ләкин әле эш тәмамланмаган Ярлылар җыелышы тәмамлануга, гомуми җыелыш башлануы хәбәр ителде. Килгән һәр кеше совет йортына кереп тула торганга, инде тын алу кыенлаша иде. ишекне ачып, бүлмәне җилләтеп алырга булдылар Сулыш алу иркенәйде, баш бераз җиңеләйде кебек. Әмма бу озакка бармады, халык:
—Суык керә, ябыгыз ишекне, катырып үтерергә җыйдыгызмы безне?!-дип, шаулаша башлады.
Җыелыш әрепләшү-анлату рәвешендә иртәнге өчкә кадәр барды. Ник бер кеше: «Житәр, булды!»-дип сөрән салсын да. ник бер кеше кайтыр якка кузгалсын. Тәмам арып беткәч, ниһаять, уртак фикергә килеп, «күмәк хуҗалык» төзергә дигән карар чыгарылды. Халык көне буе, төне буе үз-үзе, гаиләсе белән дә. күрше-күлән, таныш-белеш белән дә киеренке бәхәстә-тартышта иде, шуна күрә күзләрдән йокы качкан Авыл тормышында, һәркайсы язмышында ин мөһим мәсьәлә-жирне, милекне күмәкләштерү мәсьәләсе хәл ителгәндә ничек күзенә йокы керсен дә. ничек бәхәсләшмисен? Йокысызлыктан исәнгерәгән кебек күренсәләр дә. монда һәркем уяу, һәркем зиһенен тулы куәткә эшләтә иде...
Менә хәзер Әхмәтсафа Дәүләтьяров шушы көннәрнең кайнар сулышын көндәлегенә теркәп куймакчы булып утыра. Бу вакыйгалар хакында еллар үткәч кем дә булса кызыксынырмы, әллә искә дә алмасмы, анысы киләчәк эше Әхмәтсафа, тәне кызышуын тойды. Йокысыз төннәр, туктаусыз авылларда йөрү сәламәтлеген какшата, жегәр кими иде. Вакыт бар чагында, тагын кемдер килеп, кайдадыр алып киткәнче ял итеп алырга кирәк. Тиз-тиз генә көндәлегенә көн вакыйгаларын чагылдырган түбәндәге сүзләрне сызгалап куйды «Бишенче февраль. 1930 ел Иртәгә җиде сәгатькә Чалманаратка. Иртән актив белән сөйләшү. Иртән тугыздан кич жидегә кадәр опись. Җиде сәгать ярымнан тугыз сәгать ярымга кадәр актив җыелышы. Төнге уникедән иртәнге өчкә кадәр гомуми җыелыш. _ _
Ник бер кеше китсен Бары да кадаклаган кебек, ябышып ята.»
Шушы сүзләрне язып куйгач. Әхмәтсафа урынына барып аулы һәм саташулы йокыга талды. Үзен һаман Чалманаратта хис итә ул. Күз алдында әле Ибрайнын чиләк кадәр авыр йодрыгы чагылып китә. Шәрипнен ачулы йөзе шәйләнә. Бакый хатынының чәр-чәр тавышы колакта янгырап, баш миләрен кадак белән тишкәләгәндәй итә Гәүдә әле һавага күтәрелә, әле бәргәләнә-бәргәләнә упкынга оча Шушы сирәк эләккән йокыда килеш тә Әхмәтсафаның аны күмәк хуҗалык «төзү» белән мәшгуль иде..
шләр көйле генә киткән кебек иде. Авыл кешеләре туктаусыз басым астында күмәк хуҗалыкларга кереп беттеләр. Жиң сызганып язгы чәчүгә хәзерлек башлап җибәрделәр. Беренче эш һәм иң әһәмиятлесе дә шул—колхоз фондын булдыру зарур иде. Гомуми амбарга чүчүлек орлык, фураж салына башлады, хуҗалыклар, күп үгетләрдән сон. сабан-сукасын, тырма ише кирәк-яракларын пай взносы тәртибендә колхозга тапшырдылар. Колхоз милке күзгә күренеп арта иде. Колхоз терлеге дә ишәйде. Атлар мәҗбүри колхозга бирелде, колхозчы кулында бер генә ат та калмады, һәр хуҗалыкта бер генә сыер калдырылды, умарталар тулысы белән колхоз милкенә күчте. Хужалыклардагы амбар, келәт-сарай ише корылмаларны сүтеп, колхоз дворына китереп өю башланды. Кыскасы. Әхмәтсафа түккән тирнең әрәмгә китмәвенә сөенеп йөри иде бу көннәрдә. Әмма көйле эшнен көе китте. Сәбәпчесе... Сталин, тагын да дөресләп әйткәндә, анын исеменнән чыккан мәкалә иде.
«Правда» газетасының икенче март саны әле Әхмәтсафаның кулына килеп эләккәнче үк Сталинның «Уңышлардан баш әйләнү»мәкаләләсе хакында авыллар гөж килә башлады. Мәкаләне Фәйзуллин белән икәүләп, анын бүлмәсендә бикләнеп укып чыктылар. Башлар шаулый, күз алдында утлар биеште. Сталин колхозлаштырудагы бөгелешләрне күрсәтеп, бөтен гаепне урындагы җитәкчеләр өстенә аударып куйган иде. Һәр башбаштаклык өчен урындагы партия-совет җитәкчеләре җаваплы! Акка кара белән язып куелган бу сүзләр авылдагы һәр кешегә билгеле инде, авыл умарта күче сыман гөжли. Урамнан тыныч кына үтеп китешле түгел, ир- ат халкы юлдан үтәргә бирми, мәкаләдә язылганнарны, үзләре аңларга теләгәнчә төшендерүне таләп итеп, янаулар башланды. Киеренке хәлдән чыгу юллары хакында уйларга кирәк иде.
—Әллә ничек булып китте.-диде Фәйзуллин. такыр итеп кырдырган башын кашып.-Кыш буе без иптәш Сталинның: «Колхозлаштыруда темпны киметмәскә, күмәкләштерүне утызынчы елның көзенә төгәлләр- гә!»-дигән генераль күрсәтмәсен үтәү өчен тире ерттык түгелме сон9 Күмәкләштерүдә социалистик ярыш тәртибен кем хуплады, йөкләмәләрне кем раслады, рапортны без кемгә юлладык? Боларның башында үзәк комитет тормадымыни?!
— Кызма әле. иптәш Фәйзуллин,-дип, аны бүлдерде Әхмәтсафа.- һәрхәлдә без үзәк комитет директиваларын да, өлкә комитет күрсәтмәләрен дә бозмадык. Аларны мин биш бармагым кебек яхшы беләм. Төн уртасында уятып сорасалар да...
- Бодай булса, төн уртасына барып җитмәвебез дә бар.-Фәйзуллин йөзен чытып, читкә борылды,—Авылларда ни барганын бер Ходай үзе белә. Иртәгә үк колхозлар таралачак, әнә кая барма, каршыга килеп җырлап торган булалар: колхуд тары ала микән, колхуд кад ала микән, дип.. Жыен тиле-миле көлә бездән. Канткомнан да бер хәбәр юк, телен тешләде Филиппов. Теге чакта барысы да батыр, барысы да гаярь иде. Хәзер су каптылар, авызларына печ итим.
—Ашыгып нәтижә чыгару хата булыр иде. Без әле гәжитнен шушы санында ук басылган крестьян хуҗалыкларының Үрнәк Уставын яхшылап өйрәнмәдек. Бераз күз салып чыгуга ук анларга була, үзәк комитет крестьянның мөмкинлеген, холык-халәтен истә тотарга тырыша. Өлкә комитет, кантком шуларны өйрәнеп, акыл аша үткәрергә омтыла. Ашыгып эш итүнен җимешләрен татыдык инде. Күп өлкәләрдә крестьяннар чуалышлары булып үтте әнә. Хәтәр хәлләр булуы хакында төрле хәбәрләр ишетелә.
— Бездә дә озак йөрмәс, халык бик кыҗырый. Сыер дуласа, аттан яман. ди. Сиңа рәхәт, син җүләр, дигәндәй, син бит, иптәш Дәүләтьяров. вакытлы кеше монда. Казанына китәрсен дә барырсын. ә безгә бу кызган таба өстендә нишләргә кала?
Э
— Беренчедән, кемнең кайчан, кайда китүе фирка кулында. Икебез ФиРка әгьзасы. Икенчедән, паникага бирелмик Әгәр без дә шулай сөилибез икән, башкаларга нишләргә кала? Әйткәнемчә, без мәкаләне яхшылап өйрәнмәдек әле. өстән фикер йөртәбез Иптәш Сталин темпка бәйләнми, аны хуплавын белдерә Егерменче февральгә илле процент коллективлаштыруны унай яктан бәяли Унышларны ныгытырга чакыра Бу ни дигән сүз9 Димәк, безнен хезмәт бушка китмәгән. Танырга кирәк, кайбер бөгелешләр булды, тизрәк рапорт бирик дип. акланмаган гамәлләр дә кылынды. Бигрәк тә авылдан кулак гаиләләрен сөргән чакта Исенә генә төшер. Кормаштан Нурлыгаян дигән кешене сөргән чакта, ана карата гадел була алдыкмы? Жиде баласын урамга куып чыгарып, йортын канга тоз салып ятты ул
— Миндә башка информация бар. Кантком вәкиле Маловка Нурлыгаян абзыйнын айгыры охшаган. Шуны тартып аласы килгән икән. Шәп айгыр, туры айгыр Синең дә күзен төшкән диләр ана.
Фәйзуллин җилләнеп. сикереп торды.
—Сон. алай бик барысын да белгәч, өстән жалу яз. канткомга рисвай ит. Күнелен күкәй салыр. Нурлыйны да кире кайтарт Малов белән туры айгыр хакында бәхәс булып алды булуын Ну. аны нигә сөйләп йөрергә Атны Маловка волком решениесе белән бирдек.
—Аны кире кайтарып булмый инде.-диде Әхмәтсафа ачуы килеп.- Башбаштаклыкка юл куймаска иде Малов дигән адәмне күргән юк әле
— Белемен күтәрергә китте ул. жәйгә кайтып житә Кыю егет, шундый егетләр житми безгә, тотса сындыра торган Жәл. атын алып китте Минзәләгә Менә хәзер кирәк булды ул. барасы җиренә сәгать эчендә барып җитәсең. арттан жил генә сызгырып кала. Ә син беләсеңме, иптәш Дәүләтьяров. Кормаш халкынын нинди явыз, усал икәнен9 Әйтеп кенә «и»гә килә торган халык түгел ул. Нурлый гел үзенекен генә тукыды, бөтен халык анын авызына карап тора, анын сүзе генә сүз иде Менә бит ул ничек?' һәр эшкә аяк чалып җәфалагач, башкаларга сабак булсын дип эшләнгән эш. И шулай булды да. Бераз артлары басылды. Шулай инде эшләмәгән кеше генә ялгышмый. Әле алда ниләр күрергә язган Аннары шунсы да бар бит әле. без сине үзебезнең мөгаллимгә саныйбыз Сез нәрсә ди юрган идегез? «Жәмгыятьне тамырдан үзгәртеп корганда, аерым бер кешенең күргәннәре чүлдәге ком бөртеге дәрәҗәсендә генә булып кала, исәпкә бар. санга юк.»-дияргә ярата идегез Шулай булгач, кайдадыр Кормаш дигән бер авылда бала-чага үрчетеп яткан Нурлый исемле кешене авылдан сөрү социализм төзү эшенә тап булып төшә аламы9 Юк. төшми!
— Горький сүзләрен мин бераз үзгәртә төшеп кабатлаган идем —Шунда шул хикмәт. Горький дөрес әйткән'
Вакыйгалар көттермәде Икенче көнне үк волость башкарма
советка тартып алдык Ач-ялангач, йортсыз калдылар бит Авыл халкы бәддога укыды безгә. Ишетмәгәнгә сабыштык. Андыилар күпме жыела ил буенча? Шулай шул. без борын төбендәген күреп бетерә алмыйбыз, иптәш Сталин ил күләмендә уйлый, масштаблы фикер йөртә.
-Ничек ишетмәдек?-дип. гажәпләнеп сорады Фәйзуллин.- Директива буенча без Нурлый гаиләсен авылдан ук сөрергә тиеш идек. Шулаймы? Сөрдекме авылдан? Юк! Нурлыйнын бертуганында сыену тапты алар. Без күрмәмешкә салыштык. Дошман элементларын төбе- тамыры белән йолкып атмаганга, авыллар кайный хәзер Иптәш Сталин белеп яза торгандыр, анысына шигем юк. әмма анлашылып житми-
күмәкләшү ирекле дә булсын, бөгелешләр дә булмасын, шул ук вакытта
партиянең: көзгә кадәр коллективлаштыруны төгәлләргә, дигән күрсәтмәсе үтәлсен Үз акылында булган крестьян өч атын, сука-сабанын. мал- мөлкәтен төяп «Мине колхозга алсагыз сана!»-дип. килерме безнен каршыга? Мәнге килмәячәк' Кормаш Нурлыйга килсәк, ул үзе гаепле. Совет кылган һәр гамәлгә каршы төшеп, комсомоллар белән бәйләнешеп.
комитетына һәр авылдан махсус сайлап җибәрелгән кешеләр килә башлады һәркайсынын кулында күмәк хуҗалыкка халыкның көчләп кертелүе хакында фактлар язылган кәгазь. Таләпләр охшаш—колхозларны таратырга, мәчетне мәхәллә халкына кайтарырга, мал-туарны, мөлкәтне хуҗаларына кире өләшергә! Ул арада идарә йортына Иске Кормаштан гөрс тонып комсомоллар Газиз, Әбүш. Алатыр Мәрфуш килеп керделәр. Кыш көне дә кызыл яулыгын башыннан салмаган Мәрфуш, чая яшь хатын, волостьта хатын-кызлар арасында ин активы, чибәрлеккә чибәр булса да, бу минут-ларда тәмам төсен җуйган иде. аңа якын килергә, сүз кушарга куркыныч, йодрыгын өскә күгәреп, авызыннан күбек чәчә башлады:
—Башларын себер җибәреп бетерәсе калган икән, иптәш вәкил, авыл контрлар кулында! Тиз арада Минзәләдән гаскәр чакыртырга кирәк!- Ул сүзен әйтеп бетермәстән башыннан яулыгын тартып алып, почмактагы чиләккә капланып, голт-голт су эчә башлады. Бераз тынычлана төшеп, күзләрен алартып, як-ягына карап алды. Өлкә вәкиленең сүз башларга ашыкмавын күреп, янә чәчрәп, аның каршына килеп басты.-Контрлар активистларны чебен урынына кырып бетергәнче, чарасын күреп калыйк, иптәш Дәүләтъяров. Көч-хәл белән качып котылдык. Мәчетне клуб иткән идек, сөреп кенә чыгардылар безне, әле укытучы Әхәт Сәфәргалин белән ячейка секретаре Фатыйх Уразаев кайда йөри торганнардыр9 Аларга бигрәк каныктылар, тотып, бәкегә салабыз, дип котырыналар
Әхмәтсафа югалып калуын белдермәскә тырышып, жай гына сораша башлады.
—Нәрсәдән риза түгел халык? Нинди таләп куялар? Ни өчен егетләргә каныгалар?
—һы, әстәгекәем. болай итеп утыра башласак!-Мәрфуш ишек төбендәге бүкәнне тибеп аударды.—Этем белгәнме аларның ни-нәрсә таләп итүләрен! Гәҗит укып котыралар. Иң беренче гәҗитне кем алып кайткан авылга, шуны судка бирергә кирәк! «Көчләп колхозга керттегез, җавапка тартабыз»,-дип, тузына халык. Картлар мәчет алдына җыелып тәкъбир әйтәләр, халык амбарларны ачып, ашлыкны талап алып бетерде, озаклап, меж-меж килеп, сорау-җавап кичәсе үткәреп утырсак, монда да килеп җитәр алар. Тир түгеп төзегән колхозкаебыздан көл генә калды.. - Мәрфуш үкереп елап җибәрде.
Башка авыллардан да шундый хәбәрләр килеп иреште. Мона Байсар, Әмәкәй, Мөслим волостьлары да кырмыска оясыдай кайный дигән хәбәр килеп өстәлде Чыннан да, хәлләр хөрти, озаклап уйларга вакыт юк, шул ук вакытта эшне нәрсәдән башларга икәнен дә белеп бетереп булмый Элекке кебек, гадәткә кергән кул каеру, боргычлау, көчләү сәясәтен эшкә җигү шикләндерә—иптәш Сталин ни дияр? Бәхеткә, канткомнан: тиз арада волость активын җыярга; икешәрләп бүленеп, авылларга таралырга, ярсыган халыкны тынычландырырга, гәҗиттә язылганнарны «дөресләп» аңлату эшен җәелдерергә, дигән фәрман килеп төште. Кирәк очракта кораллы комсомол отрядын чакырып, хәбәр җибәрергә боерылган иде Урындагы хәлләр өчен җаваплы итеп өлкә комитеты Әхмәтсафа Дәүләть- яров билгеләнүе дә күрсәтелгән.
Әхмәтсафа беренче чиратта чамадан тыш тынгысызланган авылларга активистларны җибәрү ягын кайгыртты Иске Кормашка-«Үрнәк« колхозына Фәйзуллин белән Дәүләтъяров, үзе киләчәк иде, тагын ике кеше-Мари Суыксуында укытучы булып эшләүче үтә актив Миляев Морзагали белән комсомол әгъзасы Бусарин дигән егет ерактагы Күжәкә авылына бүген үк кузгалырга тиеш дип табылды. Башка активистлар да иртәгәге көнгә үзләре билгеләнгән авылларда булырга кирәклеге искәртелде Колхозларны тараттырмау, мөмкин булганча мөлкәтне саклап калу бурычы куелды Шунын белән утырыш тәмамланды, Әхмәтсафа белән Фәйзу.глин юлга җыена башладылар. Аларга авылдан качып чыккан комсомоллар да иярде.
...Яз аенын ямьле көне иде бу. Әхмәтсафа төшлектән авышкан
күтәРелеп карады да, Оренбурда укыган елларын искә rvnana v к^”еле кыбырсып куйды. Әле якында гына кебек, инде күпме сулар аккан, жилләр искән ул көннәрдән. Язгы бер көнне шулай Каргалыга җыелып кайтканнар иде алар. Арада Муса да бар иде. Юл буе шаярып- көлеп, әллә нинди эшләр майтарырга хыялланып, гәпләшеп чакрымнарны үткәнне сизми дә калганнар иде. Кич авыл яшьләре белән уеннар оештырдылар Әйе, бар иде күнелле чаклар. Ул елларнын авырлыклары онытыла бара, әитерсен, ачлык, ин якын кешеләрне югалтулар булмаган да, барысы да ал да гөл генә үтеп киткән кебек, шаулап торган яшьлек елларының якты мизгелләре хәтергә теркәлеп, тирән уелып калган.
Иске Кормашка ярты юлны үтеп барганда, каршыларына томырылып чабучы атлы күренде. Ат тотучы агай юртакны тыя төшеп, юл читенәрәк каерды. Каршы га килүче алар белән тигезләшә башлагач, көч-хәл белән атын туктатты. Волость агрономы Осипов булып чыкты ул. Аты туктап җитмәстән, чанасыннан кар өстенә сикереп төште һәм куркынган тавыш белән ашыга-ашыга сөйләнә башлады
—Иптәшләр, кире борылыгыз! Башыгыз ике булмаса, хәзер үк волостька ычкыныгыз! Гаскәрсез кереп булмый авылга, дулаган халык, кулларында күсәк тә сәнәк. Мин көч-хәл белән качып котылдым..
Әхмәтсафа үзе дә, юлдашлары да чанадан юлга сибелделәр. Осиповны урап алып, авылда нинди хәлләр булганын җентекләп сораша башладылар.
—Син каян анда барып чыктын?-диде, Әхмәтсафа гаҗәпләнгән кебек.-Җыелышта да булмадың...
—Харисов җибәрде мине Кормашка Иртүк, халык аңга килгәнче җыелыш үткәреп, колхоз милкен саклауны оештыруны йөкләгән иде Сакларсың бар. авыл кешесе волостьтан мин килгәнне көтеп ята ди ул Авылда бер актив калмаган,-ул ачу белән Мәрфушка карап алды -Менә болар бик харап йөриләр иде дә көннәр тыныч чакта, кирәкләре чыккач, табып алырмын димә
—Шулай да ниләр кыра алдың?
Осипов аты-юлы белән сүгенде.
—Бар. кырырсың син анда! Идарәгә килеп туктау белән чанадан өстерәп кенә төшерделәр Баш бетте инде дигән идем Халыкка бер дә начарлык кылмавымны искә алып, мин нәрсә, гомерем буе крестьянны җир эшенә өйрәткән кеше, бераз тәпәләп алдылар да. келәткә ябып тоттылар. Ярый әле, атка тимәгәннәр. Өйлә намазыннан сон. картлар акылга килеп, кайтарып җибәрделәр менә -Агрономның ике күзеннән сыпылып яшь чыкты.-Өемә исән-имин кайтып булмас инде дигән идем, насыйп булгач...
Осиповны кире борырга маташу файдасыз иде, аны кайтарып җибәреп, юлны дәвам иттеләр. Комсомоллар да шиңеп, бер авыз сөйләшми баралар Кузгалып киткәч тә, бик батыр кыланып, бөтен контрны минут эчендә авылдан сөрү хакында җилкәнеп кайталар иде. Мәрфушына кадәр тынып калды.
...Аларны авыл кырыенда унлап ир каршы алды. Кулларында күсәк. Волость вәкилләрен күргәч, юлны бүлеп, тезелеп бастылар. Ат тотучы агай атын туктата башлаган иде. Әхмәтсафа кесәсеннән наган тартып чыгарып, агайның җилкәсенә нык кына кагылып алды
—Абзый, каушама! Мин ат алдына чыгам, арттан басып барсын атың Без әйткәнне генә үгә, чамала аны!-Өлкә вәкиленнән калышасы килми, анын артыннан Фәйзуллин да иярде Яшьләр чанада калдылар.
Гайрәтләнеп басып торган ирләр, каршыларына наган тотып килеп чыккан* ике адәмне күргәч, югалыбрак калдылар шикелле. Шау-шу тынды, әмма шундук үзләрен кулга алдылар, арадан берсе алгарак чыгып, вәкилләргә бер артын, бер алдын күрсәтә-күрсәтә чинаган тавыш белән җырлап җибәрде Кыюлык өчен моңа бераз әче бал эчергәннәр иде. ахры Башкалар зны хуплап, аны куәтләп тордылар. Теге, тиле дигән саен, тигәнәк буе сикерүче адәм иде булса кирәк, аның саен шамакайлана. инде Әхмәтсафа белән Файзуллин алдына ук килеп җырлый. Кызып китеп, хәтта аптырабрак торган Фәизуллиннын кулындагы наганына да үрелә башлады. Моны күргәч, авыл ирләре ихахайлап, аяусыз көлеп җибәрделәр. Алар, исләренә килеп, бернәрсәдән дә курыкмагандай тоталар иде үзләрен.
Жыр башлаган адәм торган саен шаша, тилерә:
Ват. җимер коймасын.
Жул өстендә тормасын!
Бедне көчләп кара йөдләр Калхуд-малхуд кормасын'
Сталинны төштә күрдем — Гел кыдылга үрелә.
Колхуд дигән нәмәкәйнен Шәрә к... күренә.
Биек таунын башларында Ленин т... утыра.
Сталины исәр икән — Кесәсенә тутыра.
Әхмәтсафа тыныч булырга тырышып, алларында шамакайланган җырчы адәмне, читкә этәрә төшеп, алга атлады Юл өстендә торган ирләр, кулына наган тотып, тәвәккәл адым белән үзләренә табан килгән кешенен Казан вәкиле Дәүләтъяров икәнен беләләр иде инде Колхоз төзегән чакта ничә мәртәбә генә Кормашка килеп җыелыш уздырмады да, колхозга керергә үгетләмәде ул Күпчелек халык шуның сабыр, акыллы сүзләре аркасында гына керде дә инде күмәк хуҗалыкка. Менә хәзер ни әйтер ул?
Йрләрнен үзенә юл саба башлауларын күреп, эченә җылы йөгерде.
—Клубка барабыз туганнар, җыелышыйк, сөйләшик.-диде ул. булдыра алганча, тыныч тавыш бе- зән Бер күсәкләргә ым кагып, бер кулындагы наганга керфек кагып сүзен дәвам итге.-Боларны эшкә җиксәк, чамалыйсыздыр инде, ерак китә алмабыз. —Ирләр күсәкләрен кысып тоткан килеш, шаулаша- шаулаша Әхмәтсафага иярделәр
Монарчы клуб хезмәтен үтәгән мәчетне инде яшьләр кулын- нан тартып алганнар икән, клуб дигән нәрсә калмаган авылда. Мәктәп итеп үзгәртеп корылган Нурлыгали дигән кешенең зур өенә җыела башлады халык. Өй эче тиз тулды халык белән, инде ишек алды ерып чыккысыз, әллә тагын якын-тирә авыллардан да килә тора кеше
Өстәлне түргә үк күчереп, президиум сыман нәрсә әмәлләп, утырышырга өлгермәделәр, халык өстәл тирәсенә ябырылды. Һәркай- сынын кулында колхоздан чыгулары турында гариза. Өстәл өстендә минут эчендә кәгазь өеме пәйда булды Өй эченә керә алмаганнар шаулаша-кычкырыша. гаризаларын башкалар аша тапшыралар, кәгазьнең вәкилләр кулына килеп керүен белергә тырышып, шау-шу кубаралар иде.
Көн кичкә авышканда гариза-ларны жыеп бетереп, көч-хәл белән халыкны тынычландырып, җыелыш үткәрә башладылар. Идарә әгъзалары алгы рәттә идәнгә чүмәшкән. Фәйзуллин кычкырып гариза укый тора, тегеләр хәлсез, битараф тавыш белән: «Чыксын, чыксын. »-дип. algamm үид ide. Jumalm quhma algat,, үөгадетпе qaryihqh xislar sizlatti. Qaryihqh xislar diuemnen sababe yunda: ber yaqlan Tatar— standa bas/hp Qiqqan jumalm be~ renge martaba quiga aluim sabapie tugan nindider ber soyenef, izge xis. tken^e yaqtan ul tatar^a bulsa da, kiril xareflare belan yazil- ganhqtan, ni^ekler yat buhp toyikh, (.on к ul waqilqaca min garap yaki la tin xareflare belan gena yazdgan tat area tekstlar kiirgan idem. Bayta qiyinraq bulsa da, waqd iitu belan kirilea yazdgan tekstlami da uqirga kunektem. Mena yul 69 yildan ahp biigengaea «Qazan utlan» jurnah minem nindider ber daracada aymlmashq iptayem buldi. Qlbatta, 69 yddan birle zur sayasi uzgareylar jurnalnm egtalegenda da eagildi. Torgmhq yillannda «Qazan utlan» tugan telebezne, adabiatibizm, ma- daniatebezne, lizambizm saqlawga zur oley kertkan ide. Gorbatov £o~ nnda isa ul, tugan momkinleklardan faydalan/p, sovet eonnda hyilgan asarlarne millattaylarebezga citkeru, dini qagidalarebezne tamnttiru, yulay uq, milli anm uyatu oeen armiy- talmiy tmyti. Tuqsamnei yillarda isa Tatarstanmn suverenhgm yaqlaw, tugan telebezne saflandiru, kondalek tormiyta roten iisterii ogen zur gayrat sanf itte.
«Qazan utlan» tunnda seyla- ganda anda basilip ciqqan ber asame ayiruea iska ahrga telim. Ul da bulsa Flus Latiyfinm «lyelep toykan baxet» romam. 1999 yilda am «Qazan utla- n»nda uqigae minda «Gailabeznen yazmiyin eogddirgan roman» digan ta'sir qalgan ide. $unda uq amn fotokopiasen (tganp, Amerikada yayawge, ul gaqta ole isan bulgan atiema ham aniema cibardem. Alar roman ni algae UQ ber tawlek eeenda uqip ciqqannar da yunduq miria yaltirahp uz taessoratlare belan urtaqlaytdar. Avtorga raxmatlaren belderiiemne soradilar. Min bu
авылдашларын күмәк хуҗалыктан чыгара торалар. Ярты төн җитеп килгәндә. «Үрнәк» колхозында барлыгы унбер хуҗалык калды. Халык таралыша башлады Инде эш бетеп килгәндә, кинәт ишек каерылып ачылып китте, аяусыз тавышланып кулларына күсәк тоткан берничә ир килеп керделәр. Берсе алгарак үтеп, ачык итеп, кычкыра башлады:
—Әгәр дә мәгәр, халыкны колхозга көчләп керткән мөгаллим Әхәт Сәфәргалин белән мәчетне клубка әйләндергән денсез Фатыйх Уразаевны тотып бирмәсәгез. моннан исән-имин чыгу юк сезгә!
Фәйзуллин кулына наган тотып, өстәл артыннан сикереп торган иде, кемдер түшәмгә асылган лампаны күсәк белән бәреп төшерде. Өй эче дөм карангы Әхмәтсафа ни дип уйларга белми калды, башына күсәк белән китереп ордылар Бәхетенә, бүреген киеп өлгергән иде һәм күсәк туп-туры түгел, аның башына эләккәнче, кемгәдер тиеп, беоаз сугу көчен киметкән иде Ьер генә мизгел исәнгерәп, почмакка табан елыша төште Шул мәлдә үк уйлап та өлгерде, әгәр дә хәзер үк йорттан чыгып өлгермәсәләр. алар- нын жәсадларын гына алырга киләчәкләр волостьган иртәгәсе көнне...
Ул наганын чыгарып, түшәмгә атып җибәрде, болай да шау-шу иде. инде бөтенләй мәхшәр купты: кемдер жүләрләнгән шикелле кычкыра, кемдер чиный башлады. Әхмәтсафа өстәлне күгәреп, бүлмә уртасына ыргытты. Янәшәсендә Фәйзуллинны чамалап, анын җилкәсеннән умырып тотты да, тәрәзәгә табан өстерәп, әллә нинди ят тавыш белән:
—Миннән калма!—диде. Шул унайда тәрәзә өлгесен тибеп ватты, тышка сикерде. Ишек алдында ниндидер күләгәләр йөгереште, ул көне буе халык таптап бозга әйләнгән сукмак өстенә дык итеп килеп төшүгә, мәтәлеп китте, тагын бер мәртәбә, чамалап, һавага атты. Өстеннән таптап диярлек Фәйзуллин йөгереп үтте. Ул да берничә мәртәбә наганнан гөрселдәтте. Нигәдер, алар артыннан берәү дә тышка сикермәде. Ишек алдында да кеше-фәлән күренми. Күсәк тотып наганга каршы һичкемнен бергә-бер чыгасы килми иде, ахры. Әхмәтсафа, ирек- сездән, башын югары күтәреп карады. Анда аңа табан шыксыз елмаеп, ай карап тора иде...
Волость үзәгенә тан атканда кайтып керделәр Атар артыннан Күжәкәгә киткән Миляев белән Бусарин кайтып төштеләр. Миляев башын яулык белән бәйләгән, яулыктан кан саркып тора. Аларны да Күжәкәдән тукмап җибәргәннәр, болары көч-хәл белән качып котылуларына. исән кайтып җитүләренә сөенеп бетә алмый утыралар.
Икенче көнне Иске Өшәрдә халыкның советка буйсынмавы, алай гына да түгел, беренче категория белән авылдан сөрелгән Габдулла Арсланов дигән кешенен гаиләсен яклап, хатынын, балаларын авылдан чыгарып жибәрттер- мәү өчен чын-чынлап көрәшкә күтәрелүе турында хәбәр килеп иреште Әгәр тиз арада чара күрел- мәсә, монда кан коелачак тек коелачак me. Иртән бераз черем итеп алырга өлгергән Әхмәтсафа Дәүләть- яров эшләрнең зурга китүен чамалап. китепт-г* Ярдэм С0Рап' Минзәләгә кеше җибәрде Миляевны чакырып йАктам6 авылдагы комсомоллардан отряд тупларга, корал табарга i әнде көн уртасына кадәр киеренке оештыру эшләре белән мәшгуль оулды, тамак ялгап алырга утырган иде, волость идарәсенә кош тоткандай Миляев атылып килеп керде.
„ __ —Фәрман үтәлде, иптәш вәкил,-диде ул керә-керешкә кычкырып.-
Отряд сезнен карамакта!
Әхмәтсафа өстенә шинелен бөркәнеп, ишек алдына чыкты. Идарә каршында аркаларына ау мылтыклары аскан ун егет һәм бер хатын кыз. Хатын-кыз дигәне Кормаштан Мәрфуш иде. Ул инде авылына кайту хакында уйламый да, совет өчен җанын да бирергә әзер булып йөри. Хәер, аны авылга кертмиләр дә, авылдашларынын канына шактый тоз салырга өлгергән, күзләренә күренсә, хәзер тукмап ташлаячак аны халык
Әхмәтсафаның күнеле күтәрелде. Баш сызлавы басылды кебек хәтта. Отрядтагылар атка атланганнар, әмер генә көтеп торган сыман. Ул тиз генә идарәгә кереп, киенеп чыкты да, отряд башында Иске Өшәргә юл тотты Уйга ирек кенә бир, гаярь егетләре белән Каргалыга килеп кергән Шамил Усманов исенә төшеп, көлемсерәп куйды. Хәлләр тагын катлауланып китте бит менә, инде совет хакимияте тәмам жинеп, монын ише отрядлар кирәклеге башка да килмәгән чакта, мә, күрмәсән күр, дигәндәй, тагын коралга тотынырга туры килә. Крестьянның күңел түренә үк кереп утырган милекчелек психологиясен кайчан да булса тулысынча җинеп булырмы?. Ичмаса, Шамил Усманов чын бөркеттәй егетләргә баш иде, анда хәрби тәртип, сыналган, тәҗрибәле сугышчылар иде аның отрядында. Ә ул кемнәр белән контрга каршы бара? Ихахайлап кычкырып йөргән Мәрфушларны җыеп
Иске Өшәрдә хәлләр чыннан да җитди иде. Авылга килгән өч ГПУ кешесе чарасыз калган. Совет Габдулла Арслановнын хатынын балалары белән мунчага сөреп чыгарган булган Аларны авылдан куарга ГПУ килүен сизенгән халык, дәррәү күтәрелеп, мунчаны камап алган да, ана беркемне дә якын җибәрми. Бигрәк тә авыл хатыннары чая кылана. Кулларында сәнәк. Алар мунчаны әйләндереп, камап алган Читтәрәк җыелып торган ирләр күсәкләр, иске ау мылтыклары белән коралланганнар. Берничә урында имән казыкларны очларын өскә каратып «кәҗә»ләр ясап куйганнар. Алар янында ирләр сакта тора, якын килеп кара!
Әхмәтсафа килгән уңайга ирләр белән сөйләшмәкче булган иде, аларга якынлашырга өлгермәде, шартлап мылтык атылды. Баш очыннан гына җәдрәләр сызгырып үтте Үзе дә сизмәстән җиргә чүкте. Әйләнеп караса, ат өстендәге отряд җиргә сибелгән, кымшанмый да яталар «Болар белән яуга чыксан...» Әхмәтсафаның күнеленә килгән хәсрәтле уй, аны айнытып җибәрде, ул тиз генә калкынып, тагын ирләргә каршы китте. Ирләр чигә төшеп, сагаеп аны каршы алдылар Шактый дәшми, карашып торгач, өлкә вәкиле ни өчен килүләрен аңлатырга тотынды Каршылык күрсәтүнең файдасыз нәрсә икәнен төшендерергә керешкән иде. мунча янындагы хатыннар разбой салып, кычкырырга тотындылар
—Үтерәләр, нәрсә карап торасыз, безгә мылтык төзиләр! Нәрсә карап тора бу ирләр’ Үтерәләр!-Чыннан да ГПУ гаскәриләре мылтыкларын алга сузып, мунчага якынлашып киләләр иде
Хатыннар отыры кычкыралар, разбой салалар иде:
— Нәмә карап катгыгыз?-Бусы ирләренә төбәп атылган сорау иде - Күрмисе» мени, итәк астына кереп, бөтен җирне актарырга маташалар солдатлар' Коткарыгыз, талыйлар, көчлиләр!
Минут эчендә барысы буталды. Авыл ирләре хатыннарының кыздыруына түзә алмый, отряд өстенә ташландылар Туктаусыз кычкырыш, мылтык тавышлары астында отряд авыл читенә чигенергә мәҗбүр булды
* Кичкә табан Минзәләдән кырык сигез кешелек кораллы комсомоллар килеп кенә Габдулла Арслановнын хатынын авылдан алып чыгып. Минзәлә төрмәсенә алып киттеләр. Әхмәтсафа үз өстенә Ходай да. бәндә дә кичермәячәк янә бер генаһ алды...
Әхмәтсафага исә Минзәләгә кайтып китү насыйп булмады. Отряд командиры ана кантком күрсәтмәсен җиткерде: Әмәкәй волостена кергән авылларда күпләп колхоздан чыгу башланган. Хәлне урынга барып тикшерүне һәм колхозларны таралып бетүдән саклап калырлык кичекмәс чаралар күрүне оештыруны өлкә комитеты вәкиле буларак, ана йөкләгәннәр иде. Әхмәтсафага ярдәмгә ун кешелек кораллы җайдак бирелде, ул шул ук көнне умарта күче кебек тузгыган б\ төбәкне калдырып, юлга кузгалды. Өшәр тирәсендәге авылларда кантком карары үтәлеп, шактый кешене төрмәгә озату һич тә совет властеның яңа тормыш төзү юлында аерым казаныш, җиңү дип саналырлык нәрсә булмавын тоя башлаган Әхмәтсафаны күңелсез уйлар биләп алды. Мондый аяусызлык белән халыкны сыйнфый катламнарга аерып, акыллы, гаярь дип саналган һәркемне читкә сөрә башласак кемнәр калыр авылларда, колхозларны кемнәр белән төзерләр, советны нинди кадрлар белән ныгырга—менә шушы гап-гади сорауларга жавап таба алмый иде ул. Юкса, анын хәлендәге кешегә сөенергә генә кирәк, шушы өч-дүрт көн эчендә генә дә әле менә үзе язмышлары өчен борчылып барган «акыллы һәм гаярь» адәмнәр аны ничә мәртәбә теге дөньяга озата яздылар. Ничек исән калгандыр-берьяктан. үзенен үтә сак. икенче яктан, кыю һәм тәвәккәл адымнары каршы көчләрне иң кирәк мизгелдә каушатып калдырдымы, әллә Рабиганың саф. керсез күңелдән теләгән изге теләкләреме, боларын анлау-анлатудан гаҗиз иде ул. Белгәне шул-һәр ике яктан кирәкмәгән кан коела, тиешсез гамәлләр кылына. Шушы вакыйгаларның уртасында ул- Дәүләтьяров кайный. Ул бу казанны ташлап чыгып та китә алмый, анда бер генә минутка каласы да килми. Тик моны кемгә әйтергә? Кемгә аңлатырга һәм моны кем дә булса тынлап, зиһененә сеңдереп торырга теләк белдерерме? Ай-Һай. Бүгенге көндә колхозлашу хәрәкәтен тизләтү максаты белән адарынган бер генә кеше дә тын алырга тукталып, болар хакында ныклап уйланасы, баш ватасы килмәс. Алга, алга, жинү арты жинү. үр арты үр яуларга чакырулар... Ниндидер иблис бөтен илне, дөньясын алга куалый да куалый, тын алырга да ирек бирми иде.
Бу көннәрдә кичерешләр, тетрәнүләр күп булды, әмма хикмәтле хәлләр алла икән. Төнне Байсарда үткәрү нияте белән совет йортына якынлашып килгәндә, аны кораллы солдатлар туктаттылар. Тикшерү, сорашу китте. Баксаң, инде ике-өч көн бу якларда солдатлар ияртеп өлкә комитеты вәкиле Сәгыйтов дигән кеше йөри икән Дәүләтьяров батыраеп совет йортына үтмәкче иде. өйалды тулы хатын-кыз күреп тукталып калды. Алар кораллы кешене күргән унайга куркышып. түр стена янына сылаштылар. Үзләре мышкылдап елашалар да иде.
— Ни хикмәт монда?-дип сорады ул үзен озатып кергән солдаттан.- Бу хатыннар ни эш кыралар монда?-Өшәрдәге хәлләрдән сон ул хатын- кыз затыннан шүрли дә төшкән иде.
Солдат артык җәелмичә:
Вәкил иптәш чакыртты аларны.-дип, өй ишеген ачып җибәрде. Тупсаны атлап кергәнче үк Әхмәтсафаның йөзенә кызу һава бөркелде. Лампа яктысында күн пәлтә кигән берәү кәперәеп йөренә, үзе өй уртасына баскан чәчләре-башлары тузгыган ике хатынга карап туктаусыз җикеренә иде:
—Сук. сук. жәлләмичә сук, ул сине жәлләп тормады бит. ә? Катырак тамыз, катырак дим!
Әхмәтсафаның абайлап алганы шул булды: хатыннарның кулында кыска таяк, алар «сук» дигән саен, бер-берсен кизәнгән булып кыланалар, һич кенә дә ныклап сугарга кыймыйлар иде.
Бу кешенен тавышы бик таныш иде. Әхмәтсафа ныклап танып өлгергәнче, теге кеше ишектән тартынусыз килеп керүчеләргә кисәк адым ясап, шып туктап калды Әхмәтсафа анын кулындагы наганның нәкъ үзенә төбәлгәнен генә чамалап өлгерде.
—Үзебезнекеләр!—Солдат аңлашылмаучылык килеп чыкмасын диптер инде, кисәтүне кирәк тапты.
—Кемнәр ул «үзебезнекеләр»?
авы-! Әхмәтсафа каршысындагы кара тут йөзле, күзләре калайланып янган.
ТЛӘР€ННӘН күбек бәреп чыккан кешенен Фатыйх Сәгыйтов икәнен танып өлгергән иде инде, жинел сулап:
— Мин әле бу, Дәүләтьяров. -диде.
Сәгыйтов баштарак аптырап калса да, үзен тиз кулга алды
-Нинди җилләр ташлады сине монда?-диде ул
Олкә комитеты вәкиле итеп җибәрделәр. Колхоз төзү эшләре буенча.
— 1өзисез пычагым.-дип, ачу белән кычкырып җибәрде Сәгыйтов.- Анын хәл-әхвәл сорашып, сөйләшеп торасы килмәгәне сизелә иде.—Менә ничек төзиләр ул колхозны!-дип әйткән унайга хатыннарның өлкәнрәгенә аяк тибеп кычкыра-кычкыра. өстенә килә башлады -Нәрсә бәбәгенне киереп торасың. Сук дим мин сиңа, сук ахирәт абыстаена! Колхозны таратырга өндәгән чакта кыланган сыман, җәһәт бул!
Хатыннын йөзеннән тир катыш яшь ага иде, сулкылдый-сулкылдый Сәгыйтовка ялына башлады:
—Нишләп мин кеше котыртыйм ди? Жә инде. Кеше кайгыларымы миндә, иремне төрмәнгә алып киттеләр, өйдән куып чыгардылар, балаларым ач, ялангач, кеше абзарларында кунып йөрибез. Зинһарлар өчен җәфаламагыз ла...-Ул күз яшьләренә буылып, Сәгыйтовка табан бер алым атларга өлгермәде, өйне наган тавышы яңгыратты. Хатыннар гына түгел, моңарчы ишек төбендә утырган адәм дә идәнгә лапылдап аудылар
—Базда катырып үтерәм мин сине, хәшәрәт!-дип Сәгыйтов өй базын ачарга азаплана башлады
Болай карап тору мөмкин түгел иде. Әхмәтсафа шактый кискен итеп Сәгыйтовка эндәште:
—Җитте, Фатыйх! Нәрсә кыланасын, понимаешь, кем сина рөхсәт бирде халык белән болай эш итәргә? Хәзер үк кайтарып жибәр бу хатыннарны!
Сәгыйтов калтырана-калтырана әле генә кесәсенә салып куйган наганын кармалый башлады. Әмма Әхмәтсафаның да кулында наган күреп, нигәдер чүгә төште
—Син нәрсә-ә, Дәүләтьяров, миннән үч алырга килдеңме монда? Элеккеләрне искә төшерәсеңме? Унай вакыт таптын. Мина боерык бирергә кем әле син ул хәтле?
—Беренчедән.синен кебек үк өлкә комитеты вәкиле, икенчедән партиянең кантком работнигы Менә син үзен ничек килеп чыктын монда, кем җибәрде?
—Партия җибәрде!-дип кәпрәеп маташса да. инде Сәгыйтовнын кикриге шингән иде Ул арыган тавыш белән хатыннарга эндәште - Аунамагыз, анагызны -Аяк өстенә күтәрелгән адәмгә әмер бирде -Олактыр боларны, күзем күрмәсен -Аннан Әхмәтсафага борылды.-Синен белән дә сөйләшербез... Мин ал-ял белми таралып беткән колхозларны кире жыеп, укмаштырып йөрим, син өлкә комитеты мандатын калкан итеп, астан ут өертәсен икән Аңлашылды, -диде ул, теш арасыннан
—Куркытма, Фатыйх, бер-беребезне куркытышлы уен уйнар чак түгел Хәлләр җитди Син килгәнгә ике-өч көн, ни өйрәндең, ни белдең ул арада’ Кораллы солдатлар белән килеп, халыкны куркытып колхозга куып кертергә булыр ла булуын, иртәгесе көнгә нәрсә булыр монда’ Мина бу төбәктә хәлләр яхшы таныш, һаман да халыкны көчләп колхозда тотуны дәвам итсәк, ахыры хәерле бетмәячәк. Ан бул, ут белән шаярасын'
—Ни кылырга кушасын инде’’ Күрә торып колхозларны таратып бетерикме’’ Өлкә комитеты, кантком шунын өчен җибәрдеме сине монда?- Сәгыйтов һөжүмгә күчеп маташа иде -Мин шушы ике көн эчендә Түбән Яхшыйдч Табанлыкүлдә. Мәчтидә таралдып беткән колхозларны кире торгыздым. Кире уйлап карасыннар.
— Ничек тиз генә җыясы итген аларны'Әхмәтсафаның тавышында ипония сизелеп китте Шулай абыстайларны бер-берсе белән сугыштырыпмы’’
** —Анысы да булды -Сәгыйтов тагын кәперәеп сөйләнә башлады
Өлкә комитеты белешмәсендә ачык язылган-минем вәкаләтләр чикләнмәгән. Бездән барысы да дер калтырап торырга тиеш! Нигә әле без җыен кулак, мулла-мунтагай хатыннарын колхоз төзү эшенә җикмәскә тиеш9 Ничек эшлим дисенме? Килеп керәм авылга. Совет аша бөтен ирләрне җыеп келәткә яптырам Куркып өчен солдатлардан бер-ике мәртәбә залп бирдертәм келәт төбендә, шыр җибәрәләр инде, малай. Кстати, сыналган ысул бу. күп җирләрдә шулай эшлиләр. Аннан җыям совет йортына хатыннарын Кулак, мулла хатыннарын башкалар алдында бер-берсе белән сугыштырам, талаштырам, тыңламаска маташсалар, колак төпләрендә генә наган гөрселдәтәм. шуннан китә эш хутка. Кем кире колхозга керә, алар гаризаларын калдырып кайтып китә, каршы килүчеләрне базга ябып куям Минем һәр авылда ун-унбиш кешем базда ята. уйланып -Мактанганда Фатыйхның авыз читеннән күбек бәреп чыкты.
—Да... Ишкәнсең икән ишәк чумарын...
—Син моның ишегә каршы инде, әйе бит.-Сәгыйтов ачыктан-ачык үчекләшә иде.-Вчүтеки. сине бу эшкә җибәреп ялгышкан өлкә комитеты Кемнен кем икәнен белми торып...
—Әйдә сүз көрәштереп вакыт үткәрмибез. Бәхәсләшеп тә торасы юк—халыкны судсыз-нисез келәткә, базга ябып кую өлкә комитеты вәкиле эше түгел. Без урыннардагы партия оешмаларына ярдәм күрсәтергә тиешбез. Менә бу эштә безнен вәкаләтләр чикләнмәгән, әлбәттә. Нигәдер монда ни партия оешмасы сәркатибен, ни башка активны күрмим.
—Халыкны җыярга куштым мин аларга. Берәр буш келәткә кертеп тутырырга...
—Менә ничек! Хәзер үк син кыланганнар буенча ашыгыч чаралар күрергә, вәзгыять контрольдән чыкканчы хәлне төзәтергә кирәк. Беләсеңме, авылларда каршылык нинди төс алып бара? Безнен ялгыш адым ясаганны көтеп торучылар юк дисенме?—Ул ишек төбендә тавыш-тынсыз утырган кешегә дәште.-Сез кем буласыз?
—Күмхуж рәисе илем лә...
— Ничә әгъза калды күмхужда. таянырлык кешеләрен бармы? Чыгасы килгәннәр, әгәр инде үгет-нәсихәтләр ярдәм итмәсә, чыга бирсенәр, ә үзәкне, умыртка баганасы булырдай көчләрне сакларга кирәк. Менә шундый дуамаллык күреп, барысы да качышып бетмәсен күмәк хуҗалыктан.
-Егермеләп хуҗалык нык тора әле. колхоз кирәк дип йөрүче кызыл партизаннар күпчелеге.
— Шуларга таянып эш йөртегез,-Дәүләтъяровн ы н тавышы йомшара төште -Халыкны тынычландырырга кирәк беренче чиратта. Чәчүлек орлыгы салынган келәтләрне туздырта күрмәгез, көн-төн саклау оештырыгыз. Яз көне чәчүлек орлыксыз калсагыз, эш мөшкелләнер. Язгы чәчү күрсәтергә тиеш күмәклек көчен, шуна кадәр сабыр итәргә кирәк.-Ул кисәк Сәгыйтовка борылды -Сина Фатыйх теге авыллардан кабат үтәргә туры киләчәк. Анда хәзер нинди хәлләр икәнлеге миңа караңгы, йоклап ятмый торганнардыр Инде кыланып күрсәткәнсең, хәвеф-хәтәрсез Минзәләгә кайтып керүенә ышаныч юк. ал минем биш кораллы җайдакны, тоткыннарыңны азат ит һәм күп сүзгә җитми авыллардан чыгып сыз. Мин моны сина канткомнын җаваплы работнигы буларак әйтәм.
—Ә снн?.. ^ез бергә китмибез мени?-дип сорады Фатыйх куырыла төшеп -Мина бит Минзәләдән йөз кешелек кораллы отряд җибәрәбез дигәннәр иде ярдәмгә. Алар килмичә мин беркая да китмим. Көтәргә вакытым бар әлегә.
—Кабатлап әйтәм. кантонда хәлләр катлаулы, беркем дә менә бүген сина ярдәм кирәк дип. отряд җибәрмәячәк. Алар хәзер һәркайда кирәк.
Сәгыитов нигәдер Дәүләгьяровка каршы төшәсе итмәде. Әллә чынлап та ныклап арыган идеме, әллә үзе тынычлыгын алган авыллар аша кабат үтү кирәклегенең котылгысызлыгы яна башына барып житте. мич янындагы чиләктән чү-мырып су алды да чапыр-чопыр эчә башлады...
Әмәкәйгә икенче көнне төш турысында килеп керде алар. Әхмәтсафа
дВ11? Өенә кигге Анда, ул көткәнчә, халык төркеме шәйләнмәде к-nam ^Зе ДӘ ничектеР тыныч, ниндидер бер җиңеллек белән язгы wrJu/la сизсрәп Утыра иде Каравыл йортына ни кергән, ни чыккан апр rarvZ „ гәч’ күнеле тынычсызланып куйды Әхмәтсафаның. Хәвефләнеп. ' Й риләр атлаРыннан төшәргә өлгергәнче, ашыга төшеп эчкә үтте йортның сыңар тәрәзәсе янындагы япмасыз өстәл янында нидер язып I аоитов утыра. Ул керүчегә бөтенләй игътибар итмәстән, анын кычкырып биргән сәламен дә алып тормыйча, өстәл астыннан кәгазь белән яртылаш тулган иске кәрҗинне тартып чыгарды да. аягы белән ишек ягына шудыртып җибәрде
— Гаризаңны шунда ташла, апай-диде ул искитмәгән кыяфәт белән.- Хуш, фамилияң ничек димме инде..
—Дәүләтьяров .-Габитовны исән-имин күргәч, тын алуы иркенәеп киткән сыман тоелды. Ул-бу юк бугай монда...
—Дәүләтьяров.. тәк-тәк...Дәүләтьяров дисен инде син. Эзләп тап утырган эскәмиясеннән сикереп торды.
—Карале, апай, бөтенләй эшкә мавыгып киткәнмен -диде ул төче тавыш белән -И-и, иптәшкәй Дәүләтьяров килеп чыккан икән бит безгә. Ничекләр киләсе иттең, әле үзем утырам, үзем ямансулыйм, колхозны шартлатып төзеп куйганда зур-зур кешеләр килде Минзәләдән, мин әйтәм, күмхуҗ таралганда бер ялгызым утырам кангырап. Менә сине күргәч күнелләр күтәрелеп китте бит әле, иптәш Дәүләтьяров...
Әхмәтсафа сакланып сорау бирәсе итте:
—Ничек, әллә колхоз таралып та бетте мени?.. Бик тиз..
—Бетте, иптәш Дүләтьяров, бетте күмхуҗ,-диде Габитов пошмас тавыш белән.—Күмхуҗ менә шушы кәрҗиндә инде хәзер. Каршы төшеп булмый, иптәш Дәүләтьяров, килгән берсе иптәш Сталин мәкаләсен күтәреп керә гаризасы белән. Иптәш Сталинга каршы килеп булмый гына бит, апай, сәяси ялгыш китмәсен дип, башны да күтәреп карамыйм, исемлеккә язып
Әмәкәйдән ул янә туры Суыксуга юл тотты, ана курсларны дәвам итү йөкләнүе хакында фәрман килеп иреште Егерменче мартта аны Минзәләгә чакырып алдылар. Партиянең кантком конференциясе булып, аны пленум составына керттеләр. Пленумда исә тагын да югарырак күтәреше, ул бюро әгъзасы, агитация-пропаганда бүлеге мөдире итеп сайланды. Авылларда колхоз төзү икенче төс алды Әле февраль ахырында ук Минзәлә канткомы Казанга йөз процент күмәкләшү турында рапорт биргән иде. март ахырына бу сан күпкә ким иде инде .
Әхмәтсафа конференциядән соң атналар буе авыллардан кайтып кеомәде Бу көннәр хакында киләчәк буыннарга көндәлектәге язмалар гына сөйләр инде: «Утызынчы мартка кадәр көн-төн. армый-талмый, ташка күйсан таш ватарлык көчләр биреп, кантон конференциясе установкасын «ни один колхозник не должен выйти из колхоза»-диелгэн директивасын утарга тырышабыэ-тырмашабы!
инде менә шушы мунчаладан Дәүләтьяров дигән кешене -дип сөйләнә- сөйләнә Габитов тәрәзә ягына авышып бер учма кәгазь актара башлады. Ул әле һаман Әхмәтсафага күтәрелеп тә карамый иде
Аның бу хәлгә ачуы чыгасы урынга, шаяртасы килеп китте. —Эзләмә иптәш Габитов минем фамилияне, ерак яшеренгән ул. Габитов ялт башын күтәреп карады, кантком вәкилен төсмерләп.
куям да, вәссәлам.
—Чынлап та бер кеше дә калмады мени колхозда?-дип аптырап сорамый булдыра алмады Әхмәтсафа-Инде шул кадәр макталып, телгә кергәч, аз гына да саклап калу хакында уйламадыгызмы күмәк хуҗалыкны"’
— Берәү калды исемлектә, -диде Габитов теше сызлаган кешедәй йөзен җыерып -Йөз процент таралды дип булмый булуын.
—Кем ул?
—Сөләйман карг.-диде Габитов ыңгырашкан тавыш белән.
Колхозларга каршы хәрәкәтнен ин күтәренке вакыты егерме икенче марттан утыз беренче мартка кадәр булып, анын күп урыннарда советларга каршы хәрәкәт төсен алуы, шунын нәтиҗәсендә авыл советлары, хәтта волостьның вәзгыятьне кулдан ычкындыру күренешләре сизелде. Менә шушы тынычсызлыклар, переживаниеләр бервакытта да онытылмаслар. Нервларга ясаган эзләре мәнге калыр, сакланырлар...»
Ничек кирәк алай күмәкләшүне нигездән җимерми саклап калып, язгы чәчүләрне үткәреп җибәрделәр. Әхмәтсафа инде язмышына буйсынып, шушы якларда төпләнү ягын да уйлый башлады. Жәй урталары җиткәч. Рабиганы да монда алып килү иде исәбе.
Шул уйлар белән фатирга кайтып барганда ана Шәмтиев очрады.
—Ни хәл. иптәш Дәүләтьяров. колхозларны жимереп бетерәсеңме әле. үгет-нәсихәт мөдире?—дип, шаярта төшеп, асылда, мыскыллаган кебек сөйләнә-сөйләнә кул бирде ул Әхмәтсафага.
—Колхоз төзү эшендә кимчелекләр булган икән, анда барыбызның да гаеп җитәрлек.-диде Әхмәтсафа, тегенең шаяртуын өнәмичә.
—Серкән су күтәрми икән, дус кеше.-дип. Шәмтиев борын җыерды- Болай гына әйтү, авылларда синнән дә күп йөрүче булмады бит ул чорда. Шул искә төште. Менә син турыдан-туры шул ялгышларны җибәрдең дә инде. Алай да сине пленум бюросына сайлап куйдылар...-Шәмтиевнен тавышы рәнҗүле иде.-Мин дүрт-биш авылга барып кайттым, арттан бер жалу килмәде, тора салып пленум составыннан чыгарып аттылар. Гаделлекме бу. тик торганда урыннан төшерүне әйтәм?..
—Үзен үк әйттен, тик торганга төшкәнсең дә инде.-дип, көләсе итте Әхмәтсафа.-Түрдән төшү гүргә төшү түгел әле ул. аптырап йөрмә юк өчен.
—Сина көлке.-дип. һаман үпкәләвен сиздереп, сөйләнде Шәмтиев. - Сина жаилы. тиз онытасын авырлыкларны. Бер малай әтәсенә: «Сугыш бетте, әтәй. сыерны суеп сатыйк та. гармун алыйк, мин уйнармын, син җырларсың.«-диеп әйткән ди. Үпкә саклап та йөрмисең, сүзне уен-муенга әйләндерергә һәвәс, ачуланышыр чакта...
—Аңламыйм. нигә, кем белән ачуланышып йөрим ди?—дип. чынлап сорады Әхмәтсафа.-Болай да башлар катып бетте. Бер сүз сөйлибез, икенчесен эшлибез...
Шәмтиев. шуны гына көтеп торган диярсең. йөзе ачылып китте. Ул сынаулы караш ташлап, пышылдап диярлек, сорау бирде:
—Нәрсә, иптәш Дәүләтьяров. партиягә ышанып бетмисенме әллә?
—Каян алып әйтәсен?
Шәмтиев каш сикертеп, алды.
—Икеле-микеле сөйләшәсен... Шуна әйтәм...
—Төрле вакыт була торгандыр инде.-Әхмәтсафа сүзне озынга җибәрми, китеп бармакчы иде. Шәмтиев аны туктатты.
—Мин бит болай гына, иптәш Дәүләтьяров. Синен кебек укыган кеше түгел шул без. кайбер нәрсәләрне аңлап та бетми торганбыздыр. Сорыйсы гына килә, шулай да. дөресен генә әйт әле. колхозлаштыруны дөрес дип табасынмы син?
—Дөресен әйт дисеңме?~Әхмәтсафа тын калып, Шәмтиевкә сынаулы караш ташлады,—Нигә кирәк сон сина анын дөресе?
Шәмтиев авыз читен кыйшайтып, елмайгандай итте.
—Авыллар нык каршылык күрсәттеләр бит. шуңа гына әйтүем...
Әхмәтсафа, үзе дә сизмәстән, ачылып китте.
—Дөресен әйткәндә, күмәкләштерүне яклаган хәлдә, мондый ашыгуны хупламыйм. Кулак дигән булып, авыллардан ин тырыш, булдыклы кешеләрне сөреп бетерүгә дә каршы идем. Авыл фәкать шундый кулыннан килә торган кешеләре булганда гына күтәрелә ала. Кайбер хәлле кешеләрне кулак дип. колхозга алмый, хәлне кискенләштерү ягында да түгел идем. Ни эшлисен, фирка карары һәр коммунистка канун, үз-үземне жинеп. карарларны кулдан килгәнчә үтәргә тырыштым...
—Вәт. әйтәм бит. укыган кеше бөтенләй икенче төрле сөйли шул...
Kv сАйпап™еВК^ Шул гына КИРӘК иде’ ахры, саубуллашмый да китеп барды. ?•,. ®^/әшүне Әхмәтсафа тиз онытты, моны еллар үткәч исенә төшерәчәкләрен дә чамаламый иде әлегә...
йип1епааТ1д₽га кайтып, ашарга өлгермәде, алы конвертка салынган хат китереп оирд ләр. лихенвалцд аны университетка кайтып, аспирантурада укуын дәвам итәРгә үгетләп хат юллаган. Тәкъдиме коры сүз генә түгеллеген раслагандай, хат оелән бергә ТКУ директоры Вольфович имзасы белән ныгытылган чакыр} да җибәргән иде Өстәвенә, партия өлкә комитетыннан да ризалык язуы алынган, анысы да конверт эчендә «Хәзер фәнгә яшьләр кирәк. Синен кебек тәҗрибәле. белемле яшьләргә мохтаҗ ил Икеләнмә, эшләргә өлгерерсең, мин Ишков, Разумовский, Слепков, Эльвов иптәшләр белән дә киңәштем, барысы да синең кандидатураны яклыйлар. Тулай торактан гаиләлеләр өчен бүлмә бирербез. Хатынын белән бергә яши башларга кирәк бит инде, наконец.»—дип, егетнең күңелен канатландырган сүзләр дә теркәлгән иде хатта. Өлкә комитет исеменнән җибәрелгән юлламага кем каршы килсен9' Жәй башында район (канткомнар бетерелеп, районнар төзелә башлаган иле) үзәгеннән аны ат белән Курья пристанена китереп куйдылар
Аны Минзәләдән озатып калучылар арасында Габидулла Такташев та бар иде. Ул март аенда гына килеп житте. Урыс мәктәбендә укыта башлады Шагыйрь абыйсы кебек үк кешеләр белән тиз аралашучан, ачык йөзле егет Чәчен кыска итеп алдырган, бусы Мәскәү модасы инде Ул килгәч, бераз күңелле булып китте, чөнки тулай торакта Габидулла Әхмәтсафаның күршесе булып яши башлады. Озатканда Габидулланын күзләреннән яшь сыпылып чыкты, бары тик бер үк сүзләрне кабатлады: «Безнекеләрне күрсәң, сәлам әйт. Берүк күрергә тырыш » Ул кабатлаган саен, Әхмәтсафа әманәтнең үтәләчәгенә ышандырды. . Әмма көн артыннан көннәр агылып кына торды, уку, гаилә мәшәкатьләре белән айлар, ел үтеп китте һәм, Ходай насыйп итмәгәч, Казанда Такташ белән кабат очрашырга язмаган икән ана Анын жәсадына гына килде ул утыз беренче елнын кышкы көнендә Еш кына күз алдына Габидулланын өтәләнеп, абыйсына сәлам юллавы исенә төшә дә, күңеле сискәнеп куя иде, күрәсен. энесе абыйсына киләсе фаҗигане алдан ук сизеп, тоеп яшәгәндер, шуна өзгәләнгәндер
...Казан Әхмәтсафаны якты йөз белән каршы алды. Алда яна тормыш көтә аны; яна дуслар, яна омтылышлар, яна ачышлар кочагында нинди биеклекләргә күтәреләсен Әхмәтсафа Дәүләтьяров әле күз алдына да китерә алмый иде Әлегә Рабигасы янына ашкынып кайтып жите дә. гомеренең ин татлы мизгелләре өермәсендә эреп, югалып калды. Ниһаять, ничә еллардан сон алар бергә, алар бәхетле, йолдызлар төнге күкне «шар өчен генә бизәп калкалар, ай аларнын сәгадәтле минутлары сагында тора, кояш аларга гына елмая иде...
Шундый нурлы, якты төннәрнең берсендә Рабига Әхмәтсафаның колагын кайнар сулышы белән өтеп алды
__ Мин сина бер малай алып кайтам
—Чынлапмы, сөеклем9! Болай булгач, яшибез! Дәүләтьяр нәселе исән, яши дигән сүз! Рәхмәт, кадерлем!
Әхмәтсафа үзен-үзе белештермичә урыныннан сикереп торды. Рабиганы көчле кулларына күтәреп алды да бүлмә буйлап зыр китереп әйләндереп йөртә башлады Бәхете ташыган Рабига иренен муенына сарылды, анын керфек очларына эленгән күз яшьләрен иксез-чиксез күктә йөзгән тулган ай гына шәйләп алса алгандыр. . Бу төндә меннәрнен бәхеттән очынуларына, меннәрнен бәхетсезлектән канатлары каерылуына шаһит иде ай Бәхет белән бәхетсезлек, шатлык белән хәсрәт, табу белән югалтунын гажәп ләпәжәдә янәшә барулары дөньяга адәм баласы яралган көннән барлыкка килгән һәм һичнинди үзгәреш кичермәгән хакыйкать бит ул.
Икенче китап т&чам