Логотип Казан Утлары
Хикәя

РӘХИМ ИТЕГЕЗ, СЭР!


ФАНТАСТИК ХИКӘЯ
кат балыгы сыман ялпак, уктай очлы гигант космоплан, биниһая куәтле двигательләрен гөжелдәтеп. урыныннан ук жәһәт кузгалды. Озатып калучыларнын елмаюлы йөзләре, ялтырап торган бетон полоса, Жир үзе дә минут эчендә артта, хисапсыз еракта, түбәндә калды Космоплан, гайре табигый бер куәт чөеп җибәргән сөнгедәй. Жир шары атмосферасын бер селтәнүдә тишеп үтте.
Тизлек-адәм баласының фикере иярә алмаслык иде һәм менә-иксез-чиксез кара бушлык-Галәм иркенлеге Бу тиклем куәтле, унайлы һәм акыллы очкычны Галәмгә ничәмә тапкыр күтәреп тә, Райт әле һаман да шул гадәти бер тойгыдан котыла алмын Кулларына космоплан штурвалын кысып. Жирдән Галәмгә сикереп кенә үткәндә анын күкрәгенә сулышын тарайтып, дулкынлану, соклану, горурлык хисе кереп тула. Мондый искитмәле машина штурвалы янында, Галәм киңлегенә чыккач, Америка Кушма Штатлары гражданины Джеймс Райт шәхсән үзен бу дөньяда ин куәтле, бәйсез, барыннан да өстен бер зат итеп, Пентагонның тәкәббер генералларыннан, хәтта инде президентның үзеннән дә кодрәтлерәк бер кеше итеп тоя
һәм шушы очкыч күтәрелгән саен, әлеге тойгы үсә торды, билгеле бер юнәлеш ала барды. Акрынлап эш шуна барып житте ки. утыз ике яшьлек, физик һәм акыл ягыннан да сау-сәламәт Райтнын күңелендә бер уй яралды. Дөньяда моңарчы күрелмәгән дәрәжәдә зур. кыю һәм хәтәр уй. һәм менә Райт ныклы карарга килде Бүген! Барысы да бүген хәл ителәчәк!
Райт үзенең ярдәмчесе, икенче пилот Питер Яаррау ягына күз төшереп алды. Питер искитмәле күркәм, чибәр егет Көнбагыш чәчәгедәй сап-сары чәчле, зәңгәр күзле блондин, бернигә исе китми торган, тып- тыныч күңелле, гризли аюыдай куәтле яшь пәһлеван
Радик ФӘИЗОВ (1931)—прозаик һм публицист. -Бохет*. -Дусларым*. •Га.юм кызы*, -Адымнарым*. -Ак каз* китаплары авторы Арчада яши
С
Радик Фәизов
Яаррау әлегә Райтнын уйлары турында берни дә белми, абайламый да. Әмма мондый карусыз бер бозауны күндерү әллә ни авыр булмас Идарә итү кабинасыннан артта урнашкан, зал кебек иркен пассажирлар салонында Джоанни-Райтнын ярәшелгән кызы-дөньяда ин гүзәл һәм искитмәле кыз берүзе утыра. Ул да берни белми әле. Аларга барысын да соңыннан гына төшендереп бирәчәк Райт. Дөньякүләм мәхшәр кузгалып киткәч, инде чигенергә урын калмагач. Хәер, нигә әле аңлатып, үгетләп маташырга, вакыт әрәм итеп. Ул аларга әмер генә бирәчәк һәм вәссәлам1
Әйе. әлегә беркем бернәрсә белми. Бөтен Җир шары, кешелек дөньясы, президент үзе дә белми, һәм алар, бик ихтимал, хәлнен асылын, мәхшәрнең нигә һәм ничек башланып киткәнен тәки төшенми дә калыр. Бәлки бу шулай кирәктер дә.
Түгәрәк тәрәзәләрнең теге ягында коточкыч салкынлык, дегеттән кара, адәм баласын секунд эчендә боз кантары итәргә сәләтле галәм бушлыгы, ә космоплан кабинасында жып-җылы, плафоннардан йомшак яктылык коела, бернинди калтырау яисә зыңгылдау юк, тыныч һәм рәхәт. Райт корабльне бары тик космоплан пилотларына гына каралган эшелонга, төрле иярченнәр һәм космик станцияләр комачауламый торган биеклеккә күтәрде. Моннан инде Җир шары өстендәге материкларның чикләре генә шәйләнә, офыкнын түгәрәк икәне ап-ачык беленә. Үзенә әмер ителгән биеклеккә корабль шулкадәр тиз һәм ансат күтәрелде ки. Райт үзалдына елмаеп утырды. Шайтан алгыры! Очкыч кына түгел, дөньяда монарчы бөтенләй күрелмәгән могжиза бу! һәм бу могжизага ул-Джеймс Райт хужа!.. Тиздән, бик тиздән шушы могжиза аны бөтен дөньянын хакиме, хөкемдары итеп куячак.
Аэрокосмоплан «Х-31» дөрестән дә искитмәле очкыч иле. Проектның башлангычында аны пассажирлар йөртү өчен билгеләделәр, һәм «Көнчыгыш экспрессы» дигән романтик исем дә бирделәр үзенә. Ин соңгы ясалган һава лайнерларын да уздырып бу очкыч берничә дистә километр биеккәрәк күтәрелә алды һәм искитмәле тизлек күрсәтте. Ана утырган пассажирлар ике минут эчендә бөтен Җир шарын әйләнеп чыга ала иде. Американын калын кесәләре, билгеле инде, шушы очкычта гына сәяхәт итәргә теләделәр.
Ләкин тиз арада мондый космоплан белән Пентагон үзе кызыксынды. Кызыксыну белән генә чикләнмәде, проектның туксан процентын финанслауны үз кулына алды. Дөресе, тулаемы белән кабып йотты. Шулай булмыйча! Аэрокосмоплан «Х-31» яманаты чыккан «Челленд- жер»ларнын һәм бөтен «Шаттл» программасының борынына чиртте. Аның ярдәмендә орбитага файдалы йөк чыгарыл кую егерме тапкыр арзангарак төште! Өстәвенә, хәрбиләр аны тагын күп нәрсәләргә «өйрәтте». Космоплан, Галәмгә күтәрелеп, теләсә кайсы ясалма иярченгә якын килә, махсус җайланмалары белән аны әсир итә ала. Үз бортына алып анын эчен актара, ватып тимер-томыр итә, үзгәртеп яисә төзәтеп кире орбитага чыгара. Үзенен шлюз камерасы ярдәмендә теләсә кайсы космик станциягә килеп ялгана, анын экипажын алыштыра, азык-төлек, ягулык, почта китерә. Хәтта астронавтлар тар станциядән вакытлыча космопланның иркен салонына чыгып, анда ял итеп, кәеф-сафа кора алалар.
Әлбәттә инде, хәрбиләр космопланның гади йөк ташучы, хезмәт күрсәтеп йөрүче генә булып калмавын кайгырта белделәр. «Х-31»нен гади кешеләр абайламый торган яшерен «кесәләре* бар. һәм ул кесәләргә кайбер нәрсәләр салып Галәм киңлекләренә алып чыгарга мөмкин. Менә бүгенге күтәрелү дә гади рейс кына түгел. Командир буларак, Джеймс Райт берүзе генә белә: бу рейска космоплан кесәләренә салып нәкъ әнә шул «кайбер нәрсәләр»не алып чыкты. Шушы йөк белән командир очкычны төрле режимда, төрле эшелонда сынап карарга тиеш, һәм бөтен нәрсә анын үз карамагында. Җир белән турыдан-туры элемтәгә керү катгый тыела. Барысы турында да базага кайткач кына сөйләп бирергә.
Бүген-Джеймс Райт көне! Ул әллә кайчаннан бирле күпме хыяллар корып әзерләнгән, гасабиланып көткән көн! Үзе күтәрелеп киткән Ванден базасына космоплан инде кабат беркайчан да әйләнеп кайтмаячак
Америка Кушма Штатлары Хәрби һава Көчләренен сынаучы- очучысы полковник Джеймс Райт, күз иярмәстәй тизлек белән кара бушлыкны тишеп барган космоплан штурвалын тоткан хәлдә, котылгысыз уйларыннан арына алмады. Ул әле рухи яктан һаман сонгы хәлиткеч адымга әзерләнә иде Ул үзенен бар тәвәккәллеген бер йодрыкка төйнәп, барысына да төкереп кенә карарга омтыла кебек, ә күңеле түрендә исә ниндидер намус, кешелеклелек дигән төшенчәләр баш калкытып маташа, зиһенен бер ноктага юнәлтергә ирек бирми иде Райт шунда Питер Яаррауга күз төшерде һәм ирексездән елмаеп куйды. Менә сина. кирәк бит, әй! Икенче пилот, бөтен эшне командирына ышанып тапшыргандай, рәхәтләнеп гамьсез йоклап утыра. Иптәшенен нәкъ сабыйларча самими йөзен, яңакларына чыккан нәфис алсулыкны, күзләрен каплаган озын керфекләрен күргәч. Райтнын йөрәген ниндидер уңайсызлануга охшаган нәрсә тырмап алгандай итте Тик Райт бу тойгыдан жәтрәк качарга тырышты.
—Чәнчелеп китсеннәр! Ник бөтен дөньясы жәһәннәмгә олакмый!
—Нәрсә бар, командир9-диде Яаррау күзләрен ачып
—Берни дә юк. Курста нәни генә хата. Хәзер төзәтәм.-диде Райт —Ә-ә.-диде Яаррау һәм тагын күзләрен йомды
Райт Галәмгә чыгу һәм ана бәйләнешле мөмкинлекләр турында хыялланып үсмәде. Гомумән, хыялый кеше түгел иде ул Анын әтисе һәм аннан сон Райт үзе дә мастерской хуждсы иде. Велосипедлар төзәтә торган нәни генә бу алачык ач та итми-тук та итми, дигәндәи. азмы- күпме капитал китерсә дә баеп югары жәмгыятькә үрләү мөмкинлеге бирмәде Монда үз-үзенне аямыйча, көнне төнгә ялгап күпме генә азаплансаң да әллә ни алга китә алмыйсын.
Хәер, егет зур капитал туплауга омтылмады. Аны ин борчыганы- күнеленә яшьтән төзәлмәслек жәрәхәт булып уелып калганы-үзе яшәгән жәмгыятьтәге коточкыч тигезсезлек иде Ни өчен берәүләр гомерләре буе бил бөгеп тә. якты дөньядан шул бөгелгән хәлдә китеп баралар9 Ни очен икенчеләр бернинди көч. сәләт сарыф итмичә дә хисапсыз байлыкларга, чикләнмәгән куәткә ия? Ә Табигать анабыз тарафыннан барлык кешеләр дә тигез итеп яратылган лабаса.. Бу аяусыз гаделсезлеккә, бу тигезсезлеккә ничек итеп чик куярга9 Егет менә шушы четерекле сорауларга жавап эзләде. Тик аңа-азмы-күпме милек иясе булган адәмнен башына, җәмгыятьне, социаль җирлектә, революция юлы белән үзгәртеп кору уе килмәде. Аныңча, барысы да бик гади бу җәмгыятьне, коточкыч усал, мәкерле, аяусыз, төрле алдаулар һәм юньсезлекләр белән тулган җәмгыятьне, юк итеп ташларга кирәк! Бер селтәнүдә! Ә аннары исән калган азчылык белән яна җәмгыять төзергә-үзара тулы тигезлек хөкем сөргән җәмгыять. Ул яңа җәмгыять, анын барган юлы нинди булыр, нинди кытыршылыклар, янтаюлар килеп чыгар9 Болары хакында инде Райт баш ватып тормады Ин мөһиме-социаль гаделсезлекне юк итеп ташларга! Аннан сон күз күрер.
Асылы белән сон чиктәге реакцион, хәтәр мәсләк иде бу Вак буржуа мәсләге. Нәкъ менә шушы мәсләк кайчандыр Германиягә Гитлерны бирде Дөнья өстенә. халыклар өстенә коточкыч афәтләр иңдерде
Тырыш һәм эшчән әтисеннән үзгә буларак. Райт велосипед мастерское хакында юньләп кайгырта белмәде Вакытында өйләнмәде, үз тормышын кормады Көнкүреш ыгы-зыгысы эчендә әйләнүдән тәмам туйды да барып армиягә ялланды Ә биредә аны-артык нечкә хисләргә бирелми торган, физик яктан бик таза боксчы егетне, тиз күреп алдылар Аның белән Хәрби Һава Көчләре кызыксынды. Әле кайчан гына велосипедлар төзәтеп көн күргән, тыйнак егет салкын канлы, салкын акыллы, куркуның ни икәнен дә белмәгән кыю йөрәкле очучы булып
китте. Инде Пентагон аны үз канаты астына алды. Берничә елдан ул беренче класслы очучы, ә аннары иң яна хәрби техниканы сынаучылар арасында иде. Ул аэрокосмоплан «Х-31»гә, техниканың өр-яңа, иң куәтле казанышына хуҗа булу бәхетенә иреште.
Иң куәтле техника! Чикләнмәгән мөмкинлекләр! Менә шунда инде Джеймс Райтнын күңелендә соңгы еллардагы уңышлар юшкыны астында күмелә килгән теге уй баш калкытты. Аяусыз һәм хәтәр уй... Ул үзе үзгәргәнгә, үскәнгә, югары күтәрелгәнгә карап кына жәмгыять бер тамчы да үзгәрмәде бит. Киресенчә, әнә, жәмгыять тагын да түбән тәгәри. Ә үл үзе, асылда, әле һаман доллар бәрабәренә ялланган бер ялчы бит. Нигә мондый жәмгыятьне юк итеп ташламаска?! Бу эш хәзер анын кодрәтеннән килә.
Америка Кушма Штатлары гражданины Джеймс Райт аз да түгел, күп тә түгел, өченче Бөтендөнья сугышын башлап жибәрергә җыена иде. Атом-төш коралы сугышы!
...Райт приборларга күз төшерде. Космоплан тиешле эшелонда бара, гаять зур радиус белән тын океан өстендә әйләнә. Барысы да тәртиптә. Райт аркасын креслога терәп, уңайлап утырды.
Әйе. барысы да тәртиптә, инде барысы да хәл ителгән. Менә ул тиздән космопланны каршы яктагы бөек державаның Һава чикләре янына алып киләчәк. Шуннан торып Кушма Штатлар территориясенә ракета залпы бирәчәк. Әйе, нәкъ менә үз Ватаны өстенә! Моның сәбәбе һәм мантыйгы да бар. Әгәр дә залпны руслар ягына күчерсәң, аларның әле бу залпнын гади бер провокация икәнен төшенеп алулары, хәтта җавапсыз калдырмаулары ихтимал. Ә менә Пентагон генераллары исә, аны-моны абайлап өлгермәячәк. Аларның НОРАД һәм САКлары1, бүген искәртү системалары хаталанудан айный алмый. Әле үткән гасырның илленче елларында ук, алдан искәртү системасы, Америкага атом бомбалары төялгән совет очкычлары якыная дип коткы салды. Чынлыкта исә бу кыр казлары көтүе булып чыкты. 1980 елның 3 июнендә НОРАД системасы компьютерларының берсе сөрән салды: русларның континентара баллистик ракеталары якынаеп килә! АКШнын атом-төш коралы төялгән йөзгә якын бомбардировщигы һәм президентның һава идарәсе пункты һавага күтәрелергә әзерләнде. Һәм ни сәбәптән? Компьютердагы бәясе 44 цент торган бер чипнын бозык булуыннан.
Руслар чиге ягыннан залп бирәсең икән, Пентагон ике дә уйлап тормаячак. Шунда ук җавап залпы бирәчәк. Ул тәкъдирдә инде руслар да кул кушырып тора алмас. Димәк ки, атом-төш сугышы! һәм бу сугышны ул-Джеймс Райт башлап җибәрә. Ә нәрсә? Мондый хокук ни өчен президентларга гына бирелгән ди әле?
Аннан сон Джеймс космопланны мөмкин булган иң югары эшелонга күгәрә. Шуннан торып каршы якларның бер-берсен юк итүләрен көтә. Барысы да җәһәннәмгә олаккач, космопланны Тын океан уртасындагы утрауларның берсендәге запас базага утырта. Бу утрауда җирле халык та аз калган, гарнизон да кечкенә генә. Полковник Райт дәрәҗәсе белән анда ин зур кеше булып калачак һәм, билгеле инде, властьны да үз кулына алачак.
Джеймс Райт күкрәген тутырып, тирән итеп бер сулады да штурвалны кысып тоткан хәлдә, корабльне Россия һава чикләре зонасына юнәлтте. Уңайлы квадратка житү өчен нибары сигез секунд вакыт китте. Хәзер, хәзер! Райт космопланны текә борып алды, сөңгедәй очлы борыны белән штатларга төбәде. Анын уртасы батынкы ияге алга чыккан, калын иреннәре нык кысылган, эре сөякле йөзендә тәвәккәллек иде. Инде уянып приборларга текәлгән Питер Яаррау, шактый сәерсенеп, командирына карап алды.
—Өйрәнү атакасы...—диде Райт.
'НОРАД һәм С А К—Американын ракеталар һөжүмен алдан искәртү системалары.
Яаррау «аңладым!» дип ым какты.
Шунда Райтнын күзе сул яктагы тәрәзәгә төште һәм ул дерт итеп куйды. Очу курткасы астында аркасы шау тир булды. Космопланга бөтенләй таныш булмаган бер орбиталь станция якынлашып килә, инде сиздермичә генә шлюз камерасына тоташыр дәрәжәдә якынайган иде! Бу ни хәл тагын?! Бернинди очу планында каралмаган, бернинди кисәтүсез, әллә акылдан язганмы алар анда’’
— Мин хәзер, хәлне ачыклап киләм.-диде Райт. Яарраута аңлаешлы итеп идарә приборларына ымлап һәм үзе. урыныннан торып, корабльнен арткы өлешенә, шлюз камерасына юнәлде. Берәрсе шаяртадыр әле. муенастына килгере!
Хәзер, командир алар белән сүзне кыска тотачак. Иркен һәм буш пассажирлар салонында, болындагы ялгыз чәчәккә охшап. Джоаннинын тузгак башы күренде Райтнын күнеленә җылылык дулкыннары үтеп керде Кадерлесе Джоанни анын белән бергә! Ул зур түрәләр каршысында ялынуга, кимсенүгә чаклы барса барды, ә менә бу рейска кызны үзе белән алып чыгу бәхетенә иреште Райт. ерактан ук үзенә омтылып торган кыз янында тукталып, анын иреннәренә иренен тидереп кенә алды да алга ашыкты Бу көтелмәгән тоткарлыктан тизрәк котылырга кирәк иде.
Ул арада инде теге станция космоплан бортына килеп ялганган, ә автоматлар шлюз камерасы ишеген кин итеп ачып куйган иде Әитерсен. космоплан командиры Джеймс Райтны ниндидер тантана, олылау көтә Чыннан да, камерадан кемдер чыгып ишек янына басты һәм Райт тагын имәнеп китте. Гажәеп серле, гажәеп сәер бер зат иде бу «кемдер» Бик озын буйлы, чандыр, бастырып куйган такта төсле төз һәм ялпак гәүдәле бер... карачкы иде бу! Анын идәнгә кадәр салынып төшкән платы бу охшашлыкны тагын да көчәйтә иде Бу затнын озынча башында чәч дигән нәрсәнең әсәре дә юк. бөтен битен, түм-түгәрәк дәү күзләре тирәсен эре-эре. тирән җыерчыклар сарган иде Райтны бигрәк тә карачкының күз карашы тетрәтте. Райт монарчы Жир шары кешеләренең берсендә дә күрмәгән тирән акыл, рухи көч. сабырлык бар иде бу күзләрдә. Аларнын карашы астында Райтка. ни өчендер, бик тә уңайсыз булып китте. Әлеге зат. әлеге кеше таяктай озын кулы белән шлюз камерасының түренә күрсәтте.
—Вилкәм. сэр. рәхим итегез!-диде ул инглизчә, бик нәзакәтле итеп.
Райт тумыштан бернинди куркуны, каушап калуны белми торган адәм иде Тик бу хәлләрдән ул да югалып калды Хәтта борылып китәргә талпынды. Ләкин нәзакәтле гозер әмер рәвешендә тагын кабатланды
Вилкәм. сэр, рәхим итегез!
һәм Райт ирексездән атлап камерага керде Үзен ул ниндидер бер реаль булмаган, сихри, хыялый дөньяда дип хис итә иде. һәм шунда' Шунда, нәкъ әкияттәгечә, анын каршысына. анын.. копиясе, игезәге- ул үзе атлап чыгып килә иде! Әйе. әйе-ул үзе! Уртасы батынкы кин ияк. туры борын, аз гына турсаеп торган калын иреннәр-барысы да тәңгәл киләләр, хәтта очу курткасы жинендәге сан да «12» иде. Райт тораташ булды да катты Ә Райт-II исә. хәрбиләрчә атлап, анын яныннан үткәндә, хәтта дусларча елмаеп, күз кысып өлгерде Анын нык атлап космопланга кереп китүе иде. Шул мәлдә үк Раит-II артыннан камера ишеге чыжылдап ябылып та куйды.
— Вилкәм. сэр!
Ниндидер бер көч Райтны шлюз камерасыннан станция эченә тартып алды һәм Галәмдәге ике объект бер-берсеннән аерылып та китте Ике карачкы Райтны култыклап алды, ишек ачып каршылаганы алдан атлады. Райтны озын коридор буйлап алып киттеләр һәм ул. Галәм техникасы белән бик таныш кеше, аңлап алды: бу бернинди орбиталь станция түгел. бу космик корабль, космопланның үзеннән дә әллә никадәр
куәтле Галәм сәяхәтчесе иде Америка гражданины Джеймс Райт хәзер инде үзе идарә иткән космопланнан колак каккан, аннан бик еракта, бөтенләй икенче дөньяда, ниндидер явыз кешеләр, ә бәлки башка планета, бүтән цивилизация вәкилләре кулында иде. Тик менә ул аларга ни пычагыма кирәк булды икән?
Аны түгәрәк бер бүлмәгә алып керделәр Бу бүлмәдә бернинди кресло яисә урындык күренми, биредәге жан ияләре барысы да аяк өстендә. Уртадагы калкулык кебек урында тагын бер карачкы басып тора, анын йөзендәге, күз тирәсендәге җыерчыклары бүтәннәрнекеннән дә тирәнрәк иде Командирлары күрәсен. Түгәрәк бүлмәнең стеналары буенда тагын күп карачкылар басып тора. Райтны уртага, командир каршысына чыгарып бастырдылар. Барысы да кызыксыну һәм игътибар белән ана текәлгән иде. Бу тирән акыллы карашларда Райт үзенә карата ниндидер шелтәләү чалымнары күргәндәй булды.
—Зәңгәр планета кешесеме?-дип сорады тегеләр командиры.
—Әйе, мин—Җир планетасы кешесе!—диде Райт горурлык белән- Ә менә сез... кайдан килгән карачкылар? Кемнәр сез?
—Без Галактика үзәгеннән. Без-гел сәяхәтгә!-диде командир.
—Чәнчелеп китегез! Кайдан килсәгез дә, минем барыбер сезне күрәсем дә килми. Хәзер үк үз кораблемә кайтарып куегыз. Мин моны таләп итәм!—диде Райт.
—Хәзер сез, сэр, Зәңгәр планета кешесе түгел!—диде командир искиткеч тыныч һәм нык итеп.-Сезнен, гомумән кеше итеп, гакыл иясе итеп саналырга хакыгыз юк. Чөнки сез бөтен бер планета халкына куркынычлы индивидум Бу-Бөек Галәм Тынычлыгы Законына каршы килә Без сезнен уйларыгызны укыдык, планнарыгызны белеп алдык Алар тормышка ашмасын өчен, без сезне үз карамагыбызга алырга карар иттек Зәңгәр планетаны, Галәмдәге иң матур планеталарның берсен, сез саласы афәттән саклар өчен. Без сезне хәзер үк үз планетабызга озатабыз. Анда тәрбия кылачакбыз. Вилкәм, сэр!—диде командир.
—Шайтан алгыры, соң озата бирегез, тәрбияли бирегез!—диде Райт зәһәрле тантана белән.-Тик минем планнарым барыбер тормышка аша. Анда, космопланда, минем игезәгем...
—Ә ул без җибәргән робот кына. Штурвал артында утырган җиреннән үк тере булмаган материя хәленә күчте,-диде командир Райтнын зәһәренә һич кенә дә илтифат итмәстән.
—Сез!.. Кеше үтерүчеләр сез!—диде Райт.
— Бер индивидум ике кабыкта яши алмый. Бигрәк тә ул бөтен бер планета өчен куркынычлы шәхес булганда. Монысы да Бөек Галәм Законы!—диде командир тантана белән. Стена буендагы барча карачкылар командирлары фикерен хуплап ияк кактылар.
Командир кулын күтәрде. Райтнын ике ягына ике карачкы килеп басты.
Тагын ярты сәгатьтән Джеймс Райтнын тирән анабиоздагы гәүдәсе салынган капсула Галактика үзәгенә оча иде инде. Кеше акылы иярмәслек тизлек белән.