НИЗАГЛЫ ЙОРТТА


АЛТЫН УРДА ДӘҮЛӘТЕНЕҢ ТАРКАЛУ ЧОРЫННАН СӘХИФӘЛӘР
КОНДЫРЧА СУГЫШЫ (1391 ЕА)
«Төзеки-Тимер»
имер бәк (Аксак Тимер) заманы-сакяанып калган тарихи чыганакларнын муллыгы белән аерылып тора Җиһангирның галим-голяманы якын күрүе, акыл ияләре, зыялы затлар белән аралашырга, әнгәмә корырга яратуы мәгълүм нәрсә. Сәркятибләре анын һәр сүзен, һәр боерыгын, теге яки бу мәсьәләгә карата әйтелгән һәр фикерен аерым дәфтәрләргә теркәп бара торган булганнар Моннан тыш Тимер бәк үз хозурында махсус тарихчылар да тоткан Бер сүз белән әйткәндә, Самарканд әмире, кылган гамәлләре тарихка кереп калсын өчен, системалы эш алып барган, моны аңлы рәвештә эшләгән
Ул заманның безгә килеп җиткән ин гажәп документларыннан берсе •Төзеки-Тимер» дип атала (Уложение Тимура.-Ташкент -1904) Аны Тимер бәк дәүләтендә хөкем сөргән кануннар тупланмасы дип тә атап булыр иде. Документта Тимер бәкнең тормыш фәлсәфәсе дә. сыйныфларның җәмгыятьтә тоткан урыны, үзара мөнәсәбәте, гаскәр белән халыкны идарә итү ысуллары ла чагылыш тапкан Әлбәттә, Тимер бәк аны үзе язмаган, гаҗәеп бай эчтәлекле бу чыганак-коллектив акыл җимеше. Ләкин анын һәр җөмләсе Тимер бәк тарафыннан расланган дип ышанып әйтергә мөмкин. Бу кануннарны атаклы Рим хокукы кодексы белән чагыштырырга мөмкин булыр иде Анын төрки халыклар тарихы өчен әһәмияте ифрат зур. чөнки аны өйрәнү безгә башка төрки дәүләтләр, шул исәптән Алтын Урдада хөкем сөргән кануннарны тирәнрәк күзалларга ярдәм итә. Алтын Урдадан алай бөтен килеш безгә килеп җиткән документлар азрак сакланган Ә бу ике дәүләтнең тормыш-яшәешендә уртаклыклар гаять күп Шуна күрә әлеге чыганак безгә кайбер нәрсәләрне реконтрукиияләргә ярдәм итә
•Төзеки-Тимер»нең беренче битендә үк анын төзелү максаты ап-ачык итеп әйтелә Әлбәттә, сүз Тимер бәк исеменнән бара. Кануннарның язылу сәбәбен җиһангир болай анлата.
«Дәүләтләр яулаучы бәхетле балаларыма, җиһанны идарә итүче бөек варисларыма Аларга мәгълүм булсын, мин, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен өмет итеп, күбесенең минем бөек тәхетемә варис булып калуына ышанамын Шушы хәл мине үзем кулланган кагыйдәләрне алар өчен теркәп калдырырга этәрә. Әлеге кагыйдәләргә таянганда, алар мина зур борчу-мәшәкатьләр, авырлыклар, хәтәр сынаулар белән күкләрдән һәм рәсүлемез Мөхәммәд (Аллаһы Тәгалә аннан разый булсын) диненең бәрәкәтле йогынтысы, анын нәселе, сәхабәләре аша иңгән бәхет-сәгадәтне саклап кала алырлар Мин васыять итеп калдырган
Дәвамы Башы I 4 саннарда
Т
дәүләтне саклар өчен шушы кагыйдәләр тормышта да, дәүләт идарәсендә дә аларга кулланма булсын»
Күрәбез ки. бу документны Тимер бәкнең варисларына атап төзегән үгет- нәсихәте. васыятьнамәсе дип тә кабул итәргә мөмкин икән. Ул җиһангир гомеренең сонгы елларында төзелгән булса кирәк, чөнки анда фани дөнья белән саубуллашу, тормышына нәтиҗәләр ясау төсмере нык сизелә. Кагыйдәләргә күчкәнче, Тимер бәк тагын бер-ике сүз әйтүне кирәк таба: «Барысы унике кагыйдә. Аларнын әһәмиятен минем файда күрүем исбатлап тора: алар мина хакимдар булырга, дәүләтләр яуларга, яулаганны ныгытырга һәм тәхеткә лаек булырга ярдәм итте»
Әйе. бу кыйммәтле һәм күләмле чыганактагы фикерләрне тагын да китереп булыр иде Ләкин бу очракта безне Тимер бәкнен 1391 елда Туктамыш хан өстенә яу йөрүе кызыксындырганга, яунын ничек әзерләнүен күздән кичерик. Ә кызыклы өзекләрне шушы вакыйгага бәйле рәвештә китерербез.
Шик юк. Тимер бәк бу яуга бик ныклап әзерләнгән. Аның төрле ягын уйлаган Житди карарлар кабул итү алдыннан үзенең нинди чаралар күрүен ул •Төзеки-Тимер«дә әйтеп уза: «Мин алдан киңәшмичә бер эшне башламыйм, аны тормышка ашырганда, бер нәрсәне дә вакыйгалар агышына куймыйм: хәрәкәт итә башлаганчы мин анын ничек тәмамланасын уйлыйм һәм елгырлык-житезлек, төптән уйлау, ныклык, саклык һәм алдан күрә белү аркасында аны унышлы рәвештә тәмамлап чыгуга ирешәм.
Тәҗрибә шуны күрсәтә: сүзе белән гамәле арасында каршылык булмаган адәмнәр генә яхшы план төзергә сәләтле, алар бер төрле карар кабул иткәннән сон бернинди сәбәпкә дә карамыйча моңарчы кире кагылган иске планга әйләнеп кайтмыйлар»
Әлбәттә, бу һәр эш-гамәлгә кагыла торган гомуми фикер. Ә сугыш башлаганда карар ничек кабул ителгән? Тимер бәк бу мәсьәләне дә игътибарсыз калдырмый «Гаскәрне яуга озату мәсьәләсе алга килеп басканда мин башта төп нәрсәне-сугышны башларгамы, юкмы дигән сорауга җавап эзлим, шуны хәл итәм.-ди ул -Башта әмирләрнең фикерен тыңлыйм. Әгәр дә алар тыныч тормышны, солыхны кулай күрсә, сугыш мәшәкатьләре белән чагыштырганда, анын өстенлеген төпченәм, әгәр дә алар сугыш башлау яклы булсалар, киресенчә, тыныч тормышнын уңайлыклары белән чагыштырып карыйм. Шулай фикер йөртә торгач, мин һәрвакыт ин отышлы якны сайлыйм.
Гаскәрне икегә бүлә торган карарны мин һәрвакыт кире кагам. Мин сүзен кыюсыз гына әйтүче киңәшчене дә. фикерен ныклы итеп дәлилләүчене дә бүлдермичә тынлап бетерәм һәр кинәшчене ахырына кадәр тыңлыйм, тик әйтелгән һәр фикернен унай һәм тискәре якларын аерам, ахыр чиктә акыллы һәм файдалы кинәшне генә кабул итәм*.-дип Тимер бәк сугышны башлау-башламау мәсьәләсенең ничек хәл ителүен анлатып бирә.
Китерелгән өзекләр Тимер бәк дәүләтендә җитди карарларның капылт кына, хискә бирелеп кенә кабул ителмәвен күрсәтә. Шул сәбәпле Тимер бәкне Туктамыш хан өстенә яу белән барырга күндерү өчен Идегәй мирзага шактый күп көч түгәргә туры килгәндер, дип уйларга кирәк.
Яуга әзерлек
"Вакыйгалар агышының язмыш кулында булуын тормыш тәҗрибәсе раслап торса да, зирәк акыллы һәм тәме адәм планнар корудан, алдан күреп эш итүдән баш тартырга тиеш түгел*.
(Тимер бөк)
имер бәк уйлаганын тартып-сузып йөрүче адәмнәрдән булмаган. Ул Туктамыш хан өстенә яу йөрү турында ныклы бер карарга килү белән эшкә керешә. Замана тарихчысы да шуны ук тәкьрарлый: «... Шуннан
Т
сон Тимер (бәк) тиз арада Дәшти Бәркәне яулап алырга әзерләнде» (Тизенгаузен В Г Сборник материалов ,—т. 1,—С. 459). Бу очракта Дәшти-Бәркәнен-Бәркә ханнан мирас булып калган Дәшти Кыпчак дәүләте икәнен укучы беләдер
Шулай яуга әзерлек башлана. Тимер бәк алдына яуны дошман өстенә нинди юлдан алып барырга дигән житди мәсьәлә килеп баса. Дөрес карар кабул итүнең булачак кампания барышында нинди мөһим роль уйнаячагын Тимер бәк яхшы аңлый Шуна күрә ул аны жентекләп тикшергән, үз кешеләре белән төрле ягын уйлагандыр. Әлбәттә инде, бу яуга илһамландыручы төп кеше буларак. Идегәй мирза да планны тикшергәндә читтә калмагандыр
Мәвараэннәһердән Алтын Урда башкаласы Сарай шәһәренә таба картада туры сызык үткәрсән, ул Арал диңгезенең нәкъ уртасыннан узачак. Димәк. Алтын Урдага яуга җыенган Тимер бәк Аралны йә көнчыгыштан, йә көнбатыштан урап узарга тиеш була. Көнбатыштан узган очракта, ана Хәрәзем җирләре аша үтәргә туры киләчәк Бер караганда, бу ин яхшы юл инде, борынгы Ефәк юлынын бер тармагы. Дөрес, Тимер бәк, Хәрәземне яулап алып. Үргәнечне җимерткәч (1388), халкын үз башкаласы Самарканд тирәләренә күчереп утырткач, анда тормыш тәмам сүнә сүнүен, инде кеше-фәлән дә сирәк очрый Әгәр дә ул яуга шушы юлдан чыгып китсә, дошманы Туктамыш ханны тиз эзләп табачак, әлбәттә. Ләкин болай ашкыну максатка ярашлы булыр микән'* Араларның якын булуы ул бит ике яклы. Яу килү турындагы хәбәр дә дошманга тиз барып ирешәчәк. Ул ан булып, әзерләнеп көтеп торачак Зур яу тиз йөри алмый, кызу барсаң, йөк төялгән хайваннар артта торып калачак Шуна жай белән генә хәрәкәт итәргә кала.
Кыенлыкның икенчесе шунда-Аралны узу белән үлән-суга бик тә фәкыйрь коры далага килеп керәчәксең. Анда ул кадәр малларны туендыру-сугару бер бәлагә әйләнәчәк. Ач килеш, сугарылмаган килеш йөк тартып бару аларны тәмам эштән чыгарачак Димәк, коры даланы үтеп чыгып, сугышка кергәнче гаскәргә дә, атларга, йөк хайваннарына да ял бирергә кирәк булачак Ә дошманның якын торуы исә мондый мөмкинлекне калдырмаска да мөмкин Димәк, гаскәр сугышны арган-ялчыккан килеш башларга мәҗбүр булачак. Табигый, арган яудан әллә ни гайрәт көтәргә туры килми Ә Туктамышка шул гына кирәк тә Ул үзенен Түбән Иделдәге нык тылларына таянып эш итәчәк Сугыш барышында күргән зыянны да тиз каплаячак, чөнки артында халкы ишле бай ил җәелеп ята, мул үләнле далада меңләгән куй. елкы көтүләре утлап йөри. Ә Тимер бәк карамагында юлда өшәнгән гаскәр белән хәлдән тайган атлар гына булачак. Сугышны мондый шартларда башлау акылсызлык булыр иде Яуларда зур тәҗрибә туплаган Тимер бәк болай үзен андый авыр хәлгә куя алмый иле, әлбәттә Шуңа күрә ул яуга Хәрәзем аша баруны башта ук яраксыз дип таба, аннан баш тарта.
Дөрес. Туктамыш хан өстенә икенче юлдан да барырга мөмкин. Анысы Аралны көнчыгыш тарафтан урап уза. Аннан барырга уйласа, Тимер бәккә көзен Ташкент яисә Отрар калалары тирәсендә гаскәр тупларга, кышны шунда чыгарга, ә яз җитү белән юлга кузгалырга туры киләчәк Бу юл беренчесенә караганда озынрак һәм, аны сайласаң, Мугоджар тауларына кадәр, хәтта Эмба елгасының башына җиткәнче, комлы, үләнгә фәкыйрь, тозлы тураклы далалар аша узарга кирәк булачак. Димәк, монысы да шундый ук кыенлыклар китереп чыгарачак Җитмәсә юл беренчесенә караганда озынрак та
Тагын нинди юл кала сон9 Туктамыш хан өстенә нинди юлдан барачак сон Тимер бәк9 Бар икән андый юл Кыен да. бик озын да ул. тик уйлый китсәң, уңайлыклары да аз түгел икән аның. Бу юл Ташкенттан туп-туры төньякка юнәлә, Сары-су елгасын уза да Тургай капкасы аша Тубыл елгасына килеп чыга Әйе. ул артык озын һәм әйләнгеч тә, әмма исәп-хисап йөртә торгач, анын унай. имин яклары да күп икәне ачыклана Әлбәттә, коры даланы үгеп чыгу монда да җиңел булмаячак, тик анын уңайлыгы шунда-ул дошман күзеннән бик ерак ята Аны ашыкмыйча, күченеп йөргән кебек җай белән үтәргә мөмкин Дошман сине күрми, берни белә дә алмый Тагын бер унай ягы-төньякка ераграк үтеп кергән саен дала һаман мәрхәмәтлерәк була бара Олы Таунын көнбатыш итәгеннән мул үләнле көтүлекләр башлана, күлләр, кечкенә елгалар, инешләр күп Әгәр дә Тимер бәк гаскәрен шушы юллан алып китсә, ул үләнгә мул җирләргә барып
ирешкәнче Туктамыш хан ана бернинди комачаулык та кыла алмаячак Аннан
сон бит кеше яшәмәгән андый киңлекләрдә гаскәрнең кай тарафка хәрәкәт итүен кем белә алсын. Әгәр дә инде Туктамыш хан Тимер бәкнең яуга чыгып китүен ничек тә белеп алса, аны коры даладан чыккан чакта Олы Тау, Ишим елгасы тирәләрендә каршы алырга уйласа, үзенә дә үзәк олыслардан аерылырга, кыш көне Дон. Идел. Жаек буйларыннан халыкларны җыеп мәшәкатьләнергә туры киләчәк. Бу исә туган далаларыннан менәр чакрымнарга китү, шул сәбәпле гаскәренне куркыныч астына кую дигән сүз. Әлбәттә. Туктамыш хан моңа бармас, дип фикер йөрткән булса кирәк Тимер бәк.
Әгәр дә ул Тубыл буйларына тыныч кына барып житә алса, ябыккан атларын мул үләнле тугайларда көрәйтсә, гаскәренә дә тиешле ял бирсә, ул чакта иркен сулыш алып куяр һәм хәрәкәт итә башлар иде. Шулай итеп ул юлнын әйләнеч һәм урау вариантын сайлый. Аның ин ышанычлы һәм имин юл икәненә ышана.
Тимер бәк хакимият дилбегәсен үз кулында нык тотса да. дәүләт өчен әһәмиятле зур эшләргә керешкәндә корылтай җыйган, туган-тумачасы, әмирләр, шаһзадәләр фикерен дә тыңлаган, үзе өчен ачык мәсьәләгә киңәшеп эшләү төсе бирергә яраткан. Бу очракта да ул шулай итә. 1391 елның февраль аенда ул корылтай җыя. аксөякләр, хәрбиләр белән киңәшә. Табигый, корылтайда Туктамыш хан өстенә яу йөрү турында унай карар кабул ителә. Күзгә күренә торган эшләр шуннан сон гына башлана.
Карар кабул итү әле бер хәл, аны тормышка ашыру исә бөтенләй башка нәрсә. Яу вакытында нинди кыенлыклар килеп чыгасын, нинди авыр мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләсен Тимер бәк бик яхшы анлый. Шуларнын ин четреклесе- Дәшти Кыпчак халкынын сугышларда чыныккан, теләсә нинди шартларда да орыша белүче үзе күчмә, үзе утрак халык булуында. Бу гайрәтле халыкка яу белән барсан, бик уйлап эш иткәндә дә таманга туры килә. Соңгы вакытта, төрле низагларга кереп, бераз таркаулык кичерсәләр дә, илгә куркыныч килгәндә бу халык берләшергә, ватанын сакларга сәләтле Өстәвенә тиз арада зур атлы гаскәр дә туплап өлгерә ала. Халкы ишле, ат көтүләренең анда саны-исәбе юк. Шуңа күрә бу халыкка яу йөри калсаң, шаярып кына, ярты көчкә генә орышырмын димә.
Аннан соң азык-төлек мәсьәләсе. Тимер бәк сайлаган әйләнеч юлда аны беткән саен өстәп торып булмаячак, юлнын яртысыннан артыгын адәми зат яшәмәгән бушлыклар аша узарга туры киләчәк. Димәк, барын да үзен белән алырга кирәк Яулар уйлаганнан озаккарак сузылса, гаскәр азык-төлек ягыннан авыр хәлдә калачак Шуңа барысын да алдан күрәсе, ихтимал кыенлыкларны да исәпкә аласы иде. Ачтан интекмәс өчен ул хәтта, алдан кешеләр җибәреп, барыр юлда игеннәр дә чәчтереп куярга була. Яу килеп җиткәнче күтәрелә торсыннар.
Тимер бәк яуга чыгып китәр алдыннан Яу багу йоласы үткәрергә бик ярата торган була. Анын гаскәре атлылардан һәм жәяүлеләрдән торып, ерак җирләргә йөргәндә җәяүлеләр дә ат белән тәэмин ителә. Кирәк чакта иярдән төшеп тә сугыша белсеннәр өчен, атлылар да җәяүләп орышырга өйрәтелә. Әлбәттә, алар ияр өстендә остарак эш итә, тик җәяүле күнекмәләре алу да кайчак бик ярап куйгалый.
Атлылар. Дәшти Кыпчактагы кебек, ике төргә бүленә-авыр һәм җинел коралланган гаскәргә. Авыр коралланганына тәҗрибәле, иң оста орышучылар туплана, чөнки бәрелешнең язмышын еш кына алар хәл итә. Әлбәттә, Тимер бәкнең үзен саклаучы махсус баһадирлар да бар, алар киемнәре, затлы кораллары, ат өстенә ябылган кыйммәтле тукымалары, юлбарыс тиреләре белән башкалардан аерылып торалар Моннан тыш гаскәрдә төрле һөнәр ияләреннән торган махсус бүлекләр дә бар Мәсәлән, көймәчеләр елга-суларны кичкәндә күперләр суза, саллар бәйли, таш атучылар төрле җайланмалар ярдәмендә аларны дошман өстенә яудыра, рум уты осталары чүлмәкләргә тутырылган яндыргыч сыекча ата; арада диварларга менү өчен арканчылар, агачтан баскыч көйләүчеләр дә, гаскәрне
туендыручы ашчылар, чатыр-тирмә корырга маһир йортчылар да бар Таулы якларда сугышканда аңдагы халыклардан махсус төркемнәр туплана, кыя өсләрендә урнашкан ныгытмалар алар ярдәмендә алына һ. б.
Ә гаскәр исә мондый тәртиптә төзелә, һәр ун сугышчының берсе иптәшләре тарафыннан унбашы итеп сайлана. Ун унбашы арасыннан берәү йөзбашы итеп сайлана. Әлбәттә, ул ин акыллы-зирәк. булдыклы һәм батыр булырга тиеш Ун йөзбашы үзен тәҗрибәле гаскәр башы итеп күрсәткән, батырлыклары белән абруй казанган мирзага яисә бәккә буйсына.
Унбашынын үз кул астындагы сугышчыны алыштырырга хакы бар (үлгән, яраланган яисә качып киткән очракта) Моның өчен ул беркемнән дә рөхсәт сорамый, бары тик йөзбашына гына хәбәр итә.
Йөзбашы да унбашыларны үзе куя. үзе алыштыра.
Менбашы да йөзбашыларны үзе билгели, бу хакта Тимер бәккә хәбәр итә.
Шулай итеп, хәрби бүлекчә башлыкларынын тәртип бозучыларны җәзага тартырга. Вазыйфаларын тиешенчә үтәмәгән өчен хезмәттән куарга, алар урынына икенче кеше алырга тулы хокукы бар. Гомумән, һәр сафтан чыккан кешене бүлекчәнең башлыгы икенче берәү белән алыштыра тора.
Яуның аеруча кыен буласын белгәнгә, Тимер бәк бер нәрсәне дә игътибардан читтә калдырмаска тырыша, башкалардан да шуны таләп итә Алдан хәстәрен күрсәң, соңыннан җиңелгә туры килә шул. Анын уенча, һәр сугышчы үзе белән бер елга җитәрлек азык-төлек алырга тиеш Әйтик, кеше саен дүрт карт сарык, киптерелгән ит, корт, бавырсак ише кайнар суда җебетеп тиз арада тамак ялгап була торган ризыклар. Кораллардан, сугыш кирәк-ярагыннан-җәя, кәкре кылыч, туры кылыч, чукмар, утыз ук сыешлы садак. калкан, һәр 2 кешегә I ат; 10 кешегә—1 чатыр, 1 көрәк. 1 китмән, 1 урак, 1 пычкы, 1 балта. I без; баулар, каешлар, арканнар; су салу, авызын бәйләп елга-сулар аша кичү өчен турсыклар, капчыклар. Моннан тыш 100 кешегә 1 казан, һәр 18 кешегә киез тирмә
Авыр коралланган атлылар гаскәрдә аерым урын алып тора, анда һәр сугышчыга ике ат, 5 кешегә 1 тирмә тиеш. Атлы сугышчы анда үзенен корал йөртүче ярдәмчеләре белән куна.
һәр унбашына аерым чатыр һәм 5 ат тиеш. Йөзбашының 10 аты. аерым тирмәсе, кораллардан-кылычы, җәясе, уклары, чукмары, тимер көбәсе, тимер туны булган. Менбашының тирмәсе алдында күләгәдә киңәшү өчен җәймә тарттырылган. Ул шулай ук запас кораллар да тотарга тиеш булган: көбәләр, тимер туннар, шлемнар, сөңгеләр, садаклар, уклар, кылычлар һ. б.
Әмирләрнең дәрәҗәсе 12 баскычтан торган. Әйтик, I нче дәрәҗәле әмирнең ике тирмәсе булып, берсенә ике тент тарттырылган, ә икенчесе алтын белән чигелгән. Шулай ук ул шактый күләмдә запас кораллар да саклаган Гомумән, барлык әмирләр дә үзләрендә запас корал сакларга тиеш булганнар
Беренче дәрәҗәле әмир үзе белән 110 ат, икенче дәрәжәлесе-120 ат йөртергә тиеш булган, атлар саны шулай 12 нче дәрәҗәгә кадәр үсә барган
Яу башының атлары 300 дән дә ким була алмаган (Тихнгаухн В Г Сборник материалов.. . m I,-С. 459, Тамерлан: эпоха, личность, деяния -М -1992,-С 425-426)
Дөресен әйтергә кирәк, яуга җыенганда. Яу багу йоласы уздыру Тимер бәк уйлап тапкан нәрсә түгел Аңа хәтле Чыңгыз хан да бу йоланы катгый үтәгән. Тимер бәк исә борынгыдан калган йолага аеруча зур әһәмият бирүе белән генә аерылып тора. Йола вакытында гаскәрнең төзек сафларын, ялык- йолык итеп торган коралларны, сугышчылар күзендә чагылган яу дәртен күрү анын кәефен бик нык күтәргән булса кирәк Шулай итеп. 1391 елның 21 февралендә булып узган корылтайдан сон Ташкент тирәсендәге киң яланда үткәрелгән йола вакытында Тимер бәк, 200 мен гаскәрен күздән кичереп, анардан канәгать кала.
Иртәгесен, тан атып, кояш күтәрелгәндә догалар укыла, сәедләрдән фатиха алына һәм яу юлга кузгала. Гаскәр сафларында Идегәй мирза да бара Бу мәлдә үз ватаны Идел-Йорт өстенә нинди афәт, нинди һәлакәт килүен уйлады микән ул? «Тимер бәкне яуга үгетләп дөрес эшләдемме?» дип бер генә мизгелгә эче жу игеп куйды микән анын” Әллә инде барысын да оныткан хәлдә Туктамыш ханнан үч алу гурында гына уйлады, шуны күз алдына китереп, тантаналы ләззәт кичерде микән”
Далалар аша
XX гасыр кешесенә дала тутырып баручы 200 меңлек яуны күз алдына китерүе жинел түгелдер. Үз халкыңның үткәнен, гомумән, төрки бабаларыңның тормыш-көнкүрешен рәтләп белмәсәң-бигрәк тә.
Тимер бәк сайлаган юл Алтын Урданың үзәк олысларыннан, хәтта Ждек бушларыннан да бик еракта узганга, аның гаскәре буш далада кинәт дошман белән очрашудан шикләнмичә, күчеп йөргәндәге кебек, җәелеп-иркенәеп хәрәкәтләнгән Ул кадәр ишле халык төркеменен бергә укмашып баруын күзалдына да китереп булмый һәм бу мөмкин эш тә түгел. Табигый, яу йөзләгән төркемнәргә, отрядларга.колонналарга бүленеп барган, һәркайсы үз мәшәкатен үзе кайгырткан. Ә хәзер шушы массаның дала буйлап хәрәкәт итүен яисә ялга туктаган чагын күз алдына китерик.
Иксез-чиксез гаскәр, менләгән атлар, дөяләр, куып алып барылган куй көтүләре, олаулар, яу белән баручы алыпсатарлар, хезмәтчеләр, төрле һөнәр ияләре.. Шулар өстендә һавада җилфердәгән әләмнәр, буынчыклар, меңләгән авазлар, сөңге очларында сызгырган дала җиле...
Аннан боерык яңгырый. Ул төркемнән-төркемгә күчә барып, ничәмә чакрымнарга сузылган шушы халыкны туктап калырга мәҗбүр итә. шундук учаклар тергезелә, казаннар асыла, һавага меңнәрчә төтен путалары сузыла. Күп тә үтми борыннарга яна суелган ит шулпасы исе килеп керә, тирә-юньгә тарала.
Яу ял итә.
Сугыш хәрәкәтләре барганда, дошман якын торганда тәртипләр башкачарак булган. Төнгә каршы урда әйбәтләп ныгытылган, тирмәләр төзелеп боҗралар ясалган, кирәк дип табылса хәтта урданы канаулар белән дә уратып алганнар. Көтелмәгән һөҗүмнән зыян күрмәс өчен, мәсәлән. Тимер бәк урдасын 12 мең атлы сугышчы саклаган (һәр тарафта 3000). урданы гына түгел, гомумән, гаскәр урнашкан лагерь да махсус отрядлар сагы астында торган. Ясауллар урда эчендәге тәртипне күзәткән-угры-караклар шаярмыймы, үзара сугышу, бер-береңә кул күтәрү юкмы, алыпсатарлар бәяләрне арттырмыймы...
Аурупа авторлары дала халыкларын күп заманнар кыргыйлар рәтендә йөрттеләр Даланын үзенә хас тормышын, үзенчәлекле мәдәнияткә ия булуын күрмәмешкә салышып килделәр. Тик болай мәңге дәвам итә алмый иде Ниһаять, боз кузгалды. Күчмәләр тормышын тирән аңлаган, анын үзенчәлеген күрә белгән хезмәтләр дә языла башлады. Бу яктан мәшһүр тарихчы Л. Н. Гумилев зур эш башкарды, гомере буе дала халыкларын төрле гайбәтләрдән яклап, аларның чын йөзен ачып күрсәтә торган тирән хезмәтләр язды.
Б> эш әле XIX йөздә үк башланган булган икән. Шушы уңайдан икенче бер урыс тарихчысының күчмәләр хакында әйткән соклану сүзләрен китермичә уза алмыйм. Аларны тәрҗемә итәргә ничектер кул бармый, нидер югалыр сыман төсле, шуна күрә ничек язылган булса, шулай китерәм: «Но каким образом эти войска могли иметь с собой, при движении в военное время, эти огромные обозы, множество табунов, перекочевывать с своим имуществом и в то же время вести войну вдали от своих аулов и среди враждебных им народов? Хотя можно предпологать. что они большею частью имели значительное превосходство в силах против неприятелей и могли отделять часть войска для прикрытия обозов, однако, тем не менее надо удивляться умению кочевых народов пасти и перегонять свои многочисленные табуны лошадей, верблюдов, баранов, перевозить огромные запасы в землях неприятельских, часто при недостатке воды и корма и небольшом числе людей в сравнении с величиною стад и обозов, умению смотреть за ними, в случае опасности защищать их или укрывать в безопасные места и предохранять себы от нечаянных нападений. Это может объясниться только необыкновенною способностью кочевых народов к малой войне и истребительною, кровопролитною системой их воин» (М. И Иванин О военном искусстве и завоеваниях монголо-татар и среднеазиатских народов при Чингиз хане и Тамерлане.-СПб.-1875.-е. 129-237).
Бу сүхләрне күчмәләрнең үтә кырыс шартларга җайлаша белүен,
гажәеп чыдамлыгын, чыныкканлыгын, гадәти тормышны сәнгать дәрәҗәсенә күтәрергә сәләтле халык булуын тану дип кабул итәргә кирәктер.
Шулай Тимер бәк явы Ташкенттан төньякка таба кузгалып киткәч. Күк
Урданын борынгы калалары Сәүран, Карачык. Ясә аша уза. аннан байтак вакыт
хәзерге Казакъстан җиреннән аккан Сары-су елгасы буйлап бара. Аннан. Олы
Тауны унда калдырып, шушы тауларда тибеп чыккан чишмәләрдән туенучы
Олы Жыланчык елгасына чыга. Монда гаскәргә бераз ял биргәч. Тургай
иңкүлеге аша Тубыл елгасының өске агымына юнәлә.
«Юнәлә» дип әйтүе генә җиңел, чынында бу юл бик газаплы булган.
Кышкы шартларда ташлы-комлы, үләнгә-сута фәкыйрь коры далалар аша узу
гаскәрне бик нык йончыта, атлар, терлек-туар ябыга, хәллән тая Дөрес, юлнын
унай ягы да бар-төньякка тирәнрәк үтеп кергән. Тубыл буйларына якынлашкан
саен табигать мәрхәмәтлерәк була бара, эчәргә су. терлекләргә үлән арта,
гаскәрне тәмам эштән чыгудан шул коткарып кала Хәер, Тимер бәк бит бу юлны
шушы өстенлеге өчен сайлый да.
Тубыл буйларына килеп чыкканчы Тимер бәк явы Туктамыш ханнын бер
генә кешесен дә очратмый. Бу исә аның яуны бик оста яшереп алып баруы
хакында сөйли Шулай ярты юлны, гадәттәгечә күчереп йөргән кебек, хәвеф-
хәтәрсез үтәләр. Тубыл буенда исә ул гаскәргә озакка ял бирергә була, чөнки
хәл алмыйча, ныклап торып әзерләнмичә, атларны бераз симертмичә яуны
дәвам иперү турында уйлыйсы да юк.
Яуны җентекләп өйрәнгән авторлар күрсәткәнчә. Тимер бәк монда азык-
төлекне сак тоту ягыннан да җитди чаралар күргән. Дошман якын, яу килүне
тиздән белеп алачак, ә сугышның күпмегә сузыласы әлегә билгеле түгел. Шуна
күрә, кыен хәлдә калмас өчен, ул шундый фәрман чыгара; дәрәҗәсе нинди
булуга карамастан, барлык кешегә баллы-татлы ризыклар белән туенуны
катгый тыя, көнлек азык күләмен киметә, барысына да он белән бо лгатылган
киптерелгән ит кенә бирергә, аны үләннәр, тамырлар белән төрләндерергә куша
(Бүгенге күзлектән караганда, бу чаралар язгы авитаминоздан котылу,
кешеләргә хәл кертү өчен эшләнгән дип кабул итәргә мөмкин.) Бирелә торган
оннын да күләмен киметергә боера, шулай 25 фунт онны 60 көнгә бүлә
башлыйлар. Аннан сон яу белән баручы һәр кеше үзенең шәхси запасларын
чыгарырга, бүлеп сугышчыларга таратырга мәҗбүр ителә. Моннан тыш азык-
төлек запасын арттыру өчен дә кайбер нәрсәләр эшләнә; әйтик, ашарга ярый
торган үләннәрне, кош йомыркаларын җыю. җәнлекләр аулау, зур мәйданнарда
камау аулары оештыру кебек чараларнын барысы да эшләнә Шулай яу белән
алып барылган шактый азык-төлек янга калдырыла
Шушы эшләр башкарылып, гаскәр бераз хат алгач, ямасын-ямап.
төзәтәсең төзәткәч. Тимер бәк кабат Яу багу йоласы уздыра. Шәрәфетдин Йезди
язганча, ул ике көн буе дәвам итә Тимер бәк ял иткән төзек сафлар буенча
узганда һәр хәрби бүлекчәнең башлыгы, атыннан төшеп, җиһангирга үз
сугышчыларын тәкъдим итә. тегеләр үз чиратында сугышу алымнарын күрсәтә,
ә командирлары. Тимер бәк каршында тез йөгенеп җирне үбә. Яу башы
исәнлегенә дога кыла һәм гомерен кызганмыйча орышачагын белдереп ант итә
Әлбәттә, шундый анттан сон сафларда торган сугышчылар сөрән сала, тирә-
юньне янгырата торган булган
Шушы ук көннәрдә Тимер бәкнен хәбәргәрләре беренче тапкыр
Туктамыш хан кешеләренә тап булалар Эш шунда. Яу багу йоласын үткәрү
белән Тимер бәк дошман турында берәр хәбәр алу өчен тирә-юньгә берничә
отряд җибәрә һәм тегеләр берәр жан иясе эзләп табу эшенә керешә Ниһаять,
өченче көнне шактый алла барган хәбәргәр отряд учак төтеннәре күреп ала. тик
кеше-фәлән таба алмыйлар Тырыша торгач, постырмадагы бер төркем
дошманның берничә сугышчысын кулга төшерәләр. Сорау алганнан сон Тимер
бәк. ниһаять, Туктамыш ханның канда икәнлеген белә. Бу вакытта инде Алтын
Урданын сакчы отрядлары Тубыл елгасындагы кичүне бозып куйган була
Бу урында шуны да әйтеп үтәргә кирәк Әле 6 апрельдә үк. Идегәй
мирзанын икс нөгәре. Тимер бәк гаскәрләреннән ючып китеп. Туктамыш ханга
зур яу килүе хакында хәбәр китерә (Сафаргашев М Г Распад Заютой Орды — Саранск -
I96O.-C 152) Шулай итеп, гади сугышчыларда ватаннары Идел-Йорт өчен
борчылу, аны коткарып калу теләге көчлерәк булып чыга
Әлбәттә, чыбык-чабыклардан көлтәләр бәйләп, аларны күп итеп
түшәп. Ттбылдагы кичүне ныгытырга туры килә, шуннан сон гына елганың
каршы ярына чыгалар Б\ урында Алтын Урда отрядлары белән бәрелеш-
фәлән булмый Тимер бәк Ждекка юл тота. Бу мәсьәләне җентекләп
тикшерүчеләр Тимер бәк Жаек кичүенә май ахырларында гына килеп
житкән булырга тиеш, дигән фикер әйтәләр. Күтәрелгән язгы сулар бу
вакытта ярларына кире кайта икән. Елганы кичкәндә, үзенен Туктамыш хан
һөжүменә дучар буласын Тимер бәк яхшы анлый.
Чыннан да, Туктамыш хан дошманын Жаек кичүендә. Кырык күл дип
аталган жирдә каршылар өчен гаскәр туплый. Тимер бәкне шунда көтә Дөрес
аралар ерак булу сәбәпле, билгеләнгән вакытка ни Болгардан, ни Азак
далаларыннан ярдәм килеп житми. Шулай да Туктамыш ханның гаскәре аз
булмый Ә Тимер бәк. анын ниятен анлап алып. Жаекнын өске агымына
юнәлә, елганы дошман бөтенләй көтмәгән урында, тыныч-имин шартларда
кичә. Моны белеп алган Туктамыш ханга, дошман анын артына төшмәсен
өчен, тиз арада ил эченә таба чигенергә туры килә.
Алдаучы хәрәкәтләр, беренче бәрелешләр
омумән, Туктамыш ханның планы нидән гыйбарәт булган сон?
«Чүлдәге комнар белән агач яфраклары кебек хисапсыз» дошман явын
ул ничек туктатырга, көрәшне ничек оештырырга уйлаган?
Идел буеның картасына күз салу үзе үк бу сорауга җавап бирергә
ярдәм итә шикелле Белгәнебезчә. Туктамыш ханнын дошманны Жаек
суын кичкән чакта каршы алу планы барып чыкмады. Тимер бәктән ул
алданды, тегенен тактикасы өстенрәк булып чыкты Туктамыш ханга
ашыгыч рәвештә артка чигенергә туры килде Ул кайсы тарафка чигенергә
тиеш иде соң? Гомумән, чигенгәндә нинди тактика сайларга тиеш иде?Шик
юк, Алтын Урданың үзәк олыслары урнашкан көньяк-көнбатышка таба
чигенү аңа бер өстенлек тә бирмәячәген Туктамыш хан әйбәт белгән. Ул
тарафта Каспий диңгезенә кадәр ачык дала жәелеп ята, һәр хәрәкәтеңне-
маневрыңны дошман күреп торачак, ышыклану өчен бернинди табигыи
киртә дә юк Тимер бәк гаскәренең сугышларда нинди чыныгу алуы, яхшы
идарә ителүе ана мәгълүм. Шуңа күрә Иделнең түбән ягына таба чигенүне
ул кире кага. Дошманны үз башкаласына алып барырга башына тай
типмәгән ич анын Туктамыш хан башка тактика сайлый. Ул чигенә- чигенә
дошманны дала белән урман зонасы чигендә сузылып яткан урманлы-
кырлы җирләрдән ил эченә алып кереп китмәчке була. Монда сугыш алып
бару өчен төрле уңайлыклар бар. гаскәреңне берәр урманчык артына яшереп
куеп, кинәт һөжүм итәргә дә мөмкин, дошман синең яшерен хәрәкәтләреңне,
ниятләреңне дә белмәячәк. Шулай итсәң, Тимер бәк гаскәрен көтелмәгән хәл
алдына куя-куя, акрынлап хәлсезләндерергә, тора-бара өстенлек алырга да
мөмкинлек туачак. Иделгә аркасы белән торган Туктамыш хан шулай
гаскәренен сул һәм ун канатларын жәеп җибәрә, ә үзәккә көчле кулларны
урнаштыра.
Ләкин Тимер бәк тә туктаусыз дошманы турында уйлый, ул Туктамыш
ханнын тактикасын тиз анлап ала. Дошман тәкъдим иткән ысулны сайласа,
үзенең гаять авыр хәлдә калачагын ул күреп тора Шуңа күрә татар гаскәрен
дала чигеннән узган урман-кырлар тасмасыннан ничек тә булса ачыклыкка
кысып чыгару эшенә керешә Ә Туктамыш хан аны төньяк-көнбатышка-
Болгар җирләренә алып китәргә тырыша Бу вакытта ара-тирә вак
бәрелешләр дә булгалап тора Ләкин ахыр чиктә Тимер бәк. татар гаскәренең
сул канатына чыгып, анын төньяк-көнбатышка чигенү юлын бикләүгә
ирешә.
Шушы унаидан Туктамыш ханнын кампания башында җибәргән бер
стратегик хатасын да әйтеп үтәргә кирәктер Ул берничә ай буе далалар аша
узган Тимер бәк гаскәре юлда бик нык хәлсезләнгән, запас фуражлары
беткән, арган-талган дип уйлый, шул сәбәпле дошманны ил буенча мөмкин
кадәр о заграк йөртеп, тагын да эштән чыгарырга карар кыла Тимер бәкнең
әле Тубыл буенда ук гаскәргә әйбәт ял бирүен, азык-төлекне бик саклап
Г
тагуын, камаулы аулар
оештырып, запаслар туплавын. Яу багу йоласы үткәреп, сугышчыларының
рухын күтәрүе хакында ул берни дә белми. Ягъни дошман ул уйлаганга
караганда көчлерәк тә, туграк та. әзерлеклерәк тә булып чыга.
Өстәвенә, Тимер бәк дошман гаскәре арасында астыртын таркату эше дә
алып бара. Әлбәттә, бу эшләр. Идегәй мирза кебек. Сарайдан качып киткән
яисә. Туктамыш хан ягында булып та. күнеле белән ана оппозициядә торган
кешеләр ярдәме белән эшләнә Ягъни Алтын Урда гаскәрендә Туктамыш ханга
каршы хыянәт әзерләнә. (Бу мәсьәләгә без әле иркенләбрәк тукталырбыз.)
Шулай итеп, Тимер бәк Жаекны кичә, чигенгән татар гаскәре артыннан
юлын дәвам иттерә. Бу вакыт көтелмәгән хәл була—Туктамыш хан Жаекка
чакыртып та. билгеләнгән көнгә килеп җитмәгән кайбер олыс гаскәрләре Тимер
бәкнен корбанына әвереләләр. Азак буйларыннан килгән гаскәр дә Тимер бәк
ятьмәсенә килеп керә. Бу гаскәрнең башында мәрхүм Мамай мирза улы була.
Сорау алганда хәлне ул болай анлата: «Мин Сарайдан ханым янына ашыктым,
ләкин сөйләшенгән җирдә аны тапмадым. Башка берни дә белмим*.—ди
(Тизенгаузен В. Г. Сборник .материалов ...,—т. 11-с. 164-165). Бу исә Туктамыш ханның
Жаекны ашыгыч рәвештә ташлап китүе турында сөйли. Ләкин тарихчылар,
анын гаскәре моннан башка да җитәрлек булган, диләр.
Тимер бәк. татар гаскәре эзеннән барып, очраган елгалардан Сакмарны.
Самараны, Сокны кичә. Шулай хәлиткеч бәрелеш сәгате көннән-көн якыная
бара. Моны ике як та сизеп тора. Ниһаять, Туктамыш хан дошманны Самара
терсәгеннән бераз төньяктарак урнашкан Кондырча суы буенда каршыларга,
орышка шунда керергә карар кыла.Бу көннәрдә анда, ике якны да исәпкә алсан,
ярты миллионга кадәр гаскәр туплана. Моңарчы Идел буе тарихында бу кадәр
зур гаскәрнең тупланганы әле булмый. Кем өстен чыгар, чит җирне талау өчен
килгән баскын җиһангир Аксак Тимерме, Әллә Идел буеның үз халкы-татармы?
Кондырча сугышы (18 июнь, 1391 ел)
угыш мәйданын фәкать шушы урында сайларга Туктамыш ханны нәрсә
мәҗбүр иткән9 Бу хакта төрле фикерләр бар Әйдәгез, картага күз салыйк
та анын унай һәм уңайсыз якларын ачыкларга тырышып карыйк. Шик
юк. сугыш башланганчы ике яу Кондырчанын капма-каршы ярларында
торган Уң як ярда Туктамыш хан гаскәре, сул якта-Тимер бәк. Гаскәрләр
болай урнашкан очракта Туктамыш хан, мәсәлән, һөҗүм итеп алга гына
хәрәкәт итә алган Ни өчен дигәндә, анын артында Идел, чигенә башласа,
гаскәргә бернинди маневр ясау мөмкинлеге калмый, ул елга ярына килеп
терәләчәк һәм бик авыр хәлдә калачак Алай гына да түгел. Самара терсәгенә
житәрәк Идел матур дуга ясый (Бүгенге көндә анда Куйбышев сусаклагычы
урнашкан ) Чигенергә туры килдеме- әлеге дуга эченә керәсең дә утырасын Бу
Туктамыш хан гаскәре өчен капчык Бер кереп капсан. чыгу мөмкин түгел Урын
сайлаганда ул моны күрмәде, бу хакта уйламады микәнни сон?
Шулай да Туктамыш хан турында алай ук начар уйлыйсы килми Бәлки ул
махсус шушы урынны сайлагандыр Ни өчен’’
Әле сугыш башланганчы ук Тимер бәкнен Алтын Урла гаскәре арасында
астыртын таркату эше алып баруын әйтеп үткән идек Бу хәбәр чыганакларда да
чагылыш таба Әйтик. Тимер бәк Туктамыш ханның төп байракчысы белән
мөнәсәбәткә кереп, аны үз ягына аударуга ирешә Сугышның ин кызган чагында
теге байракны төшерергә риза була. Орыш кызган чакта хан байрагының кинәт
юкка чыгуын күз алдына китерик. Димәк, монын күңелләргә күпме шик -шөбһә,
шом саласын Тимер бәк алдан ук уйлап куйган һәм анын көчле бер отряды,
чыннан да. татар гаскәрен ярып кереп, хан байрагын бәреп төшерә (әлбәттә,
байракчы ярдәме белән') Шулай ук Идегәй мири ла бу орышта Тимер бәккә зур
ярдәм күрсәтә. Ул Алтын Урда ягында сугышкан үз ыруы маңгытларга алдан
кеше җибәрә лә аларны сугыш кырын ташлап китәргә күндерә Килешенгәнчә,
мангытлар орышның ин кызган чагында. Туктамыш ханны ташлап, үз
олыслары Мангышлыкка кайтып китәләр Бу хәбәрләр ни хакында сөйли
сон? Алтын Урда гаскәрендә
бердәмлек булмавы. Туктамыш
ханны күпләрнен өнәмәве, аңа карата
оппозициядә торуы хакында сөйли.
Әлбәттә, хан үзе моны белеп-сизеп
яшәгән. Һәм гаскәргә, анын
бүлекчәләрен җитәкләгән бәкләргә.
мирзаларга ышанычы әллә ни зур
булмаган. Гаскәре жан-фәрман
сугышсын. үзен кызганмасын өчен ул
нишләргә тиеш иде? Әлбәттә, ул аны
артка чигенә алмаслык шартларга
куярга тиеш иде. Кондырча суынын
унъяк ярында урын алуы, артында
Идел булып, гаскәренә чигенү җае
калдырмавы шушы сәбәпләргә бәйле
түгел микән? Мондый шартларда
гаскәр бары тик дошманга һөжүм
итеп, алга барып, аны кысрыклап,
чигенергә мәжбүр итеп, өстен чыгып
кына үзен саклап кала алачак ич...
Туктамыш ханнын сугыш мәй-
даны итеп Кондырча буен сайлавын
башкача анлатып булмый.
Ә Тимер бәк'.’ Анын планы
нинди булган? Ул сугышны ничегрәк
алып барырга уйлаган? Табигый, ул
беренче чиратта дошман
позициясенең йомшак ягын үз
файдасына җигәргә омтылган, ягъни
Туктамыш хан гаскәрен Идел ярына
китереп кысарга, «капчыкка» кертеп
ябарга тырышкан Шул ук вакытта,
үзенең чигенү ихтималын да уйлап,
артындагы Сок елгасында
ныгытылган линия булдырган.
Дошман бик нык кыса башласа, бу
аңа шунда күчеп бераз хәл алырга,
маневрлар ясарга, аннан кабат һөжүм
башларга мөмкинлек тудырачак.
Кыскасы, анын өчен ике вариантның
һәркайсы кулай, һәлакәт белән
тәмамланмый торган итеп уйланган
була. Ә Туктамыш хан исә бары тик
алга барып кына хәлен яхшырта
алган. Ике якнын планнарын
чагыштырып карасаң. Тимер бәкнеке
уңышлырак икәне ярылып ята. әйләнеп узып, ике яктан китереп
кысып, тар-мар итә торган булган.
Кондырча буенда да Туктамыш хан
татарларынын шушы ысулны
куллануы шик тудырмый
Ә менә Тимер бәкнен
орышларда нинди ысул куллануы
чыганакларда шактый ачык әйтелә.
Ул тактиканы дошманнын күләменә
карап сайлый торган булган. Әгәр дә
дошман гаскәре 40 меңнән артып
китсә, идарәне һәрчак үз кулына
алган. Кондырча буенда исә ул 200
мен гаскәрен жиде өлешкә бүлгән:
үзәктә-урта кул, ике якта—уң кул
белән сул кул, гаскәр алдында маңгай
кул-авангард, моннан тыш дошманны
уннан һәм сулдан урап алу өчен ике
өстәмә фланг гаскәре һәм резерв та
булган. Соңгысы хәлләр бик авырга
китсә генә сугышка кертелгән, ахырга
кадәр запаста тотылган
Телгә алынган «Төзек-и
Тимер» чыганагында яуларда, аның
төрле этапларында нинди
кагыйдәләргә буйсынып эш итүе
җентекләп тасвирлана. Кызыксынган
кеше аннан гажәеп бай мәгълүмат
таба ала. Шул исәптән анда сугыш
урынын сайлау кагыйдәләре дә
теркәлгән. Алар мина шул кадәр
кызык тоелды ки, күчереп язмыйча
булдыра алмадым.
«Сугыш буласы урынны сайла-
ганда яу башы түбәндәге дүрт
шартны үтәргә тиеш: «1) суның якын
булуы; 2) сугыш кырының гаскәрне
урнаштыру өчен уңайлы булуы;
3)дошман гаскәрен сугыш кырында
берьюлы күрә алу мөмкинлеге;
бигрәк тә кояш гаскәриен каршында
булмаска тиеш, чөнки бу хәл
сугышчыларның күзен чагылдыра,
күрү сәләтен киметә; 4)сугыш кыры
киң һәм тигез булырга тиеш».
Шушы дүрт шарт үтәлгәннән
соң орыш барышында нинди тәртип-
кагый- дәләргә таянып эш итәргә
кирәклеге Тимер бәк исеменнән бик
тәфсилләп бәян ителә.
• Иртәгә сугыш буласы көнне
яу башы сафларны уйланган план
буенча төзеп чыгарга тиеш; билгеле
тәртип буенча төзелгән гаскәр алга
барганда, уңга да, сулга да
тайпылмыйча, сафларны сакларга икенче кеше белән алыштыра ала. Бу очракта ул мин биргән хокукка таянып
эш итә.
Яу башы төп күзәтүче белән берлектә дошман явынын күләмен
ачыкларга, анын коралын үз сугышчыларының коралы, офицерларын үз
офицерлары белән чагыштырып карарга тиеш. Шулай дошманның көчлерәк
ягын белергә, ә үз кимчелекләреңне төзәтергә кирәк. Отрядыңның эшен гел
күзәтеп торырга—акрын- тигез баралармы, әллә тәртипсез рәвештә
чабалармы Шулай ук дошманның һәр хәрәкәтен күзәтеп торырга тиешле,
һөҗүмгә барысы да күтәрелдеме, әллә аерым отрядлар гына орышамы.Бу
очракта иң кыены—дошманның һөҗүм башлау һәм чигенергә җыену
мизгелен тотып ала белү; ул кабат атакага ташланачакмы яисә элеккечә
дәвам иттерәчәкме. Әгәр дә орыш шулай дәвам итсә, сугышчылар ныклык
сакларга тиеш, чөнки батырлык бит ул барыннан да бигрәк хәтәр чакта
түземлек саклый белү.
Яу башынын вазыифалары нәрсәдән гыйбарәт'.’ Гаскәрне идарә итү
һәм хәтәр килгәндә югалып калмау. Анын әмер-хәрәкәтләре кыю. тәвәккәл
булырга һәм ул үз идарәсендәге хәрби бүлекчәләргә коралның бер төре итеп
карарга тиеш: әйтик, ук. балта, чукмар, хәнжәр. кылыч, сөңге,-һәркайсын
кирәк чакта куллансын Яу башы үзен хәрби бүлекчәләрдән торучы, төрле
әгъзаларыннан чиратлашып файдаланучы көрәшче-баһадир итеп тоярга
тиеш: менә ул көрәштә аягын, кулларын, башын, күкрәген, гәүдәсенең башка
өлешләрен эшкә җигә. Дошманны төрле ысул-корал белән кысрыклый
торгач, ахыр чиктә теге бирешергә мәжбүр булачак.
Яу башы сугышны башлаганда бәрелешкә иң элек үзәк маңгай кулны
кертә, аннан ярдәмгә ун кул мангае белән сул кул маңгаен кертә. Шулай өч
һөжүм ясый. Әгәр дә бу чара уңышка китермәсә. ярдәмгә ун канатның
беренче дивизиясен, аннан сон сул канатның икенче дивизиясен кертергә
кирәк. Болай да тулы өстенлеккә ирешелмәсә. ун канатның икенче дивизиясе
белән сул канатнын беренче дивизиясен орышка ташларга Нәтиҗәләрен
миңа җиткереп торырга..
Шулай итеп, аңа сугышта, мавыгуларга бирелмичә, җитез һәм төпле
эш итәргә кирәк, чөнки акылсыз кыюлык-шайтан кызына тин. Яу башы үзен
чыгып булмастай авыр хәлгә төшүдән сакларга тиеш (Тамерлан: эпоха,
личность, деяния -М..-1992. -с. 152-153).
Бу өзектән Тимер бәк дәүләтендә хәрби мәсьәләләрнең нинди
югарылыкта торуы, аларга бик зур әһәмият бирелүе ачык күренә. Башкача
була да алмын, чөнки Сәмәрканд әмире төзегән дәүләтнең төп эшчәнлеге
яулар алып бару булган, икътисады да чит илләрне талау, матди
байлыкларны тартып алу. һөнәр ияләрен Мәвараэннәһергә куып китерү, алар
көче белән үз тормышыңны көйләүгә, матур калалар салуга, су үткәргеч
каналлар казуга, гүзәл бакчалар утыртуга корыла.
Әмма вакыйгаларга әйләнеп кайтыйк. Татар йөрәгендә тирән җәрәхәт
калдырган Кондырча сугышы 1391 елның 18 июнь иртәсендә башлана.
Шушы иртәдә ике коточкыч зур яу йөзгә йөз килеп баса. Бу көн тарихыбызда
зур фаҗига көне буларак искә алынырга лаеклы. Бу иртәдә ерак бабаларыбыз
ватаннары Идел-Мортны килмешәк дошманнан саклап калу өчен рәхимсез
орышка кергәннәр, туган ил туфрагына аларнын изге каннары тамган.
Сугыш Алтын Урда гаскәренең көчле һөҗүме белән башланып китә.
Күрәсен. күпме вакыт чигенеп, дошман белән очрашуны тартып-сузып
килгән Туктамыш ханның илбасар Сәмәрканд әмиренә сабак бирәсе, үзен
шундый хәлгә төшергәне өчен аннан тизрәк үч аласы килгәндер Орыш
башында ук татарлар, Тимер бәк явын ике яктан әйләнеп узып, анын артына
төшәргә омтыла. Чыннан да. бераздан Туктамыш ханнын сул кул көчләре
дошманның ун канатын әйләнеп уза, Сәйфетдин хаҗи идарә иткән гаскәриен
артына төшә. Күп тә үтми Тимер бәкнен сул канатында да шушы ук хәл
кабатлана Татар гаскәренең һәр омтылышын Тимер бәккә җиткереп торалар.
Шулай аңа бөтенләй камалышта калу ихтималы яный башлый Эшләр
болайга китсә, орышны Туктамыш ихтыярына бирүен дә бар.Ә инде
татарлар гаскәреңне төркемнәргә бүлгәли башласа, эшләр бөтенләй харап.
Туктамыш хан исә бу вакытта .үзәкне лә. ике канатны ла тулы тәртиптә тота-
Бер у найдан чыганакларда күзгә чалынган кызыклы хәбәрне дә
китереп үтәсе килә. Сугыш кызган чагында Тимер бәк үз оныгы Әбүбәкер
мирзага. 8000
кешелек отряды белән .орышкан гаскәргә аш әзерләргә боера. Бу эш татар
гаскәре күз алдында махсус башкарыла Тимер бәк уенча, сугыш кызган
чакта учаклар герзегеп җибәрү. казаннар асу гаскәриен ныклыгын,
дошманнан курыкмавын жинүгә нык ышануын күрсәтергә тиеш була. Бу
чара дошманга ничек тәэсир иткәндер-билгесез. тик Тимер бәкнен үз
сугышчыларында ышаныч һәм өмет уятмый калмагандыр, шәт. Сәмәрканд
әмире бәрелеш вакытында менә шундый нәрсәләргә дә игътибар иткән, җинү
өчен һәр мөмкинлектән файдалана белгән
Тимер бәккә татарларда бердәмлек житмәү дә нык ярдәм итә Бу сугышны
тасвирлаган тарихчылар татарлар лагеренда өлгереп җитешкән хыянәт җимеш-
ләренең берәм-берәм тугрылык агачыннан коела башлавы хакында язалар Инде
әйтеп узылганча. Туктамыш ханга барлык олыслардан да тиешле ярдәм килеп
җитми Шул сәбәпле ул көткән хәтле гаскәр туплый алмый. Вакыйгалар
уйлаганча барса. Алтын Урда гаскәре ишлерәк тә буласы икән. Олыслардан
сонарып килгән кайбер бәкләрнең туп-туры Сәмәрканд әмире корган ятьмәгә
килеп керүен искәртеп узган идек. Шулай ук яу кырына чакырылган Мәскәү
кенәзе Василии Дмитриевич та (Дмитрий Донскойнын улы Василий) ханга
хыянәт итә Сугыштан коты очып. Ул Рязань һәм Суздаль җирләрен әйләнеп уза
да Дон аръягына кача Тик язмыш шуклыгы олуг кенәзне Дон далалары урынына
Киев каласына китереп чыгара Яллаган юл күрсәтүчеләр далада адашалар. Ә
Киев бу вакытта Литва кенәзе Витовт кулында була. Витовтнын исә күптән
Мәскәү кенәзлегенә күзе кыза, ул Василий Дмитриевичны асыл тоткын итеп
үзендә калдыра Киевтән исән-сау котылу өчен олуг кенәзгә Витовтнын Софья
исемле кызына өйләнүдән башка чара калмый (Гумилев Л. Н Древняя Русь и Великая
степь-М . 1989).
Хыянәт агачының икенче ботагы Идегәй мирза кулында була. Мангытлар
ханны ташлап китәләр. Дөрес, мангытлар сан ягыннан әллә ни күп булмаска да
мөмкин Тик орыш вакытында гаскәр эчендә хыянәт башлану бер дә рухны
ныгыта торган нәрсә түгел. Бу психологик фактор Үлемгә барганда бер-беренә
ышаныч кимү дигән сүз. Бу хәлдән дә дошман бик оста файдаланган булса
кирәк. Аннан сон Тимер бәкнен Туктамыш хан байракчысын сатып алуы,
тегенен байракны төшерүе. Монысы инде бөтенләй аркага пычак кадау. Хан
байрагынын юкка чыгуы татар гаскәренә ничек тәэсир итәчәген дә алдан уйлап
куйган була Тимер бәк.
Ләкин сугышнын башында Алтын Урда гаскәре Тимер бәкне лә шактый
авыр хәлдә калдыра. Әлбәттә. 600 ел элек булган сугышны бөтен ваклыклары
белән күз алдына китерүе мөмкин түгел, чөнки анын хакында тулы мәгълүмат
юк Шулай да тарихчы Ибне Гарәбшаһ теркәп калдырган бер вакыйга бу орышка
бераз ачыклык кертә, аны икенче яктанрак ачып җибәрә шикелле Тарихчы
сүзләренчә. сугышнын бер мәлендә Тимер бәк. гаскәрем тар-мар ителә дип.
өметсезлеккә дә бирелә башлый Шул чакны гомерен җиһангир белән бәйләгән
әле 1370 елда ук. Тимер бәккә хакимият символы булган байрак белән барабан
бүләк итеп, аңа данлы киләчәк юраган Бәрәкә сәед анын янына килеп туктый
Тимер бәк ана: «Аһ. мөхтәрәм сәед. гаскәрем юкка чыга бит!» дип кайгылы
тавыш белән әйтеп куя Моңа каршы Бәрәкә сәед: «Син курыкма».-ди. атыннан
төшеп, җирдән бер уч вак таш ала. Кабат ияренә сикереп менә дә. атын
дошманга таба борып, кулындагы ташларны татар явына таба ыргыта, көчле
тавыш белән «Ягы качды. ягы качды!» («Дошман качты!») дип сөрән сала
Бәрәкә сәеднен сөрән салуы өметсезлеккә бирелә башлаган Тимер бәккә
шундый нык тәэсир итә ки. ул да ана кушылып тагын ла көчлерәк тавыш белән
•Ягы качды! Ягы качды!»-дип кычкырып җибәрә
Бу хәл ике гаскәриен канга батып орышкан чагына туры килә Татарлар
инде Тимер бәк гаскәренең сафларын өзә дә башлаган була. Тик җиһангирның
гайрәтле тавышы сугышчыларның өметен янарта. аларга көч-кодрәт өсти,
гаскәр дәррәү күтәрелеп кабат һөҗүмгә ташлана. «Гаскәрдә «ягы качды’» дип
кычкырмаган бер генә кеше дә калмагандыр, дип яза бу хакта Ибне Гарәпшаһ -
Алар тагын бергәләшеп һөҗүмгә ташландылар һәм күмәкләшеп, хискә бирелеп,
дошманны кысрыкладылар Туктамыш (хан) гаскәре чигенергә, качарга мәҗбүр
булды Моны күреп Аксак Тимернең качарга җыенган сугышчылары кире
әйләнеп кайтты чигенгән татарларны эзәрлекләргә кереште Аксак Тимернен
гаскәре аларны
кылычтан үткәрде.» (Тизенгаузен В Г Сборник материалов..., т. /, с. 456-457)
Тарихчы вакыйганы менә шулай теркәп калдырган. Әлбәттә, аның
нәкъ шулай булуын төгәл генә әйтеп булмый Ләкин каймакта бер кешенең
талпынуы да гаскәрне һөжүмгә күтәрү өчен житә кала. Андый очраклар
тарихта билгеле
Шулай итеп Тимер бәк гаскәре һөжүмгә ташлана, өстенлек дошман
ягына күчә. Туктамыш хан исә. хәлнең авырайганын күреп, бәкләрне,
мирзаларны киңәшмәгә жыя Алардан: «Нишлибез?»-дип киңәш сорый.
Ләкин соравына юньле жавап ала алмый Күбесе ык-мык итә. Кайбер бәкләр
аңа урманга кереп яшеренергә кинәш итәләр Башка сыймаслык хәл: хәлиткеч
орыш барганда, хан гаскәр күз алдында торырга тиешле чакта аны сугыш
кырын ташлап китәргә үгетлиләр, ягъни бәкләр жинүгә ышанмый, ханны
тизрәк озатып, үзләренә дә качып китәргә жай-жирлек әзерлиләр. Ә
Туктамыш хан бит сукыр түтел, ул барысын да сизел-күреп торган. Димәк,
хәтәр килгәндә аның таяныр кешесе калмаган. Сонрак, Литва кенәзе
Ягайлога язган хатында, ул бу сугышны телгә алачак, «хыянәтчеләрнең мине
ташлап китүе аркасында халык та миннән китеп барды». диячәк. «Халык»
дигәне—төрле ырулардан торган гаскәрне аңлата. Ә хыянәтчеләр шул ук
затлар-Бирдебәк углан, Тордычык бирде. Давыт бәк. Хужаметдин. Тәгин
бәк-Идегәй мирза тарафдарлары, ханга каршы оппозициядә торучылар,
элегрәк ана каршы фетнә-заговор оештырган кешеләр. Идегәй мирза бит шул
заговор фаш ителгәч Сәмәркандка качып китте. Ә дуслары Сарайда калды.
Вакытлыча койрыкларын кыстылар, хан хезмәтендә йөри бирделәр. Үзләре
исә Туктамыш ханга зыян салырга жай эзләделәр. Менә андый көн килде
Посып яткан хыянәт Кондырча буенда кабат башын күтәрде.Бер тән. бер жан
булып дошманга каршы орышасы урында Туктамыш ханны урманга кереп
качарга кыстыйлар. Хан китсә, үзләренә дә качу жинелрәк, өстән
җаваплылык төшә. Ә Бикбулат углан ханнын китүен дә көтеп тормый, сугыш
кырын ташлап кача, үзе белән сугышчыларын да алып китә Ул бит—ханга
иң якын торган кешеләрдән.Бикбулат углан аркасын күрсәткәч, гаскәрнең
күңеленә шом кереп урнаша, сафларның бер-берсенә ышанычы бетә. Бу
инде, чыннан да, жинелү дигән сүз.
Ничарадан бичара Туктамыш ханга һөжүмгә күчкән дошман кулына
эләкмәс өчен бәкләрнең сүзенә колак салырга, урманга кереп яшеренергә
генә кала. Хан китә, ул китү белән бу хакта шундук дошманга-Тимер бәккә
хәбәр итәләр (Сафаргалиев М Г Распад Золотой Орды -С. 155). Менә нинди ул
татар?! Берберенә аяк чалу, көнләшү, бер-беренне ашау—бүгенге
тормышыбызга да хас сыйфатлар түгелме? Шушы сыйфат татарда гасырлар
буе дәвам итә. Шушы гадәте аркасында тагар беткә үч итеп тунын яндыра
килә. Икенче төрле итеп әйтсәк, гомуми мәнфәгатьләренә каршы килсә килә,
тик татар татарны алга чыгармый, үстерми, күтәрелергә, ныгырга ирек
бирми. Аннан сон аптырап үзенә сорау бирә без нигә алга китә алмыйбыз?
Нигә һаман кеше хезмәтендә? Нигә мөстәкыйль түгелбез'’ Нигә дөньяда
хужа булып яшәмибез? Сәбәп үзебездә, жәмәгать. милли сыйфатыбызда,
дошманны читтән эзләмик. Дошман эчебездә утыра һәм... безне үртәп көлә,
көлә...
Шулай итеп, сугыш башында Тимер бәкне ике яктан китереп кыскан,
хәтта артына да төшкән татар гаскәре хыянәтчеләрнең астыртын эш
йөртүләре аркасында орышнын язмышын дошман кулына тапшыра. Инде
чигенгән татар гаскәре артында кин Идел жәелеп ятса, алдында—күп
яуларда чыныккан тәҗрибәле дошман торып кала Бу очракта Тимер бәкнен
нинди тактика куллануы, нинди маневрлар ясавы шул ук «Төзек-и Тимер»дә
чагылыш тапкан. Мөмкин булган барлык чаралар күрелгәннән сон да
сизелерлек унышка ирешелмәсә, Тимер бәк аларнын соңгысын һәм ин
нәтижәлесен эшкә жигә торган булган-андый чакта «резервта! ы ун кул белән
идарә итүче бәкләр-мирзалар һәм жиһангирнын туганнары идарәсендәге
резервта торучы сул кул дошман өстенә ташланырга тиеш Аларнын бөтен
игътибары дошманның яу башы белән аның байрагына юнәлгән булырга
тиеш дошман сафларына баһадирларча һөжүм итү кирәк Аларнын төп
максаты дошманның яу башын кулга төшерү һәм байрагын аударудан
гыйбарәт Шундый һөҗүмнән сон да дошман каршылык күрсәтсә, ул чакта
чират урта кулда тупланган сайланма гаскәргә, анын артында төзелгән
баһадирларга житә. Алар күмәкләшеп
алга ташланырга, дошманны сытып узарга тиешләр. Шушы чаралардан сон
хан үзе дә баһадирларча ныклык күрсәтеп орышка ташланырга тиеш. Шушы
принципка таянып, мин Туктамыш ханны жинүгә ирештем һәм анын
байрагын бәреп төшердем» (Тамерлан: эпоха, личность. деяния.-М.—С. 156).
Сугыш өч көн дәвам итә. Дошман ашкынып һөжүмгә күчкәннән сон да
татар гаскәренен каршылыгы көчле булган, күрәсең Бу сугышта татарлар 100
менгә якын кеше югалта. Ә бит сугыш кырында ятып калучылар безнен ерак
бабаларыбыз-Идел. Дон, Азак дингезе буе. Болгар олысы төркиләре
Үзбәкләрнең тел шартлатып сөйли торган данлы вә шанлы жиһангире Тимер
бәк Идел-Иорт халкына менә шундый һәлакәт, зыян сала
Әлбәттә, Тимер бәк гаскәре дә бик күп кеше югалта. Нәкъ шул сәбәпле ул
Иделнең ун ярына чыгудан баш тарта, татар гаскәрен куа китми Димәк, аларда
да көч беткән булган. Юкса, Идел буйлап бераз төшсән. анда Сарай Әстерхан
кебек төзек калалар жәйрап ята. Тимер бәк анда барырга да жөрьәт итми Ул
белә-татар дәүләтенең потенциалы әле җитәрлек Татар-үз илендә, аның өстенә
кабат барсаң, көч җыеп өлгерүе, арт сабагыңны укытуы да бар Шуна күрә ул
яуны дәвам иттерми.
Монын икенче сәбәбе дә бар-салкын көзләр җиткәнче өйгә кайтып
өлгерергә кирәк. Җылы чакта коры далаларны үтү хәерле. Шуна күрә ул башта
Идел буенын гүзәл табигатендә гаскәрен ял иттерә. Җиһангир үзе Иделнең
Үртүбә дип аталган бер атавында урнаша (болай куркынычсызрак!). Гаскәре 26
көн дәвамында үзен рәткә китерә—яралылар дәвалана, сынган-ватылган һәр
нәрсә төзәтелә. Бер үк вакытта планлы рәвештә Идел буен талау эше алып
барыла. Тирә-юньгә таралышкан аерым отрядлар күпләп ат. дөя. сыер, куй
көтүләре куып алып кайталар, авыллардан кызларны, бала-чаганы, үсмер
егетләрне җыялар, хәтта Иделнең һәр атавын айкап-тикшереп чыгалар, анда
качып яткан халыкны да кол итеп куып китерәләр Шул заман тарихчысы
сүхтәренчә, «моңа хәтле данлы Урдада (Тимер бәк урдасында. ~С. Ш.) үзләренә көчкә
туеныр ризык тапкан кайбер адәмнәрнең җылкылары белән куйлары шул кадәр
ишәйде ки кайтыр юлда әлеге малларны куып алып барырга көчләре җитми
башлады Шуна күрә бер өлешен генә алып китәргә, ә бер өлешен ташлап
калдырырга гуры килде. . Тимер (бәк) урдасында хур кызларыдай гүзәлләр һәм
чибәр егетләр шул кадәр күп җыелды. Тимернең үзенә дип сайланганнарынын
саны да 5 меннән артып киткән иде» (Тизенгаузен В Г Сборник материалов ,-т 11 -С.
172). Башка бер чыганак күрсәтүенчә. Тимер бәк бу яуда 4 млн куй. 40 мен
мөгезле терлек, 500 мең ат һәм 500 мен кешене кол итеп куып алып киткән.
Дөрес, бу саннар башка чыганаклар белән расланмый. Бәлки, талау кимрәк тә
булгандыр. Әмма теркәлеп калган бит
Бер ай мародерлык кылганнан сон Тимер бәк явы белән килгән Урга Азия
ырулары талап җыйган байлыгын, күп санлы колларын, иксез-чиксез көтүләрен
куалап юлга кузгалалар Бу хәл 17-18 июль тирәләрендә була Бу көнне чал Йдел
ярлары елау авазлары белән тулгандыр Газиз балаларының коллыкка
озатылуын күреп торган кыпчак-татар даласы үксегән-сыкрагандыр
Тарихыбыздагы бу дата ел саен кайгы көне буларак билгеләп үтелергә тиеш иде
ләбаса Ә хәтерсез татар аны белми дә. Хәер, күп шул бездә андый даталар, артык
күп. Бай ул татарның тарихы, артык бай. Бәлки шуна кадере юктыр
Дәвамы киләсе санда

Реклама